Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИРЕШКӘН УҢЫШЛАР БЕЛӘН ЧИКЛӘНМӘСКӘ — ҺАМАН АЛГА БАРЫРГА!

С. КНЯЗЕВ
Татарстан Халык Хуҗалы! ы Советы председателе

артиябезнең XXII съездының
тарихи карарлары рес-
публикабызның һәрбер хезмәт
иясен тирән дулкынландырды.
XXII съезд кабул иткән яңа Программа
промышленностебызның, авыл
хуҗалыгыбызның моңарчы күрелмәгән
темплар һәм колач белән үсүе һәм
күтәрелүе өчен планнар билгеләде.
Татарстан халык хуҗалыгы сове-
тының промышленность, төзелеш һәм
транспорт эшчеләре, барлык совет
кешеләре кебек үк, партиябез съезды
куйган бурычлардан килеп чыга торган
практик чараларны тормышка ашыру
өчен зур активлык белән эшлиләр.
Партиябез һәм хөкүмәтебез рес-
публикабызның экономикасын һәм
культурасын һәр яктан да күтәрү, халык
хуҗалыгын үстерү турында өзлексез
кайгырталар.
Безнең экономик районыбыз эш-
челәре һәм белгечләре кохммунизм-
ның материаль-техник базасын бул-
дыру өчен көрәшнең бик әһәмиятле
участокларыннан берсендә эшләүләре
белән горурланалар.
Партия һәм дәүләт йөкләгән бу-
рычларны хәл итү өчеи җаваплы-
лыкларын бик яхшы аңлаган Татарстан
экономик районы промышленносте
эшчеләре резервлардан мөмкин кадәр
тулырак файдалану өчен хезмәт һәм
иҗат көчләрен туплыйлар, эшләп
чыгаруның өзлексез үсүен,
производствоны һәм эшләп чыгарыла
торган продукцияне техника ягыннан
камилләштерүне, техника-экономика
күрсәткечләрен яхшыртуны тәэмин
итәләр.
Промышленность белән идарә итү
яңача үзгәртелеп корылганнан һәм
совнархозлар төзелгәннән соң үткән
еллар эчендә Татарстан экономик
районы промышленносте бик нык үсте,
техника прогрессында җитди
уңышларга иреште.
Халык хуҗалыгы советы төзелгәннән
соңгы елларда экономик
районыбызның промышленносте тулай
продукция эшләп чыгару буенча, 1956
ел белән чагыштырганда, шактый үсте.
Совнархоз карамагындагы про-
мышленность эшенең мөһим үзенчә-
леге шуннан гыйбарәт: продукция
эшләп чыгаруның күләме үсеше бездә
җидееллык планда билгеләнгән
темплардан күп кызуырак бара.
Мәсәлән, 1958 ел белән чагыштыр-
ганда, җидееллык планда промыш-
ленность продукциясе эшләп чыга-
руның үсүе 23,9% билгеләнгән булса,
чынлыкта ул 37,8% ка җитте.
Экономик район промышлен-
ностеның әйдәп баручы тармакла-
рыннан нефть, машина төзелеше,
химия, төзү иидустриясе һ. б. аеруча
кызу темплар белән үсә.
Бездә промышленностьның тулай
продукция эшләп чыгаруы 1961 елда ук
инде җидееллык план буен-
П
139
ча 1962 ел өчен билгеләнгән дәрәҗәгә
җитте, ә күп кенә предприятиеләр һәм
промышленность тармаклары үткән
елда ук 1963—1965 еллар өчен
планлаштырылган күләмгә җиттеләр.
Экономик районның чит илләр белән
элемтәсе елдаи-ел киңәя. Хәзерге
вакытта совнархозның про-
мышленность предприятиеләре эшләп
чыгара торган продукция илебезнең
барлык экономик районнарына һәм
дөньяның 40 иленә,' шул исәптән
барлык халык демократиясе илләренә,
шулай ук күп кенә капиталистик
илләргә җибәрелә.
Экспорт поставкалары күләме, 1959
ел белән чагыштырганда, 1960 ■ елда
2,5 тапкырга, ә аерым алганда нефть
экспорты соңгы бер ел эчендә генә дә
1,4 тапкырга үсте.
Совнархоз төзелгәннән бирле эко-
номик район промышленносте тулай
продукция эшләп чыгару буенча дәүләт
планын һәр елны арттырып үтәп килә.
1957 елдан бирле Татарстан
промышленносте илебезнең халык
хуҗалыгына планнан тыш мил-
лионнарча сумлык продукция бирде.
Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү
буеича алынган йөкләмәләр бездә
системалы рәвештә арттырылып үтәлә.
Совнархоз системасында эшләүче
һәрбер эшченең эшләп чыгаруы, 1956
ел белән чагыштырганда, 1957 елда —
109,7%, 1958 елда— 112,5%, 1959
елда—120,9%, 1960 елда—127,7%, ә
1961 елда 133,8% тәшкил итте.
Тулай продукция эшләп чыгару
үсешенең өчтән ике өлеше хезмәт
җитештерүчәнлеге күтәрелү исәбенә
ирешелде. Скважиналарны бораулау,
нефть һәм газ чыгаруда һәм төзү
материаллары промышленностенда һәм
башка өлкәләрдә хезмәт
җитештерүчәнлеге аеруча зур булганын
әйтергә кирәк.
Үзкыйммәтне планда билгеләнгән
күләмнән төшерү нәтиҗәсендә .1957—
1960 елларда 56,1 миллион сум
экономия ясалды.
Татсовнархоз карамагындагы
промышленность предприятиеләренең
җитәкче эшчеләре производство
экономикасы бурычларын хәл итүгә
игътибарларын шактый көчәйттеләр,
эшнең экономик нәтиҗәләре өчен
җаваплылык бик нык артты. Шуның
аркасында бездә төп техника-
экономика күрсәткечләре буеича еллык
планнарын үтәмәүче
предприятиеләрнең саны системалы
рәвештә кими бара. Бу күрсәткечләр
буенча безнең совнархозыбыз Советлар
Союзы һәм Россия Федерациясе
совнархозлары арасында алдынгы
урыннарның берсен били.
Халык хуҗалыгы советы пред-
приятиеләренең коллективлары, ху-
җалык һәм техник кадрлар игътибарын
эчке мөмкинлекләрне табу һәм мөмкин
кадәр киңрәк файдалануга юнәлтә,
предприятиеләрнең экономик
эшчәнлекләре мәсьәләләре белән,
аларның планны техника-экономика
күрсәткечләре ягыннан да үтәүләре
белән тәртипле рәвештә шөгыльләнә,
артка калып бара торган
предприятиеләрнең эшенә анализ ясый
һәм ал арны алга чыгару өчен тиешле
чаралар күрә.
Совнархозның экономика эшендә
гыйльми-тикшеренү экономика ла-
бораторияләре җитди ярдәм күрсә-
тәләр. Бу лабораторияләр тирән
гыйльми анализ нигезендә произ-
водствоның яңа резервларын табу
буенча экономик тикшеренүләр алып
баралар, шул резервлардан файдалану
юллары һәм методлары буенча
тәкъдимнәр кертәләр.
Предприятиеләрнең эшчәнлеклә-
ренең экономик нәтиҗәләренә сис-
темалы рәвештә анализ ясый бару өчен
совнархоз янында үзәк экономик
анализ бюросы, төрле тармаклар
идарәләрендә экономик анализның
җәмәгать бюролары, җәмәгать
конструкторлык бюролары оешты-
рылды. Аларда 5 мең ярымнан артык
производство новаторы, инженерлар,
техниклар һәм хезмәткәрләр катнаша.
Бу — предприятиеләрнең
экономикасын күтәрүгә чынлап ярдәм
итә торган бик зур көч.
Промышленность эшчеләренең
экономика белемнәрен күтәрү буенча
бездә зур эш алып барыла. 55 меңнән
артык эшче, инженер- техник эшче һәм
хезмәткәр экономиканы өйрәнүгә
тартылды, алар семинарлар, курслар,
түгәрәкләргә йөриләр. Бездә махсус
техника һәм
140
экономика университетлары эшли.
Предприятиеләр эшчеләре арасында
тәҗрибә уртаклашу киң кулланыла.
Машина төзелеше, приборлар ясау,
химия, нефть промышленносте,
төзелеш һәм төзү материаллары
факультетлары булган ике еллык
заводара алдынгы тәҗрибә институты
оештырылды.
Предприятиеләрдә киң колач алып
киткән коммунистларча эшләү хәрәкәте
эшчеләрнең иҗат инициативаларын
үстерә, промышленность эшенең
сыйфат күрсәткечләрен яхшырту өчен
аларның җавап- лылыгын күтәрә.
Партиябезнең XXII съездына хәзерлек
чорында бу ярыш бездә аеруча киңәйде.
Коммунистик хезмәт ударниклары һәм
коллективлары дигән бөек исемне алу
өчен экономик районда 133 меңнән
артык эшче, 6838 бригада, 586 цех, 73
предприятие көрәшә. Партиябезнең
XXII съезды ачылу алдыннан
совнархозның ике предприятиесе
коллективына — Уруссу ГРЭСы һәм 13
нче тасма-туку фабрикасы
коллективларына шушы бөек исем
бирелде.
Үткән 1961 ел эчендә генә дә 28
меңнән артык уйлап табучы һәм
рационализатор 52 мең рационали-
заторлык тәкъдиме кертте. Пред-
приятиеләрдә 29 мең тәкъдим тор-
мышка ашырылды һәм 17 миллион
сумнан артык шартлы-еллык экономия
ясалды.
Предприятиеләрдә техника прог-
рессын тизләтү буенча тормышка
ашырыла торган чаралар совнархоз
карамагындагы промышленность
предприятиеләренең эшен бик нык
яхшырталар.
1957—1961 еллар эчендә пред-
приятиеләрдә яңа техника һәм алдынгы
технологияне кертү буенча 3 меңнән
артык чара үткәрелде.
Эшләп чыгаруны комплекслап
механикалаштыру һәм автоматлаш-
тыру техника прогрессының төп
юнәлешен тәшкил итә. Совнархоз
предприятиеләрендә 94 комплекслы
механикалаштырылган цех һәм участок
оештырылды, 67 автоматик һәм ротор
линия, 400 механикалаштырылган
агым линиясе, 2500 дән артык автомат
һәм ярым автомат, махсус һәм агрегат
станоклары, 1660 контроль автомат,
ярым автомат һәм беркетмә контроль
приборы кертелде. Металл кисә торган
4800 берәмлек җиһаз яңача корылды.
Техника прогрессының бик әһә-
миятле мәсьәләләрен хәл итә торган
гыйльми-тикшеренү, конструкторлык
һәм проект оешмаларын, бюроларны
һәм лабораторияләрне ныгыту һәм
аларның яңаларын оештыру буенча
Татсовнархоз күп кенә җитди чаралар
үткәрде.
Партиябезнең XXII съездына хә-
зерлек чорында мех комбинаты, җитен
комбинаты, киез итек комбинаты,
«Кызыл күнче» заводы, 4 нче тегү
заводы, 13 нче тасма- туку фабрикасы
һәм башка күп кенә предприятиеләр
эшләп чыгаруны оештыруның иң яхшы
формалары һәм методларын —
хезмәтнең нәтиҗәләрен һәм продукция
берәмлегенә тотылган чыгымнарны көн
саен исәпләп баруны практикага
керттеләр. Совнархоз моңа бик зур
әһәмият бирә. Бу чара эшләп чыгаруга
оператив йогынты ясауның экономик
рычагларын тулырак файдаланырга
мөмкинлек тудыра, хезмәтне һәм эшләп
чыгаруны оештырудагы күп кенә
җитди җитеш- сезлекләрне бетерергә
һәм хуҗалык исәбен ныгытырга ярдәм
итә.
Совнархоз карамагындагы про-
мышленность эшендә ирешелгән
нәтиҗәләр шулай да безне тыныч-
ландыра алмыйлар, чөнки бездә
файдаланылмый ята торган резервлар
әле күп һәм без күп өлеш катлаулырак
бурычларны хәл итәргә һәм дәүләт
планының күп өлеш киеренкерәк
заданиеләрен үтәргә тиешбез.
Мәсәлән, халык хуҗалыгы планы
буенча 1962 елда совнархоз про-
мышленностеның эшләп чыгаруының
гомуми күләме, үткән елгыга
караганда, 8,4% ка үсәргә тиеш, Ә бу
үсеш СССР буенча 8,1 %» РСФСР
буенча 7,4% итеп билгеләнгән.
Хезмәтнең эшләп чыгаруы совнархоз
промышленносте буенча, үткән елгыга
караганда, 5,7% ка артырга тиеш, ә
СССРда һәм
141
РСФСРда ул 5,6% билгеләнгән,
промышленность продукциясенең
үзкыйммәтләрен төшерү буенча безнең
заданиебез — план буенча 1,7%.
Совнархозның моңарчы андый
югары заданиеләр алганы юк иде әле.
Ләкин, шундый киеренке булуына
карамастан, безнең планыбыз
тулысынча реаль, безнең кеше-
ләребезгә хас булганча көчләр,
средстволар һәм сәләтләр тупланганда,
ул план чынлыкта арттыры- лып үтәлә
алырлык.
Моның өчен, иң элек, күп кенә
предприятиеләрдәге, аеруча төзү
оешмаларындагы җитешсезл екләр- не
бетерергә кирәк.
Хәзер ел башыннан ук кадерле
вакытны аз гына да әрәм итмәскә,
һәрбер бригадада, участокта, цехта,
предприятиедә, төзелештә, гомумән
совнархозның барлык оешмаларында,
план заданиеләреннәи килеп, ул
планнарны арттырып үтәү буенча
социалистик йөкләмәләрдәге төп эш
урыннарын бик игътибар белән
билгеләргә, көчләрне һәрбер айда һәм
кварталда йөкләмәләр үтәлеп барырлык
итеп оештырырга кирәк.
Төп бурычка—хезмәтнең эшләп
чыгаруын күтәрү һәм продукция эшләп
чыгару өчен тотыла торган чыгымны
киметү планнарын һичшиксез үтәүне
тәэмин итүгә игътибарны аеруча
көчәйтергә кирәк.
Эшләп чыгаруны һәм хезмәтне
шундый итеп оештырырга кирәк:
предприятиеләрдә эшләүче һәр кеше
эшләп чыгару нормаларын арттырып
үтәсен һәм продукциягә чыгымны
өзлексез киметә барсын.
Татарстан экономик районында
нефть промышленносте бик әһәмиятле
урын били. Безнең нефть
промышленностебыз зур темплар белән
үсә. Ләкин без нефть пред-
приятиеләренең үсеш темпларын тагын
да көчәйтүгә нык игътибар итәргә
тиешбез.
1961 елда нефть чыгару күләме 1956
елгы күләмнән 2,7 тапкыр, ә 1960 елгы
күләмнән 15,2% ка артты.
Нефть чыгаруда мондый темпларга
нефть ятмаларын эшкәртү һәм
эксплуатацияләүдә яңадан-яңа
техниканы куллану аркасында, һәм
барысыннан да бигрәк, катлам ба-
сымын тирәли һәм үзәктән су кудыру
юлы белән саклау нәтиҗәсендә
ирешелде. Республикабызның нефть
промыселларында бу методны куллану
масштабларын күз алдына китерү өчен
бары тик 1961 елда гына да пластка 74
миллион кубометр су куылуын, ягъни
һәр тәүлектә уртача 205 әр мең кубо-
метр су куылуын әйтү җитә.
Пласт басымын ясалма саклау
скважиналарны эксплуатацияләүнең
бөтен чорында аларның яхшы эшләвен
тәэмин итәргә һәм җир астыннан
барлык нефтьне арзанга төшә торган
фонтан ысулы белән чыгарырга
мөмкинлек бирә.
Нефть белән газ чыгару бездә елдан-
ел арта баруга карамастан, запаслар
кимеми генә түгел, бәлки, геология-
разведка эшләре бик эффектлы бару
аркасында, системалы рәвештә
тулыландырыла һәм арта.
Соңгы елларда нефть промыш-
ленностенда эшләп чыгаруны авто-
матлаштыру һәм механикалаштыру киң
кулланыла башлады. 1 меңгә якын
скважина, 30 насос станциясе һәм
нефть промыселлары хуҗалыгының
башка күп кенә объектлары автоматик
эшләү режимына һәм диспетчерлык
идарә итүенә күчерелде. Зәй-Каратай
мәйданында комплекслы
автоматлаштырылган күргәзмә-
тәҗрибә нефть промыселы оештырыла.
Шушы промысел үрнәгендә илнең
нефть промыселларын комплекслап'
автоматлаштыру бурычлары хәл
ителәчәген әйтү урынсыз булмас.
Ләкин бу юнәлештә әле эш акрын һәм
шактый авыр бара.
Нефть ятмаларын эшкәртү һәм
эксплуатацияләүнең хәзерге заманга
хас, аеруча прогрессив методларын киң
куллану нефть чыгаруда югары
техника-экономика күрсәткечләренә
ирешергә мөмкинлек бирде.
Әгәр дә бер нефтьче эшченең
1956 елдагы эшен 100% итеп алсак,
1957 елда ул — 105,3%, 1958 елда —
111,3%, 1959 елда — 127%, I960
142
елда—146%, ә үткән елда 168% тәшкил
итте.
Чагыштырма техника-экономика
мәгълүматлары Татарстанда сква-
жиналарның тәүлек эчендәге уртача
нефть бирүләре Союздагы уртача
саннан берничә тапкыр югары булуын,
ә нефтьнең үзкыйммәте Союздагы
уртача саннан шактый түбән икәнен
күрсәтәләр. Бездә нефть чыгаруны бер
тоннага арттыруга тотыла торган
капиталь чыгым да илдәге уртача
чыгымнан күп түбән. Шунысы
характерлы, Татарстанда нефть чыгару
АКШта- гыга караганда күп арзанга
төшә, ә хезмәт җитештерүчәнлеге
Америкага караганда күп югары.
Татарстанда нефть ятмаларын
эшкәртүдә прогрессив система куллану
нәтиҗәсендә дәүләт средство- ларына
экономия эксплуатацияләү
башланганнан бирле үткән вакыт
эчендә 1 миллиард сумга кадәр җитте.
Социалистик Хезмәт Герое Корбан
Вәлиев, мастерлардан Лобанов, Гизов,
Каменев, Чанышев һ. б.
җитәкчелегендәге бригадалар нефть
чыгаруда аеруча югары күрсәткечләргә
ирештеләр.
Билгеле булганча, тау катламнарын
бораулау — нефть чыгару темпларын
үстерү һәм нефтьнең яңа
промышленность запасларын
булдыруны билгеләүче мөһим фак-
торларыннан берсе.
Совнархозның бораулау трестлары
һәм предприятиеләре бораулау эшенең
темпларын елдан-ел үстерәләр. Үткән
елда бораулауның гомуми күләме 1,5
миллион метр чамасына җитте. 1961
елда разведкалы бораулау күләме, 1956
ел белән чагыштырганда, 2,2 тапкырга
артты һәм бу хәл шул вакыт эчендә 46
яңа нефть ятмасын табып эшкәртә баш-
ларга мөмкинлек бирде. Шул ук вакыт
эчендә эксплуатация бораулавындагы
эшләрнең күләме 1,8 тапкырга үсте.
Зурлыгы ягыннан уникаль булган
Ро.машкино ятмасыннан тыш хәзер
Татарстаиның көньяк-көнчыгышын- да
Яңа Елхавай ятмасы промышленность
эшкәртелүенә кертелә. Бондюг,
Алабуга, Чаллы районнарында яңа
ачылган нефть ятмалары базасында
«Прикамнефть» дң. гән бик көчле яңа
нефть районы оештырыла.
Яңа технология процессларын кертү
һәм хезмәтне оештыруны яхшырту
исәбенә бораулау эшләренең күләме
өзлексез үсә. Кечерәйтелгән
диаметрдагы скважиналар борауларга
мөмкинлек бирә торган кечкенә
габаритлы бораулар бездә хәзер торган
саен киңрәк кулланыла бара.
Кечерәйтелгән диаметрдагы бораулар
белән бо- рауланган скважиналар саны
елдан-ел арта. 1958 елда шул ысул бе-
лән 68,5 мең метр яки гомуми борау-
лауның 5,6%ы борауланса, 1960 елда
инде 526 мең метр, ә 1961 елда 953,9
мең метр борауланды. Шулай эшләү
нәтиҗәсендә 1959—1960 еллар эчендә
генә дә 2,3 миллион сум акчага, 3366
тонна тышкы торбага, 12442 тонна
цементка һәм башка материалларга
экономия ясалды.
Скважиналарны балчык измәсен
файдаланып бораулау урынына су
белән файдаланып бораулау бездә
һаман киңрәк кертелә. Алдынгы
бригадаларның тәҗрибәсе балчык
измәсе урынына юа торган сыекча
рәвешендә су куллануның забойны
яхшырак чистарту исәбенә бер борауга
бораулап үтүне шактый арттырырга,
насослар, торбалар, турбобурларның
эшләү срокларын озынайтырга, ремонт
эшләренә китә торган вакытны
кыскартырга мөмкинлек бирә. 1961
елда гына да су ярдәме белән 260 тан
артык скважина борауланды, нәтиҗәдә
1,5 миллион сумнан артык экономия
ясалды.
Яңа техника һәм алдынгы техно-
логия кертү бораулауда техника-
экономика күрсәткечләрен системалы
рәвештә яхшыртырга мөмкинлек
тудырды. Әгәр дә 1956 елда эксплу-
атация бораулавында коммерция
тизлеге станок-айга 840 метр булса,
1961 елда инде ул 1850 метрга җитте, ә
разведка бораулавында ул тизлек 466
дан 1112 метрга күтә
143
релде. Бригадага уртача проходка шул
ук вакытта бер елга 7272 метрдай 19314
метрга җитте, ягъни 2,6 тапкырга
артты.
Социалистик Хезмәт Герое Гринь
бригадасы 1961 елда иц яхшы нә-
тиҗәләргә иреште, ул 38 мең метрдан
артык скважина бораулады. Бу бөтен
дөньяда тау породаларын бораулауда
ирешелгән иң югары күрсәткечләрнең
берсе. Мөхәрмә- тов, Журавский,
Гурьянов, Аладжев һ. б. бригадалары да
яхшы уңышларга ирештеләр.
Экономик районда бораулаудагы
хезмәт җитештерүчәнлеге тоташ ал-
ганда 1956 елдан алып 1960 елга
кадәрге вакыт эчендә разведка бо-
раулавында — 2,4 тапкырга, экс-
плуатация бораулавында—2,6 тап-
кырга үсте. Бу вакыт эчендә бер метрны
бораулап үтүнең үзкыйммәте разведка
бораулавында — 30% ка, эксплуатация
бораулавында— 34% ка кимеде.
Вышкаларны монтажлауны өзлексез
камилләштерү бораулау
бригадаларының эшенә бик нык ярдәм
иткәнен әйтергә кирәк. Буровойларны
төзүдә индустриаль методлар беренче
башлап безнең экономик районда
кулланыла башлады һәм хәзер ул
методлар киң танылды инде. Вышка
төзүдә эре блоклар куллану бер
буровой төзүне 1956 елгы 14,8 көннән
1961 елда 4,4 көнгә тикле кыскартырга,
ягъни 3,4 тапкырга тизләтергә
мөмкинлек бирде. Тимченко, Ваһапов,
Баһма- нов һәм башка вышка
монтажлау- чылар бригадалары бу эштә
аеруча зур уңыш казандылар.
Социалистик Хезмәт Герое,
КПССиың XXII съезды делегаты
Александр Тимченко җитәкчелегендәге
вышка монтажлаучылар бригадасы
буровойларны тиз моитаж- лау буенча
рекорд күрсәткечләр бирде — ул 1961
елның сентябрендә буровойга
демонтаж ясап, аны яңа урыида
монтажлауны 7 сәгать эчендә
төгәлләде. Вышка монтажлаучылар
ирешкән бу күрсәткеч бер буровой
төзүгә Бөтенсоюз буенча тотыла торган
уртача вакытны 72 тапкыр
кыскартырга, димәк, бораулау эшен
тагын да тизләтергә юл ачты. Бу —
бригаданың КПССның XXII съездына
хезмәт бүләге булды.
Татарстан нефтьчеләре нефть чы-
гаруны 1962 елда, 1961 елдагыга
караганда, берничә миллион тоннага
арттырырга тиешләр.
1962 елда без 1,5 миллион метр
чамасы тау токымнарын борауларга
һәм эксплуатация бораулавында
станок-айга тизлекне 2100 метрга
җиткерергә тиешбез.
Менә болар барысы да нефтьче-
ләрнең, төзүчеләрнең, транспортчы-
ларның һәм гомумән совнархозның
башка өлкәдәге эшчеләре коллек-
тивларының бик зур көч куеп эш-
ләүләрен таләп итә.
Нефть мәйданнарын тәртипкә ки-
терүдәге җитешсезлекләрне бетерүгә
бу елны бик җитди тотынырга, нефть
чыгару һәм аеруча бораулау эшендә
автоматлаштыруны һәм
механикалаштыруны тагын да киңрәк
кертүгә ирешергә кирәк, -fl
Машина төзү һәм приборлар ясау —
безнең экономик районыбызда
промышленностьның өзлексез үсә һәм
техника ягыннан камилләшә бара
торган бик әһәмиятле тармаклары. Бу
төр предприятиеләр продукциясе
совнархоз буенча промышленность
җитештерә торган барлык
продукциянең 30% тан артыгын тәшкил
итә. 1962 елда без машиналар һәм
приборларның күп кенә төрләре буенча
продукция җитештерүне 25—30% ка
арттырырга, техник яктан искергән кай-
бер әйберләр урынына яңаларын
җитештерә башларга, җитештерү
мәйданнарын киңәйтү һәм яңа җи-
һазлар белән коралландыру, техниканы
һәм производство технологиясен тагын
да камилләштерү буенча бик зур эш
башкарырга тиешбез.
Совнархоз предприятиеләрендә кою,
поковка һәм штамповка буенча соңгы
елларда үткәрелгән специальләштерү
чуен коелмаларын чыгаруны — 40% ка,
корыч коелмалар чыгаруны—89% ка,
төсле металл коелмалар чыгаруны —
37% ка арттырырга һәм башка
экономик районнарыннан коелмалар
китер-
144
түне— 12 тапкырдан артыкка киме-
тергә мөмкинлек бирде.
Бик әһәмиятле күп кенә әйберләр
эшләп чыгару буенча тиешле шартлар
булдырылды һәм алар киңәйтелә бара.
Мәсәлән, Казанның механика заводы
вакуум җиһазлары җитештерү.
Бөгелмә механика заводы нефть
аппаратурасы эшләп чыгару буенча
специальләштерелде.
Җитештерүнең күләме үсү белән
бергә, предприятиеләр эшләп чыгара
торган әйберләрнең номенклатурасы
да камилләштерелә һәм киңәйтелә.
Соңгы елларда бездә 544 исемдәге
төрле яңа машиналар, приборлар,
механизмнар, шул исәптән
компрессорлар, җылы алмашкыч- лар,
медицина приборлары һәм инс-
трументлары, җылылык контроле
приборлары, газ плиталары, «Мир»
маркалы көнкүреш суыткычлары,
«Кама» һәм «Экран» маркалы кино
төшерү камералары, кинопроектор-
лар, магнитофон өстәмәле радиолалар,
яңа маркадагы кул сәгатьләре һ. б. ш.
әйберләрне серияләп чыгару
үзләштерелде.
Эшләп чыгарыла торган продук-
циянең гарантия срогын озайту һәм
чыдамлыгын күтәрү буенча Мәскәү
предприятиеләре коллективлары
башлап җибәргән ярыш бездә дә киң
җәелә.
Химия промышленностебызда да
үзгәрешләр зур.
Резина-техника эшләнмәләре, фо-
токинопленка, техника желатины һәм
башка төрле продукция эшләп чыгару
бик нык үсте. Химик продукциянең
бик мөһим төрләрен эшләп чыгару
предприятиеләре стройга кертелде.
Предприятиеләр коллективлары
техник прогрессны тизләтү өчен актив
көрәшәләр.
Куйбышев исемендәге химия за-
водында массовый һәм махсус кул-
ланыла торган кинофотопленканың
күп кенә яна сортлары һәм төрләре
үзләштерелде. Безнең илебездә әле
беренче тапкыр эшләнә башлаган һәм
иң прогрессив методлардан берсе
булган гидротип басма юлы белән
кинофильмокопияләрне массовый
эшләү үзләштерелә. КПССның XXII
съездына хәзерлек көннәрендә бу
завод коллективы,
кинофотоматериаллар гыйльми-тик-
шеренү институты белән бергә, бик
сизгер һәм экономик яңа төр пленка
ясау технологиясен эшләде һәм
шундый пленкалар ярдәмендә кино-
операторлар, бик катлаулы прожектор
яктылыгын кулланмыйча, XXII
съездның барышын кинога төшерә
алдылар.
Резина-техника әйберләре заводы
герметиклар (эш барышында вул-
канизацияләнә ала торган сыекча һәм
пластсыман резина кушымталары)
эшләүне үзләштерде һәм аларны
проектта билгеләнгәннән ике тапкыр
артык җитештерә башлады. Бу завод,
СССРда беренче буларак, төрле
бораулау җиңсәләрен, комбайннар
җиңсәләрен һәм башка күп кенә
әйберләрне эшләп чыгарырга кереште.
Монда ук СССРда беренче тапкыр 200
метрдан артыграк арада корымны
вакуум белән кудыру системасы үз-
ләштерелде.
Мулланур Вахитов исемендәге
комбинатта «Новость» порошогын
автоматик фасовать итү линиясе үз-
ләштерелде, өзлексез суыту һәм ме-
ханик кисү белән вакуум астында
сабын кайнату автомат агрегатлары
кулланыла башлады, нәтиҗәдә бу
эштәге авыр физик хезмәт тәмам
бетерелде.
Экономик районның башка пред-
приятиеләрендә дә химия продук-
циясенең ассортименты шактый
киңәйде. Мәсәләң, химфармзавод,
Карпов исемендәге Бондюг химия
заводы күп төрдә яңа химик реак-
тивлар эшләп чыгаруны үзләштерде.
Химия промышленностен тагын да
үстерү буенча совнархоз алдында бик
җаваплы бурыч тора. Нефть белән
бергә чыга торган газны файдалану
нигезендә бик кыска вакыт эчендә бик
мөһим химик продуктлар эшләүне
оештырырга кирәк. Быел ук инде
Казанда органик синтез заводында
фенол һәм ацетон эшләү
оештырылырга, заводның икенче
чираттагы производстволар бүлеге
салына башланыр-
10. „с. ә-, м з. 145
ra тиеш. Бу предприятиеләрне экс-
плуатациягә кертү нефть газларын
файдаланудагы хуҗасызлыкмы бе-
терергә ярдәм итәчәк.
Промышленностьның һәм шулай ук
хезмәт ияләренең көнкүрештә электрга
булган ихтыяҗларын тәэмин итү өчен
безнең экономик районыбызның
энергетика базасы берөзлексез
үстерелә. Казанның 2 нче ТЭЦы һәм У
руссу ГРЭСы- ның энергия җитештерү
куәте шактый көчәйтелде. Хәзер
энергосистеманың Уруссу узелы, В. И.
Ленин исемендәге Идел ГЭСы аркылы,
бердәм Европа энергосистемасы белән
тоташтырылды һәм нәтиҗәдә нефть
районнарын энергия белән тәэмин итү
бик нык яхшырды. Казан, Йошкар-Ола
һәм Чабаксар арасында электр элемтәсе
булдырылды һәм алардагы электр стан-
цияләренең параллель эшләве юлга
салынды. 1962 елда Казанның 2 нче
ТЭЦында яна җайланмалар кертелә.
Быел Европада иң зур җылылык электр
станцияләреннән булган Зәй ГРЭСы
беренче тогын бирәчәк.
Республикабызда югары вольтлы
электр челтәре бик нык киңәйтелде.
Нефть районнарында ул аеруча киң
колач алды. Хәзер Казан
энергосистемасын, Зәй ГРЭСы аркылы,
Уруссу ГРЭСы белән тоташтырырга
тиешле электр тапшыру линиясен салу
эшләре бара. Ул линия салынып беткәч,
Татарстанның барлык энергосистемасы
Европаның бердәм энергосистемасы
белән тоташачак.
Республикабызда энергетиканың
куәте өзлексез үсүгә карамастан, ул
промышленностьның ихтыяҗын ту-
лысыңча канәгатьләндерә алмый әле.
Энергетиклар, төзүчеләр һәм
монтажниклар алдында электр кул-
лануның үсүе белән чагыштырганда
энергетика куәтләренең тизрәк үсүенә
ирешү бурычы тора.
Җиңел промышленность респуб-
ликабызда күләме ягыннан шактый
зур урын били. Совнархозның Җиңел
промышленность предприятиеләре
эшләп- чыгара торган продукциянең
күләме һаман үсә.
Соңгы елларда совнархозның җиңел
промышленность предприятиеләренең
эшләп чыгару куәтләре шактый
көчәйтелде. Көзән, кеш һәм леопард
тиресенә охшатып сарык тиресеннән
төрле мех әйберләре, дуңгыз
тиресеннән яхшы сыйфатлы хром һәм
велюр, ат хромыннан лакланган күн
эшләү, гусарики формасында төрле яңа
аяк киемнәре, эш киемнәренең яңа
төрләрен тегү һ. б. ш. эшләнмәләр
җитештерү үзләштерелде.
Совнархоз системасындагы җиңел
промышленность предприятиеләрендә
ел саен тегү, трикотаж һәм мех
эшләнмәләренең 500-600- ләп яңа
моделе, аяк киемнәре һәм күн-
галантерея әйберләренең 200 гә якын
яңа моделе үзләштерелә.
Тегү һәм трикотаж промышлен-
ностебызның күп кенә фабрикалары,
күн-аяк киеме һәм мех пред-
приятиеләре махсус төр продукция
эшләп чыгаруга көйләнде, аларда
техника прогрессы буенча күп кенә
җитди чаралар үткәрелде һәм шулар
нәтиҗәсендә эшләп чыгару бик нык
үсте, продукцияләрнең ассортименты
төрләнде, сыйфаты күтәрелде.
4 нче тегү заводы, 3 нче һәм 4 нче
тегү фабрикалары, «Спартак» күн-аяк
киемнәре комбинаты коллективлары
инициативасы белән предприятиеләрдә
завод маркасының дәрәҗәсе һәм бары
тик беренче сортлы продукция эшләп
чыгару өчен киң ярыш җәелде.
4 нче тегү фабрикасы хәзер техник
контроль приемщикларысыз һәм
бракеражсыз эшли. Менә шул
шартларда фабрика йон эшләнмәләр
буенча — 98,8%, ефәк эшләнмәләр
буенча 99,3% продукцияне беренче
сортлы итеп кенә чыгара. 4 нче тегү
заводының Убойцева һәм Королева
җитәкчелегендәге мастерлары
бригадалары костюмнарны бары тик
беренче сортлы гына итеп тегәләр.
Азык промышленносте, аеруча аның
сөт һәм ит тармаклары соңгы елларда
бездә бик нык үсте. Республикабызда
азык промышлен
ностеның яңа төре — шикәр про-
мышленносте булдырылды. Октябрь
Норлатында һәм Буада шикәр
заводлары эшли башлады, Зәйдә өченче
шикәр заводы салына.
Башлыча яңа предприятиеләр төзү
һәм элеккеләренә реконструкция ясау
исәбенә бездә сөт эшкәртү 2 тапкырга
үсте.
Терлек һәм кош-корт эшкәртү 74%
ка артты. 1956 елда берьюлы 850 тонна
продукция саклый ала торган суыткыч
предприятиеләренең саны артты һәм
аларның куәте 1961 елда 7500 тоннага
җиткерелде.
1957 елга кадәр Татарстанның
мебель промышленносте түбән сый-
фатлы һәм бик аз санлы әйберләр
чыгара торган берничә кустарь
предприятиедән генә тора иде. Аннан
соң ул предприятиеләргә рекон-
струкция ясалды, аларда агач эшкәртә
торган яңа цехлар салынды. Шул ук
вакытта билгеле бер номенклатурадагы
әйберләр эшләү буенча фабрикаларда
һәм цехларда специализация үткәрелде.
Нәтиҗәдә бездә тулай алганда мебель
эшләп чыгаруның күләме 1956 елгы 2,7
миллион сумнан 1961 елда 8,5 миллион
сумга күтәрелде, ягъни 3,1 тапкырга
үсте. Мебельнең ассортименты
төрләнде һәм сый- фаты шактый
яхшырды. Безнең мебель
промышленностебыз 28 яңа төр әйбер
ясауны үзләштерде, югары- класстагы
гарнитурлар Һәм сервантлар,
җыелмалы кече габаритлы комодлар,
буфетлар, китап шкафлары, кухня һәм
балалар мебельләре эшләп чыгара
башлады. Ләкин мебель
промышленносте эшчеләре
предприятиеләрнең эшләп чыгару
куәтләрен көчәйтү һәм продукциянең
сыйфатын яхшырту буенча бик нык
тырышырга тиешләр әле.
Безнең экономик районыбызның
промышленность һәм төзелеш эш-
челәре, партиябезнең XXII съездының
тарихи карарларына таянган хәлдә,
предприятиеләрне техника ягыннан
тагын да көчлерәк коралландыра
барып, социалистик ярышны киң
җәелдерү нигезендә, үзләре алдына
илебез куйган зур һәм җаваплы
бурычларны намус беләк үтәрлбр.