Логотип Казан Утлары
Шигърият

ХӘРБИ БИЛЕТ

«/Тайда?» дисәң —өстәл тартмасында, «Нишли?» дисәң — тыныч ята ул. Тик кайчакны минем күз алдымда Сугыш кырын кабат ача ул. Килеп баса алга траншеялар, Ургый өстә төтен болыты... Хәтерләтә барын кызыл тышлы Хәрби билет — солдат билеты. Үзем булган полк, дивизияләр Язылганнар Онытмаган Туган-үскән Санаганнар Берлингача Шуңар карап хәзер искә алам Каным аккан изге урынны. Нәрсә дисең? Ротабатальоида Барын-барын төгәл язалар: Акка кара белән тамгаланган Госпитальдә яткан аралар. Язылганнар ордеи-медальләрем, Комсомолга кайчан керүем; Хәрби антны кайда кабул итеп, Ничек-ничек үтәп йөрүем. Әле дә анда минем тормышымның Баскычлары өстәп барыла. Шунда һаман минем гражданлык, Сугышчанлык йөзем чагыла. Ерак калды инде безнең яшьлек, Дәшеп булмый кулың изәп тә... Тик һаман да «запас — беренче» мин, Торам әле дә хәрби исәптә. Китәм икән берәр ерак җиргә, Билетымны тыгам кесәмә. Беләм чөнки: дошман тынгы бирми, Безгә янап, һаман көчәнә. Әгәр тагын безнең чигебездә Күтәрелсә сугыш болыты, — Шаһит булыр соңгы җиңүләргә Хәрби билет — солдат билеты. Хәрби билет —үткән зур юлым да, Солдат даны, яшьлек яме дә. Илне яклар өчен әзермен мин: Хәрби билет янда әле дә!