Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВ ХАТЛАРЫ


!
1956 («Совет әдәбияты», № 10) һәм 1957 елларда («Совет әдәбияты»,
3, 12) журналыбызның битләрендә Галимҗан Ибраһимовның 21 хаты басылган иде. Бу санда әдипнең моңа кадәр матбугатка чыкмаган тагын 21 хатын укучыларыбызның игътибарына тәкъдим итәбез.
Хатлар адресларга бүленеп урнаштырылды һәм бүлек эчендә хронологик тәртиптә бирелде.
Төшеп калган аерым сүзләр, сүз кисәкләре, кыскартылып язылган сүзләрнең язылмый калган өлешләре, өстәлеп, квадрат җәяләр эченә алынды. Яәым түгәрәк җәяләр Г. Ибраһимовныкы.
Революциягә кадәр язылган хатларның числолары иске стильдә бирелде, яңа стильне күрсәткән цифрлар җәяләр эченә алынды.
ХӨСНИ КӘРИМГӘ ҺӘМ ЗӘЙНӘП КӘРИМОВАГА
13(26) май, 1914 ел, Сухум.,
өсни иптәш!
Хатыңны берничә көн элек алган идем, җавабым бу көнгә кадәр кичекте. Син май ахырына кадәр Астраханьда булам дигәнсең, барып, сиңа ирешә әле.
Сине күрмәгәнгә берничә ел булды. Син башта, «Мәдрәсәи Галия»гә килгәндә нык кына, таза гына булсаң да, «Галия», бигрәк тә учитель- леккә хәзерләнү сине ябыктырды. Мин ахыр күргәндә син, минемчә, безнең кебек ябык, арыган, ватылган, истирахәткә 1 мохтаҗ идең. Аннан соң тагы күп ватылдың, Шәһит2 сине үткән ел бик авыру дип тә сөйләде, инде быел тагы айлык алтмыш-җитмешне табу өчен 11—12 сәгать эшләргә мәҗбүр булгач, син тагы арыйсың, ватыласың. Шуңа күрә авылга китү дәртең бик-бик муафыйк. Ләкин авылның авылы бар. Халык бик каршы булмаса, бала артык күп җыелмаса, шул вакытта гына сиңа хәл җыярга мөмкин булыр, һәрхәлдә Астраханьдагыдан авыл муафыйк чыгар. Без синең белән яшерешүне ташладык, арадагы рия бетте — мин дә уйлаганымны ачык әйтим: син, иптәш, учительлек юлында күп тырыштың, күп эшләп, ач яшәдең, бу сине жисмән ватты. Ләкин сине арыткан нәрсә бу гына түгел, синдә зур самолюбие бар. Син һичбер җирдә гади, илтифатка алынмаган бер адәм булып калырга риза түгелсең, шуңа күрә һәр җирдә, һәркайчан син үзеңнең инструментың кылла-рын актык дәрәҗәгә кадәрле көчләп тартасың, ягъни син һәр җирдә тән белән генә түгел, тел белән, баш белән, нерв белән, гакыл белән — хасил, җан вә тән белән гелән-гелән артык үзеңне көчлисең, һәрвакыт напряжениедә, һәрвакыт кирәгеннән артык көч сарыф нтүдәсең. (Мин боларны әүвәлге хәлеңә карап әйтәм.) Менә шулар сине тән ягыннан ару өстенә* җан белән дә, нерв, гакыл вә йөрәк белән дә арыткан. Сиңа чын мәгънәсендә җан һәм тән илә свежый шат егет булу өчен бераз заманнар үзеңне һичбер турыда көчләмичә, мотлак табигый хәлдә простата, покой һәм свободно яшәргә кирәк. Шундый хәят булсын ки, өең җылы, тамагың тук, эшең артык ватмый, башың тыныч, халык алдында могътәбәр булыйм, шәп күреним дип тә үзеңне ватмыйсың, бераз
Х
96
гына шулай наплевать на все дигәндәй тәмам-тәмам1 11В™1 ләсең. Авыл җирендә учитель булсаң, урыныңна куд“Р™ас ка^Әр тырышып, ягыш күп укыту илә вать1Лмас5|5’ сшп^Ртеге «Галия»гп бер дә көчләмәсәң, тәкәллефләнмәсәң, шөбһ- ,
килгән ^ыц ачык шат хәят дәртле фәлән-фәлән Хөсни кайтыр иде.
Мин үзем табган 3 зәгыйфьмен. Мантыйк ачлык., мине тагы ваттылар. Сиңа язган нәрсәләр миндә дә бар. Мин менә Кавказга килгәч, дөньяда чын истирахәтне татыдым. Аерым бүлмә. Зур, һавалы, якты. Аерым ход. Теләсәң, көн буе идәндә ятып, штансыз ауна. Баи түгелмен, ләкин мәгълүм микъдар килә. Түшәккә карап аяк сузам, ватылмыйм, үземне һичбер турыда көчләмим. Байтак эшлим. Ләкин үзем истирахәт хис итәм. Тәнемнән бигрәк, җаным, нервларым хәл^ җыя. Хәзер мин шундый халәттәмен ки, гүя, күп еллар дәвам итеп, оөтен организмны актык дәрәҗәдә бетергән бер авырудан акрын-акрын терелеп киләм
Син һәрхәлдә, шәрик, һич булмаса, бөтен бер ел шундый полный ис-тирахәт, полный свободный, көчләнми, көчәнми, тәкәллефләнми хәят кара5. Бу арада язуны да ташлау ярый. Мин ышанам, табигать сиңа бернәрсә биргән. Гомерең вафа итсәң, син әдәбият галәменә бер әйбер, бик табигый вә .мөмтаз6 бер әйбер бирергә тиешлесең, мин моны хис кылам, ләкин хәзерге ватылган хәлдә улса, чыкмый, җан-тән хәл алсын, куәт үзе бәреп чыгар. Бу хакта синең үзеңә дә сөйли идем. «Яшь куәтләр» 7 исеме илә язып та, бастырмаган бер тәнкыйди нәрсәмдә дә мин моны яздым. Ләкин хәзер син язмыйсың һәм үзеңне беразга ватма — шуңа күрә мин ул нәрсәмне чыгармыйм әле. Тагы әйтәм: җан-тән, нерв вә калеп хәл алсын — куәт үзе бәреп чыгар. Ул куәт нинди булыр, син даими язучы булып, күп язып китәрсеңме, әле табигатең сиңа куйганы— тик бер нәрсә бирерлекме, мин аны белә алмыйм. Ләкин шул бернәрсә бирүеңә, шул бернәрсәнең әдәбиятта лязым бер мөһим әсәр булып калуына мин никтер катгыйян ышанам. Еллар буена язмасаң да, бу ыша- нуы.м кимеми.
Син авылга барып, батып калырмын дип уйлама. Мине кунакка ча-кырырсың, безгә үзең килерсең, мөнәсәбәт өзелмәс, бер тазаргач, шәһәргә урнашырга мотлак-мотлак мөмкин булыр. Мин моны өмит итәм.
Яшь көннең матур сәгатьләре бергә кичкән. Ахрысы, шуларны онытырга адәмиең тәкате җитмидер. Мии Казанда фәләндә әллә кемнәр белән, үзләре янында вакыт, гаҗәп дус мөгамәләдә булдым, ләкин киттең, аерылдың —• бетә, онытыла, әһәмиятләре югала. Ахрысы, яшьлек иптәшләре генә йөрәктә мәңге калалардыр. Безгә, насыйп булса, гомернең алдынгы көннәрендә бергә булырга күп тугры килер дип уйлыйм.
Шакир 8 белән хатлашмыйсыңмы? Ул өйләнде. Карамалыдан бер ару гына кыз алган. Июньдә төшерә, бугай. Мине чакыра. Ләкин кайта алмам, ахры. Кавказ аяк асты түгел, ел саен килеп булмый. Бер килгәч, торасы иде ич. Ул да гомергә бер килгән нәрсә, кайту кирәк иде, ләкин әле сүз бирмәдем.
Син, диңгез күрергә, дисең. Чынын әйткәндә, үзеңне ватма, акчаңны әрәм итмәү кирәк иде. Әгәр бик телисең икән, анда хәер инде.
Сухумга килеп чыксаң, кызык булыр иде.
кеби.
Бу миңа файдасыз булмас. Көзгә кадәр торсам, тәэсире күрелер. Тагы’ хис итәм ки, көз генә аз. Миңа ел да шулай кирәк иде. Ләкин монда гел торып булмый. Кайтыла, тагы ватыласың.’ Синең кәсебең башка. Учитель булдың. Авылга бер-ике гәзит алдырдың, сирәк-сирәк
иптәшләр белән хат языштың — рәхәт, мандолинны сыздырдың да исти-рахәт кыл; яныңда тагы бер кара каш та булса, артык ни кирәк. Кара каш дигәннән, өстеңә авыр йөк булыр булмаса, өйләнгәндә зарар юк; хосусан, авылда матур, яшь хатының булса, артык һичнәрсә кирәге калмый...
Монда ике юл бар: 1) Каспий, Баку. Аннан поезд белән Тифлис аша Батумга, Батумнан пароход белән Сухумга. 2) Петровскийдан, Яна Царициинан Новороссийскига поезд, аннан Сухумга пароход.
Боларга күп расход дип тәгаен әйтә алмыйм. Ләкин бик кысканда да бару-кайту илледән ким булу ихтималы юк. Хат яз әле. Фатих Сәйфи9 анда — күрәсеңме? Тагын ниләр бар?
Кулыңны кысып, Галимҗан.
Хөсни Кәрим' (1887 елда тугай) укытучы, язучы, матбугат эшчесе.
X. Кәримгә язылган хатларның оригиналлары Татарстан дәүләт музеенда саклана.
1 Истирахәткә — ялга.
? Ш ә һ и т — Шәһит Әхмәдиев (1888—1930), Г. Ибраһимов һәм X. 'Кәримов белән бергә Уфада, «Галия» мәдрәсәсендә укыган. Соңыннан журналист, җәмәгать эшлекле- се, Татарстан мәгариф халык комиссариатының комиссары. 3 Т а б г а н — физик яктан. 4 М а н т ы й к — мәдрәсәдәге логика дәресләре. 5 X ә я т кара — тормыш алып бар. 6 М ө м т а з — яхшы. 7 «Я ш ь куәтләр» — бу мәкалә «Яңа әсәрләр, яңа имзалар вә яшь куәтләр»
исеме белән «Йолдыз» газетасында басылган (1915 ел, 6 февраль, № 1364 29 апрель № 1421). > Р . 8 Шакир —^Шакирҗан Ибраһимов, язучының туган абыйсы. 9 Ф а т и х Сәйфи (1888—1938), язучы, журналист.
23 август, 5 сентябрь, 1916 ел, Казан.
Кадерле дусларым Зәйнәп13 һәм Хөсни!
Сезгә юлдан бер ачык хат язган идем, шаят алгансыз.
Без исән-сау Казанга җиттек. Шәһәрдә, Гөлсемнәр14 белән исәнләшеп, алар үз юлларына, мин «Бристоль»гә15 киттем. Монда артык яңа хәбәрләр юк. Эшләр уң гына бара.
Сезгә исәнлек телим. Зәйнәп, теге китапны16 юлдан җибәрермен. Үзем иртәгә кайтырга чыгам. Сәламәт булыгыз. Уфага, «Сабах»ка 17 хатыгызны көтәм.
Кулларыгызны кысып, Г а л и м җ а н.
13 3 ә й н ә п — Зәйнәп Кәримова, язучы Хөсни Кәримнең тормыш иптәше.
14 Г ө л се м Яналиева — Астраханьда җәмгыяте хәйрия тарафыннан ачылган кызлар мәктәбенең укытучысы, 1928 елда үлгән. 1
15 «Бристоль» — ул чакта Казандагы номерларның берсе (хәзер Бауман урамы, 68).
16 Н е м е ц я з у ч ы с ы Э б е р с н ы ң рус телендә басылган «Мысыр фиргавене кызы» исемле романы.
17 «С а б а х» — шул исемдәге нәшриятның китап магазины.
ӘХМӘТГӘРӘЙ хәсәнигә
6(19) март, 1915 ел, Солтанморат.
98
бәр кирәк. гр
«Хикәяләр»18 басыла башладымы? Тизләвеңне үтеиәм. «Тигезсезләр» чыкса, җибәртә күр, мин ул хакта һәибәтләп, киңләп язарга ниять итәмен19. л v
Сиңа, бу хатка кушып, бер кәгазь җибәрдем. Анда «ликәяләр»нең тышкы, ’алгы битләре хакында сүз бар. Шуңа дикъкать итеп, үзем язганча куйдырырга опыта күрмә.
Хәзергә башка юк. Минем агай20 больииңада ята. Аның аягын ярдылар Аның иптәшләре сугышка китте, бу, «авыру» сәбәпле, калды. Котылуына бик нык өмит бар. Хода ни бирер. Мин аның мәсьәләсе берьяклы булганчы Уфадан китә алмам. Буңа, шаять, бер унбиш көн, ихтимал, өч атна вакыт кирәк булыр. Шунсыз Казанга юл алу мөмкин түгел.
«Аң»ны күрдем. Җәләйнең21 мәкаләсенә «Әдәби хәрәкәт» исеме биргәнсең икән. «Язгы чәчәкләр» дигәннән бусы мәгънәлерәк булыр. Хәнәфинең 22 «Истәлеге» матур чыккан дияргә ярый, тик бик аз гына төчерәк. Дәхи «истәлек» сүзе, яңа булу өстенә, ярап бетәрме икән, ул әдәбиятка кереп китәрме икән дигән шөбһә дә бар. һәрнә хәерле булсын Сә- гыйть Рәмиев23, «Аң»га үзенең яңа шигырь һәм әүвәлгеләре дигән яңа басылган шигырь мәҗмугасын җибәрәм, диде. Син аны яратасың, бугай. Шул хакта «Аң»да берәр нәрсә язылса, яки һич булмаса, аның мәҗмугасыннан берәр кыйтга кертелсә, күңелле булыр иде.
Син, мәкаләләреңә бераз перерыв бирәм дигәнгә, «Аң»га язу җибәрмәдем әле. Авылда берничә көнем-атнам бар. Шул арада бернәрсә оештырсам кирәк. «Тормыш»ка «Мөгаллим»нең Уфада уйналуы мөнәсәбәте белән бернәрсә бирдем24 — ике фельетон. «Аң»дагы Әмин мәкаләсе дә шунда хәтергә алынды. Шаять, күргәнсеңдер.
Авылга бер хат язар идең. Казанда нинди яңа гайбәтләр бар?
Казанда чакта аннан китәсе килә. Китсәң, сагына башлыйсың. Ялкауланмый бер хат яз әле. «Гасыр»25 вә «Аң» әһленә гомумән сәлам.
Мәсьәләнең иң мөһим ягы кала язган икән: син, иптәш, март кырыгын, бу хатны алгач, кичектерми җибәрергә әйтә күр! Бу хатым дүрт көн бара, перевод дүрт көн килә. Шул исәптән мин, мартның унбишенә синнән акча килгәндер дип, атым җигеп, кесәмә паспортымны салып, почтага — унбиш чакрым авылга үзем барачакмын.
Дога вә сәлам!
Аллага тапшырып, Гали м җ а и.
. о. Ә х мә тгәрәи Хәсәни (1883—1933), «Аң» журналының редакторы. «Аң» — 1J12—1У1« елларда Казанда чыгып килгән әдәби-нҗтимагый журнал.
Хат фотокопия буенча басыла. Оригиналы Татарстан дәүләт музееның кулъязмалар бүлегендә саклана. 1 Альбом — «Сәнаигы нәфисә мәҗмугасы», Казан, 1915 ел.
Б и к ә г ъ л я л а р ы н н а п — бик яхшыларыннан.
Каре мөселманнары файдасына — Беренче бөтендөнья сугышы вакытында зарарланган, ач калган Каре мөселманнары файдасына. Каре шәһәре һәм бирелдеС°ВеТЛа^ Россиясе белән ике арадагы договор буенча, 1921 елда Төркиягә ’ " 1 игезсезлә р» Фатих Әмирхан пьесасы
5 Әсасән — нигездә.
6 Л я з ы м — тиеш.
«Хикәяләр» ул елларда I. Ибраһимовның «Хикәяләр» исеме белән чыгарылган җыентыгы матбугатта күренмәде.
бәр, артист вә любительләр миннән, шул әсәр тиз басылып пякмаса, кулъязмасын җибәртә алырмы дип мөхәррирдән яки наширдан сорарга үтенделәр Син, Гәрәй, шул хакта миңа бер хәбәр язсаң иде. Монда аны озаклатмый куярга уйлыйлар, ягъни мәсьәлә бер кузгалгач, унынчы марттан соң булачак театрга шуны өлгертергә исәплиләр.
Мин тиздән (ягъни бер ун көннән) Уфага китәм. Шуңарчы бер хә
7* 99
8 Мәкалә язылмады булса кирәк. Хәзергә кадәр мондый мәкаләнең табылганы юк. ә Агай — туган абыйсы, Шакнрҗан Ибраһимов. 10 Ж ә лә й — Җамал Вәлиди (1887—1932), телче. «Әдәби хәрәкәт» мәкаләсе Җамалетдин Вәлидов имзасы белән басылган («Аң», 1915 ел, № 3, 4, 6, 7).
п Хәнәфи — М. Хәнәфи, дин һәм милләтчелек хисләре белән сугарылган нәсерләр, хикәяләр һәм мәкаләләр авторы, татар иҗтимагый хәрәкәтендә үзен начар, кара, ягы’ белән таныткан кеше.
12Сәгыйть Рәмиев (1880—1926), шагыйрь.
и «Тормыш»—1913—1918 елларда Уфада чыгып килгән газета. «Мөгаллименең Уфада уйналуы мөнәсәбәте белән» исемле мәкалә газетаның ике номерында басылган («Тормыш», 1915 ел, 26 февраль, № 194, 27 февраль, № 195).
14 «Г а с ы р» — Казандагы китап нәшрияты.
ГАЗИМ КАСЫЙМОВКА
2 август, 1922 ел, Казан.
Газим,
Хатыңны алдым. Рахил һаман миңа тапшырылмаган әле. Шуңа күрә ул хакта бернәрсә дә әйтә алмыйм. Газета «Урал»ны 1 укый киләм. Теге Уфа белән Эстәрле талашы2 чыннан да бик күңелсез бер талаш булып алды. Еллар буенча партия сафында торып та, әллә нинди блок-фәләи дигән ахмак сүзләрне сөйләүчеләр булуына ни дияргә дә белмим. Коммунист — коммунист инде ул, партия һәм революция ни боерса, шуны эшли. Ниндидер тагы блок хакында сүз сөйләүчеләр — чыннан мәҗнүнлек сатканнар.
һәркайда алты татар коммунистның, җиде группага бүленгән булып, үзара юкка талаш чыгарып йөрүе бик артык туйдырган инде. Сезнең анда тагы, бер яктан башкортчы, икенче яктан татарчы, өченче яктан татар-башкортчы булып талашып, революция алдында торган гомуми хезмәткә зарар китереләчәк булса, һәм партия, һәм пролетариат алдында җинаять ясаган булачагымыз мәгълүм. Безнең Казанда, Мәскәүдә дә мондый мәгънәсез талашлар бик җанга тиеп бетте. Уфа Башкортстанга кергән икән, ул җөмһүрияттә башкорт гаммәсе3 төп нигез икән, партия һәм революция буны шулай дип таныган икән, бик, бик табигый ки, башкортлык мәсьәләсе анда һәммә турыда нигез ташы булып салыначак. Казанда саф интернационалист рус бер груһ4 коммунистлар һәммә эшкә татар гаммәсе күзлегеннән карап эшли башладылар. Уфада шул урынны башкорт алуы бик табигый. Менә бу мәсьәлә яхшы аңлашылса, татар белән ике арада талашка да, ышанмауга да юл калмас.
Бөтен дөньяны берләштерергә теләгән без бәйнәлмиләлчеләр 5, татар дип, башкорт дип, кабилә талашлары чыгарып, баш катырсак, бу тарихи каралык булыр иде. Буржуазный идеологиянең баш күтәрүенә каршы революционный марксизм шигары 6 астында саф берләштерү — менә мин шул дип уйлыйм хәзерге задачаларның берсен.
Г. Н. мәсьәләләрен аз-маз ишеткән идем. Болар турында берни дә язып тормыйм, чөнки бу һәркемнең үзенең эчке, бик эчке дөньясы булганга, читтән әйтелгән сүзләрдә һәр даим 7 бер хаталык була.
Үзем хәзергә Казанда, ярым хәл җыеп, ярым Насыйри мәҗмүгасен 8 ашыктырып ятам. Авылга кайтып килергә ниятем зур. Шунда күрешербез.
Казан хәбәрләрен ул сөйләр9.
Иптәшләрнең һәр барчасына — Хөснигә10, Зәйнәпкә”, Шәрифкә12, Мәҗит агайга 13 һәм башкаларга күптән күп сәлам.
Г а л и м җ а н.
«Татар студентлары» 14 дигән кечек бернәрсәмне басканнар. Әле төпләнмәгән. Өлгергәч, җибәрермен.
100
Казаннан төрле юк-бар сүз күп барадыр, әһәмият бирмәгез. Кайбер иптәшләр, алама хатыннардан да аламарак „ булып, башларындагы хыялларны, гайбәтләрне сөйләп йөриләр, бугай. Боларга кухня гайбәте дип карау лязым.
Газим к а сый МО в (1891 — 1941), журналист, партия эшчесе
Хат фотокопия буенча басыла. Оригиналы Башкортстан үзәк республика китапханәсендә саклана. п
Хатның фотокопиясен Татарстан язучылары союзы идарәсенә Башкортстан шагыйре Йосыф Гәрәй иптәш җибәрде, искәрмәләр аның тарафыннан бирелде.
Хатның язылган елы күрсәтелмәгән. Эчтәлегеннән чыгып, 1922 ел куелды.
1 «Ур ал» — 1907 елда татар телендә чыккан беренче большевистик газета.
2 Уфа белән Эстәрле талашы... — 1922 елда„ Автономияле Башкортстан Совет Социалистик Республикасына Уфа шәһәре, Бәләбәй, Бөре өязләре һәм Златоуст өязенең кайбер волостьлары кушылды. Башкортстан хөкүмәте Эстәрлетамактан Уфага күчте. Уфа республиканың башкаласы булып әверелде. Г. Ибраһимов шул вакыттагы бәхәсләрне, талашларны искә ала.
3 Гаммә — масса, халык.
4 Груһ — төркем.
5 Бәйнәлмиләлчеләр — интернационалистлар.
6 Ш и г а р ы — лозунгысы.
7 һ ә р даим — һәрвакыт.
8 «Каюм Насыйри мәҗмугасы», Казан, 1922 ел.
9 Кем икәнлеге язылмаган.
10 Хөснигә — Хөсни Кәримгә.
11 Зәйнәпкә — Зәйнәп Кәримовага (X. Кәримнең тормыш иптәше).
12 Шәрифкә — Шәриф Сүнчәләйгә (1885—1959); журналист.
13 Мәҗит агайга — Мәҗит Гафурига.
14 «Т а т а р студентлары» — «Татар студентлары хәрәкәте тарихыннан», Казан, 1922 ел.
МӘҖИТ ГАФУРИГА
16 май, 1925 ел, Казан.
Мәжит ага.
Хатыңны алдым. Рәсемең дә тапшырылды. Ләкин үз каләмең белән язылган биографияң дә кирәк. Син буның урынына китап җибәргәнсең. Иренмә, яңадан ике-өч бит язып җибәр. Аның язучыдан үз каләме белән булуы кирәк.
Казанда исәнлек.
Бик каты эшләү бара.
Хуш.
Галимҗан Ибраһимов.
Г. Ибраһимовның Мәҗит Гафурига язган хатларының оригиналлары язучының әдәби мирасы комиссиясе председателе Афзал Шамовта саклана.
.. 18 август, 1932 ел, Ялта.
Мәҗит агай!
Хатыңны алдым. Ялтага килүең әлбәттә бик я'хшы.
Мин монда сиңа урын турында чара күрергә дип чыккан идем, Ишемгуловны очраттым. Ул әйтте, ике айга табылды, диде. Сиңа хә- оәр иткән булыр. Беренче сентябрьдән башлана, диде.
Минем хәлем яхшы. Бу ел мин нык алга киттем, һичбер төрле кабатлану авыру да булмады.
Үзең киләчәк булганга, шуның белән бетерәм.
Хәзергә хуш. Гаиләңә сәлам сөйлә.
Галимҗан.
1 Ишемгулов Булат Ишемгулов (1900—1938), башкорт шагыйре, дәүләт пәм партия эшчесе.
101
11 октябрь, 1932 ел, Ялта.
Мәҗит агай!
Хатыңны алдым. Сиңа Ялтадан сәлам. Бу арада Мөхәммәт Бикбулат 26 27 килеп китте, ул синдә булган, бугай. Ул бик ошады миңа. Бик егет, кеше икән. Үзе чын мәгънәсе белән хәзерге совет редакторы булып пешеп җиткәнгә ошый.
Миндә исәнлек. Аяк сызлавын бетердем, шулай да Тубинститут кебек ераграк җиргә чыгарга батырлык итә алмый торам. Сине 19/Х да көтәм. Куна кил28. Әгәр көне чибәррәк булса, аңарчы үзем дә барырга тырышам.
Хуш. Нык тазар.
Сәлам: Г а л и м җ а н.
■Мөхәммәт Бикбулатов (1899—1961), журналист; ул чакта Уфадагы «Коммуна» газетасы редакторы.
2 Куна кил —Бу вакытта шагыйрь Мәҗит Гафури (1880—1934) Ялтадагы Тубинститутта дәвалануда. Хат Тубинститут адресы белән җибәрелгән.
19 декабрь, 1932 ел, Ялта.
Мәҗит агай!
Синең Мәскәүдән язган хатыңны алган идем. Шуннан соң бер дә хәбәр-хәтерең юк. Ахрысы, Уфага кайту белән эшкә чумдың!
Сәламәтлегең ничек? Кәефең әйбәттер бит? Минем хәлем бик яхшы. Ләкин якын дус-иш арасында үлем күп. Тубинститутта синең заманда яткан Яруновны күмдек. Запевский дигәнне күмдек. Инде тагы безнең язучылар секретаре Сковородников үләргә якын. Тагы башкалар. Ялтада хәлләр искечә. Әмма кыш матур килә.
Иптәшләргә сәлам. Зөһрә 1 иптәшкә күп сәлам.
Галимҗан.
27 Зөһрә—М. Гафуриның тормыш иптәше.
4 февраль, 1933 ел, Ялта.
Мәҗит агай!
Хатыңны алганга байтак булды. Халит 1 куркыныч авырудан котыла алган икән. Моның өчен бик шатландым. Чөнки шул яшькәчә тәрбияләп үстергәч, баланың кадере-кыйммәте, кадере аеруча арта. Зөһрә иптәш өчен бигрәк тә куандым. Аналар йөрәге мондый чакта әйтеп бетерә алмаслык көенүчән булалар.
Үземнең хәл яхшы. Син күргәндәгечә, шул ук шартларда яшим. Үлчәвем һаман да азлап арта тора. Моңа бик куанам. Февральнең дүрте бүген, шуңача кышны аксатмый, кризисламый алып киләм, алда да шулай дәвам итә торса, бик яхшы инде.
Яруновтан соң тагын бер якын иптәшем үлде: Сковородников. Бусы Ленинградтан килгән эшче, коммунист әдип иде. Бик тиз үлеп китте. Инде шул арада Уфа гәзитләре Сарим2 турында кайгылы хәбәр китерделәр. Казан Комвузында укыган чагында, ул миңа бераз шәкерт булды. Үткән ел Ялтада, Ливадиягә килгән чагында, миңа кереп, байтак утырган иде. Сурәте әле дә күз алдымда. Сарим инде юктыр дип һичбер төрле башыма сыйдыра алмыйм. Нык үсеп барган коммунист журналист иде ул. Аның турында Гозәирнең3 язганын яратып укыдым.
102
Уф[а]-Башкортстан мәйданнарын^^
берләр чыкты? һәммәсе турында иренми яз әле. 1\ү ic у i 1
ЛЫ Зөһрә^штәшкә, Халиткә, соратан иптәшләргә күп сәлам әйт.
Исәнлек теләп, Галимҗан.
* С а р и м — Сарнм^^Фәхр!!1 ^1900-1933), революциянең баштагы елларында Казанда, соңыннан Уфада эшләгән журналист.
3Гозәир — Гыйндулла Гозәиров, журналист.
10 май, 1933 ел, Ялта.
Мәҗит агай!
Хатыңны алдым. Китапларың килде. Рәхмәт.
Башта ук ачык әйтим, мин май 20 гә чаклы Уфага барып өлгерү ихтималым юк. Моңа авыруымның хәзерге дәрәҗәсе ирек бирми. Мөмкин була калып, Уфага бара алсам, синең белән очрашу ягы, әлбәттә, җиңел эш: син бит шул Агыйдел, Дим буеннан ерак китмисең инде.
Синнән бер үтенеч: мин өч атна элек Гозәиров Батырга 1 Башгиз аркылы телеграм белән сары май өчен 125 сум акча салган идем, һичбер хәбәр юк. Май бик кирәк. Син шуны белешеп, миңа ике сүз яза күр әле. Зөһрә иптәшкә, Халиткә сәлам.
Галимҗан.
103
Гомумән, шәкертчә бер төенчек, бер хат күтәреп кенә килергә ярамый, алдан андагы хөкүмәт аркылы хәбәрләштереп, төп кирәкләрне (бүлмә, ашау, доктор) рәсми тәэмин өчен вәгъдә алу кирәк. Шулай итмәгәндә, борчу күп булыр.
— Әгәр кыен димәсәң, башта номерда торырга мөмкин. Номерларда бүлмә әлбәттә табылыр, бераз кыйбатка.
— Тамакны дәвалау өчен Ялта бик уңай булачак. Килүдән файда итәрсең.
Күп сәлам белән, Г а л и м җа н.
7 октябрь, 1934 ел, Ялта.
Кадерле Мәҗит агай!
Сиңа сентябрь 13 ендә җавап хат салган идем. Әминнең 29 әйтүе буенча, син тиз килер дип көткән идек, көннәр дә гаҗәп дәрәҗәдә матур иде бу араларда. Нигәдер кичектең. Минем хатны алдыңмы, юкмы? Мин синең сорауларга тулырак җавап бирергә тырышкан идем, Әмин дә, ике хат язып, шул турыда ачыграк мәгълүмат биргән иде.
Синнән һичбер җавап килмәде. Бәлки, бүген, иртәгә киләм дип торганга язмаган булырсың.
Үземнең хәл бик шәптән түгел әле. Плевритны җиңә алмый газапланам. Озаккарак сузылды, байтак борчый үземне, ләкин ни эшлисең.'' Кулдан килгән бөтен чараларны күреп, бу яман авыруга каршы сугышып ятам. Инде бүлмәдә, йортка чыгып йөри башладым. Алда ни булыр тагы?
Сиңа җибәрәсе берничә китабым бар иде. Үзең килеп чыгарсың дип, җибәрми торам.
Зөһрә иптәшкә, балаларга сәлам әйт. Башка мәсьәләләр турында үткән хатымда язган булганга кабатламыйм.
Ялтага көтеп калабыз.
Күп сәлам белән, Г алимҗан. 29 Әмин — РСФСРның һәм БАССРның халык артисты Әмин Зөбәиров (1891 елда туган),
КАВИ НӘҖМИГӘ ҺӘМ СӘРВӘР ӘДҺӘМОВАГА
1930 ел, 9 июнь, Ялта.
Кадерле Кави һәм Сәрвәр иптәшләр.
Үземнән, Гөлсемнән 1 сәлам соңында Сезгә зур үтенеч: үткән хатларымда язган идем, әле дә кабатлыйм, минем уң яктагы плевритым һаман тынычлык бирми, сентябрьдән бирле выкачивание, промывание ясату дәвам итә. Сезнең аркылы Казаннан алган риванол белән берлектә бу операция өчен кокаин даруы кирәк. Сезгә бу хат белән шуның рецептын җибәрәм. Хәзер бу операция миңа 15—20 көндә бер тапкыр ясалып тора. Шуңа күрә доктор аны күп сорады, бу дару Ялтада бетеп китте. Кайчан килүен белмиләр. Сезне мәшәкатьләүнең сәбәбе дә менә шул.
Алда сорап алган риванол даруы үзенең хезмәтен үтәп килә. Бусы да шул дәрәҗәдә кирәк булып торадыр.
Сәрвәр туган, будың зуррак мәшәкате Сезгә төшәр инде. Укуыгыз, эшегез өстенә булса да, ничек тә бер вакыт табып, башкара күрүегезне бик үтенәм. Иң элек, әлбәттә, Татиаркомздравтаи сорарсыз. Бул- маса, бәлки башкача табылыр. Казан баерак бит!
Иптәшлек сәламе белән, Галимҗан.
104
P. s.
Кави, синең җавап телеграмыңны алдым, рәхмәт. Мәҗмуга-аль- манах2 чыккач, миңа җәбертергә онытма инде.
Кави Нәжми һәм Сәрвәр Әдһәмовага язылган ^^Шчмовт^мклана Г' ИбрЭ' Һимпп этби мипасы комиссиясенең председателе Афзал Шамовта саклана.
‘° Гөлсем— Г. Ибраһимовның тормыш иптәше. 1932 елда аерылыштылар.
s Альманах —«Ун ел эчендә татар матур әдәбияты», 1930 ел, Казан. Бу альманахта Г. Ибраһимовның «Ерактан сәлам» исемле мәкаләсе басылган.
4 май, 1931 ел, Ялта.
Кадерле Кави!
«Әдәби тарихыбызның кадерле битләрен таптатмау» турында бер мәкалә 1 җибәрдем. Бу «Кызыл Татарстан» гәзите өчен. Ләкин монда ТАППка2 бик якыннан кагылган мәсьәләләр бар. Шуңа күрә синең аркылы үтүен тиеш таптым. Син иренмичә карап чыга күр. Аннан соң, риза булсаң, гәзиткә җибәрерсең. Буның тизрәк чыгуы да, киңрәк актив һәм масса укуы да аеруча кирәк булды. Гәзиткә дип уйлавым шул яктан.
Ләкин анда хәлләр Сезгә ачыграк. Исхак Еникиев 3 яки аның урынбасары Кушай30 иптәшләр белән сөйләшерсез. Ахыргы нәтиҗәне, әлбәттә, Сезгә тапшырам, һәрхәлдә бу башкага түгел, җә «Кызыл Татарстан», җә «Атака»ның31 икесенең берсенә.
Галимҗан Ибраһимов.
1 Мәкалә «Әдәби тарихыбызның кадерле битләре болай тапталмасын иде» исеме белән 1931 елда, «Яңалиф» журналының 5—6 нчы санында басылды-
2ТАПП — Пролетар азучыларының Татарстан ассоциациясе (1928—1932).
3 Исхак Еникиев (1900—1938), журналист, ул чакта «Кызыл Татарстан» газетасы редакторы.
4 Кушай — Гобәйдулла Кушай (1902—1938), журналист, ул чакта «Кызыл Татарстан» газетасы редакторының урынбасары.
5 «Атака» — әдәби журнал, ТАПП органы.
30 июнь, 1931 ел, Ялта.
Кадерле Кави!
Бер айлар элек, теге Агиев ^Гобәйдуллиннарның 2 Коләхметов турындагы бозыклыкларын күрсәтеп3, мәкалә-тәнкыйть җибәргән идем.. Телеграмың килде, ләкин мәкалә һаман юк. Редакция дә җавап бирми. Бераз гаҗәпсенеп калдым. Әллә булса партиябез тарафыннан бирелгән лозунг буенча коммунистларның эшләрен, ялгышларын рәхимсез тәнкыйть алып барылган хәзерге арада, Агиев-Гобәйдуллиннарның ялгышларын, бозыкларын күрсәтү ярамый дигән берәр мөгез чыгаручылар табылдымы, ягъни Казанда идән астында яшәп килгән астыртын әдәби-тарихи группаларның берәрсе шул бозык-яңлыш нәрсәне тәнкыйтькә каршы идән астыннан ут-иитрига йөртергә азапланамы? Яки башка сәбәп бармы? Аптырабрак торам.
Үзем бу арада «Крас[иый] крест» санаторийсенә кердем. Гөлсемне Севастопольгә Инс[титут] мет[одов] физ[ических] леч[ений]гә җибәрдем. Нервлары бик харап булган иде, бәлки бераз файда алыр, бераз тынычланыр.
Миндә дә хәзер яңа осложнение белән көрәшү бара. Газап өстенә газап, трагедия өстенә трагедия, үлем өстенә үлем __________менә бу 4—5 ел
105
эчендә безнең язмыш шуңа әйләнде бит. Барлыгы җыелып, бу ел яз мине тагы җәфалый башладылар. Ләкин үткән тәҗрибә буенча тиз- җиңүемә ышанам.
Сәрвәр туганга, Тансыкка 4 сәлам.
А г и е в — Фәхрелислам Агиев (1887—1938), революциягә кадәр «Ак юл» журналының нашыире һәм редакторы, революциядән соң мәгариф һәм нәшрият эшчесе.
J о^әчдуллнн — Газиз Гобәйдуллин (1887—1938), язучы, тарихчы, профессор. Матбугатта Г. Газиз имзасы белән билгеле.
3Коләхметов турындагы бозыклыкларын күрсәтеп... — «Яңалиф» журналының 1930 елдагы 6 нчы санында Ф. Агиев һәм Г. Газиз имзалары белән 1 афур Коләхметов (1881—1918) турында истәлекләр басылып чыккан иде- 1. Ибраһимов шул истәлекләрне тәнкыйтьләп .язган мәкаләсе турында әйтә (алдагы хатка бирелгән искәрмәне кара). Г. Ибраһнмовның бу мәкаләсе хәзер яңача бәяләүне таләп итә.
4 Т а и с ы к — К. Нәҗминең улы.
16 май, 1935 ел, Ялта.
Кадерле Кави, күп сәлам җибәрәм. Открыткаңны алдым. Элеккесе дә тапшырылган иде. Болариың һәр икесе мине бик гаҗәпкә калдырды. Чөнки син бары тик Казанда гына практик чишелә торган мәсьәләләрне миннән сорап язасың. Мин, бер хатымда әйткәнчә, ул Кремль больницасына тик Татобком аркылы гына ирешү мөмкин, шуңа күрә син аны миннән түгел, Обкомнан белешәсе иде. Мәгълүм карар килде, ләкин ул бер кәгазь. Әмма аның практик ягы һаман да Казанда гына үтәлә. Син аны шунда тиешле учреждение белән сөйләшәсе урында миннән сорыйсың. Мин үзем ул турыда Казаннан җавап көтәм. Гомумән, соңгы ике хатың миңа күңелсезлек бирде, син элеккечә ачык, туры яз.
Хәдичәдән 1 Сәрвәр белән икегезгә сәлам.
Галимҗан. 1 Хәдичә—Г. Ибраһнмовның тормыш иптәше.
МОХТАР ИБРАҺИМОВКА
5 октябрь, 1932 ел, Ялта.
Кадерле Мохтар!
Үзеңә, Мөкәррәмәгә 1 Җиһанга2, Хөснуллага 3 һәм балаларга күп сәлам.
Әйберләр, хатларыгыз тапшырылды. Рәхмәт. Минем хәлне Җиһан сөйләгән булыр 4. Авыруым кинәтрәк булды, гадәттән тыш каты куркыныч төс алып китте, ничә еллар буенча үлем куркынычы баш очымда торды. Хәзер яхшы инде: бу җәй, бу яз бик әйбәт кичтеләр. Инде акрынлап эшләп тә куйгалыйм. Беләсең, күп еллар буенча «Безнең көннәр» трилогиясе минем алдымда тора. Аның берсе генә чыкты, инде хәзер нәүбәт калган ике томга җитте. Шулар өстендә акрынлап эшләш- терәм, боларга башка «Ялчылар», «Корбан», «Яз килә»3 дигән кебек берничә кечерәк хикәяләрем бар. Шуларны да кузгатып куйгалыйм. Гомумән, Ялта мине үлемнән алып калды. Мәскәү, Казан совет хөкүмәтләренең туктаусыз ярдәм һәм пенсияләре — бу озак дәвалана алу эшендә миңа нигез шарт булдылар. Соңгы заманда көтелмәгән бер рәвештә Үзбәкстанның да яхшы катнашы булды. Нәтиҗәдә мин инде, аякка басып баш очымдагы үлемне күз алдымнан бераз куа алдым. Бу хәлгә килүемә үзем бик шатмыи. 50—60% эш көчем кайтачак, элекке
Р. S.
Адресым элеккечә.
Барыгызны сагынып, Г а л и м җ а н.
кебек тәүлегенә 15-20 сәгать эшләп булмас
алы жыепган таны фикере төзелгән байтак гыильми-әдәОи нәрсәләр- алы җыелган, планы фикере * шул өмет өчеи ЯЦ]
не эшли алырга хәлем җитәр дип өмы j
Л' чакта Олугбәк
Мекэррәмәм кулыннан күп тешми иде Инде ул .хәзер жнткән егет булып бара икән. Әйдә, үссеннәр инде. Киләчәк тормыш алар кулын-
Сии Кырымны күргәнең юк бугай. Бер килеп китәргә кирәк. £аҗәп дәрәҗәдә матур, күңелле бер җир бу! Ялта аеруча гүзәл! Мин СССР- ның һәммә курорт урыннарында булдым. Ләкин Ялтага җиткәнен тап- мадым Ялта минем өчен икенче ватан булды. Рәхәтләнеп, иркәләнеп яратам бу Ялтаны. Шуңа күрә сине дә Ялтага чакырам. Монда әле хәзерге көндә тамак ягы Ташкенттан ким булыр. Бу як белән кайбер чакларда нык авырлыклар да мөмкин. Ләкин бу, әлбәттә, вакытлы бер хәл генә, бу үтәчәк.
Минем өчен Ялта-Кырым совет-партия органнары нык булышлык иттеләр, итәләр. Дәвалануга моның зур ярдәме тия. Башкаларны Җиһан сөйләп төгәлләр инде.
Хәзергә хуш.
Мине сораган дус-ишкә сәлам әйт. Хат яза тор. Җеп өзелмәсен.
Барыгызны сагынып, Г а л и м җ а н.
Мохтар И б р а һ и м о в — Г. Ибраһимовның туганнан туган кардәше; әтиләре бертуган.
Хатларның оригиналлары Афзал Шамовта саклана.
1 Мөкәррәмә — Мохтар Ибраһимовның тормыш иптәше.
2 Җиһан—Җиһан Тулунгузина — Г. Ибраһимовның туганнан туган сеңелесе;
Г. Ибраһимовның әтисе белән Җиһан Тулунгузинаның әнисе бертуган.
3 Хөснулла — Җиһан Тулунгузинаның ире.
4 М и н е м хәлемне Җ и һ а н с ө й л ә г ә и булыр — 1932 елның ж.әендә Җиһан Тулунгузина Ялтада, Г. Ибраһимов янында кунакта булып кайта.
5 Бу хикәяләр матбугатта күренмәде.
22 февраль, 1933 ел, Ялта.
Мохтар!
Сиңа хат язмаганга байтак булды. Шулай туры килде инде. Үзең дә бик сирәк язасың.
Миндә исәнлек. Элеккегечә Ялтада сәла[мә]тлек туплап, заман күтәргәнчә, азрак укып-язып, яшәп киләм. Хәлем яхшы, кәеф урынында. Бу араларда, суык тиеп, аз тына чирләп алдым исә дә, ул вакытлы нәрсә булып үтте.
Мөкәррәмәгә, Җиһанга, Хөснуллага миннән күп сәлам әйт. Җибәргән посылкаларны үз вакытында ала килдем. Алар өчен бик рәхмәт. Туганнарга әллә ничаклы мәшәкать булды инде ул посылкаларны җибәрү. Шулай ук чыгым да булган, әлбәттә.
Солтанмораттан1 хәбәр алгалыйм. Хәкимнең2 улы Фирдәвеснең ун кулы параличланган икән, анда, авылда дәвалый алмаганга, шәһәрдә тотарга акчалары булмаганга, монда — миңа җибәргәннәр. Фирдәвес хәзер миндә яши, электр белән дәвалыйлар үзен. Бераз гына төзәлә төшкән кеоек күренә. Ни булыр инде, әгәр бөтенләй төзәлә алмаса, малайга бәхетсезлек була инде. Мин монда мөмкин чараларның һәммәсен эшләргә тырышам инде.
Ялтада бу ел кыш йомшак. Бер-ике тапкыр аз-маз кар төште дә эреп бетте. Сездә ни хәлләр бар? Озынрак хат языгыз. Анда минем «Тирән тамырлар» үзбәкчә басылып ята дигәннәр иде, чыктымы-юкмы, 106
107
белмим. «Казакъ кызы» романын урысчага тәрҗемә итеп, бу ел Мәс- кәүдә басалар. Якын арада бу турыда хәбәр алдым.
Хәзергә хуш. Балаларга, мине сораганнарга сәлам әйт.
Сагынычлы сәлам белән, Г а л и м җ а н.
Р. S.
Сиңа бер документның копиясен җибәрәм.
Г.
■Солтанморат — Г. Ибраһимовның туган авылы. 2 Хәким — 1. Ибраһимовның туган энесе.
МӨХӘММӘТ БИКБУЛАТОВКА
тх 25 ноябрь, 1932 ел, Ялта.
Кадерле Мөхәммәт!
Хатыңны алдым. Мәкаләне укыдым Г Басылу техникасы начар түгел. Син 129-да төзәтмә бирдек дигәнсең2. Мин аны тапмадым, «Коммунамның ул саны миңа килми калган, югалган булса кирәк. Син аны җибәрт- терергә онытма әле.
Ялта аяз, кояшлы, матур көннәрдән яңгырларга күчте. Берничә көн бик каты салкыннар да булып үтте. Минем үз хәлем яхшы, кәефем төзек, акрынлап эшли баруым күңелне тагы күтәрә, шатлык бирә.
Син гыйнвар 21 — траур көне өчен мәкалә турында әйткәнсең. Ул тема үземнең дә башымнан чыкмый. Инде күп уйлана торгач, Ленин... турында бөтен бер китап төсенә кертү планы кузгалды. Әгәр күңелем канәгатьләнерлек бер нәрсә туса, сиңа, һич булмаганда, шуның үзәк моментларыннан берсен җибәрергә тырышырмын. Ләкин бу кисеп вәгъдә түгел, бу бары теләкне, өметне, дәртне аңлату гына. Янәби3 дус ни хәлдә? Аңа сәлам әйт. Мин, бәлки, якын арада сезнең икегез каравына бер нәрсә җибәрермен дип торам. Үзегезнең хәл ничек? Октябрь XV еллык бәйрәмгә нинди китаплар чыкты, берсен дә алганым юк әле.
Сездә әдәбият мәсьәләләре бик нык тикшерелү өстендә булса кирәк: якын арада Башпедвузның III курс тел-әдәбият факультеты студентларыннан озын хат алдым. Җиде мәсьәлә турында сүз кузгаталар. Кыскарак җавап язып, Локманов, Зөбәирова иптәшләр исеменә 23 ноябрьда почтага салдым4. Анда синең «Коммуна» газетасы да сүзгә керә, бәлки алдырып карарсың.
Мәҗит агай ни хәлдә? Авыруы җиңеләйгәндер, әлбәттә. Аңа миннән сәлам әйт. Хат көтәм.
Ком. сәлам белән Галимҗан.
Мөхәммәт Бикбулатов (1899—1961), журналист. Ул чакта Уфадагы «Коммуна» газетасының редакторы.
Хат фотокопия буенча басыла. Оригиналы М. Бикбулатов архивында.
'Мәкаләне у к ы д ы м — 1932 елның 5 ноябреида, «Коммуна» газетасында Г- Ибраһимовның «Бөек Октябрьның беренче елларында» исемле зур мәкаләсе басылып чыга. Сүз шул мәкалә турында булса кирәк.
2 Син 12 9-да —«Коммуна» газетасының 129 нчы номерында...
3 Янәби —Төхфәт Янәби (1894—1938), башкорт шагыйре, журналист.
4 К ы с к а р а к ж а в а п язып, Локманов, 3 ө б ә и р о в а иптәшләр исеменә 23 ноябрьда почтага с ал д ы м. — Г. Ибраһимовның бу хаты «Кайбер әдәби мәсьәләләр» исеме белән 1933 елның башында «Коммуна» газетасында басылды. Хатның бераз кыскартылган варианты «Совет әдәбияты»нда да чыкты (1957 ел, № 3). Хатта телгә алынган Җ. Локманов хәзер пенсионер, 3. Зөбәирова укытучы.
ТАТАРСТАН СОВЕТ ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫНА
20 ноябрь, 1936 ел, Ялта.
Иптәшләр! тл ,
Союз аппараты аркылы җибәрелгән «Кызыл Татарстан» (ноябрь 7)\ номерын алдым. Рәхмәт сезгә.
Бу номерда басылган «Бөек Октябрь турында җыр» кыйммәтле бер әсәр булып чыккан. Монда Бөек Октябрьның даһи җитәкчеләре, ирешелгән уңышлар җанлы шигъри күренешләрдә бирелгәннәр. Татар совет шагыйрьләре коллективының бу хезмәтен киң укучы масса эчендә тарату чарасын күрергә кирәк.
Җырда большевик Ямаш2 белән тимер революционер Вахитов3 өлешенә бирелгән сүзләрне совет укучылары шиксез бик шатланып каршы алырлар. Мәгълүм троцкийчы шайка татарның бу ике кадерле каһарманы өстенә еллар буенча пычрак атып килүләре массаны бик рәнҗеткән иде.
Ком. сәлам белән, Галимҗан.
Хатның оригиналы Афзал Шамовта саклана.
1 «Бөек Октябрь турында җыр» — бер төркем шагыйрьләр тарафыннан күмәк иҗат ителгән җыр.
2 Ямаш—Хөсәен Ямашев (1882—1912), революционер, большевик, «Урал» газетасының фактик редакторы.
3 Вахитов —Мулланур Вахитов (1885—1918), күренекле революционер, җәмәгать эшлеклесе.