Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

КӨЛҮЕМ, кояшым... Жир шарым, кайдадыр үзәндә Куеныңда яшеренеп торалар — Шартласа — сине дә, мине дә Урыннан кузгатыр бомбалар. Чәчәкләр тирбәлеп шомлана, Ташлар да сыкранып уянган; Алар бит гомердән-гомергә Кешене җентекләп сынаган. Кешенең бар уе яшәүдә, Көлүе, кояшы бу җирдә; Ничек соң борчылма, Мәңгегә Кайгысын-шатлыгын кичер дә... Шатлыгым, нәфрәтем бар минем, Бөтен җан җиремне танысын; Мин җирдә төсләрне күзлимен — Зәңгәрен, яшелен, сарысын, Күкләрен, карасын, кызылын, Алларын-гөлләрен барын да. Мәңгегә яшәргә өндәгән Мең төрле төс күрәм каршымда. Жир шары, Сак бул син үзең дә, Үзәндә яшеренеп торалар— Шартласа — сине дә, мине дә Урыннан кузгатыр бомбалар. әлмәт кызы -/Иинем янда ташлар ватасың, Арыгандыр инде кулларың. Әй, матурсың, Толымнарыңа Ак тасма күк үрелә уйларым. Кояш килә, килә бу якка, Әлмәтемнең килә үзенә. 107 Яңа йортны кояш каршына Күтәрәсең килә тиз генә. Ә син, кызый, ахры, кояшны Бар кешедән алда күрәсең. Мин таныдым сине, таныдым — Чәчәкләрнең җаны икәнсең. Сине матур иткән язгы таң Синең өчен атадырсыман; Яшьлек хәзер сиңа — бу якка Кояш белән кайтадырсыман. Ташлар корыч, Ташлар ватыла. Бәхет булып китмә янымнан. Сине искә аламын да мин Ничә тапкыр сөенәм аннан. ОФЫКЛАР БЕЛӘН ҖАНЛАНЫП... Офыклар белән җанланып, Шатланып сине көтәм; Күрендең миңа ерактан — Менә син нинди икән. Кояшлы таулар яшәрсен, Ләйсәннәр сибәләсен... Яз холкын үзеңә алып, Яшәргә өйрәнәсең. Матурлыгың әйтә миңа — Янарга, егет, өйрән. Елмаеп-көлеп котлыйсың Бүгенге көннәр белән. Бүгенге ямьнәр кебек син, Матурланасың көлеп. Узма «син көннәр шикелле, Тукта син миңа килеп. Уйна, көл, моңлан җиремдә, Гашыйк ит бөтенесен. Юлдаш и, язгы җаннарның Иң озын гомерлесен. БАЛА С*ии күзләгән тау башына Ак болытлар кунганнар. Ул болытлар азга гына Тынып тора торганнар. Моңлы кичтә җәй куйнына Нәни учак ягасың. Нәни учак яктысында Әллә ниләр табасың. Тал ягыннан, учагыңнан Болытларга нур төшә. Шуннан җиргә тама-тама Тамчыларга эндәшә. Җил-давылга каршы барып, Әй, тамчылар тама ла. Ни торасың, шул явымның Кочагына кер, бала. ӨМЕТ бүгенге кебек хәтердә имән. Көмеш тамчылар саф яфракларда... Ә син күрмәдең, күрмәдең аны, Нөредең икән кайсы якларда. Кинәттән яшен, Кинәттән яңгыр, Яшен сукты да яшь имән ауды. Янында басып ышанмый тордым, Миндә барыбер бер өмет калды. Мәнгелек өмет яши җиремдә, Мәңге китмәде ул минем яннан. Имәнне яшен суккан көннәндер, Шушы көннәндер ул миндә калган.