Логотип Казан Утлары
Повесть

ОНЫТЫЛМАС ЕЛЛАР

ьIV Икенче китап әрифҗан белән Федюшкин да чыгып китүгә ятып йокламадылар, ә иген амбарлары янындагы постларны тикшерергә Идел буена төшеп киттеләр. Шәрифҗан башта: «Әллә төшмибезме, бик коя» дип караса да, Федюшкин: — Күңел күгең кояшлы булгач, коеп торган яңгыр нипочем, — дип, Шарифҗанны тау астына алып төшеп китте. Шарифҗан матросның кыланышларын яратып бетермәсә дә, аның кайбер гадәтләреннән күңелендә көлсә дә, кыюлыгы өчен ярата иде. Шәһәрне алган вакытта Федюшкин иң хәтәр урыннарда сугышты, чиркәү манарасыннан котырынып атып торган пулемет уты астында, аның егетләре төрмәне, почта конторасын алдылар, тегермәнне янудан саклап калдылар, иген амбарларын да беренче аның «башкисәрләре» атакалады. Шәрифҗан аңардан көнләште, аңарга сокланды, сизмәстән үзе дә аның тәэсиренә бирелде. Алар хәзер гел бергә-бергә йөриләр, бер бүлмәдә торалар, ашаулары да бер табактан... Федюшкин йорттагы бөтен байлыкны үзләре бүлмәсенә ташып куйды. Шәрифҗан сизә: матрос ул әйберләрнең күбесен инде үзенеке дип уйлый, ләкин шулай да каршы бер сүз әйтми: әйдә, үзе сугышып алган мал, вөҗданы сыйдыра икән, ала бирсен. Үзе дә бер-ике кыйммәтле нәрсәне үземә булыр дип җыештырып куйды. Итекләре белән тубыктан югары пычрак ерып, постларны тикшереп кайтып керделәр дә, су тамып торган өс-башларын салып атып, яртышар стакан төшерделәр, тәмәке пыскыттылар, шуннан соң гына чишенеп байлардан калган кроватьларга яттылар. Федюшкин Якуп турында, аның Ревкомга яравы-ярамавы хакында сөйли башлады. Аның уенча, Ревком кебек җирдә, контрреволюция- не бугазына басарга тиешле урында эшләү өчен, отчаянный кеше кирәк, ә Якуп Саттарич бик салкын күренә... Шәрифҗан матросның тел төбе кая таба барганны аңлый: ул Ревкомга минем кебек кеше кирәк димәкче була, һәм дустының бу фикере белән Шәрифҗан килешә алмый: — Юк, киресенчә,—ди ул,—Ревком өчен салкын акыллы кеше яхшырак булачак. Синең белән без анда ярамыйбыз: икебез дә ^бик кызу канлы, бөтенләй гаепсез кешеләрнең башына җитеп куюыбыз бар. Анна- IV Дәвамы. Башы 6 салда басылды. Ш 57 ры, Федя, син минем сүзгә үпкәләмә: син бик үз сүзле, кире, башкалар фикере белән санашмыйсың... Федюшкин яткан җиреннән терсәгенә калкынды. ■— Ә кем ’белән миңа монда санашырга? — диде ул .кинәт. — Андый кешене мин монда күрмим. Синең белән менә килешәбез ич, — дип, ул 'баштагы сүзләренең мәгънәсен бераз йомшартып куйды.— Якуп Саттарич кебек, тыштан караганда юаш булып күренгән кешеләр үзләренең властьларыннан бик каты файдаланучан булалар, әгәр ул үзенең властен миңа каршы борса, аңа үкенергә туры килмәгәе... — Нишләп ул сиңа каршы борсын? Без барыбыз да бер оя чыпчыклары... — Бер оядан да төрле чыпчыклар чыга... Федюшкин шулай диде дә тынып калды. Ул үзенең артыграк сөйләп ташлаганын сизде. Бераз дәшми торганнан соң: — Син тагы минем сүзләрне Якуп Саттаричка ычкындырып куйма,— диде. — Мин сиңа дус итеп кенә... Дуслар арасында нинди сүз булмас... Может әле, бик әйбәт эшләрбез, ул безне аңлар, без аны аңларбыз. һич көтмәгәндә генә тәрәзәдән ай яктысы төште, бүлмә эчен" нәрсәләр әллә нинди сәер төсләргә керделәр: ишек катында ИТ җанга ниндидер бер тәбәнәк юан кеше басып торадыр кебек к башлады, бик җентекләп карагач кына «юан кешенең» китап эт касы икәнен Шәрифҗан аңлап алды. Матрос мышнап йокыга киткәндә, Шәрифҗан әле алмыйча, ниндидер билгесез нәрсәгә пошынып, бүлмәң кайсын арт аягына баскан эткә, кайсын сөяп куйган тг ачык булмаган бер нәрсә турында уйланып ята иде. 9 Якуп муеннан эшкә чумды. Шәһәрдә ягарга бер кубометр запас утын юк икән. Аклар, үзләрен вакытлы власть санап булса кирәк, утын хәзерләмәгәннәр. Пекарнялар утынсыз, мәктәпләр, больница, балалар йорты утынсыз. Урман кисү өчен отрядлар оештырырга туры килде. Шәһәрдән качын өлгермәгән буржуйларны да тотып урманга утын әзерләргә озаттылар, кырык төрле сылтау табып, бармаска азапланучы буржуйларны өйләреннән чыгарып, йортларын җәмәгать оешмаларына алдылар. Җәмәгать эше өчен ярамаган өйләргә подвалда яшәүчеләрне күчерделәр. Мәктәпләрне ачу, укырга балалар кабул итү хакында приказ чыгарылды. Кайбер укытучылар дәрес бирүдән баш тартты: янәсе, алар яңа мәктәптә нәрсә һәм ничек укытырга икәнен белмиләр. Андыйларга — нәрсә, ничек — барсын да төшендерделәр. Бер генә битле булса да, газета чыгарырга кирәк иде. Типография бар, хәреф җыючылар .да бар, ә кәгазь юк. Шәһәрдәге бөтен подвалларны актарып чыктылар, сары кәгазь генә булса да табылмады. Типография эшчеләренең әйтүенә караганда, шәһәрдә каядыр”яшерелгән кәгазь булырга тиеш; аклар соңгы көнгә хәтле газета чыгарып килгәннәр. Кәгазьне эзләү дәвам итте. Якуп көннәр буе җыелыштан җыелышка чапты: кешеләр белән сөйләште, кемнең кем икәнен белү өчен, аларны теге яктан да, бу яктан да капшап карады. Совет учреждениеләрендә эшләргә ярарлык кешеләр сайлады. Җыелышларның берсендә, дөресрәге, җыелыш беткәч, Якуп янына эшче кыяфәтендәге бер кеше килде: «Синең белән сөйләшәсе сүзем бар» дип, Якупны читкәрәк алып китте. Бу кеше шәһәрдә аптека тотучы Вайнберг исемле байда грузчик булып эшләгән икән, яшерен дарулар складының кайда икәнен белә, имеш. 58 — Бүген үк күрсәтә алам, — диде. Кич булуга барып, складны ачып карадылар: монда әллә ничә елга җитәрлек дару запасы барлыгы беленде. Гаҗәп яхшы булды бу. Чөнки аптекада, больницада даруларга кытлык башланган иде инде. Складка кораллы сакчылар куйдылар. Күрсәтүче бүләктәй баш тартты: «Мин бүләк өчен әйтмәдем» дип үпкәләде. Шундый ук бер кешенең ярдәме белән кәгазь склады да табылды. Биш көннән шәһәрдә ике генә битлек газета чыкты. Аның нинди михнәтләр белән чыкканын Ревком кешеләре генә белделәр: язучылар юк, редактор юк, хәтта корректор да юк. Элекке корректор бер кыз кеше булган, гөнаһ шомлыгына каршы, шушы арада кияүгә чыккан, аны чакырып караганнар иде дә, ире рөхсәт итмәде. Бөтен эшне үзләренә эшләргә туры килде: үзләре яздылар, үзләре редакцияләделәр, үзләре корректурасын укыдылар. электр уты сүнеп торган чакта, басу машинасын да үз куллары белән әйләндерделәр. Аның каравы икенче көнне иртән, буяулары да кибеп җитмәгән газеталарны Ревкомга китергәч, кичә азап чиккән кешеләр бүген куанып бетә алмады: газеталар кулдан кулга китте, һәр- кайсы алып, буявына кадәр иснәп карады. Мәкаләләре басылган кешеләр шундук укырга утырдылар. Газета күзгә күренеп тора торган бер уңышлары булганга, барысы да сөенештеләр. Федюшкинга шушы куанычны күрергә туры килмәде, өченче тәүлек инде аның ашлык амбарлары яныннан, тау астыннан менә алганы юк. Казаннан баржалар килгәннән бирле, ул һаман шунда ята: каравыл хезмәтеннән буш кызылармеецлар иген төйиләр. Аларга ярдәмгә шәһәр обывательләрен һәм, Федюшкинның үз сүзләре белән әйтсәк, «салам сыйрак кап корсакларны», ягъни буржуйларны тау астына куып төшерделәр. Алардан Федюшкин иң авыр эшләрне эшләтә. Инде берничә «салам сыйрак» Ревкомга жалу белән менде. «Кызурак кыймылда, контр!» дип, Федюшкин аларның ипи шүрлегенә менеп төшкән иде. Якупка Идел буена кеше җибәрергә, алай итәргә ярамаганны Федюшкинга әйттерергә туры килде. Матрос, кинәт кабынып китеп, күзләрен әйләндереп салды. Алай һәрбер контр өчен төшеп әрли торган булсалар, к чорту... икмәкне үзләре төятсеннәр, ә Федюшкинны авылга кулаклар белән сугышырга җибәрсеннәр. Тик бераздан суынды, кайтып төште, моннан соң «контрларга кагылып кулын буямаска» вәгъдә итте. Билгеле инде, вәгъдәсендә тора алмады: озакламый берничәсенең якасыннан алып, «ничек эшләргә кирәклеген» күрсәтте, киреләнеп торганнарын буш амбарга ябып куйды. Бер барып караганда, тегеләр сөйлә- шә-сөйләшә идәндә тәмәке тартып утыралар иде. «Ах, сезгә монда бик рәхәтмени!» дип, аларны куып чыгарды да яңадан эшкә кушты. Ничек итсә итте, Казан ягына көн саен икешәр баржа иген китеп торды. Шәрифҗанны ЧКага куйдылар. Ул үзенең отряды белән шәһәрне контрреволюция калдыкларыннан тазартты, .тентүләр ясап, берничә йорттан корал тапты, хуҗаларын кулга алып, төрмәгә яптырды. Корал эзләгәндә, бер җирдән кап-кап тоз килеп чыкты, икенче җирдән электр лампалары, тегү машиналары, хатын-кыз оеклары, музыка кораллары табылды. Бөтен эшне төнлә белән эшләргә туры килгәнлектән, Шәриф- җан, рәтләп йокы күрмичә бик ябыкты, битендә күзләре белән борыны гына утырып калды. Якуп аны бер күргәндә, Шәрифҗанның яңакларын сакал баскан, йокысызлыктан чырае кара көйгән һәм аякларында чак басып тора иде. Гәрчә Якупның үзенең дә күзләре баткан, яңаклары ябышкан булса да, Шәрифҗанны, үзен шушы хәлгә җиткергән өчен, тотып әрләде, берничә төн берьяры йөрмәскә, иркенләп йокларга, ял итәргә, мунча керергә, сакалларын кырырга кушты. Ләкин шул төнне үк ут тегермәнендә бомба шартлады, тегермән берничә көнгә бөтенләй эшен 59 нән туктады, шулай итеп, Шәрифҗанга иркенләп йокларга да, мунча керергә дә туры килмәде. Ревком бер көнне хуҗалары качкан йортлардагы китапларны шәһәр китапханәсенә тапшырырга дигән боерык чыгарды. Шул ;көнне үк кызылармеецлар, атлар җигеп, әлеге йортларга киттеләр. Атна-ун көн буена гел «кашын-күзен җыерып», «балавыз сыгып» торган сентябрь кичәле-бүгенле тагын «елмая», башлаган иде. Көн җылы һәм матур булды. Гыйльметдин белән Анатолий арбасына утырып, Хәлим дә китап ташырга барды. Атны капка төбендә калдырдылар да, үзләре ике якта ике таш арслан ятып торган өйалды баскычыннан менеп, эчкә кереп киттеләр. Хәлимнең әле бервакытта да бүлмәләре мондый күп, мондый зур булган өйгә кергәне юк иде. Буш бина исе Хәлимгә мәчет исен хәтерләтте. Стеналарында озын сакаллы карт урыслар, изүләре ачык матур марҗа рәсемнәре эленеп тора. Хәлим, берсеннән берсенә күчеп, аларны карап йөрде, ә ындыр табагы кадәр зур бер бүлмәдә (бу бүлмәнең тәрәзәләре генә дә Хәлимнәрнең өй ишегеннән зуррактыр!) әллә ничә шкаф, шкафларда әллә нихәтле китап, ә стеналарында тагын бетмәс-төкәнмәс кеше рәсемнәре... Бөдрә башлы бер ямьсез малай рәсеменә күрсәтеп, Анатолий: «Пушкин» диде. Аннары, хатынкызлар кебек, чәчен шома гына итеп, як-якка тарап төшергән бер озын борынлысына төртеп җүрсәтте дә: «Гоголь» диде. Хәлим белән Гыйльметдин, авызларын ачып, озын борынлы белән бөдрә башлыга карап тордылар. Күргән, ишеткән кешеләре түгел. Әнәтүлий каян белә икән соң боларны? Сорашып караганнар иде, аның да белгәне күпкә җитмәде: авыл мәктәбенә укырга йөргәндә, укытучылары, шушы кешеләрнең рәсемнәрен күрсәтеп, исемнәрен әйткән, язган әкиятләрен укып күрсәткән булган. —Әй, аның кебек әкият... — диде Хәлим, әкият язучы дигәч, гайрәте чикте,— минем әни дә әкиятне бик әйбәт лыбырдый, чәче дә моныкы ише генә түгел, аның рәсемен дә элеп куярга кирәк алайса... Алар шулай сөйләшеп торган арада, ниндидер бер хатын ишектән башын тыгып: — Малайлар, атыгыз китте! — дип кычкырды. Хәлим өйалдына йөгереп чыкты, атлары урам буйлап әкрен генә бара иде. Хәлим атны борып алып килде дә, дилбегәсен баганага чалып, кире керде. Тегеләр инде шкафларны бушата башлаганнар. Хәлим куна тактасы кадәр зур, авыр бер китапның сары катыргысын ачып караган иде, география картасы булып чыкты: бите-бите белән зәңгәр диңгезләр җәелеп ята, кайбер битләрдән кан тамырлары төсле күгелҗем елгалар сузылып киткән. Кызык булмагач, Хәлим «куна тактасын» тиз генә арба төбенә чыгарып салды. Борылып керсә, Гыйльметдин: — Бар, наным, син арбада утыр, сакла, үткән-барган чәлеп китмәсен!— дип, аны кире чыгарып җибәрде. Тегеләр кочагы-кочагы белән күтәреп ташый тордылар, Хәлим, рәсемнәрен карый-карый, арбага төйи барды. Бер калын китапны ачкач, теге бөдрә чәчле малай рәсеме килеп чыкмасынмы! Анатолийдан сораган иде, ул: «Әнә шул малай язган китап инде бу», диде. Кара син аны, малай гына башы белән шундый калын китап әтмәлли алган! Анатолий бер чыгуында Хәлимгә тагын бер калын китап тоттырды. Бусы теге шома чәчленеке, имеш. Хәлим рәсемнәрен карый башлады, бер коточкыч кеше сурәте килеп чыкты: күз кабаклары әрекмән-әрекмән! Китсәнә, кеше шундый буламыни! Юләр малай әйтмешли, пәридер бу! Ә икенче бер биттә җил тегермәне юанлык бер кеше тәртә-тәртә беләкләрен сызганып җибәргән дә чәч урынына ниндидер күсе койрыгы гына .калдырган такыр башлы бер егетне йодрыклары белән дөмбәсләп ята. Ә чалбарларын күрсәң үзенең! Китап битенә сыймаслык киң! 60 Нәрсә картинка карап утырасың? Төя тизрәк! — дип кычкырган тавышка Хәлим арбадан очып төште дә баскыч алдында өелеп торган китапларны җәлт-җәлт арбага сала башлады. Анатолий теге рәсемле ике китапны үзенә алды. Китапханәгә керткән чакта аларны арба төбендәге чыпта астына тыгып куйдылар. Билгеле инде, Хәлим дә коры кул белән калмады: менә дигән рәсемле китапларны үзенә яшереп алып калды. Көн буе ташыганнан соң да әле шкафлардагы китап бетмәде. Ала- рын инде икенче көнне ташып бетерергә туры килде. Урлап калган китапларның берсен шул кичне үк укырга тотындылар. Анатолий кычкырып укый, Гыйльметдин аннан эләктереп, моннан каптырып, биш җөмләне бер итеп, Хәлим өчен тәрҗемә итеп барган була. Әллә үзеннән оештырып чыгара, әллә чынлап та китапта шулай язылган. Хәлим рәхәтләнеп тыңлый. Китаптагы карчыкны ул күрше Таифә нәнәсенә охшата: Таифә карчык кебек үк ягымлы, шәфкатьле, юмарт карчык икән... Тыңлап утыра-утыра Хәлимгә авылларына кайткандыр, арыш басуына йөрергә чыккандыр, күкрәгенә арыш башаклары бәрелеп барадыр кебек тоела башлады. Якында гына тартар кычкырадыр кебек... Хәзер инде аның янында Анатолий да юк, Гыйльметдин абыйсы да юк, үләннәрне кулы белән ача-ача, ул ялгыз гына тартар эзләп йөри. Әле хәзер генә менә шушында кычкырган иде, барып караса — юк! Хәлим тартарның тавышын бөтенләй икенче яктан ишетә башлады. Анатолий кычкырып укый да укый, Хәлим болында чәчәкләр арасында йөри, я алма бакчаларына кереп китә. Көз көне, алмаларны өзеп бетергәннән соң, кулына озын корык тотып, яфрак арасында калган алмаларны эзләп йөргән чаклары исенә төшә. Булган рәхәт көннәр! Башны артка ташлап, алмагачлар астында йөри торгач, бервакытны чәйнек кадәр боровинканы күреп ала иде дә, сөенеченнән чыелдап җибәреп, кулындагы таяк белән тегенең маңгаена шалт иттерә торган иде. Бер бәрүдә генә төшәме соң ул! Кыйный-кыйный әллә ни тикле яфрак коелып бетә, әллә ни хәтле ботак очлары сынып төшә, ә кызыл битле боровинка, сине үчекләгән кебек, һаман агач башыннан елмаеп карап тора. Их, әнә шулай көз көннәрендә эзләп табып, таяк белән сугып төшереп ашаган алманың тәмен белсәгез иде сез! Юк инде, кая ул сезгә аның тәмен белү! Сезнең бит гомерегездә дә октябрь аенда агач башыннан таяк белән алма сугып төшереп ашаганыгыз юк! Анатолий укый, Гыйльметдин, Хәлим өчен дип, тылмачлык кылып тора, ә безнең малаебыз авылда, үзләре өендә, чытыр-чытыр яна торган учак каршына баскан да утлы күмер өстенә салып камыр көйдерә. Өй эчендә пешкән аш исе, кайнап торган самовар исе, көйгән камыр исе йөзә... Тәрәзәләр караңгыланган, урамда кемнәрнеңдер адашкан сарык бәтиләре кычкырып өйләрен эзләп йөри, әнисе сәкегә эскәтер җәя, табын урыны хәзерли. Рәхәт! Бик рәхәт! Гыйльметдин Хәлимнең уйлары әллә кайларда йөргәнне сизде ахры, малайга терсәге белән кадады: — Тыңла: карт белән карчыкның, ди, өйләрендәге ишекләре төрлесе төрле тавыш чыгарып сайрый, ди: берсе, кичә генә йомыркадан борынлап чыккан чебеш кебек, пиии, пиии... итә икән, ди, икенчесе: «Ай, майласагыззз, ай, майласагыззз, мин бу тикле шыгырррдамаган булыр идем» дип әйтә икән, ди, ә өченчесе, өйалдына чыга торган тышкы ишек: «Ух, аллам ла, бик туңңам ла, өстемә чыпта япсагыззз ла» дип ыңгыраша икән, ди. Хәлимнәрнең дә кәзәнкә ишеге бик шыгырдый торган иде. Әнкәсенең яшереп куйган шикәрен чәлергә кергән чакта, үч иткән кебек, кәзәнкә ишеге: «Керррәләррр, шикәрррне чәләләррр!» дигән кебек шыгырдый башлый торган иде. 61 Песиләре югалып, бичара карчык песине бакчада эзләп йөргән җирләрне укыганда, Хәлимгә ул тагын Таифә нәнәсен хәтерләтә башлады. Песи .кайгысыннан карчык кинәт үлеп киткәч, гүя Таифә нәнәсе үлгәндер кебек тоелды, кызганыч булды. Хикәяне укып бетергәннән соң да әле, бик озак сөйләшеп утырдылар. Дуслар белән сөйләшеп калырга кирәк. Хәлим монда инде соңгы көннәрен тора, тиздән авылга таба ычкыначак. Гыйльметдин абыйсы аны үрти: «Әнкәсен сагынган, күсәк хәтле малай әнисез тора алмый, бәби!» ди. «Юк, түгел!» — дип ярсый Хәлим, әнкәсенә ялгыз башы хуҗалыкны тартып бару читен булачак, шуңа гына кайта, янәсе... Ә үзе чынлап та әнкәсен бик сагынды, кешеләрдән качып елап та алгалады инде. Шәрифҗан абыйсы балалар йортында калдыру ягын каера, юк инде, Хәлим калмаска булды. Шәһәр әйбәт, авыл тагын да әйбәтрәк... ИКЕНЧЕ БҮЛЕК 1 Октябрь урталары булгандыр, көн болытлы, ягырлы иде. Пычрак астында калган агач тротуардан ике кеше тиз-тиз бара иде. Шул вакыт чаттан бер төркем кавалерист чабышып килеп чыкты да, урам пычрагын бөтен дөньяга чәчрәтеп, тротуар яныннан ук үтеп китте. Ике кешенең берсе, мичкәдәй юан гәүдәле, кыска муенлы, күгелҗем борын- лысы, атлар чәчрәткән пычрактан сакланып, юеш таш коймага барып сыенды. Икенчесе ябыграк кына, карарак кына бер малай иде. Кавалеристлар аны башыннан аягына тикле коендырып уздылар. Ләкин малайның моңа тамчы да исе китмәде, ул хәтта кагынмады да, борылып, кавалеристларның артыннан сокланып карап калды. Малайның өстендә олылар җилкәсеннән төшкән яшел гимнастерка, аякларында да кешедән калган итек, башындагы йолдызлы фуражкасы да үзенеке булмаса кирәк. Мичкә шикеллесенең күкрәк һәм корсак турыларында ике яклап җиз төймә тезелеп киткән, түшенә сары чүпрәкле ниндидер медальсыман нәрсә тагылган. Бөтен йөрешендә, гәүдәсен тотышында иске Николай солдаты ярылып ята иде. Ике кеше, берсе дәү, берсе кечкенә, берсе юан, берсе нечкә, берсе карт, берсе сабый — тротуардагы пычракны ерып баралар. Олысы, тоташ пычрактан корырак җирләр табарга тырышып, сайлабрак кына атлый, кечкенәсе, аны-моны абайлап тормыйча, пычракның нәкъ күзенә китерепкитереп баса, җәелеп яткан күлләрне сикереп-сикереп үтә иде. Чатка килеп җиттеләр дә урамны аркылы кисеп чыктылар. Рәшәткәләре сындырып мичкә ягылган, акай күзле ватык тәрәзәләре урам якка салкын гына карап торгам зур йортның капкасына таба юнәлделәр. Рәшәткәсез йортның капкасы булуы малайга сәер тоелды. Гомумән, йорт тышкы яктан бик ямьсез иде. Капка такталарына күмер белән сызгалап ясалган урак койрыклы әтәч, борау койрыклы дуңгыз, тукмак койрыклы эт сурәтләрен, мөгезле пәри сурәтләрен, «Колька дурак», «Син үзең дурак» дип язган язуларны күргәннән соң гына, малайның чыраенда елмаюсымак бернәрсә чагылып китте. Пычрак аяклар ’белән тапталып беткән өйалдына күтәрелделәр дә, итекләрен аннан-моннаи ышкып, караңгы коридорга барып керделәр. Әчкелтем-төчкелтем исләр белән тулы коридорга кергәч, малай кинәт тукталып калды, йөрәге кысылды, бер минут тормыйча кире йөгереп чыгып китәсе килде. Мондагы ише мең дә бер төрле сасыны аңа иснәргә туры килгәне юк иде. Шулай да, үзен җиңеп, «Мичкә» артыннан иярде. 62 Моннан ярты гына сәгать элек Хәлим (бу малайның Хәлим икәнен укучылар, бәлки, сизгәннәрдер), үзенең авылдашлары белән саубуллашып, шушы «Мичкәгә» тагылып киткән иде. Аерылышыр алдыннан Анатолий белән Гыйльметдин абыйсы, аны юатмакчы булып: «Анда тамагың тук, өстең бөтен булыр, укып кеше булып чыгарсың», дип, колак төбендә сайрап торганнар иде. Янәсе, анда балалар тимер кроватьларда, мамык юрганнар астында гына йоклыйлар, ак тәлинкәләрдән тимер кашыклар белән генә ашыйлар. Урамга йөрергә чыкканда, кыр казлары кебек, тезелешеп кенә чыгалар, сорамыйча кешенең шырпысына да кагылмыйлар, имеш... Ансы, тезелешеп-нитеп тормыйча, үзең генә чабып йөрүдән дә күңеллерәге юк инде аңың югын да, нишлисең бит, чыдарга туры килер, дип уйлаган иде Хәлим. Балалар йортында бер дә каласы килмәде, Шәрифҗан абыйсы бик каты үгетләгәч, укырга кирәк сиңа, атаң сине укытырга теләгән иде дигәч, калырга риза булды. Аерылышыр алдыннан Шәрифҗан абыйсы, аркасыннан кагып: «Тимер кроватьлар әллә була, әллә юк. Булса синең бәхет, булмаса да кайгырма. Бик ямансылый башласаң, безнең кайда торганны беләсең, тот та кил, ярыймы?» — диде. Рәхмәт инде Шәрифҗан абзасына. Ә менә Гыйльметдин абыйсына Хәлимнең бераз хәтере калды: Хәлим инде аерылып китәргә тора, ә теге авызын ерган (бар бит әй авызын җыя белмәс кеше дә!), шырк-шырк көлеп Анатолий белән лыгыр-лыгыр сөйләшеп тора. Нишләтәсең инде аны үз күңелендә булмаган кешене! Шул вакыт Өяз мәгариф бүлеге ишегеннән, кәгазьләр тотып, менә шушы Мичкә килеп чыкты да, шалама кашларын сикертеп: «Ә хәзер шагом марш!» дигән команданы бирде. Хәлим авылдашларына, танышларына тагын бер каерылып карады, күңеле тулса да елмаерга тырышып (ир заты ич ул!), Мичкә артыннан китеп барды. Байтак киткәннән соң, кинәт лып туктады, артына борылды: — Шәрифҗан абый! — дип кычкырды. — Минем винтовкамны берәүгә дә бирмәгез, яме! — Юл буе аның эче пошты, авылдашларыннан мәңгегә аерыладыр кебек, винтовкасын да берәр кешегә биреп куярлар шикелле тоела иде. Караңгы коридорның аргы башындагы ишек ачылуга, Хәлимнең колагына «гөрр!» иткән тавыш килеп бәрелде. Ул кергән зур бүлмә ләкин буш иде. Анда тик ярты чакрымлы өстәлләр дә, өстәл яннарында шундый ук яртышар чакрымлы эскәмьяләр генә бар иде. «Гөрр!» иткән аваз эченнән Хәлим кемнәрнеңдер ат булып кешнәүләрен, кәҗә булып мәэлдәүләрен, бака булып бакылдауларын аерды. Ахрысы, бу әкәмәт тавышлар күрше бүлмәләрдән ишетелә торгандыр. Мичкә безнең Хәлимгә: «Стой!» дигән команданы бирде дә, күз карашы белән малайны дәртләндереп, бүлмәләрнең берсенә кереп китте. Ындыр табагыдай бу зур салкын бүлмәнең ватык тәрәзәләреннән җил ыжгыра, яңгыр керә, стеналарыннан шул ук мөгезле кешеләр, сакаллы, сакалсыз кәҗәләр, урак койрыклы әтәчләр карап торалар иде. Кинәт... нәрсә булды бу? Әллә күрше бүлмәдә түшәм ишелеп төштеме? Ишек, ике якка ачылып, стенага шалт-шалт бәрелде. Хәлим басып торган бүлмәгә дөбер-шатыр бер көтү малай килеп чыкты. Йа, хода! Бөтен шәһәрдән сайлап җыйсаң да, моның шикелле бер-беренә охшамаган малайларны табып бетерә алмас идең. Нинди генәсе юк монда! Матурымы кирәк, атлар өркеп качарлык ямьсеземе... Шайтан кебек арыгымы, тутырган тавык шикелле симеземе... (Ләкин арыклар бихисап күп иде). Карасымы, сарысымы, агымы, әллә... яшелеме? Әйе, әйе, ямь-яшел чырайлы малайлар да бар иде. Бер төрлесе башыннан юрган бөркәнгән, бер төрлесе эт талаган бишмәт кигән... Кайсында солдат гимнастеркасы, кайсында җиңсез казаки... Аякларында да төрле сорт 63 тан: кайсы бөтенләй яланаяк, кайсы чүпрәк чорнап җибәргән, кайсы кәвеш өстерәгән, кайсында чабата... Мичто чыгып киткәнче ерактан гына тасыраешып, мыш-мыш килеп, Хәлимгә карап тордылар да, Мичкә: «Кыерсытасы булмагыз, карагыз аны, рыйстаннар!» — дип чыгып киткәч, дәррәү кузгалып, Хәлимне жаилы боҗра эченә китереп кыстылар. Илле-алтмыш күз карашы астында (нинди генә карашлар юк иде монда!) Хәлим бер ялгызы басып тора. Кайсы якка гына борылса да ач күзле малайлар... Аның йолдызлы фуражкасына һәм бигрәк тә култык астындагы төенчегенә күзләре белән кадалганнар: ни бар икән ул төенчектә? Көн саен яңа малайлар килеп тора, ләкин мондый йолдызлысы, итеклесе, зур төенчек- лесе килгәне юк иде әле. Хәлим каушабрак калды. Андый-мондый төенчеккә сузыла калсалар, тибеп җибәрермен дип, уң аягын җайлабрак куйды. Ләкин эш тибүгә барып җитмәде. Күрше бүлмәдән башына чуклы кызыл фәс кигән кабартма битле бер зуррак малай килеп чыкты, фокусчы шикелле, кулын изәп җибәрде. Боҗра, икегә ярылып, кызыл фәслегә юл бирде. Хәлим, этне күргән мәче кебек, кабарынды, һөҗүм була калса дип, каршы торырга әзерләнде. Күзләрен терәшеп, карашып тора башладылар. Бу соң теге мәчет коймасы янында Хәлимгә бәйләнгән малай түгелме? Валлаһи әгәр шул! Менә фәсле, бер сүз дәшмәстән, Хәлимнең фуражкасына сузылды, Хәлим аның кулын бәреп җибәрде. — Кагылма! — Тотып кына карыйм, котың очмасын. Хәлимнең башыннан ялт фуражкасын алып үз башына кырын салып куйды. Кыланып, сынын төз катырып, солдат кебек -кулларын бу- тый-бутый йөренде, аннары фуражканы кире биреп, Хәлимнең култык астына кыскан төенчеген күзләре белән өтеп алды. Хәлим, бу кабартма биткә исе китмәвен сиздерү өчен, күкрәген киеребрәк җибәрде. Ул шундый кыяфәт белән басып торганда, кемдер аның өстенә пешкән чөгендер ыргытты. Чөгендер, Хәлимнең башына тиеп, фуражкасын идәнгә очырып төшерде. Малайлар акырышып көлеп җибәрделәр. Хәлим идәнгә иелеп өлгергәнче, фуражка кулдан кулга күчеп, әллә кая китеп барган иде инде. Ул да булмады, бер явызы йодрык белән Хәлимнең аркасына китереп төртте, Хәлим чак кына дүрт аякланмый калды. Берьюлы берничә дуңгыз мыркылдап җибәрде, тавыклар кыткылдады, әтәчләр кычкырды. Шул арада култыгындагы төенчеген кайсыдыр тартып’алды. Хурлыгыннан елап җибәрерлек булды Хәлим. Пулеметтан атып караган малай бит! Казармада винтовкасы сөялеп калды. Акырышкан, бакырышкан, үрле-кырлы сикерешкән малайлар өере эчендә, иреннәрен тешләп, бераз басып торды да: «Сезнең белән буяласым гына килми, юкса мин...» дигән төс белән ярты чакрымлык скамьяларның берсенә барып утырды, аягын чалып куйды. Аның утырышы, аяк чалу фасоны һәм гомумән бөтен кыяфәте: «Бик исем китә иске чикмәнгә! Фуражканы мин бүген дисәм бүген өр-яңасын таба алам, ипигә дә сез йолкышларга (ялынмам», дип әйтеп тора кебек иде. Инде тагын ни була дип торганда, фәсле малай кашларын җыерып кычкырды: — Кайсыгыз яңа малайның әйберләрен өфертте? Хәзер үк китереп бирелгән булсын! Чынлап та, озакламый төенчекне табып китерделәр. — Нәрсә монда? Икмәкме? — дип сорады фәсле. — Ипи. — И, мин тагы тәмлерәк нәрсә дип торам. Ипи минем үземдә дә бер сандык. 64 Хәлимнең келт итеп исенә төште: «Анда балаларны ак тәлинкәләрдән тимер кашыклар белән генә ашаталар», дигән иде бит Гыйльметдин абыйсы. Ипиләре күп икән алайса... Тик киемнәре генә бик тетелгән. Кабартма битнең дә әнә тез башындагы тәрәзәсеннән җил йөри... Хәлим, исе китмәгәндәй, төенчеген өстәл өстенә ташлады да аякларын тагын чалып куйды. Ничава, фуражкасын да үз кулыгыз белән китереп бирерсез әле. — Кемдә моның фуражкасы? — дип сорады фәсле малай. Җавап ишетелмәгәч, өер эчен күзләре белән айкап: — Әкәм-Төкәм! Кая дөмектең? — дип кычкырды. Аргы почмактан чәчләре колакларына төшкән, муенына тавык йомыркасы хәтле шеш үскән, буе 'белән фәсленең бот башына да җитми торган бик ямьсез бер малай кисәге йөгереп килде дә фәсленең күзләренә юаш эт кебек карап тора башлады. — Китер табып фуражканы! Шундук фуражка килеп җитте. Хәлим кимәкче иде, кулы һавада туктап калды. — Ә йолдызы? Озакламый анысы да табылды. Фәсле малай йолдызны Хәлимнең кулына тоттырды да: — Киттек! — диде. — Кая? — Минем янда буш карават бар, шунда йокларсың. Хәлим, берәр алдау 'булмасын дип, сагаебрак кына фәсле артыннан кузгалды. Юк, кабартма бит ялганламаган. Хәлимнең төенчеген урын өстенә ташладылар. Фәсленең яшькелт күзләре, кояшта ауный торган песинекедәй, кысылып-кысылып куйды: аның куллары инде төенчек өстендә уйнап өлгергән иде һәм төенчектә икмәктән башка да нидер барлыгын ул инде сизеп алган иде. — Әкәм! — дип кычкырып, фәсле теге юаш эттәй карый торган малайны чакырып китерде. — Менә бу абыеңның... Исемең ничек, яңа малай? — Хәлим. — Хәлим абыеңның итекләрен салдырып ал да юып китереп бир, күрмисеңмени, тезенә тикле баткан. Хәлим, кирәкми дип, аякларын яшерә башлагач, фәсле: — Юып китерсен, бир,— дип боерды.— Ул минем хезмәтчем, ә син минем дусым. Әкәм! Тизрәк мыштырда. Әрнәш тегермәне! Әкәм-Төкәм, өзелеп төшәргә торган нәзек куллары белән Хәлимнең итекләрен салдырып алып, бүлмәдән чыгып китте. — Без синең белән икәү җырлый-җырлый торырбыз. Тия башласалар, миңа күз генә кыс. Мин аларны биетермен! Әй, син, Кыл Муен! — дип, ул бүлмә ишегеннән башььн тыгып карап торучы ниндидер малайга җикерде: — Ниең калган синең монда? — Баш шундук юк булды.— Хәлим дус, син авыл малаемы? Кайсы авыл? Хәлим әйткәч, фәсле, бик куанган кыяфәттә, баскан җирендә тыпырдап куйды. — Минем якташ икән ләбаса син! БелӘхМ мин сезнең авылны, мәчет каршында теге кемнәр әле? Ничек әле шул чукынмышлар1ның исеме? — Галәүләрне әйтәсеңме? — Өстенә үк бастың, ал аягың, шулар! Минем аларда кунакта булганым бар. Өйләре кыйблага карый бит әле? Минем әти белән Га- ләү абзыйның әтисе... Хәлим сизенде: бу ялганлап маташа икән... — Беләм,— диде. — Синең әтиеңнең тәтәсе белән Галәү абзыйларның кәҗә тәкәсе бертуган, шулаймы? Фәсле . кычкырып көлеп җибәрде. — Зирәк малай икәнсең./. Мин сине сынап карамакчы булган идем, момент аңлап алдың. Хәлим канәгатьләнеп -көлеп куйды. —- Исемең ничек? — дип сорады фәследән. — Бәдретдин. — Бәдрн диген. Ашыйсың бик киләме, Бәдри? — Бик дип... дус хакына ашый алам. — Чиш төенчекне, ашыйбыз. Күз ачып йомганчы төенчек Бәдринең елдам кулларына килеп керде. — Үземнеке дә бер сандык,— дип ка’батлады ул. — Дус хакына гына... А, синеке тәмлерәк. Кая бер шакмак шикәреңне дә алыйм әле. Шикәр дә авызына кереп киткәч, Бәдретдиннең яңагы бүлтәеп чыкты. Ул, биш көн ашамый торган кебек, ашык-пошык чәйни, шикәр аның тешләре астында шатыр-шотыр килә иде. Әкәм юылган итекләрне кертеп кровать астына куйды да, керфексез юаш күзләрен мөлдерәтеп, тегеләрнең кулларындагы ипигә карап катты. — Мә, — дип, Хәлим, зур итеп сындырып, Әкәмгә дә икмәк тоттырды. Бичара Әкәмнең куллары ук калтырап китте, чәйнәгән чакта муенындагы шеше селкенә башлады. Бәдри, ялгыш баскан булып, Әкәм-Төкәмнең күгәреп беткән ялан аягына китереп басты. Теге мәче кебек чыелдап җибәрде. — Перрсс, мур кырасы нәрсә, аяк астында чуалып йөрмә, — дигән булды, аннары:—Элдерт моннан! Сиңа карап ашасам, косасыларым килә... — дип, Әкәмне куып чыгарып җибәрде. Бәдринең Тәкәмне болай кыерсытуы Хәлимгә бер дә ошамады. Ул әйтмәкче дә булган иде, беренче көнне үк зур, көчле малай белән араны бозасы килмәде. Теге тагын шикәргә сузыла башлагач, төенчекне җыештырып алды: бу ач күз ихтыярына -куйсаң, бер утырганда барсын да ялмап йотар. Бәдринең «кәнсирве»не татымый калганга авызы турсайды. — Калай савыттагысын каптырып каратмыйсыңмыни?— диде. — Ансын кич белән... Хәлим, төенчеген баш астына кыстырып, кроватька сузылып ятты. Дөресен генә әйткәндә, бу кровать буш түгел иде: монда ике малай аяклыбашлы йоклыйлар иде. Ләкин теләгән вакытта Бәдри ул малайларны куалап чыгара да кроватьны «буш» итә, чөнки бу бүлмәнең алласы да, мулласы да Бәдри үзе, яратмаган кешеләрен бу бүлмәгә ул аяк та бастырмый иде. Балалар йортының, искечә әйтсәк, приютның башлыгы Дьяконов аклар белән качканнан соң, йорт эт баш, сыер аякка әйләнде. Дьяконов урынына калып торган Митрий Митрич, әнә шул мичкә кыяфәтле кеше, балаларны бөтенләй җиңә алмый, кереп үгетли башласа, җыйнаулашып, Мичкәне куалыйлар да чыгаралар. Соңгы вакытта, тәүлеккә бер тапкыр бүлмәләргә кереп: «Әй, сез рыйстаннар! Урамга типкә- ләп чыгарга/ниы көтәсезме?» дип кычкырына да, шуның белән «тәрбия эшен» беткәнгә санап, икенче көнгә хәтле күзгә дә күренми иде. Малайлар шул хәтлегә барып җиттеләр, иртәнге, кичке «йомышларын» йомышлау өчен күп вакыт ишек алдына да чыгып тормыйлар, тәрәзәдән генә йомышлыйлар да вәссәлам. Кем көчле, шул атаман булып алды, кечкенәләргә, көчсезләргә бөтенләй тормыш калмады. Атаманнарның иң оятсызы, иң бәгырьгә тия торганы Бәдри иде. Тамак ялгап алганнан соң, Бәдри белән Хәлим аны-моны сөйләшә башладылар. 5. »С. ә.* № 7, де 66 — Беләсеңме нәрсә? — диде Бәдри. — Сиңа бер матур -кушамат кирәк. — Нигә ул? — Монда бөтен малайда кушамат. Минем бер үземнең генә өч кушаматым бар: Кызыл Баш, менә шушы фәсем өчен куштылар, аннары килеп Яшен Ташы, аннары килеп Тимер Йодрык. Син миңа Тимер йодрык дип дәш, яме? — Я. — Син нинди кушамат сайлыйсың? — Бәдри, башын әле -бер иңенә, әле икенчесенә янтайтып, күзләрен елтыр-елтыр китереп, Хәлимгә текәлеп карап торды. — Давай сиңа Челән кушыйк? Синең ботлар озын, ә? — Юк, кирәкми. — Алайса, телимсең, мин сиңа үземнең иң әйбәт кушаматымны бирәм: Тимер йодрыкны? Ә син миңа ярты банка кәнсирвеңне? Ә? Юк, Хәлим моңа да риза түгел. Алай бик кеше әйберенә нәфесең сузылган икән, әнә иртәгә иртә белән ярты банкысын ашарсың, ә кушаматыңның кирәге юк. Кич белән йокларга ятканда, Хәлим, үзенең гимнастеркасын, итекләрен кая куярга белмичә, аптырап чыкты: кая гына куйса да төнлә урлап китәрләр кебек. Кызылармеецлар белән торган чагында, ул гимнастеркасы белән чалбарларын әйбәтләп кенә урындык аркасына элеп куя торган иде, шулай итәргә ул Гыйльметдин абыйсыннан өйрәнгән иде, ә монда бар син алай элеп кара... Ахырда, бөкләп баш астына салды. Ә итекләрне кая куярга? Аларны бит мендәр астына тыгып куеп булмый. Ике кулына ике итеген тоткан килеш аптырап басып торганда, Бәдри аның кулыннан итекләрен тартып алды да кровать астына атып бәрде. — Курыкма! — диде. — Минем дустымның малына кагылырга берәүнең дә йөрәге җитмәс! Ят та йокла рәхәтләнеп... Хәлим көн дә кич белән итекләрен янәшә бастырып куя торган иде, ә бүген алар кровать астында тузанда аунап яталар. Малайның җаны тыныч түгел. Бәдри дә чишенеп бетте дә, юрган астына керә-керә: — Әкәм! Җир корты, кая син? — дип кычкырды. Шуны гына көтеп торган кебек (-бәлки, чынлап та көтеп торгандыр!), ишектән Әкәм килеп керде. — Күрмисеңмени, мин йокларга ятам? Кем чираты бүген баш кашырга? Чираттагы малайны алып кергәч, Бәдри терсәкләренә калыкты да: — Тагын берне дәш! Минем дустымның да йокы алдыннан башын кашытасы килә! — диде. Хәлим яткан җиреннән сикереп торды. — Бәдри, Тимер йодрык, кирәкми, котырдыңмы әллә? — Тимә, кашысын, йокларга рәхәт була ул. Хәлимгә, дуслык хакы өчен, риза булырга туры килде. Яшен Ташы йоклап киткәч, Хәлим малайларны куып чыгарды, кровать астында аунаган мескен итекләрен төзәтеп куеп, тынычлап йокыга ятты. Иртә белән Бәдри барлык малайдан да соңрак аякланды. — Хәлим, дускай, — диде, — минем урынны җыештырып ташласана, иртәгә мин синекен җыярмын. Дуслар арасында аның ише генә була инде ул. Хәлим, кызылармеецлар койкасы шикелле итеп, Тимер йодрыкның кроватен ялт җыештырып куйды. Көннең үткәне сизелми дә калды. Кич белән урынга яткач, тагын баш, арка кашыттылар. Аннары, кашучы малайларны куып җибәреп, йокламыйча сөйләшеп яттылар. Тимер йодрыкның шәп кенә бер ре 5* 67 вольвер булдырасы килә икән. Хәлим үзенең ’казармада калган винтовкасы белән мактанырга тотынды. — Теләсәм кайчан барам да алып кайтам, — дип ычкындырды. Бу сүзләрне ишеткәннән соң, Бәдринең күзләрендә ут кабынды. — Алып кайт, иртәгә алып кайтамсың? — Иртәгә үк булмый, Шәрифҗан абый өйдә юк, ансыз бирмәсләр,— дип ялганларга мәҗбүр булды Хәлим. — Ну, бер атнадан буламы? — Бер атнадан... Шәрифҗан абый кайтса, була. — Бер атна бик озак шул. Алып кайтырсың, яме? Мин сиңа шуның өчен бүген бер кызык күрсәтәм. Давай, тор! Ут инде -күптән сүнгән, болар караңгыда сөйләшәләр иде. Хәлим торгач, Бәдри аңа кроватьтан җәймә алырга кушты. Үзе дә урынындагы җәймәне алды. Икәү озын скамьялы бүлмәгә чыктылар. —' Без, өрәкләр, хәзер малайларны асларына җибәртәбез, — диде Бәдри. Җәймәне башыннан бөркәнде, Хәлимгә дә бөркәнергә әйтте. Аннары җилкәсенә Хәлимне атландырды: -колга буе ап-ак өрәк күрше бүлмәнең ишеген ачты. Тәрәзәдән ай яктысы төшеп торса, яхшырак барып чыгачак иде, ләкин күк болытлы, ай юк. Ике кроватьны бергә кушып, өелешеп яткан малайлар рәхәтләнеп йоклыйлар. Өрәк, ишек катындагы кроватьны бик каты селкеп, аяклы-башлы йоклаган ике малайны уятты да чай-кала-чайкала бүлмә эчендә йөри башлады. Уянган малайларның куркудан сыны катты бугай: шылт та итәргә кыймыйча, урыннарына сеңделәр. Өрәк икенче кроватька килеп бәрелде, уянып киткән малайларның берсе чырыйлап елап у<к җибәрде. Бервакыт бүлмә эче шау-шу, елау, сүгенү тавышлары белән тулды (сүгенсәң, өрәк кача, имеш!). Моннан бер атна гына чамасы элек үлгән Вовка исемле малайның өрәге кайткан дип уйлап, «Вовка, уходи!» дип кычкырдылар. Тимер йодрык, чыгып китәр ва-кыт җиткәнне аңлап, ишеккә таба борылды, әмма үзләре бүлмәсенә кайтмыйча, кухняга кухарканы куркытырга китте. Кухня ишеге ярыгыннан ут яктысы төшкән иде: ахры, малайлар тавышына кухарка уянгавдыр, өстенә күлмәген киеп маташадыр, хәзер коридорга чыгарга тиеш. Ишекне ачып җибәрүгә коты алынсын дип, өрәк нәкъ кухня ишеге каршысына басты. Шул вакыт кухнядан кухарка урынына Митрий Митрич -килеп чыкмасынмы! Ул, өрәкне шәйләп алуга: «Где мое ружье?» дип сөрән салды. Эчке киемнән генә йөгереп килеп чыккан кухарка: «Господи, смерть моя!» дип, чырыйлап, кире кухняга кереп югалды. Ул үлгән иренең өрәге килгән икән дип уйлады. Митрий Митрич, мылтыгын тотып, курка-курка гына бусагада күренгән чакта, өрәк инде күздән югалган иде. Шулай да Митрич коридор түшәменә мылты-ктан берне бик каты гөрселдәтте дә кереп китте. Хәлим белән Бәдри одеял астында бик озак көлешеп яттылар. Икенче көнне иртән Митрий Митрич, медален таккан килеш, олы малайлар бүлмәсенә килеп керде. — Кем ул төнлә йөрүче? — дип сорады. Малайлар шым гына басып тордылар (ул үзе кергәндә аягүрә басуны таләп итә иде). Бәдри, берни аңламагандай: — Ни булган, Митрий Митрич? — диде. — Рыйстаннар, яңгыр астына -куып чыгарып, таракан урынына катырырмын! — дип, Митрий Митрич бер гайрәт чәчкәндәй итте дә, шуның белән эшне беткәнгә санап, чыгып та китте. Бәдри, гаҗәпләигәнсыма.н иңбашларын җыерып, малайларга карады: янәсе, ни булган ул картка? 68 Ватык тәрәзәләрдән җил ыжгырып тора, өй эчендә тыштагыдан да суыграк. Шыбырдап яңгыр яумаса, урамда чабып йөрү өйдә утырудан биш артык булыр иде. Хәлим белән Бәдри пыяласыз тәрәзәдән урам я-кка, яңгыр суында йөзеп йөргән һава куыкларына карап торалар. Өйне чолгап алган койма— тешләре сынган таракны хәтерләтә: ягарга йолкып ала-ала, койма тәмам сирәгәеп калган иде. Бүген дә шул ук койма-ны сирәкләргә туры киләчәк, башка утын юк. Хәлим тәрәзәдән төшмәкче, бер мичлек сындырып кермәкче булган иде, Тимер йодрык аны туктатты: — Синең эшең яккан мич каршында утыру, койманы безнең хезмәтчеләр ватар, — диде. Әкәм-Төкәм белән Кыл Муенны койма сирәкләргә чыгарып җибәрде. Мич авызында ялкын дөрли башлагач, Бәдри ут каршына утырды, Хәлимне үз янына сыендырды, яңгырга чыланып күгәреп кергән малайлар арттарак басып тордылар, хуҗалар барда хезмәтчеләрнең урыннары артта иде. Бер көнне Митрий Митрич икмәкне шундый аз бирде, Тимер йодрык малайларны «демонстрация» ясарга өндәде. — Төн буе кухарка белән безнең ипине тыгыналар, — диде. Малайларны үгетләп, үгеткә бирелмәгәннәрен йодрыклап, сафка тезде. «Раз!», «Два!» дип кычкыра-кычкыра, Хәлим белән икәү, «демонстрацияне» кухня ягына алып киттеләр. Ишек төбендә: «Икмәк! Икмәк!» дип такмаклап, кухарканы ярсыттылар. Аннары, Митрий Митрич бүлмәсе каршына өелеп, анда да шул ук сүзне кычкырып тордылар. «Ник безнең ипине ашыйсыз?» ди-ди, Митричнең ишегенә таяклар ыргыттылар, йөгереп килеп, үкчәләре белән типтеләр. Дәшми үткәреп җибәрергә ниятләгән Мичкә ахырда түзә алмады. — Китегез, атам!—дип ишек ярыгыннан кычкырды. Малайларны бу тагын да үчекләбрәк җибәрде: читкәрәк сөрлектеләр дә үҗәтләнеп такмаклауларын белделәр. Митричның бүлмә эчендә үкерүе, ярсуы ишетелә башлады. Күрәсең, ул түрле-почмаклы чабып йөридер һәм чынлап та мылтыгына ябышадыр. — Гөрс! — иткән тавыштан малайларның -бер өлеше -куркып таралды, калганнары тагын әллә ни гомер акырышып тордылар. «Демонстрация»нең нәтиҗәсе булды, кич белән икмәк сыныкларын калынрак турадылар. Шушы вакыйгадан соң, Митрий Митрич бүлмәләргә тәүлегенә бер тапкыр да -керми башлады. «Мин сезне, рыйстан- нар!» дип, үзенең ишеген генә ачып бер үкерә дә шул бер көнгә җитә. «Тәрбия эше» тәмам бетүгә таба йөз тотты. Балалар үз белдекләре белән яши бирделәр. Көннәр аязгач, кырга, урлап бәрәңге пешерергә йөри башладылар. Бәрәңге налогы җыярга дип, Тимер йодрык бер көнне чәйдән соң Хәлимне дә алып китте. Налогның нәрсә икәнен Хәлим бик яхшы белә иде. Авылда чакта, налог-ка дип, староста аларның само-варын, түшәк-ястыкларын чанага төяп чыгып киткән иде. Бер атна чәйне казанда гына кайнатып, йокыны коры сәкедә йокладылар. Әнкәсе, каяндыр акча юнәтеп, старостага налогны илтеп түләгәч кенә самовар белән түшәк өйгә кайтты. Менә бүген ул үзе налог җыярга бара. Дөрес, бу чын налог түгел, ләкин шулай да налог. Малайларның бер дә бирәселәре килмәс. Буйга сузылган тирән бер чокыр төбендә, у.н-унбишләп малай кайнашып ята иде. Алар дүрт җиргә ут якканнар. Чүплек башыннан тапкан чиләк, казан, котелокларны ничек кирәк алай ялкын өстенә асып, каяндыр урлап кайткан бәрәңгене пешерәләр. 69 Чокыр ягасыннан, югарыдан малайларны санап чыккач, Яшен Ташы үзенең дустыннан сорады: — Малай башыннан күпмешәрне җыябыз? Икешәрне җыярга булдылар. Бәдри, чокыр эченә төшеп-нитеп тормыйча, өстән генә кычкырды: —Әй, сез, бәрәңге караклары! Борын башыннан икешәрне! Тизрәк кыймылдагыз, Әрнәш тегермәннәре! Ату юкса -казаныгызның төбен күккә асарбыз! Шулай диде дә, чокырга арты белән борылып, бер читкә китеп утырды. Чокыр төбендә киңәшү, ут яныннан ут янына йөгерешү, налог җыю башланды. Авызы-борыны корымга буялган зур башлы бер шадра малай (аның -кушаматы «Тубал Баш» иде), итәкләренә салып, бәрәңгене чокыр ягасына менгезеп куйды. Бәдри, бәрәңгеләрне сайлап, пешмәгәннәрен, начарларын кире чокыр төбенә тондырды, әйбәтрәкләрне менгезергә кушты. Туйганчы ашап, «мыекларны» сөрткәннән соң, Бәдри, авызын ерып: Минем белән дус булсаң, бер дә ач булмассың, — дип куйды. Алар, кулларын дусларча бер-юеренең иңбашына салып, чокыр яныннан -китеп бардылар. Көннәр коры тора, бәрәңге пешерү бик хутта. Көн саен Бәдри белән Хәлим налог җыярга йөриләр. —Хәлим, син минем дусмы? — диде Тимер йодрык бер көнне иртән урын җыйганда. Ул Хәлимнең гимнастеркасын, чалбарын, итекләрен киеп карарга сорады. Киеп, бүлмәдә йөреп бакканнан соң, «инде салып бирә» дип торганда гына: —Кичкә хәтле киеп йөримсәнә, ә? — диде. — Кич белән, менә җир упсын, баскан урынымда тәгәрәп үлим, салып бирәм, ә? Син әнә минем шаламаларны киеп тор, фәсне дә ки. Дустыңнан әйбер кызганып буламы соң! Кия бир, рәхәтләнеп ки. Буяма гына... Бәдри Хәлимне кочаклап алды. Менә, ичмаса, чын дус. —Валлаһи, яратам шундый кешене! Мин үзем дә бер әйберемне дә жәлләмим. Чәй вакытында Хәлимнең соңгы консервысын ашадылар. Бәдринең зур кашыгы ялт та йолт уйнап кына торды. Хәлим бер капканчы ул өч капты. Капкан саен, телен чыгарып, кашык төбен ялап-ялап алды. Әйдә, ашасын, дустыннан Хәлим киемнәрен дә, кәнсирвәсен дә кызганмый. Хәлимнең киемнәрен кигәннән соң, Бәдри 'буйга да үсеп киткән кебек булды. Кырда аның белән янәшә атлап баручы Хәлием тез турысы тишелгән чалбары, берсе зур, икенчесе кечкенәрәк ботинкалары белән, башындагы чуклы кызыл фәсе белән читтән караучыга шактый мәзәк тоела иде. Көлдә пешкән -кайнар бәрәңгеләрне уч арасында тәгәрәтә-тәгәрәтә ашап утырган Тимер йодрык буялган кулларын, гадәттәгечә, чалбарына сөртеп алгач, Хәлим, корт чаккандай сикереп куйды: «Бәдри!» дип, чак кына кычкырып җибәрмәде. Дусын дус та бит, Хәлимнең саклап кына кия торган чалбарын бик кадерсезли башлады. Икенче тапкыр сөртергә тотынгач, Хәлим тыела алмады, әйтеп туктатты. Бәдри көлеп җибәрде. —Соң син дә сөрт минем чалбарга, — диде.— Мин шулай өйрәнгән инде, минем әти дә сөртә иде, бабай да сөрткән, кулларымны чалбарга ышкымыйча ашый алмыйм мин. Әллә кызганасыңмы? Бәдринең очлы күзләре үртәгән кебек елтырыйлар иде. —Кызганмыйм, буяма гына...— дигән булды Хәлим, ә үзе чалбарын, гимнастеркасын, итеген, үлеп-үлеп кызгана иде. Аның бит әле 70 үзенең дә бу киемнәрне туйганчы кигәне юк, ә Тимер йодрык пычрак кулларын сөртә... — Буйый дип бик котың алынса, салдым ыргыттым! — диде Тимер йодрык, көлүеннән туктап, һәм гимнастерка төймәләрен чишәргә дә тотынды. — Ә мин, дивана, ахмак, тиле, аның өчен тырышып йөргән булам, малайлардан тидерттермим, буш карават табып бирдем, дус хакы дип, икмәген, кәнсирвәсен ашадым, башын кашыттырам... Хәлим уңайсызланып китте: чынлап та, Бәдри кровать бирмәсә, идәндә йоклыйсы кеше бит инде. Әйдә, кия бирсен, укасы коелмас. — Мин бит әле кызганам димәдем, син үзең токтомалга чәпчергә керештең... Бәдри, килеп, Хәлимне кочып алды. — Мин сине сынап кына карадым. Юк, син чын дус. Тагын берәр бәрәңге җыябызмы? Бәдринең лач-лоч бәрәңге чәйнәвен яратмыйча, Хәлим маңгай астыннан карап утырды. Налог дип малайлардан бәрәңге талавын Хәлим башта ук яратмаган иде. Малайлар бит инде Хәлимне дә талаучыга саныйлардыр... Кайтырга чыккач, Бәдри кулын тагын Хәлимнең җилкәсенә китереп салды. Янәсе, шундый каты дус, кочаклашмыйча йөри дә алмый. Хәлимнең бу җан биздергеч кулны алып ташлыйсы килә, «Сал минем чалбарны! Сал итекләремне!» дип кычкырасы килә иде. Бәдри, вакыт- вакыт алгарак чыгып: «Килешәме миңа армия киеме?» дип сорагала- ды. Хәлим ялганлый алмады, кием Бәдригә чынлап та бик килешә иде. Кайтып кергәч, Тимер йодрык үзенең сандыгын ачып куйды, Хәлимгә карап, ярты сандык каткан икмәк сыныкларына күрсәтте. — Барсы да синеке. Тагын малайлардан җыеп бирәм, киемнәрне алышабызмы? — диде. Хәлимнең күңеле сизенгән иде аны, кайтарып бирмәс бу мәлгунь дип шикләнгән иде. Юк, өметеңне сузмый тор әле! Хәлим кинәт идәнгә утырды да ботинка бауларын чиште, сикереп торып, чалбарын, гимнастеркасын салды — бөтенесен Бәдринең алдына ыргытты. — Сал минекеләрне, ничу! — Нәрсә син? Алмашмасаң, сине берәү дә көчләми. Кара кыяфәтен, ата каз кебек, канатларын җәйгән. — Давай чалбарны! Давай гимнастерканы! Җилпенеп килгән Хәлшм алдында кымшанмый да басып торучы Бәдринең борын тишекләре киңәйде, яшькелт күзләре кысылды. — Ачуымны бик китерсәң, тотармын да утынлыкка алып чыгып балта белән турармын, — диде. Бу иблистән көт тә тор, турар. — Кара әле, якташ, — диде Бәдри кайтып төшеп, — валлаһи менә, иртәгә генә киям дә салам да бирәм. Алдасам, икмәк чыраен күрмим! Баскан урынымда яшен сугып үтерсен. Ризамы иртәгә хәтле? Менә, ичмасам, чын дус! Кил утыр, икмәк ашыйбыз. Бүген бөтен йортта ут булмады, әллә станция эшләмәде, әллә өйдә берәр җире бозылган. Караңгы булганга, йокларга да иртәрәк яттылар. Хәлим оеп китә алмыйча йөдәп бетте. Киемнәре теге зәхмәтнең баш астында, итекләре дә аның кровате янында, эче поша, нишләргә? Иртәгә дә бирмәсә, бугазына ябышудан башка әмәл калмый. ...Ыштанына салкын су койганга сискәнеп, күзләрен ачып җибәргәндә, бүлмә тулы малай гайгылдашып көлешеп тора иде. Бәдри Хәлимнең өстендәге юрганны йолкып алып ташлады. — Тор! Күсәктәй башың белән астыңа җибәреп ятасың? Тор диләр сиңа! 71 Хәлим, берни аңламыйча, урыныннан төште дә чыланган ыштанын капшап карады. Аның кыяфәте бик көлке иде, һәм малайлар, мәзәк кыяфәттә басып - калган Хәлимгә бармаклары белән күрсәтә-курсәтә, бүлмәне тетрәтерлек итеп шаркылдаштылар. Хәлимнең: «Мин түгел» диюенә каршы бөтен бүлмә: — Ничек син түгел? — дип тагын да катырак көлде. Бәдри бер кырыйда эчен тота-тота шыркылдый иде. — Әй, балык кыйбатмы? — дип, ул Хәлимнең юеш ыштан төбеннән тартты. Бүлмә тагы гайгылдап җибәрде. — Ничә тиенлек тоттың? — Безгә дә балык бир әле. — Китсәнә, аның үзенә дә җитми, төенчек бушады ич хәзер. — Иртәгә тагын тотам, ди, шуннан соң бирер. Хәлимнең өстенә берсеннән-берсе мыскыллырак сүзләр ява иде. Яшеллезәңгәрле тавыш белән берсе: — Балыкчы кушарга кирәк бу малайга! — дип чәрелдәп җибәрде. Бүтәннәр дәррәү күтәреп алдылар: — Балыкчы! Балыкчы! Теге бик олы башлы шадра малай, биегәнсыман итенеп, боргаланып, кыланып, такмакларга тотынды: — Ай, балыкчы, вай, балыкчы, әйдә кармак салыйкчы! — Әйт шуны,- тубал баш, кап корсак! — Әйдә кармак салыйкчы шул, су төпләрен багыйкчы! Бер өер малайлар, кулларын дырбайтып, авызларын кыйшайтып, тавышларын үзгәртеп, телләренә ни килсә шуны такмаклап, Хәлимнең өстенә бии-бии -килә башладылар. Хәлим, этләр өере эчендә калган куян кебек, бер почмакка посып, күзләре белән маңгай астыннан сөзеп карап торды. — Егетләр, шаһит булыгыз!—дип, Тимер йодрык килеп чыкты.— Ул миңа киемнәрен сатты: менә шушы карават хәзер аныкы, ә бу киемнәр минеке, — Бәдри үз өстендәге гимнастеркага, итекләргә сугып- сугып күрсәтте. Әлеге теге Бәдри Кыл Муен дип әйткән неп-нечкә муенлы, сипкеллерәк битле Сәмыйк исемле малай белән Тубал Баш чәчрәп килеп чыктылар. — Тотсын менә аңа карават! — дип, Тубал Хәлимнең борын төбенә йодрыгын китереп куйды. — Караватта мин йоклыйм да менә Кыл Муен йоклый. Моңа кадәр йоклатканга рәхмәт әйтсен. Шулай диде дә Тубал урын өстенә аяклары белән үк менеп утырды. — Кыл Муен, кил утыр син дә! Хәлимнең -күңелендә нинди өермә өерелгәнен усал күз карашыннан, тешләренең чытырдап кысылуыннан, чыраеның агарып калуыннан гына сизенеп була иде. Ул хәзер шушы көлешеп торучы өернең, әнә шул мәхәббәтсез Тубалның, иләк авызын җыя алмыйча көлеп торучы кыл муен Сәмыйкның, бер читтә хахылдап басып торучы усал, явыз Бәдрииең өстенә ташланыр иде дә, йодрыклары белән бөтен көченә дөмбәсләр, тырнаклары белән канатканчы тырнар, тешләре белән өзгәнче чәйнәр иде. Тик менә килеп кагылсыннар гына иде, үз башы бетсә бетәр, бер-икесенең авыз-борынын җимермичә туктамас иде. — Ычкын безнең бүлмәдән! Безгә балык кирәкми, — шулай дигән булып, кыл муен Сәмыйк Хәлимнең аркасына китереп төртте, шуны гына көткән Хәлим әйләнеп торып Кыл Муенга берне ямады, теге чәчрәп китте. Яна малайның кыюлыгын, әлбәттә, гафу итә алмадылар. Үкерешеп «балыкчыга» ташландылар. Куркудан күзләре акаеп киткән Хәлим өернең аяк астында калганчы кемнедер сөзде, кемгәдер типте, 72 кемнәрнедер очлы терсәкләре белән кадаклады, аны бәреп ектылар, күкрәгенә менеп атландылар. — Бездән налог җыйганда рәхәт идеме? — дип гыжылдады малайның өстендә утыручы Тубалбаш. Аста ятучының да, өстә утыручының да борын тишекләре киерелеп-киерелеп китә, икесенең дә сулышлары күкрәкләренә сыймый иде. Хәлим, җан ачуы белән талпынып, Тубалны үз өстеннән чөеп атты, ләкин сикереп торырга өлгергәнче, теге яңадан аның күкрәгенә менде, ярдәмгә Кыл Муен да килеп җитте, — Хәлимне тагы-н идәнгә сылап салдылар. Егылып ятучыны кыйнау гадәте булмаганга, Хәлимгә берәү дә тимәде. Бәдри, киң күңеллелек күрсәткән булып: — Җибәрегез!—диде, ләкин шундук бойрыгын үзгәртте: — Чыгарып атыгыз! Чайрап яткан Хәлимнең аякларыннан эләктереп алдылар да дың- гырдатадыңгырдата өстерәп чыгып киттеләр. Малайның чәчләре идәнне себереп барды, аш бүлмәсе дип йөртелгән ярты чакрымлык салкын бүлмәдә идәнгә ташладылар. Ул торырга ашыкмады, кайчандыр авылда үзе таш астыннан чыгарган бакалар кебек, мутланып, үлгәнсыман ятты. Торса тагын ябышулары мөмкин иде. 2 Балалар йортыннан тыштагы дөнья үз агымы белән ага бирә. Икенче көн инде шәһәрдә суд бара: ут тегермәненең машина бүлегенә бомба куючы контрларны хөкем итәләр. Шәрифҗанның көннәре шунда үтә. Ә Федюшкин һаман Идел буенда: ул ашлык озаттыра. Казаннан баржаларны бик аз җибәргән губерна азык комиссарын сүгеп йөри, Иделдән үткән буш баржаларны пулемет уты белән туктатып, иген төяргә мәҗбүр итә, каршы торсалар, ревтрибунал белән куркыта... Якуп азык отрядлары оештыру белән мәш килә. Икмәк җыю эшенә теләсә кемне җибәрергә ярамый: анда -китүче кеше политик та, агитатор да булсын, ашлыкны наган белән генә куркытып җыймасын. Якуп кешеләрне энә күзеннән үткәреп сайлады. Өяз оешмалары үзләренең иң яхшы дигән работникларын бирделәр. — Корал белән җиңә алмагач, дошман безне ачлык белән җиң- мәкче, — дип сөйләде Якуп отрядны озату җыелышында. — Авылда самогон куалар. Спекулянтлар, итәк асты-ннан иген сатып, кесә калынайта. Кулаклар, совет властена бирмәс өчен, ашлыкларын җиргә күмәләр. Ә Петроград эшчеләре бер сынык икмәккә тилмерә. — Якуп баядан бирле кулында тоткан кәгазьне күзләренә якынрак китерде.— Утыз беренче июльдә, беренче августта Петроград эшчеләренә икмәк паегы бөтенләй бирелмәгән. Икесендә, өчесендә авыр эшләрдә эшләүчеләр генә алганнар. Унынчы, унберенче, уникенче, унөченче, егерме дүртенче, егерме бишенче, утызынчы һәм утыз беренче августларда Петроград эшчесе тагын икмәксез утырган! Август аенда кеше башына уртача кырык грамм икмәк тигән! Кырык грамм, иптәшләр! — Якуп кулындагы кәгазьне селкеп куйды. — Ә инде сентябрьгә килсәк, унбишендә, уналтысында Петроград тагын икмәксез, заводлар эшләмәгән... Кәгазьне өстәлгә ташлап, Якуп талчыкка.н күзләрен җыелыш өсте- нә төбәде. Тыңлап утыручылар, кыймылдашып, бер-беренә карашып куйдылар. Алар бит барсы да бүген авыз тутырып икмәк ашап килгән кешеләр. Шулай да тормышларын авырга санап йөриләр. Петроград, Мәскәү хәлләрен белгәч, аларга оят булып китте. Дөрес, зур 73 калаларда ашарга җитмәү турында элегрәк тә- ишеткәннәре бар иде. Ләкин, ач дигәч тә, бөтенләй икмәксез утыралар дип уйламыйлар иде. Якуп, берничә көн кырылмаган яңакларын арган кыяфәттә учы белән сыпырып, сүзен дәвам итте. Тегермәндә вальсовщик булып эшләгән, шартлау вакытында колакларына зыян килгән озын битле, кашларына он тузаны кунган аксыл чырайлы Сиротов, ишетми калмыйм дип, Якупның борын төбенә үк килеп утырган иде. Якуп туп-туры аның күзләренә карап сөйли 'башлагач, теге, уңайсызланып, зәңгәр күзләрен йомып-йомып куйды. Якуп авылда корал озайтудан сак булырга киңәш бирде. — Бер нәрсәне онытмагыз, — диде ул, — сез иген җыючы .отряд кына түгел, ә авылда советлар хөкүмәтенең политикасын уздыручылар, гадел күңелле, саф җанлы кешеләр. Карагыз аны, совет властеның йөзенә кызыллык килерлек булмасын! Әгәр үз арагыздан берәр шкурник табыла калса, ул чакта... — Якупның куллары өстәл кырыен чытырдатып кысты, — ул чакта шунда ук суд ясап, бөтен халык алдында ул шкурникны шапылдатырга отрядның хакы бар! Отряд башлыгына шундый хокук бирелә. Мин ышанам, сезнең арада андый кешеләр табылмас,— диде Якуп, — үзебезнең иң яхшы иптәшләребезне җибәрәбез. Аннары тагын шуны әйтим: иптәшләрнең кәефләре кырылмасын, җыелыштан соң һәр кешедән язма ант алачакбыз. Әгәр берәр кеше ант бирүне хурлык дип саный икән, аның ихтыярында: ул кеше авылга бармаячак! Менә шулай, иптәшләр. Отряд белән китүчеләрнең хезмәт хаклары саклана, ашау-эчү дәүләт хиса'быннан, кием-салымы тузган кешеләр бүген үк кием алыр. Кемдә нинди сораулар бар? Аклар төрмәсендә бик каты кыйналып, чахоткасы азып киткән, бит алмалары кып-кызыл булып кызарып, күзләре эчтән ашый торган ут кызуыннан ялтырап торган /кырык яшьләрдәге Вәли Баязитов, утырган урынында кыймылдап, тез сөякләре чалбар аркылы да очланып беленеп торган аякларын уңайлабрак чалып куйды. — Якуп туган, — диде, — исемлектән мине төшердегезмени? Якуп аны чынлап та төшереп калдырган иде. Баязитов, егерме елга якын хәреф җыючы булып эшләгән кеше, типографиянең саботажлык итүче иске мөдире урынына яңарак кына мөдир итеп куелды. Өстәвенә саулыгы да шәптән түгел. Якуп шушы сүзләрне әйткәч, Бая- зитовның кәефе китте: ул инде егерме еллап шушы үпкә авыруы белән чирли, әле бер тапкыр да үлгәне юк, авылга барып, икмәк җыйганга гына үлеп китмәс. Аны исемлеккә кертсәләр икән. Бу рәвешле сораганнан соң, Якуп кертмичә булдыра алмады. Отряд башлыгы булып авылга китәчәк кешеләрнең берсе теге вакытта электростанция подвалында Васильев белән сөйләшкән, шәһәр өчен сугышканда, коммунистлар отрядының башында торып, дошманга эчтән удар ясаган, хәзер исә электростанция начальнигы итеп куелган Роман Иванович Копылов иде. Васильев белән очрашкан вакыттагы шикелле, йодрыкларын тезләренә төенләп салып, зур арык күзләре белән сагаеп карап утыра, гүя ул үз иптәшләре арасында түгел, ә ят, хәтта дошман кешеләр арасында утыра да шуңа күрә сак булырга мәҗбүр. Үзе турында сүз чыккач, ул калкынды да Шонгаты волостена билгеләүләрен үтенде. Бу волостьны, андагы авылларны Копылов яхшы белә икән. Якуп, «ярар» дигәнне аңлатып башын чайкады, өстәлдәге исемлеккә иелеп, Копылов турына «Шонгаты» дип язып куйды. Монда тагын безнең иске та1нышларыбыздан базарда тутый кош белән бәхет сынап, чибәр кызларга киләчәктән хәбәрләр биреп торган чулак егет Хәбибуллин да бар иде. Егетне кайсыдыр ^ерак волостьларның берсенә яза башлагач, утыручылар арасыннан • бер яшь тавыш әллә чынлап, әллә көлеп: 74 — Аны әллә кайларга олактырмагыз, — диде, — ул яңарак өйләнде, кайтып-килеп йөрерлек кенә җир булсын. Кемнәрдер шыркылдап көлештеләр. Әлеге яшь тавыш: — Нәрсә кешнисез? — дип куйды. — Мин үземнән беләм, өйләнгәч, бер ай буе хатынга ябышып яттым, ярты адым да читкә китәсем килми, эшкә дә суярга алып барган кебек барам. Ә бит мин әле ике куллап кочаклыйм, ә Хәбибуллин сыңар кул белән кочаклап, хатыныннан ике айсыз туймас, өйләнгәненә бер атна! Хәбибуллин кызарынды, елмайган булды, тавыш килгән якка борылып, йодрык күрсәтте. Бая Якупның авызына керерлек булып утырган озын битле, кашларына он тузаны сарган Сиротов: — Кулак, спекулянт, алары билгеле, — дип тотынды, — алар белән церемониться итеп тормыйбыз, раз, два и тырнак астына — сытасың да ташлыйсың! Әйтик, менә поп яисә мулла? Алар да бит бай. Барып ябышсаң, шул ук комитет беднота кешеләре синең кулыңнан китереп тотулары мөмкин: не смей муллага! Нишләргә менә шундый вакытта? Аннары сары чәчле, сары керфекле урта яшьләрдәге Вдольдорогин дигән кызык фамилияле бер рус, шинель төймәсен бора-бора, мондый сорау бирде: — Каршы торды ди, саботаж күрсәтте ди, бусы аңлашыла: андый- ның малын да, җанын да суырып алырга була, ә менә бирде ди, саботаж итмәде, ә үзе чыкылдап торган кулак! Нишләргә? Тәҗрибәлерәкләр, чехлар килгәнгә хәтле дә икмәк эше белән авылларда йөреп, утны-суны кичкән кешеләр, мондый сораулар бирүчеләргә, сабыйның бер катлы сорауларыннан көлемсерәгән ата кебек, мыек астыннан елмаеп, сорау бирмичә генә утырдылар. Янәсе, кара инде син боларны! Егылмас борын аяк асларына салам җәеп куймак- чы булалар. Юк инде, туганкайлар, анда бармый торып, кулак белән бик әйбәтләп пычакка пычак килми торып, монда утырган килеш кенә бер нәрсәне дә хәл итеп булмый. Тормышта очравы мөмкин булган барлык хәлләргә дә алдан ук әзерлек күреп бетерү мөмкин булмаганга, сорауларны туктатырга туры килде. Кешеләр, ант кәгазенә кул куярга дип, берәм-берәм өстәл янына килә башладылар. Сиротов, кызарынып, антны кычкырып укып чыкты да иелеп кул куйды. Аңардан соң, үзенең сары керфекле кечкенә күзләрен чепелтчепелт йомып, Вдольдорогин укырга тотынды. Гәрчә антка кул куюга берәү дә әллә ни зур мәгънә бирмәсә дә, антсыз да үзенең гадел хезмәт итәчәген белсә дә, антны укып кул куйганнан соң, барысы да күңелләрендә тагын ниндидер бер нәрсәнең өстәлүен сизделәр. Тел белән әйтеп биреп булмый торган бу нәрсә аларга йөкләнгән бурычның соң дәрәҗәдә җаваплы һәм әһәмиятле икәнлеген аңлатып тора иде. Вәли Баязитов, русчага осталыгы бик шәптән булмаганга, төртелә-төртелә генә, бик кычкырмыйча гына укыды, кайбер урыннарда Якуп аңа әйткәләп тә җибәргәләде. «...Вөҗданым һәм башым белән җавап бирәм» дигән җиргә барып җиткәч, Баязитовнын тавышы калтыранып өзелде, ул, үзенең дулкынлануын яшерү өчен, йөткеренгәләп куйды. Копылов итекләре белән гөрс-гөрс басып килде, китап укыгандагы кебек, салмак кына укып чыкты, кул куйды, аннары, килгәндәге шикелле үк шалтшалт басып, үз урынына барып утырды. Антка кул куюлар беткәч, әдәбият өләшү башланды. Киемсезләр, Якуптан язу алып, кием складына йөгерделәр. Иртәгесен хатын, бала- чагалары белән саубуллаштылар да, кайсы атларга атланып, кайсы арбаларга төялеп, отрядотряд булып, авылларга таралыштылар. 75 Ут тегермәнен шартлатмакчы булган контрларга бүген суд карары чыгачак. Шәрифҗан, шунда барырга дип, тиз-тиз эшләрен караштырганда, кабинетка Гыйльметдин килеп керде. Ул бер малай ияртеп кергән иде. Шәрифҗан өстәлдән башын күтәрмичә генә: — Мин ашыгам, ни йомыш синең? — дип сорады. — Шәрифҗан абый, кара әле бу якка. — Я, карадым. Хәлим! Кайда без кигезгән киемнәрең? Хәлим җавап бирәсе урында, авызын ямьшәйтеп, елап җибәрде. — Мин анда тормыйм, авылга әни янына кайтам... Гыйльметдин казармада Хәлимнән ишеткәннәрнең барсын да түкми-чәчми Шәрифҗанга сөйләп бирде. Шәрифҗан тыңлап бетерде дә: — Әйдә әле, — дип, Хәлимне бүлмәдән алып чыгып китте. Озын коридор белән барып, кешеләр өелеп торган бер ишекне ачтылар. Шәрифҗан алдан керде, Хәлим, тишек тез башларын ялтыратып, аның артыннан иярде. Кем беләндер сөйләшеп утырган Якуп борылып карады. — Бик вакытлы кердең, — диде. — Безгә кирпеч кирәк, такта кирәк, бүрәнә һәм пыяла кирәк — каян алабыз? — Якуп абый, — дип, Шәрифҗан артында басып торган Хәлимне алга чыгарды. — Таныйсыңмы бу малайны? Якуп малайга карап-карап торды да: — Бу соң Галиулланың уклау белән тәрәзә ватарга яратучы малае Хәлим түгелме? — дип, гаҗәпләнеп өстәл яныннан торды, Хәлим катына килеп, малайның башына кулын салды. — Авылдан килдеңме? Хәлим өчен Шәрифҗан җавап кайтарды. — Юк. Ул инде күптәй монда. — һәм балалар йортындагы әкәмәтләрне Якупка сөйләргә тотынды. Хәлим, кыюланып китеп, Шәриф- җанның сөйләгәннәрен төзәткәләп, тегеләрнең сүзләренә кысылгалап торды. «Малайны укытасы иде бит» дигәнне ишеткәч, «Әни янына кайтам, авылда гына укыйм», диде. — Юк, син шәһәрдә укырсың, — дип, Якуп Хәлимнең аркасына сугып куйды. Аннары Шәрифҗанга борылып: — Ул балалар йортына барып кайтырга кирәк, — диде. — Мәгариф бүлегеннән кеше алыйк та иртәгә үк барып килик. Разбойниклар оясына әйләнгән ич ул йорт, бо- лай булгач... Хәлимне кире кайтырга көчкә ризалаттылар. Ул, пароходка утыртып, авылга озатып җибәрегез! дип бәйләнде. Чыгып киткән малай артыннан карап торган Якупның күңелендә аталарча ярату-кызгану тойгысы уянды. Дусты Галиулланың бердәнбер улы бит. Фатыйма ялгызы гына аны кеше итә алмас. Шәһәрдә укысын. Без исән чакта югалмас. Хәлим кайтмыйм дип чыгып киткән мәхәббәтсез йортка яңадан кайтып керде. Күңеле бик боек түгел. Авылдашлары кайнар ашлар ашатып, кесәсенә ипиләр тыгып җибәрделәр. Бераз чыдарга куштылар. — Куянның гыиа тиресе эт өргәнгә дә җыртыла, ә син куян тиресе түгел, — диде Гыйльметдин озатып җибәргән чакта. — йодрыкны ходай сиңа ни өчен биргән? Кыйна син аларны бик әйбәтләп! Хәлим ватык тәрәзәләрендә җил дуылдап торган аш бүлмәсенә килеп керде. Аны Кыл Муен Сәмыйк күреп алды. — Балыкчы кайткан! — дип кычкыра-кычкыра янәшә бүлмәгә кереп югалды. Дөбср-р-р итеп малайлар килеп чыкты. Хәлимне я чеметеп китә, я «балыкчы!» дип үчекләп тора башладылар. Сәмыйк аның колак төбен 76 дә ат булып кешнәде дә йөгереп китеп барды. Тубалбаш: «Ник безнен караватта балык тоттың?» дип бәйләнергә кереште. Малайлар шырык- шырык көлештеләр. Безнең Хәлим бер сүз дәшми. «Котырып калыгыз» дип, эчтән мыскыллап утыра ул. Якуп абыйсы белән Шәрифҗан абыйсы: «Киләбез, тикшерәбез», дип калдылар бит! Ул да түгел, Тубал каныгырга икенче сылтау уйлап тапты: налогка җыйган (бәрәңгеләрне кире сорый башлады. Кайтар аның бәрәңгеләрен, бетте-китте! Моның белән дә Хәлимне ярсыта алмагач, каршысына килеп, кыланырга, дырбаерга кереште. Утка баскан кебек, аякларын салкын идәнгә тидереп-тидереп кенә алып, тезләрен югары чөеп сикеренергә тотынды. Аның әллә ни гомердән бирле таралмаган озын чәчләре ат ялыдай җилпенә, подау- кадай олы башы куркыныч булып селкенә иде. Ул әле Хәлимнең өсте- нә килеп, әле читкәрәк китеп тыпырчына, куллары я баш очында боргалана, я бөеренә төшә, яисә Хәлимнең борын төбеннән узып-узып китә иде. Малайлар карап торалар. Тубалбаш тәмам кызышып, ярсып җитте, күзләре ялтырый башлады, борын тишекләре киерелде, бит очлары кызарып чыкты. Аңардан күрә бүтән җиңел сөякләр тыпырдашырга, сәләмәләрен селкергә тотындылар. Бервакыт бөтен бүлмә эче котырып, шашынып китте. Сикерәләр, идәнгә гөрс-гөрс тибәләр, кулларын болгап, кычкырып-кычкырып җибәрәләр. Берничә кеше йодрыклары белән өстәлгә сугып тора. Ватык пыялалар дырылдый, скамьялар дүрт аяклап бии, идән сыгыла... — Җитте сезгә, бетле кушайлар! — дигән каты аваз барсын да лып туктатты. Бу Мичкә тавышы түгел, кухарка тавышы да түгел, ә Тимер йодрык тавышы иде. Хәлимнән талап алган киемнәрне киеп, ул артта кукраеп басып тора. — Тубал, кашыкларыңны чыгар, җырла!—дип боерды ул. Подаука маңгаена төшкән чәчләрен сыпырды да кесәсеннән ике кашык тартып алды, ниндидер көй чыгарырга теләгәндәй, кашыкларны шыкы-шыкы сугып, такмакларга кереште: — Тишек оек-чабата, Байлар кия киез ката, Киез катаны кигәннәр, Мич башында көйгәннәр, Көйгәннәр дә пешкәннәр, Егылышып төшкәннәр... Хәлим бу мәхәббәтсез кыланчык малайның өстенә карчыгадай барып кунудан үзен көчкә генә тыеп утыра иде. Ә тегеңәргә Хәлим әллә бар, әллә юк. Ул үз эшендә: бии, такмаклый, кашыкларын әле тезендә дыбырдата, әле бармак араларына кысып, шыкьыпыкы китерә... Аның шушында биегән арада гына оештырган такмазаларыннан малайлар рәхәтләнеп көләләр. Ул бер кадак икмәкнең, кулдан кулга йөри-йөри, ярты гына кадакка калуын әйтеп җырлый, ашның ни өчен сыек булуын да аңлатып бирә, малайларның үзләрен дә әчеәче генә тешләп ала, хәтта Тимер йодрыкка да өлеш чыгара иде. Тубалбашның кыланышларын карап, такмазасын тыңлап торган минутта, кайсыдыр берсе әче аваз белән сөрән салды: — Турап бетерделәр, алып чыгалар! Бу кухня ишегеннән кухарканың икмәк туранын карап торучы малайларның берсе шулай хәбәр итә иде. Такмаза әйтү кырт өзелде. «Тезелегез!» дигән команда яңгырады. Хәер, командасыз да инде тезелә башлаганнар иде. Озын чират, аш ашый торган бүлмәдән чыгып китеп, күрше бүлмәгә барып керде. Кухарка зур тактага тезелгән икмәк телемнәрен күтәреп чыкты да, өстәл өстенә куеп, малайларга 77 өләшә башлады. Икмәк кулларына эләгү белән кайсылары авызларына сындырып каптылар. Чыдамраклары, учларында тотып, өстәл кырыена барып утырды, кәбестә яфрагы йөзеп йөри торган кайнар аш китергәнне көтеп торды. Бурычлы малайлар телем өстендәге валчыкларны гына чүпләделәр дә тизрәк илтеп бирделәр һәм, иртәгә бер сынык итеп түләү шарты белән, шул ук телемнәрнең яртысын кире алып килделәр. Хәлим, чиратка басмыйча, бер читтә ялгыз гына тора иде, кемдер аның аркасына орынды. Әйләнеп караса... Әкәм! Юаш эттәй Хәлимгә карап тора. — Нәрсә сиңа? Бу малайның авызыннан сүз чыкканны Хәлимнең әле бер тапкыр да ишеткәне юк. Әллә ул телсез микән? Малайлар кыерсытканда да, Әкәм бер сүз дәшми. Берәр почмакка чүгәли дә, суксалар-нитсәләр дип, башын куллары белән каплый, күзләрен чытырдатып йома. Андый чакта малайның чыраенда курку һәм газап була. Ник соң аны Хәлим шул чакларда бер дә якламады. Әкәм Хәлимнең җиңеннән тарта: янәсе, әйдә тизрәк, икмәксез каласың бит. Хәлим аның белән чиратка килеп басты. Ярты кадак дип бирелә торган хуш исле кара ипи кисәге! Ник син бу кадәр юка? Ник син бу хәтле өзелеп төшәргә генә торасың? Нинди пычаклар сине шушы тамаша юка итеп кисте? Синең аркылы төнлә йолдыз күреп булыр иде. Хәлим сине чынлап торып бер капса, валчыгың да калмаячак бит! Син аның кече теленә дә йокмаячак... Хәлим, үз өлешенә тигән шушы кечкенә генә телемне тотып, өстәлгә Әкәм янына барып утырды. Бу минутта Хәлим өчен Әкәмнән дә әйбәтрәк кеше бөтен дөньяда юк иде. Муенындагы кызыл шешне дә, күзләренең керфексез, ялангач булуын да —берсен дә күрми иде ул, дөресрәге, күзе күрсә дә күңеле күрми иде. Чәйдән соң алар икәү бер почмакка кереп сыендылар. Әкәм үзенең кайгыларын сөйләде. Аның өянәге бар икән, токтомалга егылып китә икән. Малайлар аңа бик тияләр икән, йоклаганда аның да ыштанына су сибеп, төрлечә мәсхәрәләгәннәр. Тимер йодрыкка бәйләнмәгәнең яхшы икән, ул кансыз бер иблис икән. — Кала бирсен киемнәрең, — дип киңәш итте ул Хәлимгә, — төкер, күргәне күрмәгәне шул булсын. — Калдыраммы соң! Калдырмыйм!—дип, Хәлим чәчрәп куйды.— Минем монда шәһәр тулы авылдашларым бар, бөтенесе дә зур урында эшлиләр. Берсен ияртеп килеп: «Әнә шул малай» дип күрсәттем исә шундук ул дуңгызның муенын борып атачаклар. Сезнең Тимер йодрык үз башына кыланадыр әле! Күрәсе бардыр аның. Әкәм белән Хәлим шулай сөйләшеп утырганда, Бәдри, муены «борылып атылачагын» бөтенләй искәрмичә, күрше бүлмәдә малайлардан үзенең бурычларын җыя иде. Җыя дигәч тә, ул үзе йөреп җыймый, * ачып куйган сандыгы янында козгын кебек утырып кына тора, бурычлы малайлар берәмберәм үзләре аның каршына киләләр, икмәк сыныкларын аның кулына тоттыралар. Бәдри сыныкны әйләндереп-әй- ләндереп карый, кимерелмәгән, валчыклары чүпләнмәгән булса, телемне сандык эченә сала да, каршысында курка-курка гына басып торган сары битле малайга йодрык күрсәтеп: «Синдә яңадан фәлән хәтле калды! Кара аны бирмәсәң!» ди. Малай, башын төртеп, әкрен генә китеп бара. Әгәр шунда инде сыныкның бер кырыеннан печтик кенә тешләнгән булса, яисә тешләнгән булып тоелса, я сынык юкарак, кечкенәрәк булып күренсә, Бәдри икмәкне малайның битенә тондыра да: «Башыңны өзеп кесәңә тыкканчы күземнән югал! Иртәгә синнән моның өчен ике порций!» дип кычкыра. Аңардан бер тапкыр бурычка алып торган кеше бервакытта да бурычыннан арына алмый. 78 Малайларның да төрлесе бар: кайберләре, бурычларын вакытында түләп, эшне бик чиста йөртәләр, ә икенче берәүләр, әйткән вакытка бирә алмыйча, бер телем урынына икене бурычлы булып калалар, ансын^ да түли алмаса, дүртне, сигезне, уналтыны бурычлы булалар. Шулай итеп, андый малайлар өчен бер көн килә, ул мескеннәр муеннан бурычка баталар. Бәдринең бурычка чумган бер биш-алты малае бар иде. Ул алар- дан башын кашыта, урынын җыйдырта, кыйнарга тиешле дип табылган малайларны шулардай кыйната, үзе барырга иренгән вакытта шул малайлар аңа бәрәңге налогы җыеп кайтып бирәләр. Инде бурычлы малай эшкә ярамаса, я бик юаш, я гарип булса, андый чакта Бәдри тамаша кыласы килгән малайларны үз бүлмәсенә җыя да «бурыч кичерү» йоласын уздыра иде. Бүген дә ул, бурычларын җыеп, тагын алырга теләүчеләргә икмәк өләште дә, бер малайны дәшеп китереп: «Чакыр җәмәгать арасын!» дип кушты. «Бурыч кичерү» йоласын башыннан үткәрергә ризалык биргән сипкелле битле, тегәрҗеп муенлы Сәмыйк, иптәшләренә туры карарга оялып, бер почмакта күңелсез генә басып тора иде. Аның бөтен мескен кыяфәте: «Ичмаса, бер мәсхәрәләнермен дә бурыч бәласеннән котылырмын, көн саен Бәдринең аркасын, башын кашып, пычрак ботинкаларын юып җәфа чикмәм», ди кебек иде. Гадәттә малайлар «бурыч кичерү» сыйратын үтәргә ризалык бирмиләр иде. Гомер бурычка чумып, төрле мәсхәрәләр күреп яшәсәләр яшиләр, аңа инде алар күнеккән, бөтен кеше алдында, әллә ни хәтле малай кешнәшеп карап торган вакытта, «бурыч йолу» мәсхәрәсен кичерергә хурланалар иде. Ләкин Сәмыйк, бөтен нәрсәгә кул селтәп, ризалык бирде. «Җәмәгать арасы» җыелды. Хәлим белән Әкәм дә, карап торырга дип, ишек янына кереп бастыла.р. Әнә Бәдри Хәлимнең фуражкасын Кузьма Крючков шикелле итеп кырын салган, күзләрен елтыратып басып тора. «Бар икән әй дөньяда ыштыр битле кешеләр, — дип гаҗәпләнә Хәлим, — минем киемнәрне талап алды, киеп куйды, тамчы да оялмый! Киеп кал, соңгы көннәреңне йөрисең, мин синең муеныңны бордыртмасам, исемем Хәлим булмасын...» Тимер йодрык фуражкасын төзәтебрәк киде дә тамагын кырды. — Сәмыйк дус, атла бирерәк, нәрсә анда почмакка постың! Сәмыйк якынрак килде. — Бурычларыңны бетерәсең килә икән алайса? Киләме? Теге баш селекте. — Телең белән әйт, киләме? Кычкырыбрак! Ишеттегезме, җәмәгать?— дип, Бәдри малайлардай сорады. Бүген нинди кызык нәрсә күрсәтер икән дип, тизрәк башланганны көтеп, зарыгып торучы балалар: «Ишеттек» диештеләр. Бәдри тагын Сәмыйкка таба әйләнде. — Менә шушы адәм затының, — диде, — ничә сынык әле? Алтмыш?! Ник ялганлыйсың, сиксән бит! Миңа сиксән сынык ипи бирәсе бар. Ул әйтә, мин бирә алмыйм, ди, бурычны кичер, ди. Сәмыйк! — дип, ул башын түбән салган, иптәшләреннән уңайсызланып, күзләрен кая куярга белмичә торган Кыл Муенга тантаналы рәвештә мөрәҗәгать итте. — Сәмыйк! Күңеллерәк тор! Елмаеп җибәр! Без бит сине асарга да, кисәргә дә җыенмыйбыз, уен бит бу, уен гына!.. Бәдри өчен бу, чынлап та, эч пошканнан бер кәмит, бер мәзәк. Никадәр кызыграк, шаккатыргычрак килеп чыкса, шулкадәр яхшы. Тимер Йодрыкның «бурыч йолу» репертуары бик зур. Түлисе икмәк күбрәк булган саен, җәзасы да катырак. Бурыч биш сыныктан артма- са, бер төрле җәза, унга җитсә — икенче. Беренче очракта ике малайны башлары күбеп чыкканчы маңгайга маңгай сөзештерү белән чик 79 ләнергә була, икенче очракта, күзләрен бәйләп, кулына берәр әшәке нәрсә тоттырырга, бурыч ун сыныктан артып китсә, Мичкә ишеге катына җибәреп, ярыктан берәр әшәке сүз кычкыртырга була, ә бит Сәмыйкның бурычы сиксән телем! Монда инде вак-төяк белән генә чикләнеп калып булмый. Аннары кабатламаска да кирәк бит! Тимер йодрык башын кашый, уйлап торгандай итә. Малайлар зарыгып көтәләр. Хәлим ишек яңагына сөялгән, кәмит башланганны бер үк вакытта кызыксынып та, яратмыйча да көтеп тора. Сәмыйк, авызын ерып (теләсәң дә ер, теләмәсәң дә ер!), бурыч михнәтеннән котылачагына күңеленнән сөенеп, Бәдригә карап каткан. Тимер йодрык Сәмыйкка борылды, ике шарт китереп куйды. Малайлар, аның бу шартларын ишеткәч, гөрс иттереп көлеп җибәрделәр. Бәдри кулын күтәрде, ягъни шаулашмагыз! Ике генә шарт. Әгәр дә Сәмыйк үзенең бурычыннан - котылып, анасыннан яңа туган кебек чистарып калырга тели икән, авызына ун тапкыр төкертсен, төкертәсе килмәсә, Бәдринең аяк табанын үпсен. Бер генә тапкыр! — Ун тапкыр төкерү күп! — дип, кемдер малайлар арасыннан кычкырып җибәрде. — Күп, күп, — дип бүтәннәр дә шаулашырга тотындылар. — Бишкә төшер! — Я ярый, — диде Бәдри, — кагыйдә буенча елмаеп торырга тиеш булып та елмаймаган, ә, киресенчә, авызын турсайткан Сәмыйкка күз төшереп алды. — Җидегә төшәм. Сәмыйк, сайла: я җиде тапкыр, я бер тапкыр! Икене үзем төкерәм, калганнарын малайлар төкерерләр. Төрле яктан киңәшләр ява башлады: — Нәрсә, Сәмыйк, исең китте? Авызыңа төкертеп торганчы тот та үп. Аннары авызыңны чайкарсың! Хәлим мәдрәсәдә укыган чакта Шадра Закир кушаматлы бер усал малай бар иде. Әллә нинди әкәмәтләр кыланып бетә иде. Ләкин Закир булып Закир моның пшене уйлап чыгармады. Билгеле инде, Бәдри урынында, Хәлимнең киемнәрен талап алган әнә шул әшәке, дошман малай урынында бүтән берәү бу әкәмәтләрне күрсәтсә, Хәлим, бәлки, болай чырай сытмаган булыр иде, бәлки әле, кычкырып-кычкырып көлгән дә булыр иде. Ә хәзер аның кашлары салынган, иреннәре кысылган, Бәдрине ашап ташларлык булып тора, ә Сәмыйкны кызгана. Кайчан да бер бу Тимер йодрыктан ул барыбер үч кайтарачак, авылдашларын алып килеп түгел, юк, үз кулы белән кайтарыр, елап торачак әле ул бер көнне Хәлимнең каршысында... Бәдри сузылып малайларның башлары аркылы карады да: — Әнә Әкәм төкерер, — диде, — аннары минем дустым Балыкчы төкерсен... Хәлим турайды. «Синең битеңә менә рәхәтләнеп төкерер идем,— диясе, — син Малик кулак, син үз башыңа котырасың!» дип кычкырасы килде. Әкәмгә борылды да җиңеннән тартты: — Әйдә чыгып киттек! Тимер йодрыкның сихерле карашы астында Әкәмнең сыны каткан, чыгу түгел, баскан урынында кыймылдый да алмый иде. Бәдри Әкәмне үз катына чакырып алды, Хәлим бүлмәдән чыгып китте. «Хәзер артымнан чыксын иде дә миңа ябышсын иде, — дип уйлады,— канга батканчы бер сугышыр идем». Ул, йодрыкларын кыскалап, скамьяларның берсенә барып утырды. Күрше бүлмәдә шарык-шарык көләргә тотындылар. Күрәсең, «бурыч кичерү» уены башлангандыр. Ахырда шундый каты шаркылдадылар, хәтта бу якт.агы ватык пыялалар ыңгырашып куйды. Ул да түгел, ишек ике якка ачылып китте, дөбердәшеп малайлар килеп чыкты: аларның кайсы көлә, кайсы төкеренә иде. Малайлар арасында Сәмыйк 80 үзе дә күренде. Ул елмаерга тырыша, малайларның: «Тәмлеме?» дип соравына каршы нидер әйтә, ләкин үзе еларга җитешкән иде. Малайлар: тфү! дип, кы.хтфү! дип төкерешәләр. Менә бервакыт арттан гына, бик канәгать төс белән көлә-көлә Бәдри үзе дә килеп чыкты. Ул Сәмыйкны туктатты, аңа бер телем икмәк сузды. — Тот, бурычка түгел, болай гына... Сәмыйк алырга теләмәгәч, малайның муенын бөгеп, шөшледәй бармагы белән чәчен каршыга ике-өч тапкыр каты-каты сыдырды, күзләреннән яшьләр чәчрәп чыккан Сәмыйк ычкынмакчы булып карады, ләкин теге җибәрмичә, яңадан ике тапкыр «кәҗә мае» чыгарды. — Үпкәләмә, яратып кына... Мә шуның өчен бер сынык ипи! Сәмыйк, яшеннән качкан шайтан кебек, икмәктән качты. Бәдри ипи телемен учында сикертә-сикертә бераз йөрде дә: — Талашка! — дип, сыныкны һавага чөйде, менә хәзер малайлар маңгайлары белән сөзешә-сөзешә икмәккә ташланырлар дип көткән иде ул, берәү дә кузгалмады, идәндә яткан икмәкне Бәдри яңадай барып алды. Хәлим стена буенда басып тора иде. Бәдри, кулындагы икмәге белән уйный-уйный, аның каршысына килде. Хәлим: «Төртеп җибәрсә, башым стенага бәрелмәсен» дип, бер адым алга атлады, янып торган кара күзләре белән Тимер йодрыкның яшел күзләренә кадалды. «Менә ул хәзер миңа сугар да, мин аның иягенә берне кундырырмын», дип, йодрыгын хәзерләп куйды. Бәдринең уң як битендә миңе бар икән. Хәлимнең күзләре шул миң кисәгенә тукталды, шул миңнән башканы күрми башлады, йодрыгына кан сарды, йодрык авырайды. «Ник сукмый инде бу тизрәк, ник сукмый?» дип зарыкты Хәлим. Йодрыгы бер потлык гер кебек авыр. Селтәнеп торып җибәрәсе дә дошманның яңак төбенә берне җан-фәрманга китереп кундырасы! «Ник башламый соң бу, нәрсә көтә?» — Балыкчы, әйдә яңадан дуслашыйк, — диде һич көтмәгәндә Бәдри. — Синең белән күңелле. Караваттан Тубал белән Муенны куып төшерербез. Анда син йокларсың. Ризамы? Ник дәшмисең? Ә... аңладым: киемнәреңне салып бирергә, шулаймы? Хәлим, эчке ярсуын артык тыеп тора алмыйча, бер адым читкәрәк авышты да, бөтен көчен, бөтен ачуын шушы беренче сугуга җыярга тырышып, Бәдринең ияк астына шундый -китереп кундырды, Бәдри, арты белән китеп, скамьяга килеп бәрелде. Скамья ауды. Бәдри чайрап яткан окамья өстенә барып төште. Болай ук каты сугармын дип уйламаган Хәлим хәтта аптырап калды. Теге, шушы арадан файдаланып, сикереп торды, ерткыч җанвар шикелле үкереп, Хәлимнең өстенә ташланды. Бүлмәдәге малайлар «Ах!» итеп өлгермәделәр, болар икәү мышкылдашып, ырылдашып, идәндә ауный башлады. Иңбашларыннан тешләштеләр, кабыргаларын дөмбәсләштеләр, идәнгә башлары белән гөрсгөрс бәрелделәр... Әле генә Хәлим бөтерелеп өскә килеп чыга да Бәдри аста кала, ул да булмый, Хәлим инде аста, Бәдри өокә килеп чыккан... Икесе дә ардылар, төсләре китте. Бәдринең аскы ирене ярылды, иягенә кан тегәрҗебе сузылды... Ахырда Тимер йодрыкның башы идәндә яткан скамьяга бәрелде. Малай, кычкырып җибәреп, башын куллары белән учлады. Карап торучы малайлар башы тишелде дип уйладылар. Бәдринең, үлгән кеше кебек, кыймылдамыйча ятуын күреп, Хәлим шүрләп җибәрде, ләкин кан-мазар күренми, ахры юри генә ятадыр мут бака! Хәлим, иелеп, тегенең аягыннан башта бер итеген, аннары икенчесен салдырып алды. Бәдринең яланаяклары идәнгә шалт-шалт төштеләр. Аунап яткан фуражканы Хәлим өстәлгә алып куйды. Бәдри әле һаман «җансыз» килеш ята иде. Чалбар төймәләрен 81 чишә башлагач, малайга кинәт җан керде. Хәлимнең кулын этеп җибәреп, әкрен генә торып утырды. Аның чәчләре чуалган, ирене каный иде. Малайларга әйткән беренче сүзе: «Таралыгыз!» булды. Бүтән вакытта, бәлки, таралган да булырлар иде, бу юлы бик ашыкмадылар. Бераз артка гына чигенделәр дә, ни белән бетәр икән дип булса кирәк, кызыксынып карап торуларын дәвам иттеләр. Хәлим, бер сүз дәшмәстән, Бәдринең чалбар балакларыннан тартты: сал давай! Теге карышмыйча салып бирде. Гимнастеркасын да салдырып алганнан соң, Хәлим, өстендәге Бәдри искеләрен чишенеп, тегенең аяк астына ыргытты. Икесе дә, бер-беренә карамаска, тырышып, тын гына киенделәр. Малайлар әле һаман таралмый. Болар тагын сугышып китмәсме дип, шул тирәдә таптаналар. Хәлим, каешын буып, фуражкасын башына киде. «Сугыш кырын» аның беренче булып ташлыйсы килми, Бәдринең киткәнен көтә, Бәдри исә Хәлшм киткәнне көтә иде бугай. Фәсен кырын салып, скамьяда утыра иде. Икесенең дә бераз куыклары шиңде, ачулары басылды. Ләкин икесе дә моның белән генә бетмәячәкне, кайчан да бер тагын эләге- шәчәкләрен бик яхшы аңлыйлар иде. Болай утыру инде уңайсыз була башлады. Нәрсәдер эшләргә кирәк. Менә Бәдри урыныннан торды, берни булмаган кебек, елмая- елмая, Хәлимнең каршысына килде, кулын сузды. — Мә бишне, көчле кешене яратам! Хәлим тегенең кулын алмады. Бәдринең күзләре кысылып китте. — Кара аны, үкенерсең. — Үкенми торсын! — диде Хәлим, яңадан кабара башлаган ачуыннан кызарынып китте. Бәдринең дә битләре фәсе төсле булып кызарды. — Белеп тор, без синең белән мәңгелек дошман! — Бик исем китә! Бәдри үзенең бүлмәсенә «кереп бикләнде дә төшке ашка да чыкмады. Ишек төбенә килеп тыңлап торган малайлар аның ыңгырашуларын, ярсып китеп, мендәрен атып-атып бәрүләрен ишеттеләр. Бәдри өчен дип, аш алып калган Кыл Муен Сәмыйк табак тотып бүлмәгә кергәч, Бәдри калай табак белән ашны тегенең өстенә тондырды. «Син минем мәңгелек дошманым» дип янап, Бәдри кереп киткәннән соң, Хәлимнең янына Әкәм-Төкәм йөгереп килде, кулыннан тотып, каядыр ияртеп китте. Үз бүлмәләренә алып кергәч, баш бармагын тырпайтты һәм, бармак башына борыч сипкәндәй итеп, кеткелдәп көлеп җибәрде. Бик шәп булды, бик яхшы! димәкче иде ул. — Нәрсә, синең телең юкмы әллә? Бармак белән сөйләшәсең! Әкәм тагын кеткелдәп көләргә тотынды. —- Телем бар, — диде Әкәм. — Булгач соң?.. Бу юлы инде Хәлим көлеп җибәрде. Әкәм-Төкәм, аның тирәсендә сикергәләп, бармак башына тагын борыч сипкәндәй итә иде. — Безнең бүлмәдә йокларсыңмы? Урын табарбыз. Син минем өянәгемнән курыкма. — Нинди өянәк соң ул? — Бая әйттем ич, тик торганда егылып китәм. Малайлар сөйли: бәреләсең, сугыласың, авызыңнан күбекләр ага, аннары йоклап китәсең, диләр. Үзем бернәрсә дә хәтерләмим. Хәлимнәр авылына Кәтүк Шәйдулла дигән бер хәерче килеп йөри иде. Ул да шулай егылып, авызыннан күбекләр чыгарып, бәрелеп-су- гылып ята торган иде. Шуны күз алдына китергәч, Хәлимнең тәне чемер-чемер итеп китте. Тыңлаучы табылгач, «телсез» Әкәмнең теле бик тиз язылды: с. .с. Ә.“ № 7. 82 — Безнең авылга туп төште бит, безнең өй янына гына... —дип тәкелдәргә тотынды ул. — Әни әйтә, шуннан гына булды, ди. Юкса мин... мондый идеммени!.. Шешем дә юк иде. Әни үлде шул инде, бабай гына бар, — дип ул сүзен кинәт күңелсез итеп бетерде. Әкәм белән сөйләшеп торганда, тирәләренә вак-төяк малайлар җыелды, Хәлимнең фуражкасындагы кызыл йолдызга күзләре кыза иде аларның. Хәлим салып фуражкасын балаларга тоттырды. Куанычларыннан тычкан балаларыдай чи-чи .килеп, тегеләр фураж/каны кровать янына күтәреп киттеләр. Одеял өстенә куеп, кызыл йолдызын, ялтыравыклы козырегын, эчтән корыч кыршау белән киерелдерелгән түбә кырыйларын сыпырыпсыпырып карадылар, аннары берәм-берәм киеп карарга тотындылар. Аяклары, иреннәре суыктан күгәргән бер кечкенәсе киеп озаграк тоткач, икенчесе аның башыннан тартып алып, үз башына киеп куйды. Беренче малай киеп туймаган икән, кире ал- макчы булды. Фуражка өчен тартыш китте. Әкәм, йөгереп барып, фуражканы тегеләрнең кулларыннан алды да үзләрен куып чыгарды. Бераздан әлеге малайларның берсе ишектән башын тыкты: — Әкәм, сине Бәдри абый чакыра! Әкәм-Төкәмнең кинәт чырае качты, ул чынлап та кабырчыгы эченә кереп посарга җыенган әкәм-төкәм шикелле җыерылды, йодрык хәтле генә булып калды. Хәлим: «йөрмә!» дип кычкырып торса да, Әкәм кереп китте. Борылып чыкканнан соң, Хәлим аңардан: — 'Нишләтте? — дип сорады. — Бернишләтмәде, — диде Әкәм, — сәлам генә бирдерде. — Нинди сәлам ул? — Балыкчыныкын ялап йөрсәң, мин синең муеныңны өзеп атармын диде, сәлам бирдерде. — Нинди сәлам дим мин сиңа? — И башыңны, күрсәтәм. Хәлим иелгәч, Әкәм аның башын учлап алды да уңга, сулга каерды. — Авырттымы? — дип сорады. — Юк. — Ул борганда муен чытыр-чытыр итеп китә. Уңга каера да — сәлам әйт, ди. Син: әссәламегаләйкем вә рәхмәтулла! дип кычкырырга тиеш... Сулга каергач тагын шулай. Кичке ашны өләшкәндә кухарка — керле алъяпкыч япкан, ияк аслары салынып төшкән симез хатын — Тубалның маңгаена кайнар чүмеч белән утыртты. Малай, аптырап калмыйча, кухарканың өстенә кулындагы калай кәндине тондырды. Кухарка, өләшеп яткан ашын ташлап, елап кереп китте. Митрий Митрич, чыгып: «Рыйстаннар!» дип кычкырды, ашны үзе бүлде. Корсакны тутыргач, малайлар бүлмәләренә таралышты. Ике кроватьны бер итеп, Әкәм, Хәлим һәм бая фуражка өчен тартышкан теге ике малай бергә түшәлеп йокыга ятуга, ишеккә «Гөмберт» иттереп бәрделәр. Бүлмәдәге егермеләп бала мендәрдән башын калкытты, тыңлап тора башлады. Кемдер бикле ишекне бик каты тарта иде. Ишек ачылмагач, тавышын үзгәртеп: «Балыкчыны бүлмәгездән куып чыгармасагыз, төн буе йокы бирмибез!» дип кычкырды. Тавышын үзгәрткән булса да, Сәмыйк икәнен таныдылар. Хәлим урыныннан тора башлагач, Әкәм аңа чытырдап ябышты: — Чыкма, караңгыда бетерерләр үзеңне! Ишеккә тагын «Шалт! шалт!» бәрделәр. Мияулап, мыркылдап, эт булып өреп, байтак гомер ишек төбендә торганнан соң, кинәт кенә тавышлары тынды. Ардылар бугай. Ләкин ул да түгел, урам як тәрәзәнең бер бүлеме чалтыр итеп коелып төште. Малайлар өстенә салкын җил ыжгырып килеп керде. Әкәм, сикереп торып, тәрәзәгә мендәр ты- 83 гып куйды. Мендәрне тыштан йолкып алдылар. Тагын җил ыжгырырга тотынды. Авылдашлары әйткәнгә генә балалар йортында калырга риза булган Хәлим, таң аткач ук, авылга кайтып китәргә карар итеп куйды. Юлны инде ул Гыйльметдин абыйсыннан әллә кайчан ук сорашкан иде. Күпер аркылы кырга чыгасың да гел бер юл белән барасың да □арасың. Ярты юлда буралы кое очрарга тиеш. Коега барып җиткәннән соң, Сөйки авылының чиркәү манарасы синең каршыңа килеп басачак. Сөйкигә кердеңме, инде кайтып җиттем дип сана, дигән иде Гыйльметдин абыйсы, анда инде татар авылы ИшехМ кала, Ишемне чыгып, тауга йөгереп менгәч, кайчандыр әтисе белән ярминкәгә барып, кәрүсилләрдә әйләнеп, билле перәннекләр ашап йөргән урыс авылы Келәр, Келәрдән соң Хәлим инде үз авылларына күзләрен йомып та кайтып керә ала, янәшә генә... Юк, монда, бу газраиллар арасында гомер череткәнче, авылда, әнкәсе янында, алмагач төпләре казып, сыерны карап, хуҗалыкта эшләп йөрсә, җан рәхәте булачак. Шулай итеп, Хәлим күңелне беркетте: иртәгә иртүк сикереп торыр да чыгып шылыр. Авыл мәктәбендә дә укырга була ич. Хәлим төн буе авыл белән саташып чыкты. Төшендә әтисе белән әнисенең бакчада алмагачларга су сибеп йөргәннәрен күрде. Әтисе әйтә, имеш, син мине үлгән дип уйлыйсың икән, ә минем әле, аллага шөкер, үлгәнем юк, сине укытып писер итмичә үлмим дә, дип әйтә, имеш. Уянып киткәч, Хәлим, караңгы тәрәзәләргә карый-карый, таңны аттыра алмыйча, йөдәп бетте. Әнисе аның хатын алгандыр, кайтуын көтеп торадыр. Хәлим бусагада күренүгә, каршысына ташланып, үксеп елап җибәрер. Күрше Таифә нәнәсе дә, Хәлимнең башыннан кичкәннәрне ишеткәч, «И, бәбкәм, бәбкәм!» дияр дә, кызыл күзләрен баш яулыгы белән сөртә-сөртә, балавыз сыгарга керешер. Хәлимнең, ни өчендер, үзен алардан кызгандырасы, аларны елатасы* килә иде. 4 Әнә ул, куа килмиләрме дигән кебек, артына борылып карый-карый, яңгырдан соң кара кесәлгә әйләнгән юл кырыеннан урманга таба йөгерә. Борылып караган саен, башлы суганга охшаган түгәрәк, сары гөмбәзле озын чиркәү аңа шәһәрдән «йодрык яный» шикелле, «Мин сине, качак малай!» дип әйтәдер кебек иде. Уйлап карасаң, бик кызык: менә шушы аяк астында, кара пычрак эчендә чайрап яткан юлның бер башында шәһәр, икенче башында Хәлимнәр авылы, арада бүтән авыллар... Юл гүя озын бау, авыллар баудагы төеннәр. Юлның бу башыннан тартып, теге башындагы авылларны кыймылдатып була торган булса, Хәлим бик каты итеп тартыр иде дә: «Әни, мин кайтып киләм, бәрәңгеңне пешерергә тотын!» дияр иде. Юл бит әле Хәлимнәр авылында гына туктамый, узып та китә... Бара-бара, бәлки, ул әле Казанга барып җитәдер, Казанны да үтеп, Мәскәү каласына, аннан да ары чит-ят патша җирләренә хәтле барадыр... Шулай итеп, юлның бу башында — Хәлим, икенче башында — ят патша кешеләре, буржуйлар... Хәлим бара да бара... Бервакыт борылып караса, шәһәр малайның җилкә чокыры янында гына, чиркәү дә әле һаман, сары гөмбәзен йодрык шикелле күтәреп, ерактан янап тора. Сулда мәчетле авыллар калалар. Уңда, урман сирәгәйгән чакта, ялтырап-ялтырап, Идел суы күренеп китә. Бераздан юл сулга каерылды. Идел үзенең таулары, урманнары белән уңгарак авыша барып, бөтенләй ерагайды, болыт астыннан кояш килеп чыккай чакларда гына, еракта-еракта, томан эчендә, кызлар ке- б» 84 сәсеннән төшеп калган көзге шикелле генә булып, елтырап-елтырап күренеп кала иде. Кырлар буш. Күңелгә ямансу. Сирәк-сирәк кенә баш өстеннән симез каргалар очып уза, авыл юлында арбага салам төягән берәр агай күренеп кала... Әле дөнья үлеп бетмәгән, якын тирәдә җан ияләре бар. Шуларның барлыгын белү Хәлимгә рәхәт бирә... Коега хәтле малаебыз җиңел кайтты. Яшел мүк үскән улактан ач карынга су эчеп, яңадан кузгалып китте. Аяклары инде авыр кыймылдыйлар иде. Ашыйсы да бик килә пде. Юкка гына икмәк өләшкәнне көтми китеп барган. Аркылысыннан көн яктысы күренә торган шул икмәк кисәген генә ашаган булса да, хәзер аның корсагында бу хәтле үк «чөкри кычкырмас» иде. Алда тәресе алтынга манылган Сөйки чиркәве күренде. Салынкы кара болытлар бу зур авылны изәргә торалар шикелле иде. Морҗаларында төтен биегән йортларны күрү Хәлимгә көч кертеп җибәрде. Аяклары җәһәтрәк атларга тотынды. Юл башта кечерәк бер урманга сыенып барды-барды да, (кинәт сул якка юргалап китеп, туп-туры авылның басу капкасына таба йөгереп төшә башлады. Сөйки этләре белән очрашмас өчен, Хәлим ындыр артлап кына китте. Авылны төньяк җилләрдән ышыклап торучы калкулыкка күтәрелгәч, малай алдагы буш кырларны, әллә кайларга сузылып киткән кап-кара озын юлны күрде дә ирексездән тукталып калды. Әй-яй ерак әле! Аягын авырттыра башлаган итекне төзәтеп киде, тагын беркавым юлга карап торды. Чалгы тими калган ясмык камылын йолкып, ясмык чемченде. Шуннан соң өр-яңа көч белән тагын кузгалып китте. Караңгы төшкәнче кайтып җитә алмам дип, шүрли иде Хәлим. Еракта-еракта канатларын дырбайтып торган җил тегермәнен күргәч, бик куанды. Бу алар тегермәне булырга тиеш. Аякларына ябышкан әллә ничә пот пычракны сөйрәп бару ансат булмаса да, тизрәк атларга тырышты. Ерактагы терәүле бер телеграм баганасын билгеләп, шуңа барып җиткәнче күтәрелеп тә карамыйм дип, кызу-кыз} китеп барды. Багана турысына барып җиткәч, алда янә бер багананы билгеләде. Ул инде тирләп чыккан, фуражкасын салса, чәчләреннән пар күтәрелә иде. Шулай баганалар билгеләп, үзен алдый-алдый бара торгач, малай хәлдән тайды. Ләкин туктарга ярамаганны ул белә нде. Туктап торса, ул инде аякларын кузгата алмаячак. Кызган килеш буыннар әле бөгелә, туктап ял итсә, кузгалып китү әҗәл булачак. Ишемне узгач, караңгы төшә башлады. Инде ерак калмады. Хәли?: күзләрен йомып бара. Күзләрен ачып җибәргәндә, авыл күренер га тиеш! Инде әллә ничә тапкыр йомып, әллә ничә тапкыр ачты. Әле һаман күренми. Соңгы чакрымнарны бару әй-яй авыр! Бу юлы инде бик озак, бик озак ачмаска йомды. Әнә ул, исерег кеше" кебек, ава-түнә атлый. Юл пычрагы аның итекләрен җибәрмич; тотып тора. Суырып алганда аяклары авырта. Күзләрен ачып җибә рәсе килә: инде Келәр күренәдер, Хәлимнең үз авылы да, бәлки, кү. ренә башлагандыр инде. Ләкин ул күзләрен ачарга ашыкмый, керфек арасыннан юлны чамалап, атлый да атлый... Тагын уи адым, ди,^га гын биш, ике... һәм ачып җибәрә... Сөенеченнән малайның җырлыйсы лары килеп китә. Әмма авызы кипкән, тамагы чатный. Ул күңеленнә! генә җырлый башлый. Күл кырыена җыелышкан өянке агачлары салам бүрекләр кигән тәбәнәк йортлар, авыл уртасындагы мәчет ма нарасы... Эңгер-меңгер эчендә барысы да тонык кына булып күре нәләр... Ыргылманы чыкканда Хәлим, егылып, куллары белән пычракк. таянды, текә ярдагы сукмактан дүрт аякланып үрмәләп менде. Авы.: 85 аның туган авылы инде янәшә генә, тагын бер җилкенсә, кайтып та җитәчәк... Менә ул караңгы урам буйлап бара, менә үз өйләренә таба борылды, фуражкасын төзәтте, бил каешын рәтләде, менә җил капканы каерып атып, «ишек алдына барып керде. Әнкәсенең керосины юк икән, ут кабызмаган. Тукта, бу ни хәл? Тәрәзәләр тыштан сәке такталары белән кадаклап куелган, ишектә йозак!.. Бу ник болай? Хәлим багана кебек катты да калды. 5 Күрше Таифә иәнәсенең тәрәзәсендә ут бар иде. Хәлим пыяланы дыңгырдатты да өйалды ишегенә таба узды. — Чү, кайсыгыз ул? — дигән карчыклар тавышы, Хәлимгә бик таныш, бик якын тавыш ишетелде. Мич сырында тычкан уты кебек кенә ут янып тора иде. Карчык, солдат киеме 'кигән бу малайның Хәлим булуына һич ышана алмыйча, кулын маңгаена куеп, күзләрен чепелт-чепелт китереп, аптыраган кыяфәт белән карап-карап торды да: — И, бәбкәм җаным... — дип елап җибәрде. — Кич белән күзләрем рәтләп аермый шул. Урыс малае дип торам ...Сөбханалла, үсеп киткәнсең дип әйтимме? Үскән, чынлап үскән... Тфү-тфү, күз генә тимәсен, бик матурайгансың, йөз чалымың белән нәкъ әниең, нәкъ Фатыйма, аумаганавышмаган... Ник басып торасың? Утыр, кил утыр менә монда сәкегә... Салсана башыңдагы шул урыс кәпәчен, менә шулай... Хәлимне утырткач, үзе дә йөзлеккә авыр гына килеп утырды да, җиңнәрен бармакларына хәтле тартып төшереп, кулларын алдына салды, малайны бөтенләй оныткан кебек, әллә ни гомер дәшми утырды, аннары сагышлы итеп бер уфылдады. — Кайттың алайса, улым... Менә шулай инде ул дөнья, шулай булды шул, син юкта шулай булып куйды шул... Хәлим 'карчыкның сүзләреннән әлегә бернәрсә дә аңламаса да, үзе шәһәрдә йөргән арада, әнкәсенә нидер булганын сизенеп, эсселе-суык- лы булып китте. Карчык ах итә, кызгана, «бәбкәм» ди, «наным» ди, Хәлимнең әнкәсе турында «бичара», «факыр» дип-днп куя, «рәтле тормыш күрә алмады шул» дигән була, ләкин өзеп, ачык итеп берни дә әйтми иде. Өй эченнән мәтрүшкә исе, әрем себеркесе исе һәм тагын ниндидер әчкелтем-төчкелтем исләр килә. Мич каршына куелган калай савытта, уләм, хәзер үләм дип, сукыр лампа яна. Аның саргылт уты бер якка сөрлегеп киткән чакта, стеналарда, түшәмдә кара күләгәләр чабышып йөри башлыйлар. Әче күз яше Хәлимнең тамагыннан буып алды да сулыш алырга ирек бирми. Әйе, аның сизенүе дөрескә чыкты: әнисе үлгән... Мулланың Ыргылмага чылатырга салган киндерен судан чыгарганда салкын тидереп, бер генә атна авырып яткан... — И, ходаем!.. — дип көрсенде карчык. — Фатыйма да гүр иясе булды, ә миңа менә әллә кайчан вакыт та бит, әҗәл килмәсә килми генә... Үзем юып, үзем кәфенен тегеп, үз кулым белән җирләгәндәй җирләдем, бәбкәм... Күрше хакы — тәңре хакы дигәннәр... Үзкулым белән озаттым, наным, үз кулым белән, бәбкәм... И, алла, яшисе кеше ие әле, дөбердәтеп яшисе кеше ие... Гомере кыска булган икән факырның... Ләүхелмәхфүздә шулай язылган булгандыр инде. Я, рабби, урынын җәннәттә ит, җәннәт нигъмәтләреннән авыз итәргә насыйп ит... Ела, наным, ела, рәхәтләнеп ела, эчеңдә таш булып җыелып тормасын, еласаң, күңелең бушап, җиңеләеп калырсың... Менә мин 86 хәзер бик елар идем дә, күз яшьләрем коргаксыды шул, күз яшьләрем кипте... Күзләрем авырта. Сыерыгызны саттылар, әниеңнең җеназа- сына сыерыгыз да кереп китте, бәбкәм... Сыерсыз да калдың, әнисез дә... Әи, сөиләнәм дә сөйләнәм... Самоварымны тергезеп җибәрергә кирәк ләбаса... Карчык, мич артыннан чыра алып, сукыр лампадан үрләтте дә самовар авызына салып җибәрде. — Күңелем сизенгән кебек, самоварымны бушатмый торган ием аны, син кайтасыга булган икән... Хәзер, икәү кара-каршы утырып, биргәне белән чәй эчәрбез. Заманалар авырайды, наным: салыйм дисәң, чәе юк, тешлим дисәң, шикәре... Шырпы ’ күрмәгәнгә әллә ни гомер, утны учакта күмеп кенә саклыйбыз, сүнсә өй борынча ут соранып йөрергә туры килә. Авыр, наным, бик авыр... Син соң бөтенләйгә кайттыңмы, әллә яңадан китәсеңме? Хәлимнең әле бу турыда уйларга вакыты булганы юк. Чынлап та, ялгыз башы авылда ул хәзер ничек көн күрер? Ни ашарына, ни яга- рына... — Шулай, бәбкәм, монда сиңа түгел, олыларга да көн игүләр бик мөшкелләнде. Ай, бу дөньяны! — дип карчык ачыргаланып кычкырып җибәрде. — Ата белән ул дип тормый, ана белән кыз дип тормый, аера да берсен бер яры, икенчесен икенче яры ата да бәрә. И, бичаракай,, әниеңне әйтәм, яман кайгырды син югалгач, шундый кайгырды, чыра гына булып калды, җанкисәгем... Көн саен минем янга кереп елар ие шул. Икәү утырабыз да, менә синең белән минем «кебек, сөйләшәбез дә елашабыз, кайгырышабыз да елашабыз... Аннары бит сине күргән кеше табылды, Мәрәтхуҗаның теге ничек әле... Җантимерме, Тимершамы... аксак, агач аяк, аларның перчидәтеле икән ул... Шул синең белән баржада утын кискән икән. Әниең барды, сөйләшеп кайтты. Мин ул малайны парахутка утыртып озатып җибәргән ием, әле кайтканы юкмыни, кайтыр, пошаман булма, бер яры да китмәс, дип әйтеп кайтарган ие... Әниең бик көтте, бик тә көтте инде... Менә син, шөкер, кайттың, ә ул, бичаракай, кара җир астында ята, сине күреп, куана алмый... Синең кайгыңнан үлде, бәбкәм, синең хәсрәтеңнән... башка бернәрсәдән дә түгел, суык тиюе болай гына, болай гына, наным, суык тиюдән үлмәде, хәсрәттән үлде... Ииех, бу дөньяны! — дип карчык янә бер тапкыр илереп куйды. — Менә Габдуллаҗан абзаңның үлгәненә ничә ел, әле син дөньяга килгәнче үк үлгән ие, оныта гына алмыйм бит, оныта гына алмыйм шул җанымны... — карчык, яулык очы белән күзләрен сөртә-сөртә, еларга тотынды. Хәлимнең дә күңеле ташып китте: кайнар күз яшьләре тезләренә тама башладылар. Ул аларны туктатырга да тырышмады, монда оялыр кеше юк иде. — йа, алла, бөтенләй дөньямны онытып утырам ләбаса! — дип, карчык кабаланып урыныннан торды. — Самоварым яңадан кайнап чыккан ич... Юк дисә дә карчыкның Хәлим хакына бераз шикәре дә, такта чәе дә табылды. Өлешенә тигән бармак башы кадәр шикәрен тешенә бәреп алып, Хәлим чәй эчкән итте. Дөресен генә әйткәндә, аның хәзер ашыйсы да, эчәсе дә килми иде. Таифә нәнәсе, тешсез авызы белән тәлинкәдән чәй чөмерәчөмерә, ара-тирә «уф, алла, тагын ниләр генә күрәселәребез бар икән, күрәсен күрми, гүргә, кереп булмый» кебек сүзләр әйтә-әйтә, Хәлимгә акыл өйрәтеп утырды: — Син, улым, кара аны,—диде, — әниеңнән калган нәрсәләреңне ташып бетермәсеннәр. Хәзерге заманда кисәү белән табагачы да әллә ни тора. Аң бул, бәбкәм, бер төнне күтәрделәр чыктылар булыр, кешегә ышаныч бетте хәзер. — Карчык, юган чынаяк чокырын тастымал белән сөртә-сөртә, Хәлимгә аеруча текәлеп карап торды да:—Абау күзләре!—диде.— Бөтенләй әнисенеке, бик матур, тфү, тфү... 87 Икенче көнне иртән Хәлим үзләренең ишек алдына керде дә, күңеле тулып, карап торды. Өй баскычында песиләре утыра! И, җан кисәгем! Псс! Псс! Мәче Хәлимне танымады, курыкты. Малай песи артыннан барган иде, теге, читән аркылы сикереп, юк булды. Хәлим, йозакны ачып, өй эченә керде. Тәрәзәләр тыштан такта белән кадакланганга күрә, өй эче караңгы һәм шомлы иде. Алар өе дә кебек, түгел дә кебек. Ул үзен, әтисен, әнисен шушы өй эчендә итеп күз алдына китерергә тырышып карады, ләкин китерә алмады, әнисе исән чактагы кебек борынга аш исе бәрелеп тормагач, казан өстендә тараканнар кыштырдамагач, мич артында чикерткә сайрамагач, өй ят иде, күңелсез иде. Хәлим, караңгыдан, тынлыктан шомланып, тизрәк ишеккә таба борылды. Чыкканда артыннан кемдер тотып алыр кебек тоела башлагач, бөтенләй йөгереп үк чыгып китте. Бакча да күңелгә ят. Алмагач төпләре тулы сары яфрак. Ботаклар ялангач, әллә кайдан кинәт-җинәт исеп куя торган салкын җил аларны рәхимсез бөгә. Неп-нечкә ботакның очында көчкә эләгеп тора горган бердәнбер яшел яфрак күбәләк шикелле талпына иде. Кая киткән бу алмагачларның яфракка күмелеп, йодрык-йодрык хорошавкалар авырлыгыннан ботаклары сыгылып төшеп, кешеләрне куандырып утырган матур, .күркәм чаклары? Кая китте әтисе белән бергә җәйге кичләрне шушы бакчада рәхәтләнеп, сөйләшеп йөргән вакытлары? Кая китте дөньяда кайгы барлыгын белмичә яшәгән ваемсыз көннәре? Әтисе белән әнисе инде кара җир куенында яталар, ә ул ятим малай, ялгыз башы, хәсрәте дә үзе, көзге күңелсез бакчада, шәрә алмагачлар арасында йөри. Әле кайчан гына бу бакчада әтисе, әнисе басып торган, ә бүген алар юк. Карал үстергән алмагачлары калган, ә үзләре юк. һәм алар бит инде бервакытта да бу бакчага кире әйләнеп кайтмаячак. Аламагачлар, Хәлим кебек үк, ятим. Чияләр дә ятим, карлыганнар да ятим, читән дә ятим, — барысы да ятим... Кар-кар кычкырып, Хәлимнең баш өстеннән ала карга очып китте. Ул да, күрәсең, ялгыздыр, Ыргылма ягына үзенә ашарга берәр нәрсә эзләргә барадыр. Хәлим, чери башлаган сары яфракларны таптый-таптый, бакча буйлап әкрен генә атлый. Менә бу кычыткан өере арасында кара тавык урлап йомырка сала торган иде. Бер тапкыр Хәлим шушыннан унлап йомырка табып кергән иде. Ә менә бу төштә җәйли котырып үлән үсә иде, елан чакмасын дип, Хәлим ул җирне әллә кайдан әйләнеп уза иде. Ә хәзер бөтенесе дә көеп, каралып, череп, җирдә тапталып ята... Чүмәлә-чүмәлә булып торган карлыган куаклары яныннан узып барганда, Хәлим кинәт тукталды: ботаклар арасында, самовар «түбәтәе» шикелле, ниндидер кош оясы күренеп тора иде. Яңгыр астында ул инде каралган, җил аны селкетә, туздыра... Мамыклары очып беткән, тупас кыллары гына калган... Җәйли матур, төзек оя хәзер бөтенләй җимерек. Ә бит бу ояда тормыш кайнаган... Әниләре тырышып- тырышып корт ташыган... Үскәннәр дә кайсы кая таралышып киткәннәр... Кайда йөриләр икән ул кошлар хәзер? Ата-аналары белән бергә микән, әллә аларны да тормыш төрле якка атты микән? ...Урамда хатыннар Хәлимне туктаттылар. Ах-вах килделәр. Малайны кызгандылар. Картлар җыелды, малайлар йөгерешеп килеп җитте. Хәл сорашу, йолдызлы фуражканы киеп-киеп карау, бөтенләйгә кайттыңмы, әллә китәсеңме? дип кызыксынулар башланды. Олылар: «йортыңны нишләтәсең? Үзең китсәң, бакчаңны кем тәрбияләр? Сатсаң да хәзер акчаның кадере юк», — дип, Хәлим белән сөйләшеп тордылар. Баштарак Хәлим малайларга, сез инде миңа иш түгел, мин, сезнең кебек, мич башында гына ятмыйча, дөньяның аркылысын-буен гизеп кайткан кеше дияргә теләгәндәй, биш сорауга бер генә җавап бирде, 88 бераздан чишелеп китеп, булганнарны да, булмаганнарны да сөйләр- гә тотынды. «Әни үлгән, ә мин ялганлыйм» дип, үзен берничә тапкыр тыеп-тыеп караса да, малайларның, таңга калып, күзләрен шар ачып тыңлауларын күргәч, һич туктала алмыйча, берне биш итеп, ишеткәнне күргән итеп сипте дә сипте... Аннары малайлар аны, әниеңнең каберен күрсәтәбез дип, зиратка алып киттеләр. Менә шушы дип, бер яна кабергә күрсәттеләр. Яңгырлардан соң ул инде иңә дә башлаган. Өстенә каз тәпие-каз тәпие өрәңге яфраклары коелган. Хәлим бер сүз дәшми басып торды. «Күрә алмый да. калдым, — дип уйлады. — Бәхил бул инде, әни бәгырем...» Ә берничә көннән Хәлим әлеге кайткан юлы белән кире шәһәргә китте. Авыл күздән югалганчы гел борылып карый-карый барды. Соңгы тапкыр борылганда, күл 'буендагы өянкеләрнең очлары гына күренә иде. Хәлим юл кырыена утырды. Күзләреннән яшьләре агып китте. Инде ул тагын кайчан кайта ала? Сау бул инде, авыл! Ул, күзләрен сөртә-сөртә, җирдән торды да әкрен генә китеп барды. Тагын бер борылып караган чагында, өянке башлары да күренми иде инде. Шул көнне үк кич белән, караңгы төшәр алдыннан, Хәлимнең каршында яңадан шәһәр күренде. Чиркәү, үзенең түгәрәк гөмбәзен һавага йодрык шикелле итеп күтәреп: «Әһә, кире кайтып киләсеңме, малай актыгы!» дип, аңа яныйдыр кебек иде. Гыйльметдин абыйсы Хәлимне яңадан балалар йортына илтте. 6 Яшереп ашлык сатучыларны тотар өчен, Ревком шәһәр тирәсендәге юлларга кораллы сакчылар куйдырды. Шәһәргә килүче барлык атлы- ларның йөген тикшереп, алай-болай артык иген табылса, дәүләт амбарына бушаттыра башладылар. Урман ягыннан калага таба сузылган юл өстендә бүген сакта кара курткасын җилбәгәйгә җибәргән, корсак турысына наган кыстырган, калын кашлары астыннан очлы күзләре белән чәнчеп карый торган чулак Хәбибуллин басып тора иде. Тора дип кенә әйтү дөрес булмас, чөнки ул өзлексез арлы-бирле йөри, сызгырына, кайвакытны моңлы гына итеп җырлап та ала. Аңа бер үзенә генә сакта тору күңелсез, җитмәсә үткән-сүткән йөклеләр дә бик аз. Җиде юл чатында басып, урман өстендә айкалган каргаларга, борылышта ялтырап күренгән Иделгә, буш, күңелсез соры басуларга, иренеп кенә әйләнә торган җил тегермәненә, шәһәр йортларының чуар түбәләре арасыннан сузаеп чыккан мәчет манарасына, чиркәү тәреләренә карап тора-тора, ул инде тәмам ялыгып беткән иде. Аның белән бергә торырга тиешле иптәше бүген килә алмады: үткән юлы коеп яуган яңгыр астында торып, ул суык тидергән һәм авырган иде. Бигрәк тә тагы шунсы яман: тартырга тәмәкесе бетеп куйды. Аптырагач тәмәке төтененә саргайган бармак очларын да иснәп-иснәп карады, юк, тартасы килү һич басылмады, киресенчә, тагын да котырыбрак китте. Ичмаса шундый вакытта, үч иткән кебек, атлылар да узмыйлар, берәрсеннән, бәлки, самосад сорап 'кала алган булыр иде. Теге вакытта Ревкомда аның турында:— Яңарак өйләнде, ерак җибәрмәгез! — дип иптәшләре шаяртып кычкырганнар иде. Хәбибуллин үзе: — Җибәрегез, җир тишегенә җибәрсәгез дә, барам — дип, Якупның шәһәр тирәсендә калдырырга җыенуына каршы торса да, хәзер исә ерак олактырмауларына үзе дә сөенә. Хатыны Хәдичә бүген кичкә .вобладан аш пешереп көтәрмен дип калган иде. Үзенең кара күзле чандыр Хәдичәсен, кайнар вобла ашын исенә төшергәч, егетебез рәхәтләнеп бер елмаеп куйды. 89 Карга көтүе урман өстендә, болыт төсле булып, һаман әйләнә иде әле. Эче пошканнан ары-бире караштыргалап, юл буйлап ун адым урманга, ун адым шәһәргә таба атлый-атлый әрле-бирле йөргәндә, Хәбибуллинның күзләренә бер төркем кеше чалынды. Алар шәһәрдән монда таба, киләләр иде. Төркем бик тиз якынайды. Ах, бу балалар ич... Урманга чикләвеккә баралардыр. Боларның тәмәкеләре булмас. Шулай да, ичмаса, балаларны бераз сөйләндереп, вакытны кыскартырмын дип, Хәбибуллин тегеләрнең килеп җитүен көтә башлады. Алдан озын сыйраклысы, күн итек, фуражка кигәне пычрак ярып килә иде. Балалар, ни турындадыр бәхәсләшкән кебек, кулларын бутап, кычкырыпкычкырып сөйләшәләр иде. Юл өстендә елмаеп басып торган наганлы абыйны күргәч, йөрешләрен акрынайттылар. Алдан килүче Хәлим бу кешене таныды. Әтисе эчкән пырашуксы.ман итеп төрелгән кәгазьләрне тутый коштан чукытып, базардагы тәти апайларга бер тәңкәгә сатып торган абый иде бу. Хәлимнең күзләре ләкин абыйның үзеннән бигрәк билендәге наганына төбәлде. Менә шундыйрак нәмәстәкәйне кулга төшерү белән саташып йөри бит ул. Винтовка зур, аны мендәр астында саклавы кыен, ә моны... Их! Хәбибуллин тәмәке сорагач, юк, диделәр. Инде китмәкче дә булганнар иде, Хәбибуллин туктатты: — Кая барыш? — Урманга әче алма җыярга, — диештеләр малайлар. Калын кашлары астыннан ягымлы гына карап торучы абыйдан малайлар башта бераз тартынсалар да, теге, бик мөлаем итеп, барлык алгы тешләрен күрсәтеп елмаеп җибәргәч, кыюланып китеп, аның монда ялгыз нишләп торуын сорадылар. Ул сөйләп бирде. Малайлар, тәмам басынып, Хәбибуллин янына өелделәр. Чабата-чабата шадралары белән Тубалбаш чулак абыйның авызына керерлек булып карап тора. Кыюсыз Әкәм дә якынрак килеп басты. Барсының да күзе наганда иде. Аттырып карамас микән? Юк, аттырырга риза булмады, ә тотып карарга пожалсты. Барабандагы патроннарны учына бушатты да наганны малайларга тоттырды. Хәлим курокны ачты, сул аягын алга- рак чыгарып, наганны сузып, «шырт» иттерде. Тубал ерактагы җил тегермәненең канатына кунган «чебеннең сул күзенә» төзәп атты. Бүтән малайлар да «чырт-чырт» иттереп карадылар. Ләкин патронсыз наганның бер дә кызыгы юк иде. Абыйга «тимерен» кире кайтарып бирделәр. — Алайса тәмәкегез юк икән? — дип, Хәбибуллин, өметен өзеп, көрсенеп куйды. Тәмәкеләре юк, ә менә биеп, җырлап күрсәтә алалар. Тубалның иңбашлары кыймылдый, аяклары бөгелә-сыгыла башлады. Кашык сугып, рус сүзләрен вата-җимерә җырлап җибәрде: — А.х, яблычка, куды котишься, В Губчека попайдешь, не варатишься... «Иех, иех» дип, кулбашларын уйнатып, аякларын алга чөя-чөя Тубал биеп китте. Бүтәннәр аның тирәсендә әллә ни теләмичә генә сике- реигәләделәр. Алар киткәч, озакламыйча юлда арбалылар күренде. Авыл агайлары, атларын кызулый-кызулый, шәһәргә таба узып баралар иде. Эш табылганга сөенеп, Хәбибуллин кешеләрнең каршыларына йөгереп чыкты, туктатып, йөкләрен тикшерде, бер-ике төрерлек тәмәке сорап алып калды. Күк итәген кып-кызыл канга манчып, кояш батып бара. Урман өстендә айкалган каргалар, йокларга дип, шәһәр ягына кайтып киттеләр. Инде Хәбибуллинның да Хәдичә янына кайтыр сәгате җитә. Озакламаслар, алмашчылар килеп җитәр. Баягы кебек, ун адым теге якка, ун 90 адым бу якка атлап, вакытны уздыра алмый интеккәндә, урман авызында янә бер атлы кеше күренде. Хәбибуллин, аның килеп җиткәнен көтеп, уңга-сулга атлавында булды. йөк өстендә, ак тула оек белән чабата кигән аягын арбадан салындырып, түгәрәк мескен бүреге астыннан юаш кына карап, бер татар абзые утыра иде. — Агай-эне, нәрсә алып барасың? Күрсәт әле, — дип, Хәбибуллин йөккә якын килгәч, абзый кеше, дилбегәсен тартып, атын туктатты да салам астыннан күренеп торган капчыкларга ишарәләде. — Менә, — диде ул юаш «кына тавышы белән, — калада киявем белән кызым тора, ашарыбызга юк дип, хат артыннан хат яудырып, теңкәмне кортып бетерделәр. Шуларга бераз күчтәнәч илтә барам. — Күчтәнәчең бик зур икән кем, агай-эне. Сатарга алып барасың түгелме? — И, энем-энем! Әйттең син дә сүз... сатарга... Үзебезгә дә такы- токы... Кая инде ул безнең ише ярлы-ябагайга хәзергесе заманда иген сату! Кияү белән кыз тәмам җелеккә үттеләр: китер дә китер... ачка үләбез... Аларга анда сорап яту ансат, белмиләр алар юл хәлләрен... Менә кәмитит битнатадан рөхсәтем дә бар... Абзый сырган телогрейкасының кесәсеннән бер кәгазь кисәге чыгарып бирде. Хәбибуллин укыган арада, йөк хуҗасы, чыбыркысын учлап, егеткә яратмыйча карап торды. Хәбибуллин укып бетерде дә, арба тирәли әйләнеп йөреп, капчыкларны капшап чыкты. — Кәгазь миндә кала, — диде ул коры гына. — Үземә китәргә рөхсәт алайса? Абзый кеше дилбегәләрне кыймылдата башлаган иде, Хәбибуллин ашыкмаска кушты. — Мин алып барган җиргә барырсың, әйдә утыр арбаңа, — диде. Үзе йөкнең өстенә менеп тә утырды. Абзый сукранырга, киявеннән, кызыннан зарланырга кереште: менә, алар вәсвәсәсенә бирелеп, соңгы оннарын төяп чыккан иде, вылач каршысында бинават булды. Карчыгы тагы, ачу китереп, илтеп кайт та илтеп кайт, алар анда ач ятканда, тамагымнан аш үтми дип, бертуктаусыз колак итен кимереп торган иде. Менә хәзер тамагыңнан үтәр инде. Кияү белән кызга да насыйп булмады, үзләре дә икмәксез калдылар... Абзый, дилбегәсен тоткан килеш, шулай сөйләнә-сөйләнә, арба яныннан атлый иде. Хәзер икмәккә тилмермәгән кеше бик аздыр инде, безнең авылны гына ал: әүвәл килеп, аклар талап китте, хәзер үзебез- некеләр җыялар. Армиягә кирәк, рабучига кирәк. Синең үзеңнең дә әнә битләрең батып кергән, авыз тутырып ипи ашаган кешенең яңаклары алай ябышмый, бубладан аш әтмәлләп ашаучыларныкы дистви- тельне ябыша... Бар бит дөньяда адәмнәр, ни үзенә, ни кешегә дигәндәй... Юл уртасында юлбасар кебек сагалап торып, йөгең-ниең белән әллә кайларга алып китәләр, ә бит берәр капчыгы аның үзенә ярап куймас идемени, эчен тишәр идемени бубла суы эчкәнче яхшы ипи ашаса... — Син, контр! Мине бер капчык онга сатып алмакчы буласыңмыни? — Кем әйтә сатып дип... Бушлай өеңә илтеп бирәм, берне дә, икене дә... Сезнең дә хәлегезне беләбез ич, тау хәтле жалунҗы алмыйсыз сез дә, әнә битләрең нинди суырылган... — Минем битләрдә синең эшең булмасын! Давай кызулат! Абзый кеше дилбегәләрне йөк өстенә — Хәбибуллинга ташлады. — Бара тор, кысталдым. Ул, сукрана-сукрана, телогрейка чабуын күтәрә башлады. Хәбибуллин борылып караган чакта, агай инде йомышын үтәп азаплана иде. Аннары Хәбибуллин аның йөгереп килгән аяк тавышларын ишет- 91 те. Ләкин атып җибәргән тавышны ул инде ишетмәде, пуля, үзенең тавышыннан элегрәк килеп җитеп, егетнең аркасына керде. Дилбегәне кулыннан ычкындырып, Хәбибуллин йөк өстеннән җиргә шуып төште. Арткы тәгәрмәч аның аякларына басып үтеп китте. Арба хуҗасы мәетне, өстерәп барып, канауга ташлады. Иелеп тегенең кесәсендәге «кәмитет битната» язуын кире алмакчы булган иде, көтмәгәндә генә артында малайлар тавышы ишеткәч, ашык-пошык Хәбибуллинның өстенә иске бәрәңге сабаклары ыргытты да шактый жир китәргә өлгергән аты артыннан йөгерде. Урманнан кайтып килүче малайлар аткан тавышны ишеттеләр, абзыйның арба артыннан йөгереп баруын, йөк өстенә менеп утыруын күреп тордылар. Ләкин кем атты, ник атты? Бусын сизми калдылар. Әче алма, миләш/ чикләвек, гөмбә белән тулган кесәләре, изүләре бү- селеп-бүселеп чыккан. Инде болай да бик соңга калган (караңгы төште) малайлар бик ашыгалар. Хәлим, буталып барган чалбар кесәләрен тотып, кызу-кызу атлый. Тубалбаш, буржуй корсагы шикелле бүлтәеп чыккан, урман байлыгы белән тулган күлмәген астан кочаклап, Хәлимнән калышмаска тырыша. Әкәм, төшеп калырга җиткән чалбарын күтәрә-күтәрә, тыр-тыр йөгерә. — Кемгә аттылар, ә? — дип, ул әллә ничәнче кат Хәлимгә, Тубалга бер үк сорауны бирә. Ярты алмаларын, чикләвекләрен *коеп бетергән малайлар мышкыл- дыймышкылдый йөк артыннан килеп җиттеләр. Арбадагы кеше биясенә чыбыркы белән сукты, бия юыртып китте. Малайлар, калышмас өчен, арба үрәчәсенә тотынып, атлый-йөгерә бардылар. Аякларын арба кырыеннан салындырып утырган йөк хуҗасы һаман саен малайлар ягына карый-карый барды. Хәлим аңа бер-ике тапкыр сүз дә катып бакты: — Абзый, кем атты икән? Күрмәдеңме? — диде. Теге сөйләшергә яратмый торган караңгы чырайлы адәм булып чыкты, Хәлимнең сорауларына җавап кайтармады. Күперне чыгып, шәһәр урамына килеп кергәч, арбасыннан төште, атының аркалыгын күтәргән булып, малайларны уздырып җибәрде. Тегеләр өерләре белән караңгылык эченә кереп югалгач кына, арбасына утырып, дилбегәсен какты, тәрәзәләрдән төшкән сары яктылыкны аркылы уза башлады, бераздан урамның якты җире артта калды, йөкне караңгылык йотты, янә бераз вакыттан атның башы яктылыкка килеп чыкты. Урам буйлап шулай бер югала, бер күренә бара торгач, чаттагы яп-якты тәрәзәле аптека турысында сулга борылып, түбәнгә таба төшеп китте. Хәбибуллинны алыштырырга килгән кешеләр аны үз урынында тапмадылар. Унике сәгать буена тора-тора аргандыр да без килер алдыннан кайтып киткәндер дип, тынычланып, тәмәкеләрен кабызып, винтовкаларына таяндылар. Икенче көнне Ревкомга һәм Чекага Хәбибуллинның хатыны Хәдичә килде. Хәбибуллин өенә кайтмаган булып чыкты. Шәрифҗан аны эзләтергә кешеләр җибәрде. Бераздан үзе дә, атка атланып, урман ягына, юлда торучы сакчылар янына чапты. Бер җирдә ала каргалар бик әйләнәләр иде. Барып карасалар, канау эчендә, калайланган күзләре белән күккә карап, Хәбибуллин ята. Кесәсеннән Кече Торма авылының ярлылар комитеты биргән язу килеп чыкты. Шул көнне үк Кече Тормага ике атлы җибәрделәр, төнгә каршы атлылар әйләнеп кайтты: Торма Комитеты бу арада берәүгә дә бертөрле дә язу бирмәгән һәм, гомумән, андый исемле кеше алар авылында юк икән. Хәбибуллинны музыкалар белән күмделәр, үтергән кешене эзләү дәвам итте. 92 Ике көннән соң, Хәбибуллин вакыйгасын басып киткән, үзенең зурлыгы белән бөтен’шәһәрне шаулаткан тагын бер вакыйга булды. Өяз партия комитетының агитаторы Хейфец тау астындагы ашлык складлары янына төшкән. Сактан бушаган егетләр белән сөйләшә торгач, сүз Венгрия, Германия вакыйгаларына күчеп, Хейфец тирәсенә әллә никадәр кеше җыелган. Шул вакыт болар янына ниндидер бер билгесез кеше килеп: «Кайда монда пароходство канторасы?» дип сораган. Болардан тиешле аңлатма алганнан соң, борылып киткән. Амбар почмагына барып җиткәч, почмакка ышыкланып, болар өстенә граната тондырган. Шундук бер унлап кеше җиргә түшәлгән. Хейфец һәм кызылармеецлар винтовкалардан, наганнардан атаата, тегенең артыннан ташланганнар, ләкин теге янә бер граната ыргытып өлгергән. Бер үк вакытта бүтән складлар янында да гранаталар шартлый башлаган. Бандитлар, әллә никадәр кешене үтереп, җәрәхәтләп, ике амбарга ут төртергә өлгереп, үзләренең яралы иптәшләрен көймәгә салганнар да Иделнең аргы ягына тайганнар. Федюшкин сүгенә-сүгенә бер пулемет белән яр башына йөгереп килеп җиткән чакта, бандитларның көймәсе инде аргы якка чыгып җиткән булган. Шулай да көймәдән ярга сикерешкән кечкенә кара кешеләр өстенә пулеметтан сиптергәннәр, берни- чәсен хәтта яралаганнар да бугай, ләкин, куа бару өчен кул астында баркас-мазар булмагач, берсен дә тота алмаганнар. Яна башлаган амбарларны сүндереп, яралыларны шифаханәгә озатканнар. Үлгәннәр арасыннан Хейфецны табып алганнар. Идел тавы астындагы бу фаҗига турында балалар йортында шул көнне үк ишеттеләр. Бер төркем малай белән Хәлим шундук тау астына чабып төште. Бер ягы күмерләнгән амбар катында Хәлим, Шәрифҗан абыйсы белән очрашып, аңардан Гыйльметдин белән Анатолийның яралануын, бик авыр хәлдә шифаханәдә ятуларын белде. Шәрифҗан кызыл галифе чалбар, кыска күн куртка киеп, билен сары каеш белән кысып буган, револьвер таккан иде. Хәлим аның мондый көяз, матур чагын күргәне юк иде әле. Ул Шәрифҗан абыйсының колаклы кызыл чалбарына, матур кара итекләренә, билендәге наганына һәм гомумән бөтен төз, матур буй-сынына сокланып карап торды. Шәрифҗан аиы кашларын җыерып басып торган зур битле, зур гәүдәле кеше белән таныштырды. «Минем авылдаш, диде, приютта тора» диде. Бу Федюшкин иде. Ул,- авыз кырыен ямьшәйтеп, елмайгандай итеп, Хәлимнең иңбашыннан каптырып тотты да: «Менә, брат, монда нинди хәлләр» дип, сузылып яткан мәетләр ягына күрсәтте. Ләкин шундук Хәлимне онытты бугай, Шәрифҗан ягына борылды. — Якуп Саттаричка мин постоянно әйтә килдем, — диде, — сакчыларга гранаталар бирик, пулемет бирик, риза булмады, дескать кирәге юк... Менә хәзер пожалысты... Ул кулларын җәеп җибәрде. Шәрифҗан абыйсы белән бергә шифаханәгә барган чагында, Хәлим, мактанмакчы булып: — Беркөн урманнан кайтканда, безгә дә аттылар, — дип ычкындыруын үзе дә сизми калды. — Сезгә? Кайчан? — Безгә дип... мужет, безгә дә түгелдер, — дип, Хәлим тизрәк төзәтеп куйды. — Ничек инде ул алай? —диде Шәрифҗан. — Әүвәле безгә аттылар дидең, аннары түгелдер ди башладың... Кайчан, кай төштә аттылар? Шәрифҗанның бу тамаша чокчыйсын белгән булса, Хәлим сүз дә кузгатмаган булыр иде. Нәрсәгә дип ул әле болай энәсеннән җебенә хәтле сорашасы итте? Хәзер инде бөтенесен бәйнә-бәйнә сөйләп бирер 93 гә туры килә. Хәлим сөйләп бетергәч, Шәрифҗан, малайның сүзләре белән кызыгып китеп: — Ә кайткан чагыгызда теге чулак абый басып тора идеме соң? — дип сорады. — Ә бүтән кешеләр очрамадымы? — Очрамады... Ә юк, очрады, бер арбалы кеше очрады, безнең белән калага кайтты. Шәрифҗан әллә ни гомер Хәбибуллинны кем үтергән икән дип баш вата иде. Менә бу малай шул көнне кич аткан тавыш ишеткән, арбасына капчыклар төягән бер юлчыны да күргән. Җепнең очы, бәлки, шул кешедәдер? Ләкин ул кешене хәзер каян табарга? Шифаханәнең дару исенә тынчып беткән коридорында Хәлим белән Шәрифҗанны туктатырга теләгән ак битле, ак киемле чибәр апага Шәрифҗан абыйсы: «Без Чекадан» диде дә, алар, көтеп торучылар яныннан җәһәт кенә узып, туп-туры өске катка менеп киттеләр. Анатолий бөтенләй танымаслык булып үзгәргән иде. Әллә нинди тойгы Хәлимнең күңелен биләп алды. Кызгану түгел, юк, үзеңне гаепле сизгән кебегрәк бер уңайсызлану хисе иде бу. Хәлим тынып, басынкыланып калды. Анатолий, «күзләрен ачып-йомып, ачып-йомып, каршы- сында басып торган Хәлимне күрмичә, почмактагы бушлыкка таба карап, ыңгырашкалап ята. Хәлим барып аның кулын тотты. Егетнең тәне ут булып яна иде. Стаканнан бал кашыгы белән су алып, малай Анатолийның көйгән иреннәрен чылатты. Авыруның күзләре Хәлимгә тукталды. Таныды булса кирәк, йөзендә үзгәреш күренде, иреннәре кыймылдады. Нәрсә әйтә икән дип. Хәлим авыруның алдына иелде. «Спасибо... што пришел...» дигән сүзләрне ишетеп өлгерде. Гыйльметдиннең бөтен башы акбүз белән чорналган, күзләре белән авызы гына калган иде. Хәлимне күргәч, ул шатланды, утыр дип, кровать кырыена күрсәтте. Хәлим үзенең әнкәсе үлүен сөйләде. Икенче барганда, Анатолий инде юк, ә Гыйльметдин әкренләп терелеп килә иде. Алар Гыйльметдин белән икәү Анатолий хакында сөйләшеп утырдылар. Аның авылдагы сөйгән кызы килеп, берничә төн баш очында саклап утырган. Духтор Дроздов бик тырышып баккан, ләкин ярасы каты булганга терелтә алмаган. 7 Әле Хәлим авылда йөргән чакта ук, балалар йортына Якуп белән Шәрифҗан килгән иде. Алар, Митрий Митричны алыштырып, аның урынына мыеклары ата мәченеке шикелле тырпаеп торган бик зур гәүдәле, зур куллы, акайрак күзле икенче бер кешене куеп киттеләр. «Яңа себерке» беренче көннән үк бик каты себерә башлады. Митрий Митрич белән кухарканың өсләренә чыгартып, эшләрен судка бирдерт- те. Ревкомга барып ватык тәрәзәләргә пыяла сугышып алды, шундый ук талаш-тартышлар белән ягарга утын китертте, балаларга яңа киемнәр кайтартты. Ләкин кием барыбер җитми: кечкенәләрнең унысына бер бишмәт, аны да кем көчле шул кия, көче югы одеял бөркәнеп йөри. Хәлим белән Бәдри арасында «килешү договоры» төзелде. Кәгазьгә язылмаган, куллар куелмаган бу «договор» буенча, малайларның яртысы Бәдринеке, яртысы Хәлимнеке. Ике якның да малайлары берберенең бүлмәсенә кереп йөрергә хаклы, безнең җиргә кердең дип, кыйнап чыгару, «кәҗә мае» ашату тыела, һәр ике якның «атаманы» налогны үз малайларыннан гына җыя, аркасын үз малайларыннан гына кашыта... Бәдринекеләр «килешүне» беренче көнне үк боздылар. Барлык малай ике якның берсен үзе теләп сайларга тиеш иде, куркыту, көчләү, котыртулар бик каты тыелган иде. Тимер йодрыкның агентлары ты 94 елган дип тормадылар, итәк астыннан ут йөртеп, малайларның күбесен үз якларына аудардылар. Тубалбаш үзенең бер якка да кушылмаячагын әйтте. «Шундый зур башым була торып, үз башыма яшәргә хакым юкмыни минем!» дип көлдерде. Ул бер як белән дә араны өзмәде, бер як белән дә әллә ни дуслык та йөртмәде. Әкәм-Төкәмне Бәдринекеләр үзләренә тартмак- чылар иде, Тәкәм, аларның агитациясенә бирелмичә, Балыкчыга сыенды. Кыл Муен Сәмыйк, хәзерге кушаматы белән әйтсәк, Кых-тфү Сәмыйк, ике яклы пычак кебек, тегеләргә дә, боларга да ярамакчы иде, ләкин аны ике якның икесе дә үзләреннән кудылар, «Кит безнең яннан, тфү!» дип кенә җибәрделәр. Тора-бара «килешү» сүздә генә калды. Күрше күршегә керсә, гел «кәҗә мае» ашап, елап чыга иде. Ялгыз кереп йөрүләр бетте. Үч кайтарышулар кай көннәрне баррикада сугышларына әйләнеп, барлык скамья, өстәл урыннарыннан куба, кроватьлар бер-бере өстенә атлана, борыннар каный, маңгайлар шешә иде. Беркөнне шулай баррикада сугышы барганда, тәрәзәнең яңа куелган зур бер «күзенә» калай табак барып тиде дә пыяла чәчрәп китте. Яңа заведующий, мыегы ата мәче мыегы шикелле тырпаеп торган Франц Иосифич Браун өйдә юк иде. Төнлә белән генә кайтып керде, ватык тәрәзәне күрде. Митрий Митрич заманында булса, моңа берәүнең дә исе китмәс иде. Яна заведующий мәсьәләгә үзе укый торган педагогия китабы күзлегеннән карамакчы булды. «Каты куллы» икәнеңне башта ук сиздермәсәң, болар минем муенга атланырлар дип уйлап, дөресрәге, уйлап та бетермәгән килеш (чөнки ул уйлап торыр хәлдә түгел, яман каты ачуланган иде) балаларның йокы бүлмәсенә таба өермәдәй китеп барды, юлда шәме сүнгәч, ярсуы өермәдән давылга ук әйләнде, шәмне яңадан кабызып, бүлмәгә атылып барып кергән чакта, Франц Иосифович тәмам ярсыган иде. Бер кулы белән шәмен учлап, икенчесе белән ул малайларны кроватьларыннан йолкырга кереште. Күлмәкләреннән тотып күтәрә дә, һавада бераз селкеп торганнан соң, кире кроватька тондыра. Малайларны шулай уятып бетергәннән соң, арган кыяфәттә, бүлмәнең урта бер җиренә басты да: — Марш! Марш стәлләвәй! — дип кычкырып җибәрде (дулкынланган чагында ул русча сүзләрне дөрес әйтә алмый иде). Котлары алынган малайлар аш бүлмәсенә йөгерешеп чыктылар. Барлык бүлмәдәге малайларны да шулай аш бүлмәсенә куып чыгарып бетергәннән соң, Франц Иосифович ватылган тәрәзә каршына йөгереп килде, утлы шәме белән тәрәзәгә төртеп күрсәтте: — Кем эше бу? — дип сорады. — Ник дәшмисез? Ә? Кайсыгызның эше? Кулындагы шәме калтыр-кылтыр итә, күләгәләр бүлмәдә ары-бире чабып йөри иде. йокыларыннан айнып җитә алмаган малайлар бер сүз дәшми басып торалар. Кем эше икәнен алар үзләре дә белми. — Минем эш түгел! — дип, Тимер йодрык үзенең бүлмәсенә кереп китә башлады, Браун аны кычкырып туктатты. Кереп китәргә җыенган Хәлим дә тукталып калды. Браун таякны бөгебрәк ташлавын сизде, ләкин ярты юлда тукталып калырга педагогия китабы кушмый иде. — Әйтмәсәгез, иртәгә барыгыз да икмәксез каласыз! — дип куркытып бакты ул. Шул вакыт Тубалбаш, сәләмәләрен селкеп, алгарак чыкты. — Мин ваттым, Франс Ясап эч, — диде. Малайлар, кызыксынып, аңа таба борылдылар. Тубал баррикада сугышына бөтенләй катнашмады, озатучы ул булмаска тиеш. Тубал, тавышын Франц Иосифовичныкына охшатырга тырышып: 95 — Мәррш бүлмәләрегезгә! — дип кычкырып җибәрде. Малайлар йөгерешә-йөгерешә кереп югалдылар. Тубал, мулла кушкан исеме белән әйтсәк, Биктәшев, Браунның каршысына килеп басты. — Мин ваттым, мине икмәксез калдырыгыз. Франц Иосифовичның акайрак күзләре очлаеп килде. — Ник ваттың? — Нәрсәне? — Тәрәзәне? Биктәш, бик гаҗәпләнгән кыяфәткә кереп: — Нинди тәрәзәне? — дип сорады. — Менә бу тәрәзәне. — Ә бу тәрәзәнеме? Кем ваткан соң аны? Бик начар иткәннәр, салкын җил исеп тора... Франс Ясап эч, миңа кереп китәргә рөхсәтме инде? йокым бик килә... Ай, башьш авырта... — Тубал әле башын, әле ияген тоткан булды. Франц Иосифовичның педагогиясе барып чыкмады. Шулай да ул әле дәвам итте. — Фамилияң ничек? — Урман Чытырманов. — Урманчытырман-оф? Сиңа бүген йокы юк. Хәзер монда сторож Михейны кертәм. Ул сине саклар. Син төн буе йокламассың. — Рәхмәт, үзем генә курыккан булыр идем. Аның белән рәхәтләнеп әкият лыгырдап утырырбыз. Михей, зур сакалын йодрыгы белән ышкый-ышкый, бик кәефсез генә килеп керде дә скамьяга утырды, Биктәшкә сөзеп карап алды. — Синме тәрәзә ватучы? — Мин ватучыны күрмәүче, — диде Тубал, окамьяга сузылып ятты. — Тор! Сиңа йокы юк. Тәрәзә дә ват, йокла да — ике рәхәт бергә килми. Михей тагын шатыр-шотыр сакалын кашып алды. — Син күрмәүче, ә ватучы кем? — Ватучы, таш атучы... Мин каян белим? — Ә ник ваттым дип ялганладың? — Франс Иосыбыйчны кызгандым. Төн буе утырса да белә алмый иде. Ә хәзер белә — Урманов Чытырман ватты. Михейның колаклары үрә торды: янәсе, ватучының фамилиясен ишетте бит. — Кем ватты, кем? — дип кабатлап сорады ул. — Син ваттың! — диде аңа Тубал. — Ишек алдыннан таш атканыңны үз күзем белән күреп тордым. Әһә, эләктеңме! — Кит, чорт! Ватырым мин сиңа... Дьявол! Браунның ишек астыннан якты төшкән: ул йоклый алмыйча үз бүлмәсендә лап-лап йөри иде. — Дядя Михей, — диде Биктәш, — әкият сөйләп җибәрмисеңме? Только ашау турында булмасын. Михей дәшмәде. — Дядя Михей, әйдә Браунның азык складын басыйк! Ашыйсы бик килә. Яман карын ачты. — Чорт! Дья*вол! Тубал күреп тора: (Соңрак Михей, нәкъ шул азык складын басып ландрин урлаган өчен эшеннән чыгарылып, судка бирелде.) Франц Иосифовичның ишек астындагы якты сүнде: күрәсең, ятты бугай. Инде кереп китсәң дә ярый. Ул сикереп торды: — Синең белән күңелсез, дядя Михей. Әкият сөйләмисең. Склад басмыйсың. Мин киттем! 96 Михей аны туктатып тормады. Монда бу үләт малайны саклап утыруга караганда, кухняда кухарканың сандыгы өстендә йоклап яту күп рәхәтрәк иде. Браун, җиңелүен танырга теләмичә, үзенекен итәргә тырышты: икенче көнне малайларга иртәнге икмәкне бирмәде. Делегация Франц Иосифович янына протест белән керде, ләкин буш кул белән кире борылып чыкты. Малайлар, демонстрация оештырып, аның бүлмәсе каршында: «Икмәк! Икмәк!» дип кычкырып тора башладылар. Браун үзенең бүлмәсендә ерткычжанвар кебек түрле-почмаклы чапты. Аның әле мондый кыен хәлдә булганы юк иде. Шулай да ул үзенекен итте, иртәнге икмәк бирелмичә калды. Аның каравы төшке сыныкларны икеләтә зуррак турадылар. Шулай итеп, ике як та канәгать булды: Франц Иосифович үзен җиңелмәдем дип уйлады, малайлар «Җиңдек!» дип уйладылар. 8 Мәктәп күргән малайларны шәһәр мәктәпләренә яздырдылар, укый-яза белми торган ыбыр-чыбыр, вак-төякләрне балалар йортының үзендә генә укытырга булдылар. Инде ике атна, Хәлим шәһәр мәктәбенә йөри, үзе әйтмешли, урыс китабы да укый башлады. Тик шунсы, шәһәр балалары, бигрәк тә кызлар, барысы да бик матур киенгәннәр. Хәлимнең өсте-башы ярлы. Аны Кафия исемле озын муенлы матур шәһәр кызы белән бер партага утырттылар. Кыз җыерылды, партаның икенче башына авышты, тәнәфес җиткәч, бөтенләй икенче урынга күчеп утырды. Хәлимгә сүз катучы юк. Ул ялгызы гына бер читтә басып тора, кызлар, малайлар үз ишләре белән коридор тутырып чабышып йөриләр. Хәлим, күңеле сызып, ерактан аларга карап тора. Укытучылар да авыл мәктәбендәге төсле түгел: өс-башлары байларча, кайберсе алтын күзлек киеп җибәргән. Каршы очрашканда Хәлим куырылып төшә. Исәнләшкән вакытта авызында сүзләре әвәләнеп кала. Шулай да әкренләп ияләшә башлады инде Хәлим. Шәһәрнекеләр, киемнәре бик әйбәт булса да, дәресләрен бер дә Хәлимнән артык белмиләр. Безнең малайны бу канатландырып җибәрде. Кафиянең икенче партага күчеп утыруын гына менә һич оныта алмый. Укытучы Кафиядән дәрес тыңлатканда, Хәлим: «Әйтә алмаса иде шул тәкәббер кыз, хур булса иде», дип теләп утыра. Укучыларны да, мөгаллимнәрне дә Хәлим күңеленнән бүлеп-бүлеп куйды инде. Укучы малайларның бер төрлесен ул ярата, икенчеләрен яратмый, өченчеләренә битараф. Мөгаллимнәрнең берсе аның күңелен аеруча җәлеп итә. Гәүдәгә зур, буйга озын, аякларына мәчет катасы кигән бу мөгаллим татар теле һәм тарих укыта. Малайлар аның турында: «мәчеткә намаз укырга йөри» дип сөйлиләр. Аның намазга йөрүе Хәлимнең әллә ни исен китәрми, ис китәрә торган нәрсә башка: дәрес сөйләгәндә мөгаллимнең авызыннан чәчрәп киткән төкереге арткы партага кадәр барып җитә, кызлар битләрен яулык белән сөрткә- ләп утыралар. Кафиянең дә кул яулыгы еш кына бите каршында уйнаштыргалый. Мөгаллим чыгып киткәннән соң, шаянрак малайлар, аныңча сөйләмәк булып, төкерекләрен чәчәргә тотыналар, бөтен классны качырып бетерәләр. Хәлим сәгать икегә хәтле укый, аннары, әтисенең өенә кайткан кебек, йөгерә-йөгерә балалар йортыма кайтып китә. Әнә ул, култык астына китапларын кыстырып, итекләре белән көзге пычракмы ерып, мәктәптән кайтып килә. Өстендә шәһәргә йөреп укучыларга гына бирелгән арты ерык кара шинель, башында әле шул үзе- нец йолдызлы фуражкасы. Ул бүген, дәресләр беткәннән сон, мәктәптәге китап төпләү мастерскоенда калып эшләде. Атнага ике тапкыр барлык укучылар мастерскойда эшләргә тиеш. Мәктәпнең исеме үк «Беренче баскыч совет хезмәт мәктәбе» дип атала. Иртән бер бал кашыгы шикәр комы белән бер телем икмәк кенә ашап киткән Хәлим, мастерскойда да калып эшләгәч, бик каты ачыкты, хәзер ул «пәри башы» бирсәләр аны да ашарлык булып, кайда пычрак, кайда коры — сайлап тормыйча, атлыгып кайтып килә иде. Малайлар инде ашаганнардыр. Үзенә дип калдырган бер табак әчегән кәбестә штиен ялтыратыр да, караңгы төшкәнче, дәресләренә утырыр: кичкә калсаң, ут я була, я юк. Хәлим акбур белән, күмер белән әллә нинди сурәтләр ясап бетерелгән урыс капканы, итек башы белән тибеп, ачып җибәрде. Ул авылда чакта китереп аударылган утын өеме янында бер көтү малайлар кайнаша, шунда ук Франц Иосифович та чакрым баганасы шикелле басып тора иде. Җилләнеп узып баручы Хәлимгә күзе төшкәч, ул аңа туктарга ишарә ясады. — Китапларыңны кертеп куй да утын турарга чык! — дигән команданы ишеткәч, Хәлимнең кәефе кырылды: иртәдән бирле ашаганы юк, аннары күз бәйләнә башлаганчы дәресләрен хәзерлисе бар... Малайның җавабы Франц Иосифовичка бер дә ошамады: ачудан аның болан да акайрак күзләре тагын да зурая төште. — Ниткән карышып тору ул тагы! Ташла китапларыңны әнә теге такта өстенә дә хәзер үк ■тотын! Хәлим, шактый буйлы малай булса да, Браунның бот башыннан гына иде. Теге үзенең зур гәүдәсе белән югарыдан аска таба, аяк астында аунап йөргән чүпкә караган кебек, Хәлимгә ачулы күзләре белән карап тора, мыек очлары дерелди иде. «Бу кагылса, сөякләреңне сындырыр» дип уйлады Хәлим, китапларын тиз генә такта өстенә куйды. Ләкин шундук аның башына уй килде: нигә монда башкалар юк? Аның «башкалар» дигәне Бәдри иде. Ул бит шәһәргә йөреп укымый да... А-а-а монда әле Бәдри үзе түгел, аның малайлары да күренми, гел Хәлим малайлары гына селкенәләр. Ахры, Франц Иосифович аларның берсен дә куып чыгара алмаган, шул ачудан тоткан да Хәлимгә бәйләнгән. Юк инде, Бәдри анда, бай бәтчә кебек, түшәмгә төкереп тик ятсын, имеш, ә ул монда аның өчен бөкере чыгарсын! Кулак! Кеше канын эчүче! Хәлим, күңеленнән шулай батырайса да, Браунның ачулы күз карашлары астында, бер сүз дәшмичә, малайлар арасына барып керде. Ач кешене кызгана белмисез икән, Хәлим кисәр... Баржада ул моның ише усак таякларын гына кискән идеме әле! Әкәм-Төкәм дә үзенең чебешнекедәй көче белән пычкыны йолкып маташкан була. Кагыл әле, Әкәм дус, кулыңнан килмәгән эшкә тотынгансың! Хәлим, аны әйбер күтәргән кебек, бер кырыйга күтәреп алып куйды да пычкы сабына үзе килеп ябышты. Бер башта — Хәлим, икенче башта — Биктәшев — тотындылар пычкыны сайратырга... Каядыр югалып торган Франц Иосифович бер вакытны Бәдрине дә җилтерәтеп алып чыкты. Теге, суярга алып барган кебек, аякларын тери, Франц Иосифович аның аркасына төртә, нидер кычкыра, ә Бәдри: «Кыйнарга ни имиеш права!» дип, аның кулыннан ычкынмакчы була иде. Малайлар, эшләреннән туктап, бу тамашага кызыксынып карап тора башладылар. Браун аны кулыннан өстерәп диярлек алып килде дә, мышкылдап беткән бер кечкенә малайны пычкы яныннан йолкып ташлап, аның урынына Бәдрине бастырды. Бу инде Бәдри өчен'хурлык иде: барлык малай каршында аны көчләп эшкә кушалар. Тукта, бу акай күзле ата мәче дигәнчә булмасын. Бәдри, Франц Иосифович бастырган урыннан 7. „с. Ә.“ № 7. п_ 98 читкә атылып, Хәлим белән Тубалбаш Биктәш кисә торган җиргә килде. Битләре кызарып чыккан Хәлимгә: — Давай синең белән! — диде. «Тукта әле, бу малайны бер тирләтим» диде бугай, чөнки ул теләсә бик җилле кисә белә, абыйсы белән авылда кисеп өйрәнгән иде. Учларына төкерделәр дә тотындылар. Ишек алдын зыңг-зыңг китереп, өч- дүрт мәртәбә тартулары булды, нечкә генә усак агачы икегә өзелеп тә төште. Корал эшләр, ир мактаныр дигәннәр. Болар да, пычкының бик үткен булуын чутка тыкмыйча, тиз кисеп төшерүне үзләренең артык уңганлыкларына гына юрап, куанышып, Франц Иосифовичка күз йөртеп алдылар. Елмаюдан тегенең мыеклары кабарып китте. Тфү-Сәмыйк белән Тубалбаш Биктәш кисүчеләрнең козлаларына агач салып торалар. Тубал җирдәге усак агачына иелде дә, «Тфү!» дип, учына төкерде һәм Сәмыйкка: «Сиңа дәшүем түгел, учыма төкерүем. Давай, тот теге башыннан!» диде. Агачны Хәлимнәр козласына илтеп салдылар. Бәдри белән Хәлим кисәргә керештеләр. Ул да түгел, Браун да үзенең зур учларына төкергәләде һәм шактый юан бүрәнәне козлага җиңел генә күтәреп салды. — Кил монда, — дип Биктәшне үз янына чакырды, — кисә беләм- сең? Я әле! Биктәш «тфү» диясе урында юри «кых-Сәмыйк!» дип учларына төкергәндәй итте, Браун белән кисә башлады. — Нәрсә син безгә таяк китерәсең? — дип, Бәдри Сәмыйкның кулындагы агачны җиргә бәреп төшерде. — Китер юанны, бусын әнә теге чирләшкәләргә илтеп бир. Сәмыйк «чирләшкәләр» янына китте. Болар үзләре икәү бик юанны, Бәдри әйтмешли, аран-начила козлага күтәреп салдылар, җиллә- непдавылланып кисәргә тотындылар. Икесенең дә терсәкләре уйный, борын тишекләре, тауга каршы йөк тарткан ябык атныкы шикелле, киерелепкиерелеп ачыла иде. Ике якның да малайлары, бу ярыш ни белән бетәр дигән кебек, үзләренең «атаманнарын» астыртын гына күзәтеп баралар иде. Кайвакыт Бәдри белән Хәлим, бөтенләй котырынып китеп, козланы дер селкетеп кисә башлыйлар. Франц Иосифович аларга: «Сез! Пычкыны!» дип кычкыра, аның кычкыруын ишетмәгән кебек, тегеләр җенләнеп кисәләр. Франц Иосифович балта алды да ярырга кереште. Ул иңбашы аркылы күтәреп бәргәндә, пүлән, өч-дүрт кисәккә ярылып, әллә канларга очып китә иде. Ваграк малайлар җыеп өя башладылар. Бәдри белән Хәлимнең уйный-уйный, котыра-котыра кисүләре бүтәннәргә дә йокты. Киселгән утын башлары җиргә дөп-дөп коелып кына торды. Өючеләр йөгерә-йөгерә ташыдылар. Пычкы җыры, балта тавышы, агачларның «ларык» итеп козлага ятулары, көлгән авазлар, «Давай! давай!» дип кычкырулар — малайларның күңелләрен җилкендерә, эшләмәс җирдән эшлиселәрен китереп тора иде. Хәлим белән Бәдри өске киемнәрен салып атты. Икесе дә пычкыдан коелган агач ярмасына тубыктан күмелделәр. Әкәм-Төкәм, хуш исле җылы ярманы Браун кушкан җиргә ташырга тотынды. Кухарка Аграфена түти дә, чыдый алмыйча, кухня тәрәзәсен ачты, симез, ак беләкләрен тәрәзә төбенә салып, мыймылдык битендә уйнаган майлы елмаюы белән күңелләрне рәхәтләндереп, ишек алдындагы эшкә сокланып карап тора башлады. Франц Иосифовичның чатыр-чотыр ярылып, мәтәлә-кадала очып киткән пүләннәре кухня тәрәзәсе турысына хәтле чәчрәп барып төшкәндә, Аграфена түти, шүрләп, артка таба чигенеп куя иде. Ардым диюче юк. Караңгы төшә башламаса, бөтенләй дә турап бетергән булырлар иде. Күз бәйләнер вакыт җиткәч, Браун: «Бүгенгә 1* 99 җитте!» дигән команданы бирде. Әле шуннан соң да берара пычкыларның сайравы туктамады. Франц Иосифович шат. Малайларны тыңлата алды. Теге вакытта җиңелгәннән соң, бу җиңеш аеруча татлы иде. Хәлим, шинелен тотып, өйгә кереп китте. Аның бит әле иртәге дәресләренә орынып та караганы юк. Станциядә ягулык беткәндерме, электр һаман кабынмаган. Бүлмәләр баз кебек караңгы. Малайлар дөбер-шатыр керәләр. Барысы да: «Ник караңгы?» дип кычкыра. Барысы да мич авызыннан төшкән яктылыкка таба килә. Хәлим дә, китабын кыстырып, мич каршына чүгәләде, китабының битендә ут шәүләсе бии башлады. Ялкынга бәрәңге көйдерергә салган малайлар, пешеп җиткәнне көтмичә, чи килеш -кимерергә тотындылар. Бер кырыен кимерәләр дә яңадан ут эченә ташлыйлар. Шулай бер ала, бер ташлый бәрәңге, ниһаять, ашалып та бетә. Эчкә җылы бәрәңге кергәч, малайларның чырайлары ачыла. Килгән ачулар кире китә, корымга буялган авызлар ерыла. Мич каршында урын өчен талашулар да азая. Көйгән бәрәңге исе, малайларның авыз чыпылдатып ашаулары Хәлимгә тынычлап укырга ирек бирмәде. Борынын китап битенә төртеп, ишетмәскә, күрмәскә тырышып караса да, тегеләрнең авызында бәрәңге кабыгының кетер-кетер итүе, көйгән бәрәңге исенең борынны ярып керүе малайның күңелен яман хәтәр дулкынландыра, китапны ыргытып, тегеләрнең кулларындагы бәрәңгегә ташланасын китерә иде. Хәлим чыдап-чыдап карады да ахырда, кычкырта-кычкырта, бер-малайның бәрәңгесен тартып алды, теш казналарын пешерә-пешерә кайнар бәрәңгене чәйнәргә кереште. Өермәләнеп Бәдри килеп -керде. Аның җиленнән үк өрки торган вак малайлар, чуртан күргән чабаклар кебек, мич алдыннан минуты белән юк булдылар. Бәдри каяндыр бер уч бәрәңге алып кергән. Утта көеп яткан вак бәрәңгеләрне күреп: — Кем чикләвекләре? Алып атам! — диде. Ләкин атып-нитеп тормады, үзенең әйбәт эре бәрәңгеләрен шулар өстенә үк ыргытты, мичтән төшкән бөтен яктыны каплап, ут каршына утырды. — Чүмәлә, кагыл бераз! — дип, Хәлим тегенәргә төрткәч, хәзер генә күргәндәй итенеп: — Син дә монда утырасыңмыни әле! — дигән булды, бераз читкә- рәк кагылды. — Көндез дә, төнлә дә укып, әллә мулла булырга җыенасыңмы? Әйяй, утын тураганда сулуларың тиз тыгылды. Давай тагын бер сынашып карыйбыз, кем алдан егылыр? — Минемме сулыш тыгылды? Син үзең инде аягыңда көчкә басып тора идең. Браун «җитте!» дип кычкырмаса, егылган идең! — дип көлде Хәлим. Аларның бәхәсен бүлеп, коридорда күңелле тавыш яңгырады: «Ипи чыгып килә! Аякланыгыз!» — дип, кайсыдыр рәхмәт төшкәне барлык бүлмәләргә ишетелерлек итеп кычкыра иде. Сусаганда чиләк чыңлавын ишеткән атлар кебек, малайлар шушы тавышка башларын калкыттылар. Караватта ятучылар сикереп торды. Ишекләр шалт та шалт ачылды, ябылды. Идәннәр дөбер-дөбер итте. Күз ачып йомганчы барысы да аш бүлмәсенә чыгып чапты. Анда инде унлы лампаны кабызып, стенага элгәннәр. Кашык-савытларны чыгарып салганнар, икмәк сыныкларын өстәлгә тезгәннәр, Франц Иосифович, кулларын артка куеп, әрле-бирле йөренә, ашау дигәч күзе-башы акайган малайларны үзенең бер кыяфәте белән генә дә тыелырга мәҗбүр итеп тора иде. Тутырып аш салган беренче табакларны утын турауда бөтен кешедән уздырган Хәлим белән Бәдригә бирделәр. Алардан кала Тубалбаш Биктәшкә, Сәмыйкка, Әкәм-Төкәмгә тиде. Кашыклар ялт та йолт 100 уйный башлады. Табак төбен кырырга тотынган Бәдри белән Хәлимгә Аграфена түти тагын берәр чүмечне өстәп җибәрде. Рәхмәт әитмичә өстәл яныннан чыгып баручыларны туктатып, рәхмәт әйттерделәр. «Спачибо» дип, Әкәм кузгала башлаган иде, кухарка аңа да өстәде. Биктәшкә дә өстәмә чүмеч эләкте. Кайбер малайлар, Бәдригә бурычларын түләү өчен, икмәкләрен алып чыкмак булдылар, Франц Иосифович рөхсәт итмәде. Бер кечкенә малай: «Минем хәзер ашыйсым килми» дип, бәйләнеп азаплангач, Браун: «Хәзер килмәсә, иртәгә ашарсың», диде, тегенең икмәген алып куйды. Кайберәүләр шулай да ыштан бөрмәсенә кыстырып алып чыктылар, Бәдригә бурычларын түләделәр. Түли аямаганнарга Бәдри кирәкләрен бирәчәк. 9 Тоташ яңгырлардан соң, көзге табигать сабырланып калды, гүя ул кышкы әче бураннарга хәтле бераз ял итеп алырга ниятләде. Җилләр каядыр качып бетте. Морҗалардан чыккан төтеннәр, багана шикелле, һавага туп-туры күтәрелә. Төннәр йолдызлы, айлы, ә иртәләрен кояш, офыктан күтәрелеп китә алмыйча, көчәнә-көчәнә кып-кызыл булып тора. Кар әле төшкәне юк, ләкин иртәләрен урамга чыксаң, читән буендагы шиңгән үләннәрдә ап-ак кырау ята, һәм кай көннәрне ул өйләгә кадәр дә эреми. Су кырыйларында челтәрле бозлар күренгәли башлады. Җир туңды. Агачлар киләчәк яз өчен дип хәстәрләгән яфрак һәм чәчәк бөреләрен кышкы чатнама суыкларда туңмаслык итеп төрделәр дә беренче җылы көннәргә тикле татлы йокыга чумдылар. Сары түшле елдам песнәкләр, скрипка кылы гына чыгара ала торган нәфис тавышлары белән дзинь-дзинь килеп, кыш якынайганга куанышып, ботак- тан-ботакка сикерешәләр, һәр елны көз көне үткәрелә торган ата-ба- бадан килгән йолаларны халык быел да уздыра. Чүлмәк-чүлмәк сыра куеп, кунаклар чакырып, җырлаша-җырлаша эчеп утыралар. Азык отрядлары килеп, тимер сәнәк, шомпол белән анда-монда кадап, яшергән игеннәрне актарып чыгара башласалар, аларны да сыра мәҗлесләренә чакыралар, аякларыннан екканчы эчереп, арбаларына чыгарып салалар да, атларын чыбыркы белән кыйнап, авылдан выж озатып җибәрәләр. Ләкин отрядларның төрлесе була: кайберләрен чакыра башласаң, синең күкрәгеңә наган китереп тери дә: «Контр! Рабучий кылас бер телем кылчыклы ипигә тилмереп яшәгәндә, сез монда сыралар куеп, ашлык черетеп ятасызмы әле! Давай күрсәт күмелгән иген базларыңны!» — дип, хуҗаның якасыннан тота. Төннәр бик шомлы, бик тынгысыз үтә. Ашлыкларын күмгән кешеләрнең йокылары кача, түшәмнән идәнгә егылып төшкән таракан тавышына да дерт итеп калтыранып куялар. Иген күмүчеләр Ленинның бүтән сүзләрен белмәсәләр дә, үзләре турында әйткән сүзләрен ишеткәннәре бар. Ленин аларны халыкның иң усал дошманнары дип атаган! Әлбәттә инде, аларның күбесе үзләрен Совет хөкүмәтенең дошманы итеп санамый, киресенчә, Совет аркасында гына тәрәзәләренә кояш нуры төшкәнне беләләр. Ләкин ни кылхмак кирәк: «спикүләннәр» пот башына 60 сум биреп торганда, казнага потын алты тәңкәдән тоттырып җибәрәселәре килми. Аннары биргәне дә аз булмады. Иген җыючы отрядлар бер дә генә өзелеп тормый, һәммәсе Совет хөкүмәте исеменнән сөйли: үгетли, куркыта, давайлый... Кайдагыдыр зур шәһәрләрдә ярты кадак икмәк өчен көннәр буе ипи кибете каршында суыкта катып торучы ач кешеләр хакында сөйләп, кызгандырып, барлы-юклы игеннәрне алып чыгып китәләр. Бирдек, ач кешеләр алдында бурычлы булып калмадык дип, куанып торганда гына — шалт! Икенче отряд ки 101 леп төшә! Кичәгесе ялган отряд булган, авылны алдап киткән. Агайлар кулларын җәеп җибәрәләр: янәсе, без каян белик? Менә сезнең кебек үк кешеләр килделәр, үгетләделәр, кызгандырдылар, рабучий кылас турында әйттеләр, без биреп җибәрдек, инде артык бер бөртек игенебез дә калмады! Отряд башлыгы, бармак юанлыгы итеп төргән самосад тәмәкесен үрләтеп җибәрә дә, зәһәрле яшел төтенгә күмелеп, уйланып тора, аннары кинәт кенә урыныннан кузгалып: — Чакырыгыз ярлыларны! — ди. ...Өяз буенча ашлык җыеп, кулаклар белән түбәләшеп, авылдан авылга йөрүче азык отряды башлыгы Вәли Баязитов, Мәрәтхуҗа авылыннан унбиш олау иген төятеп җибәргәннән соң, кичкырып күрше Таулар авылына таба юл тотты. Мәрәтхуҗа председателе Тимерша агай, Хәлим белән бергә баржада утын тураган кеше, Баязитовны сыйлап, мунчалар чабындырып, әйбәтләп озатып җибәрде. Баязитов ат атланып йөри белми иде. Гомер буе шәһәр типографиясендә хәреф «чүпләп», атның кайда койрыгы, кайда башы икәнлеген генә аера алганга, атлардан бераз шүрли дә иде. Шулай да ул беренче көнне атланып барып карады. Бик ябык тәнле булганга күрәдер, бер сәгатьтән арт сөякләре яман каты авырта башлап, үзенә атланып йөрергә дип бирелгән кола биянең сыртыннан төшәргә мәҗбүр булды. Шул көннән бирле кола биягә отрядның казначие Сиротов атланып йөрн. Баязитов үзе бүтәннәр белән бергә арбада гына бара иде. Авыл һавасы аңа килеште. Сөяктән генә торган сары яңакларына әллә ни ит кунмаса да, чырае ачылып, битләренә төс кереп китте. Аклар төрмәсендә кыйналганнан соң үпкә авыруы көчәеп китеп, төннәрен ул бөтенләй йоклый алмый башлаган иде. Ә хәзер йоклый да ала, рухы да күтәренке, авыруы да әллә ни борчымый. Караңгы төшеп, тәрәзәләрдән тычкан утлары җемелди башлаган чакта, Баязитовның азык отряды Тауларга килеп керде. Пар кара ат белән авыл Советы каршына килеп туктадылар. Баязитовның үзен, начальник кеше дип, фатиры чистарак булсын дип, Гафияткә төшерделәр. Гафият абзагыз, сыерым бозауларга тора, «чимьям» да зур дигән булып, кертмәскә азапланса да, ярлылар комитеты председателе Берь- ярым Миңнулла, барып үзен оялткач, сыерың бозауласа кунакны чыгарырбыз дип, Гафиятнең авызын томалагач, ахырда риза булмыйча булдыра алмады. Баязитов, бусаганы атлауга сәлам биреп: «Хуҗа, син инде бер-ике көнгә чыда, без шуннан артык тормабыз» дип, гафу үтенгәисыман дәшкәч, Гафият тә йомшый төште. — Әйдә, түрдән уз, бир туныңны, чөйгә элеп куйыйк, — дип, Баязитовның салкын сары тунын, колаклы бүреген алып, мич арасына кереп китте. — Үзебезнең кеше икәнсең, менә монда килеп утыр, — дип, ул сәке кырыеннан кунакка урын да күрсәтте. — Беркөн бер урысны керттеләр, сөйләшәм дисәң, сөйләшеп булмый, ул үзенчә бытырдый, мин үземчә... Күзләрне терәшеп утырабыз, ул әйткәнне мин аңламыйм, мин әйткәнне ул аңламый. Өйдәге хатын-кыз өчен дә җайсыз... Түшәмнән салынып төшкән җиделе лампага ут кабызгач, кунак хуҗаны күзләре белән тикшергәләп алды. Гафиятнең күзгә карап сөйләшмичә, идәнгә карап сөйләшүен кунак бер дә ошатмады. Үз чиратында Гафият тә Баязитовны яратып бетермәде. Кипшенгән, йөткерә. «Мондый кеше сука артыннан йөри алмас иде», дип нәтиҗә чыгарды ул. Бигрәк тә Баязитовның чалып куйган коры аяклары Гафияттә җирәнүгә якын бер ямьсез тойгы уятты. Ул үзе кебек тазаларны, көчле- ләрнс ярата, җаны чак-чак эләгеп торучыларны кешегә дә санамый иде. Гафиятнең янып торган чырае, тезләренә салган һәм бүртеп чыккан йодрыклары хуҗаның сәламәтлеккә зарланыр җире юклыгын кыч 102 кырып торса да, Баязитов кунак гадәте буенча, сүзне исәнлек-саулык сорашудан башлап җибәрде: — Ничек соң хәл-әхвәлләр? Җәмәгатьләрең исәнме? — Шөкер, йөреп торалар әлегә. — Аклар бик теңкәгә тимәделәрме? Терлек-туарларыгызны алып китеп бетермәделәрме? — Кая инде ул теңкәгә тимәгән! — диде Гафият, һаман идәнгә карап.— Карчыгадан калган тавык кебек иттеләр. Менә хәзер үзебезне- келәргә бирәбез. Барысы да бер кесәдән бит... Ул әле тагын да зарланмакчы иде, үзен бөтенләй фәкыйрь, мескен итеп күрсәтмәкче иде, ләкин аның зарын ишек алдында хуөгрәгән сыер тавышы бүлде. — Кайсыгыз бар анда? Ишетмисезмени, хайван тилмереп эчәргә сорый, — дип, хуҗа хатын-кызлар ягына кычкырды. Чаршау артыннан җавап булмагач, өйдә юклар ахры дип, үзе сыер янына чыгып китте. Бераздан кире кереп, бүреген кадакка элде дә яңадан урынына килеп утырды. — Үз мөселманың белән, ичмаса, рәхәтләнеп сөйләшеп утырып була... — Игеннәр ничегрәк соң быел? Уңдымы? — дип кызыксынды Баязитов. — Уңдымы дип... уңганныкы уңгандыр инде, уңмаганныкы... — Шулай да? — Төрлесе булды инде... — Ә үзеңнеке ничек булды соң? Бик зарланырлык түгелме? — Зарланырлык дип... Җир кәй бит безнең монда. Туфракны бик назласаң гына инде шул... — Алайса уңмады? — Уңмады дип... Әйтәм бит, җиренә карап... Төрлечә... Баязитов, бик сәерсенеп, хуҗага күз төшереп алды. Теге йодрыкларын ике тез арасына кыскан да алга таба иелебрәк утырган, кунакка күтәрелеп карамый иде. — Авылда кемнәрдә запас бар? Иген запасы? — Кемдә дисең иңде син... Ә кем белә инде аны? Бер-беребезнекен санашып тормыйбыз бит инде без... Бардыр инде ул, авыл хәтле авыл булгач, булмый булмас... — Кем бар сездә баераклардан, икмәкле кешеләрдән? — Баераклар дисең дә син... Бүген бай, иртәгә себереп алып китәләр дә менә сиңа эттән ярлы... Барлыклы кеше дә хәзерге заманда «Миндә бар!» дип кычкырып тормый, хәзер бит күрсәтеп тотмыйлар, элек кенә ул ындырда кибән-кибән ашлык тора торган иде. — Күмеп куялар дияргә телисеңме? — диде Баязитов, елмаеп. Ул әле хуҗадан өметен өзмәгән, сораша торгач, авылдагы запаслар хакында ычкындырып ташламасмы дип уйлый иде. Ләкин Гафият, карт төлке, омсындыра да шундук койрыкны икенче якка борып сала иде. — Күмәләр дип... үз күзең белән күреп тормагач, гөнаһсына керешә алмыйм... Дөнья булгач, бардыр күмүче дә... Ләкин мин «әнә шул кеше күмде» дип тәгаен әйтә алмыйм, күмүдә катнашкан булыр идем мин алай өзеп әйтә алсам... Гафият болан боргалап китереп әйтүе белән Маликка ишарәли иде. Башка кү.ммәсә дә, ул күмде инде. Гафият моны тәгаен белә. Шул козгынныкын тузанын да калдырмыйча алып чыгып китсәләр, бик әйбәт булыр иде булуын да, күмгән җирен таба алырлар микән, аи- һай... — дип уйлый Гафият. Йодрыкларын тезләре арасына кысып, алгарак сөрлегеп утырган җиреннән Гафият кинәт кенә калкынды, турайды. 103 — Син сораштың да сораштың, хәзер мин дә бер сүз сорап карыйм әле, шаять, гаеп итмәссең, — дигән булды. — Менә сез әйтәсез инде, сез дип, сәвит былачы әйтә, атка ел әйләнәсенә унике пот иген, артык бер мыскал юк, ди. Бик аз бит бу! Гомерендә ат заты күрмәгән кеше чыгарган бу законны! Үзең уйлап кара: страда вакытында ат тәүлегенә күпме эшли? Унсигез сәгать! Артык булмаса әле... Страда чагында атка, җанкисәгемә, көненә бер пот ашатсаң да аз! Валлаһи, аз. Бар әле син көн озын өстерәп йөреп кара тимер сабанны! Син әйтәсең инде, ел буе җир сукалап тормыйлар, дисең. Ә көлтә ташу? Ут капкан кебек, чыгасың да чабасың, чыгасың да чабасың! Ә урман китерү? Ә печән? Ә тирес чыгару? Ел әйләнәсендә атның тик торган көне була микән, белмим. Я, бу унике пот белән атны ничек асрап чыгабыз инде? — Гафият, бу кеше ни әйтер, ни җавап кайтарыр икән дип, Баязитовка күтәрелеп карады. Тегенең җавап бирергә ашыкмавын күргәч, тагын элеп алды. — Ә мужик үзе? Аңа җан башына күпме калдырырга ди әле былач? Мужик үзе дә бит аттан ким эшләми. Әле сука артыннан йөри, әле чалгы белән селтәнә, әле урак белән бөкресен чыгара, аннары өй эше, терлек-туар... Аның бит инде бар карап торганы шул икмәк белән бәрәңге: юлга чыкса да куенына бер кыерчык төреп тыга, өенә кайтса да шул икмәккә барып ябыша, булса икмәге... Ул бит инде, шәһәр кешесе кебек, шикәр дә капмый, кәнфите дә тәтеми инде аңа, юк инде... Аларын сорамыйбыз да, шикәре шәһәрнең үзендә дә юк дип сөйлиләр. Ишетәбез, ачыгучылар хакында да ишетәбез, бирәбез дә шуның өчен икмәген дә, чиризвычайный дисезме әле теге налугын? Ансын да түлибез, былачка да ансат түгел, беләбез... Тик менә үзең чәчеп үстергән ипине авыз тутырып ашарга рөхсәт итмәүләре бик кыен. Аннары китереп, без бирәбез дә бирәбез, ә былач бик саран: крачинын да бирми, читсы-таварын да.... Бер көннәре синең кебек менә бер килгән кеше, ашлык биргәннәргә тавар кайта дип, кочак- кочак вәгъдәләр өләшеп, кулларыбызга кпитансиләр тоттырып, авылның игенен төяп киткән иде, кайтты җан башына ярты аршын кызыл комач, аны инде хатын-кыз штан итеп киде, ә бит әле крәстиән хуҗалыгында чалгысы да кирәк, урагы да кирәк, кагар өчен кадагы да... Ник безгә былач шуның ише товар бер дә кайтартмый? Гафият сөйләгәндә, Баязитов тыңлап та, күңеленнән аның белән бәхәсләшеп тә утырды: — Ат мәсьәләсендә, может, син хаклы дасың,— дип уйлады ул, — ат хәтле атка унике пот ел әйләнәсенә аздыр, үзем ат асрап карамагач, мин моны белмим, ләкин мин бер нәрсәне бик яхшы беләм: революцияне үз җилкәләрендә күтәреп баручы кешеләр тәүлегенә бер әчмүхә солы икмәге белән яшиләр. Ватык тәрәзәләрендә җил уйный торган завод цехларында көненә уникешәр сәгать эшлиләр, фронт якынайса, станоклары янында сөялеп торган винтовканы тиз генә алып, дошманга каршы йөгерешеп чыгалар да, дошманны куып җибәргәч, кайтып яңадан станоклары каршына басалар. Ач торудан хатыны, бала-чагалары шешенә, үзләре шешенә... Күңелләрне тетрәтерлек шундый вакыйгалар көн саен, сәгать саен булып торган чакта, атка да бераз* ач торырга ярыйдыр. Менә килер бер көн, атларның да, кешеләрнең дә тамаклары туяр. Шул көнне тизрәк җиткерү өчен, дошман белән канга батып сугышабыз бит. Совет власте, Алып батыр кебек, япан кырда ялгыз башы басып тора, аны дүрт яктан дошман явы чолгап алган: аркасына да китереп сугалар, күкрәгенә дә кундырып җибәрәләр. Җитмәсә ачлык, шыр сөяк кулларын сузып, аның өстенә килә. Ә ул, Алып батырдан, үзенең куәтле йодрыклары белән әле бер дошманның авызына китереп ямый, теге чәчрәп китә, әле икенче дошманның муен тамырына салып җибәрә, теге кадалып барып төшә. Шундый вакытта аңа: «Күлмәк тегәргә синең ситсың җитми, чабарга чалгың, урырга урагың юк» дип әйтеп, аны шелтәләп тору оят 104 булыр иде. Ул кулыннан килгән кадәр тырыша, ситсысын да аз булса да бирә, керосинын да кайтарта, чалгысын да ясата, ләкин хәзергә шундый канлы түбәләш барган чакта'ул дүрткә түгел, егерме дүрткә ярылса да барлык кирәк нәрсәне эшләп өлгертә алмый, аның куллары буш түгел. Ишек ачылып китте. Чабаталы бер малай килеп керде. Ул, ишек бавыннан кулын да ычкындырмыйча, мышкылдаган тавыш белән: — Ярлылар баюк җыелып бетте, палнамучныйга килсен дип әйтергә куштылар, — диде. Гафият урыныннан кузгалды. — Карасана, — дигән булды. — Сүзгә мавыгып утыра-утыра, кунакка чәй дә эчерми калдык, кая китеп олакты соң болар? — Хатын-кыз ягына башын тыгып караган булды. Баязитов, теге малайга ияреп, ярлылар җыелышына китте. Урам бик караңгы иде. Йортларның тәрәзәләрендә ут кайсында бар, кайсында юк; керосин кытлыгы кешеләрне кичтән үк ятып йокларга мәҗбүр итә иде. 10 Миңнулла абзагыз, Баязитовны көткән арада, үзенең яшь чагында ничек итеп күрше авылга сөйгән кызы янына йөрүен сөйләп, кешеләрне көлдереп утыра иде. Тыңлаучыларның кайсы сәкегә менеп, аякларын ук бөкләп утырган, кайсылары, авып китмәсен дигәндәй, мичне терәп тора, кайсылары, ишек төбенә чүгәләп, тәмәке пыскыта — барысының да күзләре елмая, авызлары ерылган иде. Миңнулла, сыңар күзе белән генә көлеп, бәрәңге бакчасында үскән озын таяклы көнбагыш шикелле, кешеләрнең башлары өстендә бер үзе селкенә: — Кырык әйткәнмен инде, мин Ташлы Елга кызын сөйдем. Ташлы Елга әнә ул, терсәге безнең авылга төртелеп тор"а. Яп-якын, име? Караягы төшеп, авыл күзе бәйләнә башлауга, чыгып йөгерә торган идем. Барып җитәм дә кураемны сайратып җибәрәм. Минем җанкайның йөрәге бит инде, сабан туе атыныкы кебек, ашкынып шушы курай тавышын көтеп кенә тора, име? Бер вакыт, июнь башлары булдымы икән, алмагач чәчәк атып туктаган гына, көтүдән кайткан сарыкларны кертеп абзарга яптым да бакча аркылы чыктым да шылдым. Ындырлар артлап кына элдертә.м... Кураем оек балтырымда... Очам гына! Артта кояш кызарып баеп калды, алда йолдыз чәчрәп кабынды, ә минем йолдызым Ташлы Елгада, мин килгәнне көтә. Көн саен йөри торган юл, күзләремне йомып йөгерсәм дә абынып егыласы түгел. Арыш инде билдән булып килә. Яман каты чык төшкән. Ай әле калыкмаган, караңгы... Ул вакытта Ташлы Елга кеп-кечкенә иде әле. Хәзер генә ул, Келәр марҗасы шикелле, аркылыга җәелде, име? Минем җанкайларның өйләре авылның кырыенда, арыш басуына орынып тора... Барып җиттем дә арыш арасына кереп яттым. Боларның бакчасындагы тирәктә бер сандугач үтерә бит сайрап! Әйтергә кирәк, ул заманда сандугачлар бөтенләй икенче манирга сайрый торган иде. Нәрсә ул хәзер/ сандугач димәсәң, хәтере калыр... Тррр да фю, фю да тррр. Ай ул безнең заманда! — Миңнулла абзагыз башын чайкап, уфтанып куйды. — Үтерә бит сайрап, үзәкләрне өзә тирәктәге сандугач! Мотыйкмотыйк! Сәрби-Сәрби! — дип җибәрә. Мотыййййк, мотыййййк! — дип сузып-сузып тора да аннары янә: Сәрби, Сәрби, Сәрби!—дип үрсәләнепүрсәләпеп кычкыра. Шуны да әйтергә кирәк сезгә, минем җан сөйгәнемнең дә исем шәрифләре Сәрби иде. Менә, дим, уйлап ятам арыш эчендә, сандугач булып сандугачка хәтле минем бәгырь кисәгемнең исемен кушып сайрый... Йөрәгемә чыдый ал мыйча, балтырдан курайны тартып алдым ля гйНЯп ™ дгач башында сандугач сайрый аоыш w™ 5 ' инап Т°РЫП жшоәрдем. без генә! Име? 1 ’ РЫШ эчендә мин сайрыйм, әйттерәдш“еоХ"УПРД= яул7а “"“"“рдык! - Ми„- сандугач белә» «каулап сайрашабыз. Мии б„т ида ’быәсёз" аллр’ни шаккатарлык курайчы түгел, нү бү юпч „ оеләсез - әллз ни осталык, шундый сайратам, шундый^аТоатаТ ни - сандугачым гарьлегеннән сайрамас булды, туктады туктады ТсХ™ МЫИ, ә мин аның саен, аның саен... Валлаһи менә, ялганласам актык күзем чәчрәп чыксын. Сандугачны җиңдем! Җанкисәгем Сәобижамал үземне арыш арасыннан эзләп табып, курайда уйнавымны карап тора икән, мин күрмим икән, бөтенләй шашынып киткәнмен... «Миңнулла нишләвең бу, котырдыңмы әллә? Бөтен авылны җыясың ич!» дигән тавышка аңыма килеп, алдыма карасам, бәгырь кисәгем - Сәрбиҗа малым каршымда басып тора. Сикереп торып, кочып алдым тегене! Име? (Ддвамы бар) — Аннары нишләдегез? — Ә, белер идең бугай! Белми тор әле... Име? Андый вакытта нишли инде егет кеше? Кочам тегене, үбәм... Гапсаттар тагын тавыш биреп куйды: — Миңнулла, сине дә кызлар үптеме! Кит, ялганлыйсың бит, оялмыйсың да. — Әле ничек кенә үптеләр!.. Миңнулла җаным, ди, авызыңда бал бармы әллә синең, ди; умарта корты чәчәккә ябышкан шикелле ябыша, ә сандугач яңадан тотынды!.. «Сәрбиҗамал-Сәрбиҗамал, ди, нишләвең бу, Мотыйк килә. А1отыйк күрә, ди». Мотыйк минем СәрбиҖамалның әтисе инде. Име? Ә безгә ник шунда Мотыйк түгел, Мотыйк- ның бабасы килми, исебездә дә юк, дөньябызны оныттык, име?