Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫ ЖУРНАЛЫНА 40 ЕЛ ТУЛУ УҢАЕ БЕЛӘН, РЕДАКЦИЯГӘ КИЛГӘН КОТЛАУЛАР

«Сибирские огни» журналының, редколлегиясе һәм этчеләре каләмдәш туганнарын «Совет әдәбияты» журналына кырык яшь тулу белән кайнар котлыйлар. Милли журналның, кырык ел буе яшәп һәм нәтиҗәле эшләп килүе ул аны шундый мул туендырып торучы чишмәләрнең, бик көчле, бик сәламәт һәм бик тормышчан икәнен раслый. Кадерле дуслар, Сез яхшы эшләп киләсез. Алда да әдәбиятыбыз алдындагы, рухи культура муллыгы өчен көрәшә торган бөтен совет халкы алдындагы бурычлар югарылыгында булуыгызга нык ышанабыз. Дуслар, Сезгә яңа иҗади уңышлар телибез! «Сибирские огни» журналының баш редакторы Г. В. Лаврентьев. Новосибирск, 28 апрель, 1962 ел. «Урал» журналы редакциясе якын күршебезне һәм сугышчан көрәштәшебезне — «Совет әдәбияты» журналын кырык еллыгы көнендә чын күңелдән сәламли, редакция коллективын, барлык татар язучыларын дан-, лы матбугат органнарының юбилее белән кайнар котлый. «Совет әдәбияты»на яңа иҗади уңышлар, яңа шатлыклы табышлар, гүзәл тормышыбызны сурәтләгән кызыклы яңа әсәрләр бастырып чыгаруын телибез. «Урал» журналының баш редакторы Г. Краснов. Свердловск шәһәре. «Совет әдәбияты»ның 40 еллыгы белән Сезне котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез. «Ломинг» журналы коллективы. Таллин. Журнал коллективын данлыклы юбилее белән кайнар котлыйбыз, коммунизмның бөек культурасы өчен көрәштә яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез. «Звезда» журналының редакциясе. Ленинград, 26 май, 1962 ел. Журнал коллективын кырык еллык белән котлыйбыз. Бөтен Советлар Союзы укучылары бик югары бәя бирә торган татар совет әдәбиятының данын тагын да күтәрүдә алда зур уңышлар белән эшләвегезне телибез. Литвадан туганнарча сәлам белән «Пергале» журналының җаваплы редакторы Владас Мозурюнас. Вильнюс, 25 май, 1962 ел. «Нева» журналы редакциясе данлыклы каләмдәшен чын күңеленнән котлый. «Совет әдәбияты» журналы бик күп, зур һәм кирәкле эшләр эшләде, ләкин аның мөмкинлекләре тагы да киңрәк һәм күбрәк, менә шуны белүе бик күңелле. Кадерле дустыбыз һәм данлыклы юбилярыбыз битләрендә күп кенә гүзәл әсәрләр чыкты. Алда да журнал битләрендә бөек совет халкын, туган Коммунистлар партиябезне данлап о^ырлый торган яңадан-яңа һәм берсеннән-берсе көчлерәк яңгырый торган романнар, повестьлар,' поэмалар, мәкаләләр, очерклар күрәсебез килә. «Нева» журналының баш редакторы С. Воронов. Ленинград, 5 май, 1962 ел. Молдаван әдәби журналы «Ниструл» Татарстан язучыларының сугышчан органы «Совет әдәбияты» журналын данлыклы кырык еллыгы белән котлый. Сезнең гүзәл журналыгыз республикабызның ун меңнәрчә укучылары арасында кайнар мәхәббәт казанды һәм киң танылды. Татар 149 совет әдәбиятының чәчәк атып үсүенә ул өлеш кертте. «Совет әдәбияты» журналы Татарстанның улларын һәм кызларын коммунизм төзү өчен көрәштә зур фидакарьлекләргә рухландырып, Ленин партиясенә тугры хезмәт итә. Юбилеегез көнендә каләмдәшләребезгә — Габдулла Тукайның, Галимҗан Ибраһимовның һәм Муса Җәлилнең лаеклы варислары булган журнал редакциясе эшчеләренә һәм республикагызның барлык әдипләренә Совет Ватанының данын тагын да күтәрү юлында тагы да зуррак иҗат уңышлары телибез. «Ниструл» журналының баш редакторы Б. Истру. Кадерле иптәшләр! Якын туганнарыбызны — Совет Татарстаны әдипләрен — «Совет әдәбияты» журналының 40 еллык юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Яңа уңышлар телибез. «Подъем» журналы редакциясе. • Воронеж. 7 май, 1962 ел Кадерле дусларыбыз! Данлыклы татар каләмдәшебез «Совет әдәбияты» журналын кырык еллык юбилее уңае белән чын күңелдән котларга рөхсәт итегез. «Советская литература» дигән сүз ул бөек илебезнең барлык халыклары өчен бик охшаш булса да, төрле-төрлечә яңгырый. Милли стильләр, әдипләрнең индивидуаль яктан гаҗәп төрлелеге — ленинчыл милли политиканың мактанычын тәшкил итә торган иксез-чиксез байлыгыбыз ул. «Советская литература» дигән сүз тугандаш халыклар телләрендә ничек кенә яңгыраса да, ул үзе Коммунистлар партиясе тирәсенә оешкан һәм коммунизм төзүче совет халкына хезмәт итү кебек бөек максатны куйган бердәм сугышчан отряд. Без Совет Татарстанын яратабыз, күп милләтле совет культурасын үстерү эшендә татар әдипләренең хезмәтләренә югары бәя бирәбез. Татарстан республикасының иң яхшы әдәби көчләре эшләгән һәм эшли торган Сезнең журналыгызның бу эштә роле бик зур. «Совет әдәбияты» журналына тагын да ныграк чәчәк атып үсүен телибез. Чын күңелдән сәлам белән, «Москва» журналы редакциясе коллективы. Мәскәү, 26 май. 1962 ел. Дуслар! Төркмән халкының бөек шагыйре Мәхтүмколый «Кырыкта көчләр ташый тора...» ди. Кырык яшь журнал өчен дә шулай ук ул. Татарстан язучыларының органы булган «Совет әдәбияты» бер татар әдәбиятының үсешенә генә түгел, бәлки тугандаш әдәбиятлар белән аралашу, якынаюга да зур хезмәт итә. Тугандаш татар культурасының югары күтәрелүендә зур роль уйнаган «Совет әдәбияты» журналының тагын да үсүен телим. Журналның коллективына шатлыклы көннәр, бетмәс-төкәнмәс бәхет, уңышлы хезмәт телим. Күп еллардан бирле якын дустыгыз Берди Кербабаев. Ашхабад, 6 май, 1962 ел. Хөрмәтле иптәшләр! «Совет әдәбияты» журналы коллективын, аның барлык укучыларын данлы кырык еллык белән туганнарча, кайнар рәвештә котлыйбыз һәм Сезгә чын күңелдән яңа иҗади уңышлар телибез. Тугандаш татар халкының яратып укый торган журналы—«Совет әдәбияты» тагы да калынайсын, тиражы — журналның халык арасындагы популярлыгын күрсәтүче термометры — тагы да тизрәк һәм югарырак күтәрелсен! Иң изге теләкләр Сезгә! «Молот» журналы редакциясе. Ижевск шәһәре. Май, 1962 ел. Кадерле иптәшләр! Журнал дан белән иҗади кцрык ел үтте. Сугышчан совет матбугатының бердәм хорында Сезнең дә үзенчәлекле тавышыгыз яңгырый. Шушы кырык ел эчендә журнал үзенең укучыларын татар әдәбиятының бик күп әсәрләре белән таныштырды. Татар әдипләренең бөтен бер плеядасы — без 150 нең замандашларыбыз идея ягыннан чыныгулары һәм иҗади өлгерүләре өчен журналга бурычлы. Сез әдәбият белән тормышның тыгыз бәйләнешен пропагандалап бик зур эш эшлисез. «Әдәбиятның һәм сәнгатьнең иң югары иҗтимагый бурычы, — диде Н. С. Хрущев, — халыкны коммунистик төзелештә яңа уңышлар өчен көрәшкә күтәрү». Мораль кодексны чын-чынлап үзенең төп карашы итеп кабул иткән эшче кеше турындагы, халыклар дуслыгы турындагы әсәрләрне, язучы-су- гышчы позициясеннән торйш язылган, бөтен рухы белән якты киләчәккә— коммунизмга омтылган әсәрләрне журнал битләрендә тагы да күбрәк күрәсебез килә! Яңа, зур уңышлар Сезгә, кадерле дуслар! «Советская Татария» газетасы редколлегиясе. 25 май, 1962 ел, Кадерле журналыбыз! Яши башлавыңа кырык ел тулган көндә Сине ихлас күңелдән котлыйбыз. Бездә озак яшәүгә карап түгел, ә илгә, халыкка күпме хезмәт итүне истә тотып бәя бирәләр. Син әле бөтенесе кырык кына ел яшисең. Урнашкан гадәт буенча хөкем йөрткәндә, әле сиңа, сөекле журналыбыз, юбилейлар турында уйларга, ихтимал, иртәрәктер. Сиңа әле, артка борылып та карамыйча, гел алга гына карап, эшләргә дә эшләргә... Ләкин без һич тә иртә дип тормыйбыз, ә, киресенчә, туган көнеңне зур шатлык белән, бик зурлап бәйрәм итеп билгеләп үтәбез. Әлбәттә, юкка гына түгел, син бу дәрәҗәгә чын мәгънәсендә лаеклы. Әйе, бу хокукны син олы хезмәтең белән яулап алдың. Меңнәрчә әдәбият сөючеләрнең рухи ихтыяҗын канәгатьләндереп, совет кешеләренең сокланырлык гүзәл, якты хисләрен җырлыйсың һәм аларны тәрбияләүдә булышасың. Социализм төзешүдә героик халкыбызга актив катнаштың. Илебезгә басып кергән фашист варварларга каршы көрәштә миллионнарча йөрәкләрне җиңүгә дәртләндерүдә, сугыштан соңгы авыр елларда кешеләрне героик хезмәткә рухландыруда ярдәм иттең. Хәзер, партиябезнең, кояшлы яңгыр төсле, тормышыбызны тагын да сафландырып җибәргән тарихи съездларыннан соң, бөек коммунизм төзелешендә батырлыкка, гүзәллеккә чакырган хезмәтең белән хөрмәт казанасың. Укучылар мәхәббәтенә син халык белән һәрвакыт бергә атларга тырышуың, бер үк омтылышлар белән яшәвең нәтиҗәсендә ирештең. Искиткеч матур заманда яшибез без. Бу гүзәллекне, бүгенге героиканы җырлау нинди зур бәхет! Туган көнеңне билгеләп үткәндә, без халык рухындагы шул яңа дулкыннарны, таң калдыргыч үзгәрешләрне тагын да дәртлерәк, матуррак җырлавыңны телибез һәм көтәбез. Халкыбыз һәм партиябез сиңа юбилей уңае белән генә түгел, ә һәрвакыт рәхмәт әйтеп торырлык булсын! Онытылмаслык иҗат бәхетләре телибез сиңа, журнал дус. «Социалистик Татарстан» газетасы редколлегиясе. Данлыклы кырык еллыгы белән редакция коллективын кайнар котлыйбыз һәм хезмәт ияләрен коммунистик рухта тәрбияләүдә тагын да нәтиҗәлерәк эшләвегезне телибез. Маяк булып нур сибә торган заман- дашларыбызның журнал битләрендә сәнгатьчә камил сурәтләнгән образлары совет кешеләрен яңа фидакарьлекләргә рухландырсын. «Коммунист Татарии» һәм «Татарстан коммунисты» журналлары редакциясе коллективы. Казан, 29 май, 1962 сл. СССР Фәннәр Академиясенең Казан Филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты коллективы «Совет әдәбияты» журналы редколлегиясен һәм редакция эшчеләрен журналның 40 еллык юбилее белән чын күңелдән котлый. «Совет әдәбияты» татар Халкының социалистик культурасы һәм яңа әдәбияты формалашуда һәм үсүдә искиткеч зур роль уйнады. Бөек әдип Галимҗан Ибраһимов нигезләгән бу журнал битләрендә татар совет әдәбиятының мактанычы итеп саналган гүзәл әсәрләр басылды. Татар совет тәнкыйте һәм әдәбият белеменә нигез салган хезмәтләр дә беренче башлап шушы журнал битләрендә урщ/Н алдылар. Үзенең 40 еллык тарихында «Совет әдәбияты» төрле исемнәрдә чыгып килсә дә, аның үзәк линиясе бер булды. Ул татар совет әдәбиятын социалистик реализм позицияләрендә үстерү, әдәби көчләрне яңа культура һәм 151 реалистик сәнгать максатлары тирәсенә туплау һәм меңләгән укучыларын коммунистик рухта тәрбияләү юлында зур хезмәт күрсәтте. Институт коллективы татар совет әдәбиятын һәм әдәбият белемен тагын да үстерүдә журнал яңа биеклекләргә ирешер дип ышана һәм аңа иҗади уңышлар тели. Директор К. Фасеев. Партоешма секретаре И. Надиров. Местком председателе Р. Мөхәметова. «Совет әдәбияты» журналы чыга башлауга 40 ел тулган кондә редакция коллективын чын күңелдән котлыйбыз. «Союзпечать» эшчеләре халык яратып укый торган бу журналның Советлар Союзында тиражы тагын да үсүе—20—25 меңгә җитүе өчен Сезнең белән бергә тырышып эшләргә сүз бирәләр. Кадерле дусларыбыз! Мактаулы иҗат эшегездә зур уңышлар телибез. «Союзпечатьвның Татарстан бүлеге коллективы исеменнән: И. Иванов, В. Чинаров, В. Богаткин. 25 waft, 1962 сл Хөрмәтле иптәшләр! Сезне журналның чыга башлавына 40 ел тулу белән чын күңелдән котлыйбыз һәм килер көннәрдә эшегездә яңадан-яңа уңышлар телибез. Күп милләтле совет әдәбиятының алдынгы сафларында баручы Татарстан язучыларының журналы үзенең чыгып килү дәверендә хезмәт ияләрен яңа дөнья төзү рухында тәрбияләү юнәлешендә зур эш башкарды. Аның битләрендә татар совет язучыларының өлкән буын вәкилләренең һәм яшь каләмнәрнең иң яхшы әсәрләре урын алды. Соңгы елларда яшь әдипләрнең хикәяләренә, шигырьләренә, поэмаларына һәм тәнкыйть мәкаләләренә торган саен күбрәк урын бирелүгә без чын күңелдән сөенәбез. Киләчәктә дә шулай булсын иде! Күп санлы укучыларыбыз, хәбәрчеләребез һәм яшь журналистлар исеменнән: «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясе. Республикабыздагы иң өлкән һәм иң калын журнал булган «Совет әдәбияты»н данлыклы 40 еллыгы белән котлыйбыз. Журнал 40 ел эчендә тәрбияләп үстергән язучылар отряды белән һәм ул язучыларның әсәрләрен укып тәрбияләнгән меңнәрчә укучылары белән хаклы горурлана ала. 40 ел. Пионериянең дә 40 еллыгы быел. Димәк, иң өлкән журналыбыз пионерия белән яшьтәш. Шулай булгач ул һаман да яшь ленинчылар кебек яшь, ялкынлы, дәртле, көчле дигән сүз. Алдагы кырык еллыкларында да «Совет әдәбиятымның әдәбият пионеры, алдан юл ярып баручы кыю пионер булып калуын телибез. «Яшь ленинчы» газетасы редакциясе. Сезнең журналның данлы юбилее уңае белән редакция коллективын һәм авторлар активын кайнар котлыйбыз. 40 ел дәверендә «Совет әдәбияты» журналы зур юл узды һәм татар совет әдәбияты үсешенә кыйммәтле өлеш кертте. Журнал әдәби алмашны, башлап язучыларны һәм яшь язучыларны тәрбияләүгә даими игътибар бирә. «Совет әдәбияты» журналы битләрендә совет авылы кешеләренең — коммунистик төзелешнең удар фронты сугышчыларының тормышын һәм хезмәтен сурәтләгән әсәрләрнең лаеклы урын алып баруларын канәгатьләнү белән билгеләп үтәбез. Сезгә, кадерле иптәшләр, яңа уңышлар, яңа иҗади казанышлар телибез. Журнал күп милләтле совет әдәбиятының аерылмас кисәге булган татар әдәбиятының үсешенә тагы да активрак ярдәм итсен, яңа кешене — коммунизм төзүчене тәрбияләүдә партиянең тагы да активрак булышчысы булсын! «Татарстан авыл хуҗалыгы» журналы редакциясе. Сезне һәм бөтен авторлар коллективын данлы юбилей — «Совет әдәбияты» журналының кырык еллыгы белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезнең журналыгыз үз тирәсенә татар язучыларының зур отрядын берләштерде, аның битләрендә Галимҗан Ибраһимов һәм Һади Такташ, Шәриф Камал һәм Муса Җәлил кебек татар совет әдәбияты гигантларының әсәрләре басылды. Журнал хезмәт ияләрен югары коммунистик мораль, Ватанга һәм Коммунистлар партиясенә бирелгәнлек рухында тәрбияләү эшендә, СССР халыкларының какшамас дуслыгын ныгытуда зур роль уйный. «Совет әдәбияты» журналы Татарстан радиосы эшенә дә уңай йогынты ясый, аның тематикасын баста, сәнгать дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итә. Кадерле иптәшләр! Сезгә яңадан-яңа һәм зур иҗади казанышларга ирешүегезне, коммунизм төзүчеләргә лаек якты әсәрләр тудыруыгызны телибез. ТАССР Министрлар Советы янындагы радиотапшыру һәм телевидение комитеты председателе М. Долгов. «Совет әдәбияты» журналы чыга башлауга 40 ел тулган көнне Сезне, журнал коллективын, бөтен язучыларны чын күңелдән котлыйбыз. Журнал зур һәм данлыклы гомер үтте. Ул татар язучыларының бөтен бер плеядасын зур әдәби юлга чыгарды, укучыларның яраткан журналына әйләнде Киләчәктә журнал әдәби үсеш процессында тагын да зур урын алыр дип ышанабыз. «Азат хатын» журналы коллективы. 21 май. 1962 ел. Чыга башлавына 40 ел тулган көнендә «Совет әдәбияты» журналына кайнар сәламемне җибәрәм һәм редакция эшчеләрен чын күңелемнән котлыйм. Классигыбыз Г. Ибраһимов оештырган һәм барыбыз да яратып укый һәм үз итеп языша торган бу журнал зур үсү юлы үтте. Журнал битләрендә берсеннәнберсе көчлерәк язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, тәнкыйтьчеләр җитеште. Без моңарга Коммунистлар партиясенең ленинчыл милли политиканы тормышка дөрес ашыруы нәтиҗәсендә ирешкәнебезне һәрвакытта да исебездә тотабыз һәм партиябезгә тирән рәхмәт әйтәбез. Партиябезнең XXII съезды бердәм кабул иткән һәм халкыбыз гаҗәп зур күтәренкелек белән рухланып каршы алган һәм уңыш белән тормышка ашыра башлаган Бөек Программабызны үтәүгә хезмәт итүдә журналга яңадан-яңа уңышлар телим. РСФСР һәм ТАССРныц атказанган фән һәм техника эшлеклесе, профессор Гыйлем Кама й. 25 май, 1962 ел. Меңләгән укучылар өчен дә, яшь язучылар өчен дә бик кадерле булган журналыбызга кырык яшь тулган көндә Сезне чын күңелдән котларга рөхсәт итегез. Журналның данлы традицияләренә һәм кырык еллык матур юллары эчендә анда эшләгән өлкән остаз әдипләребезгә лаеклы шәкертләр тәрбияләүдә яңа уңышлар телим. Камил Мостафии. Чнләбс, 27 май, 1962 ел.