Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯКТЫ ИРТӘДӘ


ул исемдәге җыентыкка ике дистәдән артык әсәр тупланган. Алар — безнең бүгенге кешеләребез турында, якты иртәне — ком- м у низ м н ы я к ы н артучылар хакында сөйләүче хикәя һәм очерклар.
«Без яшәгән заманда». Китаптагы әсәрләрнең берсе — Г. Минский хикәясе шулай дип атала. Без яшәгән заман — ул әкиятләрнең чынга ашу, атом, реактив самолетлар, спутииклар, космонавтлар заманы.
«Өйләр салучы ташчымы син, китап язучымы, күкләргә ашкан очучымы, бала үстерүче анамы, ферма кызымы—кыскасы, кем генә булма, яхшы эшеңне халык онытмый икән, туганнар».
һәрберебезгә таныш күренешләрне, беренче карашта игътибарны да җәлеп итми торган вакыйгаларны — заманыбыз билгеләрен автор шулай тотып алган һәм гомумиләштергән. «Яз якынлашканда»гы гадн бер вакыйганы алыйк. Фәрит авыр йөкне тарта алмый азапланучы атка кизәнгән кулны күрә һәм «Сукма!» дип кычкырып җибәрә. Абзый кеше сукмый кала. Үтеп баручылар атка ярдәмгә киләләр. «Киләчәктә, әгәр кешелек бәхетенә сузылучы куллар килеп чыкса, аларны шунда ук туктата алырдай булып үсәчәк көчнең чагылышы бу»,—дип, автор коммунизм төзүче совет чынбарлыгында кеше характерының кечкенәдән үк әнә шулай формалашуын, тәрбияләнүен күрсәтә.
Китап исеме эчтәлеге турында сөйләсә, аның белән кызыксыну берникадәр кимегән кебек була. Ләкин мин шул фикеремнең нәкъ киресен әйтергә җыенам. Китаптагы вакыйгалар бик тиз ияртеп алып китә. Бөтен илебез өр-яңа һәм зур күтәренкелек кичергән көннәрдә, коммунизмның җиңү тантанасына атлаган .чагында, ташчылар, сыер савучылар, игенчеләр, агрономнар — кайнап торган тормыш геройлары белән танышу, аларның кайгысы белән кайгырып, шатлыгын уртаклашу кызык та, рәхәт тә.
Китап «Ташчы хатын» дигән хикәя белән ачылгангамы, аннан соңгы хикәяләрнең дә төп герое хатын- кызлар булгангамы, иң беренче тәэсир авырлыклардан сыгылып төшмәгән, ялгызлыкка бирешмәгән горур аналарга, саф күңелле кызларга соклану. Менә Маһруй апа. Габдрахман Әпсәләмовиың моңа кадәр иҗат иткән хатын-кыз образ-ларыннан тагын да өстенрәк, хезмәте белән, рухи дөньясы белән тагын да матуррак кебек ул. Үзе турында күп уйларга яратмаган, «мин»не беренче чиратка куярга гадәтләнмәгән Маһруй апа «үзенең кояш икәнен генә белми аде!» ди автор. Хезмәте белән меңнәрне бәхетле ит-кән хатын ул. Авыр сугышта ирен югалткан, гаҗәп кыен шартларда яшәгән Маһруй апа сугыш утлары тынгач та үзенең яраткан эшен — ташчы эшен ташламый. Җимерекләрне төзәтергә, яңа шәһәрләр салырга кирәк була. Алар саласы шәһәр Татарстан нефтьчеләре өчен икәнен белү ташчы хатыннарда
XV «Якты иртәдә», хикәяләр һәм очерклар җыентыгы, Татарстан китап нәшрияты, 1962 ел.
Ш
118
горурлык уята. Ә хәзер? «Уңда да, сулда да, каршыда да бишәр катлы зур таш портлар. Йөзләгән тәрәзәләр. Барысында да... мәҗлес... Халык Бөек Октябрь революциясенең еллыгын бәйрәм итә». Революция яулап алган бәхетне тагын бер кат тирән итеп тоя Маһруй апа. Кеше турында кайгырту безнең тормыш законының нигезе. Маһруй апага да азыр вакытта ярдәм кулы сузучылар табыла. Тик, семья’ гарипсез булмый дигәндәй, кояшны капларга теләгән ертык болытлар кебек, кеше бәхетен караңгыларга, үзләренә шуннан тәм, ләззәт алырга, файда күрергә йөрүчеләр дә була әле. «Култык астына кырылып беткән портфель кыстырган салам эшләпәле кеше»ләр, Миңлекәев кебек, Гыйззелбәнат сүзе белән әйтсәк, «мәрмәр такта куярга рөхсәт ителсә, нң элек стена саен үз исемен яздырып чыгарга» әзер торган «нәчәль- никләр» дә бар әле.
«Аларгамы соң кояшны капларга, □ларгамы соң җиһанны караңгылатырга? Бүгенгенең тиңсез үсеше, гигант адымнары астында саф күңелле кешеләрнең граниттай нык ихтыярына буйсынып, үткән заман калдыкларының бөрешә, кечерәя һәм югала баруын күрәбез без «Ташчы хатын» хикәясендә.
Маһруй апа кебек үз нуры белән меңнәрне җылыткан, меңнәрне бәхетле иткән кешеләр барында, нәрсә эшли алсыннар ул калдыклар? «Ак канатым»дагы (Г. Әпсәләмов) Зөлфия, «Сөйләнмәгән сер»дәге (Л. Их- санова) Фирдәвес һәм соңгарак калып булса да яшәү мәгънәсе халыкка хезмәттә икәнен аңлаган Ди- ләрә (Р. Ишморатова. «Беренче көннәр») кебек тырыш кызлар, Аязның әнисе кебек «Безнең колхоз эшен күрше килеп эшләмәс. Белсәң дә үзең, көлсәң дә үзең» диюче хатыннар (Г. Бәширов. «Әти кайтты») барында коммунизм таңын караң-гылатырга теләүчеләр ни эшли алсыннар?
«Ак канатым» герое да Маһруй апалар эзеннән килүче буын кешесе, коммунизм бинасын салуда үз кирпечләрен төзүче яшь ташчылардан берсе.
Зөлфиянең агроном булып авылга килүенә әле ике генә ел. Ул — сизгер, акыллы җитәкче, ил язмышын, ил бәхетен кайгыртучы. Аны «Нух заманындагы көрәк белән» кар тоту да, басуларга черемә та-шуның үтәлеше начар булу да борчый. Яшьлегенең, беренче мәхәббәтенең сихри хисләреннән исереп йөрүенә дә карамастан, Зөлфия эшен онытмый. Киресенчә, Хәлилгә булган мәхәббәте аңа көч бирә, аның күңел ярасын (Зөлфия эшкә киткәндә әнисе аны озатып та калмады бит, бердәнбер кызның авыл-га китүенә бик нык үпкәләгән иде шул) дәвалый. Ләкин Зөлфия коеп куйган тәти кыз түгел. Әгәр Зөлфия шаярып сөйләгәнне дә блокнотына терки барган беркатлы журналистка кызларга бераз гына дорфалык күрсәтә 1икән, гафу итәбез: без аны яратып өлгердек инде. Аның зур киңәшмәдә сөйләвенә игътибар итик. «Нәрсә турында сөйлисен белгәнгә югалып калмады ул. Залның иң ерак почмакларына да ишетелерлек итеп яңгыравыклы яшь тавыш белән 'сөйли башлады». Агроном кызны без сөйли белгәне өчен генә түгел, ә сөйләрлек эше булганга яратабыз. Авторга кушылып, «Менә нинди яшьләр хәзер авылда!» — дибез.
Җыентыкка кертелгән «Яңа мастер» (Ибраһим Гази). Абдулла Әхмәтнең «Кеше хәтере», Барлас Ка- маловпың «Күңел ярасы» һәм башка хикәяләрдә дә гүзәл тормы-шыбызның төрле проблемалары чагылыш таба. Шуңа күрә дә алар бердәй кызыксыну белән укылалар, күңел сафлыгы, кешегә кешеләрчә мөгамәлә һәм көнкүрешебездә бетеп җитмәгән кайбер чатаклыклар турында уйланырга мәҗбүр итәләр.
Җыентыктагы очеркларны да кызыксынып укыйсың. Хикәяләрдә беренче чиратта хатын-кыз образлары күзгә ташланса, очеркларда, киресенчә. Ләкин, ничек кенә булмасын, алар бер-бсрсен тулыландыралар, тормыш чынлыгын тирәнрәк, дөресрәк яктырталар.
Алтмыш алты яшеидә? булуга ка- 1 рамастап колхозда намус белән хезмәт итүче Ти мер гали абзый (И. Мос-
119
тафин, «Тимергали»), ике тапкыр Ленин ордены белән бүләкләнгән комбайны Закир ага Фатыйхов (Мин Шабай, «Закир ага»), Валентина Гаганова үрнәген кабатлап, башка бригадага күчкән бригадир Юрий (М. Латифуллин, «Панков елмая»), завод эшчеләре, ферма кызлары — алар барысы да безнең арабызда яшәүче, беренче карашка бик гади, хезмәтләре белән башка-лардан әллә ни аерылып та тормаган замандашларыбыз/
Гариф Галиевнең «Яшәгез, яшь йөрәкләр!» дигән очеркында бүгенге яшьләребезнең заман сулышын тоюлары, эзләнә белүләре һәм һәрнәрсәгә иҗади килүләре күренә. Чынлап та, заман бездән хәзер эзләнүне, һәр эшкә яңалык кертүне таләп итә. Җыентыктагы очеркларның күпчелеге хикәяләрдән әнә шул матур үзенчәлекләре белән аерылып торалар. Азнакайдагы яшь врач Марсель Тимергалиев («Яшәгез,-яшь йөрәкләр!») лабораториядә терлекләр өчен бик кирәк булган биомицин цехы ачып җибәрә. Бари Корбановның «Безнең Раил» очеркында да шуны күрәбез. Раилнең заводлар әзерләп биргәнне генә көтеп ятасы килми. Әле фәнни институтлар уйлап табарга, заводлар эшләп чыгарырга өлгермәгән, әмма инде заман, туган якларында нефть промышленностеның гөрләп үсүе бик ашыгыч таләп иткән җайланмаларны, мөмкин булганча, хәленнән килгәнчә, хәтта машиналарны да үзе уйлап табу һәм ясау җайларын эзләүче кеше ул.
Марсель дә, Раил дә — үз язмыш-ларының хуҗалары. Илгә булсын, халыкка булсын дип эшлиләр алар. Бу — коммунизм таңы күренешләре, хезмәткә коммунистик караш.
Хикәяләрнең һәм очеркларның барысы да бертигез осталык, мәсьәләләрне күтәрүдә бердәй кыюлык һәм фикер тирәнлеге белән язылган дип әйтеп булмый, әлбәттә. Җыентыкта шулай ук исемнәре инде танылып өлгергән, китаплары яратып, эзләп алып укыла торган язучылар белән беррәттәи, яшь авторларның да әсәрләре кертелгән.
Сафа Сабировның «Яшен яктысында» исемле хикәясен укыгач, уйга каласың. Кемне якларга? Паром старшинасы Шәриповнымы, әллә Илдуснымы? Автор аларны көндәшләр итеп бирә. Билет сатучы кыз Асия !икесенең берсен сайларга тиеш. Шуның өчен авторга бу ике егетне сынау алдына куярга кирәк. Андый сынау елгачыларга бер инде ул: җил-давылда көймәнеме, паромнымы каплатмый калдыру, пассажирларның тормышын саклау. «Яшен яктысы»нда егетләр нәкъ шундый ситуациягә куелалар. Җил- давыл башлана. Паромдагылар аптырап калалар. «Әледән әле ялт- йолт ялтырап торган яшен яктысында тирә-юньдә һәрнәрсә, һәр кеше ничектер үтә күренгәндәй тоела иде». Менә шул яшен яктысы Шә- риповны да, Илдусны да бәяләүдә Асиягә ярдәмче булырга тиеш. Бу урында инде авторның геройларына булган позициясе ачылып җитми. Шәрипов паромнан юкка чыга. Ил-дус, кыенлык белән булса да, паромны дебаркадерга китереп җиткерә. Нәкъ шул вакытта Шәрипов- ның аларны коткарырга йөрүе билгеле була. Димәк, Шәрипов куркак түгел, ул качмаган, ул аларга ярдәм эзләгән. Бик мөмкин хәл ич. Хикәядән без аны шулай аңлыйбыз да. Асиянең «күзләре белән Илдуска үз итеп, аны әле генә чынлап таныгандай сокланып» каравына һәм «ак тешләрен кояшта җемелдәтеп ягымлы елмаюына» ышанып җитеп булмый. Җитмәсә, Илдус шактый ук тупас телле. Мәсәлән, анда: «Аю биетәләрме әллә, син ник авыз ерасың?— дип сорады Илдус» дигән җөмлә бар. Яратып йөргән кыз белән шулай сөйләшәләрмени? Гомумән, хикәядә тел кытыршылыклары, уйланып җитмәгән җөмләләр, фикер каршылыклары шактый очрый.
Мондый кимчелекне без Г. Мин- скийның «Без яшәгән заманда» исемле хикәясендә дә күрәбез. Менә бер деталь. Автор «Сезне Татарстанның Тукай колхозына чакырабыз», — ди. «... билет-фәлән алып, Казан—Уфа поездына утырып, юл азабы чигеп Шенталага, Шентала- дан самосвалга кунаклап Чирме-
шәнгә, Чирмешәниән Олы Сөлчә елгасына койган инеш буендагы иске Кадига барып йөрисе дә юк... Әле генә радио дулкыннарында йөзеп Дел и га кадәр әйләнеп кайтканда, нәрсә ул безнең заманда Тукай колхозына бару!..» Ә автор үзе үк күрсәтте бит инде ул колхозга ба-руның никадәр кыен икәнен.
Күпчелек очеркларда производствоны тасвирлау белән артык мавыгу сизелә. «Безнең Раил» очеркы шуның аркасында шактый озынга сузылган, нефтьчеләр генә аңлый торган терминнар белән чуарлануы да очрекның эластиклыгын, матурлыгын сүрелдерә төшкән. 'Мин Шабай очеркында Закир Фатыйхов барын да үзе генә эшләүче, бар нәрсәне дә үзе генә булдыручы итеп бирелә. Очеркта коллектив, колхоз активы бөтенләй диярлек күренми.
Җыентыктагы кайбер әсәрләрнең исеме дөрес куелуына шик тотасың. «Ак канатым». Бик матур исем, хикәя бу исем белән тагы да отышлы күренә. Ләкин хикәяне укып чыккач, уйга каласың: кемне ак канатым диде соң әле автор? Зөлфиянең әнисенме, әллә Зөлфиянең үзенме?
Коммунистик хезмәт бригадасы членнар ы н ы ң и ор м a 11 ы а ртты p ы п үтәү өчен көрәшүләрен; аларпың тормышларын сурәтләүгә багышланган очеркның «Тыныч көй» (С. Шакир) дип исемләнүе шулай ук авторның уйлан җиткермәве хакында сөйли. Очеркта, шулай ук, фактларны бер-бер артлы җепкә тезә бару күренә.
Татарстан китап нәшрияты чыгарган бу китап (төзүчеләре: X. Сарьян һәм С. Шакир), кайбер кимчелекләренә дә карамастан, укучыларны кызыксындырырлык, рухи азык бирерлек җыентык булып чыккан. В. ВӘ ЛИЕВА,