Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛЫК ӨЧЕН, КОММУНИЗМ ХАКЫНА ИҖАТ ИТӘРГӘ


1962 елның 1/ декабренда партия һәм хөкүмәт җитәкчеләренең әдәоият һәм сәнгать эшлеклеләре белән очрашуында КПСС Үзәк Комитеты секретаре Л. Ф. Ильичев рече
дәбият һәм сәнгать эшлеклеләренең партия һәм хөкүмәт җитәкчеләре белән соңгы очрашуыннан соң ике ел ярымга якын вакыт узды.
Бу арада күп сулар акты, илебездә һәм халыкара аренада күп кенә әһәмиятле вакыйгалар булды. Партиянең XXII съезды булып узды. КПССның яңа Программасы кабул ителде. Партиябез һәм совет халкы Ленин курсы белән коммунизм җиңүенә бара. Советлар Союзының халыкара авторитеты тагын да үсте. >
Без бүген социалистик культура үсешенең барыбызны да бик нык дулкынландыручы мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен яңадан җыелдык. Гадәттән тыш, чамадан ашкан бернәрсә дә булмады, билгеле. Партиябез Үзәк Комитеты культура өлкәсендә эшнең торышыннан канәгать, культура үсеше сәламәт нигездә, дөрес юнәлештә, заман белән бергә бара. Сәнгатебез кирәкле ноктага туры ата.
Партия һәм хөкүмәт җитәкчеләренең совет культурасы эшлеклеләре белән очрашулары, чын күңелдән һәм ачыктан-ачык сөйләшүләре инде традициягә әверелде. Аны һәркем яхшы дип таба.
Бөтенесеннән чыгып хөкем йөрткәндә, узган әңгәмәләр файдалы булды. Совет культурасының барлык иҗади көчләрең туплауда алар уңай роль уйнадылар. Бүгенге очрашу (ул да файдалы булыр дип санарга кирәк) шушы матур традициянең тагы да үсүе булып тора. Ул, һичшиксез, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләрен бөек эшкә — коммунизм төзүгә хезмәт итү җирлегендә тагын да тыгызрак тупларга ярдәм итәр.
Партия Үзәк Комитеты да, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре дә мондый әңгәмәне кирәк дип таптылар. Чөнки кискен идеологии мәсьәләләр аз түгел. Тагын да уңышлырак алга бару өчен аларны бергәләп хәл итәргә, карашларны аныкларга, позицияләрне ачыкларга кирәк.
Безнең сәнгать өлкәсендә эшләүче интеллигенциябезнең идея арсеналы соңгы вакытта иҗади марксизм-леиинизмның гүзәл документлары — XXII съезд материаллары һәм КПСС Программасы, Н. С. Хрущевның әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләре буенча чыгышлары кебек документлар белән тулыланды.
һәрбер совет художнигы хәзер әдәоият һәм сәнгатьнең бөек максатын, халыкның коммунизм өчен көрәшендә үз урынын тагың да тирәнрәк аңлый ала. Хәзер, без киң колач белән коммунизм төзү чорына кергәч, сәнгать өлкәсендә эшләүче интеллигенциянең совет җәмгыятендә
4
идеологик, рухи тормыш үсеше өчен җаваплылыгы әйтеп бетергесез артты.
Безгә идея позицияләребезнең сафлыгы һәм ныклыгы турында, совет әдәбияты һәм сәнгате үсешенең төп юнәлеше, төп линиясе турында уй- ламыйча ярамый. ч
I
Күптән түгел Ы. С. Хрущев һәм партиянең һәм хөкүмәтнең башка җитәкчеләре Мәскәү художниклары күргәзмәсендә булдылар, шулай ук абстракционист художникларның һәм скульптор Э. Неизвестныйиың әсәрләре белән таныштылар. Бу әсәрләр, шулай ук башка кайбер ху-дожникларның формалистик эшләре шунда ук, күргәзмәдә, бик каты, әмма урынлы тәнкыйть ителде. Бернинди сәламәт акылга сыймый торган абстракцией тапларны киндергә сылау — патологик боргаланудан, буржуаз Көнбатышның черек формалистик сәнгатенә мескеннәрчә иярүдән башка бернәрсә дә түгел.
«Мондый «иҗат» халкыбызга чит, халык аны кире кага, — диде күр-гәзмәдә Н. С. Хрущев. — Үзләрен художниклар дип санаучы, ә үзләре кеше кулы белән ясалганмы, әллә ишәк койрыгы белән буялганмы икәне аңлашылмаслык «картиналар» ясаучы кешеләр әнә шул турыда уйланырга тиешләр. Аларга ялгышуларын аңларга һәм халык өчен эшләргә кирәк».
Шулай итеп, Ы. С. Хрущев һәм башка иптәшләр формализмга һәм абстракционизмга тискәре карашта торуларын әйттеләр, формалистик сәнгатьне, барыннан элек, халык тормышыннан аерылганлыгы өчен, чынбарлыкны аңлы рәвештә гарипләндереп чагылдыруы өчен, эшлекле төстә һәм ышандырырлык итеп тәнкыйтьләделәр. Партиябезнең социалистик культураны үстерү өлкәсендәге политикасы партиялелекнең һәм халыкчанлыкның ленинчыл принципларына нигезләнгән һәм нигезләнәчәк.
Художниклар Союзының Мәскәү бүлекчәсенә утыз ел тулуга багыш-ланган күргәзмәдә партия һәм хөкүмәт җитәкчеләренең башкала ху-дожниклары белән очрашуының очраклы гына булмавы үзеинән-үзе аңлашыла.
Соңгы вакытта партия Үзәк Комитетына һәм СССР Министрлар Советына Никита Сергеевич Хрущев адресына хатлар килә башлады. Аларның авторлары — художество интеллигенциясенең төрле группалары вәкилләре — кискен мәсьәләләр, әйтергә мөмкин, сәнгатебез үсешенең иң төп мәсьәләләрен күтәрәләр.
Ул хатларның мәгънәсе кыскача гына әйткәндә нинди соң? Аларның авторлары рус классик сәнгатенең һәм совет сәнгатенең горурлыгы булган реалистик традицияләрне тупас бозу фактларына каршы бик кискен протест белдерәләр. Кайбер художникларда, мәсәлән, абстракцион сынлы сәнгатькә омтылыш һаман ачыграк сизелә бара. Бу — борчылу тудыра. Абстракциоиистлар актив хәрәкәткә күчтеләр — алар үз «әсәрләренең» күргәзмәләрен оештыралар, ул «әсәрләрне» ил эчендә дә, аннан читтә дә бәйләнчек төстә рекламалыйлар, үзләрен чын сәнгатьнең бердәнбер вәкилләре итеп күрсәтәләр, ә социалистик реализм позицияләрендә торучыларның барысына да «консерватор» дип кимсетеп карыйлар.
Кайберәүләр, сәнгать аңлаешлы, халыкка барып җитәрлек булсын, дигән таләпне дә шик астына куялар. Хәтта шундый тавышлар да ише- телгәли: чын яңа сәнгать һәрвакыт аңлашылмый торган була, чөнки массалар, имеш, сәнгатьнең хәзерге заман телен кабул итә алмыйлар һәм, массалар өчен эшләүче художниклар белән бергә, сайланган аз санлы кешеләр өчен дә художниклар була ала һәм булырга тиеш, янәсе.
5
Художникларның зур гына группасы партия Үзәк Комитетының күптән түгел булып үткән Пленумы президиумына хат белән мөрәҗәгать итте. Алар болай язалар:
«Хәзер формалистлар реалистик сәнгать турында В. И. Ленин әйткән фикерләрне һәм партия карарларын искергән дип, шик астына куялар. Формалистлар үз чыгышларын һәм практик эшчәнлекләрен партия карарларында гаепләнгән формалистик тенденцияләрне яңартуга юнәлтәләр.
Без партия Үзәк Комитетына мөрәҗәгать итәбез һәм безгә әйтүен үтенәбез: ул карарларда нәрсәләр искерде соң? Әгәр алар искермәгәннәр икән, ул чагында матбугатта, радиода һәм телевидениедә ул карарларга каршы ясала торган чыгышларны безгә чит идеологиянең үтеп керүенә ярдәм итә торган ревизионистлык чыгышлары дип карарга кирәк».
Хат авторлары тагын шуны күрсәтәләр: художниклардан Д. Штерен- берг, А. Шевченко, Р. Фальк, А. Древин һәм башкалар иҗатына карата элегрәк дөрес караш булмаудан файдаланып, формализм таратучыларның бер төркеме хәзер аларның формалистик әсәрләрен байрак итеп күтәреп алды. Кайбер художниклар шул байрак астында безнең сынлы сәнгатебезгә бөтенләй ят булган идеологияне сөйрәп кертергә маташалар.
Чыннан да, Мәскәү художниклары күргәзмәсендә Р. Фалькның «Шәрә хатын» һәм «Натюрморт», Д. Штеренбергның «Аниська» һәм «Натюрморт. Селедка», А. Васнецовның «Иртәнге аш», П. Никоновның «Геологлар» кебек картиналары, А. Пологованың «Ана куанычы» дигән скульптурасы һәм башка әсәрләр тирәсендә җанлы, кайвакыт бик кискен дискуссияләр башланып китә.
Күргәзмәгә килүчеләрнең фикерләре белән килешмичә мөмкин түгел. Аларның зур күпчелеге бу картиналарны начар дип таба, совет кешеләрен, безнең бөтен тормышыбызны гарипләндереп сурәтләүгә нәфрәт белдерә.
Абстракционистларның «әсәрләре», мәсәлән, Б. Жутовскийның «Ав-топортрет», «Толька», В. Щорцның «Космонавтлар», «Елга», Л. Гриб- ковның «1917 ел» исемле «әсәрләре» һәм башкалар тагын да авыррак тәэсир калдыралар, аларны карыйсы да килми. Шулай ук Э. Неизвест- ныйның «Җимерелгән классика», «Рак» һәм башка кайбер эшләре дә күңелдә протест хисе тудыра. П. Никонов, Р. Фальк, А. Васнецов эшләрендәге уңышлы һәм кимчелекле яклар турында ничектер бәхәсләшергә дә мөмкин әле, ә инде Э. Белютин тирәсенә тупланган һәм үзләрен «эзләнүчеләр» дип йөрүче абстракционист яшьләрнең «полотно» дигән нәрсәләре хакында гомумән бәхәс булуы мөмкин түгел, алар сәнгатькә бөтенләй чит нәрсәләр. Ноябрь аенда бу формалистлар үз «әсәрләреннән» «күргәзмә» оештырганнар. Билгеле, чит ил журналистлары шунда ук килеп җиткәннәр. Алар фотоаппаратларын эшкә җиккәннәр, кинокамераларын әйләндерергә керешкәннәр (димәк, чит илдә тиздән мәгълүм сортлы фильм «чыгар» дип көтәргә кирәк), интервьюлар алганнар, ә соңыннан боларның барысын буржуаз газеталарда күпертеп язып чыктылар. Бер сүз белән әйткәндә, бу күргәзмәне совет башкаласының культура тормышында зур «вакыйга» итеп күрсәтергә тырыштылар. Ә нәрсә өчен? Бик ачык, бу безнең чын совет сәнгатен мәсхәрәләү, кимсетү өчен эшләнә:
— Менә, карагыз, янәсе: Репинның реалистик традицияләре бетеп бара.
Ләкин эш Мәскәү художниклары күргәзмәсенә формалистик карти-наларны — ниндидер өметсез, чытык һәм гарип кешеләрне сурәтләгән, черү чорындагы буржуаз сәнгатькә ачыктан-ачык ияреп ясалган картиналарны куюда түгел, хәтта анда гына да түгел. Төп нәрсә шундаз
кайбер талымсыз совет тәнкыйтьчеләре һәм теоретиклары формалистларның картиналарын бары тик шул картиналар гына яшәргә хаклы булган новаторлык итеп күкләргә күтәрәләр, аларны реалистик сәнгать тудырган барлык яхшы әсәрләргә, тормышны раслаучы әсәрләргә каршы куялар. Шуның белән алар формализмны, хәтта аның соңгы чиге булган абстракционизмиы социалистик сәнгатьнең олы юлы итеп күрсәтергә телиләр.
Андый «теоретикларның» мәкаләләрен укыган чакта шуңа ышанасың: алар сәнгатьтә күп төрлелек өчен көрәш дигән булып, формалистик бер төрлелек урнаштырырга, уйдырма диктатны бетерү флагы астында чын диктатны — тормыштан аерылган кешеләрнең субъектив зәвыклары диктатын, һәрбер нормаль һәм сәламәт кешегә чит булган зәвыкларны тагарга тырышалар.
Менә ни өчен хәтта киндергә пычрак сылау да «сәнгать серенә тө-шенүнең» соңгы сүзе дип игълан ителә.
Бездә кайбер сәнгать белгечләре бар, алар: безнең сәнгатебезнең төп бәласе—абстракционизмиың җитәрлек таралмавында, дип расларга әзер торалар. Аларча, абстракционизм социалистик сәнгатькә ниндидер яңа сулыш өрә ала. Хәлбуки, хәлнең көлкеле булуы да нәкъ менә шунда. Хәтта Көнбатышта да абстракционизм сөреме бетеп бара инде, абстракционистл арның күргәзмәләре өзелә, ал арның картиналарыннан көләләр генә. Шул кирәк тә. Аз-азлап кына булса да кешеләр төшенә башладылар.
Кайбер художниклар совет җәмәгатьчелегенең абстракционизмиы һәм формализмны урынлы тәнкыйть итүенә үпкәләделәр.
Турысын әйткәндә, нәрсәгә үпкәләргә? Абстракционистик һәм модер- нистик «яңалыклар» — алар беркайчан да сәламәт сәнгатьнең байрагы була алмаган агым гына, ул агым — совет әдәбияты һәм сәнгате үсешенең төп линиясеннән читләшү, ул — художество иҗатының халык тормышы, коммунистик төзелеш практикасы белән элемтәсеннән баш тарту.
Алар халык абстракциоиистлариың ачышларын аңлау дәрәҗәсенә «үсеп җитмәгән» дип белдерәләр. Үз халкыңны шулкадәр кимсетүгә барып җитәргә кирәк бит!
Турысын әйткәндә, нәрсәгә үсеп җитәргә кирәк соң? Сәламәт акылны һәм нормаль кеше зәвыгын югалту дәрәҗәсенәме? Сәнгатебезнең көрәштә ныгып урнашкан һәм тормышта сыналган гүзәл социалистик традицияләреннән баш тартуга кадәр ничек барып җитәргә кирәк икән? В. И. Ленин сүзләре белән әйткәндә, кешене «томаналандырырга», якты киләчәк өчен көрәштә аның ихтыярын һәм энергиясен параличларга маташучы буржуаз сәнгать алдында баш ию ни өчен алдынгы позиция, новаторлар позициясе дип санала?
Әйтеп бетерелмәгән нәрсәләр булмаска тиеш. Безнең, шулай дип әйтик, үз йортыбызда үскән абстракционистлар һәм буржуаз модаларга баш иючеләребез партиянең бөтен совет халкы тарафыннан яхшы дип табылган Программасы белән ачыктаи-ачык каршылыкка керделәр.
Бездә еш кына А. В. Луиачарскийны гына түгел, хәтта В. И. Ленинны да абстракцией «новаторлыкны» яклаучы итебрәк күз алдына китерергә маташалар. А. В. Луиачарскийга карата мондый караш дөрес түгел, ә В. И. Ленинга карата бу бөтенләй иң кабахәт оятсызлык.
Исегезгә төшерегез. К. Цеткин беләи әңгәмәсендә В. И. Ленин абстракциопистларның новаторлыкны дәгъва итүләре турында менә нинди үтергеч сарказм белән сөйләде:
«Әйе, кадерле Клара, бернәрсә дә эшләп булмый, без икебез дә картлар. Ахыр чиктә, без революциядә яшьләр булып калабыз һәм алгы сафларда торабыз, безгә шунысы да җиткән. Яца сәнгать артыннан без җитә алмабыз инде, без арттан тыйтаклап кына барырбыз».
7
п ?50ада Ленин сүзләренең усал ирониясен кем сизми калыр икән! ь. и. Ленин һәм партия түгел, бәлки модернизм юнәлешенең хәсрәт новаторлары һәрвакыт массаларның революцион үзгәртеп кору эшчәиле- геиең койрыгында, димәк, чын революцион сәнгатьнең койрыгында сөйрәлеп бардылар һәм баралар. Билгеле булганча, А. В. Луначарский, ооразлы итеп, һәр төр модернистларны беренче взвод алдында һайт- һайтлап кычкырып һәм чын солдатларны юри үчекләп йөгергән малайлар дип атады.
Н
Формалистик тенденцияләр, кызганычка каршы, сынлы сәнгатьтә генә түгел, бәлки музыкада, әдәбиятта, кинематографиядә дә тарала башлады.
Музыкада, мәсәлән, гомуми хәрәкәт алга таба барганда, төрле чит ил (чит илләрнеке генәме әле!) джазларының кыргый улавы белән мавыгу сизелә. Сүз гомумән джаз музыкасы турында түгел, бәлки тыңлаучылар өстенә кайчакта ява торган һәм бары тик аңлашылмау аркасында гына музыка дип атала торган авазлар какофониясе турында бара.
Тормышыбызның барлык сфераларында үткәрелгән йогынтылы үзгәртеп корулар нәтиҗәсендә кинематографиядә гомуми иҗади күтәрелеш сизелә. Шуның белән бергә, идея ягыннан җитлекмәгән, форма ягыннан үтә нечкәртелгән, катлауландырылган, шунлыктан тамашачы кабул итми торган фильмнар да чыккалый.
Еш кына шундый шигырьләр һәм проза әсәрләре басылып чыга: аларда, форма оригинальлеге артыннан куып, башкаларга «охшамаска» тырышу аркасында, тормышны раслаучы эчтәлек югала, шуның өстенә еш кына мәгънә бөтенләй бетерелә, рус теле гарипләндерелә һәм чүпләндерелә.
Әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләренең кайберләрендә абзар артында казыну дәрте ташып тора һәм алар безнең үсешебезнең төп магистральләрендә нәрсәләр барганлыгын күрергә теләмиләр.
Мәгълүм ки, чит илләрнең махсус «туристлары», буржуаз газеталарның кайбер хәбәрчеләре безнең илдә нәрсәдәндер канәгать булмаган һәм кулларына карандаш тота белгән кешеләрне аулап йөриләр. Алар шундый гайбәтчеләрдәй безнең тормышыбызны каралтып күрсәтә торган төрле пасквильләр кулга төшерергә тырышалар.
Әле күптән түгел генә Ныо-Иоркта Александр Есенин-Вольпин дигән берәүнең «Язгы яфрак» дигән китабы басылып чыкты һәм аны киң рек-ламаладылар. Бу китапта претенциоз һәм надан «фәлсәфи трактат», шулай ук советка каршы, кешеләргә нәфрәт белән язылган такмаклар, психик авыру кешенең төрле саташулары урнаштырылган.
«Фәлсәфи трактатта» авторның «кредосы» ачыла: «Анархия — минем политик .идеалым» ди ул. Аның шигырьләрендә ул идеал менә болай чагыла:
«Белмим мин: ник яшим, Ни телим явыз Мәскәүдә Торучы ерткычлардан».
Ал. Есенин-Вольпин безнең яшьләребез турында нәфрәтләнеп яза, яшьләрне иң әшәке эшләргә өнди, үз фикерләрен «Үт куыгы соклары» белән туендыра һәм дөньяда бөтен нәрсәгә нәфрәтләнеп карый, үзенә иярүчеләр табылса, ул аларга да бернинди яхшылык вәгъдә итми. «Барысын да үтерегез» — менә ул нәрсәгә чакыра.
«Бу малайлар аңлый беләләр:
Сөю яки ышану — көлке, . Ата-аналары — тираннар, Үтерәсе иде бик күптән!
8
Бу малайлар менәр элмәккә, Хөкем итмәс мине берәү дә — Шушы шигырьләрне йөз елдан Укыр акылсыз шыр җүләрләр!»
Нәрсә бу, ничек итеп нормаль кеше мондый юлларны яза алсын да„ кемдер шундый шигырьләрне бастырып чыгара алсын? Ләкин һәр сәламәт кешедә нәфрәт кенә тудыра торган шушындый пычрак кәлҗемәне безнең дошманнарыбыз күккә күтәрәләр. Нигә күтәрмәсеннәр! Ул бит совет җәмгыятенә, совет халкына кыргый нәфрәт белән сугарылган. Чит илләрдә Ал. Есеиин-Вольпинның китабы совет яшьләренең «бунт күтәрүче» яңа буынының «манифесты» итеп күрсәтелә.
Ялган, әлбәттә. Бу әшәке бәндә беркемнең дә вәкиле түгел. Ул та-мырыннан черегән агулы гөмбә генә.
Ләкин аның бернигә тормаслык пычрак язмасы тирәсендә күтәрелгән бу шау-шу бик характерлы һәм симптомлы. Ул шуны күрсәтә: скептицизм агуы сибәргә, тәҗрибәсез кешеләрне юлдан яздырырга, безнең сәнгатебездә, аеруча яшьләр иҗатында, сәламәт булмаган күренешләрне һәм тенденцияләрне күпертеп күрсәтергә, төрле буыннарны бәрелештерергә, «аталарны һәм балаларны» капма-каршы куярга маташып, дошман пропаганда теләсә нәрсәгә бара. Безнең идея дошманнарыбыз, бугаз киереп, «яңа дулкын» турында, «диссонанс тудыручы тавышлар» турында, совет сәнгатенең «кризисы» турында кычкыралар.
Совет сәнгатенең яшь эшлеклеләре, өлкән буыннар эстафетасын горурлык белән кабул итүчеләр, явыз уйдырмаларны һәм гайбәтләрне- кире кагалар. Ләкин һәртөрле ялгыш тенденцияләргә һәм идея ягыннан чайкалуларга карата уяу һәм килешмәүчән булырга, формалистик фокусчылыкның зыянсыз шаярулар түгеллеген, бәлки сәнгатьтә чит идеология каршында капитулянтлык икәнен истә тотарга кирәк. Социалистик реализм байрагын киләчәктә дә югары тотарга кирәк.
Әдәбиятыбыз һәм сәнгатебез тулаем дөрес юнәлештә үсә, иҗади ин-теллигенциябез— дөньяны коммунистик үзгәртеп коруда, хезмәт ияләрен тәрбияләүдә партиянең ышанычлы ярдәмчесе. Ләкин нәкъ менә шуның өчен дә әдәбиятыбыз һәм сәнгатебез үсешенең төп линиясеннән нинди дә булса чигенүләргә түзеп торырга ярамый. Чын рухи байлыкларны идея фальшивкаларыннаи һәм художество суррогатларыннан аера белгән халкыбыз андый чигенүләргә протест белдереп килде һәм белдерәчәк.
Ни өчен соң безнең сынлы сәнгатебездә (сынлы сәнгатьтә генәме икән әле?) кайберәүләр социалистик реализмның принципиаль позицияләреннән читләшә һәм иң ахмак кыланулар дип В. И. Ленин характерлаган агымнарга иярә башладылар?
Мондый күренешләр очраклы түгел, күрәсең. Алар — кайбер иптәш-ләрнең буржуаз идеология белән көрәш характерын дөрес аңламауларын, кайчагында безнең идея позицияләребезнең килешмәүчән һәм ком-* промиссыз булуын онытуларын күрсәтә.
Без һич үзгәрми торган хакыйкатьне — сәнгатьнең һәрвакыт идея- политик юнәлешле булуын, аның мәгълүм сыйныфларның һәм иҗтимагый катлауларның интересларын тегеләйме-болаймы чагылдыруын һәм яклавын — онытмаска тиешбез, һәм без сәнгатьтәге теге яки бу агым белән очрашканда, бик табигый рәвештә, беренче сорау туа: ул агым кем интересларына хезмәт итә, кая чакыра, нинди социаль идеалларны раслый?
Әгәр без абстракцион сәнгатьнең аелына күз салсак, ике төрле фикергә урын калмый: абстракцион сәнгать халык интересларына хезмәт итми, хезмәт ияләренең уй-хисләреи чагылдырмый, ул тормыштан туйган кешеләрнең бозык зәвыкларын ләззәтләндерүгә исәпләнгән.
9
- ыннан да, абстракционизм, декадентлар сәнгате гомумән прогрес- ив сыйныфларның байрагы, аерым алганда, коммунизм төзүче совет халкының байрагы була аламы? Моңа җавап бер генә: тормыштан аерылган сәнгать тормышны үзгәртеп кору эшенә хезмәт итәргә сәләтсез, үлеп баручы сыйныфларның рухи коралы җиңүгә баручы сыйныфның сугышчан сәләтен күтәрә алмый; иске җәмгыятьнең таркалу продуктларыннан коммунизм культурасын иҗат итеп булмый.
Кайвакыт болай диләр: совет строена турылыклы кешене аның иҗат методы безгә чит булган сәнгатьнең иҗат методларына ике тамчы судай охшаган өчен генә социализмга дошман сыйныфлар интересына хезмәт итүдә гаепләргә мөмкинме соң? Художник үзе илебезгә зыян китерергә теләми, шушы ил өчен ул, ихтимал, сугышта канын койгандыр, ул иң яхшы ният белән генә эшли бит!
Проблеманың катлаулылыгы да нәкъ менә шунда: художникның субъектив ниятләре кайвакытта аның иҗатындагы объектив мәгънәгә туры килеп бетми. Художникның яхшы ниятләре аның әсәрләренең чынбарлыкта, объектив төстә дошман көчләргә хезмәт итү мөмкинлеген һич бетерми.
Идея ягыннан чайкалу чорында пролетариатның бөек язучысы А. М. Горькийга В. И. Ленинның менә нәрсә язганын исегезгә төшерегез: «...Сезнең яхшы теләгегез, — дип язды Владимир Ильич, — үзегезнең шәхси хәзинәгез, субъектив «гөнаһсыз ният» булып кала. Инде сез аны язгансыз икән, ул массага киткән икән, аның әһәмияте дә сезнең яхшы теләгегез белән түгел, ә иҗтимагый көчләр чагыштырмасы, сыйныфларның объектив чагыштырмасы белән билгеләнә».
Сәнгатьтәге формалистларыбыз нинди генә яхшы ният белән эшләсәләр дә, Ленинның зирәк кисәтүен бик нык исләрендә тотарга тиешләр. Аларның ялгышларыннан коммунизмның идея дошманнары совет халкына каршы явыз максатларда файдалана алалар һәм файдаланалар да инде. Моны бервакытта да онытырга ярамый.
III
Партия һәм хөкүмәт җитәкчеләре Манежда художество күргәзмәсен карагач, һәм, абстракционистлар һәм формалистлар адресына тәнкыйть фикерләре әйткәч, иҗади интеллигенциянең мәгълүм бер өлеше арасында, янәсе, сәнгатьтә яңа формалар, яңа юллар эзләүче кешеләргә каршы тагын поход башланды, дигән сүзләр тарала башлады.
Н. С. Хрущев исеменә берничә хат килде. Аларда мондый фикер әйтелә: Сталинның шәхес культы чорында булган хәлләр кабатланмасын өчен бөтенесен эшләгез.
КПСС Үзәк Комитетына әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләренең бер группасы җибәргән хаттан кайбер өзекләр китерәм. Авторлар болай дип язалар:
«Кадерле Никита Сергеевич!
Без Сезгә, илебез тормышында Сталин башбаштаклыгын бетерү юнәлешендә барыннан да күбрәк эшләгән кеше буларак, мөрәҗәгать итәбез.
Без төрле буын кешеләре, сәнгатьнең төрле өлкәләрендә эшлибез, һәркайсыбызның үз зәвыгы, художество карашлары бар. Сезгә булган бу мөрәҗәгатебездә безне совет сәнгатенең һәм совет әдәбиятының киләчәге турында кайгырту берләштерде».
Аннары хатта болай диелә:
«Без партиянең Ленин рухын: азатлык һәм гаделлекне торгызуын күреп шатландык. Архитекторлар — хәзерге заман йортлары төзү мөмкинлегенә, язучылар — хаклыкны чагылдырган китаплар яза алуга
10
шатланалар; композиторларга һәм театр эшчеләренә дә сулыш алу җиңел; кинематографиябез хәзер художество юнәлеше буенча төрле булган фильмнар, халкыбыз тарафыннан да, чит илләрдә дә аңлап каршыланган һәм танылган картиналар иҗат итә».
Мәскәү художникларының күргәзмәсе ачылу уңае белән, анда төрле юнәлештәге художникларның әсәрләре куелуга канәгатьләнү белдереп, хатның авторлары болай дип билгеләп үтәләр:
«Мондый күргәзмәне оештыру бары тик партиянең XX һәм XXII съездларыннан соң гына мөмкин булды. Күргәзмәгә куелган теге яки бу әсәргә безнең төрлечә бәя бирүебез мөмкин. Әгәр без Сезгә шушы хат белән мөрәҗәгать итәбез икән, бу бары тик безнең чын күңелдән, төрле художество юнәлешләре яшәү мөмкинлегеннән башка сәнгать һәлакәткә дучар ителгән булуын әйтергә теләвебездән генә.
Сталин вакытында чәчәк аткан, башкаларга эшләргә һәм хәтта яшәргә дә мөмкинлек бирмәгән бердәнбер юнәлештәге художникларның күргәзмәдә Сез әйткән сүзләрне хәзер ничек аңлата башлауларын күрәбез.
Без тирән ышанабыз, Сез моны теләмәдегез һәм Сез . моңа каршы. Без Сезгә сынлы сәнгать өлкәсендә заманыбызның бөтен рухына каршы булган үткән методларга кире кайтуны туктатуыгызны үтенеп мөрәҗәгать итәбез».
Беркадәр вакыттан соң, кайбер вариацияләр белән генә, шундый ук диярлек хат алынды. Аңа бүтән группа иптәшләр кул куйган иделәр. Хатта, бүтән фикерләр арасында, хәтта сәнгатьтә барлык юнәлешләрнең «янәшә тыныч яшәвенә» чакыру да бар иде. Объектив төстә бу — идеология өлкәсендә янәшә тыныч яшәүгә чакыру булып яңгырый.
Әмма, бу соңгы хатка кул куйган иптәшләр, күрәсең, барысын да тагын бер кат яхшылап үлчәп карагач, хатларын кире алырга карар иткәннәр. Алар үз хатларындагы барлык положениеләрне уйлап җиткермәгәннәр булса кирәк, һәм ул хат документ булып түгел, бәлки каралама, документ эскизы булып каралырга тиештер.
Әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләренең КПСС Үзәк Комитетына мондый мөрәҗәгатьләре, шулай да, нәрсәдән килеп чыга соң?
Шикләнмәскә мөмкин — бу мөрәҗәгатьләр әдәбият һәм сәнгатьтәге хәлнең торышын тирән кайгыртудан, алариың уңышлы үсешенә һәм чәчәк атуына чын күңелдән булышырга теләүдән туганнар. Ләкин хатларның авторлары, ике төрле мәсьәләне: марксистик-ленинчыл позицияләрдә торган әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләренең иҗади хезмәттәшлеген һәм сәнгатьтәге төрле чит идеологии юнәлешләргә мөнәсәбәтне бутыйлар булса кирәк.
Төрле стильгә һәм иҗади почеркка ия булган, социалистик реализм фарватерында баручы һәм тормышны дөрес чагылдыручы әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләренең үзара иҗади дуслыгы — бер эш. Партия шундый дуслык ягында, безнең иҗади интеллигенциябезнең төрле отрядлары арасындагы чыи мәгънәсендә иптәшләрчә, туганнарча мөнәсәбәтләр ягында.
Социалистик 'реализм һәртөрле художникларның: сәнгатебездә һәм гомум-ромаитик стильдә булгаииарының да, һәм җитди аналитик һәм башка стиль агымыидагыларының да хезмәттәшлеге, иҗади ярышы өчен киң мөмкинлекләр ача. Шундый дуслыктай башка безнең совет әдәбиятының, безнең совет сәнгатенең үсүе мөмкин түгел.
Ләкин бу: без сәнгатьтә социалистик реализм һәм абстракционизм кебек бер-берсенә капма-каршы булган идеологии юнәлешләрнең, ахыр чиктә идея-эстетнк яктан гына түгел, бәлки политик һәм сыйнфый яктан да капма-каршы позицияләрне чагылдыручы юнәлешләрнең хезмәттәшлеге, алариың «янәшә тыныч яшәве» ягында торабыз, дигән сүзме соң?
11
Без тулы ачыклык кертергә тиешбез:
социалистик идеология белән буржуаз идеологиянең яиәшә тыныч яшәгәннәре юк һәм яши дә алмыйлар. Партия буржуаз идеологиягә, аның теләсә нинди чагылышларына каршы чыга килде һәм чыгачак. Владимир Ильич Ленинның күрсәтмәләрен үтәп, партия һәрвакыт әдәбиятта һәм сәнгатьтә партиялелекне яклады һәм яклаячак.
Партия әдәбият һәм сәнгать үсешендә нык һәм тайпылышсыз рәвештә ленинчыл курс ягыида торды һәм тора.
Идеологиядә кешеләрнең, аерата яшьләрнең күңелләрен һәм йөрәкләрен яулау өчен, яшь кешеләрнең нипди булачаклары, үткәннән нәрсә алачаклары һәм киләчәккә нәрсә китерәчәкләре өчен буржуаз дөиья белән көрәш бара һәм ул бер генә минутка да тукталмый. Буржуаз идеология диверсиясе куркынычын сәнгать һәм әдәбият өлкәсендә дә бәяләп җиткермәскә безнең хакыбыз юк.
Идеология өлкәсендә янәшә тыныч яшәү идеясе чынлыкта марксизм-ленинизм интересларына, социализм интересларына хыянәттән .башка нәрсә түгел.
Ә сәнгатьтә без кайчакта сыйнфый, партия позицияләреннән чигенүләр белән, буржуаз идеология белән килешү фактлары белән очрашабыз. Бу, өлешчә, үзенең чагылышын «гомумкешелек башлангычымы ялган аңлатуда, абстракт гуманизмны, үзенә калса, еванге- лиядәгечә барысын да гафу итүне пропагандалауда таба: әйтерсең лә үзара дошман сыйныфлар да, дөньяда капитализм да юк, әйтерсең лә коммунизм өчен көрәш тә юк!
Без, коммунистлар, чын мәгънәсендә гомумкешелек байлыкларын мирас итеп алабыз һәм арттырабыз. Алар шәхси милекчелек җәмгыятендә бозып күрсәтелгәннәр һәм бозып күрсәтеләләр. Ләкин без гомумкешелек төшенчәсен сыйныфлардан тыш трактовкалауга, коммунистик партиялелекне, сугышчан социалистик гуманизмны ялган сыйнфый килешү һәм барысын да гафу итү белән алмаштыруга кискен каршы.
Безнең эпохада чын мәгънәсендә гомумкешелек төшенчәсе коммунистик дигән сүз, чөнки нәкъ менә коммунистик җәмгыятьтә шәхес тулы үсешкә ирешә, кешенең барлык иң яхшы үзенчәлекләре һәм сыйфатлары тулы үсешкә ирешә. Шунлыктан коммунистик идеалларыбызны ниндидер абстракт һәм сыйныфлардан тыш төшенчәләр эчендә эретергә ярамый, чөнки ул котылгысыз рәвештә безнең идея позицияләребезне дошман кулына бирүгә китерә.
Бер группа яшь художник-абстракционистлар КПСС Үзәк Комитетына җибәргән хатларында социалистик реализм сәнгатендә үз юлларын эзләүләренә, шундый эзләнүләрсез, янәсе, алга бару мөмкин түгеллегенә ышандырырга телиләр. Алар: «рус хатын-кызының сафлыгын» данларга, «космосны буйсындыручы совет кешесенең матурлыгын» чагылдырырга омтылабыз, диләр.
Рус хатын-кызының сафлыгы һәм матурлыгы турында сөйләгәндә, шуны әйтергә кирәк: безгә чит булган мода артыннан куган кешенең ни дәрәҗәдә ахмаклыкка барып җитүенә ышану өчен абстракционист- ларның опусларына карау да җитә. «Эзләиүләр»гә килгәндә, абстрак- ционистларга шуны әйтәсе килә: сез эзләмисез, сезне безнең дошманнарыбыз эзләп тапканнар һәм үз артларыннан ияртеп баралар, нәкъ менә сезнең формалистик «әсәрләр»егездә алар коммунистик идеологиягә һөҗүм ясау өчен плацдарм булдырырга омтылалар.
Мондый нәрсәләр хакында яшь формалистларга гына түгел, алар- ны яклаучыларга һәм. рухландыручыларга да уйлап карарга кирәк.
12
IV
гатьтә партия җитәкчелегенә каршы чыгалар.
Иҗат иреге мәсьәләсендә тулы ачыклык булырга тиеш. Чыи ирекне, халык өчен ирекне яклап чыккай хәлдә, В. И. Ленин ирекне җәмгыятьтән азат булу, халык алдындагы бурычтан азат булу, дип анархистларча расларга маташучыларны ничек фаш иткәнен хәтерләгез.
Бездә коммунизм өчен көрәштә тулы ирек бар. Бездә коммунизмга каршы көрәш өчен ирек юк һәм була да алмый.
Анархистларча үзбелдеклелеккә рәхимсез каршы чыгып, М. Горький бик хаклы булды. «...Мин, — дип язды Алексей Максимович, — ирек йөгәнсезлеккә әверелә башлаган чиктән башлап иреккә каршы. Ә ул әверелү, мәгълүм булганча, кеше үзенең соңиаль-культура кыйммәтен аңлауны югалтып, үзендә яшеренгән борынгы мещанлык индивидуализмына киң иркенлек бирүдән һәм: «Мин шундый соклангыч, оригиналь, кабатланмаслык, ә миңа үзем теләгәнчә яшәргә бирмиләр», дип кычкырынудан башлана. Әле ул кычкырынып кына калса ярый, ә ул үзе теләгәнчә хәрәкәт итә башласа, бер якта контрреволюционер була, ә икенче якта хул-иганга әйләнә. Болар икесе дә бертигез диярлек — кабахәт һәм зарарлы».
плуатация «иреген», хезмәт ияләрен алдау «иреген» торгызырга, ә эшнең башы өчен һич югында «иҗат иреге» дигән буржуаз концепцияләрнең анархия төрлелеген гамәлгә ашырырга теләрләр иде.
Хәлне болай күз’ алларына китерүче кешеләр бар: безнең илебездә башбаштаклык бетерелгән икән, кешеләрне политикада башкача уйлаулары өчен кулга алмыйлар икән, — димәк, һәммәсенә рөхсәт һәм минем теләгәннәремә бернинди чикләүләр дә юк. Гарип-гораба картиналар буяштыргаларга гына түгел, аларны новаторларча эзләнүләр дип күккә күтәрергә дә мөмкин. Сәнгатебезнең алдынгы традицияләрен сүгәргә мөмкин, ә ул алдынгы традицияләрне якларга ярамый, имеш, чөнки бу «ирекне чикләү», «кысу», «администраторлык итү» була, имеш.
Андый кешеләр безнең халкыбыз тарафыннан авыр һәм мохтаҗлыклар белән тулы, әмма социалистик стройның җиңүе өчен бөек көрәштә тудырылганнарның барысын да мыскыллаганда үзләренә берәүнең дә каршы эндәшергә батырчылык итмәвен теләрләр иде.
— Кайчакларда теге яки бу җыелышта иҗат мәсьәләләрен тикшергәндә шундый обстановка туа, — дип сөйлиләр, — партияле дөрес позицияләрне яклау җайсыз, килешсез дип санала, аның өчен ретроград һәм консерватор дип атаулары, догматизмда, сектантлыкта, тар карашлы булуда, сталинизмда һ. б. да гаепләүләре мөмкин.
Шушы араларда кино эшчеләре конференциясендә атаклы режис- прпПСерГеИ ГеРасимов борчылып болай диде: — Хәзер социалистик р лизм позицияләрен яклау өчен батырлык кирәк; кайбер вакытта революцион баррикадалар үзләре аша теге якка да, бу якка да чыгып иөри алырлык җимерек читәнгә әвереләләр.
Партия совет җәмгыятендә демократияне тагын да үстерүгә һәм тирәнәйтүгә ЮНӘЛГӘН курс үткәрә.
Тормышыбызның бөтен атмосферасы күпмегә иркенрәк, иҗадирак булып әверелүен, бездә художество интеллигенциясенең эше өчен никадәр уңай шартлар тууын кем кире кага ала? Әмма сәнгать эшчекчәләре арасында, төгәлрәк, сәнгать тирәсендә йөрүче публика арасында анархистлыкка бирелгән элементларның үзләре теләгәнчә, бернинди чикләүләрсез яшәү чоры җитте, дип уйлаучылар юкмыни?
Нәкъ менә шундый кешеләр, иҗат иреге турында лыгырдап, сән
Дөнья реакциясе һәм аның идеологлары Советлар Союзында экс
13
ондыи күренешләр бик сирәк булсалар да, аларга түзеп торыр- а, артта калган настроеииеләр койрыгында сөйрәлергә мөмкинме? „ 1 еволюцияиең беренче елларында сыйлы сәнгатьтә формалистик уйдырмаларны гаепләп, В. И. Ленин аларның нормаль кеше зәвыгына ят булуларын басым ясап әйтеп үтте. Шунысы гыйбрәтле: профессиональ белем һәм тәҗрибә белән коралланган реалист-художник- ларның үзләренең шул заман сәнгатендәге чит һәм дошман гадәтләргә һәм тенденцияләргә каршы чыгуын Владимир Ильич бик мөһим дип санады. Бу әле Советлар властеның беренче елларында, яшь социалистик сәнгатьнең көчләре бик йомшак чагында иде.
Илебездә һәм чит илләрдә миллионнарның мәхәббәтен һәм хөрмәтен казанган сәнгатьне тудыручылар ничек итеп формалистик кылануларның яңадан тууы белән килешеп торсыннар?!
1 агын менә нәрсә турында әйтәсе килә.
Кайчакта: безгә ничек теләсәк, шулай иҗат итәргә ирек бирегез, бернәрсәне дә көчләп такмагыз, безне тотмагыз, диләр. Шуннан таләпләр килеп туа: күргәзмәләр — жюрисыз, китаплар — редакторсыз булсын, художник — арадашчыларсыз гына, үзе ни тели, шуны күрсәтергә хаклы булсын. Безнең алдыбызга асылда субъектив рәвештә үз иркең белән эш итүне халыкка көчләп тагу өчен берни белән дә чикләнмәгән мөмкинлек алырга тырышу килеп баса. Бу бит инде үз интересларыңны халык интересларыннан, тулаем җәмгыять интересларыннан өстен кую дигән сүз.
.Чын иҗат иреге һәм анархия бергә сыеша алмыйлар. В. И. Ленин анархизмны «эче тышка әйләндерелгән буржуазлык» дип атады.
Безнең сәнгатьнең бөек бәхете шунда — художество иҗатының бурычларын һәм юнәлешен халыкның төп интересларын чагылдыручы, бөтен эшчәнлеге дөньяга иң прогрессив карашка нигезләнгән партия билгели.
Чыннан да, әдәбият һәм сәнгать әсәрләренә халык бәя бирми икән, аларны иң яхшы бәяләүче кем булырга тиеш соң? һәм ни өчен бездә кайчак әсәрләргә карата җәмәгатьчелек фикеренә түбәнсетеп кенә карыйлар? Ни өчен җәмәгатьчелек фикере еш кына «гади халык фикере» итеп карала, ә кечкенә генә группа эстетлар биргән бәя бәхәссез хакыйкатьне белдерү санала?
Безнең художество интеллигенциябез, теләсә нинди чит ил модасына ярарга тырышып, совет культурасының бөек казанышларын сызып ташларга әзер торучыларның барысына да кискен каршы чыга. Шедрииның «Неуважай-Корыто»сы позициясеннән килеп эш итүчеләрне якларга ярамый. Андый кешеләр барысыннан көләргә, сызгырып хурларга, бар нәрсәдән баш тартырга әзерләр.
Совет халкы социалистик сәнгатьнең иң яхшы традицияләрен, тормыш дөреслеге, коммунистик партиялелек һәм халыкчанлык, югары революционлык һәм гражданлык пафосы традицияләрен кадерләп саклый һәм үстерә.
V
Сәнгатебез үсешенең төп линиясе һәм төп пафосы нинди, «критик юнәлеш» дип аталган нәрсәгә мөнәсәбәт нинди булырга тиеш?
Әдәбият һәм сәнгать үсешенең төп линиясе партиябез Программасында билгеләнгән. Ул халык тормышы белән элемтәне ныгытудан, социалистик чынбарлыкның байлыгын һәм күп төрлелегең дөрес һәм югары художестволы итеп чагылдырудан, яңалыкны, чын мәгънәсендә коммунистик булган күренешләрне рухланып һәм ачык итеп гәүдәләндерүдән һәм җәмгыятьнең алга хәрәкәт итүенә каршылык күрсәтүче нәрсәләрнең һәммәсен фаш итүдән гыйбарәт.
14
Партия әдәбиятның һәм сәнгатьнең уңышлы үсүе өчен барлык шартларны тудыра.
Әмма кайбер иптәшләр, имештер, бездә тискәре күренешләрне тәнкыйтьләүгә тоткарлыклар ясала, партия критик юнәлештәге әсәрләрне якламый һәм хупламый, дип ышандырырга телиләр. Андый раслаулар, социалистик реализм, имештер, чынбарлыкны бизәп, каршылыкларны шомартып, һәрнәрсәне ал да гөл итеп, мещаннарча тынычлануны һ. б. күрсәтүне таләп итә дигән уйдырма һич дөрес булмаган шикелле үк, дөрес түгел.
Юк, иң югары критерий, социалистик реализмның үзәге — ул, никадәрле генә кырыс булмасын, — художество һәм тормыш дөреслеге.
Партиябез, аның ленинчыл Үзәк Комитеты, ә башка беркем дә түгел, Сталинның шәхес культы турында халыкка кыю әйтте, аның партия һәм халык каршындагы җинаятьләрен фаш итте, тормышның барлык сфераларында шәхес культының нәтиҗәләрен ныклык белән бетерә.
Партиябез социалистик реализм сәнгатендә тормышны раслаучы/ сәламәт критик юнәлешне яклый. Соңгы вакытларда КПСС Үзәк Комитетының хуплавы белән көчле әсәрләр — шәхес культы чорында юл куелган башбаштаклыкны дөрес һәм кыю фаш иткән, художество һәм политик мәгънәдә көчле әсәрләр басылды. А. Солженицынның «Иван Денисовичның бер көне» дигән повестен әйтү генә дә җитә.
Димәк, эш тормыштагы кире күренешләрне читләтеп үтүдә түгел, алар бар, һәм партия беренче булып аларны бетерүнең үрнәген күрсәтә.
Эш шунда, безгә комачаулаучы нәрсәләрне кыю фаш иткән хәлдә, совет җәмгыятенең үзенә сукмаска кирәк. Без кешеләрне кимчелекләр белән көрәшкә күтәрә һәм рухландыра торган, кискен тәнкыйть юнәлешендә тормышны раслаучы әсәрләрне совет җәмгыятенә ышанмаучылык таратучы, коммунизм өчен көрәштә халыкның көчен һәм энергиясен йомшартучы төшенкелек, паникерлык, кара итеп күрсәтүче әсәрләрдәй аерырга тиешбез.
КПСС Үзәк Комитетына килгән хатларның авторлары сәнгатьтә ялган һәм зарарлы тенденцияләргә карата ясалган тәнкыйть фикерләрендә художество иҗатына җитәкчелекнең элекке методларына кире кайту куркынычын күргәннәр. Нинди зур ялгышу! Нәрсәгә таянып ясалган ул нәтиҗәләр? Формалистик гариплекне тәнкыйтьләп алганнар икән, шунда ук «бәла сигналы» сугалар — янәсе, иске методларга, шәхес культы чорындагы методларга кире кайту дип акыралар.
Бу мәсьәлә принципиаль әһәмияткә ия, һәм аны тикшереп узарга кирәк.
Шәхес культы чорында рухи культура өлкәсендә сәламәт булмаган байтак катлауланулар һәм бозулар булды. Партия аларны фаш итте һәм бетерде, социалистик реализм сәнгатенең үсешенә, тагын да күтәрелүенә комачаулаучы тоткарлыкларны бетерде. Үткәндәге ялгышларны һәм бозуларны төзәтеп һәм бетереп, партиябез үзенең яңа Программасына әдәбият һәм сәнгать үсешендә дөрес юнәлеш турында,, аларның югары идея-художество дәрәҗәсе турында туктаусыз кайгыртачагын, сәнгатькә җитәкчелек турында Ленин васыятьләрен тайпылышсыз тормышка ашырачагын язып куйды.
В. И. Ленин партия социалистик культура үсешенә катнашмаска тиеш дигән позициядән көлде һәм аны кире какты.
Кайбер иптәшләр партиянең курсын — шәхес культы нәтиҗәләрен кискен бетерүгә, тормышыбызның барлык сфераларында киң демократияне үстерүгә булган курсын ялгыш аңлыйлар, үтә үзләренчә аңлыйлар, күрәсең.
тә пз1еү’тПарТИЯ л^1инчыл курсны эзлекле үткәреп килде һәм киләчәк- бапптти 1 РӘ11ӘК' Ул халыкның иҗади көчләре ачылуны тотып торучы тик , 1әртөРле киртәләрне һәм комачаулыкларны бетерә. Бары
Ул шартларда гына совет кешеләренең активл ?тгы һәм инициа- шасы, сәләте тулы җәелә алыр һәм илебезнең коммунизм төзелеше юлындагы тизләтелгән хәрәкәтен тәэмин итәр.
ъоларның барысының да әдәбият һәм сәнгать үсеше өчен нинди әпәмияткә ия икәнлеген, партиянең ленинчыл курсының культурабыз эшчеләре арасында никадәр тирән канәгатьләнү белән кабул ителүен сөйләп тору кирәкме икән.
Монда да, һәркайдагыча, иҗади инициатива һәм активлык бик көчле үсә, яңа, яшь иҗади көчләрне үстерү бара. Сәнгать эшлекле- ләре илебезнең яңа тормышка таба үтелгән авыр, героик, бердәнбер дөрес ленинчыл юлын лаеклы чагылдырырга омтылалар.
Әмма сәнгатьтәге кире күренешләргә һәм дөрес булмаган тенденцияләргә күз йому дөрес булмас иде.
Сталинның шәхес культын фаш итеп, партия юлыбызда тормоз булган барлык нәрсәләрне алып ташлый. Ләкин, шәхес культы белән көрәшәбез дигән булып, социалистик җәмгыятьне, социалистик идеологияне һәм социалистик культураны какшатуга һәм көчсезләндерүгә юл куярга ярамый. Шәхес культын фаш итү, аның нәтиҗәләрен бетерү безнең көчләребезне йомшартмаска, бәлки ныгытырга тиеш. Әгәр без шәхес культын тәнкыйть итәбез дигән булып җәмгыятебезгә, идеологиябезгә суксак, без коммунизмның бөек сәнгатен тудыра алмабыз, бәлки моңача булдырганнарыбызны да югалтырбыз.
Совет халкы совет сәнгатенең зур казанышларын, тормышыбызның яңа атмосферасының совет сәнгатенә ясаган шифалы йогынтысын белә һәм күрә. Совет халкы иҗат интеллигенциясенең эшенә югары бәя бирә, илнең рухи тормышында аның гаять зур әһәмиятен аңлый.
Мәскәү художникларының күргәзмәсендә булганда партия һәм хөкүмәт җитәкчеләре әйткән үткен тәнкыйть сүзләре совет халкы тарафыннан партиянең социалистик сәнгатебез турында кайгыртуының яңа күренеше итеп кабул ителделәр һәм зур канәгатьләнү тудырдылар.
Абстракционистлар адресына Н. С. Хрущев әйткән сүзләр матбугатта басылгач, совет җәмәгатьчелеге бу сүзләрне партиянең коммунизм культурасы өчен көрәшендә мөһим адым буларак, художество иҗаты үсешенә партия җитәкчелеген яхшыртуда яңа этапның башы дип кабул итте. Кайбер иптәшләр партия тәнкыйтенә, «Андый партия бар!» дигән сүзләр белән билгеле аналогия буенча йомгак ясап куйганнар, дип сөйлиләр.
Әйе, андый партия бар! Илебездә художество процессы нәтиҗәләренә җитәкчелек итүче һәм итәчәк, В. И. Ленин сүзләре белән әйткәндә, шундый нәтиҗәләрне формалаштырган һәм формалаштырачак партия бар. Ул — Советлар Союзы Коммунистлар партиясе.