Логотип Казан Утлары
Очерк

КОММУНАРЛАР


өз яшәр юкәләр ышыгында җәелеп утырган бу зур бинада элекке заманнарда алпавытлар һәм патша түрәләренен кызлары тәрбияләнгән. Шәһәр шау-шуыннан читтә, биек таш коймалар артында ул иркә кызлар җил-яңгыр күрмичә генә үскәннәр. Монда һәр нәрсәдә дә: җиһазларда да, кием-салымда да, кызларның үз-үзләрен тотышларында да нечкә бер нәзакәтьлелек хөкем сөргән. Бу иркә кызларны иске тормыш терәге булган патриархаль семьяны изге итеп сакларга, халыкка, физик хезмәткә нәфрәт белән чирканып карарга, ак сөяк бикәләр булырга хәзерләп үстергәннәр.
Әмма бөтен дөньядан калын таш коймалар белән аерып куелган шушы тынчу урынга да заман сулышы бәреп кергән. «Аврора» крейсеры орудиеләренең кешелек дөньясы тарихында яңа эра башлануын белдергән залплары Казанга да ишетелгән. «Затлы кызлар», куркуга сабышып, черек капчыктагы борчаклардай, төрлесе төрле якка сибелгәннәр...
Балавыз сөртеп ялтыратылган паркет идәнле якты дортуарга 1 көннәрдән беркөнне өс-башлары таланып беткән, битләре, тәннәре кояшта янып каралган, үзләре ачлыктан интеккән бала-чага тула. Икенче кеше киеме икәне әллә кайдан күренеп торган озын чабулы тузган шинельгә төренгән бер малай һаман ишеккә елыша. Әле моннан бер сәгать кенә элек вокзалдан тотып китерелгән бу малай: «Кем белә, нишләтерләр бит? Я берәр җиргә ябып куярлар», — дип борчыла.
— Кил әле, сиңа беркем дә тимәс, — дигән тавышка малай, ялангач корсагын шинеле белән каплый төшеп, кызыл яулыклы хатын артыннан ияреп, курка-курка гына бүлмәгә үтә.
Кызыл яулыклы ханым ягымлы тавыш белән:
— Исемең ничек, акыллым? — дип сорый.
Малай шикләнеп кенә исемен атый, — тәрбиячесез малайлар алар күп сөйләүне яратмыйлар, ялгыз каңгырып йөрү аларны сак булырга өйрәткән.
— Костя Глухов. Әтки белад әнкине белмим, аларны күргәнем дә юк.
‘Дортуар — патша Россиясендәге асыл затлар укый торган мәктәпләрдәге го муми йокы бүлмәсе.
И
102
Кызыл яулыклы хатынның ^күзләре моңсулана, ул, өстәл өстенә иелеп, тырыша-тырыша язарга тотына. Менә шушындый ата-ана иркәләрен күрмәгән күпме бала узды инде аның кулыннан. Нишлисең бит, авыр булса да үтәр бу, Qy малай да үзенең шул авыр көннәрен онытыр, тик менә аның күңеленә юл табарга кирәк.
Кичен малай танырлык булмый инде. Ул ныклап мунча кергән, чәче кыркылган, өстендә көяз хәрби китель. Кызыл якасы ука белән чигелгән елтыр төймәле шушы кара кительнең кайдан килгәнен ничектер белеп ала алган бер малай, Костяга хәйләкәр генә елмая да, күзен кысып:
— Псков кадетлары киеп йөргәннәр мондый курткаларны,—дип куя. — Бик килешә, бер дә бирешмә, — ди ул, Костяның кыяр-кыймас кына кителен төймәли башлаганын күреп. — Буржуйларны кудык, хәзер бар нәрсә дә безнеке.
Яңа дуслар күршедәге зур залга — кыз балалар янына йөгерәләр. Анда затлы кызлар институты кладовойларында табылган кружевалар тотып тегелгән ак күлмәкләр кигән кыз балалар, кыланчыкланып, бер- берсе алдында реверанстай хәрәкәтләр ясап көлешәләр.
Өйсез, тәрбиячесез балалар шулай итеп балалар йортының яңа хуҗалары булып китәләр. Аларның каралган тәннәрен юу белән генә чикләнмиләр, иске дөньяның ямьсез тутыгы төшәргә өлгергән җаннарын да яңача тәрбияли башлыйлар. Бу балаларны юньгә китерү өчен чиксез күп көч салырга туры килә.
Бик тә авыр заманнар тора шул. Яшь Советлар республикасын гөрле яктан чит ил интервентлары кысалар, илнең эчендә әледән-әле контрреволюционерларның фетнәләре кабына, үзенең сөякчел куллары белән ачлык буа. Менә шулчакта Владимир Ильич:
— Барлык яхшы нәрсә балаларга, — ди. Партия шул чакыруны күтәреп ала, балалар тәрбиячесезлегенә каршы көрәшкә революциянең рыцарен — корыч Феликс Дзержинскийны җибәрә.
Тәрбиячесез балалар өчен балалар йортлары, мәктәп-коммуналар оештырыла башлый...
Костя Глухов-ның тавышы яңгырап китә:
— Дуслар, җыелыгыз, күчәбез!
— Кая? Нигә?
— Мәктәп-коммунага!
— Хәзер без балалар йортында тәрбияләнүчеләр түгел, ә коммунарлар,— дип иҗекләп әйтә Костя.
Клава Бочкарева ышаныр-ышанмастан әйтә куя:
— Ә син нигә куанасың соң? Анда, бәлкем, мондагыдан күп начар булыр әле...
Менә өй җиһазларын, атларга төяп, агачлар күләгәләп утырган Лядская урамыннан тар Горшечнаяга алып китәләр. Менә чәнечкеле дүләнә куаклары куерып үскән Школьный тыкрыгына — зур ак йорт янына җитәләр. Элек ирләр гимназиясе булган бу купшы йортта Казандагы беренче мәктәп-коммуна ачыла...
Кышның кояшлы бер көнендә коммуна тормышы башлана. Утын санаулы булганга, бинага бик саран ягалар. Иртәнге суыктан чиркана- чиркана балалар, йокы бүлмәләрендә койкаларын җыештырып, юынырга ашыгалар. Бүлмәләрдә ыгы-зыгы башлана. Тәрбиячеләр кашларын җыергаласалар да ачуланмыйлар, бала-чага бит, әйдә, бер йөгерешеп алсыннар әле, диләр. Аның каравы ашханәдә һәм класс бүлмәләрендә тәртип менә дигән була. Балалар (нәниләреннән алып чәчләрен җитне* pen йөри торган өлкән малайларга тикле) тәртипне бик-бик күзәтәләр.
Тора-бара бу мәктәп чын-чыннан коммунага әйләнә. Бар эшне дә коммунарлар үзләре эшли торган булып китәләр. Монда «ялкау» дигән исемнән дә начар кушаматны бар дип тә белмиләр инде. Коммунаның
103
башкармасын, төрле комиссияләрне сайлап куялар, үзидарә урнаштыралар. Бинаның өске катында йокы бүлмәләре ясала, беренче катында класслар оештырыла.
Коммунаның нәсел атлары бөтен шәһәргә таныла, .алариы коммунарлар бик яратып-карыйлар. Бер ел да үтми, элекке ташландык бина танымаслык булып әверелә. Газоннар утырталар, түтәлләр ясыйлар. Ә шул тирәдәге чокырлы ишек алдына алмагачлар, төрле җиләк-җимеш- куаклары утыртып җибәрәләр. Бер читтә спорт мәйданы ясыйлар.
Беренче тургай җыры ишетелү белән коммуна юлга чыга — Казанка буендагы мәктәп совхозына юнәлә. Ул чакта коммунаның итек, кием- салым тегү мастерскойларын ябалар — чөнки кирәкле кием-салымны кыш көне җитәрлек хәзерләп куялар. Таң атканда җырчы кошлар белән бергә торган бала-чага ду килә, күңелле шау-шу кичкә тикле тынмын. Коммунарлар ниләр генә чәчмиләр, терлекчелек фермаларында ару-талуны белмичә эшлиләр һәм укыйлар да. Педагоглар да совхозга күчеп киләләр.
Табигать белеме дәресләрен алып баручы Николай Владимирович Праксин кара тактага чәчәкнең таҗын һәм яфракчасын ясау белән генә чикләнеп калмый, юк, ул балалар белән урманга бара, шунда аларны туган табигатьнең гүзәллеге белән сокланырга өйрәтә, кырга чыгып, чуп үләннәрен уташа, менә дигән хуш исле үләннәрне чабып, печән кибәннәре куеша, тыгыз ашлык көлтәләре бәйләшә.
«Без — тимерчеләр» дигән атаклы җыр коммунарларның гимнына әйләнә. Алар шул җырны җырлап кырга чыгалар, фермадан да аны җырлап кайталар.
Без тимерче,
Бәхет ачкычын
Коючы батыр эшчеләр. Куеп бар көчне, Күтәр чүкечне, Корыч куллар белән нык бәр Нык бәр, нык бәр!
«Вакыт» лигасы уставын бозу коммунада иң зур гаеп санала. Ә бу уставның төп пунктында болай диелә: «Вакыт» лигасы ячейкасы яңа культура булдыру, яңа типтагы совет кешесен тәрбияләү буенча РКСМ- ның мәктәп ячейкасы белән бергә эшли»... Лиганы директор Василий Иванович Фурасов оештыра. Өстенә хәрби шинель кигән, энергияле, яшь һәм җитез бу кеше тыш*кы күренеше белән башка тәрбиячеләрдән бер дә аерылып тормаса да, үзе бик зур авторитетка ия була.
Вакыт, система һәм энергия коммунарлар өчен бер девизга әйләнә, һәркемдә дә алар аңлы дисциплина, намуслылык тәрбияләргә, һәркемдә дә үзенең һәрбер адымы өчен зур җаваплылык хисе булдырырга тырышалар. Шуңа күрә дә мәктәп коллективын цементтай ныгыткан иптәшлек рухы укуда да, хезмәттә дә ярдәм итә. Коммунада сугышмыйлар, сүгенмиләр, әгәр дә берәрсе юлдан яза башласа, сәләмәт коллектив аңарга шунда ук юл күрсәтә.
Мәктәп-коммуналар совет педагогия фәне өчен борылыш чорында (1920—1928 елларда) эшләп киләләр. Аларның хезмәт нигезендә корылуы, аларда Ленинча политехнизация принцибы кулланылуы ул елларда бик модада булган агымнарның йогынтыларыннан котылырга ярдәм итә. Коммунада барлык укыту эше практика белән нык бәйләп алып барыла, бу хәл коммуна-мәктәпләрнең гомуми белеем мәктәпләреннән өстенлеген тәэмин итә.
1924 елның январе бик кырыс һәм бик кайгылы булды. Шушы салкын көннәрдә Владимир Ильич Ленинның йөрәге тибүдән туктады. Революция юлбашчысының үлүе хезмәт ияләре йөрәкләрен авырттырды. Коммунарлар да бик нык -кайгыралар һәм, партия тирәсендә сафла
104
рын тагы да ныгыту турында уйлый торгач, коммунада пионерлар отряды төзергә кирәк дигән фикергә киләләр.
Яхшы оештыручы булуы белән танылган Иосиф Малкин һәрвакыт төрле түгәрәкләр төзү белән шөгыльләнә, һәрвакыт кемгәдер булыша, кемнедер кайгырта.
Коммунарлар бөтен шәһәрдә тиңе булмаган менә дигән пионер отряды оештыралар. Отряд, барабан кагып, революцион җырлар җырлап, урамга чыга башлый. Ильичның оныклары комсомолецлар һәм коммунистлар белән бергә атлыйлар. Аларның «һәрвакыт әзер!» дигән җиңүче авазлары яңгырый.
Беркөнне коммунарлар тантаналы линейкага тезеләләр. Менә биек постаменттан киндер япма тартып алына һәм балалар Владимир Ильичның скульптурасын күрәләр. Ул Казанда Ленинга куелган беренче памятник була. Аны коммунада тәрбияләнеп үсә торган малайлардан Василий Лоскутов эшли.
Мәгариф халык комиссары Анатолий Васильевич Луначарскийнын килүе коммунарларны бик дулкынландыра. Көчле оратор булган Анатолий Васильевич лекция сөйли, ул поэтик хисләрнең гүзәллеген шундый сокландыргыч итеп ача, балалар таңга калалар. Луначарский эстетик тәрбия турында да аңлатып үтә, коммунада бу юнәлештә алып барылган эшләргә (әдәби диспутларга, тарихи-революцион спектакльләргә) югары бәя бирә.
Коммунарлар әдәбият һәм сәнгать белән чыннан да бик кызыксыналар. Владимир Маяковскийның әдәби кичәләре үткәрелү турында Казан урамнарында үзләренә бик җәлеп итә торган афишалар күренү белән коммуна гөж килә, һәркем театрга барам ди. Шуннан коммунарлар шобага сапышалар. Маяковскийны тыңлау бәхетенә ирешкән иптәшләренә коммунарлар тынгы бирмиләр: Маяковский үзе нинди кыяфәттәге -кеше, шигырьләрен матур итеп укыймы, әллә кайбер шагыйрьләр төсле улап укыймы дип сорау артыннан сорау яудырып йөдәтәләр.
1928 ел төбәк тәҗрибә мәктәп-коммунаның соңгы елы була. Анда тәрбияләнеп үскән өлкән яшьтәге яшүсмерләр инде мөстәкыйль тормыш юлына чыгу алдында торалар. Костя Глухов паркта агач скамьяда ятып йоклаган, ә өстенә яңгыр суы агып торган шыксыз елларны инде исенә төшерми. Ул инде кулларына сөял чыккан, нык белемле, дөньяга киң карашлы менә дигән егет була.
Илдә киң борылыш еллары башлана, колхозлар оеша. Үзләренең совхозларында шундый нык һәм тырышып эшләп үскән яшь коммунарлар бу зур эштән дә читтә кала алмаганнарын сизәләр. Сөекле анабыз — Туган илебез коммунарларга заводлар, институтлар, учреждениеләр ишекләрен киң итеп ача.
Коммунарларны тормыш -кая гына илтми! Әгәр дә: — Коммунар дуслар! Сез кайда, җавап бирегез! — дип аваз салсаң, алар илебезнең бик ерак почмакларыннан да җавап бирәчәкләр. Мәктәпнең дус семьясында үткән еллар онытылмыйлар шул. Казан мәктәпләренең берсенең укытучысы, бик комар сәяхәтче Алексей Школдов шулай эшли дә: ул үзе белән бергә коммунада тәрбияләнгән сабакташларын җыярга, аларның хәзер кем булып эшләгәннәрен белергә була.
Дуслар озак аерылышып торганнан соң бергә җыелышкач, шатлыклы авазлар, куанычлы котлашулар яңгырый. Казан педагогия институты доценты Николай Владимирович Праксинның елмаюдан йөзе яшәреп киткәндәй була. Җитмеш яшьлек кешенең бөкрәя төшкән аркасы кинәт төзәя, күзләрендә очкыннар күренә.
Кира Филаретовна Ксенофонтова, гаҗәпләнеп:
— Сез бер дә генә дә үзгәрмәгәнсез бит, — ди.
Николай Владимирович хәйләкәрлек белән күзләрен кыса, озаклап
105
аның кулын җибәрми тора. Юк, кызганычка каршы, ул Кира Филаре- товнага шундый ук комплимент белән җавап кайтара алмый шул. Кира Филаретовна үзенең исе цен әйтмәсә, ул шушы мәктәп директоры булган өлкән даманың үзенең элеккеге нәзек кенә гәүдәле, җитез укучысы булганын һич белә алмас иде.
Миңнулла Хәйдарович Батыркаев сабакташының аркасыннан кага:
— Костя Глухов, син һаман шундый икәнсең, — ди.
һәм ике директор — берсе завод, икенчесе тегермән комбинаты ди-ректоры — янәшә утырып, бик нечкә хисләргә бирелеп, үзләре малай чакларында бер бүлмәдә яшәгән һәм укыган элеккеге, ләкин һич онытылмас елларны искә төшерәләр.
Бик шәфкатьле йөзле, ябык кына ханым почмакта, үзенең чираты җиткәнен көтеп, тыйнак кына утыра.
— Чыннан да Шура Горинамы? — Кира Филаретовнаның тавышында тану шатлыгы да, сак кына шикләнү дә яңгырый.
Александра Порфирьевна дәшми, ул башын гына ия, ул шундый дулкынланган, бер сүз әйтер хәле юк. Пенсиягә чыгарга җыенамы ул? Кая ул, үз балалары булмаган, аның каравы башка кешеләрнең балалары бар ич — ул һәр буш кичен балалар йортларында һәм мәктәп интернатларда үткәрә.
— Менә Александр Андреевич бер дә генә тынгы белми, — дип Горина Школдовка карый, — шулай мәктәптән мәктәпкә йөрибез, балаларга үзебезнең тормышыбыз турында сөйлибез. Бик бирелеп тыңлыйлар, алар советлар властеның беренче еллары турында бары тик китаплар һәм очрашулар аркылы гына беләләр ич.
Беркем дә сәгатькә -карамый. Элеккеге коммунарлар хор белән сөй-ләшәләр, я, инде үлгән иптәшләрен һәм укытучыларын искә төшереп, кинәт тынып калалар.
Бервакытны, госпитальдә Василий Иванович Фурасов янында булуларын исләренә төшереп, алар озак сөйләшми торалар. Әйе, терекөмештәй йөгерек, тынгысыз мәктәп-коммуна директорын тануы кыен булган шул. Больница койкасыннан аларга тирән һәм зур җәрәхәт эзе ярылып яткан йөз караган. Тумбочка янында култык таяклары сөялеп торган. Эх, Василий Иванович, гитлерчылар нишләткәннәр бит сине!
Горина, түзмәстән:
— Ә хәзер безнең Фурасов ничек соң? — дип сорап куя.
— Исән-сау, култык таякларын исенә дә төшерми. Фәннәр Акаде-миясенең Казан филиалында гыйльми секретарь, башы-аягы белән фәнгә чумган, ә үзе һаман элеккечә, тынгы белми.
Школдов бүген көннең герое. Элекке коммунарларга хат язуны ул уйлап чыгарган. Коммунарларны эзләп табуы җиңел булмаган. Язмыш алариы бөтен ил буйлап тараткан бит. Хатын-кызларны табуы тагы да кыенрак булган — үзеңә сабакташ булган кызларны 40 елдан соң эзләп тап әле, фамилияләрен дә алыштырып бетергәннәр бит инде алар.
Ләкин дулкынланган һәм бик кайнар хатлар ява башлый. Томанлы Лондоннан совет илчелеге эшчесе Зайцев, Мәскәүдән врач Балыгина һәм ВЦСПС эшчесе Петр Борисов яза. Томск университеты Макаров дусларын Себергә, кунакка чакыра.
Пионер отрядының беренче вожатые булган Иосиф Малкинның кайда икәнен беләсегез килсә, Казан педагогия институтының педагогия кафедрасына барыгыз. Күп еллар буе Казанның атаклы 19 нчы мәктәбе, аннан соң Укытучыларның белемнәрен күтәрү институты директоры булып эшләгән Иосиф Ильич балачагындагы мавыгуларын онытмаган, ул һаман да мәктәп эше белән булаша, үсеп килә торган буынны тәрбияләү белән шөгыльләнә.

Ә Семен Никольский Казан педагогия институтының тарих-филоло- гия факультетында рус әдәбияты буенча лекция укый. Ул да коммунарлар антына — барлык белемен кешеләргә бирү эшенә турылыклы. Киң поэзия диңгезенә кереп киткән Казан шагыйрьләре беренче остазлары Семен Николаевичны әле дә искә алалар.
Александр Васильевич Лелюкинны сабакташлары алдында иң уңайлы хәлдә дияргә була. В. И. Качалов исемендәге Казан зур драма театрына рәхим итегез һәм сез анда һәр -кичне Татарстанның атказанган артисты Лелюкинны күрерсез. Я ул подпольедагы оешма җитәкчесе ролен үти, я акыллы колхоз председателе ролен башкара. Ә инде Александр Васильевичтан тынгысыз яшьлек еллары турында сораша башласаң, аның күзләре очкынлана, ул дуслары турында бик күп нәрсәләр сөйли ала.
Туган шәһәр урамнарыннан үткәндә монда берничә ел булмаган кеше генә түгел, хәтта гомере буе Казанда яши торган кеше дә аны таный алмаган чаклар була. Өч катлы ак биналар өстендә киң ябалдашларын җәеп җибәргән мәһабәт юкә агачлары тагы да олыгая төшкәннәр, инде алар артында биналарны күрүе дә кыен. Асфальт юлдан нык атлап суворовчылар — Совет илен саклаячак белемле, культуралы офицерлар булачак егетләр үтә. Алар шушы биналарда егерменче елларда Казанда беренче балалар йортын ачкан кешеләрнең оныклары.
Калкулыкта, моннан 40 ел булган кебек үк, өч катлы бина тора. Аңарга, кызганычка каршы, мемориаль такта куелмаган, ә бит бу бинага 1920—1928 елларда монда беренче төбәк күргәзмә мәктәп-комму- на эшләде дигән язулы мрамор такта куелырга тиеш иде. Хәзер монда 20 нче мәктәп эшли. Мәктәпне тәмамлап чыгучылар алдагы киң юллар турында хыялланып көннәрен үткәрәләр. Советлар иленең яшь гражданины, бабаларыңа һәм ата-аналарыңа ачылган ул юл синең алдыңда тагын да .киңрәк! Кыю атла, туры атла! Кешеләргә нык игътибар итеп атла! Күрәсеңме куе дүләнә куаклары каплаган асфальт юлдан карт кына бер кеше килә. Ул ашыкмый гына атлый. Аның күзләре сәер елтырый, ул сиңа, мәктәпне тәмамлаучы яшь егеткә, сокланып карый. Ул сиңа бер сүз генә әйтмәсә дә, аның белән очрашуыңны нык хәтерлә. Бәлкем, ул шушында эшләгән мәктәп-коммунаиың син алар турында елъязма өчен материаллар җыеп килгән укучысыдыр. Син бит алар турында фотолар, хатлар җыю белән генә чикләнмәдең, бәлки шул 20 нче еллар пионерларыннан һәм комсомолецларыннан, авырлыклардан курыкмыйча, Ленинча яшәргә дә өйрәндең. Хәерле юл сиңа, яшь совет гражданы! Тормышың шушы коммунарларныкы кебек матур һәм бәхетле булсын!