Логотип Казан Утлары
Шигърият

ПОРТУГАЛИЯ ХАЛКЫНЫҢ ГЕРОИК УЛЫ

 

Португалия Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты члены, эшче шагыйрь Франсиско Мигелнең исеме совет укучысына күптәннән таныш. Ул егерме елоан артык фашист Салазар тоткынлыгында газап чигә. Күптән түгел Франсиско Мигел һәм аның сигез иптәше Кашиас крепостеннан качалар. Крепость коменданты һәм офицерлары монда утыручы коммунистларның төрмәдән качарга җыенуларын сизми калалар. Франсиско һәм* иптәшләре качу юлларын эзләгәндә, төрмә гаражына күз салалар һәм анда кайчандыр Гитлер тарафыннан Сала- зарга бүләк ителгән броневик барлыгын күрәләр. Алар шул броневикны төзәтү эшенә керешәләр. Броневикны Лиссабон шоферы Рамош ремонтлый. Төрмәдән качу планы озак һәм җентекләп эшләнә, аннан соң, партия тарафыннан раслана. Ниһаять, бөтенесе әзерләнеп бетә... 1961 елның 4 декабрендә тоткыннарны төрмә ишек алдына прогулкага алып чыгалар. Күп тә үтми, гадәттәге вакыттагыча, крепость капкалары ачыла һәм ишек алдына килеп кергән полицейский машиналары тоткыннар яныннан узып китә. Шуны гына көтеп торган Рамош гаражга атылып керә һәм, моторны кабызып, броневикны ишек алдына алып чыга. Калган иптәшләре шунда ук машинага сикереп менәләр. Броневик алга ыргыла... Сакчылар автоматлардан ата башлыйлар, качучылар артыннан куарга чыкмакчы булалар. Ләкин төрмә ишек алдында калган тоткыннар полицейскийларның машиналарын уратып алалар... Бу — Франсиско Мигелнең тоткынлыктан дүртенче тапкыр качуы була. Франсиско Мигелгә 53 яшь. Ул революцион традицияләре белән билгеле булган Алентежо районында туган. Бик яшьли Коммунистлар партиясенә керә. Салазар палачлары аны озак еллар буе төрмәләрдә, концлагерьларда газаплыйлар. Ләкин Франсиско Мигел үлемнән көчлерәк булып чыга. Франсиско Мигелнең беренче шигырьләре дә төрмәдә языла. Ул шигырьләр тормыш һәм көрәш пафосы белән сугарылган. Түбәндә укучылар игътибарына Франсиско Мигелнең бер шигыре тәкъдим ителә.

БАРМА, СОЛДАТ, АНГОЛАГА!

Син узганда аяк астындагы Ташларгача дәшеп кала: — Туган җиреңдә кал семьяң белән, Барма, солдат, Анголага! Тик комсызлык ачты бу сугышны, Канлы фашист бомба ала. Син күммәссең данга Ватаныңны, Барма, солдат, Анголага! Син — хокуксыз бер кол... Сынык тапмый Газап чигә сабый бала. Хуҗаң өчен сиңа ник үләргә? Барма, солдат, Анголага! Юк, сугышмый палач илең яклап, Байлык кирәк, байлык... аңа. Болай да бит авыр богауларың, Барма, солдат, Анголага! Кемгә каршы корал күтәрерсең, Туганнарың ич анда да... Шуңа сөенәм: җиңү сиңа килмәс, Барма, солдат, Анголага!