Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЫРЫМДА


ЦП ОП елның көзендә мин, I У О V Керчьтан Ялтага күчеп килеп, тиздән партиянең райком секретаре булып эшли башладым. Райкомда эшләүче иптәшләр Ялтадагы язучылар арасында мәшһүр татар язучысы Галимҗан Ибраһи- мовның да барлыгын әйттеләр. Г. Ибраһимовның мин революциядә актив катнашкан коммунист һәм зур әдип икәнен яхшы белә идем. Әсәрләре белән күптән таныш идем. Бигрәк тә аның «Безнең көннәр» романы үзенең образлары, киң колачлы вакыйгалары, әдәби эшләнеше белән күңелемә нык урнашып калган иде. Бу китапны мин беренче тапкыр 1920 елның ахырында Мәскәүдә укыдым. Шуннан соң ул берничә ел буе минем солдат капчыгымда хәрби походларда йөрде. Без бу романны, кы-зылармеецлар һәм политработиик- лар бергә җыелышып, бик яратып кычкырып укый идек. (Урыны туры килгәндә әйтеп үтим: шулай ук без башка язучыларның да әсәрләрен җыелышып укый идек. Сугышчыларга Ф. Әмирхан, Ф. Бурнаш әсәрләрен кычкырып укуым бик яхшы хәтердә калган.) Андый укулар безнең белемебезне арттыра, революция домшаннарына каршы көрәшнең мәгънәсен тирәнрәк аңларга ярдәм итә, күңелләрдә ниндидер бәйрәм хисе тудыра, укылган китапларның авторларына мәхәббәт, ихтирам уята иде.
Г. Ибраһимовның Ялтада икәнен белгәч тә, мин аның белән очрашырга теләдем. Мин ничектер аның янына барырга сылтау таба алмый йөргән арада, бер көнне ул үзе райкомга килеп керде. Шул беренче күрешүдән алып безнең арада якын дуслык башланды һәм бу дуслык Г. Ибраһимовның соңгы көннәренә хәтле дәвам итте.
Өстендә — җиңелчәрәк соры де-мисезон пальто, башында — көрән фетр эшләпә. Чәче шактый агарган, кыска итеп кыркылган мыегында да чал бөртекләре күренә. Бераз озынчарак битле, кабарынкы кашлы. Ябыгу аркасында бераз эчкә баткан акыллы күзләре шул кабарынкы кашлары астыннан ягымлы гына карый. Аның .карашында ниндидер кайгы, моң һәм сагыш бар кебек. Ләкин бу тыныч минутларда гына шулай күренә. Сөйләшкән чакта ул бөтенләй үзгәреп, яктырып китә, зур ачылган күзләреннән нур чәчелә. Ягымлылыгы белән ул кешене беренче күрүдә үк үзенә җәлеп итә.
Кул биреп күрешкәннән соң, ул өстәл янындагы урындыкка утырды, һәрвакытта таянып йөри торган таягын кәкре башы белән өстәл читенә эләктерде, эшләпәсен салды, маңгаендагы тирләрен кулъяулыгы белән ашыкмый гына сөртте. Ул шактый арыган һәм еш кына сулыш ала иде.
Бераздан соң ул миңа таба елмаеп карады да әйтте:
— Ай-Һай, югары урнашкансыз икән, — диде. — Менүе авыр. Безнең кебек чирле чебешләр өчен беренче катта булса, яхшырак булыр иде.
Райком зур һәм биек бер йортның өченче катына урнашкан иде- Чыннан да, сәламәтлеге начар кешеләр өчен менеп-төшеп йөрүе ансат, түгел иде.
121
— Галимҗан ага, сез озакламый терелерсез, аннары менүе болан читен булмас, — дидем мин аңа. — Ә хәзергә, әгәр рөхсәт итсәгез, сез терелгәнче без үзебез сезнең янга баргаларбыз.
Галимҗан минем бу тәкъдимемә каршы елмаеп җавап бирде:
— Коммунист өчен райкомга килү үзе күңелле эш. Әгәр минем янга килергә телисез икән, рәхим итегез! Бик шатланып каршы алачакмын. — Аннары бераз уйланып торды да өстәде: — Тик менә терелүләр бер дә ашыгып килми шул.
Авыр сулавы аркасында тавышы тонык, карлыга төшкән. Сирәк-сирәк тамак кыра, йөткергәли. Ләкин вакыт-вакыт, бигрәк тә берәр кызык хәл турында сөйләгәндә, тавышы ныгып, ачылып, яшәреп китә. Мул итеп тегелгән пальто җиңеннән ябык кулларының нечкә бармаклары күренә. Сөйләшкәндә өстәлгә җәелгән сукноны бармак очлары белән сыйпаштыргалый, җыерчыкларны тигезли.
Очрашуның беренче минутларында ук минем аның китаплары турында, геройлары турында, тагын нинди әсәрләр язуы, язачагы, яңа геройлары кемнәр булачагы турында сорашасым килде. Ләкин никадәр кызыксынсам да, андый сорауларны бирә алмадым. Сүз күбрәк аның сәламәтлеге турында барды.
Аның Ялтада яшәве көчле авыру белән бәйләнгән. Авыру (гнойный плеврит) белән көрәш бер сәгатькә дә туктамый, сәламәтлеге бер яхшыра төшә, бер начарлана. Бераз авыру җиңелде ахры дип тынычланырга уйлаганда, ул һич тә көтмәгәндә тагын көчәеп китә, тагын борчый башлый.
Ялтада ул елларны тормыш шартлары мактанырлык түгел нде. Анда, билгеле, һава яхшы, диңгез, кояш, яшеллек. Ләкин азык әйберләре җитәрлек түгел иде. Районның үзендә тәмәке, виноград һәм кайбер яшелчә генә үстерелә. Икмәк, ит, май, бәрәңге — барысы да ерак дала районнарыннан китерелә. Еш кына бу әйберләр, бигрәк тә ит, май, шикәр һәм башка шуның ке-бекләр магазиннарда булмый тора. Андый әйберләр базарда бик кыйбат. Хәер, анда да аларны читенлек белән генә табып була иде.
Иптәшләр белән киңәшеп, без, кулдан килгәнчә, Г. Ибраһимовкд һәм Ялтадагы башка авыру язучыларга сәламәтлекләрен аякка бастыру өчен нормаль тормыш шартлары булдыру чарасын күрүне үзебезгә бурыч итеп алдык. Нарком- здравның рөхсәте белән Г. Ибра- һимовка еш кына (3-4 ай саен бер. тапкыр) санаторий путевкасы бирелә башлады. Авыруы көчәю ар-касында санаторийга бара алмаганда, путевкага тиешле паекны продуктлата аның өенә китерәләр иде.
Шулай ук Ялтада медикаментлар табу да авыр иде, бигрәк тә, марля, бинт, мамык җитешми иде. Г. Иб- раһимовка һәр көнне, кайвакытлар- да көненә икешәр тапкыр перевязка ясала: җәрәхәте юылып, зур- зур тампон салына — мамык, марля күп китә. Кайвакыт мамык белән марляны башка шәһәрләрдән китертергә туры килә иде. Берничә тапкыр Севастопольдәге хәрби госпитальдән алдырдык. Шулай ук Татарстан язучылары союзы эшче-ләре дә җибәргәләп тора иде.
Г. Ибраһимовның квартира мәсь-әләсен дә хәл итәргә кирәк булды. Ул Ялтаның читендә, тау ягында, Халтурин урамындагы 5 нче номерлы частный йортның икенче катында тора иде. Аның квартира расходларын түләүне Казан шәһәр советы- үз өстенә алган иде.
Ялта шәһәр советының махсус карары белән Г. Ибраһимов өчен ике бүлмәле аерым квартира хәзерләнде. Ул шәһәрнең түбән ягында, Боткинский урамда, 23 номерлы, бакчалы бик матур бер йортта иде. Бу йортның яшәү өчен бөтен уңайлыклары бар иде. Телефон да кертелде. Бу квартираны Г. Ибраһимов бик яратты, Аннан диңгез дә якын, почта, китапханә дә ерак түгел, килеп йөрүче врачлар өчен дә уңай. Шул квартирага күчкәннән соң Г. Ибраһимовны Набережный урамда, шәһәр бакчасында да күреп була, кайвакытларда театрга да баргалый иде.
122
Г. Ибраһимов янына, аның хәлен белергә күп кеше килә иде. Килгән кешеләргә ул һәрвакыт бик шатлана, аларны кунак итәргә тырыша, кайвакыт үзе аш хәзерләргә тотына (берүзе генә чагында); пилмән ясаганда кунаклар да булышалар. Әгәр пешергән ашы тәмле булып чыкса, хуҗаның кәефе килә, шә-керт чагында ничек итеп аш пеше-рүләре турындагы кызыклы вакый-галарны да сөйләп ала.
Өйдә ул күбрәк ак күлмәк өстенә җиңсез җылы камзул киеп йөри. Үзара иркенләп утырганда, аның сүз ахырына «әй» . кушымчасы өстәп сөйләшә торган гадәте бар иде.
— Ни хәлләр бар, әй?
—- Син миңа менә шуны аңлатып бирче, әй.
Беркөнне Г. Ибраһимов миңа сандык төбендә зур бер револьверы бар икәнен әйтте. Нинди револьвер икәнен үзе дә белми иде.
— Кара әле син аны, нигә ярый икән ул?
Сандыкны ачтым. Аның төбеннән, өелеп яткан әйберләр астыннан ре-вольверын алдым. Ул агач кобурага салынган зур калибрлы кольт-булып чыкты. Корылган. Утызлап патроны да бар. Күп еллар чистартылмаган, майланмаган, тутыгып беткән. Аның Г. Ибраһимов кулына кергәннән бирле бер тапкыр да атылмаганлыгы, хәтта кулга да алынмаганлыгы күренеп тора.
— Каян алдыгыз моны? — дидем мин.
— Юбилеем вакытында Татар-станның эчке эшләр халык комиссары иптәш Кандыбии бүләк иткән иде, — диде. — Мәгез, моның белән үзегезне, иҗатыгызны саклагыз, дигән иде. Мин аны алып кайту белән үк сандык төбенә салып куйдым. Нигә ул миңа? Миңа берәү дә тими. Иҗатымны минем халык саклый. Гаять ышанычлы сакчы.
Без, ул кольтны милиция началь-нигына тапшырып, аның урынына Г. Ибраһимовка кечкенә бер браунинг бирдек. Ул моңа рәхмәт әйтте:
— Бу нәрсә үлемгә каршы торырга ярармы икән соң? —дИП( көлеп, кулына алды һәм, кызыксынып, бераз караштыргалап торды. Анпары аны да сандык төбенә, әйберләр астына салып куйды’ Минем гаҗәпләнеп каравымны күреп, үзе дә елмайды. — Ярар, ята бирсен шунда. Кирәге юк. Бары синең истәлек итеп кенә саклыйм.
Ялтадан берничә километр җир. дә, Ай-Петри тавына барган юл өстендә, куе урман арасында «Үз- бәкстаи» саиаторийсе бар иде (элекке Бохара әмиренең сарае). Санаторий директоры Мирхәмит Хаджаевка без Г. Ибраһимов белән кунакка баргалый идек. Сана- торийнең урыны бик матур җирдә, биектә. Аннан караганда, яшеллек эченә чумып утырган Ялта, аның тирә-яклары, ерак офыкка кадәр җәелгән диңгез ап-ачык күренә. Монда җәйнең эссе чакларында да бераз салкынча. Г. Ибраһимов бу санаторийгә барырга ярата, таби-гатьнең күркәмлегенә сокланып, аның верандасында сәгатьләр буенча утыра иде.
¥
Авыруына карамастан, Г. Ибраһимов агымдагы вакыйгалар белән бик нык кызыксына, авыруы аркасында бу вакыйгалардан читтә торуына бик уңайсызлана иде. 1930 елда Кырымда да колхоз оештыру эшләре киң колач алды. Бу зур эшләрнең барышы турында ул газеталардагы хәбәрләр белән генә канәгатьләнми, авылларга барган, авыллардан килгән кешеләр белән очрашырга, авылдагы вакыйгаларны тирәнтенрәк аңларга тырыша иде.
1933 елның көзендә Татарстан колхозчыларының республика съезды җыелачагы турында хәбәр алынды. Татарстан хөкүмәте һәм партиянең Өлкә Комитеты Г. Ибра- һимовны шул съездга чакырды. Аны дәвалаучы профессор Киш һәм доктор Цанов аңа андый ерак юлга чыгарга рөхсәт итмәделәр. Ләкин Г. Ибраһимовта Казанга аз гына вакытка булса да кайту теләге бик
123
зур иде, ул, авыру булуына карамыйча, барырга тәвәккәллек итте.
Аны Казанга хәтле озату һәм аннан алып кайту өчен бер сестра билгеләдек. Юлда ана һәркөние перевязка ясарга кирәк. Дөрес, ул үзенә үзе перевязка ясарга өйрәнгән иде ииде, ләкии без аны ялгыз чыгарып җибәрергә теләмә-дек.
Поездга хәтле күп юл барасы бар. Юлның уңайсыз өлеше — Ялта беләи Симферополь арасы. Ул 80 километр юлның күп урыннары асфальтсыз, күптән төзәтелмәгән. Авыру кешегә ул кадәр ераклыкны автомашинада селкенеп бару бик интектергеч һәм зарарлы булачагын белеп, врачлар Г. Ибра- һимовиың юлга чыгуына каршы булганнар иде. Ләкин ул үз сүзен итте, бернәрсәгә дә карамастан, Казанга кайтып килергә булды.
— Татарстанны һәм аның алдынгы кешеләрен үз күзем белән күрәсем килә, — диде.
Аны бу теләгеннән кайтарырга мөмкин булмаганлыгын күреп, ахырда врачлар да риза булдылар.
Партиянең Кырым Өлкә Комитеты секретаре иптәш Б. А. Семеновның кушуы буенча Г. Ибраһимов өчен Симферопольдән йомшак рессоралы җиңел автомашина («шевроле») табып җибәрделәр. Симферопольгә аны шул машина беләи илтеп куйдылар. Казаннан кайткач та аны шул ук машинада Ялтага китерделәр.
Г. Ибраһимов Казаннан бик зур күтәренке рух белән кайтты. Үзенең күргәннәрен, Татарстанның уңыш-ларын бик тәфсилләп сөйләде.
Ул миңа Казан бүләге итеп бер пар фетр итек алып кайткан иде. Мин аңа ул вакыт яңа гына чыккан электрический чәйнек бүләк иттем. Ләкин ул чәйнекне, сусыз куеп, бик тиз эретте. Ә мин аның бүләген 1942 елга кадәр кидем.
Г. Ибраһимовның Казаннан Ялтага күчеп килүенең төп максаты дәвалану, сәламәтлеген яхшырту иде, әлбәттә. Ләкии аның өчен Ялтада яшәүнең киңрәк планы да бар иде. Бу күчү белән ул, Казанда еллар буена алып барылган күп кенә җәмәгать эшләреннән һәм башка хезмәтләрдән бөтенләй бушап, бары иҗат эше белән генә шөгыльләнергә теләгән иде. Үзенең әйтүенчә, ул «Безнең көннәр» ро-манының дәвамы өстендә эшли иде. Шул ук вакытта моңа кадәр басылган әсәрләренең яңа басмаларын да хәзерләде. Бу турыда ул Татарстан дәүләт нәшрияты һәм Язучылар союзы эшчеләре белән актив язышу алып барды.
Аңа төрле яклардан күп кенә хатлар килә иде, ул аларның берсен дә җавапсыз калдырмый иде. Ул, авыруы дәвам итүгә карамастан, көннәр буена эш өстендә утыра. Ләкии ул үзенең тормышы һәм эшләгән эшләре белән канәгать түгел иде.
1929—1930 елларда илнең тари-хында бөек яңа дәвер башланды. Партиянең XIV съездында кабул ителгән карар нигезендә илне индустриализацияләү эшләре киң җәелде. Шуның беләи бергә кре-стьяннарның колхозларга берләшүләре дә массовый төс алды. Г. Ибраһимов бу мәсьәләләр белән бик кызыксына, ләкин авыру сәбәпле шушы бөек үзгәрешләрне читтән генә күзәтеп торырга мәҗбүр. Моның өчен бик борчыла иде.
1931 елның башында Г. Ибраһи-мовның бердәнбер улы үлде. Бу зур кайгыны ул бик авыр кичерде. Бу үлем аның саулыгына бик начар тәэсир итте. Аннары, күпмедер вакыт үткәч, Гөлсем ханым белән аралары бозылды, аерылулары булды. Бу соңгы вакыйганы ул «сызлаган бозык тешне алдыру кебек кенә булды» дисә дә, бу хәл авыруының көчәюенә тагын бер сәбәп булды. Елдан артык ул авыру килеш бер үзе яшәде.
1934 елның ахырында мин Кы-рымнан киттем. Бу вакытта Г. Иб-раһимовның авыруы тагын да көчәйгән пде. Көннәрен ул күбрәк кроватьта үткәрә. Килгән кешеләр белән кроватьта утырган килеш
кенә сөйләшә, аларга күтәренке рух күрсәтергә тырыша, ләкин сызлануы, газаплануы сизелеп тора иде. Авыр гына елмая. Озак дәвам иткән авыру аның йөзенә тирән кайгы пәрдәсен япкан. Шулай булса да, ул дөньядан ваз кичүдән бик ерак иде. Авыруы турында сүз кузгалганда, күп хәлдә, юмор катнаштырып, бер-ике сүз әйтеп ала, кешене елмаерга мәҗбүр итә, сүзне икенчегә бора, тормыштагы күңеллерәк, матуррак нәрсәләр турында сөйләргә, фикерне шул. якка таба юнәлдерергә тырыша. Әгәр аның белән сөйләшеп утыручы кеше Г. Ибраһи- мовның бу максатын тиз генә төшен мәсә, ул аңа төрле сораулар бирә, ничек тә, үзенә сиздермичә, сүзне башка темага .күчерә иде.
Күренекле рус художнигы И. Н. Крамскойның «Авыру Некрасов» исемле рәсеме бар. Бөек рус шагыйре каты авыру сәбәпле түшәктә ята, кузгала алмый, ләкин ул каләмен ташламаган. Аның күз карашы еракка текәлгән. Бәлки, аның бу соңгы карашы Россиянең киләчәгенә, бәхетле көннәргә юнәлгәндер; ерак киләчәкне, халыкларның азатлыгын, аларның якты көннәрен томанлы гына булса да күз алдына китерә торгандыр...
Шул рәсемгә караганда, мин һәр-вакыт нигәдер Г. Ибраһимов белән соңгы тапкыр күрешүемне күз алдыма китерәм.
Аның белән мин соңгы тапкыр 1935 елның ахырында күрештем. Кырымга барган идем. Аны күрергә ашыктым. Мин барып кергәндә, ул да шулай, Крамской рәсемендә- гечә, кроватенда ятып тора иде. Озак утырдык. Күп нәрсәләр сөйләшенде. Г. Ибраһимов берничә мәртәбә урыныннан торды, берничә мәртәбә яңадан кроватена барып ятты. Кай минутларда ул, яткан хәлендә сүзеннән бүленеп, үзенең акыллы күзләре белән еракка, тәрә-зәдән күренеп торган тауларга, ямь-яшел кипарисларга, күктәге болытларга караштыргалап ала иде.
Саубуллашканда, кулымны җи-бәрмичә, озак тотып торды.
— Без әле синең белән күрешер, без. Тагып да матуррак, бәхетлерәк көннәрдә күрешербез, — диде.
Ләкин шуннан соң миңа Г. Ибра.- һимов белән күрешергә туры килмәде.
Галимҗан Ибраһимовның гомер юлы шәхес культы хөкем сөргән чорда, хаксыз гаепләүләр нәтиҗәсендә, 1938 елның 21 январенда өзелде. Ул үлгәннән соң ике ай үткәч, мин язучының актык сәгатьләренә чаклы аның белән бергә булган кешене күрдем. Шул кеше миңа Г. Ибраһимовның соңгы сүзләрен әйтте.
— Революция гел шома юлдан гына бармый шул ул. Аның юлында күп кенә кытыршылыклар, киртәләр дә очрау ихтималы бар... Зигзаг ясап та бара икән ул... Ярый, хакыйкать кайчан да булса өстенлек алыр... Партия дөреслекне күрсәтер... Исән калганнар бәхетле яшәсеннәр. Әлбәттә, киләчәк буыннар бездән күп бәхетле булырлар, — дигән.
Г. Ибраһимовның үле гәүдәсен палатадай алып чыгып киткәннән соң, әлеге кеше аның кровате янында торган тумбочка тартмасын ачып караган, анда Галимҗан кулы белән тартма тактасына язылган түбәндәге сүзләрне укыган: «Партия каршында, халык каршында, һичбер гаебем юк. Хакыйкать ачылыр, тарих үз сүзен әйтер. Галимҗан Ибраһимов».
Хакыйкать ачылды, чыннан да тарих үз сүзен әйтте. Бөек Ленин партиясенең XX съезды тарафыннан әйтелде бу сүз. Ленинчы Үзәк Комитетның туры һәм гадел эш итүе нәтиҗәсендә Г. Ибраһимовның иҗаты яңадан халыкка кайтарылды, аның милкенә бирелде. Хәзер: аның әсәрләре меңнәрчә тираж белән басыла, халык тарафыннан яратылып укыла, чит телләргә тәрҗемә ителә, анда да яңадан-яна укучыларын таба.
Галимҗан Ибраһимов үзенең бөтен тормышын соңгы сулышына кадәр халык эшенә, Ленин партиясе эшенә бирде, аның тантанасы өчен, көрәште, иҗат итте.