Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДУСЛЫК ХАТЫ


Z4 61 ел. Июнь аеның 27 сендә I 'М/ Казагыстанның 40 еллыгы ж бәйрәменә тугандаш республикалардан килгән бер төркем язучыларны Алма-Ата шәһәреннән 65 километр ераклыктагы, Тянь- шань тауларының берсе биеклегендәге, җир оҗмахы кебек «Иссык» күленә кунак итәргә алып килдем. Тирәнлеге 150 метрга, күләме 7—8 километрга җиткән, төче сулы гү-зәл зәңгәр күлнең тирә-ягында калын урманлы таулар утыра. Шул тауларның өсләрендә мәңге кузгалмыйча яткан боз һәм карлардан аккан көчле елгалар, ташларны тишеп үткән саф сулы чишмәләр күлгә килеп кушылалар.
Мин кунакларымны, катерга утыртып, «Өлкән Иссык» күленең аргы ягына үттем дә, уйсу җирдәге калын урман эчендә, саф чишмә янында урнашкан бер казакъның киездән корылган йортына алып бардым. Элекке заманда андый ак тирмәләрдә байлар гына торган, хәзер терлек үстерүчеләр яшиләр. Келәмнәр һәм паласлар җәелеп, мамык мендәрләр өелгән бу йортта киң табынга казакъ ашлары, бигрәк тә салкын да, тәмле дә кымыз китерделәр. Сарык суеп, казакъның чибәр егетләре белән гүзәл хатын- кызлары иттән «биш бармак» пе-шерделәр. Бармакларыннан баллар тамган думбрачылар моңлы, назлы көйләр чиертеп, җырчы егетләр белән кызлар тауларны яңгыратып матур җырлар җырладылар...
Болытсыз күгелҗем һавада, казакъ халкының бай сәнгатенә сокланган шикелле, канатларын әкрең генә селкеп, бөркетләр очып йөри. Шул бөркетләрдән куркыпмы, әллә- су эчәселәре килгәнлектәнме, берничә кыр кәҗәсе кинәт 'без утырган җиргә чабып килделәр дә, тиз генә- кире борылып, урманга кереп югалдылар. Урман эченнән аю тавышы ишетелде...
Шул көнне бик рәхәтләнеп ял-, иттек тә, кичеп, Алма-Атага кайтып, ләззәтле йокыга талдым.
Хатыным Мәрьям мине кинәт уятты...
— Тизрәк тор әле! — диде ул дул-кынланган тавыш белән. Мин, ба-шымны күтәреп:
— Нәрсә булды?! — дип сорадым.
— Мокан үлгән! — диде -хатыным. — Мәскәүдән хәбәр бар.
Өстемә бозлы су койган кебек, урынымнан сикереп тордым.
«Мокан» — ул Д^охтар Әүезов. Ул әле күптән түгел генә арабызда бергә йөри иде. Бер ай элек кенә мин аның белән, казакъның күренекле шагыйрьләреннән берсе, Бөек Ватан сугышы ветераны Җомагали Сайыны җирләгәндә, зиратка бардым. Шул вакытта Мохтар үзенең авыру икәнлеген миңа әйтмәгән дә иде. Менә, инде, шул Мохтар вафат!..
Мохтар миннән өч яшькә өлкән (ул 1897 елны туган). Яшь чагында мәдрәсәдә һәм русча укыган, аның әдиплек стажы да минекеннән зур. Мохтарның 1917 елны язган «Иң- лек-Кибәк» пьесасы шушы көнгә кадәр казакъ театрларының сәхнәсендә урын алып килә. Дүрт том-
4* 51
лык «Абай» эпопеясы әдәбият өлкә-сендә 45 ел эшләгән, прозада һәм Драматургиядә күп әсәрләр язган Мохтарның аеруча күренекле каза-нышы. Бу әсәр аны Советлар Сою-зында гына түгел, бәлки бөтен Дөнья йөзендә күренекле язучылар сафына куйды.
Мин Мохтарны өч нәрсә өчен:
Беренчедән, табигать биргән зур таланты, матур теле өчен; икенчедән, академик дәрәҗәсенә күтәргән киң, тирән белеме өчен; өченчедән, бөтен дөньяда дан казанган «Абай» романы өчен һәркайчан хөрмәт итә килдем.
Шул уңай белән бер-ике сүз әйтеп китәсем килә, һәрбер халыкның да үз Абае бар. Алар турында язылган романнар да күп. Әйтик, татар әдә-биятында Габдулла Тукай турында мәрхүм Әхмәт Фәйзи роман язды (беренче китабын гына чыгарып калуы бик тә үкенечле). Менә шул күп кенә биографик романнар арасында «Абай» — иң яхшы язылганна- рыннан берсе дип әйтсәк, казакъ буларак мактана димәсләрдер, бөтен тәнкыйтьчеләребез һәм укучыларыбыз ул әсәргә шундый бәя бирәләр бит. Казакъ халкының мактанычы Абайның исемен дөнья йөзенә танытуда Мохтар Әүезовның, Мохтар Әүезовны дөнья йөзенә танытуда «Абай» романының тарихи мәгънәсе чиксез зур.
Мохтар совет темасына да күп әсәрләр язган кеше. Ләкин ул әсәр-ләрнең «Абай»га тиңдәше юк. Рево-люциядән элекке прозасы тарихында Мохтарлары булмаган казакъ әдәбиятына безнең совет чорында «Абай» романын бирү ул чиксез кыйммәтле хәзинә булды!.. Әнә шул хәзинә өчен бүгенге казакълар гына түгел, бәлки туачак казакълар да гомер буе Мохтарга зур рәхмәт бел-дерәчәкләр!.. Менә шундый өлкән язучы үлгәндә күкрәгендә милли тойгысы булган кайсы гына казакъ кайгырмас! Нинди генә укучы уф-танмас!
Шул исәптән мин дә бик каты кайгырдым. Мохтар үлгән көн, ка-закъның күренекле язучыларын- нан — Габит Мөсрепов, Габиден Мостафин һәм мин фәкыйрегез — өчебез — «ИЛ-18» самолеты белән Мәскәүгә килеп җиттек.
Мохтар бернинди чара белән дә коткара алмаслык рак авыруына операция ясаганда үлде... Июньнең 29 нан 30 ына каршы төндә, Мохтарның гәүдәсен самолетка салып, Алма-Атага очтык. Абай әйтмешли, «Үлгәч бер уч туфраксың» дип, июльнең 1 ендә Мохтарны җирләдек!..
Казакъ халкы да, аның әдәбияты да, шул әдәбиятның бер вәкиле — мин дә шундый зур казага дучар булдык!..
Мохтарның гомере һәм эшчәнле- ге турында мин бик күп яза алыр идем, ләкин әле аның вакыты да, чоры да килеп җитмәде.
1962 елның 19 маенда, Мәскәүдә, Союзлар йортының Колонналы за- лынды, Тукайның тууына 75 ел тулуга багышланган кичәдә мин Тукай турында сөйләдем. Мин кичәдәге ярым экспромт рәвешендәге речем алай тәэсир итәр дип уйламаган идем. Шыгрым тулы залдагы кешеләр (95 проценты татарлар, диделәр, хәзер Мәскәүдә ярты миллионга якын татар яши, диләр) мине бик озак алкышладылар. Мин моңа хәйран калдым. Соңыннан сораштырган идем, Тукай турында матур гына фикерләр әйткән икәнмен (Гомәр Бәширов, Хәсән Туфан, Зәки Нури һәм тагын башка иптәшләр миңа шулай диделәр).
«Гомер мәктәбе» исемле автобио-график романымны белә торгансыз-дыр. Шул романның беренче кита-бында «Габдулла Тукай» дигән бүлек бар. Әнә шул бүлектә мин Тукай әсәрләре белән ничек, нинди хәлдә танышканымны язам. Хәзер әңгәмәне дә шуннан башлап китим.
1916—1917 елларның кышы иде. Үзем иҗекләп кенә хат сукалый торган кеше булсам да, шул кышта Юан агач исемле авылда казакъ балаларына «сабак укытып» йөри идем. Сигез генә йортлы бу авылда барсы да ярлы крестьян яши. Укый-яза белә торган кеше ике-өч кенә. Укый-яза белүчеләрнең, берсе — Бәкер мулла дип йөртә торган агай (аның чын исеме Сансыз- бай иде) бераз гарәпчә һәм фарсы-
52
ча «сукалый», ул муллалык итми, авыруларны (ул Тибет медицина- сын белә иде шикелле) имләп йөри иде. Саисызбайның кулы төрле эшкә оста: ул итек тә тегә, каеш та үрә, киемнәр дә ямый, китап та төпли иде.
Беркөнне шул «Бәкер мулла»га күп кенә китап килде; «Галәветдин Мамеков төпләр өчен җибәргән», диделәр. Китап төпләүгә мин дә катнаша идем, менә шунда шул ки-таплардан таный алганнарымны укый башладым.
Бу чорда казакъ милли мәктәбе юк иде әле. Башка телдә укытылган сабак ике төрле булды: берсе — «кадим» дип йөртелгәне — мөселманча укуның иске төре, анда яңа имла юк, уку һәм язу казакъ халкы аңламый торган гарәп һәм фарсы телләрендә алып барыла иде. Икенчесе — «җәдит» дип йөртелгәне — яңача уку. Аны татар мөгаллимнәре яки татар мәдрәсәләрендә укыган казакъ шәкертләре алып баралар иде. Казакъ балаларына «җәдит»чә уку «кадимнән» ансат булса да, татар телендәге газета-журналларны һәм китапларны казакъ халкы тиешенчә аңлап укый алмый иде.
Мамековтан килгән китаплар ара-сында җәдитчә язылган татар ки-таплары да күп булып чыкты. Мин аларның кайберсен укыдым, кайберсен төшендем дә, төшенмәдем дә шунда.
Китаплар эченнән «Габдулла Ту-кайның шигырьләр мәҗмугасы» дигән бер калын җыентык чыкты: ул 1914 елда Казанда басылган иде.
Габдулла Тукайның кем икәнлеген Сансызбай белми икән (ул, кадим яклы булганлыктан, газета- журналларны, җәдит китапларын «харам» ди, укымый, кешеләргә дә укытмый иде), «шигырьләр» дигән сүзне «үләндәр» дип, «мәҗмуга»ны «җыйнак» дип тәрҗемә итте Сансызбай, ләкин Тукай китабын үзе укымады.
Бу «мәҗмуга»ны мин укырга ке-рештем. Китапның башында «Тәр-җемәи хәл» дигән бүлек бар иде. Китапның кырык битен алган шул мәкаләне элек бер мәртәбә карап чыктым да аннары тагын берничә тапкыр укыдым. Укыганда салкын кан белән түгел; бик сокланып, кызыгып, күп җирләрендә күз яшемне түгеп укыдым. Шул вакытта Сан- сызбайдан яшереп алып киткән һәм минем күз яшьләрем тамган китап әле һаман китап шкафымның бер шүрлегендә тора.
Габдулла Тукайның балачагындагы гомере минем 'балачактагы гомеремә бик охшаш. Мин дә, Габдулла Тукай шикелле, ярлы кеше семьясында туып, кечкенә чагымда ук ата-анадан ятим калып үскән, әдәбият өлкәсендә яши башлаганчы хәерчелекне һәм бик күп башка михнәтләрне башымнан үткәргән кеше. Тукайның бер үзенчәлеге шунда — ул шул заманда ук милли мәктәбе ’булган татар баласы. Ул яшь чагыннан ук укый-язарга өйрәнеп, шул заманның уй-фикерләрен белеп, шул белеме аркасында язучылык дәрәҗәсенә күтәрелгән. Ә мин исә, элекке заман казакъ авылында кадими муллаларны гына күргәнлектән, революциягә кадәр, язуны укый белсәм дә, үзем яза белми идем.
Габдулла Тукайның шигырьләрен мин барысын диярлек бик тиз укып чыктым. Яшермим, аның шигырьләрен төшенеп уку миңа бик ансат булмады, чөнки, ул вакыттагы татар телендә, шул исәптән Тукай шигырьләрендә дә, гарәп сүзләре бик күп бит. Шулай да Тукайның шигырьләрен бер генә тапкыр түгел, бәлки кабатлап укудан һич ялыкмадым. Кайсыбер гарәп сүзләрен Сансызбай мулла төшендерде, ә ул белмәгән сүзләрне мин үземчә шулай булырга тиеш дип «сизенеп төшенә идем.
Нилектән алай булганын соңыннан аңладым шикелле. Аны әйтүдән элек, Тукайның әсәрләре миннән башка кешеләргә ничек тәэсир итүенә тукталып үтәсем килә.
Мин соңыннан гына ишетеп белдем: 1905—1917 елларда казакъ язучыларының күбесе Габдулла Ту-кайдан өйрәнгәннәр. Мәсәлән, казакъ әдәбиятының тарихында исемнәре сакланган шагыйрьләрдән: Сабит Дүнәнтаев (Семипалатии- скидан), Солтан Мәхмүд Турайгы- ров (Павлодардан), Галиулла Га-
53
лимҗанов (Петропавловскидан), Сәлим Кәшимов (Күкчәтаудан), Бе- кет Үтетелеуов, Баембет Майлин (Кустанайдан), Сәкән Сәйфуллин (Акмулладан), Кенжегали Габдуллин (Актүбәдән), Әхмәт Маметов (Эчке Урдадан), Ильяс Җансугу- ров (Җидесудан), Ишангали Ара- баев (Кыргызстаннан) һәм тагын башкалар революциягә кадәр басылган шигырьләрен Тукай шигырьләренә ияреп язганнар.
Шулай ук хәзерге безнең чорда төрекмән Берди Кербабаев та, таҗик Садретдин Айни дә, үзбәк Хәмзә Хәкимзадә дә, башкортлардан Шәйхзадә Бабич, Сәйфи Кудаш та, Кавказ халыкларыннан күп кенә шагыйрьләр дә Габдулла Тукайдан үрнәк алганнар. Революциядән элекке Россиядәге көнчыгыш милләтләренең язучыларының берсенең дә әсәре башка милләтләрнең әдәбиятына Тукай кебек тәэсир итә алмады, аларның берсе дә башка милләтләр арасында Тукай кебек хөрмәт һәм дан казанмады. Бу тарихи чынлык.
Нилектән алай булды икән? дигән сорау туа. Аңа җавап бирү җиңел эш түгел. Алай да, тарихи чынлыкка таянып, мөмкин булганынча, җавап биреп үтик.
Аның сәбәпләре ачык. Беренчедән, Тукай чорындагы татар культурасы Россиядәге башка көнчыгыш халыклары культурасыннан күп югары иде. Татар мәдрәсәләреннән «Мөхәммәдия» (Казан), «Галия» (Уфа), «Хөсәйния» (Оренбург), «Вазифия»ләрдә (Троицк) Россиядә яши торган төрки халыкларның күбесенең шәкертләре укыды. «Ва-кыт», «Шура», «Ялт-Йолт» кебек вакытлы матбугат татар телендә чы-гарылып килде. Көнчыгыш халыклары шагыйрьләре һәм язучыларының күп кенә әсәрләре Казан шәһәрендә басылды. Шул сәбәптән татар матур әдәбияты әсәрләре дә Россиядәге көнчыгыш халыклары арасына күп таралды. Алар арасында Габдулла Тукай әсәрләре, билгеле, беренче урында иде.
Ләкин татарның башка язучыла-рының берсенең дә әсәрләре попу-лярлык ягыннан Тукай әсәрләре белән тиңдәш була алмады. Чөнки ул замандагы татар халкының прогрессив уй-фикерләрен Тукай шикелле дөрес аңлаган, әсәрләрендә шулармы дөрес сурәтли алган башка татар шагыйре, татар язучысы булмады. Тукай ислам дине белән исереп, феодализм тунын ябынып йөргән искелекне яклаучыларга каршы беренче булып көрәште, аларны үткен каләме белән рәхимсез камчылады.
Габдулла Тукай кешене кеше эксплуатацияләүгә каршы көрәште, эксплуататорларны каты тәнкыйть итте, хезмәт сөюче кешеләрне һәр- кайчан яхшы күреп, аларны бәхетле тормышка, азатлыкка, һөнәр-белем- гә 'чакырды.
Тукай гомере буе байларга, мил-ләтчеләргә каршы көрәште, аларны халык алдында фаш итеп язды. Тукай панисламизм белән пантюркизмга гомер буе дошман булды. «Татар милләте» дигәндә аның сөйгәне бөтен татар түгел, бәлки татар хезмәт ияләре иде. Тукай башка милләтләрнең һәрберсенә тигез карады, бөтен хезмәт кешеләренең бәхетле булуын теләде.
Рус колонизаторларына, ягъни алпавытлар белән капиталистларга, аларның терәге — патша хөкүмәтенә җаны-тәне белән дошман булган Тукай рус халкының чын дусты иде. Шунлыктан ул рус классикларының яктылыкка чакырган шигырьләрен халыкка җиткерергә тырышты, бөтен талантын биреп тәрҗемә итте.
Тукай чын мәгънәсендә ватанчыл кеше иде. Аның ватаны — Татарстан гына түгел, бәлки бөтен Россия иде. Россияне чиксез сөйгәнлеген ул күп әсәрләрендә җырлады.
Тукай әсәрләренең темасы бик киң. Үз чорындагы иҗтимагый мәсь-әләләрендә ул гаҗәп киң һәм тирән эрудицияле иде.
Тукай гүзәл сүзнең чын мәгънә-сендәге остасы иде.
Бу сыйфатлар Тукай заманында Россиядәге яшәгән күп кенә төрки әдипләрендә тоташ табылмый. Алар-ның Тукайдан үрнәк алуының төп сәбәбе әнә шунда.
Тукайның гомер юлын һәм әсәр-ләрен өйрәнүчеләрнең кайберләре аны социализм идеясенә җиткән иде
дигән фикеряе әйткәлиләр. Минемчә, бу дөрес түгел. Социализмның да социализмы бар 'бит. Марксизмга кадәр булган социализмнарның барсы да марксизм тәгълиматы дөньяга килгәч юкка чыкты. Шунлыктан, минемчә, Тукайны үзе күтәрелә алмаган урынга өстерәп азаплау кирәкми. Мин белгән материалларга караганда, Габдулла Тукай гомумән гуманист булган. Бу исә Тукай яшәгән тирә-юнь өчен һәм бик яшьләй үлгән шагыйрьнең гомер үлчәме өчен иҗатның бик биек һәм бик күренекле дәрәҗәсе.
Тукайны уйласам, русның атаклы шагыйре Михаил Юрьевич Лермонтов исемә төшә. Икесенең чыгышы, үскән тирә-юне ике төрле булса да, шагыйрьлек юллары бер эздән барган шикелле тоела. Алар барлык көчләрен хыянәт дөньясына каршы көрәшкә бирделәр, бервакытта да гаделсезлек алдында баш имәделәр.
Казакъ массасы Лермонтовны бе-ренче мәртәбә Абай Кунанбаев аша белде. Абай Тукайдан элек яшәгән кеше (1845—1904). Аның милли мәктәбе дә, милли матбугаты да булмаган. Абай Семипалатинскида русча ни барысы дүрт кенә ай укыса да, үзе тырышып белем алуы һәм гаҗәп зирәклеге аркасында, рус телен дә, әдәбиятын да яхшы өйрәнеп, рухи ягыннан Лермонтовны үзенә остаз итте. Лермонтовның күп әсәрләрен казакъ теленә яхшылап тәрҗемә итү белән генә канәгатьләнмичә, ул үзе дә Лермонтовның рухы һәм стиле белән язды.
Минемчә, көнчыгышның төрки ха-лыкларында, Абайдан соң Лермон-товны тирән аңлаган кеше Тукай булган. Шунлыктан прогрессив ке-шелек дөньясы Габдулла Тукайга Лермонтовка карый торган күз белән карый, аны Лермонтовны сөя торган йөрәк белән сөя. Халыклар йөрәгенә юл таба белгән исеме әдәбият тарихында мәңге яши торган Габдулла Тукай СССР халыклары укучыларына гаҗәп якын, гаҗәп дәрәҗәдә үз ул.