Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЙНАЛМАГАН СКРИПКА МОҢЫ

Күптән укылган иде инде ул хикәя. Аның исеме һәм йөрәк өзгеч моңы күңелдә саклана. Мин Шабай турында сүз чыкса^яисә аның үзен күрсәң, шушы «Уйналмаган скрипка» хәтергә килә, аның шул моңы күңелдә яңара иде. Менә без Мин Шабайның «Тормыш баскычлары» 1 исемле җыентыгыннан бу хикәяне кабат укып чыктык. Әйе, аның моңы юкка гына шулай гомерле булмаган икән. Хикмәт хикәянең сәләтле каләм белән язылуыннан тыш, мәгънәле, тирән эчтәлекле, зама н- даш булуында. Бәлки бу сүз сәер тоелыр: ничек инде революциягә кадәрге тормышның бер эпизодын күз алдына бастырган әсәр бүген замандаш булып яңгырасын? Шулай икән шул, өр-яңа материалдан затсыз кием тегәргә мөмкин булган кебек, иске материалдан да кешене бизи торган кием чыга ала икән. К а йч а нды р скрип ка у й и ауда гы осталыгы һәм чибәрлеге белән дан тоткан Хәйрүшне бай малае һуштан яздырганчы кыйнаган. Бичара скрипкачы шуннан соң савыга алмаган, акылына зәгыйфьлек килгән. Әнә шул Хәйруш, кайдадыр югалып торганнан соң, көтмәгәндә авылга кайта да хикәяне сөйләүче малайга капчыгыннан скрипка чыгарып бирә. Кыллары өзелеп чәбәләнгән, смычогы юк. һич ис итмәгәндә кулына килеп кергән скрипканы җырчы малай ипкә китергән дә, уйнарга өйрәнеп, башта авыл халкын таң калдырган, 'Мин Ш а б a й, «Тормыш баскычлары», Татарстан китап нәшрияты, 1961 ел. аннары атаклы скрипкачы булып киткән икән/ дип уйлый күрмәгез. Сукыр Зиннурны җитәкләп авылдан авылга, базардан базарга бер сынык икмәк хакына җырлап йөргән малайгамы соң андый бәхет! Җитмәсә дин сөреме белән агуланган авылның скрипка турында ишетәсе дә килми: аның кыллары имештер кеше эчәгесеннән ясалган, таң вакытында тәрәзә төбендә кеше булып ыңгырашып, өй иясен качыра, илгә бәлаказа китерә. Муллаларның коткысыннан башкүзләре тонган фанатиклар ажгырып өскә килә башлагач, малай нишләсен, скрипканы... тирес астына күмеп куя. Ул арада Хәйрүш үзе дә җир астына керә. Малай аның каберен ихата белән уратып алу өчен сатарга дип скрипканы уен кораллары төзәтүче Фәтхи картка алып барса, тегесе мондый сүзләр белән миңгерәтә: — Син моны черетеп әрәм иткәнсең... Көннәрдән бер көнне карт оста белән яшь җырчы, балта-пычкы һәм тактаказыклар күтәреп, зиратка юл тоталар. Шул вакыт башында мулла торган бер төркем халык, аларның юлына аркылы төшеп, рәхимсез рәвештә кыйный башлыйлар. Фәтхи карт үлә, ә малай тоткынлыкта аңына килә. Ике башлы кара-кош, акча капчыгы һәм еландай уралган чалма хакимлек иткән җәмгыятьтә сәнгатьнең язмышы әнә шулай иде. Халык арасыннан борын төрткән талантларга әнә шул өч гыйфрит баш калкытырга ирек бирми иде. К 149 Хикәя уйландыра, телисеңме-теләмисеңме, үткән белән хәзергене чагыштырып карарга куша. Ул гына да түгел, ихтимал, ул безнең игътибарны үткәнгә караганда да күбрәк бүгенгегә юнәлтә. Бүген халык социализмнан коммунизмга күчүнең бөек Программасын тормышка ашыру өчен көрәш алып бара. Бу Программада исә сәнгатькә моңарчы күрелмәгәнчә зур урын бирелгән. Үзешчән сәнгать белән профессиональ сәнгать арасындагы аерманың бетүгә барганлыгы күрсәтелгән. Кыскасы, хәзер сүз халык массасының сәнгатьтән файдалану мөмкинлеге турында гына түгел, ул сәнгатьне тудыруда аерым талантлардан тыш бөтен халыкның катнашуы турында бара. Күрәсез, нинди контраст. Бер якта — скрипканың ни икәнен дә белмәгән, яисә бу назлы уен коралына тап булып та ана орынырга да хакы булмаган авыл малайлары. Икенче якта — шундый ук яшьләр һәм алар үзләре үк скрипка өчен махсус пьесал'ар язачаклар, симфонияләр иҗат итәчәкләр. Кечкенә хикәядә зур фикер әйтелгән, һәм ул фикер бүген аеруча актуаль яңгырый. Әмма хикәянең дәрәҗәсе моның белән генә билгеләнә дисәк, хата булыр иде. Никадәр тирән идея дә, әгәр ул сәнгать формасына сеңеп гәүдәләнмәсә, йөрәккә тими генә үтеп китә. М. Шабайның хикәясе исә йөрәгеңне үзе теләгәнчә тибәргә куша. Моның сере, барыннан да элек, гади һәм тормышчан сюжет, тип дәрәҗәсенә күтәрелгән кеше образлары һәм күп сыйдырышлы детальләргә бәйләнгән. Хикәянең соңгы юлларын гына карагыз. Малай сак астында. Каравылчыларның берсе болай ди: — Кара аны, күз буып кача күрмәсен. — Качса, үз көнен үзе күрер. Ул да адәм баласы ич, — диде икенчесе, авыр сулап. «Ә бит теге эчкерлесенең сүзләрендә дә дөреслек бар: мин чынлап та качу турында уйлап ята идем. Ләкин күз буып түгел...» Скрипка череп эштән чыкты, Хәйрүш белән Фәтхи карт һәлак булдылар. Ә җырчы малай әле исән. Дөрес, коллыкта ул, ләкин исән. Ул качачак, әмма күз буып түгел. Дөресрәге, аны азат итәчәкләр, әлеге өч гыйфрит коллыгыннан йолкып алачаклар. Хикәянең тәэсир көче тагып, әгәр шулай әйтергә яраса, аның ароматлылыгы белән аңлатыла. Була бит ясалма чәчәк. Ә табигый чәчәк, кайвакыт, бик үк күрекле дә булмый, ләкин ис аңкыта, рәхәтлек бирә, яшәү дәрте уята. Бу хикәяне еракта сызылган скрипка моңы астында башкарыла торган шигырь белән дә чагыштырып булыр иде. Көе бар аның, аһәңе бар. Беренче карашка күп кабатланган гади геиә сүзләр дә, эмоциональ буяуга манылган булып, әлеге көйне, аһәңне тудырырга хезмәт итәләр. Менә кайлардаидыр урап кайткан тиле Хәйрүш малайның башыннан сыйпап: — Син мине көтмәгән идеңме? — ди. Вак малайлар таш ,атып үчекли башлагач, әле яңа гына сабыр, акыллы күренгән дивана, ничектер, кинәт үзгәреп китеп, бер дә сәбәпсез көлеп җибәрә дә: — Мине көтмәгән идеңме? — ди. Бераздан кыллары өзелеп беткән скрипканы малайга сузып, тагыш шул ук сүзләрне кабатлый: Мине көтмәгән идеңме? Юк, әйт, мине көтмәгән идеңме? йөрәк өзгеч көйнең аеруча драматик борылышларын хәтерләткән әнә шул сүзләрнең өч тапкыр кабатлануыннан тының кысыла, тамакка төер утыра, күзгә яшь килә. Кыскасы, Мин Шабай кылсыз һәм смычоксыз скрипканы уйната алган, дөресрәге, хикәя үзе скрипка булып моңая, елый, нәләт укый, киләчәккә өмет көен көйли. Мин Шабайның иҗат манерасына характерлы булганга, без «Уйналмаган скрипка» хикәясенә озаграк тукталдык. Чынлап та бу язучының кайсы гына хикәясен алып карама, һәркайсы диярлек кечкенә детальдән үсеп чыккан, шактый зур эчтәлек алып килә, һәркайсы билгеле 150 бер моц, аһәң белән сугарылган, кайберләре исә романтик буяуларга өртелгән. Менә «Басу капкасы төбендә булган хәлләр» исемле «балачак истәлекләре». Үзәктә — басу капкасы детале. Әйтергә кирәк, уңышлы деталь. Олы юл өстенә утырган авылның бурсаеп, череп беткәй басу капкасы кемнәрне генә күрмәгән! Базар көн булса, иң элек иңсәләренә чабата бәйләме элгән җәяүлеләр һәм кыйшаеп беткән тәгәрмәчле арбаларына бер-ике капчык ашлык салган ярлыябагай кузгала. Шактый вакыт узгач, сәүдәгәрләр һәм авыл байлары дөбершатыр узып китәләр. Мулла да калышмый: алдагы атта остабикә белән үзе, корбан тиреләре төялгән арттагы арбада ялчысы. Авылның кайгысы, шатлыгы, социаль хәле, сыйнфый каршылыклары, әйтерсең лә, бер төенгә төйнәлгән дә әнә шул килеш басу капкасыннан үтеп тора. Ул гына да түгел, бөтен Россия күләмендә барган хәлләрнең дә билгеле дәрәҗәдә шаһиты ул капка. Менә юл капчыклары аскан крестьяннар, бәхет кошы эзләп барган уңайда, капка төбенә утырып хәл алалар. Ел да үтми, бәхет кошы турындагы хыяллары җилгә очкан шул ук кешеләр, бушап калган капчыкларына күп булса бер-ике әчмуха чәй һәм француз яулык салган хәлдә, арып- талып, әлеге басу капкасы төбенә килеп егылалар. Әсәрнең төп герое, хикәяне сөйләүче «мин» дә чабата ясап, кулак игенен урып, икмәккә туймагач, мулла өендә чәче белән җир себереп тә бәхет дигәннең шәүләсен дә күрә алмагач, капчык асып, шәһәргә юл тота. Аны да басу капкасы озатып кала... Сүз уңаеннан шуны да әйтик: бу әсәрнең «Балачак истәлекләре» дип аталуы белән килешәсе килми. Истәлек ул, билгеле булганча, авторның белгән, күргән кешеләре һәм вакыйгалар турындагы документаль жанр. «Тормыш баскычлары» исә — уйланма образларны эченә алган гадәти художество әсәре. Моңа ышану өчен М. Шабайның 1913 елда тугайлыгын, ә әсәрдәге геройның исә революциягә кадәр үк егет булып җиткәнлеген искә төшерү дә җитсә кирәк. Гражданнар сугышы вакыйгаларыннан алынган «Каз бәпкәләре» һәм «Җирән кашка», Бөек Ватан сугышы чорына караган «Кош аулаучы малай» һәм «Таң әтәче» хикәяләре дә нәкъ «Шабай каләме» белән язылган булып, аларга да әлеге ике сыйфат—деталь «сыйды- рышлылыгы» һәм эчтәлеккә туры килә торган аһәң характерлы. Моннан тыш бу хикәяләр романтик буяуларның куелыгы белән дә аерылып торалар. Аларның һәркайсын- да көндәлек дөреслек ноктасыннан караганда бик үк табигый күренмәгән, әмма заманның рухын, эчтәлеген дөрес чагылдыра торган вакыйгалар турында сүз бара. Менә «Таң әтәче» хикәясе. Авылдагы бөтен кош-кортны немец солдатлары кырып бетергәч, япа-ялгыз калган әтәч берничә көн тынып тора да таң атканны хәбәр итеп кычкырып җибәрә. Эзлиләр, таба алмыйлар. Икенче таңда бүтән урыннан тавыш бирә — эзенә төшә алмыйлар. Әнә шул рәвешле, немец автоматыннан кача-кача, бу әтәч, тиздән җиңү киләсе турында, әйтерсең лә, туктаусыз хәбәр биреп тора... Күрәсез, романтик ситуация. Ләкин, кызганычка каршы, автор, укучының ышанмавыннан куркып булса кирәк, ясалма деталь китереп керткән. Янәсе, «пионерлар, үзара киңәшеп, әтәчне саклап калырга сүз биргәннәр, аны һәркөине яңа урынга күчереп йөртәләр икән». Хикәянең бөтен нәфислеге һәм романтик пафосы юкка чыкты да куйды! Мин Шабайның сугыштан соңгы чорны гәүдәләндергән хикәяләре реалистик планда язылган. Ләкин ул җирдән түш белән шуыша торган реализм түгел. Язучы яхшысын да, яманын да бер рәткә тезеп, салкын каи белән рәсемгә алучы фотограф ысулы белән эш итми. Ул тормышка, дөньяга гашыйк, аның кешеләренә гашыйк. Аның күзе тормышнын якты якларына, шул тормышны бизәүче гүзәл кешеләргә юнәлә. Язучы андый кешеләрне күрә, эзләп таба һәм заманның рухын чагылды- 151 ра торган образларга әверелдерә белә. Кешенең гүзәллеге иң элек аның хезмәт сөюе белән билгеләнә. Ләкин теләсә нинди хезмәт түгел, бәлки бүтәннәрнең бәхете, җәмгыять интересы өчен булган хезмәт. «Гатулык башы» исемле хикәядәге Хәлимәнең дә кулында ут уйный, һәр эше ялт итеп тора. Ләкин бу хезмәт, ире, балалары өчен генә булганга, колхозның гомуми эшенә тискәре килеп торганга, аны ямьсезли, күрексез итә. «Рәхәт кичерү» хикәясендәге пенсионер картның кешеләргә бушка мич чыгарып йөрүе, соңыннан колхоз эшенә кереп китеп, аңа искиткеч зур рухи рәхәтлек китерүе аны бизи, матурлый. Мин Шабайның соңгы хикәяләрендә әлеге эчке музыка, эчке ,аһәң, «уйналмаган скрипка»ларга караганда, ихтимал, кимрәктер. Әмма аның каравы бу хикәяләр кешенең эчке дөньясына тирәнрәк үтеп керү, характерлар катлаулыгы, психологик нечкәлекләр белән алдыралар. «Тол хатын» исемле нәфис хикәягә генә игътибар итегез. Матурлыгы, чаялыгы һәм уңганлыгы белән дан тоткан Гөлҗиһан кайчандыр йомыкый гына егеткә кияүгә чыккан да куйган, бәхетле булган. Бөек Ватан сугышы башланып, ире китеп баргач, кыз чагында да иркә үсеп, кияүгә чыккач та ничектер ир канаты астындарак яшәгән киленчәк кинәт колхоз эшендә җимертеп эшли башлый. Сугыш бетә, ире югалып кала, кайтачагына да өмет киселә. Гөлҗиһан исә һаман намус белән эшли дә эшли. Мактау, даи казана. Кияүгә сораучылар булмый түгел, була, әмма барысының да тәкъдимнәре кире кагыла. Сүз арасында шуны да әйтергә кирәк: мондый ситуация роман һәм повесть, драма һәм хикәяләрдә күп мәртәбәләр күренеп киткән иде. Ни өчендер язучылар, кагыйдә буларак, тол хатынны һәлак булган иренә турылыклы итеп калдыралар. Моның белән алар кешеләрдә мораль сафлык тәрбиялибез дип уйлыйлардыр. Чынлыкта исә Бөек Ватан сугышының авырлыгын иңнәрендә кичергән тол хатыннарга карата, әйтер идем, мәрхәмәтсезлек бу. Нигә инде мондый фанатизмны үрнәк итеп куеп, бәхетсезлек пропагандаларга. Сугышта башын куйган ирне бер минутка гына терелтеп булса, ул, һичшиксез, әйтер иде: күңеленә ошаган кешесенә чыксын, дияр иде. Мин Шабай хикәясендә дә беренче карашка шундый ук тенденция сизелә. 'Әмма җентекли төшсәң, язучының нечкә штрихлар белән мәсьәләне башкачарак хәл иткәнен чамаларга мөмкин. Гөлҗиһан апа вакытында, уз бәхетен үзе кулдан ычкындыргач, ялгызлык ачысын колхоз эшендә, тирәкүршеләр белән чәй янында гәпләшү, командировкага килгән кешеләрне фатирга кертү белән баса килә. Көннәрдән бер көнне, таныш булмаган шундый кунаклар өчен өен җыештырып йөргәндә, күрше карчыгы килеп керә дә озак кына утыргач, китәр алдыннан аны- моны уйламыйча болай ди: «Менә синең, ичмаса, ялгыз башың, җаның тыныч...» Бу сүз Гөлҗиһанга авыр тәэсир итә. Ничектер, кинәт тәне авырая, эштән күңеле суына. Күп тә калмаган югыйсә: шкафтагы савытсабаларны гына рәтләп тезәсе бар. Урын җәеп ята, ләкин йоклый алмый: «аңа нидер җитми, яки үз урынында түгелдер кебек». Аннары исенә төшә: «савыт-саба рәткә китерелмәгән икән. Ә бит, дөресен генә әйткәндә, бик кечкенә эш инде үзе, бер дә алай борчып, йокы качырырлык сәбәбе дә юк кебек. Сәбәбе юк кебек, ә менә шунысы гаҗәп: йоклый алмый...» Хикәя шушы сүзләр белән тәмам була. Хикмәт, билгеле, һәр эшне ахырына җиткермичә Гөлҗиһан апаның күңеле тынычланмауда гына түгел. Биредә күңел китеклегенә ачыну, йөрәк ярсуы, үз аягы белән килеп кергән бәхетне кире борып җибәрүгә үкенү, — барысы да, барысы да бар. Кыскасы, Мин Шабай өзелгән кыллар тавышын гына түгел, бәлки бүгенге көннең хезмәт җырларын да ишеттерергә сәләтле язучы икән. Билгеле, җыентык кимчелекләрдән дә азат түгел. Соңгы хикәяләрендә ул, мәсәлән, «Дала килеие»ң искә алмаганда, ничектер, күбрәк карткорылар тирәсендә әйләнә, заман билгеләрен шуннан эзли. Бу типтагы хикәяләр арасында «Яңгырдан калган чебиләр тарихы» кебек зәгыйфьрәкләре дә бар. Без картлар турында язарга кирәкми, дип әйтергә теләмибез, әлбәттә. Шулай да каләмнең бер яккарак кыйшаеп, чалулап китүе бик үк яхшы булмаса кирәк. Тулаем алганда, Мин Шабайның тел һәм сурәтләү чараларының байлыгы белән аерылып торган телендә чатаклыклар да күреигәли. «Басу капкасы төбендә булган хәлләр»дә, әйтик, Гыйлаҗ картның теле беркадәр сәер тоела. Ул артык китапчалатып, купшылаидырып сөйли. «Колак салырсың дип белә м», «я ш ә- г ә н булабыз», «бәхет к о я- ш ы әнә шулай и р т ә б а е д ы», «бәхетсезләр бишеге» ди ул. Староста да аннан калышмый: «тәртип сакларга чакырам», «закон буенча эш итәчәкмен» дип җибәрә. Мин Шабай аз яза, сирәк күренә. Бит аның кулында тылсымлы скрипка. Тик ятмасын иде ул, уйнасын иде, күңелләргә моң салсын, ләззәт бирсен, дәрт өстәсен иде. ИБРАҺИМ НУРУЛЛИН.