Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЗАН ТУРЫНДА

Л. Я. ГЕРЦЕН

ез Казан янына килеп җиткәндә, Идел язгы ташуның бөтен матурлыгы белән җәелгән иде; Осланнан алып Казанга кадәрге бөтен бер станцияне каекта барырга кирәк; елга унбиш чакрымга яки аннан да күбрәк ташыган иде. Көн болытлы. Перевоз туктаган, яр буенда бик күп арбалар һәм һәртөрле повозкалар көтә иде.
Жандарм, смотритель янына барып, каек бирүне таләп итте. Смотритель каекны теләр-теләмәс кенә бирде, перевозим көткәндә яхшырак булыр иде дип сөйләнде. Жандарм ашыга, чөнки ул исерек һәм үзенен властен күрсәтергә тели иде.
Минем коляскамны кечкенә генә каекка кертеп урнаштырдылар да без юлга чыктык, һава бераз яхшыра төшкән кебек сизелә; каекчы татар агае ярты сәгатьтән җилкәнне күтәрде, ләкин давыл кинәт яңадан кузгалды. Ул безне шундый кызу куып алып китте, каегыбыз ниндидер бер бүрәнәне куып җитте дә, аңарга шундый каты бәрелдек, хәсрәт паромыбыз тишелеп, бөтен палубага су җәелде. Хәл бик авыр иде; хәер, татар агае каекны сай җиргә юнәлтә алды.
Күз алдыбызда гына бер купең баркасы узып китте; без, аларга кычкырып, көймә җибәрүләрен үтендек; бурлаклар ишетсәләр дә, берни эшләмәстән, узып киттеләр.
Хатыны белән бәләкәй генә һәм арык кына атка утырган бер крестьян безнең янга килде дә, сорашкач:
— Я, нишлисез соң? Тишекне каплагыз да, аллага тапшырып, куз-галыгыз. Нәрсә җебеп торасыз? Син менә, татар булгач, бернәрсә дә эшли белмисең икән, — дип каөкка керде.
Татар агае, чыннан да, бик шүрләгән иде. Бердән, йоклап ята торган жандармга су үткән иде. Жандарм сикереп торды да, татарны тукмарга тотынды. Икенчедән, каек казнаныкы булганга, татар агае:
— Каек батса, мине нишләтерләр! Нишләтерләр! — дип кабатлый иде.
Мин каек белән ул үзе дә батар дип аны юатырга тырыштым.
— Бачька, батсам ярый, ә батмасам?—диде татар агае.
Мужик белән ялчылар тишекне ничек килде, шулай томаладылар; мужик, балтасы белән суккалап, ниндидер такта кисәген кадаклады; аннан соң, бил тииентен су эчендә торганы хәлдә, каекны сай җирдән тартып төшерергә булышты. Тиздән без Идел уртасыннан бара идек инде. Елга котырынып ага. Җил белән яңгыр битне кыйный, суык сөяккә тикле үтә иде, ләкин тиздән томан һәм су ташкыны эченнән Иоанн
Б
101
Грозный памятнигы күренә башлады. Куркыныч үтте кебек тоелды, ләкин кинәт татар агае кызганыч тавыш белән: «Ага, ага!» дип кычкырды, чыннан да, әлеге тишектән бик көчле су бәреп керә иде. Без елганың нәкъ уртасыннан барабыз, каекның йөреше акрынайганнан- акрыная, аның су төбенә китәсе күренеп тора иде инде. Татар агае, бүреген салып, догаларын укый, камердинерым, нишләргә белмәстән, елый һәм:
— Хуш, әнкәем, оине күрә алмам инде, — дип сөйләнә иде.
Жандарм сүгенә һәм ярга чыккач бар кешене дә кыйнап ташларга ышандыра иде.
Башта миңа да куркыныч булды; җилле яңгыр ниндидер аптыраш тудырган иде. Ләкин минем бернәрсә дә эшләмәстән һәлак булуым мөмкинлеге мәгънәсезлек бит ул, яшьләргә хас булганча, мин нәрсәдән куркам соң? Син Цезарьны алып барасың ич! дип уйлау җиңде һәм мин, Ослан белән Казан арасында һәлак булмам әле дип ышанып, вакыйганың ахырын тыныч кына көтүемдә булдым. Тормыш горур ышануыңны соңыннан җимерә, шул ышануың өчен сине җәзалый; шуңа күрә дә яшьлек кыю була, героизм белән тулы була, ә олыгая барган саен, кеше сагракка әйләнә һәм инде сирәк мавыга.
...Чирек сәгатьтән без, өшеп һәм чыланып беткән хәлдә, Казан кремле стеналары янында ярда басып тора идек инде. Мин, юлда туры килгән беренче кабакка кереп, күбекләнеп торган бер стакан вино эчеп, пешкән йомырка белән тамагымны ялгадым да почтамтка киттем.
Авылларда һәм кечкенә шәһәрчекләрдә станция смотрительләренең юлчылар өчен аерым бүлмәләре була. Зур шәһәрләрдә һәммә кеше дә гостиницаларга тукталалар, аларда смотрительләрнең юлчылар өчен бернәрсәләре дә булмый. Мине почтамтның канцеляриясенә алып керделәр. Станция смотрителе миңа үзенең бүлмәсен күрсәтте; анда балалар белән хатын-кызлар урнашкан, бер авыру карт урыннан тормый ята, миңа киемнәремне алмаштырыр урын да юк иде. Мин, жандарм генералына хат язып, җылыныр һәм киемнәремне киптерә алыр өчен, кайда да булса бүлмә бирдертүен үтендем.
Ярты сәгатьтән жандарм әйләнеп кайтты һәм граф Апраксин миңа бүлмә бирергә кушты, диде. Ике сәгать чамасы көттем, беркем дә килмәде, мин тагын жандармны җибәрдем. Ул генерал миңа квартира бир- дерергә кушкан полковник Поль дворяннар клубында карта уйный һәм иртәгә тикле миңа квартира бирдерү мөмкин түгел дигән җавап алып кайтты.
Бу вәхшилек иде. Алдагы станциядә үземә ышыкланыр урын таба алам, дип, мине хәзер үк озатуны үтенеп, граф Апраксинга икенче хат яздым. Граф хәзрәтләре йоклый икән, хат иртәнгә тикле аңа тапшырылмый калды. Бер нишләр хәл юк иде; мин, юеш киемнәремне салдым да, «старший»иың шинеленә төренеп, почта конторасы өстәленә менеп ят^ тым; мендәр урынына калын бер кенәгә һәм кенәгә өстенә бераз белье салдым.
Иртә белән мин завтрак китерергә җибәрдем. Чиновниклар җыена башлаган иде инде. Экзекутор, присутствие урынында ашау килешми, аның үзе өчен бу берни түгел, ләкин бу почтмейстерга ошамавы мөмкин дип, мине гаепләп карады.
Мин шаяртып җавап бирдем; .керергә хаклы булган кешене куып чыгарырга мөмкин, ә керергә хокукы булмаган кешегә кулга алынган җирендә ашарга һәм эчәргә туры килә, дидем.
Икенче көнне граф Апраксин миңа өч көнгә Казанда калырга һәм гостиницада тукталырга рөхсәт итте.
Шул өч көнне мин, жандарм белән бергә, шәһәр буйлап йөрдем. Йөзләрен каплаган татар хатын-кызлары, аларның яңак калкымнары
102
чыгып тора торган ирләре, православие чиркәүләре яннарындагы хак динле мәчетләр, — болар барысы да Азияне һәм Көнчыгышны хәтерләтә. Владимирда, Нижнийда Мәокәүгә якынлык, ә монда аннан ераклык сизелә иде.
А. И. Гсрцен — «Үткәннәр һәм уйланулар» дигән истәлекләрдән. 1 том.
ПРОВИНЦИЯДӘН ХАТ4
... Кечкенә генә Чабаксар шәһәрчеге безнең Великороссия шәһәрчек-ләренә охшамый. Мәскәүдән ераклыкны мин монда беренче тапкыр күрдем; чирмешләр белән чувашлар төркемнәре, аларның чуар кием-салымнары, сәер сөйләмнәре һәм сүзләрне ничектер җырлаган кебек әйтүләре—Россиянең үзенчә характер белән берегеп калган икенче полосасына керүебезне ачык әйтеп торалар. Аеруча шәһәрләрдә борынгы башкаладан аерып тора торган нәрсә Казан губерниясенә кадәр аз сизелә. Башкала белән бергә тупланган, берничә гасырлар буе шул башкала тормышы белән яши торган Владимир, Нижний Мәскәүнең ерак кварталларына охшыйлар. Аларның тупланышы бертөсле, бар нәрсә дә Мәскәүгә тоташкан. Казан янында үз полосасы бар. Казан — үзенә көньяктан һәм көнчыгыштан янәшә торган губернияләрнең беркадәр төп урыны, бергә тупланган урыны: алар мәгарифне, гореф-гадәтләрне һәм модаларны Казан аркылы алалар. Казанның әһәмияте гомумән зур: ул ике дөньяның очрашуы һәм күрешүе урыны. Шуңа күрә дә аңарда ике башлангыч: Көнбатыш һәм Көнчыгыш башлангычы бар; сез һәрбер чатта шул башлангычларны очратасыз; бер-берсенә өзлексёз тәэсир итүләре нәтиҗәсендә алар бергә кысылганнар, дуслашканнар, характерлары буенча ниндидер бик үзенчәлекле бернәрсә хасил итә башлаганнар. Көнчыгышка таба ераграк барган саен, Европача башлангыч йо-мшый, Көнбатышка таба ераграк барган саен, Көнчыгыш башлангычы җансызлана төшә. Бөек Петр алдан күргәнчә, әгәр Көнбатышны Азиягә күчерү һәм Европаны Көнчыгыш белән таныштыру эше Россиягә йөкләнгән икән, Европа идеяләренең Азиягә һәм Азия характерының Европага үтүе юлында Казанның төп кәрван сарай булуы да шик тудырмый. Казан университеты шуны гәүдәләндерә. Әгәр ул үзенә йөкләнгән бурычны бары тик бер Европа фәнен тарату белән генә чикләсә, ул университетның әһәмияте икенче дәрәҗәле генә булыр; ул, герман уни-верситетларын гына түгел, бәлки безнекеләрне дә, мәсәлән, Мәскәү һәм Дерпт университетларын да озак вакытлар куып җитә алмас иде; ә хәзер ул, тумыштан ук аныкы булган бик үзенчәлекле урынын биләп, шул университетлар белән янәшә басып тора. Аның кафедраларында көнчыгыш әдәбиятлары буенча киң дәресләр бирелә, һәм еш кына ул дәресләрне Азия кешеләре бирәләр; аның музеумнарында, Европаныкына караганда, кытай, манчжур, тибет кием-салымнары, кулъязмалары, борынгы әйберләре, акчалары күбрәк. Аның студентлары арасында бурятларны күргәч, сез гаҗәпләнерсезме икән? Ләкин болар барысы да безнең Русь, изге Русь, — Иделнең ташыган сулары буйлап кремльгә килеп җиткәч мин шуны сиздем. Казан кремленең, Нижегород кремленеке кебек үк, Мәскәү кремле белән туганнарча уртак охшашлыгы бар: алар Мәскәү кремленең кече энеләре. Грек дине һәм Византия төзүчелек сәнгате Русьның тормышына тирән кереп урнашканнар. Безнең соборларыбызга һәм кремльләребезгә карагач, туган моңнар һәм туган телдә сөйләшү ишетелгән кебек тоела.
• Сахтыян итекләр һәм чиккән баш киемнәре.
Паромда Казанга килеп җиткәндә, минем беренче күргән нәрсәм Иоанн Васильевич патшаның памятнигы булды Монда ул урынында тора, Грозный монда бөек эшен үтәгән; монда ул герой булган, монда ул үзенең идеяләренең киңлеге өчен, рус рухының киңлеге өчен корал көче белән урын алган Петрның элгәресе булган.
Шәһәрнең хәле шәп түгел. Казан — ул татарча казан дигән сүз; чыннан да, шәһәр уйсу җиргә утырган, саф суга ул ярлы; аңарда сазлыклы урыннар күп. йорт-куралар шактый чиста; баш урамнары матур; аларда бар нәрсә дә җанлы; һәммә җирдә дә төркем-төркем халык йөри, кычкыралар, шау-гөр5 киләләр, атлетларча зифа гәүдәле күп санлы бурлаклар; яньчек борынлы, кысык күзле, хәйләкәр карашлы, өсләренә халат кигән, кулларына сатыла торган читекләрен, түбәтәйләрен *, халатларын тоткан бик -күп татарлар йөри. Кыскасы, сез бар җирдә дә тормыш кайнап торган зур шәһәрне, үз краеның сәүдә үзәге булган, — һәм барысыннан да мөһимрәге — ике башлангыч — Европа — Азия башлангычы булган шәһәрне күрәсез.
Казанда мин берничә көн булдым 6. Килеп чыккан хәлләрнең бу шәһәрне ныклап өйрәнергә мөмкинлек бирмәве минем өчен бик аяныч булды. Казанга кергәндә, Себер тракты буйлап килгәндә, бик гүзәл күренеш ачыла; ул күренештә без күнеккән табигатьтән күп өлеш киңрәк булган нәрсәдер бар. Рус халкын татарлар, татарларны финнар алыштырып килә. Чирмешләр, вотяклар, чувашлар һәм зыряннарның кызганыч, ярлы кабиләләре миңа бик күңелсез тәэсир итте.
5