Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әдәбият һәм сәнгать яңалыклары

«СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫ» ЖУРНАЛЫ ЧЫГА БАШЛАУГА 40 ЕЛ ТУЛУНЫ БИЛГЕЛӘП ҮТҮ Завод-фабрикаларга, колхоз-совхозларга, яңа төзелешләргә, уку йортларына, хәрби частьларга барып укучылар конференцияләре үткәрү безнең Татарстанда да матур бер традициягә әйләнә бара. Ул конференцияләрдә язучылар, журналистлар, редакцияләр һәм нәшрият эшчеләре киң катлау укучылар белән очрашалар, илебездәге әһәмиятле политик-хуҗалык мәсьәләләре, халыкара тормышның төрле проблемалары турында, әдәбият һәм сәнгать турында сөйләшәләр, яца чыккан романнар, повестьлар, хикәяләр, шигырьләр, поэмалар һәм пьесалар турында фикер алышалар, киңәшәләр, тиешле һәм бик урынлы, бик хаклы тәнкыйть сүзләрен ишетәләр, эшләрендәге кимчелекләрен күрәләр һәм яңадан дәртләнеп эшләү өчен көч алалар. «Совет әдәбияты» журналы чыга башлауга 40 ел тулу уңае белән Татарстан язучылары Союзы идарәсе һәм журналның редакциясе май аеның ахырларында Казанда һәм республикабызның Ютазы, Тукай һәм Пнтрәч районнарында берничә урында киң күләмдә укучылар конференцияләре үткәрделәр. Республикабызда чәчүлекләрнең торышы яхшы булуы, май аеның икенче яртысында күп кенә урыннарда шифалы язгы яңгырлар явып үтүе белән күңелләре күтәрелгән авыл хезмәт ияләре бу конференцияләргә күпләп килделәр һәм актив катнаштылар, әдәбиятыбызның хәзерге хәле белән яхшы таныш булуларын, аның тагын да ныграк чәчәк атуы белән хуҗаларча кызыксынган икәнлекләрен раслаган җитди сөйләшү алып бардылар. Майның 20—24 ләрендә Г о м ә р Б ә ш и- ров, Сибгат Хәким, Абдулла Гумеров һәм Рәшит Гәрәй Ютазы районында булдылар. КПСС- иың Ютазы районы комитеты, Ютазы районы башкарма комитеты һәм районның культура оешмаларының тырышып, күңел биреп булышулары белән оештырылган конференцияләрнең беренчесе 20 м айда Иске У руссу авылында, Карл Маркс исемендәге колхоз клубында барды. Укытучы Сабиров ачкан һәм аның председательлегендә барган бу җыелышта А. Гумеровныц «Совет әдәбияты» журналының эшен сурәтләгән отчетын тыңлаганнан соң, журнал һәм әдәбиятыбыз турында җанлы сөйләшү башланып китте. Укытучы С. Б и к т а ш с в, журналны халык яратып укуын әйткәннән сон, язучылык хезмәтен бик хөрмәт итәргә кирәклеккә тукталды. Ул авылда барган зур хезмәт күтәренкелеген җанлы, уңай образларда күрсәтә торган зур әсәрләрнең татар әдәбиятында әле һаман аз чыгуын тәнкыйть итте. Журнал битләрендә юмор-сатирага киң урын.бирергә кирәклекне, Татарстан художниклары иҗатлары белән таныштырып бару юлында журналның репродукцияләр урнаштыруын көтүен әйтте. Ул, Гомәр Бәшировның «Таң беленгәч...» романының журналда басылып чыккан беренче кисәген яратып укыганын күрсәтү белән бергә, үзе, укытучы буларак, әсәрдәге Фазыйлә Корбановна образына тукталып, романда совет авыл укытучысының үрнәк булырлык уңай образын күрергә теләвен белдерде. Колхоз умартачысы Ә. Сафин авылда әдәби иҗат эше белән шөгыльләнергә теләүчеләргә читтән торып консультация бирүне яхшыртырга кирәклеккә, авыл клубы мөдире 3. X ә к и м о в үзешчән түгәрәкләр өчен актуаль темаларга пьесалар булмауга тукталды. Укытучы Г. Юнусов совет әдипләреннән укучыны алга карарга өйрәтүче, яңа фидакарьлекләргә рухландыручы әсәрләр көтүен әйтте һәм Г. Минскийныц «Бөдрә тал» исемле пьесасын үзләре Сәхнәгә куярга әзерләгәндә ризасызлык тудыруын, әсәрдә хәрәкәтнең динамикасы үзләрен беркадәр канәгатьләндермәгәнен күрсәтеп үтте. Җыелышта Гомәр Бәшировның «Таң беленгәч...» романы буенча кызыклы фикер алышу булды. Шунысы характерлы, романның беренче кисәге белән танышкан гади укучылар үзләре әсәрдән алган тәэссөратлары турында бер дә ясалмалыксыз, бик самими сөйләделәр. Г. Б ә ш и р о в «Авыл хуҗалыгын ныгыту һәм үстерү — бүген илебез һәм партиябез алдында торган иң мөһим проблемаларның берсе. Менә шул мәсьәлә мине бик кызыксындыра, — диде. — Мин яшьләребездә әле һаман да авыл хуҗалыгына, терлекчелеккә чын мәхәббәт җитмәвен, әдипләребез шул хисне тәрбияләргә тиешлекне сизәм. Романымны мин шул теләк белән язам». Г. Бәширов колхозларда урта мәктәп тәмамлаган һәм колхозда эшли торган яшьләребезнең гомуми культураларын бик нык үстерергә кирәклегенә, бу эштә авыл укытучысының роле бик зур булуга тукталды. Аннан соң ул әдәбиятта типиклаштыру, образлар системасы, әдипнең хезмәте, әдәби тел мәсьәләләрен ачыклап, аңлатып үтте. 154 С. Хәким һәрбер язучының халык эчендә кайнаганда гына, аныц иң нечкә күңел кылларын сизә алганда гына чын сәнгать әсәре тудыра алуын мисаллар белән раслап, үзенең Ленинга багышланган әсәрләрен, авыл һәм аның кешеләре тутыңладылар. Беренче сүз алып сөйләүче 1 нче номерлы балалар бакчасы мөдире Ф. В а- х и то в а эчтәлекле чыгышында «Таң беленгәч...» романының беренче кисәге буенча бик төпле фикерләр әйтте. Ул Аяз, Дилбәр образларының үзенә ошавын, алар- ның алда тагын да үсүен көтүен белдерде һәм Идрис образң уңай герой птеп бирелгән хәлендә дә әле канәгатьләндермәгәнен мисаллар белән дәлилләп сөйләде. Авылны бик яраткан һәм авылга кайтып эшләргә дип янып йөргән бу кеше шәһәрдә укыган чагында үз авылы турында белешми, бик яраткан әнкәсенә хат та язмый, алай гына да түгел, әнкәсе өен икенче урынга күчергәннәрен дә белми, авылга кайткач үз өйләрен танымый тора, диде. Бу образның романда алда ачыкланасына ышануын әйтте. Ф. Вахитова романның пейзажны бирү осталыгына, тел байлыгына сокланганын мисаллар белән күрсәтеп үтте. Укытучы Н. К а т и е в а журналны яратып укуын, аның һәр яңа санын кө-> теп каршы алуын сөйләде һәм журналда ю.мор-сатира бүлеген көчәйтергә, үзешчән сәнгать түгәрәкләре өчен яхшы пьесалар урнаштырырга, яшьләргә әхлак, коммунистик мораль тәрбия бирүче материаллар урнаштырырга, хатын-кызлардан әдәби кадрлар җитештерүгә нык игътибар итәргә чакырды. Ул шулай ук хатын-кызлардан язучылар үстерүгә тукталды, газета- журналл арыбызның бу юнәлешгэ тиешенчә эшләмәүләрен, авыл сәхнәләре өчен репертуарның ярлылыгын тәнкыйть итте. Тәрҗемә эшенең торышына кагылып, ул авыл хуҗалыгы китапларының теле бик авыр булуын, шуңа күрә китапханәләрдә бу төр әдәбиятның укылмый шүрлекләрдә ятуын, китап кибетләрендә начар сатылуын күрсәтте. Ютазыдагы урта мәктәпнең 11 пче класс укучысы Т. Фэрхетдинова «Таң беленгәч...» романындагы Аяз образын яшьләр үз итеп кабул итүләренә тукталды. Урта мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучы Ф. Калимуллина С. Хәким иҗатына матур һәм ышандыргыч анализ белән чыкты. «Тац беленгәч...» романындагы Зиләй, Чурмантайский, Фәсхетдин кебек бәндәләрне сурәтләве белән язучы безне бик урынлы рәвештә сагаер, га, кешеләрне тәрбияләү эшендәге житеш- сезлекләрне бетерү өчен көрәшергә чакыра. Гөлсем кебек яхшы апа, тырыш колхозчы апалар бездә дә бар һәм без алар- ны күрергә, хөрмәт итәргә тиешбез»,— диде ул. Китапханә мөдире В. Рабба нова республиканың Ютазы кебек ерак районнарына язучыларның бик'аз һәм бнк сирәк килүләрен тәнкыйтьләде. «Совет әдәбияты» журналын халык яратып укый, андагы әсәрләр турында «фикер алыша һәм кайбер әсәрләр турында авторларга үзенең уйларын белдерергә ашкына. Го- мәр Бәшировны укучылар яхшы беләләр, яраталар, шуңа күрә аның яңа романы тизрәк тулысынча басылуын бик көтәләр»,—диде ул. Балалар китапханәсе мөдире Г. Бик- ку л о в а укучыларның коммунистик мораль мәсьәләләренә, яшьләр, мәхәббәт, дуслык темаларына багышланган һәм сәнгатьчә югары сыйфатлы яңа әсәрләр көтүен сөйләде. Г. Б ә ш и р о в дулкынланган чыгышында укучыларның яңа романны жылы каршылаулары үзен дәртләндерүен әйтте. Авыл хезмәт ияләренең батыр һәм рухландыргыч эшләре турында, яшьләребезнең бу бик зур эштә ничек катнашулары турында киң полотнолы әсәр язарга алы- нуы бик җаваплы, бик катлаулы булуын тагын бер тапкыр аңлавын, әмма халыкның шундый өмет белән карап, изге теләкләрдән чыгып фикерләрен әйтүе үзен канатландыруын сөйләде. Конференция азагында С. Хәким һәм Р. Гәрәй яңа язган шигырьләрен укыдылар. Өч йөз еллык тарихы булган, батыр егетләре Пугачев отрядларында яуда йөргән, 1812 елны Рус-француз сугышында Парижга тикле җиткән, Россиядәге крестьян кузгалышларына актив катнашкан борынгы Бәйрәкә халкын берләштергән «Коммунизмга» колхозы да язучыларны бик үз итеп каршылады. М а н н ы ң 2 2 с е н д ә үткәрелгән конференция м о н д з да матур үтте. Колхозның председателе М. Абдул- л и н ачып җибәргән җыелыш «Совет әдәбияты» журналының эше белән халыкның бик кызыксынганын күрсәтте. Чыгып сөйләүчеләрдән укытучы Г. Му- с и н а, үзенең бер дистә ел буена инде «Совет әдәбияты»н даими яздырып алып, укып баруын әйткәннән соң, журналда очеркларның темаларын төрләндерергә кирәклекне, авыл интеллигенциясе тормышын, алдынгы врач, укытучы, китапханәче турында да сәнгатьчә эшләнгән яна очерклар күрергә теләвен белдерде. «Г. Бәширов, Г. Әисәләмов, Ф. Хөсни,, X. Туфан, С. Хәким, М. Әмир, Р. Төхфэ- туллин һәм башка талантлы әдипләребез- нец һәрбер яңа әсәрен, хәтта һәрбер публицистик чыгышын без яратып, йотылып рындагы шигырьләрен укыды. Р. Гәрәй укучыларны яңа шигырьләре белән таныштырды. Элек район үзәге булган, ә хәзер Жданов исемендәге совхоз урнашкан Ю таз ы авылындагы район культура йортында 21 майда җыелган конференция аеруча җанлы һәм нәтиҗәле үтте. Ютазы авыл советы председателе Ш. Ми нни г улов алып барган бу җыелышта да «Совет әдәбияты» журналы редакциясенең отчетын зур игътибар белән 155 укыйбыз,— диде ул.— Ләкин без татар телендә яна әсәрләрнең аз булуына көенәбез. Членнары саны йөзгә якынлашып килгән Татарстан язучылары Союзына:— «Иптәшләр, аз язасыз, акрын язасыз! Без сездән күбрәк көтәбез! — дибез». Журнал сатира-юмор бүлеген ныклап җәелдерсен, ләкин ул бүлектәге әсәрләрнең сыйфатына нык игътибар бирсен, «Чаян» журналына дубляж булмасын. Яна һәм яшь авторларның әсәрләрен урнаштырганда алар турында, кыска гына итеп булса да, биографик белешмәсен бирсәгез, кайчакта фоторәсемен дә урнаштырсагыз файдалы булыр иде. Без Татарстанның зур сәхнәләреннән читтә яшибез, ләкин безнең анда нинди яңалыклар барганын күрәсебез килә. Шуңа күрә театрларыбызда барган яңа спектакльләргә күзәтү рәвешендәге мәкаләләр кирәк». Укытучы С. Ш ә р ә ф и е в а журналда урта мәктәпләрдә матур әдәбият дәресләре алып баруга, әдәбият түгәрәкләре эшенә бәйле материаллар да күрергә телә- вен әйтте. «Алтын көз» повестен һәм күп кенә башка хикәяләр язган, хәзер Бәйрәкәдә пенсиядә яши торган язучы К. Р ә х и м, журналның эше белән 1931 елдан бирле таныш булуына тукталып, урынлы тәнкыйть фикерләре әйтте. Ул «Совет әдәбияты» журналының сатира-юморда «Чаян» журналыннан үзгә характерда эш итәргә тиешлеген, читтәге авторлар белән эшләүне яхшыртырга кирәклеген, журналның тышкы күренешен матурлыйсы барлыкны белдерде. Китапханәче С. Хәсәпова журналның соңгы вакытларда укучыларга соңгарак калып килүен әйтте һәм журналда атеизм темасына материаллар бирергә тәкъдим итте. Тарих дәресләре укытучы Г. А к ч у- рина авыл тормышын, авыл укытучыларын, авыл мәктәпләре эшен яктырткан әсәрләр кирәклегенә тукталды. Укытучы М. 11 асы й р о в а, Г. Әпсәлә- мов, Ф. Хөсни романнарын халык яратып укуына кагылып, яшьләрнең бүгенге тормышын үрнәк булырлык җанльк образларда гәүдәләндергән, мавыктырган яңа романнар, повестьлар көткәнен белдерде. Конференциядә Г. Бәшировның «Таң беленгәч...» романы буенча киң генә фикер алышу барды. Г. Б ә ш и р о в, үзенең чыгышында бу районда укучылар конференцияләренең тиешле югарылыкта баруын зур канәгатьлек белән әйтеп, катнашучыларга рәхмәт белдерде. «Бүгенге көндә, зәвыгы һәм культурасы бермә-бер үскән совег укучысын канәгатьләндерерлек әсәр язу — ул бик җаваплы һәм бик авыр эш,—диде ул.— Ләкин халыкның һәрбер иҗат эшен үзенең иң якын, үз эше итеп каршылавы, әсәрнең сыйфатлы булып чыгуы өчен ярдәмгә килергә ашкынуы язучыны бик рухландыра. Мин укучыларның һәрбер фикерен хәтеремә беркетә барам һәм үземнең эшемдә әлбәттә аларны файдаланачакмын». Конференциянең ахырында шигырьләрен укыган С. X ә к и м һәм Р. Г ә р ә й н е зал алкышлар белән озатты. Уруссу эшчеләр поселогындагы төзүчеләр клубында 23 м а й д а ү т к ә р е л г ә н район күләмендәге укучылар конференциясенә дә халык күп җ ы е л- Д ы. КПССның Ютазы районы комитеты агитация-пропаганда бүлеге мөдире С. С о л т а нов председательлегендә үткән бу җыелышта «Совет әдәбияты» журналының жаваплы редакторы А. Гумеров докладыннан соң беренче сүзне район мәгариф бүлеге мөдире С. X ә к и м о в а алды. Ул, әдәбият һәм сәнгатьнең халык белән тыгыз бәйләнештә булганда гына чынлап үсә алуына, тукталып, татар әдәбиятының зур уңышларга ирешкән, киң танылган язучыларын, аларның иң яхшы әсәрләренең исемнәреннән берникадәрен атап чыкты. «Ләкин, — диде ул, — уңышлар белән канәгатьләнеп, тынычланып утыру безгә хас сыйфат түгел. Без алга бара торган җәмгыять кешеләре. Шуңа күрә, әйдәгез, нәрсәләр безгә җитешми, шул турыда сөйләшик», һәм С. Хәкимова коммунистик мораль кодексын җанлы, сәнгатьчә эшләнгән, кешене ышандыра торган образларда пропагандалаучы әсәрләр, яшьләрне тәрбияләүгә багышланган, совет укытучысының чын образын сурәтләгән әсәрләр кирәклегенә тукталды. Авторы Г. Бәширов үзе Ютазыда булгангадыр, «Таң беленгәч...» романы бу конференциядә дә сөйләшүнең үзәгендә торды. С. Хәкимова укытучы Фазыйлә Корбанов- на кебек типлар укытучылар арасында юк дигән карашта тормавын әйтте, «Алар бар һәм, кызганычка каршы, тереклек итеп киләләр әле,— диде ул.— Ләкин алар бетәргә мәхкүм булган бәндәләр, язучы романының дәвамында шуны күрсәтер дип ышанам». С. Хәкимова, авыл мәктәпләрендә укучылар арасында матур әдәбият белән кызыксынучылар, хәтта үзләре язгалап караучылар да булуына кагылып, «бу яшьләргә журнал да, язучылар Союзы да ничектер ярдәм итү юлын тапсын иде»,— диде. Районның үзәк китапханәсе эшчесе 11. Сафарова «Совет әдәбияты» журналының халык арасында бик яратып укылуын конкрет мисаллар белән раслап сөйләде һәм журналның «Сатираюмор», «Тәнкыйть-библиография», «Әдәбият һәм сәнгать яңалыклары» бүлекләрен тагын да баетырга чакырды. «Таң беленгәч...» романы буенча ул Харис образын ахыргача фаш итүне көткәнен, Гөлсем образына соклануын әйтте. Журналист М. М о р а то в а журналның «Җидееллык сәхифәләре», «Әдәбият тарихына материаллар» бүлекләренә яхшы бәя бирде. Татар халкының батыр уллары, революция һәм Бөек Ватан сугышы геройлары турында күбрәк язарга чакырды. С. Хәким иҗатына туктап, ул аның соңгы 156 елларда иҗат иткән әсәрләрен халык бик яратуын белдерде һәм шагыйрьгә яңа уңышлар теләде. Конференция ахырында С. X ә к и м һәм Р. Г ә р ә й н е ң шигырь укуларын халык көчле алкыш белән каршылады. Ютазы районында барган укучылар конференцияләре чын-чыннан бер әдәби бәйрәм төсен алдылар һәм халык язучыларның бу районга тагын да килүен теләп калды. Тукай районын ы ң Олы Ә т н ә авылында да 22 м а й д а у к у ч ы- лар конференциясе зур күтәренкелек белән үтте. Г. Тукай исемендәге район культура йортына 400 дән артык кеше — колхозчылар, укытучылар, врачлар, агрономнар һәм өлкән класс мәктәп укучылары җыйналган иде. Арча зонасы буенча КПСС Өлкә Комитеты парторгы инструкторы Ф. Моста- ф и н конференцияне ачып җибәрде һәм ««Совет әдәбияты» журналының 40 еллыгы» дигән темада доклад ясау өчен редколлегия члены X. Хәйригә сүз бирде. X. X ә й р и үзенең докладында Тукай районының татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайны бирүен, шулай ук күренекле шагыйрь С. Хәкимнең һәм башка яшь шагыйрьләрнең шушы районнан күтәрелеп чыгуларын сөйләде. «Тукай районы хезмәт ияләре, — диде докладчы, — «Совет әдәбияты» журналын яратып укыйлар, алар үзләренең фидакарь хезмәтләре белән җидееллык планны .үтәү өчен өлеш кертәләр». Докладтан соң фикер алышуларда пенсионер укытучы 3. С ә й ф у л л и н а журналның һәр яңа номерын көтеп алуын, ләкин анда укытучылар тормышыннан язылган әсәрләрнең аз булуы белән риза түгеллеген әйтте. Запастагы генераллейтенант Гани Сафиуллинның «Җиңү юллары буйлап» дигән истәлеген укучыларның яратып каршы алуын белдерде. «Соңгы елларда журналда басылган Г. Әпсәләмовның «Мәңгелек кеше», Ф. Хөснинең «Утызынчы ел», Р. Төхфәтуллинның «йолдызым» әсәрләрен,— диде район культура йорты директоры Г. М әрдә нов,— без бик яратып укыдык. Ләкин журнал кайвакытларда яңа әсәрләр басыла дип исемлек бирә, ә журналда ул әсәрләрнең кайберләре басылмыйлар. Авыл сәхнәләре өчен пьесалар аз басыла». Район китапханәсе мөдире Т. Абдуллина укучыларның фикерләрен чагылдырып болай диде: «Язучыларның яңа әсәрләре белән, әле ул китап булып чыкканчы ук, журнал аркылы танышып барабыз. Журналның бу өлкәдәге роле гаять зур. Әмма кимчелекләр дә юк түгел. Журналның эчке һәм тышкы оформлениесен яхшыртырга кирәк. Анда иллюстрацияләр, язучыларның портретлары, кыскача биографияләре бирелсә яхшы булыр иде». Күшәр мәктәбе укытучысы Ф. Ф а з л и- е в та журналга кагылышлы теләкләрен белдерде. КПССның Тукай райкомының беренче секретаре Т. Б о р һ а н о в журналга карата тирән эчтәлекле фикерләр әйтте. «Коммунизм төзүче халкыбыз, — диде ул,— әдәби әсәрләрдәге уңай геройлардан үрнәк алып, яңадан-яңа уңышлар яулап ала. Тукай районы колхозчылары игенчелектән дә, терлекчелектән дә югары уңыш алу өчен көрәшәләр. Алар «Совет әдәбияты» журналында үзләренә рухи азык табалар. «Совет әдәбияты» журналы 40 ел буе укучыларга иң яхшы әсәрләр бирергә тырышты һәм халыкны авырлыклар алдында каушап калмый торган, хезмәт сөючән, тырыш кешеләр итеп тәрбияләү өчен көрәште. Ләкин, оятыбызга каршы, районыбызда журналның таралышы әле җитәрлек түгел, киләчәктә журнал алдыручыларның санын күп арттырырга кирәк». Ул «Совет әдәбияты» журналын «Октябрь» журналы белән тиңләде һәм укучылар арасында «Совет әдәбияты» журналының авторитеты зур булуын әйтте. Соңыннан язучылар үзләренең әсәрләрен укыдылар. Ф. Хөсни, Г. Л а т ы й п, С. Шакир һәм Н. Мадьяравнын чыгышларын халык яратып тыңлады. Шулай ук үзешчән сәнгать түгәрәге членнарының чыгышлары да тамашачылар тарафыннан җылы каршы алынды. Мондый конференция Тука й р а й оны КүллеКиме авылы — «Алга» колхозы членнары арасында да үткәрелде. Колхозчылар журналның 40 еллык хезмәтенә югары бәя бирделәр, язучыларның бүгенге көн геройларын чагылдырган чын сәнгать әсәрләре бирүләрен теләделәр, әдәби телебездәге чуарлыкны бетерергә чакырдылар. Язучы Ф. X ө с н и, шагыйрьләрдән Г. Л а- т ы й п, С. Шакир һәм Н. Мадьяров үзләренең әсәрләрен укыдылар. Соңыннан Күлле-Киме авылы клубы каршындагы үзешчән сәнгать түгәрәге членнары чыгышы булды. Казан артында П и т р ә ч районында Шәле исемле зур авыл, да Мулланур Вахитов исемендәге колхозның ялт итеп торган җыйнак клубы 27 майда халык белән тулды. «Совет әдәбияты» журналын укучылар конференциясен колхоз председателе 3. Сафин ачты һәм А. Гумеров залны «Совет әдәбияты» журналының 40 ел эчендә эшләгән эше белән таныштырып чыкты. Авылның урта мәктәбе директоры Н. Нуруллин журналның эшенә югары бәя биргән речендә әдәбиятыбыз алдында торган зур бурычларга, яшь кадрлар тәрбияләү мәсьәләләренә тукталды. Укытучы Я. Габдрахимова журналның яшь язучылар белән эшләү методы уңышлы булуын, хатынкызлардан язучылар үстерүгә игътибарны көчәйтергә кирәклеген сөйләде. Укытучы Г. Га й сэров Ф. Хөснинен «Утызынчы ел» романы буенча сөйләде һәм романдагы кайбер трактовкалар белән килешмәвен әйтте. 157 Китапханә эшчссс Абдуллина, укытучы М. Ж п һ а н in и it а журнал белән укучылар арасында элемтәне тагын да ныгытырга кирәклеген сөйләделәр. Драматург Р. И ш мор а т укучыларны үзенең иҗат планнары белән таныштырды. Ш. Галиев шигырьләрен, Р. Ишм о- р а т о в а бер хикәясен укыды. Конференциянең ахырында язучы белән халык арасындагы тыгыз элемтә турында Г. Ә п сәләмә в речь белән чыкты. 25 майда язучыларның Г. Тукай исемендәге клубында «Совет әдәбияты» журналының 40 еллыгы уңае белән укучылар конференциясе булды. Конференциягә язучылар, әдәбият белгечләре, студентлар һәм журналны укучылар килгән* иде. Конференциядә «Совет әдәбияты» журналының редакторы А. Гумеров н ы ң доклады булды. Аннан соң КПССның Татарстан Өлкә Комитетыннан, Мәскәүдә чыга торган газетажурпаллардан һәм тугандаш республикаларда чыга торган газета-жур- наллардан килгән котлаулар укылды. Шагыйрьләрдән 3. И у р и, АА. С а д р и, Ш. Г а- л и е в, Г. Латы й п һ. б. лар журналда ничек катнаша башлауларын сөйләп, шигырьләрен укыдылар. Соңыннан Мәгариф эшчеләре йорты каршындагы үзешчән сәнгать түгәрәге членнары көче белән зур концерт бирелде. 2 3 майда «Татарстан» кинотеатрының концерт залында «Совет әдәбияты» журналына 40 ел тулу уңае белән М. С а д р и, Н. А р с л а н о в, 3. Нури Казанның М. Вахитов исемендәге 1 иче китапханә эшчеләре һәм 80 нче мәктәп укучылары белән очраштылар. Журналның эше турында Зәки Нури н ы ң кыскача кереш сүзеннән соң, бу очрашуга катнашучы шагыйрьләрнең һәрберсе «Совет әдә- бияты»нда төрле елларда басылган әсәрләрен укыдылар, укучыларның сорауларына җаваплар бирделәр. 2 8 м а й д а Идел буе райо н ы Культура сараенда КПССның Идел буе районы комитеты, Татарстан язучылары Союзы һәм «Совет әдәбияты» журналы редакциясе, «Совет әдәбияты» журналы чыга башлауга 40 ел тулуга багышлап зур әдәби кичә үткәрделәр. Кичәне КПССның Идел буе районы комитеты секретаре Р. Усманова ачты. Журналның җаваплы редакторы А. Г у м е- р о в н ы ң «Совет әдәбияты» журналының 40 ел эчендәге эше турындагы докладыннан соң, кичәгә катнашучы язучы һәм шагыйрьләрдән күренекле башкорт шагыйре һәм тәнкыйтьчесе, СССР Верховный Советы депутаты Г. Рамазанов, 3. Нур и, Н. Арсланов, Г. Ш а м у к о в, Г. Jla- т ы й п, Ә. Давыдов, М. С а д р и, Н. Д ә ү л и, И. Ю з с е в, С. Шакир һ. б. үзләренең шигырьләрен укыдылар. Соңыннан зур концерт бирелде. Анда Казан киез итек комбинаты, Резина техник эшләнмәләр заводы, Идел буе районы Культура сарае, Вахитов исемендәге клуб, «Теплоконтроль» заводы каршындагы үзешчән сәнгать түгәрәге членнары катнаштылар. ИВАН АЛЕКСАНДРОВИЧ ГОНЧАРОВНЫҢ ТУУЫНА 150 ЕЛ ТУЛДЫ Рус классик язучыларыннан Иван Александрович Гончаров рус әдәбиятында мактаулы урыннарның берсен били. Ул бик хаклы рәвештә XIX йөзнең 40—60 нчы елларының идея юлбашчысы В. Г. Белинский җитәкләгән критик реализм мәктәбенең иң зур вәкилләреннән санала. Гончаровның әсәрләрендә үткән гасыр уртасындагы фео- даль-крепостник Россиясенең артталыгы, томаналыгы искиткеч сәнгать көче белән фаш ителә. «Гади вакыйга» дигән романында әдип яңа буржуаз капиталистик мөнәсәбәтләр басымы астында алпавытлар патриархальлегенең җимерелүе картинасын чын реалистларча сурәтли. «Обломов» исемле романы бу әдипнең сәнгатьчә осталыгының пң биек ноктасы булып тора. Әдип аңарда алпавытлар сословиесенең паразитлыгын гаҗәп көч белән ачып сала, алпавытларның череп таркалуын күрсәткән коточкыч картиналар сурәтли. «Обломов» романын алдынгы җәмәгатьчелек шул замандагы рус тормышында яшәп килгән томаналыкка, катып калганлыкка каршы көрәшергә чакыру дип кабул итә. Обломов образы кушаматка әйләнеп китә. Пролетариат белән хезмәт иясе крестьяннарның дошманнарын ләгънәт тамгасы белән тамгалау өчен, инде гомерләрен кичергән, бетәргә тиеш булган зарарлы күренешләрне хөкем итү өчен В. И. Ленин күп кенә мәкаләләрендә һәм чыгышларында шушы Обломов образын файдалана. Романнардан тыш, Гончаров башка әдәби жанрлардагы әсәрләр дә язып калдырган әдип. Аның ««Паллада» фрегаты» дигән әсәре сәнгатьчә эшләнгән менә дигән юл язмасы үрнәге, «ААнльоннар- ча азапланулар» дигән мәкаләсе А. С. Грибоедовның «Акыллылык бәласе» комедиясен тикшерүдә әле бүген дә тиңе булмаган бер хезмәт. Гончаровның иҗаты рус әдәбияты тарихында, критик реализмның үсүендә, реалистик романнар иҗат итүдә гаҗәп прогрессив роль уйнады. Бу әдип рус әдәби телен бик нык баетты. Белинский тәгъбире белән әйткәндә, Гончаров әсәрләренең теле «саф, дөрес, җиңел, иркен, рәхәт агышлы тел». Гончаровның иҗат мирасы рус әдәбияты классикасының хәзинәсендә, халкыбызның милли культурасының алтын фондында бик хаклы рәвештә кадерләп саклана. И. А. Гончаровны татар укучылары да тирән хөрмәт белән искә алалар. Аның «Обломов» романы Н. Фә1тахов тәрҗемәсендә 1959 елны татар телендә басылып чыкты һәм яратып укыла. 158 « 1962 елның 4 маенда СССР Верховный Советы Президиумы социализмның һәм коммунизмның җиңүе өчен көрәштә, бөек марксизм-ленинизм тәгълиматын пропагандалауда һәм тормышка ашыруда, хезмәт ияләрен коммунистик тәрбияләүдә күренекле хезмәтләрен билгеләп, 50 еллыгы уңае белән В. И. Ленин төзегән «Правда» газетасын, Ленин ордены белән бүләкләде. «Правда» газетасы типографиясенә В. И. Л е н и н исеме бирелде. Журналистика өлкәсендә нәтиҗәле хезмәтләре һәм совет матбугатын, нәшрият, радио, телевидение эшен үстерүдә күрсәткән уңышлары өчен 2983 кеше СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнде. 27 апрельдә язучыларның Габдулла Тукай исемендәге клубында Татарстан журКАЗАНДА «ПРАВДА»НЫҢ 50 5 майда, КПССның Татарстан Өлкә Комитетының конференц-залында матбугат көненә һәм «Правда» газетасының илле еллыгына багышланган тантаналы җыелыш булды. Җыелышны «Советская Татария» газетасы редакторы М. Колодин ачты. Мат50 ЕЛЛЫГЫ налистлары Союзы «Правда» газетасының 50 еллыгына багышланган фәнни сессия үткәрде. Сессиядә КПССның Татарстан Өлкә Комитеты секретаре М. Тутаевныц «Правда»- иың илле еллыгы турындагы кереш сүзеннән соң, «Социалистик Татарстан» газетасының җаваплы редакторы LLI. Ха м матов «Ленин һәм «Правда», «Советская Татария» газетасының җаваплы редакторы М. К о л о д н н «Совет матбугатында Ленин «Правда»сыныц традицияләре», Казан авыл хуҗалыгы институтының өлкән укытучысы Т. Нас ы й р о в ««Правда» һәм Татарстанда матбугат үсеше», тарих фәннәре кандидаты М. Мөхәррәмә в ««Правда» һәм совет властеның беренче елларында социалистик төзелеш» дигән темаларга доклад ясадылар. ЕЛЛЫГЫНА БАГЫШЛАНГАН ҖЫЕЛЫШ бугат көне һәм «Правда»ның илле еллыгы турында КПСС Өлкә Комитеты секретаре М. Т у т а е в доклад белән чыкты. . Җыелышта катнашучылар «Правда» газетасы редакциясе коллективына котлау хаты җибәрделәр. ДУСЛЫК АТНАЛЫГЫ Соңгы елларда, бер-берсе белән тагып да якынрак аралашу максаты белән, тугандаш республикалар арасында үзара әдәбият һә.м сәнгать атналыклары үткәрү гадәткә кереп китте. Бу матур традициянең хәзер, коммунизм төзү чорында, әһәмияте гаять зур- ' Узган ел Татарстан АССР язучылары, композиторлары, артистлары һәм художниклары Мари АССРда татар әдәбияты һәм сәнгате атналыгында булып кайтканнар иде. Быел май аенда Мари АССР язучылары, композиторлары, артистлары һәм художниклары безнең республикабызга кунакка килделәр. 15 майдан 21 майга кадәр дәвам иткән бу атналыкта республикабыз җәмәгатьчелеге мари язучыларының, композиторларының әсәрләрен һәм мари артистларының җырларын бик дратып, хуп күреп тыңладылар, художникларның рәсемнәрен, картиналарын зур кызыксыну белән карадылар. 15 майда, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында республикабызда мари әдәбияты һәм сәнгате атналыгы башлануга багышланган тантаналы кичә булды. Кичәдә, Татарстан АССР Культура министры Б. Г ы й з з ә ту л- л и и н ы ң кереш сүзеннән соң, Мари АССР артистлары, композиторлары көче белән зур концерт бирелде. Кунаклар Җитен комбинаты Культура сараенда, Казан дәүләт университетында, республика үзәк китапханәсендә, «Спартак» комбинаты һәм компрессорлар заводы коллективлары алдында чыгышлар ясадылар. Мари артистлары һәм язучылары республикабызның Мамадыш һәм Зеленодольск районнарында булып кайттылар. Атналык барышында Казан дәүләт музеенда мари художниклары әсәрләре күргәз- мәсе оештырылды. П. Горбу нцовның «Листопад», И. Мамаевиың «Акпа- тыр», Г. Медведевның «Степан Разин», Д. М и т р о ф а н о в н ы ң «Академик Мосолов колхозчылар янында», Б. Пуш- ковныц «Кичке утлар», Г. Осокин- н ы ң «Кыз портреты» исемле картиналарын һәм СССР художниклар Союзы члены Л. Орлова кулы белән нәфис һәм оста итеп чигелгән милли орнаментларны тамашачылар аеруча яратып карадылар. 20 майда Мари АССР кунаклары —культура министры А. Казакова, мари халык язучысы С. Николае в, республиканың атказанган сәнгать эшлеклеләре композитор Л. Сахаров һәм А. Искән- дәровлар, язучылардан Ким Васин, Макс Майн, Мари дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары татар халык шагын- ре Г. Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйдылар. Шул ук көнне кич белән мари әдәбияты һән сәнгате коллективы Казанның А. М. Горький исемендәге ял паркында ачык эстрадада халык алдында чыгышлар ясадылар. Паркта мари язучылары китапларын сату оештырылды. Мари җыр һәм ПРАВДА» ГАЗЕТАСЫНЫҢ ТАНТАНАЛЫ бию ансамбле артистлары һәм халык пҗа- 21 майла В. И. Качалов исемендәге Зур ты йорты үзешчән сәнгать коллективы көче драма театрында мари дуслар белән сау- белән ачык эстрадада зур концерт бирелде. буллашу кичәсе үткәрелде. ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ Татарстан язучылары Союзы каршындагы шагыйрьләр секциясенең 7 майда үткәрелгән утырышында яшь шагыйрь М. Ша- баевиың «Кына гөле» исемле поэмасы укып тикшерелде. Фикер алышуда Ә. Исхак, 3. Мансур, Ә. Давыдов, Г. Хуҗиев, Ш. Галиев, Р. Әхмәтҗаиов һ. б. катнашты. Поэмага нигездә уңай бәя бирелү белән бер- рәттән кимчелекләре дә күрсәтелде, авторга киңәшләр бирелде. 14 майда Татарстан язучылары Союзы каршындагы проза секциясенең утырышы булды. Утырышта Казагыстанда яшәүче Ибраһим Салаховныц «Күкчәтау далаларында» исемле романы тикшерелде. Фикер алышуда. М. Әмир, И. Гази, Ф. Хөсни Ә. Еники, А. Гумеров, Г. Минский, Г. Мө- хәммәтшин һәм С. Сабиров катнашты. Нигездә романга уңай бәя бирелде. Романны тәмам эшләп чыгу өчен авторга киңәшләр әйтелде. 2 3 майда Татарстан язучылары Союзы каршындагы балалар әдәбияты секциясенең чираттагы утырышы булды. Утырышта филология фәннәре кандидаты X. Курба- товныц «Нәниләр әдәбиятында стиль мәсьәләләре» дигән доклады тыңланды. Доклад буенча һәм гомумән балалар әдәбиятын яхшырту чаралары хакында фикер алышуларда Ә. Бикчәнтәева, Л. Ихсанова, Н. Гайсин, Җ. Тәрҗеманов, Г. Мөхәммәтшин, К. Миңлебаев, М. Шабаев, 3. Вәлн һ. б. лар катнашты. Шагыйрьләрдән Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев май маенда Октябрь Норлаты районында командировкада булдылар һәм район үзәгендә, Кизләү урта мәктәбендә, Югары Норлат авылы ферма эшчеләре белән очрашулар үткәрделәр, үзләренең әсәрләрен укыдылар, укучыларның сорауларына җаваплар бирделәр. ЙОМГАКЛАУ КОНЦЕРТЫ Шушы елның маенда Казан шәһәрендәге үзешчән сәнгать коллективларына смотр булып үтте. Анда шәһәрнең предприятие һәм учреждение коллективларыннан, культура сарайларыннан һәм клубларыннан утыз -меңнән артык кеше катнашты. Җырчылар һәм биючеләр, нәфис сүз осталары, тынлы, кыллы һәм симфоник оркестрларда уйнаучылар үзләренең башкару осталыкларын күрсәттеләр. 8 майда шул утыз мең яшь көчләрнең пц яхшы башкаручылары катнашы белән Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында йомгаклау концерты булды һәм ике бүлектән торган зур программа буенча 48 номер күрсәтелде. Башкаручылар арасында смотр дипломантлары: Ленин районы Культура сарае, Урицкий исемендәге Культура сарае, Киров районы, Мехкомбинат үзешчән сәнгать коллективларының чыгышлары тамашачыларга аеруча ошады. М. И. БОГДАНОВА Урта Азия халыклары әдәбияты һәм фольклоры буенча зур белгеч, төрки телләр галиме Мәдинә Искәндәровна Богданова кинәт кенә үлеп китте. Мәдинә ханым Богданова 1908 елда Бохарада туган. 1940 елда диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты дигән исемне алган. Мәдинә ханым шактый еллар Төркмәнстан, Кыргызстан, Үзбәкстан фәнни учреждениеләрендә җитәкче эшләрдә эшли, ә Бөек Ватан сугышыннан соң Мәскә*ү дәүләт университетында СССР халыклары әдәбияты кафедрасы мөдире булып эшләү белән бергә, СССР Фәннәр Академиясенең А. М. Горький исемендәге дөнья әдәбияты институтында фәнни эш белән шөгыльләнә. Шул ук институтта, 1958 елдан алып, гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул халык поэтик .иҗаты секторы белән җитәкчелек итә. Мәдинә ханым фәнни кадрлар хәзерләүгә күп көч кунды, союздаш республикалардагы тюрколог галимнәргә, шул исәптән татар белгечләренә дә зур ярдәм күрсәтте. Мәдинә ханым Богданова әдәбият һәм төрки телләре фольклоры буенча йөзгә якын хезмәт язган, совет фольклорчылары эшен координацияләүдә, «СССР халыклары иҗатының эпик истәлекләре» сериясен һәм «Совет әдәбияты тарихы»н хәзерләүдә актив катнашкан галим иде.