Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ИРЕКЛЕ ФОРМА» БӨТЕНЛӘЙ ҮК ИРЕКЛЕМЕ?


(Хәзерге татар романында композиция мәсьәләләре)
оман башка жанрларга караганда үзенең иреклелеге, язучы талантын тулы чагылдыруы белән аерылып тора. Белинский жанрның бу үзенчәлеген билгеләп: «роман — «поэзиянең иң киң, бөтенесен дә иңли торган төре»XIX,— дип язды һәм аны «ирекле форма» дип атады.
Әмма бу «ирекле форма» бөтенләй үк. иреклеме? Бу иреклелекнең билгеле бер чиге бармы? Әллә ул чыннан да тулысынча ирекле һәм һәр автор ихтыярына, язучы талантының стихиясенә сүзсез буйсына торган, бернинди исәп-хисапны белми торган жанрмы?
Дөрес, бөек сүз осталары иҗат иткән романнар еш кына роман турындагы гадәти төшенчәләрне җимерә торган булганнар. Әмма, шулай булуга да карамастан, алар- ның да бер бөтен булып оешуларын, жанрның гомуми закончалыкларына буйсынуларын күрмичә мөмкин түгел.
Бездә романны «төзү», анда кү-тәрелгән тормыш материалының киңлеге, геройларның күплеге һәм аларның үзара шактый катлаулы мөнәсәбәтләрдә тасвирлануы белән шактый авырлашты. Семья рамкасы эчендә бара торган һәм үзәктә бер яки ике генә герой булган романның традициясе гасырлардан килә. Вакыйгаларны бер герой тирәсендә оештыру, ни әйтсәң дә, җиңелрәк. Ә менә күп планлы, күп проблемалы композиция кору зуррак, мәһабәтрәк сарай салу шикелле, күп катлаулырак һәм тагын да ныграк осталык сорый. Бу өлкәдә безнең уңышларыбыз да шактый. Әмма композицион яктан кимчелекләребез шундый романнарда ешрак очрый. Башта ук әйтеп куйыйк: мондый хәл — әсәр архитектурасының төзексезлеге роман жанры өчен генә хас күренеш түгел. Хәзерге драматургиядән дә, поэзиядән дә моңа күп кенә мисаллар китерергә мөмкин булыр иде. Тик сүз бу юлы роман турында гына, анда да соңгы елларда язылган берничә романның композициясе турында гына барачак.
М. Әмирнең «Саф күңел» романы соңгы еллардагы татар прозасын үзенчәлекле образлар белән баеткан, бүгенге көнгә аваздаш мәсьәләләрне — җитәкченең мораль йөзе, сафлык, намуслылык кебек мәсьәләләрне күтәргән, язучының сурәтләү палитрасы шактый баюын күрсәткән әсәр булды. Әйтергә кирәк, Бөек Ватан сугышы еллары турындагы бу романның идея-тематик проблематикасының тирәнлеге, язучының ерак көннәрне бүгенге көнгә якынайтып сурәтләве (проблемасы ягыннан) тәнкыйтьтә әлегә кадәр тиешле бәяне алганы юк. «Саф күңел» үткән көннәр турында язылган романнар арасында бүгенге көнгә замандаш яңгыравы белән аерылып тора.
1 «Совет әдәбияты» журналы, 1960, № 7.
Р
7. ,С. Э. •)» 1. 97
Әмма «Саф күңел»не дилогия бу-ларак, ягъни «Ялантау кешеләре» романы белән бер бөтен итеп карасак, композицион яктан бу ике әсәрнең бер-берсеннән шактый аеры< лып торуларын күрер идек.
Дөрес, роман өстендә эшләгәндә, темага һәм геройларның характер-ларына тирәнрәк керү белән бергә, аерым китапларның композициясе үзгәрергә дә мөмкин. Берничә китапны эченә алган романнарны язганда андый күренешнең булуы табигый. Мәсәлән, А. Фадеевның «Үдегеләрнең соңгысы» эпопея-ро- маиында язучының максаты үзгәрү белән композициясе дә шактый үзгәрешкә очраган, хәтта беренче ике китап калган ике китаптан бик нык аерылып тора. Фадеев үзе дә, аның хатларыннан күренгәнчә, бу китабын яңадан карап чыгуны күздә тоткан.
М. Шолоховның «Күтәрелгән чи-рәм» романының икенче китабында да әсәрнең композициясе үзгәрә төшкән. Әмма I —II китаплар эчке бер бөтенлек тәшкил итәләр, аларда билгеле бер симметрия, предметларны гармоник урнаштыру бар. В. Катаев та «Кара диңгез дулкыннары» исемле трилогиясендәге китапларны, аерым-аерым тәмамлаганнан соң, эчке сәнгатьчә бөтенлеккә ирешү өчен, башта язган китапларын яңа баштан бик нык төзәтеп чыккан. Аерым геройларны төшереп калдырган, кайберләрен өстәгән, кайберләрен алгы планга- рак күчергән.
М. Әмир дилогиясендә симмет-риянең, бөтенлекнең җитмәве бәлки авторның дилогияне тәмамлаганнан соң бу ике китапны яңадан олы бер бөтен итеп әле карап чыкмавыннан да килә торгандыр. Ничек кенә булмасын, хәзергә беренче роман белән икенчесе арасында шактый зур аерымлык бар.
«Ялантау кешеләре»ндә автор су-гыш һәм тыл күренешләрен параллель рәвештә алып барырга, Камилне һәм Фоатны фронтта, Сания, Хәтерле Фәхрүш, Баязитовларны тылда күрсәтергә, шул рәвешчә. Бөек Ватан сугышының беренче елында кешеләрнең олы сынауны ничек үтүләрен киң эпик планда сурәтләргә уйлый. Автор сюжетны бүлек саен җәя бара. Без Камил белән бергә солдатларның фронтка кадәр нинди юл үтүләрен дә, фронт күренешләрен дә, чолганышта калуларын да, фашистлар оккупациясендә калган авылны да, партизаннар хәрәкәтен дә күрәбез. Болар барысы да Камил образына бәйле рәвештә ачылалар. Өстәвенә язучы роман уртасында тагын бер сюжет сызыгы өсти — Мәскәүдән Төгәл механизм заводын эвакуацияләү мәсьәләсен күтәрә, аларның Ялантауга мең газаплар күреп барып җитүләрен җентекләп тасвирлый. Завод белән бергә, билгеле, әсәргә яңадан-яңа образлар өстәлә. Шул рәвешчә, сюжет киңлеккә гаять үсеп китә.
Киңлек — яхшы нәрсә. Әмма ул сәнгатьчә акланган булырга тиеш. Ә биредә язучы киңлек белән мавыгып, тирәнлек ягына игътибарын киметә.. Л. Н. Толстой үзенең бер хатында язучыга шундый киңәш бирә: «Артык киң булмаган, әһәмиятле сюжет алып кара һәм аны гади, кичергән хисләр күбрәк чагылырлык тирәнлектә эшләргә ты-рыш» ’. Бик гыйбрәтле сүзләр! «Ялантау кешеләре»ндә дә әһәмиятле сюжет алынган, әмма аерым урыннарда «тирәнлеккә эшләү» —. Камил һәм башкаларның кичергән хисләрен, уйларын сурәтләү җитми.
Язучы, күрәсең, «Саф күңел»дә шушы «киңлек» һәм «тирәнлек» ту-рында җитди уйланган. Биредә инде ул киңлек белән, тышкы масштаблылык белән мавыкмый, игътибарын нигездә тылга — Санияләргә юнәлтә. Совет кешеләренең сугыш елларындагы фидакарьлеге, шул еллардагы тылдагы атмосфера, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең катлаулыгы беренче китапка караганда күп тирән ачылган. Әмма бу тирәнлек күп кенә очракта, беренче романда башланган аерым сюжет сызыкларын йому, тарайту, икенчеләрен киңәйтү, кыскасы, симметрияне сакламау белән бәйләнгән.
98
I оманның төп геройларыннан берсе булып уйланылган Камил беравык бөтенләй онытылып тора. Ул иң ахыргы бүлектә генә килеп чыга. Фронт күренешләре, «Ялантау кешеләре»ндәге кебек, Камил обра-зына бәйле рәвештә, параллельлек алымы белән билгеле бер симметриядә тасвирланмый. Дөрес, армия темасы романның икенче китабында да бар. Ләкин биредә ул күбрәк Рифгат, Шакирларның училищеда укулары, үзләрен фронтта күрсәтүләренә бәйле рәвештә ачыла һәм ничектер үзе яңа бер сюжет сызыгы төзи. Төгәл механизм заводы тормышы да ул кадәр җентекләп сурәтләнми. «Ялантау кешеләремдәге аерым геройлар «Саф күңел»дә очрамый. Ә «Саф күңел»дәге аерым образларның үсеше беренче китапта бирелми. Рифгат, Шакир, Миләүшә, Кәримә, Әхмәтшай, Фәхрүш, I алия кебек образлар икенче китапта көтелмәгәнчә киң урын алалар. Билгеле, бу образларны автор шактый җанлы итеп, үзләренә хас үзенчәлекләре белән, икенче китаптагы төп проблемага бәйләп тасвирлаган. Әмма сүз ул турыда бармый, ә проблеманың эзлекле, «гармоник дөреслек» белән ачылуы, симметрия, гармония турында бара. Геройны ничек тасвирлау, аңа нинди мәйдан бирү мәсьәләсе — ул турыдан- туры авторның язу максаты белән бәйләнгән. Ә биредә геройларга караш ике китапта ике төрле.
Күп планлы романда һәр сюжет сызыгының «аерым «геройлары, башланып китүе, вакыйгалар үсеше, кульминациясе һәм чишелеше» булуы бик мөмкин. Бу очракта Р. Мостафин белән килешүе авыр !. Әгәр шулай булмаса, роман күп планлы да булмас иде. Ә менә бу сызыкларның артык аерылып, автономия төзүләре яхшы түгел. Әлбәттә, авторның язу максатына бәйле рәвештә андый композицияле әсәрләр дә туалар һәм андый әсәрләр дә яшиләр, һәм, әйтергә кирәк, соңгы еллар әдәбиятында андый тип әсәрләр шактый күп очрый. Әмма без сүз алып барган китапта аерым
сюжет сызыкларының бер-берлә* реннән артык аерылыбрак торулары сәнгатьчә акланып җитмәгән. Мәсәлән, Төгәл механизм заводын эвакуацияләү күренешләре, хәлбуки, үз алдына уңышлы язылса да, геройлары белән дә, вакыйгалары белән дә минем үземә башка сызыклардан һәм төп сызыктан пык кына читтә тора кебек тоела.
Фронт һәм тыл күренешләрен тас-вирлауда да бөтенлек, «гармоник дөреслек» җитми. Камилнең дошман тылында йөрүләре, андагы яңа- геройлар белән бергә, вакыйгаларны икенчерәк юнәлешкә алып керег. китә.
Композицион таркаулык каян килә соң?
Бу, башлыча, максатны артык киң һәм артык гомуми итеп алудан- килә торгандыр. «Ялантау кеше- ләре»ндә проблеманы алу артык гомуми, аны тема белән тиңләү аеруча нык сизелә.
«Саф күңел»дә инде автор максатын совет кешеләренең патриотизмын ачуга гына түгел, ә саф күңеллелек мәсьәләсенә юнәлтә. Вакыйгаларны да, геройлар арасындагы мөнәсәбәтләрне дә шул күзлектән чыгып яктырта.
Күп проблемалар арасыннан автор төп проблеманы, төп сюжет юнәлешен, В. Г. Короленко әйткәнчә, «төп мотивны» даими рәвештә төгәл һәм ачык итеп алып барырга тиеш. Ә безнең кайбер әсәрләрдә менә шушы төп мотивны билгеләү җитми, кайвакыт аны кечерәк мо тивлар каплап китә, яисә алар бер үк дәрәҗәдә урын алалар. «Төп мотив»ның эзлекле ачылмавына күп мисаллар китерергә мөмкин булыр иде, әмма бу юлы иң соңгы басылган роман — Г. Ахуновныц матбугатта җылы каршы алынган, үзен-чәлекле образлар иҗат иткән «Хәзинә» романын искә алу белән чикләнәбез. Аерым сюжет сызыклары ахырына кадәр тигез үстерелми; Экспозиция кульминациядән шактый аерылып тора. Әсәрнең яртысыннан соң автор төп игътибарын Кәрим Тимбиков образына, Кәрим- Тимбиков бригадасына гына юнәлтә. Башка мотивларны кысу хиса-
7* 99
бына эшләнгән бу «операция» нәти-җәсендә Кәрим Тимбиковның «сә-ламәтлеге ныгыса да», автор җанлы характер тудыруга ирешсә дә, ро-манның үсешендә гармониянең бо-зылуыннан туган хис яшь романист-ның бу уңышлы әсәренә беркадәр күләгә төшереп куя.
«Ялантау. кешеләре»пдә дә төп мотивның ачыкланып бетмәве ком-позициягә зарар иткән. «Саф кү- ңел»дә төп мотив ачык яңгырый, эзлекле бара. Романның баштагы бүлекләрендә игътибар үзәгендә Сания һәм аның характерының чы-ныгуы, ачылуы тора. Аның Шәһәр советы председателе буларак эш- чәнлеген ачу беренче планга чыга. Биредә без Саниянең тормыштагы кечкенә, нәрсәдән алып зурысына кадәр принципиаль булуын, кешеләргә саф күңел белән якын килүен күрәбез. Автор Саниянең мораль сафлыгын күрсәтү өчен хәтта пароходта Мөхсинов белән бер каютада утырып баруына зур бер бүлек багышлый. Нәкъ шушы саф күңел- лелекне ачу өчен Мөхсиновка беренче романга караганда күбрәк урын бирә. Дөрес, мәсьәләне чишүдә, Мөхсинов характерының үзгәрүендә психологик дәлилләү җитми кебек, шулай да без образларга якын килүдә «төп мотив»ны тоеп торабыз. Ләкин кайвакытта, Л. Н. Толстой язган «яктырту үзәге», Бальзак әйткән «геройларның бер ноктага юнәлгәнлекләре» 1 югалып тора.
Әлбәттә, романның бөтенлеге теге яки бу геройларны баштан ахырга кадәр эзлекле тасвирлап та, бер төенләнешкә корып та, хәтта бер кешенең тормышына багышлап та тумаска мөмкин. Бу уңайдан Л. Н. Толстой сүзләрен искә алып үтү әһәмиятле. «Кешеләр һәм положе-ниеләр берлеге түгел, ә авторның предметка үзенчә әхлакый якын ки-лүенең берлеге әдәби әсәрне бер бөтен итеп оештыручы цемент булып тора»20 21 — ди ул.
Л. Н. Толстой әдәби әсәр өчен таләп иткән тормышка «ачык, билгеле һәм
20 Әдәби хезмәт турында рус язучылары. (Рус телендә). 4-том, Л. 1956, 491 бпт.
21 Л. Н. Толстой. Әсәрләрнең тулы җыелмасы. (Рус телендә). М. 1951, 30 том, 18—19 битләр.
22 Шунда ук.
23 «Совет әдәбияты» журналы, 1960, №7.
яңа караш»22 яктылыгында карасак, «Ялантау кешеләре» романының мускулы бушаганлы- гының сәбәбе тагы да ачыла төшә. Ни өчен Камилнең фроитта яки дошман тылында йөргәннәрен язган өлешләре романга органик кушылып китми, ул кадәр үк тәэсир итми. Биредә хикмәт, минемчә, нәкъ менә Л. Н. Толстой язган це-ментның җитмәвендә. Камилгә бәй-ләнешле вакыйгаларда авторның тормыш күренешләренә — сугышка, сугышның беренче айларына бүгенге күзлектән чыгып үзенчә якын килүе, аңлатуы, геройны аның фикерләве аша шул чордагы тарихи процесска тирәнрәк бәйләве җитми. Шуңа да, киң полотно булуына карамастан, Ватан сугышының асылы йомшаграк ачылган. Ә менә «Саф күңел»дә авторның үзе яза торган күренешкә «үзенчәлекле әхлакый мөнәсәбәте» ачык сизелә. Вакыйгалар сугышның авыр елларында барсалар да, әхлакый, фәлсәфи концепциясенең үзәнчелекле куелуы белән бүгенге көнгә дә аваздаш яңгырыйлар. Җитәкченең мораль йөзе мәсьәләсен генә алыйк. Романда язучы Сания образында сугыш авырлык-ларын хатын-кызларның ничек җи-ңүен генә түгел, ә җитәкченең нинди булырга тиешлеген дә күтәрә һәм мәсьәләне Сания, Башкирцев, Баязитов, Мөхсинов, Җаббаров һәм Обкомның беренче секретаре кебек образлар аша. чишә.
Кешегә булган ышаныч (Бабай- кин вагыйгасы), кешегә бюрократик караш (Мөхсиновның баштагы эшчәнлеге), җитәкченең үзенең авторитеты һәм әхлакый хакы кебек мәсьәләләр дә җитәкчелек мәсьәләсенә бәйле рәвештә романда шактый калку куелган һәм уңышлы табылган ситуацияләрдә чишелгән. Бу яктан Р. Мостафинның «Бабай- кин склады турында язу гомуми планнан аерылып тора» дип әйтүе белән килешеп булмый 23. Җитәкче-
100
нен. мораль йөзе мәсьәләсенең хәзерге тормышта да актуаль яңгыравы турында әйтеп тә торасы юк.
* $ »
Ф. Хөснинең «Утызынчы ел» ро-манының сәнгатьчә тәэсир итү көче әсәрнең халык юморына бай — уйнак стилендә генә, язучының терекөмеш төсле тере образлар иҗат итү осталыгында гына түгел. Романны укучыга якынайткан сәбәпләрнең берсе — халык тормышының алга барышында борылыш ноктасы булган колхозлашу хәрәкәтен язучының «үзенчә укуында», утызынчы елны бүгенге тарихи биеклектән карап тасвирлавында. Язучының, халыкның һәм чорның хәзерге әх- лакый-фәлсәфи тәҗрибәсе кушылып китүе романны бүгенге чорга да аваздаш иткән. Тормышны һәм кешеләрне аңлауда, аңлатуда язучының сикереш ясавын бу әсәрнең беренче күләгәсе булган «Җир тыңлый» XXIV романы белән чагышты-руда да күрергә була. «Утызынчы ел»да, язучының «үзенчәлекле әхлакый мөнәсәбәтенә» бәйле рәвештә, персонажларны тасвирлавы да, әсәрнең сюжет-композициясе дә тамырдан үзгәргән. Образ-харак- терларны ачуда Ф. Хөсни тормышка якынайган, шул сәбәпле хакыйкатьне тулырак, тирәнрәк әйтүгә ирешкән. Биредә, мәсәлән, персонажның уңай яки кирелеген кайсы сыйныфка каравы гына хәл итми. Сәүбан, Гайфул кебек образлар, мәсәлән, ярлылар вәкиле булсалар да, үзләренең кылган эшләре белән халыкка каршы итеп сурәтләнгәннәр. Ә мулла кызы Наҗия гаҗәп кешелекле, яңалыкны тоючы натура буларак ачылган. Ул гына да түгел, автор шундый кешелекле кешене гаепсезгә гаепле итеп Себергә озатуда шул чор гуманизмының тарихи чикләнгәнлеген сиздертерлек буяулар тапкан.
«Җир тыңлый» романында кол-хозлашу хәрәкәтенең тышкы ягына, энтузиазмына басым ясалып, бу олы тарихи процессның зарурилыгы ачылмый калган иде. Укучы колхозга 45 хуҗалык берләшүен белсә дә, кемнәрдән, нинди кешеләрдән колхоз
XXIV Ф. Хөсни. Җир тыңлый. Казан, Яна- лиф, 1931.
төзелүен күрми кала иде. Ә «Утызынчы ел» романында нәкъ менә шул гади кешеләрнең язмышлары үзәккә алынган. Күмәк тормыш кешене ничек . югары күтәрә — Гайния, Маһибәдәр, Хәллә, Әхмәтҗан кебек характерларның язмышы аша автор менә шушы идеяне үткәрә. Ф. Хөсни социаль үзгәрешләрнең зурлыгын һәм тирәнлеген тышкы вакыйгаларда гына түгел, ә кешеләр психикасында, җа-нында туган тирбәлешләр, давыллар аша ачарга тырыша. Бу исә иҗтимагый-тарихи вакыйганың эчке пружинасын нечкәләбрәк күзәтергә, яңачарак күрергә мөмкинлек биргән.
«Утызынчы ел» романында автор сюжет җепләрен, геройларының юлларын бер төенгә юнәлдереп, бер үзәк төен тирәсенә җыйнап бирә. Котдус белән Наҗиянең мәхәббәтләре дә, ялга кайткан студент Касыймның эшләре дә, Гайния, Бытбылдык Әхмәтҗаннар аңында туган яңалыклар да, Галләм хаҗи маҗаралары да — барысы да «иске авылга башланган зур һөҗүмгә» — иске авылны культуралаш-тыру, колхоз төзеп, яңа нигезгә корып җибәрү вакыйгаларына бәйләп бирелә. Романда сюжет Әтәчле авылындагы элек «чикләвек төше» кебек йомылып яшәүче, эш башына куштан, авантюрист, кулаклар кубызына биегән Сәүбан оялаган колхоз урынына чын колхоз төзү вакыйгалары тирәсенә оеш-кан. Әсәрнең кереше бик мәгънәле итеп оста художниклар кулы белән башланып китә. Без башта авылдагы йомшак ак кышны һәм тау башындагы мәктәп тәрәзәсеннән күренә торган ялгыз утны күрәбез. Аида бу авылга уку өе мөдире итеп җибәрелгән Вафин ялгызы утыра икән. Ә тышта — котырып дулаган буран. Буранда Галләм хаҗиның бик яман итеп эте улаганы ишетелә. «Иске авылга һөҗүм» башта уразаның зарары турында лекция уку, пьесалар кую кебек культура
101
чаралары үткәрү төсендә барса, тора-бара колхоз төзүгә бәйләнешле рәвештә катлаулана, тирәнәя, чорның җанлы күренешләре, сыйнфый каршылыклары ачыла башлый. Бу вакыйгаларга бәйләнештә, романга күп кенә геройлар килеп Керә һәм һәр бүлек саен диярлек образлар тизлек белән арта тора. Менә шунда инде без тизлек төшенчәсенең образларны ачу белән каршылыкка керүен, тизлекнең әсәр композициясенә зарар итүен очратабыз. Роман яңа образлар хисабына киңәя бара. Романда Гайния, Хәллә, Әхмәтҗан, Гафи, Наҗия, Сәүбаи, Миңнул кебек хәтердә кала алырлык, җанлы сыйфатлары табылган, төрле характерлы образлар бар. Ә менә байтак образларның характер үзенчәлекләре, эчке дөньялары андый ук тизлек һәм киңлек белән ачылмый.
Бәлки бу романның баштагы өлешләрендә генә шулайдыр? Бәлки автор үзенең төп көчләрен ак- рын-акрын хәрәкәткә керткәндер?
Юк, Ф. Хөсни хәтта роман ахырына таба да яңа образлар кертүдән туктамый (мәсәлән, Минһаҗ, Шәяхмәт, Сабирҗаи, Зөлкарнай, Әгъләм, Хәйдәр, Кыйби малае, Хәбри, Вася һ. б.).
Роман тәмамланыр алдыннан колхозга 25 меңче председатель Бикчурин килә. Укучы шулай ук аның белән таныша алмыйча кала. Янчык Хәбри, Хәйдәр карт, Зөлкарнайлар кебек үк, Бикчурин да кунакка чакырылып та, мәҗлеснең иң соңгы өлешендә яки мәҗлес тәмамлангач кына соңга калып килеп кергән кунакны хәтерләтә. Мондый соңга калган кунакларның хуҗа күңеленә (ә биредә укучыларга) ничек тәэсир итүен кунак чакыручылар яхшы беләләр. Чакырылган кунакның вакытында килүе, шулай ук вакытында китә белүе әйбәт. Ә бу романда кунаклар я мәҗлесне иң кызган вакытында ташлап китәләр, яисә мәҗлес тәмамланыр алдыннан гына килеп керәләр.
Бу уңай белән Бальзакның: «Әсәргә персонаж керткәч, аны онытырга ярамый» дигән фикерен хәтергә төшерәсе килә. Әлбәттә, бу фикерне дә һәр очракка ярый торган закон итеп кабул итәргә ярамый. Язу максатына, сюжет кору логикасына бәйле рәвештә аерым персонажлар онытылырга, төшеп тә калырга мөмкин. Мәсәлән, Ф. Хөснинең «Җәяүле кеше сукмагы»нда төп геройлардан баш-калары бүлек саен дип әйтерлек үзгәреп торалар.
Романның аерым герой тормышын ачуга корылуы, хроник тәртиптә язылуы ягыннан чыгып караганда персонажларның ярты юлда юга-лулары яки әсәрнең иң ахыргы өлешендә генә килеп керүләре га-җәпләндерми. Профессиясе белән тегүче кешене, һәрвакыт юлда, сә-яхәттәге кешене, тасвирлау шуны сорый. Автор Сәфәргали белән Зәйтүнә мөнәсәбәтен һәрвакыт игътибар үзәгендә тотып, аларны калку итеп күрсәтә алган. Мате-риалның кыенлыгына, таркаулыгына карамастан, роман шактый җыйнак һәм бөтен булып чыккан.
Геройларның ярты юлда югалып калуларына, «онытылуларына», яки әсәргә соңга калып килеп керүләренә бүгенге татар әдәбиятыннан да, дөнья әдәбиятыннан да гаять күп мисаллар китерергә мөмкин. Бу мәсьәләдә һич тә закон урнаштырып булмый. Язучы роман «кырында» нинди комбинация кора, бу комбинация ни дәрәҗәдә тормыш һәм сәнгать законнарына таяна — мәсьәләгә шул күзлектән карарга кирәктер. Менә буяктан караган вакытта, минемчә, Ф. Хөснинең соңгы романында геройлар белән идарә итүдә билгеле бер симметрия, гармония җитми кебек.
Персонажларның хәрәкәтен шулай ашыктыру, бәлки, авторның тормыш хәрәкәтен, утызынчы еллардагы иҗтимагый-политик көрәшнең катлаулыгын бирү өчен аңлы рәвештә сайланган бер алымыдыр? Галләм хаҗи, Наҗия, Шакир байларның авылдан куылуларында, 25 меңче председательнең авылга килүендә, Касыймның укуга китүендә, чыннан да, шул чорның тарихи җилләре чагылмыймы-
102
нп? Яңадан-яңа крестьяннарның романга һаман саен керә торулары колхоз төзү нәтиҗәсендә авылның уянуын сөйләмиме? Мәсьәләне бу рәвешчә куюда да билгеле бер дәрәҗәдә хакыйкать бардыр. Әмма романда бу көрәш, «якага-яка килүләр», барысыннан да элек, төп образларны тулы канлы итеп тасвирлау аша чагылырга тиештер. Ә биредә персонажларны күбәйтү белән мавыгу аерым геройларга тиешле мәйданны нык кына киметкән, эре, олы характерлар тудырырга комачаулаган.
Олы характерны иҗат итү әсәрдә конфликт оештыру осталыгына да барып тоташа.
Конфликт турында күбрәк драма әсәрләренә бәйләнештә генә сүз кузгаталар. Ә конфликт романда да әсәрнең бөтенлеген һәм бердәмлеген тудыруда, характерларны ачуда искиткеч зур роль уйный.
Романда язучыга героеның кар-шылыкларын эчке монологлар аша да, автор тасвирлавында да күрсәтергә киң мөмкинлекләр бар һәм язучылар романның буякларыннан шактый иркен һәм оста файдаланалар. Әмма характерның характер белән аерымлыгы, каршылыгы һәм көрәше дә бар. Шушы көрәштә характерлар бигрәк тә рельефлы ачылып китәләр. Кайбер романнарда характерның менә шундый көрәштә ачылуы, кире геройлар белән уңай образларны очкын чәчрәрлек итеп очраштыру, характер тирән ачылырлык ситуацияләр табу җитми.
Менә бу нәрсә азмы-күпме күләмдә Ф. Хөснинең «Утызынчы ел» романында да сизелә. Аерым алганда, авылдагы сыйнфый дошман буларак тасвирланган Галләм хаҗи, Шакир бай образларына тулылык җитми. Төп геройларның берсе буларак уйланылган Котдус образының беркадәр төссез чыгуы да, минемчә, менә шуңа бәйләнгән. Автор Вафинны авылда яңаны оештыручы буларак йомшак күрсәткән, характер тулы ачылырлык вакыйгалар таба алмаган. Аның председатель буларак эшчәнлеге дә мәрхүм Сәүбанныңтол хатынына утын өмәсе оештыруда һәм язгы чәчү өчен җитмәгән орлыкны күрше колхоз председателеннән барып алуында гына күренә. Ә бит Вафин үзенең положениесе белән авылда кайнаган вулканның иң үзәгендә булырга, бөтен авырлыклар аның җилкәсе аша үтәргә тиеш. Тыштан караганда, Вафин күтәрелә, председатель була, партиягә керә, әмма аның эчке рухи үсеше күренми. Ә бу — иң әһәмиятлесе. Дөресрәге, бу үсеш берьяклы — Наҗиягә мөнәсәбәттә генә чагыла.
Романның башка кире геройлары белән нәрсә була соң? Кулак тәлинкәсен ялап йөрүче авыл куштаннары Сәүбан һәм Гайфул икесе дә роман тәмамланырдай күп элек үлеп китәләр. Мүкләк Гайфул салкын тию аркасында авырып теге дөньяга китә. Сәүбан, гражданнар сугышы елларындагы махинацияләре ачылгач, тикшерү органнары сизә башлагач, асылынып үлә. Икесе дә үләр алдыннан рухи яктан «яңадан туалар». Гайфул үлем түшәгендә ятканда сельсоветка барып, Галләм хаҗиның әйберләре үзендә яшерелүе турында әйтә. Сәүбан үзенең үлемендә беркемне дә гаепләмәскә кушып язу калдыра, «дөньядан киткәндә бер хак сүз әйтеп китә».
Минемчә, аларның икесен дә үтерү әсәрдәге вакыйгалар агышы белән дә, геройларның эчке логикасы белән дә соралмый. Бу аеруча Сәүбан образына карый. Сәүбан кайчандыр Украинадагы фетнәче ак бандаларга кушылып йөргән һәм «кырын килә башлагач, үтерелгән бер комиссарның документларын һәм орденын үзләштереп, кызыллар ягына кыяклаган» кеше. Авылга кайткач ордены һәм партизанлыгы белән кукраеп йөри, колхоз башына менеп ала, Галләм хаҗиның кубызына биеп яши. Без белгән, күргән Сәүбан — аферист һәм хаклыкка төкереп яшәүче кеше, «ике яклы пычак». Язучы бик кы-зыклы оригиналь образ иҗат итә алган. Әмма менә шушы адәмнең, чын йөзе ачылгач, кинәт үзгәреп китүенә, яңадан тууына ышану авыр, чөнки автор укучыны харак-
1ӨЗ
терның мондый мөмкинлегенә аллан әзерләмәде. Шулай ук асылынып үлүе дә ышандырмый — без ■белгән «китек колак Сәүбән» үлмәс иде, тормышка яңача җайлашыр иде. Кешеләр өчен Сәүбәннар менә шул яклары белән куркыныч та инде. Өстәвенә, Сәү- баи үлгәч, авторның бу образга мөнәсәбәте томанлана, Сәүбанга карата кызгану тойгылары уяту, аның гаебен аклау тенденциясе сизелеп кала. Авыл советы председа-теле Гафи дә Сәүбәнның үлемендә үзенең «өлеше» бар дип исәпли. Кәҗә Гайниясе дә бу үлемдә Сәүбәнны түгел, ә җитәкчелекне гаепли: «Тапканнар эш: белер-белмәс ыргылып элек кешенең ирен теге дөньяга җибәрделәр, инде килеп, үзен дә читкә какмакчылар», — ,ци ул Маһибәдәр белән сөйләшүдә. Биредә Маһибәдәрне урынлы яклау бар, шул ук вакытта Сәүбанны урынсыз акларга омтылу да бар. Шундый карашны автор да яклый шикелле. Ә бу икеле тойгы образның бөтенлеген шактый киметә.
Кире геройларны көрәш кырыннан тизрәк алып ташларга ашыгу, характерлар бәрелешен гадиләштерү М. Әмир дилогиясендә дә очрый.
Хәтерле Фәхрүш, Галия, Әхмәт- шәй, Әхмәт кебек кире геройлар бик җанлы итеп тасвирланганнар, ә менә Фоат образы андый ук табигый булып чыга алмаган. Без башта ук, романның беренче битләрендә үк Фоат белән очрашабыз һәм Фоатны безгә автор башта ук кире герой итеп тәкъдим итә, аны башта ук Камилгә каршы куя һәм шушы каршы кую, тик контраст буяуларда гына сурәтләү, башта ук вакыйгаларда түгел, ә автор ■сөйләвендә ачып бирү бу образга ышану тойгысын киметә. Фәхрүш башка образларга контраст куелса да, анда «кирелек» күбрәк булса да, кыланышлары ышандыра. Фәхрүшнең алтынын яшереп, үзе хәерче кебек яшәвенә дә, Камада тыгылган бозларны бомбага тоткан самолетларны фашистлар дип кабул итеп, шатланып кычкыруы да табигый тоела. Язучы биредә образның эчке пружинасын дөрес тотып алган һәм аның хәрәкәтен дөрес сурәтләгән. Ә менә Фоатның үтә эгоизмын ачып биргән сөйләнүләре беркатлы булып яңгырыйлар. Фоат романның яртысында ук яшәүдән туктый, дөресрәге автор туктата — үзенең кем икәнлеген Камил белән сөйләшүләрдә ачып салганнан соң, аның романда да әллә ни кирәклеге калмый. Беренче авырлык килү белән кулын күтәреп дошман ягына чыкканда Камил аны үзе атып үтерә. Автор Фоатны тагы да катлаулырак шартларда ачса, андый типларның җәмгыять өчен куркынычлыгын тирәнрәк күрсәтсә, роман күп отар иде.
Кире геройны тизрәк ачып салу һәм тизрәк юлдан алып ташлау — авторның кире геройга кире мөнә-сәбәте «Саф күңел»дә дә очрый. Менә Санияне Ялантау шәһәр советы председателенең урынбасары итеп сайлыйлар. Саниягә эшне һичбер авторитеты булмаган, өстәвенә «эчү өянәге» белән интеккән булдыксыз председатель Гарипов кул астында башларга туры килә. Тормышка, кешеләргә, эшкә ике төрле карый торган ике коммунист, ике характер очраша. Язучы ситуацияне бик уңышлы сайлаган. Әмма автор шушы ике характерны очраштырасы һәм икесен дә ныклап ачасы урында Гариповны тизрәк Сания яныннан алып китәргә һәм «үтерергә» ашыга. Сания Гарипов белән ачуланыша алмый да кала — Гариповның «эчү өянәге» кузгала, аннары тиф белән авырып тиз арада үлеп тә китә.
Кыскасы, характерларның бәрелеше йомшак булса, конфликтның чишелүендә эзлеклелек җитмәсә, бу үз чиратында образларның йомшак ачылуына һәм роман архитек-турасының төзексезлегенә китерә.
Әсәрне башлауның язучыдан зур осталык соравы, әсәрнең бөтен ба-рышы белән тыгыз бәйләнүе — ачык нәрсә. Романның ахыры да әсәрнең композицисендә зур роль уйный.
104
Безнең хәзерге кайбер әсәрләрдә чишелешкә, эпилогка игътибар итү, аларны төп проблема, конфликт белән тыгыз бәйләү җитеп бетми.
Романның ирекле формасыннан чыгып талант стихиясенә артык ирек бирүгә, чишелешне төп проблемадан аерыбрак сурәтләүгә мисал итеп «Утызынчы ел»ның ахырын китерергә мөмкин. Ф. Хөсни яшь егет һәм кыз арасында туган мәхәббәт хисен яшьләрчә сафлык, матурлык һәм дуамаллык белән тасвирларга ярата. Бу — аның матур бер стихиясе. «Утызынчы ел»да Наҗия һәм Котдуста туган бу хис шул чорга хас ситуацияләре белән яңача тасвирланган. Наҗиянең мулла кызы, Котдусның алар- ны авылдан сөрергә башлап йөрүче һәм ахырда сөрүче «ячейкә абый» икәнлеген искә алсак, бу ике яшьнең шактый катлаулы си-туацияләргә килеп эләгүләре күренә. Романның төп өлешләрендә бу мәхәббәт сызыгы үзенең пропорциясен дөрес саклап килә: романдагы төп мәсьәләне каплап китми, киресенчә, аны ачарга булыша, язучы вакыйгаларны эзлекле итеп алып бара. Әмма менә романның чишелешендә язучы бу сызык белән артык мавыгып китә, һәм мәхәббәт сызыгы төп мәсьәләне — «иске авылга башланган зур һө- җүм»не тасвирлауны күмеп китә, дөресрәге төп тема, төп мотив, романның ахырына җитмичә, үсүдән туктап кала. Касыйм Вафин, кол-хоз төзүдәге авырлыкларны, авылны һәм авылдагы кешеләрне яңа килгән Сөләйман Бикчуринга калдырып, Себергә, Воркута якларына китә. Әйе, Котдусның Наҗияне эзләп йөрүләре, аны Печора елгасы буеннан барып табуы тәэсир итәрлек итеп язылган. Котдусны сәяхәткә җибәрү аны кеше буларак нык күтәрә, шулай да әсәрнең төп проблемасы, композицион бөтенлек күзлегеннән караганда төп хәрәкәттән, әсәрнең төп агымыннан беркадәр читкә китү булып тоела. Ф. Хөсни язганча «җанлы кешеләр, аларның язмышлары белән кызыксыну» — әйбәт нәрсә. Ә менә чишелештә коллектив язмышын онытып, Наҗия һәм Котдус мө-нәсәбәтләренә генә игътибарны юнәлтү, күңелле очрашу һәм бәхетле кавышу белән тәмамлау романны уңышлы тәмамлау түгел. Бу — зур «иҗтимагый һөҗүм»ие мәхәббәт өлкәсендәге һөҗүм белән алыштыру булып чыкмыймы икән? Эчтәлек буенча романның чишелешен башкачарак хәл итү сорала.
Эпилогны турыдаи-туры авторның әсәргә керүе белән тәмамлау соңгы елларда татар прозасында бик еш очрый башлады. Бу турыда «Социалистик Татарстан» газетасында (8 июнь, 1962)) басылган мәкаләсендә Ы. Гыйзәтуллин дә язып үтте. Әмма без мәсьәләнең башка якларына игътибарны юнәлтмәкче булабыз.
Язучыларның ахырда үз геройлары белән очрашу күренеше иң әүвәл «Саф күңел» романыннан башланды булса кирәк. М. Әмир үзе хәзерге татар прозасында күзгә ташланган ике стилистик агымның вакыйга һәм геройларны объектив агышында, автор катнашыннан тыш тасвирлаулары белән характерлы төркеменә карый. «Саф күңел»дә язучының бу сыйфаты баштан ахырга кадәр диярлек тигез бара: автор вакыйгаларга кысылмый, үзенең мөнәсәбәтен ачык- тан-ачык ачып салмый. Романда стилистик бер бөтенлек бар. Әмма бу бөтенлек әсәрнең соңгы бүлегендә — «Китапның азагы» исемле уникенче бүлектә бозыла. Ге-ройлары янына автор үзе килен керә:
«Әйе, Камил белән Фәрдәиә янына килеп керүче тар погонлы өлкән лейтенант ул мин, ягъни шушы китапны язучы кеше — үзем идем», — дип башланып китә бу бүлек һәм ул шул рухта дәвам итә. Әлбәттә, укучы геройларның соңгы язмышлары белән кызыксынучап һәм хәтта теге яки бу геройның язмышы турында сорап авторга хатлар да язучан була. М. Әмир укучыларның бу кызыксынуын да күздә тоткандыр.
Ә бәлки романда аерым сюжет җепләренең тәмамланмаган булуы
105
шундый йомгаклау сүзе язарга этәргәндер.
Бит әсәрдә Сания белән Камил, Фәрдәнә белән Карпов, Кәримә белән Рифгат язмышлары ачылып бегмичә кала. Ә ачып бетерү кирәк идеме соң? Менә монда без романның эпилогы мәсьәләсенә дә килеп чыгабыз. Бездә еш кына романнарны, һәм гомумән, башка җанрдагы әсәрләрне тәмамлаганда да сюжет җепләрен ахырынача чишеп, нокта куеп тәмамлау тенденциясе гаять көчле. Үзенә күрә ул нормага әйләнде. Укучы да шундый әсәрләргә ияләште һәм язучыдан әсәрне шулай тәмамлауны көтә. Бу татар әдәбиятына хас «милли» үзенчәлек кенә түгел. Укучыларның һәм язучыларның шундый омтылышы турында рус язучысы К. Симонов та язып үткән иде («Вопросы литературы» журналы, № 5, 1961).
М. Әмир дә укучыларның норматив таләпләре һәм әдәби традицияләр басымы астында югалыбрак калган: бөтен төеннәрне чишеп бетергән, нокта куярга ашыккан. Ә «Саф күңел»не шул хәлдә: геройларын үзара кавыштырмый, бергә, очраштырмый тәмамлау табигый булмас идемени? Тормышта бит еш кына нокталар куелмый. 1942 елны тасвирлаган роман өчен бу бик табигый булыр һәм шул чорның драматизмын ныграк сиземләргә булышыр, чор һәм кешеләр турында тирәнрәк уйланырга ярдәм итәр иде. Бу яктан К. Симонов «Тереләр һәм үлеләр» романында, сугыш чоры таләп иткәнчә, «ярты сүздә нокта куймыйча» туктап бик нык откан. Эпилог модасын, сюжет җепләрен ахырынача чишеп бетерүне без иң соңгы басылган романда да — Г. Ахуновның «Хәзинә» романында да күрдек, башка әсәрләрдә дә очраттык. Кыскасы, романга нокта кую тормыш агышына нокта кую булып чыкмасын, тормыш диалектикасын ныграк сиземләтсен иде.
Гариф Гобәйнең «Ләйсән яңгыр» повестенда да ахырга таба язучы үзе килеп керә һәм аның катнашлыгында сюжет төеннәре чишелеп бетә. Шушы ук алымны Ф. Хөсни «Утызынчы ел» романында да кулланды. Биредә дә эпилог тасвирлау бөтенлеген боза, чөнки автор үзе герой буларак иң ахырда гына сүз ала, стиль бөтенлеген сакламый. Биредә дә эпилогның тирән мәгънәлелеге, зарурилыгы юк.
Бу — шулай ук артта калган укучыларның таләбенә иярүнең бер мисалы. Авторны әсәр эчендә үк кирәксезгә үз геройлары белән очраштыру һәм әдәби геройларының тормышта булуларына ышандырырга тырышу нигә кирәк? Укучы романны әдәби әсәр дип укый, геройларын да тормыштан алынган, әмма язучы фантазиясендә туган образлар итеп кабул итә. Әдәбият белеме укучыларны шул юнәлештә тәрбияләргә тырыша, ә язучы тота да укучыларга геройларының тормышта чынлап та яшәгән булуларын исбатларга тырыша. Мондый эпилогларның булмавы яхшырактыр.
Әсәрнең архитектурасы турында кайгыртуның җитмәве теге яки бу татар романнарына гына хас «милли бизәк» түгел. Бу күренеш төрле әдәбиятның төрле буын романист-ларында очрый.
А. В. Чичерин «Роман-эпопеянең дөньяга килүе» исемле китабында Л. Арагонның «Коммунистлар» исемле роман-эпопеясының новаторлыгын ачу белән бергә, композициясенең очланып, аерым образларның төгәлләнеп җитмәгәнлеге- нә дәлилләр китерә. Мондый мисаллар хәзерге рус совет әдәбиятында да байтак. Алыйк В. Коче- товның «Обком секретаре» романын. Әсәр хәзерге көнгә хас күп актуаль мәсьәләләрне яктырта. Шулай да романга композиңион бөтенлек, төзеклек җитми, төп сызыктан алып китә торган ситуацияләр, күренешләр очрый.
Г. Николаеваның «Юлдагы көрәш» әсәре — соңгы елларда язылган уңышлы романнарның берсе. Әмма, минемчә, биредә дә композицион яктан уйланып, хәл ителеп
бетелмәгән моментлар бар. Мәсәлән, автор сарайның нигезен гаять киң итеп, олы колач белән сала башлый — романның башлануын хәтергә төшерегез — ә йортны бу фундаментта түгел, ә бик тарайтып төзи. Г. Николаева үзе, мәсәлән, әсәрнең сәнгатьчә формасына караган кимчелекләр тормышның кайнар эзеннән барганда ашыгудан аңлы рәвештә килеп чыга дип карый, әсәрдәге кимчелекләрен шуның белән аңлата. («Вопросы литературы» журналы, № 10, 1961).
Кайнар эздән бару — сүз дә юк, әйбәт һәм кирәкле, мактаулы эш. Китапның бәхәс уятуы да начар түгел. Әмма аңлы рәвештә әсәрне камилләштерүдән баш тарту белән һич тә килешәсе килми. Нииди генә чор турында язылмасын, без сәнгатьчә төгәллеккә, бөтенлеккә, гармониягә омтылырга тиеш!
Л. Н. Толстой үзенең бер мәкаләсендә сәнгатькә төгәллек фәнгә караганда да кирәгрәк дигән фикер әйтә. Шундый төгәллеккә ирешергә мөмкин икәнлеген ул хикәяләрендә генә түгел, романнарында да раслады. Әлбәттә, сәнгать әсәрләрендәге төгәллекне тою гаять авыр: биредә авырлык яки озынлык үлчәве дә, микроскоп та, телескоп та ярдәм итә алмый. Әмма биредә матурлык законының гаять сизгер үлчәве бар.
А. П. Чехов та, Л .Н. Толстой да романны зур сарай салу белән чагыштыралар. Ә сарай салу — архитектордан зур осталык, төгәллек һәм табигать законнарын яхшы белүне сорый. Романның да үз эчке закончалыклары бар. Менә шуны күздә тотып Чехов: «Роман төзү өчен массаның тигезлек саклау һәм симметрия законын яхшы белергә кирәк» 1 — дип язган. Л. Н) Толстойиы Пушкин әсәрләре сокландырган: «Предметларның гармоник дөреслек белән бүленеше югары камиллек дәрәҗәсенә җиткерелгән» 25 26. Бөек романист менә шундый «гармоник дөреслек»кә ирешү өчен гаять күп көч куйган. «Сугыш һәм тынычлык» кебек калын эпопеяне үз кулы белән берничә тапкыр күчереп чыгуы, күчерү генә түгел, әсәрнең төзеклегенә ирешү өчен төзәтеп, эшләп чыгуы шул турыда сөйләмимени! Л. Н. Толстой С. А. Рачинскийга язган хатында болай ди: «Сезнең «Анна Карен и и а » ту р ын д а гы ф и керегез, минемчә, дөрес түгел шикелле. Мин, киресенчә, романның архитектурасы белән горурланам —« аның гөмбәзе шундый төгәл эшләнгән ки, хәтта җөйләренең кайда икәнлеген дә белеп булмый. Барыннан да бигрәк мии шуңа ирешергә тырыштым да ииде» 27.
Соңгы җөмләсенә игътибар итегез. Толстой әсәр архитектурасына нииди зур әһәмият биргән, аның камиллегеннән нинди тирән канә-гатьләнү, шатлык кичергән. Ә әсәрнең камиллеге укучыларда нинди ләззәтләнү уята.
Укучы бүгенге язучылардан менә шундый камиллеккә ирешүне сорый, һәрбер әсәр эчтәлеге, образлары белән генә түгел, архитектурасының төзеклеге белән дә горурлану, ләззәтләнү уятсын иде!!