ОХМЯКОВ НИЧЕК МИСТЕР БУЛДЫ


^Лхмяковны уя ел укыттылар, Юньле кеше булсын, диделәр. Ефәк
белән бостон кигезделәр, Белем, һөнәр, Торак бирделәр.
Менә сиңа Иксез-чиксез Ватан, Әтиләрнең каны тамган җир. Тормыш
юлын үтеп, гүрдә яткан Бабайларның даны калган җир. Кара, егет,
туган я:кларыңа, -Көлеп тора юи-ңа башкала.
Күпне күргән 1изге ташларында Ленин баскан эзләр саклана.
Болытларны ярып Галәмгә оч, Диңгез төбенә төш теләсәң, Бары да
сиңа, Елга, тауларын коч, Җир җәннәте булыр бизәсәң!
Лампочкалар тотып, Комбинезон киеп, Шахта буйлап йөргән көенчә
Җирән яллы башын түбән иеп, Тәти егет уйлый үзенчә:
«Ни күрәм мин бу шахтага төшеп, — Тирән базда юеш ташкүмер.
Легковойда очып, Кызлар кочып, Күңел ачып үтсен яшь гомер!»
«...Тын океан ярында зәңгәр вилла Яшеллеккә чумып утыра, Шул
виллада биеп рокк-н-роллга, Виски эчеп яту ни тора!
...Банкир кызы сиңа гашыйк була, Әтисеннән суыр миллионлап!
Анда >аиңа «Москвич», «Волга» түгел, Ялтыр-йолтыр килгән
«Кадиллак»!
154
О, кем!
Культура ул — гуд бай, модерн, дип, Олл райтт днп сөйли
белүдә, Гарсоннарга учлап доллар сибеп, Зәңгәр ыштан
киеп йөрүдә. О’ кей!»
Охмяковның һич тә күңеле тынмый, Күңел белән инде
нишләргә! Тын да алмый Би-Би-Сине тыңлый Диңгез
кебек зәңгәр кичләрдә. Ач кандала кебек сырыша иде
Чикне үтеп килгән үтильгә; Мефистофель кебек елмайды
да, Турист булып китте чит илгә.
— Хелло, — диде Охмяк янкиларга,— Совет белән
килешеп булмады.
Мин, Кизельдән качкан стиляга, Тәбрик итәм сезнең
дөньяны! — - Рюмка тотып дәвам итте качак:
— Сездә, хелло, тормыш бик яхшы. Берәр ничек оста
бизнес ясап, Капиталист булып булмасмы?!
Мистерлар әдәпле елмайдылар:
— Без сине миллионер итәбез. Без бит сине өзелеп
яратабыз, Зар-интизар булып көтәбез. Кадерле кунак син,
мистер Охмяк, Ирекле дөньяны күрерсең.
Тәпиләрең белән алтын таптап, «Кадиллак»та гына
йөрерсең. Кипарислар үскән су буенда Ак мәрмәрдән
вилла салырбыз. Ну, биш-алты миллион бирнә белән
Рокфеллерның кызын алырсыз. Анда-санда рокк-н-роллга
биеп, Коктейльләр эчеп һәрчакта: «Америка яхшы, Гуд
бай!» диеп, Гомер буе тирбәл гамакта!
Охмяковка бу сүз бик ошады, Кәефе килде, Авызы
җәелде.
«Минем өчен үлеп тырышалар, Америкалылар шәп
инде!» Юан сигара каптылар Мистерлар; *
Карта янына бастылар Мистерлар.
— Күз салчы, Охмяков, Күгәрчен:
Менә бу СССР, Күрәмсең.
Күрсәтчәле безгә, зирәк олан, Каләм белән төртеп
картада.
155
Кайда сезнең ерак оча торган Матур ракеталар ясала?
Күрсәтмәле безгә, Охмяк туган, Кияү һәм дусыбыз хәзергә, Атом
бомбалары тып-тын торган Романтичный урын кай җирдә?
Белсә бәлки
Шундук уйнап-көлеп, Сөйләп бирер иде чатнатып... Кәбестәгә баккан
кәҗә кебек Авызын ачып калды Охмяков.
— Хелло, модерн, — диде, Ык-мык итте,
Башка бер сүз әйтә алмады. Мистерларның бик нык кәефе китте,
Мистерларның йөзе каралды.
— Ял итеп тор, кияү, Хәл җый, — диеп, — Күрешербез, — диеп, —
иртәгә, Ялтыр итек белән артка тибеп, Приклад белән биреп җилкәгә,
Бер «вилла»га кертеп җибәрделәр. Аста салам, өстә кандала...
«Янкиларда тормыш — җәннәт диләр, Эшләтмиләр, шөкер аллага!»
Теләсәң көл,
Теләсәң үкереп ела, Теләсәң төш тирән кабергә,— Менә сиңа чын
ирекле дөнья, Рәхәтләнеп утыр хәзергә!
Байтак төннәр, Байтак көннәр үткәч, Кипкән таракандай «кунакны»
Бульдог кыяфәтле әфәнделәр Бер заводка эшкә озатты.
Менә Охмяк, дуга кебек бөгелеп, Бик үкенеп илдән киткәнгә, Җирән
ялы белән җир себереп, Тимер ташып йөри җилкәдә. О’ кей...
Апетит шәп, ачлык эчне тырный, Хуҗаларның сүзе бик коры.
Арык янбашларда чалбар тормый, Ыштан төшә, каһәр суккыры.
О’ кей.
Ашамыйча гына йокыга яткач Каеш белән эчне буасың.
Туган телне, Туган илне саткач Кем уйлаган болай буласын!
Охмяковка язмыш елмаймады, Җайланмады яшәү’шарты да.

Ялыннан тотып Чыгарып ыргыттылар Завод
капкасының артына.
Шакшы су аккан канау читендә Кычытканнар үскән
котырып. Витамин бит, Телеңне йотарсың Аш пешерсәң
шуны тутырып.
Шакшы сулар белән мазут ага, Итле шулпа исе килми
шул. Ашказаны, ахмак, Кесәләрдә
Бер доллар да югын белми шул. Әллә кайдан искән
җилләр белән Пешкән икмәк исе тарала.
Помой тирәсендә этләр йөри, Этләр рәхәт яши
дөньяда...
Янкиларга ачу, үпкә катнаш Бик күңел!сез уйлар
күңелдә. Ипи валчыклары калган икән Кесә төбендә.
Шуларны җыеп капты да, Бичара Охмяков түзмәде,
Совет илчесенә сөйләр өчен Кызыл-кызыл сүзләр
эзләде. ...Ул, Охмяков, бик большевик, Карл Марксны
үлеп яраткан. Имеш, ул чит илдә Алай-болай иткән,
Кызыл идеяләр тараткан.
Ул уйлаган, имеш, бу дөньяда Чал тарихны көтеп
торганчы, Шул кабахәт, дуңгыз янкиларга Социализм
ясап булмасмы! Буржуй класс аны яратмаган, Ул
сугылган анда, Кагылган.
Хәзер инде сөенеп иленә кайта, Кызыл байракны бик
сагынган...
Тик боларны сөйли алмады ул, Тамагына төер
тыгылды.
Бала кебек елап җибәрде дә, Паркет идәнгә егылды.
Илче елмайды да, Виза бирде, Төпченмәде артык
шаккатып.
Таланган эт кебек кайтып килде Мескен генә булып
Охмяков.

Реклама