Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРЕНЧЕ АДЫМ


^"алкыбызның сөекле шагый- х
жре Г. Тукай сүзләре белән әйткәндә,
халык иҗаты ул «әле дөньяда язу
сәнгате булмаган .чакта ук, авыздан
авызга сөйләнеп, бабадан атага, атадан
балага ишетелеп, буыннан буынга
калып килгән әдәбияттыр»1. Ләкин бу
— язу сәнгате алга киткәннән соң
халыкның авыз иҗаты туктала, үсми,
бетә, дигән сүз түгел. Киресенчә, халык
иҗаты үсә, һамаи камилләшә, заман
таләп иткәнчә яңа эчтәлек белән байый
бара. Шуның өчен халыкның авыз
иҗаты әсәрләрен язып алуга, җыйнауга
һәм өйрәнүгә аеруча игътибар
бирелергә тиеш.
Бөек Ватан сугышы елларында
халыкның авыз иҗаты күп әсәрләр
тудырды, һәм аларда, башлыча,
социалистик Ватанны дошманнан
саклап калу, ул кабахәт дошманны тар-
мар итү бурычы чагылды. Ләкин,
дөресен әйтергә кирәк, Бөек Ватан
сугышы чорында татар халык иҗаты
тудырган әсәрләрне җыеп бастыруга
һәм өйрәнүгә моңа кадәр җитәрлек
игътибар бирелмәде әле. Менә
шунлыктан И. Нади- ровның «Халык
һәм җыр» 2 исемле китабын бу
юнәлештә ясалган беренче адым дип
карарга кирәк.
Кереш сүзендә автор әйтеп үткәнчә,
Бөек Ватан сугышы чоры фольклоры
татар халкының хәзерге заман поэтик
иҗаты тарихында үзенә
• Г. Тукай, Әсәрләр дүрт томда, 2 том,
Таткнигоиздат, Казан, 1955 ел, 259 бит.
* И. Надиров, Халык һәм Җыр. Бөек Ватан
сугышы чорында татар халык поэтик иҗаты, 192
бит, Татарстан китап нәшрияты, Казан, 1961 ел.
аерым урын алып тора. Татар халкының бу авыр
елларда тудырылган авыз иҗаты әсәрләрендә
совет кешеләренә хас булган сыйфатлар—
Ватанга чиксез бирелгәнлек,, дошманнарга көчле
нәфрәт, башка халыклар белән дусларча яшәү, ба-
тырлык һәм хезмәт сөючәнлек гәүдәләнә.
Популяр тел белән язылган бу
китапта «Фронт фольклоры», «Тыл
фольклоры», «Буйсынмас кешеләр
иҗаты» дигән бүлекләр бар һәм,
шуның өстенә, кушымта рәвешендә
күп кенә җырлар һәм бәетләр бирелгән.
Беренче бүлекне автор татар
фронтовикларының сугыш чорындагы
поэтик иҗатын тикшерүгә багышлап,
бу иҗатның күтәренке патриотик
хисләр белән сугарылган булуына
туктала. И. Надиров бу хезмәтендә
соңгы 15 ел эчендә фольклор
экспедицияләре тарафыннан элекке
фронтовиклардан язып алынган халык
иҗаты әсәрләреннән, истәлекләрдән,
шулай ук фронтовикларның
туганнарына җибәргән җырлы
хатларыннан, сугышта күргәннәрен
һәм кичергәннәрен тасвирлаган
бәетләреннән, сугыш елларында
чыккан фронт газеталарында басылган
материаллардан һәм сугышчыларның
куен дәфтәрләреннән файдаланган.
Татар фронт фольклоры башлыча
җырлардан һәм бәетләрдән тора.
Автор: «Ватан сугышы турындагы
иҗтимагый җырлар татар фронто-
викларының бу сугышка мөнәсәбәтен,
гражданлык хисләрен, патриотик
омтылышларын зур осталык белән
ача», — дип бик дөрес нәтиҗә ясый.
154
Бөек Ватан сугышы чорында чы-
гарылган бәетләрне тикшереп, автор
аларда да, иске бәетләргә караганда,
принципиаль аермалыклар күрә. «Бәет
геройлары, — ди ул,— Ватан
сугышының изге, гадел сугыш, азатлык
сугышы икәнен аңлап эш итәләр. Бу
бәетләр нигезендә дошманнарны тар-
мар итү, илгә җиңү, тынычлык яулау
идеясе ята».
«Тыл фольклоры» мәсьәләсен
тикшерүгә дә китапта зур урын би-
релгән. Татар халкының публицистик
җырларына тукталып, автор бик хаклы
рәвештә мондый җырлар халыкның
«совет чорындагы поэтик иҗатында
күренекле урын алган яңа төр җырлар
булып тора», — дип яза. Публицистик
җырларда зур иҗтимагый-политик
мәсьәләләргә халыкның карашы ча-
гыла, Совет иленең тарихи каза-
нышлары турында мактап җырлана.
Гөрләп үсәр кырда игеннәребез;
Батыр сакчылар алдында кызармас йөзләребез.
Бу җырлар сугыш елларында
үзешчән сәнгать түгәрәкләре һәм
артистлар башкаруында предприятие
һәм авыл клубларында, радио-
тапшыруларда еш яңгырыйлар.
«Буйсынмас кешеләр иҗаты» дигән
бүлектә автор немец фашистлары
вакытлыча басып алган районнарда
калган һәм дошманнарның явызлыгын,
вәхшилеген үз җилкәләрендә татыган
совет кешеләре тарафыннан иҗат
ителгән әсәрләрне күздә тота. Бу бүлек
башлыча Таҗи Гыйззәтнең 1944 елда
Донбасстан алып кайткан
материалларына нигезләнеп язылган.
Автор раславынча, Донбасс
татарларының поэзиясе дошманнарга
нәфрәт һәм совет кешеләренең
оккупантларга буйсынмаган көчле
рухы белән горурлану тойгыларын
тәрбияләүче әһәмиятле бер фактка
әверелә.
И. Надиров тарафыннан зур хезмәт
куелу, җитди тикшеренүләр алып бару
нәтиҗәсендә барлыкка килгән бу
китапны укып чыккач, шуны әйтәсе
килә: әйе, яхшы, кирәкле хезмәт. Ләкин
бу — беренче адым гына әле. Бөек
Ватан сугышы елларындагы татар
халык иҗаты әсәрләренең —
җырларның, бәетләрнең, әкиятләрнең,
мәзәкләрнең, мәкаль-әйтемиәриең бер
өлеше гёнә җыеп басылган дисәк, һич
ялгыш булмас. И. Надировның бу
китабында бары тик 70 бит тәшкил
иткән җырлар һәм бәетләр татар
халкының сугыш елларында туган
фольклорының бик кечкенә өлеше ул,
әлбәттә. Мисалга шул ук Донбасс
татарлары халык поэзиясен алырга
була. Аның бөтен байлыгы берничә
җырдан һәм бер бәеттән тора, дип һич
ышанасы килми. Кыскасы, Бөек Ватаи
сугышы чорындагы татар халык иҗаты
әсәрләрен җыюны дәвам иттерергә һәм
аның тулы җыентыгын басып чыга-
рырга кирәк.
Шушы уңай белән фольклор
әсәрләрен җыйнау принцибы турында
берничә сүз әйтәсе килә. Тукай
әйткәнчә, фольклор ул—авыздан
авызга сөйләнеп килгән әдәбият. Әгәр
ике кеше үзара шигъри тел белән хат
язышалар икән һәм бу хатларны бер
кеше дә белми икән, аларны фольклор
әсәре дип буламы? Юк, булмый, чөнки
алар әле җәмәгать фикерен чагылдыр-
мыйлар, гомум халык әсәре булырлык
сынау үтмәгәннәр. Дөрес, фольклор
әсәре халык тарафыннан зур
җыелышларда күмәкләшеп иҗат
ителми. Андый әсәр башта бер кеше,
яки берничә кеше тарафыннан уйлап
чыгарыла һәм, ниндидер бер
күренешне дөрес чагылдырып уңышлы
чыкса, халык теленә кереп, акрынлап
шомара, чарлана, фольклор әсәренә
әверелә.
И. Надировның бу китабына,
безнеңчә, әле фольклор әсәре булып
әверелмәгән әйберләр дә кертелгән.
Мисал өчен полковник С. Таһировның
1942 елның 18 декабрендә анасына
язган «Әни1» исемле һәм Таһировның
анасының 1943 елның 6 ноябренда
улына язган «Улым!» исемле шигъри
хатларын алып карыйк. Боларның ике-
се дә шактый көчле шигырьләр. «Әни!»
аеруча нык тәэсир итә. Ләкин ул
шигырьләрне хаттан күчереп алу белән
генә әле алар
фольклор әсәре була алмыйлар. Моның
өчен аларныц «авыздан авызга
сөйләнеп» йөрисе, «авторларының
исемен югалтасы» бар. Ә мондый
ихтирамга, халык фольклорына кереп
калуга артык күп әсәр лаек була алмый.
Сүз уңаенда шуны да әйтеп үтәргә
кирәк. Автор кайбер урыннарда ясалма
сүзләр кертеп, китапны укуны
кыенлаштыра. Мәсәлән, «лиро-
коллектив» дигән сүзне кертүнең кемгә
кирәге булгандыр? Әгәр без «лирик
герой», «лирик поэма», «лирик интим»
дип язабыз икән, ни эчен «лирик
коллектив» дип язмаска?
Фольклор әсәрләренең, халык
җырларының җыйнак, музыкаль
булулары, аз гына сүз белән күпне
әйтеп бирүләре сокландыра. Мәсәлән:
Алма бакчасыннан үтәм, Үргән чәчемне
сүтәм; Сине көтәм, сабыр итәм, Кирәкми
миңа бүтән, —
дигән җырның гүзәллеге, нәфислеге,
аның музыкаль яңгырашы, рифмасы
сокландыра. Бу, чыннан да, халык
тарафыннан моральнең һәм
эстетиканың иң югары принципларын
чагылдырган, бик нык чарланган җыр.
Мондый җырлар халыкта иксез-чиксез
алар. Ә менә түбәндәге куплетны
халык иҗаты әсәренә кертеп буламы?
Бер фашист бер йортка кереп
Каз урларга тотынган;
Ә бабай артыннан килеп Балта белән
тондырган.
Бу «җыр» Әтнә районы Яңа Иябаш
авылында язып алынган. Ләкин бу
строфаның сәнгатьчәлек ягыннан бер
кыйммәте дә юк, ул, китапка кертелүгә
карамастан, һич тә фольклор әсәре була
алмый. Дөрес, моның кебек рифмасы
аксаган җырлар китапта сирәк очрый.
Шулай да фольклор әсәрләрен җыеп
басканда сак булырга кирәк. Кемнәр
тарафыннандыр уйланмый әвәләнгән
һәм халык кабул итмәгән чиле-пешле
әйберләрне фольклор әсәрләре исәбенә
кертү дөрес түгел, әлбәттә. Халык
иҗаты алардан башка да бай бит.
Г. БЕЛЯЕВ.