Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖИР - БЕЗНЕҢ ХӘЗИНӘБЕЗ


I
артиябезнең бөек Программасында тыйнак бер җөмлә бар: «Бөтен халыкның һәм халык хуҗалыгының авыл хуҗалыгы продуктларына ихтыяҗларын тулы канәгатьләндерү максаты белән, авыл хуҗалыгы продукциясенең гомуми .күләмен 10 елда ике яры-м тапкыр чамасы, ә 20 елда өч ярым тапкыр арттыру бурычы .куела»7. Менә шушы бик зур бурыч күңелгә канатлар бирә, җәйрәп яткан басуларга, кырларга алып <китә һәм әлеге уңышның бишеге булачак җир-ана турында уйланырга мәҗбүр итә...
Соңгы дүрт-биш елда миңа республикабызның күп кенә авылларында булырга, кырларда йөрергә, иген уңышының яхшысын да, начарын да күрергә туры килде. Еш кына иген игеп сакал агарткан яки әле яңа гына эшли башлаган яшь белгечләр белән сөйләшеп утырасың. Җир, туфрак турында сүз чыкты исә, игенченең йөзе яктырып китә, сине үз күреп, якын итеп, иркенләп сөйләшеп утыра ул, шатлыгын бүлешә яки ихлас күңелдән зарланып ала. Чөнки җиргә үзе хуҗа ул хәзер, җир — аның үз хәзинәсе. Хәзинә исә мәңгелек булса да чама белән тотканны, туктаусыз баета барганны ярата. Шундый бер вакыйга хәтердән китми.
«ЧӘЧҮ ГРАФИГЫН ӨЗМӘГЕЗ!»
Язгы чәчү өсте иде. Агроном Айваз Гафуров белән көздән тирән итеп туңга сөреп калдырылган, кирәк кадәр ашлама чыгарылган чөгендер басуын карап йөрибез. Агрономның үз эшен яратуы, тырыш кеше булуы күзгә бәрелеп тора.
Көтмәгәндә басу башына җиңел машина килеп туктады һәм, бер кеше бик кырыс тавыш белән: «Агроном!» дип кычкырды. Без ашыгып машина янына килдек. Җиргә төшеп басарга иренепмедер, әллә вакыты кысангамы кабина ишеген ачып кына агрономны чакыручы кеше район вәкилләренең берсе иде. Аның йөзе ачулы, күз кабаклары шешенеп чыккан — кичен бик озак җыелышта утырган булса кирәк. Ул, безнең сәламебезгә җавап та бирмичә, бик көчле акцент белән русча эндәште: ,
— Пачаму срываете график сева?
Мондый дорфа һәм кинәт бирелгән сораудан Гафуров, бер мәлгә ни әйтергә дә белмичә, аптырап калды. Вәкил иптәш исә, тагын да ярсый төшеп, русчаны татарча белән бутап «кЫздыра» башлады:
7 КПСС Программасы, Татарстан кнтап нәшрияты, Казан, 1961 ел, 109 бит. '
П
112
— Нәрсә, сез решениегә буйсынмыйсызмы әллә? Быел чәчәргә уйла-мыйсызмы? Югары оешмаларның решениесе сезгә пустуй разговормы- ни? Пачаму графикны өзәсез?
— Берәү дә графикны өзәргә теләми, — диде Гафуров, сабыр гына. — Ужымны тырмалап бетердек. Туфрак өлгергән басуларда чәчәргә дә керештек. Ләкин әлегә бик кауларга ярамый. Үзегезгә дә билгеле: басуларыбызның күп өлеше уйсу жирдә — бераз сабыр итик, дибез, бозлы туфракка орлык күмдерүдән файда булмас.
— Нигә менә шушы кырга чәчмисез? — дип сорады вәкил иптәш, чөгендер басуына таба ымлап.
— Бу басуны көздән чөгендер чәчәргә хәзерләдек.
— Чөгендерне соңрак та чәчәргә була. Җирегез готовый. Планыгызны үзгәртегез. Солы чәчегез.
— Беренчедән, жир әлегә әзер түгел, икенчедән, планны үзгәртсәк, чәчү әйләнешен бозабыз бит.
Агрономның болай каршы «әйткәләшүе* вәкил иптәшне тәмам чы-гырыннан чыгарды:
— Төкерәм мин сезнең чәчү әйләнешегезгә! — дип ул, учын бөрештереп, агрономның борын астына сузды. — Миңа зерно кирәк, понимаешь, зер-р-р-но кирәк!
— Соң, чәчү әйләнеше шул «зерно»ны үстерүнең бер чарасы ләбаса! Киләсе еллар турында да онытмыйк.
— Син, энем, акыл сатырга яратасыңмени? Муеныңны сындырырсың! Күр нинди акыллы баш! Чәчү графигын срывайт итеп, киләчәк турында лыгырдап ята.
Шофер егет хужасының холкын яхшы белә, күрәсең — әйтмичә үк машинасын кабызды. Вәкил, кабина басмасыннан аягын алып, кулын ишек тоткасына куйды:
— Вәт нәрсә, — диде ул, приказ биргән тон белән, — немедленно бу жиргә солы чәчтер. Килеп карармын. Ике көн срок сиңа. Тагын срывайт итсәң — үзеңә үпкәлә!..
«Шап» итеп ишек ябылды. Җиңел машина, әче бензин исе бөркеп, китеп барды. Без бик озак бер-беребезгә сүз катырга шикләнеп тордык. Нигәдер, көн бик караңгы, күңелсез һәм суык булып тоелды. Әйтерсең, язгы зәңгәр күктә кояш та юк, очынып-очынып тургай да сайрамый... Айваз жирдән бер уч туфрак алып учында әвәли башлады:
— Иртә бит әле, бу туфракка солы чәчәргә дә иртә, — диде ул, өзгәләнеп. Аннары ачу Велән туфракны сибеп жибәрде. — «Эштән кусалар куарлар, барыбер чәчү әйләнешен үзгәртмим! Җитәр! Төрлесенең кубызына күп биедек инде — жиргә карарга оят хәзер. Җәен-кышын кырдан кайтып кермисең. Быелгысын жыеп алырга өлгермисең, киләсе ел уңышы турында кайгырта башлыйсың; ел саен яхшыра барыр, дип өметләнәсең, укыйсың, халык белән киңәшәсең, үзенчә планнар төзисен, шуңа кешеләрне ышандырасың, авырлык белән булса да эшкә керешәсең—киләләр дә, бөтен өметеңне жимереп, сүгеп китәләр. Бел- гәне-белмәгәне агроном эшенә тыгыла — күрсәтмә бирә. Бу нинди тәртип инде: агроном, уңыш турында кайгыртудан бигрәк, колхоз председателенә яки район вәкилләренә ярарга тырышырга тиеш. Ярый ал- масан — үкчәңне күтәр, колхозчылар да белми кала...
— Бөтен жирдә дә болай түгел бит, Айваз иптәш, агрономнар белән килешеп эшләүче житәкчеләр дә күп.
— Беләм мин аны, бөтен жирдә бездәгечә булмаганын, — диде Айваз, ерак таулар ягына карап, — барлык житәкчеләр дә әле килеп киткән «толкач» кебек түгел, халыктан өйрәнә дә, өйрәтә дә беләләр. Тора-бара. бездә дә бу хәл үзгәрер-үзгәрүеи. Партиянең күзе үткен анын, күрми калмас. Тик менә хәзергесе... Фән кушканча, жиренәжит-
113
кереп эшлим дисәң, сүгелүдән башың чыкмый. Күрше «Көрәш»тәге Гыймадиев кебек, баш иеп йөрмәсәң, көн (күрсәтмиләр сиңа. Әнә ул кай ягын тартсалар, шунда борыла. Кушалар икән: арыш чәчкән җиргә тагын арыш чәчтерә, солы җиренә —солы. Бераз уңыш булып, план үтәлсә ярый аңа, «булганына бәрәкәт! Алдагысын алла кайгыртсын». Үзе качып китәр дә котылыр, ояты чамалы аның, колхозчыларга кала нужасы — чүп үләнне бетерә алмый чиләнерләр...
Җир башына килеп киткән вәкил иптәш боерганны үтәмичә «үзсүз- ләнүе» чыннан да Айвазга кыйммәткә төшә язды- Аны эштән азат иттеләр, учет карточкасына теркәп «строгач»1 чәпәделәр. Бер ай янып-көеп йөргәннән соң, эшкә партиянең Өлкә Комитеты катнашкач һәм хаксыз бәйләнүләрне алып ташлагач, күңеле тынычланды егетнең — ул яңадан дәртләнеп эшкә кереште...
Бу хәлдән соң шактый еллар узды инде. Айвазның сүзләре рас килде. Партиянең үткен күзе күп җитешсезлекләрне күрде, авыл хуҗалыгында зур үзгәрешләр булды.
Гадәттә көтеп алынган язгы җылы яңгырлардан соң һава сафланып китә, йокымсырап яткан табигать гаҗәп бер җанлану, яшәрү, муллыкка, юмартлыкка, гүзәллеккә ашкыну, кояшка тартылу шатлыгы кичерә, җир-ана үзенең берсеннән-берсе тәмлерәк ризык җимешләре белән дөньяны бизи, кунак итә башлый. Илебезнең авыл хуҗалыгы да, партиябез карарларыннан соң, шул <язгы табигатьсыман җанлану, күкрәп үсү, 'муллыкка һәм юмартлыкка йөз тоту халәте кичерә хәзер. Бу карарлардан соң авыл халкының сулышы иркенәеп, йөзе нурланып, тормышы ямьләнеп китте- Вильямсның үлән чәчү басу әйләнешләре системасы кулланма булудан алып ташланды. Илебезнең төрле зоналарында уздырылган киңәшйәләрдә һәр республиканың, өлкәләрнең һәм крайларның үзенчәлекләре, мөмкинлекләре тикшерелде, кайда нинди культуралар чәчкәндә һәм җирләрне нинди алымнар белән эшкәрткәндә файдалырак буласы әйтелде. Игенче уңышның язмышын хәзер үзе хәл итә — үзе белеп эшли, эзләнә, укый, өйрәнә. Соңгы берничә ел эчендә авылларыбызда меңнәрчә новаторлар — игенчелек һәм терлекчелек осталары үсеп чыкты. Ләкин чәчү әйләнешләре, игенчелекнең культурасын күтәрү мәсьәләсе, кызганычка каршы, хәзер дә әле шактый хуҗалыкларда тиешенчә хәл ителмәгән. Әле дә агрономнарны санга сукмый дорфа, тупас чаралар күрүче, туфрак карталарына төкереп караучы хуҗалар юк түгел. Андый хәсрәт җитәкчеләрне туктаусыз фаш итеп торасы, халык хөкеменә бирәсе, матбугатта сәнгать чаралары белән аларны камчылыйсы, киләчәк каршында җинаять эшләүләрен катгый итеп әйтәсе иде.
Хәзер авыл хуҗалыгын ’механикалаштыру елдан-ел көчәя бара. Мәсәлән, кукуруз игүне тулысынча машинага көйләгәндә, машиналар һәм тагылма кораллар бер үк басу өстеннән елга 25 тапкыр узалар. Димәк, әгәр басуларны белер-белмәс эшкәртәсең икән, көпчәкләр, чылбырлар астында туфрак күзәнәкләренең җимерелүе, көпшәк туфракның тузанга әйләнүе мөмкин. Шуңа күрә игенчелектә туфракның структурасын торгызу хәзер, аеруча, иң зарури шартларның берсенә әверелде.
Үлән чәчү басу әйләнешләре системасының үзен акламавы, файда- сызлыгы, хәтта зарарлылыгы һәм өметсезлеге бәхәссез <дәлилләр белән исбат ителгәч, быел бик күп яхшы җирләр яңадан сөреләчәк. Бу бик куанычлы хәл. Яшерен-батырын түгел, соңгы елларда шундый күренешләр дә булды—күп кенә колхозларыбызда тансыклаганда куырып ашарлык та борчак табып булмый башлаган иде. Ә күкрәтеп иген игәрлек басуларның күбесен үлән биләп ятты. Игенче күңеле күгәрчен |
1 Строгач — каты шелтә.
8. .с. Ә.“ № 4.
114
тәпиедәй 'кызыл сабаклы карабодайларны, озын «мыеклы» тук арпа башакларын, тузгыган башлы тары көлтәләрен юксына иде.
Тормыш үзенекен итте — авыл хуҗалыгыбызда бик күп «яңа чирәм» күтәрелде, муллыкка, иркенлеккә ирешер өчен яңа, якты горизонтлар- ачылды, уңганнарга, тынгысызларга хезмәт белән, дан белән мәйдан тотар өчен зур мөмкинлекләр тудырылды. Бу юнәлештә дөрес чәчү әйләнешләре булдыруның әһәмияте бик зур. Бу — чәчү әйләнешләрендә сызма культураларга, бигрәк тә, арышка, уҗым бодаена, борчакка, сабан бодаена, тарыга, силос һәм бөртек өчен чәчеләсе кукурузга, шикәр чөгендеренә зур өстенлек бирү. Ләкин бу чаралар игенчелекне үстерү юлында беренче адымнар гына әле- Җир-туфракның сыйфатын яхшырту, игенчелекнең культурасын .күтәрү мәсьәләсе вакытлы бер кампания чарасы гына булмаска, аның турында өзлексез кайгыртып торырга кирәк.
ТӨРӘН ЯСАУ — ГАЛӘМГӘ ОЧУ ТҮГЕЛ ДӘ БИТ...
Тракторчыларыбызга «тизлекне арттырырга» комачаулый торган бер кыенлык бар. Кеше акылы атомны «биеткән», галәмгә юл ачкан чорда бу хакта авыз ачуы, бәлки, көлке тоелыр. Сабан төрәне ясауның актуаль проблема булуына хәзер кем ышансын?! Ләкин ышанырга һәм -инженер-конструкторларыбызга үпкә белдерергә туры килә. Нинди төрән бит?..
Илебездә ел саен 8—10 миллион төрән .иске тимер кисәгенә әверелә һәм яңаларын сатып алуга, ремонтка кимендә 10 миллионнан артык (яңа акча белән) чыгым ясала. Ә ул төрәннәрне алыштырыр өчен тракторчылар кызу эш өстендә үтә кадерле күпме вакытны әрәм итәләр? Сәбәп нәрсәдә соң? Бу сорауга «Актай» совхозының тәҗрибәле тракторчысы Гасыйм абый Аитов сүзләре белән җавап биргәндә дөресрәк булыр:
— Төрән дигәннән, яңа куйган төрәннәр безнең җирләрдә бик каһәрләсәң 30—40 гектар җир сукаларга җитә. Артыгына чыдамый — үтмәсләнә. Өстәвенә сабан авырая бара. Каршылык көче арта. Нишләмәк кирәк? Көн аралаш төрән күтәреп тимерчегә чабьпп булмый бит. Таптаткан тәкъдирдә дә ул 20—25 гектарга гына түзә. Тагын алыштырырга кирәк. Вакыты алтын, трактор тик тора. Үтмәс төрән белән сукалап йөрергә вөҗдан кушмый. Ерта гына ул җирне, вата гына. Үз җиреңә үзең дошман буласың килми...
Утызынчы елларда ук «өлгерсә дә» эшкәртелми яткан, «ватылмый аптыраткач», күп галимнәр кул селтәгән һәм, архивка ташланган бер «корыч чикләвек» бар икән. Бу «чикләвек» — җир сөргәндә төрән үзеннән-үзе үткенәя барырга тиеш, дигән идея!
Соңгы елларда, шактый конструкторларның «юк белән баш катырма» дип үгетләүләренә карамастан, бу идея белән Мәокәү авыл хуҗалыгын механикалаштыру институты эшчесе, техник фәннәр кандидаты А. Ш. Рабинович илһамланып йөри башлый һәм... «корыч чикләвекне вата!» Ул тәкъдим иткән төрән чыннан да сөргәндә үзеннән-үзе үткенәя бара һәм бик арзанга төшә. Мондый төрән белән җирне, бездәге га- дәти П-702 төрәненә караганда, 15—20 тапкыр күбрәк сөрергә мөмкин һәм ремонт чыгымнары да 5—6 мәртәбә ким булачан.
Тынгысыз галимгә бу уңышка ирешүдә сормайт ярдәм итә. Нәрсә соң ул сормайт һәм аның сабан төрәненә ни катнашы бар? Казан механика заводы сварщигы Гамил абый Фатихов аңа характеристиканы болай бирә: «Хат яз әле ул Рабинович дигән инженерга. Башлы егет икән, әйеме? Курыкмый эшләсен. Сормайт — ышанычлы, бик таза металл ул. Сугыш вакытында танкларның тәгәрмәч тешләре ашалгач,.
8*
115
ашалган урынга шул сормайтны ябыштыра идем мин. Язып җибәр үзенә, дөрес юлдан бара ул».
Сормайт — тимердән, хромнан, никельдән, углеродтан, кремнийдан һәм марганецтан торган «каты эретмә ул. Дөресрәге, аның туксан проценты тимердән һәм хромнан гыйбарәт.
А. Рабинович сормайтны* төрән пычагының арткы ягына ябыштырган. Сормайт төрәннең «гомерен озынайту» белән генә чикләнми, аны үзеннәи-үзе үткенләнергә дә мәҗбүр итә. Ул болай була: төрән пычагы ашалгач, туфракны сармайт-пластинка «кисә башлый һәм бу пластинка үзе дә, ашалып, үткенләнә. Бик гади идея бу! Кеше дә бит тормышта кыенлыкларны «сөргән» -саен сормайт кебек чыныга, шомара, үткенләнә бара!
Рабинович төрәннәрен Оренбург, Волгоград, Кубань, Дон өлкәләрендә, Алтай краенда, Украинада энтузиаст механизаторлар файдалана башладылар инде. Хәзер Ленинградның Киров исемендәге заводы һәм Харьков трактор заводы коллективлары илебез авыл хуҗалыгына 100—300 ат көчле яңа тракторлар бирү өстендә эшлиләр. Ул куәтле тракторлар өчен сигез төрәнле сабаннар да ясалып ята. Я‘КЫН елларда ул машиналарны Татарстан кырларында да күрербез. Ләкин хәзергә булган төрәннәрне дөрес файдалана белергә, җирне чи калдырып, ерт- тырып йөрүчеләргә юл куймаска кирәк.
«ӘВЕН УРЫНЫ ҖИРМЕНИ?»
Кыр уртасында утырып калган әвеннәрне язгы һәм көзге чәчү ва-кытларында бик еш күрергә туры килә- Механизаторлар аларны читләтеп «оялар» калдырып узалар. Элеккеге елларда мондый җирләрне, саламны алып бетергәч, атлар белән эшкәртә торганнар иде. Хәзер алар чәчүле кыр уртасында «яткын тугайлык» булып калалар. Кайбер хуҗалыкларда андый «тугайлыклар»ның гомуми мәйданы, хәтта, 100 гектардан да артып китә. Бу хакта сүз кузгатсаң, гамьсезрәк хуҗалыкчылар кулларын гына селтиләр: «һәй, әвен урыны җирмени ул? Исәпли калсаң, әрәм яткан җирләр бездә аннан башка да җитәрлек әле», — диләр. Кызганычка каршы, шулай шул.
Без республикабыздагы урманнарның байлыгына сөенәбез. Ләкин урман култыкларындагы йөзләрчә гектар дымлы җирләр әрәм ятканына көенмибез. Безнең бабаларыбыз андый җирләргә күбрәк тары, карабодай чәчә торган булганнар. Без исә. Бөек Ватан сугышыннан соң, ул җирләрдәге сарык кыркып ашарлык кына булган үләнгә алданып ятабыз.
Мәсәлән, Кайбыч районының Разин исемендәге колхозыннан Н. /Морозов үзенең бер хатында «мондый җирләр бездә 286 гектар» дип язган иде. Алексеевск, Куйбышев, Балык Бистәсе, Әлки, Биләр, Аксубай, Алабуга һ. б. районнардан аңа күп мисаллар китерергә мөмкин.
Татарстанда гүзәллекләре белән җырга кергән елгалар күп. Борма- лы-бормалы инешләр, түгәрәк көзгедәй күлләр тагын да күбрәк. Бу елгалар, күлләр тирәсендә ат чабышлары уздырырлык иркен болыннар, уйсу атаулар, сөзәк битләүләр бар. Ләкин ал арның күбесе күтәрелмәгән чирәм булып ята. Бу җирләрдә язын нибары 4—5 көн кыркынып йөргән көтүләрне түгел, ә карасу-кучкыл җитен басуларын, шау чәчәктә утырган яшелчә, җиләк-җимеш, алмагач бакчаларын күбрәк күрәсе килә.
Әлки районындагы «Актай» совхозының терлекчелек фермалары ти-рәләрендә 400—500 гектар чамасы буш ятучы җир бар. Мондый җирләр республикабызда никадәр?! Ул җирләргә тамыразык яки башка культуралар чәчелсә, терлекләр өчен күпме өстәмә азык алыныр иде бит!
116
Соңгы елларда, авыл хуҗалыгы артеленең яңа уставы кабул ителгәч, яңа совхозлар оешкач, шактый аерым хуҗалыкларның артык бәрәңге бакчалары кисеп алынды. Күп кенә хуҗалыкларда әнә шул җирләр 4—5 ел инде «кысыр бакчалар» исемен күтәреп яталар. Алар өстендә, зарарлы орлыкларын җил белән башка басуларга да таратып, чүп үләннәр котырып үсә. Андый «бакчалар»ның мәйданы кайбер авылларда 15—20 гектардан арта.
Нигә андый яхшы җирләр әрәм ята"? Колхоз һәм совхоз җитәкчеләренең, агрономнарның күңел күзләре бу җирләрне кайчан күрер икән?
«НИЧЕК КУЛЛАРЫ БАРА, ДИМ, КИСӘРГӘ?»
Соңгы елларда кайсы якларга чыксаң да, «буйга җиткән» урман по-лосаларына сокланып карап узасың. Рәт-рәт тезелеп үскән зифа ак каеннар, ямь-яшел чыршылар, «киң итәкле» сәрви агачлары әйләнә-тирә кырларга ямь биреп торалар. Алар тирәсендә җәйге челләдә дә дым, җиләс күләгә була, ә кышларын тирән кар ята.
Безнең авыл кырларындагы шундый полосаларны хәзер «Кадыйр ур-маннары» дип атыйлар. Чөнки питомниктан алып кайтканда әле орчык буе гына булган бу үсентеләрне Кадыйр ага Гайфуллин звеносы утыртып йөргән. Ә хәзер әнә, озак еллар сагынып сөйләрлек изге эш эшләп калдырган кешеләргә җанлы һәйкәл булып, нинди урман үсеп килә! Аларга карагач, моннан дүрт ел элек, Кадыйр аганың, канатланып китеп: «Их, егетләр, әллә, мәйтәм, язу язып шешәгә тыгыйм да ул шешәне посадкадагы бер агач төбенә күмеп калдырыйммы икән? Киләчәктә, бер йөз еллар үткәч, дим, ул шешәне берәрсе табар иде әле. Укысыннар иде, безнең ничек табигатьне үзгәртеп йөргәнне белсеннәр иде. Үзләре дә бездән гыйбрәт алып дөньяны бизәсеннәр иде...» дип хыялланганы искә төште.
Урта буйлы, таза, салмак гәүдәле, борын төбендә .кечкенә генә кара мыеклары тырпаеп торган Кадыйр ага белән без узган көз яңадан очраштык. Ул хәзер «Актай» совхозының Алпар бүлекчәсендә умартачы булып эшли. Яше алтмышка җитсә дә, һаман тынгысыз, һаман эш өчен янын йөри әле. Кортлар карап, бал аертып кына тормый, умарта ояларын, рамнарны, ящнк-тубалларны да үзе ясый.
Урман полосалары хакында сүз чыккач, бу юлы Кадыйр аганың кинәт йөзе караңгыланып китте, куе кара кашлары җыерылды. «Куаклар — әрсез, үсәләр дә бит — кисеп, сындырып әрәм итәләр, — диде ул, безгә күтәрелеп карарга оялгандай, йөзен читкә борып. — Контроль юк. Үзем -күреп бетерә алмыйм — гел умарталыкта. Ислам Шәфиков управляющий чакта бик рисвай иттеләр. Кышын фермаларга себерке кирәккәч, ат җиктерә икән дә, балта тоттырып, яшьләрне полосага җибәрә икән. Урман җир читендәмени? Яшьләргә нәрсә? Хуҗа үзе кушкач, яраганны-ярамаганны тикшереп тормыйлар. Киләләр дә биш-алты төп каенны кисеп актаралар. Ботакларын гына тунап алсалар да бер хәл иде — кисеп актаралар бит.'
Кәнсәләргә барып Шәфиковка әйтеп тә карадым :—кулын гына селти. Бик гамьсез кеше иде, бер дә киләчәкне кайгырта торган җан түгел. Үрдәкләр абзарына тезмәлекләр кирәк булгач, тагын ике-өч олау кистергән. Бармакларымны кисүдән дә авыр булды, йөрәгем әрнүдән төпчекләре төбенә утырып еладым. Әле хәзер дә я арбага, я чанага тәртәлеккә кисәләр. Чирмешән аръягындагы әллә никадәр куапсны да трактор белән таптатып рисвай иттеләр. Ул куакларны утыртыр өчен без ни ну- жаландык, ни йөдәдек бит! Ул чакта колхоз ярлы, машинага түгел, атка да кытлык иде. Дурмин урманыннан, җилкәбезгә күтәреп, ташып утырттык бит ул агачларны. Ничек куллары бара, дим, кисәргә?..»
117
Мондый әрнүле сүзләрне бер Әл-кидә генә түгел, Зәйдә, Чаллыда, Биләрдә, Кайбычта да ишеттек без! Ә бит кыр ышыклау- урман полосалары дым саклау өчен генә түгел, туфрак, чокыр эрозияләренә каршы 'Көрәштә дә мөһим чара.
Җәен самолеттан җирләр өстенә карап барсаң, андагы чокырларның, канауларның, ерганакларның, коры елгаларның .күплеге күңелгә шом сала- Күпме кар сулары, күпме уңдырышлы туфрак юылып төшәдер бу чокыр-чакырларга? Рус халкының «Овраг — полей враг» («Чокыр- чакыр— басуларның дошманы») дип әйтүе тикмәгә генә түгел бит!
Эрозияләр белгече Ф/Шакиров үзенең «Татарстанда авыл хуҗалыгы җирләрен эрозиядән саклау» 8 дигән китабында бу смәсьәләгә карата шактый аяныч мисаллар -китерә: «Татарстанда чокырлар һәм .коры үзәннәр 76 мең гектарга якын мәйданны биләп торалар. Бу мәйданнар «ташландык җирләр» булып исәпләнәләр, яисә көтүлекләр һәм бик түбән уңышлы болыннар сыйфатында гына файдаланылалар. Мондый җирләр эрозия тәэсирендә ел саен зурая баралар...»
Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының мәгълүматларына ка-раганда, Татарстанда су белән юылган җирләр бөтен территориянең 11 проценттан артыграгын тәшкил итә. Ә республиканың Кама алды өлешендә андый җирләр 22 процентка якын, Идел алды өлешендә исә ул 15 процент исәпләнә. Ә Тәкәнеш, Саба һәм башка районнарның күп кенә колхозларында туфракларның юылу дәрәҗәсе төрлечә булган җирләр гомуми җир мәйданының 70—75 процентына тилелесен биләп торалар.
Җитди уйландыра торган мисаллар болар! Әлбәттә, туфрак һәм чокырлар эрозиясе — гасырлар буе игенчеләрнең теңкәсеиә тиеп килгән, »күп илдә күп галимнәрнең зиһенен чуалткан халыкара тарихи бәла ул. Аңа каршы гасырлар буе көрәшеп барганнар, безнең илебездә совет власте елларында бу юнәлештә урман полосалары утырту, суҗыйгыч- лардагы суларны тоткарлау кебек шактый эшлекле чаралар күрелде һәм күрелә. Ләкин эрозияләргә :каршы көрәш соңгы елларда, бигрәк тә безнең Татарстанда, шактый йомшарды, кайберәүләр ерганак, чокырларның йөзләрчә гектар яхшы җирләребездәге туфракны «йотып торуларын» күрмәмешкә салына башладылар.
Эрозияләргә каршы көрәш безнең авыл хуҗалыгыбыз өчен бигрәк тә хәзер, партиябезнең бөек Программасы ашлык һәм терлекчелек продуктлары җитештерүдә тиңе булмаган күрсәткечләргә әйдәгән чорда, аеруча актуаль булып әверелә. XXII съезд резолюцияләрендә бу хакта ачык әйтелә. Белгечләр эрозияләргә каршы көрәштә файдалану өчен күп төрле агрономик, мелиорация һәм гидротехник чаралар тәкъдим итәләр. Иң мөһиме — эрозияләргә каршы көрәшне көчәйтү мәсьәләсен хәзер колхозлар, совхозлар һәм урман хуҗалыклары алдына бөтен кискенлеге белән куярга, бу мәсьәләне колхозчыларның гомуми җыелышларында, производство киңәшмәләрендә тикшерергә, перспектив планнар төзергә, конкрет кешеләргә бурычлар һәм җаваплылык йөкләргә кирәк.
КИЛӘЧӘК БУЫННАР РӘХМӘТ ӘЙТСЕННӘР...
Гасырлар буе кешене туендырган, киендергән. рәхәтләндергән җир- ана — 'Киләчәк буыннарның да хәзинәсе ул. Шуңа күрә алтын рудникларын, нефть чишмәләрен, завод-фабрикаларны ничек сакласак’ шундый ук таләпчәнлек, уяулык һәм зирәклек белән җирне дә сакларга •кирәк.
8 Татарстан китап нәшрияты, 1960 ел.
Еш «кына, көндәлек мәшәкать белән мавыгып, без бу хакта онытабыз, җирдән байлыкны елдан-ел күбрәк сыгып алырга тырышабыз, ләкин җирнең үзен елдан-ел баета бару хакында азрак кайгыртабыз. «Табигать безнең гөнаһларыбызны кичерер, үз яраларын үзе төзәтер әле», — дип юанабызмы? Җирнең теле юк, ул бездән зарланырга Авыл хуҗалыгы министрлыгына да, суд, прокуратура органнарыма да бара алмый- Гамьсез кешеләрнең җирне исраф «иттерүләре, пычрак сазга әйләндерүләре яки киптереп тузан, ачы көл хәленә калдырулары мөмкин. Акыллы һәм намуслы игенчеләр җирнең исен-төсен яраталар, уңышны да елдан-ел мулрак алалар, туфракмы да яхшырта, яшәртә баралар. Терентий Семенович Мальцев хезмәтләре хәзер Америкадагы ерак Айова штаты фермерларын көнләштерә. Чөнки ул ел саен мул уңыш үстереп кенә калмый, игенчелектә ерак киләчәкне күздә тотып, үзенең фәнни системасын да төзеде. Әнә Волгоград өлкәсе авыл хуҗалыгы идарәсенең оештыручы-агрономы Ф. Бартенев, Оренбург фәнни-тикшеренү институты директоры Ш. Хәйруллин иптәшләр, П. Костычев өйрәтүләрен дәвам итеп, җирләрне иртә, тирән һәм тигезләп туңга сөрү системасын киң мәйданнарда куллана башладылар. Саратов өлкәсе агрономы Н. Дальскнй алты корпуслы яңа сабан ясаган. Бу сабан белән җирдәге ачы-тозлы туфрак катламын да актарып чыгарырга һәм аның астындагы кальций, гипс, известь кебек байлыкларны өскәрәк күтәрергә, шулай итеп, җирнең үз «сые» белән туфракны «туендыра» барырга мөмкин. Киләчәк .буыннар рәхмәт әйтәчәк мондый новаторлар бездә меңнәрчә. Социалистик җәмгыятьтә алар туктаусыз үсәләр.
Без агрономия фәне өлкәсендә илебезнең бөтен дөнья каршында мактаулы урыш татуына горурланабыз. Атаклы галимнәребез К. Д. Глинка, В. В. Докучаев, С. П. Костычев, К. А. Тим-ирязев, Д. Н. Прянишников, И- В. Мичурин, академик Т. Д. Лысенко исемнәре хәзер бөтен дөньяда яңгырый. Бездә авыл хуҗалыгы производствосын оештыруның иң алдынгы социалистик формасы — совхозлар һәм- күмәк хуҗалыклар, махсус Авыл хуҗалыгы академиясе, институтлар челтәре, күп төрле тәҗрибә станцияләре бар. Ләкин бернәрсәнең җитешмәве сизелә— җирләрне саклау, туфракның уңдырышлылыгыи саклау эшен чын- чынлап оештырасы бар.
һәр буразна җирнең кадерен белеп яшәр заман җитте, иптәшләр! Партиябезнең бөек Программасы шуны таләп итә.