Логотип Казан Утлары
Истәлекләр

САГЫНГАН МИНУТЛАРДА

Истәлекләр һәм уйланулар КЕРЕШ СҮЗ УРЫНЫНДА уса турында истәлек язу авыр эш. Истәлек язу — Муса үзе безнең арада юк инде, дигән сүз түгелме соң? Алай дип әйтәсе дә килми, уйлыйсы да килми. Ләкин вөҗдан боерыгы... Авыр бурычны үтәргә кирәк, Мусаның тормыш сәхифәләрен яктырта ’торган хезмәтләргә хәзинәңдәге азмы-күпме материалны өстәргә кирәк. йөзләрчә истәлекләр бергә кушылырлар, берәр бөртектән генә булса да, Муса образының ниндидер яңа сыйфатлары өстәлә барыр, үзенең яраткан шагыйрен, сокланган героен яшь укучы һаман да ачыграк итеп, җанлырак итеп күз алдына китерә алыр... Муса белән кайчан һәм кайда танышканыбызны, Мусаның нинди киемнән булганын, нәрсәләр сөйләшкәнебезне хәтерләмим. Муса үзе: «Без 1923 елның җәендә «Кызыл Татарстан» редакциясендә таныштык», — дип сөйли иде. Ватаныбызның үзәк шәһәрендә, күпме-күпме милли кадрлар тәрбияләгән бөек һәм гүзәл Мәскәүдә, ун елдан артык Муса белән бергә яшәдек, бер үк оешмаларда тордык, бер үк газета һәм журналларда эшләдек. Мусаны социалистик татар милләтенең Мәскәүдә туып, җырлый- җырлый Казанга сәфәр иткән Опера һәм балет театры белән бергә яңа зур хезмәтләргә озаттык. Муса Казанга күчкәч тә, дуслык, хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре һаман дәвам итте. Күрешкән-сөйләшкәннәрнең барысы да, табигый, хәтердә сакланмаган. Аерым детальләр генә, кайбер аерым картиналар гына бүген сөйләшкән шикелле аермачык булып истә калган. Муса кешенең күңелен үзенә тарта белә иде- Ул ничектер, сиздермичә генә, күңел түрендә үзенә гомерлек урын ала белә иде. Муса турында сакланган иң беренче һәм иң кадерле тойгы дип менә шуны әйтәсе килә. Икәү генә гәпләшәсезме, әллә дүрт-биш иптәш бергә туры килгәнсезме, я булмаса, Муса сәхнәдән үзенең шигырен укыймы,— барыбер, аныңта- зышында искиткеч самимилек ишетелә, аның ашыкмый гына әйткән гади генә сүзләре ары-бире чәчелеп югалмый, бәлки, җылы тойгы яисә нәфрәт хисе булып, күңелдә берегә. Җыелыш иде... Комбат М 120 Йөрәгеннән Чыккан тавыш белән эндәште: — «Я, егетләр... Фронт Кем языла? ~ Кем иле өчен курыкмас көрәшче?» Муса моны сәхнәдән укый. Очынмый-шашынмый. 1Иигырьгә„ пафос өстәр өчен, кулларын болгап, һаваларга ашкынмый. Салмак ^өили ул. Әйтерсең лә, аның янында берничә иптәше генә басып тора. Әйтерсең лә, «кәҗә бәтие төсле яңа гына күзен ачкан япь-яшь малайлар» үзләре шикелле үк мыексыз оратор тирәсенә сырышканнар. «Ягез, сүз сезнеке...»,— ди аларга яшь оратор. Шуны әйткәндә ул ике кулын да җәеп җибәрә. Югарыга таба селтәнми, кочакны киң ачар өчен генә җәя. Гүяки ул үзенең кәҗә бәтиләрен күкрәгенә кысарга тели. Туктагыз, сәхнәдә кем соң? Йөрәгеннән чыккан тавыш белән комбат сүзләрен шагыйрь сөйлиме, әллә комбат үзе шагыйрьме? Шулайдыр, ахрысы. Шагыйрьдер ул комбат. Фронтларда туплар тынган инде. Авыру комсомолец савыккан инде. Кәҗә бәтиләре үскән инде. Хәзер алар — канлы фронтларда чыныккан тәҗрибәле комсомолецлар — төзелеш фронтларында: Волховстройларда5. Шатурстройларда яңа каһарманлыклар күрсәтәләр, авылда яңа тормышның нигезен салалар. Ә шулай да, сәхнәдән комбат чакыруы яңгырый. Шагыйрьнең ихласлы сүзләрен зал йотлыгып, онытылып тыңлый. Муса күкрәге баһадирлар күкрәге булмаса да, җыйнак кына гәүдәле Мусаның тавышы күкрәп тормаса да, чакыру сүзләре залның иң арттагы сафларына да ишетелә. Ишетелми калганнары болай да аңлашыла. Мусаның кулларын җәеп җибәрүеннән, аның залга — иптәшенә текәлгән күз карашыннан аңлашыла... Ягез... Кем иле өчен курыкмас көрәшче?.. Муса «Авыру комсомолец»ны еш укый иде. Күрәсең, ул курыкмас көрәшчеләрне истә тотарга өндәгәндер. Ләкин аның репертуары чакыру- өндәү шигырьләреннән генә тормый иде. йөрәгеңә кереп, зур тойгылар турында серләшә белгән Муса йомшак кына итеп шаярырга-көләргә дә ярата иде. Бервакытны (бусы соңрак булган хәл инде, утыз алтынчы елда бугай) Мәскәүнең татар клубы интеллигенция кичәсе үткәрде. Ни сәбәптәндер залда чатнама суык иде. Мусаның блокнотында вак хәрефләр белән язылган яңа бер шигырь туды. Муса аны, үзе бер дә көлмичә генә, һаман да шулай берничә иптәше белән сөйләшкән шикелле генә, укып та чыкты. Бу шигырьдә салкын залга — киң табынга Төньяк полюсның ак аюларын җыю кирәклеге әйтелгән иде. Табын тирәли утырышкан кунаклар шигырьне бик кайнар каршы алдылар, рәхәтләнеп бер көлделәр. Бик күңелле шигырь иде. Кызганычка каршы, ул Мусаның томнарында күренмәде. Мондый экспромтлар, бәлки, шагыйрьнең төрле кәгазьләре арасында чәчелеп яталардыр, аларны мөмкин хәтле тулырак җыю яхшы |булыр иде. Советлар властен саклау өчен малай вакытыннан ук кулына корал алган Муса балалар шуклыгын гомере буе югалтмады. Үзенең җитди шигырьләрен дә, нәфис кенә мәзәкләрен дә шулкадәр балаларча сами- милек белән, карт хәкимнәрчә тирән тойгы белән укый белгән икенче бер шагыйрь бар иде микән, әйтә алмыйм. ТАР ГЫНА БҮЛМӘНЕҢ КИҢ КҮҢЕЛЛЕ ХУҖАСЫ Мәскәүнең нәкъ үзәгендә Мәскәү советы белән элекке Маркс-Энгельс институты арасындагы Совет мәйданына килеп чыга торган Столешников тыкырыгы бар. Мәскәүдән Казанга күчеп киткәнче, Муса байтак еллар шул тыкрыктагы 11 нче йортта 1 иче квартирада яшәде. Борынгы 121 Мәскәү йорты, йортның урамга караган өлеше астындагы капкадан ишек алдына үтәсең. Ә ишек алды түрендә дүрт катлы аерым бер йортның икенче катында Муса яши. Әллә кая еракка сузылган бик киң биек коридорга килеп керәбез. Мусаның бүлмәсе шул зур коридорның ишектән керү белән сул яктагы бер почмагында урнашкан. Бердәнбер тәрәзәсе ишек алдының да түренә түгел, бер як кырыена карый. Аннаң юлыңны дәвам иттерсәң, утын чоланнары янына барып чыгасың. Коридор биек булса да, бүлмә тәбәнәк кенә. Җитмәсә тагын миче, бүлмәнең үзенә ятышсыз рәвештә, иләмсез зур. Коридор ягыннан ягарга кирәк. Бу комсыз мичкә Муса ничек утын төткәзә икән, дип уйлыйсың. Коридорның ерак очындагы гараж хәтле кухняда төрле чорның примусларыннан-керосинкаларыннан бөтен бер оркестр тезелгән. Хәер, соңга таба инде анда газ керде. Зур квартираның бер почмагындагы бүлмә кечкенә генә. Аның бөтен мәйданы ун метрдан артык түгелдер. Ләкин анда килеп керү белән кысанлык сизелми. Муса аны бик җыйнак тота. Кечкенә генә өстәл. Китаплар өстәлнең ике ягына да тезелгән. Өстәл өстендә тузгып яткан газеталар да, китаплар да юк. Матур гына ручкалар да, кара савытлары да үз урыннарында. Кечерәк кенә китап шкафы да бар. Кунакларга пөхтә генә диван. Үзең генә барып керсәң, Муса синең яныңа диванга утыра да кечкенә бүлмәдә зур әңгәмә башланып китә. Сүз әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләре турында, яисә әһәмиятсез көндәлек вакыйгалар, кызык маҗаралар турында бара. Муса музыка ярата. Дөрес, бу кечкенә бүлмәгә пианино сыйдырып булмый. Ә шулай да музыка коралларыннан мандолина бар. Ул үзенә аерым «мәйдан» сорамый. Стенада эленеп тора. Фәлсәфәдән арыган минутларында Муса мандолинага сузыла. Аның медиаторын уң кулының баш бармагы белән имән бармагы арасына ипләп кыстыра да җиңел бер көй чиертеп җибәрә. Мәскәү студенты Муса яңару юлына аяк баскан татар шәкертен хәтерләтә. Мусаның кыек изүле кара сатин күлмәге дә аның шәкертчә-студентча киенергә яратуын күрсәтә бит. Мусада озак утырырга мөмкин. Егерме минут үтүгә ул сәгатькә күз төшерә башламый. Тарсынмый. Бу егет тизрәк тайсын иде инде дип кашларын җыермый. Җитди гәпләшеп тә, юк-бар уен-көлке сөйләшеп тә ял итә белә һәм беркайчан да үз җаен гына карамый. Бу элек тә шулай иде, соңыннан да аның шул гадәте үзгәрмәде. Муса — җаваплы эшче. Доклад сөйли. Сорауларга җавап бирә. Була шундый докладчы, җавапларын биреп бетерүгә, ул өстәл өстендәге кәгазьләрен калын портфеленә яңадан тутыра да, президиумдагыларга баш иеп, әдәп белән генә залдан чыгып китә. Кайберәүләр ашыгыч эшләре күп булганга күрә шулай итәләр. Ә кайберәүләр моны фасон өчен генә эшлиләр. Абыегызның кем икәнен белеп торыгыз, янәсе. Җитди эш тәмам булды. Калганына вакытым юк. Бигайбә. Минем бүген, бәлки, тагын ике докладым бардыр әле- Бу портфель тикмәгә генә бүселмәгән бит. Юк, Муса андый түгел иде. Мусаның җыелыш уртасында китеп барганын хәтерләмим. Ахыргача бик сабыр утыра. Концерт бүлегенә дә кала. Ә бит эше аз түгел. Шигырь дә язарга, яшь каләмнәргә хатлар да язарга кирәк. Язучылар оешмасының эшләрендә ныклап катнашырга, партия оешмасының тапшыруы буенча татар эшчеләре арасына докладлар бедән барырга кирәк. Буш барабанга әйләнмәс өчен, бик күп укырга да кирәк. Кайбер иптәшләр, Муса ул укымыйча белә, дип әйткәлиләр иде. Билгеле инде, бу шаяртып әйтелгән генә сүз. Әйе, Муса бик зирәк иде, ләкин укымаган зирәк кеше дә, барыбер, тинтәк булып кала бит. Мусаның эшчәнлек сәләте көчле иде, Столешников тыкырыгындагы кечкенә бүлмә эчендә гаять көчле энергия тупланган иде. Шунысын да шикләнмичә әйтергә мөмкин, Мусаның бер эше аның икенче эшенә куәт өстәп тора иде. Муса Мәскәү авылларында бәрәңге хәзерли, Мытищига 122 Утырганнар (уңнан сулга таба): 1 нче — Махмуд Максуд, 2 нче—Әминә Җәлилова; басканнар (уңнан сулга таба): 1 нче—Гөлсем Максудова, 2 нче — Муса Җәлил, 3 нче — М. Максудның улы Феликс. 1939 елның көзендә /Мәскәүдә алдырылган фото. барып, агымдагы хәлләр турында доклад ясый. /Чоны ул, вакытым бушка үтә дип, пошынып эшләми, яхшы барып чыкты бит, дип горурлана, һәм аның шагыйрьлек сулышы киңәя. Муса җәйге эсседә су керергә, ә кышкы салкыннарда чаңгы шуарга ярата, һәм ул бик чәбәлчекле эш көннәреннән соң да, аһ, башым чатный, дип зарланмый, миңерәүләнгән кыяфәт белән диванга аумый, бүлмәсенә җәяүләп кайта да, тыныч кына ял итеп, тагын эшкә тотына. Көннәр (һәм бик күп төннәр) киеренке эш белән үтә, ләкин күңел ачарга да вакыт табыла. һәрхәлдә без, Мусаның иптәшләре, ул бик коры кеше дип, эштән бүтәнне белергә теләми дип үпкәли алмас идек. Столешников тыкырыгы белән аз гына югары күтәрелеп хәзерге Горький урамына килеп чыккач, бер квартал җир үтүгә, Пушкин мәйданы җәелеп ята. Анда урам як стенасы тоташ пыяладан торган якты, җыйнак бер кафе бар. Юл туры килгән чакларда (яисә юлны туры китереп) Муса белән мин дә анда булгалый идек. Көннәрдән беркөнне Әхмәт Фәйзи, Alyca һәм мин шул кафега килеп кердек. Күрше өстәлдәге егетләрнең сыра эчкәндә бик ихлас күңелдән кызыл кысла чәйнәүләренә карап тордым да, «Ни ите, ни сөяге юк, ни кызыгын табалар икән шундый закусканың»,— дип куйдым. «Шуны да белмисеңме, бик шәп нәрсә бит ул», — дип Муса шунда ук унике кыслага заказ бирде һәм, бик җитди бер эш башкарган кебек, Фәйзи белән мине кысла кимерергә өйрәтте. Муса белән утырдаш булу күңелне күтәрә иде, ничектер шунда, җаның рәхәтләнә иде. Ул сиңа берәр җылы сүз әйтеп куя, ләкин аның җылы сүзе табынны җанландыру өчен генә түгел, сыра күбеге шикелле бер өрү белән юкка чыга торган сүз түгел. Муса синең яхшы бер сыйфатыңны күреп алган (ә яхшы сыйфаттан бөтенләй үк мәхрүм кешеләр, гомумән, юктыр ул) менә хәзер, нәкъ җаен туры китереп, шуны синен үзеңә мәгълүм итә. 123 Кайбер бик «җитди» иптәшләр була. Гадәттә ул көннең көн буе авызын ачып күңелле бер сүз әйтмәс. Ә табын янында инде, гайрәтләнеп, берөзлексез гөл кебек сүзләр чәчәргә тотына. Иптәшлек әллә ни тирән булмаса да, ул инде үзен синең йөрәк түреңдә дип хис итә. Бик Җитди мәсьәләләрне дә бик җиңел хәл итә башлый. Кыерсытучы күрен- мәсә дә, «сине кыерсытырга ирек бирмәбез», — кебек сүзләрне бик юмарт ычкындыра. Үзен дә онытмый. Табын янында Муса ялган ялтыравыклар белән күз камаштырырга яратмый иде. һәм гомумән ул үз-үзен үзгәртү өчен яисә кемнедер үзенә карату өчен, үзенең ниндидер фикерен үткәрү өчен, табын янында «дипломатик сөйләшүләр» алып бармый иде. Ун елдан артык Мәскәүдә Муса белән бергә яшәдек. Элекке елларда өйләнмәгән яшь егетләр идек әле. Мусаның студент чаклары иде. Эш көннәрендә һәм ял көннәрендә бергә кафеларда булдык, бергә банкетларда булдык, хәтта бергә-бергә туйлар үткәрдек. Ун елдан артык гомер эчендә мин бер тапкыр да Мусаның ямьсез кыяфәткә кергәнен күрмәдем. Аның эстетик тойгылары саф һәм куәтле иде. Ул тулы канлы, шат җанлы, бик нечкә һәм сизгер йөрәкле Иптәш иде, Шагыйрь иде, Кеше иде. ГЕНРИХ ГЕЙНЕ —МУСА ҖӘЛИЛНЕҢ КУНАГЫ Әйе, кечкенә генә, тар гына бүлмәнең хуҗасы киң күңелле иде. Шуңар ялгап әйтелергә тиешле тагын бер сыйфат бар — киң күңелле генә түгел, киң карашлы, киң колачлы иде ул. Кечкенә бүлмәдә бик күп татар шагыйрьләре була. Кайберләре үзләре тәпи-тәпи килеп керәләр, ә кайберләре үзләренең кадерле бүләкләрен күндерәләр. Түр башында Тукай утыра. Тукайның остазы Пушкинга да бүлмәнең кечкенәлеге һич тә комачаулык итми. Бүлмәдә Пушкин җыры, Пушкин теле, Тукай теле шикелле үк, хөрмәтле яңгырый. Ерак гасырларга да, якын үткәндәге һәм яңа чордагы зур җырчыларга да кечкенә бүлмәдән багланыш җепләре сузылган. Шуңа күрә дә бүлмәдә иптәшләрчә әңгәмәнең материалы искиткеч дәрәҗәдә төрле- төрле була иде. Дөньядагы һәрбер кеше кебек, Муса да үз эшчәнлеге турында уйларга ярата, үз шигырьләренә иптәшләренең игътибар итүләрен ярата, ихластан әйтелгән җылы сүзгә куана. Ләкин бик күпләргә хас булган шагыйрьлек эгоизмы Мусада юк дип әйтергә мөмкин. Ул үзенең утырдашын үз шигырьләре белән генә сыйларга ашкынып тормый, языла башлаган яисә бик тиздән башланачак поэмалар турында озын-озын фәлсәфә сатмый, «фикер сорап» (язылмаган әсәрнең макталуын таләп итеп) аптыратмый. Кайчакта ул үзе яраткан әсәреннән бер өзек яисә берәр шигырен укый. Нечкә юмор белән язылган әсәр әңгәмәне тагы да җанландырып җибәрә. Муса мактанчык түгел, масаюның нәрсә икәнен бөтенләй белми. Мәгәр ул үзенең көченә, талантына ышана иде. Томанлы сүзгә күңеле рәнҗүе дә бик мөмкин иде. Исеме хәтеремдә калмаган инде, күренекле бер шагыйребез Мусага «Директор һәм кояш» поэмасы турында, әйе, синең өчен бу әсәр алга атлау, дигән. Мусаның моңа бик хәтере калган булса кирәк, ул, бер дә көлмичә-елмаймыйча: «Я, әйт инде, Максуд, — ди, — әсәргә бәя бирү буламы шул?» Чыннан да, талантсыз шагыйрьнең дә (Тукайча әйткәндә, мөтәша- гыйрьнең дә, ягъни көчәнеп, тирләп-пешеп, бармактан суырып язучы шагыйрьнең дә) «яхшырак» һәм «начаррак» шигырьләре була, бара торгач (таптана торгач), ул бер адым «алга атлап» куйгалый. Ә Муса шикелле шагыйрьгә әсәренең әдәби кыйммәте турында нигезле фикер ишетү кадерле. Тагын бервакыт, Мусаның бу юлы инде җәберсенеп түгел, риясыз көлеп сөйләгәне хәтеремдә. Утызынчы елларның башында 124 Казанда Муса иҗаты турында сүз барганда бер иптәш. дөньяда шигырь укып кына йөрми. Тормышның аның шигырьдән бигрәк прозасы күбрәк. Көннәрдән беркөнне коммунист Муса Җәлиловны райкомга чакырып алалар. Анда сүз Мусаның яңа шигырьләре турында түгел, бәлки Мусага яңа бер эш тапшыру турында бара. Мәскәү эшчеләре өчен бәрәңге хәзерләү кампаниясенең иң кызу вакыты. Җәлиловны да Мәскәү өлкәсе районнарының берсенә шул кампаниядә катнашырга җибәрәләр. Муса карышмаган. Ниндидер сәбәпләр табып бәрәңге тирәсеннән читкәрәк китү аның уена да килмәгән. Дөрес, Муса белән сөйләшкән кеше комбат булмаган. Ул кеше, райкомның бер инструкторы: «...Ягез, егетләр. Фронт!», — дип тә әйтмәгән ул. Бәрәңге хәзерләү кампаниясендә катнашсын өчен, Мусага мандат кына тапшырган. Ләкин бәрәңге фронты фронт түгелме сон? Коммунист Муса мәсьәләгә менә шулай караган. Шагыйрь кешенең үзенә яраклы эш сорап азапланмаган. Башкала эшчеләренең табынында бәрәңгенең җитәрлек булуы өчен ул үзен җаваплы санаган. Бәрәңге хәзерләү турында Муса миңа, 'менә хәзер язганымча, озын итеп сөйләмәде, фәлсәфәгә дә бирелмәде. Муса аны ничектер бер сүз арасында гына әйтте. Ләкин райком йомышын уңышлы башкаруына — бәрәңге хәзерләү планының арттырып үтәлүенә Муса бик канәгать иде. Районнан аның күтәренке рух белән, хәтта горурлык тойгысы белән кайтканлыгы ачык сизелеп тора иде. Менә шуңа күрә дә кечкенә генә бу вакыйга хәтер сандыгында үзенә урын алып калган. Партия эшләренә — зурысына да, кечкенәсенә дә — Мусаның бик җитди каравы аның үзенә генә хас булган бер аерымлыгы түгел, һәрбер коммунист өчен уртак булган бер сыйфат бу. Аннары, эшнең кайсы зур, кайсы кечкенә икәнен кем тикшереп бетергән соң? Эшче сыйныфны бәрәңге белән тәэмин итү үз заманында бик зур мәсьәлә иде. Моның үз романтикасы, үз пафосы бар иде. Нәкъ шушы мәсьәлә янында, истәлекләр тезмәсендә лирик бер чигенеш ясыйк әле. Күптән түгел миңа зур гына бер әсәр укырга туры килде. Ул әсәр турында бәхәс ачу хәзер минем бурычым түгел. Аны язган авторның бик матур әсәрләре дә күп. Хәзер мин, язучылык хокукы рөхсәт иткән- нә, мәсьәләне гомумиләштереп, исемнәрне үзгәртеп алам- Чөнки, кызга- 128 нычка каршы, бездә бу әсәр кебек шигырьләр һәм хикәяләр, сирәк булса да,. очраштыргалый әле. г . Мин укыган әсәр шактый мавыктыргыч итеп язылган. Шәһәрдә туып- үскән чибәр генә, иркә генә бер комсомолка-югары мәктәптә укучы аңлы кыз, әбнбабаларыныц бишеге булган авыл җирен бер дә сагына белми. Авылда ул үз гомерендә бер генә тапкыр булган: шәһәр яшьләре белән бергә колхозда бәрәңге казышырга өмәгә барган. Бәрәңге казу бу чибәр кызга бер дә ошамаган. Ботинкасының биек үкчәсе каерылган, нәни генә куллары күшеккән, аннары бик ямьсез булып ярылган. Менә нинди хәлләр була бит дөньяда. Ә комсомолкабыз үзе «уңай» типлардан. Хәтта ул, әбисенең васыятен үтәп, үзенең туган ^җирен ярата да башлый. Чөнки аны, ерак кардәшләренә кунакка кайткач, өрмәгән җиргә утыртмыйлар, бәрәңге казытып кадерсезләмиләр, назлы туташыбыз дип, тирәюнендә бөтерелеп йөриләр. Чын сүз. Бик >китди кыяфәт белән, бик яратып, матур исем табылуга бик шатланып, «назлы туташ» диләр. Моның ихлас күңелдән әйтелүен белгәч, комсомолкабыз бөтенләй изрәп төшә. Әсәрне укыгач, комсомолка сеңелләрем өчен минем күңелем рәнҗеде. Комсомолның без белгән егетләре һәм кызлары арасында назлы туташ шикелле «уңай геройлар» юк иде. Әле дә юк. Булмаслар да. Шамун Фидаилар, Павел Корчагиннар, Муса Җәлилләр, партия чакыруы буенча чирәм җирләрне күтәрә торган түземле, батыр егетләр, уңган кызлар — менә кемнәр балкытты һәм балкыта безнең комсомол данын... Комсомол шагыйре Муса Җәлилнең бәрәңге хәзерләү кампаниясендә катнашу белән горурлануы күз алдымда чагылып үткәч, назлы туташ турындагы әсәрнең авторына әнә шуны әйтәсе килде. ГАЗЕТА РЕДАКЦИЯСЕНДӘ Муса Җәлил, 1919 елда ук инде, кечкенә Муса дигән исем белән татар совет поэзиясендә беренче адымнарын атлады. Гражданнар сугышының иң көчле, иң дәһшәтле вакытында «Кызыл йолдыз» газетасында Мусаның беренче шигырьләре басылып чыкты, һәм шуннан соң Муса гомере буе газетажурналларда актив катнашып килде. Бөек Ватан сугышында ул кызылармеецлар газетасының әдәби эшчесе иде. Унҗиде яшьлек яшүсмер вакытында, 1923 елның җәендә, Муса Казанда «Кызыл Татарстан» газетасының редакциясендә эшләде. Аннары Мәскәүдә «Кечкенә иптәшләр» (соңыннан «Октябрь баласы») журналының редакторы, «Яшь эшче» (соңыннан «Яшь ударник») журналының редколлегия члены, «Коммунист» газетасының сотруднигы булып эшләде. Муса, әйтергә мөмкин, шагыйрь булуы белән бергә, журналист та иде, журналистлык хезмәтен ул чын күңеленнән яратып башкара иде. Егерменче елларда журналда редактор булып эшләү дигән сүз һич тә әле редакторлык хезмәте белән генә чикләнүне аңлатмый иде. Журналның материалын оештырудан башлап, аны дөньяга чыгарганчы барлык эш процессларын редактор үзе башкарырга тиешле була иде. Моны мин үз практикамнан беләм. 1921 елда мин Мәскәүдә чыга торган «Яшь эшче» газетасының секретаре булып, аннары 1924 елда «Яшь эшче» журналының секретаре булып эшләдем. Журнал айга бер чыга (ул вакыттагы гадәт буенча «куш саннар» да булгалый). Күләме басма дүрт табак —64 бит. Шул журналның штатында барлыгы — бер кеше. Ул җаваплы секретарь дип атала. Штатта башка бер кеше дә юк. Редакторсыз журнал буламыни? — дип әйтерсез. Редакторы бар, ләкин штаты юк. Гадәттә Комсомол Үзәк Комитеты явындагы татар-башкорт бюросының секретаре редактор була иде. Ул гомуми җитәкчелек эшләрен !). ,С. Ә." № 2. 129 алып бара. Материалны әдәби яктан төзәтеп утырмый. Бусы инде бөтенләе белән минем эшем. Мин редколлегия члены да, әдәби сотрудник та, гранкалардан башлап, биткә салынган соңгы корректурага кадәр корректор да. Шулай ук еш кына редакция белән типография арасындагы илче дә (гади тел белән әйтсәк, курьер да) үзем. Ул вакытларда ничектер шунда штат кытлыгы һәм корректор кирәклеге сизелми дә иде. Кулдан килгәнчә эшли бирә идек. Яшьлек көннәре бит. Мәскәү университетында студент булып, бүтәннәрдән калышмыйча, укып барырга да вакыт җитә иде. Егерменче елларның ахырына таба да бу хәл бик үзгәрмәде шикелле. «Октябрь баласы» редакциясендә җаваплы редактор булган Мусаның үзеннән башка күпмедер вакыт тагын бер эшче эшләгәне хәтеремдә. Ул секретарь булгандырмы, анысын ачык хәтерләмим, .һәрхәлдә, Муса журналның бөтен эшен үзе алып бара иде. Бай эчтәлекле пөхтә, матур журнал чыгару белән генә чикләнмичә, Муса үзенең яшь хәбәрчеләренә һәм нәни хәбәрчеләренә бик күп хатлар да яза иде. Мәскәү татар китапханәсе каршындагы әдәбият түгәрәкләренә дә җитәкчелек итте. Ул шул ук вакытта Мәскәүлең бер татар мәктәбендә һәм Мәскәү татар китапханәсе каршындагы әдәбият түгәрәкләренә дә җитәкчелек итте. Муса Җәлил мирасының кыйммәтле хәзинәләреннән саналырга тиешле бу хатларның кайберләре хәзер табыла башлады, һәм аларпы эзләү, туплау өзлексез дәвам итәр. Эшкә төрлечә карарга мөмкин. Кемнәндер, билгесез бер егеттән, укучы бер кыздан журналга мәкалә яисә шигырь килгән. Аның әле, бәлки, матбугатка чыгу өчен, кулына беренче тапкыр каләм тотуыдыр. Аңа, рәсми бурыч үтәлсен дип кенә, «вөҗдан тынычлансын» өчен генә җавап бирергә дә мөмкин (җавап бирмичә генә тынычланучылар да аз очрамый). Ә Муса андый түгел. Ул кечкенә хәбәрчеләргә язган кечкенә хатларында да әдәбиятның бик зур мәсьәләләрен яктырта белә. Шуның гүзәл бер үрнәге белән иркенләбрәк танышыйк. «Социалистик Татарстан» газетасының 1960 елдагы 269 санында Әнгам Атнабаев иптәшнең «Муса Җәлил — яшьләрнең дусты» дигән бер мәкаләсе басылып чыкты. Мәкалә болан башланып китә: «Миңа: «Яна- выл районы Кисәк Каен авылында Атиагулов дигән кешедә Муса Җәлилнең хатлары булырга тиеш», — дигәннәр иде. Юл төшеп, шул якларга барып чыгу беләп, тизрәк Кисәк Каенга ашыктым». һичбер төрле рәсми бурыч мәҗбүр итмәсә дә, Муса Җәлил истәлекләрен чиксез кадерле санаганга күрә генә, Атнабаев Кисек Каенга барып чыккан. Бу гүзәл факт Муса Җәлил мирасын барлауда һәм туплауда җәмәгатьчелекнең гаять зур роль уйнавы мөмкин икәнлеген күрсәтә. Район саен газета бар- Авыл саен укытучылар һәм бүтән культура работниклары бар. Аларның кайчандыр бер заман Мусадан тирә-юньгә килгән хатлар турында имеш-мимеш хәбәрләр ишетүләре бик табигый бер нәрсә. Ә хәбәре ишетелгәч инде, Атнабаев шикелле, хатларын да эзләп табарга һәм күчермәләрен алырга кирәк. Атнабаев иптәш Муса Җәлилнең М. Атиагуловка язылган ике хатын табып, газета укучыларын шул хатлар белән таныштырган. Боларның берсе, Атнабаевның әйтүенә караганда, «7 декабрь, 1927 ел» дигән дата белән, «Служебная записка» дигән кәгазь битенә язылган. Икенчесе исә, «16 декабрь 1929 ел» дигән дата белән гади дәфтәр битенә кызыл кара белән язылган. Күрәсең, Мәскәүдәге җаваплы редактор Муса Җәлил хатның нинди кәгазьгә язылуына артык игътибар итмәгән, бәлки аның эчтәлегенә игътибар иткән. Эчтәлек исә гаять кызыклы. Дәфтәр битендә Муса күп кенә әдәби проблемаларны күтәргән, башлап язучыга әллә нихәтле конкрет киңәшләр биргән. Бу ике хатның соңгысын мин тулысынча күчереп алырга телим. J30 «Атнагул! «Беренче кар» журналыбызның ноябрь номерында беренче биткә; кергән иде. Укыгансыңдыр. Бу соңгы 2 шигырең «Коммун балалары» һәм « » турында фикер шушы: «Җәй үтеп, сары көз килү» тәэси рен биргән шигырь хәзер сезоны белән кичеккән инде. Кыш уртасы җитте. Кышкы матурлыклар турында язарга кирәк. Аннан соң һаман җәй үткәнгә көенеп, язны сагыну безнең яңа буынга килеп бетми. Ул кирәксез настроение. Ул — гел җәйнең матурлыгына кызыктырып эш- сезлеккә чакыру; яшеллекне генә матур итеп күрсәтеп, корыч заводлы калалардан читкә тарту; кышның матурлыгын, кызыклыгын күрмәү. Синең ул шигыреңдә каланы бары белем алу урыны итеп күрсәтү бар. Белемне авылда да алып була. Эшне, ямьне калада да табын, була. «Коммун балалары»н бөтен көе ашыгыч арада кертеп булмаса да, аерым куплетларын бик уңышлы гына урыннарга эре хәрефләр белән кертербез дип торабыз! . Менә бу 2 шигырьнең язмышы шулай. Син шигырьне оста һәм образлы язасың. Тик сиңа теманы конкретлаштырырга кирәк. Юкса, синдә- һаман коры агитацияле, коры мактау-мактанулы содержаниеләр генә. Тормышның конкрет картинасы юк- Син һаман табигатьне мактыйсың;, коммун балалары булып үсү турында сөйлисең. Ә тормышның үзәк картиналары — ничек колхозга күчү, ничек мәчетне мәктәп итү, өмә булып: җир сөрү, икмәк җыю, яңа мәктәптәге тормыш төсле картиналар юк. Син шуларны яз. Син тормышта бер сюжет сайлап алып, шуны картина, «шигъри хикәя» итеп бирергә тырыш. Темалар: Советларга сайлау, икмәк җыю, колхозга күчү, мәктәптә- җылы аш, кооператив, коммуна; мәктәптәге начар, бозык пионерларга,, укучыларга суд; төрле милләт балаларының үзара дуслануы; милли дошманлыкка каршы көрәш; рус авыллары белән уртак эш; туганлык һәм башкалар. Син «Октябрь баласы»н таратуда көч куясыңмы, юкмы? Башка сотрудникларыбыз 100 әрләп подписка җибәрделәр бит! Синнән тавыш* хәбәр килми. Син йоклап кала күрмә тагын! Журналны тарат. «Октябрь, баласы» дуслары түгәрәге төзе. Үз районыгызда «Октябрь баласы»нын йолдызы бул. Хат язХуш. Муса Җәлил». Яшь хәбәрчегә язылган бу хатта Мусаның эстетик карашлары чагылган. Матурлыкны язгы гөрләвекләрдән һәм җәйге гөлләрдән генә эзләмәскә кирәк. Безнең кышыбыз да бик матур. Тормышның эченә керергә- кирәк. Ләкин бу агитка язарга өндәү түгел. Муса шигырьдә картина бирергә, «шигъри хикәя» язарга кирәклек турында әйтә. Яшь хәбәрчегә Муса темалар да бирә. Бу темаларның бик күбесе хәзерге көн өчен дә (ягъни, хәзерге шагыйрьләребез, хәзерге хәбәрчеләребез өчен дә) бик актуаль саналырга тиеш- «Төрле милләт балаларының үзара дуслыгы» темасы аеруча әһәмиятле. Ә бу теманы Муса гомумән әйтеп кенә калмый, бәлки аның конкрет чишелешен дә күрсәтә. «Рус авыллары белән уртак эш, туганлык» (эшчеләр коллективларындагы уртак эш турында әйтеп торасы да юк инде!). Чыннан да, күп кенә районнарда татар һәм рус авыллары яисә татар Һәм чуваш, мордва,, мари авыллары аралаш салынганнар, безнең эре колхозларыбыз төрле милләтләрнең колхозчыларын берләштерәләр. Коммунист шагыйрь Мусаның киңәшен тотып, рус авыллары белән 1 Балалар журналында көннең кадагына суга торган аерым лоэунг-куплетлар бирү» кулланылган. 9* 131 уртак эш, туганлык темасына кыска гына шигырьләр язу өчен дә, зур полотнолар иҗат итү өчен дә бездә бай хәзинәләр бар. Берникадәр вакыт миңа Муса белән бергә «Коммунист» редакциясендә эшләргә туры килде. Редакциядә эшләгән вакытында Муса Әдәбият мәсьәләләре белән генә чикләнмичә, газетаның көндәлек тормышында бик актив катнаша иде. 1934 елда партиянең XVII съезды булды. Газетада съезд материалларын көнендә өлгертеп, биреп барырга, кирәк. Үзәк Комитетның отчет докладын тәрҗемә итү эше миңа, Мусага һәм Әхмәт Фәйзигә йөкләнде. Ул вакытта «Коммунист» газетасының штаты бик тулы иде инде. Машинисткалар да җитәрлек иде. Без машинисткаларга диктовать итеп эшләдек. Хәтта якшәмбе көнне редакциянең безнең өчен бутербродлар китертеп чәй хәзерләтүе дә хәтеремдә. Без өчебез аерым-аерым эшләп, аннары тәрҗемәләребезне бергә бик. ныклап тикшерә идек. Табигый, бу эш зур киеренкелек сорый иде, өстән, генә фикер йөртү мөмкин түгел иде. Мусаны бик көлдергән бер моментны искә төшереп үтим әле. Безнең «бригада»га редактор үзенең татарча да, русча да рәтләп белми торган бер урынбасарын да кушты. Тәрҗемә итә алмый бит, дигәч, ул оештыру ягын карар дип җавап бирде. Чыннан да, урынбасар, бутербродлы чәйләрне яхшы оештырды. Ләкин ул үзенең эшчәнлеген. моның белән генә чикләргә теләмәде. Без өчәүләп тәрҗемәләребезне тикшергәндә дә безнең янда чуалып, тәрҗемәнең сыйфаты турында фикерләр әйткәли башлады. Муса үзенең тәрҗемәсен укый иде. Теге иптәш: — Тукта әле, тукта, — диде. — Нәрсә бар? Теге иптәш, уң кулының бармакларын киң җәеп, бишесен берьюлы Мусаның кулъязмасы өстенә куйды да: — Бу җире катаршарак икән, — диде. Муса бер дә аптырап калмады, ачуланмады. Гадәтенчә ягымлы елмаеп: — Ярый, без аны карарбыз. Бер-ике йотым гына чәй эчеп алыйм әле, — диде. Соңыннан да бездә төрле кулъязма укыган чакларда, яисә болай гына сөйләшеп утырганда, киң ачылган биш бармак белән өстәлгә басып: — Туктале, тукта, бу җире бераз катаршарак икән! — дип көлешү гадәт булып калды. «Коммунист» газетасында Муса да, мин дә әдәбият мәсьәләләре турында еш кына чыгышлар ясый идек. Кайчакта төп фикерләр алдан бергәләп тикшерелә, хәтта кайчакта «уртак чыгышлар» да булгалый иде. 1934 елның 27 һәм 28 августында «Коммунист» газетасында (158 һәм 159 саннар) «1933 ел эчендә «Совет әдәбияты» исемле мәкалә-обзор басылып чыкты. Мәкаләнең язылу тарихы менә ничек булды. СССР язучылары союзының тапшыруы буенча, мин журналның 1933 ел саннарына обзор язган идем (рус телендә). Муса шуны мәкалә хәленә^ китерүне тәкъдим итте. Төп моментлар турында тагын бер тапкыр сөйләштек һәм, мәкалә язылып беткәч, бергәләп тикшереп, укып чыктык. Табигый, бу инде уртак мәкалә иде, һәм без аның ике имза белән чыгуын тиеш таптык (өченче кеше булып, газетаның ул вакыттагы редакторы да кушылды). Мәкаләне Муса белән тикшергәндә без күпме- үзгәртүләр керткәнбез, анысын ачык хәтерләмим. Ике автор исеменнән- бирелә торган мәкаләне икесенең дә язып утыруы яисә бүлешеп язулары мәҗбүри түгел (мәкалә шигырь түгел бит ул), төп фикерләрнең; уртак булуы кирәк. 132 Муса белән бергәләп эшләнгән бу мәкаләдәге кайбер моментларны, утыз еллап вакыт узгач, искә төшерәсе килә. «Соңгы елларда бездә матур әдәбият журналларының (шулай ук бүтән төр журналларның да) еллык эшләренә йомгак ясау гадәте никтер» онытылып калды. Ә бу — журналны укучы массаларга якынайту өчен дә, шулай ук һаман да яхшырта бару теләге белән журналның җитешсез якларын ачып салу өчен дә бик кирәкле бер эш». Мәкалә менә шулай башланган. Журналларга еллык обзорлар бирүнең кирәкле эш икәнлеген хәзер дә инкарь итә алмыйбыз. Ләкин, бик кирәкле булса да, бездә бу эш әле хәзер дә тәртипле рәвештә тормышка ашырылмый, дип әйтергә мөмкин. Моннан егерме сигез ел элек безнең «Совет әдәбияты» журналында нинди материаллар басылды икән? Шуңа бер күз төшерик әле. «Совет әдәбияты» журналы, — дип укыйбыз мәкаләдә,— 1933 елда күп кенә карт язучыларның һәм яңа үсеп килә торган язучыларның әсәрләрен укучыларга ирештерде. Шигырьләр арасында без Әхмәт Фәйзи иптәшнең көчле язылган «Флейталар»ын, Г. Мөхәммәтшин шигырьләрен, Ф. Кәримнең «Тавышлы таң»ын күрсәтә алабыз. «Кыз шатлыгы» .шигырендә Мөхәммәтшин әйтә: Зөһрә элек Иләк өстендәге Көрпәгә дә туя алмады. Алар ишегенә Җәйге таңда Кояшы да күзен салмады. Тик ач бүре, — Тешен тешкә бәреп, Кан эчәргә чыккан юлаучы, — Кулак абзарына керә алмагач, Алар нигезендә улады. Бүген кояш үзе дә гаҗәпләнде — Ярлы ишеген какты байраклар: «Таза тормыш килә, Ач киртәңне!..» Тавышлары күкри һәр якта,— ДИ. Менә шул шатлыкның, культуралы, җитеш тормыш шатлыгының шигырьләрдә яңгыравын көтәргә хакыбыз бар безнең. Шул шатлыкны җанлы итеп, укучыны дәртләндерерлек итеп бирергә кирәк. Ләкин күп кенә шагыйрьләр «шалтыр-шолтыр» киләләр яки һич кирәкмәгәнгә «тирән фәлсәфә»гә биреләләр. Әнә шундый шалтыравыклы шигырьләр рәтенә Г. Теләшнең «Кузгалышлы яшьлек» дигән әйберен (№ 2—3) кертергә мөмкин. Ул үзе теманы зурдан алган. Үткәнне һәм хәзергене бирергә теләгән. Ләкин: «Кучкар. Комлы таулар. Урман, күлләр. Ач казарма. Салкын бараклар. Бала-чага. Хатын-кызлар. Ирләр» дигән сүзләрне һәм аннары: «Кучкар. Комлы таулар. Урман, күлләр. Тук казарма. Җылы бараклар. Бала-чага. Хатын-кызлар. Ирләр» дигән сүзләрне күп нокталар белән аеру ярдәмендә генә, нишлисең, шигырь килеп чыкмый шул». Бу өзекне мин йолыккалап алмадым. Күчерелгән хәтленең бер сүзеи дә төшереп калдырмыйча, үзгәртмичә яздым. Шигырьләр һәм шагыйрьләр турында Муса белән гәпләшү бик күңелле бер эш иде. Поэзия күкләрендә Мөхәммәтшин шикелле якты талантлар күренә башласа, Муса балаларча дип әйтерлек керсез күңеленнән шатлана, ләкин шалтыр- шолтыр килә торган шигырьләрне дә, шагыйрьләрне дә, шулай ук чилепешле фәлсәфәне дә яратып бетерми иде. Мәкаләнең проза әсәрләренә багышланган өлешеннән бер өзек китерик. 133 «Ләбип Гыйльми, Фатих Хөсни, Ибрай Гази, Әмирхан Еники, Томәр Разин, Афзал Шамов хикәяләрен дә аерып күрсәтеп үтәргә кирәк. «Кечкенә кеше» дигән хикәядә (№ 2—3) Фатих Хөсни иптәш беренче карашта әһәмиятсез генә күренгән материал өстендә эшләп (җаваплы- лыктан куркып үзен кечкенә санап өйрәнгән карт библиотекарьның совет шартларында «җаваплы»га әйләнүе) социализги илендә хезмәтнең һәрбер төре хөрмәт ителүен, һәрбер работникның үзенә тапшырылган участокта «хуҗа» булырга тиешлеген күрсәтә». Бу өзекне күчереп алуымның сәбәбе — лирик җанлы Фатих Хөснине Муса ярата иде. һичшиксез, аңа мәңге боекмас, шат табигатьле Сәфәргали дә бик ошар иде. Мәкаләдә журналның төп кимчелекләре күрсәтелгән. Алар турында да язып үтәсе килә. Ул кимчелекләр, егерме сигез ел вакыт үткәннән соң, менә нинди заманнар бар иде бит, дип искә төшереп сөйләргә генә калды микән, әллә алар әле һаман да очрый микән? «Журналның төп җитешсез ягы, — дип әйтелә мәкаләдә, — организаторлык роленең артык йомшак үтәлүе. Журналда без Татарстан предприятиеләрендәге эшчеләр тормышына, аларның көнкүрешенә багышланган хикәяләр, очерклар күрмибез. Әгәр дә теләсә, редакция .моны булдыра алыр иде». Хәзер без тирән канәгатьләнү тойгысы белән, әйе, бу күптән үтелгән баскыч инде, дип әйтә алабыз. Хәзер инде бездә эшчеләр тормышына багышланган хикәяләр дә, очерклар да бик куп, хәтта зур-зур романнар да бар. «Социалистик Татарстан» газетасының 1961 елның 17 февралендәге санында «Хәл ителмәгән проблема» исемле кыска гына бер хәбәр-мәка- лә басылып чыкты. Анда әйтелүенә караганда,- Татарстан язучылары союзы правлениесе утырышында «Совет әдәбияты» журналының 1960 елда чыккан саннары тикшерелгән. Мәкаләдә журналның күп кенә уңышлары күрсәтелә. Анда түбәндәге бер абзац та бар: «Ф. Хөснинең «Чуар йөрәк» исемле хикәясендә әллә нинди зур проблема да юк. Ләкин, докладчы шаяртып әйткәнчә, «авызына шайтан төкергән бу язучы хикәядә алынган кешенең әйбәт кеше булуын, аның образын бик оста сурәтли». Менә без тагын Ф. Хөсни фамилиясен очраттык, һаман да шул Фатих инде ул. Аерма шунда: аның арслан ялына охшаган чәче 1933 елда әле кара иде, ә хәзер чал кергән инде. Үзе һаман да лирик җанлы. «Совет әдәбияты»ның 1932 елда чыккан саннарын тикшергәндә без аны җылы сүз белән искә төшергән идек, «Совет әдәбияты»ның 1960 елда чыккан саннары тикшерелгәндә һаман да ул шулай рәхмәт тойгысы белән искә алына. Кайбер язучылар тәрҗемәгә икенче дәрәҗәдәге бер эш итеп карыйлар, тәрҗемә турында озаклап сөйләшүне, бәхәсләр алып баруны үзләре өчен ваклык саныйлар. Муса андыйлардан түгел иде. 1930 елларның башларында бездә рус классик шагыйрьләрен (барыннан да бигрәк Пушкин әсәрләрен) тәрҗемә итү җанланып китте. Бу бик шатлыклы бер хәл иде. Ләкин, кызганычка каршы, кайчакта безнең яхшы шагыйрьләребез дә начар тәрҗемә биреп куйгалыйлар иде. Моның мисаллары 1934 елда «Совет әдәбияты» һәм «Пионер каләме» журналларында күренде. Бервакыт, 1934 елның көзендә, «Совет әдәбияты» һә-м «Пионер каләме» журналларының яңа саннары турында Муса белән сөйләшеп утырганда, Пушкин тәрҗемәләренә багышлап аерым бер чыгыш ясарга кирәк, дигән фикергә килдек. Икебез аерым ике мәкалә яздык. 1 һәм 2 цифрлары белән билгеләнгән бу ике мәкалә «Коммунист» газетасының 27 октябрьдә чыккан 235 санында, ике яклы подвал булып, «Пушкин ‘шигырьләрен бозуга каршы» дигән рубрика белән басылды. Рубрика калын хәрефләр белән ике баганага җыелган. Мәкалә исемнәре шулай ук ике баганага эре курсив белән җыелган. Аерым язылган бу мәкаләләрне без Муса белән бергә укыдык, бергә тикшердек. Муса мәкаләсе «Классиклар белән танышу болай булмый» дигән исемдә. Тәрҗемәләр мәсьәләсенә багышланган бу мәкаләнең әһәмияте ■бик зур булганга күрә, мин аңа тулырак тукталырга телим. «Пионер каләме» журналының 1934 елгы 7 номерында, дип яза Муса, — «Әдәбият классиклары белән танышабыз» дигән сүз башы астында Пушкинның «В Сибирь» һәм «Узник» исемле ике шигыре татарчалаштырып бастырылган. Татарчалаштыру эшен шагыйрь X. Туфан башкарган. Бу шигырьләрне шул ук вакытта Мансур Крымов та тәрҗемә иткән иде. Крымовның «Себергә» шигыренә ясаган тәрҗемәсе «Совет әдәбияты»ның 1934 елгы 6 нчы номерында басылган». Үзенең мәкаләсендә Муса менә шул ике шигырьнең тәрҗемәсен тикшерә. Башта да гомуми мәсьәләләргә кагылып үтә. «1. Тәрҗемәдә шагыйрьнең үз әсәрендәге төп фикере бозылмый һәм лрттырылмый-киметелми тулысынча әйтеп бирелгән булырга тиеш. 2. Оригиналда булган төп охшатулар һәм метафоралар сакланган булырга тиешләр. 3.Тәрҗемәдә тәрҗемә ителә торган шигырь өчен характерлы булган форма (ритм, үлчәү һәм сүз әйләнешләре) мөмкин булган кадәр сакланырга тиешләр, һәм тәрҗемәнең татар әдәби теле кагыйдәләренә җавап бирерлек шома һәхМ нәфис эшләнүе күзәтелергә тиеш». Шуннан соң инде мәкаләнең авторы конкрет мисалларга күчә һәм 'мәкаләсен болай тәмамлый: «Пионер каләме» укучы балаларны классиклар белән таныштыру төсле зур һәм файдалы эшкә керешкән һәм бу эшкә хәзерге әдәбиятның зур көчләрен (X. Туфан) тарткан...» Шуны әйтеп үтәргә кирәк: Муса иптәшлек мөнәсәбәтләрен «әшнәлек», «агайэнечелек» мөнәсәбәтләренә әйләндерми иде. Әдәбият интереслары таләп иткәндә, хәтер калдырудан курыкмыйча, үзенең фикерен аермачык әйтә иде. Классикларны тәрҗемә итү, гомумән, безнең культура дәрәҗәсен күтәрүче факторларның берсе булу белән бергә, һичшиксез, язучының әдәби осталыгы үсүгә дә хезмәт итә. һәрбер яхшы тәрҗемә — әдәбиятыбызның яңа бер казанышы дигән сүз. ОПЕРА ҺӘМ БАЛЕТ ТЕАТРЫНЫҢ НИГЕЗЕ САЛЫНГАНДА 1934 елда Мәскәүдә, Татарстанның опера һәм балет театрына кадр- .лар хәзерләү өчен, татар опера студиясе төзелде. Кунакчыл Мәскәү каласы татарның танылган композиторларын, җырчыларын үзенә чакырып алды. Болар арасында Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Мәрьям Рахманкулова, Асия Измайлова, Сара Садыйкова, Ситдыйк Айдаров һәм башкалар бар иде. Атаклы исемнәр янына яшь көчләр килеп кушылды. Ул вакытта әле беренче адымнарын атлаган Нәҗиб Җиһановның зур таланты, Мәскәү профессорлары ярдәмендә юл алып, тагар музыка культурасын баетуда мул нәтиҗәле эшчәнлегеи башлап .җибәрде. Шулай ук хәзерге композиторларыбыздан Ж^әүдәт Фәйзи, .Заһид Хабибуллиннар да Мәскәү мәктәбен үттеләр. Зур бер коллектив булып оешкан студиядә, табигый, әдәбият эшлә- 134 135 Фе дә, репертуар тудыру мәсьәләсе дә нигезле бер төс алырга тиеш иде. ■Мактаулы шушы бурычнй башкаруда җитәкчелек итү Муса җилкәсенә йөкләнде. Ул вакытта әле бик ачык сизелеп тормаган булса да, студиядә Муса гаять киң күләмдә күпкырлы эшчәнлеген җәелдереп җибәрде. Ул студия репертуары өчен күп кенә җыр текстлары язды, художество ■ягыннан югары сыйфатлы либреттолар иҗат итте һәм татар шагыйрьләрен студия тирәсенә туплады. Студия өчен либреттолар тәрҗемә итү эшенә керешкәч, Муса миңа «Фауст» операсының либреттосын татар теленә тәрҗемә итүне тапшырды. Мин музыка белеменнән бөтенләй мәхрүм кеше. Ул вакытта әле клавирны укый да белми идем. Либретто тәрҗемәсендә (һәм, гомумән, •әзер музыкага текст биргән) сүз басымнары музыка басымнарына тәңгәл килергә тиеш. Бу өлкәдә үземнең бөтенләй «тәҗрибәсез» кеше икәнемне әйткәч, Муса көлде генә. Безнең кайсыбыз консерватория бетергән соң? Муса үзе минем беренче өйрәтүчем булды. Ноталарны ничек укырга, иҗек җитми калганда ничек «лиговать итәргә» икәнен төшендерде. Ул үзе, бик музыкаль табигатьле һәм гаять сәләтле кеше булганга күрә, музыка белеменең нигезләрен шактый нык үзләштереп өлгергән иде инде. Минем шикелле белмәгән кешегә шактый специфик мәсьәләне дә бик аңлаешлы итеп сөйләп бирә белә иде. Бу вакытта әле Муса өйләнмәгән иде. 1934 елның ахырында «Коммунист» газетасы чыкмый башлагач, Муса белән минем көн дә диярлек редакциядә очрашуларыбыз тукталган иде инде. Мин, профессиональ язучы буларак, өйдә утырып кына эшли идем. Муса бездә бик еш була иде. «Фауст» либреттосының тәрҗемәсен тикшерү дә безнең өйдә барды. Мин «башлы-күзле» кеше идем инде. Либретто турында сөйләшкән арада, Муса безнең улыбыз дүрт-биш яшьлек «дәү егет» белән уйнап алырга да өлгерә иде. Уенчыклар китерергә дә онытмый иде. Биш яшьлек бала карашымча бик зур саналырга тиеш булган яшел «пушка»ны .Муса үзе дә бик мавыгып төзи һәм үзенең оста тидерүе белән мактанып та ала иде. «Фауст» операсы башта татар телендә дә куелып килде. Төгәлрәк әйткәндә, «Фауст» операсының сүз тексты татар телендә җырланды. Уңышлы бара дип сөйлиләр иде. Ләкин соңыннан, ни өчендер, безнең опера театрыбызда классикларның операларын татар телендә җырлау практикасы бетерелде. Бәлки, бу мәсьәләне практик хәл иткәндә төп рольләрне башкаручы җырчылардан байтагысының татарча белмәве ■исәпкә алынгандыр. Ләкин, безнеңчә, бу төпле аргумент була алмый. Аерым рольләрне теге яки бу телдә башкару өчен ул телне ана телен белгән хәтле белү мәҗбүри түгел. Шунысын да онытырга ярамый. Муса Җәлил үзе дә берничә либретто тәрҗемә итте. Аның гүзәл тәрҗемәсендәге «Фигароның туе» либреттосы студия тарафыннан өйрәнелде. Аерым арияләре, өзекләре башкарылды һәм ул үз вакытында тулысыңча сәхнәгә куярга да хәзерләнгән иде. һәрхәлдә, Муса Җәлил исемендәге опера театрында Моцарт операсының җырлары-сүзләре Муса Җәлил тәрҗемәсендә яңгыраса, бик күңелле булыр иде бит. Студия коллективындагы рус иптәшләр «Качкын» операсында да, шулай ук тәрҗемә либреттоларда да аерым җырларны һәм рольләрне гшактый уңышлы башкарырга өйрәнә алдылар. Табигый, зур җаваплы •бу яңа бер эштә Мусаның хезмәте зур булды. Мусаны борчыган тагын бер мәсьәлә бар иде. Рус иптәшләрнең татарча кайбер сүзләрне, татар теленә хас булган авазларны бик үк дөрес әйтә алмаулары аңлашыла торган хәл әле. Яшь җырчылар тырышалар. һәрбер сүзнең ничек яңгырарга тиешлеген өйрәнерләр. Ә менә кайбер татар җырчыларының татар сүзләрен бозып җырлаулары бер дә 136 табигый хәл түгел. Л'1оңа чик кую кирәк, һәм Муса, һәрвакыттагыча үзенә хас такт белән, берәүгә дә каты бәрелмичә, бу кимчелекне бетерү өчен дә эшкә кереште. Репетицияләрдә ул һәр сүзнең татарча дөрес җырлануына бик нык игътибар итә иде. Студиянең,әдәби бүлеге татар әдәбияты, татар теле укытуны планга кертте. Әдәоият укытуны бераз вакыт мин алып бардым. Нинди программа белә!^ укытканымны хәзер инде ачык хәтерләмим, һәрхәлдә, бу эш Муса оеләи бергә киңәшеп эшләнә иде. Опера студиясе Мәскәүдә үзенә бертөрле культура үзәге булды. Аның эшләрендә Мәскәүдә яшәүче татар шагыйрьләреннән Әхмәт Фәйзи һәм Әхмәт Ерикәй актив катнаштылар. „Җыр репертуары тудыруда (композиторларыбыз яңа җырлар, яңа көйләр язсын өчен текст бирүдә) Муса һәм Ерикәй аеруча зур роль уйнадылар. «Татар опера театры» дигән мәкаләсендә Муса Җәлил моны үзе дә әйтә. Татар шагыйрьләре, бердән, студиядә гөр килеп эшләп йөрсәләр, икенчедән, шагыйрьләр һәм прозаиклар бергәләп язучыларның үзәк клубында, Воровский урамында, очрашалар иде. Партия Үзәк Комитетының 1932 ел карары нигезендә Совет язучылары союзы төзелгәч, Мәскәүдәге татар язучыларыиың иҗат коллективын оештырдык. Анда язучыларның яңа әсәрләре тикшерелә һәм татар клубы (соңыннан Татар культура йорты) белән бергәләп эшчеләр арасында әдәбият кичәләре үткәрүнең планнары төзелә иде. Табигый, Муса Җәлил һәрвакыт бу эшләрнең үзәгендә булды. Татар поэзиясендә яңа жанр тудыруга стимул биргән студиянең эш- чәнлеге дә консерватория тирәсендә генә бикләнеп калмады. Студия коллективы Мәскәү шәһәрендәге һәм өлкәдәге татар эшчеләре арасында берөзлексез концертлар оештыра, татарның талантлы җырчыларын, композиторларын Мәскәү эшчеләре яратып, алкышлап каршы алалар иде. Бу концертлар хәтердә калуның үзенә бертөрле сәбәбе дә бар. Концерт алдыннан еш кына миңа «Хәзерге момент» турында доклад ясау бурычы йөкләнгән була иде. Мин доклад башланыр вакытны көтеп, сәхнә артында ары-бире йөренгәндә, артистлардан кем дә булса берәү, Максуд, озак сөйли күрмә, дип кисәтеп һәм үтенеп куя иде. Опера театрыбызның нигезе салынганда, беренче либреттоны язу кебек мактаулы эш талантлы шагыйребез Әхмәт Фәйзи өлешенә тиде. Муса Җәлил һәм Әхмәт Фәйзи кебек якты талантлы ике шагыйрьнең Нәҗиб Җиһанов кебек зур композитор белән күп еллар буе хезмәттәшлек итүләре һич тә очраклы хәл түгел иде. «Качкын» либреттосында ук инде Фәйзи композиторга текст материалы бирү белән генә чикләнмәде, бәлки мөстәкыйль әдәби кыйммәткә ия булган бер әсәр иҗат итте. Беренче либреттоны камилләштерүдә Муса Җәлил, әдәби бүлек мөдире буларак, зур ярдәм күрсәтте. Шулай ук композиторлык эшчәнле- генең беренче адымнарыннан ук үз иҗатына гаять зур таләпчәнлек белән караган Җиһанов та либреттоны тәнкыйтьсез генә кабул итмәде, либретто авторының иң җитди, иң кырыс киңәшчесе булды. Нәтиҗәдә татар әдәбияты өчен бөтенләй яңа бер жанрның беренче карлыгачы канат кагынды. Яңа жанрда минем дә көч сынап карыйсым килде. Мәҗит Гафури- иың «Кара йөзләр» дигән әсәре нигезендә опера иҗат итү фикерен алга сөрдем һәм үземнең шул опера өчен либретто язарга теләвемне белдердем. Татар кызларының революциядән элекке шомлы язмышын тиңсез бер' осталык белән чагылдырган «Кара йөзләр»не опера театрында сәхнәләштерү фикерен Муса бик дөрес дип тапты һәм шундук либретто турында миңа киңәшләр дә бирә башлады, либреттоның планын язып китерергә кушты. 137 Кабул ителгән план нигезендә либретто язылды. Либреттоны укып чыккач, Муса аңа нигездә уңай бәя бирде. Аның бу фикере 1938 елның 11 сентябрендә Ш. Маннурга язган хатында ачык әйтелгән. «Мин бүген генә бу ике либреттоны укып чыктым, — ди Муса. — «Кара йөзләр» — М. Гафурииың иң көчле әсәре. Либретто аны тулысыңча биреп бетерә алмаса да, төбендә ярарлык өшләнгән». Бу хатны укыгач, Муса өчен характерлы бер моментка игътибар итмәү, Мусаның эшчәнлек сәләтенә сокланмау мөмкин түгел. Муса бер көн эчендә ике либретто укып чыккан (либреттоларның икенчесе — Ерикәй әсәре «Бибисара»), Шул ук көнне Маннурга озын хат язган. Тагын бүтән эшләре дә булгандыр. Студиягә баргандыр. Ә бәлки, берәр шигырь дә язгандыр. Озак та үтмәстән, Муса «Кара йөзләр» либреттосы турында үземә әйткән фикерләрең тәфсилле рецензия рәвешендә язып та бирде. Бу рецензия Муса Җәлил әсәрләренең өченче томында басылган, хәзер аны кабатлап торуны тиеш тапмыйм. Мәгәр шуны әйтеп үтәсем килә: Мусаның гадәтенчә, бер дә иренмичә, озын һәм конкрет язылган бу рецензия аның музыка белән дә, опера драматургиясе белән дә тирән- тен таныш икәнлеген күрсәтә. Либреттоның кимчелекләрен Муса бик ачык һәм бик ышанычлы итеп аңлатып бирү белән генә чикләнми, бәлки аларны ничек бетерү турында конкрет тәкъдимнәр дә ясый, либретто авторына чын мәгънәсендә иптәшләрчә ярдәм итә. Гомумән, Мусаның либреттолар турындагы рецензияләре конкрет тәкъдимнәргә бай булып, җентекле язылган булулары белән аерылып торалар. Муса Җәлил әсәрләренең өченче томында Җәүдәт Фәйзи тарафыннан язылган «Карахмәт», Әнәс Камал тарафыннан язылган «Туй» һәм югарыда әйтелгән «Кара йөзләр» либреттолары турындагы рецензияләр урнаштырылган. Мусаның либреттолар турындагы рецензияләре әле җыелып бетмәгән булса кирәк. Гадәттә Муса, либретто турында фикер әйтүне аерым рецензентка тапшыру белән генә чикләнмичә, үзе дә яза иде. Татар әдәбиятының шушы яңа жанрын тудыруда Муса Җәлилнең күпме көч куйганын күз алдына китерү өчен, аның «Татар совет операсы» дигән мәкаләсенә мөрәҗәгать итик. «Әдәби бүлек оригинал либреттолар тудыру буенча тыгыз эш алып барды. Бу өлкәдә эш шактый кыен иде. Татарча либретто үрнәкләре булмау, тәҗрибәле либреттистлар булмау, студиягә тартылган язучыларның музыка белән аз танышлыгы — либретто тудыруда зур авырлыклар ясады. Шуның нәтиҗәсендә бу өлкәдәге беренче тәҗрибәләр уңышсыз булып чыктылар һәм либреттистларга бик күп эшләргә туры килде. Мәсәлән, беренче тәҗрибәләрдән булган «Качкын» либреттосы (Әхмәт Фәйзи) бик күп төзәтү һәм эшләүне таләп итте. «Качкын»ның унга якын варианты унлап киңәшмәдә кат-кат укылып, каткат тикшерелеп, ярарлык хәлгә килгәнгә кадәр бик күп, бик җентекләп төзәтелде» (Сайланма әсәрләр, Ш т., 292 бит). Менә шул зур эшне юлга салып җибәргән Муса үзе, яңа жанрда яңа әсәрләр яза башлап, гомумән, татар поэзиясенең шедеврларыннан булган «Алтыичәч»не иҗат итте. «Алтынчәч» либреттосының үзенең озын гына тарихы бар. Либреттоның сүз башында һәм «Иҗат дуслыгы» дигән мәкаләсендә /Муса бу турыда үзе дә әйтеп китә. Бу либретто текстына беренче операны күренекле рус композиторы һәм музыка белгече Асафьев язды. Ләкин аның операсы сәхнәгә куелмады. Сәнгать дөньясында зур авторитетлы Асафьевка Муса үзенең тирән хөрмәт белән каравын, ләкин «Алтынчәч» музыкасының чын милли колориттан мәхрүм икәнлеген һәм формалистлык элементлары да очравын сөйли иде. Соңыннан Муса либреттосына Нәҗиб Җиһанов үзенең мәшһүр операсын язды һәм бу опера Мәскәү сәхнәсендә, кардәш республикаларда, шулай ук ^вропа илләренең сәхнәләрендә мактаулы урын алды. 1937 елда иде булса кирәк, студия коллективында Муса « лтын- чәч» либреттосын укыды. Студиянең утырышлары да, дәресләр дә оаш- та консерватория бинасында гына бара иде, бүлмәләргә, залларга кытлык иде. Соңга табарак студияне, ничектер, «Правда» клубы да үз канаты астына алды. Кайбер дәресләр һәм утырышлар шунда үткәрелә башлады. «Алтынчәч» либреттосын мин шул клубта тыңладым. Мусаның либреттоны беренче тапкыр укуы булгандырмы, әллә инде ул төзәтелгән вариантны яңадан укыгандырмы, анысын хәтерләмим. Тик шунысы бик ачык хәтеремдә калган: либретто миндә, мәгълүм бер жанр әсәре буларак түгел, бәлки гомумән әдәби әсәр буларак, гаять көчле тәэсир калдырды. Ул мине тирән дулкынландырды. Үзем композитор да, җырчы да булмагач, табигый, мин либреттоның махсус камиллекләренә һәм кимчелекләренә бертөрле дә игътибар итмәдем, тик мин Мусаның жестларсыз гына, тавышын күтәрмичә генә, яңа бер әдәби әсәр укыганын сихерләнеп, хыялга бирелеп тыңладым. Әйе, бу либретто миңа үзенең аерым арияләре яки дуэтлары белән генә түгел, бәлки гомумән сокландыргыч шигъри әсәр булуы белән ошады. Тикшерү гадәттәгечә барды. Автор адресына күп кенә җылы сүзләр әйтелде. Либреттоның драматургии камиллекләре, аның композитор һәм җырчылар өчен материалга байлыгы мәсьәләнең белгече булмаган кешеләргә дә күренеп тора иде. Җырчылар һәм белгечләр әсәрдәге кимчелекләрне дә күрсәттеләр, аерым теләкләр белдерделәр. Музыканың, җырның үз законнары бар. Анда шигырь тексты өчен кирәксез булып күренгән кайбер кабатлаулар яисә ритм үзенчәлекләре очрый. Димәк, либретто тексты белән әдәби вариант арасында беркадәр аермалар булуы мөмкин. Мусаның моны үзара сөйләшкәндә әйткәне дә хәтердә. Ләкин моңа карап без, Муса үзе дә либреттоны беркадәр түбәнсеткән икән, дип әйтә алмыйбыз. Мәсьәлә киресенчә тора. Мусаның башта драматургии поэма язуы либретто язуга аның никадәр җаваплы караганлыгын күрсәтә. Опера студиясендә эшләве белән үзе дә югары музыка мәктәбен үткән һәм клавир серләрен бик нык үзләштергән зур талант иясенең, опера өчен гүзәл либретто биргәне хәлдә, сокландыргыч шигъри әсәр иҗат итүе бик табигый күренеш. Бер үк вакытта операның да, татар поэзиясенең дә зур бәхете бу. «Алтынчәч» драматургии поэмасы, икенче төрле әйтсәк, либреттоның әдәби варианты аерым китап булып 1941 елда басылып чыкты. Халык әдәбиятының төрле жанрларын Муса бик яхшы белә иде. «Җикмәргән» һәм «Алтынчәч» әкиятләре нигезендә әдәби әсәр иҗат итү, бәлки, электән үк шагыйрьнең хыялында булгандыр. Ләкин аның бу турыда безгә сөйләгәне юк иде. Драматургии поэма язуның көн тәртибенә куелуы опера өчен либреттолар кирәк булу мәсьәләсе белән бәйләнгән икәнлегендә шикләнү мөмкин түгел. Муса Җәлилнең яңа әсәр өчен әкиятләргә мөрәҗәгать итүе аның тормыштан читләшүен, борынгы бабаларның тирмәләреннән романтика эзләвен аңлатмый. Шулай ук материалның опера сәхнәсе өчен отышлы булуы да Мусаны мавыктырган төп момент түгел. Гомумән, тышкы эффектлар Муса өчен хәлиткеч роль уйный алмыйлар иде. Шуңа күрә дә ул элекке көтүчеләр тормышының идиллиясен җырлаган либреттоларга яшел семафор күтәрмәде һәм үзе әкиятләрдән ничек файдалану кирәклегенең гүзәл бер үрнәген бирде. Илеңне, халкыңны ярату, аңа тугрылыклы булу — әсәрнең төп философик идеясе менә шул. Беренче җырыннан соңгы җырынача әсәр әнә шул идея белән сугарылган, яшь йөрәкнең беренче сөю чаткысыннан * 138 139 Дөрләве, ана һәм бала мәхәббәте, табигатьне һәм гүзәллекне ярату кебек күркәм сыйфатларның һәммәсе дә әнә шул төп идеягә буйсындырылган. Әсәрнең бөтен шигъри тукымасын тәшкил иткән шушы идея чын мәгънәсе белән халыкчан, җанлы бер телдә бирелгән. Күп кенә җырлар халык җыры булып яңгырыйлар, күп кенә җырларда халык мәкале саналырдай афоризмнар — чын энҗеләр сибелгән. Халыкның шагыйрьлек һәм баһадирлык сыйфатларын чагылдырып, үзе дә үлемсезләр сафына баскан Муса Җәлил мирасында халык әкиятләренә нигезләп иҗат ителгән «Алтынчәч» шикелле бер җәүһәрнең Җем-җем итеп нурлар сибүе бик табигый бер күренеш шул. Бакчадагы гөлләр гөрләп чәчәк атсын өчен, уңдырышлы, бай туфрак кирәк. Мул кояш нурлары кирәк. Оста бакчачылар кирәк. Гөлләр бакчасы өчен нәрсәләр кирәк булса, сәнгать бакчасында да шулай ук. Безнең татар халкы беркайчан да талантларга ярлы булмады. «Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул», — диде халкыбызның сөекле улы Габдулла Тукай. Тирән оптимизм белән сугарылган бу сүзләрне ул Россиядә шомлы реакция хөкем сөргән һәм татар дөньясында Ишми ишаннар котырынган бер чорда әйтте. Халыкның зарлы һәм авыр тормыш белән яшәвенә җаны сыкранган шагыйрь шунда ук: «Ул әле әллә нинди кара көчләр басканга күрә генә бу күренештә йөри. Ләкин бу хәл вакытлы гына килгән бер авыру кеби гаризый II бер хәлдер», — дип өстәде. Халык үзе һәрвакыт оптимист булган шикелле үк, халык шагыйре Тукай да әллә нинди кара көчләрнең барысының да — алтын тәхетле патшаларның да, кибән чалмалы ишаннарның да — халык җилкәсеннән алып ташланачагына тирән ышану белән ышана иде. Тукай көткән якты көннәргә безне Ленин партиясе, коммунистлар партиясе алып килде. Тарихта тиңе булмаган шушы партия җитәкчелегендә татар халкы да кояшлы тормышка күтәрелде. Сәнгать бакчабызда яңа гөлләр чәчәк атты. Аларны тиешенчә тәрбияләү өчен оста бакчачылар табылды. Бөек рус милләтенең зур галимнәре, Мәскәү дәүләт консерваториясенең атаклы профессорлары компо- зиторларыбызның, җырчыларыбызның һәм биючеләребезнең остазы булдылар. Алар үз шәкертләренең талантына сокландылар, остазлык хезмәтенең көтелгәннән дә артык уңышлы баруы белән горурландылар. Дүрт-биш ел эчендә бездә сәнгатьнең электә булмаган төрләре барлыкка килде. һәркемгә дә мәгълүм булуынча, ислам дине бездә музыка, җыр һәм рәсем сәнгатенең үсешенә киртә булып тора иде. Егетләр белән кызларның бергә җырлаулары гына түгел, гади бер мәсьәлә турында сөйләшүләре дә дин исеменнән тыела иде. Ишми ишан муллалык иткән Түнтәр авылындагы өйләр урам буеннан мөмкин хәтле эчкәрерәк кертеп, ишек алдының түренә салынганнар. Моның зур хикмәте бар. Кара кашлы матур кыз урамнан узып барган купшы егеткә күз кысса да, барыбер, аның күз кысканын тәрәзә төбендәге тамчылы гөлләр белән кына гөлләре генә күрергә тиеш. Хезмәт ияләре, Тукайча әйткәндә, «иртәгә ач үлмәм дип тә» ышана алмаслык дәрәҗәдә коточкыч авыр бер тормыш белән яшәсә дә, ислам дине матурлык тойгыларын буарга омтылса да, инстинкт кушуы белән үлемнән сакланган шикелле, хезмәтчел халык үзенең җырын һәм музыкасын да саклады. Муллалар гаҗиз калдылар һәм ишетмәмешкә салындылар. Кара мунчаларда гына түгел, бәлки чылтырап аккан чишмә буйларында, җыеннарда һәм сабан туйларында, тальянкага кушылып, яшьләрнең дәртле дә, моңлы да саф җырлары яңгырады. II Үтеп китә торган, бетә торган. М. М. Музыка бпк примитив иде әле. Ләкин 1905 ел революциясеннән соң бу өлкәдә дә җанлану сизелә башлады, һәм сизгер җанлы 1укаи моңа шунда ук игътибар итте. , «Әйе, хөррият булды, — дип язды ул, яшьләр чыкты. Алар халык арасына чумды. Алар шушы онытылып яки һичкем тарафыннан әһә- Ният бирелми башлаган милли (моңнарыбызны терелдерделәр. Китаплар яздылар. Әүвәлдә итальянский гармоньнан башка уен коралы күрмәгән татарларга, әллә нинди оркестрлар җыеп, әллә нинди чүмеч төсле мандолин- нардаи милли көйләр уйный башладылар... Казандагы «Шәрык клубы»- на бу хезмәте өчен милләт исеменнән рәхмәт укымаска мөмкин түгелдер». Татар музыкасы өчен өр-яңа күренеш булган бик гади оркестрларның дәртле авазы озак яңгырамады. Татар музыкасының чәчәк атканын күрү Тукайга насыйп булмады. Тиз вакыт эчендә яңадан истибдат (реакция) кире кайтты, аның канлы тырнаклары астында шомлы сыкрану таралды. Кояшлы көннәргә юл салган социалистик революциядән соң гына халкыбыздагы бай талантларның рәхәтләнеп канат кагынуына мөмкинлекләр ачылды. Әллә нинди оркестрлар җыелды гына түгел, татар музыкасы, татар җыры яңа баскычка күтәрелде, бөтен дөньяда дан казаначак Татар опера һәм балет театры туды. Бу театрның бишеге Мәскәү каласында булды. Соңыннан СССРның халык артисты исемен алган Нәҗиб Җиһа-новның беренче операсы Мәскәүдә, Мәскәү профессорлары ярдәмендә язылды. Җырчылар, биючеләр. Талантлы композиторлар. Дирижерлар һәм концертмейстерлар. Либретточы шагыйрьләр. Бөтен дөнья музыка культурасының казанышларын үзләштергән зур бер коллектив. Менә шундый бүләк бирде безгә Мәскәү каласы. Бу бер могъҗиза иде. Социалистик революциядән элек мондый бер хәлне уйга китерү дә яисә гарәфә кич төштә күрү дә мөмкин түгел иде. Мәгәр хөр мәмләкәтнең — Россиянең азат халыкларына өлкән абыебыз бөек рус милләтенең могъҗиза саналырдай ярдәмнәр күрсәтүе тормыш законы булып әверелгән иде инде. Опера студиясен — театрын, яулык болгап, ак юл теләп, Казанга озатуны да ААәскәү каласы үзенең бик гади һәм гадәти эше дип санады. Муса Җәлил дә, Мәскәүдә унике ел яшәгәннән соң, опера һәм балет театры белән бергә, аның әдәби бүлек мөдире сыйфатында, Казанга карап юл алды. Озатып калучылар арасында Мусаның тормыш иптәше Әминә белән әле генә тәпи йөри башлаган нәни кызы Чулпан да бар иде.

(Дәвамы бар.)