Логотип Казан Утлары
Шигърият

ИДЕЛ ДУЛКЫННАРЫ ӨСТЕНДӘ


(Цикл)
Әй, СИН, ТУГАН ИДЕЛЕМ!
үтән зур сулар бар микән Синең шикелле зәңгәр...
Валдайдан ук сузылгансың Каспий ярына кадәр.
Иделем, горур Иделем, Киң дә син, тирән дә син. Мәңгелек кыя-ташларга Сугылып тирбәләсең.
...Суыңа күпме халыкның Күз яше, каны тамган.
Разин һәм бурлаклар җыры Исеңдә әле һаман.
Исеңдә кыргый яуларны Кыйнаган данлы көннәр...
Көчеңә, матурлыгыңа
Сокланмый икән кемнәр?!
Төзелешләр канат җәя Күз җитмәс киңлегеңдә. Әй, Иделем, дулкын кагып Агасың күңелемдә.
СӘЛАМ ЮЛЛЫЙМ...
^ал Кремле күздән югалганчы Озатып калды сөйгән Казаным...
Йөрәк белән тоям һәр кешедә Иделемә сөю барганын.
Иптәшләрем чыга палубага Мәгърүр елга өстен карарга.
Иделем шунда үзенең күреп туймас Матурлыгын ача аларга.
6 .с. ә.- м б-
82
Киңлегенә ничек сокланмассың Ерак сузылып киткән ярларның..ч Күрәм аның текә кыяларын» Болыннарын күрәм, талларын.
Канатларын, әнә, суга манчып, Акчарлаклар оча якында. Бортка бәрелеп, гүя, дулкыннар да. Сөйли безгә Идел хакында.
Ишетелә, әнә, гудокларның Онытылмаслык җыры, котлавы. Яна үсеп килгән шәһәрләрнең Кабыналар инде утлары.
Күкрәгемә сыймас шатлыгымны Аңлатырга сүзләр җитәрме? Каютама керәм... йокы алмый...
Көтәм шулай туар иртәне.
Корабларга, якты маякларга Мин бөтенләй гашыйк бүгеннән.. Иделгә һәм аның кешеләренә Сәлам юллыйм ихлас күңелдән.
МОРКВАШТА
Теплоходтан Идел ярындагы Пристаньга төштек без менә. Ял итүче дуслар һәммәбезне Каршылады ачык йөз белән.
Уен-көлке, бию, җыр авазы Тынмый монда — барысы яшәргән^. Кояш катыш җилләр сыйпап исә Чәчәк исе сеңгән чәчләрдән.
Сөенеч-шатлык белән тулы көндә Гудок тавышы ерак тарала... Бертуганнар булып аерылабыз, Дуслык җебе сузыла арада.
ИДЕЛДӘ ТӨН
Нделдә төн...
Караңгылык аша
Яр буйлары чак-чак күренә. Кара-каршы йөзгән теплоходлар- Аваз сала тик бер-беренә.
Карап барам һаман бакеннарга Авышса да төннең яртысы.
Җырлар булып күчә күңелемә Ерактагы утлар яктысы.
83
Яр кырында янган учакларның һич кимемәс 1кебек ялкыны... Юлларыма, гүя, нур сирпелә Кешеләрнең йөрәге аркылы.
Тып-тыиыч төн...
Тәмле йокы белән
Изри булыр әле бар яклар. Пароходлар гына йокламыйлар... һәм сүнмичә яна маяклар.
«ГАСТЕЛЛО» ТЕПЛОХОДЫНДА
^4 к күбекләр кайный борт артында, Акчарлаклар оча шатланып.
Алга ашкын, «Гастелло» теплоходы, «йөзмә йорт» дип сине атадык.
Тирбәлүең миңа ошый синең, Палубаңда йөрү ни тора! Мин әзермен сине төзүчегә Мең-мең тапкыр рәхмәт укырга.
Сиңа утырып, яшьләр һәм өлкәннәр Юл тоталар ерак якларга...
Син безне дә менә жәйге ялга Алып киттең ике атнага.
Алып киттең...
Идел буендагы
Шәһәрләрне кирәк карарга, һәркайсыбыз сиңа, рәхмәт, дияр, Кайтып төшкәч туган ярларга.
Каютамнан чыккач, саубуллашып Юлдашларга болай дәшәрмен:
— Сезнең белән бергә нинди рәхәт! Әллә ничә яшькә яшәрдем!
Сез дә, дуслар, шулай яшь калыгыз, Карамагыз еллар үткәнгә.
йөрәгегез белән күңелегез Картаймасын гомер иткәндә.
ҮЛЕМСЕЗЛЕК
арт Муромда үскән яшь Гастелло, Үтәгәндә Ватан кушканын,— Биек күккә кыю күтәрелгән һәм көл иткән үзенең дошманын.
Ул яшәмәс иде арабызда, Куркак булса сугыш кырында...
Биек жиргә басып палубада, Гимн жырлыйм аның турында.
84
Бөтрелә дә суда ак күбекләр Зәңгәрлеген җуя елганың. Муром лачыны яши... һәр урында Үлмәс исемен ишетәм мин аның.
Мәңгелек дан белән туганлашты, Кулын бирде кояш, суларга.
Ул бүген дә безнең белән бергә — Теплоходы йөзгән юлларда.
КЕМ ОНЫТА АНДА?., ^ал тарихка таныш бу бинаны һаман шулай истә йөртермен. Стеналар аша күрәм, гүя, Дөрләп янган дары төтенен.
Җирләр сыкрый...
Сугыш җимерекләре Тау-тау булып өелеп торалар.
Таш подвалдан безнең сугышчылар Фон Паулюсны алып чыгалар.
Нәфрәтебез иң зур явызлыкны Алып атты Идел ярыннан: Штык белән чокып, рейхстагка Рус солдатының даны язылган.
Янаучылар булса әгәр безгә, Уйламасын исән калырын. Кем оныта анда Дошманына
Сабак биргән шәһәр барлыгын?!
АККОШЛЫ СУЛАР БУЕНДА
■Д ккошлы сулар буена Бала-чага сибелә...
Юлчы кеше — пристаньнан Мин дә килдем бирегә.
Агачларның яфраклары
Суга карый иелеп...
Балыкларга икмәк ташлыйм, Бүләгем булсын, диеп.
Шул балыклар су кырында Уйныйлар иртән менә.
Аккошлар исә аларны Күзәтә читтән генә.
Куанам мин һәммәсенең Исән булуын күреп...
Астрахань тора якында Җылы сулышын өреп.
Легенда-әкиятләргә бай Шәһәрдә инде уем... Тик никтер аккошлы сулар Кырыннан китү кыен.
ҺӘРКЕМ ӨЧЕН КАДЕРЛЕ ЯК
Һ Әр җирнең бар үзенең матурлыгы, Күңелеңә сеңдер, юлдашым. Саратовның иген кырларына, Әйтче, ничек гашыйк булмассың...
Кешеләргә аның туфрагы ук Кадерле дә, әйе, изге дә. Ерактагы йолдыз юлларыннан Космонавтлар кайтты бирегә.
Канат биргән илен һәм дусларын Кочар өчен бөтен көченә, — ISepce төште яңа сөргән җиргә, Икенчесе иген өстепә.