Логотип Казан Утлары
Публицистика

КОСМОС ГЕРОЙЛАРЫНА ДАН!


СОВЕТЛАР СОЮЗЫ КОММУНИСТЛАР ПАРТИЯСЕНӘ ҺӘМ ХАЛЫКЛАРЫНА
БАРЛЫК ИЛЛӘРНЕҢ ХАЛЫКЛАРЫНА ҺӘМ ХӨКҮМӘТЛӘРЕНӘ! БӨТЕН ПРОГРЕССИВ КЕШЕЛЕК ДӨНЬЯСЫНА!
КПСС ҮЗӘК КОМИТЕТЫ, СССР ВЕРХОВНЫЙ СОВЕТЫ ПРЕЗИДИУМЫ, СОВЕТЛАР СОЮЗЫ ХӨКҮМӘТЕ МӨРӘҖӘГАТЕ
осмик киңлекне үзләштерү елъязмасына данлыклы яңа сәхифә язылды. Дөньяда беренче булып совет очучы-космонавтлары корабль-спутникларда космоска группалап, катлаулылыгы һәм дәвамлылыгы ягыннан тиңдәшсез героик очыш ясадылар.
Куәтле совет ракеталары 1962 елның 11 һәм 12 августында очучы-космонавтлар— Совет Социалистик Республикалар Союзы гражданнары, коммунистлар Андриян Григорьевич Николаев һәм Павел Романович Попович иптәшләр идарәсендәге «Восток-3» һәм «Восток-4» корабль-спутникларын Җир әйләнәсендәге орбиталарга чыгардылар.
Гаять зур ныклык һәм батырлык күрсәтеп, Николаев һәм Попович иптәшләр Җир әйләнәсендә күп көннәр буе группалап очтылар, билгеләнгән программаны бик яхшы үтәделәр. Ватаныбыз — Совет Социалистик Республикалар Союзы территориясендә уңышлы рәвештә Җиргә төштеләр.
Иптәш Николаев идарәсендәге «Восток-3» космик корабль-спутнигы 95 сәгатьтә, ягъни 4 тәүлеккә якын вакыт эчендә Җир шары тирәсендә 64 тапкыр әйләнеп очты һәм 2 миллион 600 мең километрдан артык юл үтте.
Иптәш Попович идарәсендәге «Восток-4» космик корабль-спутнигы 71 сәгатьтә, ягъни 3 тәүлеккә якын вакыт эчендә безнең планета тирәсен 48 тапкырдан артык Әйләнеп очты һәм 2 миллион километрга якын юл үтте.
Ике космик корабльнең бергәләп очуы бер-берсеннән якын арада барды. Очучы- космонавтлар арасында турыдан-туры ике яклы нык элемтә алып барылды. Корабль- спутникларның очышы һәм Җиргә төшүе билгеләнгән планга төгәл туры китереп башкарылды. Корабльләрнең аппаратлары космоста булган бөтен вакыт эчендә тоткарсыз эшләделәр. Очкан вакытта космонавтларның икесенең дә сәламәтлек хәле бик яхшы булды, күңелләре көр булды, эшкә сәләтлекләре тулысынча сакланды. Очканда алар фәнни-тикшеренүләрнең зур программасын үтәделәр. Катлаулы космик очудан кайтканнан соң да очучы-космонавтларның сәләмәтлеге яхшы.
Мондый группалы очу, барыннан да элек, космик корабльләрнең камиллеге, фәнни исәпләрнең төгәллеге, бу җаваплы заданиене үтәүгә катнашкан барлык совет кешеләренең гаять зур төгәллектә һәм бердәмлектә эшләве белән тәэмин ителде.
Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты, СССР Верховный Советы Президиумы һәм Советлар Союзы Хөкүмәте совет очучы-космонавтларының, космик корабльләрне төзүдә һәм аларның космоста очуына хезмәт күрсәтүдә катнашкан галимнәрнең, конструкторларның, инженерларның, техникларның һәм эшчеләрнең Ватаныбыз каршында, прогрессив кешелек дөньясы каршында үз бурычларын намус белән үтәгәнлекләрен гаять зур шатлык һәм канәгатьләнү белән билгеләп үтәләр.
Җир әйләнәсендә группалап берничә көн очу космосны тикшерүдә яңа этап булып тора. Беренче тапкыр буларак, очканда космик корабль белән Җир арасында гына түгел, бәлки оча торган космик корабльләр арасында да төрле дистанцияләрдә радиоэлемтә булдырылды. Фән космик очу шартларында кеше организмының торышы турындагы бик кыйммәтле мәгълүматлар белән баеды. Бер үк вакытта группалап очкан ике космонавт, үзара радиоэлемтә тотып һәм корабльләрне идарә итеп, үзләренең хәрәкәтләрен бер-берсе белән координацияләделәр, обстановка турында, аппаратларның эше турында мәгълүматлар алмаштылар, күзәтүләренең нәтиҗәләрен чагыштырдылар. Хәзер инде совет очучы-космонавтларының миллионнарча километрлар белән исәпләнә торган араларны үтә алулары бик ачык. Аларның куәтле космик корабльләрне Кояш системасы планеталарына алып барачак көннәре якыная.
К
•8
Николаев һәм Попович иптәшләрнең бөек батырлыгы Ватаныбызның данын тагы» да югарырак күтәрә, нык алга киткән совет экономикасының, алдынгы совет фәненең һәм техникасының казанышларын, социалистик стройның бәхәссез өстенлекләрен бнк ачык күрсәтә.
Совет космос геройлары — халык арасыннан чыккан, безнең данлыклы Коммунистлар партиясе сафларында тәрбияләнгән кешеләр. Алар социализмның һәм коммунизмның бөек идеалларында тәрбияләнгән, үз халкына, үз Ватанына ахырынача бирелгән кешеләр. Алар СССРдагы социалистик милләтләрнең какшамас дуслыгын гәүдәләндерәләр. Рус иптәшләр Гагарин һәм Титовтан соң космосны чуваш халкы улы иптәш Николаев һәм украин халкы улы иптәш Попович штурмлады. Советлар Союзы халыклары бердәм тугандаш семьяда коммунизм төзиләр, алар тынычлык һәм прогресс, бөтен кешелек дөньясының бәхете интересларында космосны штурмлауга да бердәм сафта баралар.
Коммунистлар Юрий Гагаринның, Герман Титовның, Андриян Николаевның һәм Павел Поповичның исемнәре — халкыбызның геройлыгы, иҗади даһилыгы һәм хезмәт сөючәнлеге гәүдәләнешенә әверелде. Совет космонавтлары — Ватаныбызның, бөек Ленинчы Коммунистлар партиясенең турылыклы һәм лаеклы уллары. Алар какшамас батыр, зур белемле, югары культуралы һәм морйль саф кешеләр.
Коммунистларның Җирдә дә һәм космоста да кешелек дөньясы авангардында ышанычлы баруларын, социализм — Советлар Союзы үзенең куәтле һәм камил космик корабльләрен уңышлы төстә космоска юнәлдерә торган ышанычлы старт мәйданы икәнлеген хәзер бөтен дөнья күрә.
Космосны үзләштерүдәге күренекле яңа уңышлар капитализм белән тыныч ярышта коммунизмның бер-бер артлы җиңүләргә ирешүен ышандырырлык итеп күрсәтә. Партиянең XXII съезды карарлары, яңа Программасы белән рухланган совет халкы ышанычлы рәвештә коммунистик җәмгыять төзи, бөтен кешелек дөньясына якты киләчәккә бару юлын сала.
Җәмгыятьне үстерүдә фәннең, техниканың һәм культураның үзгәртүчән роле турында бөек Ленинның алдан күргәннәре тормышка аша. «Элек,— диде Владимир Ильич, — кешенең бөтен акылы, аның бөтен даһилыгы техниканың һәм культураның бөтен байлыкларын берәүләргә генә бирү, ә икенчеләрен иң кирәклесеннән — мәгърифәттән һәм үсештән мәхрүм итү өчен генә иҗат итте. Хәзер исә техниканың барлык могъҗизалары, культураның барлык казанышлары гомумхалык байлыгына әверелер, һәм бүгеннән башлап беркайчан кеше акылы һәм даһилыгы көчләү средствосына, эксплуатацияләү средствосына әйләндерелмәс. Без моны беләбез, — һәм шушы бөек тарихи бурыч хакына эшләрлек түгелмени, бөтен көчләреңне бирерлек түгелмени? һәм хезмәт ияләре бу титаник тарихи эшне башкарырлар, чөнки аларда революциянең, тергезелүнең һәм яңартуның кузгатылмаган бөек көчләре бар».
Партиябез, халкыбыз Ленин күрсәткән юлдан бара. Хәзер Совет Ватанында азат халыкларның революция уяткан гигант иҗат көчләре нинди могъҗизалар эшләгәне» һәркем күрә.
Безнең заманда фән һәм техника табигать көчләрен үзләштерү һәм алардан кеше бәхетенә һәрьяклап файдалану өчен чикләнмәгән мөмкинлекләр ача. Фәннең бөек ачышлары тыныч максатларда, кешеләрнең бәхете хакына файдаланылганда гына тормыш шартларын яхшыртуга хезмәт итә алалар.
Совет дәүләте бөтен дөньяда нык тынычлык өчен эзлекле һәм нык көрәшә. Совет космик корабльләренең яңа очулары да тыныч максатлар өчен эшләнде.
Кешелек дөньясы Җир йөзендә нык тынычлыкны сусап көтә, һәм бер генә хөкүмәт тә моның белән исәпләшмичә кала алмый. Гомуми коралсызлану һәм тынычлык өчен күптән түгел Мәскәүдә булган Бөтен дөнья конгрессы тынычлык дошманнарына халыкларның нәфрәте нинди зур икәнлеген күрсәтте. Барлык халыклар исеменнән Конгресс көнбатыш державаларның милитаристик даирәләрен нәфрәт белән гаепләде, халыкара нык контроль астында гомуми һәм тулы коралсызлану өчен, атом-төш коралын сынауларны мәңгегә тыю өчен актив көрәшкә чакырды.
, Совет Хөкүмәте халыкларның бөтен дөньяда нык тынычлык тәэмин итү турындагы таләпләрен үзенең тулысынча яклавын, шушы гадел таләпләрне тормышка ашыру өчен кирәк булганнарның бөтенесен эшләячәген яңадан тантаналы рәвештә белдерә.
Совет Хөкүмәте, кешелек дөньясын атом-төш сугышы куркынычыннан коткару өчен, Җир йөзендә какшамас тынычлык өчен тагын да ныграк көрәшергә чакырып, барлык хөкүмәтләргә һәм халыкларга яңадан мөрәҗәгать итә. Совет кешеләре халыкларның тынычлык өчен нык көрәшеп, тынычлык эшен саклап калачакларына ышаналар.
Очучы-космонавтлар Николаев һәм Попович иптәшләрнең тиңдәшсез батырлыклары совет кешеләренең, дөньядагы барлык намуслы кешеләрнең күңелләрен шатлык һәм горурлык белән тутыра, халкыбызны коммунистик төзелештә яңа уңышларга чакыра!
Алга, тынычлык һәм прогресс эшенең тантанасына!
КПСС СССР ВЕРХОВНЫЙ СССР
ҮЗӘК КОМИТЕТЫ СОВЕТЫ ПРЕЗИДИУМЫ МИНИСТРЛАР СОВЕТЫ
*