Логотип Казан Утлары
Публицистика

РЕВОЛЮЦИЯ ЕЛЛАРЫНДА


■fl О<1 ^7 елда, яңа стиль белән / мартның 13 ләреидә яки 14 ләреидә булса кирәк, көне хәтеремдә ачык калмаган, мин, Галимҗан Ибраһимовның кайтканын ишетеп, атымны җиктем дә алар авылына, Солтанморатка киттем.
Галимҗан белән без балачагы-быздан ук дус идек. Әти-әниләре- без бер-берләренә барышып-киле- шеп йөриләр иде. Авылларыбыз арасы да ерак түгел: өч чакрым чамасында гына. Алар Солтанморатныкы, без — Әпсәләмнеке. Шуның өстенә тагы миңа Галимҗан белән бергә берничә ел мәдрәсәдә укырга да туры килде. Кыскасы, яшьлегебезнең кайбер еллары бергә узды.
Аның авылга кайтуын ишетеп, бик шатландым. Сөйләшәсе, киңәшәсе сүзләрем күп иде. Барыннан да бигрәк Петроградтагы хәлләр турындагы яңа хәбәрләрне беләсем килә иде.
Мин барып кергәндә, Галимҗан эчке ак күлмәктән генә түрдә, тәрәзә янында, ниндидер китап укып утыра иде. Без, бик сагынышкан дусларча, кулларыбызны кысып күрештек.
— Я, нинди яңа хәбәрләр бар? — диюемә каршы, ул өстәл өстенә бер өем газета китереп салды.
— Менә, — диде, — укы, яңа хә-бәрләр белән тулган.
Мин газетаны кулыма алырга да өлгермәдем, ул үзе, кызып, дул-кынланып, әле газеталарда басылып өлгермәгән яңа хәбәрләрне сөйләргә кереште. Тавышының күтәренкелеге, күзләренең ялкынланып януы Петроградтагы вакыйгаларның бик җитдиләшүен әйтеп тора иде.
— Дөнья айкала, — диде ул.— Петроградта, Мәскәүдә, тагын башка бик күп шәһәрләрдә эшчеләрнең революцион хәрәкәте җәелгәннән җәелә бара. Әле кайтырга чыкканда гына ишеттем: Петроградта эшчеләр полицияне, жандармерияне коралсызландыра башлаганнар. Үз-ләре коралланалар. Солдатлар эшчеләр демонстрациясенә атудан баш тартканнар. Үзләре эшчеләр ягына чыгалар. Патша власте белән революцион эшчеләр арасында каты бәрелешләр бара... Менә шундый күңелле хәбәрләр, Габделәхәт,— диде (ул миңа Габделәхәт дип эндәшә иде).
Без сөйләшеп утырган арада, Галимҗанның әнисе, Хәсәнә абыстай өстәл өстеннән газеталарны бер читкә алып куйды да, гадәте буенча, табын әзерләде, гөжләп торган самовар китереп утыртты.
Без, табын янына утырып, беренче чынаягыбызны ясарга да өлгермәдек, авылның Зиннәт исемле мәзине килеп керде. Галимҗан, аның вакытсыз килеп керүен яратмыйча, «ашка таракан булды бит, бу», дигән бер караш белән миңа карап алды, сөйләвеннән дә туктады,, шулай да аңа караңгы чырай күрсәтмәде. Мәзин Галимҗаннан шактый олы булса да, ул авылга кайткан вакытларда, аның янына килеп утырырга, аның белән бергә чәй эчәргә, сыйланырга һәм аңа үзенең бетмәс-төкәнмәс зарларын
114
Галимҗан Ибраһимовның 1919 елның җәендә Колчак тылында йөргән вакыты.
сөйләргә ярата иде. Хәзер дә ул, исәнлек-саулык сорашканнан соң, авылдагы тормышның көннән-көн авырая' баруын, чәй-шикәр кебек нәрсәләрне табу читенләшүен сөйләргә керешкән иде, ләкин Галимҗан аның сүзен тиз бүлде:
— Башта табын янына рәхим итегез, зарыгызны соңыннан сөйләрсез, — диде.
Хәсәнә абыстай кунакчыл карчык иде. Ул шунда ук табынга бер пар чынаяк китереп куйды, күптән түгел генә мичтән чыккан, әл‘е суынып та өлгермәгән кабартма-сумса- лар өстәде.
Зиннәт мәзин, безнең сүзебезне бүлә-бүлә, әледәи-әле үзенең зарларын кыстыргалап, ач кеше кебек, бик зур аппетит белән ашады, берничә чынаяк чәй эчте, тик туң, нан соң гына, безгә карап, артык бернәрсә дә булмагандай:
— 14шеттегезме әле, патшаны төшергәннәр бит. Мирсәеттә теле- грам бар, — диде.
Мирсәет Сәгыйтов Солтанморат авылы мәктәбендә русча укытучы кеше иде.
Бу хәбәрне ишетү беләи Галимҗан урыныннан сикереп торды, берничә секунд чамасы мәзингә карап катты.
— Син, фидия козгыны, бер самовар чәйгә алданып, шуны әйтмичә торасыңмыни әле! Тамак өчен җаныңны сатарсың икән!.. — диде һәм шунда ук ул, кырт борылып, киенергә тотынды. — Әйдә, Габделәхәт, киттек!
Ишек алдында җиккән атым тора иде. Без, шуңа утырып, Мирсәет янына атылып барып җиттек.
Чыннан да, аңа Уфадан, кемнәндер, телеграмма килгән икән. Патшаны төшергәннәр дигән, бик зур шатлык белән котлаган.
Телеграммага күз йөгертеп алганнан соң Галимҗан мине һәм Мирсәетне кочаклап алды да шатлыгыннан безнең белән бергә балаларча зырылдап әйләнергә кереште. Без дә Шатлыгыбыздан нәрсә эшләргә белми идек.
Без яңадан чанабызга чыгып утырдык. Тиз генә Галимҗаннарга кереп, аның да атын җиктек. Ике чана белән волостька киттек. Волость Корманай авылында, Солтанмораттан җиде чакрымда иде.
Галимҗан, чанага аягүрә басып, җан-фәрманга атын куа һәм юлда туры килгән кешеләргә:
— Патшаны төшергәннәр!.. Ни-колайны кадалдырганнар!.. — ДиП кычкыра иде.
Кешеләр, аның кулларын бутап кычкырганын ишетеп, нәрсә әйткәнен аңлап бетермичә, я катып калалар, я әйтелгән сүзләрнең мәгънәсенә төшенеп, туктавыбызны, бу. шатлыклы яңа хәбәрне аңлатып, төшендереп бирүебезне үтенеп, кулларын изи-изи безнең арттак чабарга тотыналар. Безнең артыбызга әйләнеп карамаганны, в0<
8» 115
лосгь юлына таба атларыбызны бар хәлгә куганыбызны күреп, туктап, нишләргә, кая барып сугылырга белмәгән кешедән бераз аптырап басып торалар да аннары, аңнарына килеп:
— Патшаны төшергәннәр!.. Ни-колайны кадалдырганнар!., — дип кычкыра-кычкыра күрше йортларга таба йөгерәләр, шатлыкларын бү-лешергә ашыгалар.
Без, атларыбызны ак күбеккә тө-шереп, яндырырлык хәлгә җиткереп, Кормаиай авылына барып кердек. Волость правлениесе янына барып туктадык.
Правление тирәсендә кеше аз иде.
Галимҗан килеп җитү белән үк чанасыннан сикереп төште дә, атны бәйләп тә тормыйча, правлениегә йөгереп кереп китте. Мин дә, атларны ашык-пошык бәйләгәннән соң, аның артыннан йөгердем.
Мин барып кергәндә, сасы тәмәке төтене белән тулган, рөхсәтсез кергән кешеләрнең аяк эзләре белән идәне шактый пычранган залда урядник Кузьмин, кашларын җыерып, кара янып, арлы-бирле йөри иде. Бер кырыйда, читтә, волость кредитное товариществосы председателе Иван Порчуханов бе- ләҗ правление сторожы Шәрәф Шәмсетдинов басып тора. Нечкә, озын буйлы, каурый каләм кебек төкле младший писарь (фамилиясе хәтеремдә калмаган), үзенең кара таплары белән буялып беткән имән өстәле янында басып, таш кебек катып калган. Аның да куркуы, аптыраганлыгы, нишләргә белмә-гәнлеге соргылт күзләренә бәреп чыккан иде.
Киев вакыйгасыннан соң Галим-җанны полиция күзәтеп тора иде (Галимҗан 1913 елда, Киевта, мөселман студентларының яшерен оешмасында катнашкан өчен кулга алынган, өч ай чамасы төрмәдә утырып чыккан иде). Аны күзәтү эше авылда урядник Кузьминга тапшырылган иде, Галимҗан моны белә иде.
Мин барып кергәнче, бер-берсенә дошман бу ике кеше арасында нинди сүзләр булгандыр, ул турыда, үз вакытында, Галимҗан миңа сөйләгән булса да, хәзер хәтерем- дә калмаган, әмма мин кергәндә, алар бер-берсеиең өстенә ташланырга, бугазларын чәйнәшергә әзер торалар иде. Урядникның арлы-бирле йөрешенә күз төшереп алгач ук, мин аның шактый шүрләвең, тик сер бирмәскә, сыртны җиргә салмаска теләп кенә шулай йөренүен, тыныч күренергә тырышуын сизеп алдым. Ул патшаның төшерелгәненә ышанмый, ышана алмый, нәрсәдер көтә, шул ук вакытта үзенең әле монда хуҗа, кораллы, револьверлы, кылычлы власть кешесе икәнен күрсәтергә тырыша иде. Галимҗан аңа карлыгып өлгергән тавышы белән ачуланып кычкыра иде:
— Николайның төшерелүе ту-рындагы хәбәрне күрсәтегез!.. Нигә аны халыктан яшерәсез?!
— Бертөрле дә хәбәр юк! —* диде урядник. — Провокация таратырга берәүгә дә рөхсәт итмим!..
Галимҗан кесәсеннән әлеге теле-грамманы чыгарды:
— Менә бездә бар. Сездә дә булырга тиеш!
Урядник ырылдап җавап бирде:
— Бу рәсми түгел!
— Шулаймыни?! — диде Галимҗан. — Әгәр рәсми түгел икән, без аны хәзер рәсмиләштерәбез! — һәм кинәт урядник өстенә ташланды.
Мин дә аңа ярдәмгә килеп җиттем. Урядник шактый таза, көчле кеше иде, бөтен көче белән безгә каршы торырга кереште. Шулай да ■без, аны тотып алып, кулларын артка каердык. Шәрәфне дә ярдәмгә чакырдык.
Кылычын, револьверын салдырып алгач, урядник Кузьмин суга төшкән тавык кебек җебеп калды. Ләкин әле һаман тыпырчынуында, авызыннан төкерекләрен чәчүендә, безгә суд белән, төрмә белән янавында дәвам итә иде.
Без аны, залдан өстерәп чыгып, өчәүләп волость каталажкасына ябып куйдык. Галимҗан үз кулы белән элгечне тыкты, йозакны бикләде. Бу минутта ул шулкадәр нервничать иткән, йөзе киндер төсле ап-ак булган, куллары бизгәк
116
тоткандай калтырый иде. Аны мондый хәлдә беркайчан да күргәнем юк иде.
Залга яңадан әйләнеп кергәч, ул Николай Романовның һәм аның ха-тынының стенада эленеп торган портретларын, алтынлы рамалары- ниләре белән тартып алып, идәнгә күтәреп бәрде. Ул арада ишектән шаулашып килеп кергән крестьяннар портретларны, рамаларны аяклары белән таптарга, изәргә, юк итәргә керештеләр.
Озак та үтмәде, волость правле- ниесе корт оясы кебек актарылырга тотынды. Кемнең нәрсә әйткәнен, нәрсә дип кычкырганын аңларлык түгел иде.
Залның бер почмагында, кечкенә өстәл өстендә, суд вакытында куела торган «Свод законов» тора икән. Галимҗан аны да тетеп ташларга уйлаган иде, ләкин китапларга ихтирамы зурлыктан булса кирәк, тетеп ташламады, сторож- ның кулына тоттырды.
— Бар, моны архивка илтеп ташла, — диде.
Без волость правлениесеннән чыкканда, урамга инде халык шактый җыелган, шаулашалар, гөрләшәләр, Шатлыкларыннан бер-берләре белән кочаклашалар иде. Өстенә сизрәгән шинель, башына ямьшәеп беткән солдат папахасы кигән, култык таякларына таянган бер инвалид янындагы иптәшләренә кызып-кызып нәрсәдер сөйли, ә үзенең күзләреннән эре-эре яшьләр тама иде.
Галимҗан иртәгесен үк Уфага китте.
Шул көннән башлап ул бөтен җаны-тәне белән революция эшенә бирелде.
Озак та үтмәде, Галимҗаннан хат килде. Хаты белән бергә «Ирек» газетасының бер номерын җибәргән иде. Бу — аның язучы Фатих Сәйфи-Казанлы белән бергә чыгара башлаган газетасы иде.
Солтанмораттан 40—45 чакрым көнчыгышта, хәзерге Кырмыскалы районында каты сугышлар бара. Кайвакытларда ул яктан туп та-вышлары ишетелә: бер көчәя, бер тына.
Авыл аркылы әледәи-әле кызыл батальоннар фронт ягына таба узалар. Халык, карты-яше, урамга чыгып, аларны озатып кала, хәерч ле юл тели, хәзинәсендә булган азыгын бирә, кызылармеецларның кулларына я ипи, я пешкән йомырка, я ит кисәкләре тоттыра. Кайбер карчыклар чүлмәк белән сөт күтәреп чыгалар, бала-чагалар, салкын сулы чиләкләрен күтәреп, сугышчылар тирәсендә йөгерешеп йөриләр, сусаганнарга су эчерәләр. Әгәр узып баручы хәрби бүлекләр ялга туктыйлар икән, шунда ук авылның бөтен морҗаларыннан төтен күтәрелә, аш хәзерләнә.
Ара-тирә авыл аркылы яралылар уза. Аларны һәркем үзенә чакыра, өендә булганы белән кунак итәргә, үзенең күңел җылысын, мәхәббәтен белдерергә тели.
Халык сугыш хәбәрләре белән яши. Аның белән уяна, шуның белән йокыга китә. Аның куанычлы- лары да, шактый күңелсез булганнары да бар.
Шундый көннәрнең берсендә, май ахырларында, минем янга Га-лимҗанның энесе Хәким килде:
— Абый кайтты. Сине алып килергә кушты, —диде.
Тиз генә атымны җиктем дә, Хәким белән бергә, Солтанморатка киттем.
Мин барып кергәндә, өйдә, Га-лимҗан, Хәсәнә абыстай, Шакир- җан (Галимҗанның туган абыйсы) нәрсә турындадыр сөйләшеп утыралар иде. Хәсәнә абыстай белән күрешкәч, Га л и мҗа н и ы ң кайтуы уңае белән мин аңа:
— Бик зур шатлыгың бар икән, Хәсәнә абыстай, — дидем. Ләкин ана карчыкның йөзеннән шатлык аралаш борчылу сизелеп тора иде. Бу хәле аның тавышына да чыккан иде.
— Кайтуын кайтты да бит, тик менә бик тиз китәргә тора шул, диде.
117
Галимҗан безне бакчага алып чыгып китте. Хәсәнә абыстай өйдә чәй урыны хәзерли калды.
Бакчаның аулаграк бер урынына дүртәүләшеп барып утырдык. Га-лимҗан, миңа карап, шыпырт кына сөйләргә кереште. Аның нәрсә турында сөйләячәген туганнары беләләр иде булса кирәк, чөнки алар- ның утырышларыииан, ара-тирә берәр сүз кыстырып куюларыннан яисә юпләп җибәрүләреннән миңа сөйләнәчәк нәрсә турында инде үзара киңәшкәилекләре сизелеп тора иде.
— Менә нәрсә, Габделәхәт,— диде Галимҗан, — миңа Колчак гаскәрләре тылына үтеп керергә кирәк. Анда мин фронт буендагы крестьяннар һәм дошман гаскәрләре арасында агитация алып барырга һәм башка шуның кебек эшләр эшләргә тиеш. Без монда ки-ңәштек. Олаучы булып киенеп китү дөресрәк булыр, дидек. Шуңа яраклы киемнәр кирәк: тула оек, чабата, киез эшләпә, киҗеле ыштан, ак күлмәк. Өскә дә я чикмән, я казаки кебегрәк берәр нәрсә кирәк булыр, — дип, ул үзенә кирәк әйберләрне берәм-берәм санап чыкты.— Минем ул якка китүемне берәү дә белмәскә тиеш. Берәү дә! — диде ул, бу сүзгә басым ясап. — Хәтта әни дә. Нәрсә’ әйтсәң дә, карчык кеше...
Мин аның безне ни өчен бакчага алып чыгып китүенең сәбәбен шунда гына аңладым. Бу эшне ул әнисенә сиздерергә теләмәгән икән.
Галимҗанның авылдай ничек чыгып китү һәм кызыллар штабына ничек бару планын бергәләшеп кордык. Ике көннән соң Шакир- җан аны, тарантаска утыртып, кичкә кырын «Уфага» алып чыгып китәчәк. Уфа юлы белән бераз баргач, юлны урап, төнлә белән безгә— Әпсәләм авылына киләчәкләр. Аларны мин өйдә көтеп торырга тиеш.
Киҗеле ыштан, ак күлмәк, тула оек ансат табылды. Андый әйберләр Хәсәнә абыстайның сандыгында бар икән. Уңай вакытны туры китереп, Хәсәнә абыстай күрмәгән арада, без, аларны алып, яшереп куйдык. Киез эшләпә белән авылча тегелгән казаки табу гына ансат булмады. Галимҗаннарның үзләрендә киез эшләпә юк икән. Андый әйбер бездә дә юк иде. Казакиның да тузганы, олаучыларга яраклысы булмады. Каян алырга? Сатучылар да юк. Хәер, саттың — ялангач калдың дигән сүз. Чөнки ул заманда бер кайдан да бер аршын материал табып булмый иде. Шуның өстенә тагы бу әйберләрнең безгә яңалары түгел, ә шактый киелгәннәре кирәк. Киелгән киемнәрне сатып алып, Галимҗанга шик төшерәсе килми.
Киез эшләпә белән казакины Раян бабай Ибраһимовтан сатып алдык. Бабай бу киемнәрнең нигә кирәк булуы белән бик кызыксынды. Без аңа: «Уфада артистларга театр уйнарга кирәк», дигән булдык. Карт ышанды булса кирәк, шунда ук казаки белән киез эшләпәнең сыйфатын чамасыз мактарга кереште һәм алдан сораган бәясен бермә-бер арттырды. Аныңча, бу эшләпә белән казакине әле менә дигән чибәр егет тә туйга киеп ба-рырлык иде, ә, минемчә, аны күптән чүплек башына чыгарып ташларга кирәк иде. Үземнең бу уйларымны мин картка әйтергә теләгән идем, ләкин Галимҗан, ул күрмәгәндә, аягыма китереп басты һәм йодрыгын күрсәтте. Гәрчә, дустымның йодрыгы әллә ни зурлардан түгел иде түгелен, шулай да мин аны бик тиз төшендем. Карышып тормадык, карт сораган акчаны бирдек.
Хәзерлекләрнең бер өлешен күреп бетергәннән соң мин авылыма кайтып киттем.
Билгеләнгән төнне Галимҗан белән Шакирҗан безгә килеп керделәр. Озакламыйча Хәким дә килеп җитте.
Атны, ишек алдына алып кереп, туардык. Узган-барганнар өйдә нишләгәнне күрмәсеннәр өчен тәрә-зәләргә калын пәрдәләр кордык.
Галимҗанның чәчен бритва белән кырып алдык (чәче озын иде)’, мыегын, чын татар мыегы шикелле итеп, күсе койрыгы сыман нечкә генә калдырдык. Хәзерләнгән киемнәрне 'кигәч, Галимҗан танымас-
118
лык булып үзгәреп китте, коеп куйган авыл агаена әверелде: ча- бата-оек, тап-такыр баш, шактый киелгән ак киез эшләпә, киҗеле ыштан, сизрәгән казаки. Бу кыяфәтен тәмам камилләштерү өчен ул махсус алып килгән йөгәнне биленә урады да, кулына чыбыркысын тотып, стенадагы көзге каршына барып басты һәм, үзенең бу күренешеннән кәефе килеп, шаркылдап көлеп җибәрде:
— Атын урлаткан агай! Бар, эзлә. Табарсың!
Мин аңа үземнең паспортымны бирдем. Ул аларны, кулъяулыгына төреп, эчке кесәсенә тыгып куйды.
Бераздан без, дүртебез дә бер тарантаска утырып, авылдан чыгып киттек. Авыргазы елгасындагы күперне үткәч, тау башында туктадык, тарантастан төштек. Кочаклашып саубуллаштык, үбештек. Галимҗан безгә болай диде:
— Үлгән хәбәрем бер килсә, ышанмагыз, исән булырмын. Икенче килсә, бәхил булыгыз, кайтуымны көтмәгез.
Галимҗан белән Шакирҗан, яңадан тарантаска менеп утырып, Кыр-мыскалы авылына таба киттеләр (кызыллар штабы Кырмыскалыда иде). Без, Хәким белән икәү, алар- га хәерле юл теләп, тау башында басып калдык. Алар караңгылыкка кереп чумганнан һәм көпчәк тавышы тынганнан соң гына борылып, авылга кайтып киттек.
Соңыннан миңа Шакирҗан сөйләде: Галимҗанны ул бездән 35 чакрым ераклыктагы Әлемгул авылына хәтле илткән. Галимҗан шунда, тарантастан төшеп, биленә йөгәнен урап, кулына чыбыркысын тоткан да Кырмыскалыга таба киткән. Анда аңа җиккән торышы белән ат биргәннәр һәм, уңаен туры китереп, аны дошман тылына үткәреп җибәргәннәр.
Дүрт ай буе диярлек Галимҗаннан бер хәбәр килмәде. Без аның дошман тылында йөри икәнен белә идек, ләкин аны Уфада дип уйлаган Хәсәнә абыстай аңардан хат килмәгәнгә гаять дәрәҗәдә борчыла һәм көенә иде.
Ниһаять, Галимҗан сентябрь ур. таларында авылга исән-сау кайтып керде. Хәсәнә абыстай аның кайда булганын һәм сандыгындагы әйбер-ләрнең пичек югалуын бары шунда гына белде.
Гали м җа и и ы ң дошман тыл ы н а ничек чыгуын, кайларда һәм ничек йөрүен сөйләп тормыйм. Бу турыда аның үз кулы белән язылган отчеты бар. Заманында бу отчет татар газеталарында басылып чыкты. Шул отчеттагы кайбер юлларны хәтерегезгә төшерү белән генә чикләмәм. Менә алар:
« Кол чак б a 11 дал ар ы н ы ң ку р кы- ныч кара болыт рәвешендә Волгага якынлашып килгән көннәрендә мин, исемне, төсне, өс-башны алмаштырып, шул көчле контррево- люциянең артына төшәргә карар бирдем... Сугыш сафыннан кичеп, дошман аяк астында ыңгырашкан халык эченә чыктым. Башта подводчик, аннан соң теләсә кемне, теләсә нәрсәне теләсә кая яллап илтүче ямщик, аннан соң Петро- павел казначействосыниан сатучылык шәһадәтнамәсе алып, авылдан авылга ураклар, чалгылар сатып йөрүче сыйфаты белән Уралны, Гарби Сибирияие әйләнеп, Курган шәһәре аша яңадан ...нче дивизиябез аркылы Совет туфрагына исән- сау кайтырга муаффәкъ булдым... һәр көн үлем көтеп, һәр көне, һәр сәгате бер гомер дияр дәрәҗәдә тирән, үткен тәэсир белән кичергән бу дүрт ау бер художник-революционер өчен елларча язганда да бетерә алмаслык материал бирде, чишелүе өчен елларча эшләргә мохтаҗ булган мәсьәләләрне алга китереп куйды».
Бу юллар аңлатып, ачыклап торуны таләп итмиләр. Алар Галимҗанның дошман тылында кайларда булуын һәм нәрсәләр эшләвен бик ачык күрсәтеп торалар.
Куркыныч сәфәреннән кайтканнан соң Галимҗан миңа шунда төшкән рәсемен бүләк итте. Анын артына «1919 ел, 20 сентябрь» датасы куелган.
Яшьлек дустым Галимҗан мина үзенең акыллы күзләре белән шул
рәсемнән әле хәзер дә карап тора: күптән кырынмаган, сакал-мыек баскан; башында әлеге киез эшләпә, өстендә дә шул ук казаки; казакие өстеннән тетелеп беткән пиджак кигән; пиджагы эт талаган кебек шалама; бер итәге өзелеп төшәрлек булып салынып тора; аягында очлы башлы күп итек; бик гади итек; солдат итеге булса ки-рәк; күрәсең, авылдан киеп чыгып киткән оек-чабатасын кайдадыр ташлап калдырган; кулында чыбыркы; аның ике башыннан ике кулы белән тотып, иңбашына салган да бик җитди итеп карап тора; гүя, әйтә:
— Атын урлаткан агай! Бар, эзлә. Табарсың!—ди.
Әхәт Сөләймановтан язып алучы Афзал Шамов.