Логотип Казан Утлары
Публицистика

КИРӘКЛЕ КИТАП


ин — һәркайда һәм бөтен җирдә,
гомер буе башкаларга эшләп,
мохтаҗлык һәм ялгызлык белән
кысылып яшәүче халык массаларының
рухын изүнең бер төре ул»11, — ди В.
И. Ленин.
Кешене кеше эксплуатацияләүгә
нигезләнгән җәмгыять строе бездә юк
ителгәннән соң, дингә азык биреп,
яшәтеп торучы шартлар да бетте.
Ләкин бу дин дә һәм аңа ышанучылар
да тәмам бетте дигән сүз түгел әле.
Аерым кешеләр аңына бик нык сеңгән
һәм аны каплап торучы дини карашлар
үзлекләреннән генә юкка чыкмыйлар,
бетмиләр, ә бик озак вакытлар
сакланып киләләр. Шуңа күрә бездә
капитализм тәмам юк ителеп,
социализм чын мәгънәсендә чәчәк
аткан һәм инде киң колач белән
коммунистик җәмгыять төзү барган
бер чорда — безнең көннәрдә дә әле
дингә ышанучыларның булуы һич тә
гаҗәп түгел, һәм бары тик марксистик-
ленинчыл дөньяга карашны, фән
ачышларын, иҗтима- гый-политик
белемнәрне киң пропагандалау,
культура-агарту эшен нык җәелдерү,
диннең социаль тамырларын һәм
реакцион йөзен фаш итү нигезендә
генә аннан тәмам котылырга мөмкин.
Татарстан китап нәшрияты бас-
тырып чыгарган «Шиңгән әрекмән-
нәр» исемле җыентык нәкъ әнә шушы
максатка хезмәт итүне алдына куя.
Җыентыкта комедияләр, сатирик
шигырьләр, хикәяләр бирелгән, бер
очерк һәм күп кенә мәзәкләр,
мәкальләр, әйтемнәр урнаштырылган.
Аларны укыганда күңелне я көлү, я
авыр кичерешләр биләп ала. Менә Ш.
Мөдәрриснең «Ярапутчылар» исемле
очеркы. Аны тулысы белән хәтердә
10 «Шиңгән әрекмәннәр», җыентык, Татарстан китап нәшрияты. Казан, 1961 ел.
11 В. И. Ленин, Әсәрләр, 10 т., 69 бит.
кала торган әсәрләрнең берсе дияргә
була. Билгеле, аеруча кызганычлы
вакыйганың сурәтләнүе генә шулай
авыр тәэсир итми, бәлки диннең кеше
тормышын һәлак итүен күреп
тетрәнгән авторның үз кичерешләрен
укучыларга төгәл җиткерә алуыннан
килә ул.
Очерк унсигез ел буе чир белән
азапланучы Бибигөл портретын
тасвирлау белән башлана: «Вакы-
тыннан элек картлык төсе кергән,
сулыгып, агарып калган чырай. Өскә
калкып, очлаеп торган чигә сөякләре...
күгәреп корып калган иреннәр...» Бу
юллар күңелгә салкын җил төсле килеп
бәрелә һәм шундук «Нинди сәбәпләр
аны бу хәлгә китерде икән?» дигән
сорау туа. Ләкин автор җавап бирергә
ашыкмый, ә шул Бибигөлнең матур
якларын күрсәтә: «Чәчләре... кап-кара
булып, ялтырап, нурланып яталар, тип-
тигез, шоп-шома булып иңбашына
агып төшәләр...» Укучы ул кеше
кайчандыр матур булган дигән хаклы
нәтиҗә ясый һәм аның хәзерге ямьсез,
кызганыч хәлдә булуының
сәбәпләренә төшенергә тели.
Бибигөл үзенең кичерешләрен
сөйли. Савыгуына ул инде өметләнми
дә. Көн дә: иртә-кич үлемен көтә.
Телендә бары алла гына. Ул үлем теләп
ялвара. Әйтерсең, 80—90 ел яшәгән
динле карчык түшәктә үлем көтеп ята.
Ә бит аңа нибары
*
Д
137
40 яшь! Кинәт картина кискен алы-
шына һәм безнең күз алдына матур, чая
кыз — пионерка Бибигөл килеп баса.
Ул мәктәптә укый, кичәләрдә Ленинга
багышланган, кулак һәм муллаларны
фаш итүче шигырьләр сөйли, хорда
җырлый. Менә ул көн-төн бик
тырышып эшләүче җиткән кыз инде.
Әмма кабат аяныч чынбарлык: безнең
алда үлемен көтүче Бибигөл утыра.
Үткен, эш сөючән кыз безнең за-
манда ничек бу хәлгә төшкән соң?
Күптәннән авырып һәм, берничә кат
врачларда булып та, хәле
уңайланмаган Бибигөл янына бер
көнне, үзенең мәкерле һөнәренә корбан
эзләп, им-том итүче карчык килеп к-
ерә һәм, авторча әйткәндә, «үзенең
күзгә күренмәс агуларын сибә
башлый», боздырганнар дип шом сала.
Кызның күңелен һәртөрле авыр уйлар,
шикләнүләр баса. Ниһаять, ул күрәзәгә
— Ярапут карчыгына барырга була.
Үзенең шымчылары аркылы Биби-
гөлнең киләсен алдан белеп, аны көтеп
һәм бөтен хәстәрен күреп куйган
Ярапут карчык өйрәнгән «эшен» бик
оста башкара. Ана белән кыз, үзләрен
гомердә күрмәгән карчыкның тануына
хәйран калып, аның барын да
«белүенә» һәм «изге» булуына тәмам
ышаналар. Озак еллар чир белән
интеккән кыз «изге белгечләр»
корбанына әверелә. Хатимә абыстай
кызын савыктыру өчен . булган бар
әйберен күрәзәләргә бирә. Шулай итеп
«кергән-чыккан им-томчы Хатимә
абыстайның чәен эчә, соңгы итен,
бәрәңгесен ашый, тавыгын суйдыр- та,
сөтен-катыгын куйдырта». Әнә ул
«белгечләр»нең максаты нинди. Менә
нәрсә исәбенә көн күрәләр һәм ни өчен
үзләренең пычрак кәсепләрен дәвам
иттерәләр ул әрәмтамаклар.
Ә Бибигөлнең иптәшләре: ком-
сомоллар һәм алдынгы фикерле
яшьләр, җәмәгатьчелек, авыл җи-
тәкчеләре кайда соң? Нигә алар ул
шарлатаннарга юл куялар? Бибигөлнең
андый «белгечләр» тозагына эләгүенең
төп сәбәбе нәкъ әнә шунда —
урындагы җәмәгать оешмаларының
ваемсызлыгында.
Бу мөһим мәсьәләгә авторның
җитәрлек [игътибар (итмәвен һәм аны
тиешенчә яктыртмавын әйтеп үтү бик
урынлы булыр.
Җыентыкка Г. Бакирның «Шиңгән
әрекмәннәр» хикәясенең исеме
бирелгән. Бу очраклы түгел: им-
томчыларның, дин каргаларының
тамырлары корыган инде; алар шиңеп,
үлеп баралар. Ләкин алар- ның «бозык
исләре», ара-тирә булса да,
тормышыбызның саф һавасын агулый
әле. Г. Бакир үзенең хикәясендә сатира
угын әнә шушы «шакшы ис» таратучы
муллаларга каршы юнәлткән. Хикәя
төп персонаж Рәхмәтулла мулла
авызыннан сөйләтүгә корылган.
Сатирик әсәрләрдә очрый торган бу
алымны автор, һичшиксез, урынлы һәм
оста гына кулланган.
Менә Рәхмәтулла . зур гына авылга
мулла булып урнаша. Халык исәбенә
ике катлы таш пулат сатып ала. Ләкин
Совет килеп чыга. Мулла һәм хатыны,
аркаларына, «юл капчыгын асып,
хәзрә- ти Адәм белән Хава кебек, Таш-
кентка килеп төшәләр». Анда инде
«ящик такталарыннан сәке кебек урын
әмәлләп, аллага тапшырып, шунда пар
сандугач кебек сайрашып тора
башылйлар». Бераздан сабын
кайнатырга керешәләр. Анысы да үтми
башлагач, спекуляциягә тотыналар.
Рәхмәтуллага көн күрү «кыенлаша».
Алар «рәнҗетелгән» һәм шундый
«мескеннәр»! Ә буш радиоалгыч
эчендә яшерел- гән алтын-көмешләре
ята. Шуңа тагын бер генә деталь:
Рәхмәтулла үзе үлгәч сәдака итеп
якасы кыршылган җиләнен бирергә
куша. Янасы калсын, имеш, кирәгер.
Әнә шушы комсыз, чи надан соры-
корт кайчандыр асрау кызы Биби-
сараны көчләгән. Хәзер ул барысын да
исенә төшерә. Ләкин бозыклыкларына
үкенми, бәлки, янЗсе, «теге дөньяда»
булачак сорау алудан куркып, шуңа
хәстәрен күрә. Аның телендә дин һәм
алла гына. Бит ул үзенең бөтен пычрак
эшләрен шушы дин һәм алла сүзе белән
каплап эшләгән дә. Геройларның эш,
хәрәкәтләре аркылы автор динче-
ләрнең чын йөзен фаш итүгә
138
ирешкән. Ләкин, персонажлар теленә
хас булсалар да, хикәядәге ш о р у г, т
и җ а р ә т, һ и б а, к ә б з и я т ь һ. б.
шундый сүзләрнең киң катлау
укучыларга аңлаеш- сыз архаизмнар
икәнен, аларга аңлатма бирергә кирәк
булганын әйтми булмый.
«Гали баба» хикәясендә Фатих
Хөсни медицина өлкәсеннән бер
тиенлек тә хәбәрдарлыгы булмаган,
ләкин дин, шәригать исеме белән
үзләренә сөннәтче «һөнәрен» үзләш-
терүчеләрне сатира камчысы белән
кыйный. Автор андый «белгеч»ләр- гә
элек бик иркен булуын усал ирония
белән искә ала: «Гали баба авылның
бер башыннан кисә башлый торган
иде, икенче башына барып чыкканчы
кисә торган иде». Ә хәзер кыен. Ләкин
алар, ара-тирә булса да, дингә
ышанучыларны үзләренең
кармакларына эләктереп, кара эзләрен
калдыргалый- лар әле. Сабый бала
Каюм сөннәтче Гали баба кулыннан
корбан була.
Фатих Хөсни әсәрләренә хас үткен
теллелек бу хикәяне бик үтемле иткән.
Хикәя «арада теше коелмаган, ашы
суынмаганнар да бар», «булачак кесәле
чалбарны ботына, ботын булачак
кесәле чалбарга куеп аптырап бетте»
кебек читләтеп әйтүләргә, халык
телендә очрый торган фразеологик
әйләнмәләргә һәм образлы сүзләргә
бай. Шундый тел-сурәтләү чаралары
сатирик образны фаш итүне тулы-
ландырганнар.
«Бөти» — юмористик хикәя. Карт
язучы Садри Җәләлнең бу хикәясендә
дингә ышанучы картларның, һәртөрле
өшкерү-төкеренүләр белән үзләрен
дәваларга тырышып та эш чыкмагач,
врачка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр
булулары күрсәтелә. «Бөти» үзенең
язылу датасы белән җыентыктагы
әсәрләрдән иң карты. Әмма әсәрдә
күтәрелгән проблема бүген дә
картаймаган, искермәгән.
Җыентык Хәй Вахитның «Нәзер»
исемле бер пәрдәле комедиясе белән
ачыла. Комедиядә вакыйга
революциягә кадәрге көннәрдә бара.
Ләкин бу дин башлыклары
муллаларның битлекләрен ертуга
комачауламый. Комедиягә диалог-
ларның җыйнак һәм тирән мәгънәле
булулары хас. Конфликт Гайшә
образына бәйләнеп туа һәм ул үсә
барган саен образлар тулырак
ачылалар.
Төп «геройлар»ның берсе мулла
сатирик планда бирелгән. Образны
тулырак ачу өчен автор аны төрле
көлкеле ситуацияләргә куя. Мәсәлән,
әүлия кош икән дип ышанып,
мулланың йөз алтынга гади күгәрчен
сатып алуы — аның, саран, эчкече,
мораль яктан бозык булуыннан тыш,
ахмак икәнлеген дә күрсәтә. Сатирик
әсәргә уңышлы кертелгән көлке
ситуация сатирик образны төгәлрәк
фаш итүдә һәм аннан көлүдә,
һичшиксез, уңайлы һәм кирәкле
деталь. Ләкин аны үз урынына дөрес
куя белмәү, яки дөрес сайлый алмау
эшне боза. Комедиядә тәрәзәнең ялгыш
күрсәтүенә мулланың ышануы шуңа
керә. Җитмеш яшькә җиткән, инде күп
кешеләрне алдарга өлгергән хәйләкәр
мулланың шундый мәгънәсез нәрсәгә
ышануын нинди генә укучы кабул итә
алыр икән? Сәнгатьтә арттырып,
күпертеп сурәтләүнең дә чамасы бар
бит. Ә бу деталь бөтенләй урынсыз
ябыштырылып куелган. Мулланың
ахмаклыгын раслаучы дәлилләр
комедиядә аңардан башка да җитәрлек.
Остабикә образы мулла образын
тулырак ачуга һәм шуның белән «алла
кешеләре»нең морален күрсәтүгә
ярдәм итә. Остабикә — җанлы курчак.
Мулланың бер кич асрау кыз белән
кунуына ризалык бирүе аның рухи
дөньясын тулысынча күрсәтә. Хәер, ул
да мулласыннан калышмый: аның да
сөяркәсе бар ич.
Хезмәт иясе кешеләре: Ярулла,
Сабирҗан, Бибигайшә исә мулла һәм
остабикәдән акыл белән дә, әхлакъ
белән дә чагыштырмаслык өстен
торалар.
Әхмәт Исхакиың «Мин җәннәтне
күрдем» исемле пародиясе җыен-
тыктагы шигырьләр арасында үт-
кенлеге белән аерылып тора. Ул дини
мифка пародия. Лирик герой төшендә
дини әкиятләрдә, сөйләнә торган
җәннәткә эләгә. Җәннәт
картинасы һәм андагы кешеләр са-
тирик планда сурәтләнгән. Анда хезмәт
тә, иҗат та юк. Кешеләр берни турында
да уйламыйлар. Алар, хайван кебек,
ашау һәм эчүдән башканы белмиләр.
Кешенең хезмәт аркасында гына кеше
була алуы, аның эшсез, иҗатсыз яши
алмавы һәм, хезмәттән аерылса,
һәлакәткә баруы шигырьдә ачык
чагылган. Лирик геройны җәннәттә
сагыш баса, ул эшсезлектән тилмерә,
аны җирдәге кайнап торган тормыш,
хезмәт тарта. Лирик герой җәннәт
сорыкортлар өчен генә яраклы дигән
нәтиҗәгә килә. Шуның белән автор
җәннәтнең башкалар хезмәте исәбенә
яшәүчеләр уйлап чыгарган нәрсә
булуын исбатлый.
Шәүкәт Галиевнең «Хупҗамал»
исемле шигырен бу җыентыкка кертү
безне бик гаҗәпләндерде. Аңарда дин
дә, муллалар да фаш ителми, кешене
матур, күркәм, бәхетле итүче хезмәт
турында җырлана. Әсәрнең төп идеясе
шул. Ләкин хаклы сорау туа: динне
фаш итүне, алла дигән уйдырма белән
кәсеп итеп, кеше исәбенә яшәргә
теләүче сорыкортлардан үтергеч
көлүне максат иткән әсәрләрдән торган
бу җыентыкка ул нигә кертелгән соң?
Бәлки китапны төзүчеләр, әле бездә
им-том белән сөйдертә алу
мөмкинлегенә ышанучыларның аз
булса да очрауларын күздә тотып, менә
күрегез ничек сөелергә мөмкин дияргә
телиләрдер. Ләкин бу шигырьдә
җыентыктагы әсәрләрне бергә тыгыз
бәйләп торучы тема уртаклыгы да,
максат берлеге дә күренми бит.
Җыентыкка кертелгән халык иҗаты
әсәрләре уңышлы сайланганнар.