Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ВОСТОК-3» ҺӘМ «ВОСТОК-4»

«ВОСТОК-3» ҺӘМ «ВОСТОК-4» КОРАБЛЬ-СПУТНИКЛАРЫНДА КОСМОНАВТЛАРНЫҢ КОСМОСТА ГРУППАЛАП ДӘВАМЛЫ ОЧУЫН ТОРМЫШКА АШЫРУДА КАТНАШКАН ГАЛИМНӘРГӘ ҺӘМ КОНСТРУКТОРЛАРГА, ИНЖЕНЕРЛАРГА, ТЕХНИКЛАРГА ҺӘМ ЭШЧЕЛӘРГӘ, БАРЛЫК КОЛЛЕКТИВЛАРГА ҺӘМ ОЕШМАЛАРГА
СОВЕТ КОСМОНАВТЛАРЫ:
иптәш АНДРИЯН ГРИГОРЬЕВИЧ НИКОЛАЕВКА иптәш ПАВЕЛ РОМАНОВИЧ ПОПОВИЧКА
адерле иптәшләр!
Тарихта беренче тапкыр Советлар Союзы гражданнары иптәш Андриян Григорьевич Николаев һәм иптәш Павел Романович Попович идарәсендә ике совет корабле «Восток-3» һәм «Восток-4»нең космик киңлектә группалап дәвамлы очуы уңышлы төгәлләнде. Космосны үзләштерүдә гүзәл яңа җиңүгә ирешелде!
Совет кешеләренең беренче булып космик киңлек тирәнлекләренә юл салуларын күреп без бик нык шатланабыз. Батыр йөрәкле космонавтлар Андриян Николаев һәм Павел Попович дәвамлылык һәм катлаулылык ягыннан рекордлы очулары белән, фәнни тикшеренүләрнең бик киң программасын үтәп, алдынгы совет фәне хәзинәсенә лаеклы яңа өлеш керттеләр. Ватаныбызның данын арттырдылар. Совет халкы үз улларының тиңдәшсез батырлыгына соклана.
Бу батырлык, беренче совет космонавтларының батырлыгы кебек үк, гасырларга калыр, һәрвакыт какшамас ихтыяр, ныклык һәм батырлык үрнәге булып хезмәт итәр.
Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты, СССР Верховный Советы Президиумы һәм СССР Министрлар Советы Сезне, кадерле Андриян Григорьевич Николаев һәм Павел Романович Попович иптәшләр, космик киңлектә группалап дәвамлы очуны уңышлы төгәлләвегез һәм туган Совет җиренә исән-сау кайтуыгыз белән чын күңелдән тәбрик итәләр һәм кайнар котлыйлар. Сезгә нык сәләмәтлек, Ватан файдасына мактаулы хезмәтегездә яңа уңышлар телибез.
«Восток-3» һәм «Восток-4» космик корабльләре — совет фәнни һәм конструкторлык фикеренең гаять зур яңа казанышы. Шушы корабльләрдә группалап космоста очуны тормышка ашыру — совет фәненең һәм техникасының, галимнәребез, конструкторларыбыз, инженерларыбыз, техникларыбыз һәм эшчеләребез иҗади даһилыгының яңа тантанасы. Бу очуның космоска һәм Кояш системасының башка планеталарына яңа очулар өчен гаять зур әһәмияте бар. Корабльләрнең конструкциясе һәм аппаратлары космик очуларның катлаулы шартларында барлык сынауларга чыдады. Космонавтлар фәнни тикшеренүләрнең киң программасын үтәделәр, аларның нәтиҗәләре бөтен дөнья фәнен баетты.
Куәтле «Восток-3» һәм «Восток-4» космик корабль-спутникларын төзү, бу корабльләрдә очучы-космонавтлар А. Г. Николаевның һәм П. Р. Поповичның күп көннәр группалап очуын тормышка ашыру белән безнең совет фәне алдына КПССның XXII съезды куйган тарихи бурычны — фәннең һәм техниканың барлык төп юнәлешләрендә дөньяда алдынгы позицияләрне алу бурычын тормышка ашыруга күренекле яңа өлеш кертелде.
Советлар Союзының космосны үзләштерүдәге уңышлары безнең социалистик җәмгыятьтә бетмәс-төкәнмәс иҗади көчләр булуын тагын бер тапкыр ышандырырлык итеп күрсәтә. Коммунизмны актив һәм аңлы төзүче совет халкының нинди бөек батырлыкларга сәләтле булуын бүген бөтен дөнья күрә.
Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты, СССР Верховный Советы Президиумы һәм СССР Министрлар Советы галимнәрне, конструкторларны, инженерларны, техникларны, эшчеләрне, коллективларны һәм оешмаларны, яңа «Восток-3» һәм «Восток-4» космик корабль-спутникларын төзүдә, группалап космик очуны хәзерләүдә һәм уңышлы тормышка ашыруда катнашучыларның барысын да Коммунистлар партиясе, Совет Хөкүмәте, Ватаныбызның барлык халыклары исеменнән чын күңелдән һәм кайнар котлыйлар.
Гүзәл космик корабль-спутниклар төзүче совет галимнәренә, конструкторларына, инженерларына, техникларына һәм эшчеләренә дан!
Батыр совет космонавтларына дан!
Коммунизм төзүче героик совет халкына дан!
Совет халкының барлык җиңүләрен рухландыручы һәм оештыручы Советлар Союзы Коммунистлар партиясенә дан!
Алга, коммунизмның җиңүенә! г
КПСС СССР ВЕРХОВНЫЙ СССР
ҮЗӘК КОМИТЕТЫ СОВЕТЫ ПРЕЗИДИУМЫ МИНИСТРЛАР СОВЕТЫ