Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЕШЕ ЯЗМЫШЫ ТУРЫНДА ЯЗЫЛГАН КИТАП


\Л зәк өзгеч салкын кыш. Кулы-
* на берсе таяк, икенчесе төенчек
тоткан ике кеше юлга чыккан, аларның
өсләрендә кырык ямаулы иске бишмәт,
аякларында тузган чабата. Алар
авылдан һаман ераклаша баралар... Ш.
Ени- кеевиың «Солтангәрәйнең язмы-
шы»XV исемле китабын кулга алу белән
тышлыкка ясалган шундый рәсемне
күрәсең. Бу ике кеше кемнәр һәм
аларның язмышы нинди соң?
Китапның беренче битен ачып: «Әле
яңа таң беленеп килә, йокының иң
тәмле чагы. Андый вакытта берәрсе
килеп уятса, шундый ачу чыга, шундый
җан үртәлә... һай, бигрәк тә тәмле була
шул иртәнге йокы!» — дигән сүзләрне
укыйсың. Рәхәтләнеп, йокыга чумып
яткан бу яшүсмер — көтүче малае Сол-
тангәрәй. Алар аталы-уллы көтү
көтәләр. Малай сигез яшеннән әни-
сеннән ятим калган.
Повестьта вакыйгалар беренче
битләрдән үк катлаулана, кискенләшә.
Язучы патша заманындагы га-
делсезлекне, комсызлыкны, берәү-
ләрнең кеше җилкәсендә череп
баюларын, икенче берәүләрнең, бил
бөгеп эшләүләренә карамастан,
факыйрьлектәи чыкмауларын ча-
гылдырган. Автор кире типларны
чынбарлыкта булганча сурәтли,
алариы шыр тиле, кычкырынып йөрүче
итеп тә күрсәтми, ә бәлки, хәйләкәр,
астыртын, явыз- итеп бирә. Мәсәлән,
авылның бае Хәсән, көннәрдән бер
көнне үзенең хезмәтчесе Батыргәрәйгә:
— Уңдым мин синнән, Батыргәрәй,
— ди. — Шулай әйбәт кенә эшләсәң,
миндә сине ким-хур итмәм.
Хәсән, әнә шулай тасма телләнеп,
Батыргәрәйдән иң авыр эшләрне
эшләтә дә, Батыргәрәй көлтә
ташыганда йөк астында калып, кулын
XV Шәриф Е н и к е е в, «Солтангә- р ә й н с ц я з м ы ш ы», повесть, Татарстан китап нәшрияты,
1962 ел, 227 бит, тиражы 10 000.
имгәткәч: «Син, туган, хәзер инде
бернинди эшкә ярамыйсың»,— дип
аны куып чыгара.
Укучы повестьтан Солтангәрәйнең
әтисе Батыргәрәй абзыйның за-
'манында итче байда — Хәсәндә унике
ел буе хезмәтче булуын, шул комсыз
Хәсән күз атып йөргән Зәйтүнәне,
Солтангәрәйнең әнисен алып Донбасс
якларына китүен белә. Автор патша
заманында хезмәтнең кешегә кайгыдан
башка бернәрсә дә китермәгәнлеген
оста тасвирлый алган.
Батыргәрәйдән үч алу теләге белән
итче Хәсән үзенең сыерын көтүдән
алып кайтып, урманда яшертен генә
суя да: «Сыер югалды, кара сыерым
югалды... Көтүче Батыргәрәй карак...
Сыерны аткан»... — дип яла яга.
Авылның Хәсән яклы куштаннары
Батыргәрәйие кыйнап үтерәләр.
Әсәрнең бу урыннары йөрәкне
тетрәтерлек итеп язылган, аны тирән
кичереш белән укыйсың. Укучы
күңелендә Хәсән кебек вәхшиләргә
карата ачы нәфрәт уяна. Бу канлы
фаҗига вакытында үлемнән котылып
калган Солтангәрәй, аңына килмичә,
саташып, ыңгырашып Сәхипҗамал
әбинең өендә бик озак авырып ята. Ана
якты дөнья караңгы төнгә әверелә,
аның күзләре сукырая; ул кояшны,
табигатьне, кешеләрне күрүдән мәхрүм

кала. Сәхипҗамал вафат булгач,
Солтангәрәй ач. ялангач хәлендә
урамда кацгырап йөри.
Автор сукырлар тормышын,
психологиясен бик яхшы белә, су-
кырларның эчке дөньясын йөрәге
белән тоеп, шуны сәнгатьчә итеп
бирергә тырыша.
Солтангәрәй тормышның ачы- сын-
төчесен нык татый, хәерчелектә интегә.
Менә аны хәер-сәдака сорарга мәчет
капкасы төбенә китереп куялар.
Ниһаять, мең төрле җәфалар чигә-
чигә, Солтангәрәй шәһәргә килә. Аның
торган урыны сасы подвал, иптәшләре
үзе. ише хәерчеләр. гарипләр,
сукырлар...
Ул күз күрмәгән, колак ишетмәгән
җирләргә барып чыга. Уралда,
Себердә, Урта Азиядә, казакъ
далаларында һәм тагын әллә кай- ларда
була. Солтангәрәй капчык аскан хәлдә
бәхет эзли, дөреслекне, гаделлекне
табарга тырыша. Сукыр булса да аның
чын тормышны күрәсе килә. Ул
авырлыкларны җиңәргә, яктыга,
бәхеткә омтыла.
Ш. Еиикеев әсәрнең композициясен
үстерә, чигенешләр ясый һәм, ниһаять,
Октябрьдан сөңгы чорны сурәтли.
Көтүче Батыргәрәйнең улы
Солтангәрәй кебекләргә бары тик
Октябрь социалистик револю-
циясеннән соң гына иркен сулыш
алырга, шат тормышта яшәргә
мөмкинлек туганын раслый.
Совет власте шартларында җәм-
гыятьтә үз урынын таба ул. Кайчандыр
әлифне таяк дип тә белмәгән, авыр
тормышта җәфа чиккән авыл кызы
Зөләйха да үз хыялына — күз докторы
булуга ирешә. Солтангәрәй Зөләйхага
өйләнә һәм алар матур тормыш корып
җибәрәләр. Шулай ук тормышның
борылмалы юлларын үткән сукыр
Кармак та яңа коммунистик җәмгыять
төзүчеләр сафына баса. Шәриф
Еиикеев бу бүлекләрне нечкә сиземләү
белән, психологик детальләр аша
тасвирлый алган.
Укучы эпилогта повестьның төп
герое Солтангәрәй белән бергә зур
шатлык кичерә. Солтангәрәйнең күзен
ачалар, аның өчен яңа тормыш
башлана, ул дөньяның яктылыгын күрү
бәхетенә ирешә. Совет врачлары аның
күзләренә уңышлы операция ясыйлар.
«...Хәзер ул күрә!.. Күрә!. Нинди
шатлык, нинди бәхет икән бу күрә алу,
нинди шатлык, нинди бәхет икән бу
мәңгелек төннән кинәт кояш тулы, нур
тулы якты җиһанга килеп чыгу!..» (227
бит).
Авторга теләк рәвешендә бер-ике
сүз әйтәсе килә. Ш. Еиикеев китапның
кайбер бүлекләрен нык кына кысканда,
кирәкмәгән урыннарын төшереп
калдырганда, сюжет таркаулыгы бетәр,
әсәр күп җыйнакланыр иде.
Югарыда әйтелгәнчә, итче Хәеәи
үзенең сыерын урманда Батыргәрәй
белән аның улы Солтангәрәй көткән
көтүдән урлап суя. Автор моны менә
болай тасвирлый: «...Кызыл битле, киң
яңаклы усал хуҗаның кулында озын
пычак күргәч, кара сыер коелды да
төште. Ул кадәр нәрсә эшләдем мин?
Ник? Нигә? Күбрәк сөтҗыймакчы
булып, икенче җирдән ашаган
өченме?» — дип уйлады ул, үзенә
әзерләнгән шәфкатьсез җәзаның
якынаюын сизенеп.
Кара сыер кычкыра да, ялвара да
алмады, аның гәрәбәдәй елтыр зур
күзләреннән мөлдерәп яшь кенә акты,
һәм ул, беренче мәртәбә каршылык
күрсәтмәкче булып, егылган
урыныннан торырга азапланды, бәйле
аякларын тыпырчындырды. Кинәт ул
никадәр юка, суык нәрсәнең коточкыч
тизлек белән бугазына батып
кергәнлеген тойды. Аның ачуы килде,
җене кабарды...» (24 бит). Сыерның
коелып төшүләре, ачуы килүләре, җене
кабарулары. уйланулары укучы өчен
бик сәер булып тоела. Сыер- сыер инде
ул, беркайчан уйламый да, уйлый да
алмый.
Югарыда күрсәтелгән кимчелек-
ләрне бик җиңел төзәтергә мөмкин
булган булыр иде, әлбәттә. Ләкин,
редактор, кызганычка каршы, иренгән,
авторга чынлап булышмаган. Шулай
да, җыеп кына әйткәндә, Шәриф
Еиикеев сукырлар тормышыннан
файдалы һәм гыйбрәтле әсәр иҗат
иткән.