Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ РУС ТЕЛЕНДӘ

^Д/алыклар төрмәсе» булган патжша Россиясендә башка милләт халыклары кебек үк татар хезмәт ияләре дә экономик, политик һәм милли изелү астында яшәделәр. Царизм милли әдәбиятның һәм сәнгатьнең үсешен буып тотарга теләде. Бу бик табигый иде: чөнки халыкларны берсенә-берсен капма-каршы куйган патша хөкүмәте шартларында теге яки бу халыкның культурасы булуын тану, яки ул халыкларның әдәбиятын рус теленә тәрҗемә итүгә юл кую — Россия самодержавиесенең политик нигезенә каршы килә иде. Шуның нәтиҗәсе буларак, революциягә хәтле татар әдәбиятыннан рус теленә бары тик Габдулла Тукайның берничә шигыре генә Көнчыгышны өйрәнүче Лазарев институты «Хез- мәтләр»ендә (1914 ел, 43 нче китап)] тәрҗемә ителгән. Революциягә кадәр башка бер генә татар язучысының әсәре дә рус теленә тәрҗемә ителмәгән дияргә була. Пролетар әдәбиятына нигез салучы, татар халкының һәм әдәбиятының бөек дусты Максим Горькийның революциягә хәтле татар әдәбиятының күренекле язучылары әсәрләреннән торган җыентыкны рус телендә «Знание» нәшриятында басарга тырышуы да тормышка ашмый калган. Ләкин рус җәмәгатьчелегенең прогрессив вәкилләре татар әдәбияты белән элек-электән үк нык кызыксындылар- Бөек рус револю- циондемократы Н. Г. Чернышевский татар әдәбияты белән туры- дан-туры танышу өчен татар телен өйрәнә. Бөек рус язучысы Л. Н. 1олс- тойның Казан университетының көнчыгыш бүлегенә укырга керүе һәм, укытучылар яллап, 3 ел буе татар телен өйрәнүе аның татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынуын ачык күрсәтүче дәлил. Татар әдәбиятына караган мәкаләләрнең рус телендә басылып чыгулары да шулай ук алдынгы рус җәмәгатьчелегенең татар әдәбияты белән кызыксынуын раслыйлар. Мәсәлән, Нәҗипнең «Россия татарларының уянуы һәм аларның әдәбияты» дигән мәкаләсе «Современник» журналымда (1911 ел, 4 китап) Свердлов тәрҗемәсендә басылган. Бу хезмәт татар әдәбияты һәм аның күренекле вәкилләре турында шактый мәгълүмат бирә. Бөек венгр тюркологы Г. Вамбери- ның «Россия татарлары арасында мәдәният хәрәкәте» дигән мәкаләсе-. 1912 елны Брокгауз чыгарган И. Гольдцигерның «Ислам турында лекцияләр» дигән китабында урнаштырылган. Биредә татар әдәбиятына борынгы гасырлардан алып К. Насыйри һәм Г. Тукай чорларына хәтле күзәтү ясалган. Татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның исеме һәм аңа халыкның тирән мәхәббәте рус җәмәгатьчелегенә дә барып җитә. Шагыйрь үлгән көн уңае белән «Мир ислама» журналында (1918 ел, 2 т.) зур гына мәкалә бирелә. Мәкаләдә Г. Тукайның зур ихтирамга лаеклы шагыйрь икәнлеге, ә рус җәмәгатьчелегенә аның бары тик хәзер генә билгеле булуы әйтелә. «Волжская-Камская речь» газетасында, миссионерлык максатла- 154 ры белән чыгарылган «Инородческое обозрение» журналында басылган татар әдәбияты турындагы кайбер информацион мәкаләләрне искә алмаганда, революциягә хәтле татар әдәбияты турында рус телендә басылып чыккан материаллар шулар белән чикләнә. Дөрес, татар халык иҗаты белән кызыксыну революциягә хәтле дә булган. Бөек рус галиме Даль татар әкиятләрен рус теленә тәрҗемә итеп газета һәм журналларда бастырган. Күренекле рус тюркологлары Эрдман, Фукс, Березин, Иванов, Снигерев, Рыбаков, Радлов һ. б. татар фольклорын туплап, аны рус теленә тәрҗемә итеп чыгарганнар. Ләкин, кызганычка каршы, бер генә рус тюркологы да татар язучылары әсәрләре белән кызыксынмаган. Ә кайбер тюркологлар татар фольклорын бары тик миссионерлык максаты белән генә җыйнаганнар. Алар татарларның дини риваятьләрен өйрәнгәннәр, христиан дине легендаларына параллельләр эзләгәннәр. Бу бигрәк тә тюрколог Катанов, Ильминский, Сәблү- ков хезмәтләрендә ачык күренә. Татар әдәбиятының бай мирасы, аның ерак гасырлардан килгән тарихы ул чорда рус җәмәгатьчелегенең аерым кешеләренә генә билгеле булган. Бөек Октябрь социалистик революциясе татар халкын милли изелүдән коткарып, аның әдәбияты, культурасы үсеше өчен бөтен мөмкинлекләрне ачты. Татар әдәбияты да чын мәгънәсендә бары тик революциядән соң гына рус һәм башка телләргә тәрҗемә ителә башлады. Татар әдәбиятының беренче әсәре 1920 елны аерым китап булып рус телендә басылып чыга. Бу — П. Радимов тәрҗемәсендә «Өзелгән өмет» исемле җыентык — Г. Тукай шигырьләре. Шушы елны ук Ташкентта Г. Тукайның кечкенә «Шигырьләр» җыентыгы да Волыпин тәрҗемәсендә рус телендә басыла. Ә 1921 —1922 елларны тагый ике җыентык рус телендә чыга: аларпың берсе — Г. Тукай, ә икенчесе— Гыйффәт туташ шигырьләре. Татар әдәбиятының рус телендәге беренче карлыгачлары булып менә шушы тәрҗемәләр санала да. Җиде елдан соң, 1930 елны, татар әдәбиятыннан тагын өч җыентык рус телендә басыла. Алар: М. Галәүнең «Муть» («Болганчык су») романы, Шамил Усмановның «Хикәяләр»е һәм 17 татар язучысының әсәрләрен эченә алган «Татар әдәбияты альманахы». Җыентыкка О. Тарахановның «Хәзерге татар әдәбияты» дигән зур мәкаләсе урнаштырылган. 1930 елдан башлап татар әдәбияты әсәрләре һәр елны рус телендә басылып киләләр. Бөек Ватан сугышына хәтле татар әдәбияты рус телендә 1931 елны 2 китап, 1932 — 2, 1934 — 5, 1935—7, 1936 — 6, 1937-5, 1938— 2, 1939 — 3, 1940 — 9 китап булып басылып чыкты. Ә Бөек Ватан сугышыннан соң татар язучыларының әсәрләре рус телендә киң масштабта һәм зур тиражларда чыгарыла ' башлады: 1947 елны — 23 китап, 1948 — 1950 елларда — 10 ар, 1951 — 12, 1952 — 20, 1953 — 11, 1954 — 17, 1955— 19, 1956 — 20, 1957 — 40, 1958—19, 1959—16, 1960 елны 27 китап тәрҗемә ителде. Татар әдәбиятының беренче мәртәбә рус телендә аерым китап булып басылуыннан башлап 1961 елга хәтле 68 татар язучысының төрле әсәрләре барысы 314 китап булып рус телендә чыкты. Аларнын гомуми тиражы сигез миллионга якын. Шушы 314 басманың 170-е Казанда, 124-е Мәскәүдә, 10-ы Ленинградта, 7-е Уфада, 2-е Ташкентта, 1-е Беломорскида, 1-е Калининградта басылды. Хәзер дә татар язучыларының әсәрләре даими рәвештә рус телендәге журналларда, җыентыкларда, альманахларда басылып килә. Шулармын барысын бергә исәпләгәндә рус телендә 156 татар шагыйренең, драматургының һәм прозаигының әсәрләре рус телендә басылганы күи ренә. Әсәрләренең рус телендә иң күп басылуы белән татар әдәбиятын-* 1 ца беренче урынны Г- Тукай ала. Аның әсәрләре 22 мәртәбә аерым китап булып, 328 405 данә тираж белән басылган. Г. Тукайның аерым шигырьләре дистәләгән альманахларга кергән, журналларда эасылып чыккан. Әсәрләренең рус телендә басылуы буенча икенче урында Габдрахман Әпсәләмов тора. Аның әсәрләре 18 тапкыр, барлыгы миллионга я к ым тираж белән басылган. Рус теленә Мәҗит Гафури (16 басма)? Әхмәт Ерикәй (17 басма); Мирсәй Әмир (14 басма), Муса Җәлил (13 басма), Кави Нәҗми (13 басма), Гадел Кутуй (11 басма), Сибгат Хәким (10 басма), Го- мәр Бәширов (10 басма), Әхмәт Фәйзи (8 басма), Һади Такташ (7 басма) әсәрләре дә шактый күп тәрҗемә ителгән. Рус укучылары Гомәр Бәшировның «Намус», К- Нәҗминең, «Язгы җилләр», Ә- Фәйзинең «Тукай», Галимҗан Ибраһимовның «Казакъ кызы», «Тирән тамырлар» романнарын, Муса Җәлилнең «Моабит төрмәсендә язылган шигырьләр» циклын, Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повестен, Г. Әпсәләмов, Ф. Хөсни романнарын, С. Хәким шигырьләрен яратып укыйлар. Татар әдәбиятын рус әдәбияты дөньясына чыгаруда П. Радимов, А. Фадеев, Э. Багрицкий, С. Кирьянов, М. Голодный, П. Коган, С. Лип. кин, Д. Бродский, Ю. Корольков, М. Львов, П. Антокольский, А. Ахматова, Д. Бедный, М. Исаковский, И. Френкель, М. Луконин, С. Маршак, Р. Моран, А. Садовский, М. Демидова, Б. Зернит, М. Че- чановский, Г. Шәрипова, Р. Файзова, Р. Галимов, Б. Аитов һ. б. зур хезмәт күрсәттеләр. Шулар белән рәттән татар әдәбиятын рус теленә тәрҗемә итүдә әле һаман билгеле бер чикләнгәнлек тә яшәп килә. Бүгенге көнгә кадәр күп кенә күренекле татар азучыларының әсәрләре рус теленә бик аз тәрҗемә ителган. Мәсәлән татар әдәбияты классигы Г Ибраһимов рус укучысына үзенең бары «Тирән тамырлар», «Казакъ кызы» һәм «Татар хатыны ниләр күрми» исемле әсәрләре белән, ә атаклы татар язучысы Нәки Исәнбәт «Мулланур Вахитов» драмасы һәм татар драматургиясе классигы Галиәсгар Камал «Беренче театр», «Бүләк өчен» һәм «Банкрот» пьесалары белән генә билгеле. Күренекле татар язучыларыннан М. Фәйзинең, М. Галинең, Н. Баянның, Ф. Бурнашның, Ш- Әхмәдиев- нең, Г. Толымбайның, Ф. Сәйфи- Казанлының рус телендә бер басма, лары да чыкканы юк. Революциягә хәтле татар әдәбияты рус телендә тик Г- Тукай исеме белән генә диярлек билгеле иде- Әлбәттә, «Татар поэзиясе антоло- гиясе»нең рус телендә чыгуы бу бушлыкны тутыруда зур өлеш булды. Ә менә Заһир Бигиев, Габдрахман Ильяси, Шакир Мөхәмматов, Закир’ Һади, Фатих Халидн һ. б.ның бер генә әсәрләре дә, хәтта журнал яки альманахта гына да басылмаган. Күренекле татар язучыларының әсәрләрен рус теленә киңрәк тәрҗемә итү эшенә Һәм революциягә, хәтле яшәгән татар язучыларын рус укучыларына җиткерүгә әлбәттә игътибар бирелергә тиеш. Татар әдәбияты тарихын тикшеренүләр һәм аерым язучылар турындагы тәнкыйть-библиографик хезмәтлә.р дә, кызганычка каршы, әле рус теленә бик аз тәрҗемә ителгән. Алар: М- Гайнуллинның «Горький и татарская литература» (Казан, 1944 ел, 59 бит), «Каюм Насыров и просветительское движение среди татар» (Казан, 1955 ел, 96 бит), X. Хәйринең «Современная татарская литература» (Казан, 1957 ел, 131 бит), Г. Халитның «Габдулла Тукай и татарское литературное движение начало XX века» (Казан, 1956 ел, 232 бит),' исемле хезмәтләре белән чикләнәләр. Дөресен әйтергә кирәк, әле әдәбиятыбызның тарихында күтәрелмәгән чирәм йөзәр еллык чорларны, дистәләрчә язучыларны каплап тора