Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әдәбият һәм сәнгать яңалыклары

ӘДӘБИ ТӘРҖЕМӘ БУЕНЧА БӨТЕНРОССИЯ КИҢӘШМӘСЕ 11—13 январьда Казанда әдәби тәрҗе- мә буенча Бөтенроссня киңәшмәсе үткәрелде. Киңәшмәдә Мәскәү, Ленинград шәһәрләре, Башкортстан, Бурят, Дагстан, Карелия, Коми, ’Калмык, Кабарда-Балкар, Мордва, Тува, Мари, Төньяк Осетия, Татарстан, Удмуртия, ЧәчәнИнгуш, Чувашстан, Якут автономияле республикалары, Таулы Алггай, Хакас, Адыгей автономияле өлкәләре шагыйрьләре һәм язучылары катнашты. Киңәшмәне ачып, РСФСР язучылары союзы правлениесе председателе Леонид Соболев: — Безгә, совет язучыларына, бөек эш — яңа кеше тәрбияләү, аның психикасын формалаштыру бурычы йөкләнә, — диде. — Тәрҗемәче эше — авыр һәм мактаулы эш. һәр язучы тәрҗемә итә алырга һәм тәрҗемә итәргә тиеш. Леонид Соболевның кереш сүзеннән соң КПССның Татарстан Өлкә Комитеты секретаре М. 3. Тутаев киңәшмәдә катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы, Министрлар Советы, КПСС Өлкә Комитеты һәм республикабызның барлык хезмәт ияләре исеменнән котлап, аларга иҗади сөйләшүдә зур уңышлар теләде. «Әдәби тәрҗемә бурычларын яңача хәл итәргә» дигән темага доклад белән Мәскәү шагыйре, танылган тәрҗемәче С. Липкин чыкты. Докладчы милли әдәбиятлар һәм бөтен совет әдәбиятының үсешендә тәрҗемәнең зур урын тотуына һәм бу өлкәдә әле хәл ителмәгән мәсьәләләргә тукталды. — 1913 елда,— диде С. Липкин,— Россия территориясендә яшәүче язучыларның әсәрләре русчага бары тик 13 телдән тәрҗемә ителгән булса, үткәй ел 40 милләт язучыларының әсәрләре рус теленә тәрҗемә ителеп, басылып чыкты. Әдәби тәрҗемәнең максаты халыкларның культура байлыкларын алмашу гына түгел, бәлки бер милләтнең культура хәзинәсендәге кыйммәтле энҗеләрне башка халыклар культурасына күчереп, гомуми коммунистик культура үсентеләрен тәрбияләүдән гыйбарәт. Бу максат КПССның XXII съезды куйган бурычка —яңа кеше тәрбияләү бурычына хезмәт итә. Доклад буенча фикер алышуда катнашучылар тәҗрибә уртаклаштылар, киңәшләр бирделәр, тәкъдимнәр керттеләр. Танылган тәрҗемәче Я. Козловский үзенең чыгышын С. Маршакның «Начар тәрҗемә — авторга яла ягу ул» дигән сүзләре белән башлады. — Рус шагыйре әсәрне тәрҗемә итәргәкерешкәнче, шул халыкны, аның туган ягын өйрәнергә тиеш. Я. Козловский заказ белән тәрҗемә итү практикасының үз-үзен аклый алмавы турында сөйләде һәм андый күренешләрне киләчәктә булдырмаска чакырды. Төньяк Осетия шагыйре Г. Кайтуков. кечкенә генә шигырьләр җыентыгын да берничә кешенең тәрҗемә итүе бер автор әсәрләренең тәрҗемәдән соң гаять чуар төс алуына китергәнлеген әйтте. Татарстан язучылары союзы правлениесе председателе М. Әмир рус теленнән татарчага тәрҗемә итүне тагын да киңәйтү кирәклегенә тукталып болай диде: — Рус әдәбиятын милли телләргә тәрҗемә итү халыкларның культурасын, әдәбиятын үстерүгә зур йогынты ясый. Безнең татар әдәбияты нәкъ менә рус культурасының, әдәбиятының шифалы йогынтысы астында аларның прогрессив идеяләрен үзләштереп үсте.-М. Әмир Татарстан язучылары союзы каршында оештырылган рус теленә тәрҗемә итүчеләр секциясенең эшенә тукталды. Ф. Хөсни, Всеволод Азаров, Г. Торлопов, Б. Джимбинов, С. Данилов, Б. Иринин, Р. Мостафин, К. Перевозчиков, Э. Ре- гистан, К. Ундзегеш әдәби тәрҗемәнең төрле проблемаларына тукталдылар, язучы- тәрҗемәчеләргә игътибарның җитәрлек булмавын тәнкыйтьләделәр. Киңәшмәнең өченче көне С. Даронян (Гослитиздат) чыгышы белән башланды: — Н. Г. Чернышевский татар телен өйрәнгән, чуваш теле белән ныклап кызыксынган,— диде ул. — Бу традицияне бүген совет әдәбияты дәвам иттерә. Соңгы елларда гына да Гослитиздат СССР халыклары телләреннән тәрҗемә иттереп 7,5 миллион данә китап бастырып чыгарды. Профессор И. Пехтелев Тукай шигырьләренең тәрҗемәләренә тукталды һәм юга- 1157 ры уку йортларында тәрҗемәчс-журналист- -пар хәзерләүне көн таләбе дип санавын белдерде. РСФСР язучылары союзы правлениесс секретаре I. Бәширов үзенең чыгышында тугандаш әдәбиятлар арасындагы мөнәсә- иәткә тукталды: — Толстой иҗаты аркылы дөнья батыр Кавказ халыклары турында оелде. М. I орький әдәбиятта татар образлары тудырды. Бу яхшы традицияне хәзер рус совет әдәбияты тагын да югарырак күтәрде. • ■ Щепотев, М. Скуратов, А. Казаков, Рәмзия Такташ яшь тәрҗемәчеләр хәзер- i ләү мәсьәләсенә кагылып үттеләр. Үзенец йомгаклау сүзендә Л. Соболев Татарстан язучылары союзы каршында L яшьләрдән торган рус тәрҗемәчеләре секциясе оештырылуның яхшы башлангыч булуын һәм югары уку йортларында тәрҗемәчеләр факультетлары оештыру идеясен яклавын әйтте, киңәшмәнең әдәби тәрҗемә эшенә уңай йогынты ясаячагына ышаныч белдерде. 'Киңәшмәдә катнашучылар әдәби тәрҗемә эшен оештыруны һәм тәрҗемә әсәрләренең сыйфатын яхшыртуны күздә тоткан карар кабул иттеләр. Бөтенроссия киңәшмәсе уңае белән Колонналы залда тәрҗемә әсәрләре буенча зур күргәзмә оештырылган иде. Аны хәзерләүдә Татарстан язучылары союзы, A. М. Горький музее, Казан дәүләт университетының фәнни китапханәсе һәм B. И. Ленин исемендәге республика китапханәсе катнашты. Бу күргәзмәдә рус язу- чыларының татар теленә, татар азучыларының рус һәм илебезнең башка халыклары телләренә тәрҗемә ителгән әсәрләре, шулай ук әдәби тәрҗемә буенча теоретик хезмәтләр шактый тулы күрсәтелде. Киңәшмә барган көннәрдә Мәскәүдән һәм тугандаш республикалардан килгән кунаклар кичләрен Колонналы залда, Идел буе, Совет, Киров, Ленин районнарының культура сарайларында, университетның актлар залында, клубларда, уку йортларында шәһәр хезмәт ияләре һәм студент, укучы яшьләр белән очраштылар. Ә киңәшмә тәмамланган көнне кич Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында тугандаш әдәбиятларның Дуслык кичәсе үткәрелде. | Кичәдә Мәскәү, Ленинград шәһәрләре, Башкортстап. Бурят. Дагстан, Карелия, Коми, Калмык, Тува, Кабарда-Балкар, Мордва, Мари, Төньяк Осетия, Татарстан, Удмурт, Чечен-Ингуш, Чувашстан, Якутия автономияле республикалары, Хакас, Адыгей, Таулы Алтай автономияле өлкәләре язучылары һәм шагыйрьләре шигырьләрен һәм тәрҗемәләрен укыдылар. Соңыннан Татарстан сәнгать мастерларының зур концерты булды. РСФСР ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫНДА Әдәби тәрҗемә буенча үткәрелгән Бө- теироссия киңәшмәсе уңае беләи 16 январь да РСФСР язучылары союзы правлениесс секретариатының киңәйтелгән утырышы үткәрелде. Киңәшмә турында кыскача доклад белән РСФСР язучылары союзы правление- се секретаре А. Кешоков чыкты. Фикер алышуларда Т. Стрешнева, В. Щепотев, А. Гатов, М. Скуратов, В. Звягинцева, Д. Кугультинов, С. Даронян, Н. Лесючев- ский һәм ТАССР культура министры Б. Гыйззатуллин катнашты. Утырыш Бөтенроссия киңәшмәсенең эшчән характерда, профессиональ югарылыкта үтүен һәм үзенә киң җәмәгатьчелек дикъкатен тартуын билгеләп үтте һәм киңәшмә йомгаклары буенча практик карарлар кабул итте. РУС КУЛЬТУРАСЫ БӘЙРӘМЕ Январь аенда республикабызда халыклар дуслыгының һаман ныгый баруын, ленинчыл милли политиканың чәчәк атуын, тугандаш халыклар арасында үзара ышанычның һәм бер-берләрен тирәнтен аңлауның өзлексез үсә баруын күрсәткән; илебез халыклары культурасын көннән-көн үстерү, милли культураларның бер-берләрен тулыландыруларын тагын да киңәйтү буенча КПСС Программасы куйган бурычларның практик үтәлешен гәүдәләндергән бәйрәм — рус культурасы бәйрәме булып узды. Бәйрәм көннәрендә бөек һәм тугандаш халыкның соклангыч бай культурасы бик күп төрле формаларда пропагандаланды. Клубларда, культура сарайларында Татарстан хезмәт ияләре язучылар һәм шагыйрьләр, композиторлар һәм художниклар белән очраштылар. Авыл һәм шәһәр Китапханәләрендә, музейларда рус язучылары һәм художникларының иҗатларын яктырткан күргәзмәләр оештырылды, рус әдәбияты һәм сәнгатенең күренекле вәкилләренең тормыш һәм иҗатына багышланган лекцияләр укылды. Казан шәһәренең «Родина», «Татарстан», «Вузовец», «Дружба» һәм башка кино-театрларыида тематик фильмнар фестивале барды. Танылган рус әдипләре А. Коптяева, Н. Доризо, Л. Ошанин, В. Гончаров, В. Карпеко клубларда, уку йортларында Татарстан хезмәт ияләрен үзләренең әсәрләре белән таныштырдылар. Ул көннәрдә М. Җәлил исемендәге опера һәм Зур драма театрлары репертуарларында төп урынны совет музыкасының классик үрнәкләре булган Чайковский, Римский-Корсаков, Даргомыжский, Прокофьев һәм рус совет драматургларының әсәрләре алды. Татарстан дәүләт музеенда шәһәр һәм республика хезмәт ияләре күренекле художниклар: Репин, Суриков, Шишкин, бөек җырчы һәм актер Шаляпин турында кызыклы әңгәмәләр һәм лекцияләр тыңладылар. Рус культурасы бәйрәмендә республика хезмәт ияләре олы туганыбыз бөек рус халкының гүзәл һәм бай культура мирасы белән тагын бер кат яратып һәм ихтирам белән таныштылар. 158 ТАТАРСТАН КОМПОЗИТОРЛАРЫ СОЮЗЫ ПЛЕНУМЫ 21 январьда кич В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының актлар залында Татарстан композиторлары союзының VI пленумы үзенең эшен башлады. Пленум КПССның XXII съезды карарлары нигезендә Композиторлар союзының эшчәнлеген тикшерүгә багышланды. Пленум эшендә композиторлар, артистлар, язучылар, журналистлар, совет-партия җәмәгатьчелеге вәкилләре, Мари, Чуваш, Башкорт автономияле республикаларыннан килгән кунаклар, РСФСР композиторлары союзының беренче секретаре, СССРның халык артисты, Ленин премиясе лауреаты Дмитрий Шостакович һәм секретарьлары В. Власов, И. Мартынов, Г. Щепалин, Татарстан Министрлар Советы председателенең урынбасары Д. Шакирҗанова, ТАССР культура министры Б. Гыйззәтул- лин, КПСС Өлкә Комитетының культура бүлеге мөдире М. Хәсәнов катнашты. «КПССның XXII съезды карарлары яктылыгында Татарстан композиторлары алдында торган бурычлары» дигән темага доклад белән республикабыз Композиторлары союзы правлениесе председателе композитор Н. Җиһанов чыкты. Докладчы илебездә коммунистик җәмгыять төзү эше совет кешеләренең көндәлек эшчәнлекләренә әверелгән бер чорда композиторлар алдында торган бурычларга, совет музыкасы өлкәсендә ирешелгәп зур уңышларга тукталды, җитешсезлекләр- не тәнкыйтьләде. Доклад буенча фикер алышулар җанлы һәм эшчән характерда үтте. Пленум барган көннәрдә кичләрен танылган композиторлар әсәрләре буенча концертлар булды. Пленум үзенең эшен 25 январьда композиторларның III Бөтенсоюз съездына делегатлар сайлау белән тәмамлады. КӨРӘШЧЕ-ШАГЫЙРЬ КИЧӘСЕ Күренекле төрек шагыйре, публицист, драматург һәм Халыкара тынычлык премиясе лауреаты Назым Хикмәткә 60 яшь тулу уңае белән 17 январьда Мәскәүдә әдәбиятчыларның Үзәк Йортында юбилей кичәсе үткәрелде. Язучы' Б. Полевой Н. Хикмәтнең тормышы һәм иҗаты, 16 ел буе төрмә камерасында үткәргән ялгызлык та сындыра алмаган корыч ихтыяры турында дулкынланып сөйләде. Төркия Коммунистлар Партиясе Үзәк Комитеты, Бөекбритания Коммунистлар .Партиясе, Куба һәм Германия Демократик республикасы, башка күп кенә илләрнең язучыларынпан, совет язучылары һәм җәмәгатьчелек оешмаларыннан юбиляр исеменә килгән куп санлы котлау телеграммалары укылды. ЯЗУЧЫ ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМО& КИЧӘСЕ 18 январьда күренекле ’ татар совет язучысы Габдрахман Әпсәләмовка 50 яшь тулды. Шул уңай белән Колонналы залда язучының иҗатына багышланган тантаналы кичә уздырылды. Кичәне язучы Ибраһим Гази ачты. Ибраһим Газиның кереш сүзеннән соц Татарстан АССР Вер- ховный Советы Президиумы председателе С. Батыев юбилярне КПСС Өлкә Комитеты, Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы һәм Министрлар Советы исеменнән котлады. Язучы Г. Әпсәләмовны тууына 50 ел тулу уңае белән һәм татар совет әдәбиятын үстерүгә куйган хезмәтләре өчен Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләү турындагы указны игълан итте һәм шул зур бүләкне юбиляр- гә тапшырды. Язучының тормыш һәм иҗат юлы турындагы докладны филология фәннәре кандидаты Хәсән Хәйри ясады. Аннары Г. Әпсәләмовка төрле бүләкләр һәм адреслар тапшырылды, җәмәгать оешмаларыннан, укучылардан, Грузия. Украина, Белоруссия, Молдавия, Үзбәк- стан, Таҗикстан, Казахстан союздаш республикалары, Бурятия, Мордва, Мари, Удмуртия автономияле республикалары язучыларыннан, укучыларыннан, төрле оешмалардан килгән күп санлы телеграммалар., котлаулар укылды. Язучы үзенең җавап сүзендә Коммунистлар партиясенең һәм Совет хөкүмәтенең язучыларга карата булган зур игътибарына чын күңелдән рәхмәт белдерде. Л. СОБОЛЕВ БЕЛӘН ОЧРАШУ 10 январьда Татарстан язучылары Союзы клубында язучылар, журналистлар һәм нәшрият хезмәткәрләре РСФСР язучылары Союзы правлениесе председателе Леонид Соболев белән очраштылар. Л. Соболев үзенең чыгышында коммунизмның материаль-техник базасын төзү чорында язучылар һәм журналистлар алдында торган конкрет бурычларга тукталды, Ул язучыларны һәм журналистларны идеология фронтында оборонадан һөҗүм гә күчәргә һәм паузасыз хәрәкәт итәргә чакырды. ТЕАТР ҺӘМ МУЗЫКА .17 январьда Татар дәүләт музеенда «Театр һәм музыка» дигән тематик кичә үткәрелде. Кичәдә РСФСР һәм ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Ш. Сарымсаков «Бөек рус драматургиясенең һәм театрының татар театры тууына һәм аның үсешенә ясаган йогынтысы», ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Я. Гиршмак «Татар музыка сәнгатенең үсешендә рус музыка сәнгатенең роле», сәнгать белгече Г. А. Скопин «Күренекле рус актерлары тр3мапппДР аМа театР ы сәхнәсендә» дигән емаларга чыгыш ясадылар. RRiro°^bIHIIaH ШӘ^ ӘР театрлары артистлары көче белән концерт бирелде. ШАГЫЙРЬГӘ 50 ЯШЬ ттш2п 6 ^ Я?парЬДа’ шагыйРЬ Галимҗан ЛаqqvukTna^ ЯШЬ ТУЛУ У*136 ^ бЛӘН’ Татарстан У ары союзы правлениесенең киңәйтелп^ЫгПппЫрЫШЫүтКӘрелде - Апда каләмдәш дуслары шагыйрьне чын күңелдән тәбрикләДеләр аңа иҗади уңышлар теләделәр. Юбиляр исеменә РСФСР, Татарстан, язучылары союзы правлениеләреннән, газета һәм журнал редакцияләреннән, төрле җәмәгать оешмаларыннан, укучылардан алынган котлау телеграммалары укылды, бүләк һәм адреслар тапшырылды. ТАТАРСТАН АРТИСТЛАРЫ МӘСКӘҮДӘ Ленин исемендәге яшь тамашачылар театры артистлары 28 декабрьдән 2 январьга кадәр Мәскәү шәһәрендә гастрольдә булып кайттылар. Алар Кремль театрында Мәскәү тамашачыларына В. Катаевның «Полк улы» һәм А. Арбузовның «Таң шәһәре» («Город на заре») исемле пьесаларын күрсәттеләр. ЛАЕКЛЫ БҮЛӘК СССР Верховный Советы Президиумы совет әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләрен билгеләп/ тууына 60 ел тулу уңае белән күренекле татар язучысы Гомәр Бәширов- ны Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләде. ФӘННИ УТЫРЫШЛАРДА 18 январьда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих-филология факультеты каршындагы Гыйльми советның чираттагы утырышында педагог В. Хаков филология фәннәре кандидаты исемен алу өчен «Беренче рус революциясе елларында татар публицистикасының теле һәм стиле» дигән темага диссертация яклады. Рәсми оппонентлар филология фәннәре докторы профессор М. Гайнуллин, филология фәннәре кандидаты 3. Вәлиуллина һәм филология фәннәре кандидатлары X. Курбатов, доцент М. 3. Зәкиев диссертантның татар публицистикасын өйрәнүдәге бу хезмәте югары бәягә лаек дип билгеләделәр. Гыйльми совет В. Хаковка бертавыштан филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә бирү турында карар чыгарды. Күптән түгел В, И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты татар әдәбияты кафедрасының һәм тәнкыйтьчеләр секциясенең берләштерелгән утырышы үткәрелде. Утырышта филология фәннәре кандидаты доцент X. Госмановның филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә алу өчен «Социалистик революция һәм татар поэзиясе» дигән темага язылган диссертациясе буенча фикерләр тыңланды. Фикер алышуда катнашкан Г. Халит, X. Ярми, Г. Кашшаф, Б. Гыйззәт., Н. Юзеев, X. Курбатов хезмәткә югары бәя бирделәр. | КӘРИМ ӘМИРИ Шушы елның Әмири үлде. Кәрим Әмири сенә кадәр үк яза ------------------------------------------------- --------- -- - ттт - > шигырьләре 1913-1914 елларда Оренбургта чыга торган «Шура» журналында басылалар Ләкин аның чын иҗади эшчәнлеге революция елларында чәчәк ата. Пенза һәм У*а губерналарында татар авылларында укытучылык иткән яшь шагыйрь 1918 елда казанга күчеп килә һәм журналистлык эшенә чума. Кәрим Әмири газета-журналларда языша эшче хәбәрчеләрне оештыру буенча зур тырышлык күрсәтә, татар хезмәт ияләпеннән’ совет аппараты эшчеләрен хәзерләү курсларында, төрле уку йортларында .укытучылык итә, татар әлифбасын яңалифләштерү комитетында, аның «Яңалиф газеты; исемле органнарында җаваплы урыннарда эшли. КӘРИМ Әмиринең поэзиядән тыш драматургия өлкәсендә дә хезмәтләре зур булганын әйтергә кирәк. Аның нэп чоры кешеләрен гәүдәләндергән, бетеп бара торган эксплуататорлар сыйныфын, искелеккә тештырнаклары белән ябышып ятучыларны фаш иткән яна тормышның җиңүен раслаган «Печән базары», «Казан кызы» исемле пьесалары Татар дәүләт академия театры һәм башка театрлар сәхнәләрендә кат-кат куиДЫЛТатар совет сатирасын һәм юморын үстерү белән нык кызыксынган бу киң диапа- чонлы ЯЗУЧЫ карт чаянчылардан да иде. _ ӘлчбиЙыбызга чын күңеленнән бирелеп хезмәт иткән татар совет шагыйре Кәрим Әмиринең якты истәлеге дуслары һәм укучылары күңелендә сакланыр