Логотип Казан Утлары
Повесть

СИГЕЗЕНЧЕСЕ КЕМ?

Мәдинә! Түрәләрчә язган Татьяна хаты белән бер конвертта салган хатың килде. Тонына гына илтифат итмәбез, әлбәттә, безнең серкә су күтәрүчән. Ләкин эш менә нәрсәдә: балалар болайдаалар- ның начар тәэсире астында яшиләр, без хат язып, үзебез турында опекуннарның исенә төшергән саен алар ул тәэсирне арттырырга гына тырышачаклар. Әйдә, тыныч калдырып карыйк үзләрен. Бигрәк тә, опека органнары кабаткабат тикшереп, «дөрес тәрбияләнәләр» дигән нәтиҗә чыгаралар икән, бәлкем, алар хаклыдыр, ә без ялгышабыздыр? Авиалагерьда эш күп. Төп эштән тыш без — рационализаторлар һәм уйлап табучылар — төрле эксперимент сынаулар да ясыйбыз. Мондагы комсомол һәм власть органнары безне шефлыкка алды: лагерь янында балалар бакчасы өчен бина төзиләр. Шул өлгергәч, син барлык балаларыбызны монда алып килерсең. Шул көнне бәйрәм көткән кебек көтәбез. Р ә ф и к ъ». «Рәфикъ! Дөрес әйтәсең, тегеләргә моннан соң язмыйк инде. Ә монысы ничек язылды? — әйтә.м: Нади Розаларга хат язып-язып та алардан бер җавап та килмәгәч, күңеле бик төшеп йөри башлады. Минем җаным түзмәде, тоттым да, Роза исеменнән Надигә үзем бер хат язып, почта ящигына салдым. Шуны алу белән Надинең башы күккә тиде. Ә үземнең җаным әрнеп, Татьянага әлеге хатны яздым. Хатын-кыз буларак, бәлки, минем йөрәкне аңлар дип өметләнгән идем дә, хәерле булсын. Бик бәхетсез хатын икән ул Татьяна: бәхетле кеше ул кадәр кинәле булмый, ачуы нигезле булса да, кичерүчән була. Ярый, менә сезнең янга күчеп баргач, яңа шартларда, яңа дөнья белән таныша башлагач, Надигә дә уңай булыр, кояш, саф һава һәм су аның күңелен сафлап, яңартып җибәрер. Мәдинә. 1 июль, 1935 ел», 15 яшьлек Әскәрнең көндәлек дәфтәреннән Мәктәпкә бара идем. Урам аша чыкканда машина астында кала яздым. Шофер абый машинасын туктатып өлгерде. Ул ,миңа ачуланып: I Ахыры. Башы 6 санда басылды. М 7 «Балда!» диде. «Мин Балда булсам, син — поп» дип җавап кайтарган идем, көлеп җибәрде. Кибеттә пирожное алып, күбрәк ашап ташлаган идем, өйдә аштан баш тарттым. Таня апа: «Нигә кәефең юк?»—дип, бәйләнеп йөдәтте. Кич җиткәч, мине авыру дип врач чакырдылар. Кызык кеше туры килде. «Кеше клеткалардан тора, — ди ул әйтә,— карт клеткалар үлә, яңалары ярала бара». Ахыр чиктә, берникадәр вакыттан соң, кеше бөтенләй өр-яңа клеткалардан тора икән. Мин дә шулай, димәк. Баштанаяк алмашынып беткәч, мин инде мин түгел, бөтенләй яңа кеше булам ич! Шунысы гаҗәп: никадәр алмашынсам да, нигә соң мин һаман тәмле ашарга яратам, апа әйтмешли, татлы тамак? Бүген көндәгечә шоколад конфет булмады, чәйне шикәр белән генә эчәргә туры килде. Мин тавыш куптардым. Ә Таня апа әйтә: «Исеңдә тот, хәзерге заманда кайбер балалар бөтенләй шикәрсез дә эчәләр», ди. Юләр булгач, эчәрләр шул. Эчмәсеннәр, әллә мин куштыммы алар- га шикәрсез эчәргә! Әби килде. Таня апага бәйләнә. «Әскәрне иркәләп, кадерләп бозасыз», ди. Үзе мине утырмага алып китә дә ападан да ныграк кадерли. Суярга әзерләгән кебек ашаталар, сыйлыйлар. Шәп тә соң ятим булып яшәү! Тик сүз тыңламасаң «Казанга җибәрербез», дип кенә куркытмасыннар иде! Бүген мәктәптән кайткач, өй эчендә шау-шу ишетеп, ишек төбендә шымчылык итеп, тыңлап тордым. Әби белән Таня апа кычкырыша. Әби әйтә, алименттан миңа аз өлеш чыгарасыз, ди. Роза балалар йортында, дәүләт исәбенә яши, аныкын да сез үзләштерәсез, ди. Суд исполнительный лйстны минем исемгә бирде, ди. Мин булмасам йөрер идегез әле квартирсыз, кадеремне белмисез, дуңгызлар! ди. —Өй үзебезнеке!—ди апа.— Гаделсезлек итеп бездән тартып алганнар иде. Хәзер үзебезнеке итеп законлаштырабыз! Дәгъва кузгатабыз! —Юк, квартира балаларныкы! — ди әби. — Әскәрнеке! Розаныкы! Монда сез түгел, алар хуҗа! Теләсәләр, алар сезне моннан куып чыгара алалар! Мин килеп керү белән тып-тын булдылар. Ашагач апага рәхмәт әйтмәдем: мин хуҗа булгач, ашатсын! Ә ул: «Нигә кәефең китте?» ди-п бәйләнә башлаган иде, «Сырышмачы!» дип кырт кистем. Нади белән Динадан хат алдым. Ачу килде: адресымны язганда конверт тышына «Расиховичу» дип куйганнар... Дима Хользунов моны укыса нишләр иде? Көләр иде, бәлки, әле сугышып уйнаганда тагын рус гаскәреннән дә чыгарыр, мамай ягына куар иде! Әби әнине тирги иде: «Шул татарның нәрсәсенә кызыктың?» дип, әтигә чыгуы өчен гаепли иде. Ни дисәң дә ул хаклы. Аңар ярдәм итәргә кирәк. Аңардан үзем бер былина өйрәнеп, Хользуновның борынына чиертәм әле! Бүген күбрәк йокланган. Апа әйтә: «Имтихан вакытларында алай күп йокламыйлар», ди. «Начар билге алсаң, җәйге сәяхәткә киткәндә 8 пароход билетын пристаньга үзең барып алырсың», дип куркыта.. Әй- терсең лә, йоклыйсым килгәнгә мин гаепле! Роза торган балалар йортыннан бер апа килде. Казаннан минем әтине чакырмакчы булалар икән... Менә тагын кайгы юктан кайгы! Ул мине Казанга алып китә калса, нишләрмен? Нигә каныгалар миңа, нигә кирәгем бар икән минем аңар?. «Баймурзин иптәш! Бу хатны сезгә «элекке бюрократ» Җухов яза. Исегезгә төшерим, моннан 4—5 еллар чамасы элек, балаларыгызга* кагылган мәсьәлә буенча, мине бюрократлыкта гаепләгән идегез. Менә хәзер сезгә үзем башлап хат язуым һәм ул хатның элекке официаль җавап белән чагыштырганда шактый озынлыгы, бәлкем, хәзер минем бюрократ түгел икәнемә дәлил булыр... Сез миңа хат язган елларда бюрократлашып баруым хәзер үзем өчен дә ачык. Ул чорда минем белән ешрак аралашучылар моны сизделәр. Көч тупладылар һәм һөҗүм иттеләр. Матбугатта тәнкыйть ителдем. Партия шелтәсе алдым. Алай гына да түгел, ул эштән мине алып, киләчәк буын массасы белән якынайттылар: мине балалар йортында эшләргә күчерделәр. Кыскасы — бу шундый эш, балалар шундый халык, бюрократ булып ике адым да атлап булмый. Инде эшкә күчик. Безнең балалар йортында матур гына, актив кына, тыйнак кына бер кыз тәрбияләнә. Исеме—Роза, фамилиясе — Баймурзина. Шушы көннәрдә ул комсомолга кабул ителде. Без— карт педагоглар да аны кабул иткән җыелышта булдык. Бездә тәрбияләнгән балаларның биографияләре бик чуар һәм еш кына очракта драмалы. Комсомолга керүчеләр шундый шатлыклы җыелышта биографияләренең драматик якларын сөйләргә авырсыну- чан булалар. Роза да: «Тугызынчы яшемдә әни үлде, әти ташлап китте» дип көч-хәл белән әйтте дә, берничә секунд дулкынланып, сөйли алмый торды. Миңа карап алды. Менә шунда мин сезнең хәлләрне искә төшердем. Мин бер фактны ачык хәтерлим: аның әнисе үлгәч, сез, безнең шәһәргә килеп, балаларыгызны алып китәргә йөрдегез. Ә бу чакта инде мәрхүмәнең башка ире бар иде... Димәк, Розаның «әни үлде, әти ташлап китте» дигән сүзләре чынбарлыкка туры килми. Андый очракларда ташлап киткән аталарны да без таптыра идек һәм, мәҗбүри кайтарып, балаларын үзенә йөкли идек. Ә сез үзегез балаларны эзләп килдегез. Җыелыштан соң Розаның биографиясенә кагылган кәгазьләрне караштырдым. Нәкъ ул җыелышта әйткәнчә, «Әнисе үлгән, әтисе ташлап' киткән» дип язылган кәгазь бар. Райисполком печате басылган. Ләкин, Совет райисполкомына барып тикшергәч, ачыклашты—атасы балаларын ташлап китмәгән. Якимова белән Салахова киңәшләшеп, Розаны балалар йортына урнаштыру нияте белән, әнә шундый, язуны әвәләгәннәр; шулай итмәсәләр баланың детдомга кабул ителмәве мөмкин. Шундый законсыз эшне шулай җиңел генә законлаштырганнар икән, бу сез әйткән бюрократизм билгесе: эшнең асылын тикшерми, кул астына төрткән кәгазьгә кул куела да печать басыла. Шуның белән бергә гаепсез берәүнең маңгаена яла печате басыла. Инде сезгә һәм балаларыгызга карата эшләнгән гаделсезлекләрне ничек төзәтергә? Моның кайсы башыннан тотынырга? Хәзер без шул турыда баш ватабыз. 9 Соңгы хатыгызны сез минем бик исемдә калырлык итеп: «Көч туплар өчен чигенәм», дип тәмамлаган идегез (бәлки, бу Ленинның нэп турында әйткән фразасы белән охшаш аркасында хәтердә калгандыр). Хәзер сезнең көч зур. Ул көч менә бездә. Кинәт кенә берьюлы күтәрелеп, каршы якны аударып ташлау кыен да булмас кебек. Ләкин андый алым куллану ярап бетмәс: алай иткәндә тагарактагы шакшы су белән бергә балаларны да түгеп ташлавыбыз мөмкин. Балалар халәтен һичбер вакытта хәтердән чыгарырга ярамый. Мәсәлән, Розага килгәндә, ялган документ белән балалар йортына кертелүендә аның үзенең бер тиенлек гаебе булмаса да, хәзер, җыелыштан соң без аңар эшне аңлатып биргәч, комсомол килеш ялган хәлдә калуын бик авыр кичерә. Ул, балалар коллективына чын күңелдән ияләшкән кыз, инде хәзер «фаш ителгәч» балалар йортыннан кире апаларына озатылуыннан бик курка. Урынбасарым Баранова белән берлектә Роза белән сөйләшкәндә: «Үлемгә җибәрегез, ләкин апаларга кире җибәрмәгез!»—диде ул. Ләкин, аның урынына тәрбиягә алынырга күп мәртәбә хаклы булган мохтаҗ ятимнәр бар чакта, материаль яктан яхшы тәэмин ителгән һәм сездән аның өчен алимент алып ята торган семья баласын моннан соң да үзебездә калдырырга рөхсәт итәрләрме? Белмим, һәрхәлдә апасына кире кайта калса, ул нреклеирексез аның тәэсиренә- төшәргә мәҗбүр булачак. Аны мин үз тәэминатыма, үз тәрбиямә бик теләп алыр идем. Тик моны сездән башка эшләп булмый, әлбәттә. Ә Әскәр турында сөйләп торасы да юк, ул апасы тәэсирендә иркә, әрәм тамак булып үсә. Аңар Ким да акча җибәреп тора, имеш... Безнең көрәшнең читенлеге апаларын фаш итүдә түгел, бәлки Әскәрне апасы тәэсиреннән йолып, яулап алуда. Бу көрәштән сез дә читтә калмасагыз иде! Әйтик, андагы хезмәтегез ни дәрәҗә киеренке булса да, вакыт табып, безнең шәһәргә тагын бер мәртәбә килеп чыксагыз иде! Без монда үткәргән вакытыгыз мөмкин кадәр зур җимеш бирерлек итеп, әзерләнеп куяр идек. Сәлам белән: Җ у х о в. 23 август, 1939 ел», «Исәнмесез, иптәш Баймурзин! Бу хатны язучы — Баранова. Бәлки, фамилиям күзегезгә чагылгандыр: балалар йорты мөдире Жухов сезгә язган хатында мине дә телгә алган, бугай, һәрхәлдә, балалар турында сүзне ул башлап, миңа эшне җиңеләйткән. Төп эшемнән тыш җәмәгать эше белән дә шөгыльләнергә гадәтләнгәнмен. Сезнең балалар мәсьәләсен дә читләтеп үтә алмадым, җәмәгать эше итеп, үз өстемә йөкләдем. Сез хәрби кеше, безнең һәрвакыт әзер тора торган сакчыбыз. Ә без матбугатны күзәтеп барабыз. Халыкара хәлләрнең киеренке икәнен дә беләбез. Шуның белән бергә, зур вакыйгалар белән генә мавыгып, семья мәсьәләләренә бармак аша карарга да безнең хакыбыз юк. Сез килеп чыга алырсызмы, юкмы — белмим. Безгә калса, Т. Н. Якимова- һәм аның кайбер «эшләре» белән танышырга туры килде. Ләкин явызлык аңарда гына түгел. Чынлап та, уйлап карагыз: ничек итеп ул «атагыз ярдәм күрсәтми» дип балаларны ышандыра алган? Чөнки Райисполкомның опека бүлеге үз эшенә салкын караган. Совет законының элементар таләбен — опекунның керемнәр турында отчет бирергә тиешлеген— хәтереннән чыгарган. Әгәр закон нигезендә ел= саен шундый отчет таләп ителсә, сездән күпме акча килгәнлеге ачыкланыр һәм балаларны алдарга мөмкинлек тә калмас иде. 10 Сездән үтенәм: Якимоваларга күпме алимент җибәрелгән, шул турыда справка җибәрсәгез, яисә үзегез алып килсәгез иде! Уйлыйм да, сезнең өчен минем ачуым кабара: үз балаңны үзеңә каршы котыртучыларга акча җибәрү — бандитларга үзеңне үтерү өчен хәнҗәр тоттырудан да яман эш бит! Ә инде «әтисе ташлап китте» дигән гайбәтне раслап язу бирү — җинаять белән чикләнә. Ә опекуннар, үзләре шундый язу алырга мөмкинлек була торып та, балаларның икесен дә детдомга бирмәгәннәр: квартираны үзләрендә ышанычлы итеп тотар өчен, бер баланы үзләрендә калдырганнар! Ә алиментны ике бала өчен алалармы икән? Мондый мәсьәләләр белән кызыксынып, тикшереп йөри башлагач, Татьяна Якимова миңа шундый ике мәгънәле сүзләр әйтте, гүяки, мин шәхси мәнфәгатьләремне күзәтеп йөрим һәм шәхси мәнфәгатьтән башка нәрсәнең булуы мөмкин дә түгел! Минем өчен мондый карашны күтәрү җиңел түгел, ләкин сезнең һәм балаларыгызның аңардан күргән һәм, каршы төшмәсәң, тагын да күрәчәк җәберләрен уйлыйм да шәхси хурлануымны онытам. Дөреслек өчен көрәшне дәвам иттерәм. Без җиңәргә, җәмгыятебез дошманнарын утка бастырырга тиешебез! Л. Р. (Лия Романовна) Баранова. 1-Х-39». «Иптәш Баймурзин! Минем хат язуым, бәлки, беренче карашта сезгә сәер тоелыр. Шулай да язарга булдым: андый сәер эшләргә шаһит булгаладык бит, сезнең белән безне шаккатыру кыен. Бу хатта да шундый сәер нәрсәләр турында язылыр. Әйтик, мине бер кабат сәер хәлдә күрдегез инде. Ленин әйтмешли, бөркетнең дә тавык хәлендә калуы мөмкин. Конкретрак әйткәндә, Валентина Николаевнаның вафат булуыннан соң мин беркадәр вакыт шундый аңгы-миңге хәлдә яшәдем. Якын кешеңнең үлеме белән килешү читен. Кыскасы, безнең ул очрашу шундый чакка туры килде. Сез киткәч тә аңгымиңге йөрдем. Шәһәрнең һәр урамы диярлек Валя белән берлектә үтелгән иде. Күзгә чалынган һәрнәрсә аны һәм аның юклыгын искә төшерде. Күзгә көрәк чалынса кабер казуны хәтерләтте, һәр таш кабер ташы булып күренде. Бигрәк тә өй эчендәге бушлыкны күтәрә алмадым. Ахыр чиктә, шәһәрдән күчеп, Төньякка очучылык эшенә киттем. Исәп — салкын якта кайгыларны туңдыру иде. Менә хәзер, биш ел диярлек гомер узгач, тагын кайттым. Әлбәттә, квартира кайгысы уемда да юк иде һәм юк. Мин уйлыйм, хәтта ышанам, сезнең күңелдә дә ул булмагандыр. Менә хәзер, Валя белән бергә яшәгән өебезгә кайтып, үзенә бертөрле моңсу ялга талып, ике-өч көн яшәргә дә өлгермәдем, Татьяна Николаевна миңа әйтә салды: «Сезгә монда уңайсыздыр, ни дисәң дә, бала-чага... Рәхим итеп, гостиницага күчеп китмәссезме икән?» Бу сүзләрнең мәгънәсен — мине квартирадан кууның әдәпле формасы икәнен — башта төшенмәдем. Дөресрәге— ышанасым килмәде. «Юк, мина монда да бик яхшы», дип кече күңеллелек күрсәттем. Сез, әлбәттә, беләсездер, Роза күптән инде детдомда яши. Шуннан бирле торак политикасының кендеге булып Әскәр калган. Опекуннар кояш тирәсендәге планеталарсыман Әскәр тирәсендә әйләнәләр кебек күренеш туа. Ләкин асылда бу—күз буяу гына. Бу — бала мәнфәгатенең бездәге дәрәҗәсеннән файдалану гына. Бер җаен тапсалар, Әскәрнең үзен дә нәкъ шул юл белән торактан мәхрүм итәргә алар •сәләтле. 11 Моның шулай икәнен ачар өчен, мин судка х мөрәҗәгать иттем: «Үз квартирама үземне яздырыгыз!» — дип дәгъва белдердем. Судта гына белдем — киткәндә өй кенәгәсеннән төшеп киткәнмен икән. Димәк, инде минем квартирага һичбер төрле мөнәсәбәтем юк. Әскәрнең опекуны судта болай дип чыкты (һәм мин моны протоколга теркәтеп алдым): «Мин үземне түгел, опекун буларак, Әскәр язмышын кайгыртам. Мин бу квартирада аның өчен яшим. Әгәр суд Кимны квартирага яздырта шкэн, ул чагында Әскәр язмышы өчен җаваплылыкмы да аңар йөкләсен!» Өстән караганда, балага шәфкать, мәрхәмәт аңкып торган бу сүзләрнең кара мәкере бу эшнең тарихы белән таныш кешеләргә, шул җөмләдән сезгә дә, миңа да ачык: биш ел элек торакны үзләштерер өчен балаларны үз атасына каршы котыртып, аңардан тартып алып, хәзер шул ук суд алдында, шул ук бала язмышын хәтта чит кешегә тапшырырга әзерлек күрсәтәләр. Димәк, бала алар өчен отышлы бер козырь гына. Хәзер дә квартираны саклап калыр өчен шул козырьны «ялт» иттереп чыгарып салдылар... Мин, әлбәттә, Әскәр язмышы өчен җаваплылыкмы үз өстемә алырга риза булдым. Ләкин Әскәр үзе моңа риза булмады. Ә суд, малайның ун яшендә вакытында аның теләге белән исәпләшкән икән, хәзер бигрәк тә исәпләшә. Ә Әскәргә килгәндә, аңар еллар буена нинди юнәлештә «тәрбия» бирелүе турында фикер йөртү өчен шуны гына искә алу да җитә: ул кечкенә генә ризасызлык белгертсә, мәсәлән, мәктәпнең ераклыгыннан зарланып бер сүз әйтсә, аңар җавап әзер: «Алайса әнә Казанга бар, анда якын булыр!». Яисә: «Әнә, Казанга бар, анда беренче катта яшәрсең...», «Әнә, Казан киносын карарга көтеп торалар ди сине!..» Тыңлап торсаң, Казанда кино да юк, мәктәпләр дә бер-береннән иллешәр чакрым ераклыкта, анда яшәүчеләр дә кешеләр түгел, дикарьлар дип уйларсың! Шундый «куркыту»лардан көлеп, мин Казанның яман атын салуга каршы чыккалый идем. Менә шуннан соң безнең арада конфликт бигрәк тә кискенләшеп китте. Мин беләм—Әскәр яшендәге малайларны андый «куркыту» тәэсире астында озак тоту читен. Ләкин, Әскәргә килгәндә, аның хәле шул яктан аяныч — аны иркәләп тә бозалар: акчага аптыратмыйлар, эш эшләтмиләр. Әскәр җаны-тәне белән ялкаулыкка өйрәнеп, әрәмтамак булып үсә. Рухи ялкаулык аны шулкадәр баскан, опекуннары дөресме, ялган сөйлиме? — уйлап карарга сәләтсез ул. Менә төп бәла кайда! ...Судны ашыктырдым, чөнки мин берничә көннән китәргә тиеш. Көнбатыш Украинадагы хәзерге хәлләр белән сез танышсыз, әлбәттә. Фашизмның шакшы дулкыннары бу якка таба бик сизелерлек кагыла башлады. Мин туктатмасам, сез туктатмасагыз, — без туктатмасак — кем аны туктатыр? Бәлки, сез дә шунда барырсыз һәм шунда очрашырбыз? Судка мөрәҗәгатем квартира кайгысыннан түгел икәнен, бәлки җинаятьчеләрдән закон юлында эз калдыртыр өчен, шул эзләре буйлап килеп, аларны котылгысыз тупикка кысар өчен икәнен шаят аңларсыз дип ышана,м. Сәлам белән, К им В а ш к е л и с». «Хөрмәтле Баранова һәм Жухов иптәшләр! Мин дөреслекнең җиңеп чыгасына һәрвакыт ышанып яшәдем һәм яшим. Сезнең хатларыгыз — минем бу ышанычны акларлык документлар. 12 Бу хатка салып берничә документ җибәрәм. Алар — безнең часть бухгалтериясенә килгән хатларның копиясе. Авторлары: Әскәр, аның әбисе һәм Татьяна. Алардан, беренчеләрен- нән — яшьлек һәм картлык җүләрлеге сизелеп тора, ә соңгысында — Татьянаның хәйләкәрлеге чагылган: соң булса да, балалар йортындагы Роза өчен алимент алудан баш тарткан итенеп яза. Ул хатны язып, ул үзен закон белмәгән бер мескен, ярдәмчесез хатын итеп күрсәт- мәкче була, юкса аны чит шәһәрдәге бухгалтериягә язганчы, үзе яшәгән урамны аша чыгып, судка гына мөрәҗәгать итәргә иде бит! Әйе, вакыт тар. Мине иртәгә Мәскәүгә чакыралар. Часть командованиесеннән сорап карармын, командировка срогымны беркадәр озайтсалар, Мәскәүдәге эшләрем беткәч, сезгә дә, бәлки, барып кайтырмын. Бу хатымны да Мәскәүдән салачакмын, тизрәк барыр, һәрхәлдә, Мәс- кәүдән телеграмма сугармын. Бу хатка югарыда әйтелгән документларны беркетәм. Эшләрегездә уңыш теләп, сәлам белән, Баймурзин. 12 сентябрь, 1939 ел. Казан, № нче почта ящиты». «№ нче почта ящигы бухгалтерына. «Хәерле көн! Хөрмәтле иптәш бухгалтер! Бер яңалыкны хәбәр итәр өчен сезне берничә минутка эшегездән аерам, гафу итегез! Мин племянницам Роза Баймурзинаны балалар йортына урнаштыра алдым. Бу эштә миңа район Советы актив ярдәм күрсәтте. Шулай итеп, кыз хәзер дәүләт карамагында. Баймурзиннан алиментны бер балага гына алырга кирәктер. Минем юридик мәгълүматым юк. Бу эшне ничек законлаштырырга икәнен белмим. Сезгә, әлбәттә, барлык законнар билгеле. Шуларга нигезләп, үзегез белеп, тиешлесен генә җибәрерсез. Шуның белән сез үзегезне дә, мине дә Баймурзин тарафыннан килеп чыгуы мөмкин булган күңелсезлекләрдән коткарырсыз. Сәлам һәм хөрмәт белән, Якимов а». «Хөрмәтле иптәш бухгалтер! Зинһар өчен сездән үтенәм, Баймурзиннан тигән алиментларны минем адрес буенча җибәрегез. Мин бит балалардан бөтенләй аерым, башка районда яшим. Алимент акчасын алырга балалар яиына барып йөрү минем вакытны мәгъиәсезгә әрәм итә. Анда барыр өчен базар аркылы үтәргә кирәк. Акча булса базардан узып йөрмәс идем, продукт алып .өйгә кайтыр идем. Тагын бер кабат үтенәм: алиментны үз адресым белән җибәрегез. Минем адрес бик җиңел: Алласыз тыкрык, йорт номеры 78, квартир 8, Якимова Домникия Ивановнага. Оныгым хатын да сезгә җибәрәм. Тагын үтенеп калам. Д. И. Якимова». «Бухгалтер абый! Минем әни үлде. Әтием ташлап китте. Мине әбием тәрбияләгән. Мин аның каршында муеннан бурычлы. Ул хәзер дә мине үз акчасына елга өч мәртәбә үзенең туганнарына ялга озата. Барырга-кайтырга да, ашарга да кирәк. Алимент акчасын аның адресы буенча җибәрегез инде. Юкса әтинең һич ярдәм иткәне юк. Кайчандыр өч ай буена Роза белән икебезгә 98 сум җибәргәне хәтеремдә калган. Сәлам белән, Б а й м у р з и н А с к а р Евгениеви ч». «СПРАВКА Бу справка гаскәри хезмәттәге Рәфикъ Расих улы Баймурзинга шул турыда бирелде: 1934 елдан алып 1939 елның сентябренәчә Бай- мурзинның хезмәт хакыннан балалары Әскәр һәм Роза тәрбиясе өчен 13 Якимовага барлыгы 59713 (илле тугыз мең җиде йөз унөч) сум 37 тиен акча җибәрелгән. № нче авиапаркның финанс бүлеге башлыгы (кул куелган) 12 сентябрь, 1939 ел». «Мәдинә! Уйлап табу, рационализация эшләре буенча командировкабызның нәтиҗәләре күңелле! Мәскәүдә безне яхшы каршы алдылар. Эшебезне хупладылар. Бу проблеманы хәл итүчеләр, әлбәттә, без генә түгел, шулай да үз өлешебезне кертүебезгә горурбыз. «Конструкциягезнең бу ягын болайрак хәл итсәгез ничек булыр?» дигән булып, хәтерне кырмаслык кына тәнкыйть тә иттеләр. Ә безнең тарафтан уңышлы хәл ителгән якларны башкаларга шулай тәкъдим итәчәкләр... Зур пробле- дманы күмәк хәл итү шулай оештырыла икән! Бу хатны сиңа тапшыручы коллегам — «профессор» — калганын сиңа бәйнәләбрәк сөйләр. Ә мин Розамны күрергә ашкынам, анда барам. Киләсе хатымны аннан көт! Р ә ф и к ъ». «Мәдинә! Күңелем Мәскәүдәге кебек үк күтәренке, шәхси яктан да шатлык! Балалар йортына «как Чацкий, с корабля на бал» килеп төштем! Нинди уңай беләндер кичә оештырылган, мине каршылау кичәсе дип юрадым. Чөнки кайчан киләсемне телеграф буенча хәбәр иткән идем бит! Зифа буйлы, яшүсмер бер гүзәл кыз «Исәнме, әти!»—дип каршыма килеп баскач, һушым китеп, ава яздым. Минем Розам! Нәкъ әнисе! Көнләшмә, Мәдинә, бу хатымны шундый җүләр тонда язарга рөхсәт ит! һәм син мине аңларсың, минем белән шатланырсың дип ышанам. Роза белән беренче күрешүдә ниләр сөйләшкәнбез—хәтерләмим, шатлыгымнан исерек идем, тик шуны хәтерлим — шатлык яшемне тыя алмадым. Әйтерсең лә, ул түгел, ә мин бала! Азмы-күпме вакыт үткәндер, менә кызымның иптәшләре килеп, янымнан алып киттеләр. Ә без, зурлар, бакчага чыктык. Анда агачлар арасындагы аланчыкка төзелгән тамаша залы һәм кечерәк сәхнә. Бер ягымда — Баранова, икенче ягымда — Жухов. Беренче рәттә утырабыз. Шатлыгымнан айный алмый утырам. Тегеләр минем хәлне аңлый, үзләре шуңардан бик риза. Концерт башланды. Программаны яшь бер тәрбияче алып бара. Декламацияләр, биюләр, җырлар... һәрберсенә минем Розам катнаша, һич айнырга бирми. Бәлки, миңа шулай сизелгәндер: Роза һәр номерда төп фигура. Менә ярым бию, ярым физик күнегү башланды: кызлар, кулларына кызыл һәм зәңгәр тасмалар тотып, очынып сикерәләр, ә малайлар, страховка ясап, аларны кулларыннан тотып алалар да шул уңайга биеп китәләр. Сикереш кабатлана, катлаулана бара. Ә башлап сикерүче, үрнәк күрсәтүче — һаман минем Розам! Менә җыр башланды. Роза уртада. Урыны гына түгел икән әле, ишет син, ни дип игълан итәләр: — Итальян җыры. «Аванти пополо». Өч телдә башкарыла — итальян, рус һәм татар телләрендә. Җырның татарчага тәрҗемәсе — •Роза Баймурзинаныкы... һәм Роза ук башлап җырлый: «Аванти пополо бандера росса, ала рес косса бандера росса... 14 Менә Розага берсе кушыла, икенчесе кушыла, дүртәү кушылып китәләр, җыр көчәя бара. Русча өлеше җырлана башлагач, көрәшчеләр төркеменә икенче куәтле колонна кушылып, әүвәлгеләрен дә ияртеп, алга омтылгансыман сизелә: — Под красное знамя! Под красное знамя! Татарчага тәрҗемәсе уңышлымы-түгелме — бу күңелгә дә килми. Аның калын, сузык авазлары хорның, бигрәк тә малайларның тавышын шундый көчәйтә, аркалар чымырдап китә: — Кызыл байракка! Кызыл байракка! Җырлаучы төркемнең читенәрәк баскан бер кызның «кызыл» сүзен «кизил» дип җырлавы һәм шуны әйткәндә ерак түгел рәшәткә буенда үскән кизил агачы җимешләренә күз кырые белән генә карап алуы да тыңларга комачауламый, көрәшчеләр барган олы юл буендагы табигатьнең матурлыгын гына искә тәшерә... Мин шундагы балалар кебек яшәреп киттем. Гомер юлым аларныкы кебек үк әле хәзер башлана гына, киләчәгем шундый матур, бәхетле булып сизелде. ...Кичәдән соң мөдир кабинетында миңа йокы урыны әзерләнде. Шунда Роза керде. Аңар караган саен карыйсы килә. Мәскәүдән алып килгән печенье, конфет тулы тартмаларны бирдем. Роза чыгып китте. Бераздан мин дә чыгып коридор буйлап киттем. Бер почмактарак малайлар төркеме инде «Пети фур» тартмасын ачканнар, печеиьесын бүлешеп, ашап торалар иде. Барысы да күзләрен мөлдерәтеп миңа карыйлар. Колачымны җәеп, барысын берьюлы почмакка кысып, кычкыртып кочакладым. Ары киттем. Анда — кызлар төркеме—Роза биргән «Какао-шуа» конфетларын шуыталар. Башларыннан сыйпыйм. «Әти кулы нинди була икән?» дигән кебек, йомшак чәчләрен уч астымда озаграк тотарга тырышалар. — Балалар! йокларга вакыт! — дигән тавыш килде. Акрынлап таралыштылар. Шатлыгыннан башы күккә тигән Роза үз урынында басып калды. Аннары ул да, үзенең башкалар кебек үк бер бала икәнен, аңар да йокларга вакыт икәнен акрынлап төшенгән кебек, миңа тыныч йокы теләп, акрын гына борылып китте. Мин дә урыныма кереп яттым. Ләкин йоклау кайда! Киресенчә, әле хәзер генә йокыдан уянганмын да гомеремдә иң ямьле таңны тамаша итәмдер кебек тоелды. Хыяллар, төшләр, өннәр бергә кушылды да мин, шуларга батып, юк булдым: татлы йокыга талганмын. Иртәнге кояш төшкән тәрәзәдән «бер-ике» дигән команда ишетеп,, күтәрелеп карасам — балалар кичәге бакча мәйданында иртәнге физзарядка ясыйлар. Роза минем тәрәзәгә каршы иң алгы рәткә баскан. Ул мине шунда ук күреп елмайды да аннары, җитди төскә кереп, кызарды. Хәтеремдә тагын кичәге җыр — «Кызыл байракка! Кызыл байракка!» кабат яңгырады. Узган еллар хәтергә килделәр. Кайчандыр без — очучылар да әнә шундый үзешчән сәнгать кичәләре оештыра идек. Марсельезаның өч куплетын өч телдә: французча, русча һәм чувашча җырлый идек. Әнисе Розаны һәм Әскәрне шундый кичәләргә (дөресрәге, утренникларга) алып килгәли иде. 4—5 яшендә тыңлаган шундый төрле телдәге җыр этәргеч булды микәнни Розага «Аванти»ны тәрҗемә итәргә? ...Детдом балалары ул көнне күрше совхозларның берсенә практикага, тәмәке плантациясендә эшләргә киттеләр. Роза минем хакка ул эштән азат ителде. Мин аның белән бергәләп Әскәр янына барырга уйладым. Ләкин Роза башта аның янына үзе генә барып сөйләшү хә 15 ерлерәк буласын әйтте. Туганлык мөнәсәбәтеннән тыш, мондый дипломатик мөнәсәбәт кирәклеге миңа эшнең катлаулы булачагын сизце- реп куйды. Роза китте. Мин, үземне кая куярга белми бераз торгач, сиңа хат язарга утырдым... Әнә, Роза кайта! Бу хатны салам, эшнең дәвамын язармын. Хуш! Рәфикъ». «Мәдинә! Роза башта «разведкага» китеп, үзенчә дөрес эшләгән. Беренче баруда ук Әскәрне очрата алуыбыз шикле икәнен белгән ул һәм юкка мине арытып йөрисе килмәгән. Күбәләк кебек очынып яныма кайтты да хәбәр итте: Әскәр мәктәптә, аның сменасы хәзер кайтырга тиеш икән. Роза аның кайту юлында, диңгез буе урамында, торуыбыз мәгъкуль икәнен әйтте. Шунда ашыктык. — Әнә ул! — дигәч, Роза күрсәткән якка карадым: кечкенә портфель тотып, бухта буендагы тимер рәшәткәгә таянган бер яшүсмерне күрдем. Ул безгә аркасы белән басып, дулкыннарны тамаша итә иде. Роза аның янына барып җитәрәк «Әскәр!» дип эндәште. Әскәр безгә йөзе белән борылды. Ут кебек янып торган йөзле, таза бер яшь кеше! Никтер Роза белән күрешкән кебек очынып, кочаклашып күрешә алмадым. Бала булса да, горур ир заты булгангадыр, ахыры. Ә мин үзем кайбер танышларымның хәтта кызмача вакытларында да миңа карата дуслыкларын белдереп кочакларга, үбәргә тотынуларын (бигрәк тә сакал-мыеклары шытып, чәнчеп торса, тфү!) терпеть не могу. Кино, я театрда сакаллы сабыйларның шулай итенүләрен күрсәтә башласалар ташлап чыгып китәсем килә. Күрештек. Карашларыбыз сынаштылар: «Элекке белән чагыштырганда нинди үзгәреш, нинди охшашлык бар?» Минем килүем Әскәргә бернинди дә шатлык китермәде кебек. Ләкин ялгышуым мөмкин. Тәкъдим ясадым: «Әйдәгезче, скамьяга утырыйк». — Минем вакытым юк... — дип куйды Әскәр. Димәк, аның бергә утырасы килми. Ник икән? — Аның каравы минем вакыт күп, — дидем мин, — әйдә, алайса озата барыйк, Роза! Роза, Әскәрнең «вакытым юк» дигән сүзенә ышанырга кирәкмәс икәнне белдергән тон белән, баш тартып «Әем лә!» диде. Ә Әскәр өчен минем озата баруым скамьяга чакыруыма караганда да күңелсезрәк тәкъдим булды ахыры, җавап бирмәде. Рәшәткә янында калдык. — Кемне булса да көтәсеңме әллә? — дип сорадым. — Әйе, балыкчы грекны. — Бергәләп йөрисезме әллә балыкка? Әскәр бу соравыма җавапны бераз көттерде дә, кыймый гына «әйе» дип куйды. Роза аңар мыскыллы карап куйды. — Аңар балык тотарга тагын!—диде ул. — Табадагысын тотса да ярар. Рәшәткә үтәли дә куркып кына карый ул диңгезгә: кинәт дулкын сикерер дә, чүпне юып төшергән кебек, алып китәр үзен... Әскәр дә үз чиратында Розага ачулы караш ташлады. Ә Роза, бераз тын торганнан соң, дәвам итте: — Балык сатып ала ул балыкчыдан. Ит ярамый аның назлы корсагына, аерым пешерәләр... Мин төшендем: Роза мондый кыю итеп абыйсы белән моңача сөйләшмәгән һәм хәзер дә мин булмасам сөйләшмәс иде. Мин хәзер аның өчен арка таянычымын. Шуңар күрә ул эчендә кайнап торган хисләрен абыйсының күзенә [карап әйтә ала. Абыйсы да моның өчен сеңелесе- 16 нә, әлбәттә, кундыргалап алыр иде дә, хәзер, мин булгач, аптырап калды. Ул комач төсле кызарынды. Ә мин Роза сүзләрен, Әскәрнең кызаруын ишетмәгәнкүрмәгән кыяфәт белән дәвам иттем: — Казанда, Иделдә дә балык күп тә, тотып булмый... — Вакыт тими торгандыр,—диде Әскәр, сүзнең Роза кагылган темадан читкә борылуына канәгатьләнеп. — Вакыт дип, вакыты да табылыр иде дә, эшен оештырып булмас: балык тоту ул карап торганда гына бик гади эш кебек. Менә шуның бөтен серен белүче ул эшне башлап җибәрергә булышса, ул чагында икенче эш. Әйтик, менә син каникул вакытында Казанга кайткан бул-’ саң, бәлки, икебезнең хәленнән килер иде. Минем моторлы көймә алырга да исәбем юк түгел иде... Әлегәчә ярым илтифат белән тыңлаган Әскәр, сүз көймәгә җиткәч, җанланды. Ул көймәне түбәле итәргә киңәш бирде. Роза: «Мич башы кебек итсәң тагын шәбрәк була», — дип, абыйсын чәнчеп әйтте. Әскәр, Казанга бару мәсьәләсен исенә төшергәч: «Анда мәктәпләр бармы соң?» — дип куйды. Мин чат саен мәктәп икәнен әйттем. Киноларны исемнәре белән санап киттем һәм: «Әнә, чама белән шуның кадәр ераклыкта»—дип бер йортны күрсәттем. Гомумән Казан хәлләрен арттырмый, киметми сөйләп киттем. Ул, шаяртып сөйләгән кешегә караган кебек, миңа карап торды да: — Ярма ярдырасың... — дип куйды. Роза түзмәде, ачуланып: — Син үзең ярма!—диде. — һәм синнән шундый ботка пешергәннәр, дуңгыз да ашарлык түгел! — Тик кенә тор син, сатлык җан!—дип, Әскәр йодрыкларын төенләп Роза ягына омтылды. Араларына төшмәсәм, бу юлы алар бәрелешәчәкләр иде: ике төрле тәрбиянең эчтәлеге тышка бәреп чыкты. Мин эчемнән тулысы белән Роза яклы. Күңелем белән аның сүзләрен хуплап торам. Ләкин Әскәр өчен барган көрәшне туктатасым, улымның күңелендә биләгән урыным тотрыксыз булса да, аны ташлап чигенәсем килми. Розага мөрәҗәгать итәм: — Кызым, Әскәр белән сөйлисе шундый сүзләрем бар, ул ир-атка гына кагыла. Шуның өчен безне бераз вакытка калдырып тор. Мин озакламам, кайтырмын. Роза мине аңлады. Мин моны сизелер-сизелмәс елмаюыннан төшендем. Балыкчылык мәсьәләсендә Әскәрдән ярдәм сораган итенеп сүз кузгатканда да Роза шулай көлемсерәгән иде. Аның Әскәргә карата әйткән сүзләрендәге чагыштыру, төсмерләүләр — болар һәммәсе шуны ачык күрсәттеләр: яше ягыннан кече булуына карамастан, мораль яктан, тормыш белән танышлык ягыннан ул абыйсыннан күп югары тора. һәм үзен шулай бәяләвемне дә ул аңлый. Менә ул безнең икебезне «ирләрчә сөйләшү өчен» калдырып китте. Әскәр белән «ирләрчә» сөйләшергә теләп, үземә тиң куюым аның Розага кабарган ачуын йотарга, үзен «ирләрчә» тотарга ярдәм итте. — Мин бу шәһәр белән таныш түгел, — дидем мин аңар, — әйдә, мине бер аулак урынга илт, шунда сөйләшербез. Әскәр мине алып китте. Ул чыннан да үзен бу шәһәрнең тулы хокуклы гражданы итеп сизде. Минем гомерем өчен җавап бирүче кеше кебек, чатларда мине җиңемнән тотып туктата, транспорт үткәнне көтеп торырга куша башлады. Ниһаять, бер скверга кереп, скамьяга утырды. Чыннан да, тирә-юньдә кеше юк иде. Әскәр, инде үзен бөтенләй хуҗам кебек сизеп, миннән допрос ала башлады: — Инде әйт: ник килдең? — Просто, сөйләшеп утырырга. — Мин бу аулак урынны әйтмим. Син шуны әйт: бу шәһәргә ник килдең? — Менә гаҗәп кеше син! Ник килим ди. сезне күрергә дип килдем! Ни дисәң дә, үз балаларым, үз каным бит! — Хитрить итмә! — Кем, мин хитрить итәмме? — Я, әйт алайса, нигә әбигә акча җибәрергә теләмисең? Сиңа яздылар бит мин аңар муеннан бурычлы дип! — Беренчедән, улым, мин акча җибәрергә телимме, юкмы — аны миннән сорап тормыйлар. Хезмәт хакыннан тотып калалар да, тиешле адрес белән җибәрәләр. Икенчедән, «Ник җибәрмисең?» дип сорамас борын белергә кирәк. Син беләсеңме, күпме акча җибәрелгән?— дип, мин Әскәргә бухгалтерия справкасын күрсәтмәкче булдым. Ләкин аның тыңлыйсы да, карыйсы да килмәде. Зурлар бюрократизмга ничек караса, Әскәр өчен һәр документның әһәмияте шундый гына икәнен төшендем. Әйе, аның канына сеңгән шиген какшату җиңел түгел. Мин, Әскәрнең күңелен тынычландырмакчы булып, башка сорау бирдем: — Нигә Нади белән Дина хатларына җавап язмадың? — Ике-өч кенә хат язды бит әле алар, — ди бу. — Соң,—мин әйтәм, — гади кешенең балалары синнән җавап алу бәхетенә ирешер өчен ничә хат язарга тиешләр? Бишнеме, уннымы, әллә йөзнеме? Әйт, мин аларга кайтып хәбәр итәрмен. Әскәр уйлап торды да, җавап язмавының төп сәбәбен әйткән кебек итеп, кыймый гына: — Нигә алар минем адресны язганда конверт тышына «Рәфико- вичка» дип куялар? —диде. — Син Рәфикович түгелмени? — дидем мин. — Кем улы соң син? Петровичмы? Сидоровичмы? Яисә башкасының улымы? Беләсеңме, бо- лай дип син әниең мәрхүмә истәлегенә нинди тап төшерәсең! Димәк... Димәк... Синең әниең... «Хыянәт иткән! Димәк, сии — хыянәт җимеше!» дип әйтми көчкә тыелып калдым: Әскәр яшендәге балаларга, бигрәк тә анасы турында, алай әйтү ярамый, әлбәттә. Ләкин кәефем шундый бозылды... Мәдинә! Аяз төннәрдә күккә караганда йолдызларга әһәмият бир: аларның кайсы якын, якты, кайсы бик ерак, нокта кебек кенә булып күренә. Менә хәзер минем якын улым кинәт ерагайды. Хәтта нокта кебек дип тә әйтә алмыйм, ниндидер «туманность»ка әверелде. Юк, Роза әйтмешли, дуңгыз да ашамаслык боткага! Мин аңардан чирканып, читкәрәк шуыштым: хәзер аның кызыллыгы баягы кебек сокландыргыч түгел, кан эчеп бүртенгән кандала кызыллыгы кебек, җирәнгеч булып күренде... Җирәнүем Әскәр өчен куркыныч булып кыяфәтемә чыккандыр, ахрысы, ул миңа карады да, йөзе чытылды, күзләренә яшь тулды, мышкылдап, миннән читкә тайпылды. Кызу мич алдындагы кеше утлы кисәү алырга сузылгансыман, скамьядагы портфелен сузылып алды да, артына әйләнеп карый-карый, ашыгып китеп барды... Күздән югалу белән ул миңа шундый кызганыч булып тоелды, әйтерсең лә, улымны мин инде мәңгегә күрмәячәкмен! Әнисенә карата әйткән авыр сүзләрен (әнисе аны Рәфикътан түгел, Петрдан, Сидордан һ. б. табуына ымлавын) тагын бер кабат искә төшереп карыйм — барыбер ачуым кабармый. Хәтта ул сүзләрне әйтүе үзенә бертөрле кыюлык булып күренә башлады... ...Шундый каршылыклы уйлар белән йончылып балалар йортына кайттым. Әскәр белән әңгәмәнең уңышсыз тәмамлануын Роза миңа бер карау белән үк төшенде һәм ул башкача нәтиҗәне көтмәгән дә. 18 Роза мине кочаклап битемнән үбү белән, канатларыма ката башлаган бозлар тагын эреп чатнадылар һәм шыбырдап коелдылар... Тагын балалар йортында кундым. Андагы җитәкчеләр белән киңәш кордым. Иртәгесен Жухов, Баранова, мин һәм Роза дүртәүләшеп райисполкомга киттек. Бу мөһим мәсьәләне тикшерер өчен Жухов председательлегендә ашыгыч комиссия төзелде. Бер члены — мин. Татьяналарга юнәлдек. Ул өйдә берүзе генә иде. Зур әдәп һәм хөрмәт белән каршылап, урын күрсәтте. Жухов: «Кайда әле безнең яшь егет?» — дип сорагач, Татьяна: «Бездә егетләр күп, кем турында сорыйсыз?» — диде. «Әскәр турында»,— дип җавап алгач, Татьяна миңа карады: «Әтисе белә торгандыр аның кайдалыгын», — дип куйды ул. Бу сүзнең мәгънәсен ачыкларга керештек. Мин үземнең кичә төш вакытында Әскәр белән сөйләшүемне, ә аерылышкач, ягъни шул вакыттан бирле аны күрмәвемне әйттем. Татьяна йөзенә тынычсызлану билгесе чыкты. Ул кичә Әскәрнең дәрестән кичегебрәк кайтуын, күңеле төшенке булуын һәм моның сәбәбен сорашкач: «Әти »кил*гән, шуның белән очраштым әле», — дип кенә җавап бирүен әйтте. Шуннан соң Әскәр, портфелен куеп, чыгып киткән һәм кунарга кайтмаган. Татьянадагы тынычсызлык куркуга әверелде. Зур булып ачылган күзләре миңа текәлде. — Мин бит аны сезнең янда кунгандыр дип йөри идем, ул... ул... Юк, сез шаяртмагыз мине, әйтегез, кундымы ул сезнең янда? — диде. Әскәрнең минем янда кунмавын аптыравымнан төшенде. Телефонга ташланды һәм мәктәпкә шалтырата башлады. Телефонга чакырган кешесен көткән араларда өзлексез сөйләнә иде: — Ходаем... Нәрсә генә булды икән... Шул балага тыныч кына яшәргә бирмәделәр бит! Аның ни гаебе бар? Әскәр мәктәптә дә юк иде ахырысы, Татьяна трубканы куеп, тагын миңа текәлде: — Әйтегез, ичмасам, ниләр турында сөйләштегез? Чиккә илтеп җиткердегезме мескенемне... — ди-ди, суга батучыларны коткару җәмгыятенә, милициягә шалтырата башлады. Инде аның күзләреннән яшьләре мөлдерәп ага иде. Мин гаепләүчедән үземнең акрынлап гаепләнүчегә әверелә баруымны сиздем. Татьяна, үз баласы һәлакәткә очраган анадай өзгәләнеп, ашык-пошык киенә башлады. Чыгып киткән чагында Роза аның үзенә үк ишеттереп: — Әй оста уйный да соң, артистка!—дип куйды. Розаның күзләрендә нәфрәт уты яна иде. Ләкин аның сүзләре бу кайгылы чакка ятышсыз, урынсыз мыскыл булып яңгырады. Баранова Розага карап: — «Уйный» дисең... Уйнап кына чын күз яшен түгеп елап буламыни, кызым, синеңчә ничек алай? — Елавын ул чынлап елый, — диде Роза. — Явыз эшләре фаш ителүгә әрнеп елый ул. Ә Әскәр өчен кайгырган булып юри итенә, уйный. Батар ул, батырырсың Әскәрне. Батарлык тирән суга чыбыркы белән дә куып кертә алмассың аны. Төнлә белән юлга җыйнап озатканнардыр әле үзен бер танышларына. — Димәк, батасын баткан, безгә калмаган, — диде Жухов. Баранова, тынычсызланып, урыныннан торды: — Алай булса без монда нишләп утырабыз, — диде ул, — хәзер бусының да китеп «батуы» — качуы мөмкин... Шулчак, бер тизлектән икенче тизлеккә күчкән машина тавышын ишетеп, урамга карадым. Такси ишегенең «пыяласы үтәли Татьянаның әле генә киеп чыккан шакмаклы җиләне күзгә чалынды. Татьяна үзе елмаядыр кебек күренеп китте... Инде үзебез милициягә шалтыратырга тотындык. Ләкин,, өлешчә мобилизация игълан ителү аркасында, милициянең иң боевой, тәҗри- 19 бәле кадрлары армия сафларына китәләр, алар үз эшләрен ашыгыч рәвештә башкаларга тапшыру белән мәшгуль иделәр...» (Хат шул урында тукталган, ул тәмамланмаган булырга охшый). «Рәфикъ! Үзебез барыбыз да исәннәр. Беренче хатыңны алдык. Роза язмышы өчен шундый шатландык, гүя бәйрәм көне килде! Очынып йөрибез, эшләр үзеннәнүзе эшләнә... Ә менә Көнбатыш Украинада эшләр чуала бара. Штаб башлыгы Киржанскийны күрдем. «Эшләр болай барса, Рәфикъны чакырып алырга туры кил.мәгәе», ди. «Чакырыгыз,—дидем, — никадәр тиз кайтса, шулкадәр яхшы». Ләкин -ни өчен чакырасын беләм бит инде... Шуңар күрә озын итеп хат язарга да кулым бармый, үзеңнең кайтуыңны көтәм. Дөресрәге, көтәбез. Розага миннән һәм бездән кабат- кабат сәлам. Жухов, Барановаларга мең-мең рәхмәт! М ә д и н ә». ТЕЛЕГРАММА Б а й м у р з и н г а һич вакыт үткәрми частька ‘кайт тчк Киржанский «Рәфикъ! Кояш батышына киткәнеңә атна үтте, ләкин синнән хат килгәне юк. Ә вакыйгалар баш әйләндергеч тизлек белән бөтерелә: бер газета аласын— Көнбатыш Украинада алпавыт җирләренең ярлыларга бирелгәнен язалар. Бер көн үтә—Көнбатыш Белоруссиядә дә шул ук хәл... Эстония, Латвия, Литвадагы уңышлар турында да Верховный Совет материалларын укыдык. Күңел моның белән генә канәгатьләнми, синең хатны да укыйсы килә: син бит шул вакыйгаларның эчендә кайныйсың! Җирләре тартып алынган алпавытлардан рәхмәт көтеп булмый, алардан башка нәрсә көтү мөмкин... Өстәвенә, каршы яктан да башка көч якынлашып килә, анысы да коралланган. Менә нәрсә: син күп итеп открыткалар сатып ал да, адресларын гына язып, көн дә берне салып җибәр. Хат сүзләрен язып та торма, барыбер синең сау икәнеңне белербез. Без барыбыз да -исәннәр, безне кайгыртма, үзеңне сакла, салкын тидермә. Розаны озаттым. Үзенең коллективын бик сагынган иде. Юлдан суккан телеграммасында мине «Әни» дигән! Күккә чөелгәндәй, әллә нишләп киттем! Ике колагыңнан һәм борыныңнан өчәүләп берьюлы үбәбез. Мәдинә, Дина, Нади. 10. X. 39». «Якынлашып килгән Октябрь белән котлыйм! Мәдинә! Миннән хатны еш көтүең өчен мин гаепле: чит шәһәргә киткән саен көненә ничәшәр озын хат язып, сине «бозып» бетердем. Ләкин шуны исеңдә тот: мин хәзер, командир буларак, үз частемнан озатыл- ган барлык хатларны үзем язган хатка юрап юанам. Әнә, хәзерге минутта да бер мин генә түгел, әллә ничәүләп язабыз. Анда сез — бездән аерылып калган семья членнары—бездән барган һәр хатны үзегезгә язган дип укыгыз! Дөрес сизенгәнсең: син язган илләрне үттек. Менә тагын яңа күченүләргә, яңа сәфәргә әзерләнеп, погрузка көтәбез. 2* 20 Тик Әскәр өчен көрәштә җиңеп өлгерә алмадык: каршы якка ярдәмгә ашыккандай булып, тышкы сәбәпләр җитешеп өлгерде. Аның каравы монда никадәр яңа дусларыбыз артты. Аларның безне ничек җылы каршылауларын син күз алдыңа китерә алмассың. «Рус, спасибо!» дип мине тәбрикләүләренә шундый горурланам, бу Розаның сине «Әни!» дип атавыннан туган хис кебегрәктер, бәлки... Баладан үз анасына адресланган иркә сүзне күркәм сыйфатың белән үзеңә яулап алгансың икән, мин дә синнән калышмыйм: русларга адресланган рәхмәтне яулап алам! Милли горурлыгымны синнән яшерергә кирәк тапмыйм: татарлар хәзер шундый дәрәҗәгә үсеп җиткәннәр, яхшы эшләре белән алар руслардан аергысыз! Бу турыда «Рус, спасибо!» дип, мине кочаклап, өзлексез исемә төшереп торалар! Син хатыңның соңында язган илләргә таба кузгалабыз. Ул якларны җылытырбыз, ә үзебезгә салкын тидермәбез, тыныч бул! Колагыңа гына әйтәм — сагындым. Хәтта азат ителгән ил хатынкызларының «Рус, спасибо!»лары синең тавыш булып яңгырый башлады... Барыгызны да үбеп, әтиегез Рәфикъ». СОҢГЫ СҮЗ Укучы иптәш! • Розадан җәмәгатьчелек суды залында алган документлар күчерелеп бетте. Ләкин күтәргән мәсьәләне канәгатьләнерлек хәл итеп булмады әле: башта китерелгән -исемлекнең тарихы, Баймурзинның ул тарихта биләгән роле безнең өчен һаман караңгы. Хәтергә алып үтик: мин бу документларны 1960 елның көзендә, көньякның Татьяналар яшәгән шәһәрендә ял иткән вакытта күчереп алдым. Шул чакта ук минем Баймурзин язмышының дәвамын беләсем, бу турыда Розаны тагын бер кабат күреп сөйләшәсем килде. Мин аларга барырга ашыктым. Чөнки суд карары хәтергә килде: карар буенча Татьяна үзенең улы Игорьга порукага тапшырылган, ә Игорьның отпуск срогы инде беткән, ул, әнисен алып, иртәгә частена кайтып китәргә тиеш. Ә бит Игорь да малай чагында күреп Баймур- зинны белә ич, ул да, һич булмаганда, аның язмышын ачыклау буенча файдалы киңәшләр бирә алыр иде! Документларның оригиналларын алдым да аларга юнәлдем. Өй, балалар учреждениесенә файдаланырга бирелү шарты белән, райисполкомга тапшырылган, ял итүчеләр инде аннан күчерелгән иде. Алдагы зал буш, арырак, ярым ачык ишектән, ачулы ирләр тавышы аралаш еламсырап сөйләшүче хатын-кыз тавышы ишетелде. — Җитәр! Булды! — диде ир-ат. Ә хатын-жыз яшь аралаш сөйләвен дәвам итте: — Яклаучым дип чакырткан улың кыен минутыңда халык алдында синнән баш тартсын да, елама да тагын... Бу яшьләрне хәтерләрсең әле, ана яшьләре ул! — Юк, кызгандыра алмассың, — диде улы. — Күз яше түгел — су! Сазламык суы: сезнең кебекләр сазламык булып ята безнең юлда. Бастың исә — баткаклык. Киптерербез ләкин, моңар гына көчебез җитәр... Җитәр!—дип кабатлады ул, — хватит! Моны еламаска кушып «җитәр» дигән мәгънәдә дә аңларга мөмкин иде. , Түр бүлмәдән Роза килеп чыкты. Мин, исәнләшеп, рәхмәтемне пәм күчереп бетерүемне әйтеп, документларны аңар суздым. Икенче тапкыр тынычрак чагында килергә рөхсәт сорап, китәргә теләгән идем, Роза җиңемнән тотты: 21 — Әйдәгез, Игорь абый белән таныштырыйм үзегезне, — диде.— Ул да әтине белә ич! Без түр бүлмәгә барып кердек, һәм мин Игорьны күрдем. Кырык яшьләрдәге бу лейтенантны .кайчандыр Әскәр белән үртәшкән унбиш яшьлек малай итеп күз алдына китерү читен. Минем каршымда яңак мускуллары матур сузылып, ияге кырынудан күкселләнгән, кыю карашлы, соры күзле хәрби ир басып тора. Күрештек. — Әни, син саф һавага чыгып йөрсәң нервларың тынычланыр иде, — диде ул. Әнисе ишектән чыгып киткәч, өстәп әйтте: — Шул ук вакытта мондагы атмосфера да сафланыр... Ул анасының гаделсезлегенә карата нәфрәтен яшерә алмый, аны яшерергә кирәк дип тә санамый иде, бугай. Роза урындык тәкъдим итте. Утырыштык. Минем өчен шунысы көтелмәгән хәл булды —• Игорь Евгеньевич Рәфикъны, үзенең бала чагыннан тыш, Бөек Ватан сугышы чорында да күргән икән... Бу хәл Баймурзин биографиясенең башка ягын өйрәнүгә этәргеч булды: нигә аның семьясы белән чикләнеп калырга, ә армиядәге хезмәтен ныклап өйрәнмәскә! Минем бу идеямне Игорь һәм Роза да хуплап каршылады. Игорь үзенең Баймурзин турында истәлекләрен язарга утырды. Роза һәм мин, бергәләп, Рәфикъ Баймурзинның кыскача биографиясен төзедек. Аны белгән, очраткан һәм очратуы мөмкин булган кешеләргә хат проектын яздык. Тапкырлап, күбәйтеп, аннары хатларга салып җибәрер өчен, Рәфикъның төрле чорларда төшкән фотоларын сорап алдым. Күзем этажеркага төште: кайчандыр миндә бәреп вату теләген уяткан Рәфикъның бюсты хәзер тирән сер саклап тора: аның язмышы ул бюстны ясаучы кебек үк билгесез... Бу бүлекне шуның белән тәмамлап, Игорь Евгеньевичның Баймурзин турындагы истәлекләре белән киләсе бүлекне башлап китик. Ә аңар без тараткан сорауларга төрле урыннардан, төрле кешеләрдән җавап булып килгән башка хат һәм материаллар ялганып китәрләр. IV БҮЛЕК «Ул чакта мин сугыш шартларына күнекмәгән яшь бер солдат идем. Башта тылдагы аэродромнарның берсендә, старт командасында эшләдем. Фронттагы авиачасть командирлары да анда еш кына күренә, алар шунда кайтып, яңа марка самолетларда тренеровка ясап очалар, яңа техниканы үзләштереп, сугышта кулланыр өчен, фронтларга алып китәләр иде. Шунда Розаның әтисен дә күреп калдым. Аэродром командасы җитәкчесе безне, яшь солдатларны, бер бүлмәгә җыйнап, күнегү дәресләре үткәрә торган иде: аэродромдагы билгеләр, аларның мәгънәләре, җиргә ничең итеп урнаштыру тәртибе һ. б. шундый үзебезгә кагылган нәрсәләр турында. Бер көнне, төнге очуларга күнегү дәресләре вакытында, очучылардан бер командир килеп керде. Ул миңа таныш кебек сизелде. Җиңендә «Д-А» хәрефләре чигелгән кызыл чүпрәк. Димәк, ул аэродром дежурные итеп билгеләнгән. Төнге очулар вакытында без тулысы белән аның кул астында эшлибез булып чыга... Ниһаять, мин аның Баймурзин икәнен таныдым. Ничәмә еллардан соң, хәзер инде сугыш шартларында моны беренче кабат күрүем иде, ничектер шүрләп, югалып калдым: элек әти- әниләр настроениесенә ияреп, аңар каршы якта йөрсәм дә, балаларда гына була торган саф күңелем белән аның хаклы икәнен сизә идем. Ул минем сеңелемне иркәләп башыннан сыйпаганда, мин үз әтңемнең 22 шулай иркәләп Роза башыннан сыйпый алмавына көнләшә идем. Тик әти-әни аны дошман күргәндә «шулай кирәктер» дип, аларга иярә идем. Шуңар күрә хәзер Рәфикъ Баймурзин каршында үземне гаепле сиздем. Аэродром эшендә белемем чамалы булганга күрә, команда җитәкчесенең сорау бирүеннән куркып утыра идем, инде ул чакта безгә яртылаш алла булып күренгән, шул аэродромнарны үзенә хезмәт иттергән боевой очучы-командир да килеп кергәч, минем нинди хәлдә калуымны аңларсыз. Аның бите җилгә киселеп, шундый каралҗым-кызыл төскә кергән, һичбер кызуда я салкында да ул артык кызармас та, каралмас һәм агармас та. Керү белән ул бер секундта һәрнәрсәне күреп өлгерүчән очучылар карашын безгә юнәлтте. Старшинабыз класста нинди дәрес баруы турында рапорт биргәч, Баймурзин, кулы белән утырырга ишарә ясап, безнең белән бергә үзе дә утырды. Минем бәхеткә, ул сораулар бирми, тыңлый, дөресрәге, тыңлаган кыяфәт белән ял итә иде. Старшина аңар дәреснең тәмам булуы турында доложить иткәч кенә, ул: «Яхшы үзләштерделәрме соң?» — дип такта янына чыгып басты да акбур белән дүрт нокта куйды. — Аэродромда дүрт яшел ут яна, моны ничек аңларга? — диде, һәм җавап бирүчене эзләгәндә күзе миңа тукталды: — Менә сез әйтеп карагыз! Мин торып бастым. Дүрт нокта, яшел утка әверелеп, күз алдымда җемелди башлады. Ләкин никадәр тырышсам да, аның мәгънәсен исемә төшерә алмадым. Старшинаның миңа карап елмаюы бу сорауның җиңел икәнен сиздергәндәй булды. Бу хәл мине бигрәк тә аптыратты. Ахырда Баймурзин үзе әйтте: -- Димәк, ике мәче аэродромга кереп, кара-каршы утырганнар. Булырга мөмкинме мондый хәл? Мөмкин, әлбәттә... Бүлмәдәгеләр гөрләп көлеп җибәрделәр. Баймурзин дүрт ноктаның берсен сөртеп ташлады. Өч нокта калды. — Ә хәзер нәрсә күрәсез? — диде. Бусы шаяртусыз сораудыр, әлбәттә. Ләкин мин җавап бирә алмадым. Баймурзин старшинага мөрәҗәгать итте: — Бәлки, үзегез әйтеп бирерсез? — Есть! — диде старшина, җитди кыяфәт белән аягүрә басып.— Әйтеп бирәм: инде егет мәче кыз мәчегә күз кыса башлады. Бусында инде үзем дә елмайдым. Күңелемдәге киеренкелек юкка чыкты. Ләкин Баймурзин һаман утырырга кушмады. Тактадагы өч нокта араларына ике туры сызык үткәрде —«Г» хәрефе килеп чыкты. Бу билгенең ни икәнен мин инде белә идем: «Шассиегезнең сулъягы бозык» дип, яисә «Сул тәгәрмәчегез юк» дип, очучыга җирдән бирелә торган сигнал ул... Старшина ул кичәне нәкъ шул сигналны өйрәтергә оныткан иде. Шулай итеп, яртылаш алла итеп күз алдыма китергән очучылар Баймурзин аркасында безнең кебек үк шаяручан, көлүчән, хәтта ару- чан гади кешегә әверелеп киттеләр. Старт әйберләре, аларны эшләтү техникасы да элекке кебек үк катлаулы түгел, безгә буйсына торган юаш мәчесымаграк булып күренә башлады: «Перес!» дисәң, куркып, яшел күзен йома, «Песекәй» дип, иркәләп сыйпасаң— ача... Ә Баймурзинга карата мөнәсәбәтем һаман катлаулы иде. аны хөрмәт итү белән бергә уңайсызлана да идем; атам-анам тәэсиренә бирелеп, мин бит аны дошман күреп йөрдем. Хәтта малайларча көнчелек белән аның Әскәргә алып биргән велосипед күчәрен игәүләдем... Аны 23 сы бер хәл иде, шул явызлыгььм өчен аз гына да вөҗдан газабы кичермәдем! Аэродромдагы очрашуымда да шуларны сөйләп аңардан гафу үтенә алмадым, чөнки ул эшләр артык вакчыл, ә Баймурзин алар каршында артык югары иде. Менә хәзер ул юк. Минем аның каршында эшләгән гаепләрем өчен үкенү — файдасыз. Ул хис, әни эшләгән явызлыкларга каршы нәфрәт рәвешендә, тышка бәреп чыга, һәм хәзер минем бар теләгем, семьядагы бар омтылышым шуңа юнәлгән — үскәч тә йөзләрен кызартырлык эшләрне безнең балаларыбыз эшләмәсеннәр иде! Игорь Чепчиков» «...Мин Баймурзин эскадрильясенә фронтта хәлләр бик кыен чакта, безнең гаскәрләр чигенергә мәҗбүр булган чорда аш пешерүче булып эшләдем. Аш пешерү белән генә чикләнми идем, әлбәттә. Продукт алып, я табып кайту, пешергән ашларны аерым экипажларга илтеп ашатудан тыш, аэродромда дошман бомбага тотканнан соң калган базларны тигезләү кебек эшләр дә һәммәбез өчен уртак иде. Шул хәлдә дә җырлап, күңел ачып алган минутлар булгалый иде. Беркөнне, бомба төшеп, патефон пластинкаларыбыз чәлпәрәмә килде. Шул чак аерым сакланган патефонның валындагы бер генә пластинка исән калган. Аның «Трактористлар җыры» икәне нык хәтеремдә, чөнки фашистлар безнең республикаларны инде таптыйлар, ә ул пластинка бернигә карамый, һаман үз җырын кабатлый: ... п врагу никогда не гулять по республикам нашим!.. Башкалары булмагач, шуны уйнатып, шуңар кушылып җырлыйбыз, көләбез дә, елыйбыз да. Чөнки һаман чигенергә туры килә... Тагын бер истә калган вакыйга. Баймурзин очучылары һавада бер фашистның самолетын биртеп, безнең аэродромга төшеп утырырга мәҗбүр иттеләр. Ул Баймурзин каршына китерелде. Мин дә, врач хатын да шунда идек. Берничә минут элек кенә шушы немец ташлаган бомбадан безнең кешеләрнең берничәсе яраланып, әлеге врачның ире һәлак булган иде. Мескеннең сабыры төкәнгән, күрәсең, түзмәде, пистолетын чыгарды да, үзен тол иткән очучыга атты. Очучы агарынып китте, ләкин егылмады, стенага сөялеп, басып калды. Икенче мәртәбә атыйм дигәндә, Баймурзин врачны тотып өлгерде, аны (коралсызландырды. Алай гына түгел, врачны яраланган очучыга медицина ярдәме күрсәтергә мәҗбүр итте. Ә инде соңрак, врач белән икебез генә калган бервакытны, мин Баймурзинның бу эшен хупламавымны белдергән идем, врач минем белән риза булмый, командирны яклап сөйләде: «Әсирләр белән кешеләрчә мөгамәләдә булырга тиешбез», диде ул. Пенсионерка М ария И л ь ч е н к о». «...Командиры Баймурзин булган истребительләр частена мин корреспондент буларак бардым. Ул чак Украинадан Идел буена таба чигенгән чорыбыз иде. Командир үзе әле генә һава сугышыннан кайтып төшкән, самолетындагы пуля тишекләрен эзләп табуда үзенең авиатехнигына булыша, ә техник аларны ямый, эссе һавада борынны ярып кергән ачы исле эмалит белән буйый иде. 24 Эскадрилья, күчмә чегән таборысыман, тәгәрмәч өстеиә көйләнгән. Мин башта частьның штабын эзләп йөргән идем, ә ул штаб _________ өсте ко рылмалы, радио-аитенналы бер автомашина икән.*. Шуннан яшь бер очучы йөгереп килде дә: «Сез мине чакыргансыз икән, сезнең приказание буенча килдем», — дип, Баймурзинга честь бирде. Баймурзин, планшетындагы картага карап, яшь очучыга задание бирә башлады. Үзен тотышыннан, командирны ярты сүздән үк аңлавыннан мин ул очучының, яшь булса да, шактый тәҗрибәле икәнен төшендем. Аны фотога төшереп алмакчы идем, «Очу алдыннан кирәкми, — диде Баймурзин, — кайткач төшерерсез». Очучы киткәч, без, Баймурзин белән, самолет канаты астында күләгәдә бераз гәпләшеп утырдык. — Очар алдыннан кешене фотога төшерсәң, үч иткән кебек, ул очучы кире әйләнеп кайтмый, һәлак була. Берничә факт булды, чын, чын... Күрәсез, мин ни дәрәҗәдә ырымга ышанучан... Баймурзин, әлбәттә, моны шаяртып әйтә, асылда сәбәп башка: командир буларак, һәр очучыны улы кебек күреп ярата, ә һәлак булган очучының рәсемен фронт газетасында күрү аның авыр кичерешләрен яңарта. Тагын бер очучыга задание биргәндә ул аңар: — Ярый, барыгыз, үтәгез. Ләкин карагыз аны, салам белән шаяру кебек эшләрне кабатлыйсы булмагыз. Андый номерлар ялан отышлы булмый ул, — дип озатып калды. Мин «салам белән шаяру»ныц ни икәнен аңлатуын үтендем. Эш болан булган: әлеге очучы моннан берничә көн элек һава сугышы вакытында немецны куа киткән. Немец, үз тылына чыгу белән, кыюланып, моңар атакага ташланган. Моның самолетын бозган. Бу шунда төшеп утырырга мәҗбүр булган. Немец та, үз тылында үзен хәвефсез санап, моның янына утырган һәм плен алмакчы булган. Җирдә кул көрәше нәтиҗәсендә немец үтерелгән, ләкин самолеты безнең очучыны тыңламаган, чөнки моторы суынып өлгергән, шуңар күрә ходка китмәгән. Аның, әлбәттә, шундый очракларда да ходка җибәрү өчен җайланмалары булган, ләкин аны өйрәнеп торыр өчен вакыт та, дәреслек тә юк. Безнең очучы югалып калмаган, кырдагы арыш саламын моторга чорнап ут төрткән. Мотор җылынып, ходка җибәрү мөмкинлеге туган һәм безнең очучы үзен чолгап алырга килгән фашист солдатларының борын төбеннән очып киткән. Баймурзин моны сөйләп бетергәч, миңа тәкъдим ясады: — Әйдәгез, ресторанга керен чыгыйк. Анда безнең оркестр да бар. «Ресторан» дигәне дә ашау-эчү кирәк-яраклары төялгән грузовик, ә «оркестр»ы — бердәнбер пластинкалы патефон икән. Баймурзин минем белән сөйләшкәндә аэродромдагы барлык хәлләрне күзәтеп торды. Мин килгәч башлап задание алган яшь очучы («салам белән шаяручысы» түгел), тагын килеп, заданиенең үтәлүен әйтте. Шул бер сәгатьтән ким вакыт эчендә ул күзгә чалынырлык ябыккан, күз төпләре күкселләнгән, иреннәрен тешләп канаткан иде. һава сугышы булуын, бер фашист самолетының бәреп төшерелүен әйтте. — Фотога төшердеңме?—дип сорады Баймурзин. — Юк. — Алайса саналмый. Самолетта фото-кино-пулемет бар, ул һава сугышын, аның нәтиҗәсен төшереп бара икән. Баймурзин һәр бәреп төшерелгән самолетның фотога төшерелүен бик нык таләп итә, әгәр ул шарт үтәлмәсә, бәреп төшерелгән дошман самолетларын исәпкә дә алмый калдыргалый икән. Шуңар күрә очучылар бу шартны төгәл үтиләр, ә бу яшь очучының фотосы пуля тиеп бозылган. — Я, барыгыз, ял итегез! — диде бу әлеге яшь очучыга. Ә теге һаман китми, бер урында таптанып торды да: — ЛАинем доказательством бар!—диде. — Нинди доказательство? — Бәреп төшергәнлеккә. Менә ул, — дип, яшь очучы немец авиаторының погоннарын, блок-нотын чыгарып салды. — Мин бәреп төшергән очучыныкы. — Син нәрсә, аның янына посадка ясадыңмы? Дошман тылына? Ә? Яшь очучы эндәшмәде. Ләкин аның шулай эшләгәне ачык иде: бәреп төшергән самолет ватыклары янына утырып, һәлак булган немец очучысының погоннарын, кәгазьләрен алып кайткан. Чөнки эшнең эшләнүен исбат итәргә кирәк. Баймурзин, миңа мөрәжәгать итеп: — Менә сиңа тагын бер номер! — диде. — Нишләтергә инде моның өчен... Аннары иң каты җәзага хөкем иткән тон белән: — Төшереп алыгыз үзен фотога! — дип өстәде. Шунда мин яшь очучыны фотога төшереп алдым. Шулчак ул аэродромның тыл ягына карап, җитди кыяфәт һәм миннән гафу үтенгән тон белән: — Хәзер безгә аерылырга туры килер,—диде. Ул караган якта йөк һәм җиңел автомашиналардан башка нәрсә күрмәдем. Соңрак мин аның частенда һәм аның катнашы белән бик мөһим сынаулар үткәрелгәнен ишеттем. Сугыш чорындагы хәбәрче: 3. М. М и р о н о в». «...Әйе, сез җибәргән фотодагы Баймурзинны очарга өйрәтүче инструктор мин идем. Соңыннан да миңа аның белән очрашырга, кайбер мөһим мәсьәләләрне бергәләп чишәргә туры килгәләде. Аның турында белгәннәремнец үзем мөһим дип тапканнарын сезгә хәбәр итәм. Аның үзенчәлекләренең берсе—рационализаторлык, уйлап табу эшенә актив катнашу. Үзегез беләсез, 1930 елларда — индустрияләштерү чорында — илдә андый хәрәкәт бигрәк тә массалашып, көчәеп китте. Бу армиябездә дә чагылды һәм аның югары техникасын тәшкил иткән авиациядә бигрәк тә нык җирлек тапты. Мәктәптән мин, командир буларак, частька күчтем. Баймурзин нәкъ шул частьта «Интернациональ звено» составында хезмәт итә иде. Рус, татар, чуваш һәм башка милләт кешеләреннән торганга бу звено шулай атала иде. Баймурзин анда да рационализаторлык эшен алып барды. Шул ук звенода төпле белеме, осталыгы аркасында «профессор» кушаматын алган бер яһүд радиотехнигы да бар иде. Алар Баймурзин белән бик дус яшәделәр. «Профессор»ның Баймурзиннан аерыласы килмәде, югары уку йортларына җибәрү турында ясалган тәкъдимнәрдән дә баш тартты: частьта ул Баймурзин ярдәмендә үзенең тәҗрибәләрен һичбер төрле рәсми рөхсәтләр белән чикләнми башкара ала һәм аңар шул гына кирәк тә иде. Мин бу турыда тик шуның өчен язам — хәзер фән өлкәсендә дөнья күләмендә алдынгы сафка чыкканбыз икән, бу уңыш күктән төшмәгән, беренче бишьеллыклар чорында куллары чишелеп, практикага килеп ялганган хәтсез сандагы Баймурзиннар тәэмин иткән аны. Ә «профессорлар» хәзер, куш җәяләрен ачып, тагын иркенләбрәк эшли башлаганнар... 26 Ватан сугышы чорында да алар бергә хезмәт иттеләр, эксперимент ясауларын да туктатмадылар. Дөрес, кыенлыклар артты, ләкин шуның белән бергә сугыш тәвәккәллекне дә арттырды. «Профессор» хәзер Баймурзин частенда элемтә эше белән җитәкчелек итә һәм алар икәү бергәләп радио аша юнәлтелә торган реактив снаряд куллану тәҗрибәләре ясарга да өлгерәләр иде. Аларның бу эше белән немец фашистлары разведкасының кызыксынуы да билгеле. Бәс шулай икән, димәк безнең һәвәскәрләр эшенең нәтиҗәсе аларга да сизелерлек булган. Ул шулай сугыш вакытында да минем командада эшләде. Аның часте истребительләр төренә керсә дә, обстановкага карап, штурмовиклар бурычын да, разведчик, хәтта бомбардировщиклар функциясен дә үти иде. Аның алдында сугышчан бурычлар кую, аларның үтәлешен тәэмин итү белән бергә, ул частьның язмышы турында да кайгырту, кадрларны очраклы югалтулардан саклау бурычы да миңа йөкләтелгән иде. Ә Баймурзин кебек кадрларны сакларга бик кирәк, чөнки яңа килгән яшь очучылар өчен шәхси үрнәк буларак аларның тәрбияви рольләре зур, яшь очучылар кыюлыкта командирларыннан да уздырырга тырышалар иде. Ул частьта күп төрле милләт вәкилләренең булуы да алар арасында ярыш хисе тудыра, һәр милләт вәкиле үз халкының иң гүзәл сыйфатларын ачарга тырыша иде. Ләкин, әйткәнемчә, фронттагы барлык ертык-тишекне ул часть белән генә ямарга тырышу резервсыз калуга китерер иде. Мин һаман Баймурзпнга ял бирү ниятен күздә тоттым. Тик немецларны Идел буеннан кирегә алып ташлагач кына мондый ниятне эшкә ашырырга мөмкинлек табылды. Ләкин бу мөмкинлектән файдаланырга Баймурзинга насыйп булмады. 1943 елның февраль башында, отпускыга китәр алдыннан майор Ким Башкелис бомбардировщикларын дошман тылына озатып очкан чагында, Баймурзин һава сугышында, самолеты белән бергә янып, һәлак булды. Ә «профессор» хәзер космик очышларны тәэмин итүче коллективларның берсендә хезмәт итә дип ишетәм». (Отставкадагы авиация генералы «Д» иптәш хатыннан.) «Хөрмәтле коллега! Мин үзем язучы түгел, скульптор. Шулай да, Германия демократик язучыларына җибәргән мөрәҗәгать хатыгыз минем иҗатыма да кагыла. Эш шунда, менә ничәмә ел өзлексез мин соңгы бөтендөнья сугышы чорындагы бер совет партизаны образын скульптурада гәүдәләндерү нияте белән ашкынып, эскизлар эшләп, материаллар туплап йөрим. Хәтта иҗатымның төп бурычы булып күренә бу миңа. Ул партизан белән мин 1943 елның язында очрашкан идем. Миңа ул чакны 16 гына яшь иде (Гитлерның тоталь мобилизацияләре чорында армиядә минем кебек малайларны да, картларны да еш очратып була иде). Әлеге партизан минем хәтергә шул ягы белән нык сеңеп калган: аның сакалы бары тик уң як битен генә каплап үскән, ә сул як бите сакалсыз иде. Безнең врач аның ул бите янып, күптән түгел генә төзәлгән икәнен әйтте. Мин партизаннарга каршы операциягә катнаштым һәм ул партизан минем пуля тиеп үлгән, ә күзләре ачык килеш калган иде... Мин соңыннан аны, беренче корбанымны, бик җентекләп караган идем. Берничә айдан мин үзем «казан» («котел») га эләгеп, совет гаскәренә плен төштем. Сугыш бетеп, Германия Демократик Республикасы төзелү белән мин шунда кайтып, үзем сөйгән өлкә буенча—скульпторлыкка укырга һәм өйрәнергә керештем (мин кечкенәдән үк сын әвәләп ясарга ярата идем). Хөкүмәтебез зур мөмкинлекләр ачты. Ләкин теге ярты сакаллы партизан минем күңелнең тынычлыгын җуйды: нинди генә ташны, балчыкны я гипсны эшкәртергә тотынмыйм — минем ихтыярымнан тыш шул партизан пәйда була, әйтерсең лә, ул мин тотыначак һәр таш эчендә яшеренеп, мине эзәрли иде... Эш шул дәрәҗәгә җитте, үземне психик авыруга санап, серемне (менә быел сезнең хат текстын миңа укыган) бер шагыйрь дустыма сөйләдем. Ул минем кичерешемне бик табигый, иҗади яктан саулык һәм вөҗданым алдында җаваплылык билгесе дип тапты. Шул сизгер вөҗданны аклар өчен, ул, яңа Германияне, аның культурасын төзергә чакырып, шигырь язды. Аны эскизларым группасы өстенә, плакат кебек итеп, элеп тә киткән иде. Ул плакат-шигырь болай башланып китә: Чыдам бул, дус, төзе хәзер Шул сугыш җимергәнне, Скульптор! Терелт хәзер Снайпер үтергәнне! һәм мин, рухланып, яңадан эшкә керештем. Җыйнаган материаллар арасында ул партизан образын төгәлләргә ярдәм итәрлек рәсемнәр, фотолар да бар, әлбәттә. Бигрәк тә аларның берсе турында тукталып үтәргә кирәк табам. СССРда пленда чакта, мин Казанда (хәзер Муса Җәлил исеме бирелгән) опера театры бинасы төзелешендә эшләгән идем. Шуннан Идел буйлап илемә кайтышлый, пароход койрыгына утырган килеш, эшкә сусаган кулларымның кычытуын басар өчен, балчыктан һәм арзанлы кургаш кисәкләреннән төрле фигуралар ясап, балаларга бирә башладым. Ә балалар миңа «төзү материаллары» китерә тордылар. «Даным» бик тиз пароходка таралды. Өстемдәге фронт истәлеге—камуфляж бизәкле ала-кола тужуркам да реклама хезмәтен үтәде. Балалар хәлләреннән килгән кадәр акча, тәмәке я башка төрле күчтәнәчләр биреп, «хезмәт» хакымны түләргә тырыштылар. Ә мине, барыннан да бигрәк, үземнең -инде аларга дошман түгел, алар күңеленә якын, хәтта шундый кирәк кеше булуым куандырды. Балалар янына зурлар да килеп чыктылар. Мин бер малайга нидер ясап бирдем һәм аның турында оныттым. Ә ул хезмәтем өчен ни түләргә белми, дөресрәге, түләр нәрсә тапмый аптырап тора икән. Зурлардан 25 яшьләрендәге бер туташ якын килеп, ул малай өчен түләргә ният итүен белдереп, сумкасын ачты. Мин зурларга хөрмәт йөзеннән аягүрә бастым һәм аның сумкасында бер ир-ат фоторәсемен күрдем. Художникларда гына була торган күз хәтере аркасында, мин ул рәсем белән теге янган сакаллы партизан арасында охшашлык таптым. Туташ минем ул рәсемгә карап балчык -сын ясавыма каршы килмәде. Киресенчә, ул да зур кызыксыну белән карап тора башлады. Эш тәмам булгач, мин, рәхмәт әйтеп, рәсемне аңар кайтарып бирдем. Ләкин ул балчык сынны аласы килүен белдерде. Ә мин ул сынны оригиналына, ягъни рәсемгә алмаштырып кына бирә алуымны аңлаттым. һәм без шулай алмаштык та. Теге янган партизан белән бу рәсемдәге кеше—икәве бер булып сизелә башлады. Аның мине «эзәрләве» дә шул пароходтан башланып китте бугай... Көнбатыш Берлинда минем бер абыем яши. Сугыш вакытында ул очучы иде. Беркөнне, әлеге карточкадан карап эскиз эшләгәндә, ул миңа килеп чыкты. 28 — Беләсеңме, бу кеше миңа таныш бит: бу — Совет Армиясе авиа- часте командиры иде,—дип, ул үзенең пленга төшкән чагын сөйләп китте. Сездән килгән хат янына салынган рәсемне чагыштыру белән мни- дәге рәсем дә шул ук Баймурзиипыкы икәне ачыкланды (хәер, миндәге рәсемнең дә артына шулай язылган иде. Ләкин Иванов, Петров дип, я башкача язылган булса да элек бу минем өчен барыбер иконопись ма- • териалы булу ягыннан гына кызыксындыра иде). Сезнең хат эчтәлеге абыемны да бик кызыксындырды. Баймурзин аңар карата зур кешелек күрсәткән һәм бу аның күңелендә яхшы истәлек калдыргандыр, әлбәттә. Аның йөзе яктырып китте. Аның язмышын ачыклауда кулыннан килгәнне эшләргә булды. Аның төрле өлкәдә хезмәт иткән элекке офицерлардан танышлары күп. Көнбатыш Берлинда Гитлер ставкасының төрле бүлекләрендә хезмәт иткән чиновникларның күплеге дә һичкем өчен сер түгел. Алар сыра кружкасы янында элекке сугыш маҗараларын сөйләргә, сер бүлешергә яратучан. Бер атнадан соң, икенче килүендә, инде ул ниндидер Баймурзиннар турында өзек-өзек мәгълүматлар таба алуын әйтте. Шулардай «ул Баймурзиннар икәү яисә (берничә булмаганнармы икән?» дигән сорау күңелгә килә. Гитлер разведкасы, бигрәк тә сугыш вакытында, Совет Армиясендәге яңалыклар белән нык кызыксынган, әлбәттә. «Катюша»ны кулланган совет белгечләреннән ни көтсә дә мөмкин. Совет авиациясендә гади траектория буенча түгел, ә башкача төшә торган бомбалар барлыкка килүе турында хәбәр алынган. Баллистика законнарыннан тыш, алар- ның радио тарафыннан юнәлтелгән булулары ихтимал дип санаганнар. Часть командиры булуы йөзеннән Баймурзин фамилиясе дә шул мәсьәләгә бәйләнеше белән кызыксындырган булыр. Гитлер информациясе башта Баймурзинның һәлак булуы турында хәбәр иткән. Ләкин берникадәр вакыт үткәч, фашист лагерьларындагы пленныйлар арасында ниндидер бер Баймурзин табылган, имеш. Бу хәбәр дөрес булса, мин аны үтермәгәнмен булып чыта, шуңар күрә минем бу хәбәргә ышанасым килә... Бу мине барыбер акламас, бары тик Баймурзинның ни дәрәҗәдә яшәүчәнлеген күрсәтер иде. Ләкин ни булса да, миңа җиңелрәк булыр иде... Соңгы эскизларымда Баймурзин образы миңа башкачарак карый башлады. Ул инде миңа ачулы түгел, хәтта мине үзенең ярдәмчесе итеп карый һәм эндәшә кебек: «Хәзер дә шул ук көрәш дәвам итә, тик аның кораллары, ысуллары гына башка. Син хәзер — безнең яклы, менә мине чолганыштан коткарасың. Фашистлар чолганышы түгел бу, ләкин көрәш җиңел түгел: эшләнмәгән мәрмәр чолганышыннан мине сау-сәламәт килеш коткарыр өчен иҗат итәргә, таш кисәргә кирәк...» һәм апы терелтер өчен иҗат көчемне кызганмыйм. Шагыйрь дустым язган плакат шигыренең соңгы юллары хәзер минем өчен Баймурзинның да өндәве булып яңгырый: ...Хокук белән яшәр өчен Килер көн яктысында, Ул яктыны кабыз хәзер Өтергең чаткысында!.. (Германиядән килгән хаттан). «...Энем хатында язылганнарны раслыйм. Тагын бер вакыйга турында ишеттем, ләкин Баймурзинга кагыламы, юкмы — анысын әйтә алмыйм. Сүз сугыш вакытында немец тылында урманда 1943 елның язында табылган самолет турында бара. Ул совет самолетының янган аппаратуралары арасында берсе үзенең оригинальлеге белән немец конструкторларының игътибарын үзе 29 нә җәлеп иткән. Кәтүк һәм лампа калдыкларының үзара бәйләнешен өйрәнеп, кәгазьгә схемасын ясау нәтиҗәоендә аның радио көче* белән ракета юнәлтү эшендә тәжрибә аппараты булуы мөмкин икәне ачылган. Самолетта һәм тирә-юньдә очучының гәүдәсе, я булмаса- скелеты табылмавы һәм шуннан ерак түгел ачылган йозаклы парашют ятуы очучының исән налу мөмкинлеген белдергән... Кабат әйтәм — бу хәбәрләрнең берсе дә «немец пөхтәлеге» дип атала торган ышанычлы чыганакларга нигезләнмәгәннәр...» (Скульптор хатына икенче кул белән язылган өстәмә). «Хөрмәтле 1иптәш! Мин Баймурзинны бер-нке көн эчендә генә күреп калдым. Ул чакта мин балалар йортында тәрбияче-укытучы булып хезмәт итә идем. Ә ул бездәге кызын күрергә дип килгән иде. (Хатның авторы Баранова бу урында безгә инде билгеле булган хәлләрне яза. Аларны кабатлап тормыйча, без яңа вакыйгалар турында язганнарын күчерәбез.) ...Шуннан соң Әскәрне мин байтак вакытлар күрми яшәдем. Аны тикшерү эше дә акрынлап суынды: әтисен частька чакырып алдылар. Роза да, әтисе белән бергә, вакытлыча Казанга китеп барды. Евгенийның, ягъни Татьянаның иренең дә Төньякта эшләгән җиреннән үлгән хәбәре килде. Шулай итеп, Татьянаның үз балалары да ятим калгач һәм Роза өчен аңар алимент бирү дә туктатылгач, Татьянага бәйләнер өчен формаль сәбәпләр дә калмады. Шуннан соң Әскәр кире әйләнеп кайтты. Казаннан кайткач, Роза Мәдинә ханымның ни дәрәҗәдә яхшы кеше икәнен Әскәргә сөйләп карады, алай итте, болай итте. Ләкин Әскәр элекке Әскәр булып калды. Гитлер илебезгә басып керде. Сугыш башланып китте. Безнең балалар элек колхоз-совхозларда зурларга ярдәм генә иткән булсалар, хәзер фронтка киткән зурлар өчен дә эшли башладылар. Шундый эш көннәренең берсендә, Әскәрне мин тик бер генә мәртәбә очраттым. Ул таза, 18 яшьлек егет иде. Ләкин ул рәтләп эшләмәде, виноградны җыюдан бигрәк, ашау белән мәшгуль булды. Инде ул хезмәткә генә түгел, хезмәт кешеләренә дә хөрмәт хисен җуйган, өстән генә карарга өйрәнгән иде. «Эш ахмакларны сөя!» — дип куя иде ул эреләнеп кенә. Кырымны фашистлар оккупацияләү куркынычы тугач, Розага мин Казанга күчеп китәргә киңәш бирсәм дә, риза булмады. «Я абыйны да алып китәм, яисә үзем дә монда калам. Юкса әнигә ни йөзем белән күренермен» дип җавап бирде (Баймурзин хатынын «әни» ди иде ул). Балалар йорты заведующие Жухов, башка коммунистлар белән берлектә, оккупация чорында шәһәрдә подпольеда эшләде. Миңа офицерлар ашханәсенә савыт-саба юучы булып эшкә урнашырга мөмкин булды. Ара-тирә «кичегеп килүчеләргә аш бирү эшен дә башкаргалый идем. Шунда ишеткән хәбәрләрне Роза ярдәмендә подпольега тапшырып тордым. Шул ук юл белән заданнеләр дә ала идем. Әскәр Баймурзин, немец офицерлары белән берлектә, башта сирәк, аннары еш-еш кына ашханәгә кереп, эчеп, исереп йөри башлады. Мәктәптә ул немец телен өйрәнгән, фашистлар аны тәрҗемәче булып хезмәт итәргә күндергәннәр икән. Мин бу турыда да Роза аркылы белдем. Көннәр үтте. Роза Әскәрнең, тәрҗемә белән генә чикләнмичә, фашистлар тарафыннан җавапка тартылучыларга карата дорфа кылануын, теле белән тәрҗемә итеп бетерә алмаганда кулы белән кыйнап алырга тырышуын сөйләде. 16—17 яшьлек Роза бу хәлләрне шундый авыр кичерде, йөзенә карап, аңа кырык яшь днп уйларга була иде. һәм ул чыннан да олы яшьтәгеләрчә чыныгып җиткән патриот иде. 30 «Мин гаепле! Үзем гаепле! — диде ул берчакны,— Комсомолга кергәнче үк, элгәрерәк әти белән бергәләп эш иткәндә, абыйны коткарып калырга була иде бу паразитизмнан!» Подполье хөкем чыгарды: Әскәр Баймурзинга нык кисәтү ясарга, әгәр тыңламый, немец разведкасындагы хезмәтен дәвам иттерә икән, Әскәрне юк итәргә. Бу хакта Әскәрне кисәтү миңа, ә җәза хөкемен үтәү Розага тапшырылды. Моны Роза үз өстенә үзе теләп алды гына дисәк аз булыр. Юк, ул үз тарафыннан шундый инициатива күрсәтте, бу зур сынауны үтәячәгендә шик юк иде. «Ул былчырак минем вөҗданымда ята, аны үз кулым белән алып ташламый торып, минем вөҗданым сафланмаячак!»— диде ул. һәм хөкемне тормышка ашыруга зур активлык белән әзерләнә башлады. Аптекада эшләүче белән контактка керде: .иң ышанычлы юл — аракыга агу салып бирү иде, әлбәттә. Әскәрне кисәтүне ничек гамәлгә ашыру турында уйлап та өлгермәгән идем әле. Ул,бер немец майоры белән бергә, ашханәгә би‘к соң килеп, озак - сөйләшеп, ашап-эчеп утырды. Майор киткәч, минем янга килде. Шактый исергән иде. — Күрдеңме, нинди кошлар минем белән кызыксына! — диде ул, масаеп. — Белмим, — дидем мин, — нинди кош соң ул? Козгын булса, үләксә белән кызыксынучан 1инде... Мин Әскәргә аның политик үләксә икәнен һәм бу юлны дәвам иттергән тәкъдирдә физик яктан да үләчәген читләтеп әйтмәкче идем. Ул аңламады, яисә аңламамышка салышты. Немец начальствосының Баймурзиннар белән кызыксынуын, үзен, ягъни Әскәрне Германиягә алып китәргә җыенуларын сөйләде. — Исегездәдер, әлбәттә, әти, минем язмышны кайгыртып, кайчандыр мине эзләп монда килгән иде? Инде рольләр алмашынды: мин аны кайгыртып, аны эзләргә китәм!—дип, чыгып китте. Шуннан соң ул шәһәрдә артык күзгә чалынмады...» (Баранова хатыннан өзекләр.) «...Мин аның белән шул хәрби әоирләр лагеренда очраштым. 1943 елның җәе иде. Мин ул лагерьга эләккәч тә, башкалар белән берлектә мине эшкә чыгарган араларында җай табып качмакчы булган идем. Табып, этләрдән талатып кире алып кайттылар да, һуштан яздырганчы кыйнап, инде үлгән диптер, бәлки, дизентерия белән авыручылар барагының ишек төбенә илтеп ташлаганнар. Анда көненә 15, 20 ләп кеше үлә, лленныйлардан торган «капут командасы» аларны алып китеп җирли иде. Аңыма килгәндә, мине дә үлекләр өстенә — арбага салып торалар. Моны аңлап, протест белдермәкче идем, носилканы баш ягымнан тотканы: «Тыныңны чыгарма!» — дип пышылдады. Аның бер як яңагында сакалы юк иде. Мине үлекләр өстенә салып, «часовняга» алып киттеләр. Юлда селкенеп әрнү аркасында бераз хәл керде кебек. — Анысын сал да, менә бусын ки!—дип, Ярты сакал миңа башка чалбар бирде. Эш шунда, мине этләрдән талатканнан соң, автомат белән баш өстеннән һавата атып, лагерьга таба тезем белән йөреп кайтырга мәҗбүр иттеләр. Чалбарымның тез турылары тетелеп, тезләрем суелып канланган иде. Шуңардан немецлар мине танып алулары мөмкин икәнен аңлап, Ярты сакал кушканны эшләдем. «Тезләнеп яши белмисең ахыры. Лучше аягүрә үләргә генә өйрән», — дип куйды ул. һәм миңа бер үлгән әсирнең номер калаен бирде. 31 Часовня дигәннәре — подвал, ә подвал өстендә — мине алып килүчеләр тора торган барак икән. Мине шунда алып керделәр. Лагерьда — меңләгән пленный. Үлүчеләрнең яисә яңадан килүчеләрнең саны күпме, ничәү? Алар кемнәр, кайдан килгәннәр — беркем моны белм1И, бернинди индивидуаль учет юк. Кеше гомере — чебен бәясе. Урманда йөргәндә кайчак ялгыш кырмыска оясына басасың. Шунда ничәсе үлгән? Үлгәннәренең кайсы ниндирәк булган — белмисең бит. Лагерьдаты әсирләр язмышы әнә шуларныкы кебек. Ләкин бу трагик хәлдән файдалана белүчеләр дә бар икән: менә мине — фашистлар каршында «җинаять» кылган кешене— үлемнән коткарып, йолып калдылар. Алар барактагы икешәр катлы агач койкаларның бер секциясендә җидәү яшиләр икән. Сигезенчесе үлеп, бер урын буш калган. Мине шунда урнаштырдылар. Минем «яңа» чалбарымның тезе тетелмәгән булса да, башка яктан элеккесенә караганда искерәк булып чыкты. Шуңар карап уйланып торганда, Ярты сакал миңа балык кылчыгыннан ясаган инә бирде. Аның бер иптәше үз күлмәгеннән бик оста итеп җеп суырып алды. Әрмәнгә охшаган тагын берсе: «Утюг кирәк булса миннән сора, бирермен, кыздырып үтүкләрсең, менә ул!» — дип, тимер кашык күрсәтте. Лагерьда кашык кыздырып кием үтүкләүчеләр дә бар икән. Кыскасы, яңа иптәшләремнең һәр хәрәкәтеннән күренеп тора—лагерь тормышында алар миңа караганда күп мәртәбә тәҗрибәлерәк. Алар өчен ялгыз-ярым качып котылырга тырышу да зур батырлык -саналмый иде бугай. Мин аларның барысыннан да яшь идем. Үземне шәфкатьле абыйлары канат астындагы кечкенә малай кебек сиздем. Абыйларымның биографияләре белән кызыксындым. Ләкин алар башларыннан үткәннәрен миңа сөйләргә ашыкмадылар. Ятар алдыннан ботинка кебек нәрсәләрен салып, чолгау чүпрәкләрен сүткәч, мин Ярты сакалның уң аяк бармаклары бөтенләй юк икәнен күрдем. Аның нигә аксабрак йөрүенең сәбәбен төшендем. Үзара мөгамәләләреннән мин аның «старшой» икәнен, ә башкаларның аңар буйсынуларын аңлап, исемен сорадым. «Әти» дип җавап бирде. «Апо отчеству как?»—дип сораган идем, «Бабаевич» дип җавап бирде. Мине яшереп, коткарып калулары өчен Әти Бабаевичка рәхмәтемне белдердем. Ул илтифатсыз гына кул селтәде: «Безнең һәркайсыбызны шулай коткарып калдылар»,— диде. Ничек коткарганнар — белмәдем. Тик соңрак, көзгә кадәр бергә яшәп, иптәшләремнең ышанычын казангач кына, аның башыннан үткәннәре белән кыскача таныштым. Аны да үзе түгел, Солтанов дигән (иптәше аша белдем. «Әти Бабаевич» очучылар часте комадиры булып эшләгән. 800 метр биеклектә һава сугышында самолетына ут капкан. Ул утны һава агышы белән «өзеп» ташларга азапланган. Барып чыкмагач, парашют белән сикергән. Бу чакта инде ул 400 метр югарылыктагы болыт эчендә булган. Шуңар күрә аның сикерүен берәү дә күрмәгән. Ул урман эченә килеп төшкән. Менә шул һава янгынында аның ярты бите янган. Самолеттан ычкынып, парашюты ачылып киткән мәлгә лямкалары моны югары йолкып, егылудан туктаткач, сыңар унтасы энерция көче белән аягыннан ычкынып киткән һәм кар эченә чумган. Баймурзин аны тапмаган һәм, озак эзләп, вакытны да әрәм итәсе килмәгән. Унтасыз аягына бияләен киеп, тәүлек буе адашып йөргәннән соң, партизаннарга юлыккан. Шунда аягының туңган бармакларына ампутация ясаганнар һәм янган бит тиресенә төзәлергә мөмкинлек биргәннәр. Ләкин ул терелеп җитәр-җитмәс партизаннар чолганышта калып, бик күпләре кырылган. Баймурзин авыр яраланып немецлар кулына төшкән. Менә шулчак инде аны үлгәнгә санап күмәргә илткәндә, олаучы 32 карт моның ыңгырашуыннан тере икәнен белеп, коткарып калган. Баймурзинның «безнең һәркайсыбызны шулай коткарып калдылар» дип әйтүе шуңа ишарә булган икән. Башыннан тагын күп вакыйгалар үткән. Шуннан соң ул менә бу лагерьга килеп эләккән. Мин башта аның лееме чыннан да шулайдыр дип, «Әти Бабаевич» дип йөртә идем. Ләкин алай түгел икән. Баймурзинның минем белән яшьтәшрәк улы булган. Ул шуның истәлегенә миннән үзен «Әти» дп- дергән икән. Моның мәгънәсенә төшенгәч, мин аңардан: — Улыгыз һәлак булдымыни? — дип сорадым. — Шулай булырга охшый, — диде. — Сугыштамы?—дип сорагач, — Әйе... Ләкин гади сугыш түгел, катлаулырак... — дип куйды. Бу турыда сөйләшәсе килмәвен сизеп, артык сорашмадым. Берчакны, кич сәгать 10 нарда, барак ишеге ачылды да сакчы: «Баймурзин!» дип кычкырды. Җавап бирүче булмады. Баймурзин үз фамилиясен «Рәфиков» дип йөртә иде. һәм аныңх чын фамилиясен мин беренче тапкыр шул төнне сакчы авызыннан ишеттем. Баймурзин сагайды, ләкин сакчының кычкыруы ул чагында нәтиҗәсез, җавапсыз калды. Ул вакыйга онытылып килә иде инде. Менә көз җитте. Беркөнне иртән баракта яшәүчеләрне чыгарып тезделәр. Төн буена яуган яңгыр һаман тукталмады. Мөһим мәсьәлә бардыр — барак янына лагерфю- рер үзе килгән. Алар кожан кигәннәр, яңгыр үтми. Ә әсирләргә яңгыр суын үткәрмәскә теләп муеннарын җыерырга да ярамый, «Ахтунг!» дип җикерәләр. Тәрҗемәче шуны игълан итте: Совет командованиесе һәм немец командованиесе бергәләп киңәшү нәтиҗәсендә пленга төшкән очучыларны алмашу турында сүз куешканнар. Пленныйлар арасында совет очучылары булса, шул нигездә иленә кайтырга мөмкинлекләре бар. Ул көнне безне эшкә кумадылар. — Я, кайсыгыз очучы?!—дип кычкырды Баймурзин баракка кергәч. — Илгә кайткач, бездән сәлам тапшырыгыз! Әйтерсең лә, барак очучылар белән тулы, бары тик ул гына очучы түгел! Безнең секциядәгеләр җыйналып киңәшә башладылар. «Дөресме бу хәбәр? Бәлки, дөрестер дә: тарихта мондый алмашулар булгалаган. Бу хәбәр дөрес булган тәкъдирдә нишләргә кирәк? Ә ялган булса?...» Шул турыда киңәш кордылар да, шыпырт кына бер карарга килделәр. Баймурзинның иптәшләре баракның төрле якларына таралдылар. Рәфиков (Баймурзин) миңа мөрәҗәгать итте: — Я, кайтасыңмы илгә? — Мин бит очучы түгел... — Ә кем соң син?-—диде ул, көлеп. — Син беркем дә түгел: син үлдең ич! Ә очучылардан азмыни үлгән кешеләр! Менә мин үзем дә ике мәртәбә үлдем: берсендә һавада янып, ә икенчесендә чолганышта калып... Мин Баймурзинның ни әйтергә теләвеп аңладым: үзеңне очучы дип атап, илгә кайтырга тырышырга. — Әгәр очучы түгел икәнемне ачсалар?—дидем мин. — Ачсалар ни! Эттән талатмаслар, курыкма. Лагерьдан качу түгел ич бу, илгә кайту өчен законлы юл санлау гына. — Әгәр «нинди самолетта очтың, кайчан, кайда хезмәт иттең?» дип сораша башласалар? — Белмим, улкаем, эш андый сорашуларга барып җитәрме икән? — дип, уйга батты. Иптәшләре әйләнеп кайтты. — Я, «Гали баба», нык тор, — диде Солтанов, — «кырык карак» белән көрәш башланды! Мин ул гарәп хикәясен укыган булсам да, хәзерге хәлләр белән нинди бәйләнеше, охшашы барлыгын төшенмәдем. Соңга табарак бу ачылды. Төш житәрәк яңгыр туктады. «Пленный очучылар! Чыгып тезелегез!» дигән команда булгач, ярты барак чыгып тезелде. Бу Баймурзин һәм аның иптәшләренең агитациясе нәтиҗәсе иде. Чыннан да «Гали баба» хикәясендәге кебек: җинаятьчеләр ул картның өен табып, ишегенә акбур белән тамга салып китәләр. Ләкин картның зирәк кызымы, улымы, моны күреп, урамдагы барлык ишекләргә шундый тамгалар салып чыга. Җинаятьчеләр аптырашта калалар... Фашистлар тарафыннан игълан ителгән хәбәрдә дә шундый мәкер булган тәкъдирдә, аларның эшен читенләштерү, бу көрәштә вакыт оту өчен эшләнгән чара булып чыкты бу. Тышта, баракның аргы очында, лагерьфюрер белән бер төркемдә совет авиациясе офицеры формасын кигән берәүне күрдек. Кайту насыйп булмаган тәкъдирдә дә безнең илдән килгән офицерны күрү безнең өчен зур бәхет иде. Аның белән сөйләшү, иректән килгән бер кеше белән күзгә күз очрашу өчен генә дә үзеңне очучы дип атарлык бар иде. Барак эчендә калучылар да тәрәзәдән аны күреп, «очучылар» сафына чыгып тезелә башладылар... Лагерьфюрер белән бер төркемдәгеләр, безгә карап, «Ха-ха-хай!» дип көлә башладылар. Инк көлүләренең мәгънәсенә әлбәттә төшендек: баракта шулкадәр әсир очучылар булмавын алар, әлбәттә, беләләр һәм болан күп булып тезелүебезне аңгыралык, яисә аңлашылмау нәтиҗәсе дип юрыйлар иде. Менә «Очучылар, ике адым алга! Шагом марш!» дигән команда булды. Бөтен строй ике адым алга күчте. «Кырык карак», ягъни фашистлар төркеме, аптырашта калды. Лагерьфюрер безнең офицер белән сөйләшеп, кулын селтәп куйды. Совет офицеры кесәсеннән блокнот һәм карандаш чыгарды. Ул комендант белән берлектә строй буйлап туктый-туктый нидер язып килә башлады. Якынрак килгәч, без аның «очучылар»ның фамилияләрен һәм калай номерларын язганлыгын, ә йөзләрен фотога төшереп алуын төшендек. Мин сафта Баймурзин янына баскан идем. Ә теге ягында башка дуслары. Мин Баймурзииның акрын, ләкин тетрәткеч тавыш белән «Провокацияме? Шулай ук провокация булып чыктымы бу?» дигәнен ишеттем. Шул ук вакыт беләгемне кләшчә көче белән авырттырып кысуын сиздем, йөзенә карасам — шундый үзгәргән! Күзе киң ачылган, янган битенең карындык кебек ялтырап калган тиресе үтәли яңак мускуллары төерләнеп уйный. Ә үзе теге очучылар киемендәге офицерны күзәтә. Баймурзииның теге ягындагы иптәше дә аның дулкынлануын сизеп, «тынычлан» дигән мәгънәдә җиңеннән тартып куйды. Мин әлеге совет офицерына күз текәдем. Ул якынлашып килә иде инде. Ул урта буйлы, нык гәүдәле 18-19 яшьләрендәге егетнең күзләре мине хәйран калдырды. Гаҗәп дәрәҗәдә Баймурзинныкына охшаган иде ул күзләр! Чагыштыру өчен мин кабат Баймурзинга карадым. Ләкин ул хәзер күзләрен күренмәслек дәрәҗәдә кысып, сызык кына калдырган килеш тегене көтә. Чират аның күршеләренә килеп җитте. Алар үз фамилияләрен һәм номерларын яздырдылар. Баймурзинга чират җитте. Совет офицеры карашын аның калаеннан йөзенә күчерде. — Фамилиягез ничек? — дип, кинәт тукталып калды. — Рәфиков... 3. .C. Ә.- № 7. 33 34 Теге егет тагын да аптырый төште. Комендант тоткарланмыйча, элекке темп белән үтеп китте. Баймурзин ачулы тавыш белән, ләкин акрын гына: — Рәфиков димен, офицер әфәнде, сез анда кем фамилиясен язасыз? — диде. Минем күзем «әфәнде»нең блокнотына төште. Анда соңты фамилия «Баймурзин» дип язылган иде. — Гафу итегез, мин ялгыш үз фамилиямне язганмын, — дип, «Баймурзин»ны сызып, «Рәфиков» дип язды офицер. Ул, сихерләнгәнсыман, урыныннан кузгала алмый бераз торды да, мине бөтенләй шәйләмичә, язмыйча үтеп, күршемә күчте. Баймурзпнны кемдер шелтәләп алды. — «Иптәш» дип мөгамәлә итүне инде онытып та өлгергәнсең: совет офицерына «әфәнде» дип эндәшәсең! Баракка кире кайтып кергәндә минем Әти Бабаевич бик дулкынланган иде. Ул безгә, үзенең якын иптәшләренә, совет офицеры дигәнебез аның улы икәнен, очучы булу ихтималы бик шикле икәнен, хәтта улының провокатор булуы мөмкин икәнен әйтте. Ни өчен «әфәнде» дип мөрәжәгать итүе аңлашылды. — Әйтер хәл юк, — диде ул миңа карап,—этләр тере тәнеңнән калҗалар өзеп алса, бу — авыр газап. Ләкин син моның өчен этне гаепләмәссеңдер: хайван. Ә менә бу әфәнде кеше булып туган иде бит, нишләрсең шул кеше тешләре белән калҗаларыңны телгәли башласа! Аннары үз алдына сөйләшкән кебек болай диде: — һичбер эт эзләп таба алмаслык объектны эзләп тапты... Кара син аны, молодец!—Тагын шуңар өстәп куйды:—Аны бу этлеккә кем өйрәткән, беләсезме? Юк, фашистлар түгел. Алар -кулына ул әзер килеш килеп төшкән мал... Без аны юатырга тырыштык: «Сабыр ит, ашыкма, бәлки ул чыннан да совет офицеры булып чыгар», — дидек. Кич, караңгы төшү белән, безнең сәке янына ишек яныннан килгән кечкенә бер төркем якынлашты. Араларыннан кайсыдыр: «Беләбез, беләбез аны, менә монда йоклый ул», — дип сөйләнә иде. Ул әсирләр төркеме безнең янга Баймурзинның улын китерделәр. Аңардан: — .Рәфиков сезгә танышмы? — дип сорашалар. — Юк, просто болай гына, — ди теге. — Хәерле кич!—дип килеп исәнләште. Үзеннән шундый тазалык, безгә тансык чисталык, саф һава исе аңкып тора. Юк, хыянәтче булуына һич ышанасы килми! Аталы-уллы кочаклашып күрешерләр дип көтәсең. Юк, күрешмиләр. Сүзне дә башкалар башлап җибәрде: — Рәхим итеп, утырыгыз, беткә буялудан курыкмасагыз. — Сугыш вакытында бет ул булгалый торган нәрсә, — дип, утырды. Шул арада баракның төрле башларыннан безнең сәке янына байтак әсир җыелып өлгергән иде инде. Ата Баймурзин әсирләр өчен «старшой» — авторитет иясе булса да, аның совет офицеры белән болай тәкәллефсез, хәтта дорфа мөгамәләсе аларны таңга калдырды. Алар инде аталы-уллы дип уйламасалар да, бу икәүне электән таныш дип фараз итәләр һәм минем Әти Бабаевич шул танышлык аркасында илгә кайтыр дип ышаналар иде бугай. Ә улы, әсирләр белән шаярып сөйләшергә теләгәндәй, елмаеп: — 'Шулай итеп, язмышыгыз минем кулда, — дип куйды. — Ә сезнең үз язмышыгыз кем кулында? — диде әтисе. Аның бу сүзләрен мин ике төрле аңладым: бердән, «Синең үз язмышың фашистлар кулында» дигән мыскыллау мәгънәсендә. Ә, икенчедән, болай да аңлап була: «Хәзерге минутта синең язмышың менә безнең кулда: синең фашистларга ялланып йөрүеңне әсирләр алдында фаш итсәм, кара аны!..» Малай моны нәкъ шул мәгънәдә аңлады булырга кирәк, йөзе ка з* 35 раңгыланып, урыныннан торды. Бер-беренә карашып, сүз куешкан кебек /ишеккә юнәлделәр. Әсирләр, Баймурзинның дусларыннан ни булса да белешергә өмет калмагач, үз урыннарына таралдылар. Ата һәм улы күздән югалгач, без ни була инде дип, дулкынланып, эшнең ахырын көтеп калдык. Бәлки, улын дөнья йөзеннән юк итәр өчен һәм җавабын үзе генә бирер өчен алып киткәндер... — Әйе, — дип куйды Мироян,— һәрхәлдә немецларның ышанычы зур бу егеткә. Юкса пистолет тактырып, безнең янга үзен генә чыгарып җибәрмәсләр, артыннан калмый, озатып йөрерләр иде. Ата Баймурзин әйләнеп кайтканда, барак йоклый иде инде. Мин дә йокыга киткәнмен, уяттылар. — Әйдә, — дип пышылдады «әти», — изге эшләр турында часовняга төшеп сөйләшик... Әйдә, улым! Үз улына «офицер әфәнде» дип эндәшүен хәтерләдем. Миңа «улым» дидерткән олы мәхәббәте мине, әлбәттә, горурландырды. Шул сүзе өчен генә дә аның белән утка-суга керергә әзер идем мин. Часовня ачкычы аңарда иде. Аны ачканда: «Сезам, ачыл!» дип куйды. Гали баба да серле подвал ишәген шулай ача бугай... Берәм-берәм аның артыннан төштек. Баймурзин беренче кабат миннән сер сакламый үзенең планын сөйләде. Бу миндә зур горурлык хисе тудырды. Шуның белән бергә зур җаваплылык та сиздем: чөнки бу план сер итеп тотылырга, үлгәндә дә сөйләнмәскә тиеш иде. Без шул турыда ант итештек. Бу ант минем каныма шулкадәр сеңгән һәм шундый авыр сынауларны үткән, хәтта хәзер дә, ул план инде үзенең практик әһәмиятен югалткач та, бу турыда язмаска, моны сер итеп сакларга тиешмен кебек сизелә. «Часовня»да Баймурзин үзенең улына ышанмавын әйтте. Аның турында шулармы сөйләде: Әскәр һичбер төрле хәрби мәктәп бетермәгән. Очучы да, офицер да түгел икән. Тик фашистлар аны шул рәвештә лагерьларда йөртеп әтисен эзләтер өчен очучы итеп киендергәннәр, һәм ул чыннан да бары тик эзләүче эт хезмәтен генә үтәп йөргән икән. Аның әтисе авиация турында ниндидер мөһим нәрсәләр белергә тиеш һәм немец разведкасы шуның белән кызыксына икән. Шул мөһим нәрсәләрне әйттерү шарты белән ата Баймурзиниы әсирләр лагереннан азат итеп, иң яхшы шартларда яшәтергә вәгъдә биргәннәр. Ә Әскәр исә үз миссиясен әтисенә карата ярдәм күрсәтү дип уйлый икән... — Беткән баш... Рухи яктан гарип, — диде Баймурзин улы турында өметсез кул селтәп. Ул Әскәр белән сүз көрәштереп тормаган. Тик немецларның мәкеренә каршы хәйлә коргаш «Мин немецларга хезмәт итәргә риза, тик кая барсаң шунда хәбәр итәргә, үч алырга сәләтле фанатиклар бар, бу турыда шундый әсирләр белә күрмәсеннәр нде», — дигән. Улы аңардан: «Моны андый әсирләргә сиздермәс өчен нишләргә кирәк соң?» — дип сорагач, әтисе аңар болай җавап биргән: «Әгәр үзен очучы дип яздырган башка әсирләрне тикшереп-нитеп тормыйча, мине сайлап алып китсәләр, калган әсирләр, әлбәттә, шиккә төшәчәкләр. Ә менә очучы дип язылган әсирләрне беренчесеннән алып, соңгысына кадәр бүген төзелгән исемлек буенча самолет янына -илтеп, бик тәф- тишләп имтихан кылсалар — нәтиҗә бөтенләй башка булачак. Үз чиратым җиткәч кенә мин дә барырмын. Шундый тәртип белән эш иткәндә минем тикшерелүем һәм шуның нәтиҗәсендә чын очучы икәнем ачылуы бик табигый булып күренер, һәм мине алып китсәләр дә, шикләнергә нигез калмас». Ата Баймурзин сүзен болай дип тәмамлады: —- Минем бу шартым кабул ителерме, юкмы — әлегә билгесез, һәрхәлдә без берни дә югалтмыйбыз. Ә самолет отарга өмет бар... һәм үзенең качу планын сөйләп бирде. Шуннан соц инде улы әтисе янына килеп йөрмәде. Ә иртәгесен без аныц блокнотына беренче буларак язылган әсирләрнең аэродромга китүләрен күрдек... Димәк, шартка күнгәннәр! Очучымы, түгелме икәнлекләрен сынатып кайтучыларны Баймурзин бик кызыксынып каршы ала, тәфтншләп, барысын да сораша торды. Самолетның ниндилеген белгәч, сынаучы немец турында да кызыксынды. Таза гына бер фашист, сынау эшен бик теләп башкара, ди. Хәтта шуңардан кызык табарга тырыша, имеш. Төрле мәзәкләр уйлап чыгара. Мәсәлән, бер әсирдән сораган: «Беләсезме, бу кран нигә куелган?» «Беләм», — дигән теге. «Я, белсәң, борып кара!» — дигән сынаучы, һәм әсир борган. Ә ул кран, самолетта янгын чыга калса, сүндергеч күбекнеке икән. Очучы аның сиптерә торган тишекләрен әсирнең күзләренә таба юнәлткән. Шулай итеп әсир, үз кулы белән борып, үз «үзенә кислоталы күбек сиптергән. Вакытлычамы, әллә бөтенләйгәме,—аның күзләре сукырайган... Бу хәбәрдән соң бик күпләр сынауга барудан баш тарттылар. Безнең чират тиз җитте. Күзләрен бәйләгән әсирне госпитальдән җитәкләп алып кайттылар. Бу минем күңелгә дә шом салды: әсирлек һәм сукырлык — коточкыч хәл! Тик Әти Бабаевичка бу аз гына да тәэсир итмәде, киресенчә, ул үзен сынаучы итеп нәкъ шул очучының калуын теләде. «Ул безгә әшәкелек эшли икән, димәк, бездән әшәкелек көтми. Көтмәгәндә, токто- малдан эш итү нәтиҗәлерәк булачак. Икенчедән, ул очучы хәзер безнең өчен ниндидер билгесез бер фашист түгел, ә иптәшебезне сукырайтучы кан дошманыбыз. Усал куллырак булырбыз...» Иртә белән безнең труппага сынау буласы төнне уянып киттем. Әти Бабаевич койка янында йөренә иде. Мин уянгач, урынына менеп ятты. «Начар төш күрдем әле, — диде ул, — безне сынаучы фронтка киткән, имеш... Аның урынына безне икенче берәү сыный, 1имеш...» Качарга сүз куешканнан соң узган ике тәүлек эчендә ата Баймурзин безнең белән төрле вариантларда репитиция ясап, нинди очракта кемнең нишләргә икәнен өйрәтте, һәм безнең дә чират килеп җитте. ...Менә без аэродромда. Бездән соң «имтихан ителәчәк» группада вак-төяк фокуслар күрсәтүче әсир бар. Шуның белән сөйләшеп, ата Баймурзин аңар шундый задание биргән: фокуслар күрсәтеп авиатехникның игътибарын ул үзенә тартырга тиеш. Самолет, Баймурзин әйткәнчә, элек бомбовоз булган, ә хәзер сугышка яраксыз булып искергән маркалы, 5—6 кеше сыешлы 2 моторлы транспорт йомышын үтәүче машина. 8—9 кешене дә күтәрә алачак. Ата Баймурзинның тәфтишләп төзегән планы буенча эш иткәндә, качу бик катлаулы булыр кебек сизелгән иде. Ләкин хәзер ул мин көтмәгән дәрәҗәдә тиз, гади булып күренде. Ата Баймурзин ияге белән ишарә иткән якка карап, юан муенлы таза бер очучының самолет янына таба килүен күрдек. Кече Баймурзин да бергә килә -иде. Ата Баймурзин: «Киттек!»—дип, безне алар артыннан ияртеп, самолет янына таба алып китте. Очучы стремянка буйлап кабинага менеп утырды да үз технигына немецча командалар бирә башлады. Мин иркен суладым: техник струпциннариы үзе алды. Юкса ул эшне башкару минем өстемә йөкләнгән иде. Башкалар да берәм-берәм очучы янына алгы кабинага үрмәләделәр. Менә моторлар эшли башлады. Мин беразга кичектем: пропеллер җиленә каршы үрмәләү читен иде. Өстәвенә кече Баймурзин комачаулады. Ул нигәдер калтыранып, агарынып миңа каршы ашыгып төшеп килә иде. Әтисенең «Әскәр, кайда син, булыш!» — дигән тавышына бөтенләй әһәмият бирмәде. Менеп җитүем булды, алдыма: кабинадан канат өстенә тимер ки- 3G 37 сәге килеп төште. Аның, пычак кебек үткерләнгән очы каига буялган иде. Хәтерләдем: ата Баймурзин ул тимерне әледән-әле кирпеч кисәгендә үткәреп, сәке астындагы идән ярыгына яшерә иде. Ата Баймурзин фашист очучының бугазын кискән, үзе бер кулы белән кабинадагы рычаглар ярдәмендә моторларны эшләтеп тора иде... Башкалар, кое авызыннан аның төбенә карап, аннан авыр чиләкне җыйнаулап тарткан балалар кебек, кабина тирәсенә тупланганнар да очучының гәүдәсен аннан чыгармакчы булалар, шунсыз ата Баймурзин өчен утырырга урын юк иде. Ләкин ач яшәүдән коры сөякләре генә калган әсирләр өчен ул дуңгыз түшкәсен күтәрү тау күтәрү белән бер икән. Мин дә «кое авызы»ның буш урынына кулымны тыгып, фашистның күкрәгеннән йомарлап тарттым. Тимер тәреләре кулымда өзелеп калды... Әйе, хәзер шундый кирәк безгә таза, яшь Баймурзин ярдәме! Ә ул җиргә төшеп баскан да, куркып, катып тора. Әйе, аңарда — фашист инстинкты: очучыныкыннан соң аның бугазына чират дип коты очкан, димәк. Шул курку аны хәрәкәтсез тота. Әскәргә инде аэродромдагы һәркем әтисе яклы булып күренә, юкса, кем белә, бәлки ул инде тревога күтәргән булыр иде. «Тынычланыгыз, сулыш алыгыз», — диде ата Баймурзин. Ул эшне экономияле, мәгънәле итеп оештырды: ярдәменнән бигрәк комачаулавы күбрәк булган хәлсезрәкләребезне — мине һәм тагын икәвебезне — җирдә калучылар күзеннән кабинаны каплар әчеп шул якка тезелеп утырырга һәм күтәренке кыяфәт белән җирдәге фокусчыны тамаша итәргә кушты. Ә калганнар, бераз сулыш алгач, симез кортны сөйрәгән кырмыскалардай, тагын очучы гәүдәсен сөйрәргә тотындылар. Ата Баймурзин хәтта ишетелер-ишетелмәс кенә команда бирә башлады: «Раз- два — взяли!» «Еще — взяли!» Мин ул якка караш ташлаганда, ул инде очучы шлемын үз башына алып кигән, ә очучының кулын кабинадан чыгаруга ирешкәннәр иде. Моторлар җанга тынычлык биреп, тигез ритм белән эшлиләр. Читтән ‘караганда чыннан да берни дә булмаган кебек. Ләкин 5—6 минутлык бу эш шундый озак сизелде, әйтерсең лә лагерьда яши башлаганнан бирле шуның белән генә шөгыльләнгәнбез һәм әле аның очы- кырые юк. Ниһаять, ата Баймурзин команда бирде: «Арттагы кабинага урнашыгыз». Кабаланмыйча, җитез генә ул әйткәнчә эшләдек. Тавык канаты астына сыенган чебешләр кебек, бер-беребезгә кысылыштык. Минем башым түгәрәк тәрәзәгә туры килде. Карадым. Моторлар әсирлек турындагы уйларны күңелдән өреп чыгарырга теләгән кебек, давыл куптарып эшли, улый башладылар. Менә минем тәрәзәм турына фашистлар авиатехнигы йөгереп килеп җитте. Моторлар эшләвеннән калтырап, фашист очучы гәүдәсе канат өстеннән җиргә шуып төште. Ата Баймурзин безгә өйрәткән иде: ике кабиналы самолетларда бер-берсенә бәйле «икеләштерелгәи» йөртү рычаглары була: алдагы кабинадагы сапны, яисә педальне кая таба этәрсәң, арттагы кабпнадагы- сы да шул якка авыша. Бу самолетта алай түгел, барлык йөртү рычаглары алдагы кабинада булып чыкты. Мин бу «икеләштерелгән» рычаглар турында шуның өчен язам — фашист авиатехнигы, хәрәкәте белән кече Баймурзин хәрәкәте арасында да шундый бәйләнеш күрдем: авиатехник кабурасына кулын сузу белән Әскәр дә пистолетын чыгарды. Техник самолетның алгы кабинасына таба атты, кече Баймурзин да шул якка атты. Тик аның кулы алай ук югары күтәрелмәде, җир ягалай атты. Нәкъ шул вакытта каяндыр сызгырып һава чыккан тавыш ишетелә башлады. Моторлар полный ход эшли башладылар. Без кузгалып киттек. Җиргә бәрелеп калтыраудан сизәм—барышыбыз тмзләшә. Ләкин нигәдер самолет борыла һәм янтая башлады. Менә ул мин караган яктагы канаты белән 38 жирне сызып, аннары борыны белән җиргә төртелеп туктады, Металл пропеллерлар җиргә төртелеп, кармак кебек булып кәкрәйделәр. Моторлар кинәт тындылар. Чебен очканы ишетелерлек тынлыкта ата Баймур- зинның алдагы кабинадан: — ^Тәгәрмәчне атып тишкәннәр, гадлар... — дигәне ишетелде. Җир ягалай атып, тәгәрмәчне «чаккан» гадның үз улы икәнен әле ул белми иде. Безне тотып алдылар. Допрослар, күзгә-күз очраштырулар һәм хөкем вакытында ата Баймурзин фашистларны гына түгел, көтелмәгән гади чагыштырулары, салкын канлылыгы белән безне дә гаҗәпкә калдыра иде. Ул качуда җаваплылыкны бары тик үз өстенә генә алды: — Мин түгел, ә сезнең очучыгыз ул әсирләргә арткы кабинага төялергә кушты, — диде ул. — Очучыгыз бәлки аларны төяп качарга, Совет ягына чыгарга уйлагандыр? Шуның өчен мин аның эшен бетердем. Мине гаепләргә түгел, ә рәхмәт әйтергә тиешсез миңа. — Ә сез үзегез кая очып китмәкче идегез? — дигән сорауга: —Беркая да китәргә җыенмадым. Уйлап карагыз, шундый лагерьдан китәргә кем риза булсын! Просто очарга кулым кычытканны басар өчен һавада бер әйләнеп төшеп утырырга исәп бар иде, барып чыкмады... Шул рухта фашистларны мыскыллап туйгач, кыйнау, җәзалаулар башланып, көрәш кызгач, җитдиләшкәч тә ул бар гаепне үз өстенә генә йөкләде: — Мин совет очучысымы, әллә түгелме? — шуны ачыкларга теләдегез бит? Мин сезгә шуны ачыкларга ярдәм иттем: һәр совет очучысы минем урынымда нишләр иде—мин бары тик шуны гына эшләдем. Үз теләгегезгә ирештегез, ягъни минем кылган эшем аркасында минем совет очучысы икәнемне ачыкладыгыз, белмим тагын, мине ни өчен гаеплисездер. — Качуны сез оештырдыгызмы? —Качу түгел бу, ә туган җиргә кайтырга омтылу. Кошлар да әнә үз ояларына кайталар — бу гаеп икән, аларны да хөкемгә тартыгыз. Бу сезнеңчә гаеп икән, ярый, мин гаепле булыйм. Ләкин башкаларның бу эштә катнашы юк. Аларны чуалтмагыз... Аэродромда безне тотып алгач, бераз вакыт барыбызны бергә ябып тотканнар иде. Шул вакыт эчендә без судта үзебезне ничек тоту, нинди очракта ничек җавап бирү турында сүз куештык. Төрле вариантларны күз алдында тоттык. Шунда сүз куешканча эш итү бездән җавап алучыларның карталарын бутады. Миннән кала башка иптәшләр барысы да үзләрен совет очучысы дип атадылар. Алай гына түгел, Баймурзин частенда хезмәт итүләрен - әйттеләр. Следователь ата Баймурзинга күрсәтә. — Әнә, аның частендамы? — дип сорый. —Юк, бу Баймурзин түгел,—ди тегеләр. — Баймурзин һава сугышында һәлак булды. —Сез ул частьтан шулкадәр очучы барыгыз да пленга төштегезмени? — дип сорыйлар. — Төшмәсәк монда булмас идек, билгеле. һәм алар «очучы» икәнлекләрен болай гына әйтеп түгел, Баймурзин (Әти Бабаевич) өйрәтеп куйганча, очу вакыйгаларын башларыннан үткәргән кебек ышандырырлык итеп сөйлиләр: кайсы нинди һава сугышында катнашкан, ничек моторы бозылып немец тылына утырган да, ничек салам чолгап, ут төртеп бер немец самолетының моторын җылытып ходка җибәргән. Тагын берсе бәреп төшергәнлеккә дәлил итеп, немец очучысының погоннарын алып кайткан һ. б., һ. б. 39 — Фамилиягез ничек?— дип сорыйлар ата Баймурзиннан. — Рәфиков,— дип җавап бирә теге. — Бәлки Рәфикъ Баймурзиидыр? — Юк. Баймурзиины пленда иттереп күз алдына китерү дә мөмкин түгел... Әскәрне кертәләр. Аның кулына да инде богау салынган. — Бу сезнең улыгызмы? — дип сорыйлар әтисеннән. — Юк. Баймурзинның да, минем дә мондый улым булуы мөмкин түгел. — Бу сезнең әтиегезме? — дип сорыйлар улыннан. Белмим, канат өстендәге канлы тимердән куркумы, нәрсә мәҗбүр иткәндер Әскәрне — ул да әтисе сүзен раслап, следовательне аптырашта калдырды. «Бу‘минем әти түгел», — дип җавап кайтарды. — Түгелме? — дип кабатлады следователь. — Түгел, — диде Әскәр. Следователь, өстәл артына утырган килеш, бераз кесәсенә кулын тыгып капшанып торды да, Әскәргә пистолет чыгарып бирде... — Әтиең түгел икән, ат ул җинаятьчене, күрсәт үзеңнең гаделлегеңне! — диде. — Мин моңа шундый риза булыр «идем, — дип куйды ата Баймур- зин. Бәлки ул чыннан да риза булыр иде. Чөнки җәзаның, ачлыкның иң кыенын ул татый, төрмә йортына йөрергә чыгарылган чакларыбызда ул чатанлап, егыла язып, читкә тайпылып киткәли, без аны җитәкләп тотып кала идек. Хәзер дә ул стенага сөялгән килеш кенә басып тора ала, безнең өчен сабырлыкның тере үрнәге булып тора, шуның белән бергә үлем генә аның газапларына чик куясын яхшы -белә, әлбәттә. һәм улы пистолетны аңар төзәп, бармагын басты. Атылмады. Следователь аның обоймасын кесәсенә төшереп калдырган иде, әлбәттә. Юк, бу трюк белән Баймурзиннарның мөнәсәбәтен ачыклый алмады следователь, бары тик үзенең эшен үзе бутады. Әскәр мылтыкның обоймасыз икәнен сизгәнме, юкмы? — билгесез. Ләкин атарга теләү жесты белән следователь картасын бутады. Иртәгесен (бу Берлин төрмәсендә иде) аталы-уллы ике Баймурзин да бергә прогулкага чыкты. Кинәт һава һөҗүме тревогасы булды. Сакчылар безне йортта калдырып, ашык-пошык подвалларга төшеп яшеренделәр. Безнең төркем тукталды. Әскәр йөрүен дәвам итеп узып барганда кемдер аның битенә төкерде. Без һәммәбез аның битенә төкереп уздык. — Исеңдә тот! — диде аңар әтисе. — Сугыш беткәч, җиңгән совет кешеләре менә шул Берлиннан алып Ерак Көнчыгыш чигенә кадәр ике яклап тезелгән килеш хыянәтчеләрнең йөзенә төкереп үткәрәчәкләр. Тик сиңа бүгенгесе белән канәгать булырга туры килер: фашистлар синнән файдаланып бетерделәр. Алар сине безнең белән бергә атачаклар. Бу турыда шигең булмасын... Шуннан соң ул төрмәгә китерелә торган немец ,газетасы читенә язылган килеш сезгә билгеле булган васыятен миңа тапшырды: «Синең хәлең ышанычлырак, исән калуың мөмкин», — диде ул. Мин ул васыятьне башыннан ахырынача һәр сүзенең һәр хәрефенә чаклы изге бер пароль итеп, ятлап кына калмадым. Ул югалган, яисә юк ителгән тәкъдирдә, һәр хәрефен үз урынына куеп, Әти Бабаевичның үз кулы белән язган кебек иттереп барлыкка китерер дәрәҗәдә хәтерләдем. Күзләрем күрми башласа, мин аны сукыр килеш тә яза алыр идем. Баймурзин үз фамилиясен иң соңыннан куйган иде. Группа җитәкчесенең фамилиясе иң соңыннан китерелү башта сәеррәк тоелды. Ләкин бу документның аның тарафыннан язылган булуы моны аклый иде: 40 документны язып бетергәч кенә кул куя бит кеше. Ә бу — Әтинең, гомерен яшәп бетергәч, иң соңгы кул куюы бит. Ә менә «Хыянәтче» дип язып та, аның исемен нигә куймавы аңлашылмады. Мин Әтине тагын бер тапкыр күреп калдым һәм шул турыда сорау бирдем: «Нигә хыянәтченең исемен язмын калдырдың?» — Аның исемен тарих үзе язар, — диде ул кулын селтәп/ Мин төшендем: ата йөрәге әле һаман хыянәт өчен улын гына гаепле итеп калдырасы килми. Улын бу юлга этәргән башка сәбәпләр һәм сәбәпчеләр аркасында аның күңеле әрни. ...Сорау алганда мине дә газапладылар. Мин дә үлем көттем. Ә үзем аэродромда тотылганнан соң Әти белән бергә ябылган чагымда ул өйрәткән рухта җавап кайтардым: — Мин, — дидем, — бу хәлгә очраклы гына килеп эләктем. Мип алдагы кабинага якын да килмәдем. Сез нинди очучы үтерелүе турында сорыйсыздыр — белмим. Мин бит аэродромда эшләгән кешеләрне һава күрсәтер өчен, тагын да яхшырак эшләсен бу дип, очыртырга чакырткансыз дип торам. Мин иртәдән үк арткы кабинада көтеп утырдым. Моторлар эшли башлау белән, котым очып, куркуымнан күзләремне чытырдатып йомдым. Бернәрсә күрмәдем, мотор тавышыннан башка тавыш ишетмәдем. Очуымны да карыйсым килмәде. Җиргә төшеп утырганымны да моторларның туктавыннан гына белдем. Самолеттан чыгу белән мине тотып алдылар... Болай аптыратырга булгач, ник мине баракта тыныч кына калдырмый, аэродромга алып килделәр икән, — белмим. Моннан соң самолет ягына таба аяк атлыйсым юк. Мин бит, кайберәүләр очучы булып илгә кайтырга дигәч тә, барактан чыкмадым, язылмадым, — дидем. Әйе, лагерьда чакта барак алдына чыгып тезелгәндә Әскәрнең фамилиямне һәм номерымны язмый үтүе дә минем файдага булып чыкты бугай: следователь алдында мин ул блокнотны һәм фотоларны күрдем. Мин анда юк икән, димәк, мин юри генә дә үземне очучылар арасына кертергә уйламаганмын! Шуңар күрә мине болар' арасына чыннан да очраклы рәвештә генә килеп кысылган кеше дип ышандылар булса кирәк. Мине допросларга йөртүдән туктаттылар һәм бу эшкә бөтенләй мөнәсәбәте булмаган берәү белән икебезне бергә яптылар. Прогулкага чыккан араларда да, тәрәзәләрдә дә элекке иптәшләремне күрми башладым. «Озын колак» аша гына аларның үлем җәзасына дучар ителү хәбәрен ишеттем. Шуннан соңгы биографиям — бер частный немецка коллыкка тапшырылуым, качуым, француз партизаннарына юлыгып, алар белән берлектә, фашистларга каршы сугышуым — сез кызыксынган темага кагылмый, әлбәттә. Рәфикъ Баймурзин чын мәгънәсендә минем рухи әтием. Мин өйләндем, инде улыбыз үсә. Баймурзин хатирәсенә без аның исемен Рәфикъ дип КУЙДЫК. Бабасы Рәфикъ биргән гыйбрәтле сабакларны истә нык тотып, без улыбызны илебез бәхетенә үз-үзеңне аямый хезмәт күрсәтү һәм хезмәт ияләренә мәхәббәт рухында тәрбия итәбез. Баймурзин турында кыскача белгәннәрем менә шулар. И. И. В a CTI л ь ев». «Хөрмәтле язучы иптәш! Ялдан — сезнең белән очрашкан урынымнан — Көньяктан кайтып эшемә керештем. «Ял» дигәнемнең ни икәнен сез беләсез инде, ул жәмәгать судындагы мәсьәләләр белән мавыгып үтте. Ләкин нәтиҗәсе белән мин бик канәгать: дөреслек юлында никадәр арысам, җаным шулкадәр тыныч ял итә. 41 Әти турында туплап җибәргән материалларыгызны алдым. Алар- ның күпчелеге миңа таныш, үз кулымнан үткән, үзем җыйнаган, документлар. Шулай булуга карамастан, барлыгы бергә тупланган килеш, мин аларны яңа бер әсәр укыган кебек укып чыктым. Аңар тагын бер-ике нәрсә өстисе килә. Мәсәлән, мәрхүмә әби Дом- никия Ивановна (ул сугыштан соң вафат булды) «истәлегенә хөрмәт йөзеннән шуны хәбәр итәм: бу җыентыкка кергән кайбер документларны (шул җөмләдән очучыларның әтине яклап язган хатын) миңа ул тапшырып калдырды. Ул инде каты авыру чагында, үләсен сизенеп, мине чакыртып алды. Кайчандыр аңа әти бүләк иткән рәт-рәт’ бала итәкле татар хатыннары күлмәген сандыгыннан эзләтеп таптырды. Аның ул күлмәкне кайчан да булса кигәнен хәтерләмим, үлгәч тә табутка шул күлмәкне кидереп яткырырга васыять итте. Тагын нәрсәдер сөйләргә теләде. Ләкин телдән калып, -иреннәрен генә кыймылдата алды. Кем белә, әтигә карата гаделсезлек эшләвен, хәзер шуңар үкенүен әйтергә теләгәндер, бәлки? Миндә тагын бер документ бар. Ул документ—Кимның сугыштан соң миңа язган хаты. Фронтта Ким әти белән очрашкан. Отставкадагы генерал «Д» хатында язылганча, әти аны үз частеның истребительләре белән озата очкан һәм алар шул заданиене үтәгәч, бергәләп баштан үткәннәр турында сөйләшеп утырырга булганнар. Ләкин әти кайтмаган, аны һава сугышында бәреп төшергәннәр... Ә инде исемлеккә килгәндә анда барлыгы сигез түгел, ә тугыз кеше булып чыкты. Моны ачыклый төшәр өчен анда теркәлгәннәрне тәртип саны куеп укыйк: 1. Васильев Иван Иванович; 2. Шалмин Василий Ахматович; 3. Началов Михаил Романович; 4. Коротишко Петро Никитыч; 5. Мирояни Мироян; 6. Никелев Данил; 7. Солтанов Фәһим; 8. Хыянәтче; 9. Баймурзин. Исемлектәге сигезенченең исеме юк. Сигезенче урын буш кебек. Ләкин ул—табигать яратмый торган бушлык: табигать аны бюрократлык, динчелек, милләтчелек калдыклары белән, алкоголь, әрәм тамаклылык, салкын карашлар белән тутырырга омтыла. Андый сыйфатлар кемдә генә булмасын, ул әнә шул сигезенче урынга юнәлә, яисә башкаларны шунда этәрә. Без үзара мөнәсәбәтебезне шундый тыгызайтырга тиешбез, ул буш урый, кысрыкланып, бөтенләй юкка чыксын! Якыннарыбызның хәтерен сакламый, Еракларыбызны да читләтеп үтми, Көрәшергә, Бик күпләрне тәрбияләп өлгерергә, Кайберәүләрне порукага алырга, Кемнедер ябарга, Яисә мәрхәмәтсез юк итәргә тиешбез. Берсенә дә кичекмәскә! Мин үзем төзелештә эшлим. Вакытыннан кичекми өйләр, мәктәпләр, яслеләр өлгертәбез. Үзебез төзегән өйләргә кемнәрне кертү мәсьәләсен хәл итүдә дә депутат буларак, катнашам. Буйга җитеп тә әле җәмгыятькә бер тиенлек файда китермәгән улларын, кызларын күрсәтеп, «семьябыз зур!> дип, зур квартир даулаган ата-аналарны сирәк-мирәк күрәм дә уйлыйм: «Болар белән янәшә куйганда, минем Таня апа ул кадәр гөнаһ иясе түгел: бердән, ул чорда — моннан чирек гасыр элек — апаның мораль дәрәҗәсе хәзерге чорныкыннан бик түбән, ә икенчедән, Әскәр абый әле яшь, сабый иде. Яткын далаларны сөрергә, Төньякны үзләштерергә, үз торакларын гына булса да төзеп керергә кушу урынына, күсәктәй егет һәм кызларны башкалар төзегән торакны яулап алыр өчен козырь итеп кую — ул яшьләрне шул ук буш урынга этәрми микән? Мин төзелештә эшлим. Анда — коммунистик хезмәт бригадалары. Кырык көн эчендә бер бригада 80 квартирлы өй төзеп өлгертә. Газлы, ванналы сиксән оҗмах! Ә пландагы җидееллыгыбызда ничә шундый кырык көн бар! Илебездә шундый ничә бригада бар! Тапкырлап күз алдына китерә башласаң, дулкынланудан тыннар кысылып китә: ничә мең семьяны торак җитешмәү аркасында килеп чыккан кысынкылыктан, вак ызгыш, үпкәләшләрдән, начар тәрбиядән коткарабыз! Шул төзелеш эшендә күпме яшьләрнең үзләрен тәрбияләп кеше итәбез, үстерәбез һәм үсәбез! Берчакны төнге сменада мәктәп төзелеше түбәсендә эшләүче ташчыларга карап сокландым: башлары айдан югары ашып күренә! Символ гына түгел бит бу: бездә кеше шуидый мәһабәт торып басты — башы айдан югары ашты. Менә шул мәктәпкә укырга килүче балаларны югарылыкка, яктыга илтүче белехм белән хезмәтнең бергә үрелеп баруы ни дәрәҗәдә кирәк икәнен, шул бердәмлекнең булмавы нинди көенечле хәлләр тудыру мөмкинлеген безнең баштан үткән һәм сезнең тарафтан төзелгән бу гыйбрәтле тарихны укучылар шаять аңлар дип өметләиәм. Роза Баймурзина төзүчеинженер».

Бетте