Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР


КЕМ ДӘ КУШЫП ТҮГЕЛ.. .
А ем дә әйтеп, кем дә кушып түгел, Түгел даннар өчен җан атып...
Ул үзе дә сизми шагыйрь булды Кешеләрне фәкать яратып.
КУЛ ТИМӘГӘН ӘЛЕ ЧӘЧӘКЛӘРГӘ ^*ул тимәгән әле чәчәкләргә, Һәр тавышка сизгер, сак чагы...
Билләһи бу июнь — табигатьнең, Әйтерсең, кыз чагы, саф чагы.
ТУРГАЙ МОҢЫ КЕБЕК...
^у тургайлар, әйе, бу тургайлар Басуларга мине дәште гел...
Тургай моңы кебек шул кырларда Чыңлап узды минем яшьлегем.
Тургай сайрый, һаман дәртле сайрый, Туеп булмас аны бер тыңлап...
Тугайларга барсам, тугайлардан Җырым очар төсле пырхылдап.
СИНЕ ОНЫТМАГАН КЕШЕЛӘР БАР...
Ул кычкырып сөйләр шатлык түгел, Белми хәтта минем өй аны;
Ул — күңелдән үзем генә тойган Бер кадерле минут ни бары.
Сине онытмаган кешеләр бар... Нинди эштә, кем дип атарга... Синнән читтә, син үзләре белән Алышмыйсың болай хатлар да...
Сине онытмаган кешеләр бар, Ара ерак булсын, тау булсын, — Син гомернең чатын борылганда Сала алар сиңа тавышын.
Ничегрәк синең эшләвеңне, Яшәвеңне кайсы ягада, Шул кешеләр аша күреп тора, Барлап тора, гүя, замана.
71
ЗӘҢГӘР ТАРТМАЛАР
Сәлия Камаловага
Б езнең инде хезмәтебез шундый: Тынгы белмә, эзлә, тап һаман... Күрсәттеләр иске бер хат миңа Алып серле зәңгәр тартмадан.
Унбиш еллап ачылмыйча яткан...
Сугышы ник китми кадалып... Текәлеп берьюлы стенадан Карый безгә ике Камалов.
Аталы һәм уллы Камаловлар, Берсе менә илле өстендә.
Ә берсенең яшьлек елмаюы Уйнап тора ирне өстендә.
Финансист һәм солдат... Ярым авыру, Әйләнә тик өлкән Камалов.
Үз малае — үз яшьлеге кайда? Андый яшьлек калмас камалып.
Бу чат йортта, элекке таш йортта Кайчак шундый тынлык урнаша, — Аерылышкан сугышчылар төнлә Аваз сала кебек үр аша.
Ул яшь дип тә, ныгымаган дип тә Кызганмады, йотты, ажгырды.
Кайтыр да бер укыр... Аз очраштык, Аз күрештек, бигрәк аз булды.
Кайтыр да бер үзе ачып укыр... Билгесезне каян хат табар.
Адресы юк хатлар өчен, ахры, Эшләнгән бу зәңгәр тартмалар.
АЗАТЛЫГЫН АНЫҢ САЛ ҖЫРГА
Л*өчкә тынды сугыш Алжирда, Ничә еллар акты кан җиргә... Булмаса да ул үз Алжирым, Ярам тирән, сызлый бар җирем, һич хакың юк, йөрәк, алҗырга, Бик җиңелме әллә Алжирга, Азатлыгын аның сал җырга.
РОССИЯ — КУБА
Шикәр камышы, шау камышларның Утлы телендә бу сүзләр туды;
Әйтте дөньяга, дөньяга атау: Россия — Куба, Россия — Куба.
7?
Туктатып минем хәлне сорасаң, Җавабым гади, мин шуны беләм: Яшим хезмәттә, яшим күптәннән Мин Куба белән, мин Куба белән.
Кечкенә утрау, кечкенә халык...
Төбәлгән аңа дошманнар тубы. Атау ярында дулкыннар шаулый: Россия — Куба, Россия — Куба.
Яшь Рита Диас съездда байрак Тапшырды безгә үз кулы белән. Тотып байракны кабатлады ил: Без Куба белән, без Куба белән.
Ярсу диңгездә тора ул атау, Горурлык хисе күкрәге тулы...
Кушылды безнең язмышлар бергә: Россия — Куба, Россия — Куба.
ТАКТАШ, СИНЕҢ ҮПКӘҢ ИСКӘ
ТӨШТЕ
...Сайлау булды, Көттем...
Бу юлы да
Нарком итеп сайламадыгыз-, һ. Такташ, «Үпкәлим*.
Нъ югары төшкә, Верховныйга
Зур сайлаулар иде ул язны.
Мин шаккаттым, Такташ, бер көн шулай Газетада күреп Указны.
Сайлау эшендә мин — председатель, Мактаулы эш, исме ни тора!
Участокта, округта да түгел, Председатель республикада.
Машина да үз кулымда иде, Бик канәгать иде ярым да. Кыска булды ләкин минем гомер, Председатель бер ай ярымга.
Ансына да халыкка күп рәхмәт Шагыйрьләрнең барсы исменнән. Тагын ярты гасыр яшим әле Канатланып мин шул хис белән.
Такташ, синең үпкәң искә төште;
Итмәгәннәр нарком беразга...
Син шигырьдә нарком булыр кеше,.
Тирән синең ерган буразна.
Аттай җигелеп, халык файдасына Хезмәт итсен, әйдә, наркомнар. Пушкин белән Тукай арасында Безнең дә бит, дускай, бар томнар-
имәт
кырда арышны тирбәтте, Ашытта камышны тирбәтте. Арышлар өлгергән вакытта Сагына күңелем Имәтне.
Уракка төшәргә җыена Җыенын үткәргәч Бәрәзә. Имәткә кайда ул дәрәҗә, Өеңдә бер генә тәрәзә.
Әнисе өчен ул — Нигъмәтҗан. Хатыны: Нигъмәт тә кыйммәтҗан. Ә халык Имәткә калдырган, Тормыш нык кимсеткән: имгәкҗан...
Басуда арышлар эчендә Моңнары куера гармоньның. Сөйли ул: безгә син, әй, дөнья, һаман да кысынкы, тар булдың.
Колакка ишетелеп куя күк Арыштан ягымлы сүз кинәт: Бәйрәмдә ник монда йөрисең, Яңадан бер атна түз, Имәт.
Юк аның түзәрлек чамасы, Җире юк, урны юк бурычка. Арышлар чайкала, арышлар... Күпмени диңгездән бер учма...
Хәллеләр бәйрәмгә бодаен Алдан ук тарттырган, иләткән... Гармонь һәм кыңгырау тавышы Кайдадыр бер читтә Имәттән.
Карак дип санамас ул үзен Дөньясы ничаклы кысмасын. Кыйналган, үтерелгән... ята ул, Җил алып китәр күк учмасын...
Җил кырда арышны тирбәтте, Ашытта камышны тирбәтте. Арышлар өлгергән вакытта Сагына күңелем Имәтне.