Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ШАГЫЙРӘСЕ ГАЗИЗӘ СӘМИТОВА ТУРЫНДА

ТРатар поэзиясе тарихы өчен ша- * гыйрә Газизә Сәмитова исеме әле тиешенчә билгеле булмаган исем. Аның кулъязма шигырьләр дәфтәре 1958 елда гына табылды. Бу дәфтәр һәм аның иясе турында «Азат хатын» журналында Җ. Ал- мазовның бер мәкаләсе басылган иде (1959 ел, 3 сан). Газизә Сәмитова шигырьләрендә узган чорларда хәсрәт чиккән татар хатын-кызларының эчке моңы яңгырый. Шуңа күрә шагыйрәнең лирикасы игътибарны үзенә тарта, күңелдә төрле сораулар уята: кайда, нинди шартларда яшәгән, ничек язган. аның кулъязмасы нинди юллар үтеп Көнчыгышны өйрәнү институтының Ленинград бүлеге китапханәсенә барып кергән, шагыйрәне белүчеләр бармы һ. б. Узган җәйдә СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Астрахань өлкәсендә яшәүче татарларның фольклорын өйрәнү өчен махсус экспедиция оештырган иде. Экспедиция планы нигезендә юлдашым Э. Касыймов белән без Астраханьга барышлый Ташлыяр дигән авылга туктадык. Иделнең уң ярында, тау башына таралып утырган бу зур гына авыл Газизә Сәмитова- ның туган авылы булып чыкты. Революциягә кадәр Ташлыяр халкы мал-туар асрап, балык тотып көн күргән. Күп кенә «ирләр бәхет эзләп төрле шәһәрләрдә грузчик, извозчик һәм вак һөнәрчеләр булып йөргәннәр. Хәзер Ташлыяр Астрахань өлкәсендәге алдынгы, бай колхозларның берсе. Газизә Сәмитова туып-үскән ике катлы йорт әле дә исән. Шушы йортта нәкъ моннан йөз ел элек Баһаветдин сәүдәгәр семьясында дөньяга килә ул. Алтмыш биш ел буе шунда гомер итә. Газизәне авылда әле дә хәтерлиләр, үзен генә түгел шигырьләрен дә беләләр, сагынып искә алалар. Хәзер Газизәнең якын туганнары Ташлыярда юк. Әмма, бәхеткә каршы, без анда чакта Волгоград шәһәреннән шагыйрәнең бертуган «сеңелесе Асылбикә апа килгән иде. Аның белән очраштык. Ә ун көн үткәч, Астрахань шәһәренә терәлеп утырган Татар Абеловкасы авылында Газизәнең кызы Гафирә апаны эзләп таптык. Истәлекләрнең күбесе Гафирә ападан язып алынды. Биш кыз туган арасында Газизә яшьтән үк үткенлеге һәм зирәклеге белән аерылып торган. Ул бик яшь- ләй татарча матур <итеп укый-яза башлаган, ә бераз соңрак гарәп, фарсы телләрен дә үзләштергән. То- ра-бара Газизә русча һәм калмыкча сөйләшергә дә өйрәнгән. Бу эш аңа артык авыр булмый, чөнки Ташлы- ярның икенче яртысында әүвәл- әүвәлдән руслар торалар. Шуңа күрә Ташлыярның икенче исеме дә бар: Каменный яр. диләр аны. Авылда кайчандыр калмыклар да торганнар. Газизә яшь чагында шул кешеләр белән аралашырга, сөйләшергә яраткан. Гафирә апа әле дә булса әнисенең: Ничек итеп хуторларга барасы, Җыелыр яныма калмык баласы, - - дип көйләгән сүзләрен хәтерендә саклый. 153 — Сагыныр сабый чакларыбыз Идел буенда уйнап үтте шул. Пароходлар ул чакта авыл турына туктыйлар иде. Без, яшь-җилкенчәк, тау башына җыелып шуларны карап торабыз. Әйлән-бәйлән уйнаганда Газизә апа гармоиьда уйный, такмаклар әйтә иде, — дип сөйли Асылбикә апа. Аннан ул Газизәнең яшьтән үк җыр, бәет, такмак чыгарырга яратуын искә төшерде. Беренче шигырьләрен Газизә ундүрт яшьләрендә яза башлый. Ул елларда Газизә күбрәк шаян рухлы бәет, такмак чыгарырга әвәс була. — Бервакыт Насретдин -исемле шаян энем сарык тунын әйләндереп кия дә, битләрен, кулларын буяп, мөгезләр куеп, төнен Камалетдин абый янына <бара. Тегесе җен килгән дип разбой сала, бөтен өйне аякка бастыра,— ди Асылбикә апа. Газизә әнә шул көлке хәл турында бик кызык бер бәет чыгара. Гафирә апа әле дә булса ән-исе укыган китапларны кадерле бер истәлек итеп саклый. Алар арасында Каюм Насыйри чыгарган календарьлар, «Таһир-Зөһрә», «Бүз егет», «Йосыф» кыйссәләре бар.— Китап укуын үлгәнче куймады. Намаз укымаса укымас, китап укыр иде, — дип сөйли Гафирә апа. Күңелле үсмер чаклар артта кала. Газизәнең саф яшьлеге чәчәк атарга да өлгерми, борынгы татар тормышының каты, кара диндар законы аны яратмаган кешесенә кияүгә чыгарга мәҗбүр итә. Шул чордан башлап Газизә Сәмитова поэзиясендә ачы аһ-зар яңгырый башлый. Үз язмышына мөнәсәбәтен ул халык җырлары аша белдерә. Борынгы халык поэзиясендә хатын-кызлар хәлен сурәтләгән кайгылы җырлар, бәетләр күп кенә. Газизә шулардан үз күңеленә ошаганнарын, рухи халәтенә туры килгәннәрен сайльгл да дәфтәренә терки бара. Менә шулардан берничәсе: Җилгә каршы болыт явалмый, Буй-кыз сәүгәненә баралмын. Үсә-үсә кызлар зур була, Үз тиңенә бармый хур була. Кара урманнарда кар тирән, Атлатып булмыйдыр ат белән; Ничек кенә көлеп сүләсәц дә Серләр килешмидер ят белән. Болар — халык җырлары. Астрахань өлкәсендә генә түгел, башка урыннарда да язылып алынган күп вариантлары, төрдәшләре бар алар- ның. Газизә — халык таланты. Шагыйрәнең бөтен гомер дәвамында халык иҗаты аның лирикасы өчен рух чишмәсе, шигърият чыганагы булып торган. Мисалга аның бер шигырен алыйк. Анда шагыйрәнең шәригать кануннарыннан ризасызлыгы төсмерләнә: Агыйделнең агым җирендә Ак та балыкларга азык юк; Үзем шәригатьнең юлый беләм, Хәсрәт күп күргәнгә язык юк. Шигырьнең төп мәгънәсе — соңгы ике юлда. Мондый композицион янәшәлек татар халык җырларының поэтик төзелешенә хас төп алымнардан санала. Менә Газизә Сәмитова- ның азгын муллаларны фаш иткән шигыреннән бер өзек. Безнең суларыбыз тирән, Тирән төше булыр тездән; Ышанмагыз муллаларга, Муллалар чыгарыр эздән. Газизә үзенең әсәрләрен кешеләрдән яшереп язса да, аның шигъри таланты турындагы хәбәр тирә-юньгә бик тиз тарала. Хатын-кызлар Газизәләрнең өенә килеп читтә яисә солдатта йөрүче улларына, ирләренә хат яздырганнар. Газизә ул хатларны бик теләп язган, аның читләрен гөлләр белән бизәгән, үзеннән җырлар, шигырьләр дә өстәгән. Аның кайбер җырлары халык арасында да киң таралган. Шуларның берсе — «Туй бәете». «Туй бәете» турында Асылбикә әби шундый истәлек сөйләде: — Күршебездә Шәмсетдин исемле бер егет өйләнергә йөри иде. Аның җиңгиләре килеп Газизәдән туй вакытында җырлар өчен җыр язуын сорадылар. Апам аларның сүзен кире какмады. Күпмедер вакыттан соң «Туй бәете»н язды. Шуннан соң ул бәет бөтен тирәякка таралды. Бу бәет Газизә Сәмитованың шигырьләр дәфтәрендә бар. Әмма халык телендә бәет шактый үзгәртелгән. Ташлыяр авылында Газизә апа Мөхәметова, Линейное авылында Маһирә апа Әлметовалар безгә шун" дый шигырь-җыр әйтеп күрсәттеләр: СИН ЕЛАМА, ЯШЬ ТУТАШ Идел буе яшел таш. Ник елыйсың, яшь туташ; — Мин еламый кем еласын Үзем ятим, үзем яшь. Идел буе яшел таш, Син елама, яшь туташ; Елап хәсрәт басылмас, Яшь күңелең ачылмас. Идел буе яшел таш, Ник елыйсың, яшь туташ; Бәхетләрем булмаганга Эчем сагыш, күзем яшьИдел буе яшел таш, Син елама, яшь туташ; Еласаң күзләрең бетәр, /Кырлап күңелең күтәр. Халык арасында бу әсәр революция еллары алдыннан киң тарала. Кызлар аны кичке уеннар вакытында һәм аулак өйләрдә моңлы бер көй белән каракаршы җырлаша торган булалар. Әйтүләренә караганда, җырның авторы Газизә Сәмитова була. Гафирә апа да аны әнисе чыгарган җыр дип раслый һәм хәтердән белә. Кулъязма дәфтәрдә очра- маса да, 'бу әсәр үзенең темасы, стиле, рухы белән Газизә Сәмитованың хатын-кызлар хәлен сурәтләгән бер төркем шигырьләренә -бик якын. Гафирә апа әнисенең биш биттән торган кулъязма шигырьләрен безгә тапшырды. Түбәндә шул шигырьләрдән берничә өзек бирәбез. Бу яшь гомерем зая үтте Сахрада искән җил кебек, Бу хәсрәттә бән саргайдым Сабындыйи өзгән гөл кебек. Белмисез бәнсм эчемне. Егълап уздырам кичемне. Авыру бәне бетермәде, Әрнү бетерде көчемне, йөрәктә ут, күземдә яшь, Бу ни хикмәт — бәхетсез баш. Сабырым бәгъренә булды таш, Кешегә булмасын дип фаш. Яздым бән бәгърем күпкәнгә. Уйлап акылым беткәнгә, Үкенмим гомерем үткәнгә, Үкенәмен зая үткәнгә. Түзәмен авыр булса да, Еламыйм күңелем тулса да. Газизә Сәмитованың шигырьләр дәфтәре -кызы кулында кала. Дәфтәрнең даны тирә-якка мәгълүм булгач, Ватан сугышы алдыннан Гафирә апа янына Казаннан бер язучы килеп (апа аның исемен хәтерләми) кулъязмалар белән таныша. Ул шигырьләргә югары бәя бирә һәм алармы китап итеп бастыру шарты белән алып китә. Күрәсең, сугыш башлану нәтиҗәсендә бу ният үтәлми кала. Ә дәфтәр кем тарафыннандыр Ленинград китапханәсенә тапшырыла. Газизә Сәм;итова капитализм шартларында татар хатын-кызларынын михнәтле язмышын чагылдырган поэтик әсәрләр калдырган шагыйрә. Шул ук вакытта анын иҗаты борынгы әдәби телдән милли әдәби телгә күчү чорындагы хәл ителмәгән гыйльми мәсьәләләрне аныкларга да мөмкинлек бирә. Дәфтәрнең татар фольклористикасы өчен дә әһәмияте бар. Чөнки анда үткән гасырның күп кенә матур җырлары тупланган. Шагыйрәнең халыкчан рухлы лирик иҗатын киләчәктә җентекләп тикшерү, ә шигырьләрен аерым китап итеп дөньяга чыгару поэзиябез тарихын баетыр, мирасны тулыландырыр дип уйларга кирәк.