Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

КАРЫ ДА КӨРӘЛМӘГӘН
^скертне сөйри трактор, Кары да көрәлмәгән.
Көрәлсә, көрәлмәсә соң — Эш аңа терәлмәгән.
Өстендә аның өч егет, Берсе гармонь сайрата. Икесе, күкрәк киереп, Ду кубып җырлап кайта.
Капка төпләренә халык Чыга, туй мәллә, диеп.
Шуның шатлыгы урамда Гөрлидер әллә, диеп.
Ялгышмасыннар: туй түгел — Авылны ямьләндергән.
Хезмәтне егетләр шулай Шатлыкка әйләндергән.
Көннәре юктыр аларның Тормышны бизәмәгән...
Сөйрәлә эскерт фермага, Кары да көрәлмәгән.
КЫР КАЗЛАРЫ КИЛӘ
■Л*ыр казлары килә, кыр казлары, һавалардан гына сәлам сөйләп; Аерылганда алып киталмаган Бу яктагы шатлыкларын эзләп.
Уеп-уеп күкнең зәңгәрлеген, Канатлары тибри салмак кына. Каңгылдыйлар алар моңнар түгеп, Яз хисләрен төгәл аңлап кына.
Эшләреннән күпләр аерылган, Шул казларга карашларын түгеп. Барлый алар, барлый, әйтерсең лә, Барысы да килә микән диеп.
Кыр казлары килә, кыр казлары, Уйлап баксаң нинди күңеллелек. Күктә дә бит яз бәйрәме. Аның Зәңгәрлеге өскә түгелерлек.
КҮЗЛӘРЕННӘН кызның АҢЛАШЫЛА
Ферма. Кетәк. Әтәч тавышлары Түшәмнәргә кунып тирбәлә.
Тавыкларның кайсы тирес казып, Кайсылары җырлап кинәнә.
һәркөи саен бирегә бер кыз килә, Карлар яуган ап-ак юллардан.
Килә ул кыз болыт төркемнәре Алланганчы таңгы нурлардан.
Йомыркалар җыя оялардан Иөгерә-йегерә әнә бүген дә. Кәрзинепдә урын кимегән саен Яктылыгы арта йөзендә.
Күзләреннән кызның аңлашыла: Муллык тудыру бөтен теләге.
Карт дөньяны, гүя, җанландырып Тора аның япь-яшь йөрәге.