Логотип Казан Утлары
Шигърият

РУС ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ СӘНГАТЕ БӘЙРӘМЕ

^ АЛЕКСАНДР ТВАРДОВСКИЙ ҖИДЕ МЕҢ СУ («Ераклардан-еракка» поэмасыннан) Тәгәрмәчләр шакылдавы аркылы Ишетәм мин йокы аралаш: «Идел!» диде кемдер бик акрын, һәм күрәмен, торып карагач: Бөтен вагон таңнан аяк баскан, Тәрәзәләрне сырып алганнар, Коридорның ишеген кемдер ачкан... «Ул якын!» дип хәбәр салганнар. Дулкынлану хисе һәркемне дә Якынайтты кинәт үзара. Шулай була Мәскәүгә кергәндә, Яки чик капкасын узганда. Майор белән икәү без торабыз Тәрәзәгә тыгыз елышып. Бер купеда төнне уздырганбыз, Ләкин өлгермәдек танышып. Икәү тәмләп тәмәке суырабыз, Бер-беребезне сөеп эчтән без. Гүя күптән таныш зур дуслар без, Яки иртүк бергә эчкәнбез. Тәрәзәнең җайлы почмагыннан Бер-беребезгә бирешеп урын-юл, Бастык. Майор кинәт кулыма кагыла, Тирән сулап әйтә: — Әнә Ул1 — Ул! — ди майор, көлеп акрын гына. Гүя миңа якын дуслыктан Ул Иделне вәгъдә иткән булган һәм урынында юк дип курыккан. — Ул, ул! — әле күпер күренми дә. Ләкин әнә анда уң якта, Үтеп яшел кырлар киңлегенә, Җәйрәп шундый чиста су ята. Безнең поезд шушы тизлегендә Барса һаман һава ярдырып, 79Күтәрелер төсле күк йөзенә, Зәңгәр суны аста калдырып. Юк, юк, поезд юашлана, менә Акрынлый будка турында, һәм күпернең челтәр туннеленә Салмак кына керә, суырыла. Су киңлеген шакы-шокы белән Тибрәндереп хәзер шаулый ул, Янравыклы күпер шпалларын Берәм-берәм ашыгып саный ул. Менә карап туеп өлгермисең, Аерыла караш Иделдән, Тик күңелдә һаман аның хисе, Китми Идел синең күңелдән. Башка бернинди дә гүзәллеккә Бирми урынын уең, телең дә, Хәтта бүтән берәр истәлеккә Үз урынын бирми күңел дә. Яна якның иңе, ераклары, Биек тавы, кара урманы, Кырыс аккан Себер елгалары һәм аларның шөһрәте, даны, Ерак чит илләрнең хикмәтлеге, Борынгының кызык хәлләре, Сугышларда яулап алган кебек, Кичә туган тайга шәһәре, Иңиң мөһим гыйльми уйланулар, һәм эшләгән бөтен эшләрең, Иң кыйммәтле булган искә алулар, йөргән, торган бүтән төшләрең, — Бер кайсы да синең күңелеңдә Ала алмый Идел урынын, һаман бара синең белән бергә Ул юлдашы булып юлыңның... Шушы көче белән кешеләрне Ул күптәннән бирле уяткан, Ул үзенә тарткан йөрәкләрне, Күңелләрне үзенә иярткән, Бөек данын әле ул аз белгән, Кешеләргә ләкин үз булып, Мәһабәт һәм гади агымы белән Борынгыда үткән үз юлын... Валдай белән Урал арасында Безнең җир йөзенә сызылган, — Я кыр буйлап көмеш тасмасыман Боргаланып ерак сузылган, Я таулардан шарлап агып төшкән Төрле-төрле җиде мең елга Туган җирдән, мең-мең төрле төштән Бөек Идел суына җыелган, һәм үрелеп изге туганлыкта, Бер семьяда, бар да сөйкемле, Җир йөзендә алар җәелеп ята, Киң тармаклы агач шикелле. 80 Идел агымында ул суларның Төсен булмый аерып, әлбәттә, Шәүләләрен ләкин күпме якның И дел дул к ы н нары тибрәтә. Көзгесе ул ярты Россиянең: Чагылдыра кырлар, тауларны, Шәһәр бакчаларын, урманны, Җир йөзенең бөтен-бөтен ямен. Кремль стенасының мәһабәт сыры Чагыла, манарасы, чиркәве, Таллы, әрәмәле авыл туры, Тимер күперләрнең челтәре. Чагыла завод һәм буровойлары, Йортлар — кечкенәсе һәм дәве, Чагыла җирдә Идел-елга барын Тәүге тапкыр белгән мәктәбең. Бу дулкынга карап мөмкин түгел Ышанмаска, димәк, шушыңа: Көнбатыш һәм Көнчыгышны Идел Берләштерә, алар кушыла Аның аша мәңге аерылмаска, Бер ил булып изге зур юлда. Туган җиребезнең уртасы ул — Бөек Идел. Җиде мең елга! Үтәп бөтен вакыт һәм срокны, Юлын борып дала иңенә, Дон юлы белән Идел барып чыкты Дөнья суларының киңлегенә. Елгаларны аерып торган тау да Ашкынуына аның юл бирде, Әле Петр патша хыялланган Уйлар менә шулай юш килде. Башка эшләр арасында Ленин Сызып куйган бөек планнар, Буыннардан килгән хыяллар Шулай эшкә ашырылганнар. Күп суларны җыйган океанда Эресә дә Идел дулкыны, Туган җирнең шәүләсен ул анда Еракларга илтә талпынып. Җирдә үз-үзеннән океаннарга Коя торган сулар күп кенә, Үз-үзеннән ява дан аларга, Ләкин Идел-ана бер генә, Ана исемен шулай мәгърурана Илтә күпме гасырлар аша — Идел-аиа һәм Россия-ана, Аннан тагын Москва-ана һәм аларның Аерым хокуклары бар аңа. Майор белән утырабыз бергә, Тауга менгән кебек шаулый кан... Майор Сталинград җирләрендә Шушы Идел өчен сугышкан. Әнвәр Давыдов тәрҗемәсе. 81АЛЕКСАНДР ПРОКОФЬЕВ ТУГАН КӨН ^айрактай кызыл, уттай ялкынлы — Рәсәй өстендә кояш балкыды: Хәтфә болыннар, кырлар өстендә, Сандугач, таңлы җырлар өстендә, Кайнар сулышлы сулар өстендә, Ыгы-зыгылы юллар өстендә — Язгы ямь-яшел таллар аркылы — Байрактай кызыл кояш балкыды. Иртыш, Сыр-Дәрья, Днепр өстендә, Идел, Енисей, Днестр өстендә, Амур, Ангара, Нева өстендә, Тагы меңнәрчә елга өстендә, Тәңкә кары бар Себер өстендә, Текә яры бар Сембер өстендә, Ул туган көнне котлап, олылап, Борылды кояш хаклык юлына. МАТРОСЛАР сез, матрослар, матрослар, Сугышчан, кыю халык; Сезнең тасмалар җилферди Невада канатланып. Сез — комсомоллар токымы, Безгә кадерле шуңар! Тор, күтәрел, бөек вакыт, Унтугызынчы еллар! ...Алда — һаман сугыш, сугыш Иртәсен дә, кичен дә; Утка оча бронепоезд, Кызыл йолдыз — түшендә. Безнең речь кыска һәм кискен, Урын юк буш сүзләргә: «Кем килешми безнең белән, Башын чабып өзәргә!» Әнә диңгез пехотасы — Яу өстенә ут сибә: «Әй, кемнең яшисе килә, Тизрәк әйт, тизрәк сөйлә!» Әйтеп кал, тештә чагында Кызыл флот тасмалары, Гранат шартлап өлгергәнче. Янгын алганчы дары. Әй сез, матрослар, матрослар, Булышмыйча юк белән, .с. Ә.' № 2. 82 Теләсә нинди сорауны Хәл иттегез ут белән. Сез — комсомоллар токымы, Сынау үттегез утта; Тор, күтәрел, тимер вакыт, Әйдә, халык, походка! Үзәннәр, кырлар, аланнар Китә’кыйсса башланып. Анда — матрослар көченнән Танклар дөрли янып! Анда — кайнар канлы чыклар, Анда —җиңү, хуш таңнар... «Кара үлем» дип атады Матросларны дошманнар. Кубып Идел ярларыннан, Охшап ярсу агымга, һөҗүмгә барды матрослар Донец далаларында... Мәхмүт Хөсәен тәрҗемәләре. кыш көткәндә 1 /Ноябрь дә җитте... Кар һаман юк, Кайда буран, җилләр шаулавы? Кыш Себердә туктап калган бугай,. Акка буяп Саян тауларын. Шулай да ул бик еракта түгел, Бер болытсыз торса да күкләр, Минем Нева буе урманнарын ' Алсулаткан карабүрекләр *. Тынычлык юк диңгез буенда да: Ташта нарат үскән якларда Ишетелә ишкәк тавышлары, Дулкын кайный җилле чакларда. Тик шулай да буран кубар әле, Өермәләр уйнар, түз генә! Кышның исе инде аңкып тора, Килеп җитәр тиздән үзе дә. Килеп җитәр атылып, очып, ярсып, Сикереп чыгар Урал аркылы. • Су өсләрен- катырып кинәт бозга Каплап алыр кышның салкыны. 1 Карабүрек —кышкы урман кошы. 5? Кар тузаны япты зәңгәр күкне, Сирәгәйде урман үзәндә. Тик бер генә атна ятты да кар Юкка чыкты — тагын күк зәңгәр. Безгә кирәк җилләр түгел ахры, Таңнан таңга искән бу җилләр, Гаепле гел антициклон, тагын Календарьлар ялган сөйлиләр! Тик елгада томан куера бара, Туган як кыш көтеп саташа, Кыш, эләгеп чабуы белән генә, Сакланырга тырышып маташа. Табигатьтә әлёгә ике хуҗа, Кайчак кояш нурын тарата, Кайчак кинәт болыт асларыннан Сикереп чыгар төсле ак атлар. Алып чабар алар чаналарда Шат күңелле көләч рус кышын, Көнләштерердәй саф алсу йөзле, Сөрмә кашлы чибәр кыш кызын... л лмәс әйбер гади була, Сүзем, борчы, көлдер, чыңла! Чыкты алтын нурың сибеп Минем алтын кояшым да — Балкытырга хуш ис җәйгән Гөл-чәчәкле кырларымны, Балкытырга гүзәл җирем һәм минем бер хыялымны. Телен ачты шунда Сүзем Урман, далалардан килеп, Минем ярсу яз җырыма, Сөеклемә башын иеп. ...Җылы чыклар сугарганга Өмет, ышаныч зур миндә, Безнең өчен бер Россия, Ярымнан әйбәт юк җирдә! Нури Арсланов тәрҗемәләре. НИКОЛАЙ РЫЛЕНКОВ ЛИРИКА т * аш астыңнан чыкты чишмә бәреп, Бик үк зур да түгел-түгелеп, — Бала чакта торды рәхәт биреп, Шат бүген дә аннан күңелем. 6» 83 84 Килә идем аңар иртәи көй дә, Сукмак буйлап, өйдән туп-туры. Киптермәде үзен жәйге челлә, Кышын да ул булды мул сулы. Үтә күренеп, тыныч, сабыр агып, Кешеләргә бирде бүләген, Минем җыр да, аннан үрнәк алып, Аксын икән, диеп теләдем. Ябалдашын сузып өскә һаман Агач үскән. Кара шул чакта: Тармаклары үрли күккә табан, Тамырлары — тирән туфракта. Мин дә шулай: җаным гүзәл таңга, Якты чорга ыргый һәр көн дә. Тамырларым тирән, әллә кайда, — Гасырларда, халкым дәртендә! Нинди елгадан эчсәк тә без су, Каршы алсак та кай илнең кичен, — Синең белән без барыбер моңсу, Тоймагач киндер һәм бөтнек исен. Сулап син аны, -рус рухы, дисең, Юмарт туган җир тәмнәре анда. Бөтнек һәм киндер җәйдеме исен — Яшәртә сине, дәрт кайный җанда. Без, ут-ялкын кичеп, алга бардык, Күп буыннар калыр гаҗәпкә: Шунда да без сөеп күңел салдык Кош җыры һәм язгы чәчәккә. Әйтер алар: ничек шундый чорда Уйлаганнар сирень турында! Юк, уй гына түгел, сусап торган Яшьлек дәрте булды шушында! Миләш матур. Ләкин тәме хәтәр! Тәлгәш өздең — җиргә ташладың... Шулай булгач, тимә көзгә кадәр, Көт син аның туңар чакларын! Килер көз дә, төшәр тәүге кар да Җәеп җиргә үзенең ямьнәрен. Тәлгәшләрне таты: әйбәт бар да! Җуйган миләш зәһәр тәмнәрен. Нәрсә булган аңар? Уйлан әзрәк, Сайлап тыныч җирне, буш чагың: Яшь чакта син, бе^ми кайгыгазап, Тибәрмәдең күпме дусларың? 85Тәнкыйтьчем минем кашын җыера, Шәфкатьсез. Кырыс. Сүзгә дә саран: — Синең иҗатта тау-тау җыела Мин үк ясаган ялгышлар һаман. „ Күпме тукыдым, синдә, дип, тугай, Чәчәкле алан, аеруча — каен! Безнең гасырда ярыймы шулай Актуаль булмау шигырең саеи? — Таш йөрәк дустым! Акылың — бөек, Тик әйт, күз салып яшьлек языңа: Сөйгән кызыңны күрергә диеп, Ялгыш бардыңмы каен янына? Шәрәф Мөдәррис тәрҗемәләре. ЯРОСЛАВ СМЕЛЯКОВ КРЕМЛЬ ЧЫРШЫЛАРЫ ң беренче Кремль буен бизәп агач утыртучы кем икән? Китермәгән каен я тал-тирәк, — чыршы утырткан ул, яхшы иткән. Сердәй торсын ул кар, давылларның шаулаганын тыңлап таңнарда. Безнең өчен онытылмас кышның Январь хәтирәсе аларда. Гүзәллектә алар безгә якын, сабыр һәм тын, гади, пөхтәләр. Җәеп мәңге яшел ботакларын, себерлеләрчә төз үсәләр. икмәк ОРЛЫГЫ генчеләр йөзе тантаналы. Таң яктысы, әнә, кыр тулы. Авыл басу капкасыннан ары Җир карнында — икмәк орлыгы. Сиздермичә генә кояш чыга. Аяк очына басып, шуышып Орлык яннарыннан поезд уза, Аны уятмаска тырышып. 86 Барсы орлык өчен! Заводлардан машиналар килә шунарга. Пионерлар җыела слетларга, институтлар китап чыгара. Самолетлар үтә күк болытны, кораб йөзә суда эз ярып. Йөзләрчә полк саклый ул орлыкны, Шуңар өмет баглый йөз халык. Ә ул йоклый Кубан бишегендә. Атасыдай, аның өстендә дулкынланып, йокысыз башын ия яшь агроном солдат киемендә. Шуңар күрә ышаныч зур безнең — быел көзгә иген уңачак; арыш, бодай белән илебезнең орлык амбарлары тулачак. РОССИЯ ҺӘМ КУБА ТУГАНЛАША ^абрикзаводларда, кырда шау-шу гөрләп тора илебез өстендә; Куба белән безнең туганлашу яшерен-пошрын түгел һичкемгә. Яшерен түгел, иртән газет баса төнге митинглар хәбәрен. Күмә хәбәр радио-рупор аша Җир шарының авыл, шәһәрен. Яшерен түгел, кара нефть биреп, Кубадан ак шикәр алабыз; бизнесменның авыз тәмен бетереп, чәебезгә шикәр салабыз. Шул турыда цехта, я клубта доклад-фәлән барган чагында рус колакчыннары ята тышта Куба беретлары янында. Туганлашабыз без Куба белән, бөек хисләр белән бүлешеп. Бүлешәбез бөек хисләр белән солдатларча гади үбешеп. Авырый калсам, барып йөрмим врачларга. Мөрәҗәгать итәм бары сез дусларга (саташу дип уйламагыз тик сез моиы): түшәк итеп җәегез дә сахраларны, тәрәзәмә пәрдә итеп томаннарны, 87баш очыма куегыз сез бер йолдызны. Мин йөрмәдем чебен тимәс борын чырлап. Яралансам гадел сугышларга китеп, тау юллары белән минем башны чорнап, ябыгыз чәчәкле болын юрган итеп. Стаканда нурлар гына уйнап торсын, Кирәге юк төрле дару, порошоклар. Эссе сахра җиле миңа дару булсын һәм кыядан ургып аккан шарлавыклар... Диңгез, таулар аша гасыр бәргән истән гомеребезнең мәңгелеген сизәрмен мин. Сездән, дуслар, больницалар аша китмәм, киек казлар юлы буйлап китәрмен мин. Салих Баттал тәрҗемәләре. НИКОЛАЙ СИДОРЕНКО ЯШЬТӘШЛӘРЕМӘ Юрабызда инде бик күпләр юк! Искә алсаң — җаннар сызлана. Кискән чакта мачта наратларын Сирәгәя шулай урман да. Пулялардан посып калмасак та Язмыш шобагасын алганда, — Безгә әле һаман насыйп икән Куе зәңгәр күккә карарга. Кабат күрдек тормыш елмаюын, Исән кайттык туган җирләргә... Аз төялде димә авырлыклар Төтен исе сеңгән иңнәргә. Көчебез җитте барысын күтәрергә, Сокланырлар безнең токымга. Чигәләргә кырау иртә төште, Яшьлек янды көрәш утында. Шуңа күрә авыр походларга, йолдызларга, матур кызларга Атап язган күпме җырларыбыз Уйга чумган килеш җырлана! йөрәгебез белми тынгы-ялны Ерак юллар дәшә һаман да. Мин сокланам, дуслар, борчулары, Давыллары көчле заманга. Рәшит Гәрәй тәрҗемәләре. 88 ДУСТЫМ ИСТӘЛЕГЕНӘ Владимир Луговскойга... Үлем түшәгенә егылгач та Гашыйк иде сихри ямьнәргә. Башка иртәләрдән яшьрәк иртә... Җилләр көчле өрә шәмнәргә. Ай-Петриның биек түбәләре Көн яктысы белән яктыра. Үлгәндә дә — җилләр белән бергә, Диңгез шаулый тәрәз артында. Хатыны шунда ачып пәрдәләрне, Күз ташлаган диңгез ягына, — Көньягының шиңмәс чәчәкләре Алтын нурда янган чагында. Үлем килә... Ә ул борылып карый Кире кайтмас ерак елларга: Җилдә уңган иске шлемында Биш почмаклы йолдыз нурлана. Әй, син яшьлек! Көрәш давыллары... Чонгар күпере... Җанкао утларда. ...Ул текәлгән, гүя, язылачак Шигыреннән соң куяр ноктага. ТЕЛИМ ДИСӘҢ... т * елим дисәң үлән арасында Саф чишмәләр җырлап торуны, — Күрәлмәскә өйрән сазлавыкны һәм шуңа ук өйрәт улыңны. Телим дисәң аяз күк йөзендә Җылы, якты нурлар булуны, — Күрәлмәскә өйрән караңгыны һәм шуңа ук өйрәт улыңны. БӘХЕТ 1 ранит булып баса авыр кайгы, Ялгыз башың калган чакларда. Бәхет Исә була яклаучысыз, Кирәк аны икәү сакларга. Сугышта мин уртак бәхетебезне Якламаган булсам, сөйгәнем, — Сулышын тоеп атлый алмас идем Кара көлгә калган җирләрнең. ВЕРОНИКА ТУШНОВА ШУЛАЙ СӨЯМ Э ^итәләр миңа: — Андый сөю булмый бит, — диләр. Әйтәләр миңа: — Бүтәннәрчә гомер ит! — диләр. — Артык, — диләр, — күпне телисең, Табып булмый андый хислене, Баш катырып юкка йөрисең, һәм борчыйсың юкка кешене. Әйтәләр миңа: — Акыл белән бераз уйла,—диләр,— Юләр булма, җитәр, куй ла, — диләр, — Юкка, — диләр, — биздең аштан син һәм йокыдан юкка бизәсең; Тот та, — диләр, — бүген ташла син, Араны бит барыбер өзәрсең... Шулай диләр... Ә мин тыңламыйм. Бар ул, бар! — дим,— Менә монда! — дим. һаман бар ул, һаман янымда, һаман тибә кайнар канымда, Яши сулап, яши еш тибеп, йөрәгемдә нәни кош кебек. Бар ул, бар ул! Якты күзем ул, Күз яшемдә минем — тозым ул. Ул — хисем дә минем, көчем дә, Ул — эшем дә минем, үчем дә. Броня булып мине каплый ул — Усаллыктан мине яклый ул. Ул — кояшым, тавым, диңгезем! Ул булмаса, булмам мин үзем! ...Ә миңа әйтәләр: — Андый сөю булмый бит, — диләр, Ә миңа әйтәләр: — Бүтәннәрчә гомер ит!—диләр. Юк, сүндертмәм кайнар күңелне! Шулай сөю миңа күңелле. Шулай яшим. Көннәр үтәрләр, Яши башлар шулай бүтәннәр. Зәки Нури тәрҗемәсе