Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТЫН ПОЧМАК


ез авылга кергәндә караңгы төшкән иде инде. Мин юл буе йоклаганмын. Ачык һава килешкән күрәсең, уянгач та йокыдан айный алмыйчарак тордым. Шуны яхшы сизәм: сулыш алу иркенәйгән, бөтен тән рәхәтләнеп, язылып калган. Өйдә чакта пирамидонсыз «эшләмәгән» баш җиңеләйгән. Нинди рәхәт! Рәхәт дигәч тә, шуны әйтергә кирәк икән әле, башта бик үк рәхәт булмады. Районга хәтле туксан биш километрны автобуста килдем. Автобус димәсәң, хәтере калыр, бер шалдыр-шылдыр шунда. Сибелеп коелырга торган тәрәзә ярыкларыннан, какшаган ишек араларыннан тузан тула. Тузан гынамы?! Әллә нинди — бензин дисәң, бензин түгел — сасы ис. Мондый хәлнең ярамавын әйтеп сүз кузгаткан идем: «Ошат- масагыз таксида барасыгыз калган!» — дип, авызны бик тиз томаладылар. Аннары, автобус атлы бу тагаракка күнегеп беткән берничә абзыйның миңа таба борылып: «Каян килеп чыктың әле син, нәзберек җан?» дигәндәй, көлемсерәп карауларын да күргәч, бәхәсне куертмаска булдым. Ә менә районнан ары юл көтмәгәнчә әйбәт булды.
Районнан авылга райпотребсоюз машинасына утырып килдем. Мин барасы авыл кибетенә матрацлар алып кайтучы машина икән.
— Әйдә, агай-эне, мен дә кунакла! Мяхкидән бер дә ким җире булмас,— дигән иде шофер һәм нәкъ ул әйткәнчә булып чыкты да.
Кыскасы, йокы ләззәтеннән авылга җитүебезне сизми калганмын.
Матрацлар буйлап шуышып төштем дә шофер кабинасы янына килдем.
— Рәхмәт, егет! Әйбәт булды әле. Юл буе йоклап килгәнмен.
— йокламыйча! Матрац йокы түшәге инде ул. Я, ярый. Әнә теге ике катлы өйгә барыгыз. Идарә шунда безнең. Колхозчылар йорты ки- .рәксә — аргы чатта.
— Чү, чак кына тукта әле...
— Нәрсә булган?
— Менә шушыны гаеп итмичә генә...
— Куй урынына кире, — диде шофер, ачуланган да, кисәткән дә кебек итеп, — кунактан акча алмыйлар...
Машина китеп тә барды.
Бу авылга кунакка килергә җилкендергән сәбәпнең бер очы күлләренә, дөресрәге, күлләрендәге балыкларына барып тоташкан иде. Мин үзем болай шимбә көннәрендә Мишә буйларына куна баручы
Б
8
ларга кушылам. Рәхәт, завод машинасы илтеп куя, икенче көнне кичен килеп алып кайта. Бу — бер. Икенчедән, уйламаганда-нитмәгәндә атна-ун көнлек ял мөмкинлеге килеп чыкты: без эшләгән цехны яңа баштан кору буенча югарыдан приказ килеп төште. Мин үзем мондый көтелмәгән ялга бик шат идем, әлбәттә. Шатланмыйча! Атналар буе эшләмичә, кәеф чигеп йөреп кара әле син!
Шуннан соң, кая барырга? Завкомда «Васильево» ял йортына путевка бирмәкче иделәр, риза булмадым. Юк, мин әйтәм, мин беләм ничек ял итәргә! Минем «Васильево»дан да менә дигән ял урыным бар. Дусның колхозына баруымны өйдә дә яхшы күрделәр... Дөрес, мин үземнең киләсемне белдереп, Казанда чагымда, шалтыратып хәбәр дә итмәкче идем, «занят» да «занят». Шуннан соң, өйдәгеләрнең киңәше белән, утырдым да киттем һәм бик дөрес иттем.
Кичке караңгылык бердәм куерып китте. Әле генә күренеп торган ике катлы өйне дә караңгы каплады. Тирә-якны тынлык басты. Кичке тынлыкны тагы да куертып, тагы да оетып чикерткәләр, кайдадыр шушы тирәдә генә булса кирәк, күлдәге бакалар бакылдарга тотынды. Минем өчен бу тавышлар гаҗәеп матур яңгырады. Тик идарә тәрәзәләренең берсендә дә ут күренмәү генә эчне пошыра иде. Шушы мин басып торган мәйданда да электр юк күрәсең. Алдынгы колхоз дигәннәр иде ләбаса.
Бер тавыш ишетелде:
— Кем ул?
Миңа дәшә түгелме соң бу кеше?
— Мин идем...
— Син кем?
— Кем дип әйтим икән? Казаннан...
Тавыш иясе яныма килеп туктады. Олы яшьтәге бер абзый. Кулында таяк.
— Казаннан килүче икәнсең алайса?! Сау гына килдегезме? Кая, бер күрешик. Гыйниятулла атлы булам мин. Каравылчы. Казаннан дисең дә бит, авылда кеше калмады шул хәзергесе сәгатьтә...
— Ничек, кеше калмады?..
— Районга киттеләр барысы да: прсидәтел дә, партком да, агроном да, сельсовет тә, комсомол да, мәктәп директоры да, әйтәм ич — барысы да...
— Нәрсә бар соң районда?
— Актиф, ди. Сез дә шунда түгелдер бит?..
— Түгел, — дидем мин һәм башка бер сүз дә әйтә алмыйча тордым. Никтер күңелсез булып китте. Чакырылмаган кунак төсле сиздем мин үземне бу тынып калган авыл урамында. Абзый тагы эндәште:
— Балыккамы әллә?
— Түгел, — дидем мин ялганлап һәм, тегенең ялганымны күреп алуыннан сагаеп, кулымдагы кармак сапларын янтыгыма кыса төштем. Яшерәм, янәсе. Ни дип яшерә торганмындыр? Ни дип ялганлау кирәк булган? Балыкка килү гаеп эшмени?
Бу колхозның председателе Садыйков белән без узган елны Ялтада таныштың. Ят җирләрдә бер як кешеләре бик тиз табыша икән. Без дә кояшта кызынучылар белән тулы шәһәр пляжында бер-беребезне тиз таныдык. Аннары, көн саен бер үк сәгатьтә очраша торгач, якынаеп-дуслашып та киттек. Дуслашып алгач, пляждан кайтышлый яр буендагы ресторанга кагылып, кайчагында, сырасын эчеп, чебурәк
9
ашыйбыз, ә кайчагында кымыз чөмерә торган идек. Кара диңгез гүзәле «Россия» теплоходында йөргән чагыбыз да булды. Аннары, өйгә кайту вакыты җитте. Садыйков миннән дүрт көнгә алда кайтып китте. Аерылышкан чакта, без адреслар бирештек.
— Бернигә карама! Кармакларыңны ал да кил. Колхоз шәп безнең. Кешеләребез дә әйбәт. Күлләребез менә дигән. Балык та тотарсың, ял да итәрсең. Станциядән «Волга»да барып алырлар үзеңне, — дигән иде Садыйков...
Шулай итеп, менә мин дусның колхозында.
Гыйниятулла абый: «Әйдә, үзем аппарып куям өйләренә» дисә дә, мин кыймадым. Чөнки, шул кадәресе дә бар бит әле: мин Садыйков- ның үзе белән генә таныш. Авылларына да беренче "килүем. Өйдәге- ләреннән берәвен дә белмим дә, танымыйм да. Алар да мине белми. Аннары, семья башы үзе өйдә юкта, җитмәсә вакытсыз сәгатьтә барып керү, миңа калса, бик үк ярап та бетмәс.
— Ул чагында киттек безгә! — диде Гыйниятулла абзый. Кунакчыл абзыйга рәхмәтемне әйттем дә Колхозчылар йортына озатып куюын сорадым.
Колхозчылар йорты хуҗасы Җамал апа безне бик ачык каршылады. Шундый уңган хатыннар була, өйләренә керсәң, чыгасың килми: бар җир ялт иткән, бар нәрсә үз урынында, бер әйбер дә чәчелеп-сибе- леп ятмый, кая карама — тәртип, кая күз салма — пөхтәлек. Колхозчылар йортындагы шундый җыйнаклыкка тагы да ямь керткән төсле радиодан яңгыраган Казан концерты, Казан концертына кушылгандай, пар бөрки-бөрки «җырлап» утырган ак самовар кәефне күтәреп җибәрде.
— Болай булгач яшибез икән! — дидем мин, куанып.
— Менә шушы комытта яшәрсез, ике караватлы ул безнең. Икенче караватта Ризванов атлы кеше ята. Әйбәт кеше үзе болай, инженер, каланыкы.
— Сыешырбыз әле. Бер кичкә — кер мичкә, диләр бит!
— Бер кичкә генәмени?
— Сүз җаена әйтүем инде...
— Ризвановның икенче айга китте. Колхоз фатир табып биргән иде дә, риза булмады. Нигә күчмисең дип сорыйм мин моңардан. «Күчәсе килми, Җамал апа, синдә үз өем кебек», — ди бу.
Күренеп тора: Җамал апа бик теләп сөйли. Сүзгә һәвәс хатын, бәлки, шулай озак сөйләнгән дә булыр иде, әмма минем чәй эчәргә чамалавымны күргәч, ул үз эшенә күчте.
— Командировкагызны бирегез, дәфтәргә теркәп куйыйм.
— Паспорт та ярыймы?
— Анысы да ярый, — диде ул һәм, паспортымны алган арада, тагы сорады: — Эш белән килмәдегезмени?
— Кунакка килүем әле башта. Килдем дә, менә, кунак каршылыйсы кеше өйдә булмады. Садыйковны әйтәм.
— Районга киттеләр шул, барысы да. Бик зур җыелыш була икән. Коммунизм планын раслыйлар, ди.
Радио тыңлый-тыңлый чәй эчкән арада, байтак вакыт узган. Күрше кровать иясенең кайтуын көтсәм дә, ул кайтырга ашыкмады, күрәсең. Җамал ападан сорарга онытканмын: ни дип кңлгән ул кала инженеры бу авылга? Агроном булса бер хәл иде.
Сәгать ун тулды. Барасы җир, башкарасы эш юк, чишендем дә яттым. Ял булгач, ял булсын дидем. Әйе, бу тын почмак бик әйбәт ял урыны булыр төсле күренә. Курортың да, санаториең да, ял йортың да — барысы да бер читтә торсын...
10
* « ф
Вакытсыз уяну гадәтем булмаса да, мин бердән уянып киттем. Төн узган микәнни? Шау-гөр килеп сөйләшкән, чәй эчкән тавышлар ишетелә. Сәгатемне алып карыйм: унике дә тулмаган. Бу нинди шау-шу? Күрше кровать хуҗасы да кайтканга охшый, үзе юк-югын, әмма кровать янындагы урындык аркасында пиджагы белән галстугы күренә. Мин күршемнең бүлмәгә керүен көтеп ятам. Бу вакытсыз чәй «тарихын» белсә ул гына белер дим.
Үзем көтәм, үзем сөйләшүчеләргә колак салам. Бер дә алай юк-барны сөйләшмиләр болар. Кем булгандыр, араларыннан берсе Америка президентының тетмәсен тетә. Аның борычлап-тозлап әйткән сүзләрен президент үзе ишетсен иде хәзер.
—Америка миллионерларына нәрсә, аларның кесәләре генә алтын белән тулсын. Ә Кеннеди үзе шуларның берсе. Менә уйлап кара инде. Карга карганың күзен чукыймы? Эх, билләһи дип әйтәм, әгәр мин булсам...
һәм китә тезеп бу абзый, әгәр АКШ президенты була калса, ниләр эшләячәген.
— ...Әгәр мин булсам, ж.ыяр идем барысын бер өстәл янына һәм әйтер идем: даваегыз, әфәнделәр, покончим бу эш белән. Ярамый бо- лай! Сүзгә дигәндә, долой война, даешь мир! Ә эшкә килгәндә, һаман киресен сукалыйсыз. Егет сүзе бер була. Әгәр син үзеңне сугышка каршы дисең икән, бик әйбәт, котлыйбыз. Ләкин эш мондый котлау белән генә бетми әле. Менә, рәхим ит, алдыңда договор. Язып торасы да түгел. Хрущев абзагыз төзегән. Кул куясы гына калган. Менә, рәхим ит, карандаш-каләм, кулыңны куй да шабаш. Шунда күрербез: кемнең за, кемнең против булуын...
Таралырга. уйламыйлар болар. Сәгать бер тулып килә, ә сүз бетәр төсле күренми. Әһә, кайсыдыр мине кайгырта түгелме соң?
— Егетләр, яту турында уйлыйсызмы сез, юкмы? Кеше бар ди, йокысын бүлмик...
— Берни булмый. Командировочный түгел ди ич. Эш белән килмәгәч...
Минем файдага булып чыкмады бу. «Эш белән килмәгәч», имеш. Төн буе кеше йокысын бүлеп, ләчтит сатып утыруны эш дисең икән, бик зур эш бетерәсең инде, алайса, «АКШ президенты!» Ачу килгәндә йокы кача икән. Мин, тагы бер ярты сәгать боларның әңгәмәләрен тыңлап, әйләнгәләп яттым. Сүз хәзер инде авыл хуж.алыгына күчте һәм тракторларның югары тизлектә эшләүләре турында барды. Ниһаять, сөйләшеп арыдылар булса кирәк, берьюлы күтәрелеп, берьюлы тарала башладылар. Минем күрше дә кайтып керде. Мин юрамалый йоклаган булып яттым. Күршем сак кына чишенде. Аяк очларына басып барып, утны сүндерде, кроватен шыгырдатмыйча урынына сузылды, һәм, өч-дүрт минут уздымы икән, хырылдап йокыга да китте. Мин сәгатемне күз төбемә үк китереп карадым: ике тулып килә. Әлеге әңгәмә белән кузгалган уйларым эчендә йөзә торгач, үземнең дә йокыга китеп баруымны сизмәгәнмен.
*
* *
Мин торганда сәгать сигез иде.
Күрше кровать буш. Урындык аркасындагы пиджак белән галстук та күренми. Димәк, күршем киенеп үк чыгып киткән. Теге якта да шылт иткән тавыш юк. Шул хәтле, бернәрсә ишетмәслек булып, йокладым микәнни? Сабын-сөлге алып, ямь-яшел үләнле ишек алдына юы
11
нырга чыктым. Көн аяз. Күк йөзе зәп-зәңгәр. Тирә-якта гаҗәеп тынлык. Бала чакта укып йөргән шигырь юллары искә төшә:
Бер болыт юк күк йөзендә, Шундый рәхәт, шундый тын...
Капкада Җамал апа күренде.
— Әйбәт кенә йоклый алдыгызмы? — дип сорый ул миннән.
— Харап әйбәт, — мин әйтәм, — бернәрсә белмәгәнмен. Бер үзем йоклап калганмын ләбаса...
— йокласагыз... Эшкә барасы түгелдер бит?..
— Кичәге халык кая соң?..
— Киттеләр. Күрше авылларныкы алар. Кичә актифтан кайтышлый безгә кереп кунып чыгарга булганнар. Киттеләр. Эш кешеләре бит. Чәй эчәсезме? Самоварым кайнаган... Суынмаган булса. Хәзер яңар- ты ймчы...
Мин чәй эчеп тормадым. Чәйгә кыстаучы Җамал апага: «Ашыгыч йомышым бар», — дидем дә чыгып киттем.
Садыйков идарәдә булмады. Басуга, бригадаларга чыгып киткән. «Кайчан кайтыр?» — дип соравыма, идарәдә ялгызы утырып калган хисапчы кыз берничек тә җавап бирә алмады.
— Кайтмастыр инде...
— Ничек кайтмас?.. Кунып калырмыни?
— Идарәгә кайтмас дим, кичләрен җыелыш-фәлән буласында гына килә ул.
— Бүген булдымы соң ул монда?
— Булды. Барысы да булды. Агроном да, бригадирлар да...
Минем аптырап басып торганны күреп, кызый борчылгандай итте:
— йомышыгыз бар идемени, абый?
— Бар иде шул. Менә шушы язуны тапшырырсың' әле үзенә, яме?
— Күрә алмасам?..
— Күрә алмасаң, өенә илтеп бирерсең.
Килүемне һәм кайда туктавымны язып калдырдым да чыгып киттем. Миңа папирос алыр өчен кибеткә сугылырга кирәк иде. Кибетнең кайдалыгын сорарга берәр кеше күренмәсме дип, никадәр басып торсам да, күренүче булмады. Кире идарәгә кайтып, әлеге кызыйдан сорады м.
— Кибет безнең өйләдән соң, перерыв чагында гына ачык була, аннары кичен — колхозчылар эштән кайткан сәгатьләрдә, — диде кызый.
Мин кире Колхозчылар йортына кайтып кердем. Ишек ачык булса да, Җамал апа юк иде. Бер ярты сәгать көтеп утырсам да, кайтмады. Эч тә поша. Эч пошуы бер хәл, йокы баса, малай! Шул эшсез- лектәндер инде. Бер вакытта да мондый хәлгә калганым юк иде әле. Әллә ничек шунда, үз-үзенә урын таба алмаучы берәүдәй сиздем мин бу минутларда үземне. Иң дөресе: кармакларны алырга да күл буена сызарга. Балык тотканда вакыт тиз уза ул. Бәлки Садыйков та очрап куяр. Кармакларымны плащыма төреп, ишек алдына чыктым. Плащыма төрүем — күрмәсеннәр диюем инде. Күрсәләр, оят булыр төсле. Шундый дәп-дәү буең белән, эш вакытында, бала-чага эше белән йөр, имеш. Берәр малайны очрата калганда ярар иде дә, тик ничек очратырга аны? Шулай уйларга өлгермәдем, урам яктан чиләк тоткан бер яшүсмер күренде.
— Кара әле, энекәш! Күлегез буена алып бар әле...
— Аппаралмыйм шул, абый, — диде малай.
— Ник?
— Эшем бар. Трактор бригадасына су илтәм менә. Нишләп үзен генә бармыйсың?
12
I
— Юлны белмим.
Малай бердән ачылды.
— Әнә теге олы урамга борыл да, таш юл белән прәме кит. Авылны чыккач, күл үзе күренә аннары.
Чиләкле малай үз юлына, мин үз юлыма — «авылны чыккач» күренергә тиешле күл буена киттем.
Бу бик җыйнак һәм төзек урамлы авыл иде. Яна өйләр, буралар күренә. Өй алларында челтәрләп коршатылган бакчалар, бакчаларында яшь алма агачлары. Урамның ике ягы буйлап, Актаныш басмалары кебек, такталар түшәлгән. Чаттагы йортның коймасында, яңа ябыштырылган булса кирәк, камыры кибеп тә өлгермәгән афиша күренә. Бүген кич клубта кино була икән. Әйе, нәкъ шулай — «кино була» дип язганнар, нинди картина буласын килгәч күрерсез, дигәннәрдер инде...
Авыл артта калды. Алда, ерактагы калкулыкта таллар күренде. Күлләре дә шул тирәдәдер. Бара торгач, берничә кеше дә күренде. Әллә минем кебек балыкчылар инде? Миңа дигән балыкны тотып бетермәгәйләре иде тагы. Балыкчының нәфесе шундый бит ул. Яраса, күлдәге чабакларны беркемгә тоттырмыйча, үзе генә каптырып утырыр иде. Күргәнем кешеләр генә булып чыкмады, трактор диимме, бульдозермы, шуңа охшаш нәрсә дә бар түгелме соң? Бульдозер икән. Тимер чыңнарын чыгарып эшли дә башлады. Ниһаять, мин күл янына килеп җиттем.
— Әйдә, нихәл, күрше? — дип каршылады мине таныш булмаган берәү. Мондый эндәшүгә гаҗәпләнеп торуымны абайлап алды булса кирәк: «Кичә, мин кайтканда, йоклый идегез», — диде һәм, нәкъ танышларча итеп елмайды.
— Ә-ә, инженер иптәш сезмени инде ул?
— Без булабыз, — диде теге һәм үзенең нинди эш башкарганын сөйләргә тотынды: — Гидротехник мин. Менә, күлне чистартып, зурайтырга, бассейн ясарга, дибез.
— Бассейн?
— Әйе. Сортлы балык үрчетәчәкләр... Даваегыз, егетләр, булмаса перекур ясап алыйкчы, — диде инженер иптәшләренә.
Барыбыз да, түгәрәкләшеп, чирәмгә утырдык. Арадан сүзгә бик һәвәс берәү инженер сузган «Казбек» тартмасына кулын гына селтәде.
— Юк-к, безнең ризык түгел бу. Менә, башта, син минем самосад- каны суырып кара әле.
— Әллә үз бакчаңнан?
— Үземнеке. Кечкенә генә оранжерея ясап караган идек. Колхозга күчереп булмый тик. Колхозчыларның үз Ихтыяҗлары өчен, әйтик ди, хезмәт көненә бүләрлек кенә итеп бер ярты гектар чәчкәндә буласы икән дә, чыкмас шул. Бик җылы яраткан культура.
Мин бу кешене бик тиз танып алдым. Бу кичә, АКШ президенты була калганда, ниләр эшләргә тиешлеген сөйләп биргән егет иде. Зиннур атлы. Колхозның бакчачысы булып эшли икән.
Мин аның тел төбеннән колхозда бассейн булдыруның да ул кузгаткан эш икәнен аңлап алдым. Чөнки ул күлнең сортлы балык үрчетүдән никадәр доход бирәсен, тәҗрибәле бухгалтерлар кебек, тиененә тикле санап чыкты. Эшкә бик комар, сүзгә бик өлгер бу егетнең сөйләгәндә, шулай, теге яки бу кешенең үзе булып сөйләү гадәте дә бар икән. Хәзер дә сүз җаена «әгәр Садыйков урынында булсам, тегеләй итәр идем, болай итәр идем» дип сөйли иде...
Балык тоту хыялымның ишелүен үзем генә беләм. Ярый әле, кармакларны плащыма төргәнмен. Күрмиләр. Күрсәләр, көлкегә калыр идең, әкәмәт.
Перекур дигәннәре бетте.
13
— Ярый, туган, эшкә тотынырга вакыт безгә, — диде инженер.— Нишләп күл якларына сугылырга булдыгыз? Кармак салырга түгелдер бит?..
— Түгел. Эшегезне күреп китим, дидем.
— Ә-ә, ярый, ярый, бик ярый...
Эш башланды. Кеше эшләгәнне карап торуы ансат түгел икән. Бераз шулай, үз-үземне кая /куярга белми басып торгач: «Кайтыйм, көтә торганнардыр» дигән булып, киредән авылга Колхозчылар йортына кайттым да, ае-елы мәгълүм булмаган, искереп беткән тышсыз бер журнал табып алып, кроватема сузылып, укырга керештем.
Күл буеннан, теләгемә ирешә алмыйча, буш кул белән кайтуым Садыйковка ошамады. Башта ул мәсьәләне идарә утырышына куеп, күл тирәсендәге эшләрне туктату һәм яңадан балык тоту шартлары тудыру турында сөйләшмәкче булган иде, ләкин «идарәне көтсәң, озакка китәр» дип, хәзер үк эшләргә булды.
— Әйдә, утыр машинага, киттек!—диде ул миңа.
Мин машинага утырып та өлгермәдем, күл буена килеп тә җиттек. Җилдән дә көчле йөрешле икән машинасы. Мондый машинаны беренче күрүем. Гади машиналардагы кебек мотор, радиатор урыны бөтенләй юк моның. Шофер кабинасындагы сәгать янында шырпы тартмасыдай бер нәрсә бар. Тартманың ике төймәсе. Төймәләренең беренчесенә бассаң—машина йөри башлый, икенчесенә бассаң — туктый. Тартма дигәнем атом двигателе икән. Атомобиль дигәне шушы, күрәсең.
Күл буена җиткәч, Садыйков, кабинасыннан да чыкмыйча, микрофонга кычкырды:
— Егетләр, барлык эшне туктатыгыз да өйләрегезгә таралыгыз. Кеше Казан хәтле җирдән балык тотарга килгән, ә сез юк-бар белән...
— Юк-бар түгел инде, — дип кемдер каршы килә башлаган иде, Садыйков:
— Беләм. Бассейн. Булса ни?! Бассейн качмас, ә балык качар! — дип тегеңәр сүзен әйтеп бетерергә дә бирмәде.
Әлеге минем күршем, хәзер инде таныш инженерым, акланырга теләде.
— Без аңардан сорадык. Кармак салырга килмәдем, диде ул, ^шанмасагыз үзеннән сорагыз. Шулай бит, иптәш? Кара әле, иптәш’!..
Мин күзләремне ачтым. Төш күреп ятам икән. Тавык төшенә тары керә төслерәк булып чыкты бу. Баш очымда таныш булмаган берәү басып тора.
— Әй-яй, йокыга каты икәнсез, иптәш. Уятыр хәл юк прәме. Садыйков сезне көтә анда. Әйдәгез, алырга килдем.
Без урамга чыгабыз һәм капка алдындагы өр-яңа «Волга»га утырабыз.
Садыйков мине колхоз идарәсе алдында каршылады һәм, шофер урынына үзе менеп утыргач, туры өенә алып китте.
— Әйбәт булып чыкмады бит әле, дус, безнең эш: үзе кунакка чакыра — үзе өйдә юк, ә?
— Хата миндә, — дигән булдым,— вакытны чамаламаганмын, эшегезнең кызу чагында килгәнмен.
— һе-й, колхозда эшнең кызу булмаган чагы бер дә юк аның... Ел әйләнәсе шулай бездә. Җидееллык планны кабул иткәннән соң, эшләр бик тә кызу китте хәзер. Ну, әйтергә кирәк, зарланмыйбыз. Киресенчә, эш арткан саен, дәрт тә арта: эшлисе килеп кенә тора.
Әйтерсең лә, мин Садыйковны яңа күрәм. Әйтерсең лә, бу — мин узган елны Ялта пляженда очраткан Садыйков түгел. Тегендәге (Ялта пляжендагы) Садыйков башкачарак, кәеф-сафага тартым табигатьле
14
рәк, сәгатьләр буе әңгәмә куертырга яраткан берәү төслерәк күренгән нде. Ә бу — шофер урынында машина куып барган Садыйков—бөтенләй башка кеше.
— Аны әйтәсең, — дип дәвам итте ул, минем уйларымны сизгән төсле, — алда зур эшләр тора бит. Укыгансыздыр. Менә кайда ул безнең көннәр башлана, парень...
Садыйков, шул башланачак «безнең көннәр»не хыялы аша күреп булмасмы дигәндәй, бер-ике минут сүзсез торды, аннары никтер яман-сулабрак сүз башлады:
— Эх, дус, шатлыгы да, кайгысы да бергә бутала хәзер минем башта. Ник, дисеңме? Вакыт узып бара, дус. вакыт! Малай чагымда кич җитүен бер дә яратмый идем. Рәхәтләнеп, шау-гөр килеп уенга бирелгәндә генә, кояш бата да, кич була. Кич булгач, өйгә чакырып алалар. Менә шунда инде дөньяның бар күрке бетә иде безнең өчен. Хәзер дә шул «кич җитеп, чакырып алуларын» уйлап пошынам. Ә чакырып алачаклар, әбизәтельне алачаклар, һәм әйтәчәкләр: «Рәхмәт сезгә, иптәш Садыйков! Эшләдегез. Ә хәзер инде ял итәргә вакыт. Менә сезгә пенсия кенәгәсе. Озын гомер, тыныч тормыш и таки дали»...
— Шуның өчен кайгырып барасыңмы?
Садыйков чын-чыннан борчыла.
— Ә ничек кайгырмассың?!
— Гел безгә эшләргә димәгән бит. Яшьләр дә эшләсен. Ялга чыгу конституция биргән хокук бит ул.
— Анысын беләм мин. Бик әйбәт хокук. Сүзем юк. Ну, әгәр, әйтик, мин ул хокук белән файдаланырга бик алай ашыкмасам?
— Син үзеңне алма. Андый эшләр бер Садыйковның теләү-теләмә- венә генә бәйләнмәгән...
— Бәйләнгән, дус, бәйләнгән! Мин менә эшсез тора алмыйм. Характерым шундый. Эш-хезмәт минем өчен ял да, саулык та. Минемчә, пенсияне кешенең яшенә карап кына бирмәскә иде. Әгәр син, мәсәлән, хезмәткә ярамыйсың икән, яисә чирең бар икән, или вакытсыз картайгансың икән — рәхим ит. Әгәр инде хезмәткә ярау түгел, шуның өстенә тагы хезмәтне яратасың да икән, тоже рәхим ит, ягъни эшлә дә эшлә, вакыты җиткәч, үзең әйтерсең...
— Шулай бит ул бездә...
— Шулай дисеңме? Ә күбрәк хәлләрдә синнән сорап та тормыйлар. Картайдың диләр дә, пенсия кенәгәсен тоттырып тантаналы рәвештә ялга озаталар. Булмый дисеңме шундый хәлләр?
— Була, әлбәттә...
— Ә ул булмасын иде. Теләсәң нәрсә әйт, дус, мин үзем, колхоздагы эшләрне түгәрәкләмичә торып, пенсиягә китте юк...
— Колхозда эш бер дә бетмәс ул, — дигән булам мин.
— Бетмәве яхшы да аның безнең өчен,—ди Садыйков һәм, үз җавабыннан канәгать хәлдә, шаркылдап көлә. Мин дә көләм, бая күргән төшемне хәтерләп көләм. Көлә-көлә Садыйковка төшемне сөйлим. Ул тагы да җәелебрәк көләргә тотына:
— Эшне туктатырга приказ бирәм дисеңме? Бик дөрес күргәнсең. Андый приказ бары тик төштә генә була ала...
Без кунак көткәндәгечә итеп җыештырылган зур якты өйгә килеп кердек. Өстәлдә савыт-саба һәм сырага охшаш бер сыекча тулы графин кукраеп утыра. Садыйков семья җанлы кеше икән — килеп керүенә уллары, кызлары сырып алды үзен. Көләч чырайлы хатыны, әле балаларын куган булып, әле безне каршылаган булып, табын белән кухня арасында әвәрә булды.
— Менә, дус, минем команда шул инде. Әниләре белән икәүләп үстергән булабыз үзләрен. Коммунизмда яшәячәк буын шушы инде! Так что син мине бик алай эшкә күмелгән дә дөнья хәлләрен оныткан дип уйлый күрмә.
15
Без өстәл янына утырыштык. Табын бик җанлы, күңелле. Барыбыз сигез кеше. Шуңардан өчебез олы, калганнарыбыз мәктәп яшендәге. Моңардан башка Садыйковның Казанда авиаинститутта укучы студент улы да бар икән. Күренеп тора, әтидә, әни дә, студент уллары турында сөйләгәндә, мактануларын никадәр яшерергә тырышып карасалар да, яшерә алмыйча сөйлиләр.
— Космонавт булачак ул безнең. Тик ничәнче номерлысы буласын гына белмибез, — дип шаяртып та ала семья башлыгы.
Садыйков әлеге графиннан сала башлады. Мин стаканымны читкә этәрдем.
— Миңа ярамый, йөрәк шәптән түгел минем.
— Мин үзем дә, дус, шул йөрәк шәптән булмаганга эчәм дә. Давай, бик шифалы әйбер бу. Гөлҗимеш суы. Шиповник шушы була инде. Ә «тегесен» без иртәгә уха янында чамаларбыз, алла кушса...
— Андый эшне алла кушмый бит...
Садыйков шаркылдап көлә:
— Өйрәнелгән бит, әй. Кайчак җыелышларда доклад сөйләгәндә дә шулай дим икән — алла кушса!..
Телефон шалтырады.
Колхоз идарәсендә яңа эш килеп чыкканга охшый, Садыйковның җавабыннан шул аңлашыла.
— Минсез генә рәтләсәгез иде шунда. Кунагым бар бит. Аннары, кара әле, Таһирҗан, иртәгә идарәгә килеп тормам, туры Камышлы ягына чыгып китәрмен, яме?!
Садыйков, трубканы элгәч, сөйләнә-сөйләнә, үз урынына утырды.
— Бу телефонның яхшы ягы белән бергә начар ягы да бар: синең ял сәгатең ни дә, кунагың ни аның өчен, шалтырый да шалтырый.
Мин тагы үземнең вакытсыз килүемне әйтеп борчылам. Садыйков авыз да ачтырмый:
— Уйлама да! Вакытсыз, имеш. Нинди сүз ул?! Бик вакытлы. Ир- .тәгә якшәмбе. Колхозның выходной көне юк-югын, ну шулай да ял итмәскә дигән законы да юк. Була да алмый! Эш ул, дус,- колхозларда бер дә бетәсе түгел. Ул теге шигырьләрдәге тын почмаклар калмады хәзер бездә. Кала да алмый. Тормышны-хәрәкәтне буып буламы икән? Ярый, фәлсәфәдән хәрәкәткә күчик әле.
Ашап-эчкәч, иртәнге сәфәргә хәзерлек башланды. Мин кармакларымны, Садыйков ау мылтыгын караштырдык. Безнең белән барырга тиешле Ринат (Садыйковның уртанчы малае) җәтмә кебегрәк әйбер дә табып чыгарды.
Шулай әзерлек күрү белән мәшгуль булып торганда, Садыйков, өс- тёнә плащын киде дә, «Мин хәзер кайтам!» дип чыгып китте. Аны озатып калган хатынының йөзендәге кинаяле елмаюын күреп, табышмак алдында калгандай хис иттем мин үземне. Әмма бу табышмак тиз табылды:
— Җаны түзмәде. Китте. Кая китте дип беләсез сез аны. Телефон шалтыраганнан соң күрмәдегезмени сез аңардагы үзгәрешне? «Хәзер кайтам» дигән була җитмәсә...
Әзерлек эшләре бетте. Хәтта без, Ринат белән, бар әйберне машинага ук чыгарып куйдык. Өйдә хәзер әллә ни эш калмады. Бик әйбәт радиоалгычлары бар икән, Казаннан, Уфадан, Мәскәүдән концерт тыңладык. «Хәзер кайтам» дигән кешебезнең кайтыр вакыты узып та бара. Ринат борчыла һәм борчылуын сиздермәскә тели, мин дә сизмәгән булам.
— Шахмат уйныйсызмы? — дип сорый ул миннән.
— Уйныйм!
Без шахмат уйныйбыз. Бераздан телефон шалтырый. Ринат трубканы ала.
16:
— Әти бу, сезне чакыра, — ди.
Мин телефонга киләм.
Эш килеп чыкты бит әле, дус... Тагы берәр сәгатьсез кайта алмамдыр. Юк, юк, мине көтмәгез. Ятыгыз. Ринатка да әйт — ятсын. Иртә торырга кирәк булачак, әйе, әйе, сәгать дүрттән дә калмый китәрбез.
* е &
Икенче көннең алсу таңында без юлда идек инде. Тирә-якның ямь- лелеген, хуш исле болыннарын, өлгереп килгән алтындай бодай басуларын рәхәтләнеп карап бардык. Шул басулар арасыннан, аннары чабылмаган болыннарны кичеп узган юл буйлап Камышлы җәйләвенә килеп җиттек. Бу җәйләүдән бер генә километрда колхоз фермасының каралтылары икән. Мондагы гөрләп торган хәрәкәтне, арлы-бирле чиләк тотып йөргән ак халатлы хатын-кызларны, үзенчә бер матур яңгыраган таналарның мөгерәүләрен, чыбыркысын шартлатып кычкырган көтүченең «Һай», «һоу»ы, шуларга кушылган кошлар сайравын сөйләп тә, язып та аңлата алмассың. Мин, хәтта, бу җанлы табигать хәрәкәте уртасында дирижердай куллары белән әле теге якны, әле бу якны күрсәтә-күрсәтә ферма турында сөйләүче Садыйковтан көнләшеп тә куйдым. Хәзер инде миңа Садыйковның «пенсия яше» турында борчылуы ачыграк һәм инандырышлырак булып күренде. Чынлап та, мондый хезмәт дөньясыннан аерылып эшсез яту, кайберәүләр уйлаганча, бик рәхәт түгелдер шул.
Садыйков ферма тирәсендә озак чуалырга теләмәде.
— Әйдәгез, тизрәк тайыйк моннан. Югыйсә, хәзер бер эш китереп чыгарырлар, — диде ул һәм без Камышлыдан ике-өч километр арырак аккан балыклы Чирме.шән елгасы буена киттек.
Балыкчының арты юеш, тамагы ач, Күл буенда йөгерә йөри ялангач...—
дип такмаклап көлә торганнар иде мин малай чакта. Шул такмак искә төште хәзер. Без өчебез дә нәкъ такмакта сурәтләнгән кыяфәттә идек. Галәмәт бит ул балык тоту! Комарына бер бирелсәң, тиз генә «терелүең» җиңел түгел. Ә без балыкны кармакка да каптырдык, муеннан суга керә-керә, егыла-тора җәтмә белән дә сөздек.
Кояш шактый күтәрелеп кыздыра башлагач, тамак ялгау хәстәрлегенә керештек. Тыпырдап торган табан балыгы ухасы пешерергә булдык. Балчык әрчү миңа тапшырылды, Садыйков учак урыны әзерләде. Ринат чыбык-чабык җыеп «китерде. Елга буендагы таллар күләгәсендә урын сайлады. Садыйков: «Уханы монсыз ашаганны кемгә генә сөйләсәң дә, ышанмас» дип, кулындагы «акбашны» суытыр өчен илтеп суга салды. Ухабыз кайнап чыгарга дип күбекләнгәндә генә, басу ягыннан мотор гүләгән тавыш ишетелде. Садыйков тавышны берьюлы таныды:
— Безнең мотоцикл бу. Әллә ухабызга кунакка киләләр инде.
Ринатның күзе үткен икән, килүчене ерактан таныды:
— Закиров абый бу!
— A-а, алайса ялгыш уйлаганмын. Уха-муха белән эше булмас аның. Аңар график булсын, план тулсын.
Закиров (колхозның партоешма секретаре икән) мотсдиклын нәкъ борын төбебезгә китереп туктатты.
— Әйдә, мактап йөрисең икән, әзер ашка килдең, — диде Садыйков.
— Бер дә, иптәшләр, пикнигегезне бүлермен димәгән идем. Эш килеп чыкты бит әле...
Алар, шул «килеп чыккан» эш турында сөйләшә-сөйләшә, яр буйлап киттеләр. Без, Ринат белән, аларның сүзләре бетүен көтел тора
алмадык, чөнки уха кайный башлау белән балыкларның күзләре агарып чыкты. Ә балыкның күзе агардымы — бер минут казанда тотма, сос та ал, югыйсә хәзер ылҗырып тарала.
Ләкин уха барыбыз да көткәнчә тәмләп ашалмады. Күреп торам: Садыйков та, Закиров та табынга «пешкән ашны ташлап китмиләр» дигән йоладан гына килеп утырдылар. Кыскасы, уханың рәте булмады. Ә суытырга куелган «акбаш»ның, шулай куелган җирендә оны- тылып калуын мин алар киткәч кенә күрдем.
Садыйков та, Закиров та, ашык-пошык капкаладылар да, китеп тә бардылар.
— Сез балык тота торыгыз. Су керегез. Хәзер вакыт иртә әле. Соңгарак үзем алырга килермен, — диде Садыйков.
Без күл буенда Ринат белән икәү калдык.
Садыйков безне алырга килмәде, шоферын җибәрде. Нинди эшләр килеп чыгуын мин колхозга кайткач кына белдем. Закиров сөйләде. Күрше республикаларның берсенә алдынгы тәҗрибә өйрәнер өчен биш колхоз председателе җибәрелә икән. Шуларның берсе Садыйков икән. Китүчеләрне бик ашыгыч обкомга чакырганнар һәм шуннан алар юлга да чыгачаклар.
Өйдә Садыйковның хатыны да, Ринат та мине ничаклы гына калырга кыстасалар да, әтиләренең дә «Кунакны җибәрмәгез» дип наказ биреп калдыруын әйтеп карасалар да, мин шушы кичне генә кунып, иртә белән юлга чыгарга булдым.
— Ник бик алай ашыгасыз? Ошатмадыгызмы әллә? — дип тә карадылар.
Мин, әлбәттә, үземне борчыган уйларымны әйтә алмадым. Хәер, әйт- мәсәм дә, сизенделәр булса кирәк. Тик кайткан чакта бик ямансу булды миңа...
Эх, мин әйтәм, хәзер алдынгы тәҗрибә өйрәнүче Садыйковлар дистәсендә, я булмаса, бассейн ясаучылар бригадасында шау-гөр килеп эшләп йөрисе иде...
18