Логотип Казан Утлары
Повесть

ЕЛЛАР ҮТКӘЧ

//Сентябрь быел коры килде. Бу, игеннәрне җыеп алырга Й әйбәт булган көннәр иде. Әкрен генә, сабыр гына, ләкин ныклап, җиң сызганып башлаган эш дәвам итте.
Моторның тышкы яклары гаять күңелсезләнеп, тутыгып беткән булса да, ачып, эчен караштырып, перетяжка ясый башлагач, Таһирҗан гаҗәпкә калды. Моторның исән әйберләре болай ярыйсы ук әйбәт саклануын һич көтмәгән иде ул. Шушы сөенечтән дәртләнеп китеп, тагын да куаныбрак эшләгәндә, каяндыр машина гөрелдәве ишетелә башлады. Машина астында шыкы-шыкы гайка борып яткан Таһирҗан туктап калды. Күңелне җилкендереп җибәргән тавыш аны машина астыннан чыгып, тыңлап торырга мәҗбүр итте.
Чаганлыбаш юлыннан тузан туздырып бер автомашина төшеп килә иде. Таһирҗан кулларын чүпрәккә сөртә-сөртә, елмайгандай итеп, шул ук вакытта бу тузан туздырып килгән машица шоферыннан бераз көнләшеп карап торды. «Ә-ә, теге, Бәзгидер әле» дип уйлап алды ул. һәм ялгышмады.
Таһирҗан складлар кырыеннан ук диярлек үтә торган олы юлга чыкты. Машина якыная башлагач, бик җитди кыяфәт алган булып, милиционер кебек, куллары белән төрле хәрәкәтләр ясады һәм складлар ягына таба борылырга «юл ачык» дип күрсәтте. Бәзги сигналны бик төгәл үтәде һәм машинасын складлар ягына борып туктатып, елмайды. Ул яланбаш, саргылт чәчләре бераз гына тузгып тора. Теге вакытта аның сипкелләре бик күп булып күренгән иде,' хәзер алар азайгансыман тоелды.
Таһирҗан, кабина баскычына басып, күрше авылы егетенең кулын кысты.
— Шундамы? — дип сорады Бәзги, склад ягына күрсәтеп. Таһирҗан баш какты һәм кузгалып киткән машинаның кабина ишегенә тотынып басып барды. Арттагы тәгәрмәчләрнең берсенә яңа покрышка куелганны күреп алып, елмайды.
— Соң... эшләр ничек?
— Хәзер күрерсең... Маташабыз шунда... Әллә ни бүрттереп булмады әле.

Бәзги, кузгалырга әле исәбе дә булмаган машина янына килеп җиткәч, тормозга басты. Кызыксынып карап торган малай-шалайлар бер якка тайпылып куйдылар.
— Синец ярдәмчеләрмени?
— Әйе, — диде Таһирҗан, малайларга карап, — менә дигән егетләр!..
Бәзги мотор янына килде һәм биленә таянып:
— Да-а, малай, — дип сузды, — эше җитәрлек икән моның! Газны, клапаннарны да регулировать итмәгәнсеңдер әле?
— Менә шуны маташтырасы иде. Ручканы борырга... Бу Шомбайларның көче җитми.
— Я әйләндер әле, карап карыйк...
Таһирҗан Галәви абзые ясап биргән ручка белән әйләндерә башлады.
Алар бүген, сөйләшә-кнңәшә шактый озак азапландылар, ярыйсы гына эшләр дә башкарып ташладылар. Моторны, кабинаны карадылар, чак кына бәхәскә дә кереп алдылар. Гомумән бу ике егет берсен- берсе ярты сүздән аңлыйлар иде. Тик һәрнәрсә я запас частьләр юклыгына, я булып та, ЗИЛныкы түгеллегенә кайтып 1кала иде. Бу машина калдыгын кузгатып җибәрүдә Бәзги түгел, тракторны да бераз белгән, элек монтажник булып эшләгәндә мондый машиналарны әллә ничә мәртәбә сүтеп-җыюда катнашкан Таһирҗан да аптырашта калган иде!
— Шулай да моның зур әйберләре бар инде, тик менә кайбер нәрсәләре генә... — дип сөйләнде Бәзги һәм җилкәсен кашып алды.
— Тормозны да карамаган әле... Аннан, менә проводкалар табып булмый...
— һе-е, мытыэста бар алар, ба-ар, — дип сөенеп хәбәр итте Бәзги,— әйдә, минем белән барасыңмы? Тик мин аннан Акташ аркылы китәм, колхоз әйберләрен алып кайтасы бар...
Таһирҗан кинәт кулын селтәп куйды.
— Әйдә, ун чакрымнан гына җәяү кайту, пүчтәк ул безнең өчен! Тик бераз тамак ялгап аласы иде бит?
Бәзги, анысын үзең кара инде дигәндәй, дәшмәде һәм төрлесе-төрле җирдә яткан коралларын, машина детальләрен җыештыра башлаган Таһирҗанга булышты.
Әйбер-караны җыештырып, моторны брезент белән каплагач:
— Әйдә безгә кайтып килик әле... аннан китәрбез, — диде Таһирҗан һәм Бәзгигә сораулы караш ташлады. Бәзги сүзсез генә кабинага кереп утырды һәм аяк астыннан мотор кыздыргычын алып Таһирҗанга сузды. Таһирҗан шунда: «кешене алып кайтуын кайтам инде, тик... ярый ла әти җеннәнеп китеп оятлы булмасам!» — дип, бераз шүрләп куйды.
Алачык янында булып алган бәрелештән соң, Сәмигулла абзый сизелерлек үк «койрыгын кысты» һәм улының эшләренә бик кысылмас булды. Шулай да аның һәрвакыт кабынып китүе мөмкин иде. Таһирҗан моны сизеп тора һәм кеше алдында шуңардан саклана иде.
Бераздан егетләр Мөлкәтбаевлар капкасы төбенә килеп туктадылар. Бәзги шофер булып шактый озак эшләгән егет иде, ләкин, кешегә кереп, кунак булу дигән нәрсәгә кыюлыгы юк икән. Шулай да, Таһирҗан тавышын күтәрә төшеп: «Нәрсә торасың хатын-кыз шикелле^ әйдә!» — дип, ныклап кыстый башлагач, түзмәде — «хуҗа» белән капкага таба китте. Шул чак, кинәт кенә, башына чәчәкле косынка бәйләгән, өстенә алъяпкыч, алсу күлмәк кигән Минҗаи килеп чыкты.
Аны күреп алган Бәзги кинәт туктап калды. Аның янып торган күзләрендә, «Әттә-тә-тә, нинди чибәр, ә!» дигән сүзләрне укырга мөм- кин иде.
45
Бәзгигә карап тукталган Таһирҗан:
— Минем сеңел бу...—дип сөйләнде. — Минҗан, карале, бар безгә берәр нәрсә капкаларга хәзерлә... Менә Бәзги белән барасы җир бар.
Өчәүләп өйгә кереп киттеләр.
Озак та үтмәде, капкадан, кулына шешәсыман нәрсә тотып, йөзе алсуланып киткән, кечкенә борыны очында тир бөртекләре дә ялтыра- ган Минҗан тагы чыкты. Ул, тиз-тиз атлап, олы урамга таба төшеп китте. Нәрсәгәдер җибәрделәр моны! Ул күздән югалып, шактый торгач, олы урам ягыннан, аркасына авыр гына әйбер күтәреп кайтып килгән Сәмигулла абзый күренде. Ул капка төбенә якынайган саен, тизрәк атлый башлады. Аның күңелендә балалардай беркатлы кызыксыну туды.
— Кем килер безгә? Берәр нәчәлество дисәң дә инде. Таһирҗан янына килгән булыр инде булса да... — Сәмигулла абзый елмайгандай итте. — Күңелле генә була икән бу капка төбеңә афтаус килеп туктагач, ә! һе-э...
Сәмигулла ‘ абзый, үзенең йорты янында автомашина торганны авылдашлары күрәләр микән дигәндәй, горур гына кыяфәт белән олы урам ягына карап алды. Аннан, яңа гына күргән нәрсәгә сокланып туя алмагандай, машина тирәсен урап чыгып, ишек алдына кереп китте. Алъяпкычына төйнәп күтәргән такта башларын, йомычкаларын читән буена куеп өйгә керде.
Аңа таныш булмаган җәйпәк кенә борынлы, ачык йөзле егет түр өйдәге өстәл артында утыра. Таһирҗан, аның алдына армиядән алып кайткан китабын ачып салган да, нидер аңлата, киңәшкәндәй итә.
Әйткән иде бит Таһирҗан янына килүчедер әле дип! Сәмигулла абзый да түр якка узды һәм башларын күтәреп караган егетләр белән исәнләшкәч, улына:
— Син нәрсә кунагыңны сүз белән... китап белән сыйлап утырасың!? — дип шаулады.
— Хәзер... менә... Әни, синең тиз буламы әле анда? — дип, алдагы өй ягына эндәште Таһирҗан.
Алгы өйдә, савыт-саба белән шалдыр-шолдыр килеп маташкан Мәргубә түти тавыш бирде:
— Булырын булыр да ул... Минҗанны үзең каядыр җибәрдең түгелме соң? Кайтып җитсен инде.
Бәзги Минҗан исемен ишетү белән ишек алдына карап куйды да:
— Мин ачкычны калдырганмын бит. Алып керим әле, — дип сөй- ләнә-сөйләнә чыгып китте. Тик кесәсендә ачкычлар чылтыравы гына ишетелеп калды.
Капка төбенә чыккач ул олы урам ягына күз салды. Сылу гәүдәсе, елмайганда тагын да сөйкемлеләнеп киткән йөзе бик тиз хәтердә калган Минҗанның кайтып килүе күренгәч, мотор капкачын ачып, нәрсәдер эшләгән кебек кыланып маташты. Кызның якынайганын күз кырые белән генә күреп, каршынарак чыкты.
— Юлың болай ерак икәнен белсәм, машина белән генә алып бара идем үзеңне, — диде Бәзги елмаеп.
— Рәхмәт инде. Соң булса да уң булсын — исеңә алгансың!
— Ярый алай булгач... Башка вакытта кабинага гына утыртып йөрермен.— Минҗан кереп китәргә ашыкмады. Төртмәкәй теллерәк булса да, сипкелле шофер егеткә карап елмая иде. — Шундый чибәр кызларны җәяү йөртергә ярыймы соң?
— И-п, тел бистәсе!.. —Минҗан тиз генә борылып, капканы ачты. Ләкин үзе һаман елмая иде.
Минҗанның зифа буена соклана-соклана өйгә кергән Бәзги:
— Әйдә, Таһирҗан, тизрәк булыйк. Югыйсә соңга калып* бетәрбез, — дип сөйләнде.— Аннан МТСка баруыңның да файдасы булмас! Акташта мине көтәләрдер дә...
46
Бәзгииең сүзләрен ишетеп торган Минҗан, тиз генә түр өйгә керде.
— Кая ашыгасыз... Ашап-эчеп китегез инде? Өлгерерсез?!—дип ялварды ул, Чаганлыбаш егетенә карап. Ничектер шулай килеп чыкты, әйтерсең ул Бәзгине бик күптәннән белә иде. Шофер егет, тә, аны аңлагандай, өстәл артына кереп утырды.
Сәмигулла абзый МТС сүзен ишетү белән сагаеп калды, йөзе дә бераз караңгыланып китте. Таһирҗанга тагы ачуы килде. «Тагын шул мытысы тирәсенә барып керергә чамалый ахырсы, — дип уйлады ул,— бу җәйпәк борын, күрәсең, аны котыртырга килгән. Элек бергә эшләгән булганнардыр...»
— Нәрсә кубармакчы буласыз ул мытыста? Юк белән йөрисездер әле!.. Син, егет, үзең дә әллә шуннанмы?
— Юк, Чаганлыбаш шоферы ул, — дип, Бәзги өчен тизрәк Таһирҗан җавап кайтарды, — менә МТСка барып кайтмакчы булабыз...
Барысын да атасына сөйләп бирергә кирәк тапмады Таһирҗан һәм Мәргубә түтигә дәште:
— Я, әни, берәр нәрсә капкаларга китер дә...
Бераздан тамак ялгап, Минҗан алып кайткан «нәрсәдән» чак кына кызарып та киткән егетләр, олы урам буйлап район үзәге ягына таба чабалар иде инде. Лотфуллалар йорты турына җиткәндәрәк, судан кайтып килгән Зәйнәп очрады. Таһирҗанның күңелен нәрсәдер җилкендереп алды. Бәзги, судан кайтучы матур кызны күреп алу белән авызын ерып, Зәйнәпнең урам читеннән диярлек баруына карамастан, сузып- сузып кычкыртты. Нечкә билен кысып торган кара юбка, ап-ак кофта киеп, чәчәкле яулыгын кыйгач кашларына төшеребрәк бәйләгән Зәйнәп турысына килеп җиткәч, Бәзги Таһирҗанга карап алды да:
— Шәп нәрсә, ә! — дип кыз ягына баш изәде.
Таһирҗан елмаеп: «ярыйсы гына!» дип куйса да, эченнән: «карале син аны, кемгә күзе төште!» — дип ачуланды. Артына каерылып, кабинаның кечкенә тәрәзәсеннән карады. Зәйнәпнең чәчәкле яулыгы бер генә мәртәбә күзгә чалынып калды да югалды.
Күрү белән, ничек йөрәк җилкенеп китә! Ул очрагач та, машинаны туктаттырып, бер-ике сүз генә әйтеп китмәкче булган иде Таһирҗан, ләкин Бәзги шулай дип китереп куеп, нәфесен сузгач, кире уйлады.
— Кайткач берәрсен ләктермәдеңме соң әле? — дип сөйләнде Бәзги, бераз елмаеп. Таһирҗан чак кына дәшмирәк барды, ләкин бөтенләй җавап бирмичә калу яхшы түгел иде.
— Бар иде берәү...
— Ә ничек соң, барырлыкмы... өйләнергә исәп юкмы әле?
— Каяле монда өйләнү, үземә дә... Ул нәрсәгә вакыт та тими бит.
«Үземә дә әле монда торыр урын... барлы-юклы» дип чак кына ыч-кындырмады Таһирҗан.
— Зарар юк, икенче көзгә карарсың. Ул нәрсә әллә кая качмас, кызлары да җитәрлек хәзер...
...МТСтагы кешеләрнең беренче сүзе: «Безгә эшкә кил!» булды. Моны Таһирҗан алдан ук көткән иде һәм җавабын да әзерләгән иде. Элекке танышларының кайберләре Таһирҗанның әле тотынган эшенә көлемсерәп карадылар, икенчеләре хуп күреп, ярдәм итәргә дә чамалары бар иде. Ә бик җитди йөзле, кыска буйлы, иске генә күн кием кигән механик, әллә башка эше булып, әллә Таһирҗанның машина төзәтүен искә алып, Наратлы ягына барып чыгарга исәбе барлыгын әйтте. Икенче көнне Таһирҗанны да утыртып алып кайтырга һәм шунда аның машинасын да карап, кирәк булса ярдәм дә итәргә булды. Таһирҗанга кирәкле әйберләрне мастерскойлардан, складлардан эзләште. Наратлы егете, табылган күзгә чалынган нәрсәләрне читкә какмады, әлбәттә — тарткалап-йолыккалап, колхоз исәбенә булса да, алып кай
47
тырга тырышты. Колхоз җитәкчеләре аның бу эшенә ничек карарлар инде. Барып чыгары-чыкмасы бик үк билгеле булмаган нәрсә өчен колхозны расходландырган дип сукранулары да ихтимал.
Электән үк таныш почмакларны карап, «иснәнеп» йөргән Таһирҗан, яхшы ук арып-талып, үзенең элекке фатирына кунарга кайтты. Зәйнәп белән буласы бүгенге кич тә югалды... Нәрсә уйлап карап калгандыр ннде. Бәлки ул Таһирҗанны күрмәгәндер дә? Ә „күргән булса, әйтмичә дә китте дип, үпкәләве дә ихтимал. Зарар юк, сөйләп биргәч аңлар әле, аңламый торган кыз түгел!
• Икенче көнне Таһирҗан белән механик, брезент түбәле җиңел автомашинага утырып, Наратлыга кайттылар.
Монда инде Сәмигулла абзый бөтенләй аптырашта калды. «Карале син бу малай актыгын!» — дип куйды ул, Таһирҗанның шулай брезент түбәле машиналарга утырып йөри башлаганына ачуланган да, сөенгән дә кебек.
Колхоз идарәсеннән чыгып, алачык-складлар урнашкан якка таба китеп барган күн киемле кеше белән Таһирҗан артыннан:
— Район кешеләре белән дә уралып йөри башлаган тагы! —дип үз алдына сөйләнгән Сәмигулла абзый күңеленнән шатлана, горурлана иде. Шул ук вакытта, кече улының йорт-җиргә әйләнеп тә карамаганына, бераз эче дә поша иде.
X
Җир туңып бераз торгач, тубыкны күмәрлек үк булып, кар төште һәм бөтен тирә-якны ап-ак итте. Наратлы авылы да тынып, моңаеп калгандай булды. Өйләр, абзарлар кечерәйгән һәм берникадәр чүккән* сыман тоелдылар, һәр җирдә кыш килде, кыш булды. Тик Тугайлының гына кайбер урыннары туңмаган иде әле.
Авыл кешеләре: «бетә әле бу кар, бетә-ә» дип сөйләнеп йөрсәләр дә, җир өсте бүтән ачылмады инде — җәй көне биргән җимешләреннән соң ялга талып, тирән йокыга чумгандай булды.
Таһирҗан кар каплый башлаган «ЗИЛ»ына карап: «барыбер быелга булмады инде, икенче язга карарбыз» — дип, үзен-үзе тынычландырырга тырышты һәм һәр эшне җиренә җиткереп, механикның киңәшләрен, өйрәтүләрен дә искә алып, ашыкмый гына эшен дәвам итте. Тагын ике мәртәбә район үзәгенә барып кайтты. Хәзер эшләр бик алай кайгырырлык түгел инде, һәрхәлдә зурлары үтәлде. Кайчан гына әле ул машина дигәннең коры сөяге генә иде! Тырыша торгач, аның скелетына «ит куна» башлады, көннән-көн тазарып, матурлана барды. Менә аңа бер заман «җан керер», аннан аягына басар һәм... һәм китеп тә барыр.
Кайбер вак-төяк әйберләрне Таһирҗан өйләренә дә алып кайтып боргалап-сүткәләп маташа. Өйдә аңа алай-болай сүз әйтүче юк. Галия генә кайчагында бу нәрсә дә, бу нәрсә дип сораштырып утыра. Дәүләтҗан мондый чакта хатынына ачуланып-ачуланып карап куя, ләкин энесе тегеләй-болай уйлар дип ахырсы, Галиягә сүз әйтми. Галия җай килгәндә уйнап-көлеп: «Зәйнәп белән эшләр әйбәтме соң?» — дип сораштырып ала. Аңа кайнесе белән Зәйнәп арасында элемтәче дә булырга туры килгәләде. Кайчакта тел белән, ә кайвакыт кәгазьгә язылган сүзләрне дә берсенең кулыннан алып икенчесенә тоттырган чаклары булды.
Таһирҗан белән Зәйнәп арасындагы дуслыкка Мөлкәтбаевлар семьясында төрлечә карадылар.
Абыйсының дусты Бәзги белән танышканнан һәм көзен ашлык ташыганда тагын ике тапкыр очрашканнан соң, Минҗан Зәйнәпне шактый якын күреп йөри башлады. Бәзгинең хәлләре турында абый
48
сыннан сорарга яхшысынмыйча, Зәйнәп аша белергә тырышты. Кичлә рен клубка чыккач та Зәйнәп янына утыра торган булып китте.
Сәмигулла абзый, склад янында булып алган бәрелештән соң, Лот-фулланың үзен генә түгел, кызын да җан дошманы итеп йөри башлады. «Бу чикерткә, семьяңа килеп эләксә, йортыңдагы бөтен нәрсәне кәнсәләргә җиткереп торыр!» — дип көенде ул. Кече улы белән бу кыз арасындагы бәйләнешнең юкка чыгуын бөтен күңеле белән теләп йөрде.
Беркөнне Сәмигулла абзый урамда Зәйнәпне очратып, кыз баланын күңеле күтәрелә алмаслык ук авыр сүзләр әйткән. Моннан соң Зәйнәп Таһирҗан белән очрашуларны әкренләп сирәгәйтергә тырышты. Таһирҗан моны башта сизмәсә дә бераздан тоеп алды һәм шикләнә башлады: «Ни булды бу кызга, — дип уйлады ул, — әллә берәр егет кисәге бәйләнеп йөриме үзенә! Ышан син кызларга. Төп башына утыртып куюлары да бар».
Таһирҗан хәзер кышкы кичләрне тынычсызланыбрак көтеп ала башлады. Өйдәгеләргә дә усалрак булып китте, машина детальләре белән булашканда да ачуы килгәне сизелеп торды. Ә Зәйнәп, Таһирҗанга үч иткәндәй, клубка барып йөрүне нык ук сирәгәйтте. Таһирҗан белән клубтан кайтканда да «безнең бергә йөргәнебезне кеше күрмәсен тагы> дигән шикелле, тиз-тиз атлый иде. Моңарчы алар капка төбендә, төннең салкынлыгына да исләре китмичә, озак-озак торалар иде. Ә хәзер Зәйнәп, Таһирҗанның яратып шаяртуларына да игътибар итмичә, тизрәк өйгә кереп китү ягын карый. Болар әкренләп, Таһирҗанның бик нык эчен пошыра башлады һәм ул моның сәбәпләрен төпчергә тотынды. Ниһаять Зәйнәп түзмәде — Сәмигулла абзый авызыннан чыккан сүзләрне әйтеп бирде.
Таһирҗан бу турыда тагын атасы белән сүзгә килде. Өйдә нык кына тавыш чыкты.
Хәлбуки, Мөлкәтбаевлар йортында кашык-савыт шалтырамый тормый иде—кайчагында әйткәләшеп тә, мыгырдашып та алгалыйлар иде. Бу, бигрәк тә, семьяга Таһирҗан белән Галия килеп кергәч сизелә башлады. Элек Сәмигулла абзый, берәр нәрсә үз дигәнчә булмаса, өйне дер селкетеп кычкыра иде дә, бөтенесе су капкан кебек шып булалар иде. Ә бу ике яңа кеше аның шаулавына бик алай шак катмаган кебек тоелдылар. Боларга аның теше дә бик үтеп бетмәс ахрысы...
Бу бәрелештә дә Таһирҗан өстенрәк, җиңүчесыманрак булып чыкты, ләкин икенче вакытта аңа чигенергә, тынып калырга туры килде. Чөнки аны бу юлы бөтенләй икенче яктан китереп кыстылар.
...Кыш буе диярлек Дәүләтҗан, зур такта әрҗә куелган чанага ат җигеп, көл җыеп йөргән иде. Шунда ул шактый гына мутлашып та йөргән икән. Ул үзенә ялган хезмәт көннәре яздырган булып чыкты.
Көлне ул авыл башындаг-ы зур бер синнеккә җыйды, һәм ул ике чиләкне өч чиләк итеп язып барган. Үзләренең йортыннан биш центнер көл тапшырылган дип күрсәткән.
Дәүләтҗан ул көлне яз җиткәч, елдагыча, үлчәми-нитми, басуга чыгарып таратырлар дип уйлаган иде. Ләкин, Дәүләтҗанның бәхетсез- легенә каршы, яңа ел алдыннан булган ревкомиссия вакытында (һаман да шул «вакчыл» Лотфулла аркасында) көлне үлчәп карадылар. Үлчәми ярамый, чөнки хәзер Дәүләтҗанның теге, биш хезмәт көне урынына: «нигә егерме бишне кисмәдегез!»—дип, авыз ерып көлгән вакытлары узып бара иде инде. »
Бу бигрәк тә быелгы көздә сизелде.
Колхозчыларның бушап калган икмәк буралары да икмәк күрде» тирне күбрәк чыгарып эшләгән кешеләрнеке ярыйсы гына да булып куйды. Иртә белән урам' буйлап барганда, өйләрдән әле яңа гына пешеп чыккан ипи, коймак, пәрәмәч кебек нәрсәләр исе килгәнне дә сизәргә була иде.
Сәмигулла абзыйның да бураларына бераз икмәк коелды. Болай ук булыр дип уйламаган Сәмигулла абзый, семьяның хезмәт көне азлыгыннан үкенгәндәй итеп, мыгырдап та алгалады. Шуның өстенә быел семьяга Таһирҗан белән Галия дә өстәлгән иде.
Шул якларны уйлап эче пошып йөргәндә, әлеге көл вакыйгасы килеп чыкты тагы! Үлчәп карагач, Дәүләтҗанның таушалып беткән дәфтәренә язып куелган йөз илле центнер урынына, йөз генә центнер көл чыккан. Менә шуның өчен Дәүләтҗанның 25 хезмәт көнен кистеләр дә инде!
Ул көнне Дәүләтҗанның җен ачулары чыккан иде. Дөнья җимерердәй булып кайтып керде дә, ачу белән бияләйләрен кучкарга ыргытып бәрде. Олтанлы зур киез итекләренең берсе белән икенчесенең үкчәсенә суккалап алды. Өстендәге телогрейкасын салып ташлады, колакчыннары артка каерып бәйләнгән күн бүреген чалт итеп сәкегә бәрде. Какча йөзе бераз кызарган, күрәсең, тышта салкынайтып җибәргән. Кәҗә мамыгыннан бәйләнгән шарфы да бәсләнгән иде.
Өйдәгеләр барысы да — итек олтаны салып утырган Сәмигулла абзый да, мич тирәсендә кайнашкан Мәргубә түти дә, Минҗан да, Галия дә, почмакта карбюратор белән булашкан Таһирҗан да кайтып керүчегә карап тордылар. Ниһаять, Сәмигулла абзый:
—Нәрсә син болай пыр тузып йөрисең? Балтаң суга төшмәгәндер бит!—дип сорамыйча түзмәде.
— Төште шул менә... — дип кинәт кычкырып җибәрде Дәүләтҗан һәм, төкерекләрен чәчә-чәчә, хезмәт көне киселүен сөйләп бирде.
— Дөмеккерләре... — дип куйды Сәмигулла абзый, — ну вакчыл нәрсә шул, Лотфулласы да!..
Таһирҗан да сүзгә кушылды.
— Булашмаска иде юк белән. Нигә ялганнарга! Кешедән дә яхшы түгел...
Дәүләтҗан кинәт кабынып китте.
—Эй-й, син дә ичмасам утырган булма! — аннан ачу белән өстәп куйды: — Синең сөяркәңнең атасы китереп чыгарды моны! Белеп тор!
Сәмигулла абзый да йонлач кашлары астыннан кече улына карап алды.
Дәүләтҗан үз алдына гына әйткән кебек һаман мыгырданды:
— Син дә шул, йортка -соры корт кына булып кайттың. Өч тиенлек файдаң булмады. Ул тимерләрне ни кадәре боргаласаң да, табынга кискәләп куеп булмас шул.
Таһирҗанның бу сүзләргә никадәр йөрәге әрнесә дә, каршы әйтмәде. Бу яктан Таһирҗанга тел тидергәннәре юк иде әле. Моннан соң ул шактый боегып йөрде. Өйдәгеләрнең сүзенә катнашмады. Аш вакыты җиткәч, я теге, я бу эш табып, чыгып киткән чаклары да булды. Мәргубә түти үзенең сизгер ана йөрәге белән моны тоя һәм сүз арасында: «Менә Таһирҗанның машинасы да йөри башлар, йортка аның файдасы синеке белән минеке кебек кенә тимәс әле... Ул безнең шикелле вак-төяк белән булашмас...» — дип сөйләнә башлады.
Бу инде Таһирҗанның йөрәген тагын да ныграк әрнетә иде. Машинаны ул, тик шул Мәргубә түти әйткән нәрсәләр өченмени, шундың теләкләр белән төзәтәмени! «Моның халык арасына да шул мәгънәдә таралуы мөмкин...» дип уйлаган Таһирҗанның бик нык эче поша иде. Кеше ни әйтер!.. Колхоз җитәкчеләре, МТСтагылар... Зәйнәп!.. Шул әнисе әйткәннәр өченме Таһирҗан колхозны расходландырды, шуның өченме көй-төн чапты?!
Бу уйлар Таһирҗанның күңелен гаять рәнҗетсәләр дә, семьядагы- ларга нәрсә дияргә дә белми иде, дөресрәге, Дәүләтҗан шулай турыдан- туры «артык кашык» дип торганда, бик әйтеп тә булмый иде шул.
л. ,с- № 4.
50
Менә бит нәрсәләр килеп чыкты. Мондый хәлләргә калырмын дип уйлаган идемени ул армиядән кайтканда! Аннан тагы тынычлангандай була иде: зарар юк, тырышырбыз, ничек тә ерып чыгарбыз!
XI
Быелгы кыш карга-бурапга искиткеч бай булды. Наратлыларнын кар көрәп «җаннары чыкты». Ә язга таба ир-атлары булмаган кайбер йортларда карны бөтенләй көрәми башладылар һәм җил капкасы, читән, койма өстеннән йөрделәр. Мондый кыштан соң килгән яз шау- шулы, мул сулы булды. Тугайлы суы үзенең бормалы-бормалы ярларыннан чыгып, бөтен болынга җәелде, хәтта түбән оч кешеләренен бәрәңге бакчаларына ук керде. Ташу карарга җыелган яшьләрмен кычкырып көлүләре, җырлаулары, сыздырып гармонь уйнаулары әллә кая кадәре җәелгән су өстендә, кояш батып караңгы төшкәч тә әле бик озак яңгырап тора иде.
Тик Таһирҗанның әбисе Хәбибҗамал карчык кына боларның берсен дә күрмичә, ашыйсын ашап, яшисен яшәп, язгы кар сулары белән «теге дөньяга» китеп барды.
Язгы сулар агып бетеп, җирләр кипте. Бакча артларындагы карт өянкеләргә оялаган каргалар көн буена каргылдадылар. Ниһаять, гомергә туктамас кебек тоелган карга базары да. тына башлады: йомыркалар салып, бала чыгарырга утырдылар ахы’рсы.
Күп тә үтмәде, елга аръягындагы болыннан кәккүкләр кычкырганы ишетелә башлады. Шул кәккүк кычкырган вакытлар бигрәк күңелле, моңлы була иде; ничектер үзенә бертөрле хисләр уята, гомернең уза барганын тагын бер мәртәбә искә төшерә иде. Җитмәсә тагы балалар, кәккүк кунган агач төбенә барып:
— Кәккүк, мин ничәдә? — дип сорыйлар һәм күңелне тагып бер кат тибрәтеп куялар. Шундый ямьле җәй көннәре башланганда кемнең генә картаясы килсен икән!
Наратлы таулары артыннан сызылып таң аткайда, Тугайлы буенда сандугачлар сайрый башлый, йомшак җәйге җил елга аръягыннан иссә, бу сандугач тавышлары Мөлкәтбаевлар яшәгән үзәнлеккә дә ишетелгәли. йорт кырыеннан гына аккан саф сулы чишмәнең чылтыраганы таң атканда ишетелә торган күңел оеткыч тавышларга кушыла иде.
Яктырган чакта Тугайлы аръягындагы болын өстеннән сизелер- сизелмәс кенә пар күтәрелә. Авылның әле бер башыннан, әле икенче башыннан әтәчләр кычкыра, ялкау гына этләр өргәләп куя. Ара-тирә сыер саварга чыккан хатыннарның чиләк төпләренә сөт яудыра башлаганнары да ишетелә.
Кызарып кояш чыкканда сыер-сарык көтүләре күптән киткән була инде. Бу вакытта җир өстенә төшкән чык та кибә башлый. Тик тып-тын айлы төндә Таһирҗан белән Зәйнәп утырган капка төбендәге скамья гына коры калган була, ләкин хәзер ул урыннар беленми диярлек. Ике яшь йөрәкнең култыклашып барганда, коры туфрак чыгарып калдырган эзләре дә югалалар.
Авылдагы бөтен җан иясе уянып җитеп, үзенең шау-шуы белән аякка баса. Колхозчылар төрлесе-төрле якка эшкә тарала.
Шул чак алачык, складлар урнашкан яктан, иртәнге һаваны ярып, мотор гөрелдәгән тавыш ишетелә башлый.
Менә ул машина дигәнең! /Мең бәлаләр, тартыш-ызгышлар белән, тир агызып тырышуның җимеше! Быел яз көне үк, җирләр кибү белән аны Таһирҗан гөрләтеп урыныннан кузгатып җибәрде.
Тик Сәмигулла абзыйның гына бәлки машина куярга туры килер дип ясаган зур синиеге буш тора. Колхозчылар, язга чыккач та, склад
51
лар белән рәттән гараж салдылар. Элек ашык-пошык кына тактадан корган гараж урынына, яңасын, ике бүлмәле итеп, таштан салдылар. Чөнки колхозга икенче яңа машина да менә-менә кайтып җитәргә тиеш иде.
Хәзер шул яңа гараждан гөрләп чыгып килгән машина тавышы ишетелә дә инде!
Фуражкасын бераз кырын салган Таһирҗан, артыннан тузан өермәсе калдырып, капка төпләренә килеп туктады. Машинаның тәгәрмәч сырлары төрле-төрле булса да, мотор тигез эшли, әйбәт тартканы әллә каян сизелеп тора.
Бүген Таһирҗан урманга агачка барырга тиеш. . Әле ул иртәнге ашны ашарга кайтты. Урман ташучылар шулай, гадәтләнеп киттеләр. Таһирҗан иртүк тора да, машинасын карап, бензиндыр, майдыр салып өйгә кайта. Таһирҗан ашап чыккан вакытта, капка төбенә, грузчиклар да җыела.
Грузчик булып йөргән Зәйнәп бүген барысыннан .да уздырган. Ул гараж яныннан ук кабинада утырып килә иде. Капка төбенә килеп туктагач, Таһирҗан аңа нидер әйтте һәм алар икесе дә көлеп җибәрделәр. Аннан Таһирҗан, кабина ишеген шап итеп ябып, өйгә кереп китте.
Иртүк чыгып мастерскоенда эшләп маташкан Сәмигулла абзый, мотор тавышын ишетү белән, читән тишегеннән урамга карады. Кашлары җыерылды һәм авыз эченнән генә нәрсәдер мыгырданды.
Сәмигулла абзый элек, йорты янына машина килеп туктаганда, сөенеп китә иде. Көннәр үтә-үтә бу хис югала барды. Тора-бара, әйдә йөри бирсен дигәндәй, аңа әллә ни игътибар да итмәгән кебек тоелды. Ләкин соңга таба -түземлеген җуеп, -мыгырдау гына түгед, ачуы да кабара башлады.
Сәмигулла абзый, улы өйгә кереп киткәч тә, капка төбенә, чыкты. Кабина эчендә утырган Зәйнәпкә акаеп карады. Аннан, түбән оч Габ- сабир ясаган әрҗә эченә күз төшерде. Әрҗә буш иде, тик агач бәйләргә дигән чылбырлар гына аунап ята. Кайчаннан бирле урманга йөреп, бер генә агач та салып алып кайтканы юк! Ачуыннан Сәмигулла абзый кабинадагы Зәйнәпнең йөрәгенә тоз салды:
— Карап-карап торам да, син, кызый, бик иртә торасың ахры, һы... Таһирҗанга тынычлап ашарга ирек бирер идең, ичмасам!..
Картны күрү белән тынычсызлана башлаган Зәйнәпне бу кинаяле сүзләр тагын да сискәндереп җибәрде. Булачак кайнатасы аңа тагын бер мәртәбә күзләрен тондырып карады да, җилпер-җилпер итеп, өйгә кереп китте.
Сәмигулла абзый соңгы ярты ел эчендә бигрәк’ холыксызланды... Лотфулла, яңа ел алдыннан булып үткән ревизия вакытында тәгәрмәч тугымнары чыкмагач, Сәмигулла абзый йортына комиссия алып килеп карады, һәм комиссия колхозның кайбер әйберләрен табып, алып чыгып та китте. Еллык отчет-сайлау җыелышында бу турыда бик каты сөйләделәр, штраф салдылар. Сәмигулла абзыйның хезмәт көне дә бик чамалы иде. Эш шактый зурга китте. Хәтта кайберәүләр, аны колхоздан чыгарып ташларга кирәк дип тә ычкындырдылар. Ул вакытта барысы да, үч иткәндәй, аңа каршы сөйләде. Зәки кода, бригадир булдым дигәч тә, бигрәк каныкты. Сәйфулласы, агай-эне булуын да онытып, утырган урыныннан кычкырып куйды. Холыксызланырсың да шул!
Моның өстенә, көтмәгәндә генә, хәерчегә җил каршы дигәндәй, Мөлкәтбаевлар йортына бүре төште. Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар дигәндәй, авыл очындагы ялгыз йортка килгәннәр. Читәнне кимереп кергәннәр дә, сыёрны яралап, өч сарыкны буып, берсен алып киткәннәр. Холыксызлану түгел, җенләнерсең! Ул көннәрдә Сәмигулла абзый төн йокыларын йоклый алмады.
52
Менә хәзер Сәмигулла абзый нәрсәгә ябышырга да белми. Кайчагында юкка-барга да кызып китеп, бөтен дөньяның астын-өскә китерердәй була.
Сәмигулла абзый өйгә кереп, бөтен көче белән ишекне дөпелдәтеп япты да, өстәл артында ашыга-ашыга ашап утырган улына кырын торып:
— Син, Таһирҗан, йокларга, тамак туйдырырга кайткан йортыңа буш кулыңны гына селтәп керәсәң! — дип кычкырынды.
Таһиржан, капкан азыгын чәйнәр-чәйнәмәс көенә йотып жибәрдедә, тәлинкәсен читкәрәк этеп куйды.
— Ул рифкум кызын яныңа утыртып йөрүеңнең безгә файдасы юк. Ул кыз безгә тиң...
— Син аңа сүз тидермә, әти.
— Бер фәрештә булды инде ул сиңа!—Сәмигулла абзый тагын да кызыбрак китте: — Кем йортында торасың син?!
— Аның бу йортта берәр казык какканы бармы соң?—дип Дәүләт - жанда җикеренә башлады. Тавыш бик зурга китәр ахрысы. Өйдәгеләр барысы да урыннарыннан кузгалып, котлары очып, ир-затларга карап тора башладылар. Сәмигулла абзый кызганнан кызды:
— Сүз тидермә, имеш. Кем килене булачак ул? Син ул кызны... кыз дияр җире калган булса...
— Нәрсә сөйлисең син!..
— Соң, улым, үзең уйлап кара. Шул килмешәкләргә күңел биргәнче, бераз йорт карар идең.
— Колхоз эшендә йөргәндә ул якны бик карап булмыйдыр шул!
Галия дә эндәшми кала алмады:
— Алай итәргә... кешедән яхшы түгел инде, әти.
— Син тагын, катышып торасыңмы! — дип, Дәүләтҗан хатынының сүзен бүлде.
— Син, акыллым, тик кенә тор, яме, — Сәмигулла абзыйның күзләре уттай яна иде, — ату, бик тиз бу йорттан очып чыгып китәрсең. Әнә синең кебек машина кабинасында утырган бер чибәркәйне куып кайтарып җибәрдем әле мин!—дип ялганлады Сәмигулла абзый.
— Нигә инде яшьләр арасына катышырга!—дип, тагын әйтеп җибәргәнен сизми дә калды Галия. Ләкин шунда ук, кайнатасының зәһәр күз карашына чыдый алмыйча, эчке якка кереп югалды.
Таһирҗан атылып тышка чыкты. Машинасы янына йөгереп барып, кабинага карады. Зәйнәп, чыннан да, кабинада юк иде.
— Ых-х!1
Таһирҗан йөгерә-атлый өйгә керде.
— Юк, тора алмыйм мин бу йортта. Җитте!
Таһирҗан, үз алдына сөйләнгәләп, тиз генә юклы-барлы әйберләрен җыештыра башлады. Барысының да күзләре аңа төбәлде. Дәүләтҗан да, Галияне ачулануын ташлап, энесенә табарак килде.
— Бу нишләвең, улым. Ташла, кызуланма, Таһирҗан, — дип улының беләгенә тотынган Мәргүбә түтине Сәмигулла абзый читкә этәрде.
— Нишләмәкче буласың син болай? — диде Сәмигулла абзый, кече улына карап. Аның тавышы йомшарды. Эшне мондыйга ук әйләнеп китәр дип көтмәгән Сәмигулла абзый гаҗәпләнгән дә, куркынган да кебек иде.
Ләкин Дәүләтжан һаман да үз ягына каерып, кайнар табага май сипте:
— Кая барыр дисең син аны? «Абзар артына» китсенмени ул! Менә бер көн дә тора алмас, әйләнеп кайтыр.
Шулай да ананың йөрәге бик нык әрни иде булса кирәк.
— Улым, җүләрләнмә...
— Түзмәдем түгел, түздем, әни, җитәр!
53
Таһирҗан күзенә күренгән әйберләрен чемоданына тутырды. Армиядә хезмәт иткәндә тектергән бердәнбер костюмын һәр көн кичтән киеп чыга иде ул. Шул костюмын стенадагы чөйдән ала башлады. Дәүләтҗан булдыра алганча ирония белән:
— Хөкүмәт икмәген ашап, биргән акчасын книжкага җыеп тектергән костюмыңнан коры кала күрмә тагын! — диде һәм берсенә-берсе атланып үскән тешләрен ыржайтты.
— Ах, сволочь! Без хезмәт иткәндә син «монда авыруга сабышып...
Таһирҗан абыйсының оятсыз рәвештә мыскыллап карап торуына җавап итеп, костюмын туп кебек итеп бөгәрләде дә, Дәүләтҗанның битенә бәрде, һәм, башка әйберләрен җыеп та тормыйча, булганы белән чемоданын ябып кулына тотты да, идәнне дер селкетеп ишеккә атлады.
Капка яныннан кузгалып киткән машина тавышы ишетелми башлагач, Мөлкәтбаевлар йорты ничектер шомлы булып, тынып калды.
XII
Сәмигулла абзыйлар йортында булып үткән вакыйга шул көнне үк авылга таралып өлгерде. Шуңа ияреп, Зәйнәп турында да төрле гайбәтләр чәчелгән иде. Имештер, Сәмигулла абзый Зәйнәпне йортлары яныннан куып җибәргән, Таһирҗанга тиңмени син дип кычкырган. Барыбер өемә кертмәячәкмен мин сине дигән, имеш. Шуңа Таһирҗан чыгып киткән, имеш.
Бу имеш-мимешләрнең чыннан бигрәк ялганы күп булса да, ишетелгән кадәресе, кыз баланың күңелен тибрәндереп җибәрергә җиткән иде. Таһирҗан белән Зәйнәп кичләрен күп вакыт клубта очрашалар иде. Ләкин хәзер анда барырга да Зәйнәпнең аягы тартмый башлады, һәм өйдә утырасы да килми иде.
Тышта айлы, җылы кич. Җил дә юк. Куе-зәңгәр күктә исәпсез-хи- сапсыз йолдызлар җемелди.
Зәйнәп капка төбенә чыгып, җәй башында ук атасы ясап куйган утыргычка утырды. Аның өстендә матур итеп тегелгән кара сатин күлмәк, аягында чүәк, ә башында чуар косынка. Нечкә кашлары астында тонык ялтыраган күзләре ямансу һәм ничектер моңлы карыйлар. Күңеле тулып утырган кыз бик авыр итеп бер сулап куйды да тынып калды.
Клуб ягыннан кызларның назланып чырылдаулары, егетләрнең калын тавыш белән көлеп җибәрүләре яңгырап китә. Таһирҗан да күптән шундадыр инде. Клуб ишеге ачылып ябылган арада гармонь тавышы һәм кызларның биюләре ишетелеп кала.
Сәмигулла абзыйлар ягыннан адашкан сарык бәрәне тавышы ишетелә, бер эт ярсып кемгәдер өрә. Түбән очтан, хәзер Таһирҗан тора торган очтан, берәү матур тавыш белән: «Җырлар җырлап эшкә бара яшь егетләр, яшь т<ызлар»ны күңелле итеп көйләп, бу якка таба, бугай, килә.
Менә нәрсә эшләп ташлады бит! Бер уйлаганда дөрес тә эшләде инде. Шулай да ата-ана йортыннан чыгып китү... Ә менә нигәдер аны бөтен авыл яклый, бар кеше Сәмигулла абзыйны ачулана. Хәтта әнә Зәки абый, Сәйфуллаларда тора башлаган Таһирҗанга: «минем кебек якын кешең барында, әллә кайларда йөрисең, нанимаешь»,— дип үзләренә алып кайткан. Халыкка ул: «Мондый кешегә бездә урын җитәрлек!» — дип сөйләнгән. Аның семьясы да кечкенә инде — сугыштан соң туган бер ир балалары гына бар, Галия кияүдә...
Кешеләрнең шулай итүе әйбәт әйбәтен дә... Тик анда да Таһирҗанга кыен булыр инде. Кеше өендә... бигрәк тә ир-атка, ничек итеп яшәргә кирәк! Ашарыиа-эчәренә дигәндәй... Шофер кеше ачыгып кайта
54
торгандыр... Өс-башын да юасы бар инде аның. Ярый ла Шәмсинур апа юып үтүкләп бирсә. Ямыйсы-тегәсе әйберләре дә буладыр...
Таһирҗан хәзер эшкә дә, клубка да Зәйнәпләр турыннан үтеп йөри. Ә бәлки ул бүген клубка таба үтеп китмәгәндер әле? Ә юк... улмы сон инде моңарчы өйдә утыра торган кеше! Әллә кайчан...
Өй каршындагы бакча рәшәткәсенә кемнеңдер килеп кагылуы Зәйнәпне сискәндереп җибәрде. Ул, тиз генә урыныннан торып, тавыш килгән якка карады. Ләкин канәфер куаклары артыннан бернәрсә дә күренми. Өйдә ут яна, күрәсең, Зәйнәпнең әнисе һаман йокламаган әле. Куаклар кыштырдавы кабатланды һәм үзен каушаган да, сөенгән дә кебек хис иткән Зәйнәп йорт каршындагы бакча алдынарак чыкты. Анда... Таһирҗан куаклар артыннан үрелә-үрелә тәрәзәгә карана иде. Зәйнәпнең тыны кысылгандай булды, тәннәре чемердәп китте һәм куанычыннан чак кына кычкырып җибәрмәде. Аннан арткарак, капкага табарак чигенде дә:
— Кем бар анда? — дип, юри борчулы тавыш белән эндәште.
Таһирҗан атылып Зәйнәп янына килде һәм, кызга шаяртып торырга да ирек бирмичә, кысып кочаклап алды. Аннан, күтәреп, шундый кызу әйләндерде, хәтта Зәйнәпнең сылу гәүдәсе сузылып читкә таба тартылды. Кызны җиргә бастыру белән Таһирҗан:
— Син нишләп монда утырасың? Ә мин, җүләр, бөтен клуб тирәсен бетереп сине эзлим, — диде.
— Шулай инде, үзең беләсең бит...
Зәйнәп сүзен әйтеп бетермәсә дә, Таһирҗан кызның тел төбен аңлады, әлбәттә.
— Ташла, зинһар... Шуның өченме?! — диде ул Зәйнәпкә гаҗәпләнгән һәм ачулангансыман карап.
— Шуның өченме дип... Кызлар аркасында, атаң-анаң белән сүзгә килеп, йортны ташлап чыгып китү... Үзең уйлап кара!
— Ансы шулаен тулаерактыр да, ләкин нишлисең бит...
Таһирҗан әкрен генә капка төбендәге утыргычка таба атлады. Аның артыннан кузгалган Зәйнәп егетенең башыннан аягына кадәре карап чыкты: нигәдер Таһирҗан кара костюмын кими башлады. Бәлки күлмәге каралгандыр? Юып бирим дисәң дә инде... юк, кирәкми, хәтере калыр. Хәрби кием дә килешә үзенә килешүен. Билен киң каеш белән буып җибәргәч, ничек әйбәт булып тора! Фуражкасын егетләр- скирәк итеп кырын салган. Ә атлаганда итекләре ялт-йолт итә.
Утыргычка килеп утыргач, Зәйнәп, үпкәләгәндәй итеп, әйтеп куйды:
— Миңа да әллә нәрсәләр ишеттереп бетерделәр. Кеше, Зәйнәпне алдырмаган өчен1 Таһирҗан шулай эшләгән, дип сөйли. Әни дә ачуланып ташлады.
— Аптырама инде юк өчен. Юньле кеше кеше сөйләмәс! Безнең өйдән... э... әтиләр өеннән чыккан гайбәттер әле.
Бераз сүзсез утырганнан соң, Зәйнәп әйтеп куйды.
— Анысы үтәр инде аның... Ә менә ничек яшәрсең син анда! Шуны уйлап карасаң иде?
Таһирҗан артка каерылып көлеп җибәрде.
— Эй-й, юкка кайгырасың икән. Дөбердәп яшәячәкбез, менә'күрерсең. Зәки абый белән безнең бәрәңге пешә у-ул.
Еракта аҗаган ялтырап куйды.
— Әнә әҗәган да уйный инде, — диде Зәйнәп, сискәнеп киткәнен белгертмәскә теләгәндәй.
— Әй-йе, арышлар да өлгереп килә, — дип сузды Таһирҗан, иген игүдә зур тәҗрибәсе булган кеше кебек.
— Их, ничек күңелле булыр урак өстендә! Ургычлар чылтыравы... ашлык сугулар башланыр. Төнге сменада көлтә ташулар бигрәк күңелле була инде!..
55
һәркемнең үз кайгысы дигәндәй, Таһирҗан да сүзгә кушылды:
— Фермага дигән бүрәнәләрне, такталарны ташып бетергәч, миңа да машинаны, тагын бер кат яхшылап карап, әзерләп куярга кирәк әле.
— Әй-е-е, — дип елмайды Зәйнәп, — быел җигәләр дә җигәләр инде сине!
Таһирҗан көлеп җибәрде.
— һей-й, җырлый-җырлый җигеләбез, машина гына сынатмасын!
Таһирҗан Зәйнәбенең кулбашыннан кочып алды: әйтерсең, бу урып- җыюга машинасы белән катнашу бәхетен аңа шушы кыз биргән иде.
— Ә син үзең урак өстендә кайда эшләргә уйлыйсың соң? — дип сорады ул шаяра-шаяра. Моның юри генә соралганы ике як өчен дә ап-ачык иде. Зәйнәп Таһирҗанга таба борылды һәм аның күзләренә карады. Гүя ул: «Ник сорап торырга инде! Шуны да йөрәгең тоймый- мени, җаным!?» — дип әйтергә тели иде. Ләкин ул алай әйтмәде. Күзләрен җиргә төбәп, ягымлы матур тавышы белән җавап кайтарды:
— Кая билгеләрләр бит. Менә озакламый җыелыш була, шунда әйтерләр инде.
— Җыелышка кадәре, кайда эшләргә теләгәнеңне әйтеп куярга кирәк.
Зәйнәп дәшмәде. Чөнки моны бригадирга-фәләнгә белгертеп кую кыз балага гаять уңайсыз иде.
— Ә минем белән йөрер...ы, эшләр идеңме?
«Ә син ничек уйлыйсың? Эшләр идем микән соң?» дигәндәй, Зәйнәп тагын күзләрен тутырып Таһирҗанга карады да, күңелләрне эретердәй итеп, елмайды. Бу күз карашы, бу елмаю, әйтерсең: «Ничек соң мин синең белән шушы кара кашлы, көлгәндә тагын да матураеп китә торган иренле, бөдрә чәчләре хәрби фуражкасы астыннан чыгып торган, типсә тимер өзәрлек таза, эш сөюче егет белән эшләмим, ди!» — дия иде.
Таһирҗан көчле куллары белән ипләп кенә кызның биленнән кысып алды. Зәйнәпнең дә йомшак кулы Таһирҗанның кулбашына үрелде. Бер-берсенә сөеп караган күзләр ябылдылар, ә кайнар иреннәр эрегәндәй булып бергә кушылды...
Таһирҗан өйләренә, дөресрәге, Зәкиләргә кайтып җиткәндә, ярты төн иде инде. Егетнең күңеле шат һән ниндидер дәртле рәхәтлектә йөзә иде.
Ләкин кайтып керәсе өйнең тәрәзәләрендә ут барлыгы Таһирҗанны гаҗәпкә калдырды. Бу вакытта нинди ут булыр? Зәки абый, күптән наряд алып кайтып, йокларга яткан булырга тиеш. Шәмсинур апага сыер саварга торырга иртәрәк әле. Әллә берәр кунак килеп чыкты микән?
Үзенә-үзе шундый, сораулар биреп аптыраган Таһирҗан ишек алдына керде. Болдырга менгәч, аңа ничектер бик таныш булып тоелган көянтәнең стенадагы кадакка эленеп торганы күзенә чалынды. Кайда күргән иде соң әле ул бу бизәкле матур көянтәне? Ул, бу соравына җавап таба алмыйча бераз торды да, өйгә керде.
Түрдәге өстәлнең «эчке як» башында күңелсез генә кыяфәттә Галия утыра. Ул, борчулы сүлпән караш белән Таһирҗанга бер генә күтәрелеп карады да, күзләрен караңгылы-яктылы идәнгә төбәде. Таһирҗан шул арада аның күз төбе бераз кара янып чыкканын күреп алды. Ләкин Галиянең йөзендә бернинди мескенлек билгеләре юк. Тик бераз арыган, талчыккан кебек кенә күренә иде.
Яланаяк һәм м.айка-чалбардан гына утырган Зәкинең йөзендә дә әллә ни борчылу сизелми, ләкин ул бик нык ачуланган, гарьләнгәнсы- ман иде.
56
Өстәлгә чәй хәзерләнгән, ләкин андагы ашамлыкларны рәтләп ашаучы булмаган. Аркасы белән мич почмагына терәлеп, яулык почмагын бөтергәләп торган Шәмсинурның йөзендә ярыйсы ук кайгы билгеләре бар.
Сул якта, почмактарак, яшел сандык тора һәм аның өстендә Таһирҗанга таныш түшәк-ястык, юрган кебек нәрсәләр өелгән. Сандык кырыенда ике чиләк тә бар. Бу чиләкләр белән алып кергән чишмә суын Таһирҗанның да күп мәртәбә эчкәне булгандыр.
Таһирҗан бер мәлгә тавыш-тынсыз гына ишек төбендә басып торды. Беркем бернәрсә әйтмәде. Болай да бөтенесе көн кебек ачык иде.
Аз гына вакыт эчендә Таһирҗанның башыннан әллә ни кадәре уйлар кичте.
«Хәзер бу өйдә тормышлар кая табарак борылыр. Галиягә ничек карарлар? Ул, әлбәттә, монда үз кеше булыр, ә менә миңа бу өйдән чыгып китәргә туры килер. Бәлки алай булмас та... Зәки мине «безнең кебек якын кешең барында»... дип үзе алып кайткан иде. Хәзер ул якынлык, кардәшлек бетте генә түгел, хәтта ике йорт арасында, болай булгач, дошманлык килеп туды. Чишмә буендагы йорт белән араны өзсәм дә, мин барыбер алар каны, алар нәселе булып калам бит. Хәзер миңа җай чыккан саен: «синең туганнарың, синең атаң-анаң!..» дип китереп куюлары да мөмкин».
Таһирҗан, аягына авыр гер ташлары таккан кебек атлап кровать янындагы артсыз урындыкка барып утырды һәм тынып калды.
XIII
Быелгы җәй искиткеч матур килде.
Җәйнең башлануы да бик матур булган иде.
Чәчүләр беткәч, язгы дым кибеп җиткәндә генә, яңгырлар, шифалы җылы яңгырлар, яварга тотынды. Әйтерсең лә кемдер шулай куша иде: бер-ике көн яңгыр ява да, аннан матур булып кояш чыгып китә. Бөтен дөньяга әле яңа гына яшел буяуга манган юеш хәтфә җәйгәндәй була. Наратлы таулары артыннан салават күпере күренә. Яңгырга кадәр:
— Яңгыр яу-яу-яу, ашлык уң-уң,—дип кычкырган балалар ыштан балакларын сызганып урамда җыелып торган су күлчекләре буйлап чыпыр-чыпыр йөгерәләр.
Кояш чыккач, җир өстеннән җылы пар күтәрелә башлый. Шуңа ияреп, җир өстен каплаган үсемлекләр дә әкрен генә күтәрелә кебек иде. Мондый көннәрдә Наратлы картлары: «Карагыз әле, агай-эне, көне нинди, ә?! Бөтен нәрсә күзгә күренеп үсә бит, ходайның рәхмәте, күзгә күренеп!» — диләр иде.
Наратлыларның тырышып-тырышып көрәк белән утырткан бәрәңгеләре ап-ак чәчкәгә күмелгән. Бакча артларында шаярып кына «төртеп» чыккан кыярлар ашап бетерә алмаслык булды. Бөтен нәрсә шаулап үсте. Тугайлы аръягындагы болында печән шундый уңды ки, көчкә чабып бетереп, җыеп өйделәр. Ул әрәмәлектәге карлыганның, шомыртның күплеген әйтеп бетерерлек тә түгел иде. Карчыклар ул җиләк-җи- мешне менә ике атна буе җыялар инде, ләкин һаман бетми ахырсы — чиләкләре көн дә туп-тулы булып кайта. Икешәр-өчәр карчык бергә җыелалар да, бала-чагаларны ияртеп, әрәмәгә китәләр һәм һа-о-оу да һау кычкырышып, көн кичкә авышканчы, болында йөриләр. Быелгы җәйнең матурлыгы ятим калган балаларның кайгысын да оныттырып җибәргәндәй булды. Алар, кечкенә котелокларын тоткан килеш, дөньяларын онытып уйный-уйный, әбиләре артыннан тыр-тыр йөгерәләр. Тик газиз аналары биреп җибәргән ипи телеме генә котелок төбендә шал- дырдап куя.
57
Мәргубә түти дә, әле карчык ук булып җитмәвенә карамастан, бригадир Зәкигә бик күренмәскә тырышып кына, туктаусыз карлыган-шо- мыртка йөрде. Ул инде берникадәр шомыртны киптереп, өй түбәсенә менгереп асып та куйды. Тик Хәбибҗамал әби генә юк инде... Карчык кешенең күңелен кытыклап тора торган җиләк-җимеш вакыты, аны да котыртып, әллә кайчан кулына чиләк тоттырып чыгарып җибәргән булыр иде, югыйсә.
Барыннан да бигрәк, ашлыклар матур иде быел.
Бодай күкрәп уңды. Солы, әлегә яшел булса да, сабакка бик нык үсеп, шаулап утыра. Тары да бик матур күренә. Ап-ак чәчкәдәге карабодайдан әллә кая кадәре бал исе аңкый. Кукуруз «Таң» колхозында яңа үсемлек иде әле. Бу ят нәрсәне җәй яхшы килсә дә, быел әллә ни үстереп булмады. Чүп тә басты, чыкмый калган җирләре дә бар. Бераз үсте ул үсүен, әмма Украинадагы кебек чаж-чож итеп утырмый.
Ә саргаеп килгән арыш, кайбер урыннарда «дугалы атны күмә» дип сөйлиләр. Наратлылар мондый уңышны ничек түкми-чәчми генә җыеп алырга инде дип борчыла да башладылар.
Кич белән капка төпләрендә җыелып утырган картларның: «Быелгы ашлыкларны ничек тә вакытында әйбәт кенә итеп җыеп аласые инде, өлгермәсәк, берсе артыннан икенчесе җитеп, коела да башларлар әле алар!» — дип сөйләнгәннәрен еш кына ишетергә була иде.
Менә бүген «Таң» колхозы колхозчылары шул турыда сөйләшергә клубка, гомуми җыелышка, җыелдылар.
Халыкның бик күп җыелуыннан үткән еллардагы кебек сүлпәнлекнең бетеп баруы сизелә иде. һәркемдә, олысының-кечесенең йөзендә, шатлык балкый.
Ир-ат халкы җыелыш башланганчы урамда, клуб нигезендә утырып, җыен килде-китте мәзәк сөйләп көлештеләр.
Бераздан барысы да шаулашып клубка керделәр. Озак та үтмәде, клубта бик эссе булып китте. Тәрәзәләрне ачып җибәрделәр.
Сәмигулла абзый кече улыннан еракта — почмакта ук утыра. Аның кыяфәте: «тыңлап карыйк әле, бүген нәрсә сөйләрсез икән» дигән кебек иде. Ләкин аңарда элекке кебек кирелек катыш тәкәбберлек, үз- үзенә ышанучанлык аз сизелә иде инде.
Кече улы йорттан бөтенләй чыгып киткәч, килене аерылгач, Сәмигулла абзый ничектер юашланып, картаеп китте. Кеше дә бик күп сүз ишеттергән ахырсы үзенә. Авылдашлары белән бик алай ачылып китеп, күңел биреп, озаклап сөйләшми башлады. Таһирҗанны, кызулыгы белән генә эшләде, исенә төшкәч кайтыр дип йөргән иде, ләкин бу да барып чыкмас ахырсы, бер дә алай булыр шикелле түгел.
Җыелыш башланды һәм шау-гөр килеп дәвам итте. Башкарылган эшләр турында сөйләп, шаулашып, әледән-әле бәхәсләшеп тә алгач, карарлар чыгардылар, аларны кабул иттеләр. Аннан хисапчы урып- җыю вакытында кем кайда эшләячәген күрсәткән исемлекне укыды. Мөлкәтбаевлар семьясыннан Дәүләтҗан, Минҗан исемнәре колакка чалынды. Таһирҗан һәм Галиянең ни өчен бу семья эчендә искә алынмавы һәркемгә билгеле иде. Ә менә Сәмигулла абзый белән Мәргүбә түтинең исеме чыкмавы гаҗәп нәрсә иде. Сәмигулла абзый моны башта абайламыйчарак калды. Аннан: «гел шул бер эштә эшләгәч, кат-кат язып кәгазь әрәм итеп тормаганнардыр инде», — дип уйлады. Ләкин урак өстендә арба-сбруй кебек нәрсәләрне ясап, төзәтеп торырга үткән ел армиядән кайткан Габсабирны куюларын ишёткәч, Сәмигулла абзый сагаеп калды: һе, кая куйдылар икән соң мине? — дип аптырады ул. — Менә бер могҗиза, ә! Нигә минем пичәмә еллар эшләп килгән урыныма башка кешене билгеләгәннәр?! Тукта, монда нәрсәдер бар. Әллә колхозның тау буендагы теге зур (мастерскоена күчергәннәрме? Алай булса, бик шәп булыр иде ул!»
58
Сәмигулла абзый, муенын сузыбрак, колакларын торгызыбрак, күзлек кигән ябык кына йөзле хисапчыны тыңлый башлады. Хисапчы берәр эш турында һәм аңа кемнәр беркетелгәнен укып чыга да, туктап тора, һәр тукталган саен Сәмигулла абзыйга менә хәзер Мөлкәтбаев фамилиясе килеп чыгар кебек тоела нде. Ләкин, каһәр суккан хисапчы, һаман ул фамилияне укымый.
Әһә... менә килеп чыкты! Әй... Таһирҗан исеме икән. Наратлылар, шофер егет ягына карап алып, елмаештылар.
Таһирҗанны күптән түгел генә кайткан яңа машинага шофер итеп билгеләгәннәр. Ә ул төзәтеп, аякка бастырганына, машина кайтасы билгеле булганнан соң курска җибәрелеп, шофер правасы алып чыккан түбән оч Кәбир малае Равильне куйганнар.
Күптән инде клубта мондый эш турында укылганы-ишетелгәне юк иде. һәм бу хәзер «Таң» колхозы колхозчыларының йөзендә сөенеч катыш горур елмаю барлыкка китерде. Хәтта Сәмигулла абзый да башын югары күтәребрәк утырды.
Бераздан Зәйнәп исеме дә килеп чыкты. Ләкин ике яшьнең күңеле теләгәнчә Зәйнәпне грузчик итеп түгел, ә ындыр табагына үлчәүче итеп куйганнар иде.
Бригадир Зәки урынына Миргасим куелганны ишеткәч, халык шаулаша башлады. Бу тавыш тора-бара шундый күтәрелеп китте ки, хәтта хисапчы исемлекне укый алмас булды һәм президиумда утырган Ка- малетдиновка карады. Халыкның гөжләве арасыннан «Нигә чыгардыгыз Зәкине!», «Ни булган аңа!» дигән сүзләр ишетелеп китте.
Үзенең исемен өзелеп көткән Сәмигулла абзый халыкның шаулавына күңеленнән ачулана башлады: «Инде гөжләделәр!—дип уйлады ул, — почагыма кирәкмени соң ул Зәки! Аның өчен шул кадәре шаулап торырга?! Тапканнар кайгырыр нәрсә!»
Председатель, урыныннан торып, аңлатырга мәҗбүр булды:
— Зәкине начар эшли дигән кеше юк, аның өчен бригадирлыктан чыгарылмады да ул. Ә аның алыштырылуы менә нәрсәдә: Зәкине район ала. Аны Акташка председатель итеп куялар.
Кемдер арттан:
— Ә без җибәрмәсәк?— дип кычкырды.
— Алай дип китереп куялмыйбыз без, иптәшләр. Зәки безнең партияле кеше, һәм ул партоешма кая җибәрсә, шунда барырга тиеш.
Председатель халыкны тынычландырып урынына утыргач, хисапчы укуын дәвам итте.
Зәкине, Шәмсинурны башка авылга китә дип исәпләгәннәр, ә Галияне монда, «Таң» колхозында, эшкә билгеләгәннәр. Күрәсең, Галия монда калып торырга булган. Иорт-җирләренә күз-колак буласы да бар бит... Кайчан кайтып сата әле ул аны.
Хисапчыны гаять зур бер дикъкать белән тыңлаган Сәмигулла абзый:
— Шауламыйк әле, җәмәгать, тыңлыйк әле?— дип кычкырмыйча булдыра алмады.
Хисапчы дәвам итте. Менә аның кулында соңгы бит кенә калды, һәм ул аны да укып чыгып алдына куйды. Сәмигулла абзый бөтенләй аптырашта калды: бу ни хәл, һе?..
Аның янында утырган Мәрдәнша ачу китереп:
— Сине, Сәмигулла абзый, беркая да эшкә билгеләмәгәннәр ахыр- сы? — дип сорап куйды.
Хисапчы, алдындагы кәгазьләрен җыя-җыя:
— Кемгә нәрсә аңлашылмады? Сораулар бармы? — диде дә, башын иеп, күзлеге өстеннән халыкка карады.
Тып-тын булып утырган кешеләр шаулаша-сөйләшә генә башлаганнар иде, арттагы почмактан Сәмигулла абзый күтәрелде. Ул, озын гәү
59
дәсе белән алгарак иелеп, уң кулын сәхнәгә таба сузганда, нәрсәдер әйтергә теләп, тотлыгыбрак тора.
— Карале ни... Шәриф энем, — диде ул, ниһаять, — әллә ни... минем исем колакка чалынмады. Әллә ишетми калдым инде. Минем кайда эшләргә тиеш икәнемне кабат укып ‘күрсәтмәссең микән?
Хисапчы нәрсәдер аңлатырга җыенган иде, ләкин аны председатель ишарә белән туктатты һәм урыныннан торды. Яшел гимнастеркасын рәтләп алды, кара мыегын уңлы-суллы сыпырып куйды һәм ашыкмый гына сөйли башлады.
— Болай эшләр, Сәмигулла абзый: синең сәламәтлекне искә алдык без. Үткән елда да авырыйм дип... анысының да чыннан ялганы күбрәк булды бугай... Үзең беләсең, быел игеннәр бик яхшы күренә. Аны жыеп алыр өчен җиң сызганып эшләргә кирәк булыр, ә болай, синең шикел-. ле ике көйгә бер барып... җыеп булмас шул. Урак өстендә сбруйның нәрсә икәнен сиңа аңлатып торасы юк — һәрбер тәгәрмәч исәптә булачак. Шуңа күрә без Габсабириы куйдык. Ул яшьрәк тә, ышанычлырак та. Бригадир Зәки дә шулай кирәк, диде. Ул сине күбрәк белә торгандыр.
Менә сиңа мә! Пычаксыз суйдылар! Нәрсә бу?.. Сәмигулла абзыйлары авыруга сабыша... эшкә йөрми дип...
Секунд эчендә Сәмигулла абзыйның башыннан мең төрле уй кичте:
— Ә-ә, «монда Зәкинең кулы бик оста уйнаган. Ә-й, тиле нәрсә, үчне шулай алалармыни!
Сәмигулла абзый, тиз генә сикереп торып, кулын селти-селти кыч-кырынды:
— Нәрсә белә соң ул сезнең бригадир Зәкиегез! Балта эше тоткан кешемени ул? Менә мондагылар әйтсен, кем яхшырак тәгәрмәч суга. Сәмигулламы, башкамы?
Кемдер әкрен генә: «Син үзеңә сугасы-ың!» — дип куйды. Моны бөтен кеше ишетеп алды һәм көлеп җибәрде.
Алдагы рәттә утырган Зәки торды да, Сәмигулла абзыйга таба борылып:
— Монда кем остарак икәнлекне тикшермибез! — диде ачулы тавыш белән, — ә кемнең ышанычлы булуын карыйбыз. Үткән елда да, синең аркада, урак өстендә сбруйсыз җәфа чиктек. Җигәргә арбабыз җитмичә, адәм көлкесенә калдык. Быел да сине куеп чиләнмәсләр! Авызың пешсә, өреп кап, ди.
Гамир бабай да урыныннан тормыйча гына:
— Әйе, ы-ы, шулай әйбәтрәк булыр... югыйсә, такта-мазарны да җиткерер хәл юк, — дип куйды.
Халык, Гамир бабайның нәрсәгә төрттереп әйткәнен аңлап алды. Ә Лотфулла:
— Ягъни, мәсәлән, син такталар да аякланмас димәкче буласың инде! — диде.
Көлгән тавышлар Гамир бабайның: «Ы-ы, әйе, шулай шул» дигәнен күмеп китте. Кызарган, тирләп чыккан Сәмигулла абзый эшнең кая таба барганын бик тиз аңлап алды. Ул тагын урыныннан сикереп торды да:
— Ә сез. каян беләсез минем быел ничек эшләремне? Шуны уйладыгызмы?
Камалетдинов, халыкны тынычландырырга теләп, өстәлгә уч төбе белән суккалады. Ул, Сәмигулла абзыйның тәртәләре кайсы якка борыла башлаганын бераз аңлап алгач, эшне чак кына йомшартырга теләде бугай.
— Соң сиңа бит, Сәмигулла абзый, дворга бүтән бармассың димибез без. Бар, йөр, көчең җиткән кадәре эшләрсең. Тик без, сиңа ышанып, ул эшкә икенче кешене беркетмичә булдыра алмыйбыз.
60
Шуның белән мәсьәлә тәмамланды шикелле, Сәмигулла абзый да урынына утырды. Җыелыш гөж килеп дәвам итте.
Бераздан аның иң кызыклы өлеше — бүләкләүләр башланды. Халык кинәт тынып калды, һәркем эченнән генә: «Кемнәргә нәрсә бирерләр икән?»—дип көтте.
Беренче булып Мөлкәтбаев Таһирҗан исеме яңгырады. Халык кул чаба башлагач, өстәл артында утыручы киң җилкәле Камалетдинов күтәрелде. Ул, ашыкмый гына, һәрбер сүзенә басым ясап, сөйли башлады.
— Иптәшләр, Таһирҗанның колхозда ничек эшләве һәркемгә билгеле. Аның ничек тырышканы турында сөйләп торасы да юк.
Камалетдинов халыкка күз йөртеп чыкты: Таһирҗанның үзен эзли иде бугай.
— һәрберебезгә билгеле, иптәшләр, — дип дәвам итте председатель,— ул безгә юк җирдән машина булдырды. Аның ярты әйберен үзе тапты, үзе җыйды. Уйлап кына карагыз, иптәшләр; үткән көз ул, һичнинди хезмәт көнсез, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәре эшләде. Бераз гына сүзгә килгән чаклар да булгалады булуын... Без аңа, иптәшләр, мең сум акча белән бер бозау бирергә булдык... Кил, туган, ал бүләгеңне.
Клубтагылар кузгалыр-кузгалмас утырган Таһирҗанга «бар инде, бар!» дип төрле яктан әйткәли башладылар. Ә картлар ачуланган булдылар:
— Нәрсә утырасың тагы, бар инде!
— Бәйрәм ашы — кара-каршы, ди, оялырга урын юк монда.
— Менә тагы! Эшләргә оялмаган, хакын алырга тартынып тора! Миңа бирсәләр иде, һе-ей...
Таһирҗанга сокланып утырган кешеләр Сәмигулла абзыйга да бо- рылып-борылып карыйлар иде. Берсенең күз карашында нәфрәт, икен- чесенекендә үртәү һәм «күрдеңме!» дигәндәй, шатлык иде.
Болай да күңеле әрнегән Сәмигулла абзый, тыныч кына урынында утырып кала алмады һәм тавыш-тынсыз гына клубтан чыгып китте.
Ул кулларын артка куеп һәм бераз бөгелә төшеп, үзләре яши торган очка, кояш баеган якка карап әкрен генә атлады. Урам буш, бөтен кеше клубтадыр. Сәмигулла абзый каршы очраган авылдашларына да күтәрелеп карамады, исәнләшүләрен дә ишетмәде. Башында кайнаган уйлар бөтенесен оныттырган иде.
Менә чүп өстенә чүмәлә! Теләсәң, барып эшләрсең, имеш. Гарьләнеп үләрсең! Ул Габсабир нәрсә белә соң! Элек ышкы көйләтергә дә Сәмигулла абзыена йөгереп килә иде. Хәзер шул кеше синең урыныңа куелсын әле! Гарьлегеннән шартлар иде берәү булса. Әле дә Сәмигулла түзә! Ышанычлы кеше, имеш. Әллә Сәмигулла ышанычлы түгелме? Болай ук булырын белгән булса, Сәмигулла абзыйлары Габсабир- дан да ышанычлырак булган булыр иде. Моңарчы Сәмигулла ничек эшләсә дә яраган, ә хәзер, дөньялар иминләнеп, колхозга машиналар кайтып ашлыклар әйбәт кенә күренгән җәйне, хезмәт көненә дә яхшырак бүләргә чамалаган елны ярамый! Имеш, ышанычы юк. Зәкие кычкырсын да ди инде — ансы үч белән шулай эшли. Ә теге Гамирына ни калган диген син! Үзе замандаш кеше бит. Әллә ничә мәртәбә бергә мәҗлесләрдә... Хәтта Сәмигулланың түрендә утырганы бар! Оялырга иде әзрәк... Эх-х...
Менә эшләр кая китте!
Таһирҗанны әйтер идем... чыкты да китте, малай актыгы! Үзенә йорт салып бирергә торганны да уйламады. Шул, машина, хатын-кыз өчен... кем белгән бит аның алай кызып китәрен. Кызлар белән уралуына да төкерәсе калган... тик йөрсен иде! Хәзер яшьләр... Теге киленчәген карале син! Ире бер генә сукты, шундук бөтен өй эчен пыр
61
туздырып, аерылып китеп барды. Хатын-кыз да хәзер... элек аларга алай гына эләгә идемени!
Минҗаны да аның, кыз бала... бер заман китеп барыр. Кыз-кыркынның шул инде аның, үнәрсез тавык кебек—җимен синдә ашый? күкәен кешегә илтеп сала. Бу канаты сынган Дәүләтҗан белән генә калып... һөнәре юк, чоры юк. Әнә Таһирҗан ичмасам...
Шундый уйлар белән миләре кайнаган Сәмигулла абзый йортына якынайды. Бу, кайчандыр зур, мәһабәт корылма булып күренгән йорт хәзер аңа бик бәләкәй һәм мескен кебек күренде. Барлы-юклы салам белән япкан түбәләр ачыла башлаган. Иске казыклар кагып үрелгән читәннәр кайбер урыннарда сөрлеккәннәр.
Ишек алдына кергәч тә, күнеккән кешене танып, Сәмигулла абзый каршына тавыклар йөгерешеп килде. Сәмигулла абзый кашларын җыерып: «һөй-й, дөмеккерләре!» диде һәм ачу белән берсенә тибеп җибәрде.
XIV
Урам уртасыннан, салмак кына атлап, гаражга таба барган Таһирҗан белән авыл кешеләренең карты-яше исәнләшеп кала. Көтү киткәч, ишек алларын, капка төпләрен себерергә чыккан кешеләрнең тавышларында үзенә бертөрле шатлык, күтәренке күңеллелек сизелеп тора. Үзләренең эшләреннән ниндидер ләззәт тапкан кебек, кабаланмый гына тырышып-тырышып җыештыралар, эшкә киткәнче теге яки бу эшләрен башкарып алырга маташалар.
Авылның елдан-ел матурая баруы күзгә ташлана. Яңа каралтылар, такта коймалар, матурлап эшләнгән капкалар да еш очрый. Әнә, Гарәфи абзый да былтыр гына салып кергән калай түбәле өенең тәрәзә капкачларын буяп маташа—кич көтү кайтып тузан туздырганчы кипсен дигәндер инде.
Көннән-көн күңелләре күтәрелә барган кешеләр хәзер бер-берсе белән әллә кайдан ук кычкырып исәнләшәләр, уен-көлкеле сүзләр әйтеп калалар.
Авыл башына килеп җиткәндә, Мөлкәтбаевлар йорты да күренә. Читәннәр каралганнар, калдык-постык салам белән япкан абзар түбәләреннән бәбкә башлары тырпаеп чыгып тора. Өйләренә дә яңгыр үтәдер — салам түбәнең юкарып, чокырланып калуы әллә кайдан ук күренә.
Бүген дә көн матур гына булырга чамалый. Аз гына җылы җил исеп тора. Күк йөзендә мамыктай кабарып торган сирәк-мирәк кенә ак болытлар йөзә. Тиздән кояш чыгачак.
Таһирҗан, гаражны ачып, моторны кабызды һәм өр-яңа машинасын урамга чыгарды. Бензин салды, «ходовой частьләрне» караштырды, сөрткәләде. Аннан тузан туздырып өйләренә кайтып китте. Мотор тавышы Мөлкәтбаевлар йортына да ишетелеп калды.
Бераздан Таһирҗан, Галия пешергән төче коймакны ашап, чәй эчеп, капка төбендәге машинасы янына чыкты һәм грузчикларын утыртып, такта яру заводына китте. Озатырга чыккан Галия капка төбендә елмаеп карап калды.
Зәки үзенең улын, хатынын алып Акташка киткәч, Галия белән Таһирҗан әлеге машина тукталып торган йортта хуҗа булып калдылар. Бу хәл кайберәүләр арасында: «Таһирҗан белән Галиянең эшләре тегеләерәк түгел микән!» дигән гайбәт таралуга сәбәп булды. Ә алар турында тискәре нәрсә сөйләргә һич күңеле тартмаган кешеләр: «Карале бу Таһирҗан белән Галияне! Бертуган кебек нинди әйбәт торалар» дип сокланды. Кайбер «тел бистәләре» һаман үзләренекен
62
тукыды: «Имештер, алариың эшләре Сәмигуллаларда чагында ук пешә башлаган». Аннан моңа: «Ә-ә, шуңа күрә Таһирҗан Галияне гел яклаган инде!» — дип тә өстәделәр. Имештер, моны Зәки дә белеп торган, шуңа тизрәк Таһирҗанны үзенә алып кайткан. Имештер, кызы белән Таһирҗанны үзләрен генә калдыру өчен, юри районга барып, башка авылга күчерүләрен сорап йөргән.
Болары инде Дәүләтҗан тирәсендәрәк йөргән бер-ике хатынның сүзе иде. Алар Дәүләтҗан белән Галиянең килешүен теләмәү генә түгел, яшьләрнең бөтенләй аерылышып, ир кешенең ялгыз калуын көттеләр һәм кайнар табага май сиптеләр.
Авыл кешеләре бу имеш-мимешләрнең кайдан чыкканын да, Таһирҗан белән Галияне дә бик яхшы беләләр иде, шуңа күрә әлеге гайбәтләргә әллә ни колак салмадылар. Ә ир-атлар көлемсерәп кенә куялар иде.
Бу сүз боткасы бөтен кешедән дә бигрәк Зәйнәпнең эчен пошыра иде. Ул Таһирҗан белән Галия тирәсендә йөргән гайбәтләргә ышанмый иде әлбәттә. Шулай да күңел кай чакларда җилкенеп, кыерсынып куя. Шуның белән бергә Таһирҗанны яратуы да һаман арта бара иде. Элегрәк ул Галия белән дә дус булып, сердәш булып йөрде. Бу да хәзер салкынаюсыман нәрсәгә әйләнде. Күңел тибрәнде...
Зәйнәп бү турыда Таһирҗанның үзенә дә сиздерде. Ләкин егете: «Ничек син шулай уйлый аласың!» дип үртәлеп әйткәч, кыз үзеннән үзе оялып китте. Ә бер көнне култыклашып клубтан кайтканда Таһирҗан:
— Әгәр дә кеше берәүне үзенең чын дусты итеп саный икән, ул аңа ышанырга тиеш, шулай бит? Әгәр инде ул аңа ышанмый Икән, димәк, ул дустына хыянәт итмәүдә үзенә-үзе дә ышанмый, — дигәч, Зәйнәп бөтенләй уңайсыз хәлдә калды.
Ә Галия кайберәүләрнең гайбәт сатуларына шактый тыныч карады. «Сөйләсеннәр, дөреслек барыбер үзенекен итәчәк»,—диде ул. Мөлкәт- баевлар семьясында булып үткән тавышларга караганда, мондый гына юк-бар сөйләнүләр Галия өчен әллә ни искитәрлек нәрсә түгел иде. һәм ул Таһирҗан белән бер йортта әйбәт кенә, тыныч гына яши бирде.
Дәүләтҗан белән Галия арасында судлашып аерылышып йөрү мә-шәкатьләре дә булмады. Чонки алар язылышмаганнар иде. Моңа Зәки семьясында да, Мөлкәтбаевларныкында да бик игътибар итмәгәннәр иде, киресенчә, Сәмигулла абзый: «Язылышырга ашыкмыйрак тор әле, белеп булмый дөнья хәлен», — дигән иде.
Таһирҗанның китүенә күп тә үтмәде, капка төбенә икенче бер машина килеп туктады. Ишек алдында йөргән Галия Таһирҗанның Ча- ганлыбаштагы дустын шунда ук танып алды.
Бәзги, кабина'дан чыгу белән авызын ерып, ишек алдына керде.
— Исәнме, Галия-ә? Таһир өйдәме?
Ул Мөлкәтбаевлар семьясында нәрсәләр булып беткәнен белә иде инде. Минҗан белән танышканнан соң, Наратлы аша да бик еш үтә башлады. Бөтен юллары да шул кыз яшәгән авыл аша турырак кебек тоела иде ахрысы. Ничектер Минҗаны да гел очрап кына тора үзенә!
— Яна гына такта заводына китте. Бик кирәк идеме?..
— Юк... болай гына. Дус кешенең хәлен белеп чыгыйм дигән идем. Бәзги, өй нигезенә утырып, тәмәке кабызды.
— Барыгыз да исән-сау торасызмы? Таһирҗанның әти-әниләре, ту* ганнары дигәндәй...
Галия аның нигә тукталганын, кемне күрәсе килгәнен белеп тора. Дәүләтҗан, Сәмигулла абзыйлар пычагымамы соң аңа!
— Барысы да исән-саулар. Минҗаннар да күптән түгел, шау-гөр
63
килеп, печән җыярга киттеләр. Акташ юлы буенда бераз печәннәре калган икән.
— Акташ юлы буенда дисеңме?!.
Бәзги, корт чаккандай, сикереп торды.
— Күптәнме киттеләр?
— Яна гына әле.
— Мин дә Акташка бара идем ич...
Бәзги, саубуллашырга да онытып, (машинасына ташланды.
Күп тә үтмәде, йөк машинасы, тузан туздыра-туздыра, Акташ юлы буйлап чаба иде инде. Әйтерсең, ул Мөлкәтбаевлар семьясының тагын бер ботагын сындырып төшерергә ашыга иде.
...Таһирҗан такта яру заводыннан кояш баеп караңгы төшкәч кенә кайтты. Хәтта сыртлап төягән йөкне бушатып та тормадылар һәм ’машинаны Таһирҗаннар ишек алдында гына калдырдылар.
— Иртәгә иртәрәк килегез, егетләр. Югыйсә соңга калырбыз, йөкне бушатканчы да шактый вакыт үтәр... — дип калды.
Грузчик егет Салих: «Ярар, ярар», — дип кычкырып китте.
Таһирҗан юынгач, Галия тоттырган чуклы сөлгегә сөртенә-сөртенә, өйгә керде. Өйдә >итле аш исе чыккан иде. Түрдә, өстәл турысында, түшәмдәге кадакка элгән унлы лампа яна.
— Син бүген баегансың ахры? — диде Таһирҗан, эчке якка баш изәп.
— Әйе... менә, Лотфулла абыйлар тәкә суйган икән. Саимә түти китереп китте. Авыз итеп калыгыз, ди.
Галия көлемсерәп Таһирҗанга карады да, өстәп куйды:
— һаман да шул сине, шофер кешене, сыйлыйлар инде!
— Әйдә, шулай дигән бул инде.
Таһирҗан: «фу-ф...» дип сулап, өстәл башындагы урындыкка барып утырды.
— Нишләп болай бик озак?
— Әй-й, шул киягазларның рәте булмаганлыгы! Барып эшләвен эшләгәннәр, ә язуларының рәте-чираты юк.
— Ничек бирә соң ул завод безгә бу ‘материалны?
— Ансы... әйбәт килеп чыккан аның. Кыш көне бит бездән ул заводка барып эшләп кайттылар. Менә шуның өчен договор белән...
— Ашарга да алмаган идегез. Карныгыз ачкандыр инде.
— Булды бераз.
—'Хәзер, хәзер... — дип сөйләнде Галия эчке якта.
Шул чак өйалдында:
— Мөмкинме-е?— дип кычкырган ир кеше тавышы ишетелде. Таһирҗан моның кем икәнен белмәсә дә, авыл гадәтенчә:
— Әйдә, әйдә, — диде.
Ишек яңагына бәрелә-сугыла, Дәүләтҗан килеп керде, һы, менә сиңа кирәк булса... Өйдәгеләр өчен көтелмәгән хәл иде бу.
— Исәннәрмесез! — диде Дәүләтҗан һәм артка таба чайкалып куйды. Аның өстендә соры күлмәк, постау чалбар, аягында зур ботинкалар. Башындагы иске кепкасы бер яккарак кыегайган. Сизелеп үк тора, егетнең башында бераз бар; күзләр майланган, теле дә бәйләнә. Иң беренче чиратта ул ике кешелек агач кроватька карады һәм анда Галиянең юрган-мендәрләрен күреп, ахрысы, атасыныкы кебек кашларын җыерды. Күзләре тагын да ялтырабрак яна башлады. «Кеше юкка гына сөйләми икән!»
Ашлы тәлинкә күтәреп эчке яктан чыгып килгән Галия өйгә керүчене тавышыннан ук танып алды. Ләкин аңарда бернинди каушау кебек нәрсә сизелмәде. Ул Таһирҗан алдына парлары чыгып торган ашны китереп куйды да:
64
— Әллә докторлыкка чыктыңмы, нишләптер исәнлек сорый башла-гансың!— диде коры гына. Аның ишеккә таба карап алуыннан Дәүләтҗанга ничаклы нәфрәт саклаганын сизәргә була иде. Шулай ук ул Мөлкәтоаевлар йортындагы кебек тартынып-тыелып та азапланмый.
— Ярар, турыны да кыекка алып тормагыз инде.
Дәүләтҗанның тавышында бераз үпкә һәм мескенлек сизелә. Аның башында булса да, алай ялгыш сүз ычкындырмый, үзен ярыйсы ук әйбәт тота.
— Әйдә, түргә уз, абый, — диде Таһирҗан, өстәлнең икенче башындагы урындыкка күрсәтеп.
— Утырып торсак та ярый...— диде Дәүләтҗан һәм, йөрешендә андый-мондый нәрсә сиздермәскә тырышып, энесе күрсәткән урындыкка килеп утырды.
— Мин эш белән э... килгән идем.
Таһирҗан: «нинди эш ул?» дигәндәй, абыйсына карады. Дәүләтҗан, табын хәзерләп йөргән Галиянең эчке яктан килеп чыкканын көтеп алып:
— Синең белән сөйләшергә килгән идем мин, — диде.
— Кем белән, минем беләнме? — дип аптырагандай сорады Галия, Таһирҗан алдына ипи кискәләп куя-куя, — безнең сөйләшәсе сөйләшенгән инде!
— Кара, ңи... ул кадәре тыр-пыр тормале син?!
Таһирҗан кинәт кенә сикереп торып:
— Карале, шайтан, мин бит моторның ы... ниләрен карап куймаганмын,— дип сөйләнә-сөйләнә, ишек алдына чыгарга җыена башлады. «Үзләрен генә калдырырга кирәк, сөйләшсеннәр», дип уйлады ул. Аның чыгып китәчәген күреп, Галиянең коты очты:
— Таһирҗан, кая барасың? Зинһар безне калдырма! Әнә күзләре ничек...
Күзләре чыннан да ачулы яна башлаган Дәүләтҗан урыныннан торды. Галия, йөгереп барып, Таһирҗанның җиңенә тотынды. Аның Мөлкәтбаевлардан кайткач алсулана, түгәрәкләнә башлаган йөзе агарып китте. Таһирҗан, пинжәгеи яңадан чөйгә элеп, бер абыйсына, бер Галиягә карады.
Күзләре акайган, кашлары җыерылган Дәүләтҗанның үзен-үзе тыя алмый башлаганы күренеп тора иде. Ни әйтсәң дә, йөрәктә сакланган ачу, җитмәсә тагы бу кызмачалык үзенекен итте. Өйгә килеп кергәндәге юашлыкның, тыйнаклыкның эзе дә калмады. Дәүләтҗан, сөзәргә барган үгездәй, каш астыннан гына карап, Галиягә таба бер-ике адым атлап куйды. Аның саен Галия Таһирҗан артына яшеренә барды. Көнләшү дигән нәрсә Дәүләтҗанның йөрәген тыела алмаслык дәрәҗәдә үк әрнетеп җибәрде булса кирәк — ул берсенә-берсе атланып үскән тешләрен ыржайтып, энесе белән хатыны янынарак килә-килә кычкырынды:
— Менә сезнең эшләр ничек икән! Уйнаш киттеме?.. Электән үк сезнең арада бу нәрсә булмый калмагандыр...
— Мин уйнашчы түгел... Хәзер синең хатының да түгел.
— Бирәм мин сиңа хатының түгелне. Уйнашчылар!..
— Син нәрсә сөйлисең! Кемнәр ул уйнашчылар?!
Таһирҗан кычкырмады, җикеренмәде, ләкин аның тавышы, торышы үзендә гаять зур көч барлыгын сиздерә иде. Дәүләтҗан, киресенчә, бөтен өйне яңгыратып акырды:
— Сез... син!
— Син, сволочь, нәрсә сөйләгәнеңне беләсеңме?
Абыйсының яхшылык белән сөйләшергә исәбе юклыгын аңлап алган Таһирҗан да ачуланып алга атлады, ә Дәүләтҗан әкрен генә чигенде.
— Ә бу кем әйберләре! Кемнәр йоклый монда?!—дип кычкырды Дәүләтҗан һәм караваттагы мендәрне алып идәнгә ыргытты.
— Яхшы чагында чыгып кит моннан! Кабахәт, нәрсә уйлап тапкан!
Энесенең кинәт үзенә таба ташлануыннан шүрләп калган Дәүләтҗан тиз генә ишеккә барды һәм чак кына үкчәләре белән тупсага абынып егылмады. Таһирҗанның тазалыгы бу «минутта аңа әллә нинди баһадирныкыдай күренде булса кирәк. Энесенең нервлары белән дә шаярырга ярамаганын бик яхшы исенә төшергәндер ул.- Дәүләтҗан, тиз генә борылып, чыгып китте, тик өялдында:
— Күрсәтермен әле мип сиңа!—дигәне генә ишетелеп калды.
Дәүләтҗан моннан соң да бу йортка килгәләгән булыр иде, бәлки Галия белән яхшылап сөйләшеп тә карар иде, ләкин уйламаганда гына килеп чыккан бер вакыйга исәп-ниятләрпе икенче якка алып кереп китте.
XV
Икенче көнне грузчиклар, Таһирҗан әйткәнне хәтердә тотып булса кирәк, иртәрәк килделәр.
Көн болытлы иде. Чак кына салкынайтып та җибәргән. Төньяктай искән җил агач башларын шаулата. Күк йөзен каплап алган соры болытлар актарыла-актарыла агылалар, кайдадыр, арттагы бакчада ала карга кычкыра, Тугайлы буенда казлар каңгылдаша иде.
Таһирҗан ишек алдына чыкканда, грузчикларның йөзе шактый бор- чулы иде. Соңгы елда гына төскә-биткә тагын да матурланып, буйга да үсеп, тазарып киткән гармоиьчы Салих, машина әрҗәсенә күрсәтеп, Гыйлфанга нәрсәдер әйтә. Тәбәнәк кенә буйлы, түгәрәк йөзле Гыйлфан, машина артына басып, йөккә карап тора. Анысының да йөзе чытык.
— Карале, Таһирҗан абый, — дип кычкырды Салих, машина янына килүче Таһирҗанга, — безнең такталарны чәлдергәннәр бит!
Таһирҗанның йөзе кинәт үзгәреп китте.
Чыннан да йөк күзгә күренеп кимегән, арканнар бушап калган иде.
Ишек алдында бераз шау-шу китте. Кычкырындылар, кемнеңдер атасын-анасын кушып янадылар.
Урамнан үтеп барган кешеләр, ишек алдындагы тавышны ишетеп, туктап тордылар. Кайберләре ишек алдына да керде. Бу хәлне кемдер колхоз идарәсенә дә җиткергән булса кирәк. Озак та үтмәде, ишек алдына Камалетдинов, Гамир бабай, Зәйнәпнең атасы һәм тагын берничә кеше килеп керде.
Карадылар, «кем булыр да кем булыр» дип сөйләнделәр. Берәүме, икәүме булганнар, каян кереп урлаганнар, ничек сиздермичә шул чаклы тактаны алып китә алганнар? Ничек инде ул... Таһирҗан белән Галия бер нәрсә дә сизмәгән? Бер уйлаганда йорт хуҗасыннан шикләнерлек тә иде.
Кай арададыр абзар артларына чыгып йөргән Лотфулла, кинәт кенә капканы ачып, ишек алдына кычкырды:
— Җәмәгать, монда килегез әле.
Озак та үтмәде, җыелган кешеләр артка чыгып, абзар читәне буена сузып салынган һәм өсте печән белән каплап куелган такта өеме янында басып торалар иде.
Беркем бер нәрсә әйтмәде, кызмады. Гүя карап торган кешеләрнең алдында такта түгел, ә бөтенләй башка сыймый торган җан тетрәткеч нәрсә ачылган иде. Әйтерсең, аларның каршында иң кадерле, иң ышанычлы кешеләре үлеп ята иде. Ниһаять, Таһирҗан:
— Эх, сволочь, кем эше бу ә! — дип куйды.
5. »С. Ә.“ № 4. сг.
66
Барысы да аца гаҗәпсенеп карап алдылар. Югалган әйбернең кинәт кенә шушы абзар артыннан табылуы халыкны аптырашта калдырган иде. Кайберәүләр мыек астыннан гына көлемсерәп куйды, икенче берәүләр нәрсәдәндер оялгандай, яхшысынмагандай читкә борылды. Хәтта, мондый вакытларда пыр тузына торган Камалетдинов та «һы, һы...» дип кенә әйтә алды. Таһирҗан, кешеләрнең нәрсә уйлаганнарын төшенә алмыйча, аптырап сөйләнде:
— Боларны мин алган дип уйлый күрмәгез тагын.
— Ансы шулаен шулай, тик менә... нишләптер аларны алып китмичә шушы абзар артына яшергәннәр, — дип мыгырданды Камалетдинов.
Таһирҗанга да, Камалетдиновка да кушылып, беркем бернәрсә- әйтмәде. Тик Лотфулла гына:
— ^Машиналары булды булуы-ын, ә менә аларга төяп алып кайткан әйберләрнең югала башлавы... шәп нәрсә түгел инде, — дип үз алдына сөйләгәндәй генә әйтеп куйды.
Таһирҗан аны әллә дөрес, әллә ялгыш аңлап, калтырана башлады. Ничек бу машинаны төзәтә башлавы, аның әйберләрен табуы, әллә кайларга чабуы, шул машина аркасында әтиләре белән сүзгә килүе һәм, ниһаять, алардан аерылып чыгуы берничә секунд эчендә аның күз алдыннан үтеп китте. Әтисе йортыннан чыгып «киткәч, нервлары инде бераз тынычлана, төзәлә башлаган иде кебек, ләкин әлеге вакыйга килеп тугач...
Кинәт ул атылып халык каршына чыкты. Ул яланбаш, озын кара чәчләре тузгып күзенә төшкән, йөзендәге ак таплар бер югала, бер чыга, күзләр уттай яна, борын тишекләре киңәйгән. Изүе ачык, күкрәгендә тир бөртекләре ялтырый. Бераз алга иелеп, бала башы кадәре йодрыкларын тимердәй йомарлаган. Нәрсәдер күреп: «менә ташланам, менә ташланам!» дип торган бөркетне хәтерләтә иде ул.
Таһирҗан, һәрбер сүзенә басым ясап, тынып калган халыкка теш арасыннан гына дәште:
— Я, кем Таһирҗанны карак дип әйтә ала!?
Әйтүчеләр табылмады. Чак кына тынып торгач, Камалетдинов:
— Ул кадәре кызып китмәле син, Таһирҗан, бәлки чыннан да моның берәр мәзәге бардыр, — диде. Таһирҗанның бераз тынычланганын күргәч, өстәп куйды: — Болар иртәгә чаклы шушында ятып торсыннар. Тикшерергә кирәк булыр... Милиция чакыртырбыз.
Такталарны санадылар, акт төзеделәр. Таһирҗанга бүтән сүз әйтүче булмады. Тик кешеләр ишек алдыннан чыгып барганда, арткарак калып атлаган Лотфулла гына Таһирҗан каршында тукталды да:
— Әй, энем, эне-э-эм... — дип әйтеп китте.
Л10НЫСЫ инде Таһирҗан өчен тагын да авыррак булды. Ник шулай дияргә! Болай дип йөрәкне яндырганчы кычкырып бер сүксен иде ичмасам, я булмаса сугып ексын иде!
Юк, булмады!., ышанмыйлар.
Бераздан машина: «барыйм микән, юк микән» дигәндәй, әле бер якка, әле икенче якка авышкалап, әкрен генә ферма ягына таба китте.
йөкне бушатып бетерер алдыннан гына яңгыр ява башлады. Ул башта көзге яңгырсыман сибәләп кенә яуды, аннан яхшы ук коярга тотынды. Күп тә үтмәде, яңгыр, бик нык пычратып, җир өстен измәгә әйләндереп ташлады. Гөрләвекләр акты, күлчекләр барлыкка килде, чокыр-чакырларның ярлары тайгакка әйләнде. Хәзер яңа машина белән дә бернинди юлга чыгарлык түгел иде.
Болытлы, җилле булып туган бүгенге көннең иртәннән бирле рәте- юне булмавы өстенә, бу күңелсез вакыйга да килеп чыккач... Моннан соң юлчылар юлга чыгарга да әллә ни атлыгып тормадылар инде. Бигрәк тә Таһирҗанның кәефе кырылган иде.
5*
67
Ул ямь-яшел машинасын пычракка батыра-батыра көчкә гаражга илтеп куеп, яңгырның бераз әкренәйгәнен көтеп торды да, лач-лоч атлап кайтып китте. Аяк асты пычрак булгангамы, әллә башка сәбәптәнме, ул беркемгә дә күтәрелеп карамады.
Күп вакыт, кеше туксан тугыз мәртәбә яхшылык эшләп, бер генә мәртәбә хыянәт итсә дә, аның элекке яхшылыкларына карап, җәзасыз калдырмыйлар. Шуның кебек, Таһирҗан турында да төрлечә сөйләделәр. Башта' эндәшмичәрәк торганнар иде, аннан әкренләп- телләре ачылды: «Бөтен кешедә дә нәфсе дигән нәрсә бар шул!» — диделәр. Ә Таһирҗаннарның ишек алдына кергән кешеләр: «Такталары да бик шәп булган икән, кызыкмаслык та түгел», — дип сөйләде. Кыш көне заводка барып эшләп кайтучылар Таһирҗанны яхшы гына ачуланып та ташладылар: «менә сиңа мактаулы шофер, менә сиңа машина!»
Көннең икенче яртысында инде бу акыл сатулар: «Акт төзегәннәр, Таһирҗанны судка бирәләр икән», — дип сөйләүгә кадәрле барып җитте.
Таһирҗан бу сүзләргә әллә ни шаккатмады, шулай да бераз эче поша иде. Ул бу эшне кем эшләгәнен бераз сизенсә дә, дәшмичәрәк торырга булды.
Төшке аштан соң ул, лапаска чыгып, сибәләп кенә яуган яңгырга карап, уйланып утырды. Уйланмаслык та түгел иде шул!
«Тикшерүчеләр үзләре эзләп-юллап тапсыннар. Шулай яхшырак булыр. Кисәк кенә бернинди күрүчесез, дәлилсез кеше өстеиә әйтүе дә кыен. Ялгышып куюың да бар. Урлаган бер гөнаһлы, урлаткан мен гөнаһлы дип тә әйтәләр бит. Әгәр инде тикшерүчеләр бер нәрсә дә чыгара алмаса, һаман да мине гаепләсә, төенне бераз чишеп карарга кирәк булыр»...
Таһирҗанның уйларын ишек алдына килеп кергән Сәмигулла абзый бүлдерде. Ул әле аяк астына, әле тәрәзәләргә, бакча буйларына карап атлаганда, Таһирҗанны күреп алды һәм, өйгә кереп тормыйча, туры лапаска, улы янына килде. Гаҗәпкә калган Таһирҗан, башын күтәреп, атасына карады.
Сәмигулла абзыйның йөзендә улына карата бернинди усаллык, үпкә, я булмаса читләшү билгеләре күренми. Әйтерсең алар арасында бернинди ачуланышу да, бозылышу да булмаган. Ул, килеп туктар-i туктамастан ук, ярым ватык бакча капкасына күрсәтеп:
— Бер арада ясап ташларга кирәгие, — диде.
— Әйе... менә, ясарга иде шул, — дигән Таһирҗанның тавышында: «аның кайгысымы соң әле!» дип әйтергә теләгәне сизелә иде.
Сәмигулла абзый, Таһирҗан белән үзенең арасында бераз буш урын калдырып, бүрәнәгә утырды. Аннан соң, бер дә әһәмияте булмаган нәрсә турында әйткән кебек сөйләнде:
— Нәрсә эшләп беттегез соң әле сез... халык ниндидер такталар турында сөйли?
Сәмигулла абзый моны иренеп кенә сорашкандай итсә дә, борчылуының гаять .көчле икәне сизелә иде. Аның күз кабаклары салынган, битендә яңа җыерчыклар барлыкка килгән, хәрәкәтләре ялкау һәм юаш кешене хәтерләтә.
— Юк нәрсә-ә!.. — дип Таһирҗан кул селтәде.
— Юк нәрсә дә менә... Таһирҗанны судка бирәләр икән, утырталар 1икән дип лыгырдыйлар!
Таһирҗан елмаеп атасына карады.
— Кем ул шулай сөйли?
— Кем сөйләсә дә сөйли инде, эш анда түгел! Шәп булмаган инде бу, Артын карарга кирәгие...
Таһирҗан, атасының сүзләреннән кәефе килеп, елмайды. Сәмигулла абзый моны күрмәде һәм кайгыга баткан кешедәй дәвам итте.
68
— Менә двордан, эшләгән җирдән... аптырап кайттым. Кая нинди такталар соң алар? —дип урыныннан торды ул. Таһирҗан, атасын аб- зар артына алып чыгып, такта өемен күрсәтте.
— Нишләп соң боларны алып китмәделәр?
— Менә, тикшерергә киләчәкләр. Милиция чакырабыз диләр.
Сәмигулла абзыйның тавышы калтыранып китте:
— Әй, улым, улы-ым... Нигә кирәгпе инде болар сиңа! Төкерергәе башына...
Ул такта башларына тибеп алды.
— Без хет әйбер ясарга, нәфсене сузып алгалый идек мондый нәрсәләрне, ә соң сиңа пычагымамени алар! Әй, улым, улы-ым...
...Сәмигулла абзый киткәч, тагын бер көтелмәгән кеше килде. Әллә нинди генә шау-шулы көн булды инде бүген!
XVI
— Шулай итеп, малай, өч ел үтте дә китте.
— Сиңа да шактый хезмәт итәргә туры килгән икән шул, — дип Таһирҗан Әсгатьнең сүзен җөпләде.
— Бернәрсә эшләп булмый — авиация! Башта укыттылар. Моторист авиациядә шактый кирәкле кеше ул.
— Гел Ерак Көнчыгышта тордыгызмы?
— Әйе...
Әсгать үрелеп папирос көлен тәмәке төпчеге савытына каккалаганда,. күкрәгендәге «Отличник авиации» значогы лампа яктысында ялтырап китте.
— Я, ашыгызны ашагыз инде! Сөйләшеп утырып суытып бетердегез. Әллә җылытып китеримме?
— Кирәкми-и, без аны болай да... — Таһирҗан кулына стаканын алып, Әсгатьнекенә таба сузды, — яле бушатыйк боларны да, аннан капкаларбыз.
Егетләр стаканнарын чәкештереп эчеп җибәрделәр һәм суынып бетә язган ашларын тәмләп кенә андый башладылар.
Бу, кулбашларына сержант погоннары беркетелгән яшел гимнастеркалы Әсгать исемле егет, кайчандыр Галиянең өзелеп сөйгән кешесе иде. Наратлыга биш кенә чакрым ераклыгындагы кечкенә бер Карабай исемле авылныкы ул. Галия белән Әсгать кайчандыр бергә, бер класста укыган. Менә хәзер бу өч ел буена өч хат та язмаган кеше кисәк кенә кайтып төшкән һәм, атлар бушрак чакны чамалап торып, Наратлыга килгән иде.
Ул, артык бернәрсә дә сорашып-нитеп тормыйча, туп-туры Галияләргә килеп керде.
Галия үзе өйдә юк иде. Бу егетне аз-маз белгән Таһирҗан аның килеп керүенә әллә ни аптырап калмады. Исәнләшеп, утырышып, бераз сөйләшкәч, эшнең асылына барып җиттеләр. Таһирҗан аның: «Ничек соң бу болай? Нәрсә булды? Кая Зәки абыйлар?» — дип сорануларына, төпченүләренә җавап «итеп, Галиянең башыннан үткәннәрен түкми-чәчми барын да сөйләп бирде.
Таһирҗан сөйләгәндә, егет утырган урындык әледән-әле шыгырдап торды, ә кулыннан папирос төшмәде.
— Да-а, — дип сузып куйды ул, Таһирҗан сөйләвеннән туктагач. Авырсынып кына урыныннан торды, тәрәзә каршына килде. Аңа җиңел түгел иде, әлбәттә. Моны Таһирҗан гына түгел, хәтта тынып калган өй стеналары да, егетнең таптанып торуыннан барлыкка килгән идән шыгырдавы да аңлаган кебек тоелды.
Шул чак Галия кайтып керде. Ул берничә секундка гына катып калды, агарынды. Ләкин үзен бик тиз -кулга алды һәм беренче мәхәб
69
бәте төшкән егете белән гап-гади итеп тыныч кына барып күреште. Аннан тиз генә эчке якка кереп китте. Юк инде, ничек кенә итсәң дә, күз яшьләрен тыеп булмады. Их, язмыш!..
Галия кайткач, Таһирҗан «кибеткә» чыгып китте. Әйдә, бүгенге эч пошканны да басар, егетне дә коры кул белән каршылау ару түгел, аның да йөрәге янадыр инде дип уйлады ул. Шул ук вакытта булдыра алган кадәре озак йөрергә тырышты. Кибет «ачык булмады», аннан сатучының «өенә барды»... Табыла бит ул андый чакта сәбәпләр!
Таһирҗан шулай йомышын «үти алмый» йөргәндә, ике иске дус нәрсә сөйләшкәндер, анысы Таһирҗанга караңгы иде. Тик ул кайтып кергәндә яшьләрнең йөзендә сизелер-сизелмәс кенә шатлык, җанлану барлыкка килгән иде.
Менә хәзер аларның үткән гомерләрен искә төшереп өстәл артында утыруларына өч-дүрт сәгать бардыр. Шулай да бу өч яшь кешедә, яз-мышларның шулай килеп чыгуыннан булса кирәк, уңайсызлану, нәрсәдәндер кыенсыну сизелә, бер-берсе алдында алар үзләрен гаепле кеше- сымап тоталар иде. Әлбәттә, аларның өчесендә өч төрле уй һәм һәр- кайсы үзенекен көчлерәк дип саный.
Бераздан Таһирҗан киенеп-ясанып клубка китте.
Ләкин ул бүген озак йөрмәде. Күрәсең, клубтан да иртә таралганнар, мондый явымлы караңгы төндә Зәйнәп белән дә озак утырмагап- нардыр. Шулай да ул ишек шакыганда, ярты төн җитеп килә иде инде. Таһирҗан кайткач, Әсгать тә озак тормады. Өстәл башында елмаеп утырган җиреннән кузгалды да:
— Ярый, мин кайтыйм инде, атны биргәндә дә озак тормаска кушканнар иде. Рәхмәт хөрмәтегез өчен,—дип җыена башлады,— Зәки абый килеп чыкса, миннән сәлам әйтерсез. Мин үзем дә килгә- ләрмен әле.
Әсгать кайтып киткән төнне Дәүләтҗан да йоклап ятмады.
Ул көндез Таһирҗан турында барган сүзләргә бик нык колак салып сөенеп йөргән иде. Шуннан соң тагын бер мәкерле нияткә килде. «Әһә, хәзер ике көймәнең койрыгын тотарга була!» дип шатланды ул.
Дәүләтҗан кичтән үк чишенеп-нитеп тормыйча, агач кроватенда бик озак йокламый ятты. Хәлбуки, йокы да килми иде. Башта кырык төрле уй, ачу, нәфрәт кайный. Җан да тынмый.
Тышта дөм караңгы. Калын кара болытлар күк йөзен каплаган һәм Наратлы өстендә бер генә йолдызны да күрсәтмиләр. Көндезге җил дә туктамаган — тәрәзә капкачлары әледән-әле бәргәләнә. Әллә тагып яварга итә инде.
Өй эче дә күзгә төртсәң күренмәслек караңгы иде. Стеналар шыр ялангач. Хәзер түрдәге ялан кебек өйдә Дәүләтҗан үзе генә йоклый һәм бу якта аңардан башка бер җан иясе дә юк, тик кайдадыр мич артында чикерткәләр генә сайрый. Хәтта песи дә бу өйдә түгел — аш пешерә торган якка ияләшкән.
Дәүләтҗан урыныннан торып әрле-бирле йөренде. Идәннең шыгырдавына ачуы килеп, түр тәрәзә каршында туктап калды. Тышта берни күренми, тик тау башындагы нарат урманы шаулавы гына ишетелә.
«Хәзер бернәрсә белмичә йоклыйлардыр шәт! — дип уйлады ул.— Әле сез Дәүләт белән ша'ярырга ярамаганны аңлап җиткермисездер! Менә хәзер кемнең башы шәбрәк эшләгәнне күрербез!.. Кеше хатынын аертып... Мөртәт, хәзер шул хатын белән торасыңмы үзең! Матурларга күзе төшкән!.. Күрсәтермен әле мин сиңа!»
Әйе, Дәүләтҗанның башы тискәре якка ярыйсы ук эшли иде. Сугыштан да ул...
Дәүләтҗан сугыш вакытында, үзенең яшенә призыв килеп җиткәч,
70
Чаганлыбашта бер начар чир белән авырган хатын турында ишеткән иде. Әнисе Мәргубә түти килен булып шул авылдан төшкәнлектән, Мөлкәтбаевларның агай-энеләре анда шактый иде. Китте Дәүләтҗан' бер көнне шунда, һәм анда ул теге хатын белән ничек кирәк алай танышып та өлгергән, аңа бер кичлек кияү дә булып кайткан иде. Менә шунда бу хатын Дәүләтҗанга кирәкле чирне «бүләк иткән» иде дә инде.
Комиссиядә призывник Мөлкәтбаев Дәүләтҗаннан бу чирне бик тиз таптылар һәм аны армиягә алмыйчарак тордылар.
Дәүләтҗанга моның өчен сөенергә генә түгел, көенергә дә туры килде: врачлар дәвалану чорында «син хәзер тормышка яраклы кеше түгел һәм синең нәселең дә булмаячак» дигәннәр иде. Аиы чиреннән арындырдылар, ләкин барыбер Дәүләтҗанович отчествосыида йөрүче балалар булмаячак. Дәүләтҗан моңа ышанмады — чөнки үзен бик сәламәт тоя иде.
Ул сугышның бетеп барган елларында, озакламый шинель кияргә туры киләчәген сизеп, үзенә тагын бер ышыклану киртәсе уйлап тапкан иде. Ничек кенә булса да, үз гомерен саклап калу исәп-хисаплары аны шушындый эшләргә котырткан иде!
Ул елларда тәмәкене табуы бик кыен иде. Шулай да Дәүләтҗан, ул үсемлекне мең бәла белән булса да эзләп тапты һәм аның суы белән юып, күзләрен бозды. Кып-кызыл булган күзләре үзәкне өзеп әчетсә дә, төннәр буе йоклатмаса да, түзәргә туры килә иде. Күзләр чак кына төзәлә башласа, — бигрәк тә комиссия алдыннан — бу эш тагы кабатлана иде. Мондый ук эшләргә барып .җиткән кешедән теләсә нинди әшәкелекне көтәргә мөмкин иде.
...Дәүләтҗан алдагы өй ишеге янына, килеп тыңлап торды. Анда тынлык хөкем сөрә, тик Сәмигулла абзыйның гына гырылдаганы ишетел еп-ишетелеп китә.
Дәүләтҗан, ян-яктагы тәрәзәне ачып, тупсага менеп баскач, кире төште. Аннан, ак күлмәген салып сорысын киде, зур ботинкаларының шнурларын кысыбрак бәйләде һәм бер омтылуда тәрәзә аша бакчага сикерде. Төнге ауга чыккан карак мәчедәй, аяк очларына гына басып ишек алдына үтте. Бераз бөгелә төшеп, як-ягына карангалады — әйтерсең аны кемдер күзәтеп сагалап тора иде. Ул, капканы шыгырдатмаска тырышып, урамга чыкты һәм чишмә буйлап бакча артларыннан гына авыл уртасына таба китте. Көндезге яңгырдан соң аяк асты бераз сарыккан инде, ләкин күк йөзенең.- ачылырга исәбе юк әле.
Бераздан Дәүләтҗан бабасы Зәкиләрнең арт бакчалары турысына килеп җитте һәм Галия белән икесе кунакка килгәндә кереп-чыгып йөргән кечкенә капканы ачты. Аннан бәрәңге бакчасына керде һәм сукмак буйлап абзарга таба китте.
Абзар артындагы такталарның икесен күтәреп кире алып киткәндә, Дәүләтҗанның йөрәге дөп-дөп типсә дә, күзләре ачулы янудан туктамады. «Сине дә ныграк батырырбыз, <материаллы да булырбыз!—дип уйлады ул. — Аны кичәгенәк үк беразын ташып куясы калган!»
Дәүләтҗан, озын ак такталарны күтәреп, килгән юлыннан авыл башына чыкты һәм үзләренең йортларына таба борылды.
Менә шунда инде аны атка атланып Наратлыдан китеп барган Әсгать очратты. Ләкин Әсгать бик зур хаталык эшләп ташлады. Дәүләтҗанны күргәч ул: «Ялгыш юлда йөри торган кеше түгел микән бу!» — дип шикләнде шикләнүен, ләкин тукталып, тикшеренеп тормады һәм үз юлына китте. Бераздан бу турыда онытты да шикелле.
...Абзар артындагы санап куйган такталарның яртысы диярлек юкка чыккач, Таһирҗаннан шикләнүләре төпләнде, ныгыды. Таһирҗан да үзенең кемнән, ни сәбәпле шикләнүен әйтмәвенә үкенде. Хәзер моны әйтүнең соң булуы да мөмкин.
71
Ләкин Әсгатьнең берничә көннән тагын Наратлыга килүе бөтен кешенең күзен ачты һәм Таһирҗанны да коткарды. Галия аңа шундый- шундый эш буенча Таһирҗаннан шикләнүләре турында сөйләп утырды, һәм Әсгать кинәт кенә бөтен күргәннәрен яңа баштан күз алдына китерде. Озын бер кешенең, такталар күтәреп, чишмә буендагы йорт янына барган чакта күрүен әйтте. Шулай итеп, йомгак сүтелә башлады.
Бу кисәк кенә килеп төйнәлгән төен чишелә башлагач, иң кыен хәлдә калган кеше — Сәммгулла абзый иде. Төнлә Дәүләтҗан тагчып куйган такталарны мастерскоендагы сәндерәдән бик тиз тапты ул. Дәүләтҗан бу нәрсәләрне атасы күргәч сөенер, өлкән улын мактар дип уйлаган иде, ләкин киресе килеп чыкты. Сәмигулла абзый Дәүләтҗанны пыр туздырып сүкте генә түгел, хәтта бераз каргап та алды: «Атагызны чүплек башына ташлаттырасыгыз, аны бөтенләй колхоздан чыгартты- расыгыз килә инде сезнең!» — дип, ул чын-чыннан үпкәләп, кайгырып сөйләнде. Хәтта күзенә яшь тә килде.
— Менә хәзер тотсалар... тагын Сәмигулла турында сөйли башларлар инде. Синең соң, упший сабраньяда ни әйткәннәре, кая таба каерганнары бер дә хәтереңдә түгелмени! Хәзер менә... Әй алла-а, кеше күзенә ничек күренерсең!..
•( Сәмигулла абзыйның күңеле шулкадәре буталды, хәтта ул әллә нинди «тузга язмаган» эшләргә барып җитте диярлек.
Әллә соң: «Менә улым шушындый ялгышлык эшләп ташлаган, гафу итегез инде сез аны, ләкин бик нык ачуланыгыз!»—дип кәнсәләр- гә барып әйтергәме? Болай эшләсә ул, әлбәттә, ышанычлы, «яхшы кешеләр рәтенә керәчәк. Ләкин болай итеп тә булмый шул — Дәүләтҗанны каптырып куюлары да бар!
Сәмигулла абзый соңгы нәтиҗәгә килде. Ул Дәүләтҗанны мастерскоена чакырып алды да, сәндерәгә күрсәтеп:
— Боларны бүген төнлә үк, кайдан алган булсаң, шунда илтеп куй! —диде, бик усал тавыш белән. Ләкин бу «каһәр суккан нәрсәләрнең» Таһирҗан абзары артына илтеп ташланасын исенә төшереп:
— Юк, анда түгел, тегендә... фирмага илтергә кирәк,— диде.
Ләкин Дәүләтҗан моны эшләп өлгерә алмады — шул көнне үк Мөл- кәтбаевлар йортына авыл совет председателе, колхоз активлары белән бер милиционер тентүгә килеп төште һәм төенне тәмам чишеп җиткереп, Дәүләтҗанны район үзәгенә алып киттеләр.
Моның шаукымы Сәмигулла абзыйга да тияр дип торалар. Ничек булыр инде...
XVII
Әсгать сүзендә торды— Октябрь бәйрәменә кадәре әллә ничә мәртәбә Наратлыга килеп китте. Урак өстендә арыш урдырып бик нык арыса да, кичләрен һаман Галия янына чаба иде ул, хәтта станцага икмәк илтеп кайтып барган Таһирҗан машинасына да бер утырып килгән иде. Әллә ул, Галияне бөтенләй кичерде, гафу итте микән? Бер уйлаганда үзе дә гаепле иде ул: нигә соң шул гомер хат салмаган? Аннан соң беренче мәхәббәт тойгыларын җиңүе дә бик ансат булмагандыр шул! Әсгать хәзер, Таһирҗан белән сөйләнгән чакларда, Галиягә өйләнергә исәбе барлыгын да ычкындыра башлады. Таһирҗан аның бу ниятләрен хуплый иде, әлбәттә, шул ук вакытта ул, Галия китеп барса, бер үзе йортта утырып калачагын да исендә тотты. Аның үзенең дә Зәйнәбенә: «Октябрь бәйрәменә туй ясыйбыз!» — дип, уенын-чынын бергә кушып әйткәләгәне бар иде. Бәйрәм якынайган саен, әлеге сөйләнүләр җитди-ләнә барды. Бу хакта ачыктан-ачык сүз булганы юк әле югын, ләкин Лотфуллаларда да, Таһирҗан белән Галия яшәгән йортта да,’кайбер нәрсәләрне караштырып, хәстәрләп куюлар башланды шикелле.
72 /
Таһирҗан үзе быелгы мул көздә һич эштән бушый алмады. Кырда, авыл арасында, тегене-моны ат белән ташыдылар. Әмма, станцага гел Таһирҗан белән Равиль чапты. Башта бик озак арыш ташыдылар. Аннан бодай, солы, борчак кебек нәрсәләр ялганып китте. Бер заман, ишелеп уңган бәрәңгене алтмыш чакрым ераклыктагы спирт заводына ташу башланды. Аннан әллә ничә мәртәбә кәбестә илттеләр. Тары, карабодай... Кайчандыр «Җырлап җигеләбез!» — дип көлеп әйткән Таһирҗанга хәзер кырынырга да вакыт тимәде. Ә шулай да рәхәт иде, күңелле иде.
Галия Таһирҗанның нәрсәләр уйлап, быел көзгә нинди эшләр бетереп ташларга йөргәнен яхшы белә иде һәм ул кулыннан килгән кадә- ресен әзерләп куярга тырышты. Үзенең дә ерак юлга (инде икенче мәртәбә) китеп барасы күренеп тора, ләкин бу әле, Таһирҗан башлы- күзле булгач, бераз вакыт узгач кына килеп чыгар.
Күренеп торган мәшәкатьләр Мәргубә түтине дә бер якта калдырмады.
Быелгы җәйдә Мәргубә түти шактый ямансылап йөрде. Соңгы елларда бөтенесе сүтелде дә китте. Хәзер и иде кайтып: «Әни, теге кирәк, әни, бу кирәк» дип әйтүче Минҗан гына. Инде ул: «Кече улым шул азыкны ярата төшә, өлкәненең күлмәген юасы бар, сүсне киленемнән талкытырмын», — дип тә кайгыртмый. Карт әтәч белән тавык кебек, бүген-иртәгә очып китәргә торган төпчекләре белән утырдылар да калдылар. Озакламый менә чикләвеккә барыр, бөрлегән дә бик уңган диләр. Җыеп алып кайткач, алариы кем ашар? Эй-й, гомер диген... Оныклары да юк бит ичмасам.
Бер көнне — төш вакытында Мәргубә түти, Галиянең ашарга кайтканын? чамалап торып булса кирәк, кече улы белән элекке килене яшәгән йортка килеп керде.
— Ничек торасыз икән, бер күреп чыгыйм дип килдем, — диде ул, ишек төбендә резинка галошларын салып маташып. Аптырап калган Галия:
— Әйбәт кенә әле... әйдә, түрдән уз, — диде.
Галия хәзер аны «әни» дип тә, «Мәргубә түти» дип тә атамаска тырышты. Мөлкәтбаевлар йортыннан Таһирҗан да, Галия үзе дә, ниһаять, Дәүләтҗанны да алып киткәч, Мәргубә түтине жәлли башлаган иде ул. Кайнаиасының ярыйсы гыиа усаллыгы, туры килгәндә Дәүләтҗанны котырткалавы онытылган диярлек иде инде.
Мәргубә түти белән Галия, башта кыяр-кыймас кына, тартынып кына, аннан, әкренләп ачылып китеп, шактый озак сөйләшеп утырдылар. Элеккеләрне кабатламыйча, искә төшермичә генә, сүз Таһирҗан белән Зәйнәп турында барды. Шул балаларның алышу-барышулары пичек икән, Лотфуллалар нәрсә уйлашалар икән, кода-кодагыйлык1 итәргә дә, сый-хөрмәт күрсәтергә дә кирәк булыр бит, Таһирҗан ятим бала түгел ич, дигән уйлар Мәргубә түтине'бу йортка китереп керткәй иде һәм ул шушы килүеннән соң әлеге өйдә еш кына була башлады.
Таһирҗан да моны күреп шатлана иде. Ындырда ашлык суктырып, өйдәге мәшәкатьләргә бик аз вакыты калган Галиягә дә бик әйбәт булды бу.
Сәмигулла абзый да дворга баргаида-кайтканда кергәләп, тегесен- монысын сорашып, кысылып йөри башлады.
Ә инде көзге эшләр саегып барганда, мәшәкать чын-чынга әйләнеп кызыбрак китте. Минҗан белән Бәзги эшләп ташлаган эш исә моны тагын да катлауландырып җибәрде.
Бәзги, үзенең күптән килен көткән әнисе белән сөйләшеп, Минҗан янына килде. Кыз белән егет арасында, башта уен-көлке беләирәк, аннан чын-чынлап алышу-барышу турында сүз булды. Минҗан сары чәчле Чаганлыбаш егетен никадәре генә яратып өлгергән булса да, әти-әни-

сенвән башка, өзеп кенә бер сүз дә әйтә алмады. Берничә көннән Бәз- ги, күп уйлап тормастан, Сәмигулла ‘абзыйларга килде дә керде!
Карт белән карчык кисәк кенә килеп чыккан хәлдән бераз каушап калдылар. Ләкин шунда ук аңга килеп, тәкъдимне кире кага башладылар. Чөнки алар соңгы вакытта Минҗанга йортка керүче булмасмы, һич югында авыл кешесенә бирә алмабызмы дигән теләк белән яшиләр иде.
Сәмигулла абзый белән Мәргубә түти үз фикерләрендә нык тордылар. Бәзгң үзенең башка авыл егете булганлыгына гаепле түгел иде, ә йортка керү турында сөйләшмәде дә. Сөйгән кызының әтисе белән әнисе шулай кире торгач, егет кызыбрак китте һәм: «Ярый, карарбыз әле!» — дип коры гына саубуллашты.
Берсекөнгә бәйрәм дигән кичне Сәмигулла абзый белән Мәргубә түтигә Чагаилыбаш шоферының Минҗанны клуб яныннан утыртып алып киткәнен килеп әйттеләр.
Карт белән карчык... егылды да калды.
Таһирҗан, әлбәттә, Бәзги юлыннан бармады. Моның кирәге дә юк ’иде. Зәйнәп белән күптән инде ныклап сөйләшенгән. Бер-берсенең кочагына атылырга торалар. Яратыша башлауларына әллә ни күп вакыт үтмәде үтүен, әмма бу инде сыналган, шактый утны-суларны кичәргә өлгергән мәхәббәт иде.
Шулай да яшьләр ата-ананың киңәшеннән узып, олы кешеләрнең бәхиллеге белән санашмыйча, башбаштаклык эшләмәделәр.
Таһирҗан, Зәйнәп белән сүз куешканча, иң элек Лотфулланы күреп сөйләште. Ындыр табагында, грузчиклар капчыкларга ашлык тутырган арада, Таһирҗан Лотфулла белән читкәрәк китеп, җайлап кына, шапырынмый гына, төенне чиште. Хәлбуки, яшьләр арасындагы дуслыкны бөтен авыл белә иде. Ләкин алышу-барышу дигән зур адымны, әлеге сөйләшүдән башка, капыл гына эшләп ташлауның килешмәвен Таһирҗан бик яхшы аңлый иде. Лотфулла да егетнең болай итүеннән бик канәгать булды. Күңеле үсеп, горурланып китте. Шул ук вакытта әллә ни боргаланып-сыргалапып та тормады. Кыска гына итеп ризалык бирде.
— Үзегез карагыз инде. Без яшьләргә каршы килмибез. Белеп торам, барыбер сезнеңчә булачак, —диде ул, салам эскерте төбендә утырган җиреннән торып. — Әнә атаң сеңелеңне башка авыл егетенә бирмәскә маташкан иде дә, нәрсә килеп чыкканын үзең беләсең. Шулайрак та булмасын дим. — Лотфулла сүзне тәмамлаганда, бераз кисәтеп 'куярга да онытмады. — Тик карагыз аиы, арты яхшы булсын.
Лотфулла белән эшләр шулай шома гына барса да, Сәмигулла абзыйның фикере бик уңай түгел иде. «Ай-Һай, улым, бер дә күңел тартмаган кешеләр белән урала башлыйсың инде», — диде ул, гаять тирән борчылып. Лотфулла гаиләсе белән булган дошманлыкны ни кадәре онытырга тырышса да, күңеле һич утырып җитми иде картның.
— Ярар микән бу ниятең. Уйлап эш кыл. Гомер иткәндә төрле чаклар була. Улының үз фикереннән кире кайтмасын белеп торган Сәмигулла абзый, бик читкә дә каермады. Таһирҗанның санга сугып, атасына киңәш итәргә килүе дә картның күңелен тибрәтеп җибәргән иде.
— Белмим тагы, үзең кара, — диде ул, сүзен йомгаклап. — Андый- мондый хәл чыгып, син дә, әти, киңәш бирмәдең ичмасам, дип үпкәләрлек булма*сын.
Шулай итеп Сәмигулла абзый улының йөрәгенә бераз тоз салып җибәрде. Моңа карап яшьләр күңелендәге ташу ташымый калмады, әлбәттә. '
74
Лотфулла белән Таһирҗан әңгәмәсенең эчтәлеге шул көнне үк Зәйнәп әнисенә сөйләп бирелде. Бу. ана тарафыннан кызга җиткерелде. Ә кызның күңелен нинди шатлык биләп алганын әйтеп бетерү мөмкин идеме соң?! Кичен ул, капка төбендә көтеп торган Таһирҗан янына атылып чыкты да, булачак тормыш иптәшенең кочагына ташланды.
Алар ул кичне бик озак йөрделәр, капка төбендә утырдылар, санаусыз үбештеләр, моңарчы күңелгә дә килмәгән нәрсәләр турында киңәштеләр, сөйләштеләр, хәтта булачак балаларына исемнәр эзләүгә кадәре барып җиттеләр.
...Бәйрәм көнне, төш җитеп, көзге кояш шактый җылыта башлаганда, Таһирҗаннар ишек алды халык белән тулган иде.
Хәзер бу йортка тагын бер кеше — Зәйнәп килеп өстәлде. Таһирҗан аны кичә, машинасына утыртып, кыз вакытың белән саубуллаш дигәндәй, олы урамны бер уратты да, авыл советына кереп чыккач, шушы йортка алып кайтты. Лотфулла капкасы төбенә җыелган кешеләр яшьләргә бәхет теләп, ә карчык-корчыклар: «Төшкән җирендә таш булсын!» дип, бераз балавыз сыгып калдылар. Ә әлеге йортның капка төбенә җыелган авыл яшьләре гармоньнар белән ав$з ерып каршы алды. Мәргубә түти белән Сәмигулла абзый да шунда буталып йөрде. Алар ул белән киленне борынгычарак, бөтен кагыйдәләрен китереп каршы алмакчы булганнар иде дә, яшьләрнең шаукымын үз якларына бора алмауларына ышангач, кул селтәделәр — әйдә, үзләренчә булсын! Искелеккә бик күп ябышып карадылар инде, җитәр.
Ә хәзер ишек алдында кунаклар... шау-шу... Гармонь бию көен әйттерә. Түгәрәкләнеп басканнар, уртада кемдер тыпырдый, тик аның башы гына күренеп-күренеп китә.
Шул чак, капка ачылып, аннан Карабай егетләре килеп керде. Таһирҗан аларны туйга дип, махсус барып чакырып кайткан иде.
Килеп керүчеләрне күргәч, ишек алдыидагылар каерылып карады. Кайберләре, кулларын сузып, аларга каршы килде. Ләкин бию дә тукталмады. Таһирҗан, күрешеп чыккач, кунакларны өйгә керергә өндәде. Килүчеләр, «өлгерербез әле» диешеп, түгәрәккә бастылар. Гармоньчы егет Салих янына үтте. Салих, уйнавыннан туктамыйча гына, баш иеп исәнләште (күрәсең, таныш гармоньчылар) һәм бәләкәй эскәмиянең бер башынарак күчеп, урын бирде. Карабай гармоньчысы да аптырап тормады һәм кулбашына кигән каешын рәтләп алып Салихка кушылды. Ике гармонь бергә «Барыня»иы әйттерә башлагач, ишек алдына биергә чыккан кызмача кунаклар тагын да дәртләнебрәк китте.
Бию кызганнан кыза барды.
Әсгать, әле генә табын караудан арынып, ишек төбенә чыгып баскан һәм башка авыл егетләрен, үзенең сөйгәнен, капка төбендәге пар атны күреп шатланган Галия янына үтте. Таһирҗан Галиягә Әсгатьне һәм аның иптәшләрен чакырганын әйтмәгән иде.
Ә Таһирҗан атасы янына килде һәм биючеләргә карап торган җиреннән:
— Абыйның да суды чыгып алай-болай утыртып куйсалар, бәлки сез әни белән бу йортка... безгә күчәрсез, ә? — дип сөйләнде.
— Ярый, улым, уйлашырбыз әле...
...Менә бер заман егетләр күзләрен чекерәйтебрәк елмаеп карап торган Гамир бабайны түгәрәк эченә тартып чыгардылар. Аны Сәмигулла абзый замандашы, иске дусты итеп улының туена чакырган иде. Гамир бабай башта, булашмагыз әле олы кеше белән дип, егетләрне ачуланып маташты,- читкә чыга башлады. Ләкин сабан туйларында биеп яулык алган Гамир бабайның оста «типтергәнен» белгән егетләр бәйләнделәр генә бит! Әйдә дә әйдә. Анда Камалетдиновы тагы:
— Давай-давай, Гамир бабай,—дип, егетләргә күз кыскалап котыртып тора. ч
75
Гамир бабай, котылып булмас ахырсы болардан дигәндәй, кинәт кенә гармоньчыларга таба борылды да:
— Яле, алайса, җилләрегез безнең көйне! — дип кычкырды.
Теге, шайтан алгыры, гармоиьчыларының да белмәгән көйләре юк икән! Гамир бабай әйткән көйне җайлап кына сиптерә дә башладылар.
Бабакай бик җитди төс алган булып, камзулын ычкындырып, чабуларын куллары белән артка каерып җибәреп, башын югары күтәргән килеш әтәчләнебрәк түгәрәк эченә чыкты.
һәм китте бу бер заман... китте кызып... Күз иярми! Тула оек өстеннән кигән галошларын ярый әле шнур белән бәйләп куйган, югыйсә әллә кайчан очкан булырлар иде.
— һе-ей-й, Гамир бабай...
— Ну, сыдыра-а.
— Эх, ну-у...
Моңарчы аның биегәнен күргәннәре булмаган яшьләр авызларын ачып катып калдылар.
Соңыннан Гамир бабай үзен түгәрәк эченә чыгарган егетләргә: «Менә ничек бииләр аны!» дигәндәй, башын бер якка кыйшайтып, телен шартлатып куярга да онытмады.
Гамир бабайдан соң Таһирҗанга китереп бастылар.
Таһирҗан көтелмәгән хәлдән бераз уңайсызланып калса да, артка чигенеп, читкә чыгарга тырышмады.
— Әйдә, әйдә Таһирҗан! — диделәр төрле яктан. Таһирҗанның үзенең дә ялындырып торырга исәбе юк иде.
— Эх, булган булсын инде,—диде ул кулын селтәп, — давай яблочка ны!
— Таһирҗан әле кулын кулга, әле тезләренә, итек кунычына суккалап гармонь тактына баса-баса уртага чыкты.
Елмаеп карап торган Зәйнәп горурлануын яшерергә тырыша. Ләкин моны барыбер булдыра алмаганы сизелеп тора. Лотфулла да яшьләрчәрәк бөеренә таянып җибәргән: ни әйтсәң дә, аның кияве «сала» түгелме соң! Камалетдинов та Таһирҗанга карап мыегын сыпыр- галый — янәсе, аның колхозының шоферы! Сәмигулла абзыйның да саргылт тешләре ялтырый. Гамир бабай да нечкә тавышы белән:
— Әйт шуны-ы, сыдырып са-ал, — дип кычкырып җибәрмичә түзмәде.
XVIII
Тирә-якта дан итеп сөйләнгән Таһирҗан белән Зәйнәп туеннан соң шактый сулар акты, бик күп мәртәбә кояш чыгып, Наратлы өстеннән үтте дә тагын баеды.
Менә әле дә «Коммунизм таңы» колхозында таң атып килә. Колхоз исеменең үзгәрүендә әллә ни гаҗәпләнерлек нәрсә юк иде. Наратлы, Карабай, Чаганлыбаш, Акташ авылларын берләштереп, колхозны эреләндерделәр. Идарә һаман Наратлыда көе калды. Ә колхозның элекке исеме тормышлары көннән көн яхшыра барган авыл кешеләренә ошап бетмәде һәм аны «Коммунизм таңы» дип үзгәрттеләр.
Шундый дәвердәге матур таң сызылып ата.
Авыл карчыклары бүген гадәтттәгедән иртәрәк торды. Көн буе мәшәкать булачак, һәр йортка диярлек кунак килер. Наратлыга, сабан туена дип, тирә-яктан халык агылыр.
Зәйнәп, йөкле булганга ахырсы, һаман йоклый иде әле. Әмма Галия күптән уянган иде! инде. Кичтән дә ул шактый озак йокыга китә алмый ятты. Башта төрле уйлар тезмәсе буталды. Әллә нинди төшләр кереп бетте. Шундый көн туачак иде инде аңа!
76
Хәзер ул чоланда йоклый. Лила жәеп салкыича, рәхәт. Хәлбуки, бакча ягындагы тәрәзәне ачып, ойдә йоклаган Таһирҗан белән Зәйнәпкә дә эссе түгелдер. Ж.әйнец саф һавасы бөтен жиргә кереп тула.
Галия, ипләп кенә торып, киенде. Ойдәгеләрнс уятмаска тырышып, аяк очларына гына баса-баса йөреп, салкын су белән юынды. Баш сафланып, рәхәт булып китте. Аннан ишек алдына чыкты. Тышта яктырган иде инде. Бакчада кошлар чут-чут сайрый. Бирге басуда мотор гөрелдәве ишетелә. Карабай ягында кемдер матур итеп «Сарман» көеп жырлый иде. Бик иртәләгән бу җырчы — берәр җирдән кайтып килә, ахырсы.
* алия, казык башына кигереп куелган ап-ак чиләкне алып, абзарга таба китте.
Кайчандыр Таһирҗанга бүләк ителгән бозаудан сыер булган хайванны саварга элегрәк Зәйнәп гел үзе тора иде. Ләкин ана хәзер кыен- льгр— сонгы көннәрен йөри. Зәйнәп авырсынып кына торып чыкканда, Галия сыерны савып, көтүгә куган була иде инде. Галия әле дә шундый изге ниятләр белән торып чыкты. «Мин киткәч моның эшләрен кем карар индеэ — дип эче пошып йөрде анын. йөкле хатын нинди була иәи дип күңеленнән кызыксынып та куйды. Аның өчен болар барысы да алда һәм яңалык‘иде.
Әйе, Галия өчен гадәттәге иртә түгел иде бу. Башта нинди генә уйлар кайнамый! Әллә нәрсәләр күңелгә килә. Авызың пешсә, өреп кап дигәндәй, икенче кат җитди сәфәргә чыгу бик уйландыра икән. Әсгать белән әйбәт кенә гомер кичерәчәгенә ышана иде ул ышануын, тик нигәдер кунел тибрәнә, йөрәк типкәндә кысылып-кысылып куя — нишләтәсең бит аны! Шул ук вакытта киләсе кешенең килүен, күңел өзелеп көтә, сагына иде. Әмма в-акыт, андый чакта бик әкрен уза шул.
Кояш чыгып шактый күтәрелгәндә, инде урамда, капка төпләрендә халык, халык иде. Олысы да, яше дә, кунагы да, авылныкы да. чакырылганы да, чакырылмаганы да шунда. Барысы да бәйрәмчә киенгән Бигрәк тә кызларның киемнәре аллы-гөлле иде. Әйтерсең капка төпләренә чәчәк сибелгән.
Хәзер колхозның исеме генә түгел, җисеме дә ышанмаслык булып ү*згәргән иде. Элек бәйрәмдә генә киелә торган чуар сатин күлмәк урынына, крепдешин, креп жоржет, креп мечта, креп москва һәм тагы әллә нинди «креплар» киткән. Гади оек белән чүәк урынына, капрон белән биек үкчәле «ялт-йолт» түфлиләр. Ә чабата белән тула оекны юкка эзләмә дә — музейда гына табарсың! Элек укытучы кебек авыл интеллигенциясендә генә була торган сәгать дигән нәрсә дә күренеп-күренеп китә.
Авылның югары очында да, түбән очында да гармонь тавышлары ишетелә. Озакламый бу шау-шулы халыкның, түбәнгә таба аккан су кебек, болын ягына кузгалачагы сизелеп тора.
Галия әле өйгә кереп, әйберләрен тагы бер кат караштырып куя, әле урамга чыгып, Карабай ягына күз сала. Аннан тагы өйгә кереп, бераз аш-су хәзерләп кайнаша да, тагы урамга йөгереп чыга. Таһиржан ишек алдын себереп йөри. Зәйнәп булдыра алган кадәре Галиягә булыша. Аның да күңелендә нәрсәләр генә юк! Бер туачак баласы өчен сөенә, бер сабан туена барып, кыз чагындагы кебек, уйиап-көлеп йөри алмавына, яшьлегенең үтеп китүенә эче поша. Галия белән Әсгатьнең бүгенге хәлен искә төшереп, алар өчен бер сөенә, ялгыз калачагын сизеп, бер кайгыра, исән-сау гына баланы табармынмы дип тә курка. Әй-й ул хатын-кыз вазифаларын!..
Галия тагы урамга чыкты.
Анда салмак кына атлаган Сәмигулла абзый капка төбенә якынаеп килә иде. Буйлы-буйлы ак күлмәген кигән, аягында яңа галошлар, йөзе шат та, кайгылы да кебек.
77
Галия аңа бер сүз дә әйтмичә, өйгә кереп китте.
Аның шулай эшләвенә карап, Сәмигулла абзый тукталып калмады. Нишләсен соң!.. Менә бүген бәйрәм көн. Бер килүче-кнтүче юк. Кешеләргә 'башка авыллардан кунаклар килеп тулды, агай-эне арасында мәҗлесләргә йөрешерләр, төркем-төркем булып, сабан туена чыгарлар. Ә Сәмигулла абзый?.. Иртәдән бирле үзенә-үзе урын таба алмый йөри. Мәргубә түти коймак пешергән иде, аны да рәтләп ашыйсы килмәде. Башта бәйрәмчә киенгән иде, аннан тагы өс-башын алыштырып, мастерскоена эшләргә чыкты, ләкин анда да җанга тынычлык табылмады. Аннан, чишмә буена чыгып, теге зур ташка утырды. Аның хәле һәм кыяфәте оясы туздырылган карт бер кошны хәтерләтә иде. Дәүләтҗанга да срокны ярыйсы гына биреп куйдылар. Минҗан белән теге «карак кияү» кисәгенең дә хәбәр-хәтере юк. Әйбәт кенә торалар икән дип ишетелә ишетелүен. Сәмигулла абзый аптырап, тагы өйгә керде һәм өс-башын яңадан алыштырып, менә улына килә.
Кайчандыр Таһирҗан: «Бәлки резгә күчәрсез, әти, ә?» дигән булса да, Сәмигулла абзыйның һаман аягы тартмады. Үзенең чишмә буендагы дәртләнеп салган йортыннан аерылуы да бик җиңел түгел иде.
Капкадан кергәч тә ул, Таһирҗан белән исәнләшеп, хуҗаларга акыл өйрәтте:
— Ишек алдын иртәгә бәйрәм дигән көнне себерәләр.
Таһирҗан елмаеп җавап кайтарды:
—. Дөнья көтәргә һаман өйрәнеп җитеп булмый бит әле, әти.
— Зарар ю-ук, өйрәнерсез, ходай исәнлек бирсен. Семья кешеләре сау-сәламәтләрме соң? Киленнең хәле ничек?
— һей-й, дөбер-шатыр йөри.
Аларның сөйләшү тонын читтән тыңлап торган кеше: «Болар күптән күрешмәгәннәр һәм бер-берсен шактый сагынганнар икән», — дип уйлар иде; Чынында исә, ата белән улның күңелен сабан туе йогынтысы биләп алган иде.
— Шуны әйтергә килгән идем, улым, сабан туеннан соң безгә барып чыгыгыз. Әниең кичәдән бирле әзерләнеп йөри.
Таһирҗан җавап кайтарып өлгермәде, күрше йорттан сөлге җыючылар килеп чыкты. Алар сөлгене менә өченче көн инде җыялар. Элек «Коммунизм таңы» колхозына кергән башка авылларда җыйдылар. Кичә Наратлының үзендә җыеп бетерә алмыйча, бүгенгә дә калды.
Сөлге җыючыларның шау-шуы үзләренә күрә генә түгел иде. Чаган- .лыбашның таза бер егетендә, озын таякка бәйләгән чүп-чуар сөлгеләр бәйләме. Ике кешедә йомырка белән тулган чиләкләр. Гармонь каешына кулъяулыклар таккан Салих та уйнап килә. Берәр мәзәк эзләп йөргән егетләр, сөлге сорап сатулашырга, «әкият сатарга» яратучы ирләр, бу эш белән йөрүчеләргә теге өйдә бер стакан, бу өйдә бер стакан әче бал эләгүе мөмкинлеген белгән кешеләр, шунда ук беләкләренә кызыл ситсы бәйләгән комиссия членнары, иртәдән бирле шатлыгын кая куярга белмичә сикергәләгәи бала-чага «көтүе», бөтен дөнья аларга гына карап торган кебек итеп, шау-шуы, уен-көлкесе белән, урам тутырып килә. Бераз авызларына эләккәннәре җырлый.
Сөлге җыйган егетләрнең Беләкләре таладыр, Уңмаган киленнәр, качып, Мич артында каладыр.
Алар берничек туктатып булмас кебек тоелган шаукымнары белән капканы киереп ачып куеп, ишек алдына', кереп тулдылар.
— Нихәл, Таһир, сау гынамы?!
— Кая киленнәр?
— Ягез әле, уңганлыгыгызны күрсәтегез.
78
— Галия кая, Галия?!
— Зәйнәбеннән алабыз да алабыз инде аны.
Галия мондый чакларда сүзгә аптырап тормый иде. Ул ишек төбенә кояштай балкып чыкты да:
— Галиягә ни булган? — дип, кыю гына эндәште.
— Ни булсын, давай сөлге!
— Минем яшь килен булганым юк әле.
— Булмасаң, булырсың!
— Беләбез инде, беләбез. Кайсы авылга төшәсеңне дә беләбез.
— Килен булып төшкән авылда бирермен.
— Менә, менә, бик шәп әйттең. Хәзер Карабай да безнең колхозда-
— Әй-й, сез тел бистәләре белән сөйләнеп торганчы...
Галия ялт итеп борылды да, ишектән кереп югалды. Яшьләр авыз күтәреп «җиңдек бит!» дигәндәй, көлеп калды.
— Зәйнәпне дә күздән ычкындырмагыз, җәмәгать.
Ул арада Галия килеп тә чыкты. Бүләген алдан ук әзерләп куйган» ахырсы—кулында күз явын алырлык итеп чигелгән матур сөлге иде.
— Ай да молодец!
— Уңган кешенең сөлгесе дә гөл кебек!
— Батыр калучыга инде бу!
— Үзенең Әсгате үк көрәшеп алыр әле.
Оялып кына чыккан Зәйнәп тә матур бйзәкләр төшерелгән штапель ситцы бүләк итте.
— һай, рәхмәт төшкере, Зәйнәп...
— Моның өчен Таһирҗанга бер малай инде!
— Икәү булмагач, җәмәгать, мин риза түгел.
Зәйнәп оялып, битен куллары белән каплады да өйгә кереп китте.
Ярты ишек алдын тутырган бу шау-шулы төркем, ничек шатлыгы, музыкасы, уен-көлкесе белән килеп кергән булса, шулай .чыгып та китте.
— Фурмасын китерәләр тагы үзләре! — дип калды Сәмигулла абзый.
— Кызык эзләгән кеше китерә инде ул! — диде Таһирҗан, капканы ябарга барып.
— Күнелләре көр, шуңа шулай. — Сәмигулла абзый улы артыннан капкага таба атлап, сорады. — Соң ничек, улым, барырсызмы?
— Чакырган җиргә бар, куган җирдән кит, ди. Чакыргач, барырбыз инде. Рәхмәт.
— Әйе, шулай итегез, улым. Җыен тарала башлаганда, көн бераз сүрелгәч... Әзрәк әчеткән нәрсәбез дә бар иде. Теге Бәзги дигән дустың да килеп чыкмасмы, шуны да иярт... Минҗан белән...
Сәмигулла абзый Бәзгине һаман кияү дип әйтми иде әле. Ә вакыт иде инде. Картның шуңа да бик эче пошып йөри. Әй-й, бу балалар- ны-ы, бармакның кайсын гына киссәң дә авырта шул.
Таһирҗан капканы ябып та өлгермәде, урамның югары оч башыннан кемнәрнеңдер гармоньга кушылып, җырлап килүләре ишетелде. Сәмигулла абзый белән Таһирҗан урамга чыктылар. Анда, тарантаска бик яхшы пар ат җигеп, дүрт-биш егет төялеп килә иде. Дугаларына пар кыңгырау такканнар, атларын сөлгеләр, яулыклар белән бизәп бетергәннәр. Таһирҗан шунда ук кучер урынында ат тЬтып утырган Карабай егетен танып алды. Колхозда хәзер автомашиналар күп булса да, сабан туена, традиция буенча, һаман атлар белән киләләр. Бу якларда нигәдер шулай матуррак кебек тоела иде. Ат тотучы егет үз эшендә бик оста булырга тиеш — ул төпкә җигелгән җирән кашканың муенын дугадай бөктереп, мичәүдәгесен читкә каерта-каерта биетеп алып килә. Үзе аларны сиздерми генә куркыткалый, шул ук вакытта дилбегәне дә җибәреп бетерми. Бөтен кыяфәте белән егет: «Ярсыган
79
У
атларын көчкә тыеп килә!» — дигән фикер тудырырга тырыша иде. Әлбәттә, бу бик нечкәләп ишерелгән иде. Бөтен авыл халкы карап торганда, сынатасы килми шул!
Капка төбенә йөгереп чыккан Галия тарантастагыларны шунда ук танып алды. Әсгатьнең сул ягында утырган гармоньчы егСт, башын бер якка борып, авыл көен сыздыра. Әсгать үзе әкрен генә, ә калганнары бөтен тавышларына кычкырып җырлый.
Килмәдек без буш китәргә, Килдек алып китәргә.
Күренеп үк тора, егетләр бераз кызмача.
Әсгать ат тотучы егеткә, бу якка ымлап, нәрсәдер әйтте. Егет ажгырып торган айгырларының башларын каертып, Таһирҗаннар капкасына таба бора башлагач, Галия йөгереп өйгә кереп китте. Егетләр капка төбенә килеп туктау белән, ялт-йолт сикерешеп төштеләр. Барысының да авызлары колакларына җиткән!
Сәмигулла абзый аларның киләчәге турында ишеткән иде инде. Әсгатьне Дәүләтҗан судында да күреп, Галия килененең булачак кияве итеп тә белә иде. Колхозлар берләшкәч, эштә дә ул аны очрат- калый иде. һәм аны кан дошманы итеп күреп йөрде. Җае чыкса, егеткә кырын китерерлек' берәр нәрсә дә эшләп ташларга исәбе юк түгел иде. Ул кисәк кенә борылып, абзарга таба китте.
Егетләр, Таһирҗан белән күрешеп, бераз уен-көлке сөйләнеп тордылар. Капка төбенә башта бала-чага, аннан барсын да күреп, ишетеп калырга яраткан хатын-кызлар, күрше-тирәләр җыелды. Галиянең иптәш кызлары өйгә үк кереп киттеләр.
— Нәрсә монда торабыз соң әле?! Әйдәгез өйгә!.. — диде Таһирҗан.
Егетләрнең исәбе эшне бик кызу тотарга иде ахырысы. Алар, ялын- дырып-нитеп тормыйча, барысы бергә ишеккә таба атлады. Болдырда инде кызлар, Галиянең кайбер көянтә-чиләк кебек әйберләрен, онытылмасын дип, чыгарып куярга да өлгергәннәр иде.
Кинәт өй эчендә бик авыр ыңгырашып куйган хатын-кыз тавышы ишетелде. Барысы да сискәнеп китте. Шунда ук ишек ачылды һәм анда агарынып киткән Зәйнәп күренде. Аны Галия белән бер кыз култыклаган иде. Зәйнәп аякларын чак-чак кына атлый. Эшнең нәрсәдә икәнен шунда ук төшенгән Таһирҗан болдырга сикереп менде. Ләкин нишләргә дә белмичә, аптырап калды. Ишек төбенә Сәмигулла абзый да атылып килде. Киленен култыклап алып, ишек алдындагыларга:
— Чабыгыз... берәрегез... машинага! — дип кычкырды.
— Бар булмаса үзең, Таһирҗан!
Әсгать каршы төште:
— Озакка китә!.. Кайчан барып, кайчан кайта ул аннан. Давай, Гали, атларны! Кош кебек очырырлар. Район әллә кайда түгел.
Ат тотып килгән егет атылып урамга чыкты һәм тарантаска аягүрә басып, ярсыган айгырларны ишек алдына кертте һәм ишек төбенә китереп туктатты. Таһирҗан белән Әсгать (Зәйнәпне тарантаска менгереп утыртмакчы гына булганнар иде, Сәмигулла абзый кычкырып җибәрде:
— Сез нәрсә, җүләрләр! Әллә мондый хәлдәге кешене шулай озат- макчы буласызмы! Туктагыз...
Сәмигулла абзый сөйләнә-сөйләнә өйгә кереп китте. Күз ачып-йом- ганчы ул аннан зур бер ястык күтәреп чыкты (Галиянең алып китәргә дип хәзерләгәне эләккән).
— Шулай ярыймы соң!.. Әзрәк сиңа белергә кирәк инде, ата булырга җыенасың!.. — дип, һаман мыгырдады ул, ястыкны тарантаска әйбәтләп сала-сала.
Зәйнәпне утыртып кузгалып киткәндә ул тагын кычкырды:
— Ә үзең?! Нәрсә авызыңны ачып торасың!
80
t
Таһирҗан барган уңайда тарантаска менеп утыргач, атлар атылып урамга чыктылар һәм район үзәгенә таба борылып, коштай очтылар. Сәмигулла абзый да йөгерә-атлый капка төбенә чыкты һәм эченнән нәрсәдер укый-укый туктаусыз иреннәрен кыймылдатты. Тик аның:
— Хәере белән, хәере белән... — дип сөйләнүе генә аңлашыла иде.
Әй, Сәмигулла абзыйның оныгы-ы... бөтенесеннән матур, таза булып туар әле, мөгаен. Әгәр хәзер аңа: «Ир бала!..» дип килеп әйтсәләр, ул һич оялып тормый бала-чагадай сикертәләр, белгән кадәре биер, тыпырдар иде... Әллә ниләр кыланыр иде!..
Атлар киткән якка карап торган Сәмигулла абзый янына ашыга- ашыга атлаган Мәргубә түти килде. Аның йөзе гаять борчулы иде. Ул картының пинжәк чабуыннан тартып куеп, эндәште:
— Ни бар, атасы? Бу нинди тамашага җыелган халык?
— Киленнең вакыты җиткән... Бүлниска алып киттеләр...
— Эй-й, юкка җибәргәнсез... Сәхипҗамал карчыкны гына чакырасыбыз калган!
— һсй, син дә әйттең сүз! Яшьләр хәзер синең ул кендек әбиеңне бар дип беләләр ди!
— Карале, атасы, Гамир абзыйның хәле бик начар икән. Үләргә ята, ди. Әле кызьь безгә йөгереп килгән. Сине чакыралар.
Сәмигулла абзыйның йөзе бөтенләй икенче төскә керде һәм ул, бер сүз дә әйтмичә, зур-зур атлап. Гамир бабайларга таба китте.
XIX
Ә тормышның бернәрсәдә дә эше юк. Ул үзенең һичкем белән исәп-ләшмәгән законнарына тугрылыклы килеш ага бирде.
Гамир бабай үлгәндә туган бала да күптәй тәпи йөри инде^ Ә Сәмигулла абзыйның чал чәчләре һаман күбәя бара. Мәргубә түтинең дә, элекке еллардагы кебек, тыр-пыр йөргәндә, күлмәк итәкләре җилфердәми. Үзләре белән бергә йортлары да туза. Картларның тормышлары болай үзе әйбәт кенә... Әмма йортта эш бик күп. һич җитешеп булмый. Аяклар да хәзер җитез түгел, ярдәмче дә юк. Картаелды шул. Таһирҗан очраган саен: «Әйдә безгә, әйдә безгә күчегез» — дип әйтә дә бит, нигәдер һаман кузгалып булмый. Картайган көнеңдә йортыңнан аерылып китүе бик авыр икән. Теге йорт та күптән сатылган. Хәзер бөтенләй юкка чыкты. Урынына клуб салалар.
Шундый уйларны башыннан кичереп, ишек алдында йөргән Сәмигулла абзый, капка төбенә туктаган машина тавышына аптырап калды. Күптән инде аның йорты янына автомашина килеп туктаганы юк. Таһирҗандыр инде. Бу чыннан да ул иде.
— Менә, Ерак урманга агач кисүчеләрне илтеп кайтып киләм,— диде Таһирҗан, атасы янына тукталып. — Күреп чыгыйм, дидем.
— Бик рәхмәт, бик рәхмәт, үзегез ташлап бетермисез тагы!..
Сәмигулла абзыйның тавышы калтыранып куйды. Таһирҗан, атасының күңеле тибрәнгәнен төшенеп, сөрлеккән иске читәннәргә таба кинәт кул селтәде.
— Ташлагыз зинһар бу йорт дигән нәрсәгезне. Дәүләтҗан кайткач, үзе карар әле. Тотыгыз да, икеләнеп-нитеп тормыйча, безгә күчегез. Булганы бергә, булмаганы уртак булыр.
— Ансы шулаен шула-ай...
— Шулай булгач, ни кирәк тагы! Әни белән икегезгә бер бала бар. Теләсәң колхоз эшенә йөрерсең, йөрмәсәң дә ярый инде. Картайгансың. Хәзер сездән башка да өлгерәбез.
Сәмигулла абзый эшләпәсен маңгаенарак төшереп, җилкәсен кашып куйды.
— Сөйләвен бик матур сөйлисең дә, арты ничек булыр икән. Анда килен дә бар бит әле.
— Ул каршы түге-ел. Балага да әбисе белән күңеллерәк булыр иде.
— Юк, улым, болай җиңел генә эшләнә торган нәрсә түгел бу. Киленнең үзе белән дә сөйләшергә кирәк булыр...
— Әйдә, хәзер үк барабыз...
Сәмигулла абзый бераз уйланып торды да:
— Ярый, алайса, тәвәккәлләп карыйк. Түльке чак кына сабыр ит. Әниеңә әйтеп чыгыйм әле,—дип, өйгә таба юнәлде.
Алар машинага утырып кайтып җиткәндә, капка төбендә «Москвич» тора иде. Таһирҗан шунда ук колхоз председателенең җиңел машинасын танып алды. «Нигә тукталды икән?» Ләкин өйдән председатель үзе түгел, ә Камалетдинов чыгып килә иде.
Колхозның җитәкчесе хәзер, район тарафыннан тәкъдим ителгән бер агроном. Ә Камалетдинов, колхозлар эреләндерелгәч, председатель ярдәмчесе булып калды. Ул, үзенең элекке кара айгырын «пенсиягә чыгарып», хәзер күп вакыт шушы машинага утырып йөри.
— Кайда булдың син? Күптән кайтып җитәргә тиеш идең бит!?
— Менә, әтиләргә кереп чыктым.
Камалетдинов агара башлаган мыегын сизелер-сизелмәс кенә бөтереп, Сәмигулла абзыйга карады.
— Кирәк чагында... сезнең гел шулай була инде!
— Нәрсә бар соң... алай ашыгыч?
— Менә МТСка барырга иде. Колхозга машиналар сатып алып кайтабыз. Башка колхозлар килгәләгәнче, тизрәк булырга иде. Районнан звонить иттеләр. Председатель үзе дә, хисапчы да бара. Анда безнең авыл тракторчылары, комбайнчылары да булыр. Син МТСта эшләгән кеше, ярдәм итәрсең. Машиналарның яхшыракларын эләктерәсе иде. Запчастьләр ягын да карашырсың. Анда синең дус-ишләр дә бардыр. Әйдә тизр,әк. Өйгә дә кереп торма. Анда улың синнән башка да әнисенә мешать итеп йөри.
Таһирҗан МТСлар бетеп, РТСлар каласын һәм машиналарның колхозларга сатып биреләчәген белә иде инде. Хәзер бу нәрсә практик рәвештә хәл ителә башлагач, сөенече эченә сыймады, һәм ул, балалар кебек йөгерә-йөгерә барып, машинасына утырды. Моторын кабызды да, кузгалып та китте. Хәтта Камалетдиновның:
— Тукта, бергә барабыз, — дип кычкырганын да ишетмәде. Артыннан тузан өермәсе калдырып, чапты гына!
«Машина җене кагылган» Сәмигулла малае машиналар алышырга бара лабаса! Җитмәсә тагы МТСның бөтен почмакларын белә! Ничек түзеп торсын ул!?
❖ ❖
Колхозга тракторлар, комбайннар алып кайтканнан соң, Бәзги Наратлыда ешрак күренә башлады. Ул үзенең «ГАЗ»игы белән шул машиналарга бензин, керосин, май кебек нәрсәләр ташый иде. Хәзер бу машиналар алачык, склад тирәләрендә дә, аръяктагы келәтләр янында Да тезелеп торалар. Авыл картлары шул тирәләрдән үткәндә:
— Карале, колхоз ничек баеды, ә! — дип сокланалар иде.
Колхозның хәзер комбайн, трактор һәм аңа тага торган җир эшкәртү агрегатлары гына түгел, автомашиналары да күбәйде. Хәтта Сәмигулла абзыйны да Таһирҗаннарга ике автомашина белән күчерделәр. Ул машиналарның шоферлары берсе Таһирҗан* булса, икенчесе Бәзги иде. Шунда инде, күченү-ташыну эшләре беткәч, өстәл артында тамак туйдырып утырган Бәзги белән Сәмигулла абзый сүзгә килделәр. Хәзер бер колхозда эшләсәләр дә, кияү белән бабайның һаман сөйләшкәннәре, килешкәннәре юк иде әле.
с- ә.- № 4. 81
82
Сәмигулла абзый киявенә шактый үпкә саклап йөргән икән. Ләкин* күченгәндә Бәзгинең бик тырышып йөгергәләп йөрүе моны бераз йомшартты. Сәмигулла абзыйга кияү болай ярыйсы ук ошап куйды. Ул аның турында электән дә әйбәт-әйбәт сүзләр ншеткәләп килә иде. Хәзер инде моны үз күзләре белән күрде. Тик бераз гарьләнә генә иде.
— Аны бераз адәмчәрәк итәргә була иде бит инде, — дип сөйләнде- ул, кыздырган йомыркага үрелеп, йомыркасы чәнечкесеннән төшеп китте дә, «сезнең бу нәрсәгез белән!..» дигәндәй, кулына зур агач кашык, алды.
— Мин шулай итмәкче идем дә бит, үзегез каршы төштегез.
— Андый чакта бераз гына сатулашмыйча булмый бит инде. Менә* үзең дә ата кеше булырга торасың... белерсең әле! Әй-й, бала дигәнең у-ул...
— Ансы шулайдыр инде...
— Менә кайчаннан бирле торасыз, ә безнең янга килеп, ата-ананыю бәхиллеген алу исегезгә дә кереп чыкмый. Ике җүнсез. Ана күңеле балада, бала күңеле далада, ди!
Өстәл артында килеп чыккан әңгәмә шундыйрак тонда барса да, Сәмигулла абзый белән Бәзги килештеләр. Хәтта алар арасында ярыйсы ук җылылык та урнашты. Бераз эшләр саеккач, Бәзги белән Мин- җан Наратлыга кунакка килергә, ә Сәмигулла абзый белән Таһирҗан алар хөрмәтенә бераз агай-эне, дус-ишне җыеп, мәҗлес үткәреп алырга булдылар.
Күренеп торган шушы мәшәкатьләр чорында Дәүләтҗаннан хат килеп төште. Ул үзенең срогын утырып чыккан һәм чирәм җирләрдәге бер совхозда эшкә урнашып калган. Ә Наратлыга кайтуы-кайтмавы турында ләм-мим бер суз әйтмәгән.
Абыйсының хәлен аңлагач, Таһирҗанның башына бер уй килде. Ата-анасының бөтенләй үзләрендә калуын, күңелләре ныклап утырганын теләгәнлектән килеп чыккан уй-ният иде бу.
Колхозның итчелек, сөтчелек буенча эшләре әйбәт кенә бара иде. Кукуруз дигән яңа культура да «Коммунизм таңы»нда яхшы ук игелек күрсәтә башлады. Ә менә кечкенә бер тармак — тавыклардан йомырка алу шактый онытылып, бер як читтә кала килде. Соңгы вакытта бу турыда бик күп сөйли башладылар. Районнан да шул хакта төрле язулар җибәрергә тотындылар.
Идарәнең соңгы утырышы шушы бәләкәй генә булып тоелган мәсьәләгә багышланган иде. Шунда, идарә члены һәм завгараж буларак, Таһирҗан да катнашты.
Элек тавык фермасы түбән очта, авыл арасында иде. Анда аның һич рәте-юне булмады. Тавыклары таралып, шул тирәдәге кешеләрнең йортларына кереп йөриләр. Бакчаларын тырмап бетерәләр, тавык җимнәрен ашыйлар һәм йомыркаларын да шунда салып калдыралар иде. Кайбер хатыннар аларны юри дә ияләштерә иде. Ә түбән очтагы кайбер ирләр, салган баштан, закускага дигән булып, уен-көлке белән ак тавыкларның берәрсен «кых» итеп тә куйгалыйлар иде.
Колхозның исемен «Коммунизм таңы» дип үзгәртсәләр дә, бөтенләй коммунизмча булмаган кыек-мыек җирләре күп иде әле.
Утырышта Таһирҗан атасының чишмә буендагы йорты янына тавык фермасы салырга кирәк дигән тәкъдим кертте. Ә йортның үзен һәм абзарларын бераз ремонтлап, яңа бина өлгергәнче, тавык фермасы итәргә киңәш бирде. Кешеләр бераз уйлашып, сөйләшеп утыргач, тәкъдимне хупладылар, ләкин моның Таһирҗан уйдырмасы гына, Сәмигулла абзый үзе бернәрсә белмидер дип шикләнделәр. Таһирҗан моны сизеп алгач:
— Әти риза. Без аның белән киңәштек инде. Хәзер аңа бернәрсә дә кирәкми! — дип әйтеп ташлады.
6* 83
Мәсьәләне шуның белән хәл иттеләр. Әмма Таһирҗанга ярыйсы ук җилкәсен кашырга туры килде. Килешеп, тәмам татулашып яши башлаган әтисе белән тагын пыр тузышып бетә яздылар.
— Шуңа риза булып утырдыңмы!? Әллә ашарга сорый идеме ул йорт синнән!? — дип ачуланды Сәмигулла абзый. Таһирҗан акланырга чамалап, бераз ялганларга кереште.
— Соң, әти, буып сорадылар бит! Бик каршы торган идем дә... Үзең идарә члены, актив, колхозның бөтен техникасы белән идарә итәсең, фәлән-төгән диделәр!..
Сәмигулла абзыйның бөтенләй йокысы качты. Агач караватыннан төште дә, өстәл янына килеп утырды. «Әти белән сөйләшмичә, ник ашыктым соң?»—дип Таһирҗан үз-үзен орышып та куйды. Ләкин тукталып калырга соң иде инде. Дөресен генә әйткәндә, ул мондый ук өермә кубар дип уйламаган иде. Бераз мыгырданыр да, кул селтәр дигән иде.
— Я инде, я... — дип, башын селкеп утырды Сәмигулла абзый. — Абыеңда кайтасы бар бит. Үләргә китмәгән ләбаса.
— Аны колхоз бушлай алмый ич. Акчасын биргәч, бер тиенен дә тотмыйча, кассага салырбыз! Алай-болай Дәүләтҗан кайтып төшсә, үзенә берәр йорт алыпмы, салыпмы җибәрер.
Эшнең бу ягы да Сәмигулла абзыйны тынычландырмады.
— Сиңа соң, туктагыз әле, җәмәгать, әти белән киңәш итим дип әйтергә булмый идемени?
— Сине каршы килмәссең дигән идем мин.
— һы, каршы килмәс, имеш... Үзең салып карале син!.. Җитмәсә шундый елларда. Колхоз сиңа өр-яңа бура бурап бирде дә бит!.. Безгә алар эләкмәде шул.
Сәмигулла абзый бик үпкәле тавыш белән сөйләнә-сөйләнә караваты янына китте. Улының өендә, җитмәсә картаеп, көче беткән дәвердә, сүзне бик зурга җибәрәсе килмәде. Яшьрәк чакта җиңеп булмаганны, хәзер булмаслыгын бик яхшы аңлый иде ул. Әйтерсең тагы бер удар ясап, аның соңгы крепостен да алдылар? Егыла-сөртенә булса да, үткән заман кешесе һаман каршылык күрсәтә күрсәтүен, әмма... нишлисең бит...
XX
Бәзги белән Минҗан хөрмәтенә җыелган мәҗлеснең нәкъ кызган чагында, Сәмигулла абзый, сулу алырга дип, ишек алдына чыкты. Күк йөзендә хисапсыз йолдызлар җемелдәгән айсыз, җылы төн иде. Өйдәге эссе һавадан соң, тән иркенләп, рәхәтләнеп китте. Өйдә яшьләрнең пыр туздырып биюләре ишетелә. Вакыт шактый соң инде. Ләкин кунаклар таралырга уйлап та карамыйлар әле.
«Тукта, бераз саф һавада йөреп керим», — дип, Сәмигулла абзый капка төбенә чыкты. Аннан, кулларын артка куеп, әкрен генә югары очка таба китте. Таш юл салучылар бөтен урамны казып бетергәннәр. Сәмигулла абзый урам кырыеннан китте. «Бу таш юл дигәннәре бик әйбәт булыр. Шушы тирәләр яңгыр яуды исә ерып чыга алмаслык пычрак була иде, хәзер кешеләр рәхәтләнеп йөрер», — дип, ул юл салучыларның эшен күңеленнән хуплап барды. Бара торгач, ул авыл очына ук килеп чыккан иде.
— Монда кадәр килеп җиткәч инде йортны да карап кайтыйм дип, Сәмигулла абзый чишмә буена борылды. Көндез бу тирәгә килеп йөрергә яхшысынмый иде ул. Хәзер төнлә бер кем күрмәгәндә рәхәтләнеп карап йөрергә мөмкин. Абзарларның барысын да бераз яңартканнар. Кайчандыр утыртылган агачлар хәзер үсеп җиткән. Алар тын гына торалар да, бер лепелдәшеп алалар. Бакчаның ихатасына да кул тиде
84
рергә иде. Шул инде ул. Үзе юкның күзе юк ди... Җиренә җиткереп утырткач, агачлары да ничек үсеп киткәннәр.
Капканы үткәч, ул өй түбәсенә күз салды. Бик тигез япмаганнар икән. Шунда Сәмигулла абзый күк йөзендә бер йолдыз очып барганын күрде.
— Монсы нәрсә тагы!
Сәмигулла абзый очып баручы «йолдызга» озак кына карап торды. «Сүнми дә сүнми. Вәт син, ә! Әллә теге Җир иярчене дигәннәре шушы микән? — дип, хәйран калып торды ул.—Менә бит дөньялар кая таба китте. Айга очарга җыеналар, ә!..
Иске йортының язмышы өчен кайгырып һәм жәлләп йөрүче Сәмигулла абзыйның баш түбәсендә очкан «йолдыз» чыннан да Җир иярчене иде. Ә җирдә әле Сәмигулла абзыйлар да бар. Күрәсең, бу хосусыйлык дигән нәрсә, аларның аңыннан иң соңгы чиратта гына чыгар. Коммунизмга барганда бу шайтан алгыры нәрсә бик киреләнеп, теше-тырнагы белән Сәмигулла абзыйның аңына ябышып барыр, мөгаен.
Озакламый кояш чыгасын хәбәр иткәндәй, зәңгәр күктә йөзгән бо-лытларның өске ягы алсулана башлады. Туасы көн — яңа эшләр, яңа мәшәкатьләр алып килә. Авылдагы ыгы-зыгы һаман арта бара.
Күп бүлемле озын таш гараж, машиналар юлга чыгып киткәч, бушап, тынып калды. Тик Таһирҗан белән Бәзгинең генә шакы-шокы килеп маташулары ишетелә. Сәмигулла абзый аргы башка барып, кулына себерке алды һәм гараж тирәсен себерә башлады. Бу эш гараж һәм складлар каравылчысының вазифасына керми керүен, ләкин Сәмигулла абзый шулай гадәтләнеп китте. Иртән завгараж Таһирҗан килеп, машиналарны карап чыга, тикшерә, кайсы шоферның кая барырга тиешлеген билгели, бензин, май кебек нәрсәләр җибәрә. Шул вакытта Сәмигулла абзыйның да тик торасы килми. Улына булышырга да бик теләге бар аның, ләкин бер дә рәтенә төшенә алмый шул... Әмма машиналарның чиста булырга тиешлеген бик яхшы белә һәм моның өчен кайбер шоферларга Сәмигулла абзыйдан гел эләгеп тора. Кайчак-ларда машиналарын, гаражга кертмичә, чишмә буена алып барып, юдыртып та кайтарта. Шоферлар аңардан бераз гына шүрлиләр, чөнки Сәмигулла абзыйның бу таләбен завгараж бик яклый. Машиналарны озаткач, ата белән ул иртәнге ашка бергә кайтып китәләр. Бүген бераз соңгарак калырга туры килде. Чөнки бүген Бәзги белән Таһирҗан яңа кайткан бер машинаның тутыкмасын өчен майлаган җирләрен юалар, бөтен җирен карап, кузовына номерлар язып маташалар. Аны да юлга чыгарып җибәрергә кирәк. Станцага кирпечкә барырга путевка да китереп бирделәр. Шуңа егетләр кабаланып азаплана. Бу мәһабәт яңа машинаны Бәзгигә беркеттеләр. Ә аның Чаганлыбаштан алып килгән «ГАЗ»ы Таһирҗан төзәткән «ЗИЛ» белән «кайтардык инде» дип «үзара сөйләнсәләр дә», һаман әле колхозга хезмәт итәләр. Карт алаша кебек якын тирәләрдә, авыл арасында уралалар. Таһирҗан хәзер машиналарга сокланып туя алмый. «Машина җене кагылган» кешегә шундый күңелле. Кайчандыр үзенең «ЗИЛ» калдыгы белән булашканын исенә төшерә дә, елмаеп куя. Эх, бар иде бер кечкенә машина өчен дә әллә ниләр бирергә торган чаклар!
Наратлы таулары артыннан кызарып чыккан кояш тирәк биеклеге күтәрелгәндә, егетләрнең эше тәмамланып килә иде инде. Сәмигулла абзый да улы белән киявеннән калышмаска тырышты.
Ул хәзер шактый картайган. Бу инде килеш-килбәте, хәрәкәтләре һәм җитезлеге белән гайрәт чәчеп торган элекке Сәмигулла түгел. Күз карашында гына аның яшьрәк чаклары чагылып-чагылып китә. Сака-
лын ул түгәрәкләп кистергән. Өстендә озын кара пинжәк. Ап-ак күлмәгенең бөтен төймәләрен дә әйбәтләп эләктереп йөри.
Бәзгиие яңа машинасына утыртып станцага озаткач һәм гараж тирәсе дә себерелеп беткәч, Сәмигулла абзый белән Таһирҗан кайтырга чыктылар.
Сәмигулла абзый чишмә буендагы йортына күз салды, йортның тирә-ягында ап-ак тавыклар йөри. Шул яктан искән салмак җил тавык кытаклашкан, әтәч кычкырган тавышларны китереп җиткерә. Ә алты почмаклы өйнең берсендә тавык караучылар тора, ә икенчесендә йомырка һәм тавыкларга дигән азык саклана. Шундый ферма өчен алыштыргысыз урын иде бу. Үзе авылдан ярыйсы ук аерылып тора. Әйтерсең, Сәмигулла абзый бу йортны нәкъ шушы тавыклар өчен, тырышып-тырмашып салган.
Урамга керү белән басу капкасыннан ук таш юл башлана. Күптән түгел салынып беткән юл район үзәгенә барып тоташа. Ике яктагы канау аша һәрбер капка турында кечкенә күпер салынган. Урамның бер ягында электр, икенче ягында радио чыбыклары тарттырылган баганалар сузыла. Тыкрык һәм урам чатларындагы баганаларга лампочкалар куелган. Таһирҗан, атасының уй-кичерешләрен укыгандай:
— Авыл ничек матурлана бара, ә! — дип куйды.
— Бирсен ходай, бирсен ходай, — дип сөйләнде Сәмигулла абзый. Ул яңа салган өйләргә, каралтыларга сокланып бара, тик гомеренең узып китүе генә бераз эчен пошыра. Таһирҗанга исә авылның матурлана баруы гадәти нәрсә, яки аныңча, бөтенесе шулай булырга тиешле үзгәрешләр. Ул үзенең вазифасы, һәр машинаның ничек «йөрәге типкәне», РТСка барып, яңа запчастьләр алып кайтырга кирәклеге һәм башка нәрсәләр турында уйланып атлый.
Ай-яй, бу яңа клубны ничек дәү, матур итеп салдылар. Сәмигулла абзый аның тәрәзә рамнарын ясашырга үзе дә булышкан иде. Клуб шундый озын һәм биек. Аны, искесе урынына сыймагач, Сәмигулла абзыйның төп йорты урынына ук чыгарып салдылар. Ә йортны колхоз өе-каралтылары белән укытучыдан сатып алырга мәҗбүр булды. Укытучы үзе читтән торып институтны тәмамлады. Шуннан соң аны башка районга мәктәп директоры итеп күчерделәр. Сәмигулла абзыйдан ярыйсы ук акча биреп алган йортны ул юк кына бәягә сатты да китте. Хәзер ул өй-каралтыларны күптән сүтеп яктылар. Сәмигулла абзый шуларны искә төшерә дә, бер кызганыч, бер ямансу булып куя. Чәчләргә чал керде. Какча йөзендә җыерчыклар күбәйде. Башта бер-ике ел мыек кына үстереп йөрде. Аңа чал керә башлагач, сакал да җибәрде. Әле шул ярым ак, ярым кара сакалын сыпыргалап, Таһирҗан әйткән сүзләрдән тәэсирләнеп кайтты.
Клуб янындагы «громкоговоритель»дән күңелле музыка агыла. Күк йөзендә һичбер болыт әсәре юк. Нурларына бөтен дөньяны күмгән кояш, балаларын назлагандай, бөтен җан иясен иркәли. Көн иртә әле. Кояш һаман югары күтәрелә бара һәм Сәмигулла абзый беЛән Таһирҗан атлаган авыл урамын тагын да ныграк яктырта.