Логотип Казан Утлары
Повесть

КАЙНАР ЧИШМӘ


(Документаль повесть)
АВТО РДА Н
Тормыш томырылып алга бара, яңалыклар, үзгәрешләр артыннан куып җитеп булмый. Инде, мин бу повестьны язгалаганчы, аның герое Борис Лобанов, Гаганова үрнәгендә артта калган бригадага үзе теләп киткән яшь мастер, бригаданы алдынгылар рәтенә бастырды. Элек шактый таркау, тәртипсез коллектив үсте, ныгыды, коммунистик хезмәт бригадасы дигән мактаулы исемне алды. Киң сулыш, олы адым белән яшәүче шушы кешеләр турында укучыларга сөйләми мөмкин түгел. Бераз соңга калынса да, ил, халык файдасы өчен бирелеп, башы-аягы белән чумып эшләүче заман геройлары турындагы әсәремне укучыларга тәкъдим итәргә булдым. Соң булса да уң булсын!
1
усин ишектән башын тыкты:
— Мөмкинме?
Көтмәгәндә биш-алты коммунистның парткабинетка килеп керүе Малаховны юлыннан туктатты. Ул скважиналарга барырга дип җылы итеп киенгән иде, боларны күрүгә ашыга-ашыга тун төймәләрен ычкындырырга тотынды. Тиз чыгып китәрләр дип уйлап, чишенмәде.
— Утырыгыз, — диде секретарь, ишек төбенә якын урындыкларны күрсәтеп, һәм үзе дә шуларның берсенә килеп утырды. — Тыңлыйм сезне...
Тегеләр кыстатып тормадылар, туп-туры түргә уздылар, бүрекләрен салып өстәл өстенә тезеп куйдылар. Биш-алты пар кырыс күз секретарьга төбәлде.
— Тыңлыйм сезне, — дип кабатлады Малахов, үзе дә шундый кырыслык күрсәтеп.
Арада инде кемнең сөйли башларга тиешлеге дә күренеп тора иде. Әнә, -бригаданың партгруппоргы Мусин иреннәрен кыймыл-кыймыл китереп утыра. Ләкин ул авызын ачарга да өлгермәде, аркылы куелган өстәл яныннан озын буйлы, коңгырт чәчле өлкән оператор Әгъдәс Абдуллин күтәрелде.
— Әйтегез, — диде ул секретарьга,— безнең бригада алдамы, артта.мы?
— Нигә бу турыда бәхәс кубарырга кирәк булды соң әле? — дип, гаҗәпләнеп сорады Малахов.
— Беләсебез килә!
М
2*
— Әйе, беләсебез килә! — дип җөпләделәр Әгъдәснең сүзен нефтьчеләр. Барысының тавышы бергә чыкты, бүлмәдә хор белән яңгырады. Секретарь елмаеп .куйды. Әгъдәс исә һаман Малаховның күзенә керде:
— Юк, сез әйтегез, безнең бригада алдамы, арттамы?
Секретарь, операторның ачулы йөзенә карап, ниндидер җитди нәрсә сизде.
— Сез яхшы «беләсез ич! Җыелышта ишеттегез: соңгы кварталда начар эшләмәдегез. Бу айда да сынатмыйсыз дип ишеттем...
— Алайса ни өчен шухыр-мухыр китерәсез?!
Ниһаять, Малахов хикмәткә төшенде. Болар Лобанов мәсьәләсендә килгәннәр икән. Мусин рәнҗегән иде, чак кына еламыйча:
— Соң, и.птәш Малахов, алай булгач нигә безгә арттагылар исемен күтәрергә? Бездә дә бит самолюбие дигән нәрсә бар! — диде.
— Нигә, Лобанов начармыни?..
— Үзегезгә булсын Лобановыгыз... Кирәкми безгә башка бригадир!
Секретарь ни дип җавап бирергә дә белмәде. Ул монда яңа кеше — партбюро секретаре итеп күптән түгел генә сайланган, әле кешеләр белән дә, промыселның эшләре белән дә танышырга өлгермәгән иде. Мастер Борис Лобанов арттагы бригадага күчәргә теләп гариза бирде. Аның турында бөтен өлкә газеталары язып чыктылар. Ә Малахов Лобановның кем икәнлеген дә, аны кайда -урнаштырырга кирәклеген дә белми иде әле. Администрация патриотны кайсы бригадага җибәрү, ничек күчерү мәсьәләсен хәл итә алмый йөрде. Акрын кыймылдаулары өчен шәһәр комитетыннан кисәтү ясалгач кына, промысел җитәкчеләре бергә җыела алдылар.
Ул көнне мөдир кабинетында бәхәс озак барды. Әллә яңа кеше булганга, бу бәхәс Малаховның күңеленә тирән сеңеп калган — әле дә колак төбендә. Мөдир белән өлкән инженерның үзара тарткалашулары бигрәк тә кызык булып тоелды аңа. Өлкән инженер Аркадий Авагимо- вич Акопов, битен кара кучкыл тут баскан әрмән, бик үз сүзле икән: «Быел бездә планын үтәмәгән бригадалар юк, димәк, арттагылар юк. Лобановны башка промыселга җибәрергә кирәк», — ди. Чытык чырайлы, һәрвакыт җитди һәм һәрвакыт кырыс йөзле промысел мөдире Сергей Григорьевич Колесников моңа теше-тырнагы белән каршы:
— Нәрсә син, шаштыңмы әллә? Шундый мастерны башка предприятиегә?— дип, күзләрен акайтып, инженерына карый. Өстәл аша аңа каршы утырган инженер очынып тора:
— Я, тап, кемне эшеннән алыр идең? Кемне куып чыгарыр идең, я, тап! — дип кычкыра.
Аңа җавап итеп, Сергей Григорьевич кулындагы карандашын инженерының күзенә төртердәй булып суза:
— Юньле ата үзенең кызын да еракка җибәрергә тырышмый, чыбык очы туганнарына биреп булса да янында калдыра! — ди. Үзе партбюро секретарена карап ала. ДАалаховтан яклау көтә, билгеле. Малахов бәхәскә кушылыр иде, Лобановны да, мондагы хәлләрне дә белми.
Лобановны мөдир беренче бригадага, мастер Смирнов урынына тәкъдим итте. Моны ул бригаданың киләчәге зур булу, аңа Лобановтан, зирәк, белемле җитәкчеләр кирәклеге белән аңлатты.
— Ә Смирнов әле укысын, институт бетерсен, тәҗрибә тупласын, — дип нәтиҗә ясады соңыннан.
Ызгышып булса да килештеләр. Малахов бер якка да кушылмады., һәм юкка гына. Хәзер инде үзе янына дәгъва белән эшчеләр-комму- нистлар килгәч: «Мин бу турыда бернәрсә дә белмим», — дип әйтүе* кыен иде.
— Лобановны сезгә җибәргәннәр икән, димәк, администрация шулай кирәк тапкан... — дию белән Малахов эшне очламаучы булган иде., операторлар шунда ук аңа ябырылдылар:
20
— Ничек кирәк тапкан?
— Приказда арттагы бригадага диелгән. Ә без артта түгеллекне исбат итәрбез!
Нефтьчеләр бухгалтерны, өлкән экономистны чакырып керттеләр. Бергәләп кочагы-кочагы белән кәгазьләрне, папкаларны актарып чыктылар. План үтәлешен, хезмәт җитештерүчәнлеген, үзкыйммәтне, планнан тыш чыгарылган нефтьне, берсен дә калдырмыйча аен-айга исәпләп, башка бригадалар белән чагыштырып карадылар. Күрсәткечләр буенча болар башкалардан калышмыйлар булып чыкты.
Малахов тәмам тирләде. Ул тунын салып ыргытты, битен кулъяулыгы белән сөртә-сөртә, мөдир янына кереп китте.
— Сергей Григорьевич!—диде ул, бусагадан атлый-атлый, — анда беренче бригададан вәкилләр килгән, тәмам баш күтәрәләр!.. Лобанов мәсьәләсендә...
— Эх син, секретарь! — Мөдир алдындагы кәгазьләрне бер читкә этәреп куйды да, урыныннан торып, чәчләрен сы.пыра-сыпыра, ишеккә атлады. — Кая ул «баш күтәрүчеләр»?
«Колесников керсә төкерек белән майлап чыгара инде», — дип утырган иде Әгъдәс, дөрес булды.
— Монда парторг сезне буташтырган, — дип башлады мөдир сүзен, ишектән килеп кергәч үк. — Кем әйтә сезне артта дип? Без Лобановны арттагы бригадага дип җибәрмибез, авыр участокка дип...
Эшчеләр барысы берьюлы диярлек сорау куйдылар:
— Ә приказ?
Колесников монда да югалып калмады:
— Приказ формаль нәрсә ул! Кирәк икән без аны төзәтербез, — диде һәм, үзенең сүзен раслар өчен, шунда ук секретарымашинистканы чакырып кертте. — Приказның формулировкасында хата киткән. «Артта калган участокка» дигән сүзне «авыр участокка» дип төзәт!
— Ах, карт бүре, таба бит хәйләсен, — дип утырды Әнвәр эченнән генә. — Бер сүз дә әйтә алмыйсың: авыр участок булгач, авыр участок!
2
Промыселның приказлар тактасына яңа приказ эленгәч, аның белән кызыксынучылар байтак булды. Төрлесе төрлечә бәя бирде, төрлечә фикер йөртте. Берәүләр Лобановның яңа бригадага күчүен данга кызыгу дип карадылар, икенчеләре, киресенчә, яшь мастерның авыр участокка китүен батырлыкка тиңләделәр. Өченче бригада эшчеләре исә үз мастерларының китүенә офтаналар иде: «Әйбәт мастер иде, бер ел да эшли алмадык, ичмасам. Аның урынына килүче кире беткән, холыксыз нәрсә булмаса ярар иде», — дип кайгырдылар. Арада акыллы башлары үкенмәскә киңәш бирә: мастерның мондый алымын хупларга, аның белән горурланырга гына кирәк, янәсе.
Ләкин беренче бригаданың үтә дә тәкәббер операторлары мондый сүзләрнең берсенә дә шаккатмыйлар — приказлар тактасы яныннан тукталмый гына үтеп китәләр. «Үзегезгә булсын мастерыгыз, безнең Смирнов алтын!» — дип кенә җибәрәләр.
Ничек булса да булган, приказ язылган, Лобановның килүе хәл ителгән иде инде.
Киленне килгәч күрербез дип, яңа мастерны тавыш-тынсыз гына көтеп йөргәндә, прокуратурадан бригадага күңелсез хәбәр килеп төште. Ерактагы скважиналарда, Александровка авылында яшәп эшләүче оператор Константин Мальцев эчеп-исереп сугышкан, милиция тарафыннан кулга алынган иде.
Аяз көндә күк-күкрәп, яшен яшьнәгән төсле булды нефтьчеләр өчен.
21
Әгъдәс белән Әнвәр бу хәбәрне диспетчердан ишеткәч, барлык коралларын калдырып, скважинадан өнсез булып кайттылар. Алар артыннан, авыруга диярлек сабышып, культбудкага Александр Нефедов килеп керде. «Полк улы» — Роберт Камалетдинов, чуваш егете Иосиф Михайлов һәм оператор Николай Сушковлар да бу хәбәрне ишеткәч эшли алмаганнар.
Бүлмәдә бер «минутка эчпошыргыч тынлык булып алды, һәркем күңеленнән Константинның хурлыклы эшен кичереп утыра. Мондагыларның күпләренә Мальцев белән бергә эшләргә туры килде, ләкин алар һич тә Костяны болай булыр дип уйламыйлар иде. Тырыш, тыңлаулы, иптәшләренә карата ягымлы иде ул. Эшкә килгәндә, Мальцев кебек бирелеп эшләүчене бөтен бригадада таба алмыйсың.
— Әйе, кешенең эчен белеп булмый шул, — дип, Робертның авыр сулап куюы барысына да тел биргәндәй итте.
— Карбыз булса икән, ярып карар идең дә әйтер идең: Син безнең коммунистик бригада кешесе түгел, дияр идең, артына тибеп чыгарып җибәрер идең! — дип, Иосиф, татарчалап, аңа кушылды.
— Хур итте бригаданы Мальцев, хур итте җүнсез! — дип, бер читтә- рәк Әгъдәс өзгәләнә иде. — Җитмәсә яңа ‘бригадир килер алдыннан бит!
Әле кичә генә Абдуллин, приказлар тактасы каршына килеп, өченче бригада операторларына: «Безнең бригада идеал, һәр яктан алдын. Безнең кешеләр «менә дигән, кай җиребезне өстерәргә килә ул сезнең Лобанов!» — дип, күкрәк кагып мактанып киткән иде. Мактанып кына калмады-, хәтта Лобановны мыскыл итеп көлде дә. Көлке көлә килә, артыннан куа килә икән.
— Хур итте бит, юньсез, хур итте!..
Бүреген күзенә кадәр басып кигән Александр Нефедов, аска иелеп утырган килеш, бармакларын әйләндергәләп торды да:
— Анысы бер хәл, кеше әрәм була, менә нәрсә! — дип, әрнеп чыгып китте. Мусин аның хәлен яхшы аңлый иде. Мальцев кебек эчеп-исереп сугышканы өчен бер ел утырып, күптән түгел хезмәт төзәтү лагереннан кайтты ул. Кайтты, шул ук эшенә керде, семьясы 'белән тату тора. Документлары да чиста диләр. Ләкин Александр беркем белән сөйләшми, аралашмый, кыерсытылган -бәбкә кебек боегып йөри. Коммунистик хезмәт бригадасы дигән мактаулы исем-не алу өчен ярышка чыкканда, Нефедов Әнвәр янына килде. Ул бик борчылган иде. «Бу исемне минем -ишеләргә бирерләрме соң?» — дип сорады ул Әнвәрдән. Дөресен әйтергә кирәк, бу кадәр катлаулы сорауга Мусин өзепҗа-вап бирергә батыр-чылык итмәде. Яңа нәрсә бит ул коммунистик бригада дигәннәре. Аның бернинди уставы-мазары юк. Әнвәр күреп тора: Александрга «лагерь шулпасы» килешкән, аның ‘бөтен җилкуарлыгын лагерь юып кайтарган. Нефедов, гүя, икенче кеше булып туган. Шулай да Мусин аптырашта калды: «Элекке тоткын коммунистик хезмәт кешесе була аламы?» Үзенең бердәнбер соравына җавап таба алмагач, Александр: «Лагерьда булырга дустыңа түгел, дошманыңа язмасын!» — диде дә үксеп елап җибәрде.
Әлбәттә, Александр коммунистик хезмәт бригадасы өчен көрәшүчеләр сафына кертелде. Ләкин әле үзен яхшы кешеләр рәтенә куярга аның вөҗданы кушмый. Мальцев моны аңласа — бервакытта да болай эшләмәс иде. Юк, эшләмәс иде!
— Ишеттегезме, егетләр, Нефедов нәрсә диде: «Кеше әрәм була!»
— Нишләргә соң? — диде Абдуллин, Әнвәргә борылып. — Я, әйт?..
— Аны ничек булса да суд тырнагыннан коткарырга, йолып калырга, үзебездә тәрбияләргә кирәк...
Парторгның фикере барысы өчен дә уртак булды. Операторлар тиз арада промысел җитәкчеләре белән сөйләштеләр. Тегеләре прокуратура
22
белән, һәм ике арада Мальцевны иптәшләр судына кайтарырга дигән уртак тел табылды.
Эчеп-исереп, туганнары белән сугышып, авылда тәрәзәләр ватып йөргән Мальцевны иптәшләр судына прокурор үзе алып килде.
Константинның битләре шешенгән, күз төпләре күгәреп чыккан иде. Ул күз кабаклары арасына кысылып калган күзләрен елтыратып бер карады да иптәшләреннән оялып аларны йомды.
Суд башланыр алдыннан Әгъдәс аның яныннан бер әйләнеп .килде, аннан, тагын барып, Константинның яртылаш гарипләнгән йөзенә карап торды.
— йомма күзеңне, кара туры! Син күрмәсәң, без күрәбез сине!
Мальцев чайкалып китте һәм кибеп ярылган иреннәрен селкетеп:
— Аракы гаепле, — диде карлыккан тавыш белән.
— Аракы гаепле!.. Ул гаепле булса аракыны хөкем итәрләр иде, оятсыз!
3
Суд инде бер сәгатькә якын дәвам итә. Биредә эш халык судларындагы кебек төгәл бер тәртип белән алып барылмый, шулай булса да судның барлык таләпләре, формаль яклары җиренә җиткереп үтәлгән. Арадан сайлап куелган судьясы да, утырышчылары да бар аның. Шаһитлар һәм яклаучылар — шушы ук эшчеләр. Кем тели — шул чыгып сөйли, үзенең фикерен әйтә, судка тәкъдимен кертә. Судьялар гаеплене шуңа таянып хөкем итәчәкләр.
Гаепледән сорау алып бетерделәр. Суд «шаһитларны» тыңлый. Чыгып сөйләүчеләр Мальцев турында кискен итеп, нәфрәтләнеп сөйләделәр.
Суд скамьясында утыручы Мальцев бөтенләй посып калган. Ул үзе дә гаҗәпләнә бугай: кая аңарда теге исерек көндәге көч, гайрәт һәм батырлык? Аны бит биш-алты кеше тотып та тыя алмаган. Минут эчендә тәрәзәләр чәлпәрәмә килгән, ишекләр каерылган, табак-савытлар көл булып очкан. Ни өчен очкан? Нәрсә мәҗбүр иткән? Үзе дә белми. Бернәрсә дә хәтерләми...
Мальцев инде шактый тирләгән иде. Ләкин маңгаеннан күзгә, борын очыннан авызга агып төшкән ачы тир тамчыларын ул сөртеп алырга булдыра алмады. Селкенергә дә оят...
Ә иптәшләре кирәкме-кирәк: Мальцевны утлы табага бастыралар. Константин башын аска игән, «Булсын иде идән ярыгы, чумасы иде шуңа» дигән төсле, идәнгә караган килеш, утыра бирә. Әнвәр инде аны ■кызгана да башлады. Ул Костяда ихлас күңелдән үкенү сизә иде.
Мальцевны йолып калырга тырышуны прокурор да сизде, тик, коры мактауларга бирелеп, гаеплене бригадада калдырырга ашыкмады:
— Мин аңлыйм, — диде ул, — Мальцев начар эшче түгелдер... Иптәш буларак та әйбәттер... Әмма, җинаять? 74 статья моның өчен биш елга кадәр иректән мәхрүм итә...
— Каты бәгырьле булмагыз, бирегез аны безнең кулга, — дип, Әнвәр дә прокурорга ялына башлады. — Егет чыннан да әйбәт, беренче мәртәбә ялгышуы...
Шунда ук Иосиф басты. Прокурорга бергәрәк «һөҗүм» итсәң уңышлырак чыгар дип уйлый иде ул.
— Беләбез: Мальцев зур җинаять эшләде, йөзебезгә кызыллык китерде. Ләкин ышанам, моннан соң алай булмас...
— Ә булса?—дип, Иосифны бүлдереп, сорау ташлады прокурор.
— Булмас! Ул үз гаебен ничек булса да юар...
— Ә син Мальцевны үз карамагыңа ышандырып алыр идеңме? Син үзең, мәсәлән?
Прокурорның соңгы соравы Михайловны каушатып җибәрде. Җитмәсә, залда берәү әйтеп куйды:
— Ала.м диген инде, китсәгез бергә китәрсез...
Шушындый хәлиткеч моментта урынсыз шаяртып утыручыны тирә- яктагылар шелтәләп алдылар. Михайловка гайрәт керде:
— Алам! Ышанам, ул минем өметне аклар!
Кемдер Иосифны хуплап кул чапты, кемдер җилкәсеннән зур йөк төшергән кебек иркен сулап алды.
Суд, Мальцевның чын күңелдән үкенүен, элек яхшы эшләвен искә алып, тикшерү органнарыннан җинаять эшен бетерүне сорап карар чыгарды, Мальцев каты җәмәгать шелтәсе белән бригадада калдырылды.
4.
Машинага утырып, шома асфальт юлдан гына китәргә иде югыйсә, бригада территориясе аркылы җәяүләп үтү теләге Лобановны җиңде. Ул турыдан — урман аркылы гына барырга булды. Җәяү йөрмәгән кеше түгел бит. Бераз салкынча җиле булса да, һава саф, көн матур...
Барасы җир шактый ерак иде. Тауны менгәндә Борис ашыгып атлады, үзе, кемнедер көткән кебек, еш-еш кына артына — шәһәргә таба борылып каранды. Лениногорск әле яңа гына уянып килә, урамнарда эшкә ашыгучы вахта .машиналарыннан башка нәрсә күренми иде.
Яңа бригада белән борчагы пешәрме? Борис кызу-кызу атлап урманга керде һәм кинәт, адымын акрынайтып, табигать белән хозурланып бара башлады. Агачлар сирәгәеп, шәрәләнеп калган иде. Көзге җилләр яңа яуган кар өстенә аларның соңгы яфракларын да өзеп ташлаганнар.
Нинди матур иде бит урман җәй көнендә. Шәм кебек төз усаклар, зифа каеннар һәм карт имәннәр—барысы да ямь-яшел иде. Шәһәр халкы бу урманны үзенең ял паркы иткән. Урман-урман инде, агач утыртып ясаган парк түгел. «Биредә утырырга ярамый», «Биредә йөрү тыела», дип куак төбе саен язулы такта кадакланмаган. Телисең икән— барып хуш исле үлән өстенә сузылып ят, телисең икән—чәчәкләрен өзеп кочагыңа җый — беркем дә сине штраф белән куркытмый.
Җәй көне Борис бу урманга ял саен диярлек килә иде. Янында хатыны Гөлсинә, кечкенә улы Игорь була иде, бергә эшләгән дуслары, иптәшләре белән агач күләгәсендә сөйләшеп утыра иде.
Август азаклары булды микән, Лобанов бер шулай әлеге паркка килде. Көн салкынча булганга, үзе белән хатынын да, улын да алмаган иде. Беренче бригада мастеры Яков Смирнов белән очрашып, алар шактый гәпләшеп утырдылар. Смирнов бригададагы скважиналарның тиздән тулысы белән автоматлашып бетәчәге, диспетчер пункты белән тоташтырылып, читтән торып идарә ителәчәге, операторларның хезмәте бөтенләй җиңелләшәчәге турында сөйләде. — һәр эшчем инженер булачак, — диде ул мактанып.
Борис исә автоматлар белән алай мактана алмаса да үз бригадасында тугызар, унар скважинага хезмәт күрсәтә торган алтын куллы кешеләре белән горурланды. Соңгы айларда бер генә скважинада да аварияләрнең -булмавы, бригадасында барлык скважиналарның да тулы куәтенә эшләве турында әйтте. Шунда, ике мастер арасында, үзара ярыш турында «договор» да төзелеп алды. Кем күпме нефть бирә алыр, кайсы бригада узар? Кайтышлый, ресторанга кереп, киләчәк уңышлар өчен рюмка күтәрелде, кулга кул сугылды...
Ә инде беренче бригадага күчәргә приказ булгач, Лобанов Смирнов белән кара-каршы очрашырга да читенсенеп йөрде. Гариза биргәндә һич тә бу бригадага җибәрерләр дип уйламаган иде бит ул. Җитмәсә, Смирнов артта түгел, өченче -бригада белән бертигез бара. Борис про-
24
мысел мөдире Колесников янына да кереп карады. Тегесе сөйләшми дә: «Администрация, партоешма кирәк дип тапкан икән — күчәрсең».
Елдан артык бер промыселда эшләгән, бергә киңәш-табыш итешкән, бергә хыялланган иптәшен төртеп чыгарып, аның урынына кереп утыру бик тә кыен булды Лобанов өчен. Хәтта, беркөнне Смирновны очратып, аңардан гафу үтенеп алды:
— Әгәр болай икән — мәңге бәхил түгел,—диде аңа Смирнов, ачуланып. — Мин үземнең йомшак якларымны сиздем. Миңа анда эшләү өчен укырга, югары белем алырга, тәҗрибә тупларга кирәк әле...
Смирновның, бернәрсә булмаган шикелле, ачыктан-ачык сөйләшүе Борисның төрле шик-шөбһәләрен таратып җибәрде, һәм яңа бригадага китүен хәл итте. Шулай да күңел һаман урынында түгел шул...
Урманны чыкканда тәмам яктырды. Алда очсыз-кырыйсыз кыр, нефть скважиналары панорамасы ачылды.
Борис туктады, үзе эшләячәк урыннарны күзәтә башлады.
Беренче бригада территориясе еракларга сузылган. Аның бу башы урман буенда булса, икенче очы әллә кая Карабаш якларына, Зәй елгасы буендагы әрәмәләргә барып тоташа. Менә шушы күз күреме җитмәс җирләрне вышкалар чуарлаган. Еракта, үзәннәргә төшеп утырган- нарының иртәнге салкын томан эчендә очлары гына күренә. Якындагылары мәһабәт гәүдә, озын аяклары белән әкиятләрдәге Алып батырларны хәтерләтәләр. Алар янында юан нефть чаннары, зур а.к самоварларга охшаган траплар ялтырый. Борис өчен әлегә бөтенләй таныш булмаган радио антенналарының биекколгалары җилдә салмак кына чайкала. Скважиналар автоматлашкач, аларның күренеше ничектер бозылган- сыман.
Лобанов якындагы скважина янына килде, аны беренче мәртәбә күргән кеше кебек, күзәтә башлады. Автомат нефть юлына утырган парафинны чистарта иде. Чыгырга чорналган корыч чыбыкның чыжылдап, үзеннән-үзе, девон куенына төшүе Лобановны дулкынландырмый калмады.
— Менә бит әкәмәт! — дип куйды ул. Күптәнме соң операторлар ул чыгырны тирләп-пешеп кул белән әйләндерәләр иде. Студент чакта, практикада, Борис та аны байтак әйләндерде. Әнә, уч төбендәге сөялләре дә төзәлеп бетмәгән. Ике километр тирәнлеккә төшкән нефть көпшәсен парафиннан арындыру өчен сәгатьләр буе көч түгәргә, кыш көннәрендә дә өс киемен чишенеп эшләргә туры килә иде.
Борис ялгызы гына шактый вакытлар бригада территориясе, скважиналар белән танышып йөрде һәм кая гына бармасын, ул яңа урыннан канәгать булып калды. «Авыр участокка дип сорадым, ни өчен бирегә җибәрделәр икән? — дип гаҗәпләнде ул. — Автоматлар эшләп тора, нефть чыгып тора, -мастерга түгел, операторларга да эш юк монда».
Инде вахта алмашынырга да күп калмаган иде, Лобанов эшчеләрне каршы алу өчен үзәк культбудкага китте. Шулай да юл уңаенда очраган культбудкага кереп чыкмыйча булдыра алмады. Нигәдер вахтада торучы операторлар күзгә чалынмадылар һәм, бу Лобановта шик уятты. Әллә чыннан да сважиналарда бернинди эш калмаганмы? Әллә төнге смена бөтенләй юкмы?
Шундый уйлар белән барып ишекне ачкан иде, Борис катып калды. Гүя, аның башына кемдер таяк белән китереп орды. Вахтадагы оператор урындыклар тезеп куеп сузылып яткан, гамьсез генә гырылдый иде.
«Уятыргамы, юкмы?» — дип беравык басып торганнан соң, Борис ишекне ябып куйды. Оператор уянмасын дип, әкрен генә, сак кына япты. Аннан, скважинага барып, нефте тулып ташырга җиткән чанны бикләп куйды да, үзен шелтәли-шелтәли, үзәк культбудкага китте. Ни өчен уятмады ул операторны — җаваплы постта торучы кешене? Үзенең элекке бригадасында вахтада йоклаган операторга ким дигәндә
25
каты шелтә бирә иде ич ул! Беренче көннән үк ташламалар ясау — йомшаклык күрсәтү булмасмы?
Лобановның бригада турындагы баштагы матур тәэсирләре тарала башлаган иде инде. Яңа 'бригадага күчәргә исәп итеп йөргәндә: «Ай-Һай, бу бригада белән эшли алырсыңмы?» дип тикмәгә генә баш чайкамаганнар икән. Тик Борис аларга 'игътибар бирмәде: «Әйдә, телләре үзләрендә, сөйли бирсеннәр», — дип, кул гына селтәде. Әмма конторада утыручы абруйлы кешеләр һәм Лобановның кайбер дуслары әйткән сүзләре аны борчымый калмады. Алар скважиналардагы автоматларны аңлаешсыз бер нәрсә, үрмәкүч оясы дип сурәтләделәр, беренче бригада операторларын усаллар, тыңлаусызлар, үзсүзлеләр дип атадылар. Моңа мисал итеп Константин Мальцев белән булган хәлне, эшчеләрнең промыселга, парторг янына килеп «Лобанов кирәкми!» дип шаулап йөрүләрен күрсәттеләр. Үзенә туры бәреп әйтмәсәләр дә Лобановның яңа бригадада бер атна да эшли алмаслыгына алар ышаналар иде.
Борис үзе дә бөтенесен белеп, «ишетеп торды. Бергә эшлисе коллектив чуар, тәртипсез. Биредә Борисның җитәкче булып килүен теләмиләр. Ләкин промыселда аны шушы бригадага лаек дип тапканнар икән — ул монда эшләячәк.
Бригада территориясен әйләнеп кайткач, Лобанов үзәк культбудка янындагы скважина 'кырыена барып утырды һәм вахта машинасы килгәнне -көтә башлады.
Моннан якын гына, тау астыннан, озын асфальт юл үтә. Әлмәт— Лениногорок—Бөгелмә магистрале. Вахталар да, пассажирлар да шушыннан йөриләр — юлның -бервакытта да буш торганы юк. Тик хәзерге кебек бик иртә — караңгылы-яктылы вакытта гына асфальт әзрәк хәл җыеп, тынып тора. Анда да әле ерак буровойларга, промыселларга баручы машиналар күренгәли,
Әнә, кояш нурында көзге уйнатып шаярткан кебек, фараларында алсу таң нурларын чагылдырып, аргы таудан бер машина төшеп килә. Бусы, һичшиксез, Карабаш промыселына.юл тоткан машинадыр, чөнки Лениногорскидан иң иртә ул кузгала. Аннан Борис бригадасына — Иркен авылы янындагы участокка баручылар килергә тиеш. Бүген инде ул Лобановныкы түгел. Бүген Борис яңа машинада яңа кешеләрме көтә.
Лобанов бу юлдай ике ел буена йөрде һәм инде промысел машиналарының кайчан, кая китәсен күңеленнән белә иде. Нәкъ ул уйлаганча, юлдан шау-гөр килеп Карабаш нефтьчеләре үтеп киттеләр. Артыннан, озак та тормый, «Красавчик» дип йөртелгән кызыл итәкле зур автобус •күренде. Шофер, узышлый, тау өстендә утырган Лобановны шәйләп алып, озын итеп сигнал бирде. Әйдә, нишләп чит бригадада торасың, янәсе. Ул Лобановның яңа бригадага килгәнен -ишетмәгәндер, я ишетеп тә мастерны көнләштереп алмакчы булгандыр. Борис, шоферның ишарәсенә елмаеп, машина тау артына күмелгәнче карап торды. Шунда гына ул, алар белән бергә, үзенең иске бригадасына китәсе килүен сизде.
Әнә инде кояш та чыгып килә, һәркөнне Карабаш авылы турындагы Каравыл тау өстеннән каршыларга күнеккән кояшның бүген Бөгелмә ягындагы урман эченнән күтәрелүе Бориска гаҗәбрәк тоелды. Шушы кечкенә генә арада да нинди зур аерма. Хәзер кояшны ничек ул яңа урыннан каршыларга өйрәнер?
Озак утырудан тәненә суык йөгерә башлагач, Лобанов урыныннан торып, тагын каядыр скважиналар тирәсенә китеп барды. Ул китеп берничә минут та үтмәгәндер, вахта машинасы да килде.
Төнге сменада торучы операторлар яңа мастерның, караңгылы-яктылы вакытта килеп, бригада территориясендә йөрүен бертөрле шом белән сөйләделәр.
26
— Яңа хуҗа эшкә чыкты, һәр скважинаның шөребенә кадәр тикшереп йөрде, — дип, Абдуллинга иң беренче булып «полк улы» — Роберт Камалетдинов килеп әйтте. Аны шунда ук операторлар чолгап алды.
— Нәрсә диде соң?
— Бик усал күрелмиме, бәйләнмәдеме?
— Кем белсен инде! — диде Роберт, — мин ерактай гына күзәтеп йөрдем.
— Ишкәнсең икән ишәк чумарын! Скважиналарда кеше юк дип уйлавы бар.
— Син аны, энем Роберт, акыллы булсаң, болай «итәрләр, — бригадада шаянлыгы, җор сүзлелеге белән дан тоткан Александр Мальцев уртага чыгып басты. — Теге зур корсаклы чан артына посып кына торырлар да, мастер күренү белән сикереп чыгарлар. «Кем син, нишләп йөрисең монда», дип сорау ала башларлар. Ул: «мин мастер» дияр, конечно. Ә син: «знать не знаем, мондый мастерны күргәнем дә юк! Әйдә әле штабка, .может быть син шпион!» Эх, үзем булсам! Беренче көннән үк сер биргәнсең, туган! Сизгерлегеңне югалткансың. Ә ул сине сынау өчен юри иртә килгән, аңладыңмы?
— Яңа себерке һәрвакыт яхшы себерә инде. Әлегә таң атканчы килсә, соңыннан бригадада эзләп тә таба алмассың үзен, — дип нәтиҗә ясады Иосиф.
Мусин бу сүзне яратып бетермәде:
— Алдан кычкырган күкенең башы авырта, егетләр. Алдан сөйләмик. Бәлки, бөтенләй андый түгелдер? Ишеттегезме, аның өчен иске бригадасында үлеп торалар.
— Ә безнең Смирнов начар идемени?
Шулай сөйләшеп торганда культбудкага мастер Лобанов үзе дә килеп керде. Бина эче тып-тын булып китте.
— Исәнмесез, иптәшләр!
— Исәнмесез.
— ... месез...
— ... сез...
Тел белән әйтүгә генә канәгатьләнмичә, мастер һәрберсенә кул биреп күрешеп чыкты. «Үзен эре тота икән» дип әйтмәсеннәр өчен, юри гади булып кылана», — дип уйлап алды Әгъдәс. Үкчәләре шактый тузган кирза итеге, башындагы ямьшәеп беткән бүреге һәм элек студентлар кия торган җиз сәдәфле, искергән карасу-зәңгәр шинеле белән яңа мастер бу шикне тагын да арттыра төште. Шинель Лобановны бик яшь күрсәтә, һөнәр мәктәпләрендә укучы малайларга охшата иде. Роберт янында торучы Әгъдәскә карап пышылдады:
— Киенә белгән...
— Чү, әкрен!..
Утырыштылар. Майлы киемле, горур кыяфәтле операторлар өстеннән күз йөртеп алганнан соң, Лобанов торып басты.
— Булмаса танышып алыйк, — диде ул, янәшәсендәге Мусинга карап. Әнвәр баш какты:
— Зарар «итмәс. Сезне барыбыз да белми.
Лобанов кыска гына итеп биографиясен сөйләде.
Ул 1932 елда Архангельск өлкәсендә, Югары Тойма дигән район үзәгендә туган икән. Шунда ун классны бетергән. Аннан, Куйбышев шәһәрендә торучы абыйсы янына килеп, нефть институтында укыган. Аны бетереп чыккач, бирегә, Лениногорск шәһәренә, җибәргәннәр. Монда бераз гына нефть лабораториясендә эшләгән. Аннан соң беренче промыселга күчергәннәр.
— Калганын беләсез инде: бер еллап өченче бригадада ярдәмче мастер, аннан бер еллап мастер булып эшләдем, һәм, менә күрәсез, хәзер инде сезнең янда, — дип тәмамлады сүзен Лобашов.
27
Сөйләп бетергәнче аның түгәрәк ак йөзе алсуланды, кечкенә, калын иреннәре янып, кибеп чыкты. Лобанов бу вакытта үзен хуҗа итеп түгел, ә шушында утыручыларга буйсынучы кеше итеп сизде. Гүя, ул алар алдында отчет бирә дә аның «бригадада калу-калмау мәсьәләсен, биографиясенә карап, операторлар үзләре хәл итәләр.
— Сораулар бармы? — диде Мусин, урыныннан кузгала төшеп. — Аңлашылдымы?
— Аңлашылды!
Мастерның тормыш юлы үтә гади булу нефтьчеләрдә канәгатьсезлек калдырды. «Полк улы»н исәпләмәгәндә, тәгаен, бригаданың теләсә кайсы операторы аңардан зуррак тормыш юлы үткән, дөньяны күбрәк күргәндер. Мондагыларның байтагы озак еллар солдат шинеле киеп йөргән, фронтта булган, яраланган. Кайберләре Сахалин, Баку нефтен чыгарган, шунда тәҗрибә туплаган, «теш» чыгарып кайткан. Кичке нефть техникумын бетереп оператор булып эшләүчләр дә, производстводан аерылмыйча нефть институтында укучылар да дистәгә якын. Шуңа күрә парта артыннан чыгып, күп тә үтми мастер булган Лобановтан алар үзләрен бер башка югары итеп тоялар иде.
— Моның аягына сыер басмаган әле, — дип берәү пышылдап алды. Әнвәр аның Абдуллин икәнен чамалый һәм аның әйткәннәре белән килешә иде. Булган-булган, эшне алып барырдай, бригаданы тота белә торган тәҗрибәле мастер булса ни әйтер идең дә бит...
Константин Мальцев белән булган хәлләрдән соң, бригада партгруп- поргы Мусинның горурлыгы шактый җимерелгән иде. Элек «без», «без» дип, күкрәк кагып, шапырынып йөргәненә ул хәзер ояла. Нефть чыгуга, план үтәлүгә -куанып кешеләрне бөтенләй күздән ычкындырдылар бит. Бригадада тәртип бетте, автоматлар начар эшли башладылар. Шуңа күрә Әнвәр каты куллы мастерның килүен тели иде. Лобанов ничек булыр? Тәккәбер операторларның борыннарын кыеп төшерә алырмы?
Смирнов белән Лобанов -арасындагы аерманы хәзер үк табарга тырышып, Мусин текәлеп мастерга карап утыра. Тик әле бер генә яңа нәрсә дә күрми иде.
Менә Лобанов кесәсеннән блокнотын чыгарды.
— Хәзер инде сез мине таныштырыгыз, — дип операторларга мөрәҗәгать итте.
Җор сүзләр сөйләргә ярата торган Мальцев -монда да түзмәде, урыныннан сикереп торды:
— Языгыз: Александр Мальцев. Немецларның кырык пулясы, илле снаряды тиеп тә исән калган, утта янмый, суда батмый торган бәндә, — дип такылдап китте ул. Операторларның кайберләре, бигрәк тә Александрның авызы ачылуга ук көләргә торганнары’, хахылдарга керештеләр. Яна мастер алдында Мальцевның үзен болай тотуы кайберәүләрне сагайта калды. Белеп булмый: Лобанов шаяруны әллә ярата, әллә юк. Бу сиңа Смирнов түгел.
Ләкин Лобанов шаярганны ярата булып чыкты — елмаеп Александрга карады:
— Син теге сугышкан Мальцевның туганымы?
— Шул инде! Бөтен нәселебезне пычратты мөртәт җан! — дия-дия, аксаклап, Лобанов янына ук килде, өстәлгә сөялде.
— Үзе кая соң әле?
— Скважинада гаебен юып йөри. Аңа хәзер тәүлегенә 36 сәгать эшләсә дә таманга килә! Языгыз: монысы безнең хөрмәтле өлкән операторыбыз Әгъдәс Абдуллин. Ике «л» белән. Шул у-к вакытта бригаданың профсоюз «алласы», потомственный нефтьче, нефть ветераны: «Кара алтын»ны бер семьядан дүртәү көриләр.
28
Бусы — Мусин Әнвәр. Элекке укытучы, хәзер нефтьче, безнең политикан, нефть институты студенты, математика «короле».
Роберт — «Полк улы». 13 яшьтән нефтькә чумды. Вахтада йоклап бик күп нефтьне әрәм иткән егет. Хәзер техникумны тәмамлыйм дип йөри.
Иосиф Михайлов. Милләтен белмим. Чуваш бугай. Шунысы билгеле — дүрт телдә дә яхшы сөйләшә. Былтыр институтка керә алмый елап кайткан иде. Быел кызгандылар ахры, алдылар.
Лобанов, Александрның әйткәннәрен блокнотына терки барды. Эшли башлаганчы ук мастерның кешеләрне белергә теләве Мусинда ризалык тудырды. Югыйсә, моңа кадәр булган җитәкчеләр гел скважиналар турында гына сорашалар, нефть чыгару белән генә кызыксыналар иде.
Лобанов сорашып язганда, Мальцев, электәгечә үк, һәр кешегә үзенчә «характеристика» бирә барды. /Мастерга бу ошый иде булса кирәк:
— Монысы кем? — диде ул, Сушковны күрсәтеп. Үзе монысына нинди бәя бирер икән дип, астан гына Александрга карап алды.
— О, бу безнең зиннәтле квартирада яшәүче бердәнбер операторыбыз Николай Сушков була! Квартираны ничек алганын әйтеп тормыйм инде...
Сушков: «Сөйли күр-мә тагын»,— дип, арттан Александрның кабыргасына төртеп алды. Операторлар күтәрелеп көләргә тотындылар. Бо- лай булгач берәр хикмәт бар инде. Лобанов ручкасын өстәлгә куйды.
— Әйт инде, ничек алды?
Мальцев Сушковка карады:
— Нәрсә, тәҗрибәне уртаклашабызмы әллә? Монда квартирасызлар байтак, бәлки синең ысулың файдага ярап куяр. — Лобановка борылды. — Шулай квартир сорап ЖКОга бер барган бу, ике барган, тегендә һаман утырыш икән. Бер көнне эштән кайтышлый тагын кергән. Тагын утырыш ди. Түзмәгән Сушков, секретарьның аена-ваена карамыйча, майлы киемнәре белән тегеләр янына үтеп кергән дә: «Ах сез, җыелыш җене кагылган нәрсәләр! Монда җылыда утырасыз, ә минем торыр урыным юк!» — дип, өстәлгә йодрыгы белән берне китереп суккан. йодрык йодрык кынамы моның — бала башы кадәр, җитмәсә мазутлы. Куркып киткәннәр. «Чыгып тор, утырыштан соң сөйләшербез», — ди икән начальник. «Юк, квартир бирмичә чыкмыйм», — дигән Сушков. «Зинһар, калдыр безне, иртәгә бер бүлмә бирербез», — дигәннәр. «Ике- өч бүлмәле кирәк миңа!» — дип җибәрә икән монысы, түргә үк менеп утырган. Нишләсеннәр, утырышны өзеп булмый — моның теләген канәгатьләндерергә мәҗбүр булганнар.
Хахылдап көлү культбудканың тәрәзәләрен зыңлатты.
— Арттыра бераз, көрпә куша! — дип кычкырды Сушков. — Алай ук түгел инде!
Әгъдәс уен-көлкегә бирешмәде. Ул, Мусин кебек үк Лобановның һәр хәрәкәтен карап, һәр әйткән сүзен үлчәп, сынап утырды. Ярый, Лобанов кешеләрне дә язып алсын ди. Ләкин бит эшнең асылы исемлек төзүдә түгел, әнә тегендә — кырда, скважиналарда. Диспетчер пунктындагы аппаратлар дөрес эшләми, скважиналарда автоматлар ватыла, парафин кыргычлар өзелеп төшә, электр моторлары яна. Яна мастер менә шушы проблеманы ничек хәл итәр икән?
5.
Кичә бөтен юлларны, сукмакларны күмеп кар явып китте. Яшь кар артыннан суыклар башланды. Тынга каплана торган, бит очларын, борыннарны өтеп ала торган чатлама суык иде бу. Моңа кадәр җиңел киемнәрдән, кирза һәм резина итекләрдән йөргән нефтьчеләр шунда ук жылы курткаларга, туннарга, киез итекләргә күчтеләр. Кешеләр калы
29
наеп, олыгаеп киткән кебек булды. Шинелен тунга алыштыргач, Лобановка да зурлар кыяфәте керде.
Кар яву аяк астын рәтләсә дә, салкыннар нефтьчеләр өчен шатлык китермәде. Скважиналарда лубрикатор сальн-иклары туңып, автоматларга көйләнгән парафин кыргычлар забойга төшмәс -булдылар. Байтак электр моторлары янып эштән чыкты, кыргыч чыбыклары өзелде.
Бүген иртәдән «бирле үзәк культбудкада телефон шалтыравы тынмый. Авария турындагы хәвефле хәбәрләр әле бер, әле икенче скважинадан килеп кенә тора. Кырда радио аша диспетчер пункты белән сөйләшүче операторларның үзәк өзгеч тавышлары ишетелә:
— ДП, ДП, мин 1841, мин 1841. «АДУ-1» эшләми, мастерны көтәм.
— ДП, мин 1900, мин 1900. Нефть юлы тыгылды, нефть -килү тукталды. Ашыгыч рәвештә мастерны җибәрегез.
Барысы да мастерны чакыра, барысы да мастерны көтә. Лобанов исә бүген таңнан бирле скважиналарда йөри иде. Аварияләрнең сәбәбе суыктан түгел, ә механизмнарның кышкы шартларда эшләргә яраксыз булуларыннан икәнен төшенә иде ул. Җәй-көз айларында алар канәгатьләнерлек эшләгәннәр, ә менә беренче суыкларда автоматлар үзләрен сынаттылар, кешеләргә тау кадәр эш ясадылар. Нинди галимнәр уйлап тапкан мондый яраксыз автоматларны, кайсы завод чыгарган?
Шуларны уйлап бара торгач, Лобанов диспетчер пунктына килеп җитте, инжюнер-диспетчер белән ишек төбеннән торып кына исәнләште.
Инженерның алдында дистәләгән аппаратлар, контроль-үлчәү приборлары. Идарә пультында йөзләрчә кечкенә лампочкалар бер кабынып, бер сүнеп, эфир аша скважиналарның эшен хәбәр итеп торалар. Лобанов андагы алсу күзле лампочкаларга игътибар итте. Алар яктырып китсә, бу инде скважиналарда авария дигән сүз. Андый шомлы күзләр байтак күренә иде.
— 1900 рәттә ничек?—дип, Борис ерактагы скважиналар белән кы-зыксынды.
— Сигнал килмәде килүгә...
Диспетчер, калганын бер ходай үзе генә белә дигәнсыман, җилкәләрен җыерып куйды.
Аның ышанычсыз җавап бирүенә Лобанов гаҗәпләнмәде, чөнки мондагы автоматларның алдау гадәтләрен белә иде ул. Диспетчер пунктында авария сигналы юк, ә скважинага барсаң — я кыргыч өзелеп забойга төшеп киткән, я башка берәр төрле хәл. Яки, киресенчә, идарә пультындагы шомлы күзләр кабыналар да, диспетчер тревога күтәрә, операторларны скважинага йөгертә. Барсалар — берни юк, скважина тыныч кына эшләп ята. «Менә Шомбай!» дип, аннан операторлар сүгенә-сүгенә диспетчерскига кайталар, бер гаебе булмаган диспетчерларны ачуланырга тотыналар.
— Безне түгел, әнә Мәскәүдәге «Нефтеприбор» заводы галимнәрен тиргәгез,—дип кенә җибәрәләр тегеләре. Борисның әле бу ике арада барган тавышка катнашканы юк. Ә дөреслекне аңлатып бирергә бик кирәк иде.
— Кайчан рәткә керер бу үрмәкүч оясы? — дип сорау бирде диспетчерга Лобанов.
Алай дип әйтү диспетчерга ошап бетмәде. Ул үз аппаратларын яшь мастерга һәвәсләнеп мактарга кереште.
— Начар аппаратлар түгел. Төзелешләре гади. Электронлы лампочкалар урынына ярым үткәргечләр куйганда, конструкторлар алар- ның ике-өч мәртәбә җиңеләюе, җыйнаклануы турында сөйлиләр. Хәзер, Борис Степанович, шундый аппаратларны заводта ясый башлаганнар инде. Баулы промыселындагы чыбыклы системадан үзгә буларак, моны куюга материаллар аз тотыла. Шулай булса да, чыбыклы
30
система башкарган эшләрне башкара: ике яклы элемтә урнаштыра, авария сигналларын кабул итә, һәр скважинаның нефтен үлчи.
— Чамалап мактагыз, — диде Лобанов кычкырып.— Бу система авария скважинаның кай җирендә икәнен дә әйтеп бирә алмый. Ә дулкыннар? Бер озынлыкта, бер ешлыкта .көйләнгән. Белеп кара: әллә Әл- мәт. әллә Азнакай, әллә Октябрьск сигналы. Тоташ тавыш, тоташ шытырдау! Мактап торасың син дә!
Лобанов чыгып китте һәм иң ерактагы бер скважинага юл тотты. Александр Мальцев скважинасы иде ул. Оператор тәмам нефтькә чумган, парафин кыргычын төзәтеп ята. Мастерны күрүгә аның йөзе ачылып китте. Лобановның:
— Нихәл, эшләр барамы?—дип соравына:
— Аллага шөкер, автомат ватыла тора, без төзәтә торабыз, тик ятырга ирек бирмибез, — дип җавап кайтарды да тагын эшкә кереште. Үзе сөйләнә:
— Скважиналар автоматлаша икән дигәч, сөенечемне кая куярга белмәдем. Бар икән, мин әйтәм, ак күлмәктән, галстуклар тагып, автоматларның эшләгәннәрен күзәтеп кенә, кулны кесәгә тыгып йөрер чаклар! Өйгә кайткач ЛАатренага да әйтәм: карчык, дим, хәзер иреңне таный да алмассың, егетләр кебек форсить итеп кенә йөрер, дим, безнең өчен хәзер автоматлар эшли башлаячак, дим. Баксаң—«бу автомат дигәннәре баш күтәрми торган эш икән! Чыннан да, хәзер кайтсам, Матренам танымый. Мазут эченнән күзләр генә елтырап күренә.
— Не болтай! — диде Лобанов һәм Александр яныннан да ашыгып чыгып китте. Бу юлы инде ул кая таба атларга да белми иде. Хәзер нәрсә эшләргә, эшнең кайсы башыннан тотынырга? Борисның килгәненә тиздән ике атна була, ләкин ул территория буенча аптырап йөрүдән башка нәрсә эшләде? Яна урында, яңа көч, яңа кешеләр белән беренче көннән үк зур эшләр җәелдереп җибәрергә хыялланган иде бит ул. Бу — тау-ташларны актарып ташлау, ярсып аккан елгаларны буу, җирне тишеп, җир асларына керү кебек кулдан килмәс, көч җитмәс нәрсәләргә үрелү түгел, ә кечкенә хыяллар гына иде. Куелган автоматларның эшен җайга салу, шуның белән операторларның хезмәтен җиңеләйтү һәм күбрәк нефть алу. Бары шул гына иде аның омтылышы. Ләкин кешенең шушы кечкенә, гади теләген үтәргә дә нинди зур көч кирәк икәненә хәзер Лобанов яхшы төшенде. Эшне кайсы башыннан тотынып башларга соң?
Борис, барган җиреннән туктап, мех бияләйләрен киде, тун якасын күтәреп куйды һәм җилгә арты белән борылып басты. Килгәннән бирле файдалы эш күрсәтә ал-мавына ул иреннәрен тешләп ачына иде. Инде промыселга кайтып хәлне сөйләп бирергә дә читенсенә. Авыр участокны сорап үзең гариза бирдең, инде ыңгырашып йөрмә! диюләре бар. Менә хәзер Валентина Гаганованы күрәсе иде дә аның белән туйганчы сөйләшәсе, киңәшәсе иде. Артта калган бригадага килгәч, ул да шушындый авырлыклар кичерде микән? Башта аны да шушылай, чит коллектив яратмыйча каршылаганмы? Эшне нәрсәдән башлаган, ничек җиңеп чыккан? Эх, шул турыда аның бер генә сүзен ишетәсе иде!
Кире скважиналарга китәргә исәпләгән иде Борис, юлдан килүче бер машинаны күреп, аңа каршы чыкты.
Кул күтәрмәс борын ук шофер машинасын туктатты:
— Кая?
— Иркенгә, өченче бригадага, — диде кабина ишеген ачып кергәч Лобанов. Шофер дәшмичә генә газ бирде. Кузгалдылар.
— Әле һаман 'иске бригада белән очны өзмәгәнмени? — дип сорады шофер, бераз киткәч, пассажирына карамыйча гына.
Лобанов, сәерсенеп, шоферга борылды. Машина хуҗасы аңа бөтенләй таныш түгел иде.
31
— Мине каян беләсез?
Тегесе шактый җир үткәч кенә җавап бирде:
— Мин белмәгән кеше, брат, бөтен Лениногорскида юктыр. Бу утыргычны -кемнәр генә шомартып чыкмады!— Ул тумблерларга басып фараларны кабызды. Тагын ярты километрлап җирне сөйләшми барды. — Ә сезнең кебекләрне белү безгә тиеш. Күз өстендә каш кебек бит сез. Бөтен шәһәрдә өчәү — Королев та, Гнатченко да, син! Шулай, брат!
Лобанов шоферга аның саен гаҗәпләнебрәк .карады. Шофер исә, Борисның ачуын китереп, һаман теленә салышты:
— Шәһәр газетасында мәкаләгез белән рәсемегезне -күргәч, үзем гагановачы булып китәрдәй -булдым. Тик начальствога әйтергә читенсе- нәм— батырлык җитми. Сөйләүләргә караганда, Королев белән Гнат- ченконың эшләре пешми икән. Сезнең ничектер — анысын ишеткәнем юк...
Әллә чын күңеленнән, әллә төрттереп сөйли иде шофер, Лобанов аңламады. һәрхәлдә, аның сүзләрен мыскыл итү дип кабул итте ул.
— Туктат! — дип кычкырды Борис, шоферга карамыйча гына. Бичара шофер, сискәнеп, тормозга басты.
— Төшәсеңмени? Бригадаңа илтеп куяр идем...
— Рәхмәт, җәяү дә барырмын.
Лобанов ишекне ачып асфальтка сикерде һәм, машина үтеп киткәч, юлны кисеп кырыйга чыкты, кар ярып, турыдан урманга таба атлады. «Синең кебекләрне безгә белү тиеш», имеш.
Өченче -бригаданың үзәк культбудкасына тәмам күз бәйләнгәч кенә килеп җитте ул. Ачу алдан, акыл арттан йөри, диләр. Холыксызланмыйча, шофердан илттерсә ни булган инде?
Культбудканың ишегендә йозак иде. Күрәсең, операторлар обходка чыгып киткәннәрдер. Иске гадәте белән, Борис ачкыч эзләп кесәсенә тыгылды һәм шунда ачкычларның күптән мастер Фоат Миихәеровка тапшырылуына, үзенең йозакка тотынырга хаксыз, бөтенләй чит кеше икәненә әрнешеп, кулын кесәсеннән алды.
Туган йорты кебек сагынылган культбудканың дүрт ягын да әйләнеп чыкты һәм дөм караңгы тәрәзә алдына килеп басты. Эчтә шылт иткән тавыш та юк... Бина эче кайгыга чумган кебек тоелды Бориска. Ул булганда ничектер бу вакытларда әле операторлар, шау-гөр килеп, домино суга иделәр. Күрәсең, яңа мастер булгач, яңа тәртип. Бик кыерсытмый ми/кән Минхәеров аның операторларын?
Уйланып, бераз тәрәзәгә карап торганнан соң, Лобанов культбудка алдындагы күрсәткеч такта янына барды, аның пыяла капкачыннан борынын шудыра-шудыра, караңгыда таныш исемнәрне эзләде. Тапты. Нефть чыгару буенча әле дә шул ук кешеләр алда -бара икән. Сынатмыйлар икән егетләр. Күрсәткеч такта өстендә эре хәрефләр белән язылган «Лобанов бригадасы» дигән сүзне укыгач, Борисның сөенече эченә сыймады: «Мине үз кешеләр рәтеннән чыгарып ташламаганнар икән».
Почет тактасында да аның коллектив белән төшкән рәсемен алмаганнар. Борис, электәгечә үк, шат елмаеп операторлар арасында утыра. Октябрь «бәйрәме алдыннан, бик кәефле чакта, җиңүчеләр булып төшкәннәр иде бит.
Бригадада үзенең исеме дә, төсе дә сакланганга куанып, Борис яңадан культбудка янына.килде. Хәзер инде ул күңеле -белән бөтенләй бу бригадада иде. Нигә дип ташлап китте икән соң .ул менә дигән бригаданы, алтын кешеләрне? Нәрсә җитмәгән иде аңа? Ай саен макталып, бүләкләр алып, мәшәкатьсез, тыныч кына эшләп ятарга булмыйдыр идемени?
Ерак та түгел кар шытырдавы Борисны айнытып җибәрде. Операторлар скважиналарга обход ясап кайталар иде.
32
J 1обанов ашыга-ашыга килгән юлына төште. Тукта әле. нәрсәгә дип килде ул бригадага? Киңәшкәме, зарланыргамы? Әллә сагынгангамы? Хәзер мондагылар өчен чит кеше ич ул! Ә исемен алмаганнар икән — өлгермәгәнгә генә алмаганнар. Килер тагын бәйрәм — һәм вәссәлам: Лобанов урынында Минхәеров утырыр.
Борис, карлы сукмакны ерып, асфальтка чыкты да машина көтә башлады. «Ярый әле минем килгәнне берәү дә күрмәде», дип сөенә иде ул.
6
Төнлә сафтан чыккан электр моторларын күтәреп культбудкага кайткан Абдуллин белән Мусин, монда да Лобановны очрата алмагач, бер-беренә карашып аптырашта калдылар. Ватык агрегатларны җыеп кичекмәстән ремонтка озатырга, «мастер белән сөйләшеп, яңаларын кайтарырга, авариядәге скважиналарны рәткә кертү турында киңәшергә кирәк иде. Ләкин алар Лобановны көн буе көтеп тә күрә алмадылар.
Әгъдәс «моторны бер читкә куйды да, ачу белән пошкыра-пошкыра, тирләрен сөртте һәм мастерның анда түгеллеген белсә дә, барып бүлмәсен ачып карады.
— Кайда йөри бу Лобанов? Җаны бармы аның, юкмы?
— Бәлки ерактагы скважиналарда йөри торгандыр? Аны шунда күргәннәр.
Әнвәр дустын тынычландырмакчы булган иде, ләкин Абдуллин аның йомшак сүзенә карап кына басылмады:
— Аның Америка күзәтчесе кебек йөрүендә ни файда?
Яңа мастерның җил куып, файдасызга йөрүе, килгәннән бирле күзгә күренерлек бер генә эш тә эшләмәве Мусинны да борчый башлаган иде инде. Бригадада аварияләр саны арта, эшләми торган скважиналар саны күбәя. Хәзер инде операторлар аны төзәтергә дә өлгерә алмыйлар. Ә Лобановның бу турыда хәбәрендә дә юк һәм чарасына да керешми.
— Юк, болай булса аның белән безнең борчак пешмәс!—диде Әнвәр, сабырлыгын җуеп.
— Партия җыелышына куярга, тикшерергә кирәк аны, — дип өстәде Абдуллин. — Син, иптәш партгруппорг, җыелыш турында бу арада оныттың...
— Онытмадым. Эш йомгаклары буенча уздырырмын дип йөрим.
— Соң була ул аннан. Планың үтәлмәсә нәрсәне йомгакларсың?
Уйлаштылар-уйлаштылар да, чыннан да җыелышны ашыктырырга, яңа ел үткәнне көтеп тормастан, иртәгә үк үткәрергә дигән фикергә килделәр. Абдуллин мастерга карата бик әйбәт «парлы себерке» әзерләргә булды. Ә Мусин шунда ук ашыгып, эре хәрефләр белән, культбудка ишегенә белдерү язып элде. Лобанов бригаданың эше турында отчет ясарга тиеш иде.
Участоктан кайткач, белдерүне күреп, Лобанов гаҗәпкә калды: «Ничек инде ул, эшкә башламаган — отчет!»
Абдуллин белән Мусин Лобановның кинәт үзгәреп киткән йөзен, яшертен генә тәрәзә аша карап, тамаша кылалар иде: «Әһә, тәэсир итте үзенә отчет дигәне; моңарда да җан бар икән!»
Әмма җан дигәнен Лобанов соңыннан күрсәтте. Ишекне кинәт кенә ачып керде, кискен генә хәрәкәт ясап урындыкка утырды, өстәлгә шап итеп сумкасын куйды, күзләрен шар ясап Мусинга карады.
— Сездә тәртип’ гаҗәп икән, иптәш партгруппорг.
— Сездә түгел, бездә, — дип төзәтте аны Мусин, аның бригадасы икәнлегенә басым ясап.
— Сездә шул. Бездә белдерү элгәнче партия, профсоюз оешмасы һәм администрация белән киңәшәләр иде.
33
— Демократия, иптәш мастер.
— Демократия түгел, партизанщина! — дип кычкырды Лобанов.— Кем ничек тели, шулай эшли! — Борис кызганиан-кыза иде. — Янәсе, коммунистик хезмәт бригадасы өчен көрәшәләр, югары аңга ия булганнар! Ә чынлыкта борын астындагы ялгышларыгызны күрмисез. Менә син, иптәш Абдуллин,— ул бармагы белән Әгъдәскә төртеп күрсәтте,— коммунист, нефть ветераны, бригаданың профоргы, звено җитәкчесе. Үзеңдә шәхси милекчелек калдыгы ярылып ята. «Беребез — бөтенебез, бөтенебез — беребез өчен» дип сөйләнеп йөрсәң дә, культбудкаңа запас частьләрне күпләп җыйгансың һәм беркетм белән дә бүлешергә теләмисең! — Лобанов Әнвәргә карады. — Мондый аерым хуҗалык гадәте башка звеноларда да яшәп килә, иптәш Мусин. Син аны беләсең, ләкин бу турыда ләм-мим. Операторлар эчәләр, сүгенәләр. Григорий Корнеев хәтта эчеп эшкә чыкмый. Төнге вахтада торучы операторлар йоклыйлар, авария ясыйлар, нефть түгәләр. Ә синең чүпне читкә чыгарасың килми. Ни өчен шулар турында миңа бер дә әйтмисең? Мастерга ярдәм итү партгруппоргның бурычы түгелмени?
Бер минут дигәндә боларның икесен тиргәде дә салды Лобанов. Мусин да, Абдуллин да мастерга каршы бер сүз дә әйтә алмадылар. Дөрес сүзгә җавап юк. Әнвәргә Лобановның пыскып йөреп, соңыннан кабынып китә торган гаҗәп үзенчәлекле холкы хәтта ошап та куйды. Ничә көннәр буе скважиналарда йөрүе тикмәгә генә булмаган икән. Барысын күреп, сынап, «мыегына» чорнап йөргән икән. Моңардан сак булырга кирәк.
— Ярый, Борис Степанович, — диде Әнвәр,—бу турыда иртәгә җыелышта әйтерсең.
— Җыелышта әле болай гына булмас...
Абдуллин исә, Лобановка дип хәзерләгән «парлы себеркенең» иртәгә үзенә төшәсен сизеп, пошынып алды.
7
Җыелыш, нефтьчеләр көткәнчә, ярсулы һәм кызык үтте. Операторлар мастер дип тормадылар — Лобановның бөтен гаебен күзенә бәреп әйттеләр. Аның әлегә кадәр нәтиҗәле эш күрсәтмәвен, бу бригада операторлары белән очрашканда гел үзенең элеккеге бригадасын мактавын, шул бригада кешеләрен үрнәк итеп, идеал итеп куюын, ә бу бригада кешеләрен күрмәмешкә салышуын сөйләп бирделәр. «Яхшы булгач, аннан китмәскә идең!»—дип реплика ташлаучылар да булды.
Абдуллин Лобановның үз-үзен тотышы хакында сөйләде. Мастер эшчеләр сүзенә колак салмый, аларның киңәшләрен тыңламый, үзен эрегә куеп йөри, диде ул. Аннан, Лобановның урынлы-урынсыз «не болтай» дип җибәрә торган гадәте бар -иде. Әгъдәс аны татарчага тәрҗемә итеп, бу «лыгырдап йөрмә!» дигән сүз була ич дип, бу турыда да әйтте. Гомумән, күңелендәгесен калдырмады.
Шулай да тәнкыйтьнең иң катысы Абдуллинга төште. Җыелыштан соң, звено милекләренә «конфискация» үткәрелгәч, Әгъдәс, таланган кеше кебек, үзен-үзе кая куярга белми йөрде. Хәзер инде, скважинада бернәрсә ватылса, бригада складка чабарга, кемнәргәдер ялынырга-ялва- рырга тиеш булачак. Анда әле ничек карарлар — бирерләрме, юкмы? 15әлки гел дә кулыңа тимәс, синең әйберләреңнән башка звенолар файдаланыр. Менә шуларны күз алдына китерә дә, Лобановның яңа тәртибен каргарга керешә:
— Шушы булдымы закон? Җенем сөйми шул Лобановны! Эх, Смирнов безнең... — дип, еш кына иске мастерны телгә ала иде Әгъдәс.
Җитмәсә, шушы көнне генә аның бер скважинасында, чыбыгы-ние белән парафин кыргыч өзелеп забойга төшеп китте. Ун елдан артык
з. .С. Ә." № 5.
34
оператор булып эшләп, мондый зур аварияне кичергәне юк иде Әгъдәс- нең. Гаеп үзендә булмаса да, нефть юлының тыгыласын, скважинаның нефть бирүдән туктаячагын исенә төшергәч, Абдуллин тәмам кайгыга төште. Ашка да кайтмады хәтта. Әле ашаудан язса, өендә йокы алмаячак иде аны.
Мусин килгәндә Әгъдәс, әнисе кыйнап чыгаргач өенә кайтырга куркып утырган бала төсле бөрешеп, кыргыч будкасында утыра иде.
— Нәрсә мәрткә китеп утырасың, аулау бригадасы чакыртырга кирәк, — дип шелтәләде аны Әнвәр.
Бердәнбер юл — скважинаны ябып, аулаучыларны чакыру икәнен белсә дә, Әгъдәснең килешәсе килмәде: алар өчен бигрәк күп түләргә кирәк бит. Өч-дүрт мең! Әйтергә генә асат. Ярый ла кыргычны аулап тота, алсалар. Барып чыкмаса, жир асты ремонтчыларын чакыртырга туры киләчәк. Трубаларны сүтеп алу, скважинаны чистарту биш мең сумнан тугыз мең сум акча белән бәйләнгән. Анда да әле ремонтчыларның килгәннәрен көтеп күпме көн узачак, күпме нефть чыгарылмый калачак.
— Башка чара юк, — диде Мусин кырт кисеп. — Әйдә киттек мастер янына, киңәшик.
Абдуллин, таптың киңәшер кеше дигәнсыман итеп, Муоинга карады.
— Син кул селтәмә әле! Нинди карар кабул иттек соң үткән җыелышта? Бергә, киңәшеп, кулга-кул тотынып эшләргә димәдекме?
— Сөйли беләсең инде син, әйдә!
Абдуллин, теләр-теләмәс кенә, Әнвәргә иярде. Барганда Әгъдәс Әнвәрнең теләсә кемне дә күндерә, теләсә нинди кире кешене дә сындыра, теләсә кемне үз артыннан ияртә ала торган сихри бер көчкә <ия 'булганлыгына сокланып һәм шатланып барды. Үзләренең характерлары белән дә, эш, тормыш тәжрибәләре белән дә Әнвәр белән Әгъдәс капма- каршы диярлек. Ләкин, шулай булса да, алар өч-дүрт ел буе бергә дус булып эшлиләр һәм бервакытта да ачуланышканнары, телгә килгәннәре юк. Әгъдәс кырыс, сентиментальлекне бер дә яратмый. Әнвәр, киресенчә, йомшак табигатьле, уйчан һәм сабыр кеше. Ул тормышта һәрнәрсәгә мәгънә белән карый. Урман икән, аны төзү материалы яки ягулык өчен файдаланыла торган гади агач итеп кенә түгел, бер үк вакытта кәгазь итеп тә, кешеләр өчен ямь, ял итү. һәм жәнлекләр өчен тору урыны итеп тә күз алдына китерә. Скважиналарда газ факеллары янса, кыйммәтле капроннар, җылы мех бүрекләр янган кебек була. Кырда тимер кисәге аунап ятса да Әнвәр туктала һәм «күгәреп, әрәм булып ята бит булачак машина», — дип аны күтәреп алып кайта.
Кешеләрнең иң нечкә хисләрен, яшерен уйларын да тиз аңлап ала ул. Шуңа күрә бер эшче дә аңардан серен, шатлыгын, кайгысын яшерми. Нәрсә турында булса да киңәшергә, сөйләшергә кирәк булса — башлап Әнвәр янына килә.
Характерлары туры килмәсә дә, Әгъдәс Әнвәрне шушы яхшы күңел - лелеге, акыллы киңәшләре һәм сер сыйдыра алуы өчен ярата, хөрмәт итә иде.
Культбудкага кайтып кергәндә Лобанов, өстенә-башына киенеп, каядыр чыгып китәргә жыенган иде.
— Бәла, Борис Степанович, — дип туктатты аны /Мусин. Егерме бишенче скважинада...
— Күрдем. — Лобанов ачулы гына итеп Абдуллинга карады.— Ә син, иптәш өлкән оператор, аны шунда ук әйтерләр...
— Нәрсә әйтеп торырга? Болай да аңлашыла. Аулаучыларны чакыртырга кирәк.
— Ә без аны чакыртмыйбыз!—диде Борис кискен генә итеп.
— Ничек чакыртмыйбыз?..
35
— Шулай. Үзебез аулап тотачакбыз. — Мастер гаҗәпләнеп үзенә караган операторларына нәрсәдер анлатмакчы иде, аннары кирәксенмәде.— Минем элекке бригадада аны башкача эшлиләр...
Лобанов шунда ук, машинага утырып, иске бригадасына китте.
— Кырырсың инде!—дип калды Абдуллин эченнән генә.
Мусин исә башка нәрсә уйлый иде: «Лобанов һаман иске бригадасын оныта алмый, һаман үзләрен үрнәк итеп куя. Озаккамы барыр бу?»
Ярты сәгать тә үтмәгәндер, мастер кайтты. Ул аннан ниндидер ыргак белән озын корыч аркан алып кайткан иде. Күп җәпле кармакка охшаган бу әкәмәт тирәсендә Әгъдәс берничә минутлар әйләнеп йөрде, гүя ыргак аны кай җиреннәндер эләктереп алган да җибәрми иде.
— Кызык нәрсә бу. Кем уйлап тапты икән?
— Юкка вакыт әрәм итәбез. Кармакка эләгергә балык түгел лә ул!—дип, Әнвәр исе китмичә генә җавап кайтарды.
Мастер белән барып девонга ыргакны төшерделәр. «Кармак салганны» карарга якын-тирә скважиналардан да операторлар байтак җыелган иде. Алар, нефть басымыннан скважинаның калтыраганын күреп, ут йотып тордылар. Чак кына саксызлык аркасында өскә фонтан бәрү куркынычы бар иде. Арканның башыннан тотып, ыргак белән девон төбен капшаучы Әгъдәс тә моңардап шикләнә, скважина тирәсендә торучыларга читкә китәргә кушып кул селкә иде.
— Әйдә, әйдә, курыкма!—диде Лобанов.
Бернәрсә булмаган шикелле, янында мастерның елмаеп торганын күргәч, Абдуллин гайрәтләнеп китте, девон төбен тагын да җәһәтрәк актарырга тотынды.
Берничә минутлар узды. Юк, кыргыч чыбыгы ыргакка эләгергә уйламый да.
Барыннан да бигрәк Лобановка авыр иде. һич яшерен-батырын түгел, берәр файдалы эш күрсәтә алмаммы дип алып килгән иде ул бу ыргакны. Борис үзе уйлап тапкан бу ыргак теге бригадада чакта өзелеп төшкән кыргычны карышусыз сөйрәп чыгара иде. Ә монда... Бул- маса да булмый икән бәхет...
Инде Әгъдәс тә өмет өзде. «Юньле нәрсә булса, бар да аварияне шулай гына бетерер иде», — дип тиргәнә иде ул. «Үзең уйлап тапкан нәрсә, мә, үзең җәфалан»,—дип, аркан очын мастерга тотгырмакчы иде инде, кинәт кулы авыраеп китте.
— Эләкте! — дип кычкырып җибәрде Абдуллин. — Капты!
Аркан очына берьюлы дүрт-биш оператор килеп ябышты. Аларга ярдәмгә Лобанов үзе дә килде.
— Такмаклап, такмаклап!
Такмакны Әнвәр башлады:
— Әй татар да, бик хәтәр дә, һоп! '
— Әй урыс та, бик кырыс та, һоп! —дип кушылды аңа Сушков.
Иосиф та үз милләтеннән өлеш кертте:
— Әй чуваш та, бик юаш та, һоп!
Тарта-тарта арыдылар, тирләп төштеләр. Инде «әй татар да, бик хәтәр»ләре дә үзләренең борын төбеннән ерак китми башлады, шулай да кыргыч чыкты.
— Ну, интектердең, каһәр суккыры! — дип, Абдуллин нефтькә батып беткән кыргычны алып җиргә бәрде. Аның күңеле" күтәренке иде. Мастерга берәр җылы сүз әйтәсе килде Әгъдәснең, тик бергәләп тәмәке тартканда аңа елмаеп карау белән генә чикләнде.
Вахтадан кайтканда. Әгъдәс Әнвәрнең янына килеп утырды да сер әйткәндәге кебек, аның колагына иелде. ' н
— Кара әле, безнең мастер болай ничево кеше кебек күренә
— Каян белдең? н
— .Мин кешене бер күрүдә таныйм...
36
Мусин аның соңгы сүзеннән теш уртлары күренерлек итеп елмайды.
— Әле бәя бирергә иртә түгел микән? — диде Әнвәр, Абдуллинга каршы төшкән булып. — Кармак белән генә эш бетми...
Әгъдәс Әнвәргә тагын да якынрак килеп утырды.
— Хикмәт кармакта түгел, кешенең эшкә күңел бирә башлавында...
8
Яңа елга каршы көнне операторлар скважиналарда артык зур эшләр кубармаска, территорияне тәртипкә китерү, нефть түгелүдән буялган фонтан арматураларын, трап һәм мерникларны чистартып кую кебек вак-төякләр белән генә чикләнергә дип сөйләшкәннәр иде. Мондый чакта алардан җитәкчеләр дә әллә ни таләп итмиләр. Ни әйтсәң дә, бәйрәм бит — кәеф бозылмаска тиеш.
Бүген кич һәркемне яңа ел табыннары, төрле ялтыравык уенчыклар белән бизәлгән чыршылар, дуслары, сөйгән ярлары көтә. Бәйрәмне күңеллерәк, матуррак итеп үткәрү буенча һәркемнең үз планы, үз уе бар. Егетләр, мәсәлән, кая булса да берәр җайлырак урынга — табыны әзерләнгән, чыршысы утыртылган һәм кызлар җыелгапрак төшкә сызарга чамалый. Әгъдәс белән Әнвәр кебек семьялы, бала-чагалы кешеләргә бәйрәм өйдә күңеллерәк. Үз җәмәгате белән, чыр-чулы берничә бала атасы булган дуслары белән гөж килеп, яңа елны җырлап-биеп уздырудан да кулай нәрсә юк кебек аларга.
Борис быел яңа елны зурларга уйламады. Күңел бәйрәмдә түгел, шатлык ташып тормый. «Җырларың җыр төсле булганда гына көйләрең көйле чыга» дип, кем тарафыннандыр әйтелгән сүз аның колагында студент еллардан ук яңгырап йөри иде. Иртән эшкә киткәндә ул хатыны Гөлсинәгә дә шуны кабатлады. Шулай да, Гөлсинә, кечкенә Игоре өчен булса да, чыршы һәм уенчыклар алып куясын әйтте, Бориска мөмкин кадәр иртәрәк кайтырга кушты.
Борис көндез бригадага бармады, промыселда еллык отчет белән утырды һәм үзенең чыршы бизисе барлыгын һич тә исеннән чыгармады. Инде ул контордагылар белән кайтырга да җыена башлаган иде, шул вакыт бүлмәгә секретарь-машинистка йөгереп керде.
— Борис Степанович, сезне телефонга чакыралар.
Лобанов ашыга-ашыга секретарь артыннан китте. «Авариядер», дип уйлады ул, өстәлгә куелган трубканы тизрәк алды.
— Мин тыңлыйм.
— Борис Степанович, Ольга Арбузова авырый... — Бу Әнвәр Му- синның тавышы иде.
— Ольга Арбузова? — Лобанов, хатын-кызлар арасында кайсы Ольга икәнен хәтеренә төшерә алмыйча, бер мизгел уйланып торды. Бригадада хатын-кызлар биш-алты гына булса да, ул аны тиз геиә күңеленә китерә алмады. Шура Нефедова, Таня Лифантьева, Ольга Арбузова...
Телефонда Мусиниыц дулкынланган тавышы кабатланды...
— Ашыгыч ярдәм кирәк, Борис Степанович, хәле авыр...
— Хәзер, көтегез, үзем алып киләм!
Маңгаена кызыл хач билгесе куелган җиңел машина биш минут дигәндә промысел ишек төбендә иде инде.
— Әйдә, куала! — диде Борис шоферга, үзе артыннан ишекне шакылдатып япкач.
Шәһәрне чыгып туры юлга төшү белән машина кызулыгын арттырды. Борисны бу тизлек тә канәгатьләндерә алмады.
— Тизрәк, тизрәк! — дип куалады ул шоферны.
Шофер тизлекне арттырды. Күзгә ак-кара күренми башлады. Юл .буендагы скважиналар, нефть резервуарлары, телефон баганалары
37
җирдән калыккан кебек кинәт килеп чыгалар иде. Машина түгел, гүя баганалар үзләре машина каршына чабышып киләләр. Киләләр дә артта егылып калалар төсле. Алда сузылып яткан озын асфальт юл да, гүя, тәгәрмәч астына үзе шуып керә һәм, тасма булып, көпчәкләргә урала. Машина эченә куелган носилка бәрелеп өзлексез шыкылдый. Әйтерсең, болай кызу алып барган өчен шоферны тиргәп бара иде.
Лобанов, тәрәзәгә иелгән килеш, еракларга текәлеп уйга калган. Аның күзенә бары авыр хәлдә яткан Арбузова гына күренә иде. Ул әле кечкенә гәүдәле, кара кашлы, кара күзле, әле зифа буйлы, сары чәчле, зәңгәр «үзле кыз 'булып килеп баса. Ләкин ничек кенә итсә дә, Борис аны хәтеренә төшерә алмый. Бүгенге көнгә кадәр үз бригадасындагы кешеләрне, бигрәк тә биш-алты гына хатын-кызны белә алмавына Борис үз-үзен ачулана иде...
Скважинадан кайтып культбудкада егылган Ольганың хәле авырайганнан авырайды. Операторлар, аның ничек газап чигүен күреп, әледән-әле юлны карап керәләр иде. Тик ашыгыч ярдәм машинасы һаман күренмәде.
Авырудан битәр Әнвәр газапланды. Ул берничә мәртәбә телефон трубкасын алды, берничә мәртәбә ашыгыч ярдәм станциясенә, промыселга шалтыратты. «Машина китте», — дип җавап бирделәр.
— Бу ни хәл?
Әнвәрнең аптырап соравына нефтьчеләр җилкәләрен генә җыердылар. Эндәшмәсәләр дә күренә — операторлар гаепне яңа мастерга аударалар, аны пошмауда, кайгыртмауда гаеплиләр. Бу бигрәк тә Абдуллинда сизелә. Әнә ул, үлем белән тартышып яткан Ольгага карап ала да, тәрәзәгә бара, ашыгыч ярдәмне түгел, ә мастерны тирги:
— Җаны юктыр аның, булса тизрәк килер иде...
Әгъдәснең мастерга карата кичәле-бүгенле генә туып килгән якын, итү хисе яңадан чәлпәрәмә итәргә өлгергән иде инде.
Лобанов бригадага очраклы машинада килде. Аңа бар да томры- пып карадылар.
— Нишләп торасыз, авыруны китерегез! — диде мастер.
— Исенә төшкән...
Нефтьчеләр яртылаш аңын югалткан Арбузованы машинага салдылар да үзләре дә шунда утырып кайтып киттеләр. Ашыгыч ярдәм машинасының юлда ватылып ятканын шунда гына күрделәр алар.
— Ашыгыч ярдәмгә ашыгыч ярдәм кирәк, — диде берәү.
Машина көткәндә Лобановка карата әйтелгән сүзләр үкенечкә генә булды. Абдуллин читенсенүдән бөтенләй тәрәзәгә таба карап утырды һәм юл буе шуннан беркая борылмады. Тик төшкәндә генә Әнвәрне туктатып:
— Безнең мастер начар кеше түгел икән, — диде.
— Каян беләсең?
— Мин кешене бер күрүдә таныйм...
9
Гөлсинә Борисны озак көтте. Көндезге икеләргә-өчләргә кайтып җитәсе ире һаман юк. Чәй куйды — ул суынды, аш пешерде — җылыда тота-тота аның тәме китте. Ниләр генә уйлап бетермәде Гөлсинә. Кайтышлый кемгә булса да сугылгандыр, яңа ел алды дип шешә бушатырга тотынгандыр дисәң—Борисның андый гадәте юк. Кая да булса барырга булса — ул әйтеп китә, эчсә — чамасын белеп кенә эчә. Кешедә озак утыруны, хуҗаларны ялыктыруны яратмый — тизрәк кайту ягын карый. Бригадасына киткәндер дисәң — бүген ул промыселда
38
отчет белән утырды. Гөлсинә эшләгән җиргә — ' «Бөгел мәпефть» идарәсенә шалтыратып тиздән кайтасын да әйтте.
1әрәзәгә килеп күпме генә тырышып караса да, Гөлсинә тышта, караңгыда җемелдәшкән утлардан башка бернәрсә күрмәде. Утлар, утлар... Алар нинди күп—җиргә күктән меңләгән йолдызлар коелган диярсең... Утларның киек каз юлы кебек иң куе төшендә — Фрунзе проспектында алар яши. Ә Борис гадәттә кызу-кызу атлап әнә шул чаттан килеп чыга иде.
Урамга карап ничаклы гына күзен талдырса да, Гөлсинәнең Борисы күренмәде. Инде утыртылмаган, бизәлмәгән чыршы тирәсендә буталып йөри торгач, аның нәни Игоре дә арыды, башын диван почмагына салып, күзләрен йомгалый башлады. Йокысы килә.
— Әллә скважиналарда бер-бер хәл булды микән? Иң дөресе авариядер...— дип, Гөлсинә, күңел юату өчен, чыршы утыртырга кереште.
Борисның бу айларда соңга калып кайтуы яңалык түгел иде түгелеп, шулай да ире чак кына соңладымы — Гөлсинә аны юксына башлый. Борисы аның соңгы атналарда күзгә күренеп ябыкты, суырылды, сөйләшмәс булды. Күңелсезлекнең сәбәбен Гөлсинә аңлый — иренең эше бармый. Бригаданы алга чыгарырга дип күчте, ләкин бар нәрсә артка тәгәри. Берәү булса түзмәс, кире үз бригадасына кайтып китәр иде, әмма Борисның сер бирәсе килми. «Авызы тулы кан булса да, төкерми» дип шундый кешеләргә карата әйтәләрдер инде. Эштә генә түгел, тормышында да ул шундыйрак кеше.
Гөлсинә Борисның егет чакларын, шушы проспекттан ерак та түгел кызларның тулай торагына килеп йөргән вакытларын хәтерләде. Башта сирәк-сирәк кенә, соңыннан һәркөн күренә башлады ул. Үзе белән бергә нефть лабораториясендә эшләгән кызлар янына йомыш белән килә, янәсе. Ә күзләре... Гөлсинәдә. Көлсә дә, берәр сүз әйтсә дә ялт итеп Гөлсинәгә борылып карый. Гөлсинә аңа игътибар бирмәскә тырыша. Белә — Борис аны якын итә.
һәр көнне килеп, кирәксә дә, кирәкмәсә дә кичләрен кызлар бүлмәсендә уздыра башлагач, Бориска кызлар болай диделәр: «Син, егет, тикмәгә йөрмисең. Әйт, кайсыбызга гашыйк булдың?» Борис утта кыздырган тимер кебек кызарды: «Мин болай гына... Сезне якын итеп кенә!» Шуннан килмәс булды егет. Гөлсинә тәрәзәләргә карап аны айлар буена көтте, ләкин егет күренмәде. Ник бер генә мәртәбә килеп чыксын!
Гөлсинә Борис.белән берничә айдан соң, көтмәгәндә генә очрашты. Бу юлы инде алар мәңгегә бергә булу турында сөйләштеләр. Шунда гына Гөлсинә Борисның яшерен мәхәббәт белән янып та, сер бирми йөрүен белде...
Сәгать теле тугызны үтеп унынчыга шуышканда гына кайтты Борис. Кайтты да, бусагада туктап:
— О-о, нинди матур булган! — дип, өй эчен балкытып торган чыршыга карап басты. Тик ул моны сокланудан әйтмәде. Мондый гына чыршыларны аның күргәне бар. Моннан да матурракларын күргәне бар. Озак көттерүе, шушы чыршыны бизәүдә катнаша алмавы өчен, үзенчә гафу үтенүе иде бу.
Гөлсинә Борисның кар сарган тунына, бүрегенә карады, көлеп җибәрде:
— Улым, Игорь, әнә кыш бабай килгән! — Аннан каз канаты тотып ире янына килде.
— Сине, картым, шушының белән кыйнаргамы, әллә өстеңне генә сыпырыргамы?
— Теләсәң нәрсә эшләт, Гөлсинә, шулай туры килде.
39
— Синең инде гел шулай туры килә... — диде Гөлсинә һәм, Борисның җилкәләреннән карны сыпырып төшергәч, сорады: — Тагын аварияме?
— Әйе, тик бу юлы кешедә...
— Ничек кешедә?
— Кеше чирләде, операторыбыз. Больницага урнаштырып йөрдек... Бездә бит шулай: кеше хәл эчендә, ә анда «урын юк» дип тарткалашалар... Кайчан өлгерер бу яңа больницалары?
Өстен, аягын чишенгәч, Борис диванда гамьсез йоклап яткан Игоре янына килде. Бала, бер кулына елтыр күзле «аю малаен», икенчесенә рәсемле китап тоткан килеш, чалкан авып төшкән иде. Гөлсинә, шауламаска, баланы кузгатмаска кушып, бармагын иреннәренә куеп караса да, Борис көн буе сагынып йөргән улына кагылмый булдыра алмады.
— Тор, улым, әйдә, бәйрәм итик!
Тик малай күзен ачмады, әтисенең кулына башын салындырган килеш изелеп, тәмле итеп йоклый бирде.
— Ярар, бергәләп иртәгә бәйрәм итәрбез, — диде Борис, улын урынына салып, — бүген караштырасы эшләр дә бар...
Өстәл лампасы кабынуга, аның ефәк калпагы аркылы үткән яктылык бүлмә эчен кызылга манды. Түшәм, стеналар кызылга буялды, өйдәге мебельләр дә үзләренең чын төсләрен югалттылар.
Кәгазьләр өстенә бик түбән иелеп утырган Борисның башы да абажур күләгәсе төшүдән гаҗәеп үзгәрде. Аның бер як бите, шадра һәм иннек яккан кызлар йөзе кебек, кирәгеннән артык алсу, ә соры чәче җирән булып күренә иде.
Лампочкадан сибелгән бер кочак нур астында нефть мәйданын автоматлаштыру проекты җәелеп ята һәм аның өстендә Борисның тынгысыз карандашы гизеп йөри. Менә үткен карандаш очы, нечкә җепләр челтәре кебек чуалчык сызыклар арасында арлы-бирле буталып йөрде дә, тукталып калды.
— Сукмас зур күтәрә. Нигә шулкадәр катлаулы проектны сайлап алдылар икән инде? — дип, Борис көрсенеп куйды. Бөтен бер бригада территориясендәге скважиналар автоматлашып беткәч, проектка бәйләнеп утыруның да кирәге юк иде, тик болай, ачу килгәннән генә әйтелгән сүз иде бу. Ничә генә уйласаң да, миллион сумнар тотып кордыргапны сүтеп булмый. Хәзер эш бары тик шул автоматларны камилләштерүгә генә кайтып кала.
Зур табаклы кәгазь өстендәге карандаш скважинадан скважинага йөрде, нефть җыю пунктларына кереп чыкты, диспетчерскийга, культ- будкаларга килеп кунгалады. Гүя ул да хуҗасын авыр хәлдән коткару өчен нәрсәдер эзли иде...
Борис, проектны карап, блокнотына ниләрдер язып, бик озак утырды. Чокына торгач, ахырда, шартлап карандаш очы сынып чыкты һәм Борис шуны сәбәп итеп йокларга ятты.
10
Берәүләр яңа елның узганын сизми дә калсалар, Лобанов өчен шушы ике көнлек бәйрәм бик озын, бик озак булып тоелды. Шуңа күрә дә ул эш башланасы көнне таң белән торып үзенең бригадасына китте, яңа ел алдыннан проектта карандашы белән гизгән урыннарны җәяүләп йөреп кайтты. Иртәнге сәгать сигезләрдә идарәнең автоматика цехы ишеге төбендә, кулына проектын тотып, конструкторларны көтә иде инде Борис.
Лобанов белән якыннан таныш булмасалар да. аны конструкторлар беләләр иде. Күрү белән алар мастерны бүлмәгә рәхим иттерделәр, ягымлы гына итеп түрдән урын күрсәттеләр.
40
— Рәхмәт, — диде Борис, конструкторларның үзләре кебек үк мөлаем гына. Кулындагы проектын өстәлгә кунды, тунын чишенеп элгечкә элде, аннан, сугышырга әзерләнгән кеше кебек, җиңнәрен күтәрә- күтәрә өлкән конструктор янына килде. — Автоматлар кирәк.
— Конкретрак?
— Конкретракмы? Нефть юлын кирәк вакытта ача һәм яба торган автоматлар. Бу булдымы бер. Кирәк чакта скважинадагы нефтьне җыю пунктларына кудыру өчен автомат насослар. Булдымы ике. Өченче: скважинаның күпме нефть бирүен үлчи һәм диспетчерга хәбәр итә торган приборлар. Аннан соң парафин кыргыч автоматларны һәм авария сигналларын камилләштерергә кирәк. Аннан...
Өлкән конструктор Лобановны бүлдерде:
— һәм боларны кайчанга дисез?
— Бер-ике ай эчендә.
Өлкән конструктор урыныннан ук сикереп торды.
— Нәрсә, сез шашасызмы?
— Шунсыз сыеша алмыйм. Быел минем планнан тыш 31 мең тонна нефть бирергә йөкләмәм бар.
— Беләбез, туган, ләкин бу кадәр нәрсәне тиз генә уйлап табарга өстемә ала алмыйм.
Конструкторлар бик каты тордылар. Лобанов та бер дә йомшамады.
— Башкача түзеп торырга мөмкин түгел. Миңа автоматлар кирәк!
— Без дә тик ятмыйбыз, эшлибез!
Конструкторлар Лобанов утырган өстәлне минут эчендә төрле сызымнар, проектлар, эскизлар белән өеп тутырдылар. Автоматларның берничә төре, берничә варианты куелды. Китте исбат итүләр.
Конструкторлар яныннан чыкканда Борисның башы тубал булган иде. Конструкторларның тик ятмавын, яңа автоматлар булдыру өстендә эшләүләрен үз күзләре белән күрсә дә, әле болар барысы да киләчәктә булачак нәрсәләр иде. Өмет өзелде. Димәк, бердәнбер юл — булган автоматларның эшен көйләү, аварияләрне бетерү, нефть чыгаруны арттыру буенча резервларны үзеңнән эзләү. Бары үзеңнән!
Лобанов бригадага шушындый ныклы фикер белән кайтты. Операторлар скважиналарга таралганнар иде, мастер культбудкага кереп чыкты да. скважиналар рәте буйлап сукмактан түбәнгә—әрәмәгә төшеп китте. Әйе, операторлар скважинадан скважинага йөреп күпме сукмаклар салганнар. Бу эзләрдә күпме көч, күпме авырлыклар ята. Әле кичә генә кар явып киткән иде, бүген тагын тапталган. Җәй булса, бу сукмакларга үлән үсми, кыш булса, аларны кар күмми. Кайчан нефть чыгару процесслары тулысы белән автоматлашыр да, ун еллар буе тапталып тыгызланган, каты юлга әверелгән бу сукмаклар бөтенләйгә югалыр?
Бу сорау территориядә йөргән саен Борисның күңел түренә менеп утыра һәм чыкмый азаплый. Бу сорауны нефтьчеләр Борисның үзенә дә бирәләр һәм Лобанов аңа җавап таба алганы юк әле. Промысел башлыклары, конструкторлар үзләре дә белмәгәч, гади мастер аңа ничек җавап бирә алсын?
Скважинага җитәрәк, куаклар арасыннан операторларның «әй татар да бик хәтәр»ләре ишетелде. Лобанов аларның тигезле-тигезсез. көйләүләреннән елмаеп, сулга — тавыш килгән якка борылды.
— Балыкның зурысын каптырганнар егетләр...
Соңгы вакытларда операторлар забойдан кыргыч аулау белән шулкадәр мавыгып киттеләр, хәтта төшкә туктарга да оныталар. Абдуллин исә кыргыч ауларга чын балыкчы һәвәслеге белән йөри. Бу эштә инде ул тәҗрибә тупларга да өлгергән — кармакны бер салуда каптыра. Хәзер операторлар кыргыч өзелүне чүпкә дә санамыйлар. Лобанов ки
41
ләчәктә моңардан бик хәтәр нәтиҗәләр чыгасын сизеп борчыла башлаган иде инде.
Әкияттәге шалкан тарткандагы кебек, берсе итәгенә икенчесе ябышып аркан сөйрәгән операторлар янына килгәч, Лобанов каш астыннан гына карап торды. Операторлар кыргычны забойдан сөйрәп чыгардылар, шатлапа-шатлана тәмәке тартырга утырдылар. Лобанов та алар янына чүгәләде.
— Я, бу эш сезгә ошыймы? Кыргыч аулауны әйтәм...
— Бик ошый, Борис Степанович, менә дигән ысул!
— Ә миңа ошамый!
«Безнең мастер тагын җеңләнә», — дип уйлап алды Әгъдәс.
Лобанов күзе белән операторларны сөзеп чыкты да сорау бирде:
— Сез шулай кыргыч өзү һәм аулау белән генә шөгыльләнмәкче буласызмы?
Нефтьчеләрнең башлары түбән иелде, җавап бирүче булмады, һич сер түгел, бу эш өчен алар мастердан мактау өмет иткәннәр, иде. Менә сиңа мә!
— «Янгынны сүндерүгә караганда булдырмау яхшырак» диләрме әле янгынчылар? Ә сез?
— Анысы дөрес, — диде Мусин, — янгын сүндерү белән генә мавыгабыз. — Ә кая соң башка чара?
— Эзләргә, табарга кирәк! Бәлки аварияләрне булдырмауда, нефть чыгаруны арттыруда башка юллар бардыр?
Мастерның бу турыда сүз кузгату максаты бергәләп резервлар эзләү иде, ләкин операторларның берсе дә эшне җайга салу өчен тәкъдим бирә алмады.
— Әллә күрше бригадаларны барып карыйкмы? Алар нишлиләр икән? Әйтик, минем элеккеге бригаданы?
— Мактанасыгыз килә ииде,‘ Борис Степанович! — дип көлде- Әгъдәс.
— Мактанудан әйтмим. Бәлки үзегезгә берәр файдалы нәрсә табарсыз? — Лобанов урыныннан торып тунын каккалады һәм, горурлык сындырудан куркып эндәшмичә, бер-беренә карашып утырган операторларны күзәтеп торды. — Билгеле, анда сездәге кебек автоматлар юк, шулай да... — Бик артык сизелмәсә дә, мактанасы килү Лобановта юк түгел иде, ахыры.
— Бездәге кебек диегез инде ичмаса, Борис Степанович. «Без»- сүзенә күнегергә вакыт.
— Анысы дөрес. Барабызмы, егетләр?
— Зыян итмәс иде итүгә...
Мусипның шушы сүзен генә көткән операторлар дәррәү сикереп тордылар.
Көн шактый салкын булуга карамастан, көтелмәгән сәяхәтне берәү дә кире какмады. Операторлар Лобанов артыннан ияреп көн буена диярлек өченче бригада скважиналарында йөрделәр, нефть җыю пунктларына керделәр, культбудкаларны, кыргыч будкаларын карадылар. Кая гына барсалар да, бригададагы тәртип, хезмәтне оештыру алар- ны гаҗәпкә калдырды. Скважиналар чиста итеп җыештырылган, нефть җиһазлары пөхтә итеп буяуга буяп куелган. Тирә-якта бер генә нефть табын да күрмәссең. Кар астына күмә торганнардыр дип уйлап, карны да казып карадылар, тик бәйләнер нәрсә табылмады.
Звено саен культбудка, аларның һәрберсендә газета, журнал, шашка, шахмат.
Абдуллин аларны күрсә дә, исе китмәгәнгә салыша, тизрәк чыгып китү ягын гына чамалый.
— Син, профсоюз алласы, — диде- аңа Әнвәр, — юньлерәк кара! Менә ничек яши кешеләр!
42
— Лозунг, плакатларын карау сиңа да зарар итмәс, иптәш парт- группорг...
\зәк культбудка тирәсенә җиткәч, операторлар туктап калдылар. Монда урман булып агачлар утыра. Шунда ук спорт мәйданы, тимер чыбык челтәр белән уратып алынган теннис мәйданчыгы, бассейн, душ.
— Курортмыни! — диде Әнвәр сокланып.
— Без курорт-мазар диеп беркая да киткәнебез юк, отпускыбызны шушында гына уздырабыз, — диде бер оператор. Ул культбудка артындагы бер гектарлап җирне биләп алган бакчаны күрсәтте. — Менә җәй яки көз көне килсәгез икән. Без сезне төрле сортлы алмалар, чияләр, крыжовниклар белән сыйлап, кура җиләге белән чәй эчертеп җибәргән булыр идек.
Мусин белән Абдуллинга таныш булмаган бу оператор өтәләнеп Лобанов янына килде.
— Бәлки, Борис Степанович, егетләр белән тозлаган кыяр, помидордан авыз итеп китәрсез?
Лобанов, «керикме?» дигәнне аңлатып, операторларга карады.
— Рәхмәт, вакыт тар.
— Башка чакта, — дигән булдылар нефтьчеләр.
Әгъдәс, бакча ярата торган кеше буларак, сорау бирде:
— Моны кем карый инде?
— Кем дип... читтән чакыртмыйбыз. Үзебез. Эштән соң вахтадан бушаган арада...
Абдуллин белән Мусин, берәүгә дә сиздермичә, терсәкләре белән төртешеп алдылар: «Күрдеңме?»
— Без дә яшибез дип яшибез икән...
Производство, хезмәтне оештыру белән тирәннәнрәк таныша башлагач, болар өчен тагын да «Яңа Америка» ачылды. Бу бригадада хезмәт җитештерүчәнлеге бер ярым мәртәбә артыграк икән.
— Аның каравы сездә автомат! — дип төрттерделәр өченче бригада операторлары. Беренче бригаданыкылар оятларыннан җир тишегенә керердәй булдылар. Лобанов исә монда йөргәндә уңайга да, кирегә дә бер сүз дәшмәде. Әйтерсең, шушыларны булдыру- өчен аның аз гына да хезмәте кермәгән, әйтерсең, бу бригадада ул бөтенләй булмаган...
Бригадага әйләнеп кайткач, мастер тәэсирләрне бүлешергә бүлмәсенә берәүне дә чакырмады, операторлар аңа тагылып диярлек үзләре керде. Сүз башлап җибәрергә кыенсынып тордылар.
— Нәрсә, кыйнап кайтардылармы әллә, егетләр! — дип, Борис операторларга карап елмайды. Алай да башлап сүз кузгатучы булмады. Лобановның карашы Әгъдәскә килеп тукталгач кына, Абдуллин теге бригадада йөргәндәге сүзен кабатлады:
— Без дә яшибез дип яшибез икән...
— Яши белмибез икән шул, — диде Әнвәр, аңа куәт биреп. — Борис Степанович, нигә моны безгә алданрак әйтмәдегез?
11
Әгъдәс бүген сәгать дүртне сугуга ук кайтып керде. Өйгә җиңелчә генә бензин исе таралды. Аларның озын буйлы, коңгырт чәчле, какча яңаклы, зур зәңгәр күзле бу уллары бөтен барлыгы белән әтисен хәтерләтә иде. Салмак кына ишек ачып, тавыш-тынсыз кайтып керүе дә нәкъ мәрхүм әтисенеке.
— Әти кайтты, әти! — дип, малайлар йөгерешкән арада, почмакта аш-су хәзерләп йөрүче Минлеямал апа, әнә шуларны уйлап, үзенең ире Фатихын искә төшереп алды. Фатих шулай, салмак кына ишек ачып эштән кайтып керер иде дә, шыпырт кына чишенә башлар иде.
43
Чишенеп бетерүгә, әйтерсең, теле дә чишелә, сөйләргә башлый: карчык, ди, ишеттеңме әле, фәлән жирдә тагын жир мае тапканнар бит. Мастер фәлән фәләнев (Миңлеямал апа аларпың исемен дә хәтерләми -инде) фәлән метр жир бораулаган, имеш, фәлән мең тонна нефть чыгарган. Могжиза бу, могжиза. Шулай, һәр көнне эштән нинди дә булса яңалык алып кайтыр һә?л аны гажәпкә калып сөйләр иде. Төнлә дә йокы алмый иде үзен. «Малайларны обязательно нефтьче, итәргә кирәк. Нефть ул безнең байлыгыбыз», — дип сөйләнә торган иде. Ул вакытта ук Фатих авырый, йөткерә, тынына каплана иде. Соңгы сугыштай шулай булып кайтты ул. Үпкәсендә тугыз данә снаряд ярчыгы утыра иде. Шулай булса да, сер бирмәде, ай-һай, мин бит авырыйм, миңа кыен дип карамады.
Фатих үлгәндә Әгъдәс тә, аннан кечерәге Байрак та оператор булып эшлиләр иде инде. «Маратны да нефтьче итегез», — диде Фатих актык сулышында. Булмаган бит, үлгән кеше кайта торган хәл булмаган. Фатих күрер иде. Аның олы улы ииде оператор гына түгел, өлкән оператор, меңләгән тонна байлык белән идарә итә. Байрак та хәзер тәжрибәле нефтьче, кичке мәктәпне тәмамлап, институтка керде. Марат, нефть техникумын бетереп, институтка укырга китте. Өч-дүрт ел эчендә Абдулинннар семьясында никадәр нефтьче артты! Ул гына да түгел, Әгъдәсиең дә, Байракның да хатыннары нефтьче. Моны Фатих күрсә, нәрсә эшләр иде икән?
Бераздан Әгъдәсиең хатыны Мәхтүмә дә кайтты. Хәл белешергә дип, яңа квартира алып башка чыккан Байрак белән Флера да килеп керделәр. Өй эче яктырып киткәндәй булды, жанланды. Туганнарның бергә жыелгаи көннәре сирәк булгангамы, Миңлеямал әби, кунаклар сыйлагандагы кебек, кухнядан түргә, түрдән кухняга чабып кына йөрде.
Өстәл тулы нигъмәтләр янында туганнар, килен-киленчәкләр шактый озак гәпләшеп утырдылар. Алар кайсы кая таралышкач та әле Әгъдәс йокларга ятмады.
Бүгенге сәяхәт аны шулкадәр тәэсирләндергән иде, ул аның турында юлда да, өйгә кайткач та, хәтта туганнары белән табында сөйләшеп утырганда да исеннән чыгармады. Моны өйдәгеләр белсә, авызың бер нәрсә сөйли, күңелең икенче нәрсәдә дип, үпкәләгән булырлар иде. Чыннан да ул бит, икейөзле кеше кебек, аларпың сүзен тыңлап утырган булды, елмайган, көлгән булды. Ә күңелендә һаман бер нәрсә кабатланып торды: «Лобанов начар малай түгел. Аның белән эшләп була. Аңа ярдәм итәргә кирәк».
Ә нәрсәдән тотынып ярдәм итә башларга? Бу турыда әле Әгъдәс- нең уйлаганы юк. Чыннан да ул нәрсә белән бригадага файда китерә .ала?
Хәзер Абдуллин бригада файдасына көн-төн билдән, муеннан нефтькә чумып эшләргә дә риза иде. Шунда ул үзенең яшь нефтьче чакларын искә төшереп, елмаеп алды. Нефтькә чумган иде бит ул бер- ъакыт...
* Әгъдәсне нефть чыгару эшенә атаклы мастер, РСФСР Верховный ‘Советы депутаты, мәрхүм Шәйхулла абзый Мотыйгуллин өйрәтте. Бүгенгедәй исендә, солдаттан кайткач, кадрлар бүлегеннән бирелгән направлениесен тотып, Әгъдәс Ти.мәш авылына мастер Мотыйгуллин- ны эзләп килде. Бу вакытта Шәйхулла абзый бер кешенең бәрәңге бакчасында, сварщик белән бергә ашыга-ашыга нефть трубасын ялгарга әзерләнә иде. Трубадан нефть сиптереп жиргә ага, сварщик егет каушап калган.
— Булмый, Шәйхулла абзый, — ди, — ничек инде нефтьнең юлын бикләмичә трубаны ямарга кирәк?
44
— Нефтьне туктаткач, җүләр дә ямый аны, — ди Мотыйгуллин, — менә син нефтьче булсаң, нефтьле трубаны ялга!
һәм аптырап торган сварщикның кулыннан электрод тоткычны тартып ала да, әллә нинди генә җаен, хәйләсен табып, теге сварщикның күз алдында трубаны ямап та куя. Моңа Әгъдәс бик нык гаҗәпләнеп: тел шыртлатып ала. Мотыйгуллин ачуланып карый.
— Нәрсә кирәк?
— Сезнең янга җибәрделәр, иптәш мастер, — дип, Әгъдәс хәрбиләрчә үрә катып җавап бирә.
Солдат киеме кигән егет, ничектер, Мотыйгуллинның игътибарын үзенә тарта. Әле Әгъдәснең иңбашларында погон эзләре дә уңып бетмәгән. Әле аңардан кырыс солдат гадәтләре бәреп тора иде. Сораша китте Шәйхулла абзый. Егетнең җилкәсендә җиде еллык армия хезмәте ятуын, аның артиллерия гаскәрләре сафында, кече командир булып,. Монголия далаларыннан Порт-Артурга кадәр җитүен, Япон империалистларына каршы сугышуын белгәч, Мотыйгуллин аны шунда ук уз итте.
— Мондый дөнья күргән егетләр безгә кирәк. Алар белән эшләп була, — диде ул. Аннан өстәп куйды: — Яратам җир читенә аяк салындырып утырган кешеләрне!
Мылтык курогыннан, орудие йозакларыннан кулны алып, тыныч эш коралын тоту Әгъдәс өчен бик ләззәтле иде! Дөньяда иң зур эш, иң рәхәт хезмәт шушы ярдәмче оператор булып йөрүдер кебек тоелды егеткә. Ләкин егерме көн дә үтмәде, аны Мотыйгуллин үзенә чакырып алды.
— Ярар, кияү срогың узды, үзлегеңнән эшли башларга вакыт! — дип, Абдуллинны оператор итеп куйды. Шунда эшләгәндә беренче мәртәбә ныклап «нефть исен» тойды да инде Әгъдәс.
Шулай, унберенче скважинада торганда нефтьнең басымы кими. Ул чакта дизель насослары — Әгъдәс аларны тулы куәтенә эшләтеп карый, ләкин басым артмый. Чанда нефть тә азая. «Кайда да булса труба ярылган булырга тиеш», — дигән нәтиҗәгә килә яшь оператор һәм телефон аша бу турыда мастерга шалтырата.
— Труба буйлап монда кил, — ди мастер, — моннан сиңа каршы барырлар. Сәбәбен тапмый кайтмаска! — дип боера.
Китә Әгъдәс. Күзгә төртсәң күренмәслек апрель төне. Кар җепшек, бата. Үрмәли-тора азапланып барганда, Әгъдәснең борынына нефть исе килеп бәрелә. «Авария шушында икән», — дип эзли башлый Әгъдәс һәм кинәт, кар белән бергә убылып, төшеп китә, билдән нефтькә чума. Трубадан агып чыккан нефть астан карны ашаган, куыш, калдырган икән.
— Ничево! — диде соңыннан Шәйхулла абзый, көлемсерәп. — Батмаган булсаң, таба да алмас идең әле. — Аннан тагын да елмая төшә: — Кеше нефтькә чумдымы — көт тә тор, аңардан менә дигән нефтьче чыгачак!
Әгъдәс ул вакытта яхшы нефтьче булу өчен билдән түгел, муеннан, хәтта башы белән нефтькә чумарга да риза иде. Шәйхулла абзыйның сүзеннән канатланган хәлдә, ул ару-талуны белмичә, төне буе эшләде, өйгә таң алдыннан гына кайтып керде. Иртәнгә кадәр улын көтеп, борчылып чыккан ана, Әгъдәс кайткач, улының нефтьле киемнәренә карап:
— Эшегез бигрәк тынгысыз, бигрәк пычрак икән, — дип зарланды. Үтә дә беркатлы Әгъдәс, әнисенә Шәйхулла абзыйсының шаярып әйткән сүзен кабатлады:
— Нефтькә батмагач, нинди оператор ди ул?
Тынгысыз булуын тынгысыз булды эш, әмма.шуннан соң Әгъдәс
45
•бервакытта да бодай пычранып кайтмады. Яхшы нефтьче булу өчен нефтькә чумуның бөтенләй кирәге юк икән...
Хәзер Абдуллин шул чактагы беркатлылыгыннан, тәҗрибәссзле- геннән көлеп утыра һәм тәҗрибәле нефтьче була торып та бүгенге көндә бригада өчен файдалы бернәрсә уйлап таба алмаганына рәнҗи иде. Ә бит ул яңа мастер килгәннән бирле скважиналарны сафка бастыру өчен кыл да кыймылдатмады. Дөрес, өзелгән кыргычларны аулады. Ә бу, Лобанов әйтмешли, чыккан янгынны сүндереп йөрү генә.
Утырды-утырды, ләкин уйлары һаман шул кыргыч чыбыклары, кыргыч аулау ыргаклары тирәсеннән ерак китә алмады. Әгъдәснең сихерләнгән бер ягы бар — ул рационаллаштыручы, уйлап табучы. Шулай булып китүенә дә үзе эшли башлагандагы унберенче скважина сәбәпче. Ул елларда нефть кудыру өчен теңкәгә тия торган «НД-22» маркалы двигательләр файдаланыла иде. Махсус җылыткычлар булмаса, кыш көне аны кабызам димә инде. Килү белән Әгъдәснең күзе бензин белән эшли торган шушы җылыткычларга төште һәм ул: «Моңа газ ягып та була икән», — дип уйлап алды. Газ кырыйда гына үкереп факелда яна. Двигательне газ белән җылытуга көйләде Әгъдәс. Шәйхулла абзыйның, моны күргәч, түбәсе күккә тиде. Әлеге дә баягы, шул бер сүзен кабатлый: «Мондый дөнья күргән егетләр белән эшләп була. Яратам җир читенә аягын салындырып утырган кешеләрне!»
Шушы кечкенә генә яңалык рационаллаштыручы булып китү өчен киләчәктә күпер булыр дип Әгъдәс башына да китермәгән иде. Шуннан соң ул эшне җайлаштыру, техниканы камилләштерү өчен егермедән артык тәкъдим бирде һәм аларны тормышка ашырды. «Кармакны да камилләштерергә була. Кыргычны сөйрәп чыгару өчен күпме җүләр көч кирәк. Аны парафин кыргычның үз чыгырына урап тарттырырга мөмкинме? Мөмкин». Әгъдәс аны инде күптән уйлап йөри, тик Лобановны яратмаганнан гына аның өчен баш ватмый иде. Аннан, кармакка эләккән табыш та сөйрәп чыгардым дигәндә кайвакытта кире төшеп китә — авызыңны ачып каласың. Кармакны бармаклар кебек йомыла торган итеп ясарга мөмкин. Забойда яткан кыргычны чыбыгы- ние белән ыргак үзенең «учына» йомарлап алып чыгачак. Моның схемасы да күптән Әгъдәснең башында сызылып куелган, әзер килеш диярлек ята иде инде.
— Миннән бүтән файда көтмәсеннәр, уйлап табу белән шөгыльләнергә, әнә шул кыргыч аулагычны камилләштерергә кирәк, — дигән төпле бер фикергә килеп, Абдуллин дәфтәр-каләмнәрен алды. — Әйдә, «янгын сүндерү белән генә шөгыльләнәсең» дип әйтсәләр әйтсеннәр. Янгын сүндерергә дә бит яхшы кораллар кирәк...
Мусин Әгъдәстән көйләшә. Әле кайчан гына алар бергә Лобановка ярдәм итү турында автобуста сөйләшеп кайтканнар иде, бүген инде Абдуллин скважинада баш күтәрми эшли, иҗат итә, шатлана, дулкынлана, кайгыра. Ә Әнвәр һаман уйда. Фикерләрен бер сүтә, бер оештыра, тагын туздырып ташлый. Бригаданы аякка бастыруның, алга чыгаруның хикмәтен, әмәлен табарга кирәк. Тизрәк табарга кирәк. Ә ул, үч иткәндәй, табылмый, һаман кача.
Резервлар Лобановның иске бригадасындагыдан да күбрәк бит, уйлап карасаң. Бригада штатында исәпләнеп тә, конторада утыручы 3—4 кешене кайтарырга кирәк. Бу булдымы бер. Ике звеноны бергә берләштерергә мөмкинме? Мөмкин. Менә тагын ун кешене башка эшкә кушарга була. Аннан, Лобановның иске бригадасындагы кебек, нефть үлчәү, проба алу эшләрен операторларга йөкләргә була. Менә сиңа тагын дүрт кеше. Юк, болар белән генә дә әллә ни кырып булмый... Гомумән, иртәгә партия җыелышы җыеп, иптәшләр белән бу турыда сөйләшеп карарга кирәк...
46
12
Мусин иртәгесен партия җыелышы җыйды. Анда һәр звенога дияр^ лек агитаторлар билгеләнде, яна техниканы тикшерү өчен партия* контроле куелды. Яшь нефтьчеләр белән өлкәннәрнең тәҗрибә уртаклашулары оештырылды, лекция, доклад укулар, иртә-кичләрен политинформацияләр ясаулар булдырылды. Көннәрдән беркөнне төрле рәсемнәр белән бизәлгән «Нефть өчен» газетасы чыкты. Гомумән; бригаданы алга җибәрү өчен яшь партгруппорг Әнвәр Мусин тырышмады түгел, тырышты. Ләкин бригада аварияләрдән чыга алмады. Бөтен нәрсә нәкъ Лобановның иске бригадасындагы кебек итеп эшләнде. Хәтта лозунг-плакатлар да, күрсәткеч такталар да андагыча. Звеноларның эшенә бәя бирү, алдынгы урыннарны бүлешү өчен төзелгән комиссия составы да андагыча — сигез кешедән тора. Ә эшнең алга киткәне күренми.
Операторлар Мусинныц плакат-лозунглар тирәсендә зур гауга күтәреп йөрүеннән бары тик көләләр генә:
— Мусин нефть чыгаруда яңа автоматлар уйлап тапты! — диләр. Бигрәк тә Александр Мальцев «ошатты» бу плакатларны. Вахтага- килгәндә дә, киткәндә дә ул шуларга карый да төрттереп сөйләнергә тотына:
— Егетләр, плакатсыз нефть чыкмый. Нефть шундый нәрсә ки, аны башыннан сыйпарга, «Яшәсен нефть!», «Нефть — безнең байлыгыбыз» дип юмаларга гына кирәк. Шуңа алданып чыга ул!
Әнвәрнең моңа ачуы килә иде. Ул шундый чакларда я скважиналарына чыгып китә дә, аннан кичкә кадәр кайтмый эшли, я Абдуллин янына барып зарланырга тотына:
— Безнең наданнар белән эш чыгамы соң! Плакатның әһәмиятен дә аңламыйлар бит ичмасам. Җитмәсә, коммунистик хезмәт дигән булалар! Аң юк безнекеләрдә, аң юк!
Абдуллин кыргыч автоматлары белән мәшгуль. Аның Әнвәргә карарга да вакыты юк. Бераз эшләгәч кенә, кашларын тырпайтып Әнвәргә борыла:
— Нигә борчыласың шулкадәр! — дип ачуланып сорап куя. Аннан яПадан автоматларына иелә. Бу вакытта инде ул шактый йомшак тавыш белән сөйләп китә. — Агитация кирәк нәрсә, ләкин берьюлы башка тукып кертергә ярамый, һәм керми дә ул. Минемчә, кулын белән эшләп, тир чыгарып үзеңә үрнәк күрсәтүдән дә әйбәт агитация юк.
Мусин, үзе хезмәт күрсәтә торган скважиналары янына баргач, бу турыда кат-кат уйлана. Үзеңә үрнәк күрсәтергә... Скважиналарда аварияләрне булдырмау, нефть чыгаруны арттыру өчен үзеннән нинди- өлеш кертә алыр Әнвәр? Ул эшли торган звенода бүгенге көндә җиде скважинаның дүртесе нефть бирми. Әнвәр звено җитәкчесе Михаил Иванов белән дә, Лобановның үзе белән дә бу турыда борчылып сөйләшкәне. бар. Кичә алар мастер белән бөтен звено скважиналарын карап, тикшереп чыктылар, ләкин авариянең сәбәпләрен таба алмадылар. Мусин өчен бер минут истән чыкмый торган табышмак булды бу. Ии өчен күбрәк бу звенода гына авария, ни өчен ул башкаларда азрак? Карап торуга операторлар башкалар кебек үк эшлиләр. Тырышалар да кебек. Өлкән оператор Ивановны тәҗрибәсез дип булмый — аның нефть эшендә унбиш еллык стажы бар.
Мусин, кыргыч будкасына кереп утырды да, Ивановның бөтен барлыгын күз алдына китерде. Михаил, унбиш ел эшләсә дә, эленке-салынкы йөри, бернинди инициатива күрсәткәне юк. Эшчеләрдән дә таләп итми. Ерак барасы юк: бүгенгә кадәр ул Әнвәр янына килеп: «Әйдә әле шуны эшлик!» — дигәне бармы? Ичмаса авария өчен кай
47
гырса, эшчеләрен ачуланса, тиргәсә иде ул! Әнә, Әгъдәс үзендә авария көнне бөтен бригадада дау кубара.
Гомер буе эшләп тә, йөрәгендә бернинди ялкын йөртмәүче кешеләр турында элек Әнвәр ишетеп һәм укып кына белә иде. Менә хәзер инде ул үзе шундый кешенең кул астында.
Шушы көннән башлап, Әнвәр үзенең скважиналарында парафин кыргыч автоматларның холыкларын өйрәнергә кереште. Күсе сагалаган мәче кебек, сәгатьләр буенча кузгалмыйча кышкы салкында механизмнарның эшен күзәтеп утырды ул.
Кыргычлар сигез сәгать саен забойга төшеп менәләр. Димәк, ышкылалар, тузалар һәм өзелеп, кеше күрмәгәндә генә девон куенына чумалар. Ә кыргычны сигез сәгать саен төшереп менгезүнең кирәге бармы икән? Биредә бит скважиналар яхшы фонтанлый. Димәк, алар- га парафин еш утырмый.
Әнвәр, беркемгә дә күрсәтмичә, кыргычларны автоматтан башка гына унике сәгатькә бер төшереп карады. Әйбәт. Нефть көпшәсенә парафин утырмады. Аннан уналты сәгатькә бер төшерде. Яхшы, пара- финланмады. Инде автоматларны тәүлек буе эшләтми торды — анда да скважинага парафин тыгылмады.
Куанычын кая куярга белмәде Мусин. «Эшләр киләчәктә дә шулай- барса, зур борылыш ич бу, хисапсыз резерв!» — дип кычкырып җибәргәнен дә сизми калды. Үзе шунда ук эченнән бу яңалыкның файдасын исәпләп алды: промыселда дефицит булган корыч чыбыкка экономия өч мәртәбә артачак. Электр энергиясе өч мәртәбә азрак тотылачак. Детальләрнең тузуы да шул ук дәрәҗәдә кими. Ә операторларның хезмәте? Аны инде сан белән генә күрсәтүе дә кыен.
— Чорт возьми, бу бит якын араларда бер һәм ике сменага күчеп эшләргә мөмкинлек бирә! Укырга, адәм рәтле ял итәргә мөмкинлек бирә!
Әнвәр тыны-көие бетеп культбудкага кайтты, үзе сынап караган бу яңалыкны сер итеп кенә Ивановка әйтте. Әнвәрнең авызы җыеп ала алмаслык булып җәелгән иде.
— Автоматлар сигез сәгать саен төшерелергә көйләнгән ич! — дип Ивановның каршы төшүен ишеткәч, Мусинның иреннәре бик тиз бөреште.
— Төкерегез автоматларга! Әлегә кул белән. Аннан конструкторларга заказ бирербез. Күтәрү-төшерү циклын үзгәртерләр.
— Ачуланырлар. Аннан, кайчан өлгертә әле аны конструкторлар? Бу бит фактта автоматлардан .кулга күчү. Операторлар тәүлек саен скважиналарга барып, кнопкаларга басып йөрергә тиеш булалар ич!
— Булса соң, авыр, ләкин ышанычлы!
— Автоматлардан кем инде кулга күчә? Син, Мусин, бөтенләй кирегә тәгәри башладың!
Бу сүз белән Иванов Әнвәрнең өметен бөтенләй диярлек кисеп- ташлады.
13
Бүген шимбә. Нефтьчеләр атна буена онытылып эшлиләр дә, бу көнне узган гомерне исләренә төшереп: «Әле шимбә дә җиттемени?»— дип гаҗәпләнеп куялар. Эш белән тупасланган күңелләр нечкәреп китә. Атна буена «нефть», «скважина», «парафин кыргыч» сүзеннән башканы сөйләшмәгән кешеләр ял турында, кинога бару турында, китапханәгә бару, китап алыштыру турында сүз кузгаталар. Кайсылары үзләренең керләнгән, мазутка баткан өс-башларына, нефть сеңеп каралган кулларына карап, керпе кебек тырпаерга өлгергән сакал- мыекларын кашып алалар. Кырынырга, мунча, керергә, кием алышты
48
рырга вакыт җиткән. Кайберләре күптән клубта, күңел ачу урыннарында булмавыннан зарланып китә. Кичке институтта, техникумда, эшче-яшьләр мәктәпләрендә укучылар ял көннәрне аз булса да дәрес караштырып алырга хыялланалар. Аларныц икелеләре, «койрыклары» да бар икән.
Шуңадыр, кем янына гына тукталмасын, эшчеләр бүген шимбә икәнне Мусинның хәтеренә төшереп сүз башладылар, әйтерсең, Әнвәр шимбә көнне алардан тартып алырга килгән.
— Бүген Матрена җиңгәң мунча яккандыр. Каен себеркене бик шәпләп пешереп куйгандыр, — дип сөйләнеп китте Александр Мальцев, уенын-чынын бергә кушып. — Андый-мондый соңга калып эшләүләр булмыйдыр бит?
— Кем белә инде. Минемчә, булмаска тиеш...
— Шулай да сез, егетләр, якты дөнья турында онытмагыз...
Мальцев серле итеп каш сикертте дә аксаклап китеп барды. Әнвәр «якты дөнья» сүзен төрлечә уйлый-уйлый аның аксаклавына карап торды. Александр йөргәндә, көлке өчен, юри шулай титаклыйдыр кебек тоелды аңа. «Якты дөнья» Әнвәрнең үзенә дә кирәк. Ул бүген хатыны Розага кинога билет алып куярга кушкан иде. һич сер түгел, ике ай инде аның кино, театр карый алганы юк. Эш белән, уку белән мавыгып гомер үтә. Әнвәрнең һәр сәгате, һәр минуты кадерле. Эштән кайтып юынасың, ашарга-эчәргә өлгермисең — институтка китәргә ва-кыт җитә. Аннан ярты төн якынлашканда гына кайтыла. Иртә караңгыдан тагын эшкә. Ә инде укырга бармый торган көннәрдә — мондый көннәр ялы белән атнага өч мәртәбә килә — я партия җыелышы, я профсоюз җыелышы, я бригада җыелышы. Инде шулардан тыш промысел һәм идарә уздыра торган төрле чараларны да исәпләсәң, Әнвәрне икегә яки өчкә ярырга туры килер иде. Шуңа күрә дә кайчакларда Александр Мальцев Әнвәргә: «Бу кадәр нечкә муеныңны шушы хәтле камыт ничек сындырып төшерми?» — дип сорау бирә торгандыр инде. Әллә шаярып, әллә кызганып сорый, белмәссең.
Мусинның эштән бервакытта да зарланганы юк. Тик менә хатыны гына зарлана. Кешеләр кебек бергә кинотеатрларга баруны әйтмим дә, ичмасам, бер генә көн өйдә торса, бер генә көнен бала-чагалар янында уздырса иде», — ди. Сүз юк, семья булгач, һәр хатынның ире белән бергә буласы, бергә чөкердәшеп гомер кичерәсе килә. Бүген инде Әнвәр, бу фани дөньяның барлык мәшәкатьләрен онытып, Розасы белән «Кояш һәркемне яктырта» дигән яңа нәфис фильмны карарга дип сөйләшкән иде. Моны ул сирәк эләгә торган бәхеткә санап, иртән промыселда Лобановка да әйтте. Янәсе, алдан кисәтә: мастер тегенди- мондый эш кубарып куймасын.
Гөнаһ шомлыгына каршы, мастер бу көнне конструкторлар янына барган иде. Шунда аңа нефть юлын яба торган автоматның беренче тәҗрибә үрнәген тоттырып җибәргәннәр. Борис бригадага, түбәсе күккә тигәндәй, шатланып кайтты.
— Үзьяпкычыбыз булды, егетләр, үзьяпкычыбыз!
Аны күргәч, операторларның гына түгел, Әнвәрнең дә кашы-күзе җимерелде:
— Зинһар, Борис Степанович, бүгенгә калдырып торыйк.
— Что син, Әнвәр, ничек сынамый түзмәк кирәк?! Лобанов автоматны күтәрде дә скважинага китте.
— Тапты бит вакытын! — дип, эченнән тиргәнеп, теләмичә генә, Әнвәр аңарга иярде. Артта операторларның шактый ачык итеп зарланып барулары, Мальцевның «якты дөнья» дип сөйләнгәләве ишетелде.
Автомат көйләүнең эше күп иде. Эшчеләрне вахта машинасы белән кайтарып җибәргәч тә әле мастер белән Әнвәргә скважинада байтак казынырга туры килде. Автоматны сынау түгел, куярга да өлгермәде
ләр — кич булды, караңгы төште. Эшие ярты юлда бүлеп, Лобанов белән Әнвәр турыдан, урман аша җәяү кайтырга чыктылар.
Башта сөйләшми бардылар. Аяк астында тигез ритм белән шыгырдаган кар тавышын тыңлый-тыңлый тау төшкәндә генә Лобанов Әнвәргә борылып карады.
— Шулай да быел кар сай, — диде мастер. Моның белән сүз башлап җибәрмәкче булгандыр инде, ләкин Мусинның кәефе кырылган, гәпләшәсе килми иде. «Без бик тирән булганга сай ул!» — дип кенә җавап бирәсе килде Әнвәрнең. Бар бит шундый анекдот. Айлы төндә егет белән кыз утырганда, алар белән икенче бер кыз да булган, һич тә серләре пешмәгән, сүз таба алмый утырганнар. Ялгыз кыз, ахырда айга караган да, сүз юктан сүз булсын дип: «Ай да ялгыз!» — дип җибәргән. «Без өчәү булганга ялгыз ул!» дигән егет. Кыз шунда гына үзенең монда артык кеше икәнен сизгән һәм китеп барган, ди.
Соңга таба Әнвәрдә сөйләшәсе килмәү галәмәте бетте. Болай бару күңелсез һәм эчне дә пошыра башлады. Аннан ул бригададагы резервлар турында күптән уйлана иде. Шул турыда сүз кузгатты:
— Бездә бит, Борис Степанович, исәпләп карасаң, файдаланылмаган нәрсә байтак. Бригада штатында торып та, конторада эшләүчеләрне алыйк. Өч-дүрт кеше бит. Нигә аларны үзебезгә кайтармаска? Аннан ике звеноны берләштереп буламы? Минемчә, була. Өченче бригададагы кебек нефть үлчәү, проба алу эшен операторларга йөкләп буламы? Була. Димәк, егермеләп кеше арта!
Лобанов, карга бата-бата, Мусинның янәшәсенә төште.
. — Ул минем исәптә. Моны шушы көннәрдә эшләрбез. Ләкин тик торган скважиналарны булдырмау өчен нинди чара? Кыргыч өзелүне ничек туктатырга?
Лобанов тырышып-тырышып Мусинга таба борыла, аның йөзен күрергә тырыша иде.
Сукмакны аяклар белән капшый-капшый гына урманга керделәр. Алар инде хәзер караңгыда бер-берсен дә чак кына күрәләр иде. Борис сукмак эзләп Әнвәрнең бер алдына, бер артына төште дә, кинәт Мусинның җилкәсеннән каптырып алды:
— Шулай итеп, миннән яшерергә уйладың инде, ә?
— Нәрсәне, Борис Степанович?
— Үзеңнең яңалыкны? Сөйлә, парафин кыргычларны тәүлеккә бер эшләтүең турында сөйлә!
Әнвәр шунда ук көлеп җибәрде:
— Әллә син күрәзә инде, Борис Степанович?
Мусин, чыннан да Лобановта бераз күрәзәлек сыйфаты бардыр дип, шикләнеп куйды. Уйлап карасаң гаҗәп: яныңа килеп караганы да, сорашканы да булмас, ә һәрвакыт нәрсә эшләгәнеңне белеп, сизеп торыр. Скважиналарда парафин кыргычлар белән үзенең соңгы тәҗрибәләре һәм аның нәтиҗәләре турында Лобановка сөйләп бирүдән башка чара калмады Мусинга.
— Иртәгә син Ивановтан звеноны кабул итеп ал, тәҗрибәләреңне дәвам ит! — диде мастер, Мусин сөйләп бетергәч. — Килештекме?
— Ә Иванов?
— Иванов иске һөнәре буенча китәр. Ул җир асты ремонтчысы ич.
Әнвәр мастер тәкъдименә берсүзсез риза булды. Аны мастер артта калган звенога җитәкче итеп җибәрә. Бу мактаулы задание!
Сулда, урман эчендә, кечкенә бер поселок булып утырган больница шәһәрчеге турына җиткәч, Борис белән Әнвәр, бер-беренә карашып алдылар да, шып туктадылар. Ольга Арбузова исләренә төшкән иде.
Әнә теге корпусның якты тәрәзәсеннән Ольга карап утыра торгандыр: «Эх сез, дуслар, китереп ташладыгыз да, килеп тә карамыйсыз.
4. ,С. ә.“ № 5.
49
50
Ичмаса, үткәндә кереп, хәл белеп чыксагыз икән!» — дип әйтәдер кебек тоелды ал ар га.
Лобанов, ачынып, йодрыгын йодрыгына сукты.
— Нигә без шулай эш белән мавыгып кешеләрне онытабыз икән?!
Үкенеп торудан файда юк иде. Шәһәргә төшеп, беренче очраган кибеттән күчтәнәчләр алдылар да яңадан больницага килделәр. Тәрәзә һәм ишек тирәләрендә бераз таптанып йөргәннән соң, дежур врачка керделәр.
— Арбузованы күрәсе иде.
— Арбузованы? — диде врач бераз уйланып торгач—Арбузова... ул, туганкайларым, терелеп чыкты инде. Хәтерем ялгышмаса...
Врач, сүзен раслар өчен, күзлеген киеп журналны актарып карады.— Арбузова Ольга... беренче промыселдан, — дип укыды ул.— Шулай, бит? Әйе, кичә генә терелеп чыккан.
— Кызганыч,—дип әйтеп җибәрде Әнвәр. Бу сүздән соң үзен бик җитди тоткан врач та елмаеп алды:
— Кызганыч түгел, шатлык...
Борчулары өчен врачтан гафу үтенеп чыгып барганда, Лобанов белән Мусин коридорда буй-буй пижама кигән оператор Иван Веде- неевны очраттылар. «Син дә мондамыни!» — дип, чак кычкырып җибәрмәде Әнвәр.
Веденеев аларны үзе янына килгәннәр дип кабул итеп, шатлыгыннан нишләргә белмәде, бичара. Үткән-сүткән авыруларга: «Минем янга начальникларым килгән!» — дип мактангалап та алды хәтта.
Болай булгач, Борис белән Әнвәргә дә бу комедиядә катнашмый чара калмады. Алар Веденеевтан исәнлек-саулык турында, ничек һәм нәрсәләр белән дәвалаулары турында сорашкан булдылар. Янәсе, борчылып, Ваняның хәлен белергә килгәннәр. Ольгага дигән күчтәнәч тә ярап куйды. Әнвәр аны «рәхмәт, кирәкми, алмыйм» дигән өстенә, Ваняның кулына ирексезләп тоттырды.
— Терелгәч булса да ашарсың, бозыла торган «эрсәләр түгел...
Веденеевның шулкадәр күңеле булды, хәтта күзеннән яшь бөртекләре коелып төште.
— Көтмәгән идем, рәхмәт якын итеп килүегезгә... Югыйсә минем кемем бар соң!.. — дип, бер үк сүзне кат-кат туглап озатты ул аларны.
Ишек алдына чыккач, Лобанов белән Мусин исләренә килә алмыйча тордылар.
— Менә бит без нинди начар кешеләр. Үзебезнең эшчеләребезнен кайда икәнен белмибез!
Капка төбенә җиткәч, Лобанов туктады да Әнвәргә таба борылды.
— Моның өчен безне кыйнарга кирәк.
— Кыйнарга түгел, тукмарга! — дип өстәде Әнвәр.
Иш өстенә куш дигәндәй, кайткач Әнвәрнең квартирасында да «зилзилә» кубып куйды. Әллә ничә айга бер кинога барырга җыенып та, ире вакытында кайтмагач, Роза, ачудан ишекне бикләп, бала-чагаларын ияртеп, күршегә кереп киткән, һаман шул Әнвәреннән зарланырга кергәндер инде. Көне буе диярлек суыкта ач йөреп арыган Әнвәр өчен бу җитә калды. Ул, кухняга кереп, савыт-сабаларны шалтыратып йөрде дә, эчен җылытырдай кайнар аш тапмагач, хатынына ачу итеп, өстен чишенмичә диванга ятып йоклады.
Өйгә кайткач, Роза тузынып алды:
— Син генә эшем кешесе! Әнә, күршеләрең дә тик ятмый: эшли дә, өендә дә булырга өлгерә, бергә кипо-театрларга да йөриләр. Мин дә синең кебек эшлим, нигә барысына да җитешәм!
Әнвәрнең бик матур бер гадәте бар, хатыны ачуланганда бөтенләй сөйләшмәс була.
4*
51
«Буран» басылгач, Әнвәр, хатынының дәгъвалары белән килешкәндәй, әйтеп куйды:
— Әйе, Роза, без кешеләр турында онытабыз шул...
Яткач та Әнвәрне йокы алмады. Күз алдына больницадагы хәлләр, әле Арбузова, әле Веденеев килеп басты. Әнвәр алар белән күңеленнән сөйләшеп ятты, алардан гафу үтенде. Үтенүен үтенде, ләкин бит әле бу гафу итү дигән сүз түгел. Кешеләр турында һәрвакыт кайгыртып, борчылып йөрергә тиешле парторгны алар гафу итәрләрме соң? Секретарь да булмасын. Бергә эшләгән иптәш икән, ул барып хәл белергә тиеш түгелмени?
Уйлары Әнвәрне больницадан бригадага алып киттеләр. Тагын кемнәр авырый? Әйе, оператор Василий Степанов бар. Биш бала атасы. Әгъдаснең әйтүенә караганда, аңарда яшерен формадагы туберкулез икән. Степанов аны үзе дә яшерә һәм дәшми-тынмый гына авырып йөри. Аны профсоюз ярдәмендә курортка дәваланырга җибәрергә кирәкмиме?
Тагын кем1нәр авырый? Башкалар таза бугай. Ә «полк улы» Роберт бу айларда нигәдер боек. Ул да авырмый микән?
Ә нигә чирлеләрне генә санарга? Квартирасызлык та үзе авыру түгелме? Моның белән Әнвәр дә күптәннән авырый. Өч-дүрт ел буена шушы баракның тар, кысан бүлмәсендә дүртәү яшиләр. Ике-өч ел квартира вәгъдә итәләр, әле очы-кырые күренми. Розаның Әнвәргә ачуы, семьяда булгалап алган «табак-савыт шалтыраулар», бәлки, шуның өчендер?
Ярар, үзең — үзең инде, ә башкалар? Бригадада Әнвәр кебек квартирасызлар жиде-сигез кеше. Мусинның, парторг буларак, аларга квартира юллап промысел мөдиренә, профсоюз комитетына кергәне булдымы? Юк бит.
йокларга исәпләпме, уйларыннан качарга теләпме, Әнвәр икенче якка борылып ятып карады, тик күңеленә алай да тынгылык тапмады.
Тагын кемнәр нәрсә белән авырый? Оператор Григорий Корнеевны алган бөтен акчасын эчеп бетерә икән дип сөйлиләр. Әнвәр үзе дә эштә аның авызыннан аракы исе килүен сизгәләде һәм моның өчен Корнеевны бик нык ачуланды. Соңгы вакытларда Григорийның бу гадәте бет- тесыман. Чыннан да эчүен ташладымы ул, әллә яшереп эчәме?
Ә Константин ЛАальцев — аларның кайчандыр хөкем иткән кешеләре — ни хәлдә? Иптәшләренең ышанычын аклыймы? Ник соң әле Әнвәр аның белән бер дә кызыксынмый? Ерак тора. Барырга вакыт юк — эш. Иртәгә үк Әнвәр боларның барысына да йөреп чыгачак. Больницага, Веденеев янына да барачак. Төбәп барачак... рачак... чак...
14
Больницада булып уңайсыз хәлгә калганнан соң, мастер белән парторгның кешеләргә карата игътибары сизелерлек артты. Берничә көн дигәндә Лобанов белән Мусин алты-җиде операторның өендә булырга өлгерделәр, аларның көнкүрешләре, семья тормышлары, бала-чагалары белән таныштылар. Эштән соң кемнәрнең нәрсә белән шөгыльләнүләре, нинди уй-фикерләр белән яшәүләре билгеле булды. Әле моңа кадәр начарлар рәтендә йөртелгән кешеләрдә көтелмәгән үзгәрешләр дә барлыгы беленде.
Бригадада «исерек баш» исеме алырга өлгергән Григорий Корнеевка кергән иде Әнвәр. Бөтенләй уйламаганча килеп чыкты. «Әйтмәгәнем булсын, күз тимәсен, бәйрәмнәрдә дә эчми,—ди Григорийның хатыны.— Акылга утырттыгыз, рәхмәт инде бу коммунистик бригадага»,— ди.
52
Әнвәр үзе дә ышанмады. «Әллә яшереп маташамы?» — дип сорады. «Юк, — ди хатыны. — Юри, сынар өчен алып кайтканым бар. Күземә күрсәтмә бу шешәле җенне. Моның өчен безне стена газетасына төшерәләр», — дип кенә җибәрә икән.
Мусин шунда стена газеталарына, плакатларга карата Александр Мальцев әйткән төртмә сүзләрне исенә төшерде. Янәсе, плакат язып нефть чыкмый, газетага төшереп кеше тәрбияләнми димәкче була Александр. Ничек кенә нефть чыга, ничек кенә тәрбияләнә икән әле!
Мусин аннан соң Константин Мальцевларда булды. Дөрес, суд тырнагыннан котылып калгач, Константин үзе турында андый-мондый начар сүзләр ишеттермәде. Шулай да Әнвәр аны үзе барып белеште һәм Костяның тормышта менә дигән кеше булуына нык ышаныч белән кайтты. Константин авылдагы хулиганнарны хәзер үзе авызлыклап йөри икән. «Бу турыда иртәгә стена газетасына берәр мәкалә язып бирергә кирәк булыр», — дип фикер йөртте Әнвәр.
Бер уңайдан тулай торакка, «полк улына» да кагылды Мусин. Егет баян алып җибәргән, ноталар җыйган, музыка ойрәиеп маташа иде. Әнвәр моңа куанмады, киресенчә, Робертны шелтәләде:
— Укуыңа зыян китерерсең. Соңгы курсың, диплом яклар вакытын җитә!
— Кайчан музыканың эшкә, укуга зыян китергәне бар? — дип елмайды Камалетдинов. Ләкин ул ни өчендер күңелсез иде. Моны егетнең үзеннән, иптәшләреннән дә төпченеп карады Әнвәр, тик торактагылар әйтмәделәр, бары тик бер-беренә серле карап күз генә йөртештеләр.
Икенче көнне иртән планеркага җыелгач кына Мусин хикмәткә төшенде. Анда Лобанов беренче сүз итеп Робертны телгә алды:
— Безнең Камалетдинов өйләнгән ләбаса!
— Китсәнә!
— Ул бала гына ич әле!—диештеләр өлкән операторлар ышанмыйча.
Барысының да йөзләренә гаҗәпләнү чыккан иде, тик Лобанов кына, электәгечә тыныч елмаеп, үзенең ярдәмчеләренә карап, монда искитәрлек бернәрсә дә юклыгын белдерде.
— Роберт бала түгел инде ул. Аңа егерме яшь тула... Без генә аны һаман балага санап йөрибез.
Бөтенесеннән дә битәр бу эшкә Абдуллин гаҗәпләнә иде. Нигә дисәң, ул Робертны малай чагыннан ук белә, аның белән күптәннән бирле эшли һәм әле дә булса аны малайсытып йөри иде.
Моннан биш ел элек, Робертны беренче мәртәбә скважиналар янында күргәч, Әгъдәс: «Бу малай монда әтисен эзләп килеп чыккандыр инде», — дип уйлаган иде. Бакса, аның кулында кадрлар бүлегеннән бирелгән кәгазь: эшкә дип килгән икән. Әгъдәс уйланып калды: «Кечкенә, чандыр гәүдәсе, чыбык кебек нечкә куллары белән нәрсә эшли алыр бу малай? Культбудка идәнен себереп торса инде әллә? Кайсы җүләре аны монда эшкә җибәргән?»
Сораша торгач беленде. Җиденче классны бетергәч, Лениногорск шәһәренә килеп, Роберт кичке нефть техникумына кергән икән. Техникумның, ачылган елы, студентлар аз булгач, алганнар, күрәсең. Промыселдан килгән студентлар, малайның беркайда да эшләмәвен белгәч, мөдирләре Колесников белән сөйләшкәннәр. Мөдир, аны-моны уйлап тормастан, Камалетдиновны ярдәмче оператор итеп урнаштырырга риза булган. Ләкин гариза тотып керүче кечкенә, чәүкә тавышлы малайны күргәч, тыела алмый көлеп җибәргән. Музей экспонаты урынына бүлмәдән бүлмәгә йөрткәннәр Робертны. Шулай да аның чаялыгы мөдиргә ошаган. «Кем белсен, бәлки, тора-бара яхшы нефтьче чыгып куяр үзеннән», — дип, эшкә алган.
53
Робертның монда килүе уен-көлке яратучы операторларга ярап куйды тагын, малайга бер юаныч, кәмит итеп карадылар. Иң башта спецовка белән эчне катырды ул. Бризент киемне киеп җибәргәч, малаең бөтенләй капчык эчендә калды. Курткасы аяк йөзеннән, чалбар балаклары өч-дүрт кат бөкләгәч тә һаман җиргә салынып тора.
Скважиналарда эшли башлагач, «полк улы» Робертның мәзәкләре тагын да күбәйде. Вахтага барса, культбудкага кереп йоклый да, операторлар аны уята алмый азайланалар. һичничек тә булмагач, күтәреп китеп, икенче скважинага илтеп куялар һәм «нигә минем скважинага барып йокладың?» — дип бәйләнгән булалар. Нефть ташыса, шук малайларны әтисе-әнисенә җәзага алып кергән кебек, Робертны колагыннан тотып мастер янына китерәләр. Мастер «Таз» әкиятендәге Казый абзый хәлендә кала. Тыела алмый көлеп җибәрә һәм Роберт җәзадан котыла.
Менә шул малай үсеп җитеп өйләнсен инде, ә?
— Ай гомерләр! — диде Әгъдәс, картлар кебек көрсенеп.
— Соң, безгә әйткән булса, комсомол туе үткәргән булыр идек. Күпме егет бар, бер туй ясаган юк!
— Анысы шулай... — Мастер авыр итеп сулап алды да Мусинга карады. — Минемчә, иртә өйләнгән ул. Артын-алдын карап җиткермәгән.
— Иртә дип... Балигъ булган инде...
— Ә кайда торыр? Хәзер хатыны белән торакта яши. Иптәшләре уңайсызлана, үзе, хатыны читенсенә... Киләчәктә болай килешмәс бит...
Робертка ничек квартира табу, аны кайда урнаштыру турында озак баш ваттылар. Ахырда, Мусиннар янында, бер бүлмәле булса да, кечкенә бер квартира бушаячагы беленде. Камалетдиновны шунда кертергә дигән карарга килделәр.
Бүген планерка дигәне утырыш төсен алды. Монда Степановны курортка җибәрү мәсьәләсе дә, кичке мәктәптә укучыларга шартлар тудыру, хатын-кызларны җиңелрәк эшкә кую турында да сүз байтак булды. Аннан эшкә таралыштылар.
Мусин скважиналарга таба китеп барганда аның артыннан Лобанов кычкырып калды:
— Хәзер үк минем янга Шура Нефедованы җибәр!
Нефедова килгәнче, Лобанов өстәл тартмасыннан блокнотын алды һәм үзе бригадага килгән көнне язып алган исемлекне караштырып утырды. Исемнәр, фамилияләр, эшчеләрнең туган еллары, тору урыннары... Ни өчен язып алды да, ни өчен бер генә мәртәбә дә күз салмады ул бу исемлеккә? Ә бит бу исемлек, кешеләрне хәтергә төшереп, аның куен кесәсендә йөрергә тиеш иде. Әйе, техника, эш белән мавы- гылган, калганнар барысы да онытылган.
Шура озак көттермәде.
— Мөмкинме, Борис Степанович? — дип, ишекне ачты.
— Әйдә, әйдә, Шура. — Борис Нефедованың салкын металл тотудан каралган кулларына карап алды. Аның йөзенә кызгану билгесе чыкты. Лобанов кулы белән урындыкны күрсәтте:
— Утыр әле, Шура.
— Ни бар, Борис Степанович?—Шура мастерга төбәлгән, нинди дә булса гаеп эшләгәнмендер дип шикләнә иде.
— Без сине яңа урынга күчермәкче булабыз.
— Кая?
— Нефть җыю пунктына.
— Ә нигә?
— Шулай. — Лобанов моның планеркада кузгатылган мәсьәлә икәнен әйтмәде.
54
— Аңламыйм, — диде Шура тагын да гаҗәпләнә төшеп, — әллә бер-бер гаеп эшләдемме?
— Гаеп эшләсәң якты, җылы урынга күчермәс идек.
— Ах, менә нәрсә! — дип сузды Нефедова. — Сез мине кызганудан?
— Булса соң?
— Мин сездән җылы урын сорамыйм ич.
— Сорамыйсың... ә без күчерәбез...
Шура еларга ук башлады:
— Хатын-кыз итәсез... Кимсетеп карыйсыз...
Борис көлеп җибәрде:
— Менә җүләр! Син аңа яхшылык телисең, ә ул...
— Кирәкми. Суык булсын, буран булсын, төн булсын — мин аңардан курыкмыйм. Тик зинһар урынымда калдырыгыз, кимсетмәгез мине...
Килешә алмадылар. Борис кулын селтәде дә Шураны чыгарып җибәрде һәм артыннан ук үзе дә бүлмәдән чыгып китте. Ул Нефедовадан мондый җавапны һич тә көтмәгән, киресенчә, игътибары өчен, Шура рәхмәт кенә әйтер дип уйлаган иде. Менә сиңа кирәк булса! Аңламассың бу кеше дигәнне. Беренче карауга гади генә хатын-кыз, ә үзендә нинди кирелек! Юк, кирелек түгел бу — ә батырлык, романтика!
Борисның күңеленә, берәм-берәм дә, төркем-төркем дә булып, үзенең операторлары кереп тулды. Алар ничектер барысы да диярлек Борис өчен билгесез кешеләр булып тоела башлады... һәркайсының үзенә күрә холкы, гадәте, теләге, омтылышы, шатлыгы, кайгы-хәсрәте бар. һич аңлар хәл юк. Берәүләре аның мыштым гына йөри дә, һич көтмәгәндә, бер зур, файдалы эш эшләп ташлый. Икенчеләре, сөйләнеп, мактанып йөрсә дә, бернәрсә булдыра алмый. Бертөрлеләрен усал, эчкерле дип йөрисең — ул синең иң якын ярдәмчең, дустың булып чыга. Әйбәт дип уйлаганың кинәт кенә күңелсезлек китерә. Син шат күңелле, ачык кеше дип исәпләгәнеңнең беркем дә белми торган хәсрәте була. Катлаулы механизм бу кеше дигәнең. Юк, механизмны күрергә, көйләргә, төзәтергә мөмкин. Кирәк икән үзгәртергә дә мөмкин. Ә кеше механизмын белү авыр...
Килгән мәлне Лобанов Абдуллинны юк-бардан сәбәп табып, гел бәйләнеп, гел борчып торучы «теш корты» дип күрде. Чынлабрак караса— бөтенләй алай түгел икән ул Абдуллин. Күңеле яхшылык итүдә, бригада өчен януда икән. Мусинны әйт тагын. Мыштым гына, астан чокып, мастерны батырырга йөри кебек иде. Килеп бер-ике ай эшләмәс борын җыелышка куеп тикшерүне, мәсәлән, Лобанов нәкъ шушы «астан чоку» дип уйлаган иде. Ул кадәресе, бәлки, бераз булгандыр да, әмма зыянга булмады бит җыелыш. Хәзер кара инде Мусинны: звено җитәкчесе булып эшләвенә бер атна да үтмәде, ничек җайга салды скважиналарны!
Уңышлар күренә башлагач, Лобановның да бу арада тимер-томыр тотып эшләргә куллары кычытып кына тора иде. Шуңа күрә дә ул эшнең иң кызган урынына — Мусин звеносына китте.
Мастер килгәндә, операторлар, нәрсәдәндер җәфаланып, тирләп беткәннәр иде. Шунда ук туктап, тәмәке тартырга утырдылар.
— Забойга кыргыч төшми, — дип башлады сүзен Әнвәр, маңгаендагы тирләрен сөртә-сөртә. — Шундый ике скважинага юлыктык инде.
Мусинның бүрек асларыннан, яка төпләреннән пар күтәрелә, әйтерсең, аңа ут капкан да яна һәм ул аны сизми кебек иде.
— Парафин да утырмаганмы?
— Юк, утырмаган.
— Кызык.
Лобанов, скважина янына килеп карау белән, кычкырып җибәрде:
55
— Лубрикатор сальнигын дөрес куймагансыз бит!
Барсалар, чыннан да сальник кыегайган булып чыкты. Операторлар юк кына нәрсә аркасында әллә ничә сәгать азапланган булуларыннан үзләре дә көлә башладылар.
— Бездән дә ахмак кем бар икән!
Аннары, скважинаны карамаган өчен, оператор Александр Нефедовны ачуланып алдылар:
— Эх син, тәҗрибәле оператор! Сальнигыңны да алыштырмагансың!
— Өлкән операторыбыз Иванов кызыксынмады, ә без борчылмадык,— диде Нефедов, күңелендәгене яшереп-нитеп тормыйча.
Әнвәр Нефедовка ачуланып карады:
— Әйтер идем мин сиңа...
Иртәдән бирле үзләрен азаплаган икенче скважинага бару белән, операторлар сальникны карарга керештеләр. Сальникта гаеп табылмады.
— Ялан-ялан майлы ботка булмый. Кыргычны алып карагыз, — диде Лобанов.
Лубрикаторны сүтеп, нефть көпшәсеннән кыргычны чыгардылар. Анда да гаеп юк. Хәзер и-нде барысының да дикъкате Лобановта иде. .Мастер бармагы белән парафин кыргычка кагылгалады да әйтте:
— Күрәсезме?
— Димәк, нефть юлына парафин утырган, шуңа төшми? — дип сорады Мусин.
— Әйе. Ә сәбәбе?
Операторлар бер-беренә караштылар, җавап бирә алмадылар. Нефть аз чыга, шуңа нефть юлына парафин утыра, монысы билгеле. Ә кыргыч ни өчен кырмый? Монысы операторлар өчен сер иде. Бу серне инде алар Лобанов белер дип тә көтмәгәннәр иде.
— Аңладыгызмы эш нәрсәдә? — диде мастер, парафин кыргычның йөгенә бармагы белән төртеп.
— Нәрсәдә?
— йөге җиңел. Парафин кыргычны сөйрәп төшәргә көченнән килми, чөнки бу скважинада парафин күп утыра.
Башка операторлар, авызларына майлы бармакларын кабып, ни дип гаҗәпкә калганнардыр, әмма Мусин: «Мастер түгел, ә җен икән! — дип уйлап алды. — Тикмәгә генә килмәгән. Аның килүе безнең өчен табыш, чын бәхет икән», — дип шатланды.
Биредәге скважиналар белән эшне тәмамларга да өлгермәделәр, күрше скважинадан Роберт йөгереп килеп җитте:
— Борис Степанович, үзьяпкычиы куеп бетердек, сынарга рөхсәтме?
— Син, Роберт, ашыкма әле, — диде Лобанов, — бу сиңа кыргыч кую гына түгел...
Яңа автоматның ничек эшләвен Лобановның үз күзләре белән күрәсе килә иде. Шуңа күрә ул, куелып бетсә, үзеннән башка берәүгә дә сынарга кушмаган иде. Бу яңа «әкәмәт» белән операторлар да кызыксыналар иде. Роберт килеп, «куеп бетердек» хәбәрен җиткерү белән, эшләрен ташлап, шунда йөгерделәр.
Килгәч тә мастер сынауны башларга ашыкмады. Кулына ачкычлар алып, башта үзьяпкычның болтларын, гайкаларын тикшереп чыкты, автоматның бөтен җирен диярлек кулы белән капшап карады, аннан штурвал янына килеп басты.
— Ачтыкмы?
— Әйдә, Борис Степанович, хәерле сәгатьтә!
Шудырма бикне борып, «кара алтын» юлын ачып җибәрүгә, нефть үзенә бертөрле ритм белән гөжләп, трап һәм мерник стеналарын кага башлады. Девон сулышын ишеткәч, операторлар шатланып бер-беренә
56
караштылар. Мерник өстендә калкавыч әкрен генә күтәрелә: тиздән чан нефть белән тулачак. Ташырмы, юкмы? Барысының да күзе шунда текәлгән иде.
Нефть чаны тулып ташыйм дигәндә, автомат механизм хәрәкәткә килде һәм «ефть юлын шап итеп бикләп куйды.
— Җиңдек, егетләр! — дип кычкырды Әнвәр.
— Девонның авызы томаланды!
— Тыны да чыкмый!
Чандагы нефть трубалардан китеп беткәч, автомат тагын девон юлын ачты, трап тагын гөжли башлады.
Роберт, бүрек аркылы булса да, мерник стенасына колагын куеп, скважинаның «пульсын» тикшереп карады. Ул әле һаман да автоматның уңышлы эшләвенә ышанып бетми иде булса кирәк.
— Шулай ук бер дә түгелмәс микән бу нефть?
— Сиңа күңелсезрәк була инде...
Операторлар көлештеләр. Чөнки бар да ачык хәтерли: Роберт вахтада йоклап нефть ташытуда элек-электән дан тоткан егет. Җиңен култык астына кадәр сызганып, комбинезон балакларын күтәреп куеп кем нефть чаннарын юып йөри дисәң, Роберт булыр иде. Аның кулларыннан, битеннән, борын очыннан бер дә мазут китмәде. Күпме нефтьнең башына җитсә дә, Робертка җил-давыл тимәде тагын. Ә менә олыраклар түксә, эш зурга китә иде. Бер дә сер түгел, нефть ташыткан өчен күпме операторны эшеннән алдылар, разрядын киметтеләр. Яше җиткәч, Робертка да ташлама ясау бетте. Ул үзе дә, малайлыктан чыгып, эшкә җитди карый башлаган иде инде. Ләкин Робертның шуклыкларын бүгенгәчә берәү дә онытмый.
— Шулай, Камалетдинов, моннан соң нефтьнең төсен дә күрмәссең инде,— диде көлеп Лобанов. Берничә минуттан аның шатлыклы тавышы кыргыч будкасында ишетелә иде инде:
— ДП, ДП! Мин 1840, мин 1840. Үзьяпкыч уңышлы сыналды, прием.
Операторлар яңа автоматны икенче скважинага куярга керештеләр. Көн кичкә авышканда, тыны-көне бетеп, Әгъдәс йөгереп килде. Ир уртасы кешенең, җитмәсә Әгъдәс кебек хәрәкәткә саран кешенең, болан кабалануында операторлар ниндидер могҗиза күргәндәй булдылар.
— Беләсезме нәрсә, егетләр, — диде Абдуллин, сулышын еш-еш алып, — бригадада бер оператор артты!
Лобанов «нинди оператор?» — дип сорамакчы иде, Әгъдәс аны көтмәде:
— Александр Павельевның улы бар!
— Улы! Алайса оператор түгел инде, ярдәмче оператор!
— Үзе кая соң әле, үзе?— диде Әнвәр, шушындагылар арасыннан Павельевны эзләгәндәй, як-ягына карангалап. — Котларга кирәк аны болай булгач!
— Скважиналарга китте. «Малай өчен дә нефть чыгарам» дип очынып йөри.
Әгъдәс еракта, бризент куртка чабуларын җилтерәтеп әрәмәгә кереп баручы кешене күрсәтте: — Әнә, артыннан буран уйнатып бара!
Беренче бала! Кайсы гына ата, үзенең беренче баласы дөньяга килгәч, шушы Александр кебек канатланмагандыр да, мөлдерәмә шатлыгын, бер урыннан икенче урынга барып, түгеп йөрмәгәндер! Беренче кызы — Гүзәле тугач, өйдә Әнвәрнең ишек-тәрәзәләрне ачып, алай гына түгел, урамга чыгып: «Мин әти! Ишетәсезме, мин әти!» — дип кычкырасы килгән иде. Шул хисләрен төяп, Әнвәр иртәгесен укытырга мәктәпкә барды, шунда ук балаларга «кызым» дип эндәшә башлады. Тел күнектерә, янәсе.
Борис исә, киресенчә, улы Игорь тугач, үзен һич тә әти итеп күз ал
57
дына китерә алмый аптырады. Бала тудыру йортыннан малаен алып кайтырга әзерләнеп кырынып утыра һәм көзгедә авызын төрлечә кыландырып «әти» дип әйтеп карый, «улым» дип әйтеп карый. Торып китә дә, пәкесен тотып, тагын көзге алдына килеп утыра, «һе, шушы яшьтән әти бул, имеш. «Әти». Кызык сүз, уйлап карасаң»...
Ә Әгъдәс... Беренче улы Илдар туганда Әгъдәс тә, Павельев кебек, шушында оператор булып эшли иде. Иртән, вахтага китәр алдыннан, Мәхтүмәсенең хәлен белергә дип барса... сестралар аны улы белән котлыйлар. Әгъдәс шаярталар дип уйлый. «Татар тотып карамый ышанмый, күрсәтегез»,— ди. Авыр булса да, Мәхтүмә баланы үзе алып чыкты. Песи баласы кадәр генә җан иясен күргәч, Әгъдәснең исе-акылы китте: «Ярабби, шушы да үсеп кеше булыр, әти дияр микән?» Хәзер инде шул песи баласы кадәр малай әтисе белән тиңләшеп үсеп килә.
— Туктагыз әле, егетләр, нигә Александрны котларга? Баланы ул тапканмыни? Барабыз бүген Зоясы янына, — дип тәкъдим кертте Абдуллин, — алабыз бүләкләр һәм котлыйбыз.
— Тик бүләккә нәрсә алып барырга?
Эш шунда килеп терәлгәч, җыйнаулап та уйлап таба алмадылар. Күрше скважинада, якында гына эшләүче Шурадан сорамакчы булганнар иде, моңа Лобанов ризалашмады.
— Кирәкми. Бая да аның белән бәйләнеп ялгышлык эшләдем. Кеше ярдәм итмәкче, ә ул... елый! — диде.
— Ялгышның андый төрләре дә була шул, — диде Мусин.— Ир-ат характерлы хатын-кыз ул.
Ахырда, «ир-ат характерлы хатын-кызга» бу эшне тапшырмаска булып, икенче звенодан оператор Таня Лифантьеваны чакырып китерделәр. Ул тәҗрибәлерәк тә, ике бала анасы да, ул белсә белер, диделәр.
— Бу ир-ат кадәр башсыз кеше булмас, валлаһи! Сезгә шул бала гына булсын! — дип, үзен чакырганга эрәебрәк китеп, Таня боларны ачуланып алды.
Ананы котларга бару өчен өч кеше составыннан: Абдуллин, Мусин, Лифантьевалардан торган «делегация» төзелде. Алар эштән кайтышлый ук кибеткә киттеләр.
Әгъдәс белән Әнвәр, нәрсә алырга белми, әле костюм-пальтолар сатыла торган җирдә, әле аяк киемнәре бүлегендә «ничәнче размер кирәк булыр икән» дип буталып йөргән арада, бер төргәк күтәреп, Таня килеп тә җитте.
— Нәрсә алдың? Размеры туры киләме? — дип кызыксындылар болар.
— Бу кадәр дә башсыз булырлар икән, ходаем! — дип, Таня аларны тагын шелтәләп алды. Шуңа күрә, бүләкне дә бу «башсызларга» ышанмыйча, бригада исеменнән Таня үзе тапшырырга булды.
һәм начар тапшырмады да.
— Бригада коллективы Сезне улыгыз белән котлый һәм «ярдәмче операторга» шушы кечкенә генә бүләкне тапшыруны үтенә, — диде ул, төргәкне яшь бала анасына сузып.
— Сезнең һәр икегезгә, юк, һәр өчегезгә исәнлек һәм озын гомер телибез. Кечкенә улыгызның үсеп безнең нефтьчеләр сафына килүен көтәбез.
Әнвәр белән Әгъдәс, Таняның бу вакыттагы ягымлылыгына, бу чактагы мәһабәт һәм күркәмлегенә сокланып, төртешеп алдылар:
— Килештерә белә үзе!
Киткәндә Зоя, коллективның игътибарыннан дулкынланып, агарынган иреннәрен селкетә-селкетә, кат-кат рәхмәт әйтеп калды.
Соңыннан, урамга чыккач, Әнвәр белән Әгъдәс: «Балага бер пар бризент нефтьче курткасы да тектереп алып киләсе калган», — дип үкенделәр үкенүен, ләкин эш узган иде.
58
15
Эш көне гадәттәгечә башланды. Вахтага килү белән өлкән операторлар көндәгечә мастер янына планеркага кереп киттеләр. Җитәкчеләреннән заданиеләр көтеп утырган эшчеләр, шушы арада, алгы якта мул итеп тәмәке пыскыталар. Төрле анекдотлар, мәзәкләр, күргән- белгәннәрен сөйлиләр.
Шулай да әле операторлар өчен биредә кызык җитеп бетми кебек иде. Алар, Роберт янына килеп, яшь кәләш ничегрәк, куены җылымы, фәләнме, төгәнме дип, «кияү балакайны» да үртәп карадылар, бер почмакта җылы кием якасына төренеп изрәп утырган хатын-кызларны да чырыйлатып килделәр, тик барыбер кызык җитеп бетми иде әле операторларга. Нигә дисәң, бригада мәзәкчесе Александр Мальцев скважинадан кайтып җитмәгән. Тәрәзәләрне зырылдатып, ду китереп бер көлмәгәч, планеркада утыручы өлкән операторларны ишектән башларын тыктырып «әкренрәк булмыймы?» дип бер ачуландырмагач, нинди кызык ди инде ул!
Александр ишекне ачып керүгә, кызык ишетергә сусап утырган нефтьчеләрнең кайберләре инде авыз ерырга да тотындылар. Ләкин /Мальцевның кинәт:
— Нәрсә теш ыржайтасыз, әллә күк кабагы ачылганмы?! — дип ачуланып кычкыруын ишеткәч, аптырап калдылар. Бу әле, бәлки, Александрның гомерендә беренче җитди сүзе, беренче ачулануы гына булгандыр.
— Нәрсә, Мальцев, өшедеңме әллә төнлә? — диде кемдер, һаман да Александрның җитдилегенә ышанмыйча.
— Нефть түгелгән анда! Шул да булдымы автомат!
— Нефть түгелгән?
Бу хәбәр ишетелү белән, планерка тәмамланды. Бар да нефть түгелгән җиргә чаптылар. Будкада балта эләрлек төтен уралып калды.
Скважина тирәсендә күл булып яткан нефтьне күргәч, Мусинның тәне буйлап салкын йөгерде. Нефть күле моннан берничә көн генә элек автомат япкыч куелган скважина янында иде.
— Ах егетләр... — дип, Мусин, нәрсә эшләргә белмичә, сызгырып торды.
Робертның да гомерендә бу кадәр нефть түккәне юк иде. Кызганып, нефтьне хәтта бармак очына буяп карады ул. — Нефте нинди: ипи манып ашарлык бит!
Нефть түгелүдә гаепле кеше Мусин иде. Кичә, үзъяпкычларны барлык скважиналарга да куеп бетергәч, Мусин үзенең звеносы белән өч сменадан ике сменага күчәргә исәбе барлыгын әйтте. Борис аңа ашыкмаска, бар якны да җентекләп уйлап карарга киңәш бирде. Әмма Әнвәр үз сүзендә нык иде.
— Уйладык, Борис Степанович, иптәшләр белән дә киңәштек. Әңә ышанмасагыз сорагыз, — дип, Мусин операторларны күрсәтте. — Нефть түгелүдән куркыныч бетте, парафин кыргычлар яхшы эшли, элемтә ышанычлы, — дип мактанды.
— Алайса карагыз: соңыннан үпкәләш булмасын, — дип кисәтте аны мастер.
Мусин бу куркытуга да бирешмәде. Чөнки ул инде аңа хәзерләнгән, аның турында шактый баш ваткан 'иде. Бар ягын да үлчәп карагач, Мусин төнге вахтага килгән операторларны кайтарып җибәрде. Аның уенча, төнге смена бетерелсә, бер скважинага хәзерге бер ярым кешедән, уртача, ярты гына кеше туры киләчәк, бу хисапсыз күп экономия бирәчәк иде. Әнвәр җәй көнен күз алдында тотты. Имеш, скважиналар яхшы эшләп торса, ул нефть чаннарын чистартып, матур итеп буяп
59
куярга да вакыт табачак. Территориягә агачлар, чәчәкләр утыртачак, бакча ясаячак. Аинан инде беренчелек тә аның кулында^ булачак.
Бүгенге нефть «үле аның ничәме-ничә көннәр корып йөргән планнарын, хыялларын чәлпәрәмә китерде дә ташлады.
Мусин инде эшчеләргә карарга да читенсенә, йөзен яшерә иде. Бигрәк тә Лобановтан уңайсызланды. Ышандырды бит ул аны, ышандырды!
Әнвәрнең кичерешләрен Лобанов аңлый иде. Шуңа күрә ул, аңа игътибар итмәскә тырышып, операторларга дәште:
— Ярый, егетләр, үлгән артыннан үлеп булмый, җыештырыгыз. Карагыз аны, нефтьнең табы да калмасын!
Операторлар кузгалдылар. Киткәндә Роберт зарланып алды:
— Иске һөнәремне онытырмын дип уйлаган идем, юк икән...
Алар киткәч, Лобанов песи адымнары >белән генә Мусин янына *килде, аның фуфайка аша калкып торган арык иңбашына кулын салды.
— Бирешмә, Әнвәр. Андый гына хәлләр эшләгәндә була. Шуны бел: барган юлың данлы, кире чигенмә!
һәм Лобанов Мусин яныннан кызу-кызу китеп барды. Аның күзләре һәм хәрәкәте шуны аңлатты: ул бүтән бер нәрсәне белергә дә, ишетергә дә теләми, бары тик алга баруны гына таный иде.
Мусинның гаепле түгеллеген Лобанов белә иде. Бүгенге нефть түгелүнең сәбәбе — нефть җыю пунктыннан басым белән кире килгән нефть аркасында булган. Димәк, әле үзьяпкычлар гына түгел, нефть юлын ябу өчен махсус клапаннар да, нефть кудыруны кешедән башка тоткарсыз башкару өчен автомат насослар да кирәк. Ә бу җайланмалар бүген булмаса да, иртәгә кайтачак. Лобанов заказы буенча конструкторлар инде аны эшлиләр, сынап карыйлар.
— Автоматлар куюны ашыктырырга кирәк. Безне һәртөрле бәлаләрдән шулар коткарса коткарыр, — дип, Лобанов Абдуллин звеносына таба китте.
Әгъдәс бу вакытта скважинада автомат чыгыр белән забойдан кыргыч аулап маташа иде Мавыгып, ул мастерның килгәнен дә шәйләми калды. Аны күргәч, Әгъдәс, гаеп өстендә тотылган кеше төсле, куркып тиз-тиз генә инструментларын җыештыра башлады.
— Бетте, Борис Степанович, актыгы.
— Дәвам ит, дәвам ит, — диде Лобанов, чыгырның ничек ыргакны сөйрәвен күзәтеп.
— Актыгы, Борис Степанович, — дип кабатлады Абдуллин. Ул мастер ачуланыр дип уйлый иде булса кирәк. — Актыгы... Барлык скважиналарым да сафка керде...
— Җайлы ысул уйлап тапкансың. «Кармак» автоматлашкан, йомыла торган итеп көйләнгән. Башың начар түгел...
— Җайлысын җайлы... — Әгъдәс итеге белән аяк астындагы карны эшергәләп торды. — Ләкин минем өчен бу ысул хәзер иске төсле күренә. Төшер дә аула, эшмени ул! Үзегез әйтмешли, янгынны булдырмау яхшырак. Чыбык өзелгәндә кыргычны забойга төшермәү — менә булыр иде егетлек!
Лобанов, өлкән операторның тагын нинди дә булса бер тәкъдиме барлыгын сизеп, сорады:
— Ничек төшермәү?
— Әгәр менә болай итсәк...
Шуннан соң Абдуллин үзенең бу көннәрдә борчып йөргән фикерен сөйләп күрсәтте. Мастер, кызыксынып, Әгъдәскә таба тагын бер адым атлады.
— Мин болай аңладым: димәк, син әйткәнчә, парафин кыргыч чыбыктагы пружинага асылынып тора була инде, әйеме?
— Дөрес.
60
— Чыбык өзелү белән пружина җыела да, кыргычтагы син тәкъдим итә торган канатлар җәелеп китә һәм шалт трубага тотынып кала?
— Әйе, шалт.
— Яхшы идея бу! Яшәсен башың! Бүген үк эшли башла, хәзер үк!
Борис Степанович өлкән оператор яныннан «өченче тизлектә» диярлек китте. Шул кызулык белән ул көне буе бригада территориясендә йөрде һәм, кая гына бармасын, коллективтан .канәгать булып калды. Егетләр кырмыскалар кебек эшлиләр, һәр җирдә хезмәт дәрте кайный. Әнә Мусинныкылар бүген түгелгән нефтьне чистарталар. Алар- га ярдәмгә башка звенолардан да операторлар килгән — нефтькә буялган чаннарны, скважина җиһазларын юышалар. Ә бит Лобанов килгән мәлне һәркем үзен генә белә, һәркем үзен генә кайгырта -иде. Димәк, алга китеш бар. Нефть түгелсен, аварияләр булсын, шулай да алга китеш сизелә. Иң куанычлысы — алга «китеш кешеләрнең үзләрендә. Димәк, киләчәктә нефть тә түгелмәс, аварияләр дә булмас, бригада артталыктан чыгар.
— Менә дигән кешеләр безнең бригадада. Болар белән бервакытта да югалмассың, — дип, горурланып, җиргә каты басып атлады Лобанов. Гүя, ул аяк астында беркайчан убылмас, батмас ныклык тоя иде.
16
Кинәт кенә җылы көннәр килде дә, менә эрим, (менә бетәм дип, март башларыннан бирле әкрен генә сызып яткан кар өемнәрен юкка чыгарып ташлады. Гөрләвекләр кузгалды. Алар чьглтырый-чылтырый түбәнгә— Зәй елгасына таба актылар. Чокырларга, уйсу урыннарга, юл буендагы канауларга кечкенә-кечкенә күләвекләр җыелды. Урыны-урыны белән җир ачылды. Машиналар шау-шуына, сигнал тавышларына гамьсез беренче яз кошлары— кара каргалар, иртәдән кичкә кадәр юлда җим эзли. Культбудка кыегында сыерчыклар сайрый, чыпчыклар чыркылдаша. Мондый көндә тыштан керәсе килми.
Скважиналардан йөреп кайткан араларда, Лобанов, культбудка алдындагы скамьяларның берсенә килеп утыра да, кошлар кебек үк сагынып көткән язны карап, алар кебек үк кояш нурында иркәләнеп, ял итеп ала. Аның күзләре культбудка түбәсенә текәлгән, иреннәре беленер-беленмәс кенә селкенә, елмаерга итә.
Күрче, күгәрченнәр ничек алсу тәпиләре белән вак-вак атлап түбә өстендә йөгерәләр, куышып уйныйлар.
Чардакта чыпчыклар оя әтмәлләргә маташалар бугай: авызларына кабып йон, салам кисәкләре алып кайталар. Лобанов, аларга карап, малайларча куана. Аның бригадасына килеп төпләнергә ниятлиләр кошлар.
Лобановның бу араларда күңел хушлыгына төренеп утыруы яз ма-турлыгыннан гына түгел. Ул инде беренче максатына иреште кебек: скважиналарның барысын да кирәкле автоматлар белән тәэмин итеп бетерде. Алар ватылусыз эшли башладылар. Бригада коллективы тулысы белән ике сменалы эшкә күчте. Бетмәс-төкәнмәс авыр эшләрдән, мәшәкатьләрдән бераз арынгач, нефтьчеләр иркен сулыш алып җибәрделәр. Кешеләрнең шат йөзләре, чиста киемнәре, хәтта ешрак кырынып йөрүләре дә моны исбат итеп тора иде.
Эш шартлары үзгәрү территориягә дә икенче төс кертте. Вакыт жит- мәү сәбәпле, чистартылмыйча нефть белән пычранган скважина тирәләре атна-ун көн эчендә ялт итте. Операторлар, бергәләп, өмә белән эшләделәр. Нефть җиһазлары буяуга буялды, мерниклар агартылды. Хәзер алар язгы кояш нурында балкып, ерактан төрле төстәге уенчыклар булып күренәләр. Бәлки ул Бориска гына шулай матур күренә торгандыр?
61
Мастер .кулындагы чыбык белән әле кипшенергә дә өлгермәгән сал- кынча балчык алды. Аны озак итеп .кулында әүмәкләде, борынына китерде. Аңардан яз «исе килә иде кебек. Җир! Нинди изге, нинди хикмәтле, нинди серле һәм могҗизалы бу җир дигәнең. Кеше өчен ниләр генә бирми ул! Кара алтынын да, сары алтынын да, ак алтынын да бирә; икмәген дә, суын да, тозын да шушы мөкатдәс җир бирә...
Борис, җирнең серен белергә, могҗизаларын табарга теләгәндәй, балчыкны бармаклары белән вак кисәкләргә бүлде, изде, туфрак ясады һәм ләззәтләнеп шул туфрак бөртекләрен капшап торды.
— Хәтта җир могҗизаларын кулга төшерүче батыр кешеләрне дә җир тудыра, җир үстерә,—дип нәтиҗә ясады Лобанов, скважиналарда эшләп йөрүче операторларга карап.
Җиргә ихтирам белдереп, ул чокылган җирне кире күмеп куйды да, •кулларын каккалап, урыныннан торды.
Мастерның хисләнүе авыр эшләрдән арынудан гына да түгел иде. Алда зур, авыр эшләр бар әле. Яз аңа тагын да яңа планнар, яңа хыяллар алып килә. Борис ул эшләрне чамалап булса да белә һәм күз алдына да китерә. Кичә промыселда беренче кварталны йомгаклау җыелышы булды. Анда, скважиналарны автоматлаштыруда дәрт белән эшләгән һәм планнан тыш берничә мең тонна нефть алуга ирешкән Лобанов бригадасына беренче бүләк бирелде һәм промыселның Күчмә кызыл байрагы тапшырылды. Лобановның шатлыгы шуңа иде.
Барысы өчен дә тансык һәм кадерле бүләкне бригадада беренче урынны алган звено җитәкчесе Мусин алып кайтты. Байракның шома ефәк полотносын капшамаган, укалы чукларын тотып карамаган кеше калмагандыр. «Менә нинди була икән ул Күчмә кызыл байрак!» — диештеләр операторлар.
Бу бригадада алынган беренче кыйммәтле бүләк Лобанов өчен бигрәк тә кадерле иде. Шуңа күрә, бүген ул культбудка бизәүче операторларга байракны иң түргә, күзгә бәрелеп торган урынга эләргә кушкан иде.
— Шулай да ничегрәк куйдылар икән? — дип кызыксынып, мастер культбудкага кереп китте.
Бина эче чын бәйрәм төсен алган. Стеналарда яңа пор.третлар, плакатлар һәм лозунглар. Иң өстә, кызыл комачта: «Бригада операторлары! Быел Ватаныбызга планнан тыш утыз бер мең тонна кара алтын бирик!» — дигән өндәмә күзгә ташлана. Җиңү уңае белән яңа стена газетасы чыккан иде, Александр Мальцевның кулында уйнап торган чүкеч астында диярлек, аны Лобанов укып чыкты.
— Чәнечкесе кая? — дип сорады аннан.
Кадак каккан җиреннән туктап, Мальцев җавап бирде:
— Чәнчердәй кешеләр юк, димәк.
— Үзең әйтмешли, коммунизмга җиткәнбез икән.
— Я, алайса әйтегез: кемне чәнчергә? Минем брат сугышмый, Григорий Корнеев эчми, Роберт нефть түкми. Я, кемне яманларга?
— Сине! Бик күп сөйлисең.
Аргы башта Мусин лозунг куеп маташа иде, Лобанов аның янына килде.
«Быелгы елны зур хезмәт уңышлары белән каршылыйк!» дигән лозунгны укыды да көлеп куйды.
— Зур уңышлар белән дисең инде... Ә конкретрак?
— Ничек тагын?
— Ничекме? «Быел коммунистик хезмәт бригадасы исемен алу өчен көрәшик!»—дип, хәйләкәр караш ташлады мастер.
— Коммунистик хезмәт бригадасы исемен?! — Мусин башын чайкады. Ай-Һай, Борис Степанович, булдыра алырбызмы? Бик олы исем бит ул!
62
— Нигә булдырмаска, — диештеләр культбудка бизәүчеләр, — без кемнән ким ул кадәр?
Абдуллин, Кызыл байракны беркетеп, урындыктан сикереп төште-
— Язып эл, Әнвәр. Билләһи дип әйтәм, тырышсакмы? Тырышсак алабыз. Менә -бу байракның йөзен күрмим әгәр...
Әгъдәс, кызып китеп, байрак читеннән тоткан килеш, хәтта ант итз үк башлады.
Лобанов башта байракның ничек куелуына игътибар итмәгән иде- Ныклабрак караса, Абдуллин аны зур кадак белән кагып, сабын стенага юеркетеп куйган икән.
— Ну, егетләр, — дип ачулана башлады мастер, — шулай итәргә ярыймыни инде! Аны бит кешеләр тота!
— Юк, Борис Степанович, моннан соң без аны башкаларга тоттырмабыз! — диде Әгъдәс.
Операторлар бердәм күтәреп алдылар:
— Көтмәсеннәр дә!
17
Операторлар белән мәж килеп, автоматлар куеп йөргәндә, Лобановны телефонга чакырдылар. Мөдир үзе шалтыратып, бик ашыгыч килергә кушкач, мастер эшен ташламый булдыра алмады.
— Мин хәзер кмләм, — диде дә, озын-озын атлап, турыдан үзе культ- будкага юнәлде.
— Нәрсәгә чакырды икән? — дип уйланып барды Лобанов юлда. Автоматлар мәсьәләсендә булса, әле аның мөдир белән ачуланышырга да исәбе юк түгел. Үзьяпкычлар аз кайта, башка заказлар да сүлпәнрәк үтәлә. Татарстан бәйрәме көненә планнан тыш егерме мең тонна нефть чыгарырга сүз бирделәр. Болай булса, бригаданың сүзендә тормау куркынычы бар.
Шәһәрдә яңа йортлар өлгерергә тора, бәлки, квартира хакында сөйләшергә чакыргандыр Колесников? Бригадада биш-алты оператор квартирасыз. Иң беренче чиратта Мусинга кирәк. Бичара Әнвәр, үзе кешеләр өчен квартира даулашып йөрсә дә, өч-дүрт ел инде баракның кечкенә бер бүлмәсендә яши.
Соңгы вакытларда промыселда Лобановны башка бер зуррак урынга күчерергә дигән сүзләр дә ишетелгәли башлады. Әгәр дә мәгәр шун- дыйрак мәсьәлә турында сүз була икән, Борис аңарга кискен каршы төшәчәк. Лобановның моннан беркая китәсе юк. Әле бригаданы чын- чыннан аякка бастырып бетермәгән. Аннары шушы кадәр әйбәт коллективны ташлап китү аңа үлем белән бер булачак. Кара инде ничек тырышалар аның егетләре! Кара ничек матурланып бара территория!
Борис, бер генә минутка булса да туктап, -бригада территориясенә күз төшерми булдыра алмады. Бөтен бер мәйданның шулай шау яшеллек, чәчәк арасында утыруы күңелгә әллә нинди рәхәт -биреп тора иде.
Җәй матур булмакчы. Ләйсән яңгырлары сибәләп үтү белән, аяз көннәр башланды. Зәй буендагы әрәмәләр кеше үтә алмаслык булып куердылар. Читтән караганда ул яр буена сузылган тоташ яшел тасма булып күренә. Иртәләрен таллыкта кошлар сайравы, камыш арасында бытбылдык кычкыруы, болында чикерткәләр җырлавы үзәк культбудкага кадәр ишетелеп тора. Җир өстендә 1көне буе зәңгәр рәшә җемелди. Таулар, урманнар, скважиналар иртәдән кичкә чаклы аның дулкынында коена.
Борис культбудкага кергәндә телефон икенче мәртәбә шалтырый иде инде.
— Лобанов тыңлый,— диде ул, трубканы тиз геңә колагына куеп.
— Сиңа, иптәш Лобанов, хәзер үк юлга җыенырга кирәк, — диде Колесников, гадәттәге кырыс тавыш белән. — Сине Мәскәүгә, алдынгы коммунистик хезмәт бригадаларының һәм ударникларының киңәшмәсенә җибәрергә булдык.
— Мәскәүгә? — Борис кашларын җимереп кинәт сорап куйды: — Нинди хезмәтләрем өчен?
— Нинди дип... булган хезмәтләрең өчен!
— Барып мактанырлык эш күрсәткәнем юк ич әле, Сергей Григорьевич!..
— Мактанмассың, дөресен сөйләрсең! — Колесников сүзне коры тотты: — Гомумән, бүген үк җыен да кит. Май ахырында башлана...
Бу хәбәр аны бер яктан шатландырса, икенче яктан хафага салды. Шушындый кызу эш вакытында, кырык эшең кырылып ятканда, киңәшмәгә җибәрүне уйлап таптылар тагын!
— Минем урынга башка берәүне җибәреп булмыймы соң, Сергей Григорьевич?
Телефоннан ук сизелеп тора, Колесников -болай сүз көрәштергәнне яратмады:
— Менә нәрсә, иптәш Лобанов, — диде ул кырт кисеп, — син балачага булма, яме! Бу минем фикерем генә түгел...
Тарткалашып торуның файдасыз икәнлеген аңлагач, Лобанов, көрсенеп, трубканы куйды. «Әйдә, китәргә икән, китәргә!»
Алда торган ерак сәяхәткә ирексездән ризалашып, бригададан китәр алдыннан Борис территорияне тагын бер мәртәбә әйләнеп кайтырга булды. Ни өчендер аның күңеле җилкенә иде.
— Эшкә зарар килмәс, хафаланма, — диде Абдуллин, мастерның нәрсә әйтергә теләгәнен аңлап. — Бар, Борис Степанович, зур кешеләрне күреп кайт.
— Мәскәүгә безнең сәламебезне җиткер!
— Никита Сергеевичны безнең исемнән сабан туйга чакыр!
Машина артыннан кул селкеп озатып калган эшчеләр күздән югалганчы Борис каерылып карап барды. Тау битендә басып торган Әгъдәс белән Әнвәргә мастерны озатуы нигәдер кызганыч та, шатлык та кебек иде.
— Бөтенләй китсә нишләрсең! — дип көрсенеп алды Әгъдәс.
Әнвәр борылып аңа ачуланып карады:
— Юкны сөйләмә, авызыңнан җил алсын...