Логотип Казан Утлары
Публицистика

«Совет әдәбияты» журналы ;• редакциясенә

КПССның Татарстан Өлкә Комитеты Татарстан язучылары союзы органы «Совет әдәбияты» .журналының чыга башлавына 40 ел тулу уңае белән журнал коллективын һәм барлык язучыларны кайнар рәвештә котлый һәм чын күңелдән тәбрикли.
«Совет әдәбияты» журналының 40 еллыгы язучылар оешмасы һәм журнал коллективы өчен генә түгел, күп санлы укучылар өчен дә, бөтен татар совет культурасы өчен дә истәлекле вакыйга булып тора.
«Совет әдәбияты» журналын татар совет әдәбиятының социа-листик реализм юлыннан үсүен чагылдырган елъязма дияргә мөмкин. Журналның үсү юлы, тарихы татар совет әдәбиятының < һәм гомумән культурасының үсү юлы, тарихы белән аерылгысыз < бәйләнгән. .
Журнал язучыларны һәм сәнгать көчләрен оештыруда, әдәби £ процесска дөрес юнәлеш бирүдә, язучыларның игътибарын чор- £ ның актуаль һәм мөһим мәсьәләләренә юнәлтүдә, киң масса уку- < чыларны идея-эстетик яктан чыныктыруда, халыклар дуслыгы ру- ? хында тәрбияләүдә зур һәм файдалы эш башкарды, бу эштә nap- s тиянең ышанычлы коралы булды. >
«Совет әдәбияты» журналы үзенең 40 еллыгын истәлекле көннәрдә — коммунистик җәмгыять төзү Программасын кабул иткән ■; тарихи XXII съезддан соңгы беренче язда, бөтен совет халкы ;; ленинчыл «Правда»ның 50 еллык данлы бәйрәмен киң итеп билге- < ләп узган май аенда үткәрә. Бу исә журналга тагын да зуррак > җаваплылык һәм яңа бурычлар йөкли.
КПССның Татарстан Өлкә Комитеты коммунизм төзү өчен көрәшнең данлы сәхифәсен язуда Татарстан язучылары үзләреннән лаеклы өлеш кертерләр, марксизм-ленинизм байрагын югары тоткан хәлдә, укучыларны тирән идеяле, чын сәнгатьчә эшләнешле, төрле стиль һәм алым белән төрле жанрда язылган яңадан-яңа әдәби әсәрләр белән шатландырырлар, татар совет әдәбиятын тагын < да югары идея-сәнгать биеклегенә күтәрерләр дип ышана һәм J язучыларның, журнал коллективының шушы изге эшләрендә зур < шҗат уңышлары тели. ' <
КПССның Татарстан Өлкә Комитеты. Казан, «Совет әдәбияты» журналының редакция коллегиясенә һәм авторлар коллективына
Кадерле иптәшләр һәм дуслар!
СССР язучылары. Союзы идарәсе Сезне күренекле дата белән — тугандаш Совет Татарстаны язучыларының әдәби һәм иҗтимагый-политик «Совет әдәбияты» журналының яшәвенә 40 ел тулу белән чын күңелдән котлый.
Сезнең журналыгызның кырык елга сузылган гомер юлы — ул илебездәге барлык социалистик милләтләрнең культуралары шаулап чәчәк атуын, Татарстан ЛССР- ның әдәбияты һәм сәнгатенең омтылып үсүен раслаучы көчле фактларның берсе. Республиканың әдәби көчләрен берләштерү һәм туплау, күпләгән талантлы татар әдипләрен тәрбияләп үстерү һәм аларны халыкның көрәше һәм иҗади хезмәте турында идея һәм сәнгать ягыннан югары сыйфатлы әсәрләр иҗат итәргә туплау эшендә журналның хезмәтләре зур. Беренче башлап журналда басылган ул әсәрләрнең иң яхшылары, бөтен илебез укучыларында уңыш казанып һәм танылып, республикадан күп еракларга таралдылар.
Тугандаш Совет Татарстаны язучылары күп милләтле әдәбиятыбызның үсешенә лаеклы өлеш кертәләр. «Совет әдәбияты» журналы өлкән буын язучыларны да, шулай ук үсеп килә торган яшь көчләрне дә халыкның тормышы белән тыгыз бәйләнештә булырга, заманыбызның актуаль темаларын эшләүгә ориентацияләүгә уңышлы ярдәм итә. Соңгы елларда журнал прозада да, поэзиядә дә, публицистикада да коммунизм төзүче замандашларыбызның рухи йөзен, совет кешеләренең иҗади хезмәтен, аларның югары идея-әхлак омтылышларын сурәтли торган күп кенә кызыклы яңа әсәрләр бирде. Журналда әдәби тәнкыйтьнең активлыгы күтәрелде, татар совет әдәбияты тарихы проблемаларын эшләү уңышлы бара. Журнал Советлар Союзы халыкларының һәм әдәбиятларының якынаюына һәм бер-берсен баетуына илтә торган дуслык идеяләрен бик эшчән про-пагандалый.
«Совет әдәбияты» журналының данлыклы юбилее уңае белән журналның редколлегиясенә һәм барлык авторлары коллективына казанышларын армый-талмый үстерүләрен, алда да совет әдәбиятының күп милләтле семьясының сугышчан отряды — тугандаш Татарстан язучыларының иҗат үзәге һәм оештыручысы булуын,
ленинчыл партиялелек өчен һәм коммунизм төзүче совет халкы әдәбиятының сәнгатьчә камиллеге өчен көрәш байрагын тагы да югарырак тотуын телибез.
Кадерле иптәшләр һәм дуслар, Сезгә тагын да яңа уңышлар телибез.
СССР язучылары Союзы правлениесе секретариаты.
Казан, Бауман урамы, 19, «Совет әдәбияты» журналы редакциясенә
«Совет әдәбияты» журналы редколлегиясен, авторлар коллективын һәм редакция эшчеләрен Россия Федерациясе язучылары исеменнән данлыклы кырык еллык белән чын күңелдән котлыйбыз. Совет властеның беренче елларында оешкан «Совет әдәбияты» журналы Татарстан әдәбияты көчләрен туплауда зур роль уйнады. Аның битләрендә иң яхшы татар язучылары чыга килде. Журнал күп милләтле совет әдәбиятының мактанычына әйләнгән бик күп әсәрләргә тормышка путевка бирде. Кадерле иптәшләр, туган совет әдәбиятыбызның тагын да ныграк үсүе юлында яңа шҗат уңышлары телибез.
Соболев, Сартаков, Бабаевский, Баруздин, Баширов, Дементьев, Доризо, Мостай Кәрим, Кешоков, Кожевников, Михалков, Перцов, Прокофьев, Рылен- ков, Софронов, Щипачев.
Казан, Матбугат йорты, «Совет әдәбияты» журналы редакциясенә
«Дружба народов» журналы үзенең татар каләмдәшен кырык еллык юбилее белән чын күңелдән котлый. «Совет әдәбияты» битләрендә татар әдипләре иҗат иткән һәм күп милләтле совет әдәбияты мактанычына әйләнгән күп кенә гүзәл әсәрләр басылды һәм басыла килә. Татарстан әдәбиятының яшь көчләрен чын-чынлап тәрбияләп үстерү мәктәбе булган «Совет әдәбияты» журналы совет матбугатының байрагын югары тота, укучыларын коммунизмга бирелгәнлек рухында тәрбияли. Совет Татарстанының талантлы әдәбиятын пропагандалау эшендә каләмдәшебезгә яңа уңышлар телибез.
«Дружба народов» журналының редакция советы һәм коллективы.
12
«Совет әдәбияты» журналы редакциясенә
Татар совет әдәбиятының иң карт һәм шул ук вакытта сугышчан журналы булган «Совет әдәбияты»на кырык яшь тулды һәм бүген Татарстан җәмәгатьчелеге бу күренекле датаны олылап билгеләп үтә.
Алгарак китеп булса да, мин шуны әйтергә ашыгам: татар журналының бу юбилее казакъ әдипләре өчен дә зур шатлык. Башкача мөмкин дә түгел. Чөнки «Совет әдәбияты» Габдулла Тукай, Һади Такташ, Кави Нәҗми, Муса Җәлил, Гадел Кутуй, Әхмәт Фәйзи һәм башка бик күпләр кебек күренекле татар язучылары- ның, шагыйрьләренең үзенчәлекле тавышларын казакъ далаларына алып килгән иң беренче матбугат органнарының берсе. Казагыстан интеллигенциясе аларның гүзәл әсәрләрен бик җылы телгә ала.
«Совет әдәбияты» журналы—татар совет әдәбиятының тулы бер эпопеясы, шул ук вакытта ул Бөек Октябрь революциясе таңында яңадан туган татар халкының җанлы тарихын гәүдәләндерә. Әгәр кырык ел эчендә чыккан журналларны берәм-берәм актарып чык- аак, талантлы татар халкының бөтен иҗади куәтен, аның үткәндәге авыр тормышын, Совет властен урнаш-тыру өчен батырларча көрәшен, коллективлашу һәм социалистик бишьеллыклар чорындагы тырыш хезмәтен, һичшиксез, ачык итеп күз алдына китерербез. Татар халкы, илебезнең барлык халыклары белән берлектә, Бөек Ватан сугышында Ватаныбыз азатлыгы өчен батырларча көрәште. Болар барысы да татар язучыла- рының «Совет әдәбияты» журналы битләрендә басылып чыккан романнарында, повестьларында, поэмаларында, шигырьләрендә һәм очеркларында шактый тулы чагылган.
«Совет әдәбияты» журналы яңалык өчен, коммунистик якты киләчәк өчен көрәшнең һәрвакыт алгы сафында булды. «Җидееллык сәхифәләре» бүлегендә басылып килә торган очеркларда һәм публицистик әсәрләрдә яңа төзелешләрдә, колхоз һәм совхоз кырларында үзләренең фидакарь хезмәтләре белән танылган совет кешеләренең, коммунистик төзелеш геройларының образлары сурәтләнә, СССР халыклары дуслыгының матур үрнәкләре күрсәтелә.
Боларның барысы да безне, казакъ язучыларын, бик ; шатландыра.
«Совет әдәбияты»на кырык, яшь тулу көнендә казакъ язучылары исеменнән, «Җулдуз» журналы, редакциясе исеменнән һәм үземнән безнең өчен кадерле булган бу журналга зур uoigadu уңышлар телим. Без ыша набыз: «Совет әдәбияты» журналы киләчәктә дә күп милләтле социалистик культурабызга лаеклы өлешне кертер!
Казагыстан язучылары Союзы һәм Культура министрлыгы органы — «Җулдуз» журналының баш редакторы
Җ. М у л д а г а л и е в.
«Совет әдәбияты» журналы редакциясенә
«Ончыко» («Алга») журналының редакцион коллегиясе һәм редакция эшчеләре коллективы тугандаш «Совет әдәбияты» журналын данлыклы кырык еллыгы белән котлый һәм чын күңелдән дусларча сәлам җибәрә.
Мари язучылары күп санлы һәм һәрвакыт хаклы таләпчән укучыларның мәхәббәтен казанган татар язу- чыларының дус коллективы органы булган «Совет әдә- бияты»н сугышчан журнал итеп таныйлар. Бу журнал кырык ел буена татар язучылары әсәрләренең коллектив пропагандисты һәм социализм төзүнең ленинчыл планын тормышка ашыруда ялкынлы агитатор ролен үти.
Югары сәнгатьчә осталык өчен көрәш байрагын нык тотканы хәлендә, журнал үзенең укучыларын халыклар дуслыгы, социалистик интернационализм рухында тәрбияләү бурычларын да уңышлы башкара. Җурналның үз битләрендә әледән-әле мари язучылары- ның әсәрләренә урын бирүе — моның ачык мисалы. Бу безнең күрше әдәбиятларыбызның традицион дусларча элемтәсен үстерү һәм ныгытуда зур роль уйный.
Редакцион коллегиягә, журналның бөтен коллективына һәм барлык татар язучыларына ирешелгән уңышларын киләчәктә дә арттыруларын, журналның Коммунистлар партиясенең коммунизм төзү Програм-масында безнең алга, язучылар алдына, совет әдәбиятын үстерү буенча куелган бурычларны үтәүдә чын оештыручы булуын чын күңелдән телибез.
«Ончыко» журналының редакцион коллегиясе һәм редакция эшчеләре коллективы исеменнән Әхмәт А с ы л б а е в.