Логотип Казан Утлары
Публицистика

АТАКЛЫ ЯЗУЧЫ ТУРЫНДА


ышкы төн. Тышта буран ыжгыра, тәрәзә капкачлары шап та шоп ачылып ябылалар. Ләкин өйдә җылы, якты. Өйнең уртасына, түшәмгә, җиделе лампа эленгән.
Кызлар аулак өйгә җыелганнар.
— Бүген нишлибез, арка сугыш уйныйбызмы? — диде арадан берәү.
— Юк, анысын соңыннан карар-быз,— диде Гайникамал апам.— Менә нәрсә эшлик. Мөхәммәт бик матур бер китап алып кайткан. Шуны укытыйк.
Кызлар моны хупладылар. Мин, сәке кырыена утырып, Галимҗан Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрми» дигән яңа чыккан китабын укый башладым. Кызлар да, минем тирәгә җыелышып, кайсы сәкегә, кайсы стена буендагы озын скамьяга утырыштылар. Китапның беренче юлларын ишетү белән үк, тынып калдылар. Өй эчендә шылт иткән тавыш та юк. Тик буранның ыжгыруы, тәрәзә капкачларының Җил белән шыгырдаулары, ара-тирә кинәт шапылдап ябылулары гына ишетелә. Ләкин бераздан соң без аларны да ишетми башладык. Китапның мавыктыргыч эчтәлеге, Гөлбануның кызганыч язмышы күңелләребезне тәмам биләде.
Менә кызларның берсе тирән итеп көрсенде, икенчесе, үксеп җибәрүеннән куркып, яулык чите белән авызын каплады, ә үзенең күз яшьләре яңаклары буйлап тәгәри иде...
Моннан илле еллар элек без, караңгы бер авылда, Г. Ибраһимовның иҗаты белән менә шулай таныштык. Соңынан без аның башка әсәрләрен дә бергә җыелышып укый башладык. Ул безнең иң яраткан язучыларыбызның берсе булып әверелде.
Без, укучы балалар, Г. Ибраһи-мовның әдәби әсәрләрен генә түгел, аның татар сарфы, татар нәхүе кебек дәреслекләрен дә яратып укый идек. Чөнки бу китапларга кадәр татар,, телен тәртипле өйрәнү өчен андый уңай төзелгән дәреслекләр юк иде әле.
Шуңа күрә без Г. Ибраһимовны ул чакта ук бик зур кеше итеп таный идек, ихтирам итә идек. Газеталарда Г. Ибраһимовның яңа әсәре чыгу турында игълан булса, шунда ук аны табарга, укырга тырыша идек.
Беренче империалистик сугыш еллары.
Мин Уфада — мәдрәсәи «Галия»- дә укыйм. Мәдрәсә хәзерге Черны-шевский урамының төньяк башында, вак йортлар арасында үзенең биеклеге, зурлыгы белән аерылып тора. Ике катлы кызыл йорт. Укытучылар күп. Алар арасында безгә үзенең әдәби әсәрләре, дәреслекләре һәм тәнкыйть мәкаләләре белән таныш булган Г. Ибраһимов та бар.
Мин аны беренче тапкыр шунда .•күрдем.
Өс-башы пөхтә, матур. Башында яхшы эшләпә, өстендә костюм, аның өстеннән накидка. Чәче озын, алдан артка таба шома итеп таралган, җилкә тирәсендә бераз бөдрәләнеп, өскә таба кайтарылып тора. Ул чакта Г. Ибраһимовның тышкы .кыяфәте менә шундый иде. Аның бу кыяфәтен һәм матбугатта тоткан
К
110
урынын күз алдына китерсәң, ул үзен бик эре тотадыр дип уйлыйсың. Ләкин ул үзен һич тә эре тотмый иде. Хәтта үзенең укучылары янында да бик гади, бик иптәшләрчә иде. Еш кына ул, сине коридорда туктатып, сөйләшә, укуларын турында сораша, авылдагы тормышың белән кызыксына.
Ул бик яхшы педагог, методист иде. Шунысы ачык хәтердә: укыт-канда ул ятлау, сүзгә сүз сөйләү кебек нәрсәне яратмый иде.
— Сез мәсьәләнең нигезен яхшы үзләштерегез. Калганы табылыр, — ди торган иде. Аннан соң, әдәбияттан өйгә эш биргәндә, дәреслекләр белән генә чикләнмәскә, башка чы-ганаклардан да файдаланырга куша иде.
Укучыларны ул иҗади эшләргә, башны эшләтергә өйрәтә иде.
Г. Ибраһимовны еш кына шәкерт-ләр арасында, коридорда, подвалдагы ашханәдә яисә ятакханәләрдә очратырга була иде. Бервакыт без ятакханәдә, «Галия» мәдрәсәсе өчен генә хас булган ике катлы караватның аскы катында, авылдашым Мирсаяф Галләмов белән утырган чакта, безнең янга Г. Иб- раһимов килде. Ул, минем борчылып утыруымны сизеп булса кирәк:
— Нигә бик кәефсез утырасыз, гармонь да, мандолина да уйна-мыйсыз? — диде.
— Уен кайгысы юк әле монда, уку мәсьәләсе хөртерәк тора,— дидем мин.
— Нәрсә булды? Ник начар?
— Гарәп теленнән бик артка калдым. Башта әзерләнмичә, укы-тучыдан куркып, дәрескә керми йөрдем, хәзер инде бөтенләй төшенә алмыйм.
Ул бераз елмаеп карап торды да:
— Борчылма, әллә ни зур бәла түгел, — диде. — Гарәп теле сиңа эштә кирәк булмаячак. Бераз белсәң, җитә. Син тарих, география, математика кебек дәресләреңне ты-рышыбрак укы. Алардан калышма. Ул фәннәр бик әһәмиятле.
Шуннан соң миңа ничектер җиңел булып китте. Мин, гарәп теленә ка-раганда, башка дәресләргә артыграк игътибар итә башладым.
Г. Ибраһимов киң күңелле, һәр-кемгә кулыннан килгән бөтен ярдәмне күрсәтергә әзер торучы кеше иде..
Бервакыт мин, азык-төлек алып килергә дип, авылга кайттым. Биш-мәтемнең бик искергәнен күреп, әти миңа пальто алырсың, калганын пансионга түләрсең дип, 25 сум акча бирде.
Кышкы чатлама суыкта станциягә өшеп һәм арып килгәнгә, мин җылы вагонга керү белән үк эреп йоклап киткәнмен. Юлдашым кара сакаллы таза бер кеше иде. Ул үзен шул тирәдәге бер авылның мулласы итеп танытты. Кыяфәтенә караганда, чыннан да мулла төсле иде ул. Аның мулла икәнен белгәч, ышандым, капчыгымдагы күмәчләр турында да, кесәмдәге акча турында да хафаланмадым. Поезд Уфага җитәрәк кенә йокымнан уяндым. Карасам, янымдагы мулла юк, кесәмдәге акча да очкан. Елап та карадым, эзләп тә карадым, табылмады.
Иртә белән вокзалдан мәдрәсәгә мендем. Чиктән тыш зур бәлагә оч-равымны иптәшләремә сөйләдем.
Минем кайгымны Г. Ибраһимов ишеткән икән. Ул, безнең бүлмәгә кереп, миңа өч сум акча бирде.
— хМенә аз булса да ярдәм бу-лыр,— диде. Аннары җыелып торган шәкертләргә әйтте: — Барыгыз, башка бүлмәләргә кереп, бу хәлне сөйләгез. Ярдәм итсеннәр. Иптәше-гезне мондый хәлдә калдырырга ярамый.
Чынлап та, иптәшләрем берничә бүлмәгә кереп чыктылар: «ил төкерсә күл була», дигәндәй, пальто алырлык акча җыелды.
Иптәшләр белән бергә чыгып, ба-зардан пальто алдык. Ул пальтоны мин күңелемнән Г. Ибраһимов пальтосы дип атый идем. Хәтта кай-бер иптәшләр дә аны шулай атыйлар иде.
Россиядә Февраль революциясе башлану белән үк, Галимҗан Ибра-һимов зур җәмәгать эшенә бирелде* Уфада кайда җыелыш, кайда ми-
111
тинг, кайда көрәш — ул шунда. Ул инде мәдрәсәдә укытмый. Тик ара- тирә килгәләп, йөзләрчә шәкертләрне җыеп, агымдагы хәлләр һәм алда торган бурычлар турында докладлар сөйли. Ләкин ул телдән сөйләгән агитация һәм пропаганда белән генә чикләнмәде, озак та үтмәде, Фатих Сәйфи-Казанлы белән бергә «Ирек» исемле газета чыгара башлады. Бу газета, әлбәттә, большевистик караштан ерак тора иде. Аның лозунгысы да «Яшәсен халык җөмһүрияте!» иде.
Февраль белән Бөек Октябрь со-циалистик революциясе арасында Г. Ибраһимов зур көрәш мәктәбе үтте, эшчеләр, крестьяннар белән ешрак аралашты; алариың революциядән нәрсә көтүләрен, кайсы партияне яклауларын ачыграк күрә башлады, большевиклар партиясенә булган теләктәшлеге үсте. Бөек Октябрь революциясе көннәрендә Ул үзенең газетасында «Бөтен власть Советларга!» дигән большевистик лозунгны яклап чыкты. Тормыш Һәм көрәш аны бердәнбер дөрес политика алып баручы, хезмәт ияләренә чын азатлык һәм бәхет китерүче Коммунистлар партиясенең члены итте.
Сәламәтлеге бик нык какшау сә-бәпле, Г. Ибраһимов гомеренең соңгы елларын Ялтада үткәрде. Ул монда дәвалану белән бергә иҗат эшен дә дәвам иттерде. Кырымга дәваланырга яки башка эш белән барган язучылар, журналистлар, гомумән әдәбиятка мәхәббәтләре булган кешеләр, үзләренең бу сәфәрләреннән файдаланып, Г. Ибраһимов янына керергә, аның хәлен белергә, аның белән якынрак танышырга тырышалар иде. Бу хәл татар һәм башкорт халкының Г. Ибраһимовка булган чиксез- зур ихтирамын чагылдыра иде. Г. Ибраһимов үзенең хәлен белешергә кергән кешеләрне шатланып каршы ала иде.
1932 елның көзендә мин Кырымда булдым. Бу вакытта Мәҗит
Галимҗан Ибраһимов туган йорт. Башкортстанның Авыргазы районы Солтанморат авылы.
Гафури да Ялтада дәваланып ята иде. Аны һәм Г. Ибраһимовларны күрергә дип, Ялтага бардым. Башта М. Гафури янына кердем. Аның белән бергә Г. Ибраһимов янына киттек.
— Әгәр Ялтаны уч төбендәге кебек күрәсең килсә, Галимҗан квар-тирасына баргач карарбыз, — диде миңа М. Гафури. — Ул Халтурин урамындагы ике катлы йортта тора.
Без тау башындагы ак йортның икенче катына мендек. Зур кухняны үткәч, Г. Ибраһимов бүлмәсе. Бүлмә зур, якты. Килеп керү белән үк күзгә китап шкафлары, өстәл өстендә өелеп яткан газеталар, журналлар күзгә ташлана.
Г. Ибраһимов безне ачык йөз белән каршы алды.
— Менә рәхмәт, Мәҗит агай, кунак алып килгәнсең, — диде.
Минем аны бик күптән күргәнем юк иде. Ул шактый картайган, ябыккан, каты авыру кичерүе йөзенә чыккан.
Мин аңа үземнең күптән, рево-люциягә кадәр, аннан укуымны һәм ул көннәрне сагынып искә төшерүемне әйттем. Г. Ибраһимов кинәт җанланып китте, Уфаны, «Галия» мәдрәсәсен исенә төшерде, анда укыган кайбер кешеләрне сорашты, мәдрәсә тормышындагы бер-ике кызыклы эпизодны сөйләп алды. Мәдрәсәне искә төшерүләр ике арадагы мөнәсәбәтне аеруча җылытып җибәрде.
Г. Ибраһимовның язу өстәлендә зур гына кулъязма ята иде. Кергәч үк күзем аңа төшкән иде. Түзмәдем, сорадым:
— Яңа әсәрегезме әллә? — дидем.
— «Безнең көннәр»,— диде ул.— Икенче томы.
— Тәмамладыгызмы әллә?
— Нигездә язылып бетте, ләкин эшлисе күп әле. Үземә ошый. Хәер, халык ничек карар тагын. Әгәр эшләп бетереп, бастырып чыгара алсам, күңелем тынычланыр иде. Бу минем иң җитди әсәрем булыр кебек. .
— Ә «Тирән тамырлар»? Баш-калары?— диде Мәҗит ага.
— «Тирән тамырлар»?—диде Г. Ибраһимов һәм бераз уйланып торды. — Әйе, ул да — сыйнфый көрәшкә багышланган роман. Ләкин бу әсәрем зуррак вакыйгаларны эченә ала. Моның белән мин зур бер чорны күрсәтергә тырышам.
Без өчәүләшеп урамга чыгып киттек. Көн матур, кояшлы. Октябрь көннәре булуга карамастан, агачлар әле ямь-яшел яфракта. Паркларда чәчәкләр үсеп тора. Җәйгечә киенгән кешеләр йөри. Бала-чагалар уйный.
Каршыда диңгез җәелеп ята. Ул һәрвакыттагы кебек тынгысыз. Мә-һабәт. Матур.
— Кырым Кырым шул инде. Нинди матур, нинди рәхәт!—диде Г. Ибраһимов. — Мәҗит ага, мин еш 'кына синең бер шигыреңдәге ике юлны искә төшерәм. Болай диясең бугай син: «Уфа, Кырым сахралары фирдәвестәй; монда йөресәң, кайгыларың искә төшми...» Шулаймы?.. Ялтага рәхмәтем зур минем. Тазартты ул мине... Башкортстан табигате дә бай, матур. Хәер, һәр якның үз матурлыгы бар...
Бераз йөргәннән соң, без аны Мәҗит ага белән икәү өенә кадәр озатып куйдык. Ул, әкрен генә атлап, таягына таянган хәлдә кереп китте.
Шуннан соң миңа Г. Ибраһимов- ны очратырга туры килмәде.