Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘСӘН ТУФАН ШИГЫРЬЛӘРЕ


СӘЛАМ БИРҮЛӘРЕ БИК КҮҢЕЛЛЕ
^4 мерика. Ак йорт. Джон Кеннеди Күкне күзли мәрмәр баскычтан. Көлемсерәп кенә майор аңа «Сәлам» биреп уза космостан. Сәлам бирүләре бик күңелле, Ләкин мистер никтер күңелсез. Җирдә, янки, бик тә «алдынгы» да Күктә ләкин андый түгел сез. Тәрәзәсе инде Тынычлыкның Биектән дә биек космоста.
Небоскреблар нишләп йокламыйлар? Ни булды соң сезнең «ястыкка»!? Ышанычлы безнең космик тәрәз: Хет яллар ит ятып чак кына; Я Галәмне күзәт җырлый-җырлый, Я чәйләр эч лимонлап кына!.. Түгелми дә анда, чайкалмый да,— Әрәм булмый һични Галәмдә, Бөтен нәрсә шундый җиңел анда ‘ Авырлыкны җиңгән адәмгә... \ *(- Майорларың, янки, ярыйсы да, Ранетларың ләкин бик наян. Безнең хәлләр хәзер бик күңелле, Сезнең хәлләр, әмма, бик яман.
ЯЛЧЕК ЯГЫННАН
^ала чакны искә төшерделәр Әллә кырлар, әллә көлтәләр; Тирмәннәрдән миңа кул изи күк Еракларда калган иртәләр. Әле генә, күптән түгел генә, Ярты гасыр гына элгәре, Шушы кырда калган иде сыман Яшьлегемнең аяз көннәре... Бүген :менә Нәҗми -агай 1 белән Юлыктырды шунда мине юл. Дус чувашын мактый агай миңа: «Безнең күрше а ни 1 2 нинди ул!..» Юк, Гурийның үзе түгел әле Агаемның «ани» дигәне: ‘Нәҗми 3 ә й н ет д н н о в —- Бигүтн авылы карты.
2 Ани — әнә.
12
Ә бары тик арыш зуратлары, Дистәләрчә киндер кибәне; Яңгырларда жебегән-«эрегән» «кырда Иген җыйган чая, жор кызлар һәм күпергә кергән фил шикелле Туктап калган салмак ургычлар... Дусы белән таныштыра агай: «Аның өчен начар һава юк. Чамалый да, чаралый да белә, Ани кем ул — Гурий Чабаков Ч Гурий шактый таза ир дә үзе, Әмма ләкин урак өстендә Кырык кило гына кала бары Авырлыгы бер ай эчендә. Нигә дисәң, өлгер кеше Гурий, Өлге кеше бөтен өлкәгә: Ани ничек арыш теземнәрен Бәйләткән дә куйган көлтәгә. Техникага һава жай бирмәсә, Кул эшен дә куша өмәгә; Яңгырыңа түгел, чуртыңа да Төкерми дә ани чүмәлә...» Әллә ничек жанга җылы кебек Бу яктагы зәңгәр иртәләр. Бала чакны искә төшерделәр, Әллә таллар, әллә көлтәләр. Сызгандым да менә балакларны, Саерак төшен сайлап Боланың3 4, Татарстаннан Чувашстанга чыктым, Синең илгә, Ухсай туганым. Ярты гасыр гына элгәрерәк,— Яланаяк чакта, әлбәттә,— Нәкъ шулай мин чыгып китә идем Чуваш ягына безнең Кармәттә. Ул чакларда безнең илкәйләрнең Аты да юк иде китапта.
Ә булса да рәтләп күз салмады Китап безнең яхшы сыйфатка... ...Шул юлларны язып утырганда Радио кинәт туктап тын калды. Шатлыккамы, белмим, сагышкамы, Чакыргандай бөтен дөньяны. Әллә кайдан, ерак Марслардан Күкрәп килгән шатлык шикелле, Кинәт шунда чуваш халкы исме, Андриян исме ишетелде. Әле генә, күптән түгел генә, Илле еллар гына элгәре, Кем уйлаган, Ухсай, күрербез дип Менә шундый бөек көннәрне! Тик губерна исме белән генә Аталса да элек җиребез, Андриян кебек асылларны Тудыра алган илләр инде без. 3 Г у р и й Чабаков — Ялчек колхозы председателе.
4Бола — инеш исеме.
13
Энциклопедия бага бүген «Чуваш» сүзен эзләп саксоннар. Коммунизм нинди икәнлекне Әйдә, бераз уйлап баксыннар. Чуваш халкы исмен Андриян Язган көндә күккә мәңгегә, Бәйрәм итим илләр белән бергә, Хуш, шигырь, хуш, сау бул әлегә. СИН ДӘ МИНЕМ ТУГАНЫМ
Мин сине күрмәсәм дә, чын туганым син минем.
Метта Васли 1 бракмыни Казан Чабаксардан?.. Янәшә дә безнең бусага;
Юлыкмады, Метта, безнең куллар, Юлларыбыз бер үк булса да. Ә йөрәктә сиңа гына дигән Сәлам дә күп, сер дә күп иде. Почтальон да бармый инде сиңа, Телефон да, Метта, юк инде. Очырашырга тиеш идек ич без Чабаксарда яки Казанда, һәм яшәргә бергә, шундый иркен, Шундый якты, яңа заманда... Бар минем, бар якын туганнарым, Хузангай да якын, Ухсай да, Аз түгел дә, Метта, алтын дуслар. Юксынам мин сине шулай да. Бүген менә сине эзләгәндәй Килеп кереп, Дворец залына, Сиңа дигән сәламнәрне, Метта, Тапшырам мин туган халкыңа. Нигә соң бу бераз моңсу димәс, Аңлар мине зирәк чувашлар: Чын туганым иде Метта минем, Чын туганым, чуваш юлдашлар.
СЕЗНЕҢ ГОМЕР ДӘВАМ ИТСЕН Ничек соң бу болай булды, Тарихи бит бу кичә.
Андриян Сезгә, Рушан5 6, Сердәшме соң югыйсә!? Өченчебез киң Галәмдә Җырлап йөрегән сәгатькә Туры килгән бу олы туй Бәхеткә ул, әлбәттә. Якты булсын зур датага Туры килгән туегыз; һәм тормышка шул датадан Старт алган юлыгыз. Өченчебез кире кайтыр Старт алган урынга.— Сезнең гомер дәвам итсен Чиксез тормыш юлында.