Логотип Казан Утлары
Шигърият

НУРИ АРСЛАНОВ ШИГЫРЬЛӘРЕ


<3оя* исемле поэмасы, күп кенә шигырьләре һәм җырлары белән танылган шагыйрь Нури Арслановка илле яшь тулды. Татар совет поэзиясен үстерү юлында озак еллар буе эшләп килгән каләмдәш иптәшебезгә чын күңелдән озын гомер һәм яңадан-яңа иэ^ат уңышлары телибез.
ПЛАНЕТАМ МИНЕМ
Җыр
ПАТРИОТЛЫК ТУРЫНДА
Уңыш котлап кул чабулар гына Патриотлык диеп беләмсең?
Юк! Ир егет булсаң — авыр чакта Кайгырта бел Илең белән син!
ЭЧ ПОША
ча, оча бер-бер артлы, йолдызлар коча-коча, Николаев, Поповичлар — Космонавтлар оча.
караңгы, серле Галәмдә йолдызлар уйный; Янып тора алтын кояш, Ай нидер уйлый; Җир зәп-зәңгәр булып, Балкый нурга тулып... йөзә зур кораблар, Җырлый космонавтлар: — Әй, зәңгәр Илем, Иң матур Җирем —- Планетам,
Планетам, Планетам минем! Совет кораблары үрли Гел югарыга: Ай, Венера, Марсларга, Каз юлларына! Тавыштан да җитез Омтылабыз бит без, Бездә нык канатлар.
Җырлый космонавтлар
— Әй, зәңгәр Илем, Иң матур Җирем —, Планетам,
Планетам, Планетам минем!
Җирдә туып, Җирдә үстек Без — Җир уллары. Балкый яңа дөньяларның Якты нурлары;
Булсалар да алар Матур планеталар, Туган Җирен мактар Батыр космонавтлар:
— Әй, зәңгәр Илем, Иң матур Җирем — Планетам,
Планетам,
Планетам минем!

Елмая аларга Зөһрә Күзен кыса-кыса, Без шат, ләкин Сэм бабаңның Эче поша, поша.
АҢЛАМЫЙЧА ТОРАМ
Ул бурычка алып торды миннән, Шактый озак йөрткәч китерде; Минем алда үзен тотты шулай: Әйтерсең лә зур яхшылык иткән Бик юмарт бер кешеАм шикелле.
Ә мин юләр аңламыйча торам: Нишли алыр идем әгәр дә Ул бурычын кире кайтармаса? Була диләр андый хәлләр дә...
КУПШЫ ШИГЫРЬ
Л*упшы шигырь — бокаллардан ташып
Күтәрелгән «шампан» күбеге; Кабарынган була чиктән ашып, Бик тиз шиңә ләкин бүреге.— Купшылыгы бетә: бокал буш;
Буш күбектән булмый күңел хуш. МӘХӘББӘТ —БИШЕНЧЕ ВАКЫТ
(В. Шефнердан)
'Тәүлекнең дүрт вакыты була, Мәхәббәт — бишенчесе.
Ул — иртә дә, көн дә түгел һәм ул кич тә, төн дә түгел: Төнем көн була — килсәң, Көнем төн була — китсәң.
Елның да дүрт вакыты була, Мәхәббәт — бишенчесе.
.Ул — ямьле җәй, яз да түгел, Ул — салкын кыш, көз дә түгел, Теләсәң — бар әйләнәм Хәзер язга әйләнә.
Гомернең дә дүрт вакыты бар, Мәхәббәт — бишенчесе.
Сабый чак, яшьлек тә түгел, Олы чак, картлык та түгел, Ул — бәхет һәр яшьтә дә, Аннан һәркем яшәрә.