Логотип Казан Утлары
Публицистика

МУЛЛЫК ӨЧЕН!

Җ
134
Bv —тормышның үз таләбе, бөек максатыбызга таба ныклы адымнарыбыз
куйган таләп иде. Шуңа күрә дә партия үткәргән у iap'^арны халкыбыз бердәм
яклады, аларны тормышка <>РУ Рбилгеләп эшләде. Әнә шул чаралар инде,
партиянең XXII съездында билгеләп үтелгәнчә, соңгы биш елда авыл
хуҗалыгы тулай продукциясенең элекке биш ел белән чагыштырганда 43
процентка артуын тәэмин иттеләр.
.Матур күрсәткеч бу, ләкин әле һич тә канәгатьләндерми.
XXII съезд кабул иткән коммунизм төзү Программасында авыл хуҗалыгы
продукциясенең гомуми күләмен 10 елда ике ярым тапкыр чамасы, ә 20 елда
өч ярым тапкыр арттыру бурычы куелды. Димәк, соңгы биш елдагы әлеге 43
процент үсеш урынына якындагы ун елда ике ярым тапкыр чамасы үсеш күздә
тотыла. Күренә ки, темплар чагыштырмасы шактый зур. Хәтта шактыйдан да
мулрак —гаять зур! Моңарчы бер атлаганны өч атларлык итеп алга омтылырга
тиешбез дигән сүз бу. Авыл хуҗалыгында соңгы елларда ирешелгән уңышла-
рыбызга таянып, әнә нинди биеккә сикерергә аяк кыздырабыз.
Быелгы язны каршылаучы олы омтылышыбыз әнә шундый. Баһадир
йокысыннан уянучы җир-ананы куандырырдай эш-хәзерлекләребез дә шуңа
юнәлдерелгән.
Партиянең авыл хуҗалыгын үстерү мәсьәләләрен тикшерүгә багышланган
Пленумнарында да, XXII съездда да күрсәтелгәнчә, бу олы сикерешне, иң
беренче чиратта, җирнең һәр гектарын иң оста файдалану, һәр гектарда иң аз
чыгым түгеп, күп байлык ала белүгә ирешү тәэмин итәчәк.
«Кеше җирне күтәрә, җир кешене күтәрә», ди халык мәкале. Моңа өстәп,
шуны да әйтмичә булмастыр: никадәр оста, никадәр әмәлен белеп һәм никадәр
яратып күтәрәсең икән җирне, ул да сине шулкадәр өскәрәк күтәрер! Ай, бик
ярата җир үзенә акыл белән, ибен-әмәлеп белеп кенә, чын ярату-хөрмәт белән
якын килүчеләрне. Андыйларның хезмәтен дә никадәр юмарт, никадәр мул
итеп бүләкли җир. Моны илебезнең, шулай ук республиканың алдынгы
игенчеләре — маякларыбыз бик матур раслап киләләр.
һәр җирдә дә әнә шул маякларга тигезләнү өчен көрәш — хәзер илебез
тормышында заманыбызның иң күркәм олы хәрәкәте булып тора.
Бу араны узуда инде күп киртәләр җимерелде, аяк атларга комачаулаучы
күп чүп-чарлар себереп түгелде.
Әмма җимерәсе, себереп түгәсе киртәләр, чүп-чарлар да шактый әле.
Быелгы яз әнә шул ботаклы-чатаклы һәм ботак-чатакларына әллә никадәр
чүп-чар да иярткән бер бик әшәке киртәне җимереп ыргытуы белән гаять
истәлекле булып калыр. Сүз үлән басулы игенчелек системасы дигән нәрсә
турында бара.
Зур галим буларак, партиянең ышанычын казанып алган В. Р. Вильямс
сугыш алды елларында игенчелектә үзенең шушы системасын һәр җирдә киң
кертүне бик тырышып таләп итә. Авыл хуҗалыгының югары җитәкче
органнарында һәм Госпланда үзенең кайнар яклаучыларын да
һәм менә ничә еллар буена илдә шушы, бары тик шушы гына система
өстенлек алып килә. Кыйбатка, бик кыйбатка төшә илгә бу система. Аның
үләннәре, чиста парлары бөтен сөрү җиренең яртысыннан күбрәген биләп ала,
калган мәйданда да аз уңыш бирә торган культуралар күп чәчелә. Нәтиҗәдә,
илдә бөртекле ашлык җитештерү үсми, күпме терлек «ач паекка» кала.
135
Партиянең авыл хуҗалыгын үстерү мәсьәләләренә багышланган
Пленумнарында, 1954—55 елларда ук, бу система кискен төстә тән-
кыйтьләнде.
Ләкин күп кенә галимнәр, белгечләр һәм җитәкчеләр күкләргә чөеп
макталган бу системадан һаман да тиз генә арына алмадылар.
Ә иҗади җанлы, алтын куллы чын игенчеләр исә партия күрсәтмәләреннән
үзләренә бик тиз нәтиҗә ясадылар. Тынгысыз иҗади фикер хөкем сөргән
фәнни-тикшеренү учреждениеләре кырларында да, шундый иҗади эзләнүче
хуҗалар кулындагы колхозлар һәм совхозлар басуларында да күпьеллык,
берьеллык үләннәр һәм солы кебек гаять түбән азык берәмлеге бирә торган
культураларны кукуруз, шикәр чөгендере, борчак кебек баһадир культуралар
алмаштырды, буш ятучы чиста парлар бнләүле пар итеп файдаланыла
башлады. Иҗади эзләнүләр үлән басулы системаның практик яраксызлыгын, ә
сызма системаның исә җир холкына бик туры килүче, мул байлык китерүче
иген игү ысулы икәнлеген кире кайтара алмаслык итеп раслады.
Басуларда үлән чәчүле системаның моннан ары да урын биләп торуына
артык түзәрлек чама калмады. Моны тормыш үзе таләп итте, XXII съезд бу
тормыш таләбен бик ачык итеп күрсәтеп үтте.
...һәр елдагыча, игенчеләр һәм терлекчеләр яңа язны каршылауда
үзләренең уй-фикерләрен уртага салып сөйләшү өчен зона киңәшмәләренә
җыелдылар, һәр елдагыча, бу киңәшмәләрнең күбесендә армас- талмас
тугрылыклы ленинчы Никита Сергеевич Хрущевның ялкынлы чыгышлары
яңгырады. Һәр елдагыча, бу чыгышлар алдагы зур бурыч- ларыбызның
үтәләчәгенә какшамас ышаныч белән, ул бурычларны үтәүдә шундый
эшлекле, шундый бай һәм гади киңәш-күрсәтмәләр белән, үз эшләренең
остасы булган алдынгыларга рухландыргыч җылы сүзләр белән, ә йөрәкләренә
мүк үсә башлаган бюрократларга карата рәхимсез тәнкыйть белән сугарылган
иде.
Безнең Татарстан игенчеләре һәм терлекчеләре дә Саратов шәһәрендә
үткәрелгән Волга буе зонасы киңәшмәсендә булып кайттылар.
Бу киңәшмәдә миңа да катнашырга туры килде. Дөресен әйтергә кирәк,
Никита Сергеевич безнең киңәшмәгә дә килмәс микән, дигән эчке бер өмет
барлык баручыларны да юл буе дулкынландырды. Ни генә булмасын, Никита
Сергеевичның эшлекле киңәше, тирән анализы, халыкчан бай юморы тулы
сүзләрен аның һәркеМнең үз авызыннан ишетәсе килә, өстәвенә, бу сүзләр
турыдан-туры үзебезгә кагылачак, җитмәсә, күпләрнең фамилияләре дә телгә
алынуы ихтимал иде әле...
Ләкин Никита Сергеевич килә алмады, килергә мөмкинчелеге булмады.
Нәкъ шул көннәрдә генә Киевта Украина игенчеләренең киңәшмәсе үтте,
шуның артыннан ук Мәскәүдә идеология мәсьәләләре буенча Бөтенсоюз
киңәшмәсе башланды.
Никита Сергеевич үзе килә алмаса да, башка зона киңәшмәләрендә ул
кабызган сугышчан рух Саратов киңәшмәсендә дә тулысынча хөкем сөрде.
РСФСР Министрлар Советы Председателе иптәш Д. С. Полянский үз
докладының кереш өлешендә үк:
— Бе3| __ диде, — күптән түгел кара туфраклы булмаган зона
киңәшмәсендә Никита Сергеевич Хрущев әйткәнчә, игенчелек системасын
революцион нигезләрдә үзгәртеп корырга тиешбез. Үлән басулы Җансыз
схемага каршы чәчү мәйданнарының, сөрү җирләренең һәр гектарыннан
максималь продукция алуга исәпләнгән яшәүчән, максатка юнәлдерелгән,
эффектлы структурасын куярга кирәк.
— Бу мәсьәләне хәзер шулай һәм бары тик шулай гына куярга кирәк,—
дип дәвам итте иптәш Д. С. Полянский һәм, конкрет саннар белән үлән басулы
системаның Волга буе кырларына да никадәр зур зыян китерүен күрсәтеп
үткәннән соң, докладының иң күп өлешен •алдынгы фән һәм практика
казанышлары нигезендә игенчелек систе
136
масын үзгәртеп коруга, авыл хуҗалыгын үстерүдә биредәге бай резервларны
ачып салуга багышлады.
Шунысы бик куанычлы булды: доклад буенча фикер алышуларда
катнашучылар барысы да диярлек үлән басулы җансыз системага үзләренең
иҗади эзләнүләре аша туган конкрет эшләрен каршы куеп сөйләделәр, сызма
системаның өстенлекләрен үз тәҗрибәләреннән алынган конкрет саннар, күзгә
бәреп торган өстенлекле нәтиҗәләр- белән расладылар.
Безнең Татарстан игенчеләре исеменнән чыгып сөйләүчеләрнең чы-
гышлары да шундый ук сугышчан һәм эшлекле яңгыравы бик күңелле булды.
Беренче Май районы Тукай исемендәге колхоз председателе иптәш Г.
Гарифуллин моннан берничә ел элек үлән басуларыннан ваз кичеп, сызма
культуралы игенчелек системасына күчүләрен, кукуруздан һәм борчактан мул
уңыш алуларын сөйләде. Игенчелекнең нәкъ менә шул сызма системасы, нәкъ
менә шул кукуруз һәм борчак кебек баһадир культуралар колхозның
экономикасы текә үсүгә, терлекләрне азык белән мул тәэмин итүгә,
терлекчелектән продукция алуны бик. нык арттыруга киң мөмкинлекләр
ачкан.
Актаныш районы «Татарстан» колхозы агрономы М. Хөсәеновныц
чыгышы да җирдән хуҗаларча оста файдалануның нинди матур нәтиҗәләргә
китерүен бик ачык раслады. Бу колхозда да соңгы елларда кукуруз, борчак
культуралары үләннәрне һәм солыны басулардан кысрыклап чыгарган.
Кукуруз игү агротехникасын үзләштерү, аны игүне механикалаштыру буенча
зур эшләр башкарылган. Узган ел колхоз кукурузның һәр гектарыннан уртача
920 центнер яшел масса җыеп алган, бөртек өчен чәчелгән 35 гектар кукуруз
исә гектарга 50 шәр центнер уңыш биргән. Әнә шулар нәтиҗәсендә артельнең
доходы соңгы елда ике тапкырга диярлек арткан.
Сарман районы М. Горький исемендәге колхозның кырчылык бригадасы
бригадиры иптәш А. И. Гордеев үзенең борчактан ничек югары уңыш алу
тәҗрибәсе белән уртаклашты. Быел колхоз 310 гектар борчакның һәр
гектарыннан 20 центнер, ә Гордеев бригадасы 24,5 центнер уңыш алган.
Игенчелектә борчак һәм башка кузаклыларга, кукуруз һәм шикәр
чөгендеренә киң урын бирелгән сызма системаның өстенлекләрен раслаучы
алдынгылар тәҗрибәсен киңәшмә делегатлары чыгышыннан да, көндәлек
практикадан да күпләп китерергә мөмкин булыр иде. Ләкин расланганны
раслап торуның кирәге булыр микән? Әйе, игенчелектә күп еллар буе тантана
иткән ике система көрәше хәзер инде сызма система файдасына кире кага
алмаслык итеп тантана итте. Хәзер инде сүз игенчелек нигезенә кайсы
системаны алу яхшырак булу-бул- мавы турында бармый. Хәзер иң мөһиме —
үзен практикада тулысыича аклаган сызма системаны иҗади төстә
үзләштерүдән гыйбарәт. Сызма система әле ул элекке күпьеллык үлән
чәчүлекләрен сөреп ташлап, аның урынына борчак чәчү, элекке тимофеевка,
солы урынына кукуруз һәм шикәр чөгендере игү дигән генә сүз түгел. Сызма
система, ул— баһадир культураларга киң урын бирү белән бергә, басуларга
мул ашламалар кертүдән алып көздән иртә срокта тигезләп туңга сөрүгә кадәр
күп төрле агротехник чаралар, культураларны урындагы шартларны бик нык
исәпкә алып, дөрес һәм файдалы урнаштыру һәм тагын, тагын бик күп иҗади
эзләнүләр дигән сүз.
Быелгы яз шундый иҗади эзләнүләрнең яңа куәтле ташкыны язы булсын!
Авыл хуҗалыгы хезмәтчелләре алдына куелган зур бурычны — бөтен
игенчелек системасын революцион үзгәртеп кору бурычын нәкъ әнә шулай
тынгысыз иҗади эзләнүләр генә уңышлы хәл итәчәк.
Икмәген, итен, маен, сөтен булсын, бәрәңгесен, яшелчә-җимешен булсын,
мамыгын, җитен-киидерен булсын, моңарчы җитештергәнгә караганда
якындагы ун елда тулаем ике ярым тапкыр чамасы, ә егерме елда өч ярым
тапкыр артык итеп җитештерү—якты коммунизм бусагасын атлап керүдә иң
үзәк, иң хәлиткеч, иң зарури бурычларның берсе һәм беренчеләрнең беренчесе
булып тора.
Бу зур бурычны үтәүдә бөтен совет халкы үзләреннән лаеклы өлеш кертү
өчен җиң сызганып эшли.
Шул уңайдан, әдәбият һәм сәнгать кешеләренә дә бу эшкә җиңнәрне тагын
да ныклабрак сызганасы барлыгын кабатлап искә төшереп үтү һич тә артык
булмастыр. Юкса, соңгы вакытларда бездә авыл темасына карата кырынрак
караш үзен шактый гына сиздергәләп куя. Мондый караш, ихтимал,
республика халык хуҗалыгының икенче бер мөһим тармагы — нефть
промышленносте һәм индустриянең башка тармаклары кешеләре турында
язылган әсәрләрнең гаять дәрәҗәдә аз булуыннан килеп чыга торгандыр.
Ләкин, беренчедән, авыл темасының да шул ук нефть темасы кебек үк
күтәрелмәгән чирәмнәре барлыгын истән чыгармыйк. Яшерен-батырын түгел,
бездә авыл темасына язылган әсәрләрнең тематикасы гаять тар. әле. Ул һаман
да артта калган- колхоз председателе, тракторчы егетнең сыер савучы кызга
мәхәббәте кебек дигәндәй, бер төбәк тирәсендәрәк кайнаша. Чын иҗатчы агро-
ном, илдә продуктлар муллыгы тудыру көрәшенең иң авыр йөген эһ тә итмичә
өстерәп баручы фидакарь авыл коммунисты, урта һәм югары белемле ялкынлы
колхоз яшьләре, тынгысыз механизатор-рационализатор — боларның һәм
тагын, тагын бик күп бүгенге авыл кешеләренең тулы канлы образларын
тудыру һаман да язучыларның халык алдында түләнеп бетмәгән бурычы
булуда дәвам итә.
Икенчедән, бездә шул ук промышленность кешеләре дә авыл хуҗалыгы
белән турыдан-туры яисә күзгә бик бәрелеп тормаган җепләр белән бик нык
бәйләнгән бит. Нефтьчеләрне генә ал. Безнең якларда хәзер берәр колхозга яки
совхоз бригадасына шефлык кулы сузмаган нефть предприятиесен таба
алмыйсың. Нефтьчеләр колхозларга терлек, тораклары төзүдә, терлекчелек
фермаларын механикалаштыруда якыннан ярдәм итәләр, урып-җыю
көннәрендә зур-зур коллективлар колхозларга өмәләргә килә, ул көннәрдә
нефтьчеләрнең йөзләгән автомашиналары колхоз кырларында эшли.
Нефтьчеләр белән колхозчылар арасында культура элемтәләре, техник
тәҗрибә-киңәш элемтәләре дә көннәи-көн ныгый бара. Чорыбызның менә бу
гүзәл күренеше — эшчеләр белән колхозчы крестьяннарның туганнарча
дуслыгы шулай ук әдәбиятта үзенең лаеклы җырчысын сорый.
Ә иң мөһиме — яшьләребездә авыл хуҗалыгы хезмәтенә чын мәхәббәт
тәрбияләү, аларда бу мактаулы хезмәткә карата иҗади фикер уятудан
гыйбарәт. Нәкъ менә шушы бурычны уңышлы үтәү — халкыбызның бөек
көрәшенә әдәбиятның әйтеп бетергесез зур һәм лаеклы өлеше булыр.
Коммунизм ул — муллык, беренче чиратта, авыл хуҗалыгы продуктлары
муллыгы. Шушы муллыкны тудыру өчен көрәштән читтә калырга берәүнең дә
хакы юк!