Логотип Казан Утлары
Шигърият

БЕЛОРУС ХАЛЫК ШАГЫЙРЕ

 АЗАТ КЕШЕ ҖЫРЫ

камчыларын айкап куркытырга Маташалар юкка тираннар, Юкка гына карагруһлылар Дәһшәт белән янап торалар, — Азат җанлы кеше мин менә, һәм калырмын шулай мәңгегә! һич куркыныч түгел миңа Себер, Төрмә, палач, богау чыңнары, Тышауласын аяк-кулны чылбыр, Газаплардан сулмам, чыдармын, — Азат җанлы кеше мин менә, һәм калырмын шулай мәңгегә! Кеше күпме торса ач-интегеп, Шунча икмәк килә күз алга, Никадәр аз булса кешедә ирек, Ул ирек дип ярсый, кузгала, — Азат җанлы кеше мин менә, һәм калырмын шулай мәңгегә! Юкка гына явыз тираннарның Көлү тавышы җирдә тарала: — Азатлыкны, — диеп, — богауларбыз, Киертербез элмәк аңарга, — Азат җанлы кеше мин менә, һәм калырмын шулай мәңгегә! Кояшны соң кем сүндерә ала, v Каплый ала кем көн нурларын? Тираннарга ирек буу кая, Ирек бит ул кояш туганы, — Азат җанлы кеше мин менә, һәм калырмын шулай мәңгегә! ТЕЛӘК ^алык белән һәр чак сөйләшү-серләшү, Колак салып тыңлау аның йөрәк тибешен — Таянычым минем җирдә бары тик шул, Тик шул гына минем иң кадерле эшем. Чыгарырга иде шәп бер бәхет җыры. Булсаң иде ул җыр белән һәрбер өйдә — 4 Минем өчен менә шунда бәхет чыны, Шунда гына хәсрәтләнеп янмам-көймәм. Уянучы халык рухын, халык җанын Җәберләүләр сындыралмас, һәлак итмәс, — Тик шул өмет белән генә яшим янып, Тик шундый яз төшләремнән бер дә китмәс. Кара төннән йолып, кояш нурларына, Якты данга җитәкләргә иде илне — Шушы юлны эзләп табу уйларымда, Кызыктырмый башка бернинди юл мине. Бөек көрәшләрдә җиңеп чыга алган Тик бу туган ягым бәхте өчен генә Үлсәм иде димен, мин бик риза аннан, Язмышымнан телим шундый өлеш кенә. 1912. ОМТЫЛ АЛГА! -/^птәш, туганкай, син Колак сал, аңла: Чикмә бер адым да! Омтыл тик алга! Үсә, көчәя гел Безнең җил-давыл, Урман, кырлар аша Исә, оча ул. Машиналар чаба Җил кебек уйнап; Зур караблар үтә Диңгезләр буйлап. Күлләр, диңгезләргә Юшкыннар юып Ага бер-бер артлы Елгалар тулып. Оча очкычлар да Кошлардан җитез, Юк аларга киртә — Юллары чиксез. Чикмә бер адым да Барасы юлдан! Омтыл һаман алга, Иптәш һәм туган. 1931. Нури Арсланов тәрҗемәләре МИНЕМ ФӘНЕМ Ңужа чиктем — күп тимәде миңа гыйлем, Мәктәпләргә бик күп йөри алмадым мин. Халкым уен һәм халкымның туган телен Әнкәм җырын тыңлап белдем, аңладым мин. Балачактан, хәсрәт йоткан көннән алып Туган җирләр булды минем укытучым. Үз фәннәрен бүләк итте миңа авыл, һәм кырларда үсеп чыккан һәрбер шытым. Канат булды миңа зирәк фикерләрем, Очты күңел — якты күккә талпынды ул, — Әкият-язлар һәм салават күперләре Нуры белән "күкрәгемдә балкыды ул. Очты уйлар зур -кояшка кадәр үтеп, Исердем мин кырда куе чәчәк күреп. Пышылдадым матур язлар хәбәр итеп, Җырым туды күңелләргә рәхәт биреп. Ярсу елга ярындагы тегермәндә Су шаулавы һәм туктаусыз аккан бер моң Ритм бирде минем талгын шигырьләргә, Юлын сыздым шуңа охшаш итеп җырның. Тезелешеп юл буена ялга баскан Каеннар да, торналар да көз юлында Өйрәттеләр көйне ялган яңгырамаска, Өйрәттеләр җырны тигез, төз булырга. Яшь үләннәр, яшелләнеп иркен кырда, Яшь чәчәкләр, явын алып күзләремнең, Бизәкләрне кызганмады минем җырга Такыя итеп үргән чакта сүзләремне. Ә болытсыз күкне гизеп йөргән кояш Нурлы ял1кын булып җырга һаман тулды; Үләннәргә кагылса да кыяр-кыймас, Җилләр минем җырга кыю канат булды. Сүнмәс җырга җиңелмәс көч биреп торды Корыч балта, корыч чалгы, корыч урак. Җырны эссе 11әм салкыннар чыныктырды, Күкри ул җыр — һәм яңгырашы үтә ерак! Мәктәпләргә йөрмичә һәм фән белмичә Ул чакларда килдем шулай гыйлемгә мин. Уем хәзер кыю лачын кебек оча, Азат җырчы, горур җырчы илемдә мин. 1919. Зәки Нури тәрҗемәсе.