Логотип Казан Утлары
Пьеса

ДҮРТ ЕГЕТ

Пьеса1
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
Солдат (прожектор алдында). Дәһшәтле дулкыннарның Т-17 баржасын иксез-чиксез океан эченә алып китүенә бүген инде утыз биш көн. Баржа хәзер кайда? Егетләрнең хәле ничек дип сорыйсызмы?..
Матрос. Аларны эзләү өчен һәр көн иртән корабльләр, самолетлар океанга чыкты. АЪеңнәрчә километр җирне тикшерделәр, әле дә эзләүләрен дәвам итәләр...
Солдат. Тын, Океан киңлегендә уннарча илләрнең корабльләре йөзә... Менә бервакыт шундый хәл...
Пәрдә ачыла.
«Генерал Грант» авианосецының салоны. Өстәл янында корабль командиры коммодор Б р у к к һәм Үзәк разведуправление вәкиле Г а р р и с. Алар виски эчәләр. Г а р ри с
кызмача.
Брукк (калын сигарасының төтенен өреп оцибәреп). Һәрвакытта- гыча артык күпертәсез, Чарли! Бу юлы руссларның куркынычлыгы турында...
Гаррис. Джейк! Сез, мөгаен, үзегезгә кызыл коммодор дигән ку-шамат.тагуларын телисез!.. Ә гомумән шәп яңгырый: «Генерал Грант» авианосецының командиры — кызыл коммодор Джейкоб Брукк!..
Брукк. Чарли! Әгәр виски шулай әшәке тәэсир итә икән, аны мин алып китәргә кушачакмын.
Гаррис. Бу ни дигән сүз, Джейк! Әгәр мине җәзаларга бик кирәк икән, әнә ташлагыз чыгарып океанга! Ә? (Үзенә виски сала.) Рузвельт карт нәкъ шундый ук кызыл иде. Әгәр ул булмаса, немецлар Уралга кадәр барып ж.итәчәк иде бит. Ул чагында дөнья мондый ук күңелсез булмас иде.
Брукк. Бу Үзәк разведуправлениенең фикереме? Мистер Чарли галиҗанәбләре хезмәт итә торган ведомствоның дигән сүзем.
Г а р р и с. Калдырыгыз, Джейк! Кем инде хәзер иронияне шундый борынгы сүзләр белән сөйли? (Үчекләп.) «Чарли галиҗанәпләре». (Кычкырып.) Юк! Без барыбыз да бер максат — Американың бөеклеге өчен хезмәт итәбез!
Брукк. Әгәр Пентагонда утырган кайбер әфәнделәр теләге белән башланган сугыш нәтиҗәсендә шәһәрләребез хәрабә хәлендә калса,
1 Ахыры. Башы 3 нче санда.
25
миллионнарча америкалылар һәлак булса? Ул чагында ничек, Чарли Гаррис?
Гаррис. Ха! Корея һәм икенче бөтендөнья сугышында батырлыгы белән дан алган коммодор Брукк черегән пацифистлыкка языла! Моңа мин якын дустым генерал Хойзингер сүзләре белән җавап бирәм: ли- бер тот, альс рот! (Кызыл булуга караганда, һәлак булу артыграк!)
Брукк (ирония белән). Сез һаман да элеккечә үк м... м мавыгу- чан, Чарли!
Гаррис. Ә сезгә, Джейк, флоттагы хезмәтегезне, мөгаен, коммодор дәрәҗәсе белән генә тәмамларга туры килер.
Брукк. Әгәр бөтен эш сезнең кулыгызда булса, билгеле шулай. (Үз рюмкасына виски сала.) Исәнлек телим, Чарли!
Лейтенант Боб Эдвардс керә.
Эдвардс. Рөхсәт итегез, сэр!
Брукк. Бик ашыгычмы?
Эдвардс. Әйе, сэр!
Брукк. Я, нәрсә бар?
Эдвардс. Советларның ике самолеты...
Гаррис. Совет самолетлары? Кызык!
Брукк (Эдвардска). Я, нәрсә?
Эдвардс. Үзара сөйләшкәннәрен тыңладык. Алар күп көннәр инде, теге шторм вакытында югалган ниндидер судноларын эзли.
Гаррис. Эсминец? әллә сакчы корабльме?
Эдвардс. Хәзергә ул кадәресе ачык түгел.
Гаррис. Кайдан ул һәм кая бара?
Эдвардс. Ансы да хәзергә билгесез, сэр!
Брукк. Батканмы әллә?
Эдвардс. Шулай булса кирәк, сэр.
Гаррис. Бу бик күңелле яңалык, лейтенант! Русслар солдаты, русслар корабле, буль, буль-буль! Шторм безнең союзник! Мондый хәбәр өчен бер бокал виски сезгә, лейтенант. (Сала.)
Брукк. Барыгыз, лейтенант!
Эдвардс. Тыңлыйм, сэр! (Борылып чыгып бара.)
Гаррис (кычкырып). Лейтенант!
Эдвардс (борылып). Әйе, сэр!
Гаррис. Эчегез! (Бокал тәкъдим итә.)
Эдвардс. Гафу итегез, сэр! Мин вахтада!..
Гаррис. Төкер вахтага, лейтенант! Джейк! Әйтегез аңа!
Брукк. Эчегез, лейтенант!
Лейтенант теләр-теләмәс кенә бокалны ала.
Эдвардс. Сезнең исәнлеккә, сэр! (Эчә.) Рөхсәт итегез, сэр! (Кызу гына чыгып китә.)
Гаррис (утырып). Джейк! Әгәр, мин әйтәм, бөтен совет морякларын һәм шунда бер уңайдан безнең дә негрларны акулалар ашаса шәп булыр иде, ә! Ул вакытта әйтер идем мин: безнең кечкенә планетабызда бары да яхшыга таба бара. (Исни, йокыга китә.)
Брукк. Чарли! Сез йокыга киттегез?
Тынлык. Хырылдаган тавыш.
Брукк. йоклый! (Кнопка баса.)
Ике матрос керә. Аларның берсе негр.
Матрослар. Тыңлыйбыз, сэр!
Брукк (Гаррисны күрсәтә). Каютасына илтеп куегыз аны.
Матрос: Яхшы, сэр!
26
Матрослар Гаррис янына киләләр. Гаррис көтмәгәндә аягүрә баса. Матрослар аптырашып бер-берсенә карыйлар.
Гаррис (мыскыл белән көлеп). Кирәкми! Рәхмәт сиңа, дустым Джейкоб Брукк!
Ут сүнә.
Солдат (прожектор алдында). Хәзер инде Америка авианосецында да ниндидер бер совет судносының океанда югалуы турында беләләр.
а т р о с. Ләкин алар моңа зур игътибар бирмәделәр.
Солдат. Чөнки Тын Океанның бөек һәм искиткеч зур булуы һәркемгә билгеле бит. Көн саен диярлек анда нинди дә булса корабльнең батуына һәм дистәләрчә кешенең һәлак булуына күпләр инде бөтенләй күнеккән.
Матрос. Аннан соң бит авианосец «Генерал Грант» үз юлы белән бара һәм ул «Т-17» баржасыннан йөзләрчә милль ераклыкта. Ә баржада исә...
Баржа
Тагын да ныграк ябыккан һәм битләрен сакал-мыек баскан Мансур тирә-юньне күзәтә. Палубадагы мич өстенә бочок куелган. Анда нәрсәдер пешә. Мансур бочок янына килә дә, кашык белән чумырып алып, кабып карый.
Мансур. Тәме ярыйсы кебек... Бишенче көн инде авызыбызга бертөрле азык кергәне юк. Су да нибары бишәр йотым...
Пауза.
Бүген Совет Армиясе көне. Бәйрәм! Мөгаен, без генә аны шушындый кыяфәттә каршы ала торганбыздыр. Кырынмаган килеш. Өс-баш сәләмә... Мәскәүдә парад бара торгандыр... Башка шәһәрләрдә дә...
Сәхнә караңгылана. Алсу зәңгәргә чумган океан эченнән Кремльнең силуэты күренә. Еракта җыр яңгырый.
Утро красит нежным светом Стены древнего Кремля, Просыпается с рассветом Вся Советская земля.
Сафка тезелеп җырлап үткән солдатларның силуэты күренә.
Кипучая, могучая, Никем непобедимая Страна моя, Москва моя, Ты самая любимая...
Сәхнә яктыра. Мансур, Илья, Алексей, Федор, бер-берсенә тотынышып, трап буенча югары күтәреләләр.
Мансур. Ныграк, ныграк тотынышыгыз!
Федор. Нигә ул безне югарыга өстери?.. Белә бит ул... йөрергә хәлебез юк... Юк! Артык бара алмыйм мин... (Туктый. Утыра.)
Мансур (аңа бераз карап торып, кискен). Рядовой Бондаренко! Приказ сиңа: хәзер үк аягыңа бас!
Федор көч-хәл белән аягүрә баса.
Көнгә егерме генә адым булса да без йөрергә тиеш!
Федор. Аяклар сызлый минем, старшина!
Мансур (куркынып). Сызлый? Бәлки, шешкәндер? Нигә хәзергә кадәр берни дә әйтмәдең?
Федор. Юк... шешмәгән...
Мансур. Сал әле итекләреңне. Карыйк, нишләгән икән ул?
Федор. Що? Доктормы әллә син? Доктор Айболит?
27
Мансур. Нәкъ үзе. Давай сал!
Федор. Добре! (Илья белән Алексейга күз кысып.) Лама-воной, топ-топ, куку май?
Алексей. Нәрсә, нәрсә?
Федор. Атлар телендә бу: аякларым авырта, мина дару бир, дигән сүз.
Мансур. М-м-м... (Бераз уйланып торып). Капуки, капуки, сал- сал син тапуки... Ә моның мәгънәсе: утыр да итекләреңне сал, дигән сүз була.
Федор. Чүки-чак! (Утыра да итекләрен сала).
Иль я (Алексейга). Кара син аларны, башларына таш төшкере, хайваннарча сөйли беләләр. Доктор Айболит китабын яттан өйрәнгәннәр ахры.
Алексей. Эх, минем дә шундый хәтер булса, башым бөтенләй буш булса да, барыбер акыллы бу дип исәпләрләр иде.
Мансур игътибар белән Федорның аякларын карый.
Мансур. Ә хәзер уртларыңны күрсәт.
Федор авызын ача.
Федор. Авыртмый... (Башын селкеп.) Ни!..
Мансур. Цыига юк. Ләкин аякларыңның хәле шәптән түгел. (Приказ тоны белән.) Шуның өчен сиңа, ким куйганда, көн саен кырык адым атларга!
Федор. Шулкадәр күп?!
Мансур. Бу — ким дигәндә. Аңладыңмы?
Федор. Аңладым.
Мансур. Хәзер инде ки итекләреңне! Тизрәк!
Федор. Есть! (Итекләрен кия.)
Мансур (Алексей белән Ильяга). Бер уңайдан сезне дә карыйк, кадерле дусларым — Карудо һәм Бумбу!
Илья (әүвәл Алексейны, аннан үзен төртеп күрсәтеп). Тутый кош һәм ябалак. Ярый... Рәхим итегез, доктор!
Мансур. Ачыгыз авызыгызны!
Алексей белән Илья авызларын ачалар.
Киңрәк!.. Шулай!.. Уртларыгыз авыртмыймы?
Икесе дә мөңрәп, башларын селки.
Ябыгыз!
Икесе дә авызларын яба.
Аякларыгыз авыртмыймы?
Икесе дә аякларын бер-беренә бәреп куялар.
Яхшы! Хәзергә шул.
Илья. Ә доктор Айболитның үз хәле ничек?
Мансур. Тикшереп кара! (Авызын ача.)
Илья (Мансурны тикшереп карап). Тулысынча тәртиптә!
Мансур. Алайса яхшы! (Җитди). Бүгеннән соң һәр көнне доктор Айболит сезнең сәламәтлекне тикшереп торачак.
Алексе й. һәр көнне?
Мансур. Әйе. Шунсыз мөмкин түгел, Алеша... Ә хәзер, дуслар, сезне мин бәйрәм белән — Совет Армиясе көне белән тәбрик итәм!
Барысы да. Советлар Союзына хезмәт итәбез! (Әкрен генә җырлыйлар.)
28
Россия, Россия, Огни золотые, Все взоры прикованы к вам!. Горите все ярче. Светите все дальше, Навстречу Грядущим векам!
Всей силой народной Храним мы свободу И землю родную свою. Так будь еще краше, Отечество наше — Великий Советский Союз!
Алексей. Их, бәйрәм хөрмәтенә берәр нәрсә ашап та җибәрсәң иде! Бер сынык кара икмәк, ә?
Федор. Або берәр кашык борщ?
Мансур. Килегез әле монда! (Бочок янына алып килә.) Карагыз менә!
Илья. Нәрсә анда?
М а н с у р. Нибары аш!
Барысы да карыйлар.
Алексе й. Нәрсәдән ул?
Мансур. Үгез итеннән.
Федор. Үгез?!.
Мансур. Син, нәрсә, сарык ите дип уйладыңмы? Федор. Хлопци! Ул же көлә бездән.
Мансур. Әгәр ялганласам, җир упсын әнә!
Алексей. Каян килде ул сиңа, старшина?
Мансур (итек балтырын күрсәтеп.) Менә карагыз! Әле тагын берничә пешерерлек калды.
Федор. Це ж чобот!
Илья. Чобот булмаса гаҗәбрәк булыр иде...
Мансур. Подметкасы нинди!.. Телеңне йотарсың! Илья! Бар әле, мискиләр алып кил!
Илья. Хәзер! (Кубрикка төшеп миски һәм кашыклар алып менә.) Менә! (Палубага куя.)
Барысы да үзенә миски ала.
Алексей (бочоктан күзен ала алмыйча). Мин татып карыйммы, старшина?
Мансур. Сабыр итегез, дуслар... Башта үзем ашыйм. Әгәр миңа ул-бу булмаса, аннан сез дә ашарсыз... Әгәр мин авырсам... түгәрсез! (Мискиенә аш сала.)
Федор. Миңа да сал...
Мансур. Әйттем бит: мин ашап, тикшереп карамыйча, берегездә ашамыйсыз!
Федор. Це ж перестраховка!
Мансур. Перестраховка?.. Әйе-әйе!.. Мии бит барыбыз өчен дә җаваплы кеше, Федя! (Иптәшләренә карап ала да ашый башлый.)
Илья. Я, ничек?
Мансур. Тәмле! (Ашап бетереп). Аш менә дигән! Ләкин шулай да бераз көтик. Сынап карыйк!.. Илья!.. Син нинди дә булса берәр шигырь укы безгә.
Алексей. Янәшәмдә аш — тән азыгы булганда, җан азыгы белән бик дуслык юк минем. Әйдәгез, тын гына утырабыз.
Мансур. Ярый. Тын гына утырыйк!
Пауза.
29
Федор (кулларын тыны белән өреп, 01$ылытып) Ф-ф. Нигәдер туңдым әле, хлопци!
Алексе й. Менә хәзер мунча булса икән, ә?
Илья. Мунча, дисең? Менә ул барып чыгар иде! Ох, яратам мунчаны! Беләсеңме, безнең Приморьеда ничек чабыналар? Кыш көне, зәһәр суык көннәрне мунча яктылармы, кулыңа себерке тотасың да, китәсең мунчага. Уттай кызган ташка саласың чүмеч белән суны... У-у-ух! Тын алыр хәл булмый!.. Шуннан ләүкәгә менәсең дә себерке белән аркага чәтме чәт!.. Әлләллә! У-ух. Аркаң яна диярсең!.. Ә инде хәлең китә башласа, чыгасың да чумасың карга! Тәгәрисең бераз... Ф-ф-ф... Шуннан яңадан мунчага кереп, тагын себеркегә тотынасың!
Алексе й. Ух, шәп!
Федор, һәйбәт!
Илья, һу! Әйбәт кенәме!
Алексей. Старшина!.. Я, ничек анда хәлләр! Эчеңдә, дигәнем?
Мансур. Тыныч кебек, болай...
Барысы да. Ура!
Мансур (ашны бүлеп). Кадак эләксә, төкереп ташларсыз.
Федор. Пешкән кадаклар — це ж минем иң яраткан ашым.
Мансур (бүлеп бетереп). Алыгыз, егетләр, аш булсын!.. Аннан тагын бер күчтәнәчем бар. Махорка!
Бар да. Ура!
Мансур. Кеше саен берәр төрерлек! •
Алексей. Менә ичмасам бәйрәм бу!
Мансур. Ә өченчегә — теләгәнегезне сайлагыз! Менә! (Өч китап күрсәтә.) Джек Лондон, Тёркин һәм Муса Җәлил!
Еракта «Совет Армиясе маршы» яңгырый.
Ут сүнә.
Панфилов кабинеты.
Панфилов. Кырык көн... Юк, кырык тәүлек буе эзләдек, Наденька! Көн саен корабльләр, самолетлар чыкты эзләргә. Меңнәрчә километр җир үтте. Ләкин таба алмадылар. Димәк, адмирал хаклы. Баржалары баткан һәм ул инде каядыр океан төбендә.
Надя. Ә егетләр?.. Мансур... Федя... Алексей?
Панфилов. Надя! Куегыз чиста кәгазь!
Надя машинкага кәгазь куя.
Әүвәл Зәйнановлар семьясына! Языгыз!
Хөрмәтле Сәлимҗан Зәйнанович һәм Хәкимә Мәүлүтовна! 1960 елның 17 январында... хәрби задание үтәгәндә улыгыз Мансур Зәйнанов командасындагы катер... көчле гарасат вакытында хәбәрсез югалды. Мансур белән берлектә аның өч иптәше дә югалды. Нокта.
Надя. Шулай да ни өчен эзләүне туктаттылар? Ни өчен?..
Панфилов (кискен). Языгыз! Яна юлдан! Катерны һәм экипажны эзләп табу өчен... командование барлык чараларны күрде. Эзләүдә корабльләр, авиация, шулай ук барлык солдат һәм офицерлар катнашты. Ләкин күрелгән чаралар хәзергә кадәр уңай нәтиҗә бирмәде. Нокта. Яна юлдан. Сезнең улыгыз Мансур Ватаныбызның турылыклы улы иде. Ул... «Катер отрядының иң яхшы старшинасы» дигән мактаулы исем яулап алды. Ул...
Надя. Язмыйм артык! (Тора.)
Панфилов. Утырыгыз!.. Языгыз!..
Надя. Булдыра алмыйм!..
Ут сүнә.
30
Музыка.
Баржа
Океан. Баржа. Вакыйга берничә көннән соц бара. Баржага карау белән үк күренеп тора — тагын давыл — шторм булып үткән. Мансур ялгыз. Аягында брезенттан тегелгән тупас итек. Имгәнгән кулын көчкә генә күтәреп бинокльдән карый. Бераздан Федор кубриктан чыга. Ул мүкәләп диярлек килеп Mancvpra якынлаша. Сакал- мыеклары тагын да үсә төшкән, киеме ерткаланып беткән. Аягы брезентка уралган.
Үзе белән бергә гармоней да өстери.
Мансур. Федор? Я, хәлең ничек?
Федор. Күзләремдә томан... Әйт әле, старшина, көнме хәзер, төнме?
Мансур. Көн, Федор, көн!
Федор. Кичәге шторм кая илтеп ташлады икән безне?
Мансур, һаман көнчыгышка, Федя!
Федор. Әйе, әйе... Австралиягә... Гавай утрауларына табан, диде бит Илья... Авыр миңа, старшина. Юк, ашыйсым килми... Су да эчәсем килми... Син, гармонь уйна... иптәшләрнең рухы төшмәсен, дигән идең... Нишләргә инде миңа?.. Бармакларым тыңламый...
Мансур. Федя! Хәзергә уйнама! /
Федор. Юк, уйныйм... Уйнармын... Тик...
Мансур. Федор, безне бит тиздән табачаклар! Без кайтачакбыз!.. Мин Гөлгенә янына... Ә син... Сии Надя янына...
Федор. Надя? (Көлә.) һәрвакыт шаяртасың син, Мансур...
Мансур, һич юк! Дөресен әйтәм!
Федор. Кайтырбыз дисең? Бәлки... Тик шторм гына булмасын!
Мансур. Хәзер инде җил тыйды. Сизәмсең?..
Федор (бераз тыныч утырганнан соң). Сез миңа һаман музыкант бул, консерваториягә кер, дисез. Ә мин... исән калдым исә, моряк булачакмын. Шоб... шоб николы ни яких штормов не боятысь!
Мансур. Ышанам, син яхшы моряк булачаксың, Федя!
Федор. Тик менә кулларым гына хәзер... (Кулына карый.)
Мансур. Алтын синең алар...
Федор (кинәт). Кара! Чебен! Тере чебен!.. Оча!
Мансур. Чынлап та!.. Каян килгән ул?
Федор. Мөгаен, Курильдән. Безнең белән дрейфка чыккан! Куян булып!
Мансур (куллары белән кызу хәрәкәт ясап). Тоттым! Ой, нинди чая!.. Кызык, нәрсә белән туена икән ул?
Федор. Аңа күпме генә кирәк соң? Җибәр сип аны. Кубрикка.
Җылыга. Очып йөрсен әнә.
Мансур. Искиткеч!.. Бар, оч! (Кубрик ишегенә килеп чебенне очырып оцибәрә.) Барысына да чыдаган: штормга да, ачлыкка да!..
Кубриктан «А-а-а!^ дип кычкыра-кычкыра Алексе й чыга да ишек төбендә егыла. Аиыц артыннан Илья йөгереп чыга.
Илья. Алеша!
Федор. Нәрсә бу тагын?
Мансур белән Федор Алексей янына киләләр.
Мансур. Ни булды сиңа, Алеша?
Алексей. Төш! Ах, шундый төш күрдем...
Егетләр бер-берсенә карашалар.
Алексей төше. БаКча.
Глхпп капангыланү белән задник ике якка ачылып китә. Безнең күз алдыбызга ап-ак Йчәккг күмелгән алма бакчасы килеп баса. Агачлар арасында Алексейның сөигәв 1 ’ кызы — кәләше Марина күренә.
31
Марина (otf ырлый).
Танга хәтле тагы тынды дөнья. Бер тавыш юк... сүнгән утлар да. Тнк каядыр ялгыз гармонь гына Моңнар түгеп йөри урамда L
Агачлар арасыннан Алексейның әнисе Анна Герасимовна килеп чыга.
Анна Г е р а с и м о в и а. Син түгелме соң бу, Марина?
М арина (ачу белән). Алексейны күрергә дип килдем.
Анна Гераси м о в н а. Аның әле кайтканы юк, Маринушка!
Мари н а. Кайткан ул! Бөтен авыл сөйли. Миңа гына күренми яше' ренеп ята.
Анна Герасимовна. Ялган, Марина, ышанма. Кайткан булса, иң элек мин белер идем ул турыда.
М а р и н а. Ни өчен соң алай булгач, бөтен кеше аның кайтуы турында сөйли?
Анна Герасимовна. Маринушка, әгәр ул чын-чынлап... (Ерактан кемнеңдер килгәнен күреп.) Кызым; кара әле, кем ул әнә... Ә-иә, тегеннән, сукмак буйлап килә. Алеша түгелме?
Марина. Ул!.. Ой, нинди ябыккан! Сакал-мыек баскан үзен!
Алексей керә.
Алексей (әнисен кочаклап). Әнием! (Маринаны күреп.) Марина! (Кочаклый.)
М а р и н а. Ни булды сиңа, Алеша?
Алексей. Юк... Берни дә булмады!
Анна Герасимовна. Как сөяккә калгансың! Син ачыккансың, балам! Әйдә, өйгә керик... Ашарсың, эчәрсең... Аннан...
Алексей. Минем хәл әле алай ук начар түгел. Иптәшләрем хәле авыр... Мансур... Илья... Федор..: Алар турында язган идем ич:..
Анна Герасимовна. Әйе, әйе. Иң якын дусларым дигән •идең.
Алексей. Әни! Алар көтә мине! Алеша безгә ни дә булса алып килер әле дип ышанып торалар. Ни булса да барыбер. Тик күбрәк булсын...
Анна Г е р а с и м о в н а. Алайса икмәк бирәм... Ит, май...
М а р н н а. Шикәр, печенье...
Арткы пәрдә ябыла.
Баржа
Анда Алексей яртылаш яткан да пышылдап кына сөйли... «Икмәк, ит, май, шикәр...» Еракта Маринаның әкрен генә җырлаганы ишетелә.
Бер китә ул кырлар кочагына, Бер әйләнеп кайта яңадан. Ул кемнедер эзли караңгыда, Тик табалмый кебек ул һаман.
Алексей (иптәшләренә). Болар минем төшкә, мөгаен, туган көнем булганга кергәндер!
Егетләр. Синең бүген туган көнең?
Алеша, Федор, Илья бер-берсенә карашалар.
Мансур. Нигә аны кичә үк әйтмәдең?
Илья. Эх, башына таш төшкере, билгеләп үтәсе иде дә бит, бер нәрсәбез дә юк.
Федор. Әгәр белсәк, ярты чобнтиы булса да калдырыр идек.
i Шәйхи Маннур тәрҗемәсе.
32
Мансур. Ә мин, иптәшләр, өчебез исеменнән шундый бүләк тәкъдим итәм: әйдә әнә барыбызның да исәнлеге өчен ул тагын дүрт йотым су эчсен! Илюша! Алып чык фляжканы!
Илья кубрикка төшеп китә.
Алексей (торырга омтылып). Юк, юк! Аида нибары өч кружка су!..
Илья фляганы алып кереп Мансурга бирә.
Мансур (фляганы сузып). Туган көнең белән, дускай!
Алексе й. Юк!
М а н с у р. Эч, дус!
Алексей. Тик бер йотым. Калган өч йотым сезгә.
Илья. Кирәкми, Алеша!
Алексе й. Бу минем сыем сезгә! Бир! (Фляганы ала да бер йотыя эчеп, Мансурга бирә.) Мә!
Мансур. Ярый алайса... Синең саулыгың өчен, Алеша! (Эчә.)
Алексей. Хәзер Ильяга!
Илья (фляганы алып). Маринаң янына исән-сау кайтып җит! (Эчә.)
Алексе й. Федяга!
Федор. Шоб туйларың гарно булсын! (Эчә дә гармонен алып, бөтен көченә туш уйный.) Эх, гармонь! Күрегең яхшы! Күннәрең яхшы?.. (Кинәт.) Алеша! Сизәмсең? Бүген дә аш ашыйбыз. Безнең инде артык чобит нема димсең? Хай нема! Ә гармонь? Це ж добре! Күне әйбәт! Гарный шулпа буде! Ә хәзер аңарда мин соңгы тапкыр менә нинди көй уйныйм. Синең өчен, старшина! Юк, барыбыз өчен дә! (Уйный һәя җырлый.)
Чирмешәнкәй буе ай бик матур, Буйларында үсә бөрлегән.
Сөям сине сөям, карлыгачым, Асылкошым, бердәнбер генәм, Сөям сине, сөям, Гөлгенәм!.
Караңгылык. Бар да юкка чыга.
Мансур тавышы. Гөлгенәм!
Зәйнановлар өе.
Ишек шакыйлар. Тынлык. Ишекне ачып әкрен генә Гөлгенә керә. Карана.
Гөлгенә. Берәү дә юк! (Баскан урынында катып кала.) Хәкимә (кереп). Гөлгенә?
Г өл генә. Ой, гафу ит, Хәкимә апа! Мин... хат юкмы дип сорарга гына кергән идем.
Хәкимә. Юк шул, кызым!..
Гөлгенә (уңайсызланып). Мин инде, нәрсә уйларга да белмим, Хәкимә апа.
Хәкимә. Әтисе дә бик борчыла. Ашы аш түгел бичараның, чәе чәй түгел! (Иренең кайтканын тәрәзәдән күреп.) Әнә үзе дә кайта!
Сәлимҗан керә. Ул шат.
Сәлимҗан (чишенә-чишенә). Вәт, әйттем бит мин!
Хәкимә. Ни бар, әтисе?
Сәлимҗан. Мансурдан хат! Әйттемме сиңа! Минем малай ул югала торган малай түгел, дидемме? Шул, шул!
Хәкимә. Кая хатың? Бир әле Гөлгенәгә. Укысын кычкырып.
Сәлимҗан. Хат әле почтада. Рәзилә белән кайтып килә идек, урам аръягыннан Марзия кычкыра, хат бар сезгә, Сәлимҗан абзый, ди. Мансурдан, ди. Рәзилә почтага йөгерде. Хәзер кайтып җитәр.
Хәкимә. Хәзер кайта, димсең? Әй-й ходаем! (Тәрәзәгә карый.) Исән-сау булгач, аллага шөкер инде... Аллага шөкер!..
Рәзилә керә дә ишек төбендә туктый.
Ни бар, кызым, ә? Рәзилә?
Сәлимҗан. Кая хат, Рәзилә?
Рәзилә (аптырап). Хәзер... (Кесәсеннән конверт чыгара.) Хәкимә. Мансурга ни булган, кызым...
Рәзилә. Мансур... Мансур океанда... хәбәрсез югалган...
X ә к и м ә. Нәрсә?!.
Г ө л г е н ә (кычкырып). Мансур!!?
Бар да аптырап, катып кала. Хәсрәтле музыка яңгырый.
Ут сүнә.
Солдат (прожектор алдында). Федорның да, Алексейның да, Ильяның да әти-әниләре улларының океанда хәбәрсез югалуы турында нәкъ әнә шундый хат алып, зур хәсрәт кичерделәр. Ләкин сизгер йөрәкле аналар күңелләре түрендә, бәлки әле улларыбыз исәндер, дигән ышаныч сакладылар. Бу ышаныч аларны юатты, яралы йөрәкләренә шифалы дәва булды.
Матрос. Аналар күңеле чыннан да ялгышмады. Егетләр исән! Бүген инде алар кырык тугызынчы көн океанда аяусыз көрәш алып баралар. Әнә алар...
Баржа
Хәзер инде егетләр көч-хәл белән генә хәрәкәт итә. Мансурдан башкалар палубада төрлесе-төрле якка карап, тыныч кына яталар. Мансур штурвалда. Ул рульгә тотынган да бер ноктага карап катып калган. Ул ниндидер бер сәер генә сынга охшый.
Алексей (иптәшләре янына шуышып килә дә Мансурга ишарә итеп). Авыр, минемчә, старшинаның хәле...
Илья. Вахтада торырга аңа тагын әле бер сәгать бар.
Федор. Хлопцы! Аны алмаштырырга кирәк. Үзем барам...
Илья. Аннан мин...
Алексей (штурвалга таба шуышып китә башлаган Федорны туктатып). Федя!.. Егетләр... Минем башыма бер уй килде... (Мансур ягына карап алып.) Тик ул ишетмәсен...
Илья. Сөйлә!
Алексей. Мин алай уйларга теләмәгән идеАм дә бит... Ләкин... башымнан һич куа алмыйм аны... Мин... мин...
Федор. Я?
Алексей. Әйтәм!..
Пауза.
Теләсәк теләмәсәк тә... безгә үләргә туры киләчәк.
Илья. Алешка!
Алексей. Юк, Илюша, тукта әле син!.. Минем шуны әйтәсем килә... сезнең белән баржада үткәргән бу көннәр искиткеч иде алар... Монда бер көн яшәү — аның мәгънәсе, гади көннәрнең .меңенә тора... Сезнең белән бергә булганга бу, дуслар!.. Бик күп уйладым мин... Киләчәктәге матур көннәр турында... Кайчан да булса кешенең... безнең Совет кешесенең айга, Зөһрә йолдызына, Марска очуы турында... Коммунизм турында... Марина... Җаныма ләззәт бирә иде бу уйлар. Тик менә бүген... әле күптән түгел, нәрсәдер йөрәгемә килеп кадалды... Авыр, бик авыр булып китте миңа... Үлем килүе!.. Болай мин бәхетле, әлбәттә... Үлем дә куркыныч түгел... Чөнки янымда сез! Сез... Илья! Мин теге вакытта салага дигән идем сиңа... гафу ит, яме?
Илья. Куй, Алеша... Әллә кайчан оныттым инде мин апы!
3. .С. Ә.“ № 4.
33
34
Алексей. Яхшы!.. Без әле... (Хәле китә.)
Илья. Алеша!
Алексей (көч-хәл белән башын күтәрә, кесәсенә күрсәтеп). Мин менә буяу әзерләдем... Кайсыбызга иң ахырдан үләргә туры килсә, шул язар баржага...
Федор. Нәрсә язар?
Мансур сагая, тыңлый.
Алексей. Исем, фамилияләр һәм... барыбызның да соңгы сәламе... Туган илебезгә, Партиягә... әниләребезгә һәм...
Мансур, соңгы көчен җыеп, кызу-кызу гына штурвалдан төшә.
Федор (Мансурны күреп). Мансур!..
Мансур. Теге дөньяга җыйналдыгыз?.. Юк! Үлем турында сөйләшергә рөхсәт итмим.
Илья. Ләкин бит...
Мансур. Сизәсезме!.. Әнә җылы җил исә. Кояш нурына игътибар итегез... Нинди җылы ул... Океан суы да җылы хәзер. Яз якынлашканга шулай ул... Менә күрерсез... бүген я иртәгә нинди дә булса корабль очраячак безгә... (Кинәт.) Туктагыз!.. (Тыңлый.) Нәрсә бу!
Илья. Берни дә юк!
Мансур. Юк, нәрсәдер гөрли.
Илья. Юк, Мансур! Колак шаулый шулай... Ачлыктан ул.
Алексей (ыргылып куя). Самолет!!
Барысы да, соңгы көчләрен җыйнап, сикереп торалар.
Мансур (бинокльдән карап). Самолет! Арырак әнә — корабль. Сигнал!
Илья, Алексей, Федор кесәләреннән сигнал флаглары чыгарып бөтен көч белән селки башлыйлар.
Килә! Безгә таба очып килә!
Бар да. Безгә таба оча!
Самолет тавышы көчәя.
Илья. Күрде безне!.. Сигнал бирә!.. Әнә арттарак вертолет!
Мансур. Американыкы! (Барысына да.) СССР хәрби диңгез флагы күтәрергә!
Барысы да мачтага ташлана. СССР хәрби диңгез флагы күтәрәләр.
Нинди генә хәл булса да бер-беребездән аерылмаска!! Ишетәсезме?.. Нинди генә хәл булса да! (һушы китеп егыла.)
Алексей (Мансурга ташланып). Мансур!!
Пәрдә
ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ
Солдат (прожектор алдында). Дөньяда хәлләр шундый инде ул. Вакыйгалар үзгәреп тора, һәр яңа көн, яңа хәлләр, яңа вакыйгалар алып килә.
Матрос. Егетләрнең хәбәрсез югалуларына кырык тугыз көн үткәч, радио бөтен дөньяга хәбәр итте...
Радио тавышы. Тыңлагыз! Тыңлагыз!, Мәскәү сөйли! Гавая атауларыннан Саи-Францискога кайта торган Америка авианосецы
з* 35
«Генерал Грант» шторм вакытында һәлакәткә onpaji Тын Океанда йөзәргә мәҗбүр булган совет солдатлары Мансур Зәйнанов, Федор Бондаренко, Алексей Тарасов һәм Илья Романовны үз бортына алды...
Матрос. Ә нәкъ шушы вакытта.
Солдат. Анда, Америка авианосецында...
Ут сүнә.
Госпиталь
«Генерал Грант» авианосецында госпиталь. Мансур койкада ята. йоклый. Сакал- мыеклары кырылган. Өстендә ак пижама. Аның янында Федор утыра. Аның дэ сакал-мыеклары кырылган. Өстендә дә Мансурныкы шикелле үк пижама.
Мансур (йокы, аралаш). Сизәсезме... Кояш!..
Федор (әкрен). Мансур!..
Мансур. Бу кем?.. (Торырга тели.) Иптәшләр, тыңлагыз.
Федор (аны кочаклап). Старшина!..
Мансур. Федя!.. Без кайда?
Федор. Америка авианосецында...
Мансур. Америка?.. (Хәтерләргә тырыша). Әйе, әйе... Кемдер миңа нәрсәдер ашатты... Кашык белән... Бик тәмле иде ул...
Федор. Бульон...
Мансур. Әйе... Соңыннан... сакалымны кырдылар. Шундый шома... Ә аннан соң...
Федор, йокыга киттең һәм... уянмыйча ике тәүлек йокладың.
Мансур. Ике тәүлек? Тукта!.. Бу нинди бүлмә?
Федор. Аларның госпитале.
Мансур. Госпиталь? Ни өчен госпиталь? Илья белән Алексе# кайда?
Федор. Палубага, һава алырга чыктылар.
Мансур. Ә безнең баржа? Баржа ничек?
Федор. Без инде сораштык... Аны да Сан-Францискога алып барачаклар.
Мансур. Сан-Франциско?!
Федор. Це точно... шулай.
Мансур. Джек Лондон туган шәһәр? Менә бу фокус! Монысы шәп!
Пауза.
Кара әле, Федор? Безгә нишләргә хәзер?.. Безгә бит тизрәк үз часте: бызга кайтырга кирәк!
Федор. Ул турыда да сораштык. Алар әйтә: Сан-Францискодан озатырбыз сезне диләр.
Мансур. Миңа... безгә хәзер үк корабльнең командиры белән сөйләшергә кирәк. (Тора.)
Федор. Мансур...
Илья белән Алексей керә. Шулай ук кырынган, төзәтенгәннәр. Аларны матрос Н о р д е н озата керә.
Алексей (Мансурга ташланып). Старшина!
Илья. Мансур!
Мансур. Я, сезнең хәлләр ничек, егетләр?
Алексей, Безнең хәл шәп...
Илья. Үзеңнең хәл ничек?
Мансур. Күрәсез ич...
Илья. Син әле ашыккансың, старшина! Әйдә, ятып тор тагын бераз.
Мансур. Юк, юк... Хәлем яхшы «минем... (Норденны күреп ) Ул Кем? '
36
Илья. Матрос Генри... Генри Норден! Безнең яңа дустыбыз! (Hop- денга.) Ә бу безнең командир.
Норден (Мансурга). Генри Норден, сэр!
Илья. Нишләп сэр булсын ул! Ноу сэр! Иптәш ул безнең! Фрайнд!
Норден. Капитан старшин-фрайнд?
Илья. Фрайнд!.. Фрайнд, иптәш Норден!
Норден. Оккей! (Мансурның кулын кыса.)
Мансур. Мин дә бик шат, мистер...
Норден. Генри Норден-Фрайнд! Америка енд Россия Фрайнд! Дус! Нет война! Фрайнд!
Мансур, Алексей, Илья, Федор, Норден бердәм кул кысышалар. Ишек ачыла. Доктор-майор Хартстворт керә. Генри тиз генә кулын тартып ала.
Уңайсыз пауза. Хартстворт берни дә сизмәгәнгә салыша.
Хартстворт. Генри, сезгә китәргә мөмкин.
Норден. Есть, сэр! (Егетләргә елмаеп карый да чыгып китә.)
Хартстворт (аны күз карашы белән озатып калып, Мансурга). Я. дускай, хәлләр ничек соң?.. Күрәм: сез әле уянып өлгермәгән, ә аякка басып өлгергән!.. Ләкин... киңәш итмәс идем. Сез әле... м-м... ничек әйтергә ныгып өлгермәгән... йес!
Федор (Мансурга). Доктор. Хартстворт. (Әкрен.) Дюже гарный кеше.
Мансур. Ярдәмегез өчен зур рәхмәт сезгә, доктор! Барыбыз исеменнән дә!
Хартстворт. Утырыгыз, дустым! Менә шулай... (Мансурны караватка утырта.) Кешеләргә ярдәм итү... безнең бурыч... Мин сезне хәзер тыңлап карыйм... Понимайт?... Та-а-к... (Кесәсеннән трубка алып, Мансурның йөрәген һәм үпкәләрен тыңлый). Карош!.. Карош!.. Яхшы солдат!
Илья. Старшина ул, доктор.
Хартстворт. йес, йес... старшина... каупитан. Добри мали офицер.
Мансур. Мин офицер түгел, доктор, старшина!
Хартстворт. йес, йес, старшина!.. (Паузадан соң.) Дусларым.* Сезгә мин шуны әйтергә тели: мин... чәчләре агара башлаган доктор гына түгел, мин һәм карт моряк та... ышаныгыз, дуслар, океанның нәрсә икәнен мин яхшы белә. Бигрәк тә кәефсез чагы булса, ул а-а! Котырына! Акылдан шаша! Хәзергә кадәр мин уйлый идем, океан янында кеше — чүп. Берни дә тормый. Ә сез аның киресен исбат итте, йес! Әгәр кеше, чын кеше булса, иң дәһшәтле океан да берни эшли алмый аңа. Кадерле яшь дусларым, күп, бик күп рәхмәт сезгә... Чөнки сез кеше, кеше исемен тагы да югарырак күтәрдегез.
Бары да. Рәхмәт, доктор.
Мансур. Сезгә безнең рәхмәтебез чиксез зур, доктор, ләкин без... без бит бик гади кешеләр... гади совет егетләре. Алай ис китәрлек бер эш тә эшләмәдек...
Хартстворт. О, юк, сез могҗиза эшләде! Могҗиза! йес! йес!
Мансур. Мистер доктор, миңа корабль командиры белән сөйләшергә мөмкин булыр микән?
Хартстворт. Э-дускай, сез әле командир белән дә башка офицер белән дә сөйләшергә өлгерерсез!
Мансур. Ни өчен хәзер үк ярамый?
Хартстворт. Чөнки әле сез яңа терелеп килә!
Пауза.
Мансур. Әйтегез, доктор, безнең турыда Советлар Союзына хәбәр ителгәнме?
37
Хартстворт. О! Советлар Союзына гына түгел, бөтен дөньяга хәбәр ителде!.. (Тәрәзәдән күреп.) Әнә корабль капитаны, коммодор Брукк үзе бирегә килә.
Б р у к к белән Гаррис керә. Егетләр аларны аягүрә басып, хөрмәтләп каршы алалар.
Брукк. О! Доктор, сезнең егетләр бик әйбәт күренә. (Солдатларга.) Хәерле көн, дуслар.
Мансур. Хәерле көн, мистер капитан.
Брукк. Үзегезне өегездәге кебек хис итегез. Утырыгыз, утырГ
Мансур (иптәшләренә). Сабыр итегез!.. (Брукка.) Мистер капитан, безгә күрсәткән яхшылыкларыгыз өчен, барыбыз исеменнән дә зур рәхмәт сезгә.
Брукк (Мансурны кочаклап). О, сез әйбәт егетләр... Кыю солдат!.. Тын Океанның нәрсә икәнен мин яхшы белә. Сез зур батырлык эшләде... Океанны җиңде. Куркуны җиңде!..
Гаррис. Тәбрик итәм, дуслар! (һәрберсенең кулын кыса.)
Брукк. Бу — мистер Гаррис, «Вашингтон Геральд Трибюн» газетасының корреспонденты. Шуның өстенә бераз гына бай миллионер!
Хартстворт күз кырые белән Брукка карап куя.
Гаррис (Мансурның кулыннан тотып). Без коммодор белән иске дуслар. Ул миңа, Чарли, дип эндәшә. Л1ии — Чарли. Ә мин аңа, Джейкэ дип дәшәм. Әнә әйтсен ул, гәрчә мин капиталист һәм бераз гына бай миллионер булсам да сезнең феноминаль халкыгызны бик яратам. Джейк! Ишеттеңме, нәрсә әйттем мин бу искиткеч яхшы егетләргә?..
Брукк. Әйе, Чарли! Яратам дидең аларны син. Моны син шулай ук минем исемемнән дә әйттең! (Сигнализация кнопкасын баса.)
М а т р о с-н е г р керә.
Матрос. Тыңлыйм, сэр!
Б р у к к. Шампанский!
Матрос. Есть, сэр! (К.ызу гына чыга).
Гаррис. Әнә бу матрос-негр да сезнең илне бик ярата.
Хартстворт (кискен). Коммодор Брукк, мин сезгә кирәкми торган м ы 11 ды р хәзер?
Брукк. Сабыр итегез, док. Без бергәләп сезнең егетләр саулыгына эчәчәкбез!
Подноска куелган бер шешә шампанский һәм бокаллар күтәреп м а т р о с-н е г р керә.
Хартстворт. Яхшы. Алар исәнлеге өчен эчәргә әзер мин.
Брукк (барысына да мөрәҗәгать итеп). Хөрмәтле джентль- меннар! Рәхим итегез! (Солдатларга аерым мөрәҗәгать итеп.) Рәхим итегез!
Барысы да бокал ала.
Бөек Россиянең кыю егетләре исәнлегенә!
Мансур. Америкалы дусларыбыз хөрмәтенә!
'Гаррпстан башкалар барысы да эчә.
Брукк. Ә сез, Чарли?
Гаррис. Сез бит беләсез, Джейк, мондый йомшак эчемлек кар- ныма ярамый... (Шампанскийны түгә.) Виски яратам мин. Әгәр бу егетләр дә минем компаниямә кушылса, шат булачакмын.
М а т р о с-н е г р бушаган савытларны алып чыга.
Брукк. Доктор Хартстворт .мондый эшләрне, бу очракта, бик үк килештерми, минемчә?
Гаррис. Гәрчә мин бу гүзәл егетләр белән чәкәшеп эчәргә теләсәм дәме?
38
Хартстворт. Әйе, сэр. Гәрчә сез бу гүзәл егетләр белән чәкәшеп эчәргә теләсәгез дә!
Брукк (кулларын җәеп җибәреп). Медицина, Чарли! (Солдатларга.) Ә хәзер, дуслар,-әйтегез, нинди теләкләрегез бар сезнең?
Мансур. Без барыннан да канәгать, мистер... Тик безнең тизрәк Туган илебезгә кайтасыбыз килә.
Илья, Алексей, Федор. Туган илебезгә!..
Брукк. Аңлыйм... Әлбәттә, сез... тиздән туган илегездә булачаксыз.
Гаррис. Минем... «Вашингтон Геральд Трибюн» газетасы вәкиле буларак, алар белән кайбер нәрсәләр турында конфеденциаль рәвештә сөйләшәсем килә!
Хартстворт (Брукка). Миңа китәргә мөмкиндер, сэр!
Брукк. Мөмкин, әлбәттә! Хәер, минем дә эшләрем бар. Әйдәгез!.
Брукк һәм Хартстворт китәләр.
Гаррис (креслога утырып). Начальство юк. Яхшы бу! Утырыгыз, дуслар!
Мансур (иптәшләренә карап алып). Рәхмәт!
Утыралар.
Гаррис. Сез, бәлки, русская водка эчәргә телисездер, ә?..
Мансур. Гафу итегез, мистер...
Федор. Без • водка эчмибез...
Гаррис. Та-ак! Ә акча яратасызмы? Доллар? Алтын?
Мансур. Соравыгыз аңлашылып җитми, мистер...
Г а р р и с. Мин әйтәм: әгәр сезнең биш мең, ун мең доллар акчагыз булса, бар нәрсәне дә сатып ала аласыз. Коттедж, машина һәм тагын бик күп әйберләр...
Мансур. Акчабыз булса? Каян килеп? Барыбер бик начар аңлашыла, мистер Гаррис.
Г а р р и с. Мин саф рус телендә сөйлим. Сез аңларга тиеш!.. Мин сезгә акча бирә, сез аласыз...
И л ь я. Монысы бигрәк тә аңлашылмый.
Федор. Ни өчен сез акча бирә?.. Шуны аңламыйбыз...
Г а р р и с. Аңлатам алайса. Сез миңа... ну... кырык тугыз көн эчендә, океанда күргән хәлләрегезне сөйли... Минем ялгызыма—так?.. Аннан мин китап яза. Дүрт солдат — океан батырлары... Аңлыйсыз!.. Сезне бөтен дөнья беләчәк! О-у! Шуннан соң сезнең бөтен нәрсәгез булыр: шөһрәт, акча, машина, хатыннар! Ә?
Алексей. Старшина, бер бик йомры сүз әйтергә рөхсәт ит үзенә?
Мансур. Тарасов!.. (Гарриска.) Димәк, үзебез турында без сездән башка һичкемгә сөйләмәскә тиеш булабыз!
Гаррис. Мин сезгә акча бирәм! Сез бары тик минем белән генә сөйләшәсез...
Мансур. Китап дөньяга чыкмый торып, без Туган илебезгә дә кайтмаска тиеш булабызмы?,
Гаррис. Ләкин бит акчагыз күп булачак сезнең! Бик күп!
Мансур. Менә нәрсә, мистер... Билль.
Илья. Гаррис!..
Мансур. Мистер Гаррис! Сезнең долларлар безне әз генә дә кы-зыксындырмый. Чөнки үзебез бай!
* Гаррис. Биш мең доллар!
Мансур. Юк! (Тора.)
Аның артыңнан башкалар да торалар.
39
Гаррис. Ун мең доллар!
Илья. Юк!
Гаррис. Илле мең доллар!
Алексей, Федор. Юк!!
Г а р р и с. йөз мең!
Мансур. Бер нинди доллар да!
Гаррис. Сезнең урыныгызда булсам, мин алай җавап бирмәс идем. Чөнки сезнең язмышыгыз... безнең кулда!!
Егетләр сискәнеп китеп бер-берсенә карашалар.
Мансур. Илья. Нәрсә?!
Гаррис. Америка суларында нинди максат белән дрейфовать иткәнегезне без белми дип уйлыйсыз ахры? Ә?.. Сез... шпионнар өчен кирәк булган материал җыйнадыгыз анда... Да, да! Ә шпионнарны бездә— менә болай... (Күрсәтә.) Электр утыргычка!..
Мансур. Менә нәрсә, мистер Билль!.. М. м... Гаррис! Без сезнең Америкада нинди дәрәҗәдәге кеше һәм нинди хезмәттә булуыгызны белмибез. Ләкин барыбыз исеменнән дә шуны әйтәм: без Совет егетләре һәм сез безне нинди генә провокация белән дә куркыта алмассыз! Аңлашыламы?
Гаррис. Сез Совейт?.. О, юк! Хәзер инде үз колагыгызны үзегез күрә алмаган шикелле, Советлар Союзын да күрә алмаячаксыз!
Илья. Ә менә моны теләмисезме? (Шиш күрсәтә.)
Алексей (шундый ук хәрәкәт ясап). Менә ике!
Мансур (кискен). Туктагыз!.. Чигенегез!.. Менә нәрсә, мистер, әгәр дә сез...
Гаррис. Ә сез юкка борчыла, господин Зәйнанов! Сезнең белән мин сөйләшергә дә теләми!.. Мин господин Бондаренко белән сөйләшәчәк!.. Чөнки ул синнән акыллырак!.. Ул әйбәт украинец!.. Шулай бит, иптәш Бондаренко!
Федор (югалып калып). Төшенмим... Шо це е!
Гаррис. Илле мең доллар! Синең үзеңә генә!
Федор. Үземә генә?..
Гаррис. Әйе?.. Бу — өй, машина, кызлар...
Федор (елмаеп). Төшенмим...
Г а р р ис. йөз мең! Алтын белән!.. Ризамы?
Федор (шулай ук көлеп). Әйтегезче, зинһар... м-м... Як сезгә хөрмәтләп дәшәргә... Әтиегез исеме белән?..
Гаррис. Син миңа гади генә итеп эндәш... Чарли, диген.
Федор. Чарли?.. Ни өчен, Чарли, минем бер үземә генә шундый бәхет? Ә, Чарли?
Гаррис. Чөнки син булган егет. Акыллы украинец!.. Барын да аңлыйсың!
Федор. Хлопцы! Чигенегез әле бераз... Мин бу Чарлиның чәпчим әле яңагына!
Илья белән Алексей Федорның кулларын тоталар.
Мансур. Бондаренко! Смирно!
Федор (аңга килеп). Есть, смирно! (Төз итеп баса.)
Б р у к к керә.
Брукк (мондагы хәлне аңлап). Мистер Гаррис, Вашингтон сезне радиотелефонга чакыра!
Гаррис (солдатларга). Башлаган әңгәмәне дәвам итәрбез әле, дуслар... Руслар әйтмешли — пока! (Китә.)
Брукк (солдатларга). Рәхим итегез! Утырыгыз!
Мансур (кискен). Мистер коммодор!.. Әгәр дә безне Ватаныбызга хыянәт итәрләр дип уйласагыз, ялгышасыз.
40
Бар да. Точно!
Брукк (үзен тиз генә кулга алып), Кадерле дусларым! Монда ниндидер аңлашылмау... йес! Сез, мөгаен, нәрсәнедер, кемнедер дөрес аңламаган...
Мансур. Дөрес аңламаган?.. Мистер Гаррис безне шпионнар дип атады, Туган илебезгә кайтармау белән янады!
Б р у к к. Янады? Сер итеп кенә әйтәм, дуслар, бу шаяру, аракыны күп эчкән кешенең шаяруы гына булган...
Илья. Алкоголик шуклыгы, димәкче буласыз инде сез, башыңа таш төшкере!
Б р у к к. Ә?.. Әйе, әйе, сез дөрес сизгән!.. Безнең корабльгә аның һич катнашы юк!., йес!.. Тагын бер кат әйтәм, кадерле кунаклар... «Генерал Грант» авианосецының экипажы өчен, сезнең биредә булуыгыз зур шатлык! (Ишек янына килеп.) Лейтенант Эдвардс!
Эдвардс (кереп). Тыңлыйм, сэр!
Брукк. Телеграммаларны бирегез! (Кулындагы телеграммаларны Брукка бирә.) Рәхим итегез! Болар сезгә!
Мансур (телеграммаларны алып). Безне котлыйлар!.. Мәскәү... Казан... Киев...
Телеграммаларның бер өлешен Алексей, Илья һәм Федор ала.
И л ь я. Париж... Будапешт... Лондон... /
Федор. Куйбышев, Минск... Хлопцы!.. Монысы үзебезнекеләрдән!.. Капитан-лейтенант, Торсынбай Уразметов, Пермяков һәм башкалар... Котлыйлар безне!.. Көтәләр!
Алексей. Нью-Йорк. Улан-Батыр. Рио-Де-Жанейро. Егетләр! Бәлки бу төш кенәдер, ә?
Илья. Юк, Алеша, бу инде төш түгел.
Гаррис кереп ишек янында туктый.
Илья (укый). Кадерле дуслар! Без Луганск өлкәсенең шахтерлары, металлурглары, авыл хуҗалыгы эшчеләре һәм барлык хезмәт ияләре океан белән тигезсез көрәштә күрсәткән батырлыгыгызга чын күңелебездән сокланабыз. Бу көрәштә сез Коммунистлар партиясе тарафыннан тәрбия ителгән Совет кешеләренең нинди эшләргә сәләтле икәнен ачык күрсәттегез. Без сезнең белән горурланабыз, дуслар. Социалистик Хезмәт Геройлары: Николай Мамай, Синяковский һәм башкалар...
Брукк (йөзенә ачу чыккан Гаррисны күреп, егетләргә). Ярый, дуслар! Сезгә ял итәргә кирәк! Хушыгыз! (Барысының да кулларын кыса) Әйдәгез, Чарли? (Гаррисны алып китә).
Гаррис (Бруккны озата барып, авансценада). Тәбрик итәм, коммодор Брукк!
Брукк. Чарли!
Гаррис. Коммунистлар белән янәшә тыныч яшәргә дигән фикерегезне ишетә алмыйм мин, Джейк! Күрә алмыйм! О, минем иркемдә булса — барлык кнопкаларны басар идем дә, коммунизмны юк итәр идем!..
Брукк. Коммунизмны мин дә яратмыйм! Ләкин аларның зур көчкә ия булуларын күрмәү сукырлык! Сугыш безгә бары тик һәлакәт кенә китерәчәк, Чарли!
Китәләр.
Егетләр телеграмма укуны дәвам итәләр.
Илья. Ленинград... Тбилиси...
Федор. Горький, Копенгаген...
Мансур. Кабул... Әлмәт...
Пауза.
Егетләр! Нинди мәкаль бар әле?..
41
Илья. Бер начарның бер яхшысы була.
Мансур. Менә шул шул!.
Федор. Хлопцы! Ничек әле без шулай бәхетле булып чыктык!
Мансур. Ни өченме?
Алексей. Чөнки без дүртәү идек. Дүрт дус. Кечкенә булса да коллектив — совет коллективы!
Н орден (кереп күтәренке рух белән). Товарищ! Телеграмм!.. Премьердан сезнең!
Бар да. Кемнән?
Н орден. Войт! (Телеграмманы.бирә).
Мансур (карап). Иптәш Хрущевтан!
Алексей. Бир әле!
Илья. Старшина үзе укысын!
Мансур (укып). Кадерле иптәшләр!
Табигать көчләренә каршы көрәштә совет кешеләренең батырлыгын, рухи көчен тулысынча чагылдырган данлы эшегезгә сокланабыз. Сезнең батырлыгыгыз, чыдамлыгыгыз хәрби бурычны үтәүдә мактаулы үрнәк булып тора. Сез моңа кадәр күрелмәгән кыюлыгыгыз һәм батырлыгыгыз белән Туган илебезнең данын тагын да арттырдыгыз. Совет халкы үзенең шундый батыр һәм турылыклы уллары белән хаклы рәвештә горурлана. Кадерле ватандашларым, сезгә сәламәтлек һәм тизрәк Туган илебезгә кайтып җитүегезне телим.
Н. Хрущев.
Ут сүнә.
Солдат (прожектор алдында). Безнең егетләрнең океанда кичергән хәлләренә, аларның кыюлыгы, батырлыгына бөтен дөнья таң кала.
Матрос. Күпләр хәтта аларны әкияттәге баһадирларга тиңли. Шагыйрьләр мактап шигырь яза.
Солдат. Ишетәсезме?
Радио. Лев Ошанин шигыре.
Котырынды океан, шаулады, йотардай булды ул барысын, Дүрт уй булды дүрт солдат башында, Ә кайгы бер — Туган ил кайгысы. Еллар үтәр, онытылыр күп нәрсә, Эзләре хәтта җирдә калмас.
Океанны җиңгән батырлар Мәңге дә, мәңге дә онытылмас!
Солдат. Аларны Сан-Франциско шәһәре колач җәеп каршы алды. Аннан — Ныо-йорк. Ә Ватаныбызның башкаласы Мәскәүдә яшәүче эшче, хезмәткәр, солдат һәм генераллар океанны җиңгән дүрт баһадирны аеруча кайнар тәбрик итте. Бигрәк тә яшьләр, комсомолия. Чөнки алар бит үзләре шикелле үк яшь, кыю һәм бөек теләкләр белән янучы кордашларын ка р ш ы л а ды л а р.
Матрос. Туган-үскән җирләре, әти-әниләре, сөйгән ярлары янына кайткач, нинди шатлыклы очрашулар булганын сөйләп кенә аңлатырга да -мөмкин түгел.
Солдат. Ниһаять, безнең егетләр, бөтен дөньяны гизеп бүген үзләренең частьларына кайта. Аларны капитан-лейтенант Панфилов под- разделениесе солдатлары һәм матрослары зур дулкынлану белән көтә.
Панфилов кабинеты
Панфилов. Без генә түгел, бөтен Курил атаулары каршылый. Парад һәм митинг булачак.
Тор.сынбай. Аңлыйм, йолдас капитан-лейтенант!
Панфилов. Хәзер инде алар сезнең генә дусларыгыз түгел, ә бөтен дөньяга танылган атаклы геройлар.
42
Торсынбай. Так точно, йолдас капитан-лейтенант! Бүтүн дөньяга атаклы... Ләкин дә, тоурысын гына әйткәндә абидно гуй миңа.
Панфилов. Ни өчен?
Торсынбай. Алар менән <менем дә булмаганым ушен. Дүртәү булган ергә һәрвакыт бейшенчесе сыяды гуй... Ай, калай абидно.
Панфилов. Ярый мин моны искә алырмын. Әгәр шторм вакытында берәр хәрби задание үтәргә туры килсә, иң башлап сине билгеләрмен.
Т о р с ы н б а й. Мине?!. М-м... Яксы... Бик яксы.
Панфилов. Ә хәзергә барыгыз, тикшерегез, каршы алуга әзерлек ничек икән...
Торсынбай. Есть, каршы алуга хәзерлектең ничек икәнен тикшерүгә, йолдас капитан-лейтенант! (Чыгарга бара.)
Панфилов. Да, менә нәрсә. Сез һәм Атнабаев белән Пермяков безнең бүләкләрне тапшырачаксыз.
Торсынбай. Есть, йолдас капитан-лейтенант! Бүләкте рәхәтләнеп тапшырамыз гуй! Китәргә рөхсәт итегез!
Панфилов. Барыгыз!
Торсынбай китә. Пауза.
Надя (йөгереп керә дә Панфиловны кочаклап үбә). Сергей Петрович!
Панфилов. Надя! Син нәрсә, акылдан яздыңмы? Әллә ни уйлаулары бар! Мин бит хатынлы кеше.
Надя. Алар!.. Алар!.. Алар!..
Панфилов. Кемнәр ул алар!
Надя. Ничек кемнәр? Мансур, Федор, Илья, Алексей!.. Ярты сәгатьтән монда булачаклар! Очып кайталар... Мин шундый шат. Ә сез?
Панфилов. Син ничек дип уйлыйсың?
Надя. Сергей Петрович!..
Пауза.
Эх, чәчәкләр булса иде!
Панфилов. Чәчәкләр урынына менә безнең бүләк. (Кул сәгатьләре салынган дүрт кечкенә тартма һәм гармонь күрсәтә.)
Надя. Штурман сәгатьләре! Менә бу бүләк ичмасам! Гармонь Федоргамы?
Панфилов. Аңа.
Надя. Бүләкләрне кем тапшыра?
Панфилов. Дуслары.
Надя. Кайсын булса да, бәлки, мин тапшырырмын?
Панфилов. Пожалуйста!
Надя. Миңа инде, әлбәттә, җыр һәм бию ансамбленең җитәкчесе булган кешегә, гармоньны тапшыру урынлырак булыр.
Панфилов. Гармонь?
Надя. Әйе?
Ут сүнә.
Финал
Сәхнәдә һәм залда ут кабына. Беренче картинадагы декорация. Музыка тантаналы марш уйный. Мансур, Федор, Илья, Алексей зал ишегеннән керәләр дә тамашачылар аша үтеп сәхнәгә күтәреләләр. Панфилов, Торсынбай, Пермяков, Надя, Исәнгул һәм башкалар аларны кул чабып каршы ала,
Мансур (Панфилов каршысына туктап). Иптәш капитан-лейтенант, Т-17 экипажы сау-сәламәт килеш кайтып җитте. Нинди генә хәрби заданиене үтәргә дә без тулысынча әзер.
Панфилов. Исән-сау кайтуыгыз белән котлыйм, иптәшләр!
(Мансурны кочаклый.)
Тантаналы музыка яңгырый.
Пәрдә