Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨЕК РУС ӘДИБЕ ҺӘМ РЕВОЛЮЦИОНЕРЫ

Н. КУБИЦКАЯ Филология фәннәре кандидаты

И. Герцен — бөтен тормыш-ларын һәм эшчәнлекләрен •халыкка хезмәт итүгә ба-гышлаган гүзәл кешеләрнең берсе. Ул үзенең искиткеч зур акылын һәм талантын, чын-чыннан энциклопедик белемен рус халкының бәхете өчен, җир йөзендә хакыйкать һәм гадәләт тантанасы өчен бирде.
Герценның эшчәнлеге Россиянең шул замандагы тормышы һәм киләчәк өчен аеруча әһәмиятле булуын замандашлары ук инде таныганнар. Герценны күп еллар буе якыннан белгән М. К. Рейхель болан дип яза: «Герценның шәхесе яланнар өстендә калкып торган күз иярмәслек киңлекләрнең әтрафлыгын ачык күрсәтә торган биек кыяларга тиң. Герценның гаҗәп куәтле фикере кәгазьгә гаҗәп ачык һәм кыю төшә, аның кысан, ләкин энергия ташый торган һәрбер сүзе тормышка бәйле мәсьәләләрнең бөтен асылына үтеп керә. Аның юморы һәм үткенлеге тиңсез эчке байлыкның ялтырап янган очкыннарыдай сибеләләр. Герцен үзенең көлүе белән иң караңгы почмакларга үтеп керә һәм барлык начар нәрсәне шуннан куып чыгара иде» 2.
Герценның фикер иясе һәм көрәшче роле ачыграк һәм көчлерәк гәүдәләнә барган саен, патша хөкүмәте аның
2 «Герцен в воспоминаниях современников». («Герцен замандашлары истәлекләрендә») дигән исемдә рус телендә чыгарылган җыентыктан. Гослитиздат, 1956 ел, 90 бит.
халыкка йогынтысын бетерү өчен, Россиядә революцион идеяләрнең үсүенә аның тәэсир итү мөмкинлеген бетерү өчен бөтен тырышлыгын сала барган. Башта патша хөкүмәте аны сөргеннән сөргенгә куып газаплаган, ә аннан сон Ватаннан читтә яшәргә мәҗбүр иткән.
Россияне, рус халкын бар нәрсәдән дә ныграк яраткан бу олы җанлы кеше, туган илгә кайта алуына өметләнә алмаган хәлендә, егерме елдан артык Россиядән читтә яшәр- гә мәҗбүр була.
Ләкин А. И. Герцен, барыннан да бигрәк, гаҗәп авыр шартларда эшчәнлеген, эчке дисциплинасын һәм үз-үзеңне кулда тота алу сәлә
А
91
тен саклый алган, барлык чын рус революционерлары өчен хас сый-фатларга ия булган. Менә шуңа күрә дә, чит илдә сөргендә яшәгәне хәлендә дә, Герцен үз халкының прогрессив акылы тормышы башында тора алган. Герцен ун ел буе чит илдә, В. И. Ленин сүзләре белән әйткәндә, Россиянең колларча дәшми торуын беренче башлап бозган атаклы «Колокол» газетасын бастырып таратып килгән.
Бөек рус әдибе һәм фикер иясе бары тик алдан сизенә генә алган бөек идеяләрнең тормышка ашуы эпохасында яши торган совет кеше-ләре өчен Герценның мирасы бәя биреп бетерү мөмкин булмаслык хәзинә ул. Үткән заманнарның куль-тура мирасын изге итеп саклый торган совет халкы безнең гүзәл эпохабыз, коммунистик җәмгыять төзү эпохасы өчен аваздаш идеяләр һәм фикерләр гаҗәп күп булган Герценның чиксез кыйммәтле мирасын да зур хөрмәт белән саклый һәм өйрәнә.
«Бөтен дөнья культурасы тудырган барлык нң яхшы нәрсәләрне үз эченә ала һәм үстерә баручы коммунизм культурасы — кешелек дөньясының культура үсешендә яңа, югары баскыч булыр», — диелә КПСС Программасында. Табигый ки, Герценның мирасы нәкъ менә рус һәм дөнья культурасының иң яхшы казанышларыннан санала, ул коммунизмның яңа культурасын тө-зүдә файдаланыла ала һәм файда-ланыла да.
2
Александр Иванович Герцен 1812 елның 6 апрелендә Мәскәүдә туган. Аның әтисе Иван Алексеевич Яковлев Мәокәүнең үз властен гел алга куя торган, усал табигатьле барин- нарыннан була. Әнисе — милләте ягыннан немка Луиза Гааг искиткеч җылы һәм йомшак табигате белән аерылып тора.
Герцен «законсыз туган» балалардан санала һәм бу хәл аңарга крепостной крестьян хезмәтчеләр белән аралашырга юл ачкан мөһим шартларның берсе саналырга тиеш. Герцен гади, «кара халык» кешеләрен ярата, гади халык аны «черек агачның яхшы ботагы» дип атый.
Герцен әтисенең бик бай китап-ханәсендә ялны белмәстән, армый- талмыйча романнар, сәяхәтнамәләр, тарих китапларын, театр репертуар-лары томнарын укый. Үзенә бик ошаган «Фигароның туе» пьесасын ул егерме тапкыр укып чыга. Тиздән ул театр белән мавыга.
Үзләре өендә төрле фәннәрдән беренче сабакларын биргән укытучы Иван Евдокимович Протопопов белән дуслашуы яшь Герценның рухи үсешенә зур ярдәм итә. Протопопов ярдәме белән ул Пушкин һәм Рылеевның патша хөкүмәте тыйган күп кенә шигырьләрен укый. Тиз кабынып китә торган һәм мавыгу- чан Шушка (өйдә Герценны шулай атап йөртәләр) еш кына, серне саклый алмыйча, Пушкинның әле «Иреклелек», әле «Авыл», әле «Хән- җәр»ен кычкырып декламировать итә.
1825 елның 14 декабре вакыйгалары башланганда Герценга нибарысы 13 кенә яшь була. Пушкин һәм Рылеев шигырьләрен укып тәрбияләнгән малайны декабристларның баш күтәрүе бик әсәрләндерә. Соңыннан үзенең истәлекләрендә Герцен бу турыда болай дип яза: «Пестельне һәм аның иптәшләрен җәзалап үтерү мине җанымның балалык йокысыннан тәмам уятты» L
3
1829 елда унҗиде яшьлек Герцен Мәскәү университетының физика- математика бүлегенә укырга керә. Герценның Мәскәү университетында укыган еллары Россиядә декабристлар баш күтәрелешеннән соң башланган реакциянең иң котырынган чорына туры килә. Мәскәү университеты ул чорда Россиядәге акыл үсеше процессында бик әһәмиятле роль уйный. Николай I бу университетны юкка гына дошман күрми.
Яшь Герцен студентлар тормышына бөтен торышы белән һәм бик сокланып бирелә. Герцен Мәскәү университетында кичергән настрое- ниене күз алдына китерү өчен аның «Үткәннәр һәм уйланулар» исемле истәлекләреннән түбәндәге юлларны
1 А. И. Герцен. Полное собрание сочинении в тридцати томах, изд. АНСССР, т. VIII, стр. 61.
92
китерү дә җитә: «Монда безнең хыялларыбыз тормышка аша, монда без орлыклар чәчәрбез, союзыбызга нигез салырбыз. Без шушы аудиториядән Пестель һәм Рылеев артыннан барачак фаланга чыгасына һәм үзебез шул фалангада бу- ласыбызга ышана идек» (VIII т. 117 бит).
Герценның дуслары Огарев белән Вадим Пассек аның настроениесен тулысыңча уртаклашалар. Картайгач Огарев, ул елларга әйләнеп карап, үзен, Герценны һәм Пассекны «декабристларның балалары» дип атаганын яза.
1833 елда Герцен университетны тәмамлый. Яшьлекнең беренче өлеше үтел китә, ә икенче өлеше төрмә белән башлана. 1834 елның җәендә Герцен кулга алына, ә аннан бераз элегрәк Огарев ябылган була инде. 1835 елны ике дус та сөргенгә оза- тыла: Герценны Пермьгә, Огаревны Пензага сөрәләр. Пермьнән Герценны Вяткага күчерәләр һәм ул анда 1837 елга кадәр яши. Герценга губернатор Тюфяев кул астында хезмәт итәргә туры килә. Аракчеевның итагатьле шәкерте, «көнчыгыш сат- рапы»ның менә дигән тибы, мораль яктан череп таркалган, гаять тупас Тюфяев үзенә каршы бер сүз әйткәнне дә яратмый, һәр көнне эзәрлекли.
Шуңа күрә Герценның Тюфяевны үтә дошман күрүе, ә Тюфяевның үз чиратында Герценны һәрвакыт ким-сетергә тырышуы бер дә гаҗәп түгел. Герценның Вяткадагы бу ямьсез тормышын талантлы рус архитекторы А. Л. Витберг белән дуслыгы һәм соңыннан язучының хатыны булган Н. А. Захарьина белән язышуы гына бизи. Надеждииның «Телескоб»ында П. Я- Чаадаевның «Философик хаты» басылып чыгуы сөргендәге Герценга бик көчле тәэсир итә. Бу хатның шул заман строен фаш итү көче Герценны таңга калдыра, ул хатның тәэсирен төнлә атылган мылтык тавышына тиңләштерә.
1837 елда Герценны Вяткадан Владимирга күчерәләр. Монда ул Мәскәүдән китаплар алдыра башлый һәм ныклап әдәби эшчәнлек белән шөгыльләнә, җәмәгатьчелек ин-тересларына хезмәт итә алу мөм-кинлегенә ирешә.
Сөргендә яшәү Герценның әдәби эшчәнлеге өчен эзсез үтми. Нәкъ шул елларда ул берничә хикәя һәм тәнкыйть мәкаләсе яза, матбугатта катнаша башлый.
1836 елда «Телескоп» журналында Герценның атаклы немец романтик язучысы Гофманның иҗатына анализ ясауга багышланган «Гофман» дигән мәкаләсе чыга. Гофманның бөтен иҗатының аристократиягә каршы характерын Герцен аеруча көч белән билгеләп үтә; ул немец әдибенең ташып торган фантазиясе тәкәббер аристократик көнкүреш һәм гадәтләр сферасы н н а н котыл ы р га омтылу-дан гыйбарәт икәнен күрсәтә. Эстетик карашлары ныклап оеша башлаган Герцен иҗатның крепостник богаулардан азат булырга тиешлеген шулай үзенчәлекле итеп яклап чыга.
Герцен иҗтимагый тормышка һәхМ әдәбиятка карашларында за-мандашлыкка бик зур игътибар бирә. Утызынчы еллардагы мәкаләләренең берсендә ул: «Бөек кеше кешелек дөньясының уртак тормышы белән яши, — дип яза, —ул дөньяның язмышларына, бик зур хәлләргә игътибарсыз карый алмый. Аның үзенә замандаш вакыйгаларны аңламавы мөмкин түгел, ул вакыйгалар нинди генә формада булса да аңарга тәэсир итәргә тиешләр» (I т., 117 бит).
Герцен бөтен гомере буе шул ка-рашында тора.
Вяткада сөргендә яшәгән елларында Герцен Казан турында бер мәкалә яза. Аның әдиплек эшчәнле- гендә бик әһәмиятле урын биләгән һәм «Казан, Пермь һәм Вятка турында хатлар» дигән циклны тәшкил иткән ул хатлар югалганнар. Университетта укыган еллардагы иптәше Вадим Пассек чыгарган «Россия турында очерклар» дигән, китапта 1840 елда игълан иткән бер генә хат безнең көннәргә килеп җитә алган.
Герцен шул хатында Идел буендагы бу зур шәһәрдә булуы тәэс-
93
соратып яза. Казанда ул губернатор рөхсәт иткән өч көн эчендә генә була. Герцен «Европа идеяләренең Азиягә һәм Азия характерының Европага үтүе юлында Казанның төп кәрван сарай булуы да шик тудырмый», ди (I т., 132 бит). Казан университетына Герцен аеруча әһәмият бирә, аны Россиянең көнчыгышында мәгърифәт тарату учагы саный. Шул елларда ук самодержавиегә каршы кискен чыгыш ясаучы Герцен Идел һәм Кама буйларында яшәүче төрле халыклар хезмәт ияләренең коточкыч изелүен, билгеле, күрми үтә алмый. «Чирмешләр, вотяклар, чувашлар һәм зыряннар- ның кызганыч, ярлы кабиләләре миңа бик күңелсез тәэсир итте»,—ди ул (I т., 133 бит). Россиядә яшәүче төрле милләтләрнең авыр хәленә Герцен соңыннан да кат-кат кайта. Төрле милләтләр хезмәт ияләренең авыр һәм ямьсез тормышы өчен бик нык сызланган демократ, интернационалист Герценның Идел буендагы халыкларның хәле турындагы бу беренче тәэссоратлары аның Россиядәге барлык халыкларның, милли аерымлыкларына карамастан, хокуктагы тигезлеген һәм мәгърифәткә хаклы булуларын яклап язган зур хезмәтенә нигез салалар.
4
1839 елда Герцен өстеннән куелган полиция күзәтүе, ниһаять, алына һәм ул Мәскәүгә кайта. Монда Гер- ценны кайнар фәлсәфи бәхәсләр атмосферасы каршы ала, ул Белинский белән таныша. Шул чорда «чынбарлык белән килешергә» чакырып язган Белинскийны яратмый йөри, соңыннан, 1840 елда, алар бик нык дуслашалар. Белинский чынбарлык белән килешү теориясеннән ваз кичә, ике зур әдипне бүлеп торган киртә юкка чыга. «Менә шул минутта һәм Белинский үлгәнче, без аның белән кулга-кул тотынышып бардык», — дип яза Герцен (IX т., 28 бит).
Герцен кереп эшли башлаган Мәскәү түгәрәгендәге укымышлы- лар арасында чын дуслык интерес- ■лары уртаклыгына нигезләнгән рухи • якынлык хөкем сөрә. Андагы барлык кешеләр укыган китаплары, тормыш
3 В. И. Л е н и н, Әсәрләр, татарча басма, 18 том, 10 бит.
күзәтүләре турында бәхәсләшәләр, фикерләрен уртаклашалар.
40 нчы елларда Герценның эшчән- леге аеруча көчәя, ул Россиядәге иң алдынгы матбугат органы булган һәм Белинский бик яратып һәм бирелеп язышкан «Отечественные записки» журналында актив катнаша. Бу журналда Герценның философик әсәрләре, публицистик мәкаләләре, әдәби тәнкыйть темаларына язмалары һәм художество әсәрләре басыла. Герцен Белинский белән бергә алдынгы рус җәмгыятенең идея тормышы башында бара. В. И. Ленин Герценның философик карашларының бик югары дәрәҗәдә булуын әйтеп үтә.
«XIX гасырның 40 нчы елларындагы крепостной Россиядә ул шундый югарылыкка күтәрелә алды ки, үз заманының иң бөек фикерчеләре белән бер дәрәҗәгә басты. Ул Гегельнең диалектикасын үзләштерде. Ул диалектиканың «революция ал-гебрасы» икәнен аңлады. Ул, Ге-гельдән узып, материализмга таба, Фейербах эзеннән китте. «Табигатьне өйрәнү турында хатлар»дан бе-ренчесе— 1844 елда язылган «Эм-пирия һәм идеализм» — безгә хәзерге заманның исәпсез-хисапсыз таби- гатьче-эмпирикларыннан һәм хәзерге иксез-чиксез күп идеалист һәм ярым идеалист философлардан хәтта хәзер дә бер баш өстен булган фикерчене күрсәтә. Герцен диалектик материализмга якын ук килеп җитте һәм — тарихи материализм алдында тукталып калды.» 3
Герценның «Фәндәге дилетантизм», «Табигатьне өйрәнү турында хатлар» дигән философик хезмәтләре һәм көндәлегендә теркәлеп барган кайбер фикерләре аның дөньяга материалистик карашын, фикерләү-ләренең диалектик характерын, һәм фәннең бурычларын иҗтимагый тормыш ихтыяҗлары белән әлбәттә яраштырып алып баруны катгый таләп итүен бик тулылык белән ачып салалар. «Кеше, — дип яза Гер-
94
цен, — логикалы булу белән генә чикләнмәскә, ә социаль-тарихи, әх-лакый ирекле һәм уңай эшчәнлек дөньясында да яшәргә һәм эшләргә тиеш. Кеше үзе тирәсендә бара торган кешелек эшчәнлегенә катнашудан баш тарта алмый» (III том, 76 бит).
Герценның шул замандагы эстетик һәм әдәби-тәнкыйть карашлары да шундый ук характерда. Ул «сәнгать—сәнгать өчен» теориясенә каршы чыга, тормышны реалистик дөрес сурәтләүне яклый, художниктан заманга нык игътибар итүне, тормыш сорауларын аңлап эш итүне таләп итә. «Дилетант—романтиклар» дигән мәкаләсендә ул: «Кешелек дөньясы классикларны да, романтикларны да теләми, — дип яза, — ул кешеләрне һәм бүгенге кешеләрне тели, ә башкаларга ул маскарадтагы кунакларга карагандай карый» (III том, 23 бит). Герценның шушы карашларының заманабызга никадәрле якын булуын аңлавы кыен түгел.
Тәнкыйтьче Герценның тәҗрибәсе, Белинский, Чернышевский, Добро-любовның тәҗрибәләре кебек үк, бары тик үз заманы белән тирәннән кызыксынганда гына әдип үзенең үсеше өчен чын юлны таба ала дигән бөек хакыйкатьне раслый.
Шунысы характерлы, Гогольнең «Үле җаннар» поэмасын Герцен «заман соравын» куя торган әсәр дип атый (II том, 275 бит).
Герценның үзенең көндәлегендә Гогольнең бу бөек әсәре турында теркәп калдырган кайбер фикерләре аның заман соравы дигән төшенчәне тормышның төп мәсьәләләре һәм барысыннан да элек чынбарлыкны үзгәртеп кору мәсьәләләре дигән мәгънәдә генә аңлавын ачык сөйләп торалар.
«Үле җаннар»ны укыганнан соң, Герцен көндәлегенә болай дип язып куйган: «Гогольнең «Үле җаннарлы — искиткеч китап, хәзерге заман Русена карата ачы үпкә, ләкин өметле үпкә ул. Пычрак, тирес парлары томаны аркылы үтеп керә ала торган караш анда көчләре ташый торган, батыр милләтне күрә» (II том, 214 бит).
Менә монда Герцен Гогольнең чынбарлыкны тәнкыйть итү көчен дә, Гогольнең башкача тормыш мөмкин икәненә ышануын да гаҗәп оста тотып ала белгән.
Чит илгә киткәнче Герценга рус әдәбияты турында зур мәкаләләр белән чыгарга туры килми, ләкин аның көндәлекләрендә һәм хатларында теркәлә барган аерым фикерләре аның рус әдәбияты үсеше юллары мәсьәләсенә бик зур игътибар бирүен сөйлиләр. Соңыннан, чит илдә яшәгән чагында инде, Герцен рус әдәбияты турында тирән гомумиләштерүгә ия булган зур мәкаләләр яза. Мәсәлән, алардан «Россиядә революцион идеяләрнең үсеше турында», «Халык тормышын сурәтләүче роман», «Рус әдәбиятының яңа фазасы» исемле мәкаләләрен күрсәтергә мөмкин. Бу мәкаләләрендә Герцен рус әдәбиятының бөек тормышчан ролен дәртле яклаучы, рус әдәбиятының бөтен дөньяга тәэсирен пропагандалаучы булып эш итә. Рус әдәби тәнкыйтендә Герценның исеме бик хаклы рәвештә Белинский, Чернышевский һәм Добролюбов исемнәре белән бер рәттә тора.
5
Герценның зур күләмле художество әсәрләре иҗат итүе кырыгынчы елларга туры килә. Шул елларда Герцен «Доктор Крупов» повестен, «Кем гаепле?» романын һәм «Карак саескан» повестен яза. Бу әсәрләр өчесе дә ул вакытта рус әдәбиятында инде өстенлек алган юнәлешнең—Гогольчә тәнкыйть итү юнәлешенең яңа һәм зур талантка баеганын күрсәтә. Белинский Герценның романнар, повестьлар яза башлавын алкышлап каршылый, аны әдәбиятта зур кеше дип атый.
«Кем гаепле?» романында Герценга замандаш чынбарлык сурәтләнә. Әсәрнең пафосы крестьяннарны изү белән генә чикләнмичә, бәлки ин-теллигенциянең дә иң намуслы, иң сизгер вәкилләренең тормышын да гарипләндергән крепостной укладка каршы көрәштән гыйбарәт. Романның «Кем гаепле?» дигән исеме үзе үк инде кырыс гаеп-
95
ләү булып яңгырый. Цензураның кысуы аркасында, Герцен крепостной крестьяннарның коточкыч шартларда көн кичерүен тиешенчә тулы сурәтләүдән мәхрүм булса да, уку-чылар, бигрәк тә «дус укучылар» (Герцен шулай мөрәҗәгать итеп яза) әдипнең һәр сүзенә төшенәләр. Романның «приказчик белән ста-роста... бариииан канәгать иде; ә крестьяннар турында әйтә алмыйм,— алар дәшмәделәр» дигән җөмләсе бик күп нәрсәне сөйли. Ә андый кинаяләр романда аз түгел.
Белинскийның бу романны мактап каршылавы, Герцен өчен иң зур, иң бөек бүләк була.
Герценның романы 40 нчы елларда гына түгел, бәлки аннан соң да дистәләрчә еллар буе бик яратып укыла. Аны Чернышевский белән Доброл юбов студент чаклары и да укыйлар, 1858 елда аны Д. М. Писарев укый. III бүлекнең бер агенты 50 нче елларда полициягә язган бер доносында «Современник» һәм «Отечественные записки» журнал-ларының 1845—47 елларда чыккан барлык саннарының Искәндәр әсәре басылган битләре кисеп алынып бергә тегелгәннәр һәм кулдан кулга йөртелеп укылалар дип хәбәр итә.
Герценның «Карак саескан» исе-мендә чыккан һәм күләме ягыннан әллә ни зур булмаган повесте да рус әдәбиятының бик әһәмиятле әсәрләреннән берсе санала.
Герцен бу әсәренә нигез итеп Орел шәһәрендәге крепостной театр хуҗасы граф С. М. Каменский труппасында булган бер хәлне алган. Бу эпизод турында Герцен бөек рус актеры М. С. Щепкиннан ишеткән һәм повестен да Щепкинга багышлаган.
«Кем гаепле?» романындагы кебек үк, «Карак саескан» повестенда да социаль яктан тирән мәгънәле хәлләр сурәтләнә. Рус крепостной актрисасының фаҗигале язмышы Герцен каләме астында 40 нчы еллар Россиясенең бөтен крепостной укладын дәһшәтле бер гаепләү булып яңгырый. Анетаның актриса буларак һәлакәте символ дәрәҗәсенә күтәрелә. Князьнең кабахәт тәкъдимнәрен Анета кире каккач, ачуына чыдаша алмаган князьнең «Син минем крепостной кызым, ә актриса түгел» дигән ярсулы сүзләрендә рус крестьяннарының шул замандагы тормыш күренешләрен ачып сала торган шыксыз, ямьсез хакыйкать ята. Үзен сәнгатьне яклап, үстереп килә торган, белемле кеше санап йөри торган князь Скалин- ский Анетаны башта актриса буларак, ә аннан соң кеше буларак кимсетә. Скалинский Фонвизинның Ско- тининына кардәш яки туган бәндә кисәге түгел, ә шул тупас һәм кыргый крепостник алпавыттан күп өлеш куркынычрак ерткыч. Князь Скалинский кулларын крестьян зи- пуннарына буямаган, крепостной-ларны ат сараенда үтергәнче кыйнап ташламаган, ләкин үз куллары астындагы кешеләрне коточкыч ерт-кычлык белән гарипләндергән, «нечкә зәвыклы» кабахәт шәхесләрнең берсе. «Карак саескан» повесте шул заман рус сәхнәсендә ни өчен талантлы актрисалар булмаганын аңлату белән генә чикләнми, бәлки күп өлеш зуррак нәрсә турында — крепостной строй яшәгән шартларда рус халкының рухи көчләре үсүе мөмкин булмавын әйтә. «Шулай итеп, барысы да—талант та, тормыш та бетте... Хуш, сәнгать, ху-шыгыз, сәхнә белән мавыгулар! Князь турындагы сүзләр белән тагын бер-ике ел яшим, ул сүзләрне кабер ташыма яздырып куярга иде», — ди Анета (IV том, 232 бит). Крепостной актрисаның җан өшет- кеч шушы сүзләре миллионнарча кешеләрнең физик һәм әхлак көчләрен изеп килгән крепостной җәмгыятьне дәһшәтле гаепләү булып яңгырый.
6
1847 елның январь ахырларында Герцен семьясы белән бергә Россиядән китә. Аның туган илдән китүенең сәбәпләре ачык. Герценга Россиядә яшәү мөмкинлеге тәмам бетә. Рейхельның алда әйтеп үтелгән истәлекләрендә без түбәндәгеләрне укыйбыз: «Иркен фикер итүче кешегә, мәҗбүр булмаганда, Россиядә яшәве ул вакытта бик кыен иде... Герценның иреккә, үзе ышан
96
ган һәм үзен кызыктырып торган көнбатышка китәсе килә иде» (Ис-тәлекләр, 83 бит).
1847 елның 25 мартында Герцен революцион истәлекләре белән үзенә бик кадерле булган Парижга килә. Франция башкаласының шаулы тормышы Герценны бөтереп ала. Ләкин Герцен ул заманнарда Париж урамнарында очрый торган күп санлы рус туристларына бер дә охшамый. Ул Парижда да, яңа шартларда да халыкның акыл тормышында үз урынын табарга омтыла. Герцен һаман Россиянең язмышы турында уйлана. «Франция һәм Италиядән хатлар» дигән язмасында, Европа турындагы беренче фикерләрен теркәгәндә, Герцен «руслар бөек Европа культурасының законлы варислары» дип язып куя.
Ләкин Герценның Париж хатла-рындагы тоны акрынлап сүрелә бара. Францияне Николай Россиясенә контраст рәвештә кара-каршы куеп, Франциягә уңай бәя биргән Герцен буржуаз Франциянең чын йөзен күрә башлый. Ул инде ике Париж турында: ценз ягында булган һәхМ ценз артында тора торган ике Париж турында яза.
Франциянең буржуаз сәнгатеннән дә Герценның күңеле кайта. Ул Па-рижның барлык театрларын йөреп чыга һәм алар аңарда ямьсез тәэсир калдыра. Ул сәхнәдә буржуаз моральле геройларны күрә, яшь чагында кайчандыр үзен әсир иткән Фигаро аңа башка ягы белән килеп баса. «Буржуазия сәхнәгә хәйләкәр, һәртөрле хәлдән дә җиңел чыга торган, шампанский кебек кайнап торган, чәчтараш һәм дворецкий рәвешендә, бер сүз белән генә әйткәндә, Фигаро рәвешендә гаҗәп ялтырап килеп чыкты, — дип яза Герцен,—ә хәзер ул сәхнәгә ярлыларны химая кылучы һәм кимсетелүчеләрне яклаучы, хисләргә бирелә торган фабрикант булып чыга. Бомарше заманында Фигаро законнан тышта яши иде, ә безнең заманда Фигаро — законнар чыгаручы инде; ул заманда Фигаро ярлы, кимсетелгән иде, баеның өстәленнән аз-азлап кына чәлә һәм шуңа күрә ач кешеләргә теләктәшлек белдерә иде, Фигароның көлүендә ачу бик күп яшеренгән иде; хәзер алла аларга җир йөзендәге бик күп җимешләрне бүләк иткән, Фигаро симергән, авырайган, ул ачларны дошман күрә, һәм ярлы булуга ышанмый, ярлылыкны ялкаулык һәм сукбайлык дип атый» (V том, 33 бит).
Парижны күзәтүләре нәтиҗәсендә, Герцен тирән скептицизмга бирелә. Тиздән ул Италиягә күчәргә була. Герцен бөек вакыйгалар алдында торган Франция турында ни күңелсез тәэсир белән китә.
Италиядә үзенең бәйсезлеге өчен көрәшкә күтәрелгән халыкның милли азатлык хәрәкәте Герценны бик дулкынландыра. Борынгы итальян культурасы памятниклары Герценны сокландырса да, ул борынгы за-маннардан калган хәрабәләрне кү-зәтүче булып кала алмый, кайнап торган тормышка омтыла. 1848 елның язында Герцен Франциягә әйләнеп кайта. Әмма аның матур өметләнүләрен борчылу алыштыра, июнь вакыйгаларын, революцион пролетариатның җиңелүен һәм реакциянең тантана итүен Герцен бик авыр кичерә, аның революцион карашлары зур сынау кичерәләр.
Герценның тирән скептицизмының сәбәбен В. И. Ленин даһиларча дөрес аңлата:
«Герценның рухани драмасы бур-жуаз демократиянең революционлыгы (Европада) инде үлеп бара торган, ә социалистик пролетариатның революционлыгы әле өлгереп җит-мәгән чактагы бөтен дөнья күләмен-дәге тарихи эпоханың җимеше һәм чагылышы булды...
Герценның скептицизмы «сый-ныфлардай өстен» буржуаз демо-кратизм иллюзияләреннән пролета-риатның каты, баш имәүчән, җиңелмәс сыйнфый көрәшенә күчү формасы булды» *.
Герценның 1849 елда яза башлаган һәм аңарчы язган әсәрләре арасында үзе иң яхшысы дип санаган «Теге як ярдан» исемле китабы күп-
1 В. И. Л е н и н, Әсәрләр, Татарстан китап нәшрияты, Казан, 1959 ел, 18 том, 10—11 битләр.
челек өлешендә көнбатышның рево-люцион яңаруы мөмкин түгел дигән фикерләргә багышланган. Ләкин ул шул ук вакытта Герценның гаҗизлеккә бирелмәвен дә, халыкка һәм социаль прогрессның котылгысыз булуына ышанычын җуймавын да күрсәтә.
Герценның фикере яңадан һәм яцадан Россиягә әйләнеп кайта. Россиядән еракта булса да, ул Ва-танында бара торган хәлләрдән хә-бәрдар булып тора. Николай I пат-шалык итүенең соңгы елларын ул «караңгы җидеел» дип атый. Әгәр дә 1847 елга кадәр Герцен «Совре-менник» журналында әле чит илдән язган беренче хатларын игълан итә алса, 1848 елдан соң инде моңар исәп тота алмый. Үз халкына хезмәт итеп кенә яшәүдә мәгънә таба алган кешеләрнең берсе булган Герцен үзенең эшчәнлеген дәвам иттерү мөмкинлеген эзли һәм тиздән аны таба. «Герцен, — ди В. И. Ленин, — халыкка ирекле рус сүзе белән мөрәҗәгать итеп, беренче буларак, патша монархиясе дигән хәшәрәткә каршы көрәшнең бөек байрагын күтәргән иде...»1.
7
Герцен рус телендә китаплар бас-тыра башлау турында әле 1849 елда ук уйлана, ләкин бары тик 4 елдан соң гына, 1853 елда Лондонда Ирекле рус типографиясе оештырып берничә бик әһәмиятле әсәрен (шул җөмләдән «Чукындырылган милек» дигән мәкаләсен) бастыруга ирешә. 1855 елда Герцен тышлыгына җәзалап үтерелгән биш декабристның портреты төшерелеп һәм Пушкинның «Яшәсен акыл!» дигән сүзләре девиз итеп алынган «Полярная звезда» исемле журнал чыгарырга керешә.
Журналның характерын билгеләп. Герцен аның битләрендә рус импе-раторы цензурасы эзәрлекләгән кулъязмалар урып табачаклар дип
В. И. Ленин, Әсәрләр, Татарстан китап нәшрияты, Казан, 1959 ел, 18 том. 16 бит.
яза. Герцен рус шагыйрьләренең, беренче чиратта Пушкин белән Лер-монтовның әсәрләрен бастырып тарату һәм киләчәк буыннарга саклап калу турында бик нык кайгырта. Белинскийның Гогольгә язган атаклы хаты «Полярная звезда» журналы битләрендә беренче тапкыр басылып чыга.
1856 елда Лондонга Герценның якын дусты И. П. Огарев килә. 1857 елда алар икәү рус азатлык хәрә-кәтендә искиткеч зур роль уйнаган «Колокол» газетасын чыгарырга ке-решәләр.
«Колокол» газетасының беренче битендә Герцен яңа басма органның программасын бик төгәл билгели. Ул болай дип яза: «Бар җирдә дә, бар нәрсәдә дә, һәрвакытта да изүгә каршы ирек ягында булу, хорафатларга каршы акыл ягында булу, кара томана вәхшәткә каршы фән ягында булу, артка калып бара торган хөкүмәтләргә каршы алга бара торган халык ягында булу» (XII том, 357 бит), һәм 1867 елга кадәр, ягъни «Колокол» газетасы ябыл-ганга кадәр Герцен шул программасын тайпылмастан үтәп килә. Герцен крепостное правоны бетерүне, крестьяннарга җир биреп, алар- ны азат итүне таләп итә, алпавытларга, чиновникларга бик кискен каршы чыга, суд эшләрен, мәктәп- укыту, җирле үзидарә һ. б. эшләрне нигезләреннән үзгәртеп коруны яклап чыга. В. И. Ленин «Крестьяннарны азат итүне тау кебек нык торып яклауны» «Колокол»ның иң зур хезмәте саный.
Дөрес, крестьяннарны крепостной коллыктан азат итүнең ысуллары кебек ул заман социаль тормышының иң әһәмиятле, иң төп мәсьәләләрен хәл итүдә Герцен либераль- ларча иллюзияләргә бирелгәли. Ул патша олы җанлы ихтыярга ия була ала, мәгърифәтле алпавытлар халык алдында «гөнаһлы» икәнлекләрен аңларлар һәм җирләрен үзләре теләп крестьяннарга бирерләр дип уйлый. Билгеле булганча. Россиядәге 1861 елгы реформаны крепостниклар үз файдаларын күзәтеп үткәрделәр. Патшаның манифесты игълан ителгәннән соң, Герцен Рос-
97
98
сиядән крестьяннар восстаниеләре башлануы һәм патша хөкүмәтенең баш күтәргән крестьяннарны канга батырып бастыруы турында хәбәрләр ала һәм «Колокол» газетасында патшаны һәм аның хөкүмәтен кеше үтерүчеләр дип атаган «Рус каны ага» дигән мәкаләсен бастыра.
1861 елның апрелендә Казан гу- берниясенең Спас өязе Бездна авы-лында берничә дистә крестьян һәм крестьяннарның җитәкчесе Антон Петров атып үтерелә. Шушы канлы вакыйга турында хәбәр алгач (Герценның Казанда үз хәбәрчеләре була), Герцен «Колокол»да халык палачларына каршы юнәлтел- гән ачулы-фаш иткеч мәкаләләр белән чыга.
В. И. Ленин бу турыда 60 нчы елларның революцион пафосын күр-гән Герцен «курку белмәстән либе-рализмга каршы революцион де-мократия ягына басты» дип яза.
«Колокол» һәм «Полярная звез- да»ларның нашире, кыю йөрәкле Герценның хезмәтләре гаҗәп зур һәм бөек тәкъдир итүгә лаеклы. Рус демократик матбугаты чынлыкта нәкъ Герценның «Колокол»ыннан башлана.
8
«Үткәннәр һәм уйланулар» исе-мендәге мемуар-истәлекләре — әдип Герценның иң зур хезмәтләреннән берсе. Әле Россиядә яшәгән чагында ук Герцен автобиографик жанрда каләмен сынап карый. Аның «Кем гаепле?» романына һәм «Карак саескан» повестена кадәр язган «Бер яшь кешенең язмалары» дигән очерклары—шул жанрда иҗат ителгән һәм шактый уңышлы әсәрләреннән берсе. Бу «Язмалар»да тасвир ителгән Малинов шәһәре һәм анда яшәүчеләр 30 нчы еллар крепостной Россиясенә бик көчле характеристика булып торалар.
1852 елда Герценда үзенең тормы-шы, күргән-белгән кешеләре һәм вакыйгалары турында гади мемуар- истәлекләр генә түгел, бәлки сурәт-ләнгән фактлар һәм шәхесләр сән-гатьчә гомумиләштерү ягыннан әһә-мият казанырлык зур әсәр язу фикере туа.
«Үткәннәр һәм уйланулар» кита-бы— ул чыннан да рус әдәбиятындагы гаҗәп бай булган гади истәлек кенә түгел, бәлки документаль чынлыкның бөтен әһәмиятен саклаган чын художество әсәре дә.
«Үткәннәр һәм уйланулар»ның ху- дожестволылыгыиың төп һәм иң зур әһәмияте шуннан гыйбарәт — аңар-дагы образлар барысы да гомумн- ләштерелгән характерда сурәтлән-гәннәр. Мәсәлән, «Үткәннәр һәм уй- ланулар»ның икенче кисәгендәге Вятка губернаторы Тюфяев образын гына алып карагыз. Тюфяев Герцен Вяткада сөргендә чакта чыннан да анда губернаторлык иткән. Ул — элек циркта бау өстендә уйнап йөргән, аннан соң Аракчеев аиы үз канаты астына алып, дәрәҗә биргән. Коточкыч тупас һәм икейөзле бу кеше, гомумән, Герцен әйткәнчә, «Көнчыгыш сатрапы» тибы. Билгеле, бу образда Герцен бер Вятка губернаторын сурәтләү белән генә чикләнмәгән, бәлки башка теләсә кайсы губернаторда да була алган сыйфатларны туплаган.
Рылеевның «Временщик» («Ва-кытлы хаким») дигән әсәрендәге вакытлыча хакимлек иткән бер бәндә образы рус матур әдәбиятында Тюфяевның элгәресе булган дисәк ялгышмабыз. Тюфяевщина манилов-щина һәм обломовщина кебек ку-шамат сүз урынында йөртелә ала.
«Үткәннәр һәм уйланулар»ның V кисәгендә Герцен «революциянең хористы» дигән гомумиләштерелгән тип кертә. Ул бу «хорист» дигән исем астында Франциядәге 1848 елгы революция чорында яшәгән, халык хәрәкәтендә бара торган тирән процессларны аңлый алмаган һәм бары тик революцион хәрәкәтнең тышкы ягына — манифестацияләр белән банкетларга гына гашыйк булган вак буржуаз эшлеклеләрен сурәтли.
«Үткәннәр һәм уйланулар» әсә-рендәге образларның документаль нигезен инкарь итәргә ярамый, әл-бәттә. Белинскийның искиткеч көчле сурәтләнгән образын бөек тән-кыйтьчене портрет ягыннан һәм со-циал ь-психологик яктай сыйфатлау чикләреннән читкә чыга дип аңла
тырга тырышу мәгънәсезлек булыр иде. «Үткәннәр һәм уйланулар»ның иҗат ителүе методының һәм стиленең оригинальлеге нәкъ менә шушы әсәрдә философик уйлануларның саф сәнгатьчә сурәтләү белән, гаҗәп үткен памфлет публицистикасының табигатьне һәм кешеләрне үтә нечкә бер лирикалы сурәтләү белән, тарихи хикәяләүнең көнкүрешне бик үткен күрсәтеп үтә белү белән соклангыч дәрәҗәдә ярашлы итеп бирә алуда күренә дә. «Үткәннәр һәм уйланулар»—рус әдәбиятында, шулай ук дөнья әдәбиятында да тиңе булмаган, искиткеч үзенчәлекле әсәр ул. Бу әсәрнең дөньяны танып-белү ягыннан әһәмияте гаҗәп зур. Герцен 1812 елдан алып 60 нчы еллар азагына тикле булган заман эчендәге Россиянең һәм Көнбатыш Европаның тормышын аңарда колачлап сурәтләгән; Герцен бу әсәрен 1852 елдан алып 1868 елга кадәр — 16 ел язган.
«Үткәннәр һәм уйланулар»—дөнья әдәбиятының барлык прогрессив ке-шелек дөньясы хаклы рәвештә мактана торган иң бөек әсәрләреннән берсе.
*
* *
Александр Иванович Герценның тууына 150 ел тулды. Бөтен дөнья тынычлык советы карары буенча бу дата киң билгеләп үтелде. В. И. Ленинның Герцен тууга 100 ел тулган көндә әйткән сүзләре безнең көннәрдә әһәмиятләрен җуйганнары юк.
Бурычларыбызны тиешенчә аңлау өчен Герценны искә төшерү бүген' безнең өчен аеруча әһәмиятле.
Бөтен кешелек дөньясы алдында коммунизмга баруның реаль юлы ачылган эпохада, Россиянең бик күп революцион эшлеклеләре кебек, Герцен да, үзенең тормышының, үзенең көрәшенең бөтен тәҗрибәсе белән кешеләрне якты киләчәккә баруның бердәнбер дөрес юлына ышандыра. Ул юл — коммунизмның тәмам җиңеп чыгуы юлы.