Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОКТЯБРЬ РЕВОЛЮЦИЯСЕ ҺӘМ ТАТАР ПОЭЗИЯСЕ

Татар совет әдәбиятының тарихын өйрәнүдә соңгы елларда үзенә күрә бер җанлану сизелә. Әдәби процесска, теге яки бу язучы иҗатына, әдәби осталык мәсьәләләренә багышланган хезмәтләр китап шүрлекләрендә ешрак күренә башлады. Бу — табигый да. Чөнки Бөек Октябрь революциясе нәтиҗәсендә туган яңа социалистик культураның, әдәбиятның үзенчәлекләрен, закончалыкларын ачу — әдәбият белгечләренең мөһим һәм актуаль бурычларыннан берсе. Тәнкыйть фикеренең җанлануы әдәбият белеменә караган китапларның саны артуында гына түгел, ә фәнни фикерләүнең, әдәби анализның тирәнәя баруында да, татар тәнкыйтьчеләренең Бөтенсоюз аренасына активрак чыга башлауларында да, Көнчыгышны өйрәнүчеләрнең дөнья күләмендәге конгрессларында катнашуларында да күренә. Әдәбият фәне өлкәсендә зур дәрт белән иҗат итеп (килүче галимнәребезнең берсе —Хатип Госман. Әдәбиятчы буларак аның яратып эшләгән өлкәсе — поэзия. Ул татар поэзиясенең тарихи үсеше һәм теориясе белән дә, классик шагыйрьлә- ребезнең әдәби осталыкларын өйрәнү белән дә бердәй кызыксына. Аның татар шигырь төзелешенә караган хезмәте үткән елны рус һәм немец телләрендә дә басылып чыкты. Марксизм эстетикасы белән кораллану X. Госманга татар поэзиясенең үсеш юлын тирәнрәк ачарга, ә татар шигыре поэтикасын нечкәләп өйрәнү язучыларның әдәби осталыкларын эстетик нәфислеге белән 1күз алдына бастырырга ярдәм итә. Әдәбият тарихчысына, әдәбият белгеченә һәм тәнкыйтьчегә хас сыйфатларның уңышлы берләшүе аның үткән елны Казан университеты нәшриятында басылып чыккан «Бөек Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы чорында татар поэзиясе»III исемле китабының да үзенчәлекле һәм отышлы ягы. Хезмәттә тарихчыга хас фәнни объективлыкны да, тарихилыкны да, тәнкыйтьчегә хас сугышчан пафосны да, әдәбият белгеченә хас эстетик анализны да күрәбез. Китапның исеме үк әйткәнчә, ул татар поэзиясенең Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы елларындагы торышын өйрәнүгә багышланган. Әсәрнең композициясе менә шушы тарихи барышка нигезләп төзелгән. Беренче бүлек «Сугыштан революциягә», икенче бүлек «Февральдән Октябрьга», өченче бүлек «Яна дөнья поэзиясенең тууы» дип атала һәм һәр бүлектә шул тарихи чорлардагы татар поэзиясенең үсеше тикшерелә. Китап үзәгенә алынган төп мәсьәләне кыска гына итеп «Социалистик революция һәм татар поэзиясе» днп III X. Усманов. Бөек Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы чорында т а т а р п о эз и я- с е. Казан университеты нәшрияты. 1960. Т 145 10. ,С. Ә.* № 2. билгеләргә мөмкин булыр иде. X. Госман татар поэзиясенең Февраль революциясенә нинди әдәби- эстетик һәм идеологии байлык белән килүен, Октябрь революциясенең татар поэзиясе, гомумән, татар культурасы үсешенә хәлиткеч тәэсир ясавын, поэзиянең яңа буразналар салып, яңа нигездә үсеп китүен, аның яңа сыйфатлар белән баюын җентекләп күзәтә бара. Татар поэзиясенең критик реализмнан социалистик реализм методына күчүен, дөресрәге, татар поэзиясендә социалистик реализмның тууын бай әдәби-тарихи материалда ышандырырлык итеп дәлилли. X. Госман һәр чорның төп тарихи мәсьәләсен, төенен дөрес тотып ала һәм шул тарихи мәсьәләләрне Ленин тәгълиматы яктылыгында карап, әдәбияттагы күренешләрне шул төп проблемага нисбәтән тикшерә. Империалистик сугыш елларындагы поэзияне тикшергәндә шундый үзәк итеп ул, мәсәлән, сугышка мөнәсәбәтне ала. Революция елларындагы поэзиядә, тарихи шартлар үзгәрү белән инде без әдәбиятның төп тенденцияләрен билгеләүче фокусның да үзгәрүен күрәбез: автор шагыйрьләрнең иҗатын революциягә нисбәтән карый. Әдәби процесска тарихи якын килү, поэзияңе иҗтимагый күренеш буларак алып, аны илдәге социаль- политик тормыш белән, татар халкының экономик-политик үсеш дәрәҗәсе белән, сыйнфый көрәш белән якыннан бәйләү татар поэзиясенең үзенә хас катлаулы һәм каршылыклы үсеш юлын тирән итеп ачарга мөмкинлек биргән. X. Госман татар поэзиясенең үсешендә 1905 елгы революция тудырган традицияләрнең зур роль уйнауларын билгеләп үтә, бу традицияләрнең беренче империалистик сугыш башлану белән бик катлаулы шартларга килеп керүен күрсәтеп, андагы каршылыкларны бөтен тарихи чынлыгы белән ача. Халыкның империалистик сугышка мөнәсәбәтен тарихи фактларга таянып нигезләгәннән соң, автор халыкка якын торган язучыларның дөньяга карашларында тормыш тәэсире аркасында үзгәреш тууын, фикерләре ныгый барып, иҗтимагый тормыштагы күп нәрсәләргә халык күзе белән карый башлауларын күрә. X. Госман революция алдындагы татар поэзиясендәге демократик эчтәлекле юнәлешне менә шундый халык рухына якын торган шагыйрьләрдә таба. Бу прогрессив юнәлеш Февраль революциясеннән соң тагы да үсеп китә. Халыкның сыйнфый аңы үсүе поэзиягә дә йогынты ясый. Татар поэзиясендә дәвамлы төстә тупланып килгән изүчеләргә каршы нәфрәт көче, эшчеләр сыйныфының революцион батырлыгыннан куәт алып, үз үсешендә сыйфат сикереше ясый. X. Госман билгеләвенчә, ул иҗтимагый ачу тойгысыннан революцион идеягә күтәрелә, иҗатта геройны эзләүдән аны табуга китерә. Апрель көннәрендә инде бу юнәлеш эчендә социалистик революцияне максат иткән, социалистик аң белән сугарылган эшче-крестьян образын сурәтләгән яңа агым туа. X. Госман бу агымның күренекле вәкиле итеп М. Гафурины ала һәм шагыйрьнең революцион халык массасын сурәтләп, поэзиядәге бу яңалыкны ничек ачуын әдәби анализда конкрет күрсәтеп бирә. М. Гафури моңа кадәр дә гәүдәләнеп килгән халык образына тарихи конкретлык кертә, халыкның үз эчендәге революцион сыйныфны, беренче буларак, мөстәкыйль образда сурәтли. X. Госман демократик юнәлештәге поэзия эчендә барган сыйфат үзгәрешләрен, яңа үзенчәлекләрне җентекләп күзәтеп, татар поэзиясенең Октябрь революциясенә шактый хәзерлекле әдәби көчләр белән килеп керүен, яңа поэзиянең шушы традицияләргә таянып үсеп китүен дөрес ача. Дөресен әйтергә кирәк, империалистик сугыш һәм Февраль революциясе елларындагы татар әдәбияты әдәбият фәнендә бик аз өйрәнелгән иде. Без бу чорны нигездә Г. Халит һ. б. әдәбиятчыларның аерым хезмәтләре буенча гына белә идек. X. Госман бу чор поэзиясенең шактый тулы фәнни картинасын тудыруга ирешкән. Автор М. Гафури. 146 иҗатын тикшерү белән генә чикләнми, башка шагыйрьләрнең дә әдәбият процессындагы тарихи рольләрен билгели, әсәрләрен фәнни кулланылуга кертә. Мәсәлән, Ш. Бабич иҗаты шактый киң тикшерелүен һәм аның иҗатының әһәмияте, әсәрләрнең әдәби нәфислеге тирән ачылуын аеруча басым ясап үтәргә кирәк. Г. Шәрифи, Ф. Ибра- һимов, Гыйффәт туташ кебек шагыйрьләргә дә автор киңрәк тукталган, әдәбиятта бөтенләй телгә алынмый торган (М. Маннаф, Г. Акчурин) шагыйрьләргә дә күз ташлап үткән, моңача читтә калып килгән солдат шагыйрьләрнең әсәрләрен дә фәнни тикшерүгә тарткан, С. Рәмиевнең Демьян Бедныйдан һәм башка рус шагыйрьләреннән ясаган тәрҗемәләренә дә беренче булар*ак уңай бәя биреп узган. X. Госман татар әдәбиятындагы катлаулы күренешләрне, язучының дөньяга карашындагы каршылыклы тенденцияләрне дә читләтеп узмый. Бу елларда татар әдәбиятында барган идеологии көрәш китапта сыйнфый көрәш һәм тарихи үсеш закончалыклары яктылыгында аңлатыла. Н. Думави, Г. Шәрифи кебек язучыларның иҗатындагы идеологик-эс- тетик каршылыкларның социаль сәбәпләрен ачып, автор ул каршылыкларның кайсы юнәлештә хәрәкәт итүләрен дә билгеләп уза. Татар поэзиясендәге романтизм күренеше дә идея-эстетик катлаулыгында тикшерелгән, үсештә каралган. Әдәбиятчы Г. Сәгъди үзенең хезмәтләрендә романтизмның реакцион ягына гына басым ясый. X. Госман татар поэзиясендә романтизмның гаять чуартөстә чагылуын, аның үз эчендә прогрессив һәм реакцион агымнар тууын, сыйнфый каршылыкларны вөҗдан нигезендә килештерергә тырышучы урталык юлны сайларга омтылучы романтиклар булуын да аерып үтә. Романтизмның үз эчендәге бер агым изелгән халык хокукларын яклый, искелеккә бунт белән каршылык белдерә. Икенчесе исә борынгы заманнарны идеаллаштыра, дини хорафатларны җырлау белән шөгыльләнә, мистикага бирелә. X. Госман Октябрь революциясе якынлашкан саен роман- тиз м эчендәге иде ол о ги к-эстетик көрәшнең кискенләшә баруын шактый тулы күз алга бастыра. Романтизмның реакцион тенденциясе контрреволюцион милләтчеләр лагере белән кушылып китә. Прогрессив тенденция революционлашу юнәлешендә үсә. Прогрессив якның үсүен автор Ф. Бурнашның «Таһир'- 3өһрә» трагедиясен анализлау, аркылы бии. матур һәм ышандырырлык итеп күрсәтүгә ирешкән. X. Госман татар әдә* биятындагы романтизм катлаулылы- гын идеологии чуарлыкта һәм төрлелектә генә түгел, ә әдәби методларның, агымнарның үзара катлаулы мөнәсәбәтләрендә дә күрә. Романтик, әсәр язучылар үзләре коеп куйган романтик булып кына формалашмыйлар: аларның бер әсәрендә реализм ягы куәт алса, икенчесендә исә романтизм җиңә. Бу—татар поэзиясендәге романтизмның үзенчәлеген билгеләүче сыйфаты. Әмма шулай да авторның «империалистик сугыш елларында романтизм татар поэзиясендә... мөстәкыйль агым дәрәҗәсенә хәтле җитә алмый» дигән фикере бәхәсле икәнен әйтергә кирәк. Әдәби әсәрләрне анализлаганда автор үзе үк, материалга буйсынып, бу фикерен инкарь итә, романтизмны агым буларак тикшерә. Язучыларның иҗатын нигездә социаль-политик күренешкә нисбәтән, карау, поэзияне халык тормышы, чорның политик сулышы белән якыннан бәйләү поэзиянең төп үсү тенденцияләрен дөрес билгеләргә дә, шагыйрьләрнең дөньяга карашларындагы көчле һәм йомшак якларын аерырга да ярдәм иткән. Шагыйрьләрнең дөньяга карашларындагы үзенчәлекләрне ачу авторга язучы талантының төп үзенчәлекләрен билгеләргә дә ачкыч булып хезмәт итә. Язучының талантын аның дөньяга карашындагы үзенчәлек белән билгеләү, әсәрнең эчке хасиятен шуңа бәйләп аңлату империалистик сугыш һәм гражданнар сугышы елларында иҗат иткән татар шагыйрьләренең талант үзенчәлекләрен дә, сурәтле фикерләүләрендә- ге охшашлыкларны һәм аерымлыкларны күрергә дә мөмкинлек биргән 10* М. I афури, Ш. Бабич, Ф. Бурнаш, 1 • Камал әсәрләрен тикшергән бүлекләр эстетик анализмның тирәнлеге белән аеруча аерылып тора. Әмма китапның соңгы өлешләрендә һәм солдат шагыйрьләрнең әсәрләрен тикшергәндә әдәби осталык мәсьәләләренә игътибарның йомшый төшүең әйтергә кирәк. Хезмәтнең зур өлеше Октябрьдән соңгы тарихи чорда татар поэзиясенең үсешен, социалистик реализм поэзиясе буларак формалашуын тикшерүгә багышланган. Автор яңа дөньяга караш белән сугарылган әдәбият тудыруда Совет хөкүмәте һәм Коммунистлар партиясенең ролен һәм язучыларның партиялелек принцибын ничек үзләштерүләрен күрсәтүгә, дөньяга караш белән иҗат методы арасындагы эчке катлаулы бәйләнешне ачуга нык игътибар иткән. X. Госман, бик хаклы рәвештә, сәнгатьне яңартучы сәбәпне тормыштан эзли һәм яңалык чишмәсен кешеләр күңелендә социалистик чынбарлык тәэсирендә туган яңа тойгыларда, бу тойгыларның социалистик тәгълиматтан алган идеяләр белән баюында күрә. Шуңа да китапта халык белән сәнгатьнең, шагыйрь белән социалистик Ватанның берләшүен, язучының яңа җәмгыять төзүдә катнашуын һәм аның әһәмиятен ачуга киң урын бирелгән. Китапта гражданнар сугышы чоры әдәбиятын тагы да тирәнрәк аңларга ярдәм итә торган, моңарчы фәнни кулланылышта булмаган күп кенә матбугат һәм архив материаллары китерелә, шул елларда чыккан җыентыклар, газеталар киңрәк файдаланыла, билгесез солдат шагыйрьләрнең биографияләре ачыклана (мәсәлән, И. Йосфый биографиясе) һәм псевдонимнары ачыла, Апуш, 3. Гос- мани, Г. Сәгыйть, И. Төхфәт, Г. Гыйрфанов кебек шагыйрьләр беренче тапкыр фәнни тикшеренүгә кертелә. X. Госман татар поэзиясендә интернационализм идеяләренең үсүен, башка әдәбиятлар белән уртак сыйфатларның тууын күрсәтүгә дә әһәмият биргән. Үткәндәге уңай традицияләрне читкә атмыйча, язучының аларны тарихи чынбарлыкның яңа күренешләре белән бәйләве, башка халыкларның иҗат казанышларын социалистик эчтәлектәге милли әдәбиятны үстерү өчен файдаланулары конкрет мисалларда ачылган. У. Уитмен, Р. Тагор, Д. Бедный әсәрләренең, рус революцион җырларының татарча тәрҗемә ителүләре һәм алар- га ияреп татар телендә яңа әсәрләр язылуы татар поэзиясенә революцион куәт өстәгән бер чыганак итеп карала. X. Госман яңа әдәбият үсү барышында туган эстетик фикерләр, татар совет тәнкыйтенең беренче адымнары белән дә таныштыра. Г. Ибраһимов, Г. Ходаяров, К. Тин- чурин һ. б. әдәбиятсәнгать эшлек- леләренең яңа культура турындагы фикерләрен анализлау, бездәге эстетика тарихын өйрәнүгә яңа материал бирү белән бергә, бу еллардагы әдәби процессны тагы да тулырак күз алдына бастырырга, тагы да тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Китапта файдаланылган әдәби материалларның чыганаклары төгәл китерелә. Шулай да хезмәтне укыганда кайбер сораулар тууын әйтергә кирәк. Бу чор әдәбияты ни дәрәҗәдә өйрәнелгән, тәнкыйтьчеләр теге яки бу язучы иҗаты турында ниндирәк фикерләр әйткәннәр, автор ул фикерләргә ничегрәк карый — бу сорауларга китапта җавап юк. Ә мәсьәләнең безнең әдәбият тарихында куелуын яктырту кирәк иде. Сүзне йомгаклап шуны әйтергә мөмкин: X. Госман бу чорны тагы да тирәнрәк тикшерүгә, бу чор татар поэзиясе турында фәндә яңа сүз әйтүгә ирешкән. X. Госманның бу хезмәте татар поэзиясе үсеше тарихын өйрәнүгә зур өлеш булып керәчәк.