Логотип Казан Утлары
Повесть

ЕЛЛАР ҮТКӘЧ


ПовестьXI
VI
аһирҗан икенче көнне көн буе радиатор белән булашты.
Бүген малайлар кичәгедән дә күбрәк җыелды, хәтта кай- берәүләре түбән очтан ук килгәннәр иде. Тик эшләүләренең генә рәте булмады. Таһирҗан радиаторны күтәреп, аның көпшәләрен кургаш белән ябыштырырга алачыкка киткәндә, малайлар арасыннан бер зурысын «баш» итеп (армиядәге кебек!) калдырды. Ул «начальник» Таһирҗан үзе киткәч, малайларга кычкырына, җикеренә башлаган. Имеш, «мин монда башлык, давай эшләгез». Кайберләренә суккалап та алган бугай. Билгеле инде, малайлар берәм-берәм шылганнар.
Төш вакытында алачыкны япкач, Таһирҗан да өйләренә ашарга кайтып китте. Юл җаенда машина янына килеп караса, малайларның эзләре дә юк, тик кәгазьләре генә аунап ята.
Таһирҗан кабина өчен күп кенә планкаларның озынлыкларын үлчәп алды. «Аз булса да эш алга бара торсын. Алачыктагылар ашап килгәнче, әтинең мастерскоенда гына ясап алып килермен» — дип уйлады ул.
Планкаларны ясап маташканда, иртәдән бирле кайдадыр йөргән Сәмигулла абзый кайтып керде. Ул, улының шулай матур гына эшләп маташканын күреп шатлануыннан, елмаеп та куйды.
— Нәрсә ясамакчы буласың, улым?
Сәмигулла абзыйның тавышында улының эшен хуплау сизелә иде.
— Шул, машина кисәгенә инде. Башта кабинасын бераз рәтләргә иде. Бигрәк череп беткән.
Сәмигулла абзыйның йөзендә елмаю югала башлады.
— Булмаса... туктап торасыңмы әллә! Болай да материал бетеп бара...
Таһирҗан, эшеннән туктап, ышкы тишегенә тыгылган йомычкаларны тазартып маташты.
Сәмигулла абзый планкаларны берәм-берәм кулына алып караштырып торды. .
— Эшеңнең дә рәте юк... Бу нәрсәләрне шулай ясыйлармыни? Ташла, кирәк булса синнән башка да ясарлар әле.
Таһирҗан бу юлы сүз көрәштереп тормады. Ышкысын, планкаларын верстак өстенә ыргытып бәрде дә, бер сүз әйтми, ишек алдына чыкты һәм, уйланып, арлы-бирле йөрергә кереште
XI Башы 2 санда.
Т
71
— Әллә нишләгән бу әти безнең. Аның белән ачуланышсаң, аңлатырга маташсаң да бер нәрсә чыкмас ахырсы. Бу йортта торуы да әллә ничек кенә шуида... Монда яшәп машинаны да рәтләп булмас. Аннан соң да... ничек буласын кем белгән? Чыгып китәрмен әле, — дип кызды ул кинәт. Ләкин, шунда ук, тагын сүрелде. — Чыгып китеп тә кая барасың? Ә машина! Аны бит төзәтергә кирәк. Кайда торып, нәрсә ашап эшләргә?! Анысының да... бер генә тәгәрмәче дә юк, ичмасам. Бүген Гамир бабай: «Чагаилыбашта «ЗИЛ» машинасының тәгәрмәчләре бар икән» — дип сөйләнеп утырган иде.
Көтмәгәндә генә Таһирҗанның башына бер уй килде. Ул колхозның «ГАЗ» маркалы машиналары бар диләр. Ә Гамир бабай складын» да «ГАЗ»ның ике тәгәрмәче ята. Ник барып шуларны «ЗИЛ» тәгәрмәчләренә алыштырып кайтмаска? Иртәгә ук, ат алам да, китәм. Бирсәләр, әлбәттә. Шулай да сорап карарга кирәк.
...Төштән соң, алачыктан кайткач ул кырынды, юынды, өс-башын алыштырып, бераз хушбуй да сөртеп җибәрде.
Күңелле очрашулар өмет иткән Таһирҗан, кояш баеп бераз торгач, клубка таба китте. Шулай да күңеле бик күтәренкедән түгел иде — бүгенге көн уңышсыз үтте.
Таһирҗан клубка барып кергәндә, яшьләр шактый җыелган иде инде. Ул ишек ягы стенасы буена куелган озын скамьяга утырды. Клубта аның яшьтәш егетләре бик аз иде. Кызлар гына күп. Таһирҗан алар арасында да үзенең замандашларыннан башкаларны танымады диярлек.
Клуб эчендә «унлы» ике лампа яна. Стеналарда, матчаларда кемнеңдер әле ныклап шомарып җитмәгән кулы белән язган лозунглар эленгән. Тәрәзә араларында төрле плакатлар. Аргы баштагы сәхнәнең такта ярыкларыннан зал ягына ут яктысы төшә. Анда кемнәрдер утыра ахырсы.
Клубка егет булып өлгереп җитә язган бер төркем яшьләр килеп керде. Бер кыска гына буйлысында гармонь да бар. Ул, үзенә бирелгән түрдәге урынга барып утырмас борын ук, уйнап җибәрде. Кызларның кыюраклары урыннарыннан торып башкаларны уйнарга кыстый башлады. Кызлар берәм-берәм урыннарыннан торгач, көндәгечә «әйлән-бәйлән» уены башланып китте.
Ә Зәйнәп кая соң, Зәйнәп? Ник күренми ул? Клубка кермичә тышта торамы, әллә бөтенләй өеннән дә чыкмаганмы. Әллә берәр почмакта, караңгырак урында утырамы.
Уен барышында кайбер яшьләр «исәнме, Таһирҗан», кайберләре, «исәнмесез, Таһирҗан абый» дип берәм-берәм килеп күрешә башладылар. Ә Зәйнәп юк та юк. Ә-ә, әнә сәхнә артыннан чыгып килә.
Ул идән уртасына чыгып басты да ачык, ягымлы, шул ук вакытта боеручан, көчле тавыш белән:
— Ягез әле, иптәшләр, беразга утырып торыйк! — диде.
«Карале син аны, нинди кыю икән!» — дип уйлап алды Таһирҗан. Яшьләр башта теләр-теләмәс кенә, аннан, урын бетә башлагач, йөгерешеп барып утырыштылар. Гармоньчы да уйнавыннан туктады. Зәйнәп: «яңа бишьеллык план турында бераз укып алыйк әле, дип, сөйләнә-сөйләнә лампа кырыена ук барып басты һәм кулындагы газетасын актара башлады.
Башта игътибарсыз гына булып күренгән яшьләр тынып калдылар һәм Зәйнәпнең укыганын шактый дикъкать белән тыңлап утырдылар. Хәтта соңыннан сорау бирүчеләр дә булды. Зәйнәп әкренләп колхозда урып-җыю барышы турындагы хәлләргә күчте. Кайберәүләрне мактап телгә алды, икенче берәүләрне кире яктан искә төшереп үтте. Бу тискәре яктан эләгүчеләр арасында Дәүләтҗанның исеме дә бар иде. Таһирҗан, үзенең фамилиясен ишеткәч, сискәнеп китте. Барысы да аңа бо-
72
П.-ГОЧМА синен абыең нинди! Таһирҗанның рылып карадылар, янәсе, ишеттеңме с булгандыр. Ул чыгып ки- колак очлары кызышты, мөгаен кыл %еләи Күрешәсе, шаярта- тәргәме әллә дип тә уйлаган иде, тик
“■ ЪһХан S» "кзрЯчТ утыра барде. Анык караШь, башта идәХ аннан әкренләп алга барып, клуб уртасында басып тор. ?аТзәйн?пнең ак оекбаш белән тәбәнәк үкчәле түфли кигән аякларына төбәлде Аннан аның күз карашы матур аяклары буйлап өскә менде, билен кысып торган каешлы кара юбкага төште. Зәйнәпнең өстендә кыска җинле ап-ак кофта, башында борчак-борчак парчалы зәңгәр ко-сынка. Юан чәч толымнары бераз сыгылып торган билен үтеп ү,к киткән.
Зәйнәпнең:
— Киләсе стенгазетага мәкаләләр язып бирегез, иптәшләр, — дип сүзен тәмамлаган чагында гына айнып китте Таһирҗан. Ул Зәйнәп турында, агитатор икән бу, дип уйлаган иде, ә хәзер: • «Стена газетасы редакторы да микән әллә?» —дип үзеннән-үзе сорап куйды.
Тагын уеннар башланды. Зәйнәп, гармоиьчы кырыенда утырган егет янына барып, нәрсәдер әйтте. Теге егет, урыныннан торып, Зәйнәп белән сәхнә артына кереп китте. «Әллә соң бу моның егет кисәгеме!» — дип уйлап алды Таһирҗан.
Ә Зәйнәп Таһирҗанны күрде микән? Хәрби киемнәрен киеп чыккан булса, әлбәттә, күреп алган булыр иде, ә болай, бөтенесе кебек кара костюмнан булгач, аңа игътибар да итмәгәндер. Кыйгач-кыйгач сызыклы галстугы белән аягындагы ботинкаларының ялт-йолт итеп торуы гына Таһирҗанны авыл егетләреннән бераз аергандыр. Ә шулай да егетләргә хас тыйнак матурлык Таһирҗанда җитәрлек иде. Бәлки, аның бераз алсулык та йөгергән йөзенә кайберәүләрнең күзләре кырын- кырын гына булса да караштыргандыр...
Бераздан уен тәмамлангандай булды һәм, яшьләр, кинәт кенә дәррәү кузгалдылар да, ишеккә ябырылдылар. Күп тә үтмәде, клуб бушап калды. Болай булыр дип көтмәгән Таһирҗан да әкрен генә урыныннан кузгалды. Шул вакыт сәхнәдән бер кыз һәм аның артыннан теге егет белән Зәйнәпнең төшеп килгәнен күрде. Егетнең кулында ак кәгазь төргәге дә бар иде.
— Биш-алты көнсез китерә алмам, Зәйнәп, — диде егет. Зәйнәпнең тавышында бераз ялвару сизелә иде.
— И, Җәвит, син алай озак тотма инде. Анда күбесе бит урак өсте вакытына карата. Вакыты үткәч лозунгның ни кирәге бар!
— Ә-ә, бу мондагы «художник» икән, — дип сөенде Таһирҗан. Сәхнәдән беренче булып төшкән кыз аргы башта тезеп куйган өстәлләр өстеннән газета-журнал, шашка-шахмат кебек нәрсәләрне җыештыра башлады (монысы клуб мөдире, мөгаен), ә Зәйнәп ишеккә таба юнәлде һәм шунда Таһирҗанны да күрде.
Син дә мондамыни әле, Таһирҗан абый?
— Чыккан идем әле менә...
Таһирҗанны, килер дип уйлау түгел, исенә дә алмаган! Зәйнәп көлеп җибәрде:
Әй, монда икәнеңне белгән булсам, абыең турында ныграк әйткәләгән булыр идем.
Алар шулай сөйләнә-сөйләнә клубтан чыктылар. Күк йөзе аяз булса да, тышта караңгы иде. Җир өсте дә дымланып өлгергән.
Хәзер клуотан парлап кайтучыларның шактый күп булуын күреп, Таһирҗан эченнән генә сөенеп куйды. Юкса, ул үсмер чактагы елларда парлылар бик сирәк очрый иде. Ә кабарып торган күкрәкле, нечкә билле сылу кызлар бер-берсе белән култыклашып, сүз белән әйтеп бетереп оулмый торган аяусыз ялгызлыкта атлыйлар 'иде ^Кырларында мон, сагыш иде.
73
Яз да була, көз дә була, Су читләре боз була...
Чәчрәп торган дәртле баһадирларының көчле куллары белән кысып сөелгән чаклар үтеп киткән һәм алар турында сагынып сөйләргә генә калган иде. Өзелеп яраткан кыю бөркетләре билгесез калкулыкларда, кара урманнарда, борылып-борылып аккан талгын су буйларында’ моңаеп утырган ялгыз каен төпләрендә күмелгәннәр иде. Никадәре ир- затның сөякләре Европа җиренә чәчелгән иде. Ә аларны көткән матур кызлар, йортларына кайтып өй алды баскычына менгәч, моңлы аяз җәйге төндә һаман өйгә кереп китәсе килмичә, тагын ишек алдына таба борылалар һәм канәфер бакчасына карап уйга чумалар иде. Шул чак кыйгач каш астындагы озын керфекле матур күзләрдән эре-эре кайнар яшь тамчылары түп-түгәрәк алсу битләр буйлап тәгәрәп-тәгәрәп төшәләр иде. Ул елларда авылда кичен җыр бигрәк моңлы булып ишетелә иде.
Ике күзем голда була, Кайтып килсәң ни була.
«Андый еллар бүтән кабатланмасын иде!» — дип уйлады Таһирҗан.
Ул, Зәйнәпне култыклап, элекке йортлары турысыннан да үтеп китте. Аннан алар Лотфулла абыйлар өенә таба борылдылар. Капка төбенә килеп җитеп:
— Рәхмәт инде озатып куюың өчен, — диде Зәйнәп, бераз сүзсез басып торганнан соң.
Ләкин Таһирҗан нәрсә дип тә сүзгә-гүз өстәп алып китә алмады. Менә хәзер Зәйнәп кереп китәчәк. Болай, озатып кую гына... Таһирҗанның бу кыз белән тиз генә аерылышасы килмәде. Шулай да ул үзен бик вакытлы кулга алды һәм капка төбенә өеп куйган бүрәнәләргә күрсә-- теп:
— Әллә бераз утырып торыйкмы, Зәйнәп? — диде.
Зәйнәп дәшмәде һәм әкрен генә барып бүрәнә өстенә утырды...
...Алар «кайтышырга» дип урыннарыннан торганда, күптән ярты, төн узган иде инде. Мондый кичләрне күрергә зар булган һәм аларны өзелеп көткән егет белән кыз. иртәгә клубта очрашырбыз дип кул бирешкәндә, Таһирҗанның пинжәге һаман Зәйнәпнең иңбашларына япкан көе иде әле. Таһирҗан аны күрсә дә, Зәйнәп үзе сизми, онытып җибәргән ахырсы. «Пинжәкне бир» дип әйтергә уңайсыз бит инде. Ләкин шунда Таһирҗанның бик кирәкле һәм файдалы нәрсә исенә килеп төште.
— Кара әле, Зәйнәп, башта ук әйтергә онытканмын, минем синдә бер йомышым бар иде. Үтәрсеңме?
— Я әйтеп кара, үтәрлек булса, тырышырбыз.
Зәйнәп елмая иде.
— Үтәрлек ул, теләк кенә булсын.
— Теләк бездә бер келәт...
— Тукта, Зәйнәп, көлмә әле, — Таһирҗан якынрак килеп җитди тонга күчте, — син миңа...
Таһирҗан кинәт кенә туктап калды. Ул Зәйнәптән, Чаганлыбашка барып, покрышкалар алыштырып кайтырга ат бирерләр микән? дип сорарга җыенган иде. Ләкин, сорамаска булды.
Зәйнәп моны үзенчә аңлады һәм кинәт көлеп җибәрде.
— Әллә кайчан әйтәләр аны, әй-й...
Ул пинжәкне тиз генә иңеннән алып Таһирҗанны төрде һәм, аның кулларын җиңенә киертмичә костюм эченә кысып, төймәләрне эләктерде. Аннан Таһирҗанның аркасына йомшак кына итеп сукты да:
— Хәзер бар кайт инде, — диде. Шаяртып егетне этеп җибәрде һәм капкаларыннан кереп тә югалды.
74
Таһирҗан елмая-елмая кайтып китте. Ярыйсы гына өшеткән дә булган икән, кыз янында утырганга гына сизелмәгән ахь’Р^ ‘
Бераз киткәч, яңадан Зәйнәпләр капкасы шыгырдаганы ишетелде. Бу чыннан да шулаймы, әллә Таһирҗанга гына тоелдымы. к юк. Бу аларныкы... бу капка шыгырдавын бала чактан ук хәтерли Таһирҗан. Кем йөри анда тагын! Әллә Зәйнәпне берәр егет кисәге сагалап торган- мы? Таһирҗанның йөрәге ешрак тибә башлады. Аннан татын сүрелгән- дәй булды. Юк, моның булуы мөмкин түгел. Төн уртасында... егете коню.х кебегрәк төнлә эшли торган эштә булса!.. Ә нигә Зәйнәп Таһирҗанны куып кайтаргандай кайтарып җибәрде соң? Ю.к, монда нәрсәдер бар! Моны болан калдыру ярамас — шыпырт .кына барып карарга кирәк.
тоела.
Ул элекке йортларының капкасы төбенә барып җитте һәм... ни күзе белән күрсен, урам уртасында Таһирҗан киткән якка карап, Зәйнәп басып тора. Ул караңгы читән буенда Таһирҗан торганны белми, әлбәттә. Ә аның сылу гәүдәсе Таһирҗан ягыннан бигрәк матур булып күренә иде.
Зәйнәп югары очка карап торды-торды да әкрен һәм ярыйсы ук матур тавыш белән җырлый башлады:
Су буеннан сулар алып, Сибәмен гөлләремә;
Мәңге шиңмәс гөлләр булып Кердең күңелләремә. .
VII
Түземсезлек белән кичне көтеп алган Зәйнәп ашкынып клубка барды. Ләкин Таһирҗан анда юк иде. Клуб ишеге ачылган саен күңеле җилкенеп киткән кыз күзләрен ишектән алмады. Аның уйлавынча Таһирҗан күптән кайтып җиткән булырга тиеш иде инде.
Ләкин Таһирҗан клубка килмәде дә килмәде.
Клубтан яшьләр таралды, Зәйнәп тә моңаеп кына кайтып китте. Ул башта: «Кайткан гынадыр әле, юына-киенә торгандыр» — дип төрлечә уйлаган иде, ә хәзер бөтенләй өметен өзде, һәм үзенең ялгыз кайтып китүенең сәбәпләрен әллә кайлардаи эзләде.
Кунарга калмады микән? Таһирҗанның әнисе Чаганлыбаштан төшкән килен икәнен дә бик яхшы белә иде Зәйнәп. Анда Мөлкәтбаев- ларның санап бетергесез туганнары, кода-кодагыйлары бар.
Зәйнәп, уйлана-уйлана кайтканда, соңгы нәтиҗәгә килде: «Мөгаен, Таһирҗан берәр туганнарында кунарга калгандыр һәм аны кичен капка төбендә утыргандамы, клубка чыккачмы, берәр кыз кисәге белән таныштырганнардыр. Ул хәзер шул кыз белән берәр җирдә утырадыр.
м Аннан Зәйнәп кинәт кенә үзен-үзе ачуланып ташлады. «Мин шундый юк-барны уйлыйм, ә аның юлда арбасы-мазар ватылып ятса! Я тагын берәр нәрсә килеп чыккан булса... Әллә юлы уңмады микән? Чаган- лыбаш завхозын бик үткер кеше диләр. Йә шуның белән килешә алмый торадыр».
Зәйнәпнең чын-чынлап эче поша башласа да, Таһирҗанга бернинди ярдәм итә алмый иде. Күңеле теләгәнчә, аны очырып кына кайтара алса иде!
Зәйнәпнең кроваты, хуҗасының төрле уйларга чумып йоклый алмый боргалануыннан, бик озак шыгырдады.
Таһирҗан пинжәгенең якасын торгызып ак күлмәге, галстугы күренеп торган нзүен каплады һәм читәннәр буйлап кына бөгелә-сыгыла кире китте. Авыл, ярым караңгылыкка чумып, тынган. Бер җирдә хәрәкәт сизелми. Тик Таһирҗанга гына менә-менә давыл кубар кебек
75
Кояш шактый күтәрелгәч, Мөлкәтбаевлар капка төбенә җигүле бер ат килеп туктады. Ишек алдында кул пычкысын үткерләп утырган Сәмигулла абзый, эшеннән туктап, күзләрен капкага текәде: кем булыр бу? Ул урыныннан торып капкага килде һәм ачып караса... улы Таһирҗан... Атының аркалыгын төшереп ашарга салып маташа. Карале син бу малайны, ә! Тәки йөри генә бит. Атын да биргәннәр тагы үзенә!
Сәмигулла абзый кичәге акыл өйрәтүләре, планкаларны ясарга ирек бирмәве турында онытканга сабышты.
— Нишләп йөрисең болай атлар җигеп? — дип сөйләнгән булды ул.
— Шул, Чаганлыбашка барырга иде. Менә боларны алыштырып булмасмы дигән идем.
Таһирҗан арбадагы автомашина тәгәрмәчләренә күрсәтте. Арбада тизлек коробкасы белән бер рессор да ята иде.
— Чаганлыбашка дисеңме? һе-э... Бик әйбәт ул анда бару, бик әйбәт. Минем бит ни... анда илтергә дип ясап куйган тәрәзә рамнарым бар, биш кисәк. Шуларны да салып кына җибәрим әле мин сиңа. Га- фуан абыеңнарга кертеп калдырырсың. Кемгә, күпмегә тапшырырга кирәк икәнен үзе белә ул. Тик менә, чөйләмәгән әле аларны.
Таһирҗан кәнсәләрдә ишеткән сүзләрне исенә төшереп:
— Ай-яй андый нәрсәләрне күп тә ясыйсың син, әти! — дип ташлады.
Сәмигулла абзый моны мактау итеп кабул итте.
— Кирәк бит, улым. Нишлисең, дөньяны алып барырга теләсәң, син дә тотынырсың әле. Мондагы хәлләрне аңлап җиткермичә, яшьлегең белән генә әллә кайларда йөрисең.
Хәзерге минутта улы белән ачуланышудан ничек кенә булса да тайпылырга кирәклекне яхшы аңлаган Сәмигулла абзый өстәп куйды:
— Бар, кереп ашап чык. Анда әниең бәрәңге пирүге пешергән. Син чыкканчы, шәт, чөйләп тә бетерермен әле мин аларны.
Таһирҗан — өйгә, Сәмигулла абзый мастерскоена кереп кигте. Җирән ат пошкыра-пошкыра печән ашап калды.
Салкынча гына булып туган август көне шактый җылынды инде. Җәйнең соңгы ае булса да тышта гаять күңелле, бер нәрсә дә саргаймаган диярлек әле. Тау буйлары ямь-яшел, аның башындагы нарат урманы да... хәер, ул гомергә шулай яшел инде.
Бераздан рам күтәреп Сәмигулла абзый чыкты. «Я онытып китеп барыр. Шушы берсен генә булса да чыгарып куйыйм әле, ^хәтеренә төшереп торсын» дип уйлаган ахырсы ул. Сәмигулла абзый матур яңа рамны йөк өстенә куйды да тагын зур-зур атлап мастерскоена кереп югалды. Ул икенче рамның эшен бетереп йөккә салганда, Таһирҗан да тамак туйдырып чыкты.
— Йә булдымы, әти? — диде ул кырт кына, аркалыкны күтәрергә җыенып. Сәмигулла абзый куркып китте.
_ Мин сиңа бишәү дидем ич! Тукта, сабыр ит... Кулыма ат эләкте дигәч тә син алай...
Таһирҗан абзарга таба киткән атасының аркасына карап: «йөрер- сең инде» — дип уйлап калды.
Көткән кешегә вакытның бер минуты да әллә ничаклы булып тоела. Таһирҗан да арбага сөялеп бераз торгач: «Ярдәм итәргәме соң әллә үзенә1» — дип уйлап, атасы янына кереп китте.
Бераздан алар тагы шаулаша-шаулаша ат-арба янына чыктылар.
— Ярар әти, теге икесен башка вакытта җибәрерсең инде. Атны да кояш баеганчы кайтарып җиткерергә тырыш дигәннәр иде.
Сәмигулла абзый тавышын күтәрә башлады:
— һей-й, шаккатма юк өчен. Алар шулай диләр инде.
76
Кичен Зәйнәп белән очрашырга сүз куешу да Таһирҗанның исен- дә иде.
— Шулай да, яхшы түгел инде ул...
Сәмигулла абзый улына ялт итеп бер карап алды да.
— Ярар ярар, йортка шуның чаклы гына файдаң тию күп булмас! — дип, мыгырдый-мыгырдый, тагып үз юлына китте.
Таһирҗан бераз атасын көтеп торгач: «Китеп барырмын әле!»— дип тә уйлап куйды. Ләкин Сәмигулла абзый яхшымы-начармы аның атасы иде. Шул истә булганлыктан, моны эшли алмады.
Сәмигулла абзый рамнарын төяп, бәйләп улын озатканчы байтак вакыт үтте.
Кузгалып китү белән, Таһирҗан җирән атын куалыи-куалый юырттыра башлады. Тәгәрмәчләр өстенә салынган рамнарга да карап- карап алгалады ул. Авыл кырыеннан ук диярлек күтәрелгән озын үрдә аны бер ат менгән кеше куып җитә башлады. Таһирҗан башта үзен станцадан алып кайткан туры айгырны, аннан председательне танып алды. Шул ук вакытта йөзе кызара башлаганын да сизде. Камалетдинов аның турына килеп җиткәч, ярсып торган атын тыя төшеп:
— Син әле китеп кенә барасыңмыни! Унсигез чакрымны кайчан урап кайтырсың болай? — диде, кап-кара кашларын җыерып. Кызарып киткән Таһирҗан председательнең нигә мондый сорау ташлаганын бик яхшы аңлый иде. Ләкин җавап бирмичә калу да мөмкин түгел. Туры сүзгә җавап юк дигәндәй, ул рамнарга күрсәтте.
— Менә боларның эшен бетереп маташты әти. Шуны көтеп...
Камалетдинов ачуланыбрак эндәште.
— Сәмигулла абзыйның аның ясый торган, салып җибәрә торган әйберләре күп булыр! Машина төзәтәм дисәң, син бик аның көенә...
Атының кабыргаларына үкчәләре белән бәрә-бәрә юырттырып киткән Камалетдиновның соңгы сүзләрен Таһирҗан ишетмәде. Ләкин боларын ишетү дә бик җиткән иде. Әйтерсең, аның өстенә салкын су сибеп киттеләр.
Таһирҗан, ачуы килүдән ахры, үрне менеп җиткәч тә, атын шәбрәк куалап алып китте. Күптән яңгыр яумаганлыктан, юлдагы коры туфрак калынайган, хәтта кайбер урыннарда тәгәрмәч тугымына ияреп менеп, коелып бара. Ике ягына алабута, әрем үскән юл боргалана-боргалана еракларга сузылган. Яланда бытбылдык тавышы ишетелеп-ишетелеп китә, кайдадыр тартар кычкыра. Юлдагы чикерткәләр, ат килеп җитә башлагач, сикерешеп читкә чыгып калалар.
Көзгә таба булгангадыр инде, тазарып, матурланып киткән җирән ат үрчемле адымнар белән юыртуында булды. Ярты юлга җиткәндә, янбашында тир сызыклары күренә башлады. Вакыт-вакыт дилбегә очын болгап куйган Таһирҗан иксез-чиксез яланнарга карап барды. Бераздан ул, башта әкрен генә, аннан ярыйсы ук көчле һәм матур тавыш белән җырлап җибәрде. Ничектер үзеннән-үзе, кичә Зәйнәп җырлаган көй килеп чыкты. Җыры да аныкы иде, тик беренче юлы гына онытылган.
Таһирҗан үзе дә сизмәстән елмая башлады. Бу кызлар дигәнең, кызык кына булалар икән!.. Таһирҗан киткәч тә тиз генә өйләренә кермичә, урамга чыгып, ул киткән якка карап... менә бит ул...
Ә Таһирҗан, җүләр, аның турында әллә нәрсәләр уйлап бетерде. Зәйнәп янына кемдер килгән, имеш! Ярый әле кызга күренмичә, тиз генә кире борылып, килгән ягына ычкына алды, югыйсә... җир ярыгына керердәй булыр идең!
Җырлаган җыры да аның, мөгаен, Таһирҗан турында инде... Каян уйлап тапкан диген син аны!
Таһирҗан гимнастерка якасын ычкындырып җибәрде. Эх-х!.. бүген кич тагын очрашырлар... Гаһирҗан, үзе дә сизмәстән, кинәт кенә: «һай
77
ла рилә-ри-лә...»— дип, кычкырып җырлап җибәрде. Хәтта аның тавышыннан өркеп җирән ат та алга омтылды һәм Таһирҗан, чайкалып китеп, аркасы рамнар почмагына бәрелде.
м Кырылып беткерләре!—дип, Таһирҗан авырткан җирен ыш- кый-ышкый артына борылып карады.
Шушы рамнар булмаса, председатель алдында оятка да калмый иде ул. «Сәмигулла абзый көенә бик биемәскә тырыш» ди бит. Шәп нәрсә түгел инде бу. Кем атасы дигәндә... Бүгендә бик сөйләшеп торасы калмаган аның белән. Алай да... булмый шул. Әти кеше сүзен тыңла- масаң да әллә ничек кенә килеп чыга. Ул да бит әллә кем өчен тырышмый. Үзең шул йортта тор... әйләнәсең-тулганасың да, һаман шунда кайтып керәсең...
Таһирҗан Чаганлыбашка барып җиткәндә, төш авышкан иде инде. Вакытның соң булуы өстенә, завхоз белән «полуторка»ның да күптән түгел станцага китеп баруы тагын ачуны кабартып җибәрде, һаман да шул Сәмигулла абзый аркасында инде! Шуны көтеп тормаган булса, завхозның да өйдә чагын туры китерә иде ул!
Таһирҗан, тиз генә Гафуан абыйларына барып, рамнарны калдырды^ да Чаганлыбаш колхозының складлары янына килде. «Озакламый кайтып җитәрләр» — дигән сүз булгач, склад-гараж тирәсендә генә булырга тырышты ул. «Кайтып җитәрләр дә йә тагы берәр җиргә китеп барырлар!» — дип уйлады Таһирҗан һәм атын тугарып ашарга кушты. Үзе сызгырыигалап склад тирәсендә йөренде. Автомашина тәгәрмәче эзләрен күргәч, /күңеле ничектер җилкенеп, шаулап китте.
Станца ягына карый-карый күзләре тала башлаган Таһирҗан склад янындагы яшел чирәмлеккә ятты.
Таһирҗанны мотор гөрелдәве уятты. Ул сикереп торганда, кечкенә йөк машинасы склад каршына килеп туктаган иде инде. Урта буйлы, зур-зур атлап йөри торган шофер егет Таһирҗанны күрмәде һәм кабинасыннан чыгу белән арба янына килде. Сары мыеклы кеше дә (монысы завхоз булса кирәк) аның артыннан иярде һәм тәгәрмәчләрнең резинка тугымнарын тоткалап-тоткалап карады.
Таһирҗан да өс-башын каккалап алар янына барды. Тегеләр аның белән исәнләшеп, танышып, дигәндәй, алгач һәм нигә килгәнен белгәч, чак кына ышанмыйчарак тордылар. Эшнең нәрсәдә икәнен чын-чыннан төшенгәч, әлбәттә, авызлары ерылды. Хәтта завхоз наратлы егетенең кулбашына суккалап та куйды. Төрле җирләрдә йөреп, гаять күп кешеләр белән сатулашырга, сөйләшергә туры килгәнлектән, сүзгә остарып беткән сары мыеклы кеше «салпы якка салам кыстыра» да башлады.
— Кайда ятканнар болар, ә! Покрышкалар эзләп бөтен дөньяны әйләндем бит, нанимаешь. Камералары да бар икән. Ну шә-әп...
Завхоз, Таһирҗанга карап, сары мыегы астыннан елмаеп куйды. Аннан, авылдаш егетенә таба баш изәп, сөйләнүендә булды:
Менә бу шофер дигән кешебез безнең кайткан саен сүгенә. Табып булмый гына бит!.. Бу сугыш дигән нәрсә бөтен әйберне үзенә суырып алып бетергән дә, менә һаман аякка басып булмый, нанимаешь. Ә .син маладисГегет икәнсең! Колхозны да, шоферны да, мине дә бу кытлыктан коткардың бит, панимаешь.
Тәгәрмәчләрне алыштырдылар, тик менә тизлек коробкасы гына булмады: аны Таһирҗан арбага кире салды. Ә берәр нәрсәгә алыштырып булмасмы дип алып килгән рессорны кире алып кайтасы килмәде. Аны Таһирҗан тәгәрмәчләргә өстәүгә биреп калдырды.
Бәзги дигән мәзәк кенә исемле, зур-зур атлап йөрүче бу егет бик әйбәт «шофер җанлы» кеше булып чыкты. Таһирҗанның кем икәнен, нинди эшләр бетереп йөргәнен аңлап алгач, бик ачылып сөйләшеп китте: «Ай-яй зур эш башлагансың икән! Тырышсаң барып чыгуын чыгар
78
да инде ул, тик әкәмәт кыен булыр» Дип» Таһирҗан күңелендәге ышанычны арттырып җибәрде. Наратлы егетенә ике
диатор турында әйбәт кенә киңәшләр әйтте. Ул Дс < р < Л
икенче класс шофер икән. МТСка барып йөргәләргә дә кушты. Таһирҗан сорагач, бер кечкенә савытка салып, резинка яоыштыра торган җилем дә биреп җибәрде. Наратлы аркылы үтәргә туры килсә, мин дә бер кереп карап чыгармын әле машинаңны,дип калды.
Таһирҗан кояш баер алдыннан гына кайтырга чыкса
гаять күтәренке, шат иде. Тәгәрмәчләрнең алышынуы бер яктан сөендерсә, икенче яктан шушы башка авыл кешеләренең матур итеп сөйләшеп, киңәш бирүләре күңелне тагын да рәхәтләндереп, җылытып җибәргән иде.
Хәзер Таһирҗан җирән атны да бик алай ашыктырмады инде: барыбер кояш баеганчы кайтып җитә алмаячак. Зәйнәп белән дә бүген күрешеп булмавы шушыдыр ахырсы!.. Әй-й, барсы да шул әтинең рамнары аркасында...
Күләгәләр озынайгаинаи-озыная баралар. Шулай да бөркү, җил дә юк.
Кояш баеганда Таһирҗан Чаганлыбаштан шактый ерак киткән иде инде.
— Хәзер болар кулга эләкте инде, әкренләп ничек тә кайтып җитәрмен,— дип сөйләнде ул, тәгәрмәчләрнең резинка тугымнарына суккалап.
Офык алсуланган. Хәзер күк йөзе төрле-төрле буяуларга манып алган кебек булып күренә. Ул башта офыктан көрән-алсу булып башлана, аннан алсу саргылт һәм әкренләп саргылт-яшькелтләнә дә, зәңгәрләнә барып, Таһирҗан турыннан үткәч, Наратлы ягында бөтенләй куе зәңгәргә әйләнә. Инде озакламый йолдызлар да җемелди башлар.
Яландагы кошлар тынды, чикерткәләр тавышы да ишетелми. Бөтенесе дә көндезге хезмәттән, туктаусыз кайнап торган хәрәкәттән, барыннан да бигрәк, эсселектән ял итәргә туктагандай, салмак тынлыкка чумган иде. Тик төнге коңгызлар гына баш очыннан пырылдап очып үткәлиләр.
Таһирҗан авылга кайтып җиткәндә, ярты төн уртасы иде инде. Ул склад янына килеп туктады. Кемдер моторны зур брезент белән бик яхшылап каплап куйган.
Таһирҗан елмайды һәм олы урамга таба карап алды.
«Менә иртәгә тәгәрмәчләр белән булашырбыз», — дип уйлады ул, үзен ихтирам итүчеләргә җавап кайтаргандай, — аннан соң әрҗә, кабина, тәгәрмәч капкачлары куясы кала... Радиатор, мотор... ай-й, эшләр күп әле, күп!
Таһирҗан йөген бушатып, капка төпләренә кайтып туктау белән, шуны гына көтеп торган кебек, өйдән Сәмигулла абзый чыкты.
— Нихәл, улым, исән-сау кайтып җиттеңме? — дип сөйләнде ул Таһирҗанга. — Рамнарны да кертеп биргәнсеңдер инде. Яраган, яраган алайса, бик әйбәт булган. Арыгансыңдыр. Бар кереп йокла инде. Атыңны үзем генә илтеп тугарырмын.
Таһирҗан әллә ни арыганлык сизмәсә дә дворга төшеп йөрисе килмәде. Өйгә кереп, юынып, бераз капкалап алгач, үткән көннән бик канәгать булып, изрәп йокыга чумды.
Сәмигулла абзый соры пинжәк төймәләрен яхшылап эләктерде дә капка артында калдырган арканны алып салды. Бисмиллаларын укып арбага менеп утыргач, дилбегәне кулга алып олы урамга таба юл тотты. Бераздан, арба тавышының өйгә ишетелми башлавын чамалап, двор ягына каера башлаган атны Акташ юлына борды. Җирән ат шактый йончыган иде булса кирәк — яңадан юлга чыгасы килмәве сизелә
торган
Да,
күңеле
79
иде. Ләкин Сәмигулла абзыйның моңа игътибар итеп торырга вакыты юк иде.
...Ул, эшен бетереп, Акташтан кайтырга чыкканда, таң беленеп килә иде инде. Башта ул әллә ни пошынмаган иде, ләкин вакытның шулай шактый үткәнлеге сизелгәч, кабалана башлады. Җирән атның кырыеннан дилбегә очын болгый-болгый куркыткалап атлады, йөге дә авыррак булды ахырсы, каһәрнең. Шушы такталык ике бүрәнәне алып кайтырга һич җай килмәгән иде. Ярыйсы ук озын да булганнар икән үзләре — ни кадәресе җиргә сөйрәлеп бара.
— һай^ малкай, әйдәле... Тизрәк атла, кеше-кара торып чыкка- лаганчы кайтып җитик, — дип җирән ат белән киңәшләшә-киңәшләшә атлады Сәмигулла абзый. Ат гыж-гыж килеп барса да, тукталганы юк әле. Хайванның да яхшысын 'биргән булганнар икән. Шактый ук тирләп чыкты чыгуын да... '
— Яле, яле хайванкай, җәтрәк атла-а.
Сәмигулла абзый һаман дилбегә очын болгавында булды. Башын аска табарак сузып тарткан атның нык кына йончыганлыгы сизелә иде инде.
««Кәлтәле чокыры»на чаклы да шактый юл бар бит әле» дип пошынды Сәмигулла абзый. Анда җитсә, ичмасам, ярты юл үтелгән булыр иде. «Әллә соң ике бүрәнәнең берсен ташлап калдырыргамы?» дигән уй туды. Ләкин шунда ук Сәмигулла абзый үзен-үзе бик каты сүгеп ташлады: «Карт җен, әллә акылдан шаша башладыңмы инде! Ярты кубометр такта чыга ич аңардан!»
«Кәлтә чокыры»на төшәр алдыннан Сәмигулла абзый атны туктатып бераз ял иттерде: хәле бетеп менгерә алмый торуы бар. Бу ягы сөзәк булса да, теге ягы шактый текә аның.
Ләкин чокырны менгәндә бөтенләй икенче нәрсә килеп чыкты. «Әйдәйдәй-дә, хайванкай!» дип куалап менеп барганда гына, шатырдап арбаның кендек тыккан күкрәге ярылып чыкты. Ат кинәт йөктән бушап, алга ыргылды, арбаның алды күтәрелеп, торып калды.
Сәмигулла абзый, атны борып алып килеп, бөтен дөньясын орыша- сүгә тугара башлады: «Чукынган дөнья-а, калдык инде бер заманага. Элек без шулай кешедән урлап йөри идекмени!» Ярылып чыккан арба күкрәгенә карап: «Калынрак итәсе калган бу имгәкне. Колхозга ярамаган тагы! дигән идем. Шул инде ул күрәчәгең булгач!»
Ул үзе дә җирән ат кебек, бик каты тирләп чыкты. Пинжәген салып ташлады да ярылган арба күкрәген дилбегә белән бәйли башлады. Сизелер-сизелмәс кенә яктырганы да тоела инде.
Тәмам ачуы кабарган Сәмигулла абзый, ватык ароа белән арып беткән җирән атны ак күбеккә төшереп, Наратлыга кайтып җиткәндә, сыер көтүе китеп бара иде инде.
«Көтүе дә авылның бу очыннан йөри бит!» дип, Сәмигулла абзый яңа йорт урынын тагы ошатмыйча, сукранып куйды. Лотфулланың хатыны тагы йоклап калган ахырсы: кызы сыерларын юырттырып, көтүне куып җитәргә йөгерә. Ул хатынның гомергә шул булды инде: артына кояш төшкәнче йоклый да, аннан әйдә кеше көлдереп сыер йөгертергә.
Җирән ат тәмам арып җитте. Бераз гына бара да, Сәмигулла абзыйның ашыктыруына карамастан, мыш-мыш килеп туктап тора. Шундый бер туктап торган чакта аның янына, сыерын көтүгә кушып, кире кайтучы Зәйнәп килеп җитте. «Бу мөртәтенә ни калган тагы! 1уры юлдан кайтам дигән сылтау белән, мөгаен, бу сукмакка юри борылды». Сәмигулла абзыйның болай да җан ачулары чыккан иде, өстәвенә тагы бу рисЬкүм кызы!
Ул әле һаман: «Кеше күзенә күренмичә генә кайтып җиталмам- мы» — дип, өмет итә иде.
80
- Исәнме, Сәмигулла абзый? - диде Зәйнәп, арыган ат янына ТУК-ЛЙ"әнЫе-сауМы, кызым исәк генә йөрисенме, - дип бик ягымлы „„ / ’ .,по,,й Гыеоыгыз көтүдән кала яздымы әллә?
исәнләште Сәмигулла абзый. — иыерьпмз лс^үл.
- Шулай була язды шул. Каян кайтып киләсең болаи, Сәмигулла абзый? Атың да бик арыган ахырсы.
«Ни пычагыма төпченәсең, тизрәк үтеп китсәң ни була.» .дип күңеленнән Зәйнәпне сүкте Сәмигулла абзый. Ләкин хәзер алан әйтә торган вакыт түгел иде. _
— Юк, алай әллә ни арымады. Малкайны, бераз хәл җыйсын дип,
үзем туктаттым.
— И-и, бичаракай. Бөтенләй ак күбеккә баткан! Ионнары тәненә ябышып беткән. Дворда соклана идем үзенә нинди матур, таза кебек иде. Камыт тимәгәнме?
Зәйнәп ат муенының камыт астындагы кайнар җиренә кулын ты- гып-тыгып карады. Шул чак Сәмигулла абзый:
— Я, кызым, без кайтыйк инде, — дип, ишетелер-ишетелмәс кенә мыгырданды һәм җирән атка бик ныклап каеш тезген белән сыптырды. Ат арыган булса да авыртудан кисәк кенә алга омтылды һәм тәртә башы белән Зәйнәпнең яңагына китереп бәрде. Күзеннән утлар күренгән Зәйнәп бер якка чайкалып китте.
— И, кызым, күрдең ич кузгатып җибәргәнне, читкәрәк китәргә иде, — дип сөйләнде Сәмигулла абзый, атын куалап. Ә күңеленнән: «Эләктеме?! Шул кирәк сиңа!» — дип куйды.
— Әллә күзең чыккан идеме! — дип ачуланды кыз, битен каплап. — Мөгаен урлашып йөрисеңдер әле.
Сәмигулла абзый атны үзен генә җибәреп Зәйнәп янына килде.
— И-и, кызым, нинди урлашу булсын ди инде. Үз агачларым. Кая- ле, каяле, алай-болай күзеңә эләкмәгәнме? һи-и, бернәрсә дә юк, бераз ышкылып кына киткән. Алла саклаган. Бераз авыртыр да бетәр.
Сәмигулла абзый тагын бераз кызны юатмакчы иде дә, атның двор юлына борыла башлаганын күреп: «Ни пычагыма юатып торам соң бу кәнтәйне, ник чәнчелеп китми шунда!» — дип, эченнән сүгенә-сүгенә, ат артыннан ашыкты.
йорты янына кайтып җиткәч, тиз генә бүрәнәләрне абзар артына тәгәрәтеп төшерде дә, Таһирҗан уянып чыкмады микән дип, ишек алдына күз салды. Анда Дәүләтҗан ишек алды себереп йөри иде. Сәмигулла абзый аңа тиз генә мастерскойдан кадак-чүкеч алып чыгарга кушты. Дәүләтҗан чыккач, ата һәм ул бер-ике сүз белән генә аңлашып алып, мышный-мышный арба күкрәкчәсен рәтләделәр.
— Ат өчен әллә ни сүз булмас, әмма арба өчен сукранулары бар, — дип мыгырданды Сәмигулла абзый.
Сүтеп алынган дилбегәне таккач, Дәүләтҗан ат илтә китте, Сәмигулла абзый кибәргә тараткан печән белән бүрәнәләрне каплый калды. «Урланган булмаса да, кеше күзенә чалынмасын!» — дип исәп-хисап йөртте ул. Абзар кырыена сөйрәлеп килгән бүрәнә эзләрен югалту нияте белән йорт тирәсен дә себергәләп алды.
)VHI
Бүген шактый соң торган Таһирҗан, кичәге ачуларын онытырга тырышып, атасы янына мастерскойга керде. Төнлә юлдан кайткан ке- шене жәлләп, ат илтергә китүе дә истә. Ни әйтсәң дә, әти кешенең яхшылыгы тиеп тора шул. Җан тартмаса, кан тарта ди.
6. ,С. Ә." №3. 81
Хәзер йоклап ятса, улы шикләнер дип уйлаган Сәмигулла абзый әкрен генә мастерскоенда искиткеч матур шкаф җыеп маташа. Теге вакытта ышкылап шомарткан такталар шуңа булган икән.
Таһирҗанга эндәшми торуы уңайсыз кебек тоелды.
Ат өчен алай-болай... соңга калган-мазар дип сүз әйтмәделәрме, әти?
Юк> юк> улым, сүз әйтүче булмады. Нинди эш белән йөргәнеңне беләләр бит. Сбруйларың да каравылчыга тапшырдым.
Таһирҗан бу юлы атасына эш турында читтәнрәк килергә чамалады. Бераз аны күзәтеп торды, аннан шкафны тотып, сыпыргалап карады.
— Шәп була бит бу, әти, ә! Мин тотынсам, мөгаен, моның яртысы кадәре итеп тә ясый алмас идем!
Сәмигулла абзый дәшмәде, ләкин аның йөзендә бераз масаю, горурлык сизелеп тора иде.
— Әти, карале, — диде Таһирҗан, бик җитди нәрсә турында хәбәр итәргә җыенгансыман. Сәмигулла абзый эшеннән туктады, — карале, әти, сиңа зур гына бер үтенечем... әйтик, тәкъдимем бар.
— Ну, шуннан нәрсә... тыңлап карыйк.
— Әти, ни, теге склад янындагы ватык машинага әрҗә ясасак ничек булыр икән?
Сәмигулла абзый улына гаҗәпсенеп карады.
— Чын-чын, әти. Ныклап тотынсаң, биш-алты көндә ясап бетерәсең син аны.
— Анысы шулаен-шулайдыр да... Түльке син, улым, хәзерге тормышны һаман аңлап бетермисең әле. Сутый артыннан куа торган заманамыни!
Таһирҗан нәрсә дияргә дә белми аптырашта калды.
— Ә Камалетдиновка әйт, колхоз яңа машина кайтарсын, шунда шафир булып эшләрмен диген. Ә син, нәрсә, үзең этләнеп йөрисең... йорт өчен булса бер хәл иде!
«Эх, ник тел әрәм итеп әйттем соң мин!», дигәндәй, Таһирҗан кулын селтәде дә чыгып китте. Ләкин ярты юлга җиткәч кире керде. Аның матур тулы йөзе караңгыланып киткән, зәңгәрсу-кара күзләрендә бераз ачу да сизелә иде.
— Аннан соң, әти, менә нәрсә! Ул машинаның алгы тәгәрмәч кап-лавычларын син алгансың икән, бозмаган булсаң бир әле син аларны. Мин кешегә сөйләмәм, шыпырт кына илтеп куярмын.
Сәмигулла абзый бу юлы инде бөтенләй кабынып китте.
— Син нәрсә тагы...—дип кычкырды ул, төкерекләрен чәчеп. Аның тавышыннан абзар читәннәре чайкалып киткәндәй булды. «Синең шундый тавышлар чыгара торган гадәтләрең дә бар бит әле!» — дип уйлап алды Таһирҗан.
Тавышны ишетеп булса кирәк, йомычка алырга дигән сылтау белән, ишек алдында йөргән Мәргубә түти дә мастерскойга керде. Сәми- гулла абзый кулындагы чүкечен селти-селти кычкырынды.
— Син әллә атаңны төрмәгә утыртырга дип кайттыңмы? Минем нәрсә алганымны тикшереп йөрисеңмени әле? Кем йортына кайттың син? Кемнекен ашыйсың?
Сәмигулла абзый, соргылт күзләрен тондырып, Таһирҗанга якынайды.
— Кызмале, әти, кызма. Кеше шулай ди бит.
— Кеше сөйләр ул!..
«Юк, безнең әтигә бер нәрсәне дә аңлатып булмаячак!» дип уйлап алды Таһирҗан һәм тиз генә борылды да, зур-зур атлап, абзардан чыгып китте.
82
«Бү йортта бутон калып булмас ахрысы. Мин монда артык кеше
«ш поргта орум ка. J үчемә яшәп торырлык почмак ту- генә түгел, оөтепләп чит кеше, чш! 1зсмә >iuw i 1 ?
рында хәзер үк кайгырта башларга кирәк».
Шул уйлар белән урамга чыккач, Таһирҗан шап итеп капканы япты да олы урамга таба атлады.
Менә бит йиндп хәлләр чыгып тора. Яшәргә почмагың да булма- са... Эх, болары да бит ичмасам (Таһирҗан үзәндәге йортка таба ис- кәртмәстән борылып карады), сиңа ярдәм итү урынына, җаныңны тел
гәлиләр.
Ә Сәмигулла абзый мастерскоенда сүз бөтенләй икенче якка таба борылды.
— Барыбер үз сүзеннән кайтмый инде ул. Машинасын төзәтми тынмас, тимер-томыр белән булашып үскән оала бит, дип ипләп кенә сүз башлады Мәргубә түти, — син, булмаса, аңа ярдәм итәр идең, атасы.
Сәмигулла абзый: «син дә акыл өйрәтә башладыңмыни инде!» — дигәнсыман итеп, хатынына акаеп карады. Иренең мондый күз караш-ларына күнеккән Мәргубә түти куркып, туктап калмады:
— Машинасы белән йөри башлагач файдасы тияр. Син үзең дә бит, шафир булып эшли башласа, йортка гел мал явып торачак дигән идең.
«Чыннан да шулайрак бит» дип уйлап алды Сәмигулла абзый. Ул гомерендә, мөгаен, беренче мәртәбә хатынының фикере белән ки-лешкәндер.
Таһирҗан өчен бүгенге көн шактый күңелсез башланса да, тора- бара эшләр бераз җайга салынырга чамалады.
Тәгәрмәчләр бик әйбәт булып чыкты. Складтагы иске камераларны ямады, яңа ниппельләр куеп җибәрде. Радиатор да рәтләнергә тора.
— Әй-й, эшләр болай барса-а... туй ясарбыз айда да, — дип хыялланып, шатланып йөрде Таһирҗан. Тик менә күп нәрсә юк әле. Передача коробкасын да алыштырасы бар.
Кинәт кенә аның МТСтагы дуслары исенә төште. Чынлап та... барып кайтыйм микән әллә? Ат алам да, ычкынам! Тик бераз капкалап аласы иде. Ләкин аның һич тә үзләренә кайтасы килми иде. Бер дә аяк тартмый шул. Ә нишлисең? Бүтән кая барасың?
Таһирҗан кайтырга чыкты. Башыңны иеп булса да һаман шунда кайтып керергә туры килә.
Әнә аларның абзарлары, биек читәннәр белән әйләндереп алынган йортлары. Морҗадан аксыл-зәңгәр төтен чыга — Мәргубә түти аш пешереп азаплана торгандыр.
Таһирҗан өчен көннән-көн күңелсезләнә барган бу йортта бүген көтмәгән хәлләр килеп чыкты.
Өстәл артында ипи белән катык ашап утырган улы янына Сәмигулла абзый керде.
Таһирҗан чираттагы өермәнең башланып китүен көткән иде, ләкин моның киресе килеп чыкты. Сәмигулла абзый сәкегә килеп утырды да, улына таба борыла төшеп, ашыкмыйча, җайлап кына сүз башлады.
— Син, улым, күңелеңә авырга алма, иртән кызыбрак киткәнмен. Бу дөнья нужасы бөтен канны бозып бетергән, каһәр суккыры.
Атасының сүзләренә гаҗәпләигәннән-гаҗәпләнә барды Таһирҗан 11әм тора-бара бөтенләй аптырашта калды.
— Син, улым, завхоздан такталар алып кайтып бир әле. АфтаусыН- ның әрҗәсен ясап ташларга кирәк, үзебезнең упшый машина бит. Үл* чәвен алырга, фурмасын карарга дигәндәй... үзем барырмын.
Таһирҗан нәрсә дияргә дә белмәде.
Сәмигулла абзый алгы тәгәрмәч капкачларының берсен бозып вак- төяк ясаса да, икенчесен, ашарга сорамас әле дигәндәй, бу йортка алып
6* 83
килгәч, сәндерәгә ташлаган иде. Озак уйлап тормастан шуны да төшереп бирде. Таһирҗан, атасының тәртәләре бөтенләй икенче якка борылуга аптыраса да, күп сөйләнеп тормады — тиз геиә капкачны күтәрде дә китеп тә барды: җәтерәк ычкынырга кирәк, я кире уйлап куяр.
Таһирҗан атасының үзгәреп китүенә сөеиде, әлбәттә, шул ук вакытта гаҗәпләнде дә, бераз шикләнде дә. Нинди ниятләр белән кинәт кенә, шушылай кылана башлады соң әле ул? Әйдә, теләсә нәрсә эшләсен, тик машина гына рәтләнсен. Аның кайгысы юк әле монда!
Таһирҗан тиз геиә тәгәрмәч каплавычын склад янына кертеп ташлады да кәисәләргә ашыкты. Өйдәге хәлләр дә аны җилкендереп җибәргән иде. «Әти дә аңлады ниһаять» — дип сөеиде ул. — Болан булгач эшләр гөрләп барачак. Колхоз активлары да читкә какмыйлар».
Балалардай шатланып, кәисәләргә килеп кергән Таһирҗанны чырайлары көзге болытлардай караңгыланган кешеләр каршы алды. Тик председательгә нәрсәдер бик кызып сөйләгән кошохның гына йөзе күренми.
„ Таһирҗан, гаҗәпсенеп, әле бер кешегә, әле икенчесенә карады. Кайсы аңа күз сирпеп кенә ала да, читкә борыла, кайсы бөтенләй карамый да. Таһирҗан шунда ук үзенә яки алариың семьяларына кагылышлы нәрсә барын сизде.
— Хайванны бераз жәлләргә иде, ичмасам, — дип шаулавын дәвам итте конюх Магзанур, — бөтенләй ак күбеккә батырып кайтарган бит!: Җилкәсенә ыңгырчак та тигән. Габдулла арба күкрәкчәсен ватканнар ди. Төн буена нәрсә ташыганнардыр!..
— Атны кем китерде?
Камалетдиновның йөзендә рәхимсез ачу катыш үкенү сизелә иде.
— Дәүләтҗан.
Таһирҗан төнлә әтисе белән абыйсының ат белән нәрсәдер эшләгәннәрен төшенде. «Эх, комсызлар», — дип күңеленнән сүгенде ул.
— һич аңлап бетерә алмассың бу Сәмигулла семьясын.
— Нәрсә дип ул Таһирҗанга ат биргәнсездер!
— Кем белгән бит... ышандык.
— Алма агачыннан ерак төшәме соң!
Кешеләр арасында да чыш-пыш китте.
— Оясында нәрсә, очканда шул, ди.
— Бу машина сылтау гына инде алар өчен...
Әлегә кадәр Таһирҗанны күрмәмешкә салынып утырган председатель:
— Әнә үзе дә килгән икән. Яле, тәти егет, мондарак кил... Ничек Чаганлыбаштан тәгәрмәчләр салып кайтканыңны сөйләп бир!
Эшне берникадәр аңлап җиткән Таһирҗан да бик алай коелып төшмәде.
— Боргаламый гына әйтеп бирегез, нәрсә булган?!— диде ул Кама-летдинов каршына ук килеп.
Камалетдиновның йөзе агарынып китүдән, кара мыегы тагын да карарак булып күренә иде. Ул, ирония белән, кулларын җәеп җибәрде:
— һе-е... ул бернәрсә дә белми, ә атны, значить, җен күбеккә батырып кайтарган!
Таһирҗан да тавышын күтәрә башлады.
— Мин янамыйча гына туп-туры сөйләгәннәрен яратам, иптәш Камалетдинов!
Председатель урыныннан торды. Күзләрен ярым кысып Таһирҗанга текәлде.
— Син, энекәш, армиядән кайттым дигәч тә, бик алай батыраеп китмә әле. Без армиядә геиә түгел, сугышта да булдык! Әйтеп бир, бик алай герой булсаң, тәгәрмәч алыштырам дигән булып, атаңның
84
рамнарын Чаганлыбашка илтү өстенә, бөтен семьягыз бе-лә! р әнгә чаклы атны ак күбеккә батырып, тагы нәрсә ташыдыгь -
— Урлашып йөргәннәрдер әле! —дип пышылдад Д р-
Камалетдинов шап итеп өстәлгә сукты.
— Сукмагыз, сукма. Мин андый курка торганнардан түгел!
Таһирҗан әкрен генә кәнсәләрдәге кешеләргә күз йөртеп чыкты. Алариың карашында ул: «Болан ярамый бит, энекәш», « ^үрсәтер әле ҮЛ Камалетдинов сиңа!», «Кайтып җитмәс борын алай бик иомыры башлы булмыйлар аны!» дигән кебегрәк фикерләр «укып чыкты». Бер генә кеше дә аны аңларга теләми шикелле. Барысы да Камалетдинов яклы. Кинәт ул кул селтәде дә, тирән бер үкенеч белән.
— Эх-х... Шуның өчен килгән идеммени мин!..— диде һәм кешеләрне ачулы янган күзләре белән сөзеп үтте.
— Нәрсә өчен соң?.. Әллә тагын ат кирәк идеме!
Таһирҗан яшен тизлеге белән Камалетдиновка таба борылды. Кыяфәте куркыныч иде аның.
— Әйе, тагын ат кирәк иде, ат! Сезие машиналы итәргә теләгән идем! — диде ул һәм идән такталарын сыгылдыра-сыгылдыра ишеккә юнәлде. Бераздан ишек шундый каты ябылды, стеналар гына түгел
тәрәзә пыялалары да дерелдәделәр.
Урамга чыккач, Таһирҗанның күзенә ак-кара күренмәде: «Ник чәнчелеп китми шунда машиналары!» — дип сүгеиде ул башта. Аннан ачуның иң зур башы атасы беләи абыйсына барып терәлде.
— Кайтып бөтенесен туздырам.
«Тик... тик хәзер моннан ни файда!»
Кинәт бөтен ачулар бергә буталды.
«Шайтанымамы кирәк соң болар миңа! Китәм. Я МТСка, я берәр шәһәргә!.. Шоферлар кирәк җиргә. Тик... Зәйнәп кенә... Ул калыр микәнни?!»
Таһирҗанның йөрәге әрнеп куйды.
Склад турысына килеп җиткәндә аның ачуы гарьлек катыш ярсуга әйләнде.
Хәзер авыл кешеләре: «Таһирҗан бик әтәчләнеп тотынган иде дә, пычагым да кыра алмады! Шуның хәйләсе белән әллә ниләр дә эшлә- мәкче булганнар иде, барып чыкмады шул — бик тиз койрыкларын кистеләр!»—дип сөйләячәкләр. Зәйнәп тә моны ишетәчәк. Ул шәһәргә китә башласа, колхоз җитәкчеләре: «Әйдә-әйдә, рәхим ит, юлың такыр, герой», диячәкләр.
Җиңелеп китәргәме?! Юк инде, монсы булмас!
Ах бу әти белән абыйны! Нәрсә эшләгәннәр соң ул комсыз паразитлар?! Шуның өчен ат кайтканны сагалап торган икән, карт шайтан. Хәзер алар белән башкачарак сөйләшербез.
Менә сиңа бер нәрсә!.. Өстәвенә иң зур гаепле кеше ул булып калды. Хәзер берәр якка китеп барса, әтисе беләи абыйсы каршында да мескенгә әйләнеп китәчәк.
Таһирҗан кисәк кенә складка таба борылды. Ләкин эшкә тотынырга хәзер кул бармый инде. Саргая башлаган чирәмгә сузылып ятты ул һәм, ерактагы зәңгәр күккә карап, уйга чумды.
Бераздан, аяк тавышларын ишетеп, башын күтәрде һәм аптырап калды. ■ ’
Ни булган аңа!? Кемдер кыйнаган ахрысы.
Таһирҗан кисәк кенә аягына басты.
Зәйнәпнең сул як бите бераз шешеп, бик ямьсез һәм куркыныч булып кара янган иде. Күз төбенә дә карасу-зәңгәр төс йөгергән. Шунда ук кыз кулы беләи яңагын каплады һәм адымнарын әкренәйтте. 1аһирҗан, шаккатып урыныииап кузгала алмый торды. Аннан кинәт
Зәйнәп каршына барды да, кызның кулбашларыннан тотып, йөзенә карады. Зәйнәп оялып башын аска иде.
— Зәйнәп... Бәгърем! Ни булды... кем тиде? — дип, кинәт ярсып китте ул. Таһирҗанның тавышында кызгану катыш янау яңгырады.
Зәйнәп җавап урынына үксеп елап җибәрде һәм йөзе белән Таһирҗанның күкрәгенә капланды. Таһирҗан аны кочып, чәчләреннән сыйпап, юатырга тырышты.
— Ни булды, җаным? Кем ул, кем... Үтерәм мин ул кешене! Әйт кенә.
Зәйнәп, көчле һәм ышанычлы канат астына кергәнен тоеп булса кирәк, тагын да ныграк елый башлады. Таһирҗан һаман да аны ныграк иркәләде, сөйде.
Шул чак склад артыннан Сәмигулла абзый килеп чыкты. Кулында сантиметрларга бүленгән озын гына үлчәүсыман нәрсә. Зәйнәп аны күрмәде, ә Таһирҗан, бераз уңайсызланып, кызны читкәрәк этте. Аптырап, куркып калган кыз Таһирҗанга карау белән башын Сәмигулла абзыйга таба борды. Шунда ук аның күзләрендә ачу кабынды. Иркәләнү, күңел тулу бик тиз юкка чыкты.
Сәмигулла абзый бер генә карап алды да, машина рамының икенче ягына чыгып, үлчәве белән тимерләргә төрткәләп йөри башлады, йөзендә, әле күргән хәлдән булса кирәк, ачу билгеләре чыккан иде.
— Яле, Таһирҗан, күрсәт, ничек ул әрҗәне ясарга кирәк икәнен.
Шунда ук Таһирҗанның күз алдына кәнсәләрдәге бәрелеш килеп басты.
— Юк, әти, хәзер кирәкми инде! Синнән башка да ясарлар!
Сәмигулла абзый гаҗәпсенеп улына, аннан кашларын җыерып, Зәйнәпкә карады.
— Нәрсә тагын киреләндең. Әллә бу чибәркәй котырттымы?! Күп кысылып йөрсә...
— Синең анда эшең булмасын! Лучше син шуны әйт: бүген төнлә кая бардыгыз ат белән?
Таһирҗан хәзер атасы белән шактый усал сөйләшә иде инде. Сәмигулла абзый да бирешерлек, куркып калырлык түгел иде. Ул ялт итеп Зәйнәпкә карады. Таһирҗан кызгаинан-кыза барды:
— Беләсеңме кәнсәләрдә хәзер нинди шау-шу!
Сәмигулла абзый Зәйнәпкә таба бер-ике атлап куйды.
— Синме ул әләкче капчыгы! Сиңа әз эләккән ахырсы әле.
— Аңа сүз тидерәсе булма. Ат белән нәрсә ташыдыгыз?!
— Кансыз син, Сәмигулла абзый. Хәзер мондый бит белән ничек кеше күзенә күренергә!.. Башка берәү булса сине судка бирер иде, әле дә мин түзәмен.
«Зәйнәпне әти кыйнаган!» Таһирҗанның йөрәге чыгардай булып тибә, нервлары уйный башлады. Атасына якын ук килде.
— Нигә кыйнадың аны?!.
Улының агарган йөзенә, йодрыкларына караган Сәмигулла абзый бераз шүрләп калды.
— Әллә мии юри бәрдердемме сиңа?
Янында яклаучысы барын сизеп торган Зәйнәп тә курыкмый иде инде:
— Бала-чага булып кыланма, Сәмигулла абзый!
— Кирәкми миңа синең әрҗә ясауларың!
Тәмам ярсып җиткән Таһирҗан атасының кулыннан үлчәвен тартып алып, шартлатып берничәгә сындырды да, читкә томырды.
— Бар кайтып кит моннан!
(Дәвамы бар.)