Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

АЕРЫЛЫШУ
(Кюхельбекерга )
СОҢГЫ кабат тынлык кочагында Төп йортыбыз тыңлый җырларым.
Әй, лицейдәш якын туганым, Соң минутлар бу бит безнең монда Кичерүдән соң дуслык елларын. Таралды чын дуслык түгәрәге.
Сау бул инде!.. Сорыйм мин күктән: Сөйгән дустым минем, яшә мәңге Аерылмыйча Феб 1 һәм иректән!
Мии белмәгән сөю бирсен сиңа Бетмәс шатлык, рәхәт һәм өмет; һәм, бәхетнең чумып тынлыгына, Үтсен гомрең җиңел төш кебек! . Хуш! Кайда да: сугыш кырындамы, Туган якның тын бер ярындамы, Үтәгәндә язмыш кушканын,
Мин саклармын изге туганлыкны! һәм (ишетерме язмыш бу догамны?) Бәхет тапсын барлык дусларың!
1817.
| феб — борынгы грекларда сәнгать алласы Аполлонның икенче исеме.
6
ҖИР ҺӘМ ДИҢГЕЗ
•Зәңгәр диңгез өстен җиләсләтеп, Җилкәненә зефир өргәндә
Горур корабларның, һәм тирбәтеп Көймәләрне дулкын сөйгәндә, Рәхәтләнеп ялкаулыкка чумам, Читкә ташлап дөнья кайгысын.
Музаларның җырын мин онытам: Сөеп тыңлыйм диңгез тавышын. Ә дулкыннар ярга сугылганда, Күбекләнеп, дулап, котырып, Караңгыда яшен сузылганда, Күкрәгәндә күкләр үкереп, Мин кунакчыл яшел урманнарга Бу ярлардан тизрәк юл алам.
Җир ныграк күк тоела миңа анда.
Балыкчыны шунда кызганам:
Яши бит ул упкын уйный торган Хәтәр генә көймә өстендә.
Ә мин инеш тавышын тыңлап торам Ышанычлы тынлык эчендә.
1821.
СТЕНЬКА РАЗИН ТУРЫНДА ҖЫРЛАР
1
w*
/«Хәелеп аккан Идел-су буйлап, йөзә бер каек, очлы борынлы. Ишә каекны яшь ишкәкчеләр, Казаклар бар да булган егетләр. Утыра койрыкта, карап дәһшәтле, Каек хуҗасы, Стенька Разин.
Аның каршында — тоткын сылукай, Персиядәге патша кызы ул.
Карамый Разин патша кызына, Алмый күзләрен Идел-аиадан. Әйтте шул чакны Стенька Разин: «Әй син, Идел-су, әй, туган анам! Сабый чагымнан суың эчердең, Озын төннәрдә назлап тирбәттең, Дулкын бәргәндә, ярга чыгардың. Төннәр йокламый, минем өчен син, Маллар өләштең казакларыма. Ә безнең сиңа берни биргән юк». Әйтте дә шулай, карап дәһшәтле, Патша кызын ул алды күтәреп һәм атып бәрде дулкынга аны, Идел-анага бүләге итеп.
Китте Стенька Разин Сәүдә эше белән Әчтерхан-калага. Воевода аннан Сорады бүләкләр. Илтте Стенька Разин Бүләкләр аңарга, Кыйммәтле бүләкләр: Укалы парчалар, Бизәкле камкалар, Сорады тун аннан Воевода шунда.
Ә туны Разинның Өр-яңа, кыйммәтле: Бер ягы кондыздан, Бер ягы кеш малдан. Теләми бирергә Стенька Разин тунны. «Бир син миңа туның, Бир, өстеңнән салып. Бирсәң, рәхмәт кенә. Бирмәсәң, асармын, Киертеп эт туны, Шәп-шәрә имәнгә». Төште тирән уйга Стенька Разин шунда: «Ярый, воевода, Бүләк булсын туным. Бүләк булсын туным, Тик чыгарма тының!»
Быргы таушы да, тояк таушы да Ишетелми кырдан шулай яңгырап, Уйный җил анда, улап, сызгырып, Сызгырып, улап, мине чакырып. Чакырып мине, Стенька Разинны, Зәңгәр диңгезгә чыгарга өндәп: «Әй, булган егет, кыю юлбасар, Кыю юлбасар, азгын гаугачы. Утыр да җитез каекларыңа. Күтәр дә киндер җилкәннәреңне, Чык син йөзәргә зәңгәр диңгезгә. Җибәрермен мин сиңа өч кораб: Булыр берсендә гел кызыл алтын, Икенчесендә булыр саф көмеш, Өченчесендә — җаның сөйгән кыз».
1826.
Әхмәт Исхак тәрҗемәләре.
8
МИНЕМ ШӘҖӘРӘМ1
/И әсхәрәләп көлү уе белән, Каләм тибрәтүче бер төркем Мине аристократ диләр. Бу ни, Кем ышана моңа? һичбер кем! Офицермы мин, я асессормы, Дворян булдыммы мин крест алып, Академикмы мин, профессормы? Юк, мин гади мещан, вак халык.
Заман үзгәрүен мин бик аңлыйм, Каршы сүз юк һич тә, анысы хак. Затлылар бит бездә яңа халык, Күпме яңа, шунча затлырак. Тузган токымнарның валчыгы Бер мин генә түгел, күп алар, Мин борынгы бояр токымыннан. Мин вак мещан булам, туганнар.
Белен сатмаган шул минем бабам2, Патша итеген майлап йөрмәгән3, Сарай хорында да җырламаган4, Хохолдан да князьгә менмәгән5. Австриядән качкан солдат дип тә Карап булмый минем бабайга. Аристократ булу миңа кайда? Мин тик мещан, шөкер ходайга.
Бабам Рача 6 Изге Невскийның Гаскәрендә булган пәһлеван. Аның токымнары шәфкать күргән Таҗлы дәһшәт Иван Грозныйдан. Пушкиннарның күбесе аралашкан Падишалар белән; зур данга Ирешкәннәр алар, мещан Минин Полякларга каршы барганда.
Басып фетнәне һәм мәкерне, Романовны илнең тәхтенә Чакрып хат язганда, без дә куйдык Имзабызны хатның читенә;
1 Бу шигырь реакцион журналист Булгаринның «Северная Пчела» газетасында басылган фельетонына җавап төсендә язылган. Булгарин ул фельетонында, Пушкин үзенең алты йөз еллык аристократлыгы белән масая, шуның белән Байронга охшарга тырыша, дип көлгән. Шуңа күрә Пушкин үзенең бу шигырен Байронның «Минем шәҗәрәм» дигән шигыренә иярү рәвешендә шул ук исем белән атаган. Хөкем сөрүче югары катлауларның күбесен камчылый торган бу шигырьне Николай I матбугатка бирүдән тыйган. Ләкин шигырь кулъязма рәвешендә халык арасына киң таралып өлгергән. Шигырь 1846 елда гына басылган.
2 Петр I заманында зур дәрәҗәгә күтәрелгән Меньшиковка ишарә.
3 Сүз Павел I нең камердиниры булып, соңыннан зур дәрәҗәгә ирешкән Кутайсов турында бара. 4 Елизаветага бик якын торган Разумовскпйга ишарә. Хорда җырлаучы бу кешегә
Елизавета графлык титулы бирә.
6 Сүз Екатерина II тарафыннан князьлек дәрәҗәсенә мендерелгән Безбородко турында бара,
6 Рача — Пушкиннарның иң борынгы бабалары. XIII йөздә ул Александр Невский' да хезмәт иткән. Бу строфаларда Пушкин кыскача үз нәселенең тарихын сөйли.
9
ЛАихнәт чиккән картның улыннан 1 Без мәрхәмәт күрдек, алдык дан. Кайчандыр без бик кадерле идек; Кайчандыр без... әмма — мин мещан.
Холкыбыз хур итте барыбызны да: Бер бабам Петрга каршы барган. Үзенекен сөргән, нык торган, Шуңа аны Петр астырган.
Бу вакыйга безгә зур гыйбрәт: Хакимнәр бит бәхәс .яратмый. Князь Долгорукий бәхетле, Акыллы мещан да сынатмый.
Бабам, Петергофта фетнә купкач, Миних 2 кебек торган — курыкмаган, Илнең тәхетеннән сөрелгән Петр өченчене яклаган.
Орловларга3 хөрмәт яуган анда, Минем бабам кергән зинданга. Юашланды токымыбыз — һәм мин Мещан булып килдем җиһанга.
Нәсел-нәсәбемне данлаган Кәгазьләрнең барын күмдем мин. Яңа затлар белән аралашмыйм, Тәкәбберлек хисен җиңдем мин. Мин тик шагыйрь Пушкин, Мусин 4 түгел. Хезмәтем юк минем сарайда;
Бай да түгел; мин бер гади мещан, Мин үзем зур, шөкер ходайга.
1830.
Габдулла Шамуков тәрҗемәсе.
4
# *
күрелеп бетте инде шатлыкларым, Теләкләргә ирешеп аерылды-м.
Җимеше булып күңел бушлыгының Калды миндә фәкать кайгы, моң.
Давылында авыр язмышымның Шиңде тормыш биргән чәчәгем. Ялгызлыкта үтә хәзер гомрем, Көтеп соңгы көнем сәфәрем.
Көзге һөҗүм салкыныннан тоеп Кышкы жил һәм буран улавын, Шулай шаулый шәрә ботактагы Ялгыз яфрак, түгеп моң-зарын.
1821.
----------------- Нәҗип Мадьяров тәрҗемәсе.
1 Михаил Федорович Романовтан. Аның атасы митрополит Филарет бик озак еллар поляклар кулында әсирлектә яшәгән.
2 Фельдмаршал Миних 1762 елгы фетнә вакытында Екатерина II гә каршы көрәш оештырган, ләкин уңышка ирешә алмаган.
3 Орловлар —биш туган. Барысы да офицерлар. Шуларның берсе Екатерина II гә бик якын торган. Екатеринаны тәхеткә мендерү нияте белән 1762 елда Петр III гә каршы күтәрелгән фетнәне әлеге Орловлар оештырган.
4 Мусин-Пушкиннар — шагыйрь Пушкин нәселенең икенче тармагы. Алар, граф лык титулы алып, сарай аристократлары булып киткәннәр.
ПРОЗАИК БЕЛӘН ШАГЫЙРЬ
дй, прозаик, нигә интегәсең?
Ни булса да уең әйт миңа сии: Аны чарлап мин ук очлармын, Рифмалардан канат эшләрмен, Аннан тартып, дуга кеоек бөгеп, Атсам әгәр күндәм җәямнән, Дошманнарга китерер бу бөлгенлек, Туар бәла, кубар җәһәннәм!
1825.
борынгыдан шулай инде хәлләр, Моннан соң да булыр шулай ук: Галимнәр күп — аз тик акыллылар, Танышлар күп —ләкин дуслар юк!
1818.
ПОРТУГАЛЧАДАН
Таң йолдызы калка иде, Гөлләр чәчәк ата иде, Икәү кавыша идек Шундый чакларда элек.
Түшәктә яткан җиреннән Киерелеп, куллары белән Күзләрен уа иде, йокысын куа иде.
Таң йолдызыннан яктырак, Гөл чәчәкләрдән сафрак, Ул килә иде безгә, һәр көнне, өебезгә.
Чибәр кызны күрү белән Үзгәрә иде бар тирәм: Иркен тын ала идем, Дәртләнә, яна идем.
Аера идем кызыйлардан — Авылдагы кузылардан Үз кузымны, шәп төшкә Йөртә идем — инешкә.
Мин сугара идем үзен, Гөлгә күмеп баскан эзен,
йөрттем гел тугайларда, Күләгәле ярларда.
Тынлыкта, ал нурлар аша, Кызый миңа якынлашса, Ала идем каршылап, Җырлап, гитара уйнап:
«Кызлар, минем шатлыгымдай Юк шатлык, юк акыллымдай! Беркем юк .минем хәтле Бу дөньяда бәхетле!
Кызы км ы й м ми и п атша л а рга.
Кызыкмыйм мин аллаларга, Шул җитә — күрсәм йөзен, Буй-сынын, серле күзен».
Элек шулай җырлый идем, Сылу ярым тыңлый иде Яратып чын күңелдән. Инде барысы күмелгән...
Кайда соң син, әй, чибәр кыз!
Инде сулыгып елыйм ялгыз — Инде ул нәфис җырны Күз яше алыштырды.
Нури Арсланов тәрҗемәләре-
КАМИЛ МОСТАФИН
ПИСТОЛЕТ
/Хуэль бетте.
Төлке тунын киеп,
Дантес менә әнә чанага...
Пушкин яраланган.
Кан ага.
Сулыш киселә. Иркен һава җитми...
Күз алдында дөнья чайкала.
Җан дуслары аны култыклаган. Пистолеты төшкән ак карга.
Дуэль бетте...
...Яна чор түренә
мылтык тотып кына үтәрлек... һәм без, шагыйрь, синең писто
летны, корал итеп, яуга күтәрдек!
Ул коралны оста кулы койган, якты фикер аңа көч биргән. Патроннары аның тутырылган кургаштан да көчле сүз белән.
Ул коралны ишет, бөек шагыйрь, ышанычлы куллар алдылар.
Синең оныкларың ирек җырын үз каннары белән яздылар.
Шуңа мәллә бакыр патшаңа да, күрәсеңме, кызыл төс кергән... актык Дантесларның һәлакәтен Ильич күргән гади броневик өстеннән.
Ишет, шагыйрь: яңа чор башланды
Онегиның йөргән шәһәрдән. Ленскийың һәлак булган урман яфракларын ярып яшәргән...
Кара бабаң туган Африканың кулларыннан төшә богаулар! Ләкин әле җирдә коллар бар...
Шул колларга кирәк пистолетың актык штурмга барганда!
...Дуэль бетте...
» Пушкин яраланган...
Ярасыннан, җиргә генә түгел, безнең әләмгә дә кан тама.