Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ә АРЫШЛАР

... э әңгәрләнеп, Күкне иңләп килгән Бол ытл а рның ташты ярсуы. Күк күкрәтә яшен камчылары. Өермәләр иңли басуны. Яба-яба күлмәк итәкләрен Хатын-кызлар чапты авылга. Кошлар качты куак арасына Чыдамыйча хәтәр давылга. Ә арышлар ярсып керештеләр Бар да яңгыр гимнын җырларга. Давыл түгел, гүя, алар өчен Сабан туе килде кырларга. Озак җырлар иде әле алар Тик җилләрнең сүнде зәһәре. Яңгыр койды, Тынды һава, анда Калмады һич тузан әсәре. Күктә кояш шул чак болытларны Ике якка аерып ташлады. Кошлар чыгып качкан җирләреннән,ч Бар сайрауга сайрый башлады. Ә арышлар изрәп йоклый бирә Бер-берсенә салып башларын.