Логотип Казан Утлары
Хикәя

БӘХЕТЛЕ КЕШЕ

Көнбагышлар сап-сары булып чәчәк атканнар. Тирә-якта зәңгәр сыртлар, күкшел урманнар, йомшак җил тын күлләргә тиеп үтә, камышларга урала. Урала да, -кире сүтелеп, арыш басуларына табан сузыла. Ә анда җанлылык. Борынын күккә сузган ялгыз вышка күренә. Җир өстен каплаган зәңгәрлеккә аксыл төтен боҗралары тезеп, мотор гүли. Тегендә-монда машиналар үтә. Аларның кайберләренә озын-озын торбалар төялгән, кайберләре ашыгып-ашыгып су ташый... Алар артында сап-сары көнбагыш, кара-кучкыл кукуруз, бүген-иртәгә өлгереп җитешәчәк арыш басуларында, тирән канау кебек булып, аркылы-торкылы юллар кала. Монда нефть эзлиләр. Икенче төрле әйткәндә, җир бораулыйлар. Күптән түгел, шартлатучылар да булып киткәннәр иде. Алар: — Өмет бар. Күрсәткечләр барысы да нефть булуы турында сөйлиләр, — диделәр. Мотор гүли, бораулау станогы әйләнә. Машиналар арлы-бирле киләп сала. Галәветдин әнә шул машиналарның берсендә шофер булып эшли. Ул утыз яшьләр тирәсендәге кеше. Шулай да маңгаенда җыерчыклар, күз кырыйларындагы сызыклар бик ачык сизелә. Артка таралган кара чәченең дулкыннары, чал керә башлаганлыктан, ак яллы диңгез дулкыннарын хәтерләтә. Егет ун яшендә чагында ятим »калды. Сугыш вакыты -иде. Атасы, туган илне саклап, яуда үлде. Анасы, яз -көне бәләкәй чана белән станциядән орлык ташыганда, Чирмешәнгә төшеп, һәлак булды. Катлаулы юл үтәргә туры килде Галәветдингә тормышта. Башта, сигезенче бала булып, әнисе белән бертуган абыйсында яшәде. Аннан, җиденчене тәмамлагач, ФЗӨга китте. ФЗӨны тәмамлагач, Павловкада балта остасы булып эшләде. Ә хәзер менә, бишенче ел инде, машина йөртә. Төрле җирләрдә йөртте ул машинасын. Бер тамчы суга сусап торган чүлләрдә дә, кеше аяк басмаган Себер тайгаларында да калды аның эзләре. Юк, эш сайлап йөргәнгә түгел. Шулай кирәк булганга, ил таләп иткәнгә. Быел яз көне ул шушы разведкага килеп эләкте. Эше — күңелчә, йокламаска да, юлсыз таулардан да куарга туры килә. Тик бер ягы гына начар. Басулар, күкрәп торган басулар кызганыч; Кешеләр сөргән, тырмалаган, чәчкән, үстергән, хәзер бөтенесе дә үзләре бурага үреК 122 леп торалар, ә син шуларны таптап йөр, имеш. Бу бит, пешереп алдыңа утыртылган калачны аяк астына салып таптау дигән сүз. Алар бит барысы да үзебезнекеләр. йөрәккә тамыр җәйгәннәр, тамырларын тамырга урап сузганнар. Бу уен, бер кичне палаткада ял иткәндә, Галәветдин иптәшләренә дә әйтте. Ләкин тегеләр рәхәтләнеп көлделәр генә. Ә озын буйлы, зур күзле, кыйгачлап киселгән каты җирән чәчен кашына төшереп тарап, түбәсенә бәләкәй генә козыреклы аксыл кепка ябыштырган Вильдан исемлесе хәтта болай дип үк куйды: — Тау ватмыйча, алтын чыгарып булмый, абый кеше. Син аның өчен хафаланма. Хөкүмәт аны үзе түли. Гектары, метрына кадәр түли. Былтыр әнә бер колхоз тапталган игене өчен йөз меңгә якын алды. Ә тапталмаганыннан күпме — алла үзе белсен. Гектарыннан алты центнер диме шунда. Каты характерлы булырга кирәк безнең эштә. Аны юкка гына разведка димәгәннәр. Галәветдин беренче көнне берни дә дәшмәде. Кем белә, бәлки, дөрес сөйлидер бу егет. Бәлки, аның характеры гына йомшактыр. Галәветдиннең үзенең дә бу кимчелеген тойганы, шуның өчен үзен кат-кат тиргәгәне бар. Шул характерның йомшаклыгы аркасында, ул, Себер- дә эшләгәндә, бер тапкыр бәлагә дә эләкте. Очкан кошлар туңып төшә торган салкын кыш иде. Бер көнне, прицеп белән сыртлап бүрәнә төяп китеп барганда, юлда аңарга бала күтәргән бер хатын очрады. Авыр йөк янына кеше утырту, тау-таш арасында бигрәк тә, катгый тыела. Галәветдин моны бик яхшы белә иде. Белсә дә, әлеге балалы хатын янына килеп җиткәч, йөрәге түзмәде. Машинасын туктатып, кабина ишеген киереп ачты да: —һәй, апа. Әйдә, утыр! — дип кычкырды. — Ни күрсәк тә бергә күрербез. Әллә кайдан юрап куйганнар диярсең. Биш-алты километр да үтмәде, туктаттылар. Егет правосыз калды. Өстәвенә, шул көнне үк җыелыш җыеп, «левак» та фәлән дип тетмәсен теттеләр... Галәветдин байтак кына дәшмичә йөрде. Су капкан да шуның түгелүеннән курка дип уйларсың. Күкрәп торгам басуларны ярып, кирәккирәкмәгәнгә яңа юллар салынганда, тешен кысты, күрмәскә теләп башын аска иде. Ә басудан чыгу белән, берәр колхозчыга очраса, бөтенләй коелып төште. Теге берни дә дәшмичә, карап торыр-торыр да битенә төкерер төсле тоелды. Бер көнне дуслары белән вышка янында тәмәке көйрәткәндә, йөрәге түзмәде, ул тагын телгә килде. — Тау ватмыйча алтын чыгарып булмый булуын, — дип башлады Галәветдин бу юлы. — Анысы —факт. Ә менә тауны азрак ватып, алтынны күбрәк чыгарып булмыймы? — Ул, ни өчендер, бүген дә теге егет каршы төшәр дип уйлап, янында утыручыларның башы аша үрелеп, аңа карады. — Син булмый дисең инде. Юк, була. Тырышсаң, барысы да була. Менә, пример... — Вильдан урыныннан кузгала башлагач, Галәветдин кулын күтәрде: — Тукта, тукта! Хөкүмәт тә байлыкны күктән алмый. Бер дә кирәкмәгәнгә илле мең дә, йөз мең. Тегенең тамак төбе белән генә көлгән тавышы ишетелде: — Я, я, нәрсәгә барып төртелерсең икән? — Нәрсәгә дисеңме? Менә, пример... колхозга барырга кирәк, әйтергә кирәк. Җәмәгать, дияргә кирәк, болай барып чыкмый бит... Әйдә, олы юлга кадәр чабып алсыннар. Силоскамы шунда, печәнгәме. Барыбер файда. Вильдан, урыныннан сикереп торды да, тез башларын каккалап, Галәветдин алдына килде. — Акылың алтын икән! Мәшрикка кирәксә дә Вильдан тегендә китсенме, мәгърибкә кирәксә дәме? Ә бензин? Бензин! Син, абый кеше. 123 безне төп башына утыртма. Берәүнең хатыны, бала-чагасы, икенчесенең анасы бар. — Ул башка шоферларга күз ташлады. — Әле азмы- күпме премиясе килеп тора. Кесәне тишми. Социализм... Без бит... Ул тагын да нидер әйтергә уйлаган иде дә, теге көнне дә бер якта сүзсез утырган Сәмигулла исемле арада иң карт шофер: — Без дип артык чәпченми тор әле, энем. Үзеңнән өлкән кешеләргә сөйләп бетерергә ирек бир, — дигәч: — Була торган эш түгел ул. Баш ватарга да кирәкми, — дип, кызу туфракка кырын төште. — Разведка бит ул. Ә сиңа, агай, характер булдырырга кирәк. Сүз бу юлы да шуннан уза алмады. Разведка партиясе начальнигы Иван Петрович Егоров, будкадан чыкты да, кулын болгады. — Кончайте, ребята! Вильданга әле барысы егерме биш яшь кенә. Шулай да үткер һәм уңган бу егет белән барысы да исәпләшә, киңәшә. Кыюлыгы да бар. Былтыр яз елдагыдан өч атна чамасына иртәрәк килде. Утызынчы мартта Чирмешәи бозы китте. Кояш кыздыра башлагач, март азакларында бензин запасының азрак икәнлеген тойдылар тоюын да, соңлаган булып чыктылар. Чирмешән өстенә су күтәрелгән дип, ике шофер кире әйләнеп кайтты. Димәк, теләсәңтеләмәсәң дә, тиздән эш тукталачак. Вильдан түзмәде. — Җибәр мине, Иван Петрович! — диде. — Я бензин белән кайтам, я... — Кичә чыгып булмаганны, бүген ничек чыкмак кирәк? — дип каршы төште аңа Сәмигулла. — Син уйлап сөйлисеңме? Әллә... — Ә мин чыгам. Су төбенә төшәрмен, ә чыгармын. Вильдан кузовына унлап идән тактасы салды да китте. Килсә, ике якта да яр буе тулы машина. Шоферлар ни эшләргә дә белмиләр. Вильдаи, килеп тукталды да, су өстенә такталарын салды. Шоферлар: — Әллә башың икеме синең? Җүләрләнмә!—дип кычкырышкан арада, егет кабинасына кереп утырды. Моторны кабызды. Китте. Такталар сыгылалар. Бозның чите кителә. Юк, Вильдан уйламый да. Аргы якка чыккач, туктап такталарын да алып тормады. Тирә-ягына су чәчрәтеп, очуын белде. Ул шәһәр малае. Атасын бөтенләй хәтерләми. Ә әнисе юаш кына бер хатын. Шуңа күрә Вильдан бала чактан ук үзе теләгәнчә йөреп үсте. Кайда усал малайлар, ул шунда булды. Әмма бозык юлга басмады. Кинога барасы килсә, көн буена афиша ябыштырышып йөрде, цирк килсә, бер карап чыгар өчен, көннәр буена андагы атлар астын тазартышты, тирес түгешеп җаны чыкты. Аның кул кушырып ни эшләргә икән дип аптырап йөргән чагын күрүче булмады. Шуңа күрә таныш- белешләре аның әнисенә: — Ну улың, апа! Я башкисәр булыр бу, я, үскәч, геройлыгы белән бөтен дөньяны таңга калдырыр, — ди торганнар иде. Ләкин Вильдаи башкисәр дә, дөньяны шаулатыр герой да булмады әлегә. Әмма иң уңган шоферларның берсе булды. Теге көннән соң башка шоферлар, үзләре дә сизмәстән булса кирәк, бер эздәнрәк йөрүчән булып киттеләр. Иллә-мәгәр Вильдан буразнага керергә теләмәде. Басуларга кайдан теләсә шуннан кереп китте дә, кайдан теләсә шуннан килеп чыкты, гөж дә гөж... Галәветдиннең кыса-кыса теш тамырлары сызлый башлады, һәм бер көнне чатнады. Атна-ун көн чамасы яңгырлар яумыйча торган иде. Бодайлар очлаеп ката башлады. Тарылар, тычкан колагы кебек берничә генә кыяк чыгардылар да, үсүдән тукталдылар. Сабан ашлык корыга кала икән инде дип торганда, әллә кайдан болыт килеп чыгып, бер төнне, яшь 124 нәп-күкрәп, таңга кадәр яңгыр койды. Тигез җирләрдән гөрләвекләр акты. Ә иртән, әйтерсең лә болыты да, яңгыры да булмаган, кызарып кояш чыкты. Җил бөтенләй исми. Җирдән ак пар күтәрелә, һавада тургайлар моңы. Тирәякта шундый хуш ис... Бодайлар тын алып, сәгате-минуты белән югарыга үрелергә тотындылар. Шоферлар төшкә кадәр тик яттылар. Ни өчен дисәң, җир шул кадәр йомшап, кабарып киткән иде, разведчиклар урнашкан арыш басуыннан машина белән түгел, хәтта җәяүләп тә чыгарлык булмады. Ә төштән соң киттеләр. Әй, шифалы яңгыр! Кичә генә сәламәт тәндәге тирән яра кебек ярылып яткан юллар тигезләнеп, тапталган арышлар да терелә башладылар. Шуңа күрә Галәветдин руль тәгәрмәченә чытырдап ябышып утырды. Утыруы ничек әле! Әйтерсең лә, утыргычына энә тезеп куйганнар. Ипләп утырса, машина авып яки читкә кереп китәр дә куанып үсеп киткән игеннәрне ныграк таптар кебек тоелды аңа. Шулай ул Чирмешән белән вышка арасын берничә кат юллады. Соңгысына китеп барганда. Вильдан машинасы артына туры килде. Шул гына кирәк булган бит. Вильдан арыш басуын чыкканчы гына иске эздән барды да, бодай басуына кергәч, юлсыз-нисез турылады. Галәветдин, үзенүзе онытып, кабина ишеген ачты, йодрыгын селекте. — Борыл! Борыл, яхшы чакта! Вильдан аны ишетмәде, әлбәттә. Галәветдин ишеген шапылдатып япты да, машинасын, тулы газ биреп, куа башлады. Менә ул Вильдан- ның янәшәсенә чыкты, узды һәм аның юлына аркылы төште. Вильдан, радиаторын аның машинасының кабыргасына терәтеп, тукталды. Ялт иттереп ишеген ачты. Күзләрен акайтып, башын сузды. — Нәрсә? Якты дөньядан биздеңме әллә?! — дип кычкырды ул, төкерекләрен чәчеп. — Күзеңә ак төшмәгәндер бит. Галәветдин, сикереп җиргә төште дә, аңа таба атлады. — Синең үзеңнең күзеңә ак төшкән, Вильдан. Җаның бармы-юкмы синең? Вильдан аны ишетергә дә теләмәде. — Ал машинаңны, абый кеше, төртеп аудармас борын! Я, аласыңмы, юкмы? Галәветдин аның каршысына килеп басты. — Син, Вильдан, ашаган табагыңа гына төкермисең, ә бөтен ризыгыңа төкерәсең. Ташла ул гадәтеңне. Юк, чыгарсаң, чыгар алтынны,, ләкин башкалар чыгарганны тиреслеккә ташлама. Синең бүләгең — бер тиенлек куян, ун тиенлек зыян. Социализм турында сөйләнгән буласың тагын! Капитализм бит бу! Вильдан, гадәтенчә авызын кыйшайтып, көлгән булды. — һәй, абый! Сиңа берәр институтка укытучы булып кына китәргә* кирәк иде. Юкка басу арасында әрәм булып ятасың. — Ул кабинасына керә башлады. — Характер да үзеңдә... Галәветдин аның ишеген тотып алды. — Характер, характер! Я, әйт: борыласыңмы, юкмы?! Вильдан, көч белән тартып, ишеген япты да, Галәветдиннең машинасына юл биреп, Чирмешәнгә табан җилдерде. Күкрәп яшәреп киткән бодай басуында уелып, аның артыннан кара эз калды. — Төкерәм мин синең характерыңа! Таш син, таш! — дип кычкырды Галәветдин. Тагын берничә көн үтте. Вильдан үзенчә йөри бирде. Галәветдин аның йөрәгенең чуен икәнлегенә тәмам ышанып өлгерде. Хәзер инде ул аңа дәшмәү генә түгел, туры да карамый башлады. Кеше бер биздерсә, биздерә бит ул. Моны Вильдан үзе дә сизеп калды һәм үткәндә кабина тәрәзәсеннән башын чыгарып: — Сәлам Галәветдин абыйга! — дип, кычкырып китә торган булды. Галәветдин аңа җавап бирмәде. 125 Ә кеше күңеле... Галәветдин бер көнне соңгы рейстан кайтып килә иде. Бер тирән "чокырда Вильданны куып җитте. Вильдан, машинасыннан төшкән дә, бер хатынның муенына асылынган. Хатын берөзлексез аның аркасыннан кага, маңгаеннан үбә. Моны күргәч тә, Галәветдиннең хәтеренә, ни өчендер, цирктагы назланып кешегә башын ышкып торган юлбарыс килеп төште. Галәветдин, килеп җиткәч, үзе дә сизмәстән, машинасын туктатты. — Юлдан китәр идең, ичмасам! — дип кычкырырга теләде. Чү! Вильдаиның күзеннән яшьләр тәгәри түгелме соң? Галәветдин моны күргәч, һич тә көтмәгәндә ниндидер шомлы күренешкә тап булган кешедәй, тетрәп китте. Вильданның күзендә яшь! Ышанырсызмы, Вильдаиның күзендә яшь?! Галәветдин, руль тәгәрмәченә чытырдап ябышкан көенчә, катып калды. Менә хатын кеше тагын да Вильданның маңгаеннан үбеп алды. Вильдан аның күкрәгенә икенче яңагын терәде. — Әни-и-и... Галәветдин, битенә чаткы чәчрәгәндәй, сискәнеп китте. «Әни!» Их, - әниләр! Сез кемнәрнең генә күңелен йомшартмыйсыз да, кемнәрнең генә йөрәген дулкынландырмыйсыз?.. Вильданның әнисе, берәр атна чамасы кунак булгач, китте. Улы турында ул әле тегесеннән сорашты, әле монысыннан. Сорашкан бер кешедән күзколак булуын, үгет-нәсихәт бирүен үтенде. — Бик йомшак ул. Кыю түгел, — диде. Вильданның иң курыкканы Галәветдин иде. Әмма Галәветдин аның үз күзләре алдында: — Улың — арыслан, апа. Син аның өчен кайгырма, — дип әйтеп салды. — Без аның белән горурланабыз. Басулар бушады. Туңдырды. Ә салкын җилләр йөгерешкән яланда эш һаман дәвам итте. Бораулау станогы дөбердәп әйләнә. Машиналар чабыша. Хәзер инде, Галәветдин дә җиңел тын ала. Вильдан да саруны кайнатмый. Тик язмыш язмышлыгын итте. Чирмешәннең ката башлаган гына көннәре иде. Вильданны тимер юл станциясенә торбалар алып кайтырга җибәрделәр. Чирмешән буена килеп җиткәч, ни күрсен! Елганың нәкъ уртасында боз убылган да. пыяла ватыклары кебек, читләрен тырпайтып торган бозлар арасында бер автомашинаның кабина башы гына күренеп тора. Шоферы яр башында, ни эшләргә дә белмичә, йөренә. Ярый әле, вакытында боз өс- тенә сикереп өлгергән. Югыйсә, мөгаен, әллә кайчан баткан булыр иде. — Зинһар, туганкаем, машинамны тартып чыгарыйк!—диде ул Вильдан га. Вильдан, сак кына басып, баткан машина янына килде. — Да-а-а... Кыюлыгыңа молодец. Яратам мин андый кешеләрне. Әнә, минем кузовта корыч аркан бар. Китер әле. — Ул, иелеп, боз ярыгыннан чыккан суга кулын тыгып карады. — А-ба-ба-ба... Шофер, арканны китерде дә чишенә башлады. Үзенең тешләре тешкә тими. Әллә шүрли, әллә суга чумарга кирәклеген аңлагач, өши. Иреннәре күм-күк, бите ямь-яшел. Ябык кына бер кеше иде ул. Вильдан аңа карап: — Куй, куй, агай-эне. Синең өчен җавап бирер хәлем юк, — диде. Хатының, бала-чагаң бардыр... Мөгаен, йөзә дә белми торгансыңдыр әле. Теге, чыннан да йөзә белмәвен аңлатып, башын какты. — Кулда аркан булгач, батмам әле. Берәр хәл була калса, тартып алырсың... Вильдан кыска тунын салды да, тавыш-тынсыз гына тегенең өстенә ташлады. — Мә, ки! Җылын азрак. Тиздән Вильдан трусиктан гына торып калды. Агай аптырап торганда. арканның бер очын тотып, аягын суга тыгып карады. — Салкын-н-н-н. — Әмма ул икеләнеп тормады. Шулай гына диде дә, аягын бот төбенә кадәр батырды. Аннан, иелеп, боз читенә тотынды.— Ух-хх-х...— Ул, кинәт кенә башыннан ук чумып алды да, шунда ук күздән дә югалды. Агай, ике кулы белән ике тезенә таянып, боз астына текәлде. Байтак азапланды Вильдаи. Арканны әле нык кына тартты, әле бушатып, кире боз өстенә этәрде. Менә ул, йөзенә төшкән чәчләре арасыннан күзен елтыратып, башын күрсәтте. Бер кулы белән йөзен сөртеп алды. Ух-ха! Тунны әзерлә, тунны-ы-ы! Шофер тунны җәюгә, ул боз өстенә менде. — У-у-у-у!.. Бозлы җәһәннәм шушыдыр инде, мөгаен. Ул тиз-тиз генә киенде һәм, тешләрен шакылдатып, яр буеннан йөгерергә тотынды. — Ачкычы өстендә. Кабыз минем машинаны. Тарттыр. Берничә минуттан шыбырдап су коелып торган машина яр башыпда иде инде. Теге шофер бер бәласез котылды. Ә Вильдан шул көнне үк больницага ятты. ' Бу хәл бөтен разведка партиясен аякка бастырды. Берәүләр больницага чапты, икенчеләр, дару эзләп, шәһәргә китте. Ә Галәветдин телсез калды. Кемне бит ул таш бәгырь дип тиргәде теге вакытта. Юк:, моның өчен ул үзен бервакытта да гафу итәчәк түгел. Ул үзе таш бәгырь булган. Вильдан түгел икән. Кичтән ул, әле берсе белән дә сөйләшеп тормастан, Иван Петрович янына керде. — Вильдаи путевкаларын барысын да миңа бирүегезне сорыйм,— диде ул. — Аның әнисе бар. Аның өчен үзем эшләячәкмен. Көндез аның өчен, ә төнлә үзем өчен... Иван Петрович аның кулын кысты: — Рәхмәт. Шуннан ул бөтен разведка партиясен җыйды. Җыйды да Галәветдиннең тәкъдимен сөйләп бирде. — Бу бер кеше эше генә түгел, — диде ул. — Бәлки башка тәкъдимнәр булыр. Бөтен коллектив бер авыздан Галәветдин сүзен кабатлады. Bv хәбәр — икенче көнне үк, Вильданга җитте. — Кирәкми, — диде ул. — Шулай да Галәветдин абыйның характеры миңа ошый. Ул шундый булуы белән бәхетле. Ул — чын кеше.— Шуннан ул аз гына тынып торды. — Мин хәзер ышандым. Тауны азрак ватып, алтынны күбрәк чыгару чынлап та яхшырак бит.