Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОЧЕРКЛАР ҖЫЕНТЫГЫ


Г^черк, әдәби жанр рәвешендә, ^-
^безнең татар әдәбиятына тулы
хокуклы булып керде һәм ул күпкырлы
заман тормышын сурәтләүдә
әдәбиятның алда барган разведкасына
һәм әйдәүчесенә әверелә бара. Моны
без соңгы елларда газеталар һәм
журналлар битләрендә басылып килгән
күп санлы очерклар, аерым китап итеп
чыгарылган җыентыклар белән исбат
итә алабыз. Ниһаять, бездә бу өлкәдә
актив эшләп килгән Гариф Галиев, Мин
Шабай, Гариф Ахунов, Әдип Маликов,
Малик Хәми- тов һәм башкаларның
иҗатлары да моңа бик ачык бер дәлил
булып торалар.
Менә безнең алдыбызда шундый
китапларның берсе — яшь язучы һәм
журналист Малик Хәмитовның
«Ышану» исемле җыентыгы
Әйтергә кирәк, М. Хәмитов очерк
жанрын үзенең төп әдәби эше итеп
сайлаган өметле яшьләрнең берсе. Ул
газета-журнал битләрендә күп кенә
очеркларын бастырды, алар- ны туплап
1959 елны «Гүзәл җимешләр» исемле
беренче җыентыгын чыгарды.
Укучылар да, әдәби тәнкыйть тә, аның
бу җыентыгын шактый җылы
каршылап, аңа уңай бәя бирделәр.
Ниһаять, яшь авторның менә икенче
җыентыгы. Китапны укып чыкканнан
соң шуны әйтергә мөмкин: бу китап та
укучыда канәгатьләнү хисе тудырмый
калмас.
М. Хәмитовның очеркист буларак
үзенчәлеге шунда, ул гел авыл
1 М. Хәмитов. «Ышану», Татарстан китап
нәшрияты, 1961 ел. 88 бит, бәясе 9 тиен, тиражы
4.000 данә. турында гына яза. Гади авыл ке-
шеләре: игенчеләр, терлекчеләр, механизаторлар,
партия-совет эшчеләре һәм авыл интеллигенция-
се— менә аның төп геройлары, һәм автор үзе якын
күргән шушы геройларын бар яхшылыклары һәм
кимчелекләре белән, аларның эчке дөньялары —
яну-көюләре белән бирергә омтыла. М.
Хәмитовның очеркларының күбесендә җанлы
геройлар аша хәзерге колхоз һәм совхоз
авылындагы иҗади күтәренкелек, яңа
тенденцияләр, фидакарь эш һәм киеренке көрәш
нәтиҗәсендә, искелекне, торгынлыкны җиңә бару
тасвирлана. Бу сыйфат аның беренче китабына да
һәм хәзергесенә дә хас нәрсә.
Авторның яңа китабы күләме белән
беренчесеннән кечкенәрәк. Монысында
аның өч очеркы урнаштырылган.
Безнеңчә шуларның ин яхшысы, иң
отышлысы — «Омтылу» исемлесе.
«Омтылу»ның төп герое — Шәри-
фулла Басыйров. Ул югары уңыш
үстереп дан алган игенче дә, фермада
эшләп атказанган терлекче дә түгел. Ул
— гади балта остасы. Өстәвенә, һәр ягы
да килеп торган идеаль герой да түгел
ул. Шәрифулла — җитешсезлекләре,
кимчелекләре булган шактый
катлаулы, шактый каршылыклы образ.
Әмма автор нәкъ менә шушы образ аша
Чынлы елгасы буендагы «Ирек»
колхозының элек артта калуы сә-
бәпләрен, хәзер колхозның алдынгылар
рәтенә чыгарга омтылуын, моның өчен
биредә тиешле шартлар да өлгереп
килүен шактый үткер тотып алган һәм
ышандыра
141
торган матур детальләр белән ачып
биргән.
Шәрифулла—колхозның иң авыр,
иң ярлы вакытында, хезмәт көннәренә
граммлап кына ашлык бүлеп бирә
торган чагында авылдан киткән.
Авылдан киткәч ул Тула шәһәрендә
төзү эшләре буенча мастер булып
эшләгән, шунда үзен менә дигән оста
итеп таныткан. һәм, әлбәттә, акчаны да
яхшы гына төшергән. Әмма шәхес
культы фаш ителгәч, һәм авыл
хуҗалыгына игътибар арткач, авыл
хуҗалыгын күтәрү өчен җитди чаралар
күрелә башлагач, Шәрифулла түзми,
ашкынып авылына кайта.
Ләкин, кызганычка каршы, «Ирек»
колхозына яңалыклар әле килеп
җитмәгән, андагы җитәкчеләр искечә
эшләү стиленнән әле арына алмаганнар,
шуңа күрә колхозда җанлану,
күтәрелеш һич кенә дә сизелми; гәрчә
колхоз өчен бик кирәк булса да, биредә
бернинди төзү эшләре дә алып
барылмый. Ашкынып авылына кайтып
төшкән Шәрифуллага хәзер нишләргә?
Ул, автор сүзләре белән әйткәндә, «са-
лам ташу, машинага ашлык төяү кебек
эшләргә йөри», инде җаны сөйгән эштә
эшли алмагач, «шешә белән дуслашып
китә, авылда яманаты тарала». Ахыр
чиктә ул балтасын кайрый да, эш
коралларын ящикка салып, башка
авылларга чыгып китә.
Үз авылын, үз колхозын ташлап,
күрше колхозларга эшкә чыгып киткән
Шәрифулла турында, бер караганда,
гел акча артыннан гына куып йөри
торган «шабашник» дип тә әйтергә
мөмкин кебек. Ләкин бу алай түгел.
Башка колхозларда киң колач белән
җәелеп киткән төзү эшләрен күреп
сокланган, фидакарь хезмәте белән
үзеннән дә шуңа өлеш керткән,
өстәвенә, үз колхозындагы
җитешсезлекләр, шундагы торгынлык
өчен чын-чын- лап борчылган, шуңа
җаны әрнеп йөргән кеше турында ничек
начар уйламак кирәк инде?!
Менә Шәрифулла яңадан авылына
кайтып төшә һәм кинәт кенә гаҗәп бер
үзгәреш күрә ул анда. Урамга баганалар
утырталар. Телефон баганалары түгел,
электр баганалары. Тимерче алачыгын
да сиртмәле өрдергеч урынына мотор
ярдәмендә вентилятор белән өрдерәләр.
Кечкенә генә шушы үзгәрешкә
кайберәүләрнең артык исе дә китмәве
мөмкин, ә менә Шәрифулла шушы
күренештән дә үзенә зур нәтиҗә ясый:
колхоз үзгәргән, колхоз алга омтыла,
димәк, аңа монда да җаны яраткан эш
табылачак. Тик әле ул бу үзгәрешнең
сәбәбен генә белми.
Ә сәбәбе аның җитәкчелекнең
үзгәрүендә икән — колхозда яңа
председатель сайланган.
Авторның күзәтә һәм күрә белүе
образларны бирүдә дә нык кына сизелә.
Менә колхозның элекке председателе
Галирза Сафин. Колхозның койрыкта
сөйрәлеп килүенә караганда аңарга һич
җылы сүз әйтеп булмый кебек. Ләкин
шул ук вакытта аны бетереп ташларга
да ярамый икән. Үзенең шәхси хуҗа-
лыгын бар дип тә белми, колхоз эше
өчен үлеп тора торган кеше икән ул.
Аның хәтта үзенең хезмәт хакын да
’колхоз өчен тоткан чаклары күп
булган. Ә үзе. җитәкчелек иткән
колхозын менә алга җибәрә алмаган.
Ничек моны гаҗәп бер парадокс дип
әйтмәссең инде! Ләкин шушы
парадоксның нигезе бар: Галйрза,
колхозчы буларак, үз колхозы өчен
үлеп торган кеше, ә менә җитәкче
буларак, колхоз председателе буларак,
ул яраксыз, чөнки ул колхозның
иртәгесен күреп, перспектива белән
эшли белми, бүгенге көн һәм чираттагы
хуҗалык кампанияләре белән генә яши.
Яна председатель Әдһәм Каюмов
Галирзадан бик нык аерылып тора. Яңа
председательдә яңалыкны сиземләү,
шул яңалыкка омтылу көчле.
Партиянең авыл хуҗалыгын тагын да
үстерүгә юнәлдерелгән карарлары —
Каюмов өчен эш программасы,
көндәлек кулланма, һәм ул үзенең
бөтен көчен шуны тормышка ашыруга
багышлый. Терлекчелекне үстерүне,
терлекләрдән продуктны күп алуны ул
төзелешкә бәйле итеп күрә һәм төзү
эшләрен киң колачка җәеп җибәрә.
Менә кайда ул Шәрифуллага эш! һәм ул
142
төзү бригадасы җитәкчесе итеп
билгеләнгәч, без Шәрифуллага бө-
тенләй яңа күз белән карый баш-
лыйбыз, аның, ниһаять, үз колхозында
җаны сагынган эшкә тотынуына чын
күңелдән шатланабыз.
Ләкин яңа җитәкче колхоздагы
эшләр юлга салына башлагач та
шактый гына каршылыкларга очрый.
Автор аларны ышандыра торган матур
штрихлар белән күрсәтеп үтә.
М. Хәмитовның китапка исем биргән
«Ышану» исемле очеркы әле без
тикшереп үткән әсәрнең дәвамы ул. Тик
автор да, нәшрият редакторы да,
китапның исеме шуннан алынганга
күрә генә аны беренче итеп
урнаштырып, ялгышканнар. Андагы
тасвирланган вакыйгаларга караганда
ул «Омтылуыдай соң гына укылырга
тиеш.
«Ышану» очеркында төп герой
«Ирек» колхозының партоешма
секретаре Нурулла Хәяров булса да,
биредә иң башта, күңелгә нык сеңеп
кала торган тулы канлы бер образ
булып, райком секретаре Хәйретдинов
күз алдына килеп баса. Ул —
ирешелгәннәр белән генә
канәгатьләнми, гел алга омтыла. Аны
тасвирлау өчен автор тарафыннан әйбәт
тотып алынган бер генә деталь дә җитә
кебек. Менә ул колхозга килә дә:
— Иртән сыерларга ни ашатасыз,
абзый? — дип сорый.
— Салам, — дип җавап бирә тегесе.
— Ә көндез?
— Салам.
— Кичен?
— Кичен дә салам.
— Алай булса, бу сыерлардан сөт
сорыйсы юк икән, — дип җөпләп куя
райком секретаре.—Үз буйларын
үзләре күтәреп торуларына да рәхмәт.
һәм очеркның бер герое — терлекче
Галимҗан абзый, райком
секретареннан шундый тапкыр җавап
алгач: «Менә бу дөрес, туры кеше икән,
— дигән нәтиҗәгә килә. — Моңа тикле
«ни ашатасың?» дип сораучыны
ишеткәнем булмады. «Нигә сөтне аз
аласың?» дип кенә сорый торганнар
иде».
Кечкенә генә бер штрих, бәләкәй
генә бер деталь, ә райком секретареның
эчке дөньясын, аның уй-
омтылышларын ачып салуда никадәр
әһәмиятле!
Барлык колхозларда да үзе булып,
барысын да үз күзләре белән күрергә,
булган җитешсезлекләрдән үз
вакытында тиешле нәтиҗә ясап, аны
тизрәк бетерергә омтылган, булганы,
ирешелгәне белән генә бервакытта да
канәгатьләнергә гадәтләнмәгән менә
шушы райком секретаре әле без әйтеп
үткән парторг Хәяровны бер
җыелыштан соң үз янына чакырып ала
да: «Колхозыгызның әллә ни
мактанырлыгы юк»,—дип әйтеп сала.
Хәлбуки, бу вакытта инде яңача эшли
башлаган «Ирек» колхозында үсеш
сизелерлек була: сыерлар көрәя,
алардан сөт савып алу арта, күп кенә
терлек биналары, электростанция
төзелә. Колхоз җитәкчеләрен ничектер,
ә менә райком секретарен ул уңышлар
гына канәгатьләндерми. Тагы да үсәр,
тагы да алга китәр өчен Хәйретдинов
парторг Хәяровка районда алдынгы
булып килгән күрше колхозга барып,
тәҗрибә өйрәнергә куша.
һәм менә очерк, аның төп герое
белән, күрше колхозга күчә. Бу
колхоздагы уңышларны, аның эш
сөючән кешеләрен автор әйбәт итеп
күрсәтеп биргән. Шул колхозның
председателе Габдриев, кошлар ка-
раучы Галимҗан абзый — күңелгә
ятышлы образлар. Шактый катлаулы,
үзенә күрә кимчелекләре дә булган
парторг Нурулла Хәяров образын да
автор шактый калку итеп биргән.
«Бәхет ачкычы» — «Бүгенге көн
геройлары» дигән рубрикага тулы-
сынча җавап биргән, мавыгып укыла
торган очерк.
Бу очеркны да автор материалны нык
өйрәнеп, белеп язган.
Шулай да очеркларда һәм, димәк,
аларның авторында да кимчелекләр юк
түгел әле.
М. Хәмитовның төп җитешсезле- ге
шунда: ул еш кына сюжет бөтенлеген
сакламый. Ул вакыйгаларны бер җепкә
тезеп, тигез генә
алып бармый, аларны әле бер якка, әле
икенче якка борып җибәрә һәм шуның
нәтиҗәсендә кайбер әсәрләрдә
таркаулык күзгә бәрелә. Бу кимчелек
авторның иң отышлы күренгән
«Омтылу» очеркында аеруча нык
сизелә. Анда ике кире тип бар. Берсе
аның элеккеге колхоз председателе
Галирза Сафин, икенчесе—
партоешманың элекке секретаре
Шамил Сәләхов. Шуларга кагылышлы
вакыйгалардан гыйбрәтле һәм
мавыктыргыч конфликт корып, сюжет
тукымасына ялгарга мөмкин булыр иде.
Ә автор исә шушы билгеләнеп килгән
конфликтларны вакыйгалар һәм
характерлар аша күрсәтми, аларны
куертмый, «йөгереп» сөйләп кенә үтә.
Мәсәлән, ул Сәләховны: «үзенә
күрсәтелгән ышанычны аклый алмады,
үз-үзен бик эре тотты, колхозчыларга
тупас эндәшә торган булып китте», —
дип әйтү белән генә чикләнә.
Портретлар хикәяләрдә генә түгел,
очеркларда да бик. кирәк нәрсә. Укучы
очерк геройларының тө- сен-битен,
буй-сынын, килеш-килбәтен дә күрергә
тели. Автор бу таләпләргә дә игътибар
биреп җиткерми. Китаптагы уннарча
геройлар арасыннан бары ике-өч кеше-
нең генә азмы-күпме портреты
бирелгән. Ләкин бу портрет дигәнебез
дә «аның калын кара кашлары арасында
тирән җыерчыклар барлыкка килде»
яки «кечерәк кенә буйлы, ябык
гәүдәле» дип әйтеп китүдән узмый. Әле
бу «портретлар» да икенче дәрәҗәдәге
геройларга гына бирелгән, ә төп герой-
ларны укучы бөтенләй төсмерли
алмый.
Теләк төсендә М. Хәмитовка шуны
әйтәсе килә: иҗат диапазонын
киңәйтсен иде ул! Авылда кайнап
торган хезмәт турында гына түгел,
семья, мораль-этик темаларга да язсын,
укучыларны кызыктырырлык
проблемалар күтәрсен иде!
АБДУЛЛА КӘЛИ.